Latin

Ак Чәчәкләр - 32

Süzlärneñ gomumi sanı 4013
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1934
40.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
56.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
64.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Сәлахның бәлагә таруын, намус судына тартылачагын һәм бары тик авыруга сабышып йөрүе аркасында гына, судның вакытлыча кичектерелеп торуын Яңгура да белә иде. Сәлах аңа үзе килеп сөйләде, үзен коткаруны ялынып-ялварып үтенде. «Теләсәгез, булдыра аласыз бит», — диде. Әйе, әгәр теләсә, Яңгура моны гына булдыра ала иде. Ләкин Сәлах хәзер аңа сукыр бер тиенгә дә кирәкми иде, сыккан лимон кабыгы белән бер иде хәзер ул Яңгура өчен, һичбер иманы, принцибы булмаган, бөтен максаты вак кәсептән, ягъни акча төшерүдән, җае туры килгәндә, бер кичлек хатыннар белән кәеф-сафа корудан ары узмаган бу шакшы мәхлукны — Фазылҗан эченнән аны гел шулай атап килде — Яңгура үз юлыннан бөтенләй алып ташларга булды. Актык килүендә ул Сәлахны куып чыгарды, минем өемә яңадан аяк басасы булма, диде. Сәлах, кыйнап сөрелгән эт шикелле, башын түбән иеп, сүзсез генә чыгып китте. Ләкин Яңгураның җаны тынычланмады, киресенчә, шомлана гына башлады. Бу эт тешләми калмас, бер тешләмәсә, бер тешләр, дип уйлады. Соңгы вакытта Яңгура гомумән күңелендә сәбәпсез бер курку сизә башлаган иде. Җир тетрәү алдыннан, әле адәм колагы берни ишетми торган бер чакта, киек җәнлекләр, кайдадыр җир асты тирәнлегендә шаулаган гөрелтене сизеп, кара куркуга төшәләр һәм күзләре тонып кача башлыйлар ди. Вакыт-вакыт Яңгура да, нәкъ шул киек җәнлекләр кебек, кайдандыр бик ерактан дөбердәп килгән дәһшәтле тавышларны ишетә һәм, кара куркуга чумып, качу турында уйлый башлый иде. Мәҗлесне ташлап киткән чагында Гөлшәһидә әйткән сүзләр исенә төшкән саен, аның яңаклары кыза башлый. Хәзер инде ул, теләсә генә нинди юллар белән булса да, Гөлшәһидәне үзенеке итү турында уйламый, ул хәтта бу хатынга күңелендә яхшы хис булуга гаҗәпләнә, үзен иң зур ахмаклыкта гаепләргә әзер. Әйе, ул аңардан моны көтмәгән иде, каршы торачагын белсә дә, бөтен мәҗлес алдында хурлыкка калдыруын көтмәгән иде. Ә Яңгура бары тик каршысында нык көч торганын сизгәндә генә чигенә торган иде, үзеннән көчсезләрне ул күз дә йоммыйча таптап уза килде.
Зиһене сафланган минутларда Яңгура бер нәрсәне ачык аңлый иде: шулай да аның иң зур дошманы, җан сораучысы Гөлшәһидә түгел, ә Мансурлар, Юматшалар, Әбүзәрләр, Гаделкәримнәр. Чалдаев беренче булып аның гыйльми абруена шик төшерде. Мансур исә аны клиникада көннән-көн арткы планга рәхимсез рәвештә этә. Инде Яңгура түгел, Мансур Таһиров клиникада беренче хирург урынын алып бара. Шунысы тагын аянычлы: Яңгураның авызына гына карап торган сотрудниклары да хәзер кыен минутларда аңа түгел, ә Мансурга күбрәк мөрәҗәгать итәләр. Элек ул клиника миннән башка яши алмый дип уйлый иде, ә хәзер клиниканың аңардан башка да бик шәп яши алганлыгын күрә, аның элекке традицияләре әкрен-әкрен сүнә барып, яңалары туа килә. Димәк, Яңгура инде буш урынны биләү дәрәҗәсенә килеп җитә язган. Дөрес, тыштан әле бүген дә аның исеме шөһрәт нурында, хөрмәт белән генә әйтелә. Ләкин кайчак кортлы алма да карап торырга кып-кызыл була бит, ә урталай ярсаң — ташларга гына ярый. Мондый шартларда тәмам һәлакәткә очрамас өчен, ниндидер сыгылма чаралар күрергә, мин-минлекне дә авызлыкларга кирәк иде. Озак уйлаганнан соң, Яңгура иң башлап Мансурга мөнәсәбәтен үзгәртергә карар итте. Ул Мансурның вакчыл түгеллеген, тырнак астыннан кер эзләмәвен, үч сакламавын, туры, принципиаль икәнлеген күреп алган иде инде. Мондый кешене курыкмыйча якларга мөмкин. Һәм Яңгура аның соңгы, чыннан да кыю операциясен күтәреп мактап чыкты, матбугатта зур гына мәкалә оештырды. Бүтән очракларда аның үз исем-шәрифләрен беренче абзацта ук әйтәләр иде, бу юлы ул үзенең исемен актыктан гына әйттерде. (Кагыйдә буларак, мәкаләләр: «Җитәкчесе Фазылҗан Яңгура булган...» яки: «Атаклы хирургыбыз Фазылҗан Яңгура шәкерте...», дип башлана иде.) Моның белән генә чикләнмичә, беркөнне Мансурның үзен туктатып:
— Шәкертләр остазларыннан уздырмасалар, фән бервакытта да алга китмәс иде, — диде. — Үсешнең табигый кануны бу, диалектикасы. Моны күрмәгән яки аңламаган җитәкче я сукыр, я надан. Шәкертләр һәм остазлар проблемасын без генә башламаган, без генә тәмамламабыз да. Мәңгелек проблема ул, картлар җиңелә, яшьләр җиңә. Сез үзегезнең ассистент булырга хаклы икәнегезне яңадан күрсәттегез, Мансур.
