Latin

Котеп Узган Гомер - 25

Total number of words is 4346
Total number of unique words is 2020
37.8 of words are in the 2000 most common words
53.6 of words are in the 5000 most common words
61.5 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
калдырып торган кебек иде, алар очрашкан саен яшь егет белән кыз кебек яратышып туя алмый башладылар. Кайдан көч килә? Рушанияның да күзләре ялтырый, нур сибә. «Асылгәрәй, - ди тыны буылып, - без акылдан шаштык бугай». Үзе аның муенына урала, каршы тора алмый, һаман аның көчле кулларына буйсына, талпынып-талпынып аның хисләренә җавап бирә. Асылгәрәй көн дә аны Урал тауларының иң матур җирләренә алып бара, торналар утравына да алып килде. Җиләк пеште, иң эре пешкән җиләк тәлгәшләрен аның учларына салды, кыр чәчкәләреннән шкмялар үреп аның башына кидерде, үзе аның тироли ■ILmi iq-әйләнә сокланды, аның күз карашында күпме наз һом §нн > иде. Карап торуга шундый кырыс тоелган Асылгәрәйнең Ьрогс тулы мәхәббәт. Тау тишекләреннән чыккан нинди ■мм чишмәләрдән нинди генә сулар эчмәделәр, ниндидер Mpi җизага өметләнделәр, шушы чирдән котылып, бәхетле 0\ n.ipra хыялландылар. Туган һәр көн кадерле иде аларга.
Ллесяның имтиханнары бетеп, алар да кайтып төште.
• Ул инде бу юлы курыкмыйча, «минем әнием, сезнең Ибисгез» дип таныштырды. Игорь әнисенең шат йөзенә карап ■Орды. «Син чынлап та монда бәхетле бугай». Асылгәрәй бит аларны читтән күзәтте, алар әниләрен кочаклыйлар, ■ркәлиләр, көлешәләр. Бер атна эчендә Асылгәрәй аларны у ич1сң Нивасында барлык тау-таш тишекләрендә, атаклы Кана мәгарәләрендә йөртеп, Уралның иң матур җирләрен ■үрсәтте, кунакларның күңелен күрде.
Мин монда тагын-тагын да кайтачакмын, Алик абый, |>**ч мәт сиңа, - дип Игорь Асылгәрәйне кочаклый-кочаклый Ьөснде. - Әнине сакла, чирләп китә калса, шундук шалтырат, мин кайтып алырмын.
Рушания беркөнне әллә нинди төш күрде: ап-ак озын күимәктән таулар-елгалар өстеннән очты, кайда да булса юшәргә урын эзләде. Бу төшен нәрсәгә дә юрарга белмәде. Икенче көнне бераз уйланып йөрде.
Асылгәрәй, әйдә зиратка барып киләбез.
Асылгәрәй берсүзсез машинаны ишек алдына чыгарды. Рушанияның зират капкасыннан керү белән үсеп утырган Пар каенга күзе төште.
Менә минем урын, - диде. - Күрче, күбәләкләр оча, үлгәннәрнең җаннары шулай күбәләккә әйләнә диләр. Асылгәрәй, кеше үлгәч, тагын икенче тормыш бар, диләр.
Рушания, ашыкма, безгә бәхет елмайды гына бит әле, лирдә дә бик рәхәт, яшик әле аз гына булса да. Рушания, икенче тормышта син минем белән булырсыңмы соң? » Асылгәрәй Рушанияны кочагына алып, күзләренә текәлде. -• Булырсыңмы?
Мин ашыкмыйм, мин синең белән.
Тик Рушанияның хәле кинәт уйламаганда начарлана бшплады. Беркөнне Мәхмүт чабып килеп керде.
- Әни-әни, Рушания апа егылып ята.
Ике йорт арасында сукмакта яткан Рушанияны күргәч,
Фатыйма инәй үзе дә егылып китә язды. Мәхмүт Асылгәрәйне алып килде. Ул аны ипләп кенә җирдән күтәрде. Кесәсендәге шприцын алып, ботына укол казады. Ярый аны Рушания кисәтеп куйган иде. Аңына килеп күзен ачкач, бик озак хәтерен-зиһенен җыя алмый газапланды. Асылгәрәй Ассадан бик көчле табибны алып килде. Ул карагач, башын селкеп куйды. Рушания аның кулына кулын салды.
- Мин монда калырга кайттым, беркая да алып китәргә кирәкми. Бу чирнең дәвасы юк, ә минем сузасым килми, кеше интектерүдән файда юк. Озын-озак хушлашуның мәгънәсе юк.
- Сезнең теләгегез. Авыртуларга түзә алырсызмы соң? Ярый, ирегезгә дарулар язып калдырырмын.
Рушания янынан чыккан табиб Фатыйма инәй белән Асылгәрәйне утыртып сөйләште. Ишеткәннәр Фатыйма инәйне аяктан ега язды, торып аягына баса алмыйча, бер урында талпынды. Асылгәрәй дә, ничек кенә әзер кебек тоелса да, көчкә тыелып утырды. Фатыйма инәй акрын гына кызы янына кереп утырды, күзләрендә курку катыш яшь төелгән иде. Уколлардан соң йоклап киткән Рушанияның йөзенә бик озак карап утырды. Ничәмә еллар көтте кызының кайтуын, очрашуны ничекләр генә итеп күзалдына китермәде. Тик болай итеп түгел. Алар кичләрен-көннәрен бергә үткәрәләр, сөйләшеп туя алмыйлар, алар элекке, балалар бәләкәй чактагы кебек бер гаилә булып яшиләр. Ник, Ходаем, шул бәхетне дә күпсендең миннән? Рушания күзен ачканда, янында әнисе утыра иде. Аның кайгылы һәм уйчан йөзенә Рушания карап ятты.
