Latin

Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 12

Total number of words is 3479
Total number of unique words is 1650
30.0 of words are in the 2000 most common words
43.1 of words are in the 5000 most common words
50.3 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Соң инде төзәтәлмәм.
Утларында янмый калып
Язмышны үзгәртәлмәм.

Гайрәте бар йөрәгемнең,
\\Хыялларга ышаныч.
Үкенечле алданулар,
Яралану кызганыч.

Кәккүгем дә гел алдады,
Гонаһлы җирдә тордым.
Шәһәреннән авылыма
Шуңа кайтырга булдым.

Авыл тормышын яратам,
Килсәң – якын арасы.
Туганнарым, дус-ишләрем,
Мин дә шул як баласы.


Ярала моң, ярсулар

Йөрәк нигә ярсыйсың син,
Күкрәгемдә – дулкының.
Күңелем һаман бер моң саклый,
Эчтә сагыш упкыны.

Кушымта:
Ярларыннан чыга сулар,
Бер бушана бар сулар.
Мин һаман да сине эзлим,
Ярала моң, ярсулар.

Таң чыгыдай яшьләр кунып
Керфекләрдә сулкылдай.
Күкрәгемне айкый моңнар
Диңгездәге дулкындай.
Кушымта.


Булсын табышың

Хатлар язам сиңа җырга кушып...
Их! Һаман да килә язасы.
Йөрәгемнән чыкмый, һич уңалмый
Тәүге сөюләрнең ярасы.

Күп җырлыймын мәхәббәткә чумып,
Күз нурлары белән нәкышлап:
Мин һаман да үткәннәрне барлап,
Кыйбла яктан көтәм аккошлар.

Әнә миләш, кершәннәрен ягып,
Салкыннарда ләззәт калдырган.
Ак биләүгә сынын яз ураса,
Көзен назлап шәмнәр яндырган.

Мәңгелек яр яулык болгый кебек,
Ишетәмен гүя тавышын:
Әгәр сөйсәң, үз ишеңнән булсын,
Гомерлеккә булсын табышың.

Урак белән чүкеч
Рәүф Багаутдинов сүз.

Ничә еллар буе кырда йөреп
Үтмәсләнеп беткән бер урак.
Теше төшеп тәмам эштән чыгып
Очырмада ятты бик озак.

Аның йөзен кемнәр үтмәсләгән
Кем кулында тәне эрегән?
Кемнәр аның саксызлыгы белән
Үз файдасын күреп йөрегән.

Их урагым синең газаплардан
Йөзләреңнең төсе калмаган.
Хәлсезләнеп кәкерәеп беттең
Беркем сине искә алмаган.

Алма кебек идең,Булмагандыр
Игтибарын сиңа бүлмәүче.
Шушы матурлыкка хуҗа булды
Матурлыкның кадерен белмәүче.

Ә шулай да бер көн берәү килеп
Ул уракны алып кузгатты..
Тешен чүкеп эшкә кертү өчен
Тимерчегә илтеп озатты.

Озак булды анда очрашулар
Уракны бит чүкеч тудырган.
Иген урып син урагым белән
Авыл халкын кемнәр туйдырган?

Үпкә зур шул сине онытканнар
Торомыш күпме алга сикергән.
Йәшләрдә бит башка. Гомер узган
Син урагым диләр искергән

Ә уракның әйтер сүзләре күп
Тимерчегә килеп кагылды.
Шул чагында очкан очкыннардан
Күктә күпме йолдыз кабынды..

Урак белән чүкеч гел икесе
Очкын булсалар да бер иде
Алар күрешеп кочаклашкан вакыт
Нояберьнең бәйрәм көне иде.


Хыянәтең

Рәүф Багаутдинов сүз.

Хыянәтең өтә бәгыръемне
Бер ялгызым хәзер нишләрмен?
Ак каендай ап-ак күңелемне,
Кара күмер диеп атыймын.

Кушымта:
Күңеле елый, яңгыр булып ява
Ташлап китмә кояш батмаган.
Кара булып ата таңнарым да
Таң йолдызы синсез атмаган

Мин аңладым хәзер яшәвемне,
Ярсу ялкынына саласың.
Сагыш белән тулган сын-гәүдәмә
Тозлар сибеп, өстәп аласың.

Иркәлиләр идең сыйпап - сыйпап,
Кочагыңа алып һәр көнне,
Белми нишләрмен мин синсез хәзер
Ялгыз калсам тагын бер көнне.?
26.02.2014.


Йолдызларда язмыш

Рәүф Багаутдинов сүз.

Гороскоптан эзлим бәхетемне
Анда минем язмыш күренә.
Рухи дөньям байлыгы да
"Кайнар нокталар" га үрелә.

Кушымта:
Их йолдызым һаман эзлим сине
Күтәрелеп күккә үрмәләп.
Ник йолдызым чыкмыйсың син әле
Алтын туптай балкып, тәгәрәп.

Йолдызлардан эзлим бәхетемне
Мин белмимен нәрсә көткәнен
Мәшәкәтләр белән күрми калган
Яшь гомернең үтеп киткәнен.

