Latin

Котеп Узган Гомер - 15

Total number of words is 4390
Total number of unique words is 1965
38.1 of words are in the 2000 most common words
52.1 of words are in the 5000 most common words
61.0 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Любаның тавышы кимегәннән кимеде, арыды, акрын гына су сорады. Рушания аның башын күтәреп, кашык белән генә авызына су салды.
- Любонька, өзгәләнмә, син азрак ял ит, йоклап ал, азак сөйләшербез. - Рушания ипләп кенә одеялын өстенә япты, йомшак кына иңбашларыннан сыйпады. - Ял ит, ашыкма, барысы да Ходай кулында, безнең белән ни теләсә, шуны эшли.
Люба күзен ачмый гына:
- Мин гөнаһлы, Рая апа, мине Ходай шуның өчен җәзалый. Синең кулларың шундый йомшак, гел минем әнинеке кебек, тик ул да миннән баш тартты, мин иремнән башка беркемгә кирәкмим.
- Ни сөйлисең, гөнаһсыз бер генә кеше дә юк, без бит тере җаннар. Кемнең гөнаһасы юк - барыбызда да бар инде ул, тик кемнеңдер күбрәк, кемнеңдер азрак. Хәер, белмим, гөнаһаның олысы-кечесе була микән соң ул?
- Була, Рая апа, була. Мин бертуган сеңлемне рәнҗеттем, ул мине кичермәде, мин гаепле аның алдында.
- Кичермәслек гөнаһлар юктыр бәлки? Бигрәк тә бертуганнар арасында.
- Була икән шул. Үлгәнче бик тә күрәсем, аңлатасым килә, кичерсә, мин тынычлап үләр идем. Тик ул килми дә, кичерми дә, мине теге дөньяда да җәфалансын, ди.
- Ә син миңа сөйлә, аңа сөйләгән кебек сөйлә, миңа аңлат аңа аңлаткан кебек, син мине ул дип хис ит. Мин аңлармын, бәлки әле син уйлаганча алай үк куркыныч та түгелдер, ашыкма, безнең алда вакыт күп, бүген сөйлә, иртәгә сөйләрсең, мин сине тыңлармын, - дип, Любаның салкын кулын учына алды. Люба авырайган күз кабакларын көчкә ачып, берсүзсез Рушанияга карап ятты, аннан кичке күк йөзедәй күзләрен түшәмгә терәде. Рушания аны ашыктырмады, җан җылысы белән җылытырга теләгәндәй, Л юбан ыңкулл ар ы н, иңбашларын йомшак кына сыйпады да сыйпады.
Без Мәскәүдә туып-үстек, шунда яши идек. Мин ии ститутны бетергәч, бик яхшы компанияга эшкә урнаштым, реклама белән шөгыльләнә торган. Акча әйбәт ала идем, шуңа күрә үземнең эшемә якыннан гына фатир табып, иптәш кызым беләк шунда күчеп тора башладык. Өйдәгеләр белән кон дә телефоннан сөйләшеп торганга, сирәк кайта идем. ( сңлем Оля да мәктәпне бетереп, институтка керде, без аена бер тапкыр я миндә, я әниләрдә очрашабыз. Мин сеңлемне оик ярата идем, акча алган саен матур киемнәр, тәмле конфетлар - аның өчен берни жәл түгел. Өченче курсны бетергәч, сеңлем бер егеткә гашыйк булды, очрашкан саен I сл шуның турыда гына сөйли, сеңлем бөресеннән чыккан чочкәгә охшап калды. Мин беренче тапкыр күрә идем кешене мәхәббәт шулчаклы матурлавын: күзләре ут яна, үзе гел көлеп кенә тора, аның бәхетенә мин дә сөенә идем. Оля очрашкан саен, «Апа, ул шундый чибәр, шундый акыллы, син күрсәң аны, үзең дә гашыйк булыр идең», ди. Укып бетереп диплом алгач, Оля аны гаилә белән таныштырырга өйгә чакырган, миңа да: «Апа, кил, булачак ирем белән таныштырам, без озакламый өйләнешәбез», диде. - Люба, арыпмы, күзләрен йомды, кипкән иреннәрен ялап куйды. Рушания тагын калак белән авызына су салды. Бераз хәл җыйгач, Люба күзләрен ач гы. - Сеңлем хаклы булган, мин күрдем дә телсез калдым, ул да миңа карады да катты, торабыз икәү бер-беребезгә карап. Күзләр бер-берсенә бәйләнде, ни ычкынып, ни китеп булмый. Минем моңа чаклы беркайчан гашыйк булганым юк иде әле, ә монда әллә ни булды, үз өемдә адаштым, кая барып төртелергә белмәдем. Кулыма алган чәшкем дә төшеп кагылды, өстәлгә утыргач, калак күтәреп ризык та каба а 1мадым, күзләр, теләмәсәм дә, аңа күтәрелде. Күтәрелгән Сием аның карашы белән очраштым, бер өстәл артында кара- Каршы утыру үзе бер газапка әйләнде, өстәл артында барган сойлошүне дә ишетмәдем, мин генә түгел, ул да шул хәлдә Иде, ахрысы. Минем бүтән чыдап утырыр хәлем калмады, Иим дидер сәбәп табып, утка пешкәндәй чыгып чаптым. |Ии11с өйдәгеләр дә аңламады, үземнән берничә яшькә кече, ■и I мосә, бертуганымның булачак киявенә гашыйк булуым Вннсм өчен