- Инәй, - дип эндәшкәнгә Фатыйма инәй сискәнеп китте.
- Уяндыңмы, балам? - дип янына килеп утырды, йомшак кына итеп иңнәреннән сыйпап куйды. -Ник, балам, чиреңне яшердең?
- Инәй, минем кире китәсем килми, авыр булмаса, яныңда калырга рөхсәт ит.
- И балам, кайсы ана үз баласын авырсынсын ди, Рушаниям, күз нурым.
- Кичер мине сине аңламаганым өчен. Синнән еракта үткән еллар кызганыч, күпме бәхеттән үз-үземне мәхрүм иткәнмен, моны хәтта улым да аңлады. Минем сезгә бер дә авыр йөк булып ятасым килми, шулай да минем шушы i м ан якта мәңгегә каласым килә. Авыр булса да, инәй, син и i.i I инде мине соңгы юлга. Мин моңа әзерләнеп кайтгым. ( \ мкада Коръән китабы белән күлмәклекләрем.
Рушания әле яңадан аякка басты, бер ай үз аягында йерде. Асылгәрәйне елмаеп каршы алды, иркәләп битеннән Сыйпады, кайвакыт аның олы учларын алып иреннәре белән к ш ылды, назлы карашын жәлләмәде. Кичләрен елга аккан I .тышны бергә тыңлап төннәр үткәрделәр, таңнарны каршы илдылар. Язда өй тирәли утырткан чәчкәләр бар көчен биреп чочкә аттылар. Беркөнне ул тора алмады, авыртынуларын үзе I fi ю белде, тән температурасы күтәрелде, сызланды, дарулар да холен җиңеләйтмәде. Сабырлыгы Урал таулары чаклы Ксбск иде дә бит, Рушания вакыт-вакыт аңын җуеп, көчкә до т,яга кире кайтты. Асылгәрәй дә акылдан язар хәлгә җитте. У I гоннәр буена аның аяк очында утырып чыкты, кайбер мнше юрганга гына төреп урамга һава суларга алып чыкты, бала кебек кенә алдында тотып утырды. Төннәрен тулган ait га карап сокландылар, әйтерсең, ай менә хәзер аларның | м кчасына төшәргә тора, ул шундый зур һәм якты, хәтта яшь алмагачларның тулышып өлгергән алмасы күренә.
Асылгәрәй, туган як шундый якын һәм матур, ни эзләдек соң без читтә? Хәзер уйлыйм: сагынганым да басылмады, яратып та туймадым, бик үкенәм шулай озак кайтмыйча йорүемә, бәлки китәсе дә калмагандыр.
Китмәсәк, аңлар идекме икән туган якның ничаклы Кадерле икәнен? Мин дә чирле икәнемне белгәч, югалып кандым, ярга чыгарып аткан балык кебек бәргәләндем. Кайтырга туган илем бары исемә төшкәч тынычландым.
Рушанияның хәле көннән-көн авырайды, табиб әйткән накыт та бик аз калды. Алар әнисе белән көн-төн яныннан ктмәделәр, икесе дә кайгыдан каралып, шәүлә кебек норделәр.
Беркөнне Асылгәрәй өстенә ак хәрби киемен киеп керде, Рмианияның алдына тезләнеп утырды. Фатыйма инәй дә пн гырап калды.
Инәй, безгә никах укы.
Улым, нинди никах, никахны муллалар гына укый, мин ясин гына укыйм.
Инәй, - диде калтыранып, - укы никах, кем укыса да, Ходай ишетергә тиеш, укы безгә никах. - Ул кесәсеннән икс кап чыгарды. - Рушания, син ризамы минем хатыным булырга, ризамы, мин килгәнче тагын китеп бармассыңмы, көтәрсеңме? - Асылгәрәй калтыранган куллары белән Рушанияның бармагына балдак кидерде, икенче балдакны аңа тоттырды. - Әйт, риза диген, Рушания.
- Әйе, - диде Рушания чак кына ишетелерлек итеп. - Син шундый матур бүген, киемең бик тә килешә. - Рушания хәлсез бармаклары белән аның җиңеннән сыйпап куйды. Шундый чибәр ир-егет белән култыклашып үтәргә иде, бөтен хатын-кыз көнләшеп үләр иде.
- Инәй, укы догаңны, әйт, күкләр ишетсен. Асылгәрәй хатыны Рушания диген, инәй, кычкырып укы, минем дә өйләнеп үләсем килә. - Асылгәрәй балачактагы кебек Фатыйма инәйнең итәгенә ябышып елады.
- Балам, ни эшләвегез бу?
- Асылгәрәй, - дип Рушания үзенә чакырды. Инде ябыгып, бәләкәй генә калган Рушанияны мендәре белән бергә кочаклады. - Мин дә сине яратам, Асылгәрәй. Әни, миңа салкын, бик өшим. - Фатыйма инәй өстендәге мамык шәлен аның өстенә китереп япты. Рушания аның кулыннан тотты. - Әни, кичер безне, сине ташлап китәбез.
