Latin

Котеп Узган Гомер - 23

Total number of words is 4090
Total number of unique words is 1839
40.3 of words are in the 2000 most common words
56.4 of words are in the 5000 most common words
65.1 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Рушания башындагы яулыгын сыпырып төшерде, яулык >чсндә оеш-оеш чәч торып калды. Ул читенсенеп кире м 11 макчы булды, яткан караваты каршысындагы көзгегә күзе юнгге, коты алынып яулыгы белән битен каплады. Игорь описен кысып кочаклады.
Әни, әнием, бирешмә, чәч үсә бит ул.
v )ллә жәлләүче булганга, Рушания улы алдында беренче I апкыр үксеп елап җибәрде. Игорь үзе дә күз яшьләрен тыя .1 пмады, аның да бу көннәрдә шулчаклы күңеле тулган иде. Л iap икесе берсүзсез туйганчы еладылар.
Әлдә әтиең күрми, мин теләмим мине бу хәлдә күрүен.
Рушания көн дә бер төш күрә, аны кемдер чакыра, тик ул аның йөзен күрми, кайт-кайт, ди. Бүген иртәдән уянды да уйланып ятты. Кем чакыра аны, кайда чакыра? Чакырса, аны туган якка әнисе чакыра торгандыр. Үзе янына алып ми мәкчеме? Ничек кенә булмасын, туган якка кайтып, онисе белән әтисенең каберен карап, хушлашып килергә кирәк. Фатыйма әнисе да исенә төшкәч, тагын әллә нинди хисләр биләп алды. Ул үзе кешегә, кичермәс гөнаһлар бу шас ди, әмма ул үзе Фатыйма әнисен кичермәде, ул аны | ы нлап та тормады. Ник болай эшләде соң ул? Әллә ул чакта артык иркә үстеме, ник ул аны аңларга теләмәде? Айбикә онисе дә үләр алдыннан: «Мин үлгәч, кайтып бик күренеп Мормо. Якуп малаеннан ерак тор, гаиләңне җимермәсен, сак 6үл», диде. Моның бит ниндидер сәбәбе булырга тиештер. Ник соң Айбикә әнисе үлгәнче Асылгәрәйне яратмады? Рушания бу сорауларны вакыт-вакыт үз-үзенә бирде, тик
а.шанны эзләргә никтер ашыкмады. Сораулар күп иде, ник, ИИ очен, кем аның әтисе? Аның бит әтисе дә шул авылда гына иш.»! ондер. Инде олы хатын-кыз буларак та дөньяга хәзер башка күзлектән карады, бигрәк тә калган гомер озынлыгы билгесез. Аның аны табып ташлаган әнисенә дә сораулары Күи. Күпме чишелмәгән сораулар. Ничек бу дөньядан бу Чаклы йөк белән китмәк кирәк? Әйе, әлегә хәле барда бер- икс көнгә кайтып килергә кирәк. Рушанияны бала чакта Иркә бала итеп үстерделәр, аннан иркә хатын булып яшәде, Кушы яшенә җитеп тормыш авырлыгы күрмәде. Тик шушы соңгы бер ел тормышка карашын үзгәртте, бу тормышның бар ямьсез якларын ачып салды. Рушания ашыкмый гына олы сумкасын тутыра башлады, ниләр алырга соң? Әйе, иң мөһимен алыйм, дөнья хәлен белеп булмый. Нурлыбанат әбинең сүзләре исенә төште. Олы сумканың төбенә яңа алган кәфенлек әйберләрен салып куйды. Бүлмәсен җыештырды. Чәч толымын буяна торган өстәл тартмасына төреп салды. Тәрәзә төбенә килеп басты, иртәнге кояш нурлары биек наратлар арасыннан аның бакчасына нурларын сузды, кар да эреп бетте, ә кошлар ничек сайрый, тургайлар чыр-шу килеп оя коралар. Дөнья үз күчәрендә әйләнә, җир уянып, тормыш кайный. Бар да элеккечә. Рушания чирләгәннән тирә-як тормыш куласасы әйләнүдән туктамады. Аның эчке дөньясы гына үзгәрде, ул бу дөньядан китеп барса да, берни дә үзгәрмәячәк. Рушания бакчага чыгып күп итеп тюльпаннар кисеп алып керде, аларны берничә вазага бүлеп, һәр бүлмәнең өстәленә куеп чыкты. Зал өстәленә иң зур вазаны куйды, ашыкмыйча гына чәчкәләр тезде, нидер җитмәгән кебек тоелды. Бакча почмагында үскән пихта агачының бер ботагын сындырып алып керде, ул яфрак ярганда аның исенең тәмлелеге... Рушания һәрнәрсәгә игътибар итте, эшләнәсе эшләрне иртәгәгә калдырырга яратмый. Әнисе аны бүген эшлисе эшне иртәгәгә калдырма, дип өйрәтте. Эшләрдәй эшләрен бетереп, юл сумкасын тутырып куйды. Аның тагын мәчеткә барып кына кайтасы калды. Теге барып кайтканнан соң Рушания атна саен үз җае белән атна-кич мәчеткә барып, хәер биреп, вәгазь тыңлап кайта. Җиңү бәйрәменә тәвәккәлләп, авылына, туган якка, Инзир буйларына, Урал тауларына җыенды. Көтәме икән соң анда аны берәрсе? Рушания машинага утырыр алдыннан тирә-ягына әйләнеп карады. Матур нарат урманнары, саф һавасы, ел да килә торган язы, зур матур йорты. Барысын Рушания күздән кичерде, юксаң, ике генә көнгә китә. Ярата иде ул тутны Кама буйларын, Чаллы шәһәрен. Ул монда балалар үстерде, яшьлеге шунда үтте, начарына карый яхшысы күбрәк иде.

