Latin

Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 10

Total number of words is 3575
Total number of unique words is 1484
33.1 of words are in the 2000 most common words
46.8 of words are in the 5000 most common words
54.2 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Синсез ялгыз, тышта карлы яңгыр
Барыр юлларыма чәчәләр.
Үксеп искән җилдә кар сибелә
Башын игән көзге чәчкәләр.

Күп эзләдем мәхәббәтне елап
Үтте гомерем, синсез вакытлар.
Син сизмәдең кайнар күз нурларын
Ә өстенә яптың салкын кар.
25.03.2011


Синсез дөнья күңелсез

Тыныч кына яшәп булмады шул
Шундый матур иде иртәләр.
Сине эзләп көндә чыгып китәм
Гашыйк җаным ялгыз үтәләр.

Кушымта:
Күктә сүнгән йолдыз кебек
Мин ялгызмын гел синсез.
Чыдап булмый сагышларга
Синсез дөнья күңелсез.

Тик бер генә икән җан яраткан
Мәңгелеккә үзенә караткан.
Күктә янган якты йолдыз булып
Көнем кайтмас микән кабаттан.

Кушымта шул ук.
Бу дөньяда хәзер мин ятиммен,
Сагышларда үтә көннәрем.
Шәмнәр кебек эреп өмет сүнде
Нинди йокы булсын төннәрен?
Кушымта.
5.05.2011.


Серле күл

Минем җаным серле күлдә
Сине көтә көн саен.
Кояш балкый нурын сибеп
Кичен туган айкаем.

Аһ, күзләрем, сине эзләп
Моң-җырлар булып агам.
Саф сөюдән дәва алып
Гөлләрдән күпер салам.

Гашыйк җаным ыңгырашы
Татлы сагыш, моң гына.
Сөешеп тә кавышмагач
Төшәм тирән кайгыга.

Кил син иркәм күл буена
Күл буена син ашык..
Очкын сипкән күзләреңдә
Калыр идем адашып.

Чәчкә бәйләмнәре бүләк
Саф сөюем исемдә.
Җан гөлемне шиңдермәмен
Тик тот шуны исеңдә.
30.03.2011


Күңелемдә сандугач

Яз нурлары шатландырып
Җирне назлый таң тугач.
Синнән башка ямь табалмыим
Күңелемдә сандугач.

Һәр сандугач үз моңында
Сайрамыйча түзми ул.
Безнең хистә нәкъ кошлардай
Үз парларын эзли ул..

Йөрәгемә кузлар салдың
Югалып таңнарымда
Кара болыт булып калма
Ай-йолдыз яннарында.
Мин гашыйк яннарыңда.
2.04.2011.


Тормыш арбасында

Ничек яшәсәк тә гомер уза
Гашыйк җанны салмыйк ялкынга.
Тормыш арбасын да бергә тартыйк
Бергә барыйк таулпар атында.

Тормыш арбаларын бергә тартыйк
Гел уйлармын синең хакыңда.
Мин булырмын синең чын юлдашың
Иң яраткан йөкче атың да..

Сиңа булыр җыйган чәчкәләрем,
Сиңа булыр минем җырларым.
Тормыш арбасында гел без бергә
Үтәр минем йөгерек елларым.

Язмышым да, көткән бәхетем дә
Өлешемә төшкән көмешем.
Һәр байлыгым синдә, тын алышым
Синдә минем йөрәк тибешем.

Гомер арбасында гел без икәү
Бирдең миңа күңелең сафлыгын.
Таң нурыдай миңа карашларың
Гөмеремнең чиксез шатлыгын.
3.04.2011.


Тагын килсәң иде...

Исемеңне әйтеп җырлар җырлыйм
Күңелем сөйләр сиңа серләрен.
Сине күрсәм дөнья балкып китә
Чәчкә ата бакча гөлләрем.

