Latin

Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 08

Total number of words is 3518
Total number of unique words is 1974
29.1 of words are in the 2000 most common words
43.6 of words are in the 5000 most common words
51.9 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Салган бурам ныгый көч туплап.
Имин булсын диеп нигезегез,
Авылдашлар килеп өй котлар.

Кайнар тирем тама бүрәнәгә,
Ә матчасы өйнең имәннән.
Кояш белән күкнең көче анда,
Мирас булып калган әнкәмнән.

Ялгыш кына кулым тидерсәм дә,
Ниргәләре гүя киңәя.
Нарат исе назлый үпкәм тәнен,
Сөйгән ярым миңа баш ия.

Могҗизалар булсын шушы йортта,
Яңа җырлар язсын кулларым.
Калган бөтен нәрсә үзем белән,
Тик бәхетле булсын улларым.

Мәңгелеккә җитәр мирасы
Башкортстанның атказанган табибы, медицина
фәннәре кандидаты, медицина университеты доценты
Галләмов Әнвәр Гобәй улына
Күзгә карап хәлең белә, диләр,
Җан азыгы бирә сөйләшеп.
Күңелендәген күңелләргә салып,
Авыруларга дәва өләшеп.

Мин дә барыйм әле, тынычланыйм,
Газап чиккән җанны җылытыйм.
Изалаган кайгы-хәсрәтемне
Суга салыйм, утта юк итим.

Мин ышанам аның кодрәтенә,
Җиңә торган көче барына.
Тәкъдимнәре изге, зур фәһемле,
Чал башымны иям алдына.

Характеры – тыйнак, бик ягымлы,
Кояш кебек нурлы үзе дә.
Җылы суда йөзеп тирбәлгәндәй
Итте мине якты сүзе дә.

Сихри моң
Башкортстанның атказанган артисткасы
Фәнидә Сәфәргалиевага
Чылтырап аккан чишмә суларыдай
Дулкынланып чыкты талгын моң.
Бер күңелгә күпме тойгы сыйган,
Кабатланмас андый ялкын-моң.

Илһам кошым, мәхәббәтем синдә,
Татлы сагыш иле син, җырчым.
Иң зур бәхет миңа сине тыңлау,
Сандугачым, назлы кошчыгым.

Сип син, кошчык, сип моңыңны,
Талпынсын җыр алтын таңында.
Рәхмәт әйтеп чал башымны иям
Җырларың һәм даның алдында.

Авылым гүзәлләре
Рима, Ләлә, Лена, Роза һәм Рәйфәгә
Исәнмесез, авылым Кинзиннәре,
Солтан авылдашның кызлары.
Сез якыны ерак йолдызларның,
Йөрәкләрнең сүнмәс кузлары.

Күпләрегез сезнең гел инанды
Җиңә торган көчнең барына.
Канат юкта канат куйдыгыз сез
Очар өчен бөркет янына.

Дәрес бирдегез сез балаларга,
Күтәрдегез зәңгәр күкләргә.
Биш намазны кыйблаларга карап,
Укыйсыз сез һаман күпләргә.

Ирләр юкта ир эшен дә белде,
Авылымның бердәнберләре,
Бөтен Үрнәк халкы мактап сөйли,
Гүзәлләрнең тәмле телләре.

Мин беләмен сез гел гадел кеше,
Һәммәгездән сихри көч алам.
Һәркем бүген сезгә дан юллыйдыр,
Барчагызга багып таң калам.

Тальянымны тартып мин шатланам,
Япь-яшь көләч кызга әйләнәм.
Күзләремне алмый керфегеңдә
Тынып калган күлгә әйләнәм.

Рәхмәт сезгә, Үрнәк шәхесләре,
Ата-ананың шиңмәс гөлләре.
Сез булганга горурланам мин дә,
Балкып торсын авыл өйләре.

Рәхмәтлемен, сизәм дәвасын
БРның атказанган табибәсе
Вилданова Светлана Әдһәм кызына
Кече яшьтән табиб булам, дидең,
Ходай теләгеңне ишетте.
Вузны бетеп туган якка кайттың,
Ә туган як сине үз итте.

Матурлыгың күчә шифа булып,
Сихәт булып авыл халкына.
Йөрәгеңнең назын кызганмыйсың
Саулык дигән бәхет хакына.

Гөл-чәчәккә тиңлиләрдер сине,
Палатага көлеп керәсең.
Йөрәк өзгеч авыр чакларда да
Ярдәм итәргә дип киләсең.

Бер елмаеп каравың да җитә,
Йөрәк аңлый күзең карашын.
Җиңел кулларыңнан шифа тоям,
Рәхмәтлемен, сизәм дәвасын.

Карашыңда тибет куәте
Башкортстанның атказанган табибе
Хаков Ремил Гата улына
Ремил Гата улы, дустым, диеп
Кояш сиңа көлеп карасын.
Исән булсын гомер юлдашың да,
Чәчләреңнән сыйпап тарасын.

Мин белгәннән бирле бигрәк гадел,
Син талантлы, һәрчак ягымлы.
Күңелеңдә гел изгелек кенә
Алып килгән кебек язымны.

Карашыңда тибет куәте бар,
Кирәк түгел башка дәвалар.
Сүзләреңнән саулык көче ага,
Бетеп китә кебек яралар.

