Latin

Котеп Узган Гомер - 09

Total number of words is 4345
Total number of unique words is 1926
39.7 of words are in the 2000 most common words
57.4 of words are in the 5000 most common words
66.5 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
- Михман, - дип пышылдады, күзеннән шатлык яшьләре бәреп чыкты. Ул үзен көчкә азрак тынычландырды да, түмәр өстендә утырган кешенең алдына килеп тезләнде. - Михман, -диде күз яшьләрен сөртеп, - кайларда югалып йөрдең болай озак? Мин сине бишенче җәй көтәм бит инде. - Фатыйма каршысында утырган кешегә ныклабрак карады.
Бу элеккеге Михман түгел иде, чигә чәчләре агарган, калын чәч тә бик сирәгәйгән, теге вакыттагы кебек бит очлары алсуланып тормый, әллә ничек чирле кешене хәтерләтә. Фатыйма каршысында унлап елга картайган һәм талчыккан, җелеге суырылган ир уртасы утыра иде. Аның карашы агач башындагы торналарга төбәлгән, Фатыйма да карашын шунда күчерде. Ә анда канатларын җәя-җәя торналар чөкердәшә, балаларын туйдыра. Кечкенә бер ояда сөенә-сөенә бер гаилә яши, балалар үстерә. Фатыйма кире Михманга таба борылды, аның күзләре тулы яшь иде.
- Фатьма мине көтмәгән, - диде ул. Аның тавышында әрнешү һәм рәнҗү тоелды.
- Михман, ни сөйлисең, мин сине һәр язда шушында килеп көттем, син хәбәрсез югалдың. Михман, ни булды сиңа, мин сине көттем, кайтырыңа ышанып көттем.
- Фатьма иргә чыккан, көтмәгән, - диде. Аның бите буйлап күз яше аска тәгәрәде. Фатыйманың йөрәге кысылды.
- Юк, дөрес сөйләмисең, мин һаман синеке генә, Михман, кара күзләремә, мин бит сине шундый сагындым. - Ул аның ябык яңакларын учына алды, күзләренә текәлде, ах, нинди охшаш иде аның керфек-күзләре нәни кызы белән, әйтә алсамы моны, әйтә алмый шул. Михман да аның күзләренә текәлде, әллә сүзләренә ышанды, кысып кочаклап алды. Фатыйма аңламаган телдә әллә нинди сүзләр тезде.
- Фатьма көткән мине, Фатьма минем белән Кавказ китә, мин сине алырга килдем, мин Фатьманы үлеп-үлеп ярата, мин дә шундый сагынды Фатьманы.
Алар икесе бер-берсенең күз яшенә чылана-чылана такылдадылар. Алар үткән газаплар, бүгенге очрашу, матур киләчәккә өметләр. Алар күңелендә барысы бергә буталып, зур өермә булып аларның башын әйләндерде. Алар кысып- кысып кочаклаштылар, һәрберсе үз телендә ничәмә еллар күңелләренә җыеп саклаган хисләрне сөйләде. Бер-берсенә әйтәсе сүзләрнең чуты юк иде. Алар кочаклашып, елашып арыгач, Фатыйма исенә килде.
- Син утырып тор, мин ашарга алып киләм.
Фатыйма торып чапты, ул әлегә үзе дә нишлисен белми
иде. Өйгә кайта алмый, аңа ярдәм итсә, Маһинур гына ярдәм итә ала. Маһинурлар аерым өй салып, яңа башка чыгып яши генә башлаганнар иде. Ул ишек төбендә Фатыйманы күрү белән читкә тартты. Йөгереп кызарган йөзе, агач арасыннан чабып тузгыган чәчләре - һәрвакыт сабыр апасын мондый хәлдә бер дә күргәне юк иде әле. Әйе, апасын ул яхшы аңлый, ул солдат өчен әллә кем дә башын югалтыр иде. Бердән, апасының сөюенә кызыкса, икенчедән, аның ничаклы бәхетсез икәнен ул яхшы аңлый иде.
- Маһинур, ашарга берәй нәрсә җыеп бир. - Алар, Әхтәм күрмәгәндә, ашыга-ашыга ни туры килсә, шуны бер ашъяулык табып, шунда төреп бәйләделәр, инде җыеп беттек дигәндә, Маһинур дөбер-шатыр түбәгә менеп китте, аннан бер какланган каз күтәреп төште.
- Мә, ал, апа. - Фатыйма аның кулындагы какланган казга карап торды. Юксыллык, өй дә җиткерәләр.
- Ал-ал, минем дә берәй балам шундый озын, чибәр булсын. Үзенә әйт, теге вакытта ул китергән кәнсир калайдагы ашының тәме әле дә телемдә.
Фатыйма бәрәңге бакчасы аркылы урманга торып чапты. Маһинур апасын күз карашы белән урман авызына чаклы озатып калды. Авыр сулап куйды. Әйе, андый ир-ат бик сирәкләргә генә эләгә шул. Шушы кечкенә Әхтәмнән инде карынында өченче баласын күтәреп йөртсә дә, хатын-кыз карап ах итә торган ир түгел иде. Баладан соң Маһинур тазарып китте, Әхтәм көчкә аның иңбашына гына җитә. Шулай да, кечкенә булса да, эшкә бик тырыш Әхтәм, хатыны өчен үзе үлә язып тора иде. Маһинур әтисе йортындагы кебек ачлыкта яшәмәде.
Фатыйма янып-пешеп килеп җитте, яшереп куйган җиреннән иске генә чәйнеген тартып чыгарды, коры-сары җыеп, ут ягып җибәрде. Кор әзерләп, Михманны каршысына утыртып ашатты, үзе аннан күзен алмады.
