Latin

Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 11

Total number of words is 3563
Total number of unique words is 1722
30.5 of words are in the 2000 most common words
45.6 of words are in the 5000 most common words
53.7 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Оныталмадым эзләдем мин –
Сокланып күрер өчен.
Ул – йөрәктә йөрер өчен,
Җырларга керер өчен.

Күкрәп килде ялт иттереп,
Сөеп-сөелеп кенә.
Карашына кояш кунган
Карый гел көлеп кенә.

Сагышларга түзә алмагач
Хатлар да язып үттем.
Сызылып таңнар аткан чакта
Зарыгып сине көттем.

Тәрәзәмә ятып ай да
Нурлары мине үпте.
Без танышкан сукмакларда
Мәңгегә моңсу итте.


Ник бирмисең теләген

Ник кешегә язмыш бирми икән
Бүләк итеп аның теләген.
Матур хисләр генә бирсен иде,
Телгәләми торган йөрәген.

Ник кешегә язмыш бирми икән
Бәхетләрнең зарыгып көткәнен.
Ул сүндерсен иде сулар сибеп
Сары сагышларның өткәнен.

Ник кешегә язмыш бирми икән
Көйгә салып мәңге сөюне.
Аккош кебек алар яшәр иде
Аңламыйча янып көюне.

Ник кешегә язмыш бирми икән
Хәстәрләрне үлчәп ичмаса.
Тормыш сынаулары авыр булды
Йөрәгемне шулар сызлата.
2003


Сабый чак

Иң беренче тапкыр тәпи басып
Атлап киттем туган йортымнан.
Мин бәхетле идем, еласам да,
Йөгерә алдым әнкәм артыннан.

Ул балачак , ул кечкенә эзләр–
Татлы төшле сабый чакларым.
Әнкәй белән бергә йөргән көннәр
Хәтеремдә мәңге сакланыр.

Бала чакта бар да матур була,
Аяз күктәй хисләр яп-якты.
Хәтерлим мин кош баласы кебек
Үсеп кенә килгән ул чакны.

Ачыласы телләр ачылмаган,
Җырланмаган җырлар күп әле.
Бала чагым, синдә хыялларым,
Җырларымның синсез юк яме.


Югалган кошым

Җылы яктан кайткан кошлар белән,
Ургып ага гомер агышым.
Күңелләргә күчә моңнар булып
Күзләремә күчә сагышым.

Тиңләшәм мин очкан кошларыма
Сиңа кайта еллар уянып.
Мин үрелеп малай чакка карыйм
Мин йөримен озак уйланып.

Кайтып сыйрый идең син, кошчыгым,
Яшьлек язым үтте бик күптән.
Көткән язым берүк килми калма,
Бер килерсең, килче – мин көтәм.

Сагышларым калды канатланып,
Шатлыкларның бирдең бөртеген.
Син керәсең төнлә төшләремә,
Зәңгәр күзләр, кара керфегең.


Ап-ак күлмәк язмышы

Иң беренче тапкыр күлмәк кидем,
Сокланырлык гүзәл чагы бар.
Синдә калды минем яшьлегем дә,
Күкрәү сала җанга чаңы бар.

Кушымта:
Ап-ак күлмәккәем,
Яшьлек күзәлкәем,
Синдә калды минем елларым.

Ап-ак күлмәгемне кигән саен,
Күк өстендә нурлар балкышы.
Тантаналы көнем ак күлмәгем
Яшьлегемнең гөлләр алкышы.

Кушымта шул ук.

Ап-ак күлмәк кебек бүген көнем
Мин мохтаҗмын синең ачыңа.
Ак моңнарга күңел ашкынасың
Сагышымның гашыйк назына.
..

Синсез үткән гомер

Бик еракта, Идел буйларында
Ашкынып гел сине эзләдем..
Син кабызган кайнар хисләремне
Кояш нурларына тиңләдем.

Синнән башка гомерем ямьсез минем.
Сагынмыйча бер көн тормадым.
Синсез ялгыз дөнья көтә торгач
Гомер үткәнен дә тоймадым.

Синсез ялгыз, тышта карлы яңгыр
Барыр юлларыма чәчәләр.
Үксеп искән җилдә кар сибелә
Башын игән көзге чәчкәләр.

Күп эзләдем мәхәббәтне елап
Үтте гомерем, синсез вакытлар.
Син сизмәдең кайнар күз нурларын
Ә өстенә яптың салкын кар.
25.03.2011


Яшьлегем учаклары

Йорт түрендә кыйбла яктылары,
Яшь чагымны күрәм ,баш кага.
Шушы хисләр миңа илһам өсти,
Алмагачлар, миләш бакчада.

Олыгайган саен искә төшә
Үткән яшьлегемнең учагы.
Сагышымның гашыйк назы калган
Сокланырлык гүзәл яшь чагы.

Сине зурлап озын көйләр язам,
Сиңа кайта күңел, ут яна.
Яшьлегемнән үрелеп йолдыз алам,
Олы бәхет – якты дөньяда.

Калган яшьлек учаклары гына
Көч бирәдер сафлык, саф һава.
Сәлам сиңа, ялан тәпи чагым,
Табынамын, күктән моң ява.