Кешелекле син, күңелең саф,
Характерың – горур сабырлык.
Ягымлысың ,тыйнак акыллысың,
Бик күпләргә үрнәк алырлык.

Сине зурлап
Беренче категориялы медицина хезмәткәре
Әҗметов Фидус Таһир улына

Мин мөгаллим түгел инде бүген,
Каршыланмыйм басып дәрестә.
“Остазым” дип зурлап эндәшүләр
Әле булса минем гел истә.

Хезмәт юлың – медицина юлы,
Тугры булу изге антыңа.
Инде ничә еллар бар көчеңне,
Яшьлегеңне бирдең халкыңа.

Җиңел түгел медицина эше,
Күңелеңдә шуңа горурлык.
Рәхмәт сиңа, онытылмас эшең,
Күңел түрләрендә торырлык.

Данко кебек безгә йөрәгеңнең
Кызганмадың дәртле кагышын.
Таңдай нурлы ак ышаныч бирде,
Кайтаваздай шифа тавышың.

Чакмагышың – чакматашлы чишмәң,
Илһам күлең, бәхет инешең.
Сине зурлап горурлана халкың,
Туган йортың, газиз нигезең.

Күңелем назларында нәкышлап
Башкортстанның атказанган матбугат Һәм киң мәгълүмат
хезмәткәре, Русия һәм Башкортстан
язучылар берлекләре әгъзасы
Нәзиров Марис Назиф улына
Хезмәт юлың “Игенче”гә бәйле,
Кылганнарың – изге эчтәлек.
Мине көчле итеп йөртә алар,
Һәр язганың ядкарь-истәлек.

Тынгысыз син, бигрәк күп язасың,
Үткеннән дә үткен каләмең.
Язар булсам мин дә сиңа барам –
Шигырь алып изге Адәмем.

Туганыма кайткан кебек барам,
Күңелең – изге җимеш бакчасы.
Шигырь яланында син чәчкәсең,
Кирәк түгел алтын-акчасы.

Җырларыңны илгә тараталар,
Сәхнәләрдән мактап алкышлап.
Мин дә көй чыгардым сүзләреңә,
Күңелем назларында нәкышлап.

“Еллар кары” дигән китабыңда
Күз яшьләре, күңлең аклыгы.
Көлеп торган япь-яшь кызлар йөзе,
Хисләреңнең серле пакьлеге.

Кат-кат укыйм синең шигырьләрне,
Килә сиңа рәхмәт әйтәсем.
Үзе сабак кебек язганнарың,
Син халкыма хезмәт итәсең.

Йөрәкләргә илһам бирәсең
Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,
Чакмагыш балалар сәнгать мәктәбе директоры, танылган
композитор һәм җырчы Гасакирова Фәүзә Гата кызына

Туган авылың – Яңа Ялдәк синең,
Дулкынлана Идел җил белән.
Син тудырган моңнар күңел арбый,
Без уйнаган гармун-тел белән.

Моңсыз кеше – юньсез, дип әйтәләр,
Һәркемгә дә яшьтән моң кирәк.
Сандугачка тиңдәш көй моңнарың,
Башын ия сиңа тал-тирәк.

Иҗатыңнан сихри көчләр алам,
“Бәллүр язмыш”ларны ишетеп.
Без сагынган кошлар кире кайта,
Син тудырган җырны иш итеп.

Мәктәп ачтың үсмер балаларга,
Чакмагышның иң-иң түрендә.
Яшь буынны кеше итәр өчен,
Күңелләрне моңга төрергә.

Белем чишмәсе син, хис дәрьясы,
Ә күпләргә акыл өләштең.
Бер дә кызганмадың көч-дәрманың,
Олы максатыңа ирештең.

“Өмет” гәзитендә нурлы исемең,
“Чаткылар”да – язган җырларың.
Йөрәкләргә сүнмәс илһам бирә,
Дулкынлана иген кырларым.

Тимерлектә заман зары
Сугыш һәм хезмәт ветераны Зыязетдин
Сәрвәр улы Баһаветдиновка
Аблайның тимерлегендә
Абыемның язмышы.
Колагымда һаман чыңлый
Тимер чүкеч тавышы.

Армый-талмый тимерләрне
Суккалап моңга манды.
Әгәр тимер буйсынмаса,
Күмерле утка салды.

Толпарларга дага какты,
Таулар башына менеп.
Учагында җылындылар
Күпләр янына килеп.

Ул булмагач учак сүнде
Кыска вакыт эчендә.
...Тимерлектә заман зары,
Заң тузаны мичендә.

Авыр еллар
Сугыш һәм хезмәт ветераны
Баһаветдинов Шәрифҗан Сәрвәр улына
Үткән гасыр, кырык өченче ел,
Февраль ае. Салкын чак иде.
Сиңа унҗиде яшь. Миңа җиде,
Яшь йөрәкләр ярсу ат иде.

Җиккән атта юртып кына барды,
Яу кырына карап укталды...
Керфекләргә кунган яшьләр булып
Сугыш безгә килеп тукталды.

Мин кечкенә малай, йомшап киттем,
Елавымны булмый туктатып.
Үрелеп карыйм, абыемны эзләп,
Күз яшьләрем тама тып та тып.

