Latin

Ак Чәчәкләр - 16

Süzlärneñ gomumi sanı 3867
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1861
38.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
53.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Мансур телевизор алдында утырып, тоташтыргычын боргалый башлады. Гөлшәһидә аңа бөтенләй ят, салкын күз белән карап алды.
Фатихәттәйгә булышу нияте белән, Гөлшәһидә кухняга чыгып китте. Мансур да самоварны алып чыга башлаган иде, Илһамия өстәлдән нәрсәдер алып аңа иярде. Күрәсең, Мансур белән Гөлшәһидәне икәүдән-икәү калдырасы килми иде аның.
Мансур, — диде ул, кухня ишеге төбендә туктап, — бездә бик зур яңалык. Җизни белән апа аерылыштылар... Монда шау-шу булмасын өчен, җизни апаны юри Уфага озаткан булган икән. Шунда развод ясатканнар.
Гөлшәһидә шунда ук кухнядан чыгып китте. Ул Илһамиянең моны юри аңа ишеттереп сөйләвен бик яхшы аңлады. Димәк, мине дә буямакчы... Нинди кабахәтлек.
Илһамия барында Гөлшәһидәгә монда калу кыен иде. Күрәсең, хуҗалар да моны аңладылар. Ул яңадан саубуллаша башлагач, артык кыстамадылар. Илһамиянең усал күзләре ялт-йолт итеп торды, ул бер генә минутка да Гөлшәһидә белән Мансурга икәү генә калырга ирек бирмәде. Гөлшәһидә Мансурга саубуллашырга дип кулын сузгач, ул хәтта калтыранып китте.
Мин сезне әзрәк озатам, — диде Мансур.
Мин дә сезнең белән! — дип сикереп чыкты Илһамия,
Мәшәкатьләнмәгез, — диде Гөлшәһидә икесенә дә. Урамда Гөлшәһидә якты тәрәзәгә күз ташлады. Анда
Мансур белән Илһамиянең кара күләгәләре күренеп тора иде.

Өченче бүлек
1
Бик зур буалар була. Су өсте көзге кебек шоп-шома, тып-тыныч, гүя ул юаш, күндәм. Улагын ачсалар, гөрләргә тотына, тегермән ташларын, турбиналарны әйләндерә, улагын япсалар, тагын тынып кала һәм мәңге шулай буйсынучан булып яшәр төсле. Әмма тәҗрибәле гидролог аның эчендә кайнаган «ачуны» сизә, аның колагы кайдадыр төптә бөтерелгән дулкыннарның ярсу гөрелтесе ишетә. Буа гомерле түгел, ул фәкать беренче яшенле яңгырны гына көтә...
Ерак Төньяктагы чагыштырмача бәләкәй хастаханәдән килеп Казанның зур яңа хастаханәсенә эшкә урнашкач, Мансур да башта мондагы колачны әлеге күз күременә җәелгән буа суына охшатты, буаның көченә, мәһабәтлегенә сокланды. Зур коллектив гаҗәп тыныч, күндәм эшли иде кебек. Фазылҗан Яңгураның кыюлыгына, кодрәтенә, тезгенне нык тотуына ул башта гашыйк булды, аның кулына килеп эләгүенә чын күңелдән шатланды. Ләкин тора-бара ул уйга кала башлады. Кайсыдыр аңа сүз арасында гына әйтеп салды:
— Егеткәем, шуны онытма, бер күктә ике кояш була алмый.
Мансур, әлбәттә бу сүзләрнең мәгънәсенә төшенеп җитмәде. Беренче кояш кем дә, икенчесе кем? Һәрхәлдә, ул үзе кояш булып күккә менеп утырудан ерак тора иде.
Баш-күз алып, коллективка ияләшә, кешеләргә ныграк күз сала торгач, Мансур әлеге буа янына килеп чыккан гидролог шикелле аның төбендә ниндидер дулкыннарның борчулы гөрелтеләрен ишетә башлагандай булды. Тавыш-тынсыз гына эшләп килгән сәләтле хирургларның әле берсе, әле икенчесе хастаханәдән китә торды. Бер төрлеләре башларын иеп, мыштым гына китеп барсалар, бүтәннәре яхшы ук тавыш та кубардылар. Яңа кеше буларак, Мансур башта бер читтәрәк торды, бәхәсләргә катнашмады — эшләде дә эшләде. Яңгура аңа һәрвакыт ачык чырайлы булды, мактады. Ә Яңгура ныграк мактаган саен, Мансур коллегаларының авыр карашларын күбрәк тоя башлады. Намуслы кеше буларак, ул моны күтәрә алмады һәм беркөнне Юматша Әхмәтшин дигән үзе кебек яшь хирургтан моның сәбәбен сорады.
Ашыкмагыз, — дип, киная белән җавап бирде Юматша. — Минемчә, сез үз өлешегезне күбебездән алдарак алырсыз.
Нинди өлеш? — дип кайтарып сорады Мансур. — Кеше төсле ачык кына итеп әйтергә ярамыймы?
Ачыктан-ачык сөйләшкәннәр бездән китә тора, Мансур.
Шушы сөйләшүдән соң ике-өч атна үттеме икән, Мансурны Яңгура янына чакырып китерделәр.