- Михман, безнеңчә бик яхшы сөйләшергә өйрәнгәнсең.
- Анда күп иде сезнең кешеләр.
- Кайда анда?
- Фатьма, миңа әйтергә ярамый, син сорама.
Фатыйма сөйгәненнән күзен алмады. Ашап алгач,
Фатыйма тиз-тиз яшь үлән йолкып, кайчандыр бергә корган куышны яңартып, эченә үлән түшәде. Каен ботаклары сындырып, аны яңадан яңартып җибәрде. Аннан Михман алдына килеп тезләнде.
- Мин монда ел да килеп, куышны яңартып, сине көттем. Торналар ел да кайтты, оя корып„ бала чыгарды. Алар кайткач, син дә кайтырга тиеш идең.
Михман аннан күзен алмый тыңлады, вакыт-вакыт Фатыйманың тузгыган чәчләрен сыйпап куйды. Фатыйма аның кул җылысына иркәләнде. Бу мизгелдә шушы утрауда алар икәү, башка берни дә мөһим түгел. Балалар, бозаулар, усал Якуп - барысы-барысы бу мизгелдә онытылды. Алар бу көнне бик озак көттеләр. Алар бу төнне шушы куышта бергә үткәрделәр. Торналар кебек бер-берсен урала-урала яраттылар, аннан төнге ай яктысында җыелып яткан кечкенә күлләвек суда бер-берсен баладай коендырдылар. Аларның мәхәббәтенә күктә йөзгән тулган ай гына шаһит булды. Су буендагы анадан-тума шәрә ике гәүдәне төнге ябалаклар тын калып күзәттеләр. Алар да аңлый, алар барысы да Ходай биргән табигать балалары.
- Фатьма, иртәгә үк Кавказга кайтып китәбез.
- Ә балалар? Алар миннән башка яши алмыйлар.
- Балаларны да алабыз, бездә җылы, тәмле җимешләр үсә.
- Ярый, китәбез, мин синең белән әллә кайларга китәргә дә әзер, ник соң син теге вакытта алып китмәдең?
- Мин сиңа хат калдырдым, Саттар начальникка.
- Мин бернинди дә хат алмадым.
- Ярый, иртәгә сорарбыз, - диде кайнар тыны белән өттереп. - Мин сине бик тә сагындым, Фатьма. - Ул үз телендә әллә нинди сүзләр пышылдады, Фатыйманың озын чәчләрен ашыкмыйча гына сүтеп, бөтен гәүдәсен каплады. Ах, бу көчле куллар, мөмкинме соң аны кем беләндер тиңләргә, аларны үлгәнче дә онытасы юк.
- Ярат мине, ярат, Михман, бар күзәнәгем белән тоям синең җылыңны, миннән бәхетле кеше юк бүген. Син кайттың, мин ышандым синең кайтырыңа.
Фатыйма шашып-шашып үпте, аның пышылдавы, кайнар сулышы көчле ир-егетнең дә җанын күкләргә күтәрде. Өзелеп бер-берсен сагынган, назга сусаган ике яшь йөрәк «без тагын бергә, бергә» дип типте.
Караңгы төнне этеп, таң атты, кошлар уянып, чутылдашып, бар галәмне уятты. Куышка яфраклар арасыннан кояш нурларын сузып, бәхетле күзләргә нур өстәде. Фатыйма йомшак кына итеп бармак очы белән генә аның калын кара кашларына, куе керфекләренә кагылды. Михман күзләрен ачып аңа карады. Ачык матур көрән күзләр - аларның матурлыгын әйтеп кенә аңлатып булмый иде шул. Теге чакта кызы якыннан аңа карап торды да муенынан кысып кочаклап алды. Ул чакта кызы аңа әтисен исенә төшергән иде, бүген бу матур күзләр баласын исенә төшерде. Эх, күрсәтергә иде сиңа балаңны. Кинәт йөрәген нидер кистереп үтте, ниндидер борчу тойды үзендә. Ничек китсен соң ул, кая китсен? Аның күзләренә яшь тулды, булырга тиештер бит моның чыгу юлы.
- Михман, син китмә, кал монда, без өй салырбыз, бик яхшы яшәрбез.
Михман торып утырды, аптыраулы күзләрен Фатыймага текәде.
- Фатьма, мин өйдә сигез ел булмаган, мине атам-анам көтә, туганнарым көтә, мин Кавказны сагындым. Фатьма, син бик яратачаксың Кавказны.
Фатыйма кичә моңа бик тә ышана иде, ә бүген аек акыл кайтты, күз алдыннан томан китте. Балалар бер җирдә аныкы дип язылмаган, кем бирсен аларны. Якуп үзе карамаса да, аңа үч итеп тә бирмәячәк, ул аларның атасы. Ә ул аларны ташлап китә алмый. Бәхтиярнең көн туу белән күзен тутырып аңа каравы... Ул баланың бөтен ышанычы бу дөньяда - Фатыйма. Айбулат, Асылгәрәй - гел муенына асылынып торган бала. Рушаниясы - йөрәк мае. Чишелмәс төен. Фатыйма башын тезләренә салып, күзләрен йомды.
- Мин китә алмыйм, - диде дә үксеп елап җибәрде. - Мин китә алмыйм, синсез дә яши алмыйм, нишләргә миңа? Михман, кире әйләнеп кайт, ата-анаңны күр дә кире әйләнеп кайт, мин көтәрмен, мин картаеп үлгәнче сине көтәрмен. Кичер мине, мин китә алмыйм. Балалар безне кичермәс, алар безне каргар, без бәхетле була алмабыз. Рушаниям, Рушаниям, - диде дә авызын учы белән кысып каплады. Башын селки-селки әрнешеп елады.