Син һаман да матур, гөл-чәчәктәй
Болыннарга иркәм чык тагын.
Тургай кошлар күреп сокланырлар
Керфегеңнең нәфис чукларын.

Күз нурларың өтте йөрәгемне
Баш өстендә кояш балкуы..
Сүрелер дип өмет итмә икән
Җан эреткеч сөю ялкыны.

Йөрәкләрдә хисләр кайнаганда
Әгәр сөйсәң килче, иркәлә..
Мәхәббәтем күкрәк сулышында
Тагын килсәң иде иртәгә.
5.04.2011


Өстен күрәм мәхәббәтне

Саф сөюем чын күңелдән
Янып көйдергән чагы.
Бер иркәләп алыр өчен
Гомергә камчылавы.

Өстен күрәм мәхәббәтнең
Ак чагын кара чагын.
Януымның көюемнең
Булса да авыр чагын.

Өстен күрдем мәхәббәтне
Булыр диеп азагы.
Саф сөюем күмер итте
Тынгы бирми газабы.

Мәхәббәтне югалтудан
Кыйналудан мин янам.
Йөрәгемдә саф сөюем
Сиңа гына юл салам.

Әрнеп үксеп елаган бар
Хәтерлим елын, аен.
Сөйгән ярың тиңдәш булсын
Булмасын аерым җаның.
6.04.2011


Хәзер белдек
Роберт Миңнуллинга ияреп

Балалар ямьсез булалмый
Туганда матур була.
Әгәр дусы начар булса
Үзедә начарлана.

Балалар начар булалмый
Анадан яратылган.
Салкын җилдән сакланылган
Өс башы каратылган.

Бала әйбәт тә булалмый
Төннәрен чыгып китсә
Йокылардан да яздырып
Якты көнне төн итсә.

Үсеп җиткәч баларның
Чага торганнары бар.
Кайгылардан интектереп
Утта яндырганы бар.

Төрлесе бар, тик берсе дә
Ят түгел, бик тә якын.
Җилкендереп йөрәкләрен
Әнисен эзли тагын.


Мин бәхетле идем...

Син утырткан гөлләр гел чәчкәдә
Һәр чәчәге миңа кадерле
Гомереңнең якты төсе булып
Наз уятып өзде бәгырьне.

Кушымта:
–Андый көчне кайдан алдың, чәчкәм?
Еллар аша мине уятып.
Гөлләрең дә иркәм синең кебек
Һич туймадым сине яратып
-.
Мин картаймас идем мәңгегә дә
Яннарымда булсаң үзең дә.
Гөлләр кебек үреләм яннарыңа
Кояш нурлы якты йөзеңә.

Кушымта шул ук.:
Яннарыңда мин бәхетле идем
Бер таяныч идең үземә.
Синнән башка ямь табалмыйм бәгърем
Керфек какмый үтә төнем дә
9.04.20011


***
Әй, изге җан син былбылым
Җилләр кисеп килдеңме?
Тәрәземнән язмышыма
Бәхет булып кердеңме?

Син былбылым ташлап китмә
Моңнар чәчеп талга кун.
Мин бәхетле синең белән
Ничек барсың шулай бул..

Синнән миңа бер нәрсә дә,
Кирәк түгел син җиткән.
Җылы тынлык, ярсу дуслык
Саф булуың шул җиткән.

Моңнар сузды изге кошым
Тик минем өчен генә.
Якты сагыш, куанычлар
Төнге тын тылсымында.
10.04.2011.


Моңсу иттең

Хушлаштың да китеп бардың,
Аерылулар авыр бит...
Бер күрүдә якын иттең
Тукта, дустым, сабыр ит!

Оныталмадым эзләдем мин –
Сокланып күрер өчен.
Ул – йөрәктә йөрер өчен,
Җырларга керер өчен.

Күкрәп килде ялт иттереп,
Сөеп-сөелеп кенә.
Карашына кояш кунган
Карый гел көлеп кенә.

