Latin

Ак Чәчәкләр - 15

Süzlärneñ gomumi sanı 3987
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2099
38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
62.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Диләфрүз, кичке мединститутта укыганга, көндез генә эшли. Башка палата сестралары алмашлап эшлиләр, бер көн эшлиләр дә аннары ике-өч тәүлек бөтенләй күренмиләр. Алардан иң истә калганнары кара бөрлегән төсле кап-кара күзле, бик яшь, бик беркатлы Лена, «Саратау бикәсе» дигән кушаматлы, сары чәчле, таза беләкле көләч Люся, аз сүзле кырысрак табигатьле Татьяна Аркадьевна. Ул фронтовичка, без аның белән фронтта бер тирәдәрәк хезмәт иткәнбез. Бер тапкыр, безнең сугышчылар чигенә башлагач, Татьяна аларны, туктатып, атакага алып барган дип ишеттем. Әмма үзе бу турыда бер дә сөйләмәде. «Оныттым инде», ди иде ул, мин сорагач. Аның каравы, табибларның кушканын Татьяна Аркадьевнадан да төгәл үтәүче бүтән сестра бар идеме икән.
Люся бөтенләй башка. Башыңнан да сыйпар, елмаер да, җырлап та җибәрер. Ул Саратовта туган. Сугыш елларында әнисе белән Татарстанга эвакуация белән килгәннәр, Котлы Бөкәш дигән авылда торганнар. Ул чакта Люсяга дүрт яшь булган. Ул татарча сөйләшергә, җырларга өйрәнгән. Хәзер дә кемнең булса башыннан сыйпап:
— Малай матур, күлмәк кыска, корсак зур, — дип такмаклап куя яки берәрсенең колагына иелеп, әкрен генә: «Алма пешкән, өзелеп төшкән...» дип җырлап җибәрә. Николай Максимович кочаклый башласа, Люся кулына урындык ала да, аның аякларын алга каратып, «Якын килмә, сөзәм!» — ди.
Сестралардан тагын Әния исемле бер татар кызы бар. Ул хатын-кызлар бүлегендә эшли. Безнең бүлеккә каты авыру янында дежур итәргә кирәк чакта гына килә. Миңа аның исеме бик ошый. Холкына куйган да каплаган инде: әни шикелле ягымлы һәм шәфкатьле. Тазарак гәүдәле, калку күкрәкле, аз гына калынрак иренле бу кызга бүтән бер исем дә ятмас иде шикелле. Ул баш очында утырганда, иң көйсез авырулар да ыңгырашмыйлар...
Минем бу язмаларым төрле вакытта, кәефем төрле чакта языла. Нихәтле генә бирешмәскә, күрсәтмәскә, сиздермәскә тырышсак та, без, барыннан да элек, авыру кеше, шунлыктан хәлебез көзге көн кебек: бер аяза, бер болытлый. Аязса, көләбез, сөйләшәбез, бер-беребезне шаяртабыз; болытласа, стенага карап эндәшми ятабыз. Йөрәк турысы кыза, йөрәк гүя урынын тарсына, кузгала, тынычсызланып боргаланырга маташа. Миңа калса, минем йөрәгем йомшак ит кисәге түгел, ә буынтыклы каты йодрык. Кузгалган чакларында мин аның сөякчел буын башларын бик ачык сизәм, алар күкрәкне бик каты авырттыралар. Ләкин эндәшмим, түзәм. Ә Николай Максимович төнге тынлыкка чумган хастаханәнең иң ерак почмакларына да ишетелерлек итеп:
— О-о-о-хо! — дип кычкырып көрсенеп куя да үзалдына сөйләнә башлый: — йөрәк сызлый, пульс тибә дә туктый, тибә дә туктый. Бер, ике өч... — дип, бер кулы белән икенчесен тотып тамыр тибешен кычкырып саный: — дүрт, биш... Туктады, югалды... тагын тибә,... алты... җиде... сигез, ту... туктады, валлаһи туктады...
Николай Максимович, җитте инде...
Андрюша, син йокламыйсыңмы? Минем башыма шундый уй килде әле хәзер генә, — ди артист, тыңлаучы табылуга шатланып. — Менә булсын иде янымда карчыгым. Иркәләр идем мин аны бер туйганчы, аннары бакчага алып чыгып, кара карлыган вареньесы белән чәй эчертер идем. Югыйсә тормыш тройкадай җилдереп үтеп китте, сәхнәдә хәтсез кеше хатыннарын иркәләдем, назладым, алларына тезләндем, ә үз хатыныма бер җылы сүз әйтергә вакыт таба алмадым... Эх, эч поша, Андрюша! Нишләргә инде? Әллә концерт бирергәме икән? Әй, Люсенька, кер әле безнең янга, — дип, ул узып барган сестраны чакырып ала. Кыз кергәч, аңа карап: — Люсенька, «Во поле березонька стояла» ны җырлый беләсеңме? Әйдә икәү җырлыйбыз, — ди һәм шунда ук җырлап та җибәрә.
Сестра курыккандай тирә-ягына каранып ала, бармагын иреннәренә куя һәм пышылдап кына:
Николай Максимович, нишләвегез бу?! — ди. — Авыруларны уятасыз ич.
