Latin

Котеп Узган Гомер - 06

Total number of words is 4330
Total number of unique words is 2044
38.1 of words are in the 2000 most common words
55.0 of words are in the 5000 most common words
63.5 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
1.1 чамалый алмады, авыл йоклый, бер генә йортта да ут юк. Фатыйма таныттт йортның капка төбенә килеп, хәле бетеп сөялде, бераз хәл алгач, акрын гына йортка кереп, тирә- ягына каранды. Аннан мунча ягына үтте. Теге вакыт шунда каз оясы күргән иде, мунча ишеген үзенә тартты, капшана- капшана чөйдә эленеп торган каз оясын салдырды да тагын капшана башлады. Стена буенда эленеп торган ниндидер кием кебек нәрсә кулына эләкте, баланы шунда төреп каз оясына салды, бала җылы куеннан чыгуга, салкыннан куркыпмы, елап җибәрде. Фатыйманың йөрәге өзелгәндәй булды, баласын кире кулына алып, тыны белән җылыта башлады: «Балам-балакаем, кичер безне, кем уйлаган болай булыр дип, без гаепле синең алдыңда». Фатыйма кычкырып елаудан көчкә тыелды, авызын учы белән каплап тавышсыз гына буыла-буыла елады, кысылып елаудан йөрәге әрнеде. Кабат баланың ирененә күкрәген китерде, ничек кенә төреп җылытырга тырышмасын, ягылмаган мунча да, тыштагы җил дә баланы өшетә иде. Фатыйма баланың битенә ирене белән кагылды. Бала авызын ачып кабат ими эзләде, әле сөт төшеп өлгермәгән иде. «Кызганыч, күкрәк сөтемне дә биреп өлгермәдем, балам, син моны миңа беркайчан кичермәссең. Тик, балам, бу кешеләр сиңа мин бирә алмаганны бирерләр». Фатыйма баласын күкрәгенә йомшак кына итеп кысып сөйде дә каз оясына салып, урамга алып чыкты, тиз генә болдырга йөгертеп алып барып куйды, каты итеп ишекне какты. Үзе Акбүрене эләктереп, урам капкасы артына чыгып посты.
— Кем бар анда? - дигән тавыш ишетелде, искән җилгә кушылып, бала да елап җибәрде.
Фатыйма Ходайга ялварды. «Чыгыгыз тизрәк, алыгызчы нарасыемны, катып үлә бит». Ахрысы, җил, дип уйлап, кире кереп китте, ә карлы җил өермәсе болдыр өстендә шайтан туе ясап, бөтерелде дә бөтерелде. Фатыйма, кире кереп, баланы алмакчы булып алга омтылуы булды, чолан ишеге ачылып китте дә каз оясын китереп бәрде, каз оясы болдырдан тәгәрәп, бала белән бергә аска очты. Фатыйма капка ярыгына ябышып күзәтте, бала бәләкәй песи баласы тавышы чыгарып елады. Ишектән чыккан Барый абзый бермәлгә ишек төбендә катып карап торды, аннан акрын гына тупсадан төшеп, җирдә яткан төргәкнЬ иелеп карады. Аннан тагын тирә-ягына каранып , алды, капкага эз белән килә башлады. Фатыйманың йөрәге туктагандай булды, беттем, дип битен каплады. Бала тагын ачы итеп кычкырып елап җибәрде, Барый абзый кире борылып, җирдә яткан төргәкне күтәреп алды да кычкырып җибәрде. ,
Лй Аллам, бала бит бу, кайсы кансызы ташлап киткән?
дип сөйләнә-сөйләнә, баланы күтәреп кире өенә кереп китте.
Ой эчендә ут кабынды. Арлы-бирле йөргән шәүләләр күренгәч, Фатыйма иркен сулап тын алды, аркасы белән камкадан җиргә шуып төште, бүресен кочаклап эче бу шаганчы елады. Аңа кушылып җил-бураны да әллә улады, .• па елады. Яшь кызның гөнаһлы адымнарын бик тиз себереп каплады, аның әрнешеп елаган тавышын кешеләр ишетмәсен иш аннан ныграк улады, кар бөртекләре сибеп, битен юды. Фатыйманың эчендә бушлык урнашты, кире юлга борылгач, ир гына кире борылып карамады, кире караса, түзә алмый м I ре кереп алырмын, дип курыкты. Кире кайтканда курку да, ишү дә сизмәде. Берәрсе каршы очраса, акылдан язган икән дияр иде. Изүләре ычкынган, шәле төшкән, җил котырып чочләрен тузгыта. Бер җире авыртмады да, өшемәде дә, | ик йөрәге генә әрнеде, ачытып-ачытып әрнеде. Фатыйма (и I ген йөрәге белән рәнҗеде аны аңларга теләмәгән әнисенә, Михман белән аерган мәрхәмәтсез дөньясына. Фатыйма билдән кар ерып барды да барды, тирә-ягында улаган бүре I анышын да ишетмәде, курку да тоймады. Фатыйма абзарлар Кырына кайтып җиткәндә, эшкә килүчеләр дә күренде, ахрысы, таң ата, яңа көн туа. Көчкә аякларын өстерәп, <I >атыйма абзарлар кырына кайтып җитте. Мич ягып утырган Хосибә апа ишектә чәче-башы тузган кызын күреп, куркып горып басты, көчкә ишек яңагына сөялеп торган Фатыйма Гел исерек кешегә охшаган иде.
Фатыйма, ни булды? - диде каршысына килеп.