Михман, ни әйтергә белмичә, аны күкрәгенә кысып кочаклады, аның да әрнешеп тәне калтырады. Ике йөрәк елый-елый ничәмә еллар хыялланган якты өметләрен күмәләр иде. Мәхәббәтне күмеп булмый ике йөрәк бергә типкәндә. Фатыйма белән Михман берсүзсез генә олы юлга таба атладылар. Белоретка бара торган юлга чыктылар, бик озак кына җәяү атладылар. Юлның икенче ягында кайчандыр Михман хезмәт иткән ябык хәрбиләр шәһәре урман эчендә яшеренеп утыра. Михман бераз шул якка нәфрәтләнеп карап торды, аннан авыр сулап, баш селкеп куйды. Фатыйманың сораулы карашына, «син сорама», диде. Аерылышу сәгате якынайган саен алар нишләргә дә белмәделәр, әле артлары белән борылып бастылар, әле бер-берсеннән күзләрен ала алмадылар. Ерак түгел борылмада олы йөк машинасы күренде. Аерылышырга сәгать түгел, минут та калмаганын тоеп,
Фатыйма Михманның иске гимнастеркасына шатырдатып ябышты, күзләренә яшь тулды, иреннәре дерелдәде, тамак төбенә утырган төер чыгасы сүзләрнең юлын бүлде, әйтәсе сүзләре шундый күп иде, күңел түрендә ургылып кайнады. Әйтәсе сүзен әйтә алмыйча йөрәге ярсыды, тамагы буылды. Михман якынлашып килгән машинага кулын күтәрде, үзе Фатыймасыннан күзен ала алмады, ул да тамагына утырган төерне йота алмый, әйтәсе сүзен әйтә алмыйча газаплана. Озын-озын, юан-юан каеннар төягән йөк машинасы көчкә сызгырып килеп туктады.
- Михман, мин көтәрмен, мин үлгәнче сине көтәрмен, син әйләнеп кайтырга тиеш, ишетәсеңме?
Михман күз яшьләре аркылы күлмәк изүенә ябышкан Фатыйманың кулларын ычкындырырга тырышты.
- Исән булсам, бер килермен, - диде үз телендә. Юл кырында көтеп торган машинага торып йөгерде. Фатыйма аның сүзләрен аңламады.
- Нәрсә дидең, нәрсә дидең? - Фатыйма, кычкыра- кычкыра, кузгалып киткән машина артыннан йөгерде.
Михман машинадан ярты гәүдәсен чыгарып, борылмада күздән югалганчы кулын болгады. Фатыйма юл кырында яткан ташка абынып барып төште, үкси-үкси елады. Тезләрен ватып, юл тузанында аунап, елый-елый торып утырды. Көчкә аягына торып басты. Мәхәббәте киткән буш юлга бик озак карап торды. Әллә елап күз яше бетте, йөрәктә бушлык урнашты. Кояш кыздырган ямьле җәйнең яме югалды. Ул шушы еллар аның килеренә өмет белән яшәде, өметең, мәхәббәтең булганда яшәү кызыграк, җиңелрәк икән. Өметсез ничек яшәр соң ул? Киләчәге парсыз, түшәге ялгыз булачагы көн кебек ачык иде. Мәхәббәттән көчле ни бар, ни бәрабәренә үзенең яшьлеген корбан итте? Фатыйма кайту юлына борылды, җанында шундый бушлык иде, башында берни юк, күз алдында ул киткән тузанлы юл гына. Фатыйма Инзиргә төшеп, тузанлы күз яшьләрен юды, тирәнрәк җиренә кереп коенып чыкты. Бар да теш кенә булып калды. Көтәр кешесе дә, хыялланыр хыялы да калмады. Бар нәрсә элекке хәленә кайтты, балалар, бозаулар һәм усал Якуп. Фатыйма уйлана-уйлана Якуплар йортына таба атлады. Фатыйма кече капкадан керүгә, Якуп кайтканнан бирле чылбырда утырган Акбүре сөенеп аңа таба сикерде, аягына ятып, өреп куйды.
- Түз, Акбүре, озакламый үз йортыбыз булыр, бәйдә утырмассың, - дип кочаклап иркәләде дә өйгә таба атлады. Тик ике адым үтүгә, аркасын нәрсәдер яндырып үтте, ул авьфтуга кычкырып җибәрде, әйләнеп карап өлгермәде, тагын нидер колак төбендә сызгырып үтте, тагын аркасын яндырып үтте. Бу юлы аркасыннан күлмәк ертылган тавыш ишетелде, өченче юлы шәрә балтырларын яндырып үтте, Фатыйма авыртудан хәтта тезләрен чүгеп куйды. Ул артына әйләнеп карады. Сарай капка төбендә аякларын аерып баскан Якуп кулында чыбыркысын уйната. Ат кылыннан үреп ясалган чыбыркы тагын Фатыйманың аякларын яндырып алды. Акбүре колакларын кысып, тешләрен ыржайтты. Якуп Фатыйманың нечкә җирен яхшы белә, ул бу юлы Акбүрегә кизәнде. Фатыйма кычкырып җибәрде:
- Тимә Акбүрегә! - Тик Якуп Фатыйманы сындырып, тез чүктермәкче булды. Чыбыркының очы белән Акбүрегә кылдап җибәрде, ул мескен, чинап урынында сикерде. Чыбыркы Акбүренең бот итен ярып җибәрде, башта ак булып торды, аннан кан китте.
