Latin

Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 07

Total number of words is 3561
Total number of unique words is 1991
27.1 of words are in the 2000 most common words
42.5 of words are in the 5000 most common words
51.3 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Кабат кайтыр кебек көннәрем.

Кафедра ачтың
Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе
һәм атказанган укытучысы, психология фәннәре
профессоры Сафин Вадим Фәтхи улына.

Кафедра ачтың син беренче,
Киләчәген уйлап милләтнең.
Фәнни эшләр оештырып, гел син
Талипларга һөнәр өйрәттең.

Син – таләпчән, эштә бал кортыдай,
Аллаһ сүзен язган вәжүтсең.
Бөек сәләт, осталыгың белән
Компьютерлы очкыч кебексең.

Бер хатасыз кичтең тормыш юлын,
Ялгышмадың һич – бу ни гаҗәп?!
Тик талантка торыр түземлекне
Биргән икән сиңа табигать.

Хөкүмәтем күрде хезмәтеңне,
Бүләкләндең – үзе могҗиза.
Дистәләрчә гыйльми китап яздың,
Язган әсбапларың ил гизә.

Абруй казандың
“Чәрмәсән”кошчылык фабрикасы директоры
урынбасары Дәүләтов Вил Мидхәт улына

Ходай бүләге син районга,
Һөнәреңә сыймас эшең бар.
Сезне зурлап язган шигырьләрне,
Җырларымны укыр кешем бар.

Табыш булдың минем милләтемә,
Кош үстерү эше – халкыңа.
Тырышлыгың, уңганлыгың белән,
Горурлыгым синең хакына.

Сез үрчеткән токым чебешләре
Безнең табигатькә ярашты.
Меңне алсаң, барысы да үсә,
Мактый халык, итен яратты.

Бройлер чебешләре бик отышлы –
Ике айда була ашарлык.
Тоя белсәң – тәме аш-суларда,
Шифасы бар – телең йотарлык.

Абруй казандың син милләтемә.
Күпләр бүген аңлый – беләсең.
Рәхмәт сиңа, онытылмаслык эшең,
Син халыкка хезмәт итәсең.

Алтын куллы табиб
Русия Табигый фәннәр академиясе акаде-
мигы, Русия һәм Башкортстанның атказанган
табибы, медицина фәннәре докторы, профессор
Хунафин Сәүбән Нурлыгаян улына

Атказанган табиб, зур галим син –
Туган якның олы кешесе.
Күңелләрем бик өшегән чакта
Язгы көннәремә илтүче.

“Алтын скальпель”гә ия булдың
Тырыш хезмәт салган елларда.
Тиреләре пешкән авырулар да
Ярдәм сорый синең куллардан.

Алтын кулың безне олылады,
Пар канатлар куеп иңнәргә.
Көннәремне ак бәхеткә илтте,
Көн яктысы сибеп төннәргә.

Исеңдәме, бер сукмактан йөрдек,
Медицина булды эшебез.
Иҗат ялкының да көчле дәрья,
Ис китәрлек изге кеше син.

Халкың өчен һәрчак кирәк булдың,
Бәхет, шатлык белән яшәгез.
Сиңа карап үрнәк ала күпләр,
Син булганга бара эшебез.

Күңелләргә илһам сузасың
Чакмагыштагы социаль яклау бүлеге начальнигы,
авыл хужалыгы фәннәре кандидаты
Шәрәфетдинов Мәмдүх Раил улына

Яшәү дәрте синдә кайнап тора,
Бирелгәнсең хезмәт – эшеңә.
Коллективка көч бирүче булдың,
Киләчәккә халык өчен дә.

Күңел мәрҗәннәрең – изгелектә,
Сөйгән һөнәреңне сайладың.
Калаларга барып белем алып,
Хезмәт дарьясында кайнадың.

Сабыр холык, тыйнак, акыллысың,
Кешеләргә һәрчак ягымлы.
Күңелеңдә гел изгелек кенә –
Алып килгән кебек язымны.

Синең хезмәт гадел, ифрат садә,
Үзеңә хас тирән хис ята.
Тормыш катлаулыгын тоя белдең,
Татлы газап катыш гамь ята.

Кылычлардан үткен еллар аша
Син күпләргә ярдәм кыласың.
Йөрәк әрнегәндә, әнкәм кебек
Күңелләргә илһам сузасың.

Синең җырлар белән
Татарстанның атказанган артисты
Илгиз Закировка

Шигырь итеп язам багышлаулар
Син – дустыма айлы кичләрдә.
Мин бәхетле: синең җырлар белән
Тулып агам язгы хисләрдә.

Рәхмәт сиңа язган көйләреңә,
Бигрәк матур бергә җырларга.
Җанны яшәртерлек илһам өсти,
Иптәш итә озын юлларда.

Карап торам сиңа, күп язасың,
Сәнгать гәүһәрләрең кәрәзле.
Ничә барсам – йөзең нурлар чәчә,
Боз эретеп туңган тәрәзне.

Җыр-моңнарың сине ташламасын,
Күңелеңдә калсын уелып.
Бергә җырлыйк матур көйләр язып,
Сәхнәләрдә биеп, җыелып.