Фатыйма инәй көчкә кычкырып елаудан тыелып утырды, балалар алдында ул һәрвакыт көчле булып күренергә өйрәнгән. Рушания кинәт артка тартылды да күзләрен зур итеп ачты. Аяк очында утырган Асылгәрәйгә Рушания өстеннән ак яктылык күтәрелгәндәй булды.
- Инәй, - диде ул куркып, бер түшәмгә, бер Рушанияга карап. Фатыйма инәй йөрәген тотып урындыкка утырды.
Түшәмгә текәлгән олы көрән күзләр җанын озатып карап калды. Тәрәзәдә нәрсәдер шыпыр-шыпыр килгәнгә борылып карадылар, анда бер ак күбәләк тышка очып чыга алмый бәргәләнә иде. Идәнгә нәрсәдер челтерәп төште, алар сискәнеп киттеләр. Алтын йөзек, әйләнеп- әйләнеп, Асылгәрәйнең аяк астына килеп ятты. Асылгәрәй әле кулына, әле идәндәге балдакка карады. Аннан яшьле күзләрен Фатыйма инәйгә күтәрде.
- Эх, - диде әрнешеп. - Ул миннән тагын китте...
Рушания җәй азагы, көз башында үлде.
Рушания бу дөньядан соңгы юлга озаткан әнисенә, бөтен авыртуларын, бар газапларын үзенә алырга әзер торган Асылгәрәйгә мең-мең рәхмәтле иде. Патщабикәдәй горур, гүзәл элекке Рушаниядан калган шәүләне, аның mm сыз булып ябыгуын ире, балалары күрмәде. Бөтен хосрәт-газапны әнисе белән Асылгәрәй үз өсләренә алды. ( оекле кешесенең шәм урынына янып бетеп баруын күрү ыл гәрәйгә җиңел түгел иде. Ул үз авыруын онытып, сүнеп о.фган көрән күзләрдән сәгатьләр буе күзен алмады. Бөтен к\ рыкканы, йөрәге күтәрә алмыйча, аннан алда китеп бару Иде. Рушания аңа икесе арасындагы мөнәсәбәтләрне үзенчә .ш кггырга тырышты: ул аның өчен бик кадерле кеше иде; л i лрның балалыгы бергә бәйләнгән; бер-берсенә карата икесе генә тоя торган миһербанлылык, уртак авыру-газап Һом, шуның белән бергә, ир белән хатын арасында була юрган тойгылардан, мәхәббәттән дә өстен тагын әллә Миләр бәйли иде аларны. Әйе, алар ир белән хатын була алмадылар, тик шулай да, әгәр теге дөньяда икенче тормыш бу юа, һичшиксез, бергә булачакбыз, дигән өметтә иде алар. Я к I ы дөнья белән хушлашуның ачысын, соңгы сулышын (н ргә кичерделәр.
Асылгәрәй, кагыйдәләрне бозып булса да, Рушанияны чи Iтә аерылып торган куш каен янына күмдерде, өч көннән Ру шанияның иң матур фотосы белән кара мәрмәр кабер | н I и ы китереп урнаштырды. Икенчесен, үзенә дигәнен өй ■СI ындагы подвалга төшереп яшерде. Мәхмүткә генә әйтте: «Мин үлсәм, шуны куярсыз». Асылгәрәй көннәр буе зиратта Югалып йөрде. Көз соңлады, һаман җылы, күбәләкләр дә һаман очалар, алар әллә ничәү.
Рушания, син дә шундасыңдыр ла, кайсысы син, мин клидан табармын соң сине?
Инзир буенда төннәр буена яңа җыр яңгырады:
Ташлап киттең мине,
Моңсулатып җирне,
Мине үзең белән алмадың.
Яшәр бу, дип уйладың.
Үлгәннәрнең җаны күбәләк,
Күбәләкләр оча зиратта.
Кайсысы, бәгърем, син икән,
Тагын югалтсам, нишлим икән?
Бер ай дигәндә Асылгәрәйнең гармуны да тынды, һлигмагач, Мәхмүт ару-талу белми елга буеннан йөгерә- Йогерә эзләде. Елга буеннан тапмагач, зиратка йөгерде, үзе вакыт-вакыт, абый-абый дип кычкырды. Көзнең иң матур чагы, әбиләр чуагы иде. Акрын гына сары яфраклар коела. Асылгәрәй куш каенга аркасын терәп утырган, әйтерсең, уйланып утырып йокыга киткән, эшләпәсен күзенә төшергән. Көзге кояшның соңгы нурлары учындагы алтын балдакка сузылган. Мәхмүт аның каршысына утырды.
- Әйдә кайтыйк, әни көтә.
Асылгәрәй эндәшмәде. Мәхмүт тә аркасын каенга терәде дә үзалдына сөйләнеп утыра бирде. Кичкә чаклы утырды. Аларны инде Маһинурның балалары да эзләп чыкканнар иде. Асылгәрәй, ахрысы, таңда ук җан биргән иде. Ике бертөсле кабер ташын бер рәттән куйгач, укып еладылар («Рушаниям бәгърем, синнән башка яшәү яшәү түгел икән» диелгән иде). Фатыйма апасын тотып торган Маһинур, апасына карап:
- Алла ярдәм бирсен үзеңә, ничекләр чыдыйсыңдыр, - диде күз яшьләрен сөртеп.
- Әрем сулары эчеп, - диде акрын гына Фатыйма абыстай.