Артист җырын ярты юлда бүлеп шулай ук әкрен тавыш белән:
Эх, Люсенька, кадерлем, — дип көрсенә. — Эч поша бит. Синең киң кырлы, ал тасмалы эшләпәң бармы? Ак күлмәккә ал тасмалы эшләпә бик килешә. Икәү урманга барып ак каен төбенә утырыр идек. Мин сиңа җырлар җырлар идем...
Николай Максимович, сезгә бүген ике доза магнезия, — ди сестра, палатадан чыгышлый.
Артист озак кына эндәшми ята.
Шулай да, уколлары, магнезияләре булса да, тормыш яхшы, Андрюша, — ди.
Клизмасы булса дамы? — дип чәнчеп сорыйм мин.
Син әле дөньяда бармыни, Хәйдәр? Тавышың-тының чыкмагач, әллә ычкындыңмы дип уйлаган идем, — ди артист шунда ук.
Баштарак атаклы артистның сүзләрен тыңлау бик күңелле иде, әлбәттә. Без хәтта үзебез аның ни дә булса сөйләвен үтенә идек. Ләкин гелән-гелән ак күмәч белән майлы ботка да туйдыра дигәндәй, тора-бара Николай Максимовичның такылдаулары безне туйдыра башлады. Бүген иртәдән бирле авыртынам, палатада суларга һава калмаган кебек, ә Николай Максимович беренче гильдия купецы Барановның Тула каберстанында зират ителгән... сыңар кулы турында Ханзафаровка такылдый. Минем һич тә тыңлыйсым килми, ләкин кая качасың? Караватка кадаклангансың икән, ихтыярсыз тыңларга мәҗбүрсең. Ниндидер җәнҗал вакытында әлеге купецның кулын сындырганнар. Докторлар аны кисеп ташлаган. Күзгә төтен җибәрергә яраткан сәүдәгәр абзагыз поплар чакыртып, тәреләр, херувимнар күтәреп, шул сыңар кулын бөтен шәһәр буйлап алып барып махсус төрбәдә җирләткән ди.
Миңа дисә, ник башын кистереп җирләттермәгән шунда! Ә Николай Максимович инде каторжаннарны Себергә озатучы сакчылар башлыгы яшь офицерга ияреп туган йортыннан качып киткән Пермь төрмәсе начальнигының кызы турында сөйли. Юлда офицер ул кызны, кирәге беткәч, ташлап калдырган. Кыз, мәсхәрә булып, яңадан әтисе бусагасына кайткан һәм озакламыйча кайгысыннан үлгән. Аның кабере Пермь зиратында, ди Николай Максимович. Кабер өстендә авыр чуен плита. Плитага елан сурәте төшерелгән һәм: «Будь проклята, дочь моя!» дип язып куелган, ди.
— Җитте инде, Николай Максимович! — дип кычкырасым килә минем, ләкин картның хәтере калуы мөмкин. Бәлки, аңа да бүген кыендыр, бәлки, ул да күңелен ялгыз калдырмас өчен һаман сөйли дә сөйли торгандыр.
Тыш караңгы, палаталар күңелсез. Ниһаять, Николай Максимович сөйли-сөйли арыды ахрысы, хырылдап йоклый башлады. И рәхмәтле йокы! Табигатьнең иң татлысы! Миндә дә шулай йоклап китә алсам иде!
Андрей Андреевич һаман үзенең расчетлары белән мәшгуль. Ул бер дә күңелсезләнми. Ханзафаров гомумән бурсык кебек йоклый. Хәзер дә каядыр чыгып киткә. Әллә домино уйныйлар инде. Отып кайтса, бик хәтәр мактана, оттырып кайтса, чырае мич себергән пумала кебек кап-кара була, яткач та, бик озак мышный. Мин түшәмгә карап ятам. Аннары мендәрем астыннан наушникларны алып киям. Радиода «Гөлкәем» не җырлыйлар, — моңлы, авыр көй. Юк бит, күңеллерәге монда да юк.
Күзләрем әкренләп йомыла башлый. Мин бирешмәскә тырышам. Нигәдер куркам, күземне йомсам, яңадан ачмам кебек тоела. Ләкин күзләр йомыла, күпмедер вакыт үтә, мин сискәнеп уянам. Ни күрим! Ишегебез төбеннән кара җәймә бөркәнгән кешеләр узалар. Кайчандыр монда Исмәгыйль атлы бер авыру шулай йөргән диләр.
Саташам ахрысы.
Мин аермачык ишетәм: кемдер ыңгыраша, сузып-сузып ыңгыраша. Кем икән? Мөгаен үзем ыңгырашамдыр дип уйлыйм, әмма соңыннан беләм: бу — коридорның аргы башында үләргә ятучы хатын ыңгырашкан икән. Көндез кәефем бераз арулана, әмма бөтен гәүдәм хәлсез. Яза торган карандашым кулымнан төшеп китә.
