Latin

Котеп Узган Гомер - 22

Total number of words is 4349
Total number of unique words is 1939
39.1 of words are in the 2000 most common words
55.7 of words are in the 5000 most common words
63.7 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Яңа ел алдыннан Рушанияларның иң якын гаилә дуслары узләренең илле яшьлек юбилейларына чакырып киттеләр. ('оңгы вакытларда Саша еш кына кунарга кайтмый башлады, улы белән дә араларында ниндидер киеренкелек сизелә иде. 1'ик шулай да Рушания белмәмешкә салышты, җиткән егет ипнең кая барганын яхшы чамалый иде, ахрысы. Юбилей көне килеп җитәрәк, дуслары тагын шалтыратып исенә I ошерделәр, Раечка, килми калма, үпкәлибез, дип. Тик Саша шалтыратмады, башка вакыттагы кебек, «җыен, матурым, йолдыз булып балкы, синнән чибәр беркем юк анда», димәде. Рушания бераз уйланып утыргач, бәлки соңгы чыгуы булыр, болки барыргадыр, дип, Аннага шалтыратты. Илья Ильич белән дә киңәшләште. Рушания хәлсезләнеп егылудан курка иде, бигрәк тә аның ташландык хатын икәнен бар халык беләдер кебек тоелды. Әгәр үз-үзен тота алмаса, берәрсе килеп йөзенә бәреп әйтсә? Саша соңгы ике кич инде өйдә кунганы юк, балалар да пошаманга калып йөриләр, әллә ничек әниләренең йөзенә күтәрелеп карарга куркалар кебек. Рушания, ярар, ни булса шул булыр, дип кичәгә җыена башлады. Кичке якта Анна үзе килеп җитте.
Анна, минем чирле икәнне бер генә җан иясе дә сизәргә гиеш түгел, бәлки мондый җирләргә мин бүтән йөри дә дамам.
Анна йомшак кына итеп Рушанияны иңнәреннән кочаклап •1ПДЫ.
Аңлыйм, дустым, ышан, без җиңәчәкбез.
Ул аның белән бик озак кайнашты, нәрсәдер сөртте, буяды, йолыкты. Рушания күзен дә ачмады, ничек кушса, шулай тыныч кына ята бирде. Шулай да, ире әле шалтыратыр, исенә төшерер, дип һәрбер телефон тавышына сискәнеп куйды. Юк, шалтыратмады, чакырмады. Аның аннан башка беркая да йөргәне юк, бүген ул улы белән генә бара. Анна Рушанияны көзге каршысына китереп бастырды. Рушания үзен көзгедән күреп елмаеп куйды. Чия кызылга буялган ирен, чак кына буялган керфекләр, кыйгачлап тигезләнгән кашлар, хәтта күз төбендә күгәреп торган түгәрәкләр дә тигезләнгән. Зур кием шкафын ачып, бик озак җентекләп сайладылар киемне. Эзли торгач, бер дә киелмәгән, җиргә тиеп торган озын күлмәк килеп чыкты. Аркасы ачык, ә муены бастырып тегелгән һәм вак-вак зиннәтле ташлар белән бизәлгән бу күлмәк искитмәле матур иде. Рушания бу күлмәкне бер дә кигәне юк, ничектер бик затлы киемнәр кияргә ояла иде ул. Шуның өстенә кыска гына итеп тегелгән кара норка манто да киеп җибәргәч, Анна үзе дә соклануын яшерә алмады.
- Сиңа тиңнәр юк, Раечка, шуны исеңнән чыгарма, башыңны югары тот. Син барысын да җиңәргә килгән, чирне дә, көнчел хатыннарны да.
Рушания үз бүлмәсеннән чыкканда, улы беренче катта әнисең көтеп утыра иде. Игорь әнисен күреп, акрын гына урыннан торып басты, ике адым алга атлады да катып калды.
- Әни, син королева. - Улының аптыравы да, әнисенә соклануы да йөзенә чыккан иде. - Тукта, әни, мондый королева белән мондый гади киемдә рәттән барып булмый бит инде.
Игорь өске катка атылып менеп китте. Бераздан ап-ак костюм-чалбардан, кара күлмәккә ак күбәләк таккан су сөлеге кебек таза гәүдәле, озын буйлы улы төшеп әнисе янына басты.
- Минем королевам, сезне озатып барырга рөхсәт итегез.