- Өстерәлчек, кайда йөрдең? - диде теш арасыннан, астан гына карап. - Чукындырам икегезне дә.
Тик бу юлы Якуп теләгәнчә булмады шул, Якуп кулын күтәрүе булды, Акбүре бар көченә Якупка ыргылды, чылбыр урталай өзелде, күз ачып йомганчы Акбүре Якупның иңбашына тешләрен батырды. Алар икәүләп гөрселдәп җиргә барып төштеләр. Якуп кырагай тавышлар белән акырырга тотынды. Тавышка Барый абзый да кереп җитте. Фатыйма Акбүрене Якуп өстеннән өстерәргә, аерырга тырышты. Кан исен тойган җанварны болай гына тыярлык түгел иде шул. Барый абзый белән көчкә Акбүрене аерып алдылар.
- Бу хәзер бер кеше каны тойгач, теләсә кемгә ташланачак, атарга кирәк.
Фатыйма Акбүрене урамга өстерәде.
- Юк, бирмим! — Ул ашыга-ашыга аның муеныннан каешны салдырып алды. Алар Якупның җирдән торганын күрми калдылар.
- Кит читкә, - дигән тавышка әйләнеп карадылар. Канга баткан Якуп мылтыкны Акбүрегә төбәп маташа. - Икегезне бергә чәчрәтәм.
Фатыйма артка чигенде, Акбүресен дә үзе белән өстерәде, тик бүре дә бирешергә җыенмады, һаман Тешләрен ыржайтты. Барый абзый уртага керде.
- Фатыйма, аны калдырырга ярамый, үчле булалар алар.
- Китсен, чыгып китсен, тимәгез. Бар-бар, - дип, аны капка тышына этте.
Тик чыгып өлгермәде, Якуп атып җибәрде, Акбүре, чинап, һавада әйләнде дә урманга таба торып чапты. Фатыйма Акбүре артыннан Михман артыннан карап калган кебек исәңгерәп карап калды, йөрәкне әрнетеп, күздән яшь акты. Бер көнгә күпме югалту. Ул Якупка күралмас нәфрәтле карашын борды. Якупның да кулбашы асылынып төшкән, кулы буйлап кан ага иде. Барый абзый аларга карап аптырады.
- Ни кылырга инде сезнең белән, кара инде, йорт канга батты. - Бер Фатыймага, бер Якупка карады. - Фатыйма, син бар, Айбикә инәң янына кер. Син, Якуп, филдшергә бар, ә мылтыкны монда бир. Сиңа мылтык тотарга кушмаганны оныттыңмыни?
Яралар авыр төзәлде. Фатыйманың яраларын Айбикә инәй үзе ясаган дарулар белән сылап сөртеп торды. Арка үзәге, балтырлар кутырга әйләнеп, иелгән саен тартылып, яралар ачылып, кабат-кабат канады. Якуп та врачка бармады, әллә нинди үләннәр белән үзен-үзе дәвалады, тик умырылган иңбаш төзәлмәде, ахрысы, сеңерләр өзелгән иде. Бер кулы йөрмәс булды, гарип булып асылынып калды. Фатыйма Акбүрене күпме генә эзләмәсен, таба алмады, үле гәүдәсен булса да табып күммәкче булды, канлы эзләр урманга кереп югалды. Фатыйма көчкә кыймылдап булса да эшенә чыкты, Маһинурның сораулы күз карашына баш кына чайкады. Апасының моңсу күзләренә карап та аңлашыла иде.
- Ник ияреп кенә китмәдең, апа, газабың йөзеңә чыккан бит.
- Балалар хакына, - диде апасы, авыр сулап.
- Якуптан кыйналып яшәр өчен калдыңмы? Ул бит теге көнне сине дөнья бетереп эзләгән, Әхтәмне дә буган сине таптыртып. Миңа килгән иде, мин аңа кукиш кына күрсәттем, мин Әхтәм түгел, күтәреп ата алмассың, дидем.
Саттар агай Фатыйма янына тузынып килеп керде.


- Кайда йөрисең эш ташлап, әнә, бер бозавың чирләп үләргә ята.
Фатыймага бик тә авыр иде, чыбыркы эзеннән бигрәк, йөрәктә әйтеп аңлаткысыз авырлык иңбашларны аска басты. Элек булса, Саттар агай күренүгә каударланып торып чабар иде, ә бүген ул авыр карашын Саттар агайга терәде. Үзалдына тузынган Саттар агай нидер сизенеп Фатыймага текәлде. Ул Фатыйманы ничәмә еллар белә, һәрвакыт сабыр, тигез холыклы Фатыймага әллә,ни булган.
- Миңа дигән хатны кая куйдың? - диде Фатыйма коры гына.
- Нинди хат?
- Моннан биш ел элек язылган хат. Ник бирмәдең, хат кая? - дип бер адым Саттар агайга таба атлады. Саттар агай артка чигенде, тик артында торган Маһинурга килеп төртелде.
- Фатыйма, тукта, аңлатам, юк миндә бернинди дә хат. Мин сиңа азак аңлатырмын, хәзер түгел, - диде дә сарайдан чыгып та тайды.