кара кайгыга әйләнде. Ни генә булмасын, бүтән Ьршммаска, онытырга тырыштым, әниләргә дә бармадым, ■ның белән очрашудан курыктым, йөз сәбәп табып, өйгә ■Ятмаска тырыштым. Бер айдан ул үзе мине эштән килеп ■ft I ы, пыяла ишек аркылы карап торды да борылып чыгып китте. Мин эштән чыкканда, урамдагы скамейкада көтеп утыра иде. Мин аны күргәч, аякларым йөрмәс булды, ул үзе каршыма килеп басты, берсүзсез мине бала кебек җитәкләде дә, каядыр үзе белән алып китте, мин берсүзсез аңа иярдем. Без якында гына бер кафега кердек тә кич буе бер-беребезгә карашып утырдык, сүзсез дә бер-беребезне аңладык. Толик миңа шул кичне үк тәкъдим ясады. Сеңлем алдында бик оят булса да, мин аннан, ул миннән аерыла алмадык. Оля телефоннан елады, «Апа, мине Толик ташлады, ничек яшим аннан башка», дип. Мин телефонның бу ягында еладым, нинди Ходай каргаган өчпочмак, чит кеше булса, бер хәл, кая моның чыгу юлы? Ходайның сынау юлы шул булгандыр. Минем фатирда Толик белән икәү утырганда, Оля килеп керде, безне бергә күргәч, телсез калды, ул барысын да аңлады. Оля каты депрессияга бирелде, әниемнәр дә сеңлемнең бәхетенә аяк салган өчен минем белән сөйләшмәс булдылар. Толик Оля белән сөйләшеп, аңлашып та карады, тик Оля безне каһәрләде, кичермәде. Толик әниемнәрдән минем кулымны сорап баргач, әнием дә, кеше бәхетсезлегендә бәхет төземиләр, дип чыгарган. Әти-әни фатихасыннан башка, сеңлемне елатып башлаган тормышның ни хәере булсын? Толик мине Чаллыга алып кайтты, әниләре бик яхшы кешеләр булып чыкты, без эшләдек, бер-беребезне яратып туймадык. Эштән бер­беребезне үлә язып сагынып кайтабыз, без шундый бәхетле идек, тик сеңлем алдында кылган кылыгыбыз тулысынча бәхетле булырга ирек бирмәде. Оля искә төшкән саен икебез дә башны аска ия идек. Бер елдан улыбыз туды, Толикның туганнары җыелды, әти-әнисе сөенеп туймады. Толик яшь булса да, дөнья көтәргә бик тырыш, гаилә өчен бик җаваплы кеше булып чыкты. Әти-әниләре, бала тугач, бер бүлмәле фатир да алып бирделәр. Сөенеп кенә яшисе дә бит, тик һаман тормышның бер кырые китек булды, чөнки минем белән сөенергә, шатлыгымны уртаклашырга янымда якын туганнарым юк. Шалтыратам - әни салкын гына сөйләшә, кунакка чакырам - төрле сәбәпләр табып килми, ялыныплар елыйм, кичерегез, ташламагыз мине, дип - әйтерсең, алар мине ишетмиләр, телефонның теге очында тынлык.
Люба тагын хәлсезләнеп күзләрен йомды, авыр итеп ыңгырашып куйды. Рушания ничек ярдәм итәргә дә белмәде, тамагын чылатудан башка. „
- Икебезгә дә кыйммәткә төште урланган мәхәббәт,
Ходай безне һаман сыный, әллә мәхәббәтне, әллә кылган I (м шһларыбыз өчен җәзалый. Сеңлем әрнешеп каһәрләгәндер, мин хәзер шуны кнчерәм. Бөтен тәнемне мең кисәкләргә I слгәлиләр, авыртуын тел белән дә аңлата алмыйм. Рая апа, мин тәмуг капкасы төбендә торам. Мин аларны һаман көтәм, .1 алар килмиләр дә, кичермиләр дә. Минем җаным теге дөньяда да урын тапмаячак, бер капкага да керә алмыйча, күбәләк кебек бәргәләнеп йөриячәк.
Рушания тамагына утырган төерне көчкә йотып җибәрде, Холимәнең дә иреннәре калтырый, кычкырып елаудан көчкә тыелып утыра. Рушания иелеп Любаның яңагыннан үпте, авыр сулап алды, бөтен бәреп чыгарга торган хис, күз яшьләрен эчкә яшерде, үз-үзен нык итеп кулга алырга I ырышты.
И балакаем, ни сөйлисең син, нинди гөнаһ ди ул, чын ярату гөнаһ була алмый. Ходай үзе сезне, менә синең парың, (ип, бер-берегезгә каршы чыгарып бастырган. Сине яратып га, сеңлеңә өйләнгән булса, бу да алдау, хыянәт булыр иде. Ул Оляга гашыйк кына булган, ә сине күргәч, ул чын мәхәббәтнең ни икәнен аңлаган. Ул бит синең белән юанып кына ташламаган, гомерлеккә тормыш юлдашы иткән, I уасы баласының анасы итеп сине сайлаган. Чирләсәң до сине тәрбияли, хөрмәт итә. Ходай бит ничек дигән, ярлылыкта да, байлыкта да, шатлыкта да, кайгыда да бер­береңне ташламаска, бергә булырга дигән. Шулай булгач, Ходай сезне белеп кавыштырган. - Рушания бераз уйга ч\ мып утырды, ник, ник килми аның туганнары, ничек ата- анасының җаны түзә, кичермәслек ни кылган соң ул?