Абыем дип, киткән поездлардан
Бик еш килеп сине эзләдем.
Тик бер генә кабат күрер өчен
Сагыш җәзасына түзмәдем.

Күкрәгемдә тыпырчынды йөрәк
Корал ал дип каршы дошманга.
Йөрәгеңне миндә калдыргансың,
Эзләдем мин эчем пошканда.

Урамнарга чыксам – калтырандым,
Җиңү таңы озак атмады.
Кайгы кәгазьләре килә торды,
Сәрвәр улы Мифтах кайтмады.

Сөремләнеп сукыр лампа янды,
Елмаю юк, кайгы – йөзләрдә.
Язлар җитсә, тамак ялгар өчен
Китә идек үлән эзләргә.

Сугыш бетте... Көтеп интеккәнем,
Шул елларда иза чиккәнем,
Син озаткан чана эзләренә
Күз яшьләрен елап түккәнем.

"Хәллерәк"ләр кунак чакырдылар,
Син сөйләдең сугыш юлларын.
Әрни-әрни бездән сораштырдың
Әткәемә ниләр булганын.

Әткәй җаным, их, син кайтмадың бит,
Кайта диләр җаны сагынып.
"Син кайда?.."– дип пышылдадым бик еш
Кайтмады шул коштай кагынып.

Төштә кебек бүген истә калган
Җиңү таңы балкып атканы.
Көткән шатлык якты нурлар чәчте,
Абыемның өйгә кайтканы.

Олуг галимсең син, якташым
Медицина фәннәре докторы,профессор, Башкортстан
дәүләт медицина университеты проректоры Юлдашев
Владимир Ләбиб улына
Синең нәсел Үрнәк авылыннан,
Юлдашевлар белән кардәштер.
Картәтиең җаннар мирас иткән,
Минем авылым да янәштер.

Күрше булып гомер иткәннәрдер,
Исемнәре мәңге саклансын.
Горурланам һәрчак синең белән,
Олуг галимсең син, якташым.

Күңелеңдә гел матурлык кына,
Гел изгелек кылдың кешегә.
Шигыремне сиңа багышладым,
Уңай гына барган эшеңә.

Якты акыл синдә, сабыр холык,
Мактау сүзе чиртә күңелне,
Дан тараттың туган якларыма,
Җимешләре бүген күренде.

Күпләр белә сине, яраталар,
Авыруларга ярдәм кыласың.
Юл күрсәтеп, гыйльми белем биреп,
Күңелләргә юллар сызасың.

Синең эзләр Үрнәгеңә кайта,
Нигезеңә, туган туфракка.
Син ВУЗларга кереп белем алдың,
Галимлегең түгел еракта.

Сине сагынып сайрый кошларым да,
Елгалар да тора буылып.
Олуг галим, якташым син диеп,
Шигырем дә туды ургылып.

Горурлыгым синең хакыңа
Беренче категорияле медицина хезмәткәре
Әҗметова Римза Таһир кызына
Әй, табигать, шундый матур итеп
Яратырсың икән бәндәңне!
Күпме җанны савыктырдың бит син,
Күңел күзем таный гәүдәңне.

Маңгай сырың – бизәк җәүһәрләре,
Нур бөркелә җанга һәр сырдан.
Тормышың да нәкъ хезмәтең кебек
Тора икән матур моң-җырдан.

Синең әнкәң Таһир Зөһрәсеме?
Акыл биргән сиңа иркәләп.
Юлларыгыз сезнең уң булсын дип
Йолдызлар да чыккан иртәрәк.

Икегез дә Таһир вәгъдәләре,
Мин синеке дигән бер заман.
Мәхәббәтле саф гомерләр телим,
Сезнең хакта әле җыр язам.

Сөюегез язлар алып килсен,
Назлы кояш бирсен җылысын.
Янып-көеп сөю– бәхет өчен,
Яшәү көчнең табып зурысын.

Изгелегең, гөлле керфекләрең,
Шәхси матурлыгың – халкыңа.
Җиңел кулларыңнан шифа тоям,
Горурлыгым синең хакыңа.

Изгелекләр булып...
Беренче категорияле медицина хезмәткәре
Гыйльметдинова Динә Фоат кызына
Көләч йөзең сафлык-пакьлек бөрки,
Ак халатың түгел чигелгән.
Кулларыңнан Тибет көче тама,
Төштеңме әллә күкнең үзеннән?

Бала сөйгән кулларыңда шифа,
Яралардан сызлау басыла.
Синең изге күңелең илһам өсти,
Шиңгән гөлләр калка басуда.

Иртәгәсе көнне күзаллыйсың
Җиргә төшсен өчен яктылык.
Һәммәбезгә ярдәм кулын сузып
Ясыйсың син бик зур яхшылык.

Керфек очларыңнан баллар тама,
Тибет гөле җыеп атлыйсың.
Кеше гомере кыска, чикле генә,
Шуның ямен белеп саклыйсың.

Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Таңнар шатлык теләп атсыннар.
Нәселеңнән килгән уңганлыгың
Изгелекләр булып кайтсыннар.

