Latin

Ак Чәчәкләр - 14

Süzlärneñ gomumi sanı 4089
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2055
38.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
54.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
62.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Яңгурадан нәфис хушбуй исләре аңкып тора иде. Озын буйлы, маңгай өстендә бер тотам ак чәчле, әйбәт киенгән Яңгура залда бик эффектлы итеп йөрде. Ул аз гына кыланчыклана иде бугай. Гөлшәһидә моны сизеп алды, әмма битәрләмәде, чөнки үзе дә кайчак бу гөнаһтан азат түгел иде. Аннары гөнаһы булмаганда да барыбер буй күрсәтә дип әйтәләр бит аның турында.
Башта алар медицина хәлләре турында сөйләшеп йөрделәр. Дөресрәге, Яңгура сөйләде. Аның зур белемле, эрудицияле булуы, яңа әдәбиятны нык карап баруы сизелә иде. Вакыт-вакыт Гөлшәһидә уңайсызланып та калгалады, чөнки ул күп нәрсәдән хәбәрдар түгел иде.
Әнә безнең яшьләрне күрәсезме? — диде Яңгура, медицина турындагы әңгәмәне бүлеп, һәм теге яктан баручы Мансур белән Илһамиягә ымлап алды: — Сезнеңчә, ничек, пар килгәннәрме? Балдызкай тәки авылга китмәде бит. Таныштырыйммы?
Без... таныш, — дип ялганлады Гөлшәһидә.
Мансур — сәләтле яшь хирург, — диде Яңгура. — һәм шактый гына тәҗрибә дә җыеп кайткан. Минем сотрудникларым аны килүе белән ук яраттылар.
Мин бик шатмын, — диде Гөлшәһидә, таркау гына, — Бу инде сезнең игътибар нәтиҗәсе.
Ихтимал, — диде Яңгура, тыйнак кына. — Ләкин сез теге вакытта дөрес, әйткәнсез әзрәк үзсүзле шул... Хәер, шомартырбыз әле. Дулкыннарга эләккәч, таш та шомара.
Мансур Гөлшәһидәне күрми идеме, әллә күреп тә күрмәмешкә салына идеме, һәрхәлдә, Гөлшәһидә ягына бер генә тапкыр да күтәрелеп карамады, янына килеп исәнләшмәде, Аның бөтен игътибары Илһамиягә юнәлгән иде кебек.
Ләкин көтелмәгән бер хәл булып алды, Илһамия Мансурга терсәге белән төртеп, шактый кычкырып:
Кара инде безнең җизнине, — диде, — апа өйдә юктан нинди оста файдалана. Кемне эләктергән?
Мансур башын күтәрде һәм, Яңгура янында Гөлшәһидәне күргәч, күзләре киң булып ачылып китте. Гөлшәһидә аңа җиңелчә генә баш иде. Мансур да баш иде.
Звонок булды. Халык залга керә башлады. Яңгура Гөлшәһидәне урынына кадәр озатты. Диләфрүз бик моңсу утыра иде, Гөлшәһидә сөйләштереп карагач та, күңеле ачылмады.
Инде өс киемнәрен киеп, кайтырга дип ишек төбендә басып торганда, алар янына тагын Яңгура килеп чыкты. Шуны гына көткән кебек, Диләфрүз тиз генә саубуллашты да китеп барды. Гөлшәһидә аңа бераз үпкәләде дә. Әллә аның Яңгура белән бик каласы килә дип беләме.
Гөлшәһидә белән Яңгура урамга чыктылар. Шактый салкынайткан, аяк астында кар шыгырдый. Күктә өелешеп-өелешеп йолдызлар җемелди.
Һавасы бигрәк әйбәт, әллә җәяүләп әзрәк үтәбезме, Гөлшәһидә ханым?
Гөлшәһидәнең күңелен ниндидер гамьсезлек сарып алды. Аңа барыбер иде. Алар урам буйлап Арча кырына таба киттеләр.
Яңгура һаман сөйли дә сөйли, Гөлшәһидә сүзнең җеп очын югалтмаслык дәрәҗәдә генә тыңлый һәм барысын да шунда ук оныта иде. Чөнки күңелендә башка уй иде аның. «Бу тормыш әллә ничек кенә. Минем сөйгәнем башка бер кызны озата китте, ә мин ул кызның җизнәсе белән барам... Илһамия өенә кайткач апасына барысын да сайрар... өйдә талаш башланыр... Борылырга да кайтып китәргә кирәк. Әйе шул, нигә уйларга?.. Ул бит бер нәрсә дә аңламый торган кызчык түгел...»
Яңгура инде үзенең чит илләргә сәяхәте, Лондон, Париж, Рим турында сөйли иде.