Утырыгыз, — диде ул, иңбашы аркылы урындыкка ымлап. Үзе, ике кулын артына куеп, арлы-бирле йөренүендә булды. Мансур, нидер буласын сизенгәндәй, урындык читенә генә утырды. Кич якынлашып килә. Тәрәзәләр дә, кар да, хәтта кар өстенә яткан күләгәләр дә зәңгәрсу. Кайдадыр самолет гүли. Очкыч тавышы тына барган саен, почмактагы зур сәгатьнең текелдәве ачыграк ишетелә. Вакыт-вакыт Яңгураның бер ботинкасы шыгырдап куя.
Мин сез керткән яңалыкны күрдем, — диде Яңгура, сизелер-сизелмәс кенә мыскыллы көлемсерәп. — Операция бүлмәсе ишеге башында сезнең инициатива буенча: «Praeschte aeqroto, taceant colloquia, offoqiat risus, dum ommia dominat morbus»[6] дип язын куйганнар икән.
Моны мин уйлап чыгармадым, Фазылҗан Җангирович. Мондый язу...
Атаклы хирурглар эшләгән бик күп операционныйларның ишек башын бизәп юра. Тыйнаклыгым аркасында, мин моны яздырмаган идем, сез кирәк тапкансыз икән... — Кинәт аның маңгаендагы текә сызык тибрәнә башлады. — Что ж... Ләкин, миңа калса, операция залында гына түгел, палатада да авыру белән сак булырга кирәк. Сез авыру Сәлимовага ниләр сөйләдегез? — дип сорады ул кинәт.
Кайсы Сәлимова турында сүз бара? — дип сорады Мансур, тыныч кына. — Бездә алар икәү.
Яңгура Сәлимоваларның икәү икәнен белми иде.
Аның каравы, сез яхшы беләсез, — диде ул, кискен итеп. — Сез аңа операцияне үзем ясыйм дип әйттегезме?
Андый сүзне мин берәүгә дә әйткәнем юк, Фазылҗан Җангирович. Әгәр сезгә шундый сүз җиткергәннәр икән, бу чеп-чи ялган. Авыруның үзеннән сорарга мөмкин.
Авыруны борчырга безнең хакыбыз юк, ул болай да ни акыллы, ни тиле, — диде Яңгура, күз кырыйлары белән Мансурга карап. Аның тавышында ачу һәм ышанмау иде.
Шул чак Мансур утка май өстәгәндәй:
Табиб этикасы авыруның теләге белән дә исәпләшергә куша, — диде. — Күлмәк кистерергә килмәгән лә ул монда. Тормышын да, семьясының бәхетен дә үлчәүгә сала.
Шулаймы? — диде Яңгура әкрен генә. — Элек астыртын агитация, аннары... табиб этикасы! Юк, барып чыкмас! Сез авторитетны ансат юллар белән яуларга маташасыз, Мансур. Ә мин, бөтен җитәкчеләрне, хәтта коллегаларымны үземә каршы куеп булса да, сезне, бөтенләй тәҗрибәсез һәм исемсез бер, гафу итегез, мальчишканы, сәләтлерәк табиблар бар чагында, үземә ассистент итеп билгеләдем. Эшкә өйрәтим дигән идем. Әбүзәр Гиреевичның да күңеле булсын дигән идем. Күрәсең, рәхмәтегез шушы икән.
Берничә ай эчендә Мансур инде Яңгураның фигыль-холкын бераз белә башлаган иде. Аның көйсезләнүләрен, кул астындагы кешеләргә җикеренүләрен, хәтта операция вакытында коралларны атып бәрүен күргәләгәнгә, үзен кабинетка чакырып күзгә-күз генә әрләвен ниндидер өстенлек күрсәтү дип аңлады. Ләкин ялагайланырга уйламады.
Яңгура, аның эндәшмәвен үзенчә юрап, боеручан, янаучан тавыш белән:
Карагыз аны! — диде. — Минем белән көч сынашырга уйламагыз. Киңәш итмим. Акыл һәм тәҗрибә җыясыгыз килсә, минем белән бергә атлагыз.
Шуннан соң Яңгура Мансур рәхмәт әйтер дә башын иеп чыгып китәр дип көтте. Әмма бу егет андыйлардан түгел иде ахрысы.
Фазылҗан Җангирович, — диде ул, сабыр гына, — миңа бер сүз әйтергә рөхсәт итегез әле. Миннән сәләтлерәк, миннән тәҗрибәлерәк табиблар була торып, мине ассистент итеп хата ясагансыз икән, хатаны төзәтергә соң түгел бит әле.
Уйлап сөйләшегез, — диде аңа Яңгура, эчтән калтырап. — Хатаны төзәтү берни тормый. Ләкин мин — остаз. Гәрчә сез кадеремне белмәсәгез дә, мин сезнең турында да кайгыртырга тиешмен. Әгәр мине аз гына хөрмәт итсәгез, хәзер үк Сәлимова янына барырга тиешсез...
Мин әзер, ләкин ни дип әйтергә тиешмен аңа? Яңгура, сүз беткәнлеген белдерергә теләгәндәй, тиз генә артына борылды.
Сез азат, ләкин иртәгә операция өстәле янына якын киләсе булмагыз! Башкалар ассистентлык итәр.