Табынганы – музыка
Башкортстанның халык артисты
Рөстәм Кудашевка

Халкыбызның моңлы сандугачы
Фәридәнең син бит туганы.
Бәләкәйдән җырга табынгансың,
Син – иҗатта сәхнә кунагы.

Сәнгать дөньясында зур шәхессең,
Мавыктырган эшең җитәрлек.
Нәселеңнән килгән уңганлыктыр,
Җил-давыллар ерып үтәрлек.

Күңелеңдә синең җыр-моң булды,
Мәгънәсендә ачыш җитәрлек.
Тирән хисләр, олы фикер ята,
Күз яшьләрен елга итәрлек.

Бәләкәйдән безгә якын булдың:
Шиңмәс гөле башкорт-татарның.
Үзенә әйди көең, җырларың да,
Син – кояшы безнең якларның.

Халкымның сөйгән улы
Татарстанның халык артисты Салават
Фәтхетдиновка

Син – халкымның сөйгән изге улы,
Кояш нуры – синең карашың.
Матурларга килдең дөньябызны,
Юл күрсәтеп җырлап барасың.

Һәр җырыңда – җанлы сурәт сыны,
Кадерлеләр энҗе-мәрҗәннән.
Сокланамын синең тавышыңа –
Кыйммәтлерәк миңа бар ямьнән.

Күзләремдә яшьме, яңгырмы ул?–
Җанны иркәләгән сүз тәмең.
Моңнарыңнан күпме шатлык эчтем,
Күңелемдә тоям наз ямен.

Куз шикелле көйрәп, күңелемдә
Синең җырлар ярсып чайкала.
Моңнарыңны кояш кочып ала,
Кошлар сайрый, данлый, шатлана.

Суга төшә атылып йолдызлар да,
Күк өстендә айлы кичләре.
Дулкынланып елгам сәлам бирә,
Пышылдашып ярның читләре.

Син тудырган моңнар чәчрәп ята,
Иҗатыңда тартым афорист.
Кулларыма ипи тотып әйтәм:
Олы җанлы, дустым, син – артист.

Җырларың зәвык бирә
Татарстанның атказанган артисты
Зөфәр Хәйретдиновка

Синең гомерең йөрәк яше белән,
Җыр-моңнарың сәхнә каршында.
Йөзең ачык, күңелеңдә сагыш,
Зәңгәр күзең, җәүһәр ташы да.

Сихри гүзәллектә синең тавыш,
Кояш кебек, сирпи җылысын.
Ерак галәмнәргә моңнар өстәп,
Илһам бирә безгә – зурысын.

Бигрәк матур көйләр язасың син,
Хуш ис балкый туган ягыңнан.
Каен чуклары да, алка тагып,
Башын иеп сиңа табынган.

Зурлый сине Урал таулары да,
Шаулап торган моңлы урманнар.
Анам кебек сөя сине халык,
Башкортстан, кардәш-туганнар.

Синең җырда мәгънә, зәвык та бар,
Тыйнаклык һәм сафлык күпләргә.
Рухи көчләр биек булсын дипме,
Җилгә каршы очтың күкләргә.

Кеше язмышлары гел сынауда,
Кар суында бик еш коендым.
Егылыплар үләм дигән чакта
Җырларыңа чумып җылындым!..

Илне сакларга
Баһаветдинов Илфат Рәүф улына

Үсеп җиттең, китәсең бит, улым,
Армиягә – илне сакларга.
Авырлыклар булса җиңеп атла,
Әйләнеп кайт туган якларга.

Күңелең саф, кулың алтын синең
Дәвамы син үткән юлымның.
Тырышлыгын алдым – өметләрен
Син китәсе изге улымның.

Туган ягың талмас канат куйды,
Әйбәт кенә хезмәт ит инде.
Синең хезмәт: безне – илне саклау,
Үзең өчен яшәү бит инде.

Аерылдык бүген. Алып калыйм
Сагыш күзләреңнең нурларын.
Сиңа атап бүген җырлар яздым,
Чыңлап торсын мәңге җырларым.

Йөрәккәем минем синең белән,
Тыным белән алам тарттырып.
Күзләремдә сагыш, сөюләрем
Маяк булсын миннән яктыртып.

Туган көнеңә
Баһаветдинов Илфат Рәүф улына
25 яш тулу уңаеннан

Котлы булсын синең туган көнең
Матурларга килдең. Җир шарын.
Туган җирең сине көчле итсен
Сөенәмен күреп син барын.
Әниеңә рәхмәт балам өчен
Нурлар сипте энкәң бүләге.
Гөлләремдә минем синең кебек
Күңелемнең иң зур бизәге.
Язмыш миңа бүләк иткән икән
Бәхтлемен алып туганнан.
Дөнья матур син булганга гына
Горурланып атлыйм урамда.
Бәхетле мин син бәхетле булсаң
Кайгы хәсрәт күрми яшәсәң.
Шат күңелле сау саләмәт булсаң
Әйбәт коллективта эшләсәң.
Теләкләрең ирешелсен һәр чак
Борчуларың бердә булмасын.
Яннарыңда булсын җан юлдашың
Көткән бәхет булып калмасын.
Без абынган чакта ярдәмче бул
Атлаганда бул син пар атым
Син булганда төренеп җылы алдым
Шуңа күрә сине яраттым

22.01 2011 Әтиең

Кызым бигрәк ягымлы
<Исеева –Багаутдинова Дилара кызыма

Кызым бигерәк ягымлы
Гөл тама йөзләреннән.
Якты йөзле татлы телле
Бал тама сүзләреннән.