Матурлыйм мин яуган моңнарыңны,
Тәрәз пыяласын чылатып.
Ихласлыгы белән сугарылган
Көз яңгыры сирпи елатып.

Яшен булып күңел актарыла,
Үткән көннәр калды ялтырап.
Йөрәгемдә нәни гөрләвекләр
Күңелемнән ага чылтырап.
...
Яшьлек китте, сагышларын төяп,
Утлы кузын салып йөземә.
Түзалмадым шулчак, күңел тулып,
Җырлар яздым саг(ы)нып үзеңә.


Син былбылым

Син былбылым ташлап китмә
Моңнар чәчеп талга кун.
Мин бәхетле синең белән
Ничек барсың шулай бул..

Моңнар сузды изге кошым
Тик минем өчен генә.
Якты сагыш, куанычлар
Төнге тын тылсымында.

Син былбылым, күңелең сафы -
Кырда үскән гөлләрдәй.
Сагышларым моңнар өсти
Исемеңне үргәндәй
****
Атказанган хезмзт даны
Синең табышларыңда
Башыңны түбән имәде
Кайгы сагышлары да

Син күпләргә бик кирәксең
Көйләр яздың җан атып.
Кылдың ярдәм кешеләргә
Яшәү дәрте уятып.


Күңелемә ниләр булган

Рауф Багаутдинов сүз.

Их, күңелем сиңа ниләр булган?
Язгы мрңнар назлар китерми.
Авыр уйлар баскан әллә сине
Элеккечә йөрәк сикерми.

Сандугачтай көйли идең элек
Һәр таң моңлы сөю җырларын.
Бүген җырың матәм төсен алган,
Җанны телә сагыш уйларым.

Их күңелем, ни дип юатыйм соң?...
Сөйгән ярың киткәч еракка ?...
Сагышыңа - бары вакыт дәва,
Тынычлык юк ярсып елап та...


Җыр шыттырдың

Җыр шыттырдың көйләп колагыма
Йөрәгемә үтә кагылып.
Борчуларга салдың, юксынганда,
Күңелемә кереп сарылып.

Сагышларда калдым канатланып,
Шатлыкларның бирдең бөртеген .
Син керәсең төнлә төшләремә
Нурлы күзең, кара керфегең.

Алтын кошым -мәңге сүнмәс моңың
Мин мондамын, ә син кайдасың?
Оя кордың күңелем түрләренә
Бәхет серен белеп файдасын.

Җыр шыттырдың кереп колагыма
Сайрар коштай булып кагынып.
Нигә шулкадәрле талпынасың
Минем кебек, өзелеп сагынып?...


Каен булсаң

Күл өстендә ап-ак томан,
Күл ача куеннарын,
Искән җил дә ялгыз түгел -
Иркәли каеннарын.

Кушымта:
Туган җирнең каеннары
Яфрак яра язларын.
Гомер үтә сине сагынып
Күңелемдә назлрың.

Каен кебек сөйгән ярым,
Кайлардан эзлим икән ?
Узган еллар, синнән аерып,
Ялгыз иттегез мине.

Кушымта;
Синсез җылысы юк кебек
Кояшлы иртәләрнең.
Син әле дә каен булсаң
Җил булып иркәләрмен.


Көтәм җырларыңны

Рәүф Багаутдинов сүз.

Таң сарысын ярып кояш чыга
Сездә туган якты таңыммы?
Сезгә багышлыймын мин җырымны
Җылытасыз йөрәк канымны.

Алтын кошым безне олыладың,
Оя корып кереп йөрәккә.
Көннәремне иң бәхетле иттең
Моңнар сузып безнең тирәккә.

Чиге юктыр тирән хисләремнең
Рәхмәт сиңа бирдең пар канат.
Моңнар сузап тылсым бишегендә
Син очырдың базне син кабат.

Моңла кошым син сагышым минем,
Йөрәгемдә оя - кил очып.
Изгелекләр генә, җырлар гына
Бүләк итсәң, калмам мин посып.


Киләм әкәм кабереңә

Рәүф Багаутдинов сүз.

Кабереңә әткәм бик еш киләм
Газапланган, ярсу чагымда
Бик-күп еллар сине онаталмадым
Киләм инде, киләм тагын да

Тагын килдем әткәм кабереңә
Сагыш йөген алып күтәреп
Өметләнәм кире кайтыр сың дип
Җаннарымны кыеп бетереп.

Гомерем буе синсез яшимен шул
Кайтмас җирдән сине сагынып.
Сагыну газабында җәфаланып
Күңелемдә моңнар кабызып.


Моңнарым

Рәүф Багаутдинов сүз.

Сагыш моңнар күңелемдә
Тыңлый гашыйклар зарын.
Күктә тургай сайрап очты
Инде тапкандыр парын.

Чишмәләр булып моңнарың
Атылып чыктымыни!
Пар канатлы аккошлардай
Һавага очтымени?

Моң зарлрга тулышканда
Әрнегәндә җазадан.
Көтә сине моң дарьясы
Дәваларга ярадан

Төрле моңлы көйоәрең бар
Үткәннең тавышлары.
Очрашулар, кавышулар
Аерылу сагышлары..