Рушания бик канәгать елмаеп улына сыенды. Алар килгәндә инде мәҗлес күптән башланган, халык бер чама кызган иде. Олы ресторан шыгрым тулы халык. Шулай да алар килеп керүгә, халык бераз тынып калды. Рушания һәм улы танышлары белән елмаеп исәнләшә-исәнләшә юбилярлар янына атладылар. Аларны ул белән әни дип тә әйтерлек түгел, алар икесе дә искитмәле чибәр пар булып килеп керделәр. Атлаган саен Рушанияның колагында, муенында затлы алка-ташлар ялт-йолт килде, хәтта кулындагы розалар гади генә түгел кебек тоелды. Ул үзе роза чәчәге иде. Рушания хуҗалардан ерак түгел ирен күз кырые белән генә күреп алды, янындагы яшь Маринасы ла күзгә чалынды. Рушания шулай була калса дип, бераз үзен әзерләгән дә кебек иде. Тик аларны бергә күргәч, иорок-бавырларын нәрсәдер кысып алгандай булды. Тик бер теләк: Ходаем, егылып кына хур булмыйм. Ахрысы, ире дә күреп алды, хәтта ул да авызын ачып, зал буйлап килгән кунакларга текәлде, хәтта сөяркәсен онытып, бер адым алга атлады. Рушания туп-туры ире янына килеп, аны култыклап алды. Бар көчен туплап аңа карап елмайды, «> >йдә, бергә кодлыйбыз», дип, өчесе бергә алга атладылар. ( аша хатыныннан күзен ала алмады. Ул хатынын беренче к үргәндәй исе ктгтеп карады. Чәчен биек итеп баш түбәсенә ураган, иң кыйммәтле алкаларын таккан, элек боларга Оер дә исе китмИ иде. Бу күлмәкне ике ел элек Италиядан алып кайткан иде, бик затлы дип, кияргә оялды. Ә бүген, <*и герсең, Софи Лорен үзе күктән төшкән. Аның чибәрлеге сихерләп үзенә тарта иде. Алар бергәләп килеп баскач, хуҗалар да ни әйтергә белми тордылар. Рушанияга нинди Л<* булса мактау сүзләре әйтү генә аз иде, ул чынлап та бу Кичәнең королевасы иде. Аларны хуҗалар үз яннарына бер «Н1.ш артына утырттылар. Иренең кесәсендә бертуктаусыз Ёсса телефоны шалтырады. Рушания кеше алдында сер бирмәскә, гаиләсенең дәрәҗәсен төшермәскә, ниндидер жинбәзәк Маринага өстенлек бирмәскә дигән үҗәтлек Бии ц>|. Ул әлегә минем ирем. Кешеләрнең пышылдашуын да ■үреп торды. «Анна мине җиңәргә дип җибәрде. Күрмәссез минем егылганмы», дип кулларын кысты. Алардан ерак ■ына арада иренен, сөяркәсе кабат-кабат телефонына басты. < 'аша адмагач, Рушания үзе аның кесәсенә кулын тыгып ■Шсфонны алдь! да сүндереп куйды.
Менә шулай тынычрак булыр, - дип иренә карап ■пмлйды.
Ү зе елмайса да, эченнән калтырады. Дулкынлану үзенекен Итте, хәле киткәндәй булды, дулкынлануын йөгәнләп Т».|мычланырга тырышты. Чак кына маңгаена кулы белән Ц.пылып алды, күзләрен йомып тирән сулады. Каршыда Ьоюграфлар ш£лт та шолт камераларга төшерә, юбиляр ■Ысна аның бел-ән фотога төшеп калырга тырышып. Ә ул ■нчек кулын сумкасына тыгып, даруын алып кабарга белми җәфалана. Шулчак берәү: «Рөхсәт итегез сезне биюгә чакырырга», дип кулын сузды. Рушания күтәрелеп карады, каршысында торган кара костюм-чалбарлы кешене тиз генә таный да алмады, таныгач, җиңел сулап, елмаеп, сузган кулга кулын салды. Хәтта иреннән рөхсәт сорарга да онытып торып китте. Йөзләгән күз туктап аларны күзәтә иде.
- Хәлең ничек? - диде акрын гына Илья Ильич.
- Бик шәптән түгел.
- Сез дулкынланасыз булса кирәк, тынычланыгыз. - Ул кесәсеннән бер төймә алып, аның учына салды. - Тел астына салыгыз.
- Рәхмәт, - диде Рушания тонык кына тавыш белән, - сез минем коткаручым.
Илья үзеннән ярты баш озын, искитмәле чибәр хатынга күтәрелеп карады, чак кына сизелерлек итеп кулын кысып куйды. Аларның карашлары очрашкач, яшь табибның йөрәге туктагандай булды. Ул тирә-якта бар кешене онытып, каршысындагы гүзәллектән күзен ала алмады. Рушания чак кына елмаеп:
- Миңа җиңел булып китте, без бит биемибез, тик торабыз, - дип колагына пышылдады. - Озатып куегыз.
Илья Рушанияны урынына озатып куйды да бер читкә китеп басты. Кулларында аның бил җылысы белән кул җылысы калды. Ул аны читтән күзәтте, аның һәр тын алышын тоеп торды. Артта торган парларның сөйләшүенә колак салды.
- Кара Захаровның хатынына, күз явын алырлык чибәр, ә шул килеш тә ниндидер бала-чага белән чуалып маташа, әнә тора сөяркәсе.
- Яшьлектән башка ул кызда берни дә юк, Рая ул Рая инде. Патша кызлары күп булмый шул.