Фатыйма әнисенә мәңге күралмас зәһәр күзләр белән карады, тик бер сүз дә әйтмәде. Каны качып агарган иреннәрен генә каты итеп тешләде, соң иде нәрсә дә булса ми гергә. Аңладымы икән тугыз бала тапкан Хәсибә апа бүген баш баласын мәңгегә югалтканын, кызының беркайчан ди кичермәсен? Мәхәббәтнең ни икәнен белмәгән, бала Гмбуны Ходай кушкан гади бер эшкә санаган Хәсибә апа кызының да, үзенең дә язмышын кайсы якка хәл иткәнен үче дә аңламый иде бугай. Үзенең кара надан акылы белән, кигылдык, дип җиңел сулады. Фатыйма көчкә берсүзсез сондерәгә менеп егылды да күзләрен йомды, җеп өзәрлек Тб хәле юк иде. Хәсибә апа үзенчә аңлады:
Ярый, бала була ул, борчылма, берсе үлсә, икенчесе Гуа, кеше генә белмәсен, әйбәтләп күмдеңме? Бүрең
сөйрәп йөрмәсен тагын, Алла сакласын. Кая, итекләреңне сал, киптерергә куярга кирәк, - дип, итекләрен тартып салдырды.
Итек эченнән оеш-оеш канлы кар кисәкләре коелды, Фатыйманың кигән оеклары да гел кан гына иде. Фатыйма ничек егылды, шул килеш селкенмәде дә, каты йокыга талды. Фатыйманы кичке якта чанага салып, өйгә алып кайтып киттеләр. Атна буе әбисе оныгының гомере өчен көрәште, тик әнисе барыбер табиб чакыртмады. Әбисе кычыткан кайнатып авызына койды, канын туктаткач, тән кызуын төшерә алмый җәфаланды. Ут эчендә яткан Фатыйма өчен үзе үләргә дә әзер иде.
- Ах, бәбкәм, ник үземә генә әйтмәдең? Килен, белгәч, ник ярдәм итмәдең? - дип, яшьсез күзләре белән елады. Хәсибә апаның карашы үзгәрмәде.
- Әйттем мин аңа, мендәр генә капларбыз, беркем дә белмәс, чирли калсаң, үземә әйт дидем. Эндәшмәде бит, кая илтеп күмгәндер, шунда йөреп салкын тидергән инде.
-Ай Аллам, ничек телең әйләнде, килен, песи баласымыни ул сиңа, кеше бит ул. Тәмуг утларында янасыңны никләр уйламадың? Ходаем, кемнәр белсен кемнеке икәнен, ел да диярлек бала табасың, үзем таптым дияр идең.
- Ике айдан үземнеке туарга тора, анысын кемгә яздырыр идем?
- Ничек, тагынмы? - диде кайнанасы аптырашка калып.
- Нәрсәсенә аптырайсың, кайнәм, мин ир хатыны, - диде Хәсибә килене бирешмәскә тырышып.
- Әй, килен, оныттыңмыни, үзең дә Фатыйманы килен булып төшеп, өч ай торуга тапканыңны? Кеше дигәнең үз гөнаһын тиз оныта шул, кәҗә тәкәсе дип көлгән Садрыйга үзең ябышып чыктың бит, әле хәзер дә шуннан ел да бала табып ятасың.
Каенанасы белән Хәсибә түти беренче тапкыр гына эләгешмиләр, тик каенанасының килененә болай ук каты бәрелгәне юк иде әле. Хәсибә түти бирешә торганнардан түгел, шулай да тәнкыйть кәнфит түгел, чыгып китте. Ни исерек, ни айнык йөргән Садрый абзый кайтып керде, исерек булса да, ул да кызы өчен борчыла, ни кылырга белми йөри.
- Инәй, нишлик, Фатыймамны ничек коткарыйк соң? - дип, сәке кырына килеп утырды, үзе тонык күзләре белән кызының сузылып яткан озын гәүдәсен күздән кичерде.
1>ар, олы сарыкны суй, бик тиз эш итегез, тиресен җылы ки леш алып керегез.
1>у вакытта, кыш үтеп барганда, мал суючы юк инде. К ызганыч булса да, олы сарыкны суярга кирәк, баланы карап юрып үтереп булмас. Әбисе Фатыйманы билдән югары чишендерде. Күкрәкләренә сөт төшеп, кып-кызыл булып Шешкән, үзе ут эчендә яна. Сарык тиресен алып керү белән, .киюе җылы тирене Фатыйманың өстенә булдыра алган чаклы урап салды.
Салкынны үзенә тартып алыр, баламны бирмәм I азраилга.
Фатыйма көннекә шул тире астында әллә йоклый, әллә Иссез, селкенми дә ята бирде. Өй эчендәгеләр тын гына ни дә булса үзгәргәнне көттеләр, яңа суйган сарык итен ашадылар Ди бер почмакка өелешеп, йокларга яттылар. Фатыйманың болай ятуына да алтынчы көн китте, әбисе карт инде, ул да йончыды, ничә көн инде - күзен дә йомганы юк. Әҗәл килсә, ялгыш аның яраткан оныгын алып китә күрмәсен, кирәксә, мгнә аны алсын, ашарын ашаган, яшәрен яшәгән. Әбисе бар белгән догаларын укыды. Таң алдында Фатыйманың маңгаена бөрчек-бөрчек тир бәреп чыкты. Әбисенең дә Иорогенә җылы йөгерде, арып, оныгы янына башын төртте. Терелер, Алла теләсә, терелер.