Ишек ачык чакларда коридор тәрәзәсеннән урам аръягындагы йорт һәм аның түбәсендәге сыерчык оясы күренә. Көндезге якта озын колга очындагы бу оя күзгә артык ташланмый, мин аның барлыгын да онытам. Әмма кич, кояш офыкка төшкәндә, ул алсу нурга манчыла. Мин аны нәрсәләргә генә охшатмыйм! Бер караганда, ул миңа диңгез уртасындагы гаҗәеп бер кыясыман тоела, икенче караганда, эссе ком чүлләрендәге таш әбине искә төшерә яки ниндидер борынгы гүзәл биналарның бер хәрабә калдыгын хәтерләтә. Мин ул сыерчык оясына түбәннән карыйм. Зәңгәр бушлыкта фәкать шул бер сыерчык оясы гына асылынып тора. Озаграк карап яткач, күз арый да нечкә колга күренми башлый. Кичке кояшның үзгәрүчән кызгылт яктысында һава диңгезендә шул оя гына хыялымны уйната... Тора-бара бу сыерчык оясы һавада эрегәндәй була, югала кояш нәкъ безнең коридор тәрәзәсенә карый башлый. Шул чак минем өчен әйтеп бетергесез газаплы минутлар башлана. Мин башымны кая яшерергә белмим. Ә тәрәзә пыяласы шундый көчле ялтырый, күзләрем атылып чыгарга җитешә, мием кайный шикелле. Мин сестраларга, санитаркаларга, узып баручыларга ишекне ябып йөрегез дип үтенәм. Ләкин, үч иткән кебек, берсе япса, икенчесе ачып китә. Бу газап дүрт-биш минут дәвам итә, аннары кояш тәрәзәдән читкә шуа.
Көн тиз үтә. Табиблар, сестралар, аш... Ә төн — йоклый алмаган кешегә очсыз-кырыйсыз газап ул. Кайчак вакыт гүя агуыннан туктаган да, мәңгелек төн урнашкан күк тоела. Бөтен яктан сызлану, ыңгырашу, хырылдау, саташу тавышлары ишетелә. Аннары, төн тынлыгын ярып, кайдадыр кемдер үзәк өзгеч тавыш белән кычкырып җибәрә. Йокламаучыларның күңелләренә шом салган бу тавыш тынарга өлгерми, тагын кемнеңдер илерүе ишетелә; а-а-а-а!!
Тышта буран улый, тәрәзәне зырылдата-зырылдата ач песи баласы кебек җил елый. Мин әле йоклап китәм, әле ниндидер дөбер-шатыр иткән тавышларга уянам. Палатада ярым караңгы. Николай Максимович тумбочкасында гына ут яна. Ул китап укый. Ләкин бераз укый да, китабын читкә куеп, төнге тавышларны тыңлап тора, аннары кулы белән йөрәк капшый. Мондый җилле-давыллы төннәрдә йөрәк авырулы кешеләргә бик кыен.
Бер тапкыр уянып китсәм, палатада кемнәрдер чыш-пыш сөйләшәләр. Күземне ачып карасам, Николай Максимович янында карт санитарка Нюра түти утыра. Кыяфәтенең кырыслыгына ишарә ясаптырмы, Николай Максимович аңа гел «богомолка» дип дәшә.
Николай Максимович аңа Пушкинның «Суга баткан кешесе» н укый. Карт санитарка исе китеп тыңлап утыра. Ихтимал, бу аның Пушкинны беренче ишетүедер:
В ночь погода зашумела,
Взволновалася река.
Уж лучина догорала
В дымной хате мужика...
Күптән булган хәл икән бу. Мин балачакта чыра яндыралар иде... — ди Нюра түти.
Николай Максимович укуын дәвам иттерә. Мин тыңлый, тыңлый йокыга киткәнмен. Белмим, күпме йоклаганмындыр, кабат күземне ачсам, Нюра түти әле һаман Николай Максимович янымда утыра. Ләкин китап укымыйлар инде.
Ничек торасын соң, Нюра? Тормышларың бик читен түгелме? — дип сорый Николай Максимович.
Торам әле бер көе, очын очка ялгап барам. Ә минем күршем менә бик иркен яши.
Кибеттә эшлиме әллә? Урлыймы?
Юк, урламый да, кибеттә дә эшләми. Минем кебек карт санитарка ул. Анатомичкада эшли.
Мәетләр арасында баеп буламыни?
Баеп булмаса да, төшемле урын ул, Николай Максимович. Көн саен мәет булып тора. Якыннары буш итмиләр...
Соңгы тапкыр уянуымда, таң беленә башлаган иде инде. Нюра түти китеп барган. Николай Максимович йоклый, буран да тынган.
Николай Максимовичның төне буе санитарканы яныннан җибәрмичә сөйләтеп тотуының серен соңыннан гына төшендем. Ул төнне аның хәле авыр булган, ул ялгыз калудан курыккан икән.
Бүген Николай Максимовичның хәле әйбәтрәк иде. Кич җитүгә, ул урындыкка атланып утырды да ике кулын урындык башына салып:
Күп яттым мин хастаханәләрдә, — дип чираттагы монологын башлап җибәрде. — Газапларны да, көлке хәлләрне дә күп күрдем. Ләкин бер тапкыр, валлаһи дип әйтәм, могҗизага тап булдым. Менә безнең Ханзафаров кебегрәк бер тәкъва абзый әҗәлен көтеп ята иде. Менә үлә, әнә үлә дип торабыз. Бервакыт аның янына безнең Диләфрүз кебек яшь кенә бер сестра килде. Күрәсең, кызның изүендә бер төймәсе каптырылмаган булган, «һай түшкәйләрең!» — дип пышылдады авыру һәм кулын суза башлаган иде... җаны чыкты.
Николай Максимович тагын шундыйрак ярым анекдотка охшашлы бер эпизод сөйләп ташлады. Бары тик шуннан соң гына безнең әкрен уйлаучы Ханзафаров кинәт кычкырып көлеп җибәрде.