Рәхмәт, — диде Мансур аңа каршы. — Ләкин шәкертләр һәм остазлар проблемасы, минемчә, уйлап чыгарылган нәрсә ул. Монда берәү дә җиңми һәм җиңелми. Монда туктаусыз үсеш кенә бара.
Яңгура шактый тынычланды, ләкин өйгә кайтканнан соң, күңелен тагын кара курку басты.
Келәмдә артсыз кәвешләрен лыштырдата-лыштырдата ишекле-түрле бик озак йөренгәч, тәрәзә шторын кулы белән читкә этеп, тышка карап торды. Электр уты яктысында бөтерелеп-бөтерелеп биешкән эре кар бөртекләре, ак күбәләкләрдәй, ап-ачык күренә иде. «Килмешәкнекеләр» кушаматлы күршеләренең малаеннан балачакта ишеткән бер такмак күңеленә килде: «Ябалак-ябалак кар ява, яман хатын кыз таба». Ул сакау малай, тәңкә карлар ява башлаган саен, гел шул такмакны кабатлый торган иде: «Ябалак-ябалак кай ява, яман катыйн кыйз таба».
Урынга яткач та, шул такмак Яңгураның күңеленнән китмәде. Ул тагын торды, тагын кәвешләрен лыштырдата-лыштырдата ишекле-түрле йөренде, тагын тәрәзә янына килеп тышка карады: буран һаман бурый иде. «Ябалак-ябалак кар ява, яман хатын кыз таба», дип яңадан кабатлады Фазылҗан күңеленнән.
Йокы тәмам качкан, ә вакыт гүя мәңгелек агышыннан туктаган. Фазылҗан тагын ятты, тагын торды, тагын тәрәзәдән карады. Ә тел очында һаман шул бәйләнчек такмак әйләнде. Кинәт икенче бүлмәдә хатын-кыз елаган тавыш ишетелә башлады. Төн уртасында ишетелгән мондый шомлы тавыш болай да кара курку эчендә сыкранып яткан Яңгураның котын алды. Ул балдызының ишеген чыгып какты да:
— Үкермә әле, синнән башка да күңел каралган, — дип җикерде. — Ябалак-ябалак кар ява... — дип көйләде Яңгура, яңадан үз бүлмәсенә кайткач, һәм шунда беренче тапкыр: «Ябалак-ябалак кар яуганда, ни өчен яман хатын кыз табарга тиеш?» — дип уйлады. Мөгаен, бу нинди булса ырым белән бәйләнешле иске бер такмактыр. Ә Яңгура, профессор башы белән, төн уртасында шуны мәҗнүн кебек кабатлап йөри. Аңа көлке булып китте. Ачуы да килде. Өстендәге халатын салып атты да караватына сузылып ятты, күзләрен йомды. Үч иткән кебек, күз алдында бураки бөтерелә башлады, ә күңеленнән сукыр чебен кебек бәйләнчек әлеге тиле такмак китмәде.
Яңгураның йокысы йокы булмады. Төшендә дә, шул мәгънәсез такмакны җырлап, адәм мәсхәрәсе булып йөрде. Аннары үзе яман хатынга әверелде. Аны этләр өере куа башлады. Ул чабарга тотынды. Чаба-чаба бер сазлыкка барып керде. Җирән суга батты. Борын төбендә генә акайган күзле, алап авызлы яшел бакалар бакыра башладылар.
Шабыр тиргә батып уянды Яңгура. Торып су эчте. Тәрәзә янына барды. «Ява икән әле...» дип көрсенде. Икенче бүлмәгә колак салды. Балдызы тынычланган, тавышы-тыны ишетелми иде.
Нинди озын төн! Очы-кырые юк кебек. Ятып-ятып та йоклый алмый интеккәч, Яңгура, ут кабызып, кулына китап алды. Ләкин бер-ике бит укыды да китабын кире куйды. Башка берни дә керми, укыйсы да килми иде аның. Бервакыт ул кинәт күзен ачты. Ишек төбендә ертык күлмәкле, яланаяклы Сәлах басып тора иде. Кулында пычагы да бар, Яңгура, куркып кычкырып, стенага таба елышты. Өрәк юк булды.
— Галлюцинация, — диде Яңгура үз-үзенә.
Больницага Яңгура көндезге сәгать уникеләр тирәсендә генә китте. Карны кар ашый, диләр. Кичә кич төн ката яуган кар бүген эреп беткән, элекке карларны да бетерә язган. Тик күләгәле урыннарда гына ак таплар күренә. Урамнар чамасыз пычрак.
Больницага Яңгура элеккечә ышанычлы адымнар белән килеп керде. Әйтерсең, төнге саташулары булмаган да. Йөзе дә элеккечә тәкәббер һәм салкын. Тик кечкенә күзләре генә борчулы. Әмма аларны да күзлек пыялалары яшерә иде.