Кичер син аларны, килер, әниең дә әтиең дә, Оля да. Кеше кичермәс гөнаһлар булмас, юкка гына җәфалыйсың ү чеңне.
Чын әйтәсеңме, Рая апа, никтер минем сиңа ышанасым кило. Алар мине кичерсәләр, мин тыныч күңел белән Теге дөньяга китәр идем. Оля килсә, минем Алёшага әни <>\ лып калуын сорар идем, чит кеше түгел бит, рәнҗетмәс и;н- минем улымны. Бәлки Толикны һаман да яратадыр ре, ул аңа яхшы хатын булыр иде. Әйе, Оля килсен иде FM tpoK, бәлки ул мине аңлар иде. - Любаның сүнеп барган
I юрендә өмет чаткысы барлыкка килде.
• Килер, һичшиксез килер, түз азрак, бер-ике көннән ■и леп тә җитәрләр, син арыдың инде, йоклап ал.
I 11алатага шәфкать туташы белән олы гына яшьтәге доктор
килеп керде, алар туры Люба янына килделәр, Рушания торып урын бирде. Аларга чыгып торуны сорадылар. Хәлимә белән Рушания коридорга чыктылар. Хәлимә:
- Килмәсәләр нишлибез, син шундый итеп әйттең, хәтта мин дә ышандым.
- Әлегә белмим, тик алар килергә тиеш, гүргә кереп барган кеше белән хушлашмау мәрхәмәтсезлек ул.
Любага уколлар кадап йоклаттылар, Рушания да бүгенге уколларын алып кайтып китте. Көннән-кән күргәннәр авыр хисләр калдыра барды.
Икенче көнне Рушания больницага кергәндә, аны берәү бәреп ега язып, йөгерә-атлый узып китте, ул да Рушания барасы коридорга борылды. Ычкынган плащы кызу барганнан ике якка ачылып, җилфер-җилфер килә. Рушанияга ул ничектер таныш та тоелды, тик бик кызу яныннан үтеп киткәнгә, йөзен күреп өлгермәде. Рушания ашыкмый гына үз катына менде. Баскычка каршы табиблар бүлмәсе, аның ишеге ачылып китте, аннан тагын теге кеше атылып чыкты да Рушания ята торган палатага кызу-кызу атлады. Бу Любаның ире бит, ни булды икән? Ул да адымын кызулатырга мәҗбүр булды. Ул килеп кергәндә, Любаның ире идәнгә тезләнеп утырган, хатынының комсызланып күзләреннән, битеннән үбә-үбә, елый язып тәкрарлый:
- Любашенькам минем, ник, ник баш тартасың, моңынчы шуның белән яшәп килдең бит әле, тагын яшәрсең, Любонька, ясатыйк химия терапия. Без бит синең белән ниләр генә үтмәдек, тагын үтәрбез, тагын яшәрбез, мин барысына түзәрмен, көрәшик әле тагын, гүзәлем минем, күз нурым. Ничек яшәрмен синсез, Алёша белән безне кемгә ташлап китәсең, без бит сине шундый яратабыз! - Ул тирә-ягында беркемне күрми дә, ишетми дә, әйтерсең, алар монда икәү генә.
Рушания әле моңынчы ирләр өзгәләнеп елаганын күргәне юк иде. Хәлимә дә капельница астында ята, ул да башын стенага борган да, алар ишетүдән куркып, иренен тешләп елый иде. Бу яшь ирнең өзгәләнүен тыңлап тору үзе бер газап, болай торырга ярамый, ни дә булса эшләргә, ниндидер сүзләр табып юатырга кирәк иде дә, тик нинди сүзләр табасың? Кайсысын тыңласаң, шунысы хаклы, Любаның бу хәлендә нишләмәк кирәк хәзер, бу карарга килү аңа да җиңелдән түгел, тик ул да арыган, бу чирдән, бу авыртулардан, бу кешесез кыяфәттән, иренә авыр йөк булып ятудан, аның яшьлеген юкка сарыф итүдән. Любаның бар дәвалардан баш тартып, теге дөньяга ашыгуы баласыннан, иреннән туюы түгел. Кем туйсын якты тормыштан? Палатага тагын өелеп ак халатлы кешеләр керделәр, Илья Ильич әле урамнан гына кергән, өске киемнәрен дә салмаган, ак кәгазь төсенә кергән Рушанияны күреп алды, аның йөзенә карап, хәлен аңлады, ахрысы. Рушания ялварып табибына карады.
- Ярдәм итегезче, - диде Люба яткан якка карап. Табиб Любаның иренең иңбашына кулын салды.
- Әйдәгез, чыгыйк, ул әле йоклый, сезне барыбер ишетми.
Толик көч-хәл аягына торып басты.
- Ул тагын аз гына булса да яшәргә тиеш, ишетәсезме.
Бераз торгач, Рушанияга да уколлар ясарга керделәр,
Хәлимәгә тагын ниндидер дарулар тамызырга куеп чыгып киттеләр. Сөйләшергә яраткан Хәлимә дә бүген тавыш- тынсыз түшәмгә карап ята. Рушания кинәт нәрсәдер исенә төшеп сикереп торды да коридорга чыгып китте, ул чыкканда, холлдагы диванда Илья Ильич Толикка нәрсәдер аңлата иде. Рушания аның торып киткәнен көтеп торды да акрын гына Толик янына килеп утырды. Берсүзсез бантын аска иеп утырган бу яшь ирнең чигә чәчләре дә агарган, юксаң, ул бит әле аның улы белән бер яшьтә диярлек, күп булса, өч-дүрт яшькә генә олырактыр. Рушания, тәвәкәлләп, аның белән сөйләшергә булды.