Һе... ни... Николай Максимович... Әҗәл минутында... һе, ни... түшкә сузылырга... Шулхәтле нәкәс булмаса. — Ханзафаров ничектер җан рәхәте белән көлә иде.
— Менә иелсен әле синең алдыңа изү төймәсе чишелгән яшь кенә бер кызый... Син дә иманыңны онытыр идең әле, дус.
Юк, мин хатын-кыз белән шаярмыйм. Ул артистлар гына елга ике хатын алмаштыралар. — Ханзафаров бу сүзләрне ничектер турсаеп әйтте. Җан рәхәте белән көлгәннән соң, ул, миңа калса, башкачарак сүзләр әйтергә тиеш иде шикелле.
Ә синең кебекләр секретарьлары белән эшне кабинетта гына бетерәләр. Әйт, дөрес түгелме? — дип, артист тагын да катырак чәнчеп алды.
Мин Ханзафаровның йөзен күрә алмыйм, ул минем аяк очымдагы караватта ята. Ләкин аның мышнавы миңа да ишетелә. Ул нигәдер каршы бер сүз дә әйтмәде. Николай Максимович та артык шаяртмады. Мин хәтта Ханзафаровны кызганып куйдым. Артыграк рәнҗетте ахрысы артист аны. Коридорның аргы башында телефон шалтыравы ишетелде. Кемдер трубканы алып: «Хастаханә тыңлый», — диде.
Николай Максимович теле белән генә түгел, кулы белән дә шаярта иде. Аңа, мәсәлән, берәр сестраны яки табибны кочып алып үбү берни тормый. Тегеләре дә моңа ачуланмыйлар, көләләр генә. Тик Г-гә генә кагылмый ул.
Беркөнне шул турыда сүз булгач, безнең Ханзафаров гадәтенчә соңга калып:
— Чөнки син аңардан шүрлисең, —дип, артистны куркаклыкта гаепләп ташлады.
Артист шактый озак эндәшми ятты, аннары Ханзафаровка таба борылып:
Синең дә чынны әйтә торган гадәтең бар икән, ялгышмадың, — диде. — Мин чыннан да аңардан куркам. Мин аны кул тидерергә ярамый торган изге бернәрсә итеп карыйм. Моны син, әлбәттә, акламыйсын...»
Дәфтәрдә үзе турында сүз чыккач, гәрчә моны алдан белүенә дә карамастан, Гөлшәһидәнең бөтен тәне эсселәнеп китте. Шуннан соңгы үзенә кагылышлы юлларны ул тиз-тиз генә укыды, гүя куркыныч урыныннан ашыгып үтеп китәсе килә иде.
«— Ә кайберәүләр алай дип тормый бит, ресторанга да алып бара. Ә рестораннан соң...
Авызыңны яп! — дип, ачу белән кычкырды Николай Максимович Ханзафаровка.
Әйе, без Г-нең театрдан соң ресторанга баруын ишеткән идек. Кемдер бу хакта бик тырышып, авыз суларын корытып хәбәр тарата иде. Безнең палатага, ихтимал, ул имеш-мимешләрнең уннан бере генә килеп җиткәндер. Ләкин шул ишетелгән кадәресе дә безне бик каты җәберсетте. Без Г-гә чын күңелдән үпкәләдек, аңа үзенә күрә бойкот игълан иттек. Чөнки без аны өчебез дә ярата идек, шуңа күрә аның тарафыннан эшләнгән килешмәгән эшне күтәрә алмадык. Ярату хакы, күрәсең, арага беркемне дә кертми.
Без Г-гә бойкотыбыз никадәр авыр тәэсир итүен күрдек, ләкин һаман үз сүзебездә калдык, аны гафу итәргә ашыкмый идек. Г. безнең палатага икенче тапкыр кергәннән соң гына, без гайбәт кармагына эләгүебезне аңлый башладык. Ләкин бу турыда әле үзара сөйләшми идек. Соңгы вакытта без, гомумән, аның исемен берничек тә телгә алмый башлаган идек. Менә шунда Ханзафаров аның исемен телгә алды, һәм әлеге сөйләшү башланып китте.
Туган анаңны мыскыллау иң зур гөнаһ булган кебек, пакь хатынга нахак яла ягу да иң зур гөнаһ! — дип сүзен дәвам итте Николай Максимович. — Чүпне безнең палатага күбрәк син ташыдың, Ханзафар. Яңадан шундый гайбәт ташый башласаң... Кара!
Балашов белән мин дә Ханзафаровка әйткәләдек. Ул аптырап калды.
Мин ни... Мин кешедән ишеткәнне генә... Үзем уйлап чыгарганмы... Доктор Саматов сөйләп тора иде... — дип акланды Ханзафаров...»
Үзен шулкадәр яклаган, үзенә шулкадәр хөрмәт күрсәткән карт артистка мең рәхмәт укыйсы килде Гөлшәһидәнең. Ул хәтта күз яшен сөртеп алды, ләкин бу сөенү яше иде.