***
Александр Ивановичның баласы туды. Картайганда туган бала бик тансык, диләр. Ул үзенчә бик бәхетле иде, Мариночкасы ул бүләк итте. Алар менә елга якын инде Францияда яшиләр. Үзләренә бер аерым өй арендага алып яшәп яткан көннәре иде. Малай табып биргән өчен Маринага миллион сумлык муенса алып бирде. Яшь хатын Рушания белән чагыштырырлык түгел иде, капризы да, теләкләре дә бик зурдан. Александр Иванович башта акчаны чамасыз түкте, тик соңгы вакытта кесә төбе саегуын тоеп, курка калды. Җитмәсә, бер айлык балалары чирләп китеп, больницага эләктеләр. Балага кан салырга кирәк булды. Әти кеше үз канын салуны таләп итте, тик табиб:
- Сезнең канны сала алмыйбыз, сез аның атасы түгел, -дип аңлатты. Александр Иванович бер агарды, бер күгәрде, акча түләп, кабат анализ ясатты. «Юк», диделәр. Бер минут эчендә башыннан бөтен гомере үтте. Ул үзен мөгезле ат итеп хис итте. Раясы белән яшәп, моның турында уйлап та караганы булмады, Раясы өчен ул бит Алла иде. Бермәлгә йөрәге кысып алды. Бала әзрәк рәтләнгәч, ул Маринага: «Җыен, Россияга кайтабыз», диде.
- Мин бүтән Россияга кайтмыйм.
Ллайса, кал, мин синең белән бүтән яшәмим.
Ул үзенең нинди капкынга эләккәнен яхшы аңлады, ярый •лс [’аясы белән законлы аерылмаган, монысына өйләнмәгән ИЛ»-' Ул үзе кебек байларга куелган тозак турында юксаң иш до тыңлап-ишетеп яши, менә килеп капты да инде туя (V 1мәс яшь җилбәзәккә.
Син балага алимент түләргә тиешсең.
Юк шул инде, кемнән тапкансың - шул түләсен, минем Кулда документ, бала минеке түгел.
Марина да агарып катты, ул да аңлый монда калса, бернәрсәсез урамда каласын. Үз өендә ничек тә җайлар, карт
ь.-ркая да бармас, кире кайтыр. Маринаның унбиш-егерме Чемоданы җыелды. Александр Иванович көчкә Чаллыга кий I mi I җитге, ул беркайчан булмаганча өенә ашкынды. Ул юл буе башын аска иеп, уйланып кайтты, әйтерсең, күзен каплап юрганнар да ачып җибәргәннәр. Нишләде? Аяк астында
IV i.i н булып ятармын, кичер, Раечка, диярмен, балалардан -ы I афу үтенермен. Я Ходаем, нишләдем мин, гомер җыйган •кч;шарны туздырдым. Акчасы чукынсын, анысы табылыр, Акми безне түгел, без акчаны эшлибез. Раечка гына кичерсен.
V i Раясын күзалдына китереп, үлеп сагынганын аңлады. ■Рим, кичер мине, мин беркайчан беркая китмәячәкмен 0ИН1 юн». Чемоданнар төялгән газель Мариналар ишек төбенә Kit icii туктау белән, Александр Иванович сикереп төште дә, Т% к (алышка барып такси алып урмандагы өенә кайтып китте. Кпнна төбенә килеп җитүгә, өенең тәрәзәләренә үрелеп карады ■бер җирдә дә ут юк. Рая үзе генәдер я мунчададыр. Капкада Jbia сакчы булып чыкты, кертми йөдәтте. Сак начальнигына |мл I ыраткач кына ачты.
()йдә кем бар?
• Беркем дә юк, мин белмим, каялардыр.
Ко шең ямьле мәле, тышта да җылы, кич, кояш баеп килә. V I (к ренче булып бакчага керде, керде дә хәйран калды: ■ир тулы коелган алмалар; чәчкәләр дә утыртылмаган, чүп Т»' у I алмаган. Бу ни хәл? Александр Иванович арлы-бирле Rkip.ni цы, остен салып атты да кәрзин алып, аяк астында аунап ft*.т алмаларны җыя башлады. Рая элек агачтан гына өзеп, Шрсн, капларга тутыра торган иде. Бу артыгын кая куя иде ■Им I col I? Ул Рая белән утыра торган кәнәфигә килеп утырды, fv Раечка, тизрәк кайт кына, сөйләшербез. Ул Францияга вмрмп тошү белән кесә телефонын югалтты, кая булды - һич хәтерләми. Башта улына үпкәләп, мине аңламыйсың, бу мәхәббәт, дип талашты. Улы аның күзен ачтырырга ничек кенә тырышмасын, ул, әйтерсең, сихерләнгән, ана эткә тап булган ата эт кебек, Марина артыннан чапты. Чит илгә чыккач, иркенлеккә чыгуларына сөенделәр. Җенси азгынлык идеме бу - көн-төн урыннан тормаган көннәре булды, эш турында да уйламады. Шундый авырлык белән нигез салган сәүдәсен дә онытты, бернинди тәҗрибәсе булмаган улына өйде дә чыгып китте. Рая, ах, Рая... Үзенең ничек качып чыгып баруы исенә төште, битенә ут капты, оят иде, ничек күзләренә карар... Өйгә кереп олы зал уртасына басты, бу вакытта тәмле ризык исе тарала торган иде, җыелып бер өстәл артында утырулар нинди бәхет булган. Йокы бүлмәсенә күтәрелде, шкафларны ачып карады - бар нәрсә үз урынында. Рушания йоклый торган мендәрне күтәреп иснәп карады. Аларның тумба өстендә икесе генә төшкән фотолары тора иде - күренми, кая икән дип, тартмаларын ачып карады. Бу ни дип, бер төргәк тартып чыгарды да башта куркып атып җибәрде, аннан актарып карады. Бу - Раяның үрелгән чәч толымы иде. Александр Иванович урынынан торып басты. «Рая, нишләдең син? - Әйтерсең чәч толымы түгел, Рая үзе ята. - Ничек кулың күтәрелде, ни хакың бар иде миннән сорамыйча кисәргә?» Ул ишекле-түрле бәргәләнде, аска төшеп чәй куйды, тик тынычлана алмады. «Бөдрәләтеп тә кайт, йолкып бетерәм». Йортка машина кайтып кергәне ишетелде. Ул түзмәде, каршы чыкты. Машинадан Алеся белән бер егет чыкты, аннан улы. Алар аңа ят кеше күргән кебек карап тордылар. Тик кызы яныннан берсүзсез үтеп китте, исәнме, әти, димәде. Игорь башта берсүзсез аяк астына карап торды. Сөйләшү авыр булачак иде.