Минем кызым кунакчыл да
Сые тезелеп тора.
Барып керсәм кулын сузып
Һәрчсак1өзелеп тора.

Ул миннән күзен дә алмый
Шул кадәр текәп карый.
Күз керфекләре талганчы
Сөеп сөенеп карый.

Кыз балар ата анасын
Гел шулай назлый микән.
Әллә төшләрндә күреп
Акылдан язмый микән.

Минем кызым бигрәк уңган
Ул диссертация яза.
Дүрт патентлы фән авторы
Тик акчасын әз ала.

18.01.2011

Саф йөрәгең синең күзләрдер
Башкорт дәүләт университеты профессоры
Азнабаев Марат Тәлгатъ улына

Бик күп укып күз галиме булдың,
Юктыр сине беркем сөймәгән.
Күпме җанны савыктырдың бит син,
Күзен ачтың элек күрмәгән.

Сине зурлап рәхмәт әйтә күпләр,
Бирсен Ходай якты көнеңне.
Карашыма тормыш яме бирдең,
Якты итеп минем көнемне.

Сине мактый бөтен Башкортстан –
Күңелекәең изге булганга.
Табигатьтәй күркәм гел тыйнак син
Халкың өчен хезмәт кылганга.

Тырышлыгың таулардан да биек,
Нәтиҗәсе якты эзләрдер.
Карашларың барлый иртәгәне,
Саф йөрәгең синең күзләрдер.

Нишләр идек синсез ?..
Чакмагыш почтамты началь-
нигы Ихсанов Илгиз Фаил улана

Бәхет чишмәләрең җырлап тора,
Базы сукайларын эчкәнсең.
Туып-үскән җирнең хакын хаклап,
Син зур шәхес булып үскәнсең.

Балтачлылар – уңган, тырыш халык,
Күп тартасың тормыш сабанын.
Ике балаң зур һөнәргә ия –
Тукып торгач белем сабагын.

Ил алдында тырыш хезмәт синең,
Коллективың – бердәм семьядай.
Олы шатлык, бетмәс хәстәрләрең,
Дусларың күп, олы дөньядай.

Характерың тыйнак, әдәплесең,
Сабыр холык – әткәң гадәте.
Тырыш хезмәтеңдә – яшен көче,
Булгангадыр таулар гайрәте.

Почта эшен оештырдың безгә,
Игелегең назлый һәркөнне.
Нишләр идек, әгәр син булмасаң,
Почта килми калса бер көнне?

Авылымның иң уңганы
“ Марс” хуҗалыгы җитештерү коопе-
ративының тракторчысы Кинзин Илшат
Әсбах улына

Туып-үскән авылың бигрәк матур –
Урманнары, аккан сулары.
Йөрәгеңә сүнмәс илһам биргән
Син эшкәрткән иген кырлары.

Туган якның иң уңганы – синдер,
Каткан җирне бәрхет итәсең.
Икмәк белән илне туйдырасың,
Җиңелмичә җиңеп үтәсең.

Ил алдында синең йөзең якты,
Макталдың гел хезмәт юлында.
Ике кызың синнән үрнәк ала,
Бәхетләрең гүя кулыңда.

Шушы авыр тормыш дәверендә
Ярсып үттең еллар төргәген.
Күрше-күлән, авылдашлар сиңа
Рәхмәт юллый торган төягең.

Уңганлыгың белән ...
Яңа Биккенә сөтчелек фермасы хезмәткәре
Шәйдуллина Гүзәлия Вазих кызына

Уңганлыгың – язгы кош бураны,
Гүзәллегең– бакча гөлләре.
Хезмәтеңдә үрнәк син күпләргә,
Балкый бездә авыл өйләре.

Тырыш хезмәтләрең гел макталды,
Бүләкләнде бик күп мәртәбә.
Җиргә туып күз ачканнан бирле
Син җигелдең авыр тәртәгә.

Хыялларың – утлы домналарда,
Изгелегең – диңгез, төбе юк.
Характерың сабыр, йөрәгең саф,
Тырыш хезмәтеңнең чиге юк.

Язган шигырьләрем бүләк булсын,
Күңелеңдә кошлар сайрасын.
Тормышыгыз балдан-майдан торсын,
Типкән йөрәккәең талмасын.

Иңнәреңдә шәфкать фәрештәсе
Һәрчак йөрсен синең яныңда.
Бәхет, шатлык, озын гомер теләп
Юлдаш булсын Ходай юлыңда.

Чал чәчләр
Бакирова Әлфирә Хәниф кызына

Картлык төсе димим чал чәчләрне
Яшләргә дә чал чәч килешә.
Кайгы хәсрәт килеп корау салса
Чәчләр түгел гөлләр бирешә.

Йөрәкләрне өткән еллар карын
Нинди еллар таңнар китергән?..
Ә күңелдә ялгыз курай моңы
Бишек җыры чыкмый хәтердән.