Фатыйма күзләрен ачканда әле таң атмаган, өй эче караңгы. Бик озак караңгы түшәмгә карап ятты, үткәнне нсеиә төшерергә тырышты. Ни булды соң аңа? Кулларын һ \ II атып карады, өстендәге җылы нәрсәне сыпырып карады. )ч I ән кеше тәне кебек, әйтерсең, кемдер юеш тәне белән аңа ябышып яткан. Аптырап, кулын чыгарып тыштан сыйпап Карады, бөдрә калын җонга кулы кагылгач, йөрәге җу итте, бу пи бу дип, селкенергә дә куркып ятты. Таңга чаклы ул Ми дә булса исенә төшерергә тырышты. Кайчаннан, күпме и I а, ни булды соң аңа? Фатыйманың башы әйләнде, уйлары Чуалды, бөтен нәрсә ботка булып буталды. Тагын әллә йокыга китте, әллә аңын җуйды, әллә нинди караңгылыкка гошеп югалды. Әллә төш, әллә өн - әбисе ап-ак киемнән •илә кая җыенган. Фатыйма әбисенә ияргән иде дә, әбисе пнл кул гына болгады, иярмә, кал, дип туктатты. Фатыйма, исмдер елаганга куркып, кабат уянды, күзен ачты да тагын бир нәрсә әйләнде. Фатыйма күзләре белән генә кемнедер иләде, өй тулы кеше кебек тоелды, әнисенең елаган тавышы ишетелде.
- И-и-и, кайнәм, синнән башка бу балалар белән нишләрмен инде, бигрәкләр вакытсыз китеп бардың бит.
Фатыйма аңларга, селкенергә тырышты, тик тәне каткан. Авыртуга ыңгырашып куйды, шунда кемдер:
- Апа уянды, - дип кычкырды. Шундук аның өстенә барысы берьюлы өелделәр, кемдер шунда әйтеп куйды:
- Кара инде, Фатыйманы алырга килгән әҗәл Ак инәйне алып киткән бит. Ярый инде карт кешене алган, әл дә Фатыйманы алып китмәгән. Теге Акбүресе көн дә ишек төбенә килә дә улай да утыра, Фатыйма башына улай икән дип, курыккан идек. Куып та карайбыз, китми ишек төбеннән, ашамай да, ябыгып бетте.
Фатыйма аңларга, фани дөньяга кайтырга тырышты - ни булды соң? Кечкенә өйнең сәкесендә ике җан сузылып ята. Берсе аңына килеп, бу дөньяга яңа туган бала кебек карап ята. Ябык ап-ак чыраенда күмер кебек кара күзләр әлегә берни аңламыйлар, ә икенчесе инде аңлап туйган бу дөньяны, озын, катлаулы тормыш юлын атлый-атлый арып, озын ялга яткан. Аның йөзендә үткән тормышка зары күренми. Ахрысы, оныгын үлем кочагыннан тартып алуына иманы камил, шуңадыр, Ак инәйнең йөзендә канәгатьлек һәм тынычлык.
Фатыйма тагын берничә көн как сәкедә аунады, авыз ачып, беркемгә сүз катмады. Акрынлап үткәннәрен исенә төшерде, үткәне, киләчәге авыр һәм караңгы иде. Аны аңлардай бердәнбер карт әбисе дә ташлап китте. Хәзер аны аңлардай, ярдәм кулы сузардай беркем юк. Баласын исенә төшереп, күкрәкләре сызлады. Фатыйма йокысыз төннәр үткәрде. Төнлә аны чакырып, Акбүресе улады. Аның өй эчендә икәнен сизеп торды бугай, тәбәнәк өйнең тәрәзәсеннән менеп, күрергә тырышты. Кышкы карның шыгыр-шыгыр килгәне ишетелеп торды. Хәсибә апа иренә әйтте:
- Илтеп олактырмадың шуны. Алып чык та ат, килешкән эш түгел җиткән кызга бүре ияртеп йөрү. Янына беркемне җибәрми бит, өйгә керергә этешә. Алла сакласын, керә калса, өстенә ятар да беркемне якын җибәрмәс, үзе торып йөри башлаганчы илтеп атыгыз. t
- Тимә баланың сакчысына, сиңа ни зыяны тигән соң әле аның? - дип әтисе каршы төште. - Акбүре булганда мин аның өчен тыныч, җыен йолкыш йөрмәс янында.
- Син үзең йолкыш, шул бер бүре көе көйләп йөрисең.
Әйттем - бетте, тимә бүрегә, - дип әтисе кырт кисте.

Хәсибә мыгырдана-мыгырдана арты белән борылды. Фатыйма боларны тыңлап ятты. Ни галәмәт, бу әнисе кемне дә булса үтерергә генә тора. Баласыз калдырды, инде Акбүрегә дә көн юк. Фатыйма Акбүресен бу көннәрдә уй ламады да. Аңсыз кеше кебек түшәмгә карап тик ятты. ( еңлесе шулпа, корт белән сары май эчереп, килеп-китеп йөрде. Тамагына берни бармаса да, көчләп эчте, үзе бик нык ябыкты. Фатыйма бик озак уйланып ятты, өй эче каты йокыга талгач, торып киенде дә тышка чыкты. Ишектән чыгуга, Акбүресе аякларына ята-ята елады, өстенә сикереп, bn гләрен ялады. Аңа кушылып Фатыйма да елап җибәрде, пи ы да көтүче бар бит, бәлки кызы да көтәдер. Баласы исенә гошкәч, бөтенләй бөгелеп төште, Акбүренең муеныннан к ысып кочаклады да тавыш-тынсыз гына буыла-буыла елады. Лкбүре, юатырга теләгәндәй, аның тозлы күз яшьләрен ялады. Фатыйма ашыкмый гына кабат үз оясына, бозаулар абзарына таба юл алды. Фатыйма бик нык үзгәрде, шәүлә генә булып йөрде, күтәрелеп карамады, сүзгә катышмады. (ыср савучылар янына сөткә кергәндә, хатыннар кызып- кызып нәрсә турындадыр сөйләшәләр иде. Алар арасында имисе дә бар. Фатыйма Айбикә инәйнең исемен ишеткәч, сагаеп калды, чыгып китәргә ашыкмады. Авылның бөтен яңалыгын беренче белеп, аннан чат саен саескан кебек каркылдап, чәчеп йөри торган, кушаматы да саескан Сәгыйдә иик белдекле булып хәбәр сөйли, бөтенесе авызларын ачып, шуны тыңлыйлар.