- Әти, әйдә бакчага, шунда сөйләшәбез. Таныш бул - киявең.
Алар кул биреп күрештеләр. Игорь бакчада әнисе белән яратып утыра торган кәнәфи таганга таба китте, машинадан юл оңгае бер шешә коньяк та алды. Әтисе белән ничек сүз башларга, ни дип кайткан? Игорь янына килеп утырган әтисенә стакан белән коньяк тоттырды, үзе берсүзсез эчеп тә куйды. '
- Улым, син эчми идең бит. Игорь улым, әнңең кая?
- Син, әти, үзең турында сөйлә, кайларда ниләр бетереп кайттың, бөтенләйгәме?
Мин, улым, синең алдыңда да, әниең алдында да гаепле.
( ми хаклы булгансың, мин, улым, сездән башка, әниеңнән башка яши алмыйм, ничаклы ялгышлар ясаганымны үзем до аңлыйм, әниең генә кичерсен иде, улым.
Әни кичерде, әти, ул барысын да кичерде.
iiep әйбергә бик ачуым килеп утыра идем. Әниеңнең 1'iipj масыннан чәч толымы килеп чыкты, ни дигән эш ул, ЯШ1>яәр артыннан мода куамы әллә? - Әтисе тагын әллә ни ;|ип тузынды, Игорь борылып күз яшен сөртеп алды, тик он исенең юклыгын әйтергә теле әйләнмәде.
Әти, ник телефоныңны алмадың, мин сиңа күпме ша 11 ыраттым, син бик тә кирәк идең бит, эх, әти...
Мин аны самолеттан төшүгә югалттым, әллә өйдә калдымы дип тә уйладым. Шуннан яңасын алдым.
I (ишләп алайса бөтен язганны кабул итә? Мин яздым би I сиңа кайт дип, ә син, минем икенче гаиләм бар, борчыма, лим җавап җибәрдең.
Кем, минме?
Алайса, яшь хатыныңнан сора, анда телефоның. Эх, әти, #ти, әни кичерде дә ул сине, син менә кичерерсеңме үзеңне?
Игорь башын куллары белән кысты, еламаска тырышты.
- Улым, ни булды, нәрсәдер әйтергә телисең дә, <»ii I мисең.
111 орь йолдызлы күкләргә бакты, эчкән коньяк та ярдәм и I мвде, тагын салып эчте. 1
1»ез, әти, әнине җирләп килдек.
Ниндидер тынлык урнашты. Игорь әтисенә борылып карады, ул артына хәнҗәр кадалгандай аңа текәлеп каткан нлс.
Ни сөйлисең, балам? - диде, көчкә телен әйләндереп.
Кичә, туган авылында. Син киткәч, ул аңына килә .1 I м м й бер үлгәннән калды, шунда гына мин аның рак белән Чир им әнен белдем, ул инде күптәннән чирләгән, безне Жолләп әйтмәгән.
Син мине табарга тиеш идең, ишетәсеңме, син мине tail арга тиеш идең. - Әтисе калтыранып бар көченә кычкырды.
()ни әйтергә кушмады, үзе монда, йөрәге анда булыр, ■ирикми, кызганып, минем үлгәнне көтеп утырмасын, диде. С ин аны бик рәнҗетеп киттең, әти.
Рая, Раечкам минем, ничек шулай уйлый алдың? Мине кичерергә мөмкин түгел. Мин бит аның белән хушлашырга йөрәгем җитмәде, аңладым, мин хаклы түгел. Ник кирәк бу дөнья ул булмагач? - Александр Иванович бөтен җаны әрнеп кычкырды. Менә кайда иде соңлап килгән үкенеч.
- Әни сиңа хат калдырган, - дип кесәсеннән хат чыгарып бирде.
Әтисе калтыранган куллары белән аны ертып, яктыга килеп укырга маташты, тик күзгә тулган яшь укырга бирмәде, ул ашыгып өйгә кереп китте. Аның язуын күрү белән елый башлады, түзә алмый арлы-бирле йөренде, аннан үзләренең йокы бүлмәсенә кереп китте.
«Сашенька, хушлашмыйча киттең, менә мин дә хушлашмыйча китәм, мин сине кичердем, син икебез өчен дә яшәргә тиеш, балаларга терәк бул. Мин ышанам синең кире кайтырыңа. Ходай безнең мәхәббәткә сынаулар үткәрде, син шул сынауны үтә алмадың. Аңларсың ялгышыңны. Сашенька, син миңа бик тә кирәк идең, бөтен теләгем - тизрәк әйләнеп кайтсаң иде, балаларга авыр булыр икебезне дә югалтсалар. Мин синең белән бик тә бәхетле булдым, син елама, син яшә. Оныклар туар, син аларны минем өчен дә сөй, ярат. Түз, бар да яхшы булыр».
