Latin

Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 14

Total number of words is 1408
Total number of unique words is 765
36.5 of words are in the 2000 most common words
51.8 of words are in the 5000 most common words
59.2 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Кояш кебек бирә җылысын.
Сокланам мин синең гүзәллеккә
Бәхетемнең бирдең зурысын

Кыз:Җан җылымны бирәм мин дә
Иң яраткан чәчкә гөлемне.
Матурладың минем гомеремне,
Мин ахыры таптым үземне.

Егет: Мин дә сине сөям яр булганга
Хыялларым сиңа гөл генә
Йөрәк кылларыннан юллар үрәм,
Вәгдә бирәм сииңа кил генә

Кыз: Көннәреңә өстәр идем ямьнәр
Күктә йөзгән айдан нур атып.
Күз нурыңда күңел көзгесе бар
Кояш булып йөри озатып.

Кыз белән егет:
Гомер юлын икәү үтик әле
Җиңел түгел яшәү һаманда.
Бергә тартыйк тормыш арбаларын
Ут давыллы кытлык заманда
18.03.2014

Туган авылым Калмашым

Рәүф Багаутдинов сүз.
Композитор Филюс Беркеткә

Яратам мин авылымның
Беркет очкан тау башын.
Нинди гүзәл җир дисәгәез
Ул бит минем Калмашым.

Монда минем Әткәм -Әнкәм
Атлап киткән юл башым.
Челтер-челтер аккан чишмәм
Моң тудырган Калмашым.

Бишек җырын тоя йөрәк
Күңелдә бала чагым.
Әлдә авылым бар әле
Зарыгып кайткан чагым

Киләчәгем сиңа бәйле
Кайтам сагынып ел саен
Йөрәк кылларына салып
Моң бирдең Калмашкаем
19.03.2014.

Ялгыз итмә

Рәүф Багаутдинов сүз.

Егет: Язгы көндәй ачык йөзең
Күзләремә нурлар өрәсең.
Йөрәгемә кояш нуры булып
Сагындырып төшкә керәсең

Кыз:Айда карый нурлар чәчеп
Таң йолдызын яратып.
Озата кил гомеремне
Мәхәббәттә адашып.

Егет: Сине көтәм көн саен мин
Килә йөгреп барасым.
Ничек якынайтырга соң
Ике йөрәк арасын?

Кыз: Кояшым бул нурлар сирпеп
Җылысын бир җаныма.
Барырмын мин ташкын булып
Дулкыннанып яныңа.

Егет белән кыз:
Бергә булсак бу дөньяда
Бул син миңа чын юлдаш.
Мин булырмын сиңә терәк
Күктәге якты кояш.
18.03.2014.


Дусларыма

Рәүф Багаутдинов сүз.

Сез дусларым бергә яшик
Бер йөз гомер үтәек.
Гомерләр бер мизгел генә
Җырлар җырлап китәек..

Кушымта:
Сез дусларым сезне сагынам
Һәрчак күңелем түрендә.
Җырым бүләк,җырлыйм әле
Күңелем сезгә үрелә.

Ялгыз булсаң дус һәм юлдаш
Озата барыр моңнарым
Сырхау булсаң дәва өстәр
Багышлаган җырларым

Җырларымны сезгә җырлыйм
Йөрәк утын яндырып
Яшәр өчен дәрт - көч бирә
Тормыш ямен арттырып..
20.03.2014

Түзче җаным
Рәүф Багаутдинов сүз.

Түзче җаным, сөюемнең
Су булып агуына ..
Шул суларда йөзеп барам
Син биргән язмышыма

Кушымта:
Бәлки елгам сез әйтерсез
Сөйгән ярым кай якта
Күрәлмичә түзеп кара
Йөзеп барам шул якка.

Их бер барып урар идем
Аккан су ярларына
Ник акчарлак түгелмен мин
Язмышым алларында?!

Гашыйк җаным суга кушылып
Ярларыннан сирпелде.
Югалма син, сөйгән ярым
Моңсыз кыллар шикелле.
17.03.2014.


Ярала моң, ярсулар

Багаутдинов Рәүф сүз.

Йөрәк нигә ярсыйсың син,
Күкрәгемдә – дулкының.
Күңелем һаман бер моң саклый,
Эчтә сагыш упкыны.

Кушымта:
Күңелемнән җыр моң булып
Ташып ага кар сулар
Мин һаман да сине эзлим,
Ярала моң, ярсулар.