Мин, әлбәттә, патриот, — диде ул. — Россия — минем туган илем. Ләкин культуралы кешегә бикләнеп яту да килешеп бетми, минемчә. Безнең идеябез нык, безгә буржуаз йогынтыдан куркырга нигез юк. Киресенчә, алар үзләре бездән куркырга тиеш. Көнбатышта миңа кайбер нәрсәләр ошый икән, моннан кемгә ни зыян? Мәсәлән, андагы ир-хатын мөнәсәбәтләрендәге иреклелек, хорафатлардан югары тору. Төптәнрәк уйласаң, нәкъ безнең илдә хорафатларга урын булмаска тиеш бит. Чөнки без чын мәгънәсендә азат кешеләр, җәмгыять алдында да, хезмәттә дә ир белән хатын бертигез хокукта. Анда хатын-кыз иреннән, җәмгыятькә бәйле. Бар да акчага корылган, акчага сатыла, акчага алына. Шуңа күрә анда бозыклык та җәелгән. Алардагы бозык иреклелекне бездә нык мораль нигезгә куярга мөмкин ләбаса. Әйтик, икесе дә бертигез хокуклы ир белән хатын, теләкләре булганда, бергә театрга баралар яки сөйләшеп йөриләр икән, аннан нигә бозыклык эзләргә? Ә бездә эзлиләр, һәр адымыңны күзәтәләр. Бу ваклык, тупаслык, кешенең дәрәҗәсен кимсетү, культурасызлык...
Шуннан соң, Яңгура Гөлшәһидәдән култыкларга рөхсәт сорады. Бу вакытта трамвай тукталышы шактый ерак калган иде инде...

9
Бу көннәрдә Гөлшәһидәнең күңеле шактый күтәренке иде. Аның фәнни докладын профессор да, коллегалары да бик яраттылар, матбугатта игълан итәргә кирәк дип әйтүчеләр дә булды. Әллә кайдан гына ишетеп Фазылҗан Яңгура да телефоннан тәбрикләде.
Маһирә ханым терелеп эшкә чыккач, Гөлшәһидә үзенең бөтен вакытын имтиханнарга әзерләүгә бирде. Авырулар янына йөрми башлады. Ләкин ул аларга бик нык ияләшкән иде, ансат кына оныта алмады. Бер көнне коридор буйлап ашыгып узып барышлый, ул Балашовны очратты, аякка басуы белән чын күңеленнән котлады. Николай Максимович исә бөтенләй сәламәтләнгән, шушы көннәрдә өенә кайтып китә икән, Зиннуровка да торып утырырга рөхсәт иткәннәр.
Безне оныттыгыз, — диде Андрей Андреевич. Ул озын буйлы, киң җилкәле мәһабәт кеше икән. Гөлшәһидә моңарчы аны гел ятып яки утырып торган килеш кенә күреп килде бит.
Гөлшәһидә җай чыгу белән үк «Сахалин» га керергә вәгъдә бирде. Ләкин бер көнне кичкырын палатага килеп кергәч, аптырап калды. Сәламенә теләр-теләмәс кенә җавап кайтардылар. Берсе дә элекке кебек күзләренә карамады, хәтта артист булып артистның да авызыннан бер җылы сүз чыкмады. Озак керми торганга хәтерләре калган ахрысы дип уйлады Гөлшәһидә, имтиханнарга бик нык әзерләнгәнлеген әйтеп карады. Анысына да игътибар итүче булмады.
Миңа нинди үпкәгез бар? — дип сорады шуннан соң Гөлшәһидә кызарып. — Әллә начар дәваладыммы? Игътибарсыз булдыммы?
Шушы ачыктан-ачык соравына да туры җавап ала алмагач, Гөлшәһидә бик күңелсезләнеп палатадан чыгып китте. Хәтере калды, җәберсенде. Ул бит, укулары белән дә исәпләшмичә, алар өчен күпме тырышты, күпме борчылды.
Коридорда Диләфрүз очрады. Гөлшәһидә аны култыклап бер читкәрәк алып китте дә:
«Сахалин» га ни булган? Нигә миңа үпкәләгәннәр? — дип сорады.
Белмим, Гөлшәһидә апа, белмим, — диде Диләфрүз, үзе ни өчендер керфекләрен түбән төшерде.
Гөлшәһидә шунда ук аның нидер белүен, ләкин әйтергә теләмәвен сизеп алды. Мөгаен, театр өчен үпкәләгәндер. Әлбәттә, Гөлшәһидә аны ташлап китмәскә, бергә баргач, бергә булырга, бергә кайтырга тиеш иде. Ихтимал, Диләфрүз аңардан бер-бер киңәш тә көткәндер, андый чакта кеше ярдәмгә мохтаҗ була бит. Гөлшәһидә үзенең бу гамьсезлеге өчен хәзер үкенә иде. Хәер, үткәнне кайтарып алып булмый, бәлки менә хәзер Диләфрүз белән ипләп сөйләшергә кирәктер. Әмма Диләфрүз юкка чыкты инде. Гөлшәһидә Асияне күрергә булды. Бу үткен кыз хастаханә хәлләрен белми булмас.
Палатада Галина Петровна гына утыра иде, башка авырулар каядыр чыгып киткән. Гөлшәһидә аның янына кереп хәлләрен сорашты.
Күңелем әйдә инде минем хәзер, Гөлшәһидә Бәдриевна, — диде Галина Петровна сөенеп. — Барыгызга да рәхмәт инде, үлгән җиремнән терелттегез. Элегрәк өем турында уйламый идем, балаларымны гына кызгана идем. Күрәсең, терелүем галәмәтедер, өй мәшәкатьләре истән чыкмый башлады, — Ул елмаеп куйды. Хәзер аның елмаюы элеккечә кызганыч түгел иде. — Яшәү бит ул мәшәкать тарту. Тормыш бер дә мәшәкатьсез генә булса, яшәве дә кызык булмас иде.
Галина Петровнаның тавышы да ярыйсы ныгып килә. Элек ике-өч авыз сүздән соң тыны бетә торган кеше хәзер әнә нихәтле сөйләшә ала инде.