Туган көнең,

Рәүф Багаутдинов сүз.

Туган көнең дустым , туган көнең
Гүзәлләрнең бигрәк гүзәле.
Хыял бөреләрең чәчкә аткан
Гомереңнең якты бер мәле.

Туган көнең синең иң бәхетле
Сандугачлы, моңлы чишмәле.
Киләчәктә синең белән бергә
Кайткан кошлар бүтән китмәде.

Туган көнең синең гүзәл көнең
Әнкәеңнең шатлык еллары.
Кылган гомерендә җырлар өчен
Сиңа атап җырын җырлады.

Туган көнең - иң бәхетле көнең
Йөлдызлы төн, айлы кичләрең.
Озын гомер ак бәхетләр сиңа
Якын иттеп, ялгыз итмәдең.


Тугн авылым Иске Куктау

Мударис Газетдиновка
Рәүф Багаутдинов сүз.

Бала чактан хәтеремдә калган
Авылымның серле кичтәре.
Шул кичләрдә сызылып моңнар акты,
Күңелемдә һаман хисләре

Кушымта:
Онытылмый чәчкә исләре
Авылымның серле кичләре.
Сагындыра печән өсләре
Шулдыр инде сагыну хисләре.

Иске Куктау , киң далаларың
Мактап сайрый, җырчы тургаем.
Онытарлык түгел мәңгегә дә -
Балкып тора гөлле тугаем.

Кушымта шул ук.
Яшлек җырын гармун дәвам итә,
Кызулана йөрәк тибеше.
Син таяныч миңа туган авылым
Онытылмас илһам җимеше.


Мәхәббәтем өр яңа

Кочып алыр идем күкрәгемә
Кузлар өстәп олы хисләргә.
Син булганга гына бәхетлемен
Рәхмәт сиңа айлы кичләргә.

Ай нурларын гел кояштан алып,
Һәр мизгелгә бизәк әзерли.
Чиге юктыр тирән хисләремнең
Аккош йөзгән күлне хәтерли.

Сакла минем керсез сөюемне,
Зур хыяллар һичбер тынмаган
Зөһрә кыз да чиләкләрен асып
Җиргә төшәр сыман бер заман.

Айлы кичем бүген, көндә якты,
Гомер язы үтмәс дөньяда.
Шашып сөйсәм дә бит соңгы тапкыр
Мәхәббәтем сиңа өр яңа.


Син минем табышым

Рәүф Багаутдинов сүз.

Син минем яшьлек җырым булып,
Йөрәгемә кердең моң булып.
Сулыш өрдең минем күкрәккә
Чыккан кояш, якты таң булып
Җылыттың минем күңелемне
Яшәү дәрте миңа көч биреп
Син минем киләчәк терәгем
Җан сөйгәнем, типкән йөрәгем.

Кушымта:
Балкы син
Нурга манып таңны
Кил миңа
Күңелем сагышым
Тормышымны син җыр ясадың
Син минем гомерлек табышым.

Ләйсән булып күңелемә кун
Хәттә бер минутка үткәнгә.
Җанчишмәдәй минем күңелем,
Күңелемдә һәрчак син генә.
Колагымда назлы тавышың,
Күкрәгемне басты чагышы,
Тәүге күкрәү булып кабынып,
Йөрәгемә үттең кагылылып,

Кушымта:
Балкы син
Нурга манып таңны
Кил миңа
Күңелем сагышым
Тормышымны син җыр ясадың
Син минем гомерлек табышым.
9.02.201


Парлы булсын дөньялар

Рәүф Багаутдинов сүз.

Гашыйклар пар булсын дөньяда
Парлы булу үзе зур бәхет.
Бер-береңне аңлап яшәүләр
Тормыш тауларына үрләүләр.
Син гайләмнең янар учагы,
Түгелмәс парларның күз яше,
Салкын җилләр булмас юл башым,
Зур тормышка илткән юлдашым.
Мин сине
Өзелеп яратам
Мин сине
Үземә каратам.
Чөнки син миңа бик кирәксең
Монда гына син зур терәксең.

Бар булмышым гайләм син генә
Гашый җаным сиңа төрелә,
Йөрәк канып сиңа күмелә
Күңелемә чәчкә үрелә
Яшь гөмерне бергә үтәек
Тәү сөюдән дөрләп китәек
Йөзеңдә гел кояш нурлары
Күңелемдә таша моңнары
Мин сине
Өзелеп яратам
Мин сине
Үземә каратам.
Чөнки син миңа бик кирәксең
Син генә миңа зур терәксең..
9.02.2014

Канатым син

Бакчаларда шомырт гел чәчкәдә
Хуш-исләре сиңа китерде.
Син сөелсәң-очтым һаваларга,
Син көенсәң- җаным кителде.
Язмыш җиле безне очыраштырды.
Син бит минем талмас канатым,
Ничек булсаң, шулай үз иттем мин
Ничек булсаң шулай яраттым.

Төшләремдә такыр сукмак салдың
Күңелемнең бетмәс серләрен.
Янып сөйсәң күңел канатлана
Көч-дәрт бирә көләч йөзләрең.
Язмыш җиле безне очыраштырды.
Син бит минем талмас канатым,
Ничек булсаң, шулай үз иттем мин
Ничек булсаң шулай яраттым.