Таң чыгыдай яшьләр кунып
Керфекләрдә сулкылдай
.Күкрәгемне айкый моңнар
Диңгездәге дулкындай.

Күңелемдә моң авазы
Китә җанны җылытып
Чорнап алган хәстәрләрне
Куйган кебек егылтып.

Бу дөньяда яшәү дәртен
Моң-җыр биргән ичмасам
Ике йөз ел яшәсәм дә
Үлмәм кебек һич кайчан

.Сиздеңме

Рәүф Багаутдинов сүз.

Исемеңне яздым ап-ак карга
Бетмәс мәңге.Бетмәс эзләре.
Ашкынамын, туа минем хисләр
Әйтелмәгән сөю сүзләре.

Җилләр булып битләреңңнән үптем,
Ялкын булып дөрлим салкында.
Кояш булып иркәләдем сине
Минем йөрәктәге ялкында.

Таң җилләре булып тәрәз кактым,
Чәчкә диеп белдем үзеңне.
Гомер таңнарыбыз уртак диеп,
Сине көттем, сөйдем сиздеңме?
7.02.2014


Күңелдә бер чәчкә

Рәүф Багаутдинов сүз.

Дала болыннары гел чәчкәдә
Нигә әле сайлап,
Сиңа диеп миңә өзмәскә?!
Иң матурым диеп
Сине искә алам
Чәчкәләрен өзеп
Кочагыма салам,
Чөнки син үзең дә -бер чәчкә.

Үстек чәчкә кебек, кемнәр өчен?
Нигә әле үстек,
Яшьлек кадерләрен белмәскә?!
Мин бит син дип янам
Сиңа гына барам
Сиңе генә сөям
Сөям сине һаман
Чөнки син үзең дә- бер чәчкә.

Безнең чәчкә төшәр, бер мәл бәс тә
Нигә әле өзелеп.
Өзелеп-шашып безгә сөймәскә?!
Салкыннардан каплап,
Чит - ятлардан саклап
Җан җылысын алып
Кочагыма алам
Чөнки син үзең дә -бер чәчкә.


Кайтам туган якларыма

Рәүф Багаутдинов сүз.

Туган якларыма кайтып барам
Кар сулары юган сукмактан.
Истә малай чагым - сиңа атлыйм
Яшлегемә кайтам ерактан.

Кушымта:
Төштә күрәм туган йортымны да
Газиз ниг(е)зен, ачык ишеген.
Очраштырып безне аерган да
Сабый чактан калган бишегем.

Мине танып авылым сәләм бирде
Әллә кайттыңмы дип кабаттан.
Кысып, кысып сөйгән ана кебек
Назлы уйлар белән елаткан.

Һәр бер йорты капкаларын ачып
Суза кебек миңа кулларын.
Мине танып сандугачлар сайрый
Әйтә кебек :"Уңсын юлларың".

Туган җирем, диеп эндәшүем
Үзе бер зур гомер шикелле.
Язмышымны син бәхетле иттең
Күңелем тулы бигрәк сөйкемле.
18.03.2014.


Бер елмайсаң югалма

Рәүф Багаутдинов сүз.

Төшләремдә сиңа сукмак салам
Син кайтырсың беләм кабаттан
Син бит минем өзелеп сөйгән ярым
Күзләремне үзеңе караткан.

Күкрәгемнең ишекләре ачык
Терәгем бул, бул син канатым.
Мин бит сине, тиңем итеп күреп
Ничек булсаң шулай яраттым.

Бер көнем юк сине сагынмаган
Күңелләрем синең кочакта.
Шул кочаклар бигрәк кайнар иде
Һаман янам синең учакта

Гашыйк җаным сине һаман эзли
Саташтырып җанга уралма.
Өметләнеп көткән йолдызым син
Бер елмайгач - кабат югалма.
19 март 2014.


Синсез яши алмам

Рәүф Багаутдинов сүз.

Егет:Көләч йөзең яз нурлары
Хисемә үреләсең.
Күз карашың таң йлдызы
Чәчкәгә күмеләсең.

Кыз:Кояш нуры карашларың
Ачтың күңелнең биген.
Инде хәзер саф -сөюдән
Йөрәгем ярсый бүген.

Егет:Ялкынланган йөрәгемә
Син шатлыгым бөртегем.
Аккош күлен хәтерләтә
Зәңгәр күзең, керфегең.