Хезмәтеңә фида кылырлык
Чакмагыш социаль яклау бүлеге начальнигы,
авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты,
Шәрәфетдинов Мәмдүх Рәил улына

Ифрат тарыш кеше икәнсең син,
Хезмәтеңә фида кылырлык.
Күңелеңдә гел гаделлек кенә,
Кояш кебек янып торырлык.

Тормыш юлың гел халыкка бәйле,
Һич үсмәдең җиңел заманда.
Кылган эшең, үткән адымнарың
Тыныч түгел әле һаман да.

Бу тормышның сазы тартканнарны
Такыр ярга тарта кулыгыз.
Бал кортыннан уңганлыгың өстен,
Рәхмәтләрен әйтә улыбыз.

Заман авыр...хәерчесе килә
Ятим ана, ятим балалар...
Һәммәсенә суздың ярдәмеңне
Охшагансың газиз анаңа.

Галимлекнең утын кабындырдың,
Күңел түрең якты, сөйкемле.
Йөрәгеңнең назын кызганмадың
Син күпләргә йолдыз шикелле.

Хәзер районыбыз, терәге син
Эшең күркәм, изге хисләрең.
Туган ягың һәр тарафтан сиңа
Бүләк итсен чәчәк исләрен.

Изге теләгең
Русия һәм Башкортстан журналистлар берлекләре
әгьзасы Габидуллина Фәния Рәвил кызына

Бәхетлемен җирдә син булганга,
Горурлыгым синең хакыңа.
Йөрәгеңнең назын кызганмадың
Туган илгә, сөйгән халкыңа.

Хезмәт юлың "Кызыл таң"га бәйле,
Белем биреп күпне үрләттең.
Тәмле телең белән шигырь язып,
Зур шәхесе булдың милләтнең.

Син күпләргә үрнәк, маяк булдың,
Яңа тормыш – иҗат Галәмең.
Күңелеңдә гел гаделлек кенә,
Ә кулыңда утлы каләмең.

Син һаман да әле япь-яшь кебек,
Тик нигәдер өзелә үзәгең.
Мин беләмен: инсафлыкка өндәү,
Сафлык чәчү – изге теләгең.

Сандугачмы әллә тавышың?
Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,
Чакмагыш мәдәният йорты директоры
Шәймөхәмәтова Илсөяр Фрит кызына

Күпме еллар инде сүз бизәкләп,
Мәдәният йортын әйдәдең.
Кылычлардан үткен еллар аша
Язмышыңны эшкә бәйләдең.

Мәдәният йортын матурладың,
Тынгы белмәс, уңган булганга.
Кояш белән яшен көче синдә
Саф йөрәгең ярсып торганда.

Тырышлыгың матурлады сине,
Матурланды сәхнә киңәеп.
Күкрәк көчең, дәртең кызганмадың,
Рәхмәт әйтә күпләр баш иеп.

Гамәлләрең гадел, ифрат садә
Күңел пәрдәң, тәрәз төбең дә.
Күпме күңелләрдә урын даулап
Чәчкә ата яран гөлең дә.

Тавышларың челтер чишмә кебек,
Кошлар сайрый гүя иртәли.
Яшәү дәрте синдә – гөл бакчасы,
Күбәләкләр кунып иркәли.

Сәхнәләрдән дәваладың күпне,
Син төзәттең күңел ярасын.
Күктән йолдыз булып багасың да
Күңелләрдә безнең янасың.

Сандугачтай сайрап сөйлисең син,
Юмарт сибеп күңел җылысын.
Чәчләреңә көмеш кар төшсә дә,
Сайрар кошның йөрәк моңы син.

Шатлык чәчә
Башкортстанның атказанган авыл хужалыгы хезмәткәре,
авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты
Вилданов Ринат Хәбирьял улына
Дустым диеп әйтер кешең булса,
Күңелле икән юллар үтүе.
Йодрык кадәр генә йөрәгемнең
Шатлыгыннан эреп бетүе.

Ап-ак нурын кояш сипкән мәлгә
Туры килгән туган көнең дә.
Шуңа, ахры, синең көләч йөзең
Шатлык чәчә, нурлы күңлең дә.

Кешелекле, изге жанлы һәрчак
Районда, дуска, туганга.
Тормышыбыз сезнең белән матур,
Без шөкербез тик син булганга.

Диссертацияңне яклап кайттың,
Тәбриклибез ихлас күңелдән.
Киләчәгең якты, матур булсын,
Шул теләкне кабул ит бездән.

Синең тырышлыкка, уңганлыкка
Зөһрәле ай карый көнләшеп.
Яшәсәкче бәхет, шатлык белән
Киләчәктә, дуслар, гөрләшеп.

Имин булсын килер көннәрегез,
Галимлегең барсын гел артып.
Тормыш иптәшең һәм балаларың
Яшәсеннәр мәңге яратып.

Күңелдә син генә
Югары категорияле медицина хезмәткәре
Бакиров Дарвин Нәгыйм улына

Кырык еллап медицина эше
Сагынып сөйли күпләр еракта.
Күңелләрдә сезнең хезмәтегез
Дәва бирә һаман йөрәккә.

Азмы ни ул ярты гасыр буе
Савыктыру эше– халкыңа.
Кеше гомре кыска, аңлый белдең
Горурлыгым синең хакына.