Бар әле бар әрнү үткәннәргә
Чигәләрдә чалның яртысы.
Алып киткән безнең гомерләрнең
Үсмер чакларның да яктысын.

Чал чәчләрең сират күпередәй
Яшәештә узган сынаулар.
Гомер үткән саен ешаялар
Җәлләмәгән безне ул еллар.

Уңган кызлар
“Базы” кооперативының сөтчелек фермасы
савучылары Лидия Митрофановага һәм
Зәйтүнә Әхмәтшинага

Күптән инде, күптән таныш миңа –
Уңган халык” Базы” якларында.
Халкың сөйсә – иң зур бәхет шунда,
Куанычы–Юмаш туфрагында.

Юмаш җире – челтер чишмәләрдән
Шифалы сөт савып эчерәсең.
Безнең йөрәкләргә ничә еллар
Мәккә суы көчен күчерәсең.

Сауган сөтең кояш нурын җыйган,
Ап-ак гөлдәй чиләк эчләрендә.
Ак төсләрдә – күңелең гүзәллеге,
Ак җәүһәргә гашыйк хисләремдә.

Ай елмайган сөт фермасын күреп,
Болын ачкан яшел кочакларын.
Таң йокысын бүлеп уңган кызлар
Уятканнар офык учакларын.

Изге кошлар сайрап торган кебек,
Күңелебез якты сезнең хакта.
Тормышыгыз үрнәк һәр вакытта,
Без бәхетле гүя сез бар чакта.

Телемдә икмәк тәмең
Чакмагыш азык-толек магазинының җитәкчесе
Габдуллина Алина Әгзәм кызына

Язлар җитми агып бетми
Агыйделнең бозлары.
Хезмәтләрдә җиңү яулый
Чакмагышның” кызлары.

Армый талмый сату итә
Йөзендә сафлык кына.
Кәштә тулган тәм-төм белән
Күңелдә шатлык кына.

Тылсымны да, шифалы да
Сатуда булганнары.
Сатучысы бигрәк уңган
Йөгереп торганнары.

Хезмәт шавы шаулап тора
Дөнья матур, дөнья киң.
Халык сине өзелеп сөя
Дуслар булса кем ятим.

Көләч йөзең кояш нуры
Хәтерләтә җәй ямен.
Хезмәт сөеп сөеләсең
Телемдә икмәк тәмең.

Йөзеңне кояш итә
“Фантазия “ фото салонының эшкуары
Габдрахманов Вадим Рафаил улына

Бу егетнең ата-анасы–
Белсәң иде – кем икән?
Фото салон оештырган
Кайлардан килгән икән?

Исәнләшеп, әйдәгез дип,
Изге эшен башкарды.
Фотогызны матурлыйм дип
Компьюторны актарды.

Төзәлә диде, төзәлә
Күз төбегездә яра.
Компьютордан карап торам,
Яралар кими бара.

Ямсез битнең буразнасын
Алып куйды ул сызып.
Күңелең саф, үзең матур –
Баш иям мин , кул сузып.

Синең куллар алтынан дыр
Бу сәләткә ни җитә?
Синдә акыл таулардан зур,
Тормышны матур итә.

Олыга да , кечегә дә
Бар икән изге кешем.
Йөзләремне кояш иттең
Терәксең халкың өчен

Сеңелемә
Ширәева Нәҗибә Шәрифҗан кызына
(җыр)

Иң яраткан сеңелемә
Назлы җыр көйләр идем.
Җаннарыңа рух биреп,
Тик сиңа сөйләр идем.

Күңелең саф, үзең матур –
Кырда үскән гөлләрдәй.
Сагышларым моңнар суза
Исемеңне үргәндәй.

Дүрт малаең, дүрт киленең
Булсын һәрчак янәшә.
Бу дөньяны нурга күмеп
Гел сөенеп син яшә.

Тәрәз пәрдәләре матур:
Син бизәгән челтәр – бел.
Уртасында бер чәчәк бар –
Мин ярата торган гөл.

Син сеңлем, миңа якын –
Ут-суларда сынаган.
Минем күңел-зарларымны
Яшен түгеп тыңлаган.

Ак чәчкәле бәхет яусын,
Рәхмәт әйтеп дәшәбез.
Тәүзих белән икәүләшеп
Хәсрәт күрми яшәгез.

Хезмәте гел изгелеккә
Чакмагыштагы РФ Пенсия фонды идарәсенең
белгече Әхмәтова Лилия Бикмурза кызына

Яшәргә сез эшләп өйрәнгәнсез,
Яратырга – безне яратып.
Бу шатлыклы мизгел гомердән дә
Өстен булып куя кайвакыт.

Эш яраттың, килгән кешеләрне –
Вакытыңны үлчәп тормадың.
Йөрәгеңне уттай гел яндырып
Кайныйсың син эштә – тынмадың.

Җаның көчек кебек шыңшыйдыр гел,
Дөнья чыгыры чыкты кулыннан.
Син күпләрнең хәстәр йөген тартып,
Үр менәсең гомер юлыннан.

Бу дөньяның әрнү-сагышларын
Күпләр сирпи сиңа ачынып.
Тиргәленгән дөнья – ачуым юк
Сөенәмен – “Барыбер асылсың!”