(роман)
11
Шагыйрь, төн йокыларын калдырып, яхшы шигырь язса, рәссам мең бәлале эзләнүләрдән соң гүзәл картина тудырса, сынчы ак мәрмәрдән камиллеккә ирешкән сын иҗат итә алса, композитор халык күңелен тибрәтә торган кәйнең тылсымлы ачкычын тапса, мәгънәсен һичбер сүз белән дә аңлатып булмый торган татлы иҗат рәхәте кичерә. Бу минутта алар бүтән бернинди бәхет турыңнда да хыялланмыйлар, чөнки кешегә бирелә торган ак бәхетнең иң-иң зурысы алар кулында инде, — дөньяның бөтен байлыклары, зиннәтләре, рәхәтләре бер якта торсын! Күңел шулхәтле якты, шулхәтле киң һәм саф, йөрәк шулхәтле дәртле, сулыш шулхәтле иркен, күзләр шулхәтле ерак күрә— бөтен матурлык һәм хакыйкать синең алда ишекләрен каерып ачкансыман.
Өметсез авыруны терелтеп, аны үлем тырнагыннан тартып алып яңадан нурлы яшәү юлына озаткан табиб та иҗат рәхәтен шагыйрь, рәссам, композиторлардан ким кичерми. Алай гына да түгел, аның иҗат җимеше бер караганда иң югары сәнгать әсәрләреннән дә өстен, чөнки ул табигатьнең иң бөек әсәре — кешенең, үзен дәвалады. Шулай булса да... Иҗат җимеше халык хөкеменә куелгач, шагыйрьгә, рәссамга, композиторга, җырчыга, артистка рәхимле укучылары, тыңлаучылары, тамашачылары шау килеп рәхмәтләр яудыралар, дөнья яңгыратып кул чабалар, дан-шөһрәт ширбәтен тустаганның зурысы белән эчерәләр. Әмма табиб иҗатының гүзәл җимеше, беркайчан да күргәзмәгә куелмаганга, кешеләргә күренми, аңа берәү дә алкышлар яудырмый, аяк асларына чәчәкләр сипми...
Күптән түгел генә Әбүзәр абзый Галина Петровнаны терелтеп, тазартып хастаханәдән озатты. Аксинья Алексеевна белән Галина Петровна актык мәртәбә кабинеттан чыгып киткәч, ул әле генә шатлык-сөенеч белән тулы күңелендә кинәт ниндидер гаҗәеп бер бушлык сизде. Бугазына кайнар төер, күзенә яшь тыгылды. Берничә сәгатьтән ул аларны яңадан күрәсен дә белә югыйсә, алар бүген әле аларда куналар. Фатихәттәй инде анда табын корып йөри торгандыр. Шулай да карт профессорга моңсу иде. Хастаханәдән тыш очрашу — ул инде бөтенләй-бөтенләй башка бер очрашу, хисләр дә, уйлар да башкача була, хастаханәдәгылары бүтән кабатланмый инде. Әбүзәр абзый урындыкка утырды, терсәгенә Таянды. Ниндидер көч аны тәрәзәгә тарта иде. Аңа калса, койма буендагы гөлҗимеш әле һаман чәчәк атын утыра кебек. Ул башын күтәреп тәрәзәгә карады. Гөлҗимеш куагын кар баскан, агачлар кичәге җылы кардан соң шул чәчәккә күмелгән кебек, һичбер кер кунмаган бу ак агачларга профессор шактый озак карап торды, һәм бакчадагы саф ак матурлык аның күңеленә дә тула башлаган шикелле булды.
Бүген менә яңа озату. Профессор алдында инде үз киемен кигән, йөзе шактый суырылган, саргайган, ләкин сәламәтләнү сөенеченнән яктырган Асия басып тора. Ул, чая җан, башын кыңгыр салып, мутлана, назлана төшеп иреннәре белән генә елмая. Ак халатын иңбашына игътибарсыз гына ташлаган. Шушы игътибарсызлыгында, үзенә бертөрле наян елмаюында, сылу гәүдәсен тотышында инде бүтән бер нәрсә — авыруларда булмый торган сәламәт ашкыну яралгысы күренә. Хастаханәдән чыгып бераз ял иткәч, ул инде бөтенләй матурланып китәр, чәчәк аткан гөлгә охшый башлар.
Я, Асиякәй, сау бул. Яңадан беркайчан да авырма, — диде профессор, беренче тапкыр аңа «син» дип дәшеп. Бу кызны ул бик яратты, ә яраткан кеше белән аерылышу хәтта хастаханәдә да ямансу. — Кара, туеңа чакыр, — диде ул, кызарып киткән кызга бармак янап.
Туем гына булсын, гүремә утыртырмын, — диде Асия һәм рәхмәт укый башлады. Профессор кулын селкетте.
Кара аны, Асия, бүгеннән үк танцыга чапмаска, мотоциклда да йөрмәскә. Организм тәмам ныгыганчы, аңа ял бирергә кирәк. Соңыннан җаның теләгәнчә биерсең дә, йөрерсең дә. Вәгъдәме? Бер айдан яңадан миңа килеп күренәсең — шулай сөйләшкән идек бит. Онытма... Саф һавада күбрәк йөр. — Профессор урыныннан торды, Асия янына килде. — Я, бар инде, кайт! — диде ниндидер сәер тавыш белән. Аннары кызның аркасыннан какты да, тамагына тыгылган төерне сиздермәс өчен, почмакка таба китте.