Кыз:Сөюләрең чыннан булса
Сине сагынып көтәрмен.
Йөрәгемдә оя кордым
Бик бәхетле итәрмен.

Егет:Таңнар ата уян иркәм
Күңелем синнән назлана.
Синсез һич тә яши алмам
Бер мизгелгә, азга да.

Егет белән кыз;
Бергә булсак бу дөняда
Бул син миңа чын юлдаш.
Мин булырмын сиңа терәк
Күктәге якты кояш.


Дусларыма

Рәүф Багаутдинов сүз.

Сез дусларым бергә яшик
Бер йөз гомер үтәек.
Гомерләр бер мизгел генә
Җырлар җырлап китәек..

Кушымта:
Сез дусларым сезне сагынам
Һәрчак күңелем түрендә.
Җырым бүләк,җырлыйм әле
Күңелем сезгә үрелә.

Ялгыз булсаң дус һәм юлдаш
Озата барыр моңнарым
Сырхау булсаң дәва өстәр
Багышлаган җырларым

Җырларымны сезгә җырлыйм
Йөрәк утын яндырып
Яшәр өчен дәрт - көч бирә
Тормыш ямен арттырып..
20.03.2014


Сөйгәнемә...

Рәүф Багаутдинов сүз.

Таң сарысын ярып таңнар ата
Әллә синме кояш нурлары
Иртә таңда нурлы йөзең күреп
Күккә табынам, сузып кулларым.

Кушымта
Таң нурлары булып син елмаеп,
Талпыныплар килче йөгереп.
Ак фәрештәм бул күңелемдә
Нурлы язларымны җиткереп.

Югалтмамын сине мәңгегә дә
Күңелеңә бизәк әзерләп
Бергә үтик татлы мизгелләрне
Аккош йөзгән күлне хәтерләп

Хисләремнең ихлас кайнарлыгын
Таң җилләре илтсен торналар
Сагыш күкрәгемдә сине йөртәм
Йөрәгемдә оя коралар.


Адаштырма сөюемне

Рәүф Багаутдинов сүз.

Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә сиңа бүләк итәсем.
Дөньядагы иң матур сүзләрнең
"Сөям сине"- диеп әйтәсем.

Кушымта:
Теләгем бер алма язмышымнан
Яшьлегемнең сөю тамгасын
Адаштырма минем сөюемнән
Дулкынланып моңым талмасын

Язгы көндәй ачык, якты йөзең
Күзләремә нурлар өрәсең.
Син терелткән кайнар сөюемнән
Төшләремә килеп керәсең.

Сокланам мин булган сөюемә
Мизгелләрдән торган киләчәк.
Сүнми торган якты йолдызым бул.
Сөю гөлен күңелем сибәчәк.
21.03.2014.


Сөюемнән туган җыр

Рәүф Багаутдинов сүз.

Сөйгәнемә кушып җылар җырлыйм
Бөтен дөнья балкый, яктыра.
Моңнар үр(е)леп йөрәгемә күчә
Гүзәллеген назын арттыра.

Кушымта:
Моң иясе-минем саф сөюем
Күңелемнән моңнар сибелә
Сагыш тулы минем йөрәгемдә
Урын алдың җаным син генә

Сөйгәнемә кушып җырлауларым
Язларына илтә көнемне
Йодрык хәтле типкән йөрәгемне,
Борчулардан әрчи йөземне..

Саф сөюем миңа канат куя
Күк җиһанга моңнар үрләтә.
Көннәремне матур, ямъгә күмә
Җыр-моңнарга мине үрәтә
23.03.2014.


Оч син җырым

Рәүф Багаутдинов сүз.

Оч син җырым зәңгәр һаваларга
Зөһрәле ай калсын көнләшеп.
Яшик әле бергә җырлар җырлап
Яшәү ямен аңлап яратып

Минем җырлар ай көяшка менеп
Шатлык, бәхет алып кайтырлар.
Үзенә әйди моңым, җырларым да
Җырга төренеп таңнар атырлар.

Куз шикелле көйрәп күңелемнән
Җыр -моңнарым очып чайкала.
Моңнарымны кояш кочып ала.
Кошлар кушылып сайрый, шатлана.

Җыр моңнарым һаваларга оча
Тыным белән өреп таратам.
Мәгънәсендә тирән хисләр ята
Шуңа күрә җырны яратам
23.03.2014.

Очам мин биеклеккә

Рәүф Багаутдинов сүз.