Иңбашына сөлгесен аскан Асия күренде. Ваннада булган икән, йөзе алсу, чәче юеш.
Ни хәлләрең бар, Асия? — дип сорады Гөлшәһидә.
Асия җавап урынына башын һинд биючесе шикелле як-якка йөртеп, күзләрен шаян уйнатып алды.
Ә без сезне, Гөлшәһидә апа, күренмәгәч, кайтып киткәнсез дип уйлаган идек.
Тиздән кайтам инде, Асия.
Ә мин монда сезнең аркада кайберәүләр белән сүзгә килеп беттем.
— Минем аркада? — дип гаҗәпләнде Гөлшәһидә.
Әйе, Клавдия Сергеевна сезне кембеләндер театрга барган өчен чәйни. Аның өчен генә кешегә кара ягарга... Театрга кем йөрми. Үзе бозык булмаган кеше бүтәннәр турында бозык уйлый алмый дидем мин аңа. Әй ачуланды! Монда аңа каз дип кушамат такканнар. Казның йөрәге кечкенә, бавыры зур, шуңа күрә ул һәрвакыт ысылдый. — Асия борынын мәзәк кенә җыерып алды.
Әйдә, телләре кычытса — сөйләсеннәр, Асия, аңа карап кына хур булмабыз әле, — диде Гөлшәһидә, сер бирмичә. Табиблык такты аны хастаханә бинасында икенче бер табиб турында яманлап сөйләүдән тыя иде. Шуңа күрә Гөлшәһидә, күңелендә Клавдия Сергеевнага чиксез ачу ташыса да, авыру белән бу турыда сөйләшмәде. Хәзер ул «Сахалин» дагы авыруларның ни өчен кырын карауларын төшенде. Төшенде, ләкин күңеле тынычлану урынына катырак борчыла башлады.
Күңелсезләнеп өенә кайтып барган чагында Гөлшәһидә Тукай һәйкәле куелган бакчада Фатихәттәй белән Гөлчәчәкне күрде. Гөлчәчәк кулына бәләкәй көрәк тотып кар белән уйный иде. Гөлшәһидә, исәнләшеп, Фатихәттәй янына утырды.
Оныттың, Гөлшәһидәм, оныттың безне, — диде Фатихәттәй шелтәләп тә, зарланып та. — Бу ни хәл бу? Кайда югалдың? Ник бер дә кереп чыкмыйсың?
Эш тә уку, Фатихәттәй.
Әй, сезнең шул булыр инде! — диде Фатихәттәй, кулын селтәп. — Тәүлек буе укымыйсыңдыр әле. Теләгәндә вакыт тапмыйммы соң! Теләмисеңдер!
Я инде, алай димә, Фатихәттәй — диде Гөлшәһидә уңайсызланып. — Мәдинә апаның хәле ничек?
Бер көе генә. Алга да бармый, артка да китми. Менә Мансур өчен бик борчылабыз әле.
Гөлшәһидә куркып кына:
Ни булган Мансурга? Эшендә бер-бер күңелсезлекме?
Фатихәттәй, ачуланып, иреннәрен бөрештереп алды.
Эш тә эш... Кеше эш белән генә яшимени. Сиңа да, Гөлшәһидәкәем, карап-карап торам да хәйран-тамаша калам. Яратышуыгыз кече яшьтән булды, гомерегез Сак белән Сокныкы кебек заяга үтә. — Фатихәттәй шәл астыннан чыккан чал чәчен ике кулы белән ачуланып эчкә яшерде. — Шул Мансурны кемнәргә бирергә булдың инде? Ярый, яшьлек белән ул да зур хата ясады, син дә... Инде дә акылга утырырга вакыт лабаса. Карамасана ул кош баласына ала күз белән, күзең сукыраер! — диде кинәт Фатихәттәй, Гөлшәһидәнең Гөлчәчәккә кырын карап торуын күреп. —
Аның гаебе юк! Арагызга кара гарәп булып кермәс. Исән булсам, мин ул ятимәмне беркем кулына да бирмим, үзем карыйм. Менә Мансурны балдызкайдан сакларга кулымнан килми. Шуңа үз-үземне тиргәп утырам әле...
Гөлшәһидәнең күз алдына театр, аксыл сары чәчен ирләрчә кыска итеп кистергән, җете кызыл иренле, үтә тар күлмәкле Илһамия килеп басты.
Иртә-кич телефон... Борылырга өлгермисең, үзе килеп җитә. Оят та юк, әдәп тә юк. Сагыз кебек сылана. Элек чәче коңгырт иде, хәзер карчыкларныкы төсле аксыл сарыга буяткан. Бер көнне ишектән килеп керүе булды, өебезне яманларга тотынды. Имеш, старомодный. Мин булсам, ди, бу иске-москыны комиссионныйга илтеп ташлар идем дә хәзерге җиһазлар алыр идем, ди. Монда менә тарщил, тегендә тахта... Үләрсең билләһи, кыланышыннан. Тумаган тайның билен сындыра. Мине кырык ел торган җылы почмагымнан бөтенләй куарга исәбе бар нәгаләтнең. Янәсе, картайганмын... Гөлчәчәкне интернатка бирергә була, ди. Таш бәбәк!
Гөлшәһидәнең күлмәгенә, әйтерсең, ут капты. Әмма тыштан берни сиздермәскә тырышты.
Бер-берләренә ошасалар... Мансур үзе ни ди соң?
