Latin

Ак Чәчәкләр - 17

Süzlärneñ gomumi sanı 3966
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1920
38.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
53.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Кайчанга кадәр син мине «сез» дип үртәрсең икән? Ужасный человек. Между прочим, җизнинең дә холкы нәкъ синеке төсле казуистический. Апа да аңардан шуның өчен аерылды, — диде Илһамия, кинәт бөтенләй башка тонга күчеп, һәм үзе дә ничектер йомшарып китте. — Неужели аңламыйсың, аның белән бер өйдә тору миңа бик кыен. Бигрәк тә хәзер, апа булмагач. Дөрес, минем комнатам отдельный, совершенно изолированный. Ләкин кешеләрнең әллә ни уйлаулары бар.
Башка квартирага күчегез.
Ах, әйтүе генә ансат. Андый удобстволы квартираны миңа кем бирә?
Начаррагында торып торырга була, — диде Мансур. — Кешегә салынып яшәгәнче... Белмим тагы...
Юк, син мине бөтенләй кызганмыйсың. Син черствый кеше. Барлык хирурглар да кансыз була икән. Кеше суючылар!
Мансур урыныннан торды. Анда, хастаханәдә, Дилбәр ханым һаман түшәмгә карап ята торгандыр. Нәрсә турында уйлый икән бу минутта ул? Илһамиянең «кеше суючылар» дигән сүзе Мансурга бик каты тәэсир итте, ул тиз генә тәмәке кабызды.
Илһамия, пошынмас Мансурны үртәрлек сүз таба алуына эченнән сөенеп, дәвам итте:
Җизни әйтә, талашны шул Мансур гына оештырды, ди. Югыйсә, ди, ул юләр хатын операция өстәленнән торып китәргә батырчылык итмәс иде. Доцентның операция ясавын ул үзенә честь итеп санарга тиеш иде, ди.
Ә сез үзегез нишләр идегез? Шундый хәлгә очрасагыз? — дип сорады кинәт Мансур.
Мине чирләшкә дип әйтмәкче буласыңмы? — диде Илһамия, ике кулы белән йөзен каплап. — Ужас!
Йөзегезне капламагыз, туры карап җавап бирегез. Көчегез җитмиме? Ә Сәлимова шул сорауга туры җавап биргән. Шуның өчен сез дә, җизнәгез дә аны юләр дисез.
Илһамия бераз эндәшми торды, аннары әкрен генә:
Ул хатын сезгә ышанамы? — дип сорады.
Ул минем операция ясавымны үтенде.
Ә сез?
Мин — табиб, — диде Мансур, калганын аңлатып торуны кирәк санамыйча.
Илһамия, кинәт урыныннан сикереп торып, Мансур янына килде,
Мансур, үтенәм, ясама син аңа операция... Баш тарт... Авырган бул... Бүтән бер кеше ясасын. Кемнәрегез бар анда... Юматшамы, Ивашинмы, Кветкомы, Гранинамы... Ул чагында җизнигә... Син җизнине белмисең әле... Ул... не прощает.
Мансурның йөзе коточкыч үзгәрде. Сәлимованың: «Яңадан алдау булмасмы?» дигән сүзләре кылт итеп исенә төште. Чак «вон!» дип кычкырып җибәрмәде.
Илһамия! — диде Мансур тыелып. — Сез азрак уйлыйсызмы? Кеше гомере белән уйнарга кем сезгә хокук бирде?.. Сез моның нәтиҗәсен күз алдыгызга китерәсезме?.. — Илһамия дәшмәгәч, ачынып дәвам итте: — Сез үзегез дә табиб бит... Ничек сез... Бер уңайдан мине дә дуңгыз итмәкче буласызмы?
Илһамия куркып читкә тайпылды.
Мансур тагын тәмәке кабызды һәм Илһамиягә карамыйча гына:
Аягыгызга киегез, идән салкын, — диде.
Син мине куасың, — Илһамия кабаланып туфлиен кия башлады, ә туфлие үч иткән төсле аягына сыймый иде.
Шул чакта Гөлчәчәк йөгереп килеп керде дә, Фатихәттәйне күрмәгәч, кулындагы даруны Илһамиягә сузды: Мә, апа, аптырау даруы, эчегез.
Илһамия тузынып кайтып китте. Фатихәттәй Мансур янына кереп, сөенүен яшермичә:
Бу сандугач нигә болай бик тиз фырылдады әле? — дип сорады.
Мансур кулын гына селтәде. Тәмәкесен тартып бетереп азрак тынычлангач, олы якка чыгып, анатомия атласы белән операция кулланмасын шкафтан алды да, үз бүлмәсенә кереп, укырга утырды. Операция — һөҗүм. Хәтерне яңартып алу һичкайчан зыян итми, дигәннәр атаклы хирурглар.
Мансур шактый озак утырды. Өйдәгеләр күптән инде йоклыйлар. Ниһаять, Мансур да китабын япты, аяк очларына гына басып, юыну бүлмәсенә чыкты. Әйбәтләп юынды, аннары йокларга ятты. Мендәргә башын куюы булды, күзләре йомылды. Иртәнге сәгать сигезгә кадәр уянмыйча, төш күрмичә йоклады. Ә иртән, бик яхшы ял итеп, күтәренке күңел белән торды, физкультура ясады, тамагын әйбәтләп ныгытты. Аннары хастаханәгә китте. Сәгать унда ул инде резин перчаткалар кигән кулларын терсәктән бөккән, авызына маска бәйләгән килеш бер минут кичекмичә операция өстәле янына килеп басты. Сәлимова бик тыныч ята иде. Мансур исәнләшкәч, ул, елмаерга иткән булып, башын кагып алды.