Захаров та сөяркәсен онытып, хатыныннан күзен ала алмый утыра. Рушания ирен биюгә үзе чакырды. Берни булмагандай муенына кулларын салды, елмаеп күзләренә карады. Кемнәр генә белсен бу чибәр ханымның йөрәгендә ниләр янганын. Башка аның болай чибәр булып мондый кичәләргә килмәсен. Ире белән дә бәлки соңгы тапкыр кочаклашып биюедер. Әле күптән түгел генә Алла урынына күргән ирен, мәңге сүнмәс кебек тоелган көчле хисләрнең таплануын бер ул гына аңлый иде. Рушания иренең күзләренә карады: үкенерсеңме икән берәй тапкыр кылган кылыгың өчен? Үкенерсең, җаным, мин булмам. Алар бер-берсеннән күзләрен алмыйча аңлашырга тырыштылар. Җаны әрнеде, гик телен әйләндереп бер сүз әйтмәде. Бик күп танышлар килеп алар белән исәнләштеләр, әллә нинди комплиментлар әйттеләр, аңа сокландылар, иелеп кулларын үптеләр. Рушания күреп торды бер читтә аны ашап бетерердәй итеп күзәткән иренең сөяркәсен. Рушания кычкырып кына әйтмәде: менә күр карт татарочканың дәрәҗәсен һәм абруен. Кырык бишкә җиткәч тә яшь кызлардай бөтен залны үзеңә каратып тора алырсыңмы? Шушындай су сөлегедәй ул табып үстерә алырсыңмы? Күр, хатын-кызлар аның улыннан күзләрен ала алмыйлар. Ул карашын акрын гына иренә күчерде: әйе, җимерерсең, тик башка мондый гаилә кора алмассың. Берәр сәгатьтән Рушания иренә, « мине кайтарып куй», дип күзләренә текәлде. Рушанияга ничек кенә булмасын, моннан ире белән бергә чыгып китәргә, кешеләргә имеш-мимешләргә урын калдырмаска кирәк. Хуҗалар белән хушлашып, ирен култыклап ишеккә юнәлделәр. Рушания бәхетле елмаеп, баш селкеп кенә танышлар белән хушлашты. Йөзләгән күз соклануын яшерә алмады, Захаровлар ишектән чыгып югалганчы карашлары белән озатып калдылар. Озын төз гәүдә залдан чыгып киткәч, зал бушап калгандай булды. Әйтерсең, бөтен залның ямен үзе белән алып чыгып китте. Алар ире белән бер машинага утырып киттеләр. Юл буе берсүзсез кайттылар, беренче тапкыр аларның сөйләшер сүзләре табылмады. Рушания үзләренең йокы бүлмәсенә керде дә ут алмый гына тәрәзәдәге караңгылыкка уйлары белән кереп чумды. Кунактан кайткан киемнәрен дә салмыйча тора бирде. Аның күңелен әйтеп бетергесез бушлык биләп алды. Әйе, барды, күрсәтте үзенең нигә торганын, кичәдән дә канәгать калды, егылмады, иң бәхетле хатын ролен уйнады. Тик бу барысы да күзгә тузан очыру гына иде. Рушания калтырап үз-үзен кочаклап алды, кычкырып елыйсы килде. Эчендә аңлатып биргесез кыен, әллә нинди дулкыннар арлы-бирле йөрде, әле чссе, әле салкын тир бәреп чыкты. Өстендәге кыска тунын Салып атты. Кабаланып даруларын эзләде. Юыну бүлмәсенә кереп, укол кадап чыкты. Җибәргәндәй булды. Ул хәзер даруларсыз да, инсулинсыз да тора аимый башлады. Рушания йокы бүлмәсенә кергәндә Сашасы белән ишек катында килеп I ортелделәр. Саша бераз берсүзсез карап торды да хатынын •лскке кебек кысып кочаклап алды, һәм шашып-шашып үбәргә тотынды.
- Рая, Раечкам, фәрештәм бит син минем, кичер мине. - Ул кайнар сулышы белән өттереп-өттереп алды, калтыранган куллары белән аның күлмәк якаларын ычкындырды.
Рушания элекке кебек иренең назына каршы тора алмады, берсүзсез аның көчле кулларына буйсынды. Алар бүген бер-берсен туйганчы яраттылар. Рушания аннан нәрсә дә булса аңлатуны таләп тә итмәде. Кеше ялгышмый булмый, дип кенә үз-үзен юатты. Икенче көнне ял көне булганга, Саша өйдән читкә беркая да чыгып йөрмәде, бакчада җыелган эшләр белән шөгыльләнде. Игорь белән бакча, йорт тирәсендә кар көрәп, Рушанияга тиеннәре янына юл ачып көн үткәрделәр. Бакчага өйдән чыккан тәмле бәлеш исе борыннарны кытыклады. Александр Иванович кесә телефонын алмагач, Марина өй телефонына шалтырата башлады. Рушания яңа туган көннең ямен җибәрәсе килмәде, өй телефонын да сүндереп куйды. Элекке кебек гөрләшеп, бергәләшеп төшке ашны ашадылар; кичке якта чыгып, бакча буйлап тиеннәрен сәламләп сыйлап керделәр. Бар да элекке хәленә кайткан кебек иде дә бит, тик бу хәл тагын ике генә көнгә барды. Александр Иванович тагын кичке ашка да, кунарга да кайтмады, икенче көнне дә кайтмады. Улы да бик соң кайтты, кайтса да йөзе качкан, никтер әнисенә күтәрелеп карамады, бүлмәсенә кереп бикләнде. Кызы да әллә ничек үзен сәер тота, башым авырта, дип, ул да бүлмәсенә кереп бикләнде. Рушания әзерләгән ризыклар, өстәлгә тезеп куелган тәлинкәләр беркем дә кагылмыйча чиста килеш утырып калды. Рушания да аптырап утырды- утырды да үз бүлмәсенә кереп бикләнде. Ул хәзер, Ильич әйткәнчә, эч серләрен көндәлеккә язып бара башлады. Ул аңа чын сердәшкә әйләнде.
«Дөньям җимерелә, ничек еламыйча түзим? Пешергән ашым да сине көтеп суынды. Ялгыз калдым зур өстәл артында. Зур өйнең көн саен әзләп җимерелгәндәй һәр почмагы».