Бозау абзарында яшь бозаулар гына, сыерлар җәйләүдә, сыер савучылар да юк, тирә-якта тынлык. Фатыйма балаларны да монда алып килде, Якупның күз карашыннан еракта булырга тырышкан балалар рәхәтләнеп уйнадылар. Фатыйма бу соңгы көннәр хатирәсеннән һич айный алмыйча йөрде, тәне дә бик сызлады. Авыр уйлар җанын талады. Ул шулай уйланып утырганда, Саттар агай үзе аның янына килеп утырды. Фатыйма бу юлы бер сүз дә эндәшмәде. Аның аягындагы яраларны күреп:
- Якуп эшеме? - диде ымлап. - Мин бәлки гаепледер дә синең алда, тик ул вакытта да мин синең турыда уйладым. Мин алар хезмәт иткән җиргә ниндидер эш белән барган идем, анда минем дус эшли. Ул ишектә каршы очрады, ашыга-ашыга, әйдә, юлда сөйләрмен, диде. Ике егетне качкан өчен трибуналга тарттырдылар, шуларны озатасы бар, машина килде, диде. Кулларына богау кидереп алып чыккан егетләрне күргәч, минем дә аякларым бөгелде. Синең баһадирың белән бәләкәй башкорт егете иде. Мин иптәшемә ялынып, ни өчен, нишләгәннәр шул чаклы, дип сорадым. Иптәшем, берсе сакта торган, икенчесе төнлә качкан, өченчесе саткан, диде. - Саттар агай ул көнне исенә төшереп, башын селкеп куйды, тамагына утырган төенне көч-хәл йотып җибәрде. - Харап булды балалар. Мин дә әти кеше, мин сугышта булган кеше, мин моның ни икәнен яхшы аңлыйм. Мин иптәшемә, рөхсәт ит, ике генә сүз сорыйм, дидем. Минем алда сора, ярамый читләр белән сөйләшергә, диде. Мин теге үзебезнең малайдан: «Ни булды, ник качтыгыз?» - дип сорадым. Бәләкәй башкорт егете мине таныгач, елап җибәрде: «Саттар агай, Михман
Фатыйма янына гына барып килмәкче булган иде, бернинди дә начарлык эшләргә җыенмаган иде. Саттар агай, аңлат, без бернинди дә сатлык җаннар түгел, Михман Фатыйманы бик сагынганга шулай килеп чыкты». Синең баһадирың башын күтәрмәде дә, еламады да, тик машина ишеген япканда гына нидер үз телендә кычкырды, мин Фатыйма сүзен генә аңладым. Алариы биш елга хөкем итеп, Чиләбе урманнарындагы Маяк шахталарына озаттылар. Аннан күпләр исән кайтмый, куркыныч җирләр, исән калса да, озак яшәмиләр, дип сөйлиләр. Син хат турында кайдан белдең?
-Үзе әйтте.
Саттар агай бераз аптырап карап торды.
- Алайса, килгән. Да-а, хәлләр, - дип сузды, - әле кая соң?
- Иленә кайтып китте.
- Ә син?
- Ә мин калдым. Сез хатны биргән булсагыз, мин дә киткән булыр идем бәлки.
- Юк, Фатыйма, китмәс идең, чит илдә яшәү җиңел дип беләсеңме әллә? Мин сугышта биш ел кеше иле таптадым, үзебезнең туган яктан да матур ил юк, Фатыйма балам, көн дә төшләреңә кереп, саташып үләр идең.
- Ә болай ялгызлыктан саташып үлмәмме соң, Саттар агай?
- Үлмәссең, әнә, күпме кешенең ире сугыштан кайтмады, яшиләр бит.
Асылгәрәй килеп Фатыйманың муенына асылынды.
- Әни, ашыйсы килә!
Башкалар да аңа килеп сарылдылар.
- Менә шулай яшәрсең, язга сиңа өй салып бирербез, түз, Фатыйма, түз.
- Яза чаклы гына түзәрмен, тик сез төзегез генә.
Фатыйма җәйнең җылы кичләрендә балаларны торналар
утравына алып китеп кунды, аңа монда рәхәт иде, хәленнән килсә, шушында гына өй салыр да балалар, тормышка ашмаган хыяллары белән яши бирер иде. Балалар белән бергәләп тау җиләге җыеп кайттылар. Аның бу балалар белән яшәвенә дә биш ел булып китте, бүгенгедәй хәтерендә - олы фаҗига, бәхетсезлек кавыштырды аларны. Биш ел эчендә балалар да үстеләр, үз әниләрен онытып, Фатыйма улларына әйләнделәр. Рушаниясы да күзгә күренеп үсте, кайчакта аларга атылып килеп керә, өй эче яктырып китә, әйтерсең, өйгә бәйрәм килеп кергән. Ул малайларның сөенече эчләренә сыймый, шундый шатланып каршы алалар. Тик Айбикә инәй генә бик өнәми иде аның усал Якуп янына керүен. Асылгәрәй дә иртә таңнан тора да Барый абзыйлар ишек төбенә барып утыра, Рушанияның торып чыкканын көтә. Аның белән үзе генә уйныйсы килә, абыйларыннан көнләшә. Ә Айбикә инәй ничек кенә шомыртын үз янында тотарга тырышмасын, бала барыбер балаларга тартыла. Фатыймаларга керсә, Фатыйма аны туйганчы сөеп кала, такылдаганын тыңлап туя алмый.
Фатыйма малайлары белән әзләп булса да печән әзерләде, шуның арасында җиләк, чия җыялар, малайлар тырыша- тырыша Рушанияга дип җыялар. Фатыйма аларга иң эресен, иң пешкәнен генә җыярга куша. Асылгәрәй бер җыеп тутыра, бер ашап бетерә, тагын җыя, тик абыйлары белән кушылмый, кайткач, үз савытыннан аерып кына ашата. Асылгәрәйнең, кечкенә булса да, Рушания өчен җан атуы олыларны бераз куркыта да иде. Беркөнне Фатыйма эштән кайтканда Асылгәрәйнең янып-пешеп ике күрше арасындагы текмәләрне сүтүен күреп, читтән шым гына күзәтте. Читәнне ике якка аерды, аннан кара бөдрә баш күренде. Ахрысы, Айбикә инәй ни өчендер куркып, ир балалар янына бик якын җибәрмәскә тырышты. Олы кешенең моңа үз карашы иде. Тик балалар үзләренә йөрергә туры юл салдылар.