Алҗымады бәргәләнгән җаның
Тормыш арбаларын тартканда.
Тырыштың гел көеп, халкым диеп
Гомер буе йөгең артканда.

Гаделлегең өстен, булдыклысың
Шатлык өләшәсең һәркемгә.
Саулык, бәхет, озын гомер телим –
Сөенечләр килсен һәр көнгә.

Халык сөя сезне
Чакмагыш дәвахәнәсенең бүлек мөдире
Сөндюкова Рима Гали кызына

Ап-ак кардай синең кигән халат,
Йөрәгеңдә – шәмнәр янганы.
Язган җырым изге дога булсын –
Данлап сине каршы алганы.

Сиңа гашыйк күпләр, ике балаң:
Рөстәмең, кызың яныңда.
Кешелек өчен әрнеп сызланучы
Туган көннең алтын таңында.

Утыз еллап мөдир вазыйфасын
Алып бардың авыр заманда.
Кыю бөркет булып канат кактың,
Очар өчен килер таңнарда.

Тырышлыгың матурлады сине.
Хезмәтең зур, бирдең сыеңны.
Анам кебек игътибарлы булдың:
Күпләр сиңа һәрчак сыенды.

Кешелекле, изге сезнең нәсел,
Улың Рөстәм шаһит бу көнгә.
Районга, халык өчен кирәк –
Юк, битараф түгел бер кем дә.

Атказанган белем хезмәткәре,
Тормыш юлың лаек мактауга.
Тырышлыгың – алтын куллы улың
Туган җиркәеңә – Ватанга.

Чакмагышның якын кешесе
Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Тагиров
Хәмит Харис улының туган көненә

Туып үскән ягың – Учалыдан
Җырлап ага – Өрген елгасы.
Туган якның син бер изге җаны,
Яшәү дәрте, хисләр дөньясы.

Чакмагышның якын кешесе син –
Күңел пәрдәң, тәрәз төбең дә.
Күпме күңелләрдә урын даулап
Чәчкә ата яран гөлең дә.

Без укыган йортны матурладың
Тынгы белмәс, уңган булганга.
Кояш белән яшен көче синдә
Саф йөрәгең ярсып торганга.

Тырышлыгың матурлады сине,
Матурланды тормыш киңәеп.
Күкрәк көчең, дәртең кызганмадың
Рәхмәт әйтә күпләр баш иеп.

Туган көнең – безгә гүзәл көнең.
Гүзәлләрнең бигрәк гүзәле.
Озын гомер, ак бәхетләр сиңа
Гомереңнең якты бер мәле.

Дала гөле Фәридә
Хәмидуллина Фәридә Фәүис кызына
Илдар Хәмидуллин көе

Тудыңмы әллә дала гөлләреннән
Нур кояшын алып назыңа?
Чәчәк исен хушбуй итеп сиптең,
Кабатланмас микән аз гына?

Кушымта:
Далаларга син керәсең
Хуш искә күмеләсең,
Сине эзлим, гөлгә карыйм,
Килә бер сөеләсем.
Син, Сәкинәм күз нурым
Ай, матур күренәсең.

Далада гөл шундый ап-ак инде,
Син гөлемне куштым җырларга.
Сибелерме юлларыма чәчәк,
Мин юксынып көткән чорларда.

Кушымта: (шул ук)
Йөрәгемә кереп уралдың да,
Син гөлемдә инде гел күңел.
Шиңдермәмен, калыйм яннарыңда
Кояш булып мәңге яныйм гел.
.Кушымта.

Күктән моң ява
Русиянең Һәм Башкортстанның атказанган
сәнгатъ эшлеклесе Эльвира Гарифуллинага

Яңавылның сәхнә йолдызы да,
Хормейстр да, моңлы җырчы да.
Җилкендереп безгә илһам биргән
Бакчадагы сайрар кошым да.

Ходай тәгалә сиңа сәләт биргән,
Партитурны яттан беләсең.
Төрле тавышларны син бер итеп
Оркестрга моңнар өрәсең.

Җырларыңда тынлык, давыл да бар,
Син күпләргә бәйрәм, тантана.
Сабый бала кебек сикерәмен,
Җаным бии, йөри, таптана.

Колачыңны җәеп, моңнар җилпеп,
Талпынуың синең ни тора!
Син зур шәхес, сәхнә йолдызы да,
Сәләтеңнән кыйбла яктыра.

Күңелең гүзәллеге гел сәхнәдә,
Синең күздән ялкын-ут яна.
Яшен булып күңел актарыла,
Табынамын күктән моң ява.

Авылымның иң гүзәле
“Игенче”гәзитенең белдерүләр бүлеге агенты
Исламова Розалия Риф кызына

Тырышлыгың, гүзәллегең,
Гашыйк сиңа күкләрдә.
“Игенче”нең Роза гөле
Бәхет өсти күпләргә.

Кушымта:
Алларымда якты йолдыз
Йөзек кашы – фирүзә.
Офыкларга сузылып киткән
Күз карашың нур үрә.

Җырым бүләк. Җырлыйк әле!
Күңелемдәге хисемә.
Тойгыларым ташкын суы,
Тынмый, тынмый һич кенә.

Кушымта:
Ниләр җитми күңелемә –
Роза гөлләре микән?
Салават күпере сыман
Йөргән юллары микән!