Александр Иванович үзе генә белде ялгыз авырлыкны. Аны сынаулар алда көткән икән әле. Ул Рушанияның көндәлеген табып алды. Ул укый-укый бер кызарды, бер агарды, ул үзенең хыянәтен читтән күрде, сөекле хатынын нинди газапларга салуын, аны кемгә алыштыруын аңлады. Кызганыч, Ходай аны үз гөнаһларыңда үзең газап чик дип исән калдырган. Ул көннәр буе бакчада йөрде. Тиеннәрне кул сугып күпме генә чакырса да, алар бүтән килмәделәр. Башка бәхетле бакчага күчтеләр бугай. Бакчаның һәр почмагында Рушания күренде күзенә. Александр Иванович хатынын бакчаның һәр почмагыннан эзләде, һәр сукмак аны хәтерләтте, ул көннән-кән ныграк сыгылды, чәчләре агарды, үз эченә бикләнде. Вакыт- вакыт бушлыкка: «Кичер мине, кичер, кадерлем», дип кычкырды, ялынулары җавапсыз калды. Кайчандыр ул Рушанияны ишетмәгән кебек, хәзер аны Рушания ишетмәде. Әнисенең кырыгына әбисе кайтырга кушты. Алар җыелышып авылга кайттылар. Игорь машинаны туры зиратка алып килде, әнисе кабере янында үсеп чыккан яңа каберне күреп, сискәнеп китте. Коелган сары

яфракларны кара мәрмәр таш өстеннән сыпырын карады да чайкалып куйды.
- Алик абый? Юк, моның булуы мөмкин түгел.
Куш каен төбендә аерылып торган ике кабер, аларның ташлары да бертөсле. Өстенә язылган язуны укып, мәгънәсен аңларга тырыштылар. Александр Иванович шашып калгандай карап катты.
- Бу кем, бу кем, ник алар бергә? - диде калтыранып.
Игорьга да бик авыр булып китте. Бу хәлне һич башына
сыйдыра алмады, алар бер елны туганнар, бер елны үлгәннәр. Ничек аңларга моны?
Фатыйма әбиләре шушы бер ай эчендә йөзе сулып, күзләренә сары сагыш сарган. Балалар әбиләрен жәлләп, яшьле күзләрен аңа төбәделәр. Фатыйма инәй алар арасында ап-ак чәчле Сашаны күреп, бик озак аңа карап торды. Аны Айбикә инәй үлгәннән бирле күргәне юк иде. Аның күзендә сагыш ярылып ята. Игорь әбисен кочаклап:
- Әбием, ник болай, без яратканнар безне ташлап китәләр?
- Асылгәрәй абыең әниеңнән башка яши алмады, китте артыннан. Саша, ачуланма, олы мәхәббәт шунда сыналадыр, күрәсең. Ул аны соңгы юлга озатты, беррәттән генә ятарга булса да хакы бардыр. Без аны җан биргән җиргә җирләдек.
Раечкасын үзеннән башка кем беләндер беррәттән күрү башка сыешлы хәл түгел иде. Сашада капма-каршы хисләр көрәште. Ул гомер буена Раечка минеке генә дип яшәде, аның күңел чисталыгында да һичкайчан шикләнмәде, ә бүген килеп кемдер берәү аның урынын алган. Менә шул мизгелдә Раечкасын югалтканын аңлады. Аның урынын башка берәү алган. Раечкасы бәлки кичергәндер дә бит, тик йөрәген башка берәүгә биреп киткән түгелме?
Фатыйма инәй Игорьны Асылгәрәй бүлмәсенә алып керде.
- Менә монда кәгазьләр калдырган, сиңа бирергә кушкан. Ул беркайчан да үзе турында сөйләмәде, үлгәнче чирле икәнен дә белмәдем. Менә киемнәре.
Игорь кәгазьләрне актара торгач, Алик абыйсының су асты көймәсендә хезмәт иткәнен, зур гына чинлы офицер булуын аңлады. Шул ук вакытта атом реакторында аварияга эләгеп, көчле нурланыш алганы ачыкланды, ул инде алты ел элек икенче группа инвалид булып чыгарылган була. Шуннан соң ул авылына кайткан. Ул кәгазьләргә, фотоларга күз салды, зур кеше булган, ә киемнәре ничек килешә. Берәү булса, мактаныр, кат-кат сөйләр иде. Юк, барысын үзе белән алып китте. Кәгазьләр арасыннан бер генә хатын-кыз фотосы чыкты, ул матур алтын рамкага алынган, ул да булса аның әнисе иде. Әбисе хаклы, олы мәхәббәт вакланмаган. Тагын бер конвертны кесәсенә бөкләп тыкты, монысын кайткач карармын дип. Игорь хәзер әтисе өчен борчылып яшәде, әтисе үз эченә бикләнде. Эшкә кайтырга да җыенмады. Алар әниләренә матур кабер ташы ясатырга биргәннәр иде, тик авылга кайтып килгәч, аны алып кайтуның кирәге калмады. Әтисе аны бакчаның бер почмагына урнаштырды да көннәр буе шуның каршысында утырды. Кайдадыр Раечкасының кем беләндер беррәттән ятуын уйлыйсы да килмәде. Ул монда, ул аныкы гына, дип, үз-үзен ышандырырга тырышты. Ул кинәт бер картка әйләнде. Игорь белән Алесяга ничек тә әтисе оештырган сәүдәне тартырга кирәк, зур гына завод хуҗасы булу бер дә җиңел түгел иде. Беркөнне аның кабинетына ярдәмчесе керде:
- Сезне анда бер кыз көтеп утыра, кабул итүегезне сорый.