АСЫЛГӘРӘЙ

Ташлап киттең мине, Моңсулагып җирне,
Мине үзең белән алмадың.
Яшәр бу, дип уйладың.

Олы джип машинасы Уфа шәһәрен үтеп, Белорет ягына юл алды. Игорьның бу якларда бер дә булганы юк иде, шуңа бу юллар аңа таныш түгел. Кайда картадан, кайда, туктап, кешеләрдән сорый-сорый, Урал тауларына таба борылдылар. Табигатьнең матурлыгы искитмәле иде: текә кыя таулар; башка җирдә кар эреп бетсә дә, монда әле күп җирдә тау битләрендә кар ята, гөрләвекләр ага. Алар туктап-туктап шул табигатькә сокланып тордылар. Юлда Инзир дигән язулар күренгәч, Рушания дулкынлана башлады. Күпер өстенә килеп кергәч, улының кулына ябышты.
- Тукта, улым.
Рушания белән Игорь күпер өстенә чыгып бастылар. Аста киң булып җәелеп, Инзир елгасы ага, әле бозлар да эреп бетмәгән. Инзир елгасының ике ярына урнашкан авылын танырлык та түгел. Рушания тирә-якны күзләре белән айкады, гапыш җирләр эзләде. Кайчандыр ул ташлап киткән Инзир гүгел иде бу. Зур-зур, берсеннән-берсе яңа йортлар. Ул үзенең туып-үскән өен дә кайдан эзләргә белмичә аптырап калды. Инзир елгасына якынрак урамнарны әллә ничә әйләнделәр. Рушания һәр өйнең тәрәзәсенә һәр кешесен танырга тырышып карады. Ни таныш кеше, ни таныш өйне таба алмады. Урамда ү геп барган бер иркәйдән туктап сорады:
Фатыйма апайларның өйләрен белмисезме, кай Iиродәрәк?
Фатыйма абыстайны сорыйсыздыр инде, әнә тегендә олы сары бүрәнәле йорт бар бит, шунда яши.
Рушания теге адәм күрсәткән якка карады. Алда искитмәле матур, биек сары бүрәнәле йорт, тәрәзәләре агач челтәр белән бизәлгән, матур яңа койма тотылган. Рушанияның йөрәге кысып куйды, акрын гына алга атлады, миен бер нәрсә тукыды. «Иске йортлар юк» дигән уй күңеленең бер кырыен китте. Яңа койма рәшәткәсеннән »чко карады, ни күрсен - яңа койма эчендә яшь алмагачлар s I ыргылган, шулар арасында аның иске генә йорты тора. \ 11 ың күтәрмәләренә таныш корамалы юрганнар чыгарып ип оннәр, хәтта таныш чигүле мендәрләр. Рушанияның огрмолгә йөрәге туктагандай булды. Ул егылып китмәс очен коймага нык итеп ябышты. Аңа Айбикә әнисе көтәдер кебек тоелды. Кем, кем яши аларның йортында? Үрелеп, шул юрган-мендәрләргә кагыласы, сыйпап карыйсы, башын терисе килде. Йөрәге ярсып типте, елыйсы килде.
Ул ашыгып-ашыгып капка эзләде. Койма буйлап килә-килә, аны күзәтеп торган кешегә килеп бәрелде, ул йортта эленеп торган юрганнардан күзен алмый:
- Кем яши монда, кайда моның капкасы? - дип сорады.
Теге кеше эндәшмәгәч, аңа борылып карады: киң җилкәле, кыска буйлы, күзенә эшләпәсен төшереп кигән, өстендә шакмаклы күлмәк, джинсы чалбар, аягында бик кәттә итекләр. Ул гел америка ковбойларын хәтерләтте. Рушания аңа карап торды - бу бер дә авыл кешесенә охшамаган иде. Теге кеше дә, авызына салам капкан да, эндәшмичә эшләпәсе астыннан гына аңа карап тора. Алар бер-берсенә бик озак карап торгандай булдылар. Аннан теге адәм берсүзсез артка чигенде дә кечкенә капканы ачты. Рушания шуны гына көткәндәй, алга ашыкты. Өй кырына килеп җиткәч, өйнең почмагын килеп кочаклап алды, аннан хәлсезләнеп күтәрмәгә килеп утырды. Үрелеп, мендәрне алдына тартты, кочаклап күкрәгенә кысты. Капка ачып кертүче янына Игорь да килеп басты, теге кеше берсүзсез аны да үткәреп җибәрде, авызында саламын әйләндерә- әйләндерә, коймага сөялеп, чакырылмаган кунакларны күзәтте. Рушания бераз утыргач, өйгә кереп, өй эчен дә карамакчы булды. Өй ишеге шыр ачык иде, Рушания ишек төбендә аяк киемен салып, акрын гына өй эченә узды. Өйнең эче ул үскәндә ничек булса, шул килеш сакланган иде. Ул сандык өстенә килеп утырды, үз күзләренә үзе ышанмады - аның үскән өе шул еллар көткәнме? Булуы мөмкин түгел. Ул торып сандыкны ачып карады, эче тулы аның үскәнче кигән киемнәре; ничек бар - шулай сакланган иде. Кемнең эше бу, кем көткән аны? Кем булды соң капка ачып кертүче? Ишек төбендә басып торган улына карап:
- Улым, бу йортта мин үстем. Ахрысы, мине монда көткәннәр, ә мин кайтмадым, ничек күзләренә күреним... - диде.