Сагышларга түзә алмагач
Хатлар да язып үттем.
Сызылып таңнар аткан чакта
Зарыгып сине көттем.

Тәрәзәмә ятып ай да
Нурлары мине үпте.
Без танышкан сукмакларда
Мәңгегә моңсу итте.


Изге теләгем

Ник кешегә язмыш бирми икән
Бүләк итеп аның теләген.
Матур хисләр генә бирсен иде,
Телгәләми торган йөрәген.

Ник кешегә язмыш бирми икән
Бәхетләрнең зарыгып көткәнен.
Ул сүндерсен иде сулар сибеп
Сары сагышларның өткәнен.

Ник кешегә язмыш бирми икән
Көйгә салып мәңге сөюне.
Аккош кебек алар яшәр иде
Аңламыйча янып көюне.

Ник кешегә язмыш бирми икән
Хәстәрләрне үлчәп ичмаса.
Тормыш сынаулары авыр булды
Йөрәгемне шулар сызлата.
2003


Сабый чак

Иң беренче тапкыр тәпи басып
Атлап киттем туган йортымнан.
Мин бәхетле идем, еласам да,
Йөгерә алдым әнкәм артыннан.

Ул балачак , ул кечкенә эзләр–
Татлы төшле сабый чакларым.
Әнкәй белән бергә йөргән көннәр
Хәтеремдә мәңге сакланыр.

Бала чакта бар да матур була,
Аяз күктәй хисләр яп-якты.
Хәтерлим мин кош баласы кебек
Үсеп кенә килгән ул чакны.

Ачыласы телләр ачылмаган,
Җырланмаган җырлар күп әле.
Бала чагым, синдә хыялларым,
Җырларымның синсез юк яме.


Югалган кошым

Җылы яктан кайткан кошлар белән,
Ургып ага гомер агышым.
Күңелләргә күчә моңнар булып
Күэләремә күчә сагышым.

Тиңләшәм мин очкан кошларыма
Сиңа кайта еллар уянып.
Мин үрелеп малай чакка карыйм
Мин йөримен озак уйланып.

Кайтып сыйрый идең син, кошчыгым,
Яшьлек язым үтте бик күптән.
Көткән язым берүк килми калма,
Бер килерсең, килче – мин көтәм.

Сагышларым калды канатланып,
Шатлыкларның бирдең бөртеген.
Син керәсең төнлә төшләремә,
Зәңгәр күзләр, кара керфегең.


Ап-ак күлмәк язмышы

Иң беренче тапкыр күлмәк кидем,
Сокланырлык гүзәл чагы бар.
Синдә калды минем яшьлегем дә,
Күкрәү сала җанга чаңы бар.

Кушымта:
Ап-ак күлмәккәем,
Яшьлек күзәлкәем,
Синдә калды минем елларым.

Ап-ак күлмәгемне кигән саен,
Күк өстендә нурлар балкышы.
Тантаналы көнем ак күлмәгем
Яшьлегемнең гөлләр алкышы.

Кушымта шул ук.

Ап-ак күлмәк кебек бүген көнем
Мин мохтаҗмын синең ачыңа.
Ак моңнарга күңел ашкынасың
Сагышымның гашыйк назына.







КӨЙЛӘР ЯЗУ ӨЧЕН СҮЗЛӘР
(шигыръләр)

Саумы туган авылым

Рәүф Багаутдинов сүз.

Саумы туган авылам, яшьлек күгем,
Сине сагынып килә җырлыйсы.
Иң беренче атлап киткән җирем,
Килә сиңа сарылып җылыйсы.

Табигатең мине үзенә тарта,
Моңлы чишмәләрнең сулары.
Бала чакта йөргән сукмакларда
Шаулап үскән урман кырлары.

Бала чагым калдың хәтеремдә,
Баштан китә ташып күңелем
Кайтып тагын алсу таңнарында,
Кочар идем, сине авылым.