Баскычта аңа Самуил Абрамович очрады, кул биреп күрештеләр, аннары Яңгура: «Нинди яңалыклар бар?» — дип сорады. Самуил Абрамович хастаханәгә яңа салынган бер авыруның: «Мине Фазылҗан Җангирович үзе карасын», дип үтенүен әйтте. Яңгура берьюлы шиккә төште: берәрсе котыртмаганмы? Ләкин тыштан шөбһәсен сиздермичә, диагнозын сорады. Самуил Абрамович әйткәч, алайса иртәгә кадәр генә түзәрлек икән, иртәгә карармын, диде.
Яңгура кабинетына юнәлде. Бераздан, рөхсәт сорап, аның янына Юматша керде. Яңгура аңа карата да үзенең фикерен үзгәртергә дип тора иде. Юматша яшьләр арасында сәләтле генә хирургларның берсе, әгәр бүтәннәргә койрык булып дорфалык күрсәткән икән, аны да Яңгура онытыр, яшь чакта кем генә сикереп сугарга яратмый.
Рәхим итегез, утырыгыз, — диде Яңгура. — Бик вакытлы килдегез әле. Нәкъ сезнең турыда уйлап утыра идем... Я, тыңлыйм, Юматша. — Һәм Яңгура, сиңа асла үпкәм юк дигән шикелле, елмайды.
Мине, Фазылҗан Җангирович, һаман да шул Сәлимова вакыйгасы борчый бит, — диде Юматша, әдәп белән генә.
Нинди Сәлимова? — диде Яңгура һәм, күзләрен кыса төшеп, егеткә ерактан карады.
Сезнең операция өстәленнән торып киткән Сәлимова.
Яңгураның яңак калкымы тартышып куйды.
Нәрсә, әллә кабердән кайтканмы? — дип сорады.
Аннан кайтмыйлар, — диде Юматша, җитди генә итеп. — Ләкин исәннәрнең онытырга хаклары юк.
Яңгура, үзен тыныч тотарга теләп:
Карагыз әле, Юматша, былтыр янган әвеннең төтенен быел эзләп баш катыру нигә кирәк ул? — дип сорады. — Бигрәк тә сезгә? Вакытында ул турыда мәгънәсез шау-шу, минемчә, җитәрлек булды.
Әйе, шау-шу булды, ләкин хакыйкать ачылмый калды.
Бу мәсьәләне кузгатмавыгызны үтенәм, Юматша. Ул миңа болай да бик кыйбатка төште. Мин иң яхшы шәкертемне җуя яздым. Сез дә аңа гомерегез белән бурычлы. Аны да борчымыйк. Мине дә зинһар борчымагыз. Аннан башка да мәшәкатьләрем җитәрлек.
Бу сүзләрне әйткәндә Яңгураның уңайсызлануын, йөзенә кызыллык йөгерүен Юматша ачык күрде. «Әллә чыннан да ташларгамы? Кеше үтенә бит, күз яше белән диярлек үтенә бит... — дип уйлады ул. — Фазылҗан кебек мин-минлекле кешенең болай инәлүе... Эченнән бәлки тагын да ныграк үкенә торгандыр әле... Аннары остазыңны хөрмәт итә белергә дә кирәк... Мансур да... Диләфрүз дә кирәкми дип торалар. Ләкин... Әгәр бу үзенә җил тиюдән курыккан вак җанның бер риялануы гына булса? Ул чагында вөҗданыңа ни әйтерсең?» Юматша тешләрен кысты. Теш уртларын авырттырганчы кысты. Аннары икеләнүләрен ташлагандай зур башын чайкап алды.
Сезне борчымыйча мөмкин түгел шул, Фазылҗан Җангирович. Менә шушы язуны гына укыгыз әле.
Юматша мәрхүмәнең китабы эченнән табылган язуның фотокопиясен өстәлгә куйды.
Яңгура язуга тиз-тиз күз йөртте:
Сез инде бу ахмак язуны конференциядә сенсация өчен бер укыган идегез.
Әйе, укыган идем. Ләкин ул чакта... бу язуның сезнең кушу буенча язылуын белми идем.
Нәрсә! Как вы смеете! — Яңгура, ачудан кара көеп, йодрыгы белән өстәлгә шап итеп сукты. — Шундый ахмаклык эшләргә сез мине кем дип беләсез?..
Юматша аз гына да каушамады.
Фазылҗан Җангирович, зинһар кызмыйча сөйләшик. Җитди мәсьәлә бит.
Ахмак мәсьәлә!
Бәлки. Әмма сезнең моңа катнашыгыз юк икән, юк дип әйтегез. Өстәл сугу белән генә беркемне дә ышандырып булмый. Минем шаһитым бар.
«Шаһит» дигән сүз Яңгураны куркытты булса кирәк. Ул үзе дә сизмәстән:
Кем? Кем? — дип кычкырды. — Нинди подлец миңа яла ягарга җөрьәт итә? — Ул тагын, күзлеген йолкып алып, үзенең кеп-кечкенә күзләрен Юматшага батырды. — Шантаж! Не позволю! Мин ул яла ягучының күзен төртеп тишәчәкмен.
Юматша, урыныннан кузгалмыйча, аңа тыныч кына карап торды.
Фазылҗан Җангирович, шулай да уйлагыз әле.