Операция өстәле турысында күләгә төшерми торган лампа кабынды. Аның йомшак ак яктысында бәләкәй генә тимер кыскычлар белән авыруның тиресенә беркетелгән ак җәймәләр арасында йод сөрткән тән күренә.
Мансур бер генә секундка башын күтәреп, барысы да урыннарындамы дигәндәй, иптәшләренә карап алды. Каршы якта аңа булышучы ассистенты — Татьяна Степановна Гранина, янәшәсендә хирургларның уң куллары— операция сестрасы Наталья Владимировна, авыруның баш очында терапевт, аппаратлар янында янә бер табиб. Барысы да Мансурга текәлгәннәр. Мансур аларга баш кагып алды, бу аның башлыйбыз дигән боерыгы иде...
Тып-тын, тик йокыга киткән авыруның тигез сулышы ишетелә дә өстәлчеккә куелган кораллар чыңы яңгырап ала. Күрше бүлмәдә электростерилизатор әкрен генә гөжли. Ә операция бүлмәсе ишеге башында хастаханәдәгы иң киеренке минутларны белдереп кызыл уф яна: «Тавышланмагыз, операция бара».
(роман)
4
Әле күптән түгел генә шушы иркен кабинетта мин-минлеге кимсетелүдән ярсып күкрәген һәм аннары, моңарчы һәр сүзенә баш иеп, ләббәйкә дип кенә торган сотрудникларның үзенә каршы әйтергә батырчылык итү кебек дорфалыкларыннан шаккатып аптырап калган, дөресрәге, куркып чигенгән Фазылҗан Яңгура бүген, шул ук кабинетта, арыслан тоткан сунарчы кебек, тантана итә иде. Бу минутта аның кыяфәте генә ни тора! Ул шатлыгыннан хәтта урынында тора алмый, кулларын уа һәм бары тик акылы моны, дәрәҗәгә лаек түгел, дип кисәткәч кенә, арлы-бирле йөрүдән, кул уудан туктый, кесәсеннән яулык чыгарып, кулларын сөрткән була, аннары, яңадан онытылып китеп, тагын шул ук хәрәкәтләрен кабатлый, тагын аңына килеп, кулъяулыгын ала иде.
— Я, нәрсә килеп чыкты? — дип сорады ул, үзе ике кулын җәеп җибәреп иңбашларын җыерды. Аннары кайсы утырып, кайсы басып торган сотрудникларыннан карашын тиз генә Самуил Абрамовичка күчерде. — Я, атакай, бәлки, сез әйтерсез? — Аның тавышында астыртын үч алу шатлыгы ташый иде. — Сез олы кеше, җаваплы кеше, сез шундый сак, һәрнәрсәнең артын-алдын уйлап эш итүче атакай, сез ничек моңа юл куйдыгыз, ә? Партия олыларның акылын яшьләрнең дәрте, энергиясе белән бәйләргә куша бит. Ә сез?.. Демагоглар коткысына бирелеп кырый сукмакка!.. Кая алып барды ул сукмак? — Ул болай да бөрешеп утырган Самуил Абрамовичның күбенә керердәй булып аңа таба муенын сузды. — Кеше үтердек! Кеше! Хурлык, оят, җинаять! Җавапсызлыкның аръягы... һәм шуны изге табиб исеме, аның ак бүреге, ак халаты белән капламакчы булабызмы, атакай? — Ул Самуил Абрамовичның үз сүзләре белән үзен яра иде. — Кайбер малай-шалайлар, шәхси кызыксынуларыннан чыгып, авырулар алдында, гыйльми җәмәгатьчелек алдында кафедра җитәкчесенең дәрәҗәсен, абруен җимермәкче булганнар иде. Куркуыннан коты очкан авыруны котыртып, аны операция өстәленнән торып китәргә мәҗбүр иттеләр. Сез моны ничек күрмәдегез, атакай? Аннары үзләре, ' җитәрлек компетенцияләре булмаган хәлдә, операция ясаган булып, авыруны вакытыннан элек теге дөньяга озаттылар. Сез анда да... әйе, мин бөтен җаваплылыкны өстенә алып әйтәм, — ул кулы белән күкрәгенә суккалап алды, — әгәр сез аларны бу ахмаклыктан тыйган булсагыз, фаҗига да булмас иде, хатын бүген дә яшәр иде, бер-ике айдан терелеп балалары янына кайтыр иде! Яшәр иде ул! Ә хәзер кара гүрдә, балалары ятим. Җавапсызлык!.. Татьяна Степановна, сезгә дә исем китә, — диде Яңгура Мансурга ассистентлык иткән хирургка. — Сез, аек акыллы, тәҗрибәле хирург, олы башыгыз белән ничек шул малайларның коткысына бирелдегез? Сез икеләтә җаваплы. Сез Таһировның кулыннан тотарга тиеш идегез!