Яннарыңда булмасам да бүген
Кулларыңны кысып котларга.
Шигырьемне сезгә багышладым
Барып җитсен иде дусларга.

Карашыңда тебет куәтләре
Характерың- бакча гөлләре.
Исән булсын тормыш юлдашың да
Балкып торсын торган өйләрең

Шатланам мин күреп сине һәрчак
Саф һәм иркен синең күңелең.
Тырышлыгың . уңганлыгың белән
Озын булсын синең гомерең.

Тырышлыгың сокланырлык
Башкортстанның атказанган укытучысы
Дүсәлимов Марат Мәкъбул улына
Гомер буе сөеп туган җирне,
Күңелләргә бирдең омтылыш.
Таулар көче сиңа сулыш өрсен,
Уңыш тели сиңа зур тормыш.

Саф мәхәббәт, олы бәхет телим,
Күңел тынычлыгың сау булсын.
Күпме булса синдә көч һәм сәләт,
Бәхет өстәп шундый тау тусын.

Синең нәсел ,беләм, бик сәләтле,
Тырыш хезмәтләрең – алышлар.
“Котлыйм сезне”, “сөям,– дигән кебек
Минем җырлар, язган вальслар.

Горурланам, атлар үрчеткәнсең,
Йолдызларга аны тиңлиләр.
Ярышларда алар – гел беренче,
Сезне зурлап, мактап сөйлиләр.

Исемеңне әйтеп куаналар,
Балкый , уку йортың, тирә-як.
Тырышлыгың күпләр сокланырлык,
Изгелегең – үлчәү юк сымак.

Атказанган белем хезмәткәре,
Тормыш юлың лаек мактауга.
Алтын куллы күпме белгеч бирдең
Туган җиркәеңә – Ватанга!

Озак яшә, берүк хәсрәт күрмә,
Бик кирәксең илгә, халкыма.
Бу шигырьне сиңа багышладым,
Җырларымның изге антын да.

Тиңсез дан тоттың
Русиянең һәм Башкортстанның атказанган сәүдә
хезмәткәре Дүсәлимов Мәкъбул Габделислам улына
Бала чактан чумдың кочагына
Ут-давылның яулы яланда...
Син алдынгы булдың һәр яклап та
Бу рәхимсез усал заманда.

Мактап сөйлим тырыш хезмәтеңне,
Райпода тиңсез дан тоттың.
Кырык еллык авыр сынау үтеп,
Районымны һәрчак балкыттың.

Һәйкәл булып тора һәр авылда
Син салдырган матур кибетләр.
Өстәвенә ашханә дә бүләк,
Кунак була анда егетләр.

Без яшәгән җирне күмдең ямьгә,
Тәмле җимешләргә, чәчкәгә.
Нәселеңне син яңартып бирдең,
Якын дус син, изге әти дә.

Улың Марат – лицей директоры,
Атказанган белем бирүче.
Ватан өчен сафлык тәрбияләп ,
Яшь буынга акыл өрүче.

Күрәсезме кызың Резидә дә
Ак халатлы – туган илемдә.
Кушнаренда атказанган табиб,
Гел мактала халык телендә.

Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма.

Җырла, җырчым
Татар җырын башкаручыларның “Туган тел”
республика конкурсы дипломанты
Шәрифуллин Азат Әхнәф улына
Аблайымның оста җырчысы син,
Бик күпләргә көйләр өйрәттең.
Сәхнәләргә менеп моңнар сузып
Йөрәкләрне бик еш көйрәттең.

Йолдызларны читтән эзләмиләр,
Син булмасаң – сәхнә караңгы.
Челтер чишмә кебек синең тавыш,
Шатландырдың безне, баламны

Җырла, җырчым, матур җырлар гына,
Шатлык телим сиңа нурлысын.
Имин булсын йөргән юлларың да,
Бәхетләрнең телим зурысын.

Халык сөя сине
Башкортстанның Юстиция министрлыгына караган
Чакмагыш дәүләт нотариаль конторасы нотариусы
Йосыпова Зилә Фәнил кызына
Син, сеңелем, кешеләргә гадел,
Туганнарга – назлы, иркәсең.
Яз нурлары шулай иркәли бит
Гөл бакчасын, һәрбер иртәсен.

Туган җирне матурларга тудың,
Гөл бакчасы итеп китәргә.
Кешелекнең бөтен соравына
Җавап табып исбат итәргә.

Юрфак беттең гел бишлегә генә,
Үрләренә мендең белемнең.
Чәчкә булып мин дә чыгар идем,
Гүзәллеген күрәм сеңелемнең.

Халык сөя сине, горурланып,
Түбән игән башлар турая.
Шомырт чәчәгедәй саф күңелең,
Шатлыклардан гомер озая.

Албина да укый, бик канәгать...
Синең юлдан әллә барамы?
Отличница икән БГУда,
Әнисеннән үрнәк аламы?

Зарланмадың дөнья зарларына
Бәхетле син, тырыш, уңгансың.
Төнне яктыртырдай ай шикелле
Халкың өчен генә тугансың.

Исәп эшен яхшы беләсең
Чакмагыш авыл хуҗалыгының баш
бухгалтеры Тангатаров Ирек Мидхәт улына
Бала чакларыңнан тырыш булдың,
Аңлый белдең дөнья серләрен.
Кем өйрәтте сиңа яшәү шартын
Ничек мендең гомер үрләрен?