Әй, ул Мансурны!.. Ташаяк ярминкәсе диванасы шикелле ул хәзер. Беребез белән дә рәтләп сөйләшми.
Ә аның белән?
Нәрсә аның белән?.. Син, Гөлшәһидәкәем, ачулансаң ачулан, мин сезнең ишеләр шикелле такт-макт белмим, нечкәләп торырга өйрәтмәделәр. Турысын ярам да салам, — һәм ул кул сырты белән тез башына сугып алды. — Син авыз ачып утырма әле! Мин менә, иске заманда булсам да, ярымны ятка бирмәс өчен әллә нәрсәләр эшләдем. Әткәй мәрхүм, ябышып чыгарга ниятем барлыгын белгәч, дилбегәне дүрткә бөкләп ишек алдының бер башыннан икенче башына йөгертә-йөгертә кыйнады, тәнем кара күмер булды, аннары Казанда бер көн тотмый Минзәләгә олактырды. Әгәр ата-ана сүзен санламасаң, муеныңны балта белән чабып өзәм, диде. Аның куркытуына да карамадым, урманга качтым. Ә синең юлыңда нинди киртә-миртә бар. Үзең дә ике күзең.
Гөлшәһидә башын иде. Кинәт әнчек өргән, бала кычкырып җибәргән тавыш ишетелде. Караса, җылбыр әнчек ыргылып-ыргылып Гөлчәчәк өстенә ташланмакчы була Гөлшәһидә күз ачып йомганчы эт белән бала арасына барып басты, баланы кочагына алып, этне куып җибәрде.
Баланы тынычландыргач, Гөлшәһидә яңадан Фатихәттәй янына килеп утырды.
Әбүзәр белән Мәдинә — интеллигентлар, аларга алай итсәң дә, болай әйтсәң да тактич түгел. Минем үземнең тактич бар: акны ак, караны кара дим. Илмираңны күрмәдем, дим Мансурга, авыр туфрагы җиңел булсын, аның турында авыз күтәреп сүз әйтмим. Әмма бу балдызкай базар көнне ике тиен тормый, дим. Күземә карап тик тора, сүз әйтми...
Кем?
Мансур, билгеле... Тыңламыйсыңмы әллә? Инде сиңа да әйтәсе сүзем бар, Гөлшәһидә. Бүтән әйтүчең юк синең. Мин әниең урынына калган кешедәй... Хәзерге яшьләргә театрга йөрмә дип әйтеп булмый. Йөр. Тик кем белән барасыңны бел. Хатынлы ирләр белән йөрү килешми.
— Минем андый ирләр белән йөргәнем юк, Фатихәттәй.
Я инде, алдашып утырма, ичмасам. Бу Казан кемнең кем белән кая барганын бик тиз белә. Синең кебекләрне, җаным, бигрәк тә күздән ычкындырмыйлар. Синең, Гөлшәһидәкәем, матур булганың өчен генә дә башкаланыкыннан җитмеш җиде артык дошманың, тагын җитмеш җиде гайбәтчең бар. Синең ишеләрне алар инә күзеннән үткәрәләр.
Гайбәтчеләргә исем китми әле, — диде Гөлшәһидә, ә үзе бу хәбәргә шактый шүрләде.
Җил исми, яфрак селкенми, Гөлшәһидә, — дип дәвам итте Фатихәттәй. — Акылың булса, гайбәтчегә азык бирмә. Фазылҗан синең янга, бәлки, эштә таныш булганга гына килеп утыргандыр да...
Билгеле, шулай, — диде Гөлшәһидә, бу сүзгә шатланып.
Ул кадәресе шулайдыр да... Тик ресторан дигән җиргә нигә барырга кирәк булган сиңа? Яңгура хатыным Уфага китте дип йөри, ә озын телләр башкача сөйлиләр...
Тагын Гөлшәһидә берүзе урам буйлап кайта. Әкрен генә күбәләк-күбәләк кар ява. Бер заман кар шундый куе төшәргә тотынды, бөтен нәрсә — таш йортлар да, трамвай-троллейбуслар да, хәтта биш-алты адымнан кешеләр дә күренмәс булды. Тәңкә карлар шундый эре ява, әйтерсең, күктән әкрен генә, тын гына ак чәчәкләр коела.
Шул кар эченнән кайгылы Диләфрүз килеп чыкты,
Кайдан болай, Дилә? — дип сорады Гөлшәһидә.
Дилбәр апамны хастаханәгә салып кайтам.
Авырып киттемени?
Ашказанында язва дип уйлыйлар. Операция...
Кайсы хастаханәгә салдыгыз?
Мансур абыйлар хастаханәсенә...

(роман)
10
Менә Гөлшәһидәнең кайтыр көннәре дә якынлашты. Тагын күп булса Казанда дүрт-биш көн торасы калды. Имтиханнарны ул уңышлы бирә иде. Бу яктан аз гына да борчуы юк. Сәлахлар, Клавдия Сергеевналар да тындылар. Күрәсең, Гөлшәһидә белән шаярырга ярамаганлыгын төшенделәр. Әлбәттә, аларның вакытлы чигенүләре дә бик мөмкин. Ләкин Гөлшәһидә алардан курыкмый. Ә менә якын кешеләр күңелендә юшкын калу ихтималы аны бик каты борчый иде. Шуңа күрә, саубуллашу нияте белән «Сахалин» га кергәндә, аның күңеле тыныч түгел иде. Ярый ла, аның нинди теләк белән керүен аңласалар. Әгәр соңыннан ник кергәненә үкенергә туры килсә?..