Әйе, мондый фаҗигане берәү дә көтмәгән иде. Операция әйбәт кенә бара иде. Мансур аз гына да каушамыйча, икеләнмичә эшли иде. Аңа булышучылар да операциямен уңышлы очлануына шикләнмиләр иде. Кинәт авыруның бик тиз хәле китә, сулышы кысыла, кан басымы тешә башлады. Операцияне туктаттылар. Ашыгыч чаралар күрә башладылар, ләкин бернәрсә дә ярдәм итмәде. Сәлимова операция өстәлендә җан бирде... Шуңа күрә, Фазылҗан Яңгура хәзер ни әйтсә дә, аныкы дөрес иде, аңа берничек тә каршы килеп булмый иде. Аның болай гайрәт чәчүе, һичбер гаепсез Самуил Абрамовичны, Татьяна Степановнаны өркетергә тырышуы үтә ямьсез тәэсир калдырса да, Мансур авыз ачып каршы сүз әйтә алмады. Ул бары тик минут саен иңнәренә өелә барган авырлыкның биниһая басуын гына тойды. Ул гүя урындыгы-ние белән бергә таш идәнгә, җиргә сеңә бара иде. Ләкин ул моның белән килешергә ашыкмады.
— Мине теләсә нәрсә дип гаепләргә мөмкин, әмма җавапсыз караган дип гаепли алмыйсыз. Мин моңа җаваплы карадым...
Ул чагында Сәлимованың үлеменә кем гаепле? — дип Мансурны бүлдерде Яңгура.
Минем өстәлемдә булган хәл өчен мин генә гаепле. Самуил Абрамовичка, Татьяна Степановнага бәйләнмәгез.
Сезнең мондый катлаулы эшкә алынырга хакыгыз юк иде. Анда, төньякта, теләсә ничек киссәгез дә сүз әйтүче булмаган, күрәсең. Монда... Казан! Медицина үзәге. Мин дә сезне күреп җиткерә алмаганмын, сез күзгә төтен җибәрергә остарып кайткансыз. Хәзер үзегез дә күрәсездер, ассистент булып кала алмыйсыз. Гади хирург булып калдыру-калдырмау мәсьәләсен шулай ук уйларга кирәк булыр...
Яңгураның бу янаулары Мансурның вөҗдан газабы каршында бик кечкенә иде. Аның күз алдыннан Дилбәрнең кичке кояшның алсу нуры төшкән кайгылы сабыр йөзе китмәде. Ул Мансурга ышанды, ул гомерен аның кулына тапшырды, ә Мансур аның өметен аклый алмады... Монысы иң аянычы. Патологоанатом нәрсә генә әйтмәсен, ул хакыйкатьтән беркая да китеп булмаячак.
Киңәшмә әле бетмәгән булса да, Мансур кабинеттан чыкты, башын аска иеп коридор буйлап үтте, баскычтан төшә башлады. Туктады. Яңадан күз алдына кызыл нурга манчылган кайгылы сабыр йөз килеп басты. Дилбәр әкрен генә елмая, гүя нишләттегез инде мине, Мансур, дип әйтә иде кебек.
Киенеп урамга чыккач та, тышта караңгы булса да, шул хәсрәтле алсу йөз Мансурның күз алдыннан китмәде. Аңа эссе иде. Ул пальтосы якасын чиште, алан да сулыш алулары җиңеләймәде. «Юк, мин гаепле... Мин үз вөҗданым каршында — иң рәхимсез судья алдында җавап бирергә тиешмен... Бу судьяның хөкем карары иң шәфкатьсез булырга тиеш... Әйе, шулай, бары тик шулай гына...»
Мансур шулай уйлана-уйлана шашкан кеше төсле як-ягына карана-карана кайтты. Ниндидер витрина алдында туктады. Көзгедән аңа күзләре эчкә баткан таныш булмаган олы бер кеше карап тора иде. Бу кеше берәүгә дә кирәкми иде. Ул ялгыз иде.
Ялгызлык хисе элек тә Мансурны эзәрлекли иде. Хәзер бу хис түзә алмаслык әрнүгә әверелде. Кая барырга, кемгә күңелеңне бушатырга? Сөйлисе иде башта, ә аннары... Эх, булсын иде хәзер Илмира! Ул Мансурны аңлар иде. Тагын кем аңлар иде?
Бик ерактан, томан эченнән Гөлшәһидә шәүләсе калка. Ләкин ул ерактан гына карый, якын килми. Шулай да, әгәр ул хәзер Казанда булса, Мансур төн дип тормас иде, аның янына барыр... барысын да сөйләр иде... «Ә нәрсә сөйләр идем?» — дип, кинәт үз-үзеннән сорады ул һәм аптырап калды: сөйләр сүзе юк лабаса!
Фатихәттәй, Гөлчәчәк кайда? — дип сорады Мансур, өйгә килеп керүе белән, һәм каршына йөгереп чыккан кызын кочаклап аңа бик сәер итеп карап тора башлады. Аның кыяфәте кеше куркытырлык иде. Фатихәттәйнең йөрәге жу итеп китте. Ул «чү, акылыңа кил!» дип кычкырам дигәндә, ишек шакыдылар. Аннары бик борчылган Татьяна Степановна килеп керде. Кырыкка да җитмәгән бу ябык хатын хәзер алтмыш яшьлек карчык кебек карый. Соры күзләре зур булып ачылган, сары чәче эшләпәсе астыннан тузгып чыккан.