Җәйләр дә үтеп китте, акрын гына көз якынлашты, маллар да җәйләүдән абзарларга кайта башладылар. Маллар кайтканчы абзар-кураларны җылытырга, сыларга, кагарга- сугарга кирәк - тавык чүпләп тә бетмәс эшләр башланды. Бәхтияр белән Айбулат мәктәпкә киттеләр. Асылгәрәй өйдә күбрәк әтисе белән калды. Якуп Акбүре талаганнан соң бик озак рәтләнә алмады, төннәр буе ыңгырашты, үзалдына үзе нәрсә беләндер дәваланды. Фатыйма балалар белән, ә ул үзалдына ничек теләсә, шулай яшәде. Тик урманга ауга гына чыгып китә алмады. Әллә саулык шәптән түгел, әллә Барый абзый мылтыкны кире кайтарып бирмәде, һәрхәлдә, Фатыймага төннәрен бәйләнмәде, эчендә ни уйлап яшәгәнен бер Алла гына белә. Шулай да Якуп карашыннан читтәрәк яшәү яхшырак. Фатыйма аркасы белән тоя иде аның астыртын карашын, бөтен тәне чемердәп куя. Ярый, күпкә түзгәнне азга түзәр, Саттар агай язга йорт салабыз диде, күп калмады. Фатыйма шуларны уйлап, бозау эчереп торганда, карынында нидер селкенгәндәй булды, ул башта әллә ни оһәмият бирмәде, тик икенчесе ныграк сизелде. Башына килгән уйдан тынсь*3 катып калды, кулындагы сөтле бидонын җиргә ташлап, тураеп басты, кулы белән эченә тотынып, ни көләргә, ни еларга белми, Михман, Михман, диде пышылдап. Бераз торгач, ул үзалдына елмаеп куйды. «Ах, син белсәң, җаным, бәлки әйләнеп кайтыр идең, белмәссең шул, аралар ерак. Кош теледәй хат җибәрер идем, адресың да юк. Урал белән Кавказ арасы бик ерактыр шул. Монысын инде мин беркемгә дә бирмәм». Фатыйма шушы мизгелдә кабат тормышка кайтты, киләчәккә карашы үзгәрде, әлегә үзе дә аңлап бетермәгән кты өмете барлыкка килде, иреннәренә серле елмаю кунды. Кабат-кабат, яратып, корсагын сыйпап куйды. Күптәннән югалткан кадерле әйберсен тапкандай, йөрәге шатланып күбәләк булып җилпенде. Михманнан бала табып үстерү &ның өчен үзе бер бәхет иде. Аның өчен бу хәзер иң мөһиме. Кемнең ни сөйләвендә аның эше юк. Маһинур сеңлесе ның янына кергәләде, апасының соңгы вакытта елмаеп йөүе бик серле дә, сәер дә тоелды.
- Апа, бер-бер хәл бармы әллә, бит алмаларың кара тутыкланган димм.
Моңа Фатыйма <5ик бәхетле елмаеп:
- Булыр, Алла боерса, - диде бит очларын чокырайтып.
- Якуп нәрсә ди?
- Ә Якупның ни катнашы бар? Миңа Якуп беркем дә түгел.
- Апа, ни сөйлңсең, ул бит сине бөтен дөньяга фаш итәчәк.
- Ә миңа барыбер, минем балаларымның атасы берәү генә, мин Ходай каршысында Михман хатыны гына.
Эх, бу дөнья сиң уйлаганча гына барса... Кышка якын Фатыйманың корсагы түгәрәкләнә башлады. Якуп әллә күрмәде, әллә күреп тә сиздермәде. Фатыйма үзен аның алдында бурычлы да, гаепле дә санамады. Күп калмады бер түбә астында яшәртә, озакламый үз өйләре булачак. Балалар мәктәптән туры аның янына эшкә киләләр, аларның Якуп янына бер дә кайтасылары килми. Фатыйма белән кичке эшне бетергәч, сөйләшә-сөйләшә бергә кайталар. Алар ике сүзнең бере «Әни» дип үлеп торалар. Фатыйма үзе дә ал ар дан башка бу Тормышны күзалдына да китерә алмый. Былтыр колхоз Фатыймага эш хакыннан бер тана яздырып бирде, быел шул жилен тутырып, бозауларга тора. Фатыйма үз сыеры булырын сөенеп бетә алмады. Моңа малайлар да бик шат, муеныннан кочаклап, иркәләп кенә үстерделәр. Йортка кайтып керү белән иң беренче яшь тана янына кереп чыгалар. Бүген дә Фатыйма балаларга:
- Айбулат, син Асылгәрәйне Барый абзыйлардан алып чык, Бәхтияр, син утын алып кер, — диде дә үзе сарайга кереп китте. Караңгы сарай эченә атлауга, кышкы салкынны ярып, борынына Якупның әче бал, аракы исе килеп бәрелде. Фатыйма тиз генә артка чигенде. Ялгышмады, аңа каршы Якуп килә башлады.
- Нәрсә, кайттыңмы, өстерәлчек, миңа кагылырга ярамады, башкаларга ярадымы? - диде теш арасыннан. - Минем йортымда яшәп, кемнән корсак күтәреп кайттың?