Мансур баш иде дә чыгып китте. Коридорда тәмәке кабызды. Ул аптырады. Күрәсең, Яңгураның обходы вакытында нәрсәдер булган. Мансур, кичә төнлә ашыгыч операция ясаганга, иртән соңрак калып килде һәм бернәрсә дә белми иде. Хәер, алдап беркадәр әзер булгангамы, Яңгураның кисәтүе аңа, күңелсез булса да, әллә ни каты тәэсир итмәде. Чөнки аның Сәлимовага операция ясарга уйлаганы да юк иде, авыру үзе дә аңардан моны үтенмәде. Операцияне Фазылҗан үзе ясаячагы да билгеле иде. Бу бик табигый дә. Катлаулы операцияне һәр җирдә тәҗрибәлерәк кешеләр ясый. «Ахрысы, минем ассистентлык итүемне ошатмый Фазылҗан Җангирович, — дип уйлады Мансур.
Хатын-кыз мондый чакта бер елар иде дә тынычланыр иде. Ирләрнең күз яше саранрак, шуңа күрә һәртөрле кимсетелү аларның йөрәкләрендә ятып кала.
Мансурның кем белән булса да бер сөйләшеп эчен бушатасы килде. Ләкин ул ялгыз иде. Һәр җирдә: эштә дә, урамда да, өйдә дә ялгыз иде ул. Илһамия әллә ничек, яндырмый да, көйдерми дә.
Икенче көнне иртән ул хастаханәгә гадәтенчә тугызга килде, туп-туры авырулар янына керде. Палаталарның берсендә утырганда, резин тәгәрмәчле ак арбага салып, Сәлимованы операциягә алып китүләрен күреп, аңа күңеленнән хәерле юл теләде.
Озак та үтмәде, коридорда ниндидер ыгы-зыгы купты, Мансур да коридорга йөгереп чыкты, сестраны туктатып: «Ни булды?» — дип сорады.
Ужас! — диде сестра, — Сәлимова операция өстәленнән торып киткән. Фазылҗан Җангирович... коралларны атып бәргән... Наталья Владимировнаның беләген яралаган... Сүгенә... Ужас!
Мансур катты да калды. Бу кадәресен ул көтмәгән иде.

(роман)
2
Күп тә үтмәде, клиниканың барлык хирурглары бүлек мөдире Самуил Абрамович бүлмәсенә җыелдылар. Бу вакытта инде кайбер нәрсәләр ачыклана төшкән иде. Авыру башта ук Фазылҗан Җангировичның операция ясавына риза булмаган икән. Ул операцияне Мансур Таһиров ясасын дип үтенгән. Әмма мин-минлеге кимсенгән, шуның өстенә «кызыклы очракны» да кулыннан ычкындырасы килмәгән Яңгура авыруның теләге белән исәпләшүне кирәк тапмаган. Ә хәзер, гарьлегеннән күлмәгенә сыеша алмыйча, Яңгура Дилбәр Сәлимованы бер минут тотмый клиникадан кууны таләп итә иде. Коллегалары мондый гадәттән тыш таләпкә гаҗәпкә калдылар, әмма ул фәкать үз туксанын тукыды. Аңа хәтта каравы куркыныч иде. Кызарган, бүртенгән, чәче тузгыган. Әгәр аның таләбе үтәлмәсә, ул бөтен хастаханәне пыран-заран китереп ташлар төсле иде.
Зур кылыч борынлы, калку маңгайлы, кара кысалы күзлек кигән Самуил Абрамович, Яңгураның болай ярсуына аптырап калып, аны үзенчә тынычландырырга тырыша башлады.
Атакаем, Фазылҗан Җангирович, зинһар болай кызмагыз әле... Безнең тормышта нинди генә хәлләр булмый... Юк, юк, зинһар, тыныч кына. Без рәхмәт ишетер өчен... Атакаем, Фазылҗан Җангирович, үтенәм...
Фазылҗан аякка баскан Самуил Абрамович алдында капыл гына туктады:
— Юк, Самуил Абрамович, я — мин, я — ул! Мин бала түгел, үгетләмәгез.
Соң ярамый бит болай, Фазылҗан Җангирович, атакаем. Без үзебез талашны зурайтабыз. Чебеннән фил ясыйбыз. Министрлык бар, өлкә комитеты... Мондый эш өчен...
Яңгура мыскыллы итеп авызын кыйшайтты.
Анысы сезнең ише куркаклар кайгысы... Мин бернидән курыкмыйм. Бүген Мәскәүгә, Уфага, Ташкентка чакырып торалар. Сез кемнәр алдындадыр шыр җибәргәнсез икән, барыгыз, эшләпәгезне салыгыз да барысын минем өскә аударыгыз. Рәхмәт әйтүчеләр табылыр.
Атакаем, Фазылҗан Җангирович, ачу — пычак, акыл — сан, дип әйтә бит татарлар. Зинһар, аеграк уйлашыйк... Моннан бер генә атна элек нинди хәл булган иде. Хәтерегездәдер, мәрхүм Шагинның хатыны бөтен клиника буенча: «Иремне суйдылар!» — дип ничек кычкырып йөрде. Авырулар моны ишеткәннәр ләбаса. Сәлимовага да һичшиксез җиткергәннәрдер. Ә моның аңа ничек тәэсир итүе... Аны юатасы, шиген таратасы урында сез дә...