Түбәнге катта рентген аппараты эшли башлады, әкрен генә гөҗләү ишетелә, коридорда йөгереп-йөгереп үткән аяк тавышлары ишетелә. Күрәсең, кемнедер алып киләләр... Әбүзәр абзый артына борылмыйча Асиянең чыгып киткәнен көтеп торды.
Асия китеп ун-унбиш минутлар үткәч, профессор кабинетыннан чыкты, урам як бакчасына караган коридор тәрәзәсе янына килде. Карлары көрәлгән такыр юлдан Асияләр китеп бара. Асия әнисен култыклаган. «Безгә борылып та карамас инде», дип уйлады профессор. Аның нәкъ шушы яшерен теләген сизгән кебек, Асия артына борылды һәм бик күңелле итеп баш өстендә кулын болгады.
Менә хастаханә юлы буп-буш инде. Тик шәрә агачлар шаулыйлар да, җирдән җәяүле кар себерә.
... Менә юлга чыгар алдыннан Гөлшәһидә буп-буш бүлмәдә берүзе әйберләрен чемоданга тутыра. Ул моңсу, хәрәкәтләре сүлпән. Теге вакытта, тулай торак тәрәзәсеннән карап торган чагында, аның әле, ичмасам, хыяллары бар иде, ике айлап Казанда торасы бар иде. Бүген инде аның бер нәрсәсе дә юк, дамбасы да, тәрәзәдәге өмет уты да, нибары бер киче калган. Әбүзәр абзый аңа хастаханәдә безгә керми китмисен дигән иде диюен. Ләкин Гөлшәһидә баш тартты, нигә бичара йөрәкне тагын бер тапкыр бушка көйдерергә?
Кинәт ишек шакыдылар.
Сезне телефонга чакыралар, — диде кемдер ишек ярыгыннан.
«Кем булыр икән? Фазылҗанмы әллә?» — дип уйлады Гөлшәһидә, чөнки аңа тулай торакка бүтән шалтыратучы кеше юк иде. Ләкин трубкадан профессорның ягымлы тавышы ишетелде.
Көтәбез бит, Гөлшәһидә, Фатихәттәйнең камыры да кабарып чыкты.
Гөлшәһидә, мең рәхмәтләр әйтеп, яңадан баш тартып караса да, Әбүзәр абзый «үпкәлибез» дигән сүзен кабатлагач, барырга булды. Ул үз бүлмәсенә әйләнеп керде, ләкин йөрәге һаман сулкылдап тибә иде. Әзрәк тынычлангач, кешелеккә кия торган күлмәген чемоданнан чыгарды. Ләкин күлмәк таушалган, үтүкләмичә киярлек түгел иде.
Яңа үтүкләнгән җылы күлмәген өстенә кигәч, Гөлшәһидә көзге алдына килде. Ябыккан, күзләре зурайган, йөзе дә суырылган. Умрау сөяге дә беленә башлаган.
Гөлшәһидә пальтосын, бүреген киде, утны сүндерде. Бүлмә эченә ай нуры тулды. Аннары айны болытлар каплый башлады. Яктыра башлаган күңелгә тагын кара шәүлә ятты. Ник бара ул? Картларга хөрмәт йөзеннән генәме? Әйе, фәкать шулай гына! Башка берни дә, берни дә юк.
Урам буш, салкын иде. Анда-санда гына ялгыз кешеләр күренгәли! Кайчак кайдадыр урамның аргы башында машина фаралары кабына да сүнә. Трамвайның шалтырап килгән тавышы ишетелеп куйды. Ай күренми, ул кайдадыр биек йортлар артына посып калды.
Гөлшәһидә трамвайга утырып тормады, җәяүләп кенә китте. Кольцога якынлашкан саен, урамда халык күбәя барды, машиналар, троллейбуслар, трамвайлар еш очрады. Бауман урамы яшелле-кызыллы реклама утлары белән буеннан-буена балкып тора. Урамда гел яшьләр генә, барысы да яна мода белән киенгән. Элек болай ук түгел иде, хәзер яшьләр киемгә бик хирыс.
Парадныйга килеп кергәч, Гөлшәһидәне кулларына шәмсез шәмдәлләр тоткан канатлы фәрештәләр каршы алды. Бүтән вакытларда да шул фәрештәләрнең кулларына яна торган шәм тоттырасы килә торган иде Гөлшәһидәнең, бүген бу теләге ни өчендер аеруча көчле иде. Әмма ни чара, янында шәме дә, шырпысы да юк.
Әбүзәр абзыйлар аны бөтен гаиләләре белән бик җылы каршы алдылар. Кунак табыны әзер иде инде, шундук залга алып кереп өстәл янына утырттылар. Өйдә үзләре генә, ят кеше юк. Мәдинә апа, Әбүзәр абзый, Фатихәттәй гел сөйләп торганга, чәй яны бик ямьле иде, Гөлшәһидәнең дә күңеле ачыла төште, тартынулары кими башлады.
Баштарак авызына су капкан шикелле утырган Мансур да аз-маз сөйләштергәли башлады. Шулай да ул күбрәк аска карап, бал кашыгы белән чәен болгатып утырды. Ул тагын да суырыла төшкән кебек, чигәләрендәге чал бөртекләр дә арткан шикелле. Егерме алты-егерме җидедә кешенең чәче агара икән, димәк, аңа бик үк җиңел түгел. Илмирасын оныта алмый торгандыр», — дип уйлады Гөлшәһидә.