Таң йолдызым булгач, мин бәхетле
Саф сулышын алам син яздан.
Шау чәчкәдә мины бакчаларым
Җимешләнер алар бораздан.
Берүк китмә минем яннарымнан
Син бит минем талмас канатым,
Ничек булсаң, шулай үз иттем мин
Ничек булсаң шулай яраттым.


Сайра сандугач

Рәүф Багаутдинов сүз.

Сагышларда калып
Дим талына кунып
Сайрый ялгыз бер кош тирәктә.
Ялгыз җиңел түгел,
Ничек түзсен күңел
Гөлләр чәчәк атса йөрәктә.

Гомер ялгыз узса,
Таңнар моңсу туса,
Сайрамыйча түзмәс сандугач.
Сиңа киләм иркәм
Сиңа гына киләм,
Эчкәйләрем тулы мрң булгач.

Мин бәхетле иркәм
Бик бәхетле икән,
Өметләрем синдә, сандугач,
Көтәм сине иркәм,
Ялгыз калсам иркәм,
Өзелеп көтәм сине таң тугач.


Син чыгарсың каршыма

Ай кояш йөзләре,
Зәп-зәңгәр күзләре,
Өметләнеп көтәм үзеңне.
Чайкала ак каен,
Бакчада ел саен
Тиңдәш итәм шуңа үземне.

Иртән искән җилләр,
Дулкынлана гөлләр,
Бакчаларга керәм, ямь табып.
Очрашырбыз диеп,
Күрешербез диеп
Җырлар җырлыйм күңел юатып.

Йөрәгемне тыңлыйм,
Сине уйлап туймыйм,
Очрашырга күңел ашкына.
Йөлдызларга карыйм,
Чәчләремне тарыйм
Син чыгарсың диеп каршыма


Килче

Язмышымны ышандырдың
Үзем кайнар хисләрдә.
Йомшак кулың сөяр кебек
Язгы зәңгәр кичләрдә.

Бер карасаң таң җиле дә
Гел йомшак исәр кебек.
Әгәр миңа гашыйк булса
Бер килеп үбәр кебек.

Күргәнем юк күптән сине
Эчтән сиңа эндәшәм.
Төшләремдә бик еш күреп.
Куеныңда серләшәм

Уфтанма син минем кебек,
Үтә дип гомер язым.
Сагышларымне басарга
Килче,син, зинһар тагын.


Әнием

Рәүф Багаутдинов сүз.

Бик еракта синсез генә Әнкәй,
Үтте минем яшьлек елларым.
Көне- төне мине уйлап кына,
Өстәлгәндер маңгай сырларың.

Ыгы-зыгы мәшәкатъләр белән
Үтте гомер күршә алмадым.
Айлар, еллар артта калгач кына
Үз хатамны, соңлап аңлалым

Гафу итсәң иде мине, Әнкәм,
Гомерең буе озелеп көттеңме
Тәрәз чилтәренең читен ачып
Кайтып керер - диеп көттеңме?

Их ,Әнием тыңлыйм йөрәгеңне
Төшләремдә ишетәм сүзеңне.
Син Әнием, диеп эндәшүем
Үзе бер зур грмер шикелле.


Күңелемне бизәп

Икәү үткән язларымны сагынып
Юлларыма чыгып басам да.
Сине көтә сайрап сандугач та
Хуш исләрдә, шомырт бакчамда.

Кушымта:
Ничә тапкыр синсез язлар килде
Сагынуымда - йөрәк сызлавым.
Шатлыклардан тамган күз яшедәй
Сагышларда әллә җырлавым?

Сагыш моңнарымның көен сузам
Көткән кебек гөлләр иртәсен.
Күз яшьләре мамык мендәрләрдә
Күңелемне бизәп китәсең.

Суга төшә атылып йолдызлар да
Күк өстендә айлы кичләре.
Дулкыланып елгам сәлам бирә
Пышылдашып айның кичләре.


Көмешкә

Шаян җыр

Хатыныннан качып - посып
Куа бер ир көмешкә.
Күрше тирә сизеп калып
Көн дә керә "йомышка".

Кушымта:
Ак мунчала төннәр җитсә
Тып-тып тама көмешкә
Күршеләргә сатып тора,
Йөз грамлап өлешкә.

Ир дигәне җаен табып
Әвеш-тәвеш иткәли.
Дус-ишләргз самай сатып
"Баедым" - дип әйткәли.

Кайбер ярсу йөрәкләр дә
Самайдан дәва таба.
Ак мунчада ак көмешкә
Һаман тама да тама.


Киләсеңме?

Киләсеңме, кил син килми калма,
Рөхсәтсез сиңа сарылмам.
Зинһар өчен мине ялгыз итмә,
Кил яныма , бигрәк сагынам.

Кушымта:
Килер идең мине син сагынсаң
Бергә яшәү өчен гомергә.
Син өстәгән сөю ялкынында
Әйләнсәм дә кара күмергә.

Җилгә каршы ачы буран диеп,
Куркып калма, килче кил яме.
Йөрәгеңә үтеп җылытырмын
Көннәремнең синсез юк яме.