- Нәрсә диде доктор?


Күтәрмәс, ди химияны, ә болай әзрак яшәр диләр, - диде Гол ик башын күтәрми генә. - Ә миңа ничек яшәргә?
Гафу ит катышуыма, әйдә, сөйләшик, мин олы кеше, улым кебек сөйләшик, син мине тыңла, мин сине тыңлыйм. Кичә без Люба белән бик озак сөйләштек, синең турыда, Оля, оти-әнисе турында. Алар белән хушлашырга тиеш, мин аңа сүз бирдем, аның аларга бик күп әйтәсе сүзләре бар.
Толик яшьле күзләрен күтәреп карады, бермәлгә берсүзсез, кем син дигән кебек, карап торды.
Килмиләр алар, мин күпме тапкырлар шалтыратып карадым, минем тавышны ишетү белән трубканы ташлыйлар. Хәтта язып карадым. Мин түзәр идем әле алардан башка да, : 1 юбага һаман үзен гаепле санавы исән чакта бәхетле булырга комачаулады, хәзер тынычлап үләргә ирек бирми.
Син миңа телефоннарын бирмәссеңме икән? Мин өйдән Шалтыратып карыйм.
Толикның сораулы карашына, «без аналар, бәлки аңлашырбыз», диде. Толик берсүзсез кесәсеннән куен дәфтәрен чыгарды да кирәкле битен ертып бирде.
- Зинһар өчен, бу аның соңгы теләге, аңлатыгыз, мөмкин булса.
- Толик иелеп Рушанияның кулын үпте.
- Рәхмәт сезгә.
Рушаниянең әле килгәненә бер атна юк, күпме кеше белән танышты, күпме кайгы-хәсрәт күрде. Бу бит әле башы гына, әле ул һаман башкалар турында уйлый, ә бәлки ул үзе турында уйларга куркадыр? Бәлки, үз чире турында беләсе да түгелдер, берни уйламыйча яшәргә дә яшәргәдер бәлки? Булмыйдыр шул алай, булмыйдыр. Рушания бүген озак тоткарланмады.
- Хәлимә, ачуланма инде, бүген синең белән сөйләшергә дә вакыт булмады, мин кайтып Любаның әниләренә шалтыратып, сөйләшеп карыйм, бәлки килерләр.
- Шулай ит, ачулан һичьюгы.
Рушания бүген өйгә ашыкты, башында гел Толик белән Люба булды. Ул аларга сүз бирде. Любаның туганнары белән сөйләшкәндә нинди дәлилләр китерергә, аларның йөрәкләренә үтеп керердәй нинди сүзләр табарга? Өйгә кайту белән, ире белән балалары кайтып кергәнче, ул тизрәк телефонга ябышты. Үзе дулкынланды, башында әйтәсе сүзләр кайнады, ниһаять, тәвәккәлләп, кирәкле саннарны җыйды. Чыбыкның теге очында көр генә хатын-кыз тавышы ишетелде.
- Исәнмесез, миңа Полина Максимовна белән сөйләшергә кирәк иде, - диде Рушания дулкынлануын яшерергә тырышып, матур күкрәк тавышы белән.
- Мин булам.
- Полина Максимовна, зинһар өчен тыңлагыз мине, сезнең кызыгыз Люба турында сөйләшәсем килә. Без сезнең белән аналар, минем дә ике балам бар, анар миңа икесе дә кадерле, сезгә дә шулайдыр дип уйлыйм. Сезнең кызыгызның көннәре санаулы гына калган, аның бик тә сезнең белән хушлашасы килә, кичерүегезне үтенә. Сез кичермәслек нәрсә эшләгән соң ул, мин шуны гына аңлый алмыйм?
- Сез хаклы, икесе дә бала, ул Сеңлесенең мәхәббәтен тартып алып, үзенә бәхет төзеде, ә Оля ике ел больницада ятты, депрессиядан чыга алмады. Көчкә тормышка кайтты, шуннан беркайчан күрешмәскә, кичермәскә сүз бирде, бездән дә ант иттерде. - Теге башта ана кешенең сулкылдап елавы ишетелде.
Полина Максимовна, Ходай үзе кичерергә кушкан, сезнең оныгыгыз бар, аңа әби-бабай кирәк, зинһар өчен килегез. Теге дөньядан юллар юк, бервакыт бик үкенерсез, тик соң булыр. Мөмкин булса, мин үзем Оля белән сөйләшер идем.
Ул әлегә өйдә юк.
Мөмкин булса, соңрак шалтыратыр идем.
Ярый, әйтегезче, бернинди дә өмет юкмы? Толик язган иде, тик без аны чынга алмадык, очрашу өчен уйлап чыгарганнар дип уйладык.
Юк, сезгә ашыгырга кирәк, Толик та үтенеп сорый, ул бик яхшы кеше. Полина, берәүләр китә, икенчеләр кала, бәлки Оляның бәхете әле алдадыр.
Оля кайтты, үзе белән сөйләшегез. - Әнисе кече кызын телефонга чакырды.
Әйе, кем бу?
Рушанияның йөрәге сикереп куйды, әйтергә әзерләп куйган сүзләрен дә онытты, теленә беренче ни килде, шуны ычкындырды:
Оля, синең әни буласың киләме?
Килә, ә кем бу?
Люба апаң сиңа улын калдыра, Толикка хатын, улы А лёшага әни булуыңны үтенеп сорый...