Бутамагыз мине, — диде Яңгура, кыза барып.
Юматша ишеккә юнәлде. Ул ишекне ачуга, Сәлах килеп керде, йөзен сакал-мыек баскан. Аны күргәч, Фазылҗан барысын да аңлап алды.
Подлец! — дип кычкырды. Аннары аяк тибәргә тотынды. — Вон, вон!
Сәлах, маңгай астыннан карап, азрак чайкала төшеп басып торды. Иреннәре кыйшайды.
Мине бозау дип уйладыгызмы? Сез минем артка типкәч тә...
Замолчите!
Сәлах бераз эндәшми торды, аннары:
Соң инде, — диде. — Сез мине менә шушы кешегә барып сөйләргә үзегез мәҗбүр иттегез.
Юк, мошенник! — Яңгура бармак янады, — Юк!
Әгәр шундый җинаять эшләгәнсең икән, җавабын да үзең бир! Кит! Югал күз алдымнан!
Яңгура аркан борылды.
Сәлах, мыскыллы көлемсерәп:
Фазылҗан Җангирович, бу бит, — ул тагын Юматшага кулы белән күрсәтте, — шул бер записканы гына белә.
Ә без синең белән күбрәкне беләбез. — Ул борылып ишеккә таба атлады һәм ишек төбендә туктап, иңбашы аша: — Эшләр зурга китсә, барлык карталарны ачып салачакмын. Миңа, үзең беләсең, алла да бер, шайтан да бер.
Бүлмәдә тирән тынлык урнашты. Шул тынлыкта тыштагы күгәрченнәр гөрләве, чыпчыклар чыркылдашуы, балалар көлүе тагын да яңгырабрак ишетелде һәм мондагы күңелсез вакыйга бөтенләй мәгънәсез булып калды шикелле.
Ниһаять, Яңгура кулын күзләреннән алды.
Миңа да суд ясамакчы буласызмы? — дип сорады.
Юк, Фазылҗан Җангирович, — диде Юматша. — Әгәр Сәлах әйткәннәр дөрес булса, сез үзегез үзегезгә суд ясарга тиешсез. Намуслы табиблар кануны буенча.
Юматша чыгын китте. Яңгура, өстенә түшәм ишелеп төшкән шикелле, креслога сеңеп утырды. Байтак вакыт ул аңына килә алмады.
Үземә үзем суд ясарга? — дип әкрен генә сорады ул. — Үз-үземә суд ясарга? Яңгура атылырга яки агу эчәргә тиешме? Юк, мин профессор Коломнин[10] кебек ахмак түгел әле. Аннары мин кокаин да кулланмаган. — Кинәт ул урыныннан сикереп торды. Кабаланып кәгазьләрен җыя башлады. Ә ул акны-караны күрмичә түбәнгә төшкәндә, киемнәр биреп торучы карт санитарка щетка белән аның пальтосын чистарта иде.
Машина чәчрәткән ахрысы, Фазылҗан Җангирович, тәмам пычранып беткәнсез.
Яңгура аның кулыннан пальтосын тартып алды һәм, рәхмәт тә әйтмичә, чыгып китте. Ә өенә кайткач, бүлмәсе буйлап, Сәлахны эт итеп сүгә-сүгә, кабаланып арлы-бирле йөрде дә закускасыз-нисез коньяк эчә башлады. Балдызы кайтып кергәндә, ул яхшы ук исергән иде инде.
Нинди бәйрәм, нинди туй, җизнәкәй? — дип сорады Илһамия, мыскыллы көлеп.
Тормыш ямьле, менә шуңа бәйрәм, балдызкай.
Илһамия чыркылдап көлеп җибәрде:
Белмәгәнмен, юкәдә икән чикләвек. — һәм ул ялангач иңбашларын уйнатып алды,
Ә син минем алда болай ялтырама, — диде Яңгура, тонган күзләре белән балдызына карап. Билгеле, моңарчы да балдызына Яңгураның күзе төшми түгел, төшә торган иде. Үзе яшь, үзе ярыйсы чибәр, шуның өстенә яхшы ук назлана да белгән пешеп җиткән кыз Яңгураның нәфесен еш кузгата иде. Ләкин ул тыела белә иде. Ә аек чакта күңелендә ни булса, исергәч телендә шул: — Хәзер яз, балдызкай, канның уйнаган чагы, белмәссең, әллә ниләр булып куюы бар, саклана төш, — диде һәм авызын ерып көлә башлады.
Сиңа белергә вакыт, җизнәкәй, — диде Илһамия, күзләрен уйнатып.
Балдыз сөю язык, диләр.
Акыллы җизниләр: «Язык казык башында», — дип җырлыйлар.
Иртән балдызы белән бер караватта уянгач, Яңгураның күзләре шакмак булды. Ул аңа коты очып карап торды. Күңелендә туган беренче тойгы балдызын буып үтерү һәм гәүдәсен вак-вак кисәкләргә турау теләге иде. Аннары ул авыру кешеләргә генә хас тыелгысыз бер көлү белән көлә башлады. Илһамия йокламый ята икән. Керфекләрен аз гына ачып, җизнәсенә шаян гына елмайды...