Синнән гүзәлерәк җирләр юктыр,
Туган авылын бер кем сайламый.
Синнән башка, миңа данья юктыр
Күңелем кошы , синсез сайрамый.


Ялгыз аналар

Рәүф Багаутдинов көе.
Рәзинә Мухярова сүз.

Кайткан балаларын озатырга
Чыгып баса ялгыз аналар.
Без китәбез чит-ят җирләргә,
Алар юлда басып калалар.

Эндәшергә куркам сау бул ! диеп,
Күбрәк эндәшмича каламын.
Туры карап , саубуллаша алмый,
Кулны гына болгап аламын.

Аңламыйм мин әле ялгызлыкны,
Тоям бары ана күзендә.
Аңламасын иде бер кеше дә
Аңлаучылар ай-һай түземле.

Сакла ходай ялгыз аналарны,
Сабырлыкта гомер итсеннәр.
Тамырыбыз калган нигезләрдә
Өметләнеп безне көтсеннәр.


Сөюемнән туган җыр

Рәүф Багаутдинов сүз.

Сөйгәнемә кушып җылар җырлыйм
Бөтен дөнья балкый, яктыра.
Моңнар үр(е)леп йөрәгемә күчә
Гүзәллеген назын арттыра.

Кушымта:
Моң иясе-минем саф сөюем
Күңелемнән моңнар сибелә
Сагыш тулы минем йөрәгемдә
Урын алдың җаным син генә

Сөйгәнемә кушып җырлауларым
Язларына илтә көнемне
Йодрык хәтле типкән йөрәгемне,
Борчулардан әрчи йөземне..

Саф сөюем миңа канат куя
Күк җиһанга моңнар үрләтә.
Көннәремне матур, ямъгә күмә
Җыр-моңнарга мине үрәтә
23.03.2014.


Килми калма

Бурап-бурап тышта карлар ява
Тәрәзәмдә чәчкә бәйләме.
Тышта буран диеп килми калма-
Күңелемдә сөю бәйрәме.

Сагнуымның чиге - давыллы җил,
Иделдән киң көткән урамнар.
Йөрәгемдә кояш нуры балкый
Сагышлардан ярсый бураннар.

Сагнуларднан түзми моңнар суздым
Сиңа саләм әитеп китәрләр.
Ә әлегә бул син кар бураны
Ярсыганда эреп бетәрләр.
13.01 2014


Син бәхетле иттең

Бигрәк матур синең карашларың
Син үзең дә миңа кадерле.
Көннәремнең бер мизгеле булап
Наз уятып өздең багыръне

Кушымта:
Мәхәббәттә мин тынгысыз ярсу,
Кояшым бул, мине иркәлә
Мин яшимен синең өчен генә
Килми калма зинһар иртәгә.

Күзләреңә карап адаштым мин,
Коткар мине серен аңларга.!
Мин янарга әзер куз шикелле,
Ялгыз итмә аткан таңнарда.

Җан җылыңны тоям хисләремдә
Син аттырдың чәчкә гөлемне.
Син бәхетле иттең көннәремне,
Мин ахыры таптым үземне.

Синең күзләр миңа йолдыз кебек,
Нуран сибә миңа һәр көнне.
Яши алмам синаез, бер минутта
Күрми калсам әгәр бер көнне


Әткәем газизкәем

Рәүф Багаутдинов сүз.

Эх, Әткәем газизкәем
Карашларың ягымлы.
Синең изге киңәшләрең
Бәхетле итте җанымны.

Бигрәк матур Әткәм йорты
Көлеп карый бакчада.
Әткәм кочып каршы ала
Күктә кояш чайкала.

Рәхмәт юллым әтиемә
Кеше итеп үстергән.
Авырлыкларны җиңәргә
Каян аңа көч кергән.

Әтиебез көчле, сабыр
Якты гайлә учагы.
Йөзләрендә нурлар балкый.
Әйтерсең, йөзек кашы.