Йодыз язмышында-мин арслан
Бәхетемне синнән эзләдем.
Тагын аймылыштык, их, йолдызым,
Эзләвемне әллә күрмәдең.
27.02.2014


Татар кызлары

Рәүф Баһаветдинов сүз.

Татар кызларыннан матурырак,
Гүзәл затлар бармы дөняда.?
Иң матуры ,иң гүзәле алар
Күңелләрем сездән моң ала.

Мин аларны тиңлим кояшыма,
Сызлып аткан якты таңнарга.
Сулыш алам типкән йөрәгемә,
Җыр ясадың безгә тыңларга.

Син үрәттең безне, гомер биреп
Яратырга безне яратып.
Син тормышның хәстәр йөген тарттып
Өстен булдың бездән һәр вакыт..

Сез матурсыз, бар яктан да тыйнак,
Салкыннардан алып җылысын.
Син аласың мине куеныңа,
Һәм җырлыйсың көйнең моңлысын.

Изгелегең, гөлле керфекләрең
Гүзәллегең фида кылырлык.
Күңелеңдә хуш-ис гөлләр генә
Кояш кебек янып торырлык.

Бала сөйгән кулларың дә йөмшак
Керфек очларыңнан бал тама
Сезне шашып сөюләрем бәхет
Шиңгән гөлләр калка басуда
13.02.2014.


Гмер үтә димәгез

Ялгыз үтсә гомерегез
Башыгызны имәгез.
Бик тиз үткән гомерләргә
Яшегезне коймагыз.

Кушымта:
Кошлар да бит оча ерак
Кайтаваз тынлык ярып,
Юл алалар һавларга
Соңгы көчләрен салып.

Ялгызлыкка бирешмәек
Ут-давыллы яланда
Юл алдыннан дога укыйк
Түзик усал заманга

И бу яшәү кануннары
Күңелемнән хисемә.
Агидел дә төшерә дер
Боз калканын исенә
25.02.2014.


Сөюеңә ышанам

Рәүф Багаутдинов сүз.

Бер көнем юк сине сагынмаган
Гел керәсең килеп төшемә.
Сөюеңә ышанасым килә
Мәхәббәтем сөйгән кешемә.

Кушымта:
Син кабызган сөю мәңге сүнмәс
Сүнмәс алар ачы җылләрдән.
Күңел түремдәге гөлең булып
Нурын сибәр бөтен җирләрдән.

Бер көнем юк сине сагынмаган
Күккә менсәм, җиргә юл салам
Сине эзлим кочып сөяр өчен,
Сүрелмиче синнән моң алам.

Сиңа ашкынмаган мизгелем юк
Юллар салып үтәр гомергә.
Сөюеңә ышанасым килә
Йөрәгемне салма күмергә.
26.02.2014.


Юкә чәчәгедәй

Тудыңмы аллә юкә чәчкәсеннән
Хуш-исләрдә синдә бал тәме.
Сөюләрем ярсый күңелемдә
Хисләремдә тоям наз ямен.

Күңелем дә бәсләнмәгән әле
Иманым да таза намуслы.
Сулар һавам, типкән йөрәгем дә,
Калган гомер сиңа сагышым.

Колың да мин, фәрештәң дә булам,
Мәхәббәтем ташып тилертә,
Хыялыйлар булам, зинһар, коткар,
Килмәүләрең мине тилертә.

Йөрәгемә кереп оя кордың
Кыйбла итеп шушы тарафны.
Сагыну-сагышларым кош бураны.
Мәхәббәтем талмас канатлы.
01.02.14

Сине сөюләрем

Сине өзелеп сөюемнең
Юк әле югалганы.
Сакла безне и Ходаем
Саф сөя белгәннәрне.

Кушымта:
Яннарымда син йолдызым
Гашыйк булган хисемә.
Тойгыларым ташкын суы
Тынмый, тынмый һич кенә.

Ташлама, мине ташлама
Мине чын-саф сөюдән.
Ташласаң мине сөюдән
Мин бәхетле булалмам.

Кушымта:
Бигрәк кырыс тормыш юлы
Авыр да дөньялары.
Саф сөюләр җиңеләйтә
Без бергә булулары.
Кушымта:
.


Көзге томан

Рәүф Багаутдинов сүз.

Көзге томаннардай бетми икән
Тәүге сөю салган яралар.
Синдә генә минем гашыйк җаным
Ерагайсалар да аралар.

Көзге томаннардай зинһар мине
Саташтырып җанга уралма.
Мәхәббәтем минем Кояшым кем?
Бер елмайсаң-кабат югалма.

Мин кояшка карап һаман барам
Үтә диеп Ходай теләкне
Сине күрсәм дөнья балкыр иде
Синсез миңа дөнья кирәкми

Хәлем бетеп сине эзләп барам
Көзге томаннарга буталып.
Сеңәр идем кочагыңда эреп
Гомерлеккә калып - югалып
7.02.2014


Янарыңда калдыр

Син үстергән гөлләр
Миңа бик кадерле
Сагышлы карашыңда:
Бакчаларда калдыр мине,
Гөлләрең арасында.

Гөлеңә үреләм
Үреләм яныңа
Күзеңнең карасына
Яннарыңда калдыр мине
Мәхәббәт даласында.