Ах, шулаймыни! — дип кычкырып җибәрде Яңгура. — Сез әле мине башка гөнаһлар өчен дә гаепләмәкче буласызмы? — Фазылҗан Самуил Абрамовичның борын төбенә үк килеп басты. — Мин сезне хирургиянең нәрсә икәнен беләсез дип уйлый идем. Хирургия турында берни дә белмәгән надан кешеләр генә хирург һәр пациентны терелтергә тиеш дип уйлый, һәр операция — зурысы да, кечкенәсе дә — тәвәккәллек. Яки, яки! Мин егерме биш ел эшлим инде. Моңарчы минем өстәлемнән берәүнең дә торып киткәне булмады. Котыртмасалар, Сәлимова да китмәс иде! Моны мин кайберәүләрнең битенә чәпәп әйтәм!
Сүзнең мондый юнәлеш алуын һичкем көтмәгән иде. Кабинетка җыелган табиблар уңайсызланып бер-берсенә карашып алдылар. Самуил Абрамович хәтта ике кулын селкеп:
Юкны сөйләмәгез, Фазылҗан Җангирович! — диде, — Безнең коллективта мондый хәлнең булуы мөмкин түгел.
Сез — сукыр, шуңа күрә берни дә күрмисез. Булган! һәм сез шуларны фаш итәсе, кызган тимер белән көйдерәсе урында яклап маташасыз! — дип бүртенеп кычкырды Яңгура.
Атакай, — диде Самуил Абрамович, — әллә мин акылдан язган инде, әллә... Берни аңламыйм бит. Болай булгач, эшләр бик зурга китә инде. Юк, шулай да сез уйлагыз әле, Фазылҗан Җангирович... Сез мине җәберсеттегез, бик каты җәберсеттегез, атакаем. — һәм ул әллә ничек бөкрәеп төште.
Яңгура аңа иңбашы аркылы, мәхлукка караган шикелле, җирәнеп карады. Аңа каршы сүз әйтергә батырчылык иткән бер кеше бар иде, әнә ул да бөтен коллегалары алдында хур булды. Ул җиңүчән бер караш белән: «Я, тагын кайсыгыз батыр?» — дигән шикелле, барысын берьюлы күздән кичерде.
Шәкертләрем, менә шул! — диде аннары. — Я — мин, я — юләр хатын! Икенең берен сайлагыз.
Курыккан һәм тәмам аптыраган Самуил Абрамович, кечкенә бер өмет белән, яңадан сүзгә кереште:
Ничек була инде бу, Фазылҗан Җангирович? — диде. — Ашказанында яман шеш бар дип уйланылган авыруны ничек чыгарып җибәрергә кирәк? Аны күрәләтә торып...
Үзенә үпкәләсен! — диде Яңгура, Самуил Абрамовичка карамыйча гына. — Әгәр без бүген берсенә юл куйсак, иртәгә икенчесе тыпырчына башлар. Фән абруе— изге! Без җиңүгә авыр юллар аша барабыз.
Кабинетта тынлык урнашты. Самуил Абрамович табибларга карады, теләктәшлек эзләде. Ул Фазылҗан Җангирович белән озак еллар эшләгәнгә, аның холкы чакма икәнен, үз сүзеннән кайтмаячагын яхшы белә иде. Фазылҗан Җангировичны шундый итәр өчен ул үзе дә аз көч түкмәде. Җитәкче, аның карашынча, тел-теш тидерерлек булмаска, аның әйткән сүзе кул астындагы кешеләр тарафыннан берсүзсез үтәлергә тиеш. Яңгура гомумән власть яратканга, Самуил Абрамовичның тырышлыгы, уңдырышлы туфракка төшеп, кирәгеннән артык җимеш бирде. Бүген Самуил Абрамович үзен бутылкадан аждаһалар чыгарырга көче җитеп тә, соңыннан аларны кире кертеп яба алмаган дәрвиш хәленә калганлыгын бик яхшы аңлады.
Менә шушы тынлыкта коллективта әле яңа кеше булган, холык-фигылен берәү дә әле яхшылап белеп өлгермәгән, тыштан бик әдәпле, нәзакәтле күренгән Мансур Таһировның үз-үзенә нык ышанган тавышы ишетелде:
Фән — фән өчен түгел, фән — кеше өчен, Фазылҗан Җангирович!
Һәм барысы аңа таба борылып карадылар: берәүләре куркып, берәүләре яшерен шатлык белән.
Яңгура мондый җөрьәтне көтмәгән иде ахрысы, тиз генә җавап таба алмады. Ә Мансур ул арада өстәп куйды:
Амбиция өчен генә, абруеңа җил тигән өчен генә кеше гомерен корбан итәргә кемнең хакы бар, Фазылҗан Җангирович?
Яңгураның уң яңак калкымы бии башлады.
Сез... сез ни сөйләгәнегезне уйлыйсызмы? — диде ул, ачулы, әкрен тавыш белән. — Мин әле сезне кызганган идем, исемегезне халык алдында әйтмәсәм дә, хатагызны аңларсыз дип уйлаган идем. Авыруны котыртучыларның берсе — сез! Юк, мин моны болай гына калдырмам!