Барый карт силсәүиткә килгән, Айбикә инәгез картайганда кыз бала тапты, шуны теркәтергә килдем, дип ой гә, ди. Каян килеп гомер бала тапмаган, алтмыштан узган Айбикә инәй бала табып ятсын, ди инде, кеше ышанмасны. Монда ниндидер сер бар. Бер кисәк товарым бар иде, кичә шуны алдым да киттем, барып, чынмы икән үз күзем белән күрим әле дип. Барый абзый капкага аркылы төште, «Айбикәнең вакыты юк, бүтән беркемгә бернәрсә дә I екми», - дип, кертмәде. Менә, билләһи, аларга ул баланы кемдер ташлап киткән. Барыбер белермен әле. Кыз бала, ли, Рушания дип яздырган, ди, Барый карт. Барый карт җитмештә, Айбикәсе дә аны куып килә. Мәрәкә инде, бала таптык дип, авыз күтәреп мактанып йөриләр, кеше ышанмасны, кеше көлдереп.
Фатыйманың әнисе үрелеп, кеше башы аркылы усал гына итеп кызына карап торды. Ике караш бергә очрашкач, яшен уйнады. Фатыйма инәсеннән мәңге кичермәс карашын яшермәде. Ул яралы усал җанварны хәтерләтте. Фатыйма көянтә-чиләген алды да чыгып китте. Хатыннар һаман сүз боткасын куерта бирделәр. Фатыйма ишекне япканда, «кырын эш кырык елдан соң да тишеп чыга», дигән сүзләр ишетелде. Рушания, аның Рушаниясы. Фатыйманың үлепләр баласын барып күрәсе килде, йөрәге ярсыды. Бала исенә төштеме, күкрәкләренә чәнчеп-чәнчеп кайнар булып сөт төшә. «Ашыйсың килә, балам, сизеп торам. Ниләр имезәләр микән, кошчыгым, Рушаниям?» Рушания - дөньяда иң матур исемне биргәннәр аның нарасыена. Фатыйманың бугазына төер килеп тыгылды, чәнчүгә түзә алмый, куллары белән күкрәкләрен кысты, учларына күлмәк аркылы үтеп чыккан җылы сөт буялды. «Ах, балам, бер генә булса да, туйганчы имезергә иде үзеңне». Күздән яшь, күкрәктән сөт акты. Фатыйма мич артына ышыкланып утырды да күкрәкләренә төшкән сөтне сауды. Ярык иске касәсенә бер тамчы сөт, бер тамчы күз яше тамды. Рушанияның өлешен бозаулар эчте. Фатыйма ишекне эчтән бикләп куйды,"әнисе ишекне күпме тартып кычкырмасын, ачмады, аның белән башка сөйләшер сүзе юк. Ике арада аңлашылмас упкын зурайганнан-зурайды. Фатыйма үз эченә бикләнде, янып сүнгән кара утын кисәвен хәтерләтте. Фермада кичке эш бетеп, аяк тавышлары басылгач, Фатыйма тирә-ягына каранып, Инзиргә таба юл тотты. Аның өчен дөньяда бер генә изге урын канды - ул да булса, Барый абзыйлар йорты. Фатыйма йортка якын килергә куркыбрак, тәрәзәне ерактан гына күзәтте, өйдә якты булып ут яна. Барый абзыйларның йорты авыл очында әллә беренче, әллә соңгысы булып утыра. Әле бу якта өйләр дә әллә ни күп түгел, ал арның күршесе бүре Якуплар моннан берничә ел элек кенә йорт салып чыктылар. Аның хатыны Латыйфа Фатыйманың ерак кына туган тиешле апасы, алар бөтен кешедән аерылып яшиләр. Аларның ничек яшәгәннәрен берәү дә белми, кура-тирәләре бик ныклы, коймалары да биек. Якуп үзе дә кеше белән аралашмый, Латыйфаны да беркая да чыгармый, диләр. Колхозга да әллә ни җигелми, аудан, Урал тауларыннан кайтып керми. Колхозда эшләмәсә дә, өйнең тышыннан караганда, бар кешедән дә яхшырак яши иде бугай. Фатыйма акрын гына Барый абзыйларның арт бакчасына таба атлады, аяк астында кар шыгырдады. Фатыйма бөтен җаны белән тәрәзәгә тартылды. Үзен тыя алмады, койма аркылы сикереп төште, аның артыннан Лкбүре дә сикереп керде. Фатыйма аяк очына гына баса- (>аса, тәрәзә төбенә килде. Айбикә инәйнең тәрәзә пәрдәләре I ишерелгән, шулай да аста калган ярыктан аз булса да өй эче күренә. Фатыйма, тәрәзә рамына ябышып, өй эчен күзәтә башлады. Эчтә Айбикә инәй олы таста бала коендыра. 1>лрый абзый ак чүпрәкне мич җылысында тотып тора, икесе елмая-елмая нидер сөйләшәләр. Айбикә инәй баланы юындырып алуга, Барый абзый баланың өстенә җылы чүпрәк канлады, алар аны корытып, яңа чүпрәкләргә төрделәр, мич алдындагы җылы шешәдән сөт эчерә башладылар. Фатыйма шунда тагын күкрәгеннән сөт ага башлавын тоеп, күкрәкләрен куллары белән кысып тотты. Фатыйма, өйдә \ I сүнеп, хуҗалар йокларга ятканчы тын да алмыйча, бозлы ипи нигездә тезләнеп торды. Авырту да, өшү дә тоймады, I ик йөрәк әрнүе дә җибәрмәде. Олы хәсрәтен эченә йотып, башын аска иеп, кире кайту юлына чыкты. Элеккеге кебек, күккә карап, ай белән сөйләшә-сөйләшә чабасы килмәде, Инзир киң, аны аркылы чыкканчы, күпме күз яшьләре коела. Яшь башына төшкән хәсрәте иңнәрне баса.