- Бу йортның хуҗасы бар, син аннан рөхсәт тә сорамадың бит, яхшы түгел.
Ишектә бер кочак утын күтәргән, американлыга охшаган теге кеше күренде. Рушания берсүзсез аны күзәтте, ә ул берни булмагандай кереп, мич ягарга утырцы. Мич башыннан үрелеп, кайчандыр Айбикә инәй кия торган кыска киез итекне Рушания алдына китереп куйды.'
Аягыңа ки, салкын тидерерсең, - диде дә бо{?ыльш чыгып китте.
Рушанияның әллә шатлыктан, әллә хәсрәттән күеннән молдерәп яшь акты. Игорь, аптырап, чыгып киткәг1 кеше цртыннан карады.
Әни, кем бу, нәрсә диде ул?
Тик Рушания ике кулы белән битен каплады да туйганчы с мды. Элек ул алай елак түгел иде, әллә ни булды> гел җебеккә әйләнде. Улы килеп әнисен иңнәреннән K0L#Tbi:
Тынычлан, сиңа борчылырга, еларга ярамый.
Рушания акрын гына күтәрмәгә чыкты. Баскычта утГыРган *дәм янына ул да килеп утырды, аңа бераз карап тор?Ды Да аның кулларын үз кулларына алды.
Асылгәрәй, рәхмәт сиңа, - диде күз яшьләре арклылы-
Нәрсә өчен? - диде тонык калын тавыш.
Шушы йортны саклаганың өчен.
Миңа түгел, инәйгә әйт рәхмәтеңне, - дид е> Үзе Рушанияга борылып карамады, күзләрен һаман Э1Шюпәсе in гына яшерде.
Әйтермен, - диде Рушания акрын гына.
• Алайса, бар, өйгә кер, ул белми синең кайтканны> тик рвнҗетсәң, үзеңә үпкәлә.
Асылгәрәй авызындагы саламын әйләндерә-әйлә*нДеРә акрын гына Рушанияга борылып карады, күмер кебе"к кара к uiop отеп алдылар. Бакчаның теге почмагында с.Укмак буйлап килгән озын гына буйлы, уртача тазалыктагы1 олы цшмоге апа күренде. Ул ашыкмый гына тирә-ягына кРана' Карана килә бирде.
Асылгәрәй, балам, мендәр-юрганнарны кертик Дьш Тир I масын, иртәгә тагын кояшка чыгарьфбыз, - дип сөшЛәнДе- Ки юн җиткәч, бераз баскычта утыручыларга карап горды. *• К \ наклар бармы әллә? - диде якынрак килеп. Руша<нияга Ишан аның артында басып торган Игорьга күзе төш,ге- Ул Khi,.ii сискәнеп уянып киткәндәй булды, тагын ике адьпм алга я | мды. - Михман? - диде. Егылып китмәс өчен күтә'Рмәгә Ци ten тотынды. Асылгәрәй дә әнисе янына торып б5асты, о I м егылып китәр дип курыкты. Ә Рушания урынын!*13 Да к н a ia алмады, авызын ачты, тавышы чыкмады, фа&ыйма MH UI карашын акрын гына Рушанияга күчерде, 6ир* озак ■Шьлс күзләре белән аңа да карап торды.
Кай ттыңмы, балам, - диде, үзе шуып диярлек аныН янына болдырга килеп чүгәләде. - Егерме биш ел кайтмадың, ничек җаның түзде, балам? Кошлар да һәр яз туган якларына кайталар. Мине кичермәсәң дә, үстергән нигезең көтә сине, ах, балам, - диде Фатыйма инәй кызының күзләренә карап. Акрын гына аның иңеннән сыйпады, тирән сулады. - Безгә синең белән бик күп нәрсәләр турында сөйләшәсе бар. Әйдә, зур өйгә керик, чәй эчик, -дип алдан атлады. Аннан кинәт туктап, артына борылып карады. - Мин бик шат, балам, синең кайтуыңа. Егерме алтынчы яз мин сине көтәм, шушы өйне ел да яз җилләтеп, җылытып, киптереп саклыйм. Минем язмыш көтәргә көйләнгән шул инде, гомерем буе кемне дә булса көтәм, - дип үзалдына сөйләнә-сөйләнә алдан атлады.
Рушания берсүзсез аның артыннан иярде, әби диярлек түгел әле ул, озын гәүдәсен төз тотып, бик җиңел генә атлап бара. Алар зур, иркен йортның эченә керделәр. Өйнең эч ягы да сары бүрәнә, бер ботак эзе дә юк, бүрәнәләр бик яхшы итеп эшкәртелгән, өйнең эче дә бик зәвык белән җыештырылган, җиһазлар дә бик арзанлыдан түгел иде. Өйдә нарат исе, өйнең эче үзенә чакырып торган сыман, җылы һәм якты иде.