Баланы йокларга яткырганнар ахрысы, күренмәде.
— Сизәсеңме, Гөлшәһидәкәем, өебез нинди җылы — диде Фатихәттәй, хәйләкәр генә көлемсерәп. — Рәхмәт төшсен шул Йөзмөхәммәтне җибәргән кешегә. Бу бахырыбыз, — ул профессор ягына ишарә ясады. — Йөзмөхәммәт килгәч әйтә: юк-юк, сезне монда ялгыш җибәргәннәр, ди... Сөйләп бетерергә бир инде, Әбүзәр, узган эшкә салават. Шул, кайтарып җибәрде бит. Ә мин тегеңә күз кысам! Эт нәрсә икән үзе дә, барысын аңлады. «Ихтыярыгыз, мин кушканны эшләргә генә килгән кеше», — дигән булды, чыгып китте. Мин берәр сүз әйтмәсен дип, ишекне дә Әбүзәр үзе бикләде. Биш минуттан чыксам, Йөзмөхәммәт дигәнебез баскычта тәмәке тартып утыра, Сүз куештык, икенче көнне Әбүзәр эштән кайтканчы төзәтеп тә бирде. Түбәне дә яптылар, батареяны да куйдылар. Шиты-крыйты.
Булды инде, Фатихәттәй, бик күп мактанасың, — диде Әбүзәр абзый, каш җыерып.
Хәзер булды шул инде, — диде Фатихәттәй, иреннәрен бик канәгать сөртеп. — Май эчендә торабыз. Үзең дә авырмыйсың. Мәдинә дә, бала да...
Кем ул Йөзмөхәммәт, аны кем җибәргән — боларын Гөлшәһидә белми иде. Шулай да, яхшы булган диде.
Әбүзәр абзый урыныннан торып рояль янына килде. Дүрт ел инде, Мансур киткәннән бирле, аның рәтләп уйнаганы юк иде. Дүрт ел инде биредә, радио белән телевизорны искә алмаганда, җанлы бармаклар уйнаган музыка, җанлы авыздан чыккан җыр ишетелгәне юк иде. Әбүзәр абзый үзенең яраткан «Ашказарын» уйнап җибәрде, аннары «Гөлҗамал» га күчте. Җырны да үзе үк башлады.
Гөлшәһидә Әбүзәр абзый утырган урындык аркасына таянып аңа кушылды:
Шәмдәлләрдә генә утлар яна, Гөлҗамал,
Җиткән кызлар киндер җеп эрлиләр,
Энҗе дә мәрҗән кызларның кул бавы,
Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы...
Бу җырны Гөлшәһидә мәгънәсен аңлап җырламады. Тик кайдадыр хәтер томанында кулларына шәмсез шәмдәлләр тоткан фәрештәләр шәйләнгәндәй булды, һәм кинәт, айнып киткәндәй, җырның мәгънәсен төшенеп, уңайсызланып калды. Бүтәннәр игътибар иттеләрме икән, юкмы, Гөлшәһидә күтәрелеп карый алмады.
Шунда, барысын да уңайсыз хәлдән коткарырга теләгәндәй, телефон шалтырады. Фатихәттәй чыгып тыңлады да, кире әйләнеп кереп:
Сине, — диде Мансурга.
Фатихәттәйнең коры тавышы Гөлшәһидәне Мансурга борылып карарга мәҗбүр итте. Ә Мансурның уңайсызланып китүеннән аны хатын-кыз чакыруын аңлап алды.
Әле күңелдә җыр тәэсире дә бетмәгән иде, әле Әбүзәр абзый уйнаудан да туктамаган иде, барысы да кинәт тоныкланып китте. Гөлшәһидә, бугазына килеп тыгылган дулкынны сиздермәс өчен, тиз генә пальма артынарак яшеренде.
Мансур әкрен генә сөйләште. Ә Әбүзәр абзый уйный-уйный:
Гөлшәһидә, «Умырзая» ны җырлап бир әле, — диде. — Мин кайчандыр шагыйрь Әхмәт Фәйзине дәвалаган идем. Бу җыр аның истәлегенә чыгарылган диләр.
Ләкин Гөлшәһидә инде җырлый алмады, ул кайтырга җыена башлады.
И, юкны сөйләмә әле, — диде Фатихәттәй, кунакның борчылуын башкалардан алдарак сизенеп. — Тагын бер самовар чәй эчермичә җибәрәмме соң шундый кадерле кешемне! Яңадан кайчан күрербез үзеңне. Авылдан бер дә туймадыңмыни, Гөлшәһидә?
Мансур, сөйләшеп бетергәч, залга кермәде.
Әбүзәр абзый уйнап туйды, рояль капкачын ябып өстәл янына килде. Аның кәефе шәп, күңеле күтәренке, күзләре, ак мыегы — барысы да елмая иде кебек.
— Гөлшәһидә авылга гашыйк. Мин дә Чишмәдә эшләгәндә аннан аерыла алмам дип уйлаган идем. Ләкин укырга кирәк, Гөлшәһидә. Берничә айдан бездә урын бушарга тора. Мин сезне үз яныма алдырырмын. Турысын әйткәндә, өметем зур сезгә, Гөлшәһидә.
Рәхмәт, Әбүзәр Гиреевич. Сез һәрвакыт минем күңелне күтәреп торасыз.