Кушымта.

Күз карашың...Нурсилә
Хәйруллина Нурсилә Җәүдәт кызына

Кем тудырган бу чибәрне,
Исемнәре Нурсилә.
Син йөрегән тугайларның
Чәчкәләре нур сибә.

Кушымта:
Сагыш нуры йөзләреңдә
Утын яндырып бара.
Мәхәббәтем йөрәгемдә
Әллә булдымы яра?

Ялкында бар, салкында бар,
Артка борылып кара.
Хисләремдә бетмәс сөю,
Сукмаклар ярып бара.

Кушымта:
Елмай әле миңа карап,
Юк, акланма, Нурсилә.
Кояш якты, дөнья безгә
Сөям диеп, нур сибә.

Күңел нуры
Вахитов Радмир Вәзих улына
Сеңелемнең төп йорттагы улы
Алданмады алтын-көмешкә.
ВУЗ бетереп читкә китмәде ул,
Шөкер, димен, төшкән өлешкә.

Зәңгәр күкләр матур йолдыз белән,
Тырыш хезмәтләрдә – җир яме.
Синең күңел нуры нәкышлагач
Мәхәббәтле, котлы йорт яме.

Изге туганнарым торган йортта
Булсын саулык, гел шат булсыннар.
Авыр чакларында бер-берсенә
Ярдәм кулын гына сузсыннар.

Тозлы тирең тамган туган җирдәй
Чәчләреңнең кара булганы.
Камыт киеп авыр йөкләр тарта
Чын ирләрнең бездә уңганы.

Ындыр артларында әрәмәләр,
Җырлый-җырлый ага талгын су.
Сабырсың да, түзем, чыдамлысың,
Син булганга эчәм тәмле су.

Син, энекәш, булчы яннарымда,
Минем хисләр сиңа сафтан саф.
Мин бәхетле сине янда тойсам,
Һич булмасын җырсыз калган чак.

Малай чакларыңны гел сагынам
Баһаветдинов Радим Фоат улына
Малай чакларыңны гел сагынам,
Уйларымны чорнап тынлыкка.
Актарылып Калмаш суы ярсый,
Тал-тирәге боек син юкта.

Малай чакларыңны гел сагынам,
Йөрәк хисен киссә сандугач.
Су буенда сукмак ясап йөрим,
Эзләреңне синең сагынгач.

Бала чакларыңны онытмадым,
Сагышларым – болыт-томандай.
Һаман эзлим, газаплана бәгърем,
Су дулкыны ярсып торгандай.

Су өсләрен кичәм җилкәннәрдә,
Башын игән, боек бөдрә тал.
Икәү йөргән ярлар ерак микән? –
Мин ашкынам сиңа, каршы ал!

Якты булсын үтәр юлларың
Вахитов Радамил Вәзих улына
Бик еш искә алам һаман сине,
Таныш тавышыңны ишетәм.
Кем бар анда? Әллә синме? – диеп
Күзне алмыйм ачык ишектән.

Йөри идек икәү Алматада,
Хушлаштың да күздән югалдың.
Кыялардан төшкән бөркет кебек
Мин дә авылыма юл алдым.
Йөргән юллар инде артта калды,
Каләм-кәгазь алды кулларым.
Берчә өшеп, берчә утта пешеп
Шигырь язам, синдә уйларым.

Авылымда күптән утлар сүнгән,
Күзләремдә генә ут яна.
Синең белән бергә үзгәрәм мин,
Үзгәрде бит бүген дөнья да.

Дөнья шундый иркен, якты, юмарт,
Читләп үтсен сагыш-борчулар.
Озак яшә, энем, сәламәт бул,
Аннан кадерлерәк ни соң бар?

Аткан таңнар өметләрдән торсын,
Бәхет өстәсеннәр елларың.
Гел яратып эшләр эшең булсын,
Якты булсын үтәр юлларың.

Юлларымны яктыртучы кояш
Яңа-Биккенә авылы укытучысы
Шәйдуллин Рим Фаил улына
Туган авылым. Син эшләгән мәктәп
Юл күрсәткән изге йорт булды.
Бала чагым, яшьлек дусларым да
Якын күреп аңа сыенды.

Кайткан саен барып күрәм аны,
Нинди күркәм, һаман ямь саклый.
Кичә генә без бәләкәч идек,
Улларыбыз безне кабатлый.

Безнең балаларга белем биргән
Шушы изге йортта гел күңел.
Син укыткан мәктәп юлларымны
Яктыртучы кояш булды гел.

Әткәң кебек ягымлысың икән
Агрофирма “Бакса” директоры
Хәдиев Багауов Илшат Илфат улына

Дус-ишләрем, туганнарым, сездән
Гел ихласлык торсын коелып.
Ай нуры да, кояш җылысы да
Күңелләргә керсен уелып.

Илшат, син дә үсеп җиткәнсең бит,
Тәү күргәндәй туктап карасам.
Әткәң кебек ягымлысың икән,
Кочагыма килә аласым.

Шатланам мин күреп сине һәрчак,
Югалтулар калды төш булып.
Синең күзләр, бу ягымлы караш –
Әткәеңнән калган төс булып.