9
Гөлшәһидә, Алексей Лукич һәм Әбүзәр абзый партиянең шәһәр комитеты бинасыннан чыктылар да, аның киң баскычында туктап, Ирек мәйданына карап тора башладылар. Иделдә боз кузгалыр алдыннан була торган җылы җилле, соры томанлы бер көн иде. Яңгыр да яумый, кар да, ә тротуар ташларына дым тарткан. Алда бакча, бакча башында Ленин һәйкәле һәм Муса Җәлил исемендәге опера театрының мәһабәт бинасы күренә, уңда — авиация институтының уку йорты, сулда — офицерлар йорты. Барысы да соры томан эчендә булганга, беркадәр тоныграк, йомшаграк һәм бик зур булып күренәләр. Гүя барысы да бергә тоташканнар, гүя барысы да баш түбәсе турысында аз гына аяза башлаган күккә таба ашып баралар.
Кара, нинди матур булган бу мәйдан, — диде профессор, — ә минем монда күптән булганым юк инде. Шәһәребез дә яшәрә бит, Алексей Лукич.
Әйе, әйе, — диде Алексей Лукич. — Мин әле үз колакларыма үзем ышанмыйча торам. Дөресен әйткәндә, мин монда яңа шелтә алырга дип килгән идем. Ә безгә яңа канат вәгъдә итеп чыгардылар. Әллә нәрсә булды бу дөньяларга...
Инде барысы да хәл ителде дип тынычланмагыз, Алексей Лукич, — диде Гөлшәһидә шаян гына. — Монысы аның әле башы гына, иң ансат өлеше генә. Мин, Әбүзәр абзый, сездән дә үтенәм, Алексей Лукич, сездән дә сорыйм, эшкә керешкәнче, проектны вак-төягенә кадәр уйлашыйк. Больницаны хәзерге заман хастаханәсе итәр өчен кулыбызда булган бөтен мөмкинлекләрне файдаланыйк. Соңыннан, төзү эшләре башлангач, үзгәртүләре бик читен. Аннары тиз дә тотарга кирәк. Йоклап ятсак, карар карар килеш тә калуы ихтимал.
Сез, Гөлшәһидә Бәдриевна, бигрәк кызу чабасыз, тын алырга да бирмисез, — дип елмайды бәхетле Алексей Лукич. — Онытмагыз, без Әбүзәр Гиреевич белән сезнең кебек яшь түгел, алай кызу йөгерә башласак, аякларыбызны сузарбыз.
Алар, баскычтан төшеп, бакча буйлап бара башладылар,
Тютеевны, Тютеевны күрдегезме? — диде Алексей Лукич, башың чайкап. — Ничек кыбырҗып утырды. Оятсыз да икән, тукмак борын. Җилнең кайсы якка таба исә башлавын нинди тиз сизеп, нинди җәһәт яраклашырга тырышты. Бөтенесе, янәсе, аның идеясе, аның инициативасы дип чак әйтми бит, каһәр. Ә «ялкынлы фотометрга» акчаны нинди җиңел тапты. Җор, җор!
Алексей Лукичның бүген бертуктаусыз сөйлисе килгәнлеге әллә кайдан күренеп тора иде. Бу табигый да. Кеше озак вакытлар борчылып, куркып, шикләнеп бик зур киеренкелектә яши, әрләшеп бетә яза, аннары киеренкелек үтә, барысы да көтелгәннән күп яхшы хәл ителә һәм... күңел буасы ерылгандай була.
Урамны аркылы чыккач, Алексей Лукич белән Гөлшәһидә трамвайга утырып хастаханәгә киттеләр, ә профессор өенә җәяүләп кенә кайтырга булды. Саубуллашканда Гөлшәһидәгә ул тагын әйтте:
Якшәмбедә көтәбез. Иртәрәк килегез, укуларыгыз турында да сөйләшәсе бар. Югыйсә, күреп торам, Алексей Лукич сезне, администраторлык эшенә җигеп, прораб итеп куймакчы була.
Бу сүзләр Гөлшәһидәне, уйга калдырды. Ул юл буе сөйләнеп килгән Алексей Лукичны җеп очын җуймаслык дәрәҗәдә генә тыңлады. Ә хастаханәгә кергәч, Алексей Лукич аны кабинетына чакырды да тирәнтен борчылып әйтте:
Мин Әбүзәр Гиреевичның пошынуларын аңлыйм. Ул сезне тизрәк фән эшчесе итмәкче була. Ләкин сез бу авыр һәм җаваплы көннәрдә мине зинһар ташламагыз инде, Гөлшәһидә Бәдриевна, югыйсә мин харап булачакмын.
Бергә башладык, бергә очларбыз да, — диде Гөлшәһидә, Алексей Лукичның шулхәтле хөрмәт күрсәтүенә күңеле йомшап.
Ләкин Алексей Лукич тагын нидер әйтергә тели иде бугай, сүз таба алмыйча халат төймәсен бөтерде.
Күңелемне бер нәрсә тырный... Сезгә аның, әһәмияте дә юктыр бәлки, — диде ул, сүз эзли-эзли. — Үземә дә җиңелрәк булыр, эш өчен дә... Кыскасы, сез картны гафу итегез... Төрлечә уйлаган чакларым булгандыр. Аңлыйсыз инде...