Көтәм сине, бәхетемне көтәм,
Бәхет өчен урын табармын.
Килми калсаң,газап утларында
Сагышымнан ялгыз янармын.


Мәхәббәт

Синдә язмыш минем син хыялым
Тойганым да йөрәк тибешең.
Нигә генә салдың ялкыннарга
Мәхәббәтнең татлы җимешен.

Ишетәсеңме йөрәк кыңгыравын,
Таңга чаклы сакла исеңне.
Күкрәгемнән чиртеп саф чишмәләр
Кабатлыйлар синең исемне.

Ышанам мин чынлап сөюемне
Хисләремә җавап бирәмен.
Сүнгән учагыңа чаткы ташлап
Төшләремдә сине күрәмен.

Хисләр ага язгы ташкын булып
Сынауларга җиргә килгәнмен
Йокыларым качты керфегемнән
Мәхәббәткә башым игәнмен


Калган яьшлек

Калган яшьлек учаклары гына
Көч бирәдер сафлык, саф һава.
Сәлам сиңа, ялан тәпи чагым,
Табынамын, күктән моң ява.

Матурлыйм мин яуган моңнарыңны,
Тәрәз пыяласын чылатып.
Ихласлыгы белән сугарылган
Көз яңгыры сирпи елатып.

Яшен булып күңел актарыла,
Үткән көннәр калды ялтырап.
Йөрәгемдә нәни гөрләвекләр
Күңелемнән ага чылтырап.

...Яшьлек китте, сагышларын төяп,
Утлы кузын салып йөземә.
Түзалмадым шулчак, күңел тулып,
Җырлар җырлыйм саг(ы)нып үзеңә.


Ялгыз калдырып...

Сөю газаплары интектерде,
Йөрәгемдә бетмәс ярсулар.
Бәгыремне өзде сагышларым,
Күңелләрдә язгы ташулар.

Кирәк түгел сөю газаплары,
Мәхәббәттә янып көюләр.
Урап үтсен кырыс җилләр белән
Хыялланып шашып сөюләр.

Яннарыңа очам дип талпынам,
Канат очкайларын талдырып.
Хәтерләтә миңа кыр казлары
Киткән чагың ялгыз калдырып.


Күз нурыңда

Тагын килдем инде ничәнче кат
Кояш диеп көләч йөзеңне.
Күз нурында күңел көзгесе бар
Күз караңда күрдем үземне...

Күз карашың китми күңелемнән
Күктә йөзгән айдаи нур атып.
Бер кош булып очтым яннарыңа
Кояш булып яндым озатып.

Күз нурларың төшә су өстенә
Чыңлап куя аккан чишмәләр.
Нишләр идем сине күрми китсәм?
Дулкынланып үтсә кичәләр.

Күз нурларың миңа юллар салды
Кефекләрең чзчкә бәйләме
Сөюемнең гомере мизгел димәм
Алсу көннәремнең бәйрәме.


Изге кошчыгым

Рәүф Багаутдинов сүз.

Кайчын тыңнар атар икән,
Сине көтәм күз алиый.
Урамга да йөгереп чыгам,
Йөрәгемдә ут кайный.
Кушымта:
Сандугач та чут-чут итеп
Өздереп сайрый талмый.

Их кошчыгым рәхмәт сиңа,
Үз иттең уйларымны.
Очып кунып тирәгемә,
Тараттың моңнарымны.
Кушымта:
Сандугач та чут-чут итеп
Үз иттең уйлаоымны.

Кил син тагын яннарыма,
Сине сагынып көтәомен.
Йөрәгемдә оя кордым
Бик бәхетле итәрмен.
Кушымта:
Йөрәгемдә оя кордым
Бик бәхетле итәрмен.


Әйтегез чәчкәләр

Болын чәчкәләрен җыйдым,
Үзәннзре киң икән.
Сине көтәм, их сагындым,
Кайчан килерсең икән?!

Кушымта:
Их, чәчкәләр, әйтегез әле
Сөйгәнем килер микән?
Син кмлмәсәң күңелем кошы
Сайрамас инде бүтән.

Синсез дөньяланы гизәм
Гизәм кич, гизәм иртән.
Йөрәгемдә серле чәчкә,
Килми калма , кил, иркәм.

Сагышларым серле чәчкә,
Чишмәләрдән су алам.
Бәгърем, бергә булсак сүз бир,
Синең утларда янам.


Яратам туган ягымны

Рәүф Багаутдинов сүз.
Яратам мин туган якларымның
Тауларын, урманнарын.
Ә кичләрен яңгыраган
Кәккүгемнең моңнарын.

Күз алдымда гел торасың
Тугайларың, кырларың.
Җырлап аккан чишмәләрең,
Ургып аккан суларың.

Яктырта күңел түрләрен
Чирәмле урамнары.
Бергә үскән дусларымның
Елмаеп торганнары.

Сагынам мин туган якның
Яшьләр җырлап үтүен.
Туып үскән балаларның
Үсеп буйга җитүен.

Җырлар өчен җырларым бар
Туган җирнең күгендә.
Балкып янган йолдыз кебек
Сине йөртәм күңелемдә.