Яңа елга ике көн кала Рушания йорт уртасына утыртылган чыршыны бизәргә дип уенчыклар, төсле лампочкалар чыгарды. Монда күчеп, өй эшләре бетүгә, ел да үз чыршыбыз булыр дип, урманнан казып кертеп утыртканнар иде. Монда Яңа ел алдыннан бик күп кунаклар килә башлый, йорт шау- гөр килеп тора. Ә быел менә тынлык. Килүче дә, китүче дә юк. Ахрысы, аларның гаилә хәлләре башкаларга да сер түгел. Сакчы егеткә бизәргә кушты да, үзе бакчага тиеннәре янына кереп китте. Тышта тымык кына итеп кар ява, җил до юк, салкын да түгел. Яңа ел Рушанияның иң яраткан бәйрәме иде. Башка елларда дәртләнеп, шатлана-шатлана Яңа ел кичәсенә әзерләнә торган иде. Быел менә кеше килеп кермәсен дип куркып тора. Шулай да әгәр берәрсе килеп керсә, ул елмаеп каршы алыр, сыйлап та чыгарыр. Чарланмас, еламас. Күрмәссез татар хатынының елаганын. Рушания көн дә салган сукмак белән койма буена килеп кулын чәбәкәйләүгә, биек наратлардан кар бураны уйнатып,
I иеннәре дә килеп җитте. Рушания хәзер шушы табигатькә генә ышана, шушы табигатьтә юана. Тиеннәре күренүгә чын күңелдән елмаеп җибәрде.
Килегез, кил, Яңа ел күчтәнәче белән сыйлыйм.
Тиеннәр наратка, аннан алмагачка сикереп хуҗабикәнең күңелен күрделәр. Рушанияның кара тунын ап-ак карга күмеп бетерделәр. Алар бөтенесе бер кунак иде шушы бакчада. Рушанияның матур итеп көлгән тавышын тиеннәр урманнарга алып кереп киттеләр. Рушания шушы көнне исендә калдырырга теләгәндәй, елмаеп бөтен бакчасын күздән кичерде. Килгән сукмак белән акрын гына йортка кайтты. Сакчы егет тә ашыкмый гына төсле лампочкалар белән Яңа ел чыршысын бизи иде. Рушания бераз карап Торды да өйгә кереп китте. Өй ишегеннән керүгә, ашыга- ишыга тәгәрмәчле олы чемодан сөйрәгән ирен күреп, бермәлгә телсез калды. Ахрысы, Александр Иванович ха гыны белән очрашудан куркып, тизрәк китеп котылмакчы бул гандыр. Хатынының аптыраган сораулы карашына Килеп төртелгәч, үзе дә югалып калды. Ул күз карашын кая мшерергә белмәде, бер агарды, бер кызарды. Рушания матур Йомшак күкрәк тавышы белән:
Яңа елны ничек каршыласаң, ел буе шулай яшәрсең, дия Идең. Аңлыйсыңдыр ни кыланганыңны, - диде.
Рушания ашыкмый гына көч-хәл ире яныннан үтеп китте, иренең дә Рушанияның күзләренә күтәрелеп карарга көче җитмәде. Рушания үз бүлмәсенә кереп бикләнде. Өстендәге is м ы идәнгә шуып төште. Гомер иткән, ничәмә еллар бер мендәр бүлешкән иренә җаны-тәне белән рәнҗеде. Мендәр m I ыннан сердәш дәфтәрен тартып чыгарды. Күзенә тулган ■шь тамчылары хәрефләрдән алда ак кәгазь битендә и кч I июнеп тирән эз калдырды. «Хушлашмыйча китеп бардың. 1.1-юм, бер әйләнеп кайтырсың. Үткәннәр исеңә төшеп, үзең Си п ан нигезгә тартыр, чөнки безнең артта калган гомер бар Кеше сокланырлык иде. Син уйламыйсың бервакыт мине Ки алгырмын дип, син кайтканда мин һәрвакыт елмаеп басып торыр кебектер. Ах, Саша, син дә еларсың, юатырга мин булмам, җаным. Үзең дә ни кылганыңны аңЛамыйсың».
„ Калтырана башлавын тоеп, үз-үзен кыс!’111 кочаклады. Йөрәге «кая китәсең?» дип кычкырганда# булды. Юк, еламыйм да, кычкырмыйм да, мин түзәм, ми# түзәргә тиещ. Барыбер бер кайтырсың. Я Ходаем, ниләр эшләттеләр сине, моңа ышану мөмкин түгел, ничек кеше шул# үзгәрә ала?
Әйе, үзгәрде Александр Иванович, ни кылганын үзе дә аңлап бетермәде, акылын нидер томалаДы- Улы белән тавышка килеп, чит илгә үк чыгып китте. М°Ңынчы улы белән кычкырышу түгел, караңгы чырай да Күрсәткәннәре юк иде бит.
Әтисе китеп күп тә тормады, Игорь кайтты- әнисе өчен борчылды, аңлаштылармы икән дип, тизрәк кайтып әнисен ничек тә юатмакчы булды. Үзләренең йокы бүлмәсенең идәнендә яткан әнисен күреп, коты алынДы- Әнисенең кулында шприц, укол ясарга өлгермәгән. Ул аптырашта калды, ничек аңларга белмәде. Әни, әни, Дип селкеде, тик әнисе күгәреп бара иде. Ул ашыгыч ярәм чакыртты, тик алар килгәнче нишләргә соң? Ерак түГел яткан кесә телефоны шалтырады. Игорь, кем икәнен уйламыйча, телефонны алды.
- Алло, әти, синме, әни үлә, кайт тизрәк, - /*ип кычкырды. Тик теге башта Самат иде.