Күңелең киң – гөлле далалардай,
Өстәлеңдә – тәмле сыйларың.
Талпынуың була бер тирбәлеп,
Җанны арбый моңлы җырларың.

Һәм яшәрсең һәрчак көлеп кенә,
Яши белмәгәннәр кайгырсын.
Әнә улың Аскар үсеп килә,
Сөюеңнән учак ягарсың.

Альбинага рәхмәт бала өчен,
Нәселемне бирде яңартып.
Җанны яшәртерлек илһам өстәп,
Күңелләрне бизәп нурлатып.

Сез таяныч миңа, куаныч та,
Сез булганга җырым канатлы.
Сез, балалар, яшәү матурлыгы,
Сез булганга мин дә талантлы.

Син кияү дә, туганым да
Ширәев Тәүзих Сабирҗан улына
Син бит минем дустым гына түгел,
Йөрәк аңлый, барын төшенә.
Авыр чакта син бик игътибарлы,
Изгелекле барча кешегә.

Син кияү дә, минем туганым да,
Син булганга оча күбәләк.
Сиңа илле, миңа җитмеш тула,
Яшик әле, яшик бергәләп.

Сагынып кайтам дәртле яшьлегемә,
Йөрәкләрне каккан елларга.
Яшьлек хатирәсе мәңге сүнмәс,
Иптәш булыр һәрчак юлларда.

Үзең кордың матур итеп дөнья,
Шиңдермәдең үтәр гомерне.
Кулларыңда синең яшен көче,
Кыздырмыйча бөктең тимерне.

Ничә еллар син колхозда “йөздең”,
Тырыш хезмәт эзең саклана.
Гомер үткән саен матурлана,
Йөрәк түрләрендә сафлана.

Озын гомер бирсен Ходай сиңа,
Кояш бирсен сүнмәс яктылык.
Дүрт малаең, уңган киленнәрең
Китерсеннәр бары яхшылык.

Шатлык-сөенечләр ташламасын,
Кайгы-борчу капка какмасын.
Ходай сине бары безнең өчен
Күз алмасы кебек сакласын.

Изге күңелле...
Кинзина Лена Солтан кызына
Исәнмесез, минем укытучым,
Саумы, биек Үрнәк бөртегем.
Йөрәгемне биеклеккә илткән,
Хәтеремдә сине йөртүем.

Көн дә иртән торып эшкә киттең,
Текә басып атлап түгелме.
Күңел офыкларың саф булганга
Идеалларың гөлгә күмелде.

Үрнәгеңнең урта урамыннан
Чабып үттең кырыс заманда.
Син укыткан мәктәп каршы алды,
Табыналар күпләр һаман да.

Төшләремә керә дисең һаман,
Җиз кыңгырау моңы уятып.
Дулкынланып дәрес бирәсең дә,
Балаларың килә озатып.

Зур таяныч булдың балаларга,
Күңел канатларың талмасын.
Таң сарысын ярып кояш чыксын,
Үкенечкә гомер калмасын.

Килгән язлар сезне каршы алсын,
Сагынып кайткан кошлар бәйрәме.
Сезгә атап язган шигырьләрем
Илтсен бүләк, чәчкә бәйләме.

Рәхмәт әйтә күңел хисләре
Кинзина Рәйфә Гарифҗан кызына
Базы буйларыннан очып төштең,
Сезнең хезмәт – белем өләшү.
Балаларны кеше итәр өчен
Көчең түктең, ул бит көрәшү.

Сез укыткан күпләр галим булды,
Рәхмәт әйтә күңел хисләре.
Сөю тулы чишмә агышлары,
Болыннарда чәчкә исләре.

Кызың Айгөл сезнең юлдан китте,
Синең хезмәт – йөрәк тибешең.
Ак юл теләп акыл, белем бирдең,
Җан китабың – бүләк, зур эшең.

Тере чәчкә сыман шат балалар,
Улың да бар Илгиз – зур терәк.
Яңа тормыш өчен көрәшергә
Районга да ул бит бик кирәк.

Бер яшәреп, берчә утта пешеп
Батмый калдың дөнья сазында.
Заманалар авыр, син һаман да
Хәтәр чакта тормыш сагында.

Балаларың салган авазлар да
Бары шатлык кына булсыннар.
Зинһар өчен таза, сәламәт бул,
Авырлыклар урап узсыннар.

Көтәм киләсен
Инҗенер, конструктор
Гыйльфанов Данил Гыйльман улына

Бер килеп чык, бар эшеңне ташлап,
Килми калма туктап, һич юкка.
Сөенече барыбер кадерлерәк
Авылымдагы минем бу йортка.

Типте йөрәк ярсу ат шикелле,
Мин дә азмы сине эзләдем.
Бәхет юрап, кулларымны сузам,
Килеп чык син, ашык, түзмәмен.

Компьютордан таптым адресыңны,
Күңел бии канат үскәндәй.
Бу дөньяның бөтен матурлыгы
Хисләремә ташып күчкәндәй.

Төшләремдә сиңа сукмак салам,
Сызылып кала күңел эзләре.
Җиргә күктән йолдыз сибелгәндәй
Сагынып көтә сине күзләрем.

Ил сагында торган солдатым син,
Син дустымны килә күрәсем.
ВУЗлар бетеп, зур бер галим булдың,
Кайчан инде, дускай, киләсең?