Кинәт трубканы ташладылар.
һәр кешенең дә үз сере була ди, элек моңа Рушания бик оһомият бирми иде, нинди сер булсын ди инде бер гаилә эчендә. Үз иреңнән, үз балаларыңнан нинди сер булсын, lit и уйлый иде. Менә хәзер аның да сере барлыкка килде. Рушания үзе дә сизми калды ике төрле тормышта яши башлавын, койманың бу ягында бер тормыш булса, аның I еI е ягына чыксаң, бөтенләй башка тормыш башлана. Моңа чак лы ире тырышлыгы белән салынган ныклы нигез, уратып алынган биек койма Рушанияны бар җил-давылдан саклап кн игән. Ире, күрәсең, аны араларга тырышкан тормышның барлык күңелсез якларыннан, ә менә хәзер койманың теге mi ын чыгып күргәч, үзен яңа йомыркадан чыккан чеби кебек мн и тте, нинди дөнья бу, ничек яшәргә соң бу дөньяда?
Кич эштән кайтучыларны берни булмагандай елмаеп Каршы алырга, элеккечә тәмле ризыклар пешерергә, көндезге Boil м а артында калган тормышны уйламаска, өйдәгеләрне борчымаска.
Ире кичке ашка утыргач:
- Раечка, иртәгә безгә кунаклар килә, - диде.
- Кемнәр килә, ник килә? - Рушания югалып калды, аңа чөнки иртән тагын чыгып китәргә кирәк иде. Үз сорауларының урынсыз һәм мәгънәсез икәнен аңлап, тизрәк хәлне төзәтергә тырышты. - Мин иртәгә шәһәргә чыгып, базарларда йөреп кайтырмын дигән идем.
- Ярый соң, иртәгә икәү йөреп кайтырбыз.
- Юк, мин үзем генә иркенләп йөреп кайтасым килә, синең белән чыксаң, син ашыктырасың, мин үзем генә йөреп кайтам. Чәчүгә орлыклар да аласым бар, хатын-кыз кирәк яраклары да кирәк. - Рушания төртелеп калды. Тагын нинди дәлилләр табыйм соң, аңа ничек тә үзенә генә китәргә кирәк иде, чөнки ике уколы да бар, аннан тизрәк Любаны күрергә кирәк.
- Ярый соң, машинаны каратасы бар, сине базарда калдырырмын, кире кайтканда, алып кайтырмын.
- Әйе шул, - дип, Рушания чыгу юлын табуга сөенеп елмайды.
Саша Рушанияны базар янындагы тукталышта төшерде дә, «ике сәгатьтән килеп алырмын» дип, үз юлы белән китеп барды. Рушания юлның икенче ягына чыгып такси тотты да больницага ашыкты.
Больницаның күтәрмәсеннән менә-менешли ишек төбендә таптанган Толикны күргәч, йөрәге жу итте.
- Хәерле иртә, Толик, әллә кайтмадыңмы, бик талчыккансың?
- Кайттым, төн йокламадым, баланы әниләргә илттем дә монда килдем. Гафу итегез, мин сезнең исемегезне дә белмим, кичә сорарга да онытканмын, юкса...
- Рая апа булам. Синең беләсең киләдер, мин сөйләштем, Любаның анасы белән дә, Оля белән дә. Ярар, димәделәр, әмма юк та димәделәр, бу аз булса да өмет калдыра. Көтик, улым. Ачуланма улым дигәнгә, син әле яшь, минем улым кебек. Сабыр бул, балам, мин сине ихтирам итәм. - Тагын әллә нинди җылы сүзләр әйтмәкче иде дә, күңеле тулды.
- Рәхмәт, Рая апа, мин хәзер Любаны өйгә алып кайтам, әти машина белән алырга килә.
Рушания бермәлгә уйга калды, йи дип әйтергә белмичә:
- Алла үзе ярдәм итсен сиңа, мин ни дип. тә әйтергә белмим, ярдәм кирәк булса, читенсенеп торма. Мин хушлашып калыйм, - диде.
Әйе, ул сезне көтә.
Рушания килеп кергәндә, палатада Хәлимә янында Лилия (>елон әтисе утыралар иде. Ул алар белән баш иеп кенә исәнләште дә, туры Люба янына килеп, идәнгә чүгәләде. 1>у яшь хатынны исендә калдырырга теләгәндәй, йөзенә текәлде, акрын гына Любаның маңгаена кулын салды. Люба акрын гына күзен ачты да елмайгандай итте, бик озак аның йөзенә карап торды.
Рая апа, син шундый чибәр, минем дә чибәр чагымда китәсем калган, Толикның истәлегендә дә гел матур булып сакланыр идем, ә болай... - Любага, ахрысы, күз кабакларын ■чып карау да авыр иде, ул тагын күзләрен йомды, бераз Яткач, күзен ачмый гына:
Ни белән чирләгәнеңне якыннарыңа әйтмә, кызганмасыннар. Сез горур хатын, алар жәлләгәннән юрелеп тә, бу чирне җиңеп тә булмый, әйтмә, санамасыннар калган көнеңне. Заяга уздырма канган гомереңне, тормыштан аласы килгәннең барысын да алып кал. Соңгы тамчысына Чаклы яратып, яратылып кал, оныт чирең турында, түзә алганчы түз, түз. Толикка әйт, мине өйгә алып кайтсын, мин аның куенында, соңгы тапкыр аның җылысын тоеп Каласым килә.