- Кер, балам, кер, менә аякларыңа шушы җылы оекбашлар киеп ал, - дип җон оеклар китереп тоттырды, үзе бик җитез генә чәй әзерләргә кереште. Зур аш бүлмәсенең уртасында түгәрәк имән өстәл, аның тирәли биек артлы яхшы урындыклар. Рушания өйнең эчен бик зур кызыксыну белән күзәтте. Әле очрашканнан бирле авыз ачып бер сүз эндәшмәде. Фатыйма инәй аның кызыксынуын күрде:
- Асылгәрәй балам картайганда шундый хан сарае салып куандырды, барысын үз куллары белән эшләде, зур якка уз.
Зур якта бик матур, икенче катка менә торган бормалы баскыч. Бар нәрсә агачтан шундый матур итеп сырлап ясалган, искитмәле әкият дөньясы иде бу. Бер стенада чокып ясалган зур гына тактага күзе төште, ул аңа якынрак килеп карады. Бу - Рушанияның сурәте иде. Ул шундый матур, кияүгә китәр алдыннан төшкән фотосыннан алып ясалган. Толымнары үрелеп күкрәк буйлап төшкән, аның монда иң бәхетле чагы иде.
- Асылгәрәй куллары, - диде артында басып торган Фатыйма инәй. /
Ишектә ирләр кергән тавыш ишетелде. Фатыйма инәй ишек төбенә кереп баскан, ак күлмәк өстеннән кара җиңел пальто кигән Игорьдан күзен алалмады, аннан акрын гына аның янына килеп, башыннан сыйпады. Өстәл артына килеп утырыштылар. Асылгәрәй башындагы киң кырлы эшләпәсен салмады. Кунаклар аптырап астан гына карап алдылар, Фатыйма инәй дә бер сүз дә әйтмәгәч, шулай тиештер бу йортта, дип нәтиҗә ясадылар. Сүз һич ялганып китә алмады, шым гына чәй эчтеләр, Асылгәрәй ничек утырса, шулай утыра бирде. Аның карашыннан Рушания үзен кая куярга белмәде. Тышкы ишек ачып ябылганы ишетелде, бөтенесе шунда борылды. Ишек катында уртача буйлы карт кына адәм басып тора иде. Ул керде дә берсүзсез карашы белән Рушанияга текәлде. Рушания торырга бер талпынды, бер кире утырды.
- Мәхмүт, Мәхмүт син исән? - диде пышылдап.
Шулай да үзендә көч табып күтәрелде дә аның каршысына
килеп басты. «Мәхмүт», диде дә кысып кочаклап алды. Үзе ничек кенә еламаска тырышмасын, тыела алмады. Рушания елагач, Мәхмүт тә кушылып елады, ул да кочаклады. Дөресен әйткәндә, Рушания аны инде бу дөньяда юктыр дип уйлады, сорарга читенсенеп утыра иде, әле менә аны исән- имин күрүенә шатлыктан елады. Әйтерсең, шушы Мәхмүт авыр тынлыкны җиңәргә кайткан. Рушания елагач җиңеләеп калгандай булды.
- Әйдә, кил, син дә утыр, чәй эчәбез. - Фатыйма улының алдына чәй ясап куйды, балаларының очрашуы йөрәген айкады, күз яшен күрсәтмәде. Мәхмүт Рушаниядан күзен алмады.
- Игорь улым, бу безнең яраткан Мәхмүтебез, - диде дә тотлыгып калды. Кыяр-кыймас кына Фатыйма әнисенә күтәрелеп карады. - Без иртәгә сөйләшербез.
- Сөйләшербез, балам, китәргә ашыкмыйсыздыр бит?
- Бер-ике көн торырбыз, зиратка да барып кайтасы бар.
Рушания үзенә дә аптырап утырды, элек булса, Фатыйма
апа, дип, муенына асылынып алыр, кочаклап әйләндерер иде. Нәрсәнедер ашаклап чыга алмады, ахрысы, моңа вакыт кирәк иде. Баеп барган кояш соңгы нурларын өй эченә сузды. Фатыйма инәй торып:
- Мин кичке намазымны гына укып алыйм, сез урнашыгыз. Асылгәрәй, кунакларны өстәге бүлмәләргә урнаштыр, ял итсеннәр, - диде.
- Борчылмагыз, без үзебезнең өйдә генә кунабыз.