Әлегә Инзир туң, туры йөрергә була. Озакламыйча елга эресә, күпер аркылы йөрергә туры килер. Фатыйма көн дә, караңгы төштеме, үзе салып алган сукмак белән
1. арый абзыйлар йортына юл ала. Тәрәзә төбендә тезләнеп, бердәнбер оеклары тишелде, тәрәзә рамнарына ябышкан к уллары өшеп, каз тәпиедәй кызарды, төннәрен ут капкандай янып сызлады.
Беркөнне Якуплар йортында тавыш купты, «ай, үтерәсең бит, балаларны куркытасың, тимә, ай», дигән үзәк өзгеч ■ авышлар ишетелде. Фатыйма өнсез булды. Якуп Латыйфаны кыйный иде. Хәтта Акбүре дә колакларын кысып, тамак н>бе белән ырлый башлады. Фатыйма тиз генә тәрәзә I ибеннән читкә йөгерде. Акбүрене үзе артыннан өстерәде. 1>у кычкырышу Фатыйманың күңелендә авыр тойгылар калдырды.
Көннәр язга авышты, караңгы соңрак төшә башлады. Фатыйма килгәндә инде өйдә ут сүнгән, бала белән хуҗалар йоклаган булды, олылар иртә ята шул. Фатыйма тагын башын асылындырып, эзләгәнен таба алмаган кеше сыман, .1 тыкмыйча гына үз оясына, бозаулар абзарына кайта, аның пчен хәзер көн дә, төн дә юк. Ятып, күзенә йокы керми. Күп вакыт бер ноктага текәлеп, онытылып, сәгатьләр буена утыра бирә. Фатыйма кышлар үтеп, яз җиткәнне дә сизмәде, Урал тауларыннан агып төшкән кар сулары дә аны элекке кебек сөендермәде, ашыгып аккан гөрләвекләр янган йөрәк ярсуын да басмады. Бөтен уйлаган уе - ничек тә берәй җай табып, Айбикә инәйләргә кереп, баласын бер генә мизгелгә булса да күреп чыгасы килде. Күзләре нинди икән, кемгә охшаган аның кызы? Кызын кулына алганын күз алдына китерсә, иреннәренә елмаю куна, йөрәгенә җылы йөгерә, күңел түрендә чак кына булса да нәрсәгәдер өмет уяна. Шул өмет аңа яшәргә көч биреп килә. Ул, һаман да булса, баласын кулына алып имезеренә өметләнә. Кысып бәйләсә, инде күкрәк сөте кипкән дә булыр иде дә. Ул әле һаман сава, сөтен бетерми, өметен өзми. Хәзер инде Михманның киләсе көннәрен шатланып түгел, коты алынып көтә, алып китәм дисә, кечкенә йомгагын ничек калдырып китәр соң ул? Әнисе Фатыйма белән күпме сөйләшергә тырышып карады, юк, Фатыйма әнисен урап узды, исәнме, дигән саулыгын да алмады. Беркөнне кичке якта бер энесе ут капкандай чабып килеп керде.
- Апа, сине Маһинур апа тиз генә кайтып җитсен, диде, әйдә тизрәк, - диде дә алдан чыгып та йөгерде. Фатыйма кайтып кергәндә, Маһинур сеңлесе сәкедә яткан әнисе янында кайнаша, өйдә икесе генә, беркем дә юк. Фатыйма берсүзсез генә кереп басты.
- Фатыйма апа, булыш, мин куркам, мин бит больницада таптым.