Синең гөлең кебек
Чәчкә атам мин дә
Йөрәгең даласында
Гомерлеккә калдыр мине
Яшьлегем каласында
5.02.2014.



Яшлек, калды елап

Көз дә җиткән
Ишетелә
Киек каз тавышлары.
Күл өсте дә
Ак томанда
Сап -сары сагышлары.

Моңсу көзләр
Җилләр белән
Колагымда тавышы
Көзен киткән
Казлар кайтыр
Кайтмый гомер агышы

Кышлар үткән
Инде күптән
Кайтты казлар җырлашып
Йөрәгемдә
Бурый буран
Яшьлегемне елатып.


Хәтерләтә кыр казларын...

Сөю газаплары интектерде,
Йөрәгемдә чиксез ярсулар
Бәгыремне өзде сагышларым
Күңелемдә язгы ташулар.

Аһ, күңелем, ник сыкрыйсың һаман
Бәгыремне өзеп, тилмертеп.
Ә йөрәгем, ярсып, чаңнар кага,
Саф мәхәббәт җанны җилкетеп.

Тик алай да бигрәк якын күрәм
Мәхәббәттә янып көюне.
Юа алмас кырыс җилләре дә
Хыялланып шашып сөюне..

Кошлар булып, ахры җаным җырлый
Күңел канатларын талдырып.
Хәтерләтә миңа кыр казлары
Киткән чагын ялгыз калдырып.
6.02.2014


Әниебез диеп

Рәүф Багаутдмнов сүз.

Әниебез диеп кемнәр генә
Күңелләрен ярып салмаган.
Кергән саен тормыш кыенына
Бер көнем юк искә алмаган.

Оныталмадым Әнкәй карашыңны
Кояш булып балкый күңелдә.
Кулларыңның җылылыгын тоям
Сабый бала кебек бүген дә.

Әнкәй кабат иркәләнер идем
Тоям һаман йөрәк җылысын.
Сабый чактагыдай куеныңа
Бер, сарылып килә җылыйсым
6.02.2014


Күңедә бер чәчкә

Рәүф Багаутдинов сүз.

Дала боланнары гел чәчкәдә
Нигә әле сайлап,
Сиңа диеп миңә өзмәскә?!
Иң матурым диеп
Сине искә алам
Чәчкәләрен өзеп
Кочагыма салам,
Чөнки син үзең дә -бер чәчкә.

Үстек чәчкә кебек, кемнәр өчен?
Нигә әле үстек,
Яшьлек кадерләрен белмәскә?!
Мин бит син дип янам
Ян йөрәгем, дөрләп ян
Сөям сине һаман
Сиңа гына барам
Чөнки син үзең дә- бер чәчкә.

Безнең чәчкә төшәр, бер мәл бәс тә
Нигә әле өзелеп.
Өзелеп-шашып безгә сөймәскә?!
Салкыннардан каплап,
Чит - ятлардан саклап
Сине өзелеп сөям
Нурларында йөзәм,
Чөнки син үзең дә -бер чәчкә.


Мәхәббәт дулкыны

Сине сагынганда күзләремә
Чык сулары булып яшь тулган.
Акыллардан шашып
Ашаулардан язып
сине сагынып болай уелган..

Сине сагынулардан йөзләремә
Сары сагыш булып зар йөккан
Төнбоектай боегып,
Күзләреңдә йөзеп
Сине сөеп болай зарыккан

Үрелеп кердең йөрәгемә тагын
Хуш-исләре өстәп кабаттан.
Миннән башка юктыр
Өзелеп сөючеләр
Синең өчен шашып җан аткан.
8.02.2014.


Сөю ташкыны

Ташлап китмә зинһар, ялгыз итеп
Көнләштереп каен кызларын.
Җәйге сирень хуш-ис бөркегәндә
Назга сусый күңел күзлзрем.

Кочып алсаң иде күкрәгеңә
Гашыйк җаным олы хисләрдә
Бер сандугач булып сайрар идем
Сөям диеп айлы кичләрдә.

Сайрар кошны тыеп була мени
Син булганга гына дөньяда
Шашып сөюемнең чиге юктыр
Мәхәббәтем сиңа өр-яңа

Яшен булып битләреңнән үбим,
Күңелем - яңгыр, сулар ташкыны.
Тирәнлеге аның-төпсез дарья,
Кайнарлыгы ялкын, таш-комы.
8.02.2014.


Син минем табышым

Рәүф Багаутдинов сүз.

Син минем яшьлек җырым булып,
Йөрәгемә кердең моң булып.
Сулыш өрдең минем күкрәккә
Чыккан кояш, якты таң булып
Җылыттың минем күңелемне
Яшәү дәрте миңа көч биреп
Син минем киләчәк терәгем
Җан сөйгәнем, типкән йөрәгем.

Кушымта:
Балкы син
Нурга манып таңны
Кил миңа
Күңелем сагышым
Тормышымны син җыр ясадың
Син минем гомерлек табышым.