Асылгәрәй кинәт усал итеп борылып карады, тик тагын
эндәшмәде. Рушания аңлады: каршы барырга ярамый, ул һаман шул үҗәт Асылгәрәй. «Ярый, синеңчә булсын», диде. Үзенә күрсәтелгән бүлмәгә кереп урнашты. Асылгәрәй аның белән сөйләшмәсә дә, Игорь белән бик яхшы уртак тел тапты. Иртә таңнан торып бергәләп балыкка киттеләр. Рушания арыганын урынга яткач кына сизде, изелеп йокыга китте. Иртән йокысы туеп, ял итеп торды. Тәрәзә төбенә килеп тышка күз салды, чак кына кояш күтәрелә башлаган. Биек Урал таулары - нинди матурлык! Әлегә үзе дә аңлап бетерә алмый, күңел түрендә ниндидер рәхәтлек тоя. Көзге каршысына килеп, шәрә башына озын ак шарфын чалма кебек кат-кат урап бәйләде. Анна биргән юылмый торган иннекне чак кына иреннәренә тидерде. Химиядән соң ул иреннәренең матур чиялеген югалтты. Күз төпләре дә күгәреп тора, йөзе ап-ак иде аның. Анна аңа буяну әйберләрен хәйран гына җыеп бирде, ничек кулланырга да өйрәтте. Рушания шулар белән үз-үзен әзрәк тәртипкә китерде. Акрын гына аскы катка төште, намазлыкта утырган Фатыйма апасын күреп, акрын гына кире менеп китте. Кабат тәрәзә төбенә килеп басты. Капка төбенә машина кайтып туктады, Асылгәрәй белән Игорь балыктан кайттылар. Аларның сөйләшүен карап торып, «ничек уртак тел таптылар», дип уйлап куйды. Алар, чынлап та күптәнге танышлардай, көлешә-көлешә сөйләшәләр. Рушания кабат аска төшәргә булды, анда инде кыздырган балык исе бөтен өйгә таралган иде. Рушанияны күрү белән Игорь килеп әнисен кочаклап алды.
- Әни, син күрсәң бу яктагы матурлыкны, мин монда бик еш кайтачакмын. Алик абый белән балыкка бардык.
- Нинди Алик ди ул?
- Ул үзе шулай дияргә кушты, минем тел әйләнми. Әни, син миңа алар турында беркайчан да сөйләгәнең юк, без аларга кем туры киләбез соң?
- Ә Алик абыең әйтмәдемени?
- Юк, әниең әйтсен, диде. Миңа калса, монда ниндидер сер бар. ,
- Әлегә мин үзем дә белмим.
Иртәнге чәйне барысы бергәләп күңелле генә утырдылар. Мәхмүт тә акрын гына Рушания янына килеп утырды. Ирләр торып чыгып киткәч, өстәл артында алар өчәү генә утырып калдылар. Рушания үрелеп Мәхмүтнең иңеннән сыйпап куйды.
Мәхмүт, кайларда йөреп кайттың иртә таңнан?
Аларга карап утырган Фатыйма:
Җан тартмаса кан тарта ди, сез бер ата, бер ана балалары.
Рушания Фатыйма әнисенә текәлеп катты, мондый уй аның никтер башына да килмәде.
Без бертуганмы? - диде көчкә телен әйләндереп. - Без кем балалары соң?
Минеке һәм Михманныкы.
Кем соң ул Михман, кая булды соң ул?
- Иленә кайтып китте, Азәрбәйҗанга.
- Ничек, безнең атабыз азәрбәйҗанмы?
Әйе. Синең улыңны күргәч, мин атагызны күргәндәй булдым, ике тамчы су кебек охшаган.
Өйдә кабат тынлык урнашты. Фатыйма инәй акрын
I ы на өстәл өстен сыпырды, ул да ниндидер уйга чумды.
II теткәннәр Рушанияны таң калдырды. Аларны алайса кара халыктан тапкан. Ә кара халык белән чуалган кешеләргә мөнәсәбәт бер дә яхшы түгел иде. Аның күңелендә әллә нинди чуар уйлар кайнады. Күңеле дә эреп китә алмады, сөйләшү әллә нинди ят, чит кешеләр телендә барды.
Ә син кайда яшисең, ничек яшәдең шушы еллар, балаларың ничәү? - диде Фатыйма инәй. Рушания үз уйларыннан арына алмый утырганга, сораган сорауларга I из генә җавап та бирә алмады.
Яхшы яшим, кызым бар, - диде кыска гына итеп. Тагын I мнлык урнашты.
Ярый, балам, сөйлисең килмәсә, сөйләмә. Яхшы яшәгәнсеңдер, ышанам, начар яшәсәгез, кайтыр идегез. Кайчандыр кемдер әйткән иде, авыр чакта туган якка кайтасы килә, җиңеләйгәч онытыла, дип. Асылгәрәй дә гомер буе чиггә яшәде, кайтканына да биш кенә ел әле. Армияга киткән җиреннән кайтмады. Ни гаиләсе, ни балалары юк. Мин ике ел эчендә барыгызны да югалттым. Айбикә инәй үлде, Айбулат та армияга китте дә Уфада торып калды, син ю киттең дә югалдың, Асылгәрәй дә кайтмады. Ярый әле М.>хмүт бар янымда. Миңа рәнҗемә, Рушания балам, бу донья без дигәнчә генә бармый шул. Читләргә ташлаган ли и үпкәлисеңдер, әмма алар сиңа мин бирә алмаганны бирделәр, бу дөньяда синнән кадерле бала булмады, мин дә синең яныңнан китмәдем. Сиңа якын булыр өчен мин кеше балаларына ана булдым. Кичерә алсаң, кичер, балам.
Фатыйма инәй өстәл артыннан торып китте, әллә күз яшьләрен күрсәтәсе килмәде. Сүз өзелде, Рушания урыныннан кузгалмыйча таш йоткандай утыра бирде. Ишектән Игорь керде.
- Әни, әйдә җыен, зиратка барабыз.