Фатыйма телсез булып бер әнисенә, бер сеңлесенә карады, тик ул әнисенә аны тапкан ана итеп түгел, кан дошманы итеп карады. Моны сизеп торган Хәсибә апа курка калды, берсүзсез генә Фатыйманы күзәтте. Фатыйма иреннәрен кысты, тик кергәннән бирле бер сүз эндәшмәде. Әбисе өйрәткәнчә, башта сабынлап кулларын юды. Хәсибә апаны әллә курку биләде, унынчы баласын һичбер кайчан булмаганча, таба алмый җәфаланды, бала да тугач та кычкырмады. Артына суккалагач кына кычкырып елап җибәрде. Фатыйма баланың кендеген бәйләп кисте, бераз баланы кулында тотып карап торды, бер әнисенә, бер балага карап алды. Хәсибә апаның куркуы чыраена чыккан иде. Фатыйма баланы әнисенең өстенә китереп салды да берсүзсез борылды, ишеккә таба атлады. Ишектән чыгар алдыннан борылмыйча гына:
- Чакырма бүтән, үлде син белгән Фатыйма, - диде, һәм чыгып китте, әйләнеп карамады. '
Алама гына булса да, әбисе исән чакта барысын бергә җыеп, җылытып торган йорт, бер көтү туганнары аның өчен домьяның икенче ягында калдылар. Кечкенә тургай чаклы баласын сыйдырмаган йорт та, туганнары да аңа башка кирәкми. Бәлки, бүген әнисе дә төзәтелмәслек хата ясаганын иң чагандыр. Юкса, ник куркырга? Ә курыкты бит, баланы бер-бер хәл кыла күрмәсен дип. Олы кызы өченме, әллә яңа туган баласы өченме? Бүреләр, бәлигь булган балаларын •ерып, өердән куып чыгаралар да яңа нәсел үстерәләр. I абигать кануннары. Кеше дә шул табигать баласы. Фатыйма Да аерылды, туган йорт капкасын бүтән ачмаска дип ябып чыгып китте.
Фатыйма өчен елга аръягында бер генә маяк бар, ул Ва булса - Барый абзыйлар йорты. Фатыйма да Айбикә ммәйләргә барырга сәбәп тапты, ул теге күлмәктән калган кисәкне куенына төреп тыкты да елга аръягына, Айбикә инәйләр йортына китте. Үзенең тез буыннары кал тырады. Барый абзый берәүне дә кертми, кызык эзләп кызыксынучылар күп булыр монда. Ата каз белән ана каздай саклыйлар, балаларына күз тиюдән куркалар инде. Авылда I айбәте дә, әйбәте дә күп йөрде. Хәйләкәр хатыннар ни I снә уйлап тапмадылар Айбикә инәй тапкан баланы күрер очен. Тик карт партизанны алдый алмассың, капка ачылу белән картлыларында сакчы кебек басып тора. Бушка йөреп кайткан хатыннар Барый абзыйны күралмас булдылар. Фатыйма бар кыюлыгын учына җыеп, курка-курка гына капка келәсенә үрелде. Барый абзыйның йортта маллар карап йөргән вакытына туры килде. Фатыйма аны күрү белән »«н алып калды, ни әйтергә белмичә, мөлдерәп Барый абзыйга карады. Барый абзый да аңа бик сынап карап торды.
Әйдә, уз, нишләп капкада торасың?
Фатыйманың аяк астыннан Акбүресе этешеп кереп, хуҗаларча йортны әйләнеп чыкты да болдыр төбенә килеп у I ырды. Барый абзый бүредән күзен алмады, бер бүрегә, бер Фатыймага карап алды. Фатыйма тиз генә Акбүрене үзенә чакырып алды да урамга чыгарып, капканы ябып куйды, 1ик Акбүре төнлә йөреп өйрәнгән юл белән бакча яклап «агын кереп утырды. Барый абзый берсүзсез Акбүре белән Фатыйманы күзәтте. Фатыйма, уңайсызланып, нишләргә до белмәде.
Ярый, утырсын, - диде йорт хуҗасы. Фатыйма өйгә кергәнче үк бөтен эчәк-бавырлары калтырый башлаган иде
инде, өйгә килеп кергәч, бөтенләй коелып төште. Айбикә инәй баланы кулында селки, үзе сөйләнә.
- И-и, минем бәбкәмә ни булды икән, ник елый икән? - Фатыйма килеп кергәч, Айбикә инәй бермәлгә туктап, Фатыйманы беренче күргәндәй, текәлеп карап торды. - Фатыйма, ахрысы, чирең бик каты булган, бик бетерешкәнсең, бәбкәм, уз...
- Ярыймы, Айбикә инәй, - диде, үзенең тавышы калтырап чыккандай булды.
- Ярый, бәбкәм, сиңа гына ярый. Минем кичке намазым үтеп бара, тәһарәт алып, намазымны гына укып алыймчы. Бүген кошчыгым көйсезләнеп тора, әллә ни булды.
Фатыйма үз колакларына үзе ышанмады, йөзе яктырып китте, шатлыгыннан күзләрендә ут кабынды. Өстен тиз-тиз салып атты да балага кулларын сузды. Фатыйманың кулына бала эләккәч, үз гомерендә бала күрмәгән кешедәй, күзләре белән балага текәлде. Бала да тынып калгандай булды, аннан кабат еларга тотынды. Айбикә инәй комганын алып, тышка ашыкты, аның артыннан тышкы ишек ябылуга, Фатыйма чаршау артынарак барып басты да ашыга-ашыга күкрәген чыгарып, баланың авызына китерде. Бала ими имеп өйрәнмәгән, башта капмыйча елады, бераздан авызына сөт тамчысы тамгач, эләктереп суыра башлады. Күкрәкләренә тулышып сөт төште, бала суыра башлагач, Фатыйма бала имезүнең чын рәхәтен һәм тәмен татыды, күзләрен йомып, тын да алырга куркып басып торды. Кем күрсен бала имезгән яшь хатынның матурлыгын һәм газабын, йомык керфекләрдән агып чыккан кайнар күз яшен? Шулай да ул бәхетле һәм шушы кыска гына мизгел өчен Ходайга рәхмәтле иде. Фатыйма чак кына кагылып, баланың яулык читен күтәреп карады, аннан куе кара бөдрә чәч бөртекләре күренде, баланың керфекләре куе кара, өскә бөкләнеп тора. Фатыйманың йөрәге кысылып куйды - Михман кызы. Тышкы ишектә аяк тавышлары ишетелүгә, Фатыйма тиз генә күкрәген яшерде, бала туеп өлгермәде, тагын кычкырып елап җибәрде, аңа кушылып, Фатыйма да кычкырып еларга әзер иде. Бала әзрәк елады да туктап калды, ахрысы, елап арыган, күзләрен ничек кенә ачарга тырышса да, аның күзләрен йокы басты. Айбикә инәй тыштан кереп, тиз генә намазга утырды. Фатыйма баласыннан бер дә аерыласы килмәде. Бала еламаса да, күкрәгенә кысып, назлы күз карашлары астында иркәләп тибрәтә бирде. <
И-и, бәбкәм, рәхмәт инде, килүең яхшы булды, кичәле- бүгенле гел борчыла, әллә ни булды, - дип пышылдады Айбикә инәй.