Унсигез ел инде авылыңда
Колхоз бухгалтеры эшендә.
Кирәк булса, утка-суга кердең
Киләчәгең, халкың өчен дә.

Ничә еллар авыр хәлдә авыл
Хәстәр йөген үргә сөйрәдең.
Яралгансың Почкак туфрагыннан,
Изге шуңа типкән йөрәгең.

Кешеләрне сөйгән гамәлләрең
Киләчәккә алып барсыннар.
Бик күпләргә ярдәм кулын суздың,
Искә алып сагынып калсыннар.

Кайгы-авырлыкка буйсынмадың,
Син хисапта уздың барысын.
Тормыш ярасында ялгышмадың,
Изге сукмак кына саласың.

Хезмәтеңдә синең яшен көче
Русия мидицина фәннәре академиясе академигы,
Русиянең һәм Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе,
Башкортстан дәүләт университеты ректоры,
профессор Тимербулатов Вил Мамил улына

Галимлегең зәңгәр күктән биек,
Гомер җитмәс язып бетәргә;
Авыр йөкләр тарттың гел үрләргә,
Дөньябызны матур итәргә.

Кешеләргә ихлас юмарт булдың,
Талипларга һөнәр өйрәттең.
Хезмәтеңдә синең яшен көче,
Коллективны эштә көйрәттең.

Уку йортын матурладың бизәп,
Гиппократның рухи терәге.
Галимлегең олуг, урын түрдән,
ВУЗыбызның син бит йөрәге.

Без яраттык сине, хөрмәт иттек,
Студентлар гашыйк иделәр.
Зәңгәр офыкларга юл күрсәттең,
Таң йолдызы итеп күрделәр.

Изге уйлар белән яшәдек без
Хәстәрләрдән торган язмышта.
Яшәү тылсымнарын бүләк итим
Сезнең матур, яхшы тормышка.

Күңелем түрләрендә сезне тоям,
Мактау фикеремнән Төн яна.
Ак бәхетләр теләп көйләр туа
Кешеләрем, сезгә, дөньяга.

Укытучыма
Яңа-Биккенә мәктәбе укытучылары
Сәлимгәрәй абыйга, Рим Шайдуллинга

Чын күңелем белән башны иеп,
Мәктәп елларында утырам.
Бала чагым авыр чорда үтте,
Кош теледәй, язып тутырам.

Илһам тулы буразналар ярып,
Мәктәбемдә алга атладым.
Син өйрәткән гыйлем-белемнәрне
Шигъри тылсым итеп ятладым.

Йөрәк җылылыгын бирдең безгә,
Күңелләрең булды гел ачык.
Инде менә ничә еллар буе
Чын күңелдән сиңа мин гашыйк.

Йөрәгемдә сине сөю хисе,
Мин алардан зур көч аламын.
Канат үстергәнсең, талпынганда
Тургай кошың булып каламын.

Менгән кебек тауга тирләр түгеп,
Сезгә язам, сезне дус итеп.
Бала чагым шәүлә булып килә,
Арттан ияреп, миңа көч биреп.

Авыламның мәктәбендә хәзер,
Син түгелсең – Рим Шайдуллин
Синең кебек тырыш, олы җанлы
Син үстергән илнең улы ул

Иң беренче укытучым минем,
Сәлимгәрәй абый булдың син.
Рәхмәт сиңа, абый изге эшең өчен,
Тел ачкычы миңа бирдең син

Яшь буынны тәрбияләү эшең,
Яраттың син, лаек мактауга.
Ач-ялангач ятим балаларны,
Тәрбияләп бирдең Ватанга.

Дүрт сыйныфтан Рапат мәктәбендә,
Йөреп укып, алдым белемне.
Карлы, бозлы, суык бураннарда
Кайгы баскан чакта илемне.

Мәктәп миңа изге урын бирде,
Алтын көзләр килеп җиткәндә.
Бик күп төрле сынаулар да алдым,
Кайнар тирләр түктем үткәндә.

Рәхмәтлемен сиңа, искә алам,
Синдә белем алган көннәрне.
Ачы буран, салкын бозлары да
Шиңдермәде аткан гөлләрне.

10 сыйныфлы урта мәктәбенә
Чакмагышым – сиңа атладым.
Максатым: бер кеше булып яшәү
Син маягым, кара якмадым.

Күп чакларда кар бураннар ярып,
Юл йөрүләр түгел җиңелдән.
Җәяү ачы салкын таңнарында
Булдым ялгыз атта – җигелгән.

Кая ашкыныр идем, син булмасаң,
Хыялыма таба илтүче.
Кемнән алыр идем хиснең тирәнлеген
Җырларымны дәртле итүче.

Их, мәктәбем, ниләр бүләк итим?
Уйга бирелеп, күзем ташладым.
Бакчадагы үскән гөлләремне,
Әкрен генә, саный башладым.

–Олы юлга озаттың син безне,
Соңгы моңнарыңны чыңлатып...
Әйтерсең лә, туй атлары үтте,
Ялгыз итеп, безне елатып.