Сагыныплар бик еш кайтам
Туган йорт мине көтә.
Әти кылган изгелекләр
Кояштай балкып китә.
21.03.2014.


Кил дигәнең көтәм

Рәүф Багаутдинов сүз.
Кил дигәнең көтәм еллар буе..
Миләш тәлгәшедәй янам бит
Көт !- дидең дә киттең...Көзге җилләр
Өшетсә дә түздем, ярар, дип
Кушымта:
Ничә язлар кил !- дигәнең көтеп
Күкрәгемдә җаным сызлана
Яшьлегемнең иң саф тойгылары
Күз яшьләрен түгеп юл сала..

Кышкы бураннарда сине эзлим
Кар өстендә яшем тамар бит,
Кил ! -дигәнең көтәм...Сиңа юлны
Мин тапмасам, җырым табар дип
3.01.2014


Мәхәббәтем юлдашым

Рауф багаутдинлв сүз.

Мәхәббәт ул сөя белсәң генә,
Үзлегеннән туган алтан ул.
Кемгә ничек, әммә минем өчен
Якын килсәң-тоташ ялкын ул.

Баш иямен сиңа мәхәббәтем
Әнкәемне искә төшердең
Өзелеп сөйгәнгәме, шатлыгымнан
Әче әрем суы эчердең.

Саф сөю дә газабың да татлы
Мәңге яшә минем юлдашым.
Ташлый күриә. берүк мәхәббәтем,
Син бит минем якты кояшым


Син җырчыма

Рәүф Багаутдинов сүз.
Дустым
Һәр җырчыда җан сүрәте
Ярдәм сораучыларга
Җырга моңнар өстәп тора
Өзелеп җарлаучылар да

Моңнарыңда күпме шатлык
Тараттың сагышымны.
Галәмемдә оча җаным
Ишетеп тавышыңны.

Күзләремдә яшьме яңгыр?
Җырың ярсып чайкала.
Сокланам мин тавышыңа
Кошлар сайрап шатлана.

Зурлый сине Уралым да
Шаулый моңлы урманнар.
Анам кебек сөя халыкым
Якын дуслар туганнар.

Кешеләрне аңлау өчен
Матур җәйләр кыш үтә.
Кайчагында өздереп бер
Җырлап алу да җитә.


Тагын килсәң иде

Рәүф Багаутдинов сүз.

Исемеңне әйтеп җырлар җырлыйм,
Күңелем сөйләр сиңа серләрен.
Сине күрсәм, дөньям балкып китә,
Чәчкә ата бакча гөлләрем.

Син һаман да матур,гөлчәчәктәй,
Болыннарга иркәм чык тагын.
Тургай кошлар күреп сокланырлар
Керфегеңнең нәфис чукларын.

Күз нурларың өтә йөрәгемне,
Күз нурларың кояш балкуы.
Сүрелер дип өмет итмә икән
Җан эреткеч сөю ялкыны.

Йөрәкләрдә хисләр кайнаганда,
Әгәр сөйсәң, килче иркәлә.
Мәхәббәтем күкрәк сулышында,
Килми калма зинһар иртәгә

Күңелемдә сандугач.
Рәүф Багаутдинлв сүз.

Яз нурлары, назландырып,
Җирне назлый таң тугач.
Синнән башка ямь табалмыйм,
Күңелемдә сандугач.

Һәр сандугач үз моңында,
Сайрамыйча түзми ул.
Безнең хис тә нәкъ кошлардай
Үз парларын эзли ул.

Йөрәгемә ямьнәр салдың
Килче син таңнарымда.
Гашыйк җаным тынгы белми
Кояш бул яннарымда.

Күңелемдә йөртәм сине
Күктә оча күбәләк.
Нурлар чәчәм кояш булып
Гел без яшик бергәләп.


Борчылма син


Рәүф Баһаветдинов сүз һәм көе

Серле карашыңнан күреп торам,
Эчтән генә кемне әрлисең.
Авыр хезмәтләрем белән минем
Үтте гомерем, үтте җәл - дисең.