Тышта болыт агыла иде. Кинәт палата әче яктырып китте.
Менә әйттем бит, килер дидем бит! — дип, Николай Максимович аны аякка басып каршы алды, һәм Гөлшәһидә барысын да аңлады, монда аңа артык үпкәләмиләр инде!
Гөлшәһидә кайтырга әзерләнүен әйтеп, елмая төшеп, өстәде:
Рәнҗеп калмагыз инде миңа, начар якларым да күп булгандыр, — диде. — Авылга кайткач, чын артист белән чын язучыны, чын конструкторны күрдем дип сөйләрмен.
Ә төймәгә генә басып торучы чын бюрократны күрдем дип әйтмәссезмени? — дип эләктереп алды Николай Максимович. — Иптәш Ханзафаровның хәтере калуы мөмкин бит.
Ханзафаров иртәгә өенә кайта икән. Гөлшәһидә аңа чын күңеленнән сәламәтлек теләде. Ханзафаровның моңа бик кәефе килде. Зиннуров исә мендәре астыннан яңа дәфтәрен чыгарды.
Биредә укырга вакытыгыз булмаса, авылга кайткач укырсыз. Тик бер шарт, Гөлшәһидә ханым, ни генә булса да безгә үпкәләмәгез.
Әллә үпкәләтә торган сүзләр дә яздыгызмы? — дип елмайды Гөлшәһидә. — Мин алайса бүген сезнең белән саубуллашмыйм. Укып бетереп дәфтәрегезне кайтарырга тырышырмын, Хәйдәр абый.
Гөлшәһидә тулай торакка кайтып кергәндә, иптәшләре кинога җыеналар иде. Алар Гөлшәһидәне дә чакырдылар, ләкин ул баш тартты һәм, берүзе калу белән үк, укырга утырды. Алдан кызыктырып та куйгач, ничек түзәсең!
«Авырулар дөньясыннан» дип исемләнгән иде бу дәфтәр.
«... Мине ашыгыч ярдәм машинасы алып китте. Кая, нинди хастаханәгә, нинди урамнардан бардык — берсен дә белмәдем. Носилка белән караватка китереп салулары да төштә генә кебек. Караватка салгач, ни өчендер, бик каты туңа башладым. Санитаркалар берьюлы биш-алты грелка китереп, аяк табаннарына, ян-якларыма куйдылар, кислород мендәреннән кислород иснәттеләр. Мин күземне ачканда өстемә иелгән докторны күрдем. Бу — Маһирә ханым иде. Аның электән дә таныш күзләре миңа бик якын иде. Мин аларда шәфкать нуры күрдем. Ничектер җиңелрәксыман булып китте. Мин өйдә үк хәлемнең өметсез икәнен сиздем, хастаханәгә барып җитә алмам дип курыктым. Минем бөтен теләгем хастаханәгә гына барып җитү иде. Анда барып җитә алсам — котылам, дип уйладым. Хәзер мин докторның шәфкать нуры белән тулы күзләрен күрәм. Димәк, мин инде хастаханәдә, димәк, мин инде сират күперен кичкәнмен... Әлбәттә, соңыннан мин сират күперенең яртысына да җитмәгәнлегемне аңладым. Ләкин беренче сәгатьләрдә мин шулай уйлавым белән үлемнең беренче һөҗүмен кире кайтардым бугай.
Әбүзәр абзый минем караватым янына килгән саен, минем өметем тагын да арта иде. Мин аны иң каты авыртынган, буылган минутларда да таный идем. Ихтимал, мин аны хыялымда гына күргән чакларым да булгандыр, чөнки ул миңа минем караватым яныннан төнлә дә, көндез дә бер дә китми күк тоела иде.
Вера Павловна белән Гөлшәһидә ханым минем караватым янына килгәндә дә, мин бик куана идем. Ул чакта миңа исемнәре дә билгеле булмаган бу ике табиб шулай ук миңа көч бирәләр иде. Ә Диләфрүзнең миңа текәлгән нурлы күзләрен күргәндә мин үземне төпсез диңгезгә баткан күк сизә идем, әмма бу диңгез бервакытта да куркытмый иде...
Греклар: авырту — сәламәтлекнең сакчы эте, диләр. Бу «эт» минем күкрәктә күп еллар өрде, ләкин мин аның белән исәпләшмәдем, докторларга вакытында күренмәдем һәм... үземә-үзем җәза алдым, йөрәгемнең тамыры тыгылып, аяктан егылганчы йөри бирдем. Инде терелсәм, бары тик медикларга гына бурычлы икәнемне һичкайчан онытмам. Чөнки бу — минем дөньяга икенче кабат тууым булачак.
Мин Чеховның «Табиб профессиясе — батырлык. Ул үз— үзеңне аямауны, күңелеңнең һәм уйларыңның саф булуын таләп итә» дигән сүзләрен укыганым бар иде. Ләкин Чехов үзе табиб булганга гына шулай матурлап язгандыр дип уйлый идем. Әмма бу сүзләр — изге хакыйкать икән! Мин моны менә монда, хастаханә түшәгендә үлем белән тартышканда аңладым. Әгәр табибларның берсе мин арыдым, минем вакытым юк дип яки әллә кем түгел әле дип, кыен чакта мине ташлап китеп барган булса, мин, билгеле, бу дөньядан күптән ычкынган булыр идем.