Ләйсән булып күңелемә кун
Хәттә бер минутка үткәнгә.
Җанчишмәдәй минем күңелем,
Күңелемдә һәрчак син генә.
Колагымда назлы тавышың,
Күкрәгемне басты чагышы,
Тәүге күкрәү булып кабынып,
Йөрәгемә үттең кагылылып,

Кушымта:
Балкы син
Нурга манып таңны
Кил миңа
Күңелем сагышым
Тормышымны син җыр ясадың
Син минем гомерлек табышым.
9.02.201


Көт син мине

Рәүф Багаутдинов сүз.
Рулан Шарипов көе.

Төшләремә бик еш керәсең
Күңелемә чечкә үрәсең.
Сагындырып көткән көнемне
Йөрәк каны белән күмәсең.
Гөлләр булып үреләм җаныңа
Кайнар кояшым син кил әле?
Саф сөюем хуш-ис гөл әле
Вәгъдә бирәм сиңа кил әле?.

Кушымта:
Җавап бир син
Сагышлы бөртегем
Көт син мине,
Бәгырькәем син минем

Их яшисе иде без икәү,
Шатлыкларның өстәп бөртеген,
Сине эзлим аткан таңнарда
Зәңгәр күзләр кара керфегем
Сагышымнан очам хыялыма
Кошлар булып аткан таңнарда
Кош уйнаган һаваларга карап
Миндә кушлам моңлы җырларга

Кушымта:
Җавап бир син
Сагышлы бөртегем
Көт син мине
Бәгырькәем син минем
9.02.2014


Канатым син

Бакчаларда шомырт гел чәчкәдә
Хуш-исләре сиңа китерде.
Син сөелсәң-очтым һаваларга,
Син көенсәң- җаным кителде.
Язмыш җиле безне очыраштырды.
Син бит минем талмас канатым,
Ничек булсаң, шулай үз иттем мин
Ничек булсаң шулай яраттым.

Төшләремдә такыр сукмак салдың
Күңелемнең бетмәс серләрен.
Янып сөйсәң күңел канатлана
Көч-дәрт бирә көләч йөзләрең.
Язмыш җиле безне очыраштырды.
Син бит минем талмас канатым,
Ничек булсаң, шулай үз иттем мин
Ничек булсаң шулай яраттым.

Таң йолдызым булгач, мин бәхетле
Саф сулышын алам син яздан.
Шау чәчкәдә мины бакчаларым
Җимешләнер алар бораздан.
Берүк китмә минем яннарымнан
Син бит минем талмас канатым,
Ничек булсаң, шулай үз иттем мин
Ничек булсаң шулай яраттым.
7.02.2014


Гөлназым

Җырым бүләк. Җырлыйк әле!
Күңелемдәге хисемә.
Тойгыларым ташкын суы,
Тынмый, тынмый һмч кенә.
Әй, Гөлназым, Гөлназым -
Кояштай нурлы язым,
Җаннарыма нурлар өстәп,
Бөреләнә гел назың.

Ниләр җитми күңелемә
Әллә син үзең микән
Салават күпере сыман
Йөргән юллары икән.
Әй, Гөлназым, Гөлназым -
Кояштай нурлы язым,
Җаннарыма нурлар өстәп,
Бөреләнә гел назың.

Сагыш нуры йөзләреңдә
Утын яндырып бара.
Хисәремдә бетмәс сөю
Әллә булдымы яра
Әй, Гөлназым, Гөлназым -
Кояштай нурлы язым,
Җаннарыма нурлар өстәп,
Бөреләнә гел назың.



Сез дусларым

Рәүф Багаутдинов сүз.

Сез дусларны сагынып көтеп алам,
Күңелләрем сезне сагына.
Әлдә дуслар, сез бар әле бүген,
Елларыбыз йөгереп узса да.

Тормыш арбаларын бергә тартыйк
Бергә булыйк авыр заманда
Тагын сезне чакырасым килә
Җиңел түгел тормыш һаманда

Бергә яшәүләре бик күңелле
Ялгыз җанны салмыйк ялкынга.
Бүлешик без кайгы-шатлыкларны
Дуслар бит ул бигрәк якын да

Шатлык сөенечләр ташламас
Кайгы-борчу ишек какмасын,
Сез дуслардан Ходай аермасын
Күз алмасы кебек сакласын.,
10.02.2014


Дусларым туганнарым

Рәүф Багаутдинов сүз.

Җырлар җырлыйм сез дусларга,
Җырлыйм мин туганнарга.
Ачык йөзле киң күңелле
Кул сузып торганнарга.

Дус туганнар булган чакта,
Яшәве җиңелерәк.
Тормыш авырлыклары да
Күренми кебегерәк..

Сез булганда мин бәхетле
Авыр түгел моң-зары
Җырлар җырлйм, иң матурын
Сез бит бигрәк зур җанлы

Дуслар белән бар шатлыгым,
Кора йөрәк оя да.
Кошлар кебек без сайрашып
Яшик дуслар дөньяда

Уй-теләкләр уртак безнең,
Мин сезне каршы алам.
Барыгызны якын итеп,
Өзелеп-өзелеп яратам
10.02.2014


Җырлы гомер

Рәүф Багаутдинов сүз.
Фәнүрә Хаюмова кйе.
Җыр шыттырдың йөрәгемдә
Күңелемә сарылып.
Бишек җыры колагымда
Моңнар өсти сагынып.