Аларны Асылгәрәй алып барды. Рушания, дөресен әйткәндә, әти-әнисенең кайда ятканнарын да хәтерләми иде. Асылгәрәй бик күп тузып яткан каберлекләр арасыннан уратып-уратып алып барды. Асылгәрәй яңа матур итеп сырлап ясалган рәшәткәләр каршысына килеп туктады. Рушания Барый белән Айбикә дип язылган уртак бер зур рәшәткәгә текәлеп катты. Аның өстендә умырзаялар тишелеп чыккан, ул чистартылган һәм каралган иде. Рушания үзендә Асылгәрәйнең авыр карашын тоеп, башы аска иелде. Аңа бу минутта бик тә оят иде. Нурлыбанат әбинең сүзләре исенә төште: «Безнең татарлар күмәләр дә оныталар, җимерелеп ята каберләре». Менә кайда аның гөнаһасы, иренең әти- әнисенең каберенә елына ике барып, искә алып кайттылар, ә ул үзенекеләрне... Рушания кулъяулыгын каты итеп тешләде. «Кичерегез мине». Аның үзен генә калдырып, Игорь белән Асылгәрәй читкә китеп бастылар. Бераз торгач, Игорь килеп әнисенең иңнәреннән кочты.
- Әйдә, әни, сиңа борчылырга ярамый, салкын җил исә, салкын тидерерсең.
Алар өйгә кайткач, Рушания берсүзсез үзенә бирелгән бүлмәгә кереп ятты, авыр иде аңа, үзе генә белә ничек авыр икәнне. Ни әнисе белән ачылып сөйләшә алмый. Асылгәрәй карашы белән бораулый. Мин миһербансыз һәм сансыз бала. Рушания үз-үзен аклар сүзләр таба алмады. Ул кайтмаганнан төеннәр сүтелмәгән, ул дөреслеккә туры карарга куркып, качып йөргән булып чыга түгелме соң? Ә ул аны көтеп яшәгән. Ул әле хәзер дә һич кенә дә ачылып китә алмый, ни булды соң аңа? Кичке чәй вакытында җыелгач та, күтәрелеп ачылып сөйләшә алмады. Аның халәте улына да күчте.
- Әни, бәлки бүген китәрбез? - диде акрын гына. Рушания улына күтәрелеп карады, чынлап та, ник үзеңне дә, кешеләрне дә газапларга? ,*
- Без китик инде, - диде Рушания кыяр-кь!ймас кына.
Рушания, ни сөйлисең, төнгә каршы, - диде Фатыйма инәй.
Рушания каршысында утырган Асылгәрәйгә күз сирпеп йлды. Ул утырган урындыкка аркасы белән терәлә биреп, Рушанияга эшләпәсе астыннан гына карап утыра. Аның ни \ и наганын аңларлык түгел.
Китсен, - диде Асылгәрәй коры гына. - Рәхмәт, әни, бик гәмле булды, - диде дә өстәл артыннан торып, бөтенләй •йдән үк чыгып китте. Рушания аңлады - рәнҗетте бугай (•арысын да. Тик әйтелгән сүз - атылган ук.
Аларны Фатыйма инәй озатырга чыкты, Мәхмүт тә l*y I пан ияга текәлеп катты. Хушлашу тагын да җайсыз килеп чык гы. Асылгәрәй чыкканны көтеп таптандылар, тик ул әллә нан юкка чыкты.
- Асылгәрәй кая соң, хушлашырга иде, - диде Рушания \ майсызланып.
Ул тегендә, - диде Мәхмүт, - әйдә, - диде дә Рушанияны жнгокләп каядыр тартты. Өйнең астында подвал, шунда >» ию нинди агач эшкәртә торган станоклар. Бер почмакта •к 1.»л, өстәлдә бер шешә. Асылгәрәй аякларын урындыкка i л н.иI утырган, эшләпәсе белән ярты битен каплаган, әллә уйланып, әллә йоклап утыра, аңламассың. Рушания акрын I i.i на өстәл янына килеп басты, ни дияргә белми таптанды, г - Хәерле юл, Рушания ханым, мин хушлашырга яратмыйм.
- Асылгәрәй, син нигәдер миңа үпкәлисең бугай.
Мин кем соң әле сиңа үпкәләрлек? - Ул урыныннан Горып акрын гына аның янына килде, аннан яңа гына эчелгән Кон ья к исе килеп бәрелде. - Мин нибары синең белән тәгәрәп V кон бала гына, безнең икебезне дә бер ана имезгән. Тик Мсно мин никтер шундый кәкре аяклы, ямьсез бала булып I уганмын, ә син мәхәббәт җимеше - бөтен матурлыкны, буй- сынны үзеңә алгансың һәм минем кебекләргә буй җитмәс кыз < >\ П.Ш үскәнсең. Син хәзер дә буй җитмәс бай, чибәр ханым, бсшең ишеләр янында тору хәзер сиңа кызык түгел. Без Ьлск тә тиң түгел идек, хәзер дә тиң түгел. - Асылгәрәйнең Ми I ioi ш астында күзләре ялтырады, Рушания сихерләнгәндәй аннан күзен ала алмады. - Без синең белән иң сансыз һәм миһербансыз балалар. Сине югалтуым белән мин килешә i» I мадым, әллә синнән, әллә үземнән үч алдым, егерме ике ел пнп.я гиздем, сине онытырга теләдем, син булмаган авылга кайтасым килмәде. Тик бермәлне аңладым, яшьлек узган, ә мин ялгыз, үлсәм, янымда ясин укып, күземне йомар кешем дә юк. Мин кайттым, мине бөтен назын биреп үстергән анага бурычлы икәнем исемә төште, бик соңлап булса да. - Асылгәрәй өстәленә барып тагын ярты стакан салып алды, аны әзләп-әзләп кенә эчте, кабат Рушания каршысына килеп басты. - Ә беләсеңме, әни дә бит ялгыз булмас иде, әтиең алырга кайткач, ул син дип торып калган. Әтиең сезнең барлыкны да белми, ул да гаепле түгел. Тик әни гомер буе аны көтә, аңа тугрылык саклый, сине көтә. Инәй белән без ике җүләр, юк мәхәббәтне көтеп гомер кичерәбез.