Атна-ун көннән соң, сөрем әзрәк тарала, сулыш алулары бераз җиңеләя, күз аллары яктыра төште. Күкрәктәге яшеннәр, йөрәккә кинәт китереп чәнчи торган утлы безләр шаярып туктадылар. Арка сөякләрен катырып күкрәккә басып торган мең потлы таш та читкәрәк шуды төсле. Шуннан соң мин кәгазь, карандаш соратып алдым...
Мин фронтта булган кеше. Үлем минем тирәмдә байтак бөтерелде. Актыктан батыр булып кыланыр хәлем юк. Мин үлемнән курка идем. Ләкин анда, фронтта, ватанчылык хисе, дошманнарга нәфрәт, ниһаять, үлсәң нәрсә намына үлүеңне аңлау куркуны җиңәргә көч бирә иде. Аннары анда үзең дә үз гомереңне саклап калыр өчен ни дәрәҗәдәдер тырыша ала идең. Биредә, хастаханәдә, бөтенләй башкача. Инфаркт мине көтмәгәндә, уйламаганда, кайнар эш өстендә аяктан бәреп екты. Мин чиргә каршы торырга рухи яктан бөтенләй әзер түгел идем. Зиһен апачык эшли. Ләкин сиңа кузгалырга да, селкенергә дә ярамый, гомерең кыл өстендә торганын сизәсең, һәр секунд саен актык сулышыңны алуың мөмкинлеген аңлыйсың. Әмма ни чара? Фронтта чакта безгә, исән каласың килсә, дошманыңны чәнчелдер, алга бар, дияләр иде. Биредә «дошманны» чәнчелдерергә дә, алга барырга да мөмкин түгел. Ят һәм көт.
Сынаулар аша үтә-үтә, кеше үз-үзен аңлый бара диләр. Минем нервларым әле шактый нык икән. Башкалар кебек артык борчылмыйм, көймим, үз хәлемә чагыштырмача айнык, ачык карыйм. Онытылыр өчен, булачак әсәремнең сюжетын уйлыйм, геройларымны күз алдыма китереп, аларны төрле-төрле хәлләргә куеп мәш киләм, — монысын табиблар тыя алмыйлар бит. Аннары бу — эшкә дә саналмый (гәрчә язучы өчен иң авыр эш булса да).
Тумбочкабыз өстендә сулы шешәгә утыртылган алсу кызыл чәчәкләр тора иде. Аларны Балашовка китерделәр. Күз явын алырдай ул чәчәкләргә мин кайчан сәгатьләр буе карап ята идем. Алар һич тә шиңмәс күк тоела иде миңа. Ләкин бер көнне палатаны җыештыручы санитарка ялгыш кына кагылган иде, чәчәк таҗлары коелды да төште. Шәрә сабаклары гына торып калды. Миңа ямансу булып китте. Яфракчыкларны чиләккә сыпыра башлаган санитаркадан берничәсен сорап алдым һәм дәфтәрем битләре арасына салдым. Соңыннан, еллар үткәч, шул көннәрнең бер истәлеге калыр дип уйладым.
— Кеше дә шулай бит, — дип уйладым мин, фәлсәфәгә бирелеп, — яши-яши дә бер заман коела да бетә... Нишлисең, табигать кануны, моңа каршы барып булмый. Әмма кеше исәннәргә нәрсә калдыра? Без еш кына барысы да исәннәргә кала дибез. Бу билгеле, дөрес. Кабергә берәү дә бер нәрсә дә алып китми. Ләкин шул «барысы да» дигәндә синең шәхси өлешеңнең булмавы яки бик аз булуы да мөмкин бит. Әгәр синнән бернигә ярамый торган шәрә сабак кына калса?!
Кайчандыр безнең палатада Сәйдәш яткан. Хәзер ул юк инде. Ләкин аның гаҗәеп музыкасы яши. Алай гына да түгел, Сәйдәш елдан-ел көчлерәк яңгырый, аның даны үзе исән чактагыдан куп мәртәбә көчлерәк шаулый. Ул безнең күз алдыбызда үлемсезлеккә күчә бара...
Шул ук палатада гомер юллары очланган бүтән иҗат кешеләрен дә беләм мин, — бу яктан безнең палата тарихи дисәң дә ярый. Яманлап әйтүем түгел, каберләренә таш атарга теләмим, моннан да әшәкерәк эш дөньяда юк, ләкин хакыйкате шул: аларның исемнәрен дә, әсәрләрен дә бүген бик аз кешеләр генә хәтерли инде. Ә заманында алар Сәйдәштән бигрәк шаулаганнар иде, мәйдан да тотканнар иде. Үлгәч, исемегез, әсәрләрегез халык күңелендә мәңге калыр дип каберләр өстендә сүзләр сөйләгәннәр иде. Ләкин берничә елдан соң ук алар онытыла башлады. Ихтыярсыздан сорау туа: ни өчен аларның әсәрләре кыска гомерле булды? Ни өчен аларның даннары тормыш бизмәненә салгач, бик аз тартты?
Мәскәү янындагы сугышларда һәлак булган солдатларның кабер ташларында шундый сүзләр укыганым бар: «... живущие вам бесконечно благодарны». Гаҗәп зур, гаҗәп тирән хөрмәт. Ләкин кеше каберенә кеше керми. Ул сүзләр аларга карата әйтелгән, ә безгә карата әйтеләсе сүзләрне тарих әле язарга әзерләнә генә. Без әле исән. Тарихның безнең турыда ничегрәк язуы безнең үзебезгә дә бәйле әле.