Рушанияны больницага алып килгәндә аңсь*3 ВДе- Ашыгыч ярдәм машинасы аны онкологияга алып килде. Коты алынган Игорь әнисе белән ни булганын аңлый алМаДы- Ишектә аларны Илья Ильич үзе каршы алды. Рушаня каты комага талды. Кулдан килгәннең барысын да эшЛәДеләР, хәзер көтәсе генә калды. Игорь озын коридорның бер башыннан икенче башына бәргәләнде-суккаланды. Никтер ул әнисе үзенә агу кадагандыр дип уйлады. Аның кулшДагы шприц күзалдыннан китмәде. Бик озак торганнан cotf Игорь янына Илья Ильич үзе чыкты.
- Сез кеме буласыз?
- Мин улы булам, - диде яшь егет. Әйе> Ул әнисенә бик охшаган, сорамасаң да билгеле иде. Йлья бик авыр сөйләшүне нидән башларга белмәде. Тик бүтә моны сузарга ярамый, иң җайлы вакыт иде бу.
- Әйтегез әле, бүген ни булды әниең болай комага китәрлек? Бу артык тетрәнүдәнме, әллә инде чирдәнме, миңа моны белергә кирәк.
- Мин белмим, әйтегез зинһар өчен, әнига ни булган?
Мин әйтәм сезгә, - диде табиб. - Әниең безнең күптәнге пациент, анда рак. Сезнең гаиләдә моны белмиләр, чөнки аның белдерәсе килмәде. Менә мондый тирән аңны югалтулар кинәт тетрәнүләрдән килә. Рак өстенә шикәр чире килеп кушылды, әле күптән түгел бу чир юк иде аңарда. Аңлыйсыңдыр дип уйлыйм, моңа сезнең гаиләдә булган хәлләр дә сәбәпче булуы бар. Әниең нәрсәдән шулчаклы борчыла?
Игорь ике кулы белән башын кысып бөкләнеп төште, башын болгый-болгый бераз утырды. Аннан торып, тәрәзә каршысына килеп, табибка арты белән басты, күз яшьләрен сөртте.
- Әти өйдән чыгып китте, алар кебек парлар җир йозендә юк иде. Әтигә әллә ни булды, эшкә бер кыз алган идек, шуның белән чуалып башын югалтты, ни әйтеп, ми сөйләшеп-аңлатып булмый. Бүген ул чит илгә чыгып китте, мин дә кичә бик каты гына бәрелдем. Беркайчан да кычкырышканыбыз юк иде, мин аны һәрвакыт хөрмәт итә идем, алар әни белән икесе дә миңа Алла белән бер. Әти, «компанияны үзең җитәклә, минсез яшәп карагыз», дип миңа үпкәләп китеп барды. Әйтегез, миңа хәзер нишләргә? Бәлки әнине чит илгә алып барыргадыр? Гафу итегез, сезне бер дә кимсетәсем килми, тик аларның техник яктан мөмкинчелекләре күбрәк бит.
Илья бераз аңа карап торды да баш кына селкеде.
Юк шул аның дәвасы, булса, мин инде күптән әтиеңне чакырткан булыр идем, алып бар шунда дияр идем, юк дәвасы.
Ник соң сез әтине чакыртмадыгыз, ул болай чыгып та китмәгән булыр иде бит?
Әниең горур хатын, белгертәсе килмәде, ул ахыргача үзе генә җиңмәкче булды. Бәхетсезлеккә каршы, әтиеңнең вакытсыз менә болай мавыгуы аны аяктан екты.
Ә сез кайдан беләсез әти турында? - Игорь аптырап шбибка текәлде.
Әниең моны күптән белде, ул аның хыянәтен чирдән дә авыррак кичерде. Ул шушы чирләре белән ялгыз гына корәшмәкче, тик ул моны беркемгә дә белгертәсе килми. Безне дә белми дип уйлый. Син дә белмәмеш бул. Авырткан җиренә басма. Беренчедән, ул сезне саклап калмакчы булгандыр.
Әйе, ул һәрвакыт сабыр булды. Минем әни кебек кеше җир йөзендә юк. Хәзер нишләргә инде? Гафу итегез, мин сорарга да куркам күпме калды дип, тик нәрсәгә әзерләнергә соң безгә, әти дә юк янда?
- Син инде үзең дә җиткән ир-егет, әтией эшлисе кайгыртуны үз өстеңә аласы гына кала. Артык чиренә кагылмагыз, исенә төшерергә тырышмагыз, аның өчен без бар. Химия ясарга ризалык бирми, әлеге хәлдән соң тагын ясап та булмый. - Илья бу чибәр егетне күзәтте. Игорьнын иңнәренә авыр булып кайгы менеп утырды. Ул вакыт-вакыт башын аска иеп битен каплады, авыр иде җил-давыл күрми, дөньяйың ачысын татып карамаган, кадерләп-иркәләп үстергән балага. Яшь егеткә берьюлы шулчаклы кайгы өелде.
Рушания күзләрен ачканда, янында улы утыра иде. Беразга ул кайда ятканын аңларга тырышты, тагылган әллә нинди шнурларны күреп куркып калды. Көчкә телен әйләндереп:
- Миңа ни булды? - диде. Игорь әнисенең аңына килүенә сөенеп, сикереп торды.
- Әни, син уяндың, бар да яхшы, бар да яхшы. Мин хәзер табибны гына чакырыйм.
Рушания улы белән ныклап бер атнадан соң гына сөйләшә алдылар.
- Әни, син ачуланма инде әти кайта алмаганга, мин аны кайдан табарга белмим.
- Кирәкмәс, улым, син аны эзләмә, мин аның белүен дә, монда килеп мине күрүен дә теләмим. Сүз бир әйтмәм дип. Үзе монда, күңеле анда, кызганыч буласым килми. Аяла мине, син белгәне дә бик җиткән.