Мансур Закирович, сез өйдә икәнсез! — диде гүя үз күзләренә ышанмыйча. — Сез шундый хәлдә чыгып киттегез...
Мансур кинәт артына борылды да йөзе белән ишеккә капланды.
Берни әйтмәгез, Татьяна Степановна, Берни! Мин...
Ир булыгыз, Мансур Закирович. Коелып төшәргә безнең хакыбыз юк. — Ул Мансурның кулыннан бүреген алып чөйгә элде. — Өс киемегезне салыгыз.
Бу кичтә Татьяна Степановна Таһировларда бик озак утырды. Ул әледән-әле бер фикерне кабатлады:
Көрәшергә кирәк, Мансур, чигенү... хурлык.
Үгетләмәгез, мин барыбер үз-үземне гафу итәсем юк, Татьяна Степановна. Ул миңа ышанды, ә мин...
Мансур, күзләрен чытырдатып йомып, ыңгырашып куйды.
Картларга Татьяна Степановна вакыйганы күп мәртәбәләр йомшартып сөйләп бирде. Үлем-бетем бу гаилә өчен көн саен диярлек ишетелеп торганга, берсен дә ул хәтле тетрәтмәде. Бары тик Әбүзәр абзый гына операция өстәлендә авыруның үлеп калуы хирург өчен никадәр авыр булуын аңлый иде.
Фатихәттәй, чәй өлгертеп, барысын да олы якка чакырды. Мансурның да, Татьяна Степановнаның да тамагыннан аш үтмәде. Татьяна Степановна, үз-үзен көчләп булса да, бер стакан чәй эчте, ә Мансур бары тик балкашыгы белән чәен генә болгатып утырды, ләкин ул стаканын күрә идеме икән...
Татьяна Степановна кайтыр алдыннан озата чыккан Әбүзәр абзыйга ни өчен борчылганлыгын әйтте, күз-колак булуны үтенде. Шуннан соң Әбүзәр абзый Мансурны кабинетына дәшеп алды да, аның белән диванга янәшә утырып, уң кулын егетнең иңбашына салды. Шулай алар икесе дә байтак вакыт эндәшмичә каядыр еракка карап утырдылар.
Кыен безнең эш, — диде Әбүзәр абзый бераздан, — юлыбыз такыр түгел, чәчәкләр сибелмәгән. Сөенүдән күбрәк көенүе, һәр көн шул хәл, һәр көн упкын кырыеннан барабыз, һәр көн тауга менәргә туры килә... Бу, Мансур, минем сүзләр түгел, моны гомерләрен медицинага багышлаган бик күп галимнәр әйткәннәр. Ләкин бу юлга безне берәү дә көчләп бастырмады. Без аны үзебез сайлап алдык. Чигенү дә, читкә китү дә юк безгә. Чылбырлап куелганга түгел, намусыбыз кушмаганга...
Болар, дәү әти, билгеле хакыйкать... Студент чакта ук ишеткән идек.
Студент чакта ишетәбез генә, ә соңыннан йөрәктән кичерәбез. Аерма җир белән күк... Ләкин боларны мин, Мансур, сиңа түгел, үземә сөйлим.
Мансур гаҗәпләнеп аңа карады.
Әйе, әйе, ялгыш әйтмәдем. Минем яшемә җиткәч, син дә шулай бер сөйләрсең әле. — Әбүзәр абзый башын иеп аз гына уйланып утырды. — Мин мондый хәлләрне, Мансур, сиңа караганда мең тапкыр күбрәк кичердем. Ләкин кичереп бетергәнем юк. — Ул Әнисә Чибәркәева турында әрнеп сөйләде дә дәвам итте: —Бу безнең гомер буе сузыла торган газабыбыз. Гомер буе без аны сыгылмыйча күтәреп барырга тиешбез. Кыенлыклар алдында табибның каушап калуы, сыгылып төшүе — җинаять ул. Гафу ителми торган авыр җинаять.
Алар аталы-уллы бу кичтә бик озак утырдылар, Аннары Мансур урыныннан торды.
Рәхмәт, дәү әти.
Миңа Мансур, рәхмәт әйтер урын юк. Ләкин Татьяна Степановнага син баш ияргә тиеш.
Ул ни әйтте? — дип сорады Мансур агарынып.
Без — табиблар, Мансур. Үзара, үзең беләсең, ачык сөйләшәбез.
Бу тәндә профессор күзен йоммады. Аның ашыгыч эше юк иде, ул Мансурны саклады, әллә ничә тапкыр аның ишеге төбенә барып тыңлап торды. Тик Мансурның йоклаган тавышын ишеткәч кенә, ул урынына барып ятты. Бу вакытта сәгать инде иртәнге алтыны суга иде.
Сәлимова үлгәннең икенче көнендә үлемнең сәбәбен тикшерү буенча клинико-патолого-анатомик конференция булды. Барлык табиблар җыелды. Эчке тетрәү, газаплы төн Мансурны танымаслык итеп үзгәрткән иде. Ул кечкенә ак сакаллы, йомры гәүдәле патологоанатомның сүзләрен хөкем карарын тыңлаган шикелле тыңлады. Патолог операциянең барлык кагыйдәләрне саклап ясалуын, үлемнең хирург гаебе аркасында түгел, бәлки йөрәк параличы сәбәпле булуын әйтте.