Йөк атыдай ару белмиче
“Родина” авыл хуҗалыгы җитештерү коопиративы
рәисе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы
хезмәткәре Гыйлемханов Зәбир Фәнил улына

Туып үскән ягың нинди матур:
Урман шавы, кошлар оясы.
Мортазаның син бер такыясы,
Яшәү дертең, дәрман дөньясы.

Тырышлыгың, уңганлыгың белән
Белем алып кайттың авылыңа,
Йөк атыдай ару белмиенчә,
Җигелдең дә эшнең авырына.

Олы ният белән эшкә куштың
Үзләштергән һөнәр, белемне.
Карашларың барлый иртәгәне,
Бу – бәхетнең зуры түгелме?

Характерың тыйнак һәм сабыр да,
Хезмәт сине шуңа өйрәткән.
Җирне назлап ныгырак тояргадыр,
Сөю хисен ихлас йөрәктән.

Кочагымда эретермен
Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы
хезмәткәре, Баһаветдинов Фоат Мифтах улына
Авыр еллар иде үскән чакта,
Мәхшәр иде зәһәр чынбарлык.
Син әтине безгә алыштырдың
Кайгы төшсә җаның чыгарлык.

Вәгъдә бирдем язып калдырырга,
Укып белсен сине кешеләр.
Без кечкенә идек, сугыш чоры,
Ятим калды безнең ишеләр.

Әти китте, калдык без дүрт бала,
Ә сеңелем әле тумаган.
Күңелемнән чыкмый әткәм төсе,
Гармуннары калды уйнаган.

Таянычым булдың гел, абыем,
Синнән үрнәк алып яшәдем.
Үткәннәрне уйлап, күңел үкси,
Дәфтәремә тама яшьләрем.

Син киңәшче булдың гомер буе,
Изгелеккә такыр юл ачтың.
Авыр чакта йөкне үзең йөкләп,
Сидермичә безне юаттың.

Хәтерлимен кышкы челләләрдә
Зәһәр җилләр биткә өргәнен.
Салкыннарда кулың туңар диеп
Бияләең салып биргәнең.

Нигез ташлар икәү бергә салып
Әтиемнең өен бурадык.
Сыер җигеп, буразналар ярдык,
Иген чәчтек, салам турадык.

Кышкы бураннарда өшемәскә
Салкын өйдә учак кабыздык.
Язлар җиткәч, балык эзләп судан,
Елгабыздан бозлар агыздык.

Көзләр җитеп, әгәр өшер булсаң,
Күңел шәмем тормас сүрелтеп.
Йөрәк каным белән җылытырмын,
Кочагыма алып эретеп.

Улларыма

Кискән агачларым берүк гафу итсен,
Тамырында ачу тотмасын,
Иң төзләрен ярып такта итсәм,
Матурларга күңел капкасын.

Мин үзем дә агач күп утырттым,
Алар хәзер нинди биекләр!
Имәннәрдәй ике улкаема
Җылы кочак ачсын киңлекләр.

Таң атканда торып йорт тергезәм,
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 08
  • Parts
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 01
    Total number of words is 3573
    Total number of unique words is 1755
    29.5 of words are in the 2000 most common words
    44.3 of words are in the 5000 most common words
    52.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 02
    Total number of words is 3608
    Total number of unique words is 1907
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    44.0 of words are in the 5000 most common words
    51.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 03
    Total number of words is 3549
    Total number of unique words is 1958
    30.1 of words are in the 2000 most common words
    44.7 of words are in the 5000 most common words
    53.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 04
    Total number of words is 3595
    Total number of unique words is 2046
    25.2 of words are in the 2000 most common words
    37.5 of words are in the 5000 most common words
    44.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 05
    Total number of words is 3652
    Total number of unique words is 2010
    26.8 of words are in the 2000 most common words
    42.4 of words are in the 5000 most common words
    50.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 06
    Total number of words is 3588
    Total number of unique words is 1910
    28.0 of words are in the 2000 most common words
    42.3 of words are in the 5000 most common words
    50.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 07
    Total number of words is 3561
    Total number of unique words is 1991
    27.1 of words are in the 2000 most common words
    42.5 of words are in the 5000 most common words
    51.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 08
    Total number of words is 3518
    Total number of unique words is 1974
    29.1 of words are in the 2000 most common words
    43.6 of words are in the 5000 most common words
    51.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 09
    Total number of words is 3590
    Total number of unique words is 2011
    31.5 of words are in the 2000 most common words
    45.7 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 10
    Total number of words is 3575
    Total number of unique words is 1484
    33.1 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 11
    Total number of words is 3563
    Total number of unique words is 1722
    30.5 of words are in the 2000 most common words
    45.6 of words are in the 5000 most common words
    53.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 12
    Total number of words is 3479
    Total number of unique words is 1650
    30.0 of words are in the 2000 most common words
    43.1 of words are in the 5000 most common words
    50.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 13
    Total number of words is 3513
    Total number of unique words is 1704
    31.1 of words are in the 2000 most common words
    44.0 of words are in the 5000 most common words
    51.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 14
    Total number of words is 1408
    Total number of unique words is 765
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    51.8 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.