- Әни, мин аңа моны кичерә алмыйм.
- Ә ул сиңа ни начарлык эшләгән син кичерә алмаслык? Син, улым, әтиең белән дошманлашырга тиеш түгел. Ул сезгә яхшы тәрбия бирде, укытты, бәхетле балалар булып үстегез. -Рушанияның тавышы тигез һәм тонык, йөзе дә әллә ничек бик тыныч иде.
- Әни, ул сине рәнҗетте.
- Анысы, улым, безнең эш. Мин аны гаепләмим, башкача булдыра алса, ул моны эшләмәс иде.
Игорь бермәлгә әнисенә беренче күргәндәй карап торды.
- Әни, син аны кичерәсең?
- Улым, анысы минем эш, ә сез әтиегезне саклагыз, ул сезнең бердәнбер терәгегез. Кем ялгышмый? Исән кеше ялгышмый булмый, улым, тик син шул ялгышларны үзең кабатлама. Алесяга әйтмә, минем ни белән чирләгәнне белгертмә.
Рушания бер айга якын больницада ятты, нинди генә кешеләр белән танышмады, Хәлимә кебек берсен дә күңеленә якын җибәрмәскә тырышты. Шулай да Башкортстаннан Фәйрүзә исемле тагын бер якташ тапты. Үзе шундый матур, әле аннан да яшь хатын. Бөтен эчен ярып, юан эчәккә операция ясадылар. «Салкын тигәннән инде», диде Фәйрүзә.
- Мин бит заводта эшлим, - диде Рушанияның колагына пышылдап диярлек. - Ыштан төбенә вак тимер детальләр тутырып ташыйбыз, күзалдыңа китерәсеңме салкын тимерне аналык янында? Ә авырлыгы бер-ике кило булыр. Смена саен. Бер урлаша башлагач, ташлап булмый. Ташлар идең өч бала, ир эшләми.
Чынлап та, аның ире көн дә төшке аш вакытында килә, Фәйрүзә үзенең төшке ашын аңа ашата, кичкесен дә ашамыйча кайтып китми. Рушанияга Алеся китереп кенә тора өйдән, шуңа күрә үзенекен Фәйрүзәгә бирә. Ире килсә, ул да гарьләнә: эшкә урнаш, балаларны ашатырга кирәк бит. Ә ул, менә тегендә бардым, монда бардым, эшкә алмыйлар, ди. Фәйрүзә янына балалар да килә, алары да ач. «Өйдә ашарга юк, әти төшкә чаклы йоклый да синең янга китә», диләр. Юксаң, малае да егермегә җиткән, буе ике метрга якын, анысы да өйдә ята булып чыкты. Бу башка сыя торган хәл түгел иде. Нинди байлыклары булса да, ире белән улының эшкә бармый калган көннәрен хәтерләми. Рушания Игорь белән сөйләште, шушы адәмне эшкә урнаштырыр идең дип, тик ул аның янына бармады да. Фәйрүзә, «эш юк түгел, эшлисе килгән кешегә эштән күп нәрсә юк, аның иплисе килми», ди. Рушания теләсә дә, теләмәсә дә аның очен борчылып, аның янына килгән иргә җаны көеп ятты. «Тагын бер Хәлимә», дип куйды. Алар белән Мәрьям исемле бик матур хатын ятты. Гәүдәсе шундый матур, үзе сөйкемле. Янына килә торган ире дә үзе төсле бик чибәр, озын буйлы ир иде. Мәрьямнең бер күкрәген төбеннән чокып алып аттылар. Мескен кара кайгыга, төшенкелеккә бирелде. Тик ире килеп, гел аны юатып, күңелен күтәреп торды. Рушания больницадан чыккач та араны өзмәде. Күбрәк алар үзләре аны эзләп таптылар. Фәйрүзә, түземлеге бетеп, ире белән аерылышты да ике бүлмәле фатирны бүлде, шәһәрнең иң иске районыннан беренче катта иске бер бүлмәле фатир алды. Күчкәч, Рушанияны үзенә кунакка чакырды. Яз башы иде. Ишекне буйга кечкенә, ябык гәүдәле кыз бала ачты. Рушания, Фәйрүзә инде терелеп эшкә чыгадыр дип уйлады, тик аны күрү белән сискәнеп китте. Эче тау чаклы булган, әйтерсең, бала табар көне җиткән, ә үзе шундый ябык, үзеннән үлек исе килә. Рушанияга, «кызыл помидор ашыйсым килә», дигәч, банка белән помидор алып килде. Тәмләп берне генә ашады.
— Алла бирсә, көннәр җылытса авылга кайтып киләм, аннан эшкә дә чыгармын, - дигән булды. - Кичә Мәрьям дә килеп китте, эшләр харап, Рушаниякаем, ире ташлап чыгып киткән, бу мескен эчкелеккә сабыша башлаган.
Рушания юл буена үз язмышын уйлап кайтты. Миңа Ходайга рәхмәт әйтергә кирәк, тугач та үз ата-анасы булмаса да, иркә бала булып үсте, яхшы ир кулында иркә хатын булып яшәде, ә болар гомер буе рәхәт белән бәхетнең ни икәнен белми яшәгәннәр.
Бер айдан Фәйрүзә үлде, кече кызын кияүдәге олы кызы алды. Ире белән улы үз өлешләрен ашап бетереп, тагын шул бер бүлмәгә кайтып утырдылар. Рушания ул ирнең хәтта чыраена төкерәсе килде, андыйга төкерек тә кызганыч иде. Мәрьям белән кабат больницада очраштылар, Илья Ильич чакыруы буенча килделәр. Мәрьям күзгә күренеп ямьсезләнгән иде.