Яңгураның бармак янавын күргәч, Мансур ихтыярсыздан көлемсерәп куйды.
Фазылҗан Җангирович, — диде ул, тыныч кына, — янамагыз әле болай. Минем берәүне дә котыртканым юк. Сез бик яхшы беләсез. Кызган чакта уйламый әйтәсез. Минем сезгә хөрмәтем зур. Ул институттан ук башланды. Сез лекцияләрегездә безгә хирург намусын югары тотарга өйрәтеп килдегез...
Ә хәзер җавапсызлыкка өйрәтәмме? — дип сорады Яңгура, — Мин йөзләрчә кешеләрне үлемнән коткарган, сезнең кебек йөзләрчә яшь белгечләрне тәрбияләгән... Инде килеп үз шәкертем алдында намуссыз, вөҗдансыз булдыммы?
Фазылҗан Җангирович, сүз фәкать бер күңелсез факт турында бара. Бу очракта сез хаклы түгел.
Юматша да, ниһаять, ботинкасының очлы башы белән келәм казып туйды булса кирәк. Ашыкмый гына аякка басты. Ул имән төбе кебек нык иде. Куе чәчен ак калфагы эченә сыйдырып бетерә алмаган, калфагы әче камыр кебек кабарып тора.
Фазылҗан Җангирович, Мансур хаклы бит...
Китсәнә! — дип мыскыллап кычкырды Яңгура. — Ихтимал, безгә урыннарны алмашырга да кирәктер: ул минем урынга, мин аның урынына, ә?
Юматша каушамады.
Фазылҗан Җангирович, сез бу сүзләрне беренче тапкыр әйтмисез, без инде моңа күнегеп беткән. Бүгенге дулавыгыз да чираттагы бер тамаша гына. Мансур — яңа кеше. Яңа күз күпне күрә. Аннары безнең кебек күшекмәгән дә әле. Ул бүген безнең күңелләрдә еллар буе җыелып килгәннәрне әйтеп бирде. Мансур әйтмәсә дә, иртәме-соңмы, башка берәү әйтеп бирер иде... Ни өчен сәләтле яшь табиблар бездән һаман саен китә тора?..
Җитәр, бу турыда дискуссия ачмагыз, — диде Самуил Абрамович. Ул үзен яклаучы табылуга башта шатланган иде, ләкин үзе көткән үтенү урынына яшьләрнең таләп итә башлауларын күргәч, ул курка калды һәм үзенең вәкаләте белән сүзне иң кызган җирендә өзәргә теләде.
Самуил Абрамович, сез болай да безне еллар буе тыеп килдегез, — диде Юматша, — авызыбызны томаладыгыз. Инде бер башлагач, әйтергә рөхсәт итегез, Ни өчен бездән Кириллов, Афанасьев, Һадиев һәм башкалар китте? Фәкать Фазылҗан Җангировичка каршы сүз әйткән өчен генә. Ул үзен остаз дип түгел, ишан дип уйлый, ә безгә мөритләре итеп карый. Кеше ышанмас нәрсә, ләкин чын. Партбюрода бу мәсьәлә әллә ничә тапкыр күтәрелде, ләкин иптәш Шапошникованың үз фикере юк, ул партбюроны килештерү урыны дип кенә карый.
Биредә партиясез иптәшләр дә бар, партдисциплинаны онытмагыз, — диде Шапошникова, сикереп торып.
Самуил Абрамович сөякчел кулы белән өстәл шакыды.
Ярар, митинговать итүне бетердек, — диде, — Мәсьәлә аңлашылды, калганың административ юл белән хәл итәрбез. Барыгызга да үтенеч, хәтта боерык: Фазылҗан Җангировичка каршы сүз куертмаска, коткы таратмаска, аның авторитетын күз карасы кебек сакларга. Авыру Сәлимова операция өстәленнән куркуы аркасында гына торып киткән дип аңлатырга. Без берәүне дә үз ихтыярыннан тыш операцияләмибез. Ә Сәлимова белән мин үзем сөйләшермен. Сезгә, Фазылҗан Җангирович, атакай, үтенеч шул, — ул өстәл тартмасыннан язу алды, — сез бу гаризаны язмаган дип уйлыйк. Менә үз кулыгыз белән ертып ташлагыз.
Яңгура аның кулыннан язуны тартып алды да, берни әйтмичә, чыгып китте.
Уф, атакаем, — диде Самуил Абрамович, маңгай тирен кулъяулыгы белән сөртеп. — Никадәр сүз...
Барысы да аякка бастылар һәм, Мансур белән Юматша тирәсенә тупланып, кызып-кызып сөйләшә башладылар.
Самуил Абрамович бераз тыңлап торды да:
Берүк, коллегалар, монда сөйләгәннәр монда калсын, — диде. Яшьләрнең болай туарылып китүе аны Яңгураның тузынуыннан бигрәк куркытты. Ни әйтсәң дә, Яңгурага ул күнеккән. Яңгура гадәттә әллә ни мәшәкать тә тудырмый. Ә яшьләр... күр дә тор, барысын да әйләндереп салачаклар. Самуил Абрамович гүя ерак күкрәүләрнең тавышына колак салгандай бераз тынып торды да Мансурны дәшеп алды:
Әгәр авыру риза булса, операцияне сез ясарсыз.