- Ярый, керсен, - диде Игорь.
Кабинетка кыяр-кыймас кына какча буйлы, бик гади генә киенгән кыз килеп керде, керде дә аптырап аңа карап катты.
- Ни йомыш?
Кыз бер кулындагы кәгазьгә, бер каршысындагы егеткә карады.
- Миңа Захаров кирәк.
- Мин булам Захаров Игорь Александрович.
Кыз аның алдына конверт китереп салды. Игорь аны ачып укыды да кызга күтәрелеп карады.
- Миңа Рушания апа калдырган иде, сезгә барырга кушкан, белмим нигә. Юк, беләм, менә бу карточканы алып килдем, - дип, кыз бик дулкынланып, аның алдына акча ала торган карточка чыгарып салды.
- Сез кайдан беләсез минем әнине?
- Алар әни белән бергә больницада яттылар. Доларны ул миңа бер ел элек китергән иде. Безгә укырга түләргә дип. Мин акчаларны җыеп тутырдым.
Лилия каршысында утырган бу чибәр егетнең күз карашы астында үзен энәдә утырган кебек хис итте. Аның күзләре гел әнисенеке кебек, искитмәле матур, үзенә тартып тора, күзне алу кыен иде. Ул куе кашларын кушып конверттан күзен алмады. Анда «Улым, шушы балаларга ярдәм ит. Әниең», диелгән иде.
- Исемең ничек?
- Лилия.
- Нәрсә эшли беләсең?
- Минме? - диде Лилия аптырап.
- Сезгә эш кирәктер бит, әни сезгә ярдәм итәргә кушкан.
- Юк-юк, минем эшем бар, мин кибеткә кассир булып кердем, энем дә укып‘бетерде, ул да эшли. Мин бурычны гына китердем. Рушания апага рәхмәт әйтерсез.
Игорь, әллә күңеле тулып, маңгаен кулы белән ышкып алды, аннан авыр сулады.
- Сезнең әниегезгә ни булды?
- Әни үлде, ел булды инде. Рушания апа нихәлдә?
- Минем дә әни үлде.
Лилия акрын гына урыныннан күтәрелде дә кире лап итеп утырды. Игорьга текәлгән күзләре зур итеп ачылган, мөлдерәп яшь тулган, нидер әйтергә әйтә - тик иреннәре генә калтырый, сүзләре чыкмый. Лилиянең тамак төбенә утырган төер тын алырга бирми, хәтта буыла башлагандай тоелды, юка пәлтәсенең изүен йолкыды, көчкә телен әйләндереп:
- Юк, булмас, - кына дия алды.
Ул күзе сукырайган кеше кебек капшанып ишеккә атлады. Игорь да шул хәлдә иде, әнисе исенә төшсә, кычкырып елыйсы килә. Лилия чыгып китте, ә ул һаман исәңгерәп утыра бирде. Аннан ушына килеп Лилия артыннан ташланды. Офис алдындагы скамейкада бөкләнеп төшкән Лилия үкси-үкси елый иде. Игорь акрын гына аның янына килеп утырды да кызны кочагына алды. Үзе тешләрен шыгырдатып, еламаска тырышты. Азрак тынычлана төшкәч, Лилияне үзенең машинасына утыртты.
- Лилия, миңа барысын яңабаштан сөйлә әле, мин әни гурында сөйләгәннәрне тыңларга яратам.
- Мин әниеңә бик тә үпкәләдем, минем әниемне ул күндерде операңияга ятарга, әни шундук үлде, без дүрт бала калдык. - Лилия тагын үксеп еларга тотынды. - Мин әниеңне кичерә алмадым. Ул ничә тапкыр килде, ул безгә ярдәм итеп торды, ә мин киреләндем, ул гына гаепле тоелды әнинең үлемендә. Кайгы аңымны томалады, хәзер кемнән гафу үтеним, ул да миңа рәнҗеп китте бит. Ул шундый чибәр, сабыр иде, мин аны чирледер дип уйламадым да. Ул килмәгәч, сагына башладым, тик тоткан акчаларны җыеп тутыргач кына эзләп табармын дип уйладым, мин аның кайда яшәгәнен дә белмәдем. - Лилия Игорьга яшьле күзләре белән текәлде. - Нигә бу тормыш шулай авыр, нигә шундый яхшы кешеләр бу дөньяны ташлап китә, минем дә әни юк, синең дә әни юк, ничек яшәргә соң? Эх, белгән булсам болай буласын, Рушания апаның үлгәнче янында булыр идем. Ходаем, гафу үтенеп тә булмый бит. Ичмасам, сез мине гафу итегез.
- Мин ни өчен? - диде әнисенеке кебек тонык күкрәк тавышы белән.
- Әниегезне рәнҗеткән өчен. Рәнҗеттем, сөйләшик, балам, диде, ә мин... - Лилия машинадан төште дә елый-елый тукталышка таба атлады.