-- Кемгә кирәк бу тормыш, ни дип безнең өчен тырышалар, без үз-үзебезгә кирәкмибез, - дип сөйләнде Мәрьям. Аннан кичә эчелгән аракы исе килә иде.
— Ни булды, ник шулай бирештең?
— Ә кемгә кирәк соң мин? Беләсеңме, Рушания ханым, базарда ике җүләр - берсе сата, берсе ала, ди. Менә мин дә шулай, беренче иремне үзем куып чыгардым эчеп үзәгемә үткәч, өйдән мин тапканны урлап сата башлагач. Монысын да урамнан үзем алып кайттым, юып-киендереп, айнытып алган идем - гел матур ир булды. Акчалы эшкә урнашты, шофер, еракка йөри, акчаны көрәп ала башлады. Яхшы машина алдык, мин дә штукатур - җәй айларында ярты машиналык акча эшлим. Менә кеше булып алган иде, яшь, өченче хатынга китте. Минем кебек бер күкрәкле инвалид кирәкми хәзер. Балаларның үз тормышлары, ә миңа арка җылытыр кеше кирәк. Фәйрүзә бәхетле, китеп котылды. Теге орчык чаклы гына кызы бар бит әле, иң кечесе, җиңел кәсепкә чыгып баскан, олы юл чатына. Кая барсын мескен бала, аның да ашыйсы килә. Ә ул хәзер беркемгә дә кирәкми. Барып ул ирне бәреп үтерәсе килә. Ул балага нибары унике яшь кенә бит әле. Йөри-йөри дә өйгә кайта акча Эшләп, теге абыйсы белән әтисе хәзер шул бала эшләгән'акчага яшиләр, икесе дә беркайда да эшләмиләр. Олы апасы кияүдә, аның яшь баласы бар, ул да курка чир алып кайтыр дип. Менә шулай урам тула яшь путаналар һәм минем кебек исерек хатыннар белән.
Рушания ишеткәннәрдән исе китеп утырды, ничек юатырга да белмәде. Илья Ильич аны иң соңгы кеше итеп чакырып кертте. Ул аның каршысына килеп утырды, бик тикъкать белән аның күзләренә карады.
Ничек хәлләр? - диде мөлаем гына елмаеп.
Ярыйсы, Илюша, башкаларга караганда мин әле Аллага шөкер.
Мин синең өчен бик шат, шулай да анализлар бирергә кирәк. Аннан химиягә әзерләнергә туры килер. Син озакка чиреңне онытып торырсың.
Бер дә шул химияне аласым килми, әлегә болай да үземне яхшы хис итәм.
- Шул син көчле чакта ясарга кирәк, бик авыр процедура, киләсе атнага көн билгелим. Рушания ишектән чыгышлый I уктап табибына карап торды.
Бер әйбер сорасам, ачуланмассызмы икән? Минем белән и I кан Фәйрүзәгә химия ясап коткарып була идеме, нигә аңа химия ясамадыгыз?
Ире ризалык бирмәде, аны да күндереп бетерде. Бәлки бер-ике ел яшәгән булыр иде әле.
Коточкыч, - диде Рушания башын селкеп. - Ә миңа кем рөхсәте кирәк?
Синең улың бар, шуны онытма. Бик акыллы ир-егет үстергәнсең.
Рушания кайтышлый Анна янына керде.
Анна дустым, синең ярдәмең кирәк. Киләсе атнага \имияга, чәчемне төбеннән кисеп алчы, үземнең кулым к ү гөрелми. - Моны әйткәндә Рушанияның тавышы калтырап Чыкты, җиңел түгел иде шул гомер буе горур йөрткән чәче белән хушлашу. Анна да аның хәлен аңлап, җиңел генә •ны кочаклады, үзе тирән итеп сулыш алды, күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышты. Моның ничаклы авыр икәнен ул яхшы аңлый, ул үзе моны кичергән кеше.
Раечка, бар да яхшы булыр, ничек итеп кисәбез?
Тукта. - Рушания чәчен сүтеп төшерде дә ашыкмыйча гына очына чаклы тарады, чәч дулкын-дулкын булып геч астына чаклы төшеп таралды. Рушания ипләп кенә җыеп, кысып бер толымга үрде. - Кис төбеннән, толымым ис гәлеккә калсын.
Нинди генә чәчләр күргән Анна да бу толымга килеп кагылырга куркып торды. Кайчы алып килә башлагач, Рушания тын да алмыйча күзләрен йомды. Беренче кырт итү белән аның күзләреннән яшь бәреп чыкты, чәчне кисеп беткәч тә, ул күзләрен ачарга ашыкмады, ул акрын гына җилкә чокырына кагылды, аның куллары калтырап китте. Рушания каршысындагы көзгегә күзләрен күтәреп карады, аның артында аның толымын күкрәгенә кыскан Анна да күз яшьләрен тыя алмады. Анна матур гына итеп тигезләп кисте, киптереп матурлады. Бераз карап торды да:
- Син тагын бер ун яшькә яшәрдең, сиңа ничек тә килешә, башың да җиңеләеп калыр, - дип үзенчә юатмакчы булды.
Рушания толымын урап сумкасына салып кайтып китте. Эштән кайтып кергән Игорь әнисенең яңа кыска гына итеп киселгән чәчен күргәч, сискәнеп китте. Тик шулай да үзен кулга алды:
- Ә сиңа бик тә килешә, яшәреп киткәнсең.