Яратам мин туган җирне,
Күрәм синдә дөньяны.
Йөрәк талпына ашкынып,
Аңлыйдыр минем җанны.


Бер чибәркәй

Чишмәләрдән бер чибәркәй
Иелеп-иелеп су ала.
Иреннәре пешкән чия,
Күрсәм йөрәгем яна.

Кушымта:
Ай-һай сулар ала
Йөрәккә сала яра.

Елмайды ул миңа карап
Күзләре аның кара.
Йөрәгемне өтеп ала
Чибәр кыз үтеп бара.

Кушымта
Ай-Һай сулар ала
Йөрәккә салды яра.

Яраттым мин аны шашып
Өзгәли үзәгемне.
Ашаулардан да яздым бит
Мин нисек түзәм инде

Яшьлек безнең кулда

Рәүф Багрутдинов сүз.

Сине зурлап озын көйләр җырлыйм
Яшьлек безнең кулда - баш кага.
Шушы хисләр миңа илһам өсти
Алмагачлар, миләш бакчада.

Матурлыйм мин яуган моңгарыңны
Хәтерлим мин.яшлек хисләрен.
Яшьлегемнән үрелеп йөлдыз алам.
Олы бәхет - айлы кичләрең
.
Яшьлек безнең кулда, саклыйк аны
Бик зур бәхет бит ул дөньяда
Нурлар чәчәм җырларыма кушып
Кайгыларым булса югала.

Яшьлек безнең кулда кадерен белик
Көч бирә ул безгә саф һава.
Сәлам сиңа иң яшь чагым
Табынамын, күктән моң ява

Җидегән йолдызам
Җидегән йолдыз күңелем гүзәллеге
Син булганга миңа нур ага.
Яшен булып күңел актарыла
Табынамын күктән моң ява.

Җиде тапкыр әйтсәм исемеңне
Бөтен дөнья балкый, яктыра.
Моң үрәсең минем йөрәгемә
Гүзәллеген, назын арттыра.

Колачыңны җәеп нурлар сиптең
Күк өстендә айлы кичләре.
Дулкынланып елгам саләм бирә
Пышылдашып ярның читләре.

Син булганга мин бәхетле бүген
Йөрәккәем ярсып чайкала.
Матурладың минем көннәремне
Кошларым да сайрап шатлана.

Сагышыннан көткән яңгыр булып
Колагыма мңнар саласың.
Һавалардан якты йолдыз булып
Дәвалыйсың күңелем ярасын.


Бер кайтырмын туган якларга

Рәүф Баһаветдинов сүзләре

Таң атканда яшьлек җырым булып
Бер кайтырмын туган якларга.
Иярдең син миңа сагыш булып
Узган еллар сезнең хакларда

Кушымта:
Таң җилләре булып саф моңнарым
Кайтып тәрәзәңне кагарлар.
Еллар аша сагыш җырларым да
Сиңа бүләк булып барырлар.

Җырларыбыз калыр бүләк булып
Уртак гамәл авыр чакларда.
Ачы язмышларда сине сагынып,
Бер кайтырмын туган якларга.
========================


Кайтам туган якларыма

Рәүф Багаутдинов сүз.

Туган якларыма кайтып барам
Кар сулары юган сукмактан.
Истә малай чагым - сиңа атлыйм
Яшлегемә кайтам ерактан.

Кушымта:
Төштә күрәм туган йортымны да
Газиз ниг(е)зен, ачык ишеген.
Очраштырып безне аерган да
Сабый чактан калган бишегем.

Мине танып авылым сәләм бирде
Әллә кайттыңмы дип кабаттан.
Кысып, кысып сөйгән ана кебек
Назлы уйлар белән елаткан.

Һәр бер йорты капкаларын ачып
Суза кебек миңа кулларын.
Мине танып сандугачлар сайрый
Әйтә кебек :"Уңсын юлларың".

Туган җирем, диеп эндәшүем
Үзе бер зур гомер шикелле.
Язмышымны син бәхетле иттең
Күңелем тулы бигрәк сөйкемле.
18.03.2014.


Туган җирем

Рәүф Багаутдинов сүз.
Оныталмадым туган якларымны
Күзләремне теким күгенә.
Күз нурларын чәчеп ирегеп карыйм
Җәннәт төсле серле күренә.

Көннәрең дә нурлырактыр сыман,
Назлы синдә искән җилләрең.
Бала чакта йөргән сукмаклар да,
Хәтфә кебек иде җирләрең.

Йолдызлар да энҗе кебек балкый,
Зәэгәрерәк кебек күкләрең.
Тал тирбәтеп былбыл сайравы да
Дәртләндерә йөрәк типкәнен..

Җир баласы читтә илләр гизә
Куанычын ташлап, көннәрен.
Күрә алмый кайткан кош буранын,
Бакчаларда аткан гөлләрен.


Туган якка кайтыр идем

Рәүф Багаутдинов сүз.

Чыккан кояш булып мин гел
Карыймын туган якка
Күз нурлары юллар сала
Яшь түгеп кайту хакта.

Язмышымның кайту хисен
Синдә гел көткәсеңдер.
Кичер кайта алмавымны,
Тик өмет иткәнсеңдер.