Гомерләрем җырлап бара
Җырлар кебек язмыш та.
Пар ак-кош тугрылыгын
Бормадым мин ялгыш та.

Мин бер моңлы бала булып
Ата-Анамнан туганмын.
Гомеремне матурларга
Әлдә җырчы булганмын.

Туганнарым, дус-ишләрем
Җырларым-изге табыш.
Моңлы булмау-бик зур ялгыш
Ялгышлар-сары сагыш.

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
Җыр гомерне озайта,.
Таң нурына кушылып,
Тагын әйләнеп кайта.

Агым суларга кушылып
Акты минем елларым
Яшьлек җырым булып кайтам
Бүләк сезгә моңнарым.


Кил дигәнең көтәм

Рәүф Багаутдинов сүз.
Кил дигәнең көтәм еллар буе..
Миләш тәлгәшедәй янам бит
Көт !- дидең дә киттең...Көзге җилләр
Өшетсә дә түздем, ярар, дип
Кушымта:
Ничә язлар кил !- дигәнең көтеп
Күкрәгемдә җаным сызлана
Яшьлегемнең иң саф тойгылары
Күз яшьләрен түгеп юл сала..

Кышкы бураннарда сине эзлим
Кар өстендә яшем тамар бит,
Кил ! -дигәнең көтәм...Сиңа юлны
Мин тапмасам, җырым табар дип
3.01.2014


Бергә булсак

Рәүф Багаутдинов сүз.

Дулкынланам сине уйлап
Өзелеп сине яраттым?
Бураннарда адашмаска
Сиңа диеп юл ачтым

Кушымта:
Бергә булыйк бу дөняда
Бул син миңа чын юлдаш.
Мин булырмын сиңа терәк
Күктәге якты кояш

Йөрәгемдә урын сиңә
Күңелемдә сандугач
Синнән башка яши алмыйм
Мәхәббәтем син булгач.

Тәрәзләрдә ай нурлары
Нурын сибеп елмая.
Әлдә син бар яннарымда
Мин бәхетле дөньяда
18.03.2014.


Киек казлар

Рәүф Багаутдинов сүз.

Казлар оча көзләр җиткәч
Һавада моңнар көйләп.
Каңгылдашып йөрәк телеп
Түгелеп зарын сөйләп.

Киек казлар каңгылдаша
Җәйнең азага микән
Кулны сузам зәңгәр күккә
Сагыш газабы микән.

Кайтарып булмый гомерне
Көз җиткәч кошлар китә.
Үткән елларны калдырып
Чәчләрне күмер итә.

Киек казлар һич китмәгез
Калдырмагыз кырларны.
Анда корган ояларны,
Яшли сөйгән ярларны.

Кайтарып булмый гомерне
Күпме көзләр үтелгән.
Үткән елларның көннәре
Йөрәгемдә өтелгән.
7 март 2014


Саф сөюем...

Рәүф Багаутдинов сүз.

Кош бураны сөюләрем
Минем йөрәк талпына.
Ләйсән яңгыр булып куныйм
Гашыйк җаның каршына

Кушымта:
Хискә тулып дулкынланып
Очып сиңа барышым,
Хисләремне бәйли йөрәк
Күкрәгемдә сагышым.

Кушымта: шул ук.
Рәхмәтлемен язмышыма
Бәхетемә эндәшәм.
Ак-кош кебек мин яшимен
Куеныңда сөйләшәм

Мин үземне синең белән
Канатлыдай хис итәм.
Иркәлим мин җилләр булып
Саф сөюне үз итәм.
17.03.2014.


Эзлим сине

Рәүф Багаутдинов сүз.
Тынгы бирмәдең син һич яшәргә,
Тыпырчынып тордың йөрәгем.
Тагын аймылыштык, их, йолдозым
Эзәлвемне әллә күрмәдең?

Кушымта:
Әллә синең ташып сөймәүләрең
Тынгы бирми минем бу җанга,
Сагыш моңнарымның көен сузам
Әллә гомерем синсез узганга

Бирсен иде Ходай сөйгәнемне,
Кочып алыр идем яныма.
Йөрәгем дә ярсып типмәс иде.
Тынычланыр иде җаным да.

Сынауларда язмыш җиңел түгел
Бәхет табу авыр мәсъәлә.
Бер-береңне өзелеп сөюләрне
Күрмәүләре миңа нәрсәгә?


Син күңедә бер чәчкә

Дала боланнары гел чәчкәдә
Нигә әле сайлап,
Сиңа диеп өзмәскә?!
Иң матурын алам,
Кочагыма салам,
Күзләремдә сагыш
Эзлим сине һаман
Ә син үзең дә -бер чәчкә.

Үстек чәчкә кебек, кемнәр өчен?
Нигә әле үстек,
Яшьлек кадерләрен белмәскә?!
Кил дигәнен көтмим
Үз тиңемне эзлим
Эзлим сине һаман
Сиңа гына барам
Ә син үзең дә- бер чәчкә.

Безнең чәчкә төшәр, бер мәл бәс тә
Нигә әле өзелеп.
Өзелеп-шашып сөймәскә?!
Салкыннардан каплап,
Чит - ятлардан саклап
Нурларында йөзәм,
Мин бәхетле иркәм
Син үзең дә -бер чәчкә.