–Бер ялгыз кош, очтым һаваларда
Син өйрәттең ничек очарга.
Кыш көннре очтым чаңгы тагып
Тауга менеп сине кочарга.

–Гел беренче булып, оч син дидең
Ярышларда очтым югары.
Янып пешеп, килдем гел беренче
Спорт мастеры мин нибары.

Күз керфегем җепшекләнеп китте
Кысып куйды минем йөрәгем.
Күз алдымда һаман уку йортым
Сабакташлар сагышт тирәгем.




ӘТИ – ӘНИЛӘРГӘ
(шигыръләр һәм җырлар)
Ана күңеле белән таңнар ата,
Ана күңеле иркен һавада.
Ана исеме белән моңнар туа,
Анам диеп атлый бала да.

Әниебез диеп

Әниебез диеп кемнәр генә
Кулларына каләм алмаган.
Кәгазьләрнең ап-ак юлларына
Күңелләрен ярып салмаган.

Әнкәм, карашларың күз алдымда
Кояш булып балкый күңелдә.
Кулларыңның җылылыгын тоям
Сабый бала кебек бүгендә.

Күңел шәмең безгә маяк булды
Күз нурларың гөлгә күмелгән.
Изге теләкләрең юл күрсәтте,
Йөрәгемә нуры түгелгән.

Тәрәзәңне гөлгә бизәр идем
Нинди гөлләр белмим сөйгәнсең.
Уйларымны күңел хисләремне
Таң җилләре генә сөйләсен.

Серләрем күп, ачар идем сиңа,
Тик йокыңны килми бүләсем.
Җырым калсын – истәлегем минем
Сагынуымны сиңа сөйләсен.

Моңнарымны бирәм, әнкәем

Назлы, матур язлар килгән чакта
Тәмле сулар бирә ак каен.
Яшьлек язларыңны искә алып
Моңаймасаң иде, әнкәем.

Йөрәк кайнарлыгы бәхетләрен
Бирер кебек язгы ак каен.
Сайрар кошларыңның моңнарына
Кушылып җырлар идем, әнкәем.

Канатларын кагып тирәгеңдә
Очса иде сөйгән кошкаең.
Изге йөрәк кылларына салып,
Моңнарымны бирәм, әнкәем.

Ялгыз аналар
Рәзинә Мөхиярова сүз.
Рәүф Баһаветдинов көе

Кайткан балаларын озатырга
Чыгып баса ялгыз аналар.
Без китәбез ерак чит- җирләргә
Алар юлда басып калалар.

Эндәшергә куркам»Сау бул» –диеп,
Күбрәк эндәшмичә каламын.
Туры карап, саубуллаша алмый,
Кулны гына болгап аламын.

Аңламыйм мин әле ялгызлыкны,
Тоям бары Ана күзендә.
Аңламасын иде бер кеше дә,
Аңлаучылар, ай-һай, түзем дә.

Сакла ходай ялгыз аналарны
Сабырлыкта гомер итсеннәр.
Тамырыбыз калган нигезләрдә
Өметләнеп безне көтсеннәр.

Әнием истәлеге

Җитен җебен төрле төскә манып
Анам мәрхүм сөлге тукыган.
Балаларга истәлеккә диеп
Күз нурларын түгеп утырган.

Ефәк, капрон, нейлон кебек түгел
Матур түгел аның җепләре.
Күңеле белән чиксез матур чиккән
Нәфис икән анам хисләре.

Тиңләгәндер әнкәм безне гөлгә,
Чәчкәләрдән бәйләм үргәндер.
Сагынганда безне шул сөлгегә
Күз яшләрен, битен сөрткәндер.

Анам чиккән сөлгеләрне бүген
Мин карыймын әле бүгендә.
Истәлеге калды әнкәемнең
Саклыймын мин күңелем түрендә

Әнкәм – төшләремдә

Төшләремдә бик еш күрәм,
Елап бүлдем йокыңны.
Йоклап китсәм сүндермәдең,
Әнкәм, тагын утыңны.

Их, әнкәем, газизкәем,
Иң сөеклем, кадерлем.
Үгетләрең онытмадым,
Һәр сүзеңне хәтерлим.

Кочагыңнан атлап киттем
«Әннәм»– диеп, куанып.
Тыңлыйм йөрәк тибешеңне
Төшләремдә уянып.

Төшләремдә сагынып, әнкәм,
Күрдем сине юанып.
Шул чагында рәхмәтемне
Әйтә алмадым уянып.

Әнкәм гөле

Тәрәз төпләрендә үскән гөлләр
Нурлар сипте әнкәм бизәге.
Сулар сибәм күз яшьләре белән
Күңелемнең иң зур бүләге.

Тәрәз төпләрендә үсә гөлләр,
Айлы кичләрендә күренеп.
Гөлләрем дә минем әнкәм кебек,
Чәчкә ата көн дә үрелеп.

Таңга бага күзем, ә гөлләрем
Тартып ала мине үзенә.
Җыр тугандай була күңелемдә,
Кояш нурын сирпи күземә.

Әниемнең күз карашы гөлдә,
Ана керфекләре талдылар.
Гөлләремә баккан күзләремнән
Тәгәрәшеп яшьләр тамдылар.