Ни өчен мин боларны язам соң? Мөгаен, романымда сәнгать кешеләрең күрсәтмичә булдыра алмамдыр. Мин бу юлы да бик «бәхетле» булып чыктым әле. Бирәм дигән колына китереп куяр юлына дигән шикелле, тормыш минем яныма Николай Максимовичны китереп салды. Ул минем өчен, Әбүзәр абзый кебек, чиксез кадерле табыш.
Кичләребез безнең төрле әңгәмә белән үтә. Ниләр турында гына сөйләмибез! Әгәр безнең монда сөйләгән сүзләребезне магнитофонга язып алсалар, ишек төбендә үлем бабай басып торган палатада сөйләнгән сүзләр дип берәү дә әйтмәс иде. Әле тормышны дөрес күрсәтмәүдә гаепләрләр иде. Без иң гади көнкүреш мәсьәләләреннән алып бөтен дөнья күләмендәге проблемаларга кадәр барып җитәбез. Америкасы да, Европасы да, Азиясе дә, Африкасы да читтә калмый. Тагын шунысы кызык, без берсенә дә битараф түгел, барысы да безгә кагыла: я борчый, я куандыра. Мондый әңгәмәләр, сестра килеп:
— Йокларга вакыт! — дип, утны сүндереп киткәнчегә кадәр дәвам итә.
Бүген Николай Максимович шәһәрне яшелләндерү турында сөйли. Борчылып, дулкынланып сөйли, әйтерсең, шәһәр советы сессиясендә чыгыш ясый. Шуннан сүз әкренләп футболга күчә. Чит илдә безнең сборный 1: 2 исәбе белән оттырган. И гарьләнәбез, и ачынабыз, үзебез сикереп торып туп тибәргә җитешәбез. Аннары сүз авиациягә, тавыштан тиз очучы самолетларга, ракеталарга сикерә. Бу өлкәдә безнең үз авторитетыбыз бар. «Андрюша, болар әкият кенә түгелме? Минем артист башыма бер дә сыймый», дип, Николай Максимович оеткы сала. Балашов, боларның барысының да дөрес икәнен раслап, киләчәктә тагын әллә нәрсәләр буласын әйтә.
Егетләр, мин Калуга малае, Циолковский укытты мине! — дип әйтеп сала шунда артист. — Ләкин карт миңа бер генә тапкыр да икедән артыкны куймады. Синнән, Николашка, математик чыкмый ди торган иде.
Артист авызлыкны бер тешләп алса, сөйләүдән тиз генә туктар димәгез. Балашовның ком дачасыннан мең дә беренче тапкыр көлеп ала да:
— Шулай да мин, егетләр, нәрсә белән дә булса мавыккан кешеләрне яратам, — дип сөйләп китә. — Минем бер танышым бар. Бервакытны бу юклы-барлы акчасына автомобиль сатыл алды. Машина аңа, пычагыма да кирәкми.
Иртә белән хатынын базарга алып бара, — ә базар бездән җәяү барганда да биш-ун минутлык юл. Хатыны базарда әйбер алып йөргәндә, бу сәгатьләр буе машинасын каравыллап тора. Базардан кайткач, кичкә кадәр машинасын чистарта, Төнлә машинасын урлап китмәсеннәр дип, сарай ишегенә әллә нинди хикмәтле йозаклар элә, сигналлар үткәрә... Больницага керер алдыннан бу миңа тагын килгән, иптәш депутат, ди, миңа шәһәр советыннан участок алып бирергә булыш, ди, йорт салам, ди. Квартирасы менә дигән, үзе янә бер йорт салмакчы була. Нигә, мин әйтәм, сиңа йорт, квартирантлар кертеп акча каерыргамы? Юк, ди, мин эшсез тора алмыйм, мин көн саен нидер эшләргә тиешмен, ди. Бер караганда кирәксез эш белән шөгыльләнү — мәгънәсезлек тә кебек. Әмма тик ятканчы тун итәген уа тор, язган булса, язын алача ыштан булыр, ди татар. Шуңа күрә, берни эшләмичә тик ятып сөрсүгә караганда, мәгънәсез эш тә яхшырак. Кеше, беләсезме, кайчан үлә? — дип кинәт сорады артист бездән һәм үзе үк җавап та бирде: —Хезмәттән, яшәүдән кызык тапмый башласа үлә ул. Бу, беләсегез килсә, бик хәтәр үлем, ташка үлчим үлем, кара үлем белән бер ул, ходай күрсәтмәсен, чөнки аның егермедә дә, кырыкта да, алтмышта да, үгез кебек таза кешегә дә килүе мөмкин. Хастаханә койкасында да чертежлар сызгалап яткан Андрюша нишләп үлсен ди, үләргә аның вакыты да юк.