Фатыйма артка чигенгәндә, йортта аяк астына каткан сыер тизәгенә абынып егылды, арты белән бик җайсыз барып төште. Якуп, әйтерсең, шуны гына көтеп торган, көтмәгәндә китереп тибеп җибәрде. Фатыйма кычкырып җибәрде дә эчен каплап бөкләнде. Ничек тә эченә типтермәскә, баласын саклап калырга тырышты. Фатыйма бар көченә «Бәхтияр!» дип кычкырды. Әллә кабат утынга, әллә Фатыйманың тавышын ишетеп чыккан Бәхтияр әнисен якларга ташланды. Бала йөгереп килеп үз гәүдәсе белән җирдә аунап яткан әнисенең гәүдәсен каплап ятты. Якуп, ярсып, бар көченә кайда туры килсә, шунда типкәләде, авыр кирза итек бер Фатыймага, бер аны кысып кочаклап яткан Бәхтияргә туры килде. Фатыйма һич җирдән күтәрелә алмады. Капкадан кайтып кергән Айбулат әтисен читкә тартырга тырышты, кечкенә Асылгәрәй әтисенең ботына тешләре белән ябышты. Каны кызган Якуп кычкыруын белде:
- Миңа ярамый, башкаларга ярый. Күршенең кара башы да синеке бит, берни дә күрми дисеңме әллә?
Фатыйма оар көчен җыеп, җирдән тормакчы булды. Аны кысып кочаклаган Бәхтияр һаман ычкындырмады.
- Бәхтияр, тор җирдән, ычкындыр мине. - Бала эндәшмәде. Фатыйма аны ныграк үзенә тарткан иде, бала бер кырыйга камыр булып килеп төште. Якуп тагын бер кат Фатыйманың биленә китереп типте. Фатыйма беразга тынсыз калып, тагын бөкләнеп төште. Бу юлы ул Бәхтияр өстенә төште. Бала селкенмәде. Капкада Барый абзый күренде.
- Ни булды тагын, нәрсә кычкырышасыз?
Якупны бер кырыйга этеп җибәрде дә, иелеп, Фатыйманы җирдән күтәрмәкче булды. Урамда караңгы, ай белән кар яктысында тиз генә аңлый алмады ни булганын. Кинәт
Фатыйма йөрәк өзгеч тавыш белән кычкырып җибәрде.
- Үтердең баланы! Бәхтияр, Бәхтияр, - диде баланы селкетеп. - Я Ходаем, баланы харап иттең! Бәхтияр, ач күзеңне, ач, бер сүз эндәш ичмасам, Бәхтияр, - диде өзгәләнеп. Бала эндәшмәде.
- Якуп, җанвар, эт җан, үз кулларым белән буып үтерәм мин сине, баланы харап иттең. --Барый абзый баланы җирдән күтәреп алды. - Әйдә, тизрәк өйгә алып керик.
Өйгә алып кереп, баланы сәкегә сузып салдылар. Бала күзен ачкандай итте, ярты баш яньчелеп кергән иде, авыз кырыннан гына кызыл тасма булып кан китте. Фатыйма елый-елый:
- Бәхтияр, балам-балакаем, ниләр эшләтим, ни җирең авырта, ач күзеңне, ач, курыкма, атаң юк монда, ач күзеңне.
Бала кинәт зур итеп күзләрен ачты, «әни-әни», диде. Бер-ике тапкыр тартышып калтыранды да, ачык күзләрен дә йоммыйча, җан бирде. Бу дөньяда күпне күргән Барый абзый да лап итеп сәкегә утырды, ул да куркып Фатыймага карады. Фатыйма бераз аптырап бер Барый абзыйга, бер аның өчен җан биргән балага карап торды да тышка ташланды. Ул йортка йөгереп чыкты, йөгереп барып, сарай яныннан сәнәкне алды.
- Якуп, син кая, чык, эт җан, эчәгеләреңне муеныңа урыйм, ир булсаң, чык, Якуп, - дип бар көченә кычкыра- кычкыра, өй, сарай тирәли йөгерә-йөгерә Якупны эзләде. Фатыйма ярсыганнан-ярсыды, урамга чабып чыкты. - Үз балаңны үтердең дә чыгып качтыңмы, куркак җан? Табыйм гына, Латыйфаның да, Бәхтиярнең да үчен алмасаммы?
Фатыйма аны бик озак эзләде, хәтта печәнлеккә сәнәкне тыгып-тыгып алды. Якупны тапмады, сәнәген ыргытты да кабат өйгә йөгерде, бәлки үлмәгәндер, аңын гына җуйгандыр. Ул сәкедә яткан бала өстенә ташланды.
- Балам, ач күзеңне, үлмә, мин бит сине шундый яратам, Бәхтияр. Исән калсаң, син аны беркайчан да күрмәссең, безнең үз өебез булачак, ишетәсеңме, Саттар агай безгә өй салып бирәм диде. Бәхтияр, ач күзеңне. - Фатыйма ничек кенә өзгәләнмәсен, бала башка күзен ачмады. Моңа ышану да кыен иде, әле генә чөкердәшеп, бергә көлешә-көлешә эштән кайттылар. Үлем белән яшәү күз белән каш арасы диләр, хак икән.