Игорь аны яшьле күзләре белән озатып калды. Игорь кире кабинетына керде, тагын өстәлдәге конвертка күзе төште, кабат-кабат укып чыкты, кадерләп кенә әнисе кагылган кәгазьне сыйпады. Үз алдына «Лилия» дип кабатлады. Конвертны әйләндереп карады, тик анда аларның офис адресы гына язылган. Ул да аптырап калды, каян табыйм дип кире тышка йөгереп чыкты, тукталышта беркем дә юк иде. Икенче көнне ул зур кибетләрнең бөтен кассаларын йөреп чыкты, өченче көнне тагын эштән соң кибетләрне әйләнде. Аннан ул бәләкәй кибетләргә күчте, бер атна йөрү берни дә бирмәде. Ул инде җир асты юлларыннан эзли башлады, анда да кибетләр бар бит. Шуннан чыгып килгәндә берәү аңа эндәште:
- Исәнме, Игорь энекәш, ни эш бетереп йөрисең, әтиең нихәлдә?
- Самат абый, исәнмесез. Әти бик шәптән түгел, үз эченә бикләнеп яши. Тукта, Самат абый, бәлки син ярдәм итәрсең, - дип үзенең Лилияне эзләвен аңлатып бирде.
- Алайса, акылына килгән ул бала. Әйе, әниең бик борчылып китте ул балалар өчен. Әниең үлгәннән соң мин дә бармадым, минем дә ачуым килде әниеңне'рәнҗеткәнгә. Әйтсәм әйтим, әниең үзенең зәңгәр тунын cart.ni, акчасын шул балаларга бирде, укуларын бетерсеннәр дип. Эх, нинди олы йөрәкле кеше иде синең әниең. Бармы икән тагын андыйлар? Мин аны җир бизәгенә тиңли идем. Ониләре синең әниеңә балаларымны ташлама, дип үлгән, шуңа әниең үзен ул балалар алдында бурычлы итеп санады. Менә алайса шул бурычны әниең сиңа дә калдырган. Адресларын бирәм мин сиңа, күп йөрдем анда.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Котеп Узган Гомер - 26
  • Parts
  • Котеп Узган Гомер - 01
    Total number of words is 4273
    Total number of unique words is 1943
    39.9 of words are in the 2000 most common words
    56.5 of words are in the 5000 most common words
    64.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 02
    Total number of words is 4310
    Total number of unique words is 1965
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    62.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 03
    Total number of words is 4389
    Total number of unique words is 2029
    40.2 of words are in the 2000 most common words
    56.4 of words are in the 5000 most common words
    65.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 04
    Total number of words is 4307
    Total number of unique words is 2022
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    53.4 of words are in the 5000 most common words
    61.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 05
    Total number of words is 4033
    Total number of unique words is 2009
    37.1 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    61.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 06
    Total number of words is 4330
    Total number of unique words is 2044
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    55.0 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 07
    Total number of words is 4295
    Total number of unique words is 1980
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    56.3 of words are in the 5000 most common words
    64.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 08
    Total number of words is 4329
    Total number of unique words is 1968
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    55.8 of words are in the 5000 most common words
    64.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 09
    Total number of words is 4345
    Total number of unique words is 1926
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    57.4 of words are in the 5000 most common words
    66.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 10
    Total number of words is 4337
    Total number of unique words is 2028
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    55.8 of words are in the 5000 most common words
    64.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 11
    Total number of words is 4327
    Total number of unique words is 1898
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    56.4 of words are in the 5000 most common words
    65.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 12
    Total number of words is 4375
    Total number of unique words is 1937
    41.2 of words are in the 2000 most common words
    57.3 of words are in the 5000 most common words
    65.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 13
    Total number of words is 4349
    Total number of unique words is 1824
    41.6 of words are in the 2000 most common words
    57.6 of words are in the 5000 most common words
    66.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 14
    Total number of words is 4270
    Total number of unique words is 1892
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    56.8 of words are in the 5000 most common words
    65.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 15
    Total number of words is 4390
    Total number of unique words is 1965
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 16
    Total number of words is 4363
    Total number of unique words is 1914
    40.1 of words are in the 2000 most common words
    57.6 of words are in the 5000 most common words
    66.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 17
    Total number of words is 3969
    Total number of unique words is 1855
    41.6 of words are in the 2000 most common words
    57.5 of words are in the 5000 most common words
    65.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 18
    Total number of words is 4218
    Total number of unique words is 1886
    40.6 of words are in the 2000 most common words
    57.5 of words are in the 5000 most common words
    65.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 19
    Total number of words is 4305
    Total number of unique words is 1886
    40.0 of words are in the 2000 most common words
    56.7 of words are in the 5000 most common words
    65.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 20
    Total number of words is 4449
    Total number of unique words is 1977
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    56.1 of words are in the 5000 most common words
    64.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 21
    Total number of words is 4237
    Total number of unique words is 1914
    41.6 of words are in the 2000 most common words
    57.0 of words are in the 5000 most common words
    65.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 22
    Total number of words is 4349
    Total number of unique words is 1939
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    55.7 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 23
    Total number of words is 4090
    Total number of unique words is 1839
    40.3 of words are in the 2000 most common words
    56.4 of words are in the 5000 most common words
    65.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 24
    Total number of words is 4129
    Total number of unique words is 1915
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    55.5 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 25
    Total number of words is 4346
    Total number of unique words is 2020
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 26
    Total number of words is 4087
    Total number of unique words is 1760
    43.3 of words are in the 2000 most common words
    60.4 of words are in the 5000 most common words
    68.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.