Горком бюросыннан соң Алексей Лукичның болай ачылып китүе Гөлшәһидәнең күңеленә янә бер сөенеч өстәде. Ул үз-үзенә ныграк ышана башлады, үзенең кешеләргә кирәк булуын ныграк тойды. Шул сөенеч эчендә Әбүзәр абзый әйткән якшәмбе дә килеп җитте. Әмма календарь битен әйләндергән чагында ул кинәт уйга калды: мәҗлестәге күңелсез вакыйгадан соң Гөлшәһидәнең Мансурны күргәне юк иде. Берничә тапкыр телефоннан шөбһәләнгәнлеге тавышыннан ук сизелеп тора иде. Гөлшәһидәнең үзенә дә җиңел түгел иде. Хатын-кыз күңеле никадәр нык, көчле булмасын, ул хатын-кыз күңеле инде. Аның көчсез минутлары ешрак була. Тамчы тама-тама ташны тишкән шикелле, Яңгура да аның күңеленең кайсыдыр бер почмагын какшата башлаган иде. Хәзер Гөлшәһидә, әлбәттә, үкенә. Әмма үкенү белән генә күңел тынычланса иде! Тынычсыз күңел Мансур турында уйлаганда да кайчак ихтыярсыз рәвештә: «Ирләр алар барысы да бер очтан», дип шикләнеп куя торган иде. Әлбәттә, кыз кеше булса, бу уйлар аның башына да килмәс иде. Кыз чактагы сафлык, беренче мәхәббәт бернинди шикләнүне дә белми, барысын да идеаль төстә кабул итә. Ә хатын кеше... Хатын мәхәббәте... ул бит башка. Ул инде хисләрдән битәр акыл белән эш итә, һәм Гөлшәһидә, мең дә беренче тапкыр дигәндәй, тагын бер үк сорауны үзенә бирә: «Алданмыймы ул? Хыялы тудырган күләгәгә генә иярмиме? Әгәр Мансур да... монысы азаккы адым бит... Чигенергә дә куркыныч, алга атлавы да бик читен. Җитмәсә, бала да бар яле Гөлшәһидә аңа ана була алырмы?»
Якшәмбе бик матур булып туды: аяз, җылы. Өйдә бер генә минут та утырасы килми, күңел каядыр кырга, су буйларына тарта, сузып җырлыйсы да, кычкырып елыйсы да килә. Әллә нәрсә генә шунда, бу күңелне кайчак һич аңлар хәл юк. Кырмыска канатланса үлә, ди халык. Әллә Гөлшәһидә дә җирдә генә йөрисе урында, булмастай нәрсәләр белән канатланып, харап булырмы икән?
Төштән соң Гөлшәһидә Әбүзәр абзыйларга китте. Таһировлар бар да өйдә иде. Барысы да шундый ачык чырайлы иде, Гөлшәһидәнең барлык уй-шикләре ишек төбендә торып калгандай булдылар. Ул көнен ничек үткәнен дә сизмәде. Бик күңелле чәй эчтеләр, Фатихәттәйнең аш-сулары искиткеч иде. Бишәүләшеп озак кына гәпләшеп утырдылар, профессор рояль уйнады, Гөлшәһидәне җырлаттылар, Гөлчәчәкне биеттеләр, телевизор карадылар. Аннары профессор Гөлшәһидә белән Мансурны үз кабинетына алып кереп Гөлшәһидәнең булачак диссертациясе темасы турында сүз башлады. Ул гаҗәп мавыктыргыч итеп сөйләде. Гөлшәһидәнең шунда ук бүтән барлык эшләрен ташлап диссертациягә керешәсе килде. Әбүзәр абзый аңа ике калын папка бирде:
Менә монда сиңа дигән материаллар, Гөлшәһидә. Алар сиңа бик кирәк булыр дип уйлыйм.
Гөлшәһидә гаҗәпләнеп ни әйтергә белмичә торды.
Рәхмәт, Әбүзәр Гиреевич. Сез... бик мәрхәмәтле, — диде ул, көч-хәл белән.
Мин сезне генә түгел, Гөлшәһидә, медицина апаны да бик яратам шул. Бер кеше дә дөньяны коча алмый, бер кеше дә бөтен эшне эшләп бетерә алмый. Мин эшләп өлгерә алмаганны сез эшләрсез, сез эшләп өлгерә алмаганнарны сездән соң киләсе яшьләр башкарыр. Фәкать үзендә булганның барысын кешеләргә биреп калдырырга кирәк. Кабергә алып китүдән мәгънә юк.
Ә Гөлшәһидә киенеп кайтырга дип торганда, Гөлчәчәк аңа сарылды да:
Гөлшәһидә апам, китмә, бездә тор, без икәү бакчага йөрербез, — диде.
Гөлчәчәкнең балаларча беркатлы самимилек белән әйткән бу сүзләрне Гөлшәһидәне оялтты да, кызартты да, сөендерде дә. Ул тиз генә бала алдына чүгеп битләреннән, күзләреннән үбә башлады.
Урамга чыккач та Гөлшәһидә шул тойгы тәэсиреннән арына алмады. Бу аның күңеленнән йөзенә, хәрәкәтләренә күчте, Мансур да моны сизеп алды:
Ни булды сиңа? — дип сорады.
Ә ни булган? — дип чаяланып кайтарып сорады Гөлшәһидә, һәрвакыт сабыр хәрәкәтле, үзен яшеннән олырак ител тота торган җитди Гөлшәһидә түгел иде бүген ул.
Ничек дип әйтим... Сөенәсең, куанасың димме.
Гөлшәһидә көлеп җибәрде. Көлүе дә башка иде аның бүген, һәрхәлдә, болай яңгыравыклы итеп көлми иде ул урамда.