Ләкин гаҗәп: бу нәтиҗә Мансурның хәлен аз гына да җиңеләйтмәде. Ул бары тик, Татьяна Степановна алдына барып, аңа баш иде һәм борылып китеп барды.
Көннәр бер-бер артлы үтә торды. Мансур эшкә йөрде, авыруларны карады, ләкин һәр эшне нурлы, мәгънәле итә торган эчке дәрт аның күңелендә сүнгән, яки сүнәр дәрәҗәгә җиткән иде. Яңгураның басымы аркасында, аңа яңа операция бирмәделәр, ул үзе дә моны дауламады, чөнки бер нәрсәгә дә кулы бармады. Аны, әйтерсең, алмаштырдылар, ул аска карап, канатларын салындырып йөрде. Татьяна Степановна гына түгел, бүтән иптәшләре дә аңа әйткәләп карадылар, синең гаебең юк бит, патологоанатомнан соң сине беркем дә гаепләргә базмаячак, диделәр. Мансур аларга каршы берни әйтмәде, һаман шулай сүлпән йөрүендә булды.
Ниһаять, беркөнне Самуил Абрамович аны кабинетына чакырып алды. Ул аңа урындык тәкъдим итмәде, үзе урыныннан торып аның алдына килде. Буйга Мансурдан кечерәгрәк булганга, пеләш башын кыйшайта төшеп астан өскә карап, ачуланмыйча, дусларча гына итеп:
Атакаем, җитәр, — диде. — Мин сезне аңлыйм. Үземнең баштан кичкән нәрсәләр. Табиблардан вөҗдан җәзасын татымаган кешеләр аздыр. Инде эшкә керешергә вакыт. Хирургның озак вакыт хискә бирелеп йөрергә хакы юк. Нервлары йомшарган хирург хирург булудан туктый. Иртәгә рәхим итеп, операциягә керешегез.
Булмый, — диде Мансур, әкрен генә.
Бул! — диде Самуил Абрамович, аңа сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмичә, һәм үз сүзенең катгыйлыгын белдертергә теләгәндәй, бармак буыннары белән өстәлгә сугып алды. — Бүген вакыт бар әле, авырулар белән таныша торыгыз...
Кичен Мансур өйгә лаякыл исереп кайтты.
Таһировлар семьясында мондый көннәрдә түгел, бәйрәмнәрдә дә кызыл аракыдан башка эчемлек булмый торган иде. Бу гаилә өчен өйгә дөм исереп кайту гомердә булмаган, башка сыймый торган бер хәл иде.
Ул арада Мансур ава-түнә кухняга чыкты, нәрсәдер аударды, нәрсәнедер төшереп ватты.
И дошман! Бөтен әйберебезне кыра инде, — диде Фатихәттәй.
Әбүзәр абзый кухняга чыга башлагач, Мәдинә ханым аны кулына ябышып туктатты:
Зинһар, туганый, исерек күзенә күренә күрмә, сугар да үтерер.
Фатихәттәй булып Фатихәттәй дә шүрләде. Инде тавыш кубара, сугыша гына күрмәсен дип, өчесе дә, ишек төбенә җыелып, ярыктан карап тора башладылар.
Мансур, башын кран астына куйган, салкын су агыза иде. Аннары сынын турайтты, Фатихәттәйнең савыт-саба сөртә торган сөлгесен алып, юеш чәч, юеш бит, суга чыланып беткән күлмәк белән караватына килеп утырды. Аннары кинәт кычкырып көләргә тотынды.
Әллә инде Мансурның көлүеннән батыраеп, әллә тәвәккәлләп, Фатихәттәй кухняга керде. Сөт савыты ватыкларын һәм идәнгә җәелгән сөтне күргәч, ярсып китте:
Әй дошман! Нинди затлы сөт савытымны харап иткәнсең. Хәзер үз башыңны сугып ватам!
Ә Мансур һаман тыела алмыйча көлә иде.
Котны алып, Ватан бакчасындагы аюлар кебек акырма әле, — дип ачуланды, тәмам батырайган Фатихәттәй. — Исерек җанвар! Гөлчәчәгемне куркытырсың,
Кайда ул, кайда? — дип, Мансур урыныннан торды. — Фатихәттәй, Гөлчәчәк кайда? Миңа Гөлчәчәк кирәк. Ул минем бердәнберем. Мин аның өчен генә дөньяда яшим. Гөлчәчәк, кайда син? — Ул, чалыш-чолыш атлап, бала йоклый торган бүлмәгә таба бара башлады.
Фатихәттәй аның юлына аркылы төште.
Кит, дошман, кит. Бала янына кертәмме соң! — Ул Мансурның күкрәгеннән этте. — Яхшылыкта кит моннан!
Мансур күзләрен мөлтәйтеп аңа бераз карап торды да, артка чигеп, караватка утырды, тагын юеш башын сөртә башлады. Фатихәттәй аның кулыннан савыт-саба тастымалын тартын алып чиста сөлге ташлады:
Эчкәнсең икән, буеңа сеңдер, ахмак. Фатихәттәй, мин исерек? Эчми исердем мин... Нишләргә белмәгәнгә. Кызганам мин аны... Ул миңа ышанды... Әнә ул, Фатихәттәй, әнә! Йөзенә кичке шәфәкъ нуры төшкән. Әнә иреннәре кыймылдый, ул миңа нәрсәдер әйтмәкче... Ух! — Мансур мендәренә капланды да бик озак ыңгырашып ятты.