Мондый гаепләрдән соң мин бу операциягә тотынырга теләмим, Самуил Абрамович, — диде Мансур.
Ә сез башта уйлагыз, Мансур Закирович! Кырт кисәргә ашыкмагыз.

3
Соңгы ике-өч көн эчендә Яңгура клиникада бөтенләй күренмәде. Ләкин дөя сөрлегүгә карап кәрван туктамаган шикелле, клиника тормышы да, Яңгура килмәүгә карап, үзенең авыр, газаплы агышыннан туктамады. Яңа авырулар да кабул ителде, терелгәннәре чыга торды, операцияләр дә ясала торды. Тик Сәлимова турында сүз кузгалганда гына хирурглар ничектер уйга калалар иде. Мансур да күңелендә вакыт-вакыт эчке каушау тоя торган иде, Бу хәлгә ул гаҗәпләнде дә, ачуы да килде. Операциягә керешкәнче бу тойгыдан тәмам арынырга кирәк иде. Ул, өенә иртәрәк кайтып, яхшылап ял итәргә булды. Ихтимал, арыганлык тәэсире генәдер. Ял иткәч, тән дә, күңел дә ныгыр.
Булган хәлләрдән соң Мансурның бу операциягә бер дә алынасы килмәгән иде. Ул Самуил Абрамович белән бик озак тартышты. Ләкин авыру башка бер хирургка да риза булмагач, Мансурга артык киреләнергә урын калмады. Сәлимова ни сәбәптән операция өстәленнән торып китте икән? Курыккангамы?
Юк, аның өчен генә түгел, — диде Сәлимова. — Шундый хәлгә калганмын икән... курыксаң да... Фазылҗан абыйны нигәдер күңелем тартмады... Менә белмим инде ничек әйтергә дә. Диләфрүз үз хастаханәбезгә салдырыйм дигән иде, минем Фазылҗан абыйдан операция ясатасым килде. Аны бит газеталарда шулхәтле мактыйлар... Мин аны башка кеше дип, Әбүзәр абзый шикеллерәктер дип уйлаган идем... Балаларымны күрергә теләвемне әйттем, ә ул... гафу итегез, артык сөйли алмыйм.
Бу сөйләшү моннан ике-өч көн элек булган иде. Бүген Мансур тагын Сәлимова янына килде. Палата эче баеп барган кояшның кызгылт моңсу нуры белән тулган иде, Сәлимова, ак юрганын ияк астына кадәр үк тартып, караватта сузылып яткан. Шул ук кызгылт моңсу нур авыруның ябык йөзенә дә төшкән. Нәфис, кырыс иреннәрендә дә тирән сабырлык белән әйтеп бетергесез авыр кайгы чагыла кебек. Мансур килеп кергәч, бу иреннәр калтыранып куйдылар.
Борчылмагыз, — дип, Мансур урындыкка утырды, авыруның кулын тотып тамыр тибешен тикшерә башлады. — Мин сезнең ихтыяр көчегезгә ышанам. Сез миңа ярдәм итәргә тиешсез, Дилбәр ханым. Вәгъдәме?
Яңадан алдау булмасмы, Мансур Закирович? Сез, зинһар, үзегез ясый күрегез инде. Ни генә булса да, ни генә әйтсәләр дә... күңелем сезгә ышана.
Рәхмәт. Ләкин сезнең ярдәм белән, Дилбәр ханым.
Сәлимова дулкынлана башлады. Юрганы бер күтәрелде, бер төште. Юрган өстендәге китап идәнгә шуды. Мансур аны күтәреп алган чагында, Дилбәр бик каты дерелдәп куйды. Аннары тагын күзләрен йомды. Ул арада бүлмә эчендәге саф алсулык тагын да артты, кояш инде тәрәзә турысына якынлашып килә иде.
Сезнең хатыныгыз бармы, Мансур Закирович? — дип сорады Дилбәр.
Бар... — диде Мансур әкрен генә һәм: — иде, — дип өстәде.
Дилбәр аның «иде» сен ишетмәде булса кирәк, күз карашында да, иреннәре торышында да бернинди үзгәреш сизелмәде, җавапка канәгатьләнгәндәй шулай сабыр, кайгылы килеш хәрәкәтсез ята бирде, әкренләп сулышы тигезләнде. Хәзер инде юрганы беленер-беленмәс кенә тирбәлә иде.
Балаларыгыз?
Кызым бар.
Сәлимова бүтән сорау бирмәде.
Мансур урыныннан торды, хәерле төн теләде, юата торган сүзләр әйтте. Шунда Дилбәр ярым йомык керфекләрен күтәрде һәм Мансурны кайнар күзләре белән яндырып алгандай булды. Бөтен нәрсәдән өметен өзгәнсыман күренгән бу хатынның күңелендә яшәү өчен чиксез газаплы көрәш бара икән. Мансур моны шушы минутта аеруча ачык тойды. Ләкин Дилбәр чак кына көлемсерәп куйды, башын кагып рәхмәт әйтте.