Бәхтиярне икенче көнне җирләделәр. Фатыйма гына торып соңгы юлга озата алмады. Типкәләнүләр, тетрәнүләр үз эшен эшләде. Вакытыннан алда балага тулгак тота башлады. Акылдан язарга җиткән Фатыйма бер тәүлек чирләде. Берсен күмеп кайтуга, җиде айлык булып, икенчесе туды. Фатыйма шатланып көткән бу бала да аңа сөенеч китермәде. Бәхтиярнең үлеме аны аяктан екты, баладан соң берничә көн беркемне танымыйча чирләде. Белореттан табиб китереп, уколлар ясатып, бер көн диярлек йоклаттылар, дарулар эчерделәр. Фатыйма уянып күзен ачканда, янында әнисе утыра иде. Фатыйма аптырап, берни аңламый әнисенә карап ятты. Әнисе дә елап шешенеп беткән. Ничәмә еллар сөйләшмәделәр, бер-берсенә үпкә саклап яшәделәр. Фатыйманың фаҗигасен ишеткәч, әнисе бар көченә аръякка йөгерде. Якуп аның да баласын үтергән икән дип, коты алынды. Теле белән тешләшсә дә, ул да үз баласын ярата, баласына бар үпкәләрен онытып, ул үзе баласыннан йөрәге белән гафу үтенде. Бу юлы Фатыйманың баласын да ул үзе табарга ярдәм итте.
Борчылма, балам, ничек тә ерып чыгарбыз. Балаңны әлегә Маһинур имезеп торыр, син үзең терел, калганын мин карармын, - дип Фатыйманың башыннан сыйпады. Ишектә Айбикә инәй күренде.
Бу изге баланы ник кыйный икән язмыш? Фатыйма бәбкәм, кеше балаларына изге ана булдың, сабырлыктан ташламасын сине Ходай. Менә, шулпа алып кердем, эчерик, хәл кереп китсен. Ходайның кодрәте киң, бәбкәм, бар да үтәр.
Фатыйма шым гына карап ятты, әбисе үлгәннән бирле аның өчен беркем дә болай итеп өтәләнгәне юк иде. Айбикә инәйуюгалар укый-укый аның башыннан сыйпады. Фатыйма, әллә янында жәлләүчеләр булганга, гел җебеп еларга гына торды. Шулай да теге вакыттагы кебек ялгыз түгел иде. Фатыйма:
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Котеп Узган Гомер - 10
  • Parts
  • Котеп Узган Гомер - 01
    Total number of words is 4273
    Total number of unique words is 1943
    39.9 of words are in the 2000 most common words
    56.5 of words are in the 5000 most common words
    64.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 02
    Total number of words is 4310
    Total number of unique words is 1965
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    62.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 03
    Total number of words is 4389
    Total number of unique words is 2029
    40.2 of words are in the 2000 most common words
    56.4 of words are in the 5000 most common words
    65.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 04
    Total number of words is 4307
    Total number of unique words is 2022
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    53.4 of words are in the 5000 most common words
    61.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 05
    Total number of words is 4033
    Total number of unique words is 2009
    37.1 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    61.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 06
    Total number of words is 4330
    Total number of unique words is 2044
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    55.0 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 07
    Total number of words is 4295
    Total number of unique words is 1980
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    56.3 of words are in the 5000 most common words
    64.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 08
    Total number of words is 4329
    Total number of unique words is 1968
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    55.8 of words are in the 5000 most common words
    64.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 09
    Total number of words is 4345
    Total number of unique words is 1926
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    57.4 of words are in the 5000 most common words
    66.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 10
    Total number of words is 4337
    Total number of unique words is 2028
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    55.8 of words are in the 5000 most common words
    64.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 11
    Total number of words is 4327
    Total number of unique words is 1898
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    56.4 of words are in the 5000 most common words
    65.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 12
    Total number of words is 4375
    Total number of unique words is 1937
    41.2 of words are in the 2000 most common words
    57.3 of words are in the 5000 most common words
    65.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 13
    Total number of words is 4349
    Total number of unique words is 1824
    41.6 of words are in the 2000 most common words
    57.6 of words are in the 5000 most common words
    66.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 14
    Total number of words is 4270
    Total number of unique words is 1892
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    56.8 of words are in the 5000 most common words
    65.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 15
    Total number of words is 4390
    Total number of unique words is 1965
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 16
    Total number of words is 4363
    Total number of unique words is 1914
    40.1 of words are in the 2000 most common words
    57.6 of words are in the 5000 most common words
    66.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 17
    Total number of words is 3969
    Total number of unique words is 1855
    41.6 of words are in the 2000 most common words
    57.5 of words are in the 5000 most common words
    65.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 18
    Total number of words is 4218
    Total number of unique words is 1886
    40.6 of words are in the 2000 most common words
    57.5 of words are in the 5000 most common words
    65.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 19
    Total number of words is 4305
    Total number of unique words is 1886
    40.0 of words are in the 2000 most common words
    56.7 of words are in the 5000 most common words
    65.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 20
    Total number of words is 4449
    Total number of unique words is 1977
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    56.1 of words are in the 5000 most common words
    64.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 21
    Total number of words is 4237
    Total number of unique words is 1914
    41.6 of words are in the 2000 most common words
    57.0 of words are in the 5000 most common words
    65.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 22
    Total number of words is 4349
    Total number of unique words is 1939
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    55.7 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 23
    Total number of words is 4090
    Total number of unique words is 1839
    40.3 of words are in the 2000 most common words
    56.4 of words are in the 5000 most common words
    65.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 24
    Total number of words is 4129
    Total number of unique words is 1915
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    55.5 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 25
    Total number of words is 4346
    Total number of unique words is 2020
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 26
    Total number of words is 4087
    Total number of unique words is 1760
    43.3 of words are in the 2000 most common words
    60.4 of words are in the 5000 most common words
    68.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.