Мин үземне саныйм бөркет кошка
Очу хыялларын күндереп.
Ак болытлар адаштырмас әле
Максатымны күккә мендереп.

Очам диеп гел талпына күңел
Иңнәремә канат куйгандай.
Талпыныплар очу матурлыгын
Минем уйларыма күчкәндәй.

Җырлап оча минем хыялларым
Юллар ясап, айга нур атып...
Болын тургайлары моңын суза
Карлугачлар килә озатып.

Һавларда очам, йолдызларга
Ак болытлар ябып өстемә.
Очуыма сөенеп Әнкәм миңа
Елмайгандыр күреп төшенә.

Очып барам мин һаман да бүген
Күңелемдә минем пар канат.
Күз күреме җитмәс биеклектә
Очам әле, очам мин кабат.
23.03.2014.


Күңелеңә төбәп

Рәүф Багаутдинов сүз.

Язгы көндәй ачык, якты йөзең
Ялкын кебек сары чәчле син.
Үзең чибәр бар яктан да тыйнак
Япь-яш ханым - кояш төсле син

Мәрхәмәтле дә син, киң күңелле.
Шәхси матурлыгың тулганмы?
Бу сыйфатлар уйный эзләреңдә
Сөйләп минем гышыйк булганны.

Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә сиңа бүләк итәсем.
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын сиңа әйтәсем.

Синең өчен кошлар сайрасыннар
Сине назлап җилләр иссеннәр.
Сиңа атап җырларымны җырлыйм
Күңелеңә төбәп илтсеннәр.


Бере гомер гомермени

Рәүф Багаутдинов сүз.

Шатлыклардан, кайгылардан
Тора икән ул гомер.
Дөнья юмарт күренсәдә
Бирмәгән ике гомер.

Ничек бик тиз гомер үткән,
Миңа гынамы шулай.
Кешеләрнең гомерләре
Нигә соң кыска болай?

Тирә ягым ап-ак томан,
Буяла керфекләрем.
Яңгыраган моңнарымнан
Тама яшь бөртекләрем.

Төшләремә керсә иде
Тагын бер яшәр гомер.
Бердә янмый яшәр идем,-
Йөрәк эче гел күмер

Ничек кенә яшәсәң дә
Җитми икән ул гомер.
You have read 1 text from Tatar literature.
  • Parts
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 01
    Total number of words is 3573
    Total number of unique words is 1755
    29.5 of words are in the 2000 most common words
    44.3 of words are in the 5000 most common words
    52.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 02
    Total number of words is 3608
    Total number of unique words is 1907
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    44.0 of words are in the 5000 most common words
    51.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 03
    Total number of words is 3549
    Total number of unique words is 1958
    30.1 of words are in the 2000 most common words
    44.7 of words are in the 5000 most common words
    53.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 04
    Total number of words is 3595
    Total number of unique words is 2046
    25.2 of words are in the 2000 most common words
    37.5 of words are in the 5000 most common words
    44.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 05
    Total number of words is 3652
    Total number of unique words is 2010
    26.8 of words are in the 2000 most common words
    42.4 of words are in the 5000 most common words
    50.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 06
    Total number of words is 3588
    Total number of unique words is 1910
    28.0 of words are in the 2000 most common words
    42.3 of words are in the 5000 most common words
    50.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 07
    Total number of words is 3561
    Total number of unique words is 1991
    27.1 of words are in the 2000 most common words
    42.5 of words are in the 5000 most common words
    51.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 08
    Total number of words is 3518
    Total number of unique words is 1974
    29.1 of words are in the 2000 most common words
    43.6 of words are in the 5000 most common words
    51.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 09
    Total number of words is 3590
    Total number of unique words is 2011
    31.5 of words are in the 2000 most common words
    45.7 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 10
    Total number of words is 3575
    Total number of unique words is 1484
    33.1 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 11
    Total number of words is 3563
    Total number of unique words is 1722
    30.5 of words are in the 2000 most common words
    45.6 of words are in the 5000 most common words
    53.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 12
    Total number of words is 3479
    Total number of unique words is 1650
    30.0 of words are in the 2000 most common words
    43.1 of words are in the 5000 most common words
    50.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 13
    Total number of words is 3513
    Total number of unique words is 1704
    31.1 of words are in the 2000 most common words
    44.0 of words are in the 5000 most common words
    51.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 14
    Total number of words is 1408
    Total number of unique words is 765
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    51.8 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.