Айбикә инәй, кирәксә, мин көн дә килә алам, - диде Фатыйма нигәдер өметләнеп.
Юк-юк, балам, үз эшең белән бул, үзегезнең дә өй тулы бала. Безгә Барыйкаем белән бик тә тансык, тагын бер ун ел Элегрәк кирәк иде дә бит, Ходай мәрхәмәтеннән ташламаса, Алла теләсә, үстерербез.
Фатыйма шушы көннән башлап, сирәк кенә булса да нергәләштереп йөри башлады, башкаларга юл ябык булса да, аңа ачык иде. Фатыйма Айбикә инәйнең намаз вакытын чамалабрак килергә тырышты, ул килгән саен бала күзгә күренеп үсте, яхшы тәрбияле гаиләдә баланың тамагы тук, биләүләре матур, чиста. Балага ике ай тулды, тик соңгы килгәнендә Айбикә инәй тышта каршы алды.
Фатыйма бәбкәм, үпкәләмә, өйгә чакыра алмыйм, син киткәч, бала ашамый, бик каты елый, күзең бик каты бугай, «зрөк үскәч килерсең.
Фатыйма өчен бу көтелмәгән хәл иде, аның да юлын и 11 гылар, ничек түзәр соң ул нәни кошчыгын күрмичә? Яшь нна, тагын бантын аска иеп, билгесезлеккә атлады. Аның киләчәге көннән-көн томанлы тоелды, төннәр буе уйланды. Михманы килерме, әгәр дә килмәсә? Әнисе хаклы булып чыкса? Я Алла, ни көтә соң аны алда, гомер буе шушы бозау абзарында яшәрме?
Язда тагын солдатлар сал агызучыларга ярдәмгә килделәр, Фатыйма күпме генә тау башында басып тормасын, кул болгап аңа каршы йөгерүче булмады. Ниндидер билгесезлек Фатыйманың йөрәген талады, кайда син, Михман? Вакыт үткән саен баласын кире кайтаруга шиге зурайганнан- чурайды. Шулай да алда яз, аннан җәй, килер аның Михманы, килми калмас.
Фатыйманың эше бетсә, барыр җире юк, бүресен ияртә до Урал тауларына, урманнарга чыгып китә. Карт Уралның оер ягында тау битләре яшелләнсә, икенче ягында әле кар м та. Вак кына ак умырзаялар, ак кар кебек түшәлеп, чәчкә аталар. Нинди киң, зур дөнья, шундай зур җир йөзендә ул ялгыз. Фатыйма алдындагы юан ак каенны килеп кочаклады, җылынырга теләгәндәй, бөтен җаны-тәне белән каенга сыенды. Әбисе исән чакта ул бу чаклы ятим түгел иде әле. »)бисе үлгәннән бирле бер сөйләшер кешесе дә юк. Фатыйма үз-үзен жәлләп, үксеп елап җибәрде. Хуҗабикәсен дикъкать белән күзәткән Акбүре дә, аның хәлен аңлагандай, шыңшып куйды. Фатыйма эче бушаганчы елады. Ак каен төбенә хәлсезләнеп килеп утырды. «Я Ходай, нишлим, ничек яшим? Карт инәм, исән булсаң, бер киңәш бирер идең». Акбүре, үзенчә юатырга теләгәндәй, Фатыйманың алларына бантын салып, сузылып ятты. Каршыдагы яшь каенны яралап, кемдер былтыр суын агызган, каенның да ярасы төзәлмәгән, быел да кара эз калдырып, суы агып утыра. Былтыр ул үзе дә шундый каенны чокып, әбисенә каен суы алып кайтып эчерде, ул каен суы ярата иде шул. «Эх, каенкаем, син дә елыйсың, - диде дә тагын елап җибәрде. - Хәлебезне аңлаучы юк шул, җыяр идем - суыңны эчерер кешем юк». Тукта, бәлки Айбикә инәй дә ярата торгандыр, су илтер, кызчыгын да күреп чыгар. Фатыйма кесәсендәге шешәсен чыгарып, җайлап урнаштырды да кире урынына барып утырды. Күңелендә ниндидер кечкенә өмет уянды, әйе, кем яратмый каен суын. Фатыйма көпә-көндез күпер чыгып Айбикә инәйләргә барырга кыймады, кичке савымнан соң, кояш баегачрак барырга булды. Фатыйма баруын барды, тик әрсезләнеп керергә кыймады, ишек төбенә шешәсен куйды да кире кайтып китте. Инзир күпере өстендә бик озак күбекләнеп котырып аккан суга карап торды. Әгәр дә Михман килмәсә, шушы язгы ташкынга гына ташланасы кала, әлегә башка чыгу юлын күрми иде. Фатыйма хыялый кешедәй каядыр барды, кайдандыр кайтты. Былтыргы куышын исенә төшереп, буш вакытларын шунда үткәрде, түземсезлек белән торналар кайтуын көтте. Кайттылар, Фатыйма куыш төбендә уйланып утырганда, аларның торыйк-торыйк дип кычкырган тавышларын ишетүгә, сөенеченнән сикереп торып басты. Хәленнән килсә, каршыларына йөгерер иде, тик куркытудан курыкты, монда төшмичә, башка күлгә китеп барырлар.