Мансур кичке тынлыкка һәм тынычлыкка тала барган урамга чыкты. Эңгер-меңгер. Төсләр тоныкланган, тик кояш баткан урында гына җете кызыл бәләкәй күл калган. Ул да минут саен үзгәрә, тоныклана, зәңгәрсу соры төскә керә бара. Ә Мансурның күз алдында һаман шул алсу палата, сабыр да, кайгылы да йөз, кайнар күзләр, нәфис тә, кырыс та иреннәр...
Мансур җәяү кайтты. Яңадан аны эчке каушау тойгысы эзәрлекли башлады. Яңадан үз-үзенә ачуы килде. Аңа калса, урамнан узып баручылар да аның бу каушавын күрәләр, шундый яшь, газа ирнең болай икеләнүеннән көләләр иде кебек. Ул кесәләренә тыккан кулларын йодрыклады, башын күтәрде. Җете кызыл күлчек көрәнсу рәшә эчендә югалган. Аның каравы, офыктан бераз өстәрәк яп-якты буй сузылган, ә тагын да өстәрәк карасу яшел төстә хәтфәдәй йомшак болытлар күренә. Араларына бәләкәй-бәләкәй якты күлләр җәелгән.
«Ни өчен ул миннән: «Хатыныгыз, балаларыгыз бармы?»— дип сорады икән? Әгәр булса, минем ирем, балаларым турында да онытмагыз дип әйтүе булдымы икән? Әллә уз хатының, үз балаларың өчен ничек тырышсаң, минем өчен дә шулай тырыш дип әйтте микән? Мөгаен, шулай әйткәндер...»
Ишекне Фатихәттәй ачты. Аңа ияреп, Гөлчәчәк йөгереп килеп чыкты. Хәзер инде Гөлчәчәк бу өйдә тәмам үзләште, берәүдән дә тартынмый, көлә-көлә барлык бүлмәләр буйлап чабып йөри. Әтисен генә түгел, бабасын да аптыратып бетерә. Бабасы эшләп утырганда, өстәл астына шыпырт кына кереп балагыннан тарта, песи булып кычкыра, я, урындык артына басып, бабасын муеныннан кочып ала, я күзләрен каплап: «Кем бу?» — дип сорый. Бабасы тотып алып үбә башлагач, чәчрәп көлә. Бабасы кабинет ишеген япкан булса, ачкыч тишегеннән карый, ишек астыннан кәгазь кисәге сузып кыштырдата. Кырын караучы, тиргәүче, җикеренүче булмагач, аңа тагын ни кирәк? Бабасы эшләп утырганда, аның китабын тартып алып, «Чижик-пыжик» уйнарга өстерәп алып китү дә аның өчен берни тормый иде.
Мансур кызын кулына күтәрде дә бит алмаларыннан үпте. Көннәр узган саен, Гөлчәчәк әнисенә күбрәк охшый бара, Мансур аны күргән саен, Илмираны юксынып, сызлана иде. Бүген дә шушы тойгы Мансурның йөрәген өтте. Ул яңадан Дилбәрнең: «Сезнең хатыныгыз бармы?»-дигән соравын исенә төшерде.
Мансур кызын идәнгә бастырды да өстен чишенде. Костюмын салды, юынды, аннары өстәл артына килеп утырды. Фатихәттәй, яратмавын бер дә яшереп тормыйча:
Теге нәмәстәкәең шалтырата-шалтырата аптыратып бетерде, — диде.
Юк, юк, бетмәгән әле, — дип, Гөлчәчәк өстәл астыннан кычкырды.
Беркөнне шулай Фатихәттәй әллә базардан, әллә кибеттән арып-талып кайтып керде дә, өс киемен дә салмыйча, алгы бүлмәдәге урындыкка утырды:
Уф, аптырап беттем! — диде.
Гөлчәчәк, әбисе авырый дип белеп, Әбүзәр абзый янына йөгереп барды да, аны йолыккалап:
Дәү әти, әбекәемнең аптыравы беткән, тизрәк дару бир, — диде. Күрәсең, хәзер дә шул дару артыннан чапты булса кирәк.
Мансур табын яныннан торырга гына өлгергән иде, Илһамия килеп җитте. Ул бик кызу килгән ахрысы, бит алмалары кып-кызыл булып яналар.
Мансур, үзең белән генә сөйләшәсем бар, — диде ул, бүреген, пальтосын Мансур кулына ташлап. Шул ук вакытта көзгегә карап күз иярмәс җитез куллары белән чәчен, күлмәк якасын төзәткәләде. Бу минутта ул эссе, матур, ирләрнең күңелләрен кытыклардай назлы елмая иде.
Мансур аны үз бүлмәсенә чакырды.
Үзем эсселәдем, аякларым туңды, — диде Илһамия, диванга аякларын бөкләп утырып. — Берәр җылы әйбер белән аякларымны төр әле.
Мансур, уңайсызланып, кайсыныңдыр җылы халаты белән аның аякларын каплаган арада, Илһамия бер кулы белән аның чәчен тузгытты.
Минем аякларым пыяла түгел, ватылмый, бу кадәр сак кыланмасаң да ярый, — дип көлде һәм яңадан Мансурның чәчен тузгытып алды.
Мансур, берни әйтмичә, чәчен биш бармагы белән артка сыпырып, аңа каршы урындыкка утырды.
— Шулкадәр ерак утырмасаң... ашамам әле.
Сез нидер әйтмәкче идегез бугай?