Асылгәрәйнең күзләрендә әллә яшь ялтырады, әллә очкын, тик ул караш аның йөрәгенә ук булып кадалды. Түбәсенә сугып исәңгерәткәндәй тора бирде. Ярты караңгы бүлмәдә күзләр-күзгә бәйләнде. Асылгәрәйнең карашы күзләргә, күзләрдән аның иреннәренә йөгерде. Аның яңак сөякләре уйнады.
- Бар, чыгып кит моннан, юксаң... - диде дә, арты белән борылды, кулындагы? коньяклы стаканны каядыр болгап атты, ул чәлпәрәмә килеп ватылды Урыныннан кузгала алмый торган Рушанияга, «Бар дим!» дип кычкырды. Аның тавышында кырагайлык та, рәнҗү дә, тагын әллә нинди аһәң күкрәгеннән өзелеп чыккандай тоелды. Рушания ашыгып ишеккә ташланды, ишек төбендә торган Мәхмүткә килеп бәрелде. Ул мескен, әллә куркып, Рушанияны җитәкләп алды. Машина кырында басып торган улы белән Фатыйма инәй сораулы карашларын аларга терәделәр. Рушания бераз уйланып торды да:
- Сау булыгыз, - диде акрын гына. Машина кузгалып киткәч, Игорь:
- Әни, кара әле, Мәхмүт машина артыннан йөгерә, бәлки берәр нәрсә әйтәсе киләдер, - диде.
- Ул гел шулай йөгерә-йөгерә озата.
Баеп килгән язгы кояш нурлары машина тәрәзәсеннән Рушанияның йөзенә төште, әйтерсең, аның күзләренә карарга, күңелендә ни ятуын белергә теләде. Сузма нурларыңны, аңларга тырышма, миң үзем дә үземне аңлый алмыйм әлегә. Игорь вакыт-вакыт әнисенә карап алды.
- Әни, хәлең ничек, гел йөзең качкан, Син берни сөйләмисең? •'
- Улым, мин күп нәрсәдә гаепле бугай, мин бик күпләрне оохетсез иткәнмен. Фатыйма әбиең минем әнием, ул сине бик ю бабаңа охшагансың, диде. Мин Мәхмүт белән бертуган һәм безнең әтиебез кайдадыр Азәрбәйҗанда.
Игорь боларны ишеткәч, машинаны юл читенә чыгарып туктатты, бераз аптырап әнисенә карап торды.
Әни, син алайса ник үзеңне чит кешедәй тотасың, сөенергә кирәк - безнең әби бар, абыйлар бар. Ник син (>о ларны шул еллар яшереп килдең? Син алар белән ачылып i өйләшмәдең дә, син элек болай түгел идең. Безнең бит, у йлап карасаң, якын туганнарыбыз да юк. Әни, мин бик шат iy ганнарыбыз булганга, алар бик яхшы кешеләр, ә без синең белән телсез кырагайлар кебек утырдык та кайтып киттек.
Рушания үзалдына уйга чумды. Асылгәрәй әйткәннәрне күңелендә кабат-кабат әйләндерде. Аның ялгыз калуында дл ул гаепле микәнни? «Көтеп яшибез», диде. Алайса, аны .•кисе көткән. Ул бер мизгелгә үзен әнисе урынына куйды: минем балаларым шулай китеп кайтмаса, мин бит саргаеп > лом. Ул үз уйларыннан үзе куркып, күзеннән яшь бәреп чыкты, ярый әле машина эчендә карагңгы. Сәяхәтен кабат күшән кичерде: бер дә кешечә булмады. Мине монда ни 111 га? Балалар иртән чыгып китәләр, кич кайталар. Ах, ник соң кешечә аңлашмады, тагын үкенечкә калды бит. Күз аңында машина артыннан йөгергән Мәхмүт, йөрәк ачысы бс ләп кычкырган Асылгәрәй, җаны өзгәләнеп калган әнисе. У и үченең алар янында булуы белән дә аларны бәхетле итә ВЛа иде бит, ник калмады соң?
Тукта, туктат машинаны. Игорь балам, кире илт мине, #лс соң түгел, борылыйк кире.
Игорь машинаны юл читенә чыгарып туктатты.
- Әни, без Уфага җитәбез бит инде.
Кире илт, балам, кыен булса да, зинһар өчен. - Рушания улына ялварып карады.
Яхшы, синеңчә булсын.
Алар кире әйләнеп кайтканда төн уртасы үтеп киткән иде Инде. Игорь акрын гына капка алдына килеп туктады. Төнге ми ы урам. Алар туктап төнге тынлыкка колак салдылар. Һнвада әле яңа эрегән кар суы исе, яңа ачылган җир исе килә, Квак түгел челтер-челтер Инзир ага.