Әй балакай, балакай! — диде Фатихәттәй, аны кызганып, — Синең гаебеңмени... Әҗәле җиткән булгандыр... Язмыштан узмыш юк.
Иртән Мансур башының котырып авыртуына уянды. Аякка баскач, чайкалып китеп егыла язды. Эшнең җаен белүчеләр махмырдан соң баш төзәтәләр. Мансур аптечкадан ниндидер дару алып капты. Аннары яхшылап юынды, өстәл янына утырды, ике стакан бик кайнар куе чәй эчте.
Нигә ашамыйсың? — дип сорады Фатихәттәй, коры гына.
Ашыйсы килми, — диде Мансур. Соңгы вакытта болай да аның борыны гына утырып калган иде. — Фатихәттәй, — диде ул оялып кына, — кичә мин... бик әшәке кыланмадыммы?
Сорап торган буласың, юньсез баш. Лаякыл кайтудан да әшәке эш бармы. Икенче шулай кайтсаң, өйгә дә кертмим. Милиция чакырам да туп-туры трезвилкага озаттырам. Аннары адәм мәсхәрәсе итеп, Бауман почмагына сурәтеңне ясап куярлар. Нинди затлы сөт савытымны ваттым.
Дәү әтиләрне бик борчымадыммы?
Юк, алар син баеп кайткач шатландылар гына, — диде Фатихәттәй мыскыллап.
Мансур шыпырт кына эшкә китеп барды, ләкин операция ясамады, ул бары тик Самуил Абрамовичка кулларын гына күрсәтте, — куллары калтырый иде аның.
Карт пеләш башын бик озак селкеп торды да:
Әйбәт түгел бу, бөтенләй әйбәт түгел! — диде.
Эштән Мансур юри соңга калып кайтты. Ул Мәдинә апа белән Әбүзәр абзыйның күзләренә күренергә ояла иде. Ләкин вакыт соң булса да, дәү әтисе йокламый иде әле. Мансур чәй эчеп бетерүгә, ул аны кабинетына чакырды.
Кайгыны аракы белән юып булуын мин аңламыйм, Мансур, — диде профессор, — рюмкада кешеләр диңгездәгедән күбрәк баталар. Ташла син бу эшеңне.
Әбүзәр абзый урыныннан торды, бераз йөренеп алды.
Мин менә һаман уйлап йөрим... Сәлимованың үлеме бик гыйбрәтле. Син бу кинәт булган параличның фаразан сәбәпләре турында уйламадыңмы?
Бу, дәү әти, гаепне үз өстеңнән шудырырга юл эзләү булыр иде.
Сине берәү дә ул юлга этәрми. Әмма сорау туган икән, аңа җавап табарга кирәк.
Мансур авыз ачарга өлгермәде, Фатихәттәй кереп, коры гына тавыш белән:
Сандугач... телефонга, — диде.
Өйдә юк, чыгып киткән дип әйт, — диде Мансур.
Әбәү, ник мине ялганчы итәсең. Бар, үзең ялганла. Минем үз гөнаһым да җитәрлек.
Мансур урыныннан торды, алгы бүлмәгә чыкты һәм сөйләшмичә трубканы куйды,

5
Берничә көн үткәннән соң, Самуил Абрамович бик үтенеп һәм зинһарлап профессор Таһировны үз клиникасына консилиумга чакырды. Әбүзәр абзыйның эше бик тыгыз булса да, чакырган җиргә бармый калырга вөҗданы кушмады. Гадәтенчә ул: «Авыру кем?» — дип сорамады. Кем генә булмасын, консилиум аның язмышын хәл итә. Профессор өчен иң элек шул ягы мөһим иде.
Көндезге уникеләрдә ул инде клиникада иде. Аңардан кала тагын Казанның биш-алты атаклы медицина белгече — профессорлар чакырылган иде. Алар, зур укымышлылар арасында гына була торганча, бер-берсенә тирән хөрмәт күрсәтешеп күрештеләр, хәл-әхвәл сораштылар, яңалыкларын уртаклаштылар.
Яңгура иң актыктан килеп керде, һәммәсе белән бик нәзакәтле итеп күрешеп чыкты, борчулары өчен гафу үтенде, күңелле генә итеп бер анекдот сөйләп алды. Аннары яңадан барысына да берьюлы баш иеп:
— Хөрмәтле коллегалар, бәлки эшкә керешергә рөхсәт итәрсез? — дип сорады. Кыска гына итеп авыруның тарихы, кем булуы, ни өчен консилиум җыярга карар итүләре турында сөйләп бирде. Шунда ук рентген снимокларын, анализларны күрсәтте.