Әйе, сөенәм, куанам, шатланам! — диде ул, күтәренке тавыш белән: — Син әле ни булганын белмисең...
Дәү әтинең папкаларына шулкадәр шатланасыңмы?
Тиле син, Мансур!
Мансур аны култыклап алды. Алар Болак урамына борылдылар. Күк гөмбәзе карачкыл зәңгәр бер төстә, йолдызлар бик күп. Шәһәргә күчеп килгәннән бирле Гөлшәһидәнең мондый йолдызлы төнне күргәне юк иде әле.
Яңа корпуска кинәнгәнең күренеп тора, — диде Мансур, бүтән тагын нәрсәгә юрарга белмичә.
Аңа гынамы икән? Я әле, күзләремә кара, — диде Гөлшәһидә көлеп. — Юк, чын, Мансур, син тиле икән!
Сүзне ничек итеп әйтәсең бит. Бу юлы Гөлшәһидәнең «тиле» дигәннәре иң-иң зур ярату сүзе булып яңгырый иде. Мансур аның ялтырап торган күзләренә туры карап елмайды да:
Ә синең «Акъярым» көен ишеткәнең бармы? — дип сорады. — Беркөнне радиодан бер студентка җырлады. Менә тыңла. — һәм ул әкрен генә көйли башлады.
Гөлшәһидә, аңа күз кырые белән карап алып, үзе дә борын эченнән көйләп җибәрде.
Кабан күле өстендә ай урагы күренде. Су боз өстенә чыккан, җылбыр-җылбыр килеп тора.
Мансур, — диде Гөлшәһидә кинәт, — мин сиңа бер күңелсез хәл турында аңлатырга тиешмен. Син ишеткәнсеңдер инде...
Ишеттем... Ләкин зинһар аңлатып торма... Мин сиңа үземә ышанган кебек ышанам.
Телефоннан сөйләшкәндә син бик үпкәләгән идең бугай... Ике көймәнең койрыгын тотарга йөри дип тә уйлагансыңдыр әле... Бетерә сөйләшик, Мансур. Чын дөресен генә әйт миңа.
Мансур Гөлшәһидәнең эчке газабын сизде.
Чын дөресе шул, — диде ул, нык итеп, — мин чыннан да әзрәк үпкәләгән идем. Ләкин бу узгынчы хис булды. Үтте дә китте, эзе дә калмады. Тагын да ачыграк итеп әйткәндә, бу үпкәләү дә түгел, сине тизрәк күрү теләге генә иде.
Гөлшәһидә башын түбән иде.
Бу вакытта алар, якты утлары белән балкып торган яңа кабан күперен үтеп, Болакның икенче ягыннан Гөлшәһидәләргә таба урап баралар иде. Монда халык аз иде.
Мин синнән башка яши алмыйм, Гөлшәһидә. Менә минем әйтәсе килгән сүзем шул. — Мансур туктады, беравык Гөлшәһидәгә карап торды һәм кинәт аның битеннән үбеп алды. — Хәзер, — диде авыр сулый-сулый, — әдәпсезлегем өчен яңагыма сук.
Гөлшәһидә әкрен генә перчаткасын салды һәм башын иеп басып торган Мансурның кытыршы яңагыннан... сыйпап алды.
Тиле син!
Өч тапкыр тиле дип әйткәч, чыннан да тилемендер инде...
Мансур аның кулын эләктереп үбәргә тотынды. Гөлшәһидә эндәшмичә һәм каршылык күрсәтмичә басып торды. Тик күзләре генә уйный иде аның. Әнә ике ачык авыз теге яктан аларга карап торалар, әнә колга кебек озын бер кыз да, туктап, аларга чекрәеп карап тора башлады. Ниһаять, алар өчесе дә, артларына борылып карый-карый, китеп бардылар. Гөлшәһидә тыелгысыз бер ярсу белән Мансурның муеныннан кочып алып, иреннәреннән суырып үпте.
Вәгъдәме? — дип, тыны кысылып сорады Мансур.
Вәгъдә, — диде Гөлшәһидә, әкрен генә, —Кайткач, Гөлчәчәкне иркәләп сөй, яме..
Хатирә апалар йоклыйлар иде инде. Моңарчы Гөлшәһидәнең бервакытта да бу кадәр соң кайтканы булмады. Уңайсызланды.
Өс киемен салгач, аяк очларына гына басып, урам якка караган тәрәзә янына килде һәм гөлләр арасыннан тышка күз салды. Урам буш, анда беркем дә юк иде. Элекке көннәрдә Мансурның аерылышканнан соң да капка төбендә беркадәр басып торганлыгын белгәнгә, бүген бер минут тормый кайтып китәргә кушты. Тыңлаган бит!
Ләкин бүген тыңламаса да ярыйсы икән. Гөлшәһидәнең аны тәрәзәдән генә булса да тагын бер тапкыр күрәсе килде.
Үз бүлмәсенә кергәч, Гөлшәһидә күлмәген салып халат киде дә папкаларны карарга кереште. Ул шаккатты. Никадәр бай материал! Моны укыр, җыяр һәм системага салыр өчен генә дә күпме вакыт һәм көч түгәргә кирәк булган! Күңелендә профессорга рәхмәт тойгысы ташыды.