Әнием сөлгесе*
Рәүф Баһаветдинов көе.*

Әнием сөлгесе –
Истәлек билгесе.
Керфегемнән яшьләр сөрткәнсең.
Мин сине сагынам,
Гел сиңа табынам,
Битләремнән сөеп үпкәнсең.

Таңнарым гел синсез,
Яшәвем күңелсез,
Сине сагынып, көеп яңганда.
Исемең йөрәктә,
Күз салчы йөрәккә,
Керфегемнән яшьләр тамганда.

Әнием сөлгесе -
Истәлек билгесе,
Күрәм мин, төшемдә үзеңне.
Эзлим һаман сине,
Җырым белән бергә,
Ишеткәндәй булам сүзеңне.
*Бу шигыръгә Илдар Хамидуллин да көй язган

Әнкәм мендәрләре
Сабир Әбсәләмовка ияреп

Әнкәм мендәрләре пардан иде
Сәйлән белән бизәп чигелгән.
Башым салган саен төштә күрәм
Син төшәсең күкнең үзеннән

Әнкәм инде юк шул яннарымда
Йөрәгемне өтә сагышлар.
Әнкәемнең чиккән сүрүе төсле
Дулкыннарда йөзә аккошлар.

Истәлеккә калды мендәрләре
Әнкәемнең торган нигезе.
Йөрәгемә сүнмәс илһам биргән
Бизәп чиккән аккош диңгезе.

Сагынуларым булып кайтасыңмы, –
Кош йоныннан мендәр яңартып.
Башым салган саен төштә күрәм
Чәчтән сыйпый әнкәм яратып.

Аккош төшкән әнкәм мендәрләре
Алып килә бала чагыма.
Җанлы сүрәтеңне төсмерләрлек
Синең сының миңа чалына.

Әнкәм керә төшләремә

Өй эчләре тынып калган
Утырадыр кемне көтеп?
Аккош төшкән пар мендәрләр
Янәш кенә ике бөртек.

Бу мендәрне әнкәм чиккән
Бишек көен җырлап, сузып.
Ике аккош төшкән кунып
Аерылмас парлар булып.

Әнкәемнең пар мендәре
Башым терәп ятыр өчен.
Йоклаганда тәмле төшләр
Күрер өчен, шатлык төсен.

Пар аккош мендәремдә
Исерәдер хисләренә.
Күңел ямен тәсбих итеп
Әнкәм керә төшләремә.

Дөньяда әниләр бер генә

Әнием кадерле,
Йөртәмен күңелдә,
Йөрәк каным белән җылытып.
Кадерләп үстердең,
Еласам юатып,
Назларыңда хисләр уятып.

Кайгымны тараттың,
Яктыга караттың,
Йөзеңдә гел кояш нурлары.
Җан җылысы алам,
Җырларыма салам,
Күңелемдә таша моңнары.

Бу тормыш урамын,
Әнием, урадың,
Гел үрләргә мендең син генә.
Адашсам, нур бирдең,
Артыңнан йөгердем –
Дөньяда әниләр бер генә.

Аналар озата улларын

Аналар озата улларын,
Хушлашу яндыра бәгырьне.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 09
  • Parts
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 01
    Total number of words is 3573
    Total number of unique words is 1755
    29.5 of words are in the 2000 most common words
    44.3 of words are in the 5000 most common words
    52.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 02
    Total number of words is 3608
    Total number of unique words is 1907
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    44.0 of words are in the 5000 most common words
    51.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 03
    Total number of words is 3549
    Total number of unique words is 1958
    30.1 of words are in the 2000 most common words
    44.7 of words are in the 5000 most common words
    53.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 04
    Total number of words is 3595
    Total number of unique words is 2046
    25.2 of words are in the 2000 most common words
    37.5 of words are in the 5000 most common words
    44.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 05
    Total number of words is 3652
    Total number of unique words is 2010
    26.8 of words are in the 2000 most common words
    42.4 of words are in the 5000 most common words
    50.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 06
    Total number of words is 3588
    Total number of unique words is 1910
    28.0 of words are in the 2000 most common words
    42.3 of words are in the 5000 most common words
    50.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 07
    Total number of words is 3561
    Total number of unique words is 1991
    27.1 of words are in the 2000 most common words
    42.5 of words are in the 5000 most common words
    51.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 08
    Total number of words is 3518
    Total number of unique words is 1974
    29.1 of words are in the 2000 most common words
    43.6 of words are in the 5000 most common words
    51.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 09
    Total number of words is 3590
    Total number of unique words is 2011
    31.5 of words are in the 2000 most common words
    45.7 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 10
    Total number of words is 3575
    Total number of unique words is 1484
    33.1 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 11
    Total number of words is 3563
    Total number of unique words is 1722
    30.5 of words are in the 2000 most common words
    45.6 of words are in the 5000 most common words
    53.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 12
    Total number of words is 3479
    Total number of unique words is 1650
    30.0 of words are in the 2000 most common words
    43.1 of words are in the 5000 most common words
    50.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 13
    Total number of words is 3513
    Total number of unique words is 1704
    31.1 of words are in the 2000 most common words
    44.0 of words are in the 5000 most common words
    51.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 14
    Total number of words is 1408
    Total number of unique words is 765
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    51.8 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.