Тышкы яктан һаман шул бер Яңгура — үз-үзенә нык ышанган, башкалар алдында дәрәҗәсен, абруен тота белгән, профессорлар белән бер тактада басып торган кыю, җитез Яңгура иде. Ләкин эчтә аның бөтен пружиналары боргычланган һәм, шуны башкаларга сиздермәс өчен, һәрвакыт я ясалма елмаерга, я шаян тонга күчәргә, я тагын бүтәнчә йонын-төсен алмаштырырга мәҗбүр иде. Карт патологоанатом аның карталарын бик нык бутап ташлады. Аның Мансурны аклавы бер үк вакытта коллегалары алдында Яңгураны гаепләве булып яңгырады. Яңгура юләр дә, сукыр да түгел иде. Ул моны ачык күрде. Хәзер аңа ничек тә булса судан коры чыгарга, шул ук вакытта үзенең дәрәҗәсен төшермәскә, исеменә, абруена кимчелек китермәскә кирәк иде. Шунлыктан Яңгура хәзер чак кына тәвәккәллек сораган эштән дә читкә китүне хәерлерәк күрде. Ләкин моны шулай эшләргә кирәк, бу куркаклык яки качу булып килеп чыкмасын.
Ул үзе консилиумга куеласы авыруга операция кирәклеген, бу операциянең шактый катлаулы, тәвәккәл булуын аңлый иде. Әмма операциянең уңышлы чыгуына өмет чамалы, авыру бетеренгән, чире озакка сузылган, вакыт ычкындырылган. Шуның өстенә бу авыру Сәлимова яки аннан алда үлгән Шадрин гына түгел, республиканың зур белгече. Совмин председателе үзе ике тапкыр шалтыратып бөтен чараларны күрегез дип үтенде. Аннары тагын кайдандыр шалтыратканнар: «Бу кешебезнең академик Ландау, аның өчен башыгыз белән җавап бирәсез», — дигәннәр. Өлкә комитетыннан Яңгураның үзе белән сөйләштеләр. Шуңа күрә консилиумның Яңгура фикерен кире кагуы бик кирәк иде. Яңгура, янәсе, йөрәге сыкрап булса да дигәндәй, авторитетлар теләгенә буйсыначак, аннары ни булса да шул булсын, бу Казан Ландауы үләме-каламы, анысы Яңгура өчен мөһим түгел.
Авыруны карагач, нәкъ Яңгура көткәнчә, фикерләр икегә бүленде. Күпчелек Яңгурага каршы иде, Яңгура мин мондый зур авторитетларның сүзенә колак салмыйча булдыра алмыйм дип әйтә башлаган гына иде, профессор Таһиров аны бүлдереп:
— Фазылҗан Җангирович, авторитетлар артына алай тиз посмагыз әле, — диде. — Бу һәрвакытта да ышанычлы калкан була алмый. Монда терапия бернәрсә дә бирмәячәк. Монда иң радикаль чаралар кирәк һәм аларны мөмкин кадәр тизрәк кулланырга кирәк. Мин тулысы белән Павел Дмитрович ягында, — ул нык-таза гәүдәле, чал сакаллы хирургка карап алды.
Яңгураның өстенә кайнар су койгандай булдылар. Ул Таһировның бөтен эшне бозуын аңлады. «Терапевт башы белән...»
Соңыннан бүтәннәр кайтып китеп, кабинетта икәү генә калгач, Яңгура Таһировка болай диде:
— Рәхмәт сезгә, Әбүзәр Гиреевич. Коллегалар алдында сез мине күтәрдегез дә, канатландырдыгыз да.
Аңламыйм, — диде һәртөрле хәйләләрдән ерак торган Әбүзәр абзый. — Сездә бераз артистлык бар, уйныйсыз.
Яңгура көлеп җибәрде дә ике кулын җәйде.
Сез бигрәк мактыйсыз, Әбүзәр Гиреевич, — һәм шунда ук көрсенеп тә куйды. — Юк, тормыш алай уйнарга ирек бирми әле. Артыннан йөз эт куып килгән чакта бүре бүре булудан туктый диләрме әле?
Ауга йөри башладыгызмыни? — дип көлемсерәде Әбүзәр абзый.
Яңгура бераз фикер җыеп утырды, торып йөренеп алды:
Әбүзәр Гиреевич, без бик дипломатичный сөйләшәбез түгелме? Миңа калса, сез миңа бик нык ачуланган булырга тиеш.
Ни өчен?
Ничек инде ни өчен? — дип кайтарып сорады Яңгура. — Бөтен Казан шаулый, ә сез ни өчен... Сезгә килешми болай белмәмешкә салыну, Әбүзәр Гиреевич. Турысын әйткәндә, бу күңелсез хәл миңа ошамый. Нокта куярга кирәк.
Шулай да сез ачыграк әйтегез инде. Мин карт кеше, кайбер нәрсәләрне онытуым мөмкин. Сезнең белән, тәнкыйтьчеләр әйтмешли, конфликтка кергәнем юк шикелле.
Һемм, — диде Яңгура, иренен тешләп. — Сүз сезнең турыда бармый. Мин үзем дә андый ахмаклыкны эшләмәс идем, сезнең акыл да ана юл куймас иде. Бу яшьләр эше... Мәгънәсез бер очрак аркасында, алар минем яхшы исемемә шактый ямьсез күләгә төшерделәр. Миңа ышанмый башладылар. Күрдегезме, Самуил Абрамович нинди консилиум җыйган, — диде Яңгура, башына кинәт килгән бер уйга ябышып. — Элек мондый гына авыруга консилиум җыеп та тормыйдыр идек. Диагнозы көн кебек ачык.
Әгәр кеше гомерен саклап калу турында киңәш бара икән, моңа нигә хәтерегез кала, Фазылҗан? Кызганычка каршы, без кайчак, үз-үзебезгә артык ышанып, киңәшмичә эш итеп ташлыйбыз. Анысы менә эчне пошыра.