Бергә очар яр булгач

Рәүф Багаутдинов сүз.
Сюмбелә Хамидуллина көе.

Бәхетле итте сөйгән ярым,
Биреп миңа пар канат..
Икәү очыйк һаваларда,
Тургай булып без кабат.

Кушымта:
Бергә очыйк һаваларда,
Бергә йөзик дөняда.
Мин ай булам, ә син йөлдыз,
Күл өстендә, елгада..

Бәхетле иттең тормышымны,
Ялгыз яшәү кызганыч.
Төннәремне кояш иттең,
Булып миңа ышаныч.

Дөнья кичеп бер кош булдым,
Канатларым пар булгач.
Пар ак-кошлар тугрылыгы,
Бергә очар яр булгач.

Тынгы бирми карашларың
Әллә инде ак болыт
Картаймабыз бергә булсак,
Калырбыз гел яшь булып.
14.02.14.

Мәхәббәтем син генә

Рәүф Багаутдинов сүз.

Мәхәббәтем син яшисең
Янып-көеп күңелемдә.
Ояладың күкрәгемә,
Урының йөрзк түрендә.

Мәхәббәтне чәчкә иткән,
Сөйгән ярым гөл генә.
Шашындырып сөйдергән дә
Гүзәл затым син генә.

Сөя белергә үрәттең,
Чаңнар кагып йөрәккә
Йөкылардан да яздырып
Кочып алдыд күкрәккә.

Күкрәгеңдә эредем мин
Үзем кундым учыңа
Әйтәм сиңа рәхмәтемне
Татлы бәхет кошыма

Үз ярымны сайлый белдем
Тәбигатътәй күбәләк.
Шатлыгымнан күз яшләре
Битләрне өтте тәгәрәп.
14.02.2014


Ялгыз учак

Рәүф Багаутдинов сүз.

Дөрләп уйнап,
Яна учак.
Кемнәр аны килеп кабызган.
Сине эзләп,
Бик еракта
Гашыйк җаным сиңа табынган.
.
Ялгыз учак,
Утын учлап,
Саф сөюдән дөрләп яналар.
Янган учак,
Кала елап
Ят ярларда ялгыз калсалар.

Минем йөрәк,
Яна көйрәп
Ялкыннарга нигә уралдың.
Сөйгән ярым,
Моңлы зарым
Ә син генә кайда югалдың
16.02.2014.


Күбәләкләр шикелле

Рәүф Багаутдинов сүз.

Бигерәк матур кар бөртеге,
Күбәләктәй күк җиле.
Гашыйк җаным очып йөри,
Күбәләкләр шикелле.

Сине күргән көннән бирле
Тирәгеңдә очам мин.
Үлемнәрдән коткарырга
Йөгереп килеп кочармын..

Яуган карлар булып кына,
Ябынма юрганнарга
Югалма син, һич югалма,
Кар булып бураннарда.

Күңел кайчак туңган елга,
Син булмасаң боз булам.
Әгәр алсаң куеныңа,
Эримен мин наз белән.
15.02.2014.


Белмисең сөюемне

Рәүф Багаутдинов сүз.

Белмисең син минем сөюемне
Җилләр булып исәм назыңа.
Түземсезлекләр белән язлар көтәм
Ташкын булып барам яныңа.

Белмисең син минем сөюемне,
Төннәрендә йокысыз калганны.
Янса йөрәк күз яшләрен сиптем
Син белмәдең сагыш басканны.

Белмисең син өзелеп сөюемне
Сиңа кайтам киткән юлымнан
Чыклар кушып чәчкә исе сиптең.
Яралдым мин сөю җырыннан.

Бәхетле мин,гашыйк җаным белән
Саф сөюем яшлек мәленнән.
Гел саендым синең кочагыңа
Шашып сөею, назлау тәменнән.
16.02.2014


Борчылма син Әнием

Рәүф Багаутдинов сүз.

Карашышыңнан Әнкәй күреп торам,
Әчтән генә ниләр уйлыйсың?
Сагышларда үтә сезне сагынып
Үтә гомерем , үтте җәл, - дисең

Гомерем буе шулай булыр төсле
Туктап калам, түгел һич юкка.
Кара төндә күңел яна-көя,
Бер ялгызым калып бу йортта.

Борчыласың Әнкәй безнең өчен,
Озатканда елап озатма.
Синдә калды минем бала чагым
Мин китәмен инде еракка.

Рәхмәтлемен сиңа мин Әнкәем
Күкрәк сөте тәме телемдә.
Янып-көеп балам диюләрең,
Саф сөюең һаман бүгендә.
17.02.2014.


Бик сагындым

Рәүф Багаутдинов сүз.

Бик сагындым , бик сагындым,
Сизәсеңме , әйт әле?
Күкрәгемдә янган кояш
Гашыйк җаным әйдәде.

Кош бураннары булдым мин,
Ярсынам талпынырга.
Сагышларым әче әрем,
Их,сине сагындыра.

Мин сагындым , бик сагындым,
Ничек әйтим сүземне?
Ничек онытыйм карашыңны
Сагыш нурлы йөзеңне?