Салават күпере сыман
Күземнең чагылышы.
Елгалардай еллар ага,
Йөрәктә кагылышы.

Йөрәгемдә якты йолдыз
Н ур сибә күктән моңын.
Күз яшләрем туган якка
Эз сала кайтыр юлын.


Кеше гомерләре

Еллар үткә сиздермичә
Маңгайга юллар сузып.
Артка түгел алга чаба
Мин омтылган бу офык.
Кушымта:
Кеше гомерләре кыска,
Күз ачып йомган ара.
Сиздермичә уза икән
Озайтырга юк чара.

Җиң сызганып, гомеремне
Озайтырга бар теләк.
Урап үткән көннәргә дә
Бик еш киләм мин теләп.

Гомерләрнең үтүләрен
Күреп булмый көзгедә?!
Очу, яну...Дөньялыкта
Гаепледер без генә?!


Гомерлеккә кил әле

Рәүф Багаутдинов сүз.
Лилия Рахмаева көе.
Йөрәгемне өткән сагышлардан
Бер елыйсы килә, көләсе
Саф сөюем мине бер кол итте,
Алларымда йөри шәүләсе.

Кушымта:

Кайтчы иркәм, язгы таңнар белән,
Син йөрисең ялгыз кайларда?
Син тилерткән кайнар сөюемнән
Былбыл булам мин дә талларда.

И мәхәббәт, мохтаҗлыгың юктыр,
Мәңгелеккә бирдең сыеңны.
Оясына кайткан кошлар кебек
Җаным һәрчак сиңа сыенды.

Юксындыра бергә булган чаклар
Ярсындыра янып-көюдән.
Очырашасы, күрешәсе килә
Сихырләнә күңел-сөюдән.


Яшлек җырым булып

Язгы җилләр исеп аваз салды,
Саф сөюне җанда яңартып.
Мин оныткан идем инде,
Бер-беребезне күптән яратып.

Кушымта:
Күз карашың китми күңелемнән,
Күктә йөзгән айдан нур атып.
Яшлегемнең иң саф тойгылары
Кояш булып йөри озатып.

Тәүге сөю, тәүге мәхәббәтем
Күкрәгемдә яши сызланып.
Искән җилләр ярсып елый кебек
Аваз салып, эзләп уянып.

Их яшисе иде, синең белән
Сөю хисен тагын яңартып.
Яшьлек җырым булып кайтыр идем,
Мөмкин булса мәңге яратып.


Күңелем кояшы

Иртән иртүк сине көтәм
Синдә минем язмыштыр.
Сөюләрем кояш нуры,
Күктән ингән сагыштыр.

Их,бер утырасы иде
Күзне күзгә каратып.
Матурым дип, сөйгәнем дип,
Хөрмәт итеп , яратып.

Сүтәр идем серләремне,
Сабый баладай көлеп.
"Кояшым чык, чык инде"-дип,
Синең кадерне белеп.!

Якты йолдыз булып гел син,
Бул син миңа гел юлдаш.
Сайлап алган алма кебек,
Миндә булырмын кояш.

Аерылмабыз мәңгегә дә,
Сау бул! диеп китмәмен.
Күңел җылылыгын читкә
Беркайчан да сипмәмен.


Мин бәхетле

Урын биргән саф сөюем-
Күкрәктә типкән йөрәк.
Сөюемнең күркәмлеге
Яш чагымнан көчлерәк.

Өзелеп сөйсәң яшь картаймый,
Саф сөю мәңге була
Шуны аңламаган кеше
Бәхетсез, җүләр була.

Гашыйк җаным күкрәгемдә,
Яратсаң матурлана.
Мәхәббәтем якты йолдыз
Нур сибеп ялкынлана..

Йөрәгемә рәхмәт әйтәм:
Бирдең миңа сөйгәнен.
Күкрәгемдә мәхәббәтем
Олы язмыш бүләгең.

Яшәвемнең матурлыгы,
Яшәсәк икәү бергә,
Мин бәхетле синең белән,
Керсәм дә салкын гүргә.


Йөрәгемдә гөл

Сагынамын, юксынамын сине
Гел ашкынып тибә йөрәгем.
Көтәдер кебек мине сөйгәнем.-
"Син минем бергенәм "- дигәнем.

Кушымта:
Гомерем буе гел сине эзләдем,
Эзлим сине, төштә күрәмен.
Күңелемдә чәчкә,
Тамыры йөрәктә,
Татлы бер сер минем сөйгәнем.

Эзлим сине, бәлки бер табармын,
Талпыныплар тибә йөрәгем.
Төшләремдә күрәм, таптым диеп
Кочагына ала сөйгәнем.

Бик моңсумын татлы сагышлардан
Ялгыз калган аккош төсле гел.
Саф сөюем минем мәңгелеккә-
Йөрәгемдә тамыр җәйгән гөл.

.

Тик җыр гына...

Өзелеп сөйсәң туа көйләр
Чын барлыклар язмышта.
Сөеп сөйлә алмауларда
Булмыйлар бит аз, кыска.

Мин бер коштай, хис кешесе
Тирбәлә сагышларым.
Мәхәббәтне бизәр өчен
Яңгырый тавышларым.