Гомумән алганда, әлбәттә, киңәшергә кирәк. Ләкин безнең шартларда бу һәр даим мөмкин түгел бит.
Менә без бүген сезнең ярты көнегезне алдык. Әгәр иртәгә дә, берсекөнгә дә шулай эшли башласак, сез үзегез үк моңа юл куймаячаксыз, чөнки сезнең үзегезнең төп эшегез бар. Башкаларның да шулай. Монысы мәсьәләнең бер ягы гына. Икенче ягы, минемчә, иң мөһиме: консилиумнарны еш җыю белән без табибларны үзалларына фикер йөртүдән, мөстәкыйль карар кабул итүдән, инициатива күрсәтүдән биздерәбез. Шулай түгелме? Алар шәхси җаваплылыкны онытачаклар, әйткәнне генә эшләргә өйрәнәчәкләр. Бу инде гариплек, медицинаны торгынлыкка илтү. Сезгә сер түгел бит, безнең яшь белгечләребезнең сыйфат дәрәҗәсе соңгы унбиш-егерме елда бик йомшарды. Мин хәтта әйтер идем: табибларны без вакландырдык. Күбрәк сан артыннан куабыз.
Сез хаклы, — диде профессор, — ләкин өлешчә генә... Туктагыз, әйтеп бетерим. Мин бит сезне бүлдермәдем. Сез кадрлар тәрбияләү кебек мактаулы эшне теге яки бу шәхеснең гомере белән санашмау исәбенә, икенче төрле әйткәндә, берсе өчен икенчесен корбан итү исәбенә башкармакчы буласыз бугай... Әйе, әйе, Фазылҗан, сезнең сүзләрнең кабыгын ватсаң, нәкъ шул килеп чыга.
Кызганыч, әгәр мине шулай аңлаган булсагыз, бик кызганыч, Әбүзәр Гиреевич. Күрәм, сез дә миннән шикләнә башлагансыз.
Монысы инде үзе бөтенләй мәгънәсез шик. Мин бу турыда сезнең белән сөйләшергә дә теләмим. Бигайбә. Ә менә операцияне сузмаска кирәк, Фазылҗан. Хәзер көннәр түгел, сәгатьләр хәл итә. Хушыгыз.
Яңгура аны тышкы ишеккә кадәр озата чыкты. Профессор киенгән чагында, ул аңардан Чалдаевка биргән хезмәтенең язмышы турында сорады.
Әле кайтармадымыни? — дип гаҗәпләнде профессор. Иртәгә үк белешергә вәгъдә бирде.
Берничә көннән соң Яңгураны Тютеев янына чакырдылар. Тютеевны аның бер-ике атна күргәне юк иде. Әллә инде шешенгән, әллә тазара төшкән. Йөзе кирпеч кебек кызыл, әйтерсең, яңа гына мунчадан чыккан. Әллә гипертония үзендә.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Ак Чәчәкләр - 18
  • Büleklär
  • Ак Чәчәкләр - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 4006
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2056
    39.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 3972
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1985
    38.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 3833
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1903
    39.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 3943
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2048
    37.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 3734
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1874
    38.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 3621
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1902
    39.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 3928
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1960
    37.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 3862
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1951
    40.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 3975
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1968
    40.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 3874
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1850
    41.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    66.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 3831
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1901
    40.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 12
    Süzlärneñ gomumi sanı 4099
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2012
    39.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 13
    Süzlärneñ gomumi sanı 3981
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1981
    39.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 14
    Süzlärneñ gomumi sanı 4089
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2055
    38.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 15
    Süzlärneñ gomumi sanı 3987
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2099
    38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 16
    Süzlärneñ gomumi sanı 3867
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1861
    38.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 17
    Süzlärneñ gomumi sanı 3966
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1920
    38.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 18
    Süzlärneñ gomumi sanı 3955
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2016
    38.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 19
    Süzlärneñ gomumi sanı 4035
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2013
    38.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 20
    Süzlärneñ gomumi sanı 3983
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2009
    39.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 21
    Süzlärneñ gomumi sanı 3992
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2084
    38.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 22
    Süzlärneñ gomumi sanı 3971
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1889
    41.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    66.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 23
    Süzlärneñ gomumi sanı 3962
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2013
    38.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 24
    Süzlärneñ gomumi sanı 3936
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2002
    39.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 25
    Süzlärneñ gomumi sanı 3993
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1999
    39.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 26
    Süzlärneñ gomumi sanı 3885
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1886
    39.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 27
    Süzlärneñ gomumi sanı 3893
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2008
    37.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 28
    Süzlärneñ gomumi sanı 3966
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2025
    40.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 29
    Süzlärneñ gomumi sanı 3860
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1845
    40.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 30
    Süzlärneñ gomumi sanı 3979
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1871
    41.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 31
    Süzlärneñ gomumi sanı 3799
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1932
    39.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 32
    Süzlärneñ gomumi sanı 4013
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1934
    40.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 33
    Süzlärneñ gomumi sanı 3807
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1921
    38.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 34
    Süzlärneñ gomumi sanı 3946
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1950
    39.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 35
    Süzlärneñ gomumi sanı 4030
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2036
    39.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 36
    Süzlärneñ gomumi sanı 1577
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1015
    47.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    68.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.