Ачык ишектән Диләфрүзнең җил-җил йөрүе күренә. Ул дежуркасына бер генә минутка кереп чыга да, пыяла шкафтан яки холодильниктан нидер алып, тагын кайсыдыр авыру янына китеп бара. Ул шундый кызу йөри, аның ак калфагы, әйтерсең, ак яшен кебек безнең ишек турысыннан сызылып үтеп китә. Көне буе шулай аяк өстендә бит ул! Ничек табаннары янмый икән? Кайчак тынгысыз Николай Максимович аны дәшеп алып үз янына чакырып китерә дә кирәккә дә, кирәксезгә дә берәр шаян сүз әйтә, кызарта. Мондый минутларда Диләфрүз ничектер аеруча сөйкемле булып китә. Ояла, кызара белми торган кыз — кызмыни ул?! Ләкин мине аеруча сокландырганы Диләфрүзнең холкы. Ул бервакытта да авыруларга ачуланмый, каш җыермый, кырын карамый. Бик бәхетле ирнең хатыны булыр ул. Ләкин кайчакта мин аның йөзендә ниндидер яшерен сагыш, газаплану күрәм, нурлы күзләрендә дә йөрәкне әллә нишләтә торган моң тибрәнә шикелле. Ихтимал, аның гыйшык тотып йөргән чагыдыр дип юрыйм мин моны.
Диләфрүзнең гадәте шундый: палатага килеп кергәч, ул бер мәл барыбызга да бердәй итеп ишек төбеннән карап тора. Күзләрендә шәфкать нуры, башын чак кына кыңгыр салган, гәүдәсе сылу һәм җиңел, аяклары коеп куйган шикелле. Буяу заты тимәгән, әмма пешкән җиләк төсле иреннәре аеруча нәфис. Аның иреннәренең нәфислеге турында Николай Максимович Леонардо да Винчи Моңа Лизасының елмаюы турында сәнгать белгечләре сөйләгәннән ким сөйләми. Шулай да мин үзем күбрәк Диләфрүзнең күзләрен яратам. Мин аның сурәте турында кайчак болайрак уйлыйм: менә бер бик мәшһүр художник Диләфрүзнең рәсемен ясарга керешкән, имеш. Ул бик тырышып, чын камиллек белән аның иреннәрен, ияген ясаган. Аннары әллә ашыккангамы, әллә каралама дип кенәме, борын, каш, яңак тирәләрен киртәсенә керердәй итеп кенә ясап куйган. Аның бер унлап кешенең күзенә салырлык нуры булган. Тагы ниндидер сәбәп аркасында, ул тоткан да шул ун кешенең күзенә җитәрлек нурны бер Диләфрүзнең күзләренә салган... Шуңа күрә, Диләфрүз озын керфекләрен сирпеп бер караса, палата эчләре яктырып киткәндәй була. Аның күзләре башларны әйләндерә торган тирән коедагы йолдызны хәтерләтә. Миңа калса, ул күзләрдә берьюлы берничә төрле хис чагыла: сагыш та, шатлык та, курку да, ышану да һәм тагын әллә нәрсәләр. Кайчак мин шушы «әллә нәрсәләрне» белергә тырышам. Ихтимал, Диләфрүзне башка шартларда ешрак очратсам, мин ул серне дә ачар идем, ләкин гел бер шартларда булгач, андый тирән серләрне ачу миңа кыен. Ләкин кайчан да булса бер ачарга кирәк булыр. Шунсыз мин аның образын бервакытта да тулы итеп бирә алмам.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Ак Чәчәкләр - 15
  • Büleklär
  • Ак Чәчәкләр - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 4006
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2056
    39.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 3972
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1985
    38.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 3833
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1903
    39.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 3943
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2048
    37.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 3734
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1874
    38.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 3621
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1902
    39.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 3928
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1960
    37.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 3862
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1951
    40.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 3975
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1968
    40.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 3874
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1850
    41.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    66.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 3831
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1901
    40.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 12
    Süzlärneñ gomumi sanı 4099
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2012
    39.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 13
    Süzlärneñ gomumi sanı 3981
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1981
    39.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 14
    Süzlärneñ gomumi sanı 4089
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2055
    38.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 15
    Süzlärneñ gomumi sanı 3987
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2099
    38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 16
    Süzlärneñ gomumi sanı 3867
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1861
    38.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 17
    Süzlärneñ gomumi sanı 3966
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1920
    38.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 18
    Süzlärneñ gomumi sanı 3955
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2016
    38.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 19
    Süzlärneñ gomumi sanı 4035
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2013
    38.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 20
    Süzlärneñ gomumi sanı 3983
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2009
    39.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 21
    Süzlärneñ gomumi sanı 3992
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2084
    38.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 22
    Süzlärneñ gomumi sanı 3971
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1889
    41.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    66.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 23
    Süzlärneñ gomumi sanı 3962
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2013
    38.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 24
    Süzlärneñ gomumi sanı 3936
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2002
    39.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 25
    Süzlärneñ gomumi sanı 3993
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1999
    39.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 26
    Süzlärneñ gomumi sanı 3885
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1886
    39.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 27
    Süzlärneñ gomumi sanı 3893
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2008
    37.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 28
    Süzlärneñ gomumi sanı 3966
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2025
    40.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 29
    Süzlärneñ gomumi sanı 3860
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1845
    40.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 30
    Süzlärneñ gomumi sanı 3979
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1871
    41.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 31
    Süzlärneñ gomumi sanı 3799
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1932
    39.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 32
    Süzlärneñ gomumi sanı 4013
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1934
    40.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 33
    Süzlärneñ gomumi sanı 3807
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1921
    38.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 34
    Süzlärneñ gomumi sanı 3946
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1950
    39.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 35
    Süzlärneñ gomumi sanı 4030
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2036
    39.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 36
    Süzlärneñ gomumi sanı 1577
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1015
    47.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    68.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.