Сагышларның ялкынында
Җыр-моңнардан ямь таптым.
Йөрәк әрнеп янганда да
Җырлап күңел юаттым.

Карашымда якты очкын
Җыр өметне яңарта.
Газиз җанның саф сөюен
Тик җыр гына аңлата.
20.03.2011.


Ташкын булып...

Басалмады йөрәк ярсуларын
Күк күкрәтеп яңгыр яуганы;
Зур ташларны ватып, ташкын булып
Ярсып, шаулап суның акканы.

Күз яшедәй өзелеп тамчы тамды,
Гөжләп акты яңгыр сикереп.
Түпәләде яшен тирә-якны
Камчы сузып, елап, үкереп.

Яшен булып битләреңнән үптем,
Күңелем – яңгыр, сулар ташкыны.
Тирәнлеге аның – төпсез дәрья,
Кайнарлыгы – тәмуг, таш-комы.

Ыңгырашып акты дулкынланып,
Синсез гомерем, ярга сугылып.
Еллар узгач ярсып сиңа кайтам,
Ташкын булып сине, сагынып.


Ул, булмаган кебек

Күккә ашкан таулар да бар,
Урманнар бар, шаулаган.
Керфекләрең ник чыланган,
Елга ясап чыңлаган?

Ярсып шашынган җанымны
Еллар ишеге шакый.
Ярый әле, язган җырлар
Горурлык хисен саклый.

Көнгә якты нурлар өсти ,
Чәчемә кунып болыт.
Мин картаям, ә тауларым
Тора һаман яшь булып.

Күккә ашкан тау артыннан
Көн дә кояш кузгала.
Вакыт узу хәстәреннән
Көзен яфрак ут сала.

Агып китте үткән гомер
Кулын болгаган кебек.
Мин яшь түгәм искә алып,
Ул, юк, булмаган кебек.


көзләр белән

Тәрәзәдән тамчы тама
Юллар ясап, сузылып.
Бер кайтмасаң, бер кайтырсың,
Таңнар ата сызылып.

Күз алдымда гел син генә,
Чыктым ерак сәфәргә.
Кошлар булып бер сайрасам,
Җиңел икән яшәргә.

Дәрья кичкән бер кош булдым,
Канатларым пар булгач.
Пар аккошлар тугрылыгы
Бергә очар яр булгач.

Төшләр күрдем синең хакта,
Иңбашыңда чиләгең.
Синең белән керләр чайкап,
Су буеннан киләмен.

Синсез дөнья тулы түгел,
Тәрәзәмдә тамчысы.
Язмыш шулай кисәтәме
Күңелемдә камчысы.

Көн дә карыйм тәрәзәгә,
Үтәм мин эзләреңнән.
Күңелемдә ачы сагыш
Һич китми көзләр белән.


Мин дә шул як баласы

Туганнарым, дус-ишләрем,
Сөйгәнем – изге табыш.
Сөя белмәү – бик зур ялгыш,
Ялгышлар – сары сагыш.

Ялгышлар да күп булгандыр,
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 12
  • Parts
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 01
    Total number of words is 3573
    Total number of unique words is 1755
    29.5 of words are in the 2000 most common words
    44.3 of words are in the 5000 most common words
    52.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 02
    Total number of words is 3608
    Total number of unique words is 1907
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    44.0 of words are in the 5000 most common words
    51.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 03
    Total number of words is 3549
    Total number of unique words is 1958
    30.1 of words are in the 2000 most common words
    44.7 of words are in the 5000 most common words
    53.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 04
    Total number of words is 3595
    Total number of unique words is 2046
    25.2 of words are in the 2000 most common words
    37.5 of words are in the 5000 most common words
    44.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 05
    Total number of words is 3652
    Total number of unique words is 2010
    26.8 of words are in the 2000 most common words
    42.4 of words are in the 5000 most common words
    50.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 06
    Total number of words is 3588
    Total number of unique words is 1910
    28.0 of words are in the 2000 most common words
    42.3 of words are in the 5000 most common words
    50.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 07
    Total number of words is 3561
    Total number of unique words is 1991
    27.1 of words are in the 2000 most common words
    42.5 of words are in the 5000 most common words
    51.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 08
    Total number of words is 3518
    Total number of unique words is 1974
    29.1 of words are in the 2000 most common words
    43.6 of words are in the 5000 most common words
    51.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 09
    Total number of words is 3590
    Total number of unique words is 2011
    31.5 of words are in the 2000 most common words
    45.7 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 10
    Total number of words is 3575
    Total number of unique words is 1484
    33.1 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 11
    Total number of words is 3563
    Total number of unique words is 1722
    30.5 of words are in the 2000 most common words
    45.6 of words are in the 5000 most common words
    53.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 12
    Total number of words is 3479
    Total number of unique words is 1650
    30.0 of words are in the 2000 most common words
    43.1 of words are in the 5000 most common words
    50.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 13
    Total number of words is 3513
    Total number of unique words is 1704
    31.1 of words are in the 2000 most common words
    44.0 of words are in the 5000 most common words
    51.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 14
    Total number of words is 1408
    Total number of unique words is 765
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    51.8 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.