Чү, ишетәсеңме, кемдер гармун тарта, әнә тегендә генә, шйдо барып тыңлыйбыз.
Алар каршы урам өйләре артына чыктылар, анда Инзир

күренеп тора. Су буенда ут якканнар, шул ут янында ике кеше утыра, берсе гармун тарта. Рушания колак салып тыңлап торды. «Рушаниям бәгърем» дигән сүзләр өзек-өзек булып ишетелеп калгач, кем икәне аңлашылды, «һаман шуны җырлый» дип уйлап куйды.
- Мин, әни, китим, кире кереп тормыйм, син кайда кунасың?
- Үз өемдә, хәзер мичен ягып җибәрәм.
- Әни, сине кайчан кайтып алырга соң, даруларың җитәрлекме?
- Бар да бар, улым, мин сиңа үзем шалтыратырмын.
***
Асылгәрәй авылга әйләнеп кайтканнан бирле Инзир буенда яшәүчеләр кичләрен гармун моңы тыңлыйлар. Яшь гашыйклар Асылгәрәй җырларын тыңлап таң каршылыйлар. «Асылгәрәй абзый моңая, Рушаниясын сагына», диләр. Аннан-моннан әти-әниләреннән ишеткән яшьләр, кем икән аның Рушаниясы - күрсәң иде, диләр. Асылгәрәй бүген бигрәк нык өзгәләнде, гармун ярсый-ярсый уйнады.
Акчарлаклар очкан Агыйделдә Тугайларны ялгыз гизәсең.
Рушаниям, бәгърем,
Тугайларны ялгыз гизәсең,
Чәчкәләрне кемгә өзәсең?
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Котеп Узган Гомер - 24
  • Parts
  • Котеп Узган Гомер - 01
    Total number of words is 4273
    Total number of unique words is 1943
    39.9 of words are in the 2000 most common words
    56.5 of words are in the 5000 most common words
    64.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 02
    Total number of words is 4310
    Total number of unique words is 1965
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    62.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 03
    Total number of words is 4389
    Total number of unique words is 2029
    40.2 of words are in the 2000 most common words
    56.4 of words are in the 5000 most common words
    65.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 04
    Total number of words is 4307
    Total number of unique words is 2022
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    53.4 of words are in the 5000 most common words
    61.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 05
    Total number of words is 4033
    Total number of unique words is 2009
    37.1 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    61.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 06
    Total number of words is 4330
    Total number of unique words is 2044
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    55.0 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 07
    Total number of words is 4295
    Total number of unique words is 1980
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    56.3 of words are in the 5000 most common words
    64.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 08
    Total number of words is 4329
    Total number of unique words is 1968
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    55.8 of words are in the 5000 most common words
    64.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 09
    Total number of words is 4345
    Total number of unique words is 1926
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    57.4 of words are in the 5000 most common words
    66.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 10
    Total number of words is 4337
    Total number of unique words is 2028
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    55.8 of words are in the 5000 most common words
    64.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 11
    Total number of words is 4327
    Total number of unique words is 1898
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    56.4 of words are in the 5000 most common words
    65.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 12
    Total number of words is 4375
    Total number of unique words is 1937
    41.2 of words are in the 2000 most common words
    57.3 of words are in the 5000 most common words
    65.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 13
    Total number of words is 4349
    Total number of unique words is 1824
    41.6 of words are in the 2000 most common words
    57.6 of words are in the 5000 most common words
    66.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 14
    Total number of words is 4270
    Total number of unique words is 1892
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    56.8 of words are in the 5000 most common words
    65.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 15
    Total number of words is 4390
    Total number of unique words is 1965
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 16
    Total number of words is 4363
    Total number of unique words is 1914
    40.1 of words are in the 2000 most common words
    57.6 of words are in the 5000 most common words
    66.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 17
    Total number of words is 3969
    Total number of unique words is 1855
    41.6 of words are in the 2000 most common words
    57.5 of words are in the 5000 most common words
    65.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 18
    Total number of words is 4218
    Total number of unique words is 1886
    40.6 of words are in the 2000 most common words
    57.5 of words are in the 5000 most common words
    65.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 19
    Total number of words is 4305
    Total number of unique words is 1886
    40.0 of words are in the 2000 most common words
    56.7 of words are in the 5000 most common words
    65.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 20
    Total number of words is 4449
    Total number of unique words is 1977
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    56.1 of words are in the 5000 most common words
    64.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 21
    Total number of words is 4237
    Total number of unique words is 1914
    41.6 of words are in the 2000 most common words
    57.0 of words are in the 5000 most common words
    65.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 22
    Total number of words is 4349
    Total number of unique words is 1939
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    55.7 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 23
    Total number of words is 4090
    Total number of unique words is 1839
    40.3 of words are in the 2000 most common words
    56.4 of words are in the 5000 most common words
    65.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 24
    Total number of words is 4129
    Total number of unique words is 1915
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    55.5 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 25
    Total number of words is 4346
    Total number of unique words is 2020
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Котеп Узган Гомер - 26
    Total number of words is 4087
    Total number of unique words is 1760
    43.3 of words are in the 2000 most common words
    60.4 of words are in the 5000 most common words
    68.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.