Байтак утырды ул шулай татлы хыял эчендә. Башка бер вакыт булса, таңга кадәр дә утырыр иде. Бүген исә... бүген исә аның тагын бер бик зур сөенече бар ич!.. Сөенеч килсә дә, кайгы килсә дә, берьюлы бик күп булып килә икән ул кайчакта. Бу кадәр сөенечне Гөлшәһидәнең күңеле ничек сыйдырып бетерә торгандыр. Вәгъдәләштеләр бит! Хәзер инде чигенергә дә, икеләнергә дә урын калмаган...
Гөлшәһидә толымнарын таратып җибәрде. Чәчен юасы бар иде аның. Ләкин урыныннан торасы килмәде. Шулай толымнарын тараткан килеш тагын уйга чумды. Ул әле һаман рәхәт кичерә, Мансур турында, Гөлчәчәк турында, вәгъдәләшүләре турында уйлый иде. Кинәт Гөлшәһидә, ут кебек янган ике яңагын ике кулы белән кысып, мендәргә капланды.

(роман)
10
Өйләнәсеңме, юкмы, юньсез баш?! — диде Фатихәттәй. Мансур эштән кайтып кергәч тә. — Кайчанга хәтле мин сиңа ишек ачып, аш пешереп торырга тиеш?
Ну игәүлисең дә инде, Фатихәттәй. Килен төшеп, үзеңне чаптыра башласа, соңыннан миңа үпкәләмәскә, — дип көлде Мансур.
Авыз ерма! — диде аңа каршы Фатихәттәй, — Патшага баш имәгән башым синең хатының алдында гына коелып төшмәс әле! Яхшы белән яхшы, дус белән дус, дошман белән дошман була беләбез! Хөррият заманын үзебез ясадык.
Әле революциягә кадәр, көннәрдән беркөнне Фатихәттәй, бүтән асрауларга ияреп, Воскресенскига демонстрация карарга барган булган. Әллә кайдан гына атлы казаклар килеп чыкканнар да демонстрациячеләрне камчылар белән кыйнарга керешкәннәр. Берсе Фатихәттәйнең дә сырт буена сызган, — андый чакта сайлап тормыйлар бит. Шуннан соң чынында ни булганын тарихчылар белә. Ә Фатихәттәй үзе болай сөйли иде: янәсе, ул, ачуы килеп, җирдән таш алган да атлы казакның башына кундырган. Аңардан күреп башкалар да таш ата башлаганнар. Нәтиҗәдә хөррият булган.
Дәү әти өйдәме? — дип сорады Мансур.
Өйдә булмыйча. Ул синең кебек карт буйдак түгел.
Алайса әйдә, — диде Мансур, Фатихәттәйне җитәкләп. — Өчегезгә дә сүзем бар.
Сүзең булса, бар, дәү әтиең белән дәү әниеңә сөйлә. Мин ни...
Юк инде, — диде Мансур елмаеп. — Мине синнән дә күп тиргәүче булмады. Инде вакыты килеп җиткәч, күләгәгә посма, Фатихәттәй.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Ак Чәчәкләр - 33
  • Büleklär
  • Ак Чәчәкләр - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 4006
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2056
    39.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 3972
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1985
    38.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 3833
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1903
    39.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 3943
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2048
    37.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 3734
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1874
    38.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 3621
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1902
    39.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 3928
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1960
    37.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 3862
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1951
    40.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 3975
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1968
    40.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 3874
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1850
    41.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    66.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 3831
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1901
    40.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 12
    Süzlärneñ gomumi sanı 4099
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2012
    39.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 13
    Süzlärneñ gomumi sanı 3981
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1981
    39.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 14
    Süzlärneñ gomumi sanı 4089
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2055
    38.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 15
    Süzlärneñ gomumi sanı 3987
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2099
    38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 16
    Süzlärneñ gomumi sanı 3867
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1861
    38.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 17
    Süzlärneñ gomumi sanı 3966
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1920
    38.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 18
    Süzlärneñ gomumi sanı 3955
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2016
    38.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 19
    Süzlärneñ gomumi sanı 4035
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2013
    38.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 20
    Süzlärneñ gomumi sanı 3983
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2009
    39.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 21
    Süzlärneñ gomumi sanı 3992
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2084
    38.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 22
    Süzlärneñ gomumi sanı 3971
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1889
    41.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    66.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 23
    Süzlärneñ gomumi sanı 3962
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2013
    38.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 24
    Süzlärneñ gomumi sanı 3936
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2002
    39.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 25
    Süzlärneñ gomumi sanı 3993
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1999
    39.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 26
    Süzlärneñ gomumi sanı 3885
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1886
    39.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 27
    Süzlärneñ gomumi sanı 3893
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2008
    37.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 28
    Süzlärneñ gomumi sanı 3966
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2025
    40.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 29
    Süzlärneñ gomumi sanı 3860
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1845
    40.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 30
    Süzlärneñ gomumi sanı 3979
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1871
    41.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 31
    Süzlärneñ gomumi sanı 3799
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1932
    39.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 32
    Süzlärneñ gomumi sanı 4013
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1934
    40.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 33
    Süzlärneñ gomumi sanı 3807
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1921
    38.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 34
    Süzlärneñ gomumi sanı 3946
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1950
    39.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 35
    Süzlärneñ gomumi sanı 4030
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2036
    39.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 36
    Süzlärneñ gomumi sanı 1577
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1015
    47.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    68.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.