Кая куярга җанымны.
Каенга сарылыйм мени.
Сагышлардан ташкын булып
Суларга агыйм мени.
17.02.2014


Сине юксынам

Рәүф Багаутдинов сүз.

Серле елмаюың белән,
Зинһар миңа карама.
Була алмым синең белән
Кыялар күп арада.

Кушымта:
Нигә елек син килмәдең?
Сөюемне белмәдең.
Инде хәзер газапланам,
Сине сагынам, юксынам.

Газапланам ялгызлыктан,
Тапчы зинһар чарасын.
Оныттырчы сагышымны,
Үкенечле карашын.

Таңнарында мин уянам,
Сине сагынып уйланам.
Сине һаман гел юксынам,
Дөнья миңа юк сыман.
18.02.2014


Сихри сагыш

Рәүф Багаутдинов сүз.

Кем тудырган гүзәл затны
Сихри дөнья йөзенә?
Сөям аны, аңласам да
Булмауларын үземә.

Кушымта:
Аңа таба бер карасаң,
Йөрәгем шашып китә,
Карашлары -кояш нуры,
Хисләрем ташып китә.

Күңел җәрәхәте минем
Сүнми дә сүрелми дә,
Яндым, көйдем өзелеп сөйдем
Аңарга күренми дә.

Уйларымда мин үземне
Янында тоям кебек.
Елмаеп бер кара дисә.
Яңадан туам кебек.
18.02.2012


Сине сөеп җырлауларым....

Рәүф Багаутдинов сүз.

Матур җәйләр җиткәч назлар килә
Назлый җирне каяш нурлары.
Кояш нуры җирне назлагандай,
Назлый мине синең кулларың.

Синең күзләренең нурларыннан,
Синең кулларыңның назыннан,
Күңелләргә кергән мәхәббәттән
Күпме сөю җыры язылган.?

Саф сөюең мине матурлады,
Саф сөюең бирде бәйрәмен,
Сине сөеп җырлауларым минем
Бүләк булсын чәчкә бәйләмем.

Сине сөеп җырлауларым минем
Бер кинәнеп үксеп җыларлык.
Омтылам мин синең кочагыңа,
Сине урап үтәр юлым юк.
!8.02.2014.


Аккошларым

Рәүф Багаутдинов сүз.

Аккош күле тагы ялгыз калды
Дулкынлана анда камышлар.
Нинди хисләр, сөйлә, нинди көчләр,
Күңелеңдә нинди сагышлар.

Яшьлегемне алып киткән кебек
Аккошларым очты талпынып.
Язлар җиткәч тагын кайтырсызмы,
Зәңгәр күлегезне сагынып?!

Аккош күле туңып калган кебек,
Серләшәләр анда камышлар.
Чыңлый колагымда, кайтырсызмы,
Таныш моңнар, сагыш тавышлар.


Сөю ялкыны

Рәүф Багаутдинов сүз.

Кояш нурын назлап сибә
Җанга рәхәт саф җиле.
Күз карашлары ягымлы
Их аның нечкә биле.

Кушымта
Төшләремә гел керәсең
Сөйдем сине тиң итеп.
Дөнья мәшәкәте диеп
Ялгыз итмә син китеп..

Сине генә сайлап алдым
Күңелем синнән назлана.
Синсез һич тә яши алмам,
Бер мизгелгә, азга да.

Сиңа булган саф сөюем
Сүнми дә сүрелми дә,
Яндым, көйдем, өзелеп сөйдем
Сиңәргә күренми дә.
Калыйк без гомергә,
Кулларыма алыйм кулыңны.
19.02.2014.


Янасылар бар әле

Рәүф Багаутдинов сүз.

Серле емаюың ниләр сөйли,
Күзләремә тутырып карале?
Карашыңнан кояш нуры балкый
Янасылар бар бит, бар әле.

Кыздырып кояш кызартты,
Эсседә янып көеп.
Кызыгып ятлар күзына
Ялгызым калдым торып.

Кояш нурын сибеп таңнар атты
Чыклар ярыр таңнар бар әле.
Сагындырып килдең ник көттереп
Күзләремә текәп карале.

Кыздырды кояш, кыздырды,
Мәңге сүнәрлек түгел.
Кызыгып ятлар күзенә
Ник тартыла бу күңел?


Үпкәләү

Рәүф Багаутдинов сүз.

Бердә юкка үпкәлисең,
Күңелне сызлаттыра.
Үткәндәге бер хатаны
Ник кабат кузгатырга

Кушымта:
Әй, дускаем үпкәләшмик
Без яшик көлеп кенә.
Язмыш каршы алып тормый,
Чәчәкләр сибеп кенә.

Бер юкка да үпкәлисең,
Нәфрәтме бу сынауың?
Берсен үтеп өлгермисең
Әзерлисең унауын.

Кушымта шул ук:
Кирәк түгел үпкәләүләр,
Җан күңелгә ук атмыйк.,
Үпкәләү бит бик зур хата,
Яшәү ямен югалтмыйк.


Туган як каеннары

Рәүф Багаутдинов сүз.

Туган якның каеннары
Салмагыз кайгыларга?
Сөйгән ярымны сагынсам,
Киләм мин яныгызга.