Люба, мин сиңа яхшы хәбәр алып килдем. Кичә әниең бслөн сөйләштем, ул сине бик тә ярата. Люба, алар синең чирләвеңә ышанмаганнар, очрашу өчен ялганлыйсыз, дип у и наганнар. - Люба күзен ачты, аның карашында ниндидер пмет чаткылары кабынды, иреннәре дерелдәде, нидер •й гергә теләде, тик тамакка утырган төер чыгасы сүзләрнең ю пли бүлде, кайнар күз яшьләре мендәрне чылатты, күз Яшьләре аккан саен төер дә кими барды, ничәмә еллар елап, •лдо күз яше калган, кая куяр идең ул төерне?
Чын әйтәсеңме, әни шулай дидеме? Энекәем, ул мине кичергән алайса. Ә Оля ни диде, ә син аңа минем үтенечне пй гтеңме, ул нәрсә ди?
- Син аңа үзең әйтерсең, алар килергә тиеш, билет ала Влсалар, озакламый килеп тә җитәрләр, син көт.
Толик, кая Толик?
Мин монда, Любаша. - Ул инде Любаны төрергә ■>pt анын кочаклап, аяк очында басып тора иде.
~ Толя, без аларны өйдә каршы алырга тиеш, кайтыйк ■и врок. - Әйтерсең аңа җан җылысы өрделәр, ул бернигә Ьрамыйча өенә ашыкты, туганнары белән очрашуга. Бу аның дөньяда соңгы омтылышы, соңгы теләге. Толик бик сак кына, инде үсмер бала чаклы гына калган хатынын яшь бала кебек кадерләп кенә төреп, ипләп кенә кулына алды, ишеккә ике атлады да, туктап, калучыларга борылды. Хәлимә дә түзмәде, урыныннан торып алар янына килде.
- Хуш, - диде, бүтән бер сүз әйтә алмады, күңеле тулышты, күзенә яшь тулды, ничек кенә тырышмасын, булдыра алмады, үксеп читкә тайпылды. Рушания күз яшен эченә йотып, елмаерга тырышты, иелеп Любаның маңгаеннан үпте:
- Очрашканга тиклем. - Ник алай диде, ул үзе дә аңламый калды.
- Ашыкма, Рая апа, минем арттан, мин әйткәннәрне исеңнән чыгарма.
- Яхшы. - Рушания куе керфекләрен аска төшерде, күзләре ялтырады, тик күз яшен күрсәтмәде, аны әнисе шулай тәрбияләде, беркайчан беркем алдында күз яше күрсәтмә, төнлә мендәреңә еларсың, диде. Агарып катса катты, тик күз яшен күрсәтмәде. Йөрәккә утырган ул төерләр көннәр буе сызлады.
Рушания озата чыкмады, чөнки күңел җепләре менә өзеләм дип тора. Кылдай тартылган күкрәктә моңарчы таныш булмаган авырту күкрәк читлекләрен умырып кысты, бермәлгә тын да ала алмыйча торды. Толик ишектән чыгып китте адәм көче җитмәс йөге белән, аның ничаклы авыр икәнен бу минутта ул үзе генә белә иде. Бөтен өметләрен артта калдырып, язмыштан узмыш юк, Ходайның тумыштан язганы белән ризалашасы гына кала иде аларга. Өч ел буена көрәштеләр, барысы юкка гына дисәң дөрес тә булмас, Ходай кешеләр алдына күпме сынаулар куя. Рушания каккан казык кебек басып калды. Ничә генә көн белә ул бу яшьләрне, Хәлимәне, Лилияне - барысы якын һәм кадерле кешеләргә әйләнделәр, уртак кайгы берләштерә ди, хак сүз икән.
Илья Ильич үзе чыгып озатып керде, укол алу бүлмәсе кырында стенага сөялеп торган Рушанияны күреп, аның каршысына килеп басты. Рушания бераз үз табибына карап торды.
- Мине дә, димәк, шул хәл көтә, сезнең йөрәгегез җитми дөресен әйтергә. '
Илья Ильич күзләрен яшерде, нидер аңлатмакчы булды, бу чибәр ханым алдында ул һәрвакыт коелып төшә. Әйтәсе сүзләрен, үзенең кем икәнен оныта, коралсыз калган сугышчы кебек хис итә. Күзләренә карамаска тырышты, җилкәсен җыерды, авыз эчендә нидер мыгырдады.
- Беләсезме, мин сезне мондый авыр кичерештән ераграк йорүегезне сорар идем.
- Рәхмәт, тик аның өчен өйдән чыкмый ятарга кирәк. Сез үзегез мине авыр кичерешләрнең уртасына кертеп утырттыгыз, бүген кичергәннәрне юып ташлап булмый, хушыгыз, миңа кайтырга кирәк, өйдә көтәләр. - Ул кабат палатага керде, Хәлимә янына килеп утырды. - Син ничек?
Авыр, Рушаниякаем, мин дә куркам. Хәзер нишләмәк кирәк, чыгып качып булмый бит, азагы хәерле булсын. Менә, әле иремә дә әйтәм, исән чакта да кирәгем булмады, хәзер бигрәк тә; эчтең, эшләми күпме урам буйлап йөрергә була, балаларыңның йөзен кызартып. Аның шулай йөргәненә балалар иптәшләре алдында хурланалар, тамаклары туйганчы ипи ашамыйлар. Бер хатын тапканга карап утырасың гарип кешедәй, әнә, кеше ирләре ничек өзгәләнеп елыйлар. Син кемгә кирәк дүрт балаң белән, дим.