- Ярый инде, улым, койрыгын кискән әтәч кебек хис итәм үземне. - Үзе оялып җилкәсен сыпырып куйган булды. - Улым, киләсе атнага мине химияга салалар. Алесяның сынаулары башлана, белмәсә яхшы булыр иде, берәй нәрсә уйлап тап, санаторияга китте диген һичьюгы.
- Ярый, әни, борчылма, мин барысын да эшләрмен.
Рушания улына яратып та, сокланып карады, мөлаем
гына итеп елмайды. Әни белән ул бер-берсен яхшы аңлад ылар.
Химия дигән нәрсә бик авыр булып чыкты, косып хәле бетте. Илья Ильич көннекә аның янында булды. Игорь да ишек төбеннән китмәде. Аңа икеләтә авыр иде, зур предприятиены да җитәкләргә кирәк, әле тәҗрибәсе дә җитәрлек түгел. Эш турында да уйлый алмый әнисе мондый хәлдә ятканда. Әтисенә шалтыратып карый - анысы телефонны алмый, кая киткәнен дә белми. Сөйләшсә, шушы табиб белән генә сөйләшә ала. Игорь әнисен атна-ун көннән өйгә алып кайтты. Беренче май бәйрәмнәрен бергә өйдә үткәрделәр. Балалар бөтен эшләрен ташлап, күбрәк әниләре янында булырга тырыштылар, тик чир турында авыз ачып бер сүз дә сөйләшмәделәр. Әниләре беркөнне башына яулык бәйләп төште, йөзе ап-ак иде. Ябык битендә олы көрән күзләр тагын да серле булып үзенә җәлеп итәләр. Алеся аптырап:
- Әни, бу ни кылануың, башта кистең, хәзер яулык бәйләгәнсең, әти кайтса, сине танымаячак та, - диде.

Кичен улы йокы бүлмәсенең ишеген шакыды, ятып торган Рушания тиз генә тора алмады. Игорь килеп керде.
Әни, кара, мин сиңа нинди матур яулыклар алып кайттым, менә ябынып кара әле.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Котеп Узган Гомер - 23
  • Parts
  • Котеп Узган Гомер - 01
    Total number of words is 4273
    Total number of unique words is 1943
    39.9 of words are in the 2000 most common words
    56.5 of words are in the 5000 most common words
    64.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 02
    Total number of words is 4310
    Total number of unique words is 1965
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    62.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 03
    Total number of words is 4389
    Total number of unique words is 2029
    40.2 of words are in the 2000 most common words
    56.4 of words are in the 5000 most common words
    65.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 04
    Total number of words is 4307
    Total number of unique words is 2022
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    53.4 of words are in the 5000 most common words
    61.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 05
    Total number of words is 4033
    Total number of unique words is 2009
    37.1 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    61.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 06
    Total number of words is 4330
    Total number of unique words is 2044
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    55.0 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 07
    Total number of words is 4295
    Total number of unique words is 1980
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    56.3 of words are in the 5000 most common words
    64.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 08
    Total number of words is 4329
    Total number of unique words is 1968
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    55.8 of words are in the 5000 most common words
    64.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 09
    Total number of words is 4345
    Total number of unique words is 1926
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    57.4 of words are in the 5000 most common words
    66.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 10
    Total number of words is 4337
    Total number of unique words is 2028
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    55.8 of words are in the 5000 most common words
    64.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 11
    Total number of words is 4327
    Total number of unique words is 1898
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    56.4 of words are in the 5000 most common words
    65.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 12
    Total number of words is 4375
    Total number of unique words is 1937
    41.2 of words are in the 2000 most common words
    57.3 of words are in the 5000 most common words
    65.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 13
    Total number of words is 4349
    Total number of unique words is 1824
    41.6 of words are in the 2000 most common words
    57.6 of words are in the 5000 most common words
    66.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 14
    Total number of words is 4270
    Total number of unique words is 1892
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    56.8 of words are in the 5000 most common words
    65.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 15
    Total number of words is 4390
    Total number of unique words is 1965
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 16
    Total number of words is 4363
    Total number of unique words is 1914
    40.1 of words are in the 2000 most common words
    57.6 of words are in the 5000 most common words
    66.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 17
    Total number of words is 3969
    Total number of unique words is 1855
    41.6 of words are in the 2000 most common words
    57.5 of words are in the 5000 most common words
    65.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 18
    Total number of words is 4218
    Total number of unique words is 1886
    40.6 of words are in the 2000 most common words
    57.5 of words are in the 5000 most common words
    65.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 19
    Total number of words is 4305
    Total number of unique words is 1886
    40.0 of words are in the 2000 most common words
    56.7 of words are in the 5000 most common words
    65.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 20
    Total number of words is 4449
    Total number of unique words is 1977
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    56.1 of words are in the 5000 most common words
    64.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 21
    Total number of words is 4237
    Total number of unique words is 1914
    41.6 of words are in the 2000 most common words
    57.0 of words are in the 5000 most common words
    65.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 22
    Total number of words is 4349
    Total number of unique words is 1939
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    55.7 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 23
    Total number of words is 4090
    Total number of unique words is 1839
    40.3 of words are in the 2000 most common words
    56.4 of words are in the 5000 most common words
    65.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 24
    Total number of words is 4129
    Total number of unique words is 1915
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    55.5 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 25
    Total number of words is 4346
    Total number of unique words is 2020
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 26
    Total number of words is 4087
    Total number of unique words is 1760
    43.3 of words are in the 2000 most common words
    60.4 of words are in the 5000 most common words
    68.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.