Кушымта:
Каеннарның яфракларын
Учыма алыйм әле.
Таң сүрәте сының булып
Яныңда калыйм әле.

Туган якның каеннары
Яз ача куеннарын.
Искән җилдә минем кебек
Иркәли каеннарын.

Синсез җылысы юк кебек,
Кояшлы иртәләрнең,
Син әле дә каен булсаң,
Җил булып иркәләрмен
18.02.2014.

Калыйк без гомергә

Рәүф Багаутдинов сүз.

Барыр идем очып,
Һаваларны кочып,
Канатларым булса иңемдә.
Күңелем яз кебек,
Килче син көлеп,
Сагышларым ярсый күңлемдә.
Син минем җырым да,
Моң сипкән кылым да,
Ул җанымны сыйпап иркәли.
Кысып-кысып назлый,
Галәм буйлап атлый,
Начар гадәтләрдән киртәли.
Ярсу язларым син,
Алсу таңнарым да,
Кочып алыр идем сыныңны.
Син минем күңелдә,


Авылымның бер киче

Рәүф Багаутдинов сүз.

Көзгеләргә карап һәр кич-иртән
Чәчләремне тарыйм тагын да.
Хыялларым шундый биек иде--
Ник булмадың һәрчак янымда.

Эзләсәм дә инде табалмамын:
Табалмамын язмыш азагын.
Язмышларда ялгышлык булганда,
Беләм мин мәхәббәт газабын.

Кара шомырт төсле нурлы күзләр...
Иң гүзәл зат нәрсә кем иткән?
Мәхәббәт исерткән җәйге таң
Күңелне җилкеткән төн микән?

Бәлки иң гүзәл сандугачтыр..
Җыр моңнарын сузса өзелеп
Шул мизгелгә бер фәрештә булып
Бик еш киләм тагын тилмереп.
19.02.2014.


Яндым мин

Рәүф Багаутдинов сүз.

Сагынуыма еллар гына дәва
Авыр чаклар булды чарасыз.
Ике җанны интектереп шулай
Буламыни сөю чарасыз.

Сөюемне саклап гомер буе
Йөрәгемнән алып куймадым.
Бик сагындым, иркәм, нишлим икән,
"Яратам "-дип әйтеп туймамын?

Күңелемә сеңгән бу матур сүз
Моң сагышы калган йөземдә
Сизелмидә үткән яшьлегемдә
"Яратам"-дип әйтәм өнемдә.

Кирәк булса, газапланган чакта,
Җанкаема шифа бу сүзем.
Илаһи хис - яратуны зурлап
Моң сагышта яндым мин ү\зем.


Кабат кайтам

Рәүф Багаутдинов сүз.
Сәйдәш.Хәсәнҗанов көе

Гөлләр булып үреләм яныңа
Сөю хисләренә уралып.
Мәхәббәтем минем Кояшым син
Гомерлеккә калма - югалып

Кушымта:
Кабат кайтам киткән юлымнан
Беләм мин гел сиңа кирәген.
Кавышырбыз тагын - шигем юк,
Булырсың син минем терәгем.

Бирешмик без җил һәм давылга.,
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 13
  • Parts
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 01
    Total number of words is 3573
    Total number of unique words is 1755
    29.5 of words are in the 2000 most common words
    44.3 of words are in the 5000 most common words
    52.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 02
    Total number of words is 3608
    Total number of unique words is 1907
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    44.0 of words are in the 5000 most common words
    51.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 03
    Total number of words is 3549
    Total number of unique words is 1958
    30.1 of words are in the 2000 most common words
    44.7 of words are in the 5000 most common words
    53.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 04
    Total number of words is 3595
    Total number of unique words is 2046
    25.2 of words are in the 2000 most common words
    37.5 of words are in the 5000 most common words
    44.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 05
    Total number of words is 3652
    Total number of unique words is 2010
    26.8 of words are in the 2000 most common words
    42.4 of words are in the 5000 most common words
    50.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 06
    Total number of words is 3588
    Total number of unique words is 1910
    28.0 of words are in the 2000 most common words
    42.3 of words are in the 5000 most common words
    50.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 07
    Total number of words is 3561
    Total number of unique words is 1991
    27.1 of words are in the 2000 most common words
    42.5 of words are in the 5000 most common words
    51.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 08
    Total number of words is 3518
    Total number of unique words is 1974
    29.1 of words are in the 2000 most common words
    43.6 of words are in the 5000 most common words
    51.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 09
    Total number of words is 3590
    Total number of unique words is 2011
    31.5 of words are in the 2000 most common words
    45.7 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 10
    Total number of words is 3575
    Total number of unique words is 1484
    33.1 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 11
    Total number of words is 3563
    Total number of unique words is 1722
    30.5 of words are in the 2000 most common words
    45.6 of words are in the 5000 most common words
    53.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 12
    Total number of words is 3479
    Total number of unique words is 1650
    30.0 of words are in the 2000 most common words
    43.1 of words are in the 5000 most common words
    50.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 13
    Total number of words is 3513
    Total number of unique words is 1704
    31.1 of words are in the 2000 most common words
    44.0 of words are in the 5000 most common words
    51.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 14
    Total number of words is 1408
    Total number of unique words is 765
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    51.8 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.