Ярый инде, анасы, кеше алдында кирәкмәс, - дип ялварды кызарып пешкән ире. - Әйтәм бит, бүтән эчмим, >шкә дә урнашам.
Рушания бераз карап торды: бу алама гына киенгән, күп эчүдән кара янып беткән, вакытыннан алда үз-үзен таушалдырып, карт бабайлар кебек җыерчыкка баткан ирнең иичә яшьтә икәнен дә билгеләрлек түгел. Ничек шундый мескеннән дүрт бала табарга йөрәге җиткән? Исең китәр бу хатын-кызның әллә кыюлыгына, әллә җүләрлегенә. Хайваннар да үзләренә көчле җенси пар эзлиләр, теләсә ииндиеннән тапмыйлар. Рушания үз уйларыннан үзе уңайсызланып куйды, җитмәсә, ул мескенгә күз карашы белән ябышкан. Теге ир кисәге нишләргә белми урынында боргаланды, чибәр ханымның карашы үлгәнеңне дә терелтерлек иде. Эчә-эчә хатын-кызның ни икәнен дә онытып барган ир кисәгенең дә йөрәге тыпырчынып куйды, ичмаса, хатыны шундый ханым алдында бетереп атмаса... () Хәлимә туктарга да уйламады.
Менә мин әйтәм, берүзем бөтен гаиләне туйдырам, киендерәм. Акча алгач мин бит өй артында урлашып, тәмле пирожный белән мороженый ашап кермим, ә алар көн-төн шул өй артында качып эчәләр. Хәер, хәзер качмыйлар да, оя гны эчеп бетерделәр, ә ашарга сорап өйгә кайталар. Менә синең ирең дә шулай итәме?
Рушания елмаеп куйды, Сашасының өй артында качып- урлашып ашап-эчеп утырганын күз алдына китерде.
- Юк, ул үзе ач калса кала, тик безне ул хәлгә калдырмый. Сезгә бәлки ярдәм кирәктер, эшкә урнашыргамы - бәлки мин ирем белән сөйләшеп сезгә ярдәм итә алырмын? Балалар хәзер сезнең өстә, Хәлимәне дә карарга кирәк, әле кайчан аякка баса ул.
- Мин кайгыртырмын, эш тә табармын, тик терелсен генә. - Ахрысы, ул да эшләр шәптән түгел икәнен аңлап, айный башлаган иде. Бүгенге хәлләрне күргәч, бигрәк тә. Шундый яшь кенә хатынның бу дөньядан китәргә торуы аны да тетрәндерде.
- Рушания, син дүшәмбе мине операцияга алып киткәнче килеп җит, яме, дөнья хәлен белеп булмый.
- Борчылма, мин килермен, барысы да яхшы булыр. Хәзер китим, чөнки Саша мине базарда көтә, үзең аңлыйсың, качып кына килдем. Лилия, матурым әйдә, мине озат.
Алар коридорга чыккач, Рушания сумкасыннан акча янчыгын чыгарды, юллык вак акчаларын алды да, янчыкны акчасы белән Лилиягә тоттырды.
- Менә, ал, күп итеп ризык ал, балалар ач утырмасын. Мин ашыгам, азак сөйләшербез.
Лилия ни дә булса әйткәнче, үрелеп кочты да ашыга- ашыга чыгып та китте. Рушания базардан читтәрәк төшеп калды да, базар эченнән чыгып иренә таба атлады. Саша инде борчылып арлы-бирле йөри. Рушания каршысына килеп баскач:
- Ай Аллам, ни булды, өч сәгать буена ни җыйдың, бәй, кая алган нәрсәләрең? - диде.
- Сашенька, гафу ит, ачуланырсың инде.
- Тукта, ни булды, йөзең качкан?
- Акчамны урладылар.
Саша бераз хатынына карап торды да:
- Ярый, бүтән йөрмәссең миннән башка. Зур кибетләр дә бетмәгән, йөр иркенләп. Мин инде үзеңне урладылармы әллә дип курка башлаган идем, борчылма, акчасын гына табармын, сине генә урламасыннар, — дип хатынына карап елмайды, үрелеп, яратып кына кулын кысты.
Рушанияның бу беренче алдашуы иде, әле алда күп булыр мондый очраклар, бүгенгә чыгу юлын тапты кебек, ә киләчәктә...