Тагын яз җитте, торналар туе башланды. Димәк, Фатыйманың да сөеклесе килергә күп вакыт калмаган. Кайтыр, Алла бирса, алар да шундый сагындылар бер- берсен, түзәргә кирәк, күп капмады, түзәргә....
Зарыгып көткән ямьле җәй уртасы да җитте. Халык җиләккә йөрде. Фатыйма хәзер айлар түгел, көннәр санады, ике күзе олы юлда булды. Көтүдән дә газаплы нәрсә юктыр бу дөньяда. Фатыйма көтте, куркып та, куанып та; төшләрендә күрде, бәхетле минутлар бик якын кебек иде шул. Саттар агай бозаулар абзарына элеккегә карый сирәк керә башлады, соңгы араларда никтер Фатыймага күтәрелеп карамады, шекке кебек бәрелеп кычкырмады. Фатыйманың бертуган ше-сеңелләре апаларының бөтенләйгә өйгә кайтмавын Һич гә аңламадылар. Гаптерәй энесен дә армияга алып ки ггеләр. Маһинур сеңлесе инде икенчесен табарга җыена. У I кайгырта инде апасын, бер ул гына аңлый иде бугай аның холен. Фатыйма апасына әзләп ипиен, бәрәңгесен кыстырып килә. Ничек кенә апасын ачыктан-ачык сөйләштерергә
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Котеп Узган Гомер - 07
  • Parts
  • Котеп Узган Гомер - 01
    Total number of words is 4273
    Total number of unique words is 1943
    39.9 of words are in the 2000 most common words
    56.5 of words are in the 5000 most common words
    64.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 02
    Total number of words is 4310
    Total number of unique words is 1965
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    62.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 03
    Total number of words is 4389
    Total number of unique words is 2029
    40.2 of words are in the 2000 most common words
    56.4 of words are in the 5000 most common words
    65.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 04
    Total number of words is 4307
    Total number of unique words is 2022
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    53.4 of words are in the 5000 most common words
    61.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 05
    Total number of words is 4033
    Total number of unique words is 2009
    37.1 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    61.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 06
    Total number of words is 4330
    Total number of unique words is 2044
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    55.0 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 07
    Total number of words is 4295
    Total number of unique words is 1980
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    56.3 of words are in the 5000 most common words
    64.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 08
    Total number of words is 4329
    Total number of unique words is 1968
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    55.8 of words are in the 5000 most common words
    64.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 09
    Total number of words is 4345
    Total number of unique words is 1926
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    57.4 of words are in the 5000 most common words
    66.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 10
    Total number of words is 4337
    Total number of unique words is 2028
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    55.8 of words are in the 5000 most common words
    64.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 11
    Total number of words is 4327
    Total number of unique words is 1898
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    56.4 of words are in the 5000 most common words
    65.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 12
    Total number of words is 4375
    Total number of unique words is 1937
    41.2 of words are in the 2000 most common words
    57.3 of words are in the 5000 most common words
    65.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 13
    Total number of words is 4349
    Total number of unique words is 1824
    41.6 of words are in the 2000 most common words
    57.6 of words are in the 5000 most common words
    66.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 14
    Total number of words is 4270
    Total number of unique words is 1892
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    56.8 of words are in the 5000 most common words
    65.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 15
    Total number of words is 4390
    Total number of unique words is 1965
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 16
    Total number of words is 4363
    Total number of unique words is 1914
    40.1 of words are in the 2000 most common words
    57.6 of words are in the 5000 most common words
    66.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 17
    Total number of words is 3969
    Total number of unique words is 1855
    41.6 of words are in the 2000 most common words
    57.5 of words are in the 5000 most common words
    65.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 18
    Total number of words is 4218
    Total number of unique words is 1886
    40.6 of words are in the 2000 most common words
    57.5 of words are in the 5000 most common words
    65.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 19
    Total number of words is 4305
    Total number of unique words is 1886
    40.0 of words are in the 2000 most common words
    56.7 of words are in the 5000 most common words
    65.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 20
    Total number of words is 4449
    Total number of unique words is 1977
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    56.1 of words are in the 5000 most common words
    64.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 21
    Total number of words is 4237
    Total number of unique words is 1914
    41.6 of words are in the 2000 most common words
    57.0 of words are in the 5000 most common words
    65.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 22
    Total number of words is 4349
    Total number of unique words is 1939
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    55.7 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 23
    Total number of words is 4090
    Total number of unique words is 1839
    40.3 of words are in the 2000 most common words
    56.4 of words are in the 5000 most common words
    65.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 24
    Total number of words is 4129
    Total number of unique words is 1915
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    55.5 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 25
    Total number of words is 4346
    Total number of unique words is 2020
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 26
    Total number of words is 4087
    Total number of unique words is 1760
    43.3 of words are in the 2000 most common words
    60.4 of words are in the 5000 most common words
    68.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.