Илһамия, аңа күз очлары белән бераз карап торды да, назланып:
Мин приемга килмәгән, — диде, — кай җирең авырта дип ашыктырма. Я әле, башыңны имичә, миңа туры гына бер кара. Юк, невозможный син. Читкә борыласың. Төньяктан тәмам кыргыйланып кайткансың. Чын-чын... Ак аюлар арасында...
Мин торган җирдә ак аюлар юк иде.
Алайса, миңа карыйсың килми?
Мансур дәшмәде.
Бигрәк үпкәчел мальчик икәнсең, — диде Илһамия, үзе дә турсайган булып. — Халатны алып бир әле. — Кызыл озын тырнаклы бармагы белән ул үзе юри идәнгә төшергән халатны күрсәтте.
Мансур торып халатны алды да, диван кырыена салып, яңадан үз урынына барып утырды.
Бик ашыгыч әйтәсе сүзегез бар иде шикелле, — дип кабатлады ул.
Бу нинди чамасыз куалау? — Илһамия шаян итеп кашларын югары күтәрде. — йомышыңны әйт тә кайтып кит дигән сүзме? Пожалысты, муеныңа асылынучы юк әле.
Мансур көлемсерәп куйды. Кыз моны күрмичә кала алмады.
Үзеңне әллә кемгә санама.
Шаяртуларыгыз бигрәк беркатлы.
Нәрсә, нәрсә? — дип сорады Илһамия тиз генә. Аның күзләре ялтырап китте.
Гафу итегез.
Ярый әле, гафу үтенә беләсең икән. Шулай да син, Мансур, все же неблагодарный кеше. Җизни сине шундый уважает, синең өчен все готов сделать, ә син аңа...
Аңлап бетермим... Сезне Фазылҗан Җангирович җибәрдеме әллә?
Сагайган, бөтен буыннары киеренке төс алган, әз генә усал, әз генә зәһәр Илһамия ачы көлемсерәп:
Минем үз башым да бар, мине бала дип уйлама, — диде. — Сип җизнине шашар хәлгә җиткергәнсең. Ул хурлыгыннан агу эчәргә әзер.
Ышанмыйм, — диде Мансур, тыныч кына. — Фазылҗан Җангирович андый кеше түгел. Кызып китеп, үз амбициясен һәрнәрсәдән өстен куя башлагач, коллегалары аңа аз гына кисәтү ясаганнар икән, моның өчен агу эчмиләр, рәхмәт кенә әйтәләр.
Мансур, не смейся! Җизнидән көләргә синең просто хакың юк, ул синең учителең. И вообще...
Минем кешедән көлә торган гадәтем юк. Фазылҗан Җангировичның, сез, әйтмешли, просто борчылган, зиһене таралган чагы. Суынгач, үз урынына утырыр. Сезгә дә җизнәкәегез өчен хәсрәт чигәргә нигез калмас.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Ак Чәчәкләр - 17
  • Büleklär
  • Ак Чәчәкләр - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 4006
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2056
    39.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 3972
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1985
    38.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 3833
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1903
    39.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 3943
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2048
    37.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 3734
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1874
    38.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 3621
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1902
    39.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 3928
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1960
    37.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 3862
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1951
    40.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 3975
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1968
    40.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 3874
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1850
    41.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    66.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 3831
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1901
    40.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 12
    Süzlärneñ gomumi sanı 4099
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2012
    39.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 13
    Süzlärneñ gomumi sanı 3981
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1981
    39.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 14
    Süzlärneñ gomumi sanı 4089
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2055
    38.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 15
    Süzlärneñ gomumi sanı 3987
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2099
    38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 16
    Süzlärneñ gomumi sanı 3867
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1861
    38.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 17
    Süzlärneñ gomumi sanı 3966
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1920
    38.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 18
    Süzlärneñ gomumi sanı 3955
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2016
    38.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 19
    Süzlärneñ gomumi sanı 4035
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2013
    38.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 20
    Süzlärneñ gomumi sanı 3983
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2009
    39.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 21
    Süzlärneñ gomumi sanı 3992
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2084
    38.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 22
    Süzlärneñ gomumi sanı 3971
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1889
    41.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    66.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 23
    Süzlärneñ gomumi sanı 3962
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2013
    38.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 24
    Süzlärneñ gomumi sanı 3936
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2002
    39.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 25
    Süzlärneñ gomumi sanı 3993
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1999
    39.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 26
    Süzlärneñ gomumi sanı 3885
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1886
    39.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 27
    Süzlärneñ gomumi sanı 3893
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2008
    37.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 28
    Süzlärneñ gomumi sanı 3966
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2025
    40.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 29
    Süzlärneñ gomumi sanı 3860
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1845
    40.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 30
    Süzlärneñ gomumi sanı 3979
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1871
    41.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 31
    Süzlärneñ gomumi sanı 3799
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1932
    39.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 32
    Süzlärneñ gomumi sanı 4013
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1934
    40.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 33
    Süzlärneñ gomumi sanı 3807
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1921
    38.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 34
    Süzlärneñ gomumi sanı 3946
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1950
    39.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 35
    Süzlärneñ gomumi sanı 4030
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2036
    39.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ак Чәчәкләр - 36
    Süzlärneñ gomumi sanı 1577
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1015
    47.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    68.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.