Ял көннәре газапка әйләнде. Элек ул ял көннәрен зарыгып mi i on ала иде, ире, балалары белән чыр-чу килеп, вакытның у I конен дә сизми кала, килгән кунакларга да бик шат, сөенә- соснә өстәл әзерли. Сөйләшәләр, көлешәләр, гомумән, н ша буе өйдә ялгыз утырган Рушания өчен бу олы бәйрәм иде. Тик бүген ул моңа сөенмәде, кулына эш тә бармады, •н гөлне дә әллә ни әзерләргә теләге булмады. Дөресен генә nii исәндә, уйлары бөтенләй башка җирдә: үләргә яткан Люба, операция көтеп яткан Хәлимә... Аның өчен бүген күңел ачу урынсыз һәм сансызлык иде. Барысы нәрсәдер сөйләштеләр, Коиештеләр, тик Рушания аларга катыша да, көлешә до алмады, ул аларны ишетмәде, күрмәде. Саша сизми к л 1мады: хатынының моңа чаклы беркайчан болай читләшеп у I ырганы, ваемсыз кунак кабул иткәне юк иде әле, һәрхәлдә, кичомә еллар бергә яшәп, ул моны хәтерләми. Ул яшертен Гсно хатынын күзәтте, аңларга тырышты, чөнки кунаклар мдында да уңайсыз, моны алар да күреп тора, аларның ни уи наганын бер Алла гына белә. Аннан исенә төште: көндез йи «арда акча югалтты, шуңа борчыладыр, күрәсең. Чөнки ул хатынының акча белән бик сак тотынуын яхшы белә иде, йны ң дәрәҗәсендәге кешеләрнең хатыннары акчаны пачкалап 1 у (дырсалар, аның Раечкасы кирәкмәгәнгә артык бер тиенгә до тими, алса да вак-төяк хатын-кыз әйберсенә генә тота, 1лло үзе эшләмәгәнгә, әллә шулай тәрбияләнгәнгә. Саша рм карый киресе: хатынына берни жәлләми, әйберне алса Ла иң яхшысын, иң затлысын, иң кыйммәтлесен ала. Ул аны Еисидерергә, бигрәк тә аның һәрбер алып кайткан әйбергә Гм ш кебек сөенгәнен карап торырга ярата. Яраткан кешеңне юендерү үзе бер шатлык. «Сашенка, бу бик кыйммәтледер ПИт, миңа оят, эшләмичә өйдә утырган кешегә». «Ох, Раечка, Ь.| I урым, синнән кыйммәтле, синнән матур нәрсә бар микән
доньяда?» дисә, ул бит очларын чокырайтып, шундый Шногать, рәхмәтле итеп елмая, күзләреннән мең төрле ■урнар чәчелә. Килеп муенына сарыла да, куе керфекләрен Кииып, «рәхмәт» дип пышылдый. Мондый мизгелләрдә каша, күкләргә менеп, аеңны да алып төшәргә әзер була, р бүген һәрвакыт елмаеп торган, кунакчыл хатыны үзенә Ьииамаган, ни булды икән?
- Әйдәгез, урман буйлап йөреп кайтабыз. Раечка, киен, lei I- тиеннәреңне дә ашатып керербез, аннан тышта без Паша ■fciI.>н ит кыздырырбыз.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Котеп Узган Гомер - 16
  • Parts
  • Котеп Узган Гомер - 01
    Total number of words is 4273
    Total number of unique words is 1943
    39.9 of words are in the 2000 most common words
    56.5 of words are in the 5000 most common words
    64.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 02
    Total number of words is 4310
    Total number of unique words is 1965
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    62.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 03
    Total number of words is 4389
    Total number of unique words is 2029
    40.2 of words are in the 2000 most common words
    56.4 of words are in the 5000 most common words
    65.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 04
    Total number of words is 4307
    Total number of unique words is 2022
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    53.4 of words are in the 5000 most common words
    61.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 05
    Total number of words is 4033
    Total number of unique words is 2009
    37.1 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    61.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 06
    Total number of words is 4330
    Total number of unique words is 2044
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    55.0 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 07
    Total number of words is 4295
    Total number of unique words is 1980
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    56.3 of words are in the 5000 most common words
    64.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 08
    Total number of words is 4329
    Total number of unique words is 1968
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    55.8 of words are in the 5000 most common words
    64.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 09
    Total number of words is 4345
    Total number of unique words is 1926
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    57.4 of words are in the 5000 most common words
    66.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 10
    Total number of words is 4337
    Total number of unique words is 2028
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    55.8 of words are in the 5000 most common words
    64.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 11
    Total number of words is 4327
    Total number of unique words is 1898
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    56.4 of words are in the 5000 most common words
    65.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 12
    Total number of words is 4375
    Total number of unique words is 1937
    41.2 of words are in the 2000 most common words
    57.3 of words are in the 5000 most common words
    65.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 13
    Total number of words is 4349
    Total number of unique words is 1824
    41.6 of words are in the 2000 most common words
    57.6 of words are in the 5000 most common words
    66.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 14
    Total number of words is 4270
    Total number of unique words is 1892
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    56.8 of words are in the 5000 most common words
    65.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 15
    Total number of words is 4390
    Total number of unique words is 1965
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 16
    Total number of words is 4363
    Total number of unique words is 1914
    40.1 of words are in the 2000 most common words
    57.6 of words are in the 5000 most common words
    66.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 17
    Total number of words is 3969
    Total number of unique words is 1855
    41.6 of words are in the 2000 most common words
    57.5 of words are in the 5000 most common words
    65.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 18
    Total number of words is 4218
    Total number of unique words is 1886
    40.6 of words are in the 2000 most common words
    57.5 of words are in the 5000 most common words
    65.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 19
    Total number of words is 4305
    Total number of unique words is 1886
    40.0 of words are in the 2000 most common words
    56.7 of words are in the 5000 most common words
    65.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 20
    Total number of words is 4449
    Total number of unique words is 1977
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    56.1 of words are in the 5000 most common words
    64.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 21
    Total number of words is 4237
    Total number of unique words is 1914
    41.6 of words are in the 2000 most common words
    57.0 of words are in the 5000 most common words
    65.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 22
    Total number of words is 4349
    Total number of unique words is 1939
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    55.7 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 23
    Total number of words is 4090
    Total number of unique words is 1839
    40.3 of words are in the 2000 most common words
    56.4 of words are in the 5000 most common words
    65.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 24
    Total number of words is 4129
    Total number of unique words is 1915
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    55.5 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 25
    Total number of words is 4346
    Total number of unique words is 2020
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 26
    Total number of words is 4087
    Total number of unique words is 1760
    43.3 of words are in the 2000 most common words
    60.4 of words are in the 5000 most common words
    68.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.