Юк, сез андый нәрсәләргә мохтаҗ түгел. Ничек әйткән әле китап: яшь чак—. дәртле чак, дигәнме? Илгә сәләтле яшь кадрлар кирәк. Ә сәләт аяк астында аунап ятмый. — Әбүзәр абзый кулын күтәрде. «Менә шулай ул!» дигән кебегрәк башын бер кагып куйды.
Шәһәрдә торыр урын табуы да бик читен диләр, — диде Гөлшәһидә, ни әйтергә белмичә.
Ул тиклесен инде. Гөлшәһидә бәгырем, боларга сөйләмә. — диде Фатихәттәй. — Фатир табу алар кулыннан килә торган эш түгел. Боерган булса, менә үзем карап карармын. Әбүзәрнең сүзен министрлар тыңласа, минекен йорт хуҗалары аяк аска салмас.
Дөрес, дөрес, — диде Әбүзәр абзый, елмаеп. — Ул яктан безнең Фатихәттәй шәһәр советы председателе белән бер.
Әбүзәр абзый Гөлшәһидәне кабинетына чакырды.
Бераздан ишектә кыңгырау булды, аннары ашкынып, көлеп сөйләшкән яшь хатын-кыз тавышы ишетелде.
Менә шушы китап инде... Җизни әйтә, иртәгә үк укып килсен, ди, бик смелый язылган, ди.
Яңгураның балдызы килде, — диде Әбүзәр абзый. — Гөлшәһидә, мин сезнең алда оятлы булдым әле. Әнә карагыз, — ул кайчандыр Гөлшәһидәнең рәсеме торган буш рамны күрсәтте. — Юкка чыкты бит. Берәү дә белми кая киткәнен. Ни эзләдек... Фазылҗан бик сокланган иде, шул чәлдермәдеме дип шикләнәбез.
Гөлшәһидә кызарды.
Әллә ни зур югалту түгел, — диде.
Минем өчен зур югалту да, Гөлшәһидә. Эшләп арыгач, мин аңа карап торырга ярата идем...
Ул арада Илһамиянең тавышы залда ук яңгырый башлады:
Мәдинә апам, исәнмесез, Әбүзәр Гиреевич өйдә юкмыни?
Кабинетында. Кунагы бар.
Аягына бик биек үкчәле туфли, өстенә шакмаклы платье-костюм кигән, кыска кызыл чәчле Илһамия тектек басып ишек янына килде дә, ике кулы белән ишек яңагына тотынып, бик картинный итеп бусагага басты, башын кыңгыр сала төшеп, Әбүзәр абзыйга:
Исәнмесез, — диде. Гөлшәһидәгә дә төче генә елмайды.
Гел яманлап йөри бу Илһамия, — диде өстәл җыештырып маташкан Фатихәттәй. — Яңадан самовар яңартыйммы инде?
Что сез, Фатихәттәй, — диде Илһамия, тиз генә артына борылып. Ул Фатихәттәйнең чит кеше алдында үзен чәнчеп алуын бик яхшы төшенде.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Ак Чәчәкләр - 16
  • Büleklär
  • Ак Чәчәкләр - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 4006
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2056
    39.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 3972
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1985
    38.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 3833
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1903
    39.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 3943
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2048
    37.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 3734
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1874
    38.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 3621
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1902
    39.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 3928
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1960
    37.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 3862
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1951
    40.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 3975
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1968
    40.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 3874
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1850
    41.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    66.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 3831
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1901
    40.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 12
    Süzlärneñ gomumi sanı 4099
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2012
    39.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 13
    Süzlärneñ gomumi sanı 3981
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1981
    39.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 14
    Süzlärneñ gomumi sanı 4089
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2055
    38.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 15
    Süzlärneñ gomumi sanı 3987
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2099
    38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 16
    Süzlärneñ gomumi sanı 3867
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1861
    38.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 17
    Süzlärneñ gomumi sanı 3966
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1920
    38.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 18
    Süzlärneñ gomumi sanı 3955
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2016
    38.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 19
    Süzlärneñ gomumi sanı 4035
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2013
    38.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 20
    Süzlärneñ gomumi sanı 3983
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2009
    39.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 21
    Süzlärneñ gomumi sanı 3992
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2084
    38.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 22
    Süzlärneñ gomumi sanı 3971
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1889
    41.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    66.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 23
    Süzlärneñ gomumi sanı 3962
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2013
    38.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 24
    Süzlärneñ gomumi sanı 3936
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2002
    39.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 25
    Süzlärneñ gomumi sanı 3993
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1999
    39.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 26
    Süzlärneñ gomumi sanı 3885
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1886
    39.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 27
    Süzlärneñ gomumi sanı 3893
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2008
    37.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 28
    Süzlärneñ gomumi sanı 3966
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2025
    40.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 29
    Süzlärneñ gomumi sanı 3860
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1845
    40.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 30
    Süzlärneñ gomumi sanı 3979
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1871
    41.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 31
    Süzlärneñ gomumi sanı 3799
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1932
    39.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 32
    Süzlärneñ gomumi sanı 4013
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1934
    40.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 33
    Süzlärneñ gomumi sanı 3807
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1921
    38.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 34
    Süzlärneñ gomumi sanı 3946
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1950
    39.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 35
    Süzlärneñ gomumi sanı 4030
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2036
    39.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 36
    Süzlärneñ gomumi sanı 1577
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1015
    47.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    68.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.