Гомер буе шулай булыр төсле,
Үзгәрмәстер минем хәл, дисең.
Кайвакытта күңелем елый, көя.
Үтте гомерем үтте җәл - дисең.

Борчылма син үткән язларыңа
Күңелләрдән ялкын сибелсен.
Яшлегеңне хәтерләтә торган
Синең нурга донья күмелсен.
.

Әнием төшләремдәем

Төшләремдә бик еш күрәм,
Елап бүлдем йокыңны.
Йоклап китсәм, тагын әнкәм
Сүндермәдең утыңны.

Их әнкәем, иң кадерлем,
Оныталмадым әнкәем,
Инде сагышымда янам,
Син кайда соң әнкәем?

Кочагыңнан атлап киттем
"Әннәм"-диеп,куанып.
Тыңлыйм йөрәк тибешеңне,
Төшләремдә уянып.

Төшләремдә сагынып әнкәм
Күрдем сине юанып.
Шул чагымда рәхмәтемне
Әйтә алмадым уянып.


Син беренче укытучым

Рәдиф Тимершин сүз
Рәүф Баһавктдинов көе
Син беренче укытучым минем
Иң кадерлем булдың, беренче.
Карурамда сукмак күрсәтүче,
Тел ачкычы миңа бирүче.

Күп нәрсәне мин беренче тапкыр
Хәтеремдә тойдым, сакладым.
Сүрәтләргә карап күп сүзләрне
Син өйрәттең,ә мин ятладым.

Күңелемә тугры юлдаш булдың
Гомерлеккә акыл бирүче.
Хисләремә минем җан өрүче
Рәхмәтем дә сиңа беренче.


Ярата алмасаң

Фәния Габидуллина сүз
Рәүф Баһаветдинов көе

Үкенеп уйларга чумасың
Беркемгә юк диеп кирәгем.
Парлашып янасы урынга
Көл булды тик минем йөрәгем.

Үртәлмә ярата белгәнгә,
Кыен ул ярата алмасаң.
Ул нинди мәхәббәт була, ди, -
Утларга суларга, салмаса.

Мин беләм, сабырсыз күпләрне
Ялкынлы мәхәббәт зар иткән
Зарланма, күмергә калдым дип,
Шул сөю бит безне пар иткән


Бөреләрдәй күңел

Рәсимә Илясова сүз.
Рәүф Баһаветдинов көе

Телгәләнгән минем йөрәгемә
Ялгыш кына тозлар сипмәгез.
Күңел кылларым да нык тартылган
Берүк инде каты чиртмәгез.

Әрнеп кенә торган мингем күңел
Сызлый әле һаман яралар.
Сагышлардан мине, юксынудан
Кемнәр генә килеп аралар?

Язгы бөреләрдәй күңелемә
Йомшак җилләр булып исегез.
Язын яуган ләйсән яңгырларның
Тамчыларын гына сирпегез.


Балам диеп

Рәүф Баһаветдинов сүз. һәм көе

Син хушлашып киттең минем белән
Аерылышу авыр түз генә!
Китәм дисәң тышта буран уйный
Китәлмәдең балам тиз генә.

Бурап-бурап юлны карлар күмгән
Һава шарты тиздән көйләнми.
Синең белән мине аерырга
Кар бураны хаттә тәләми

Күңал ярсу, беләм буран туктар
Ак юл салып очып китәрләр.
Җил давылдан саклап балам диеп
Йөрәк нурын сиңа илтерләр.

Кышкы шыксыз җилләр дулый һаман
Тукталгандай дөнья акгышы.
Ап-ак карлар уйдык-уйдык гөлләр
Минем белән уртак сагышы.


Карт имәннәр зары

Багаутдинов көе һәсм сүз

Карт имәннәр тагын бер кышлады
Салкын җилләр, буран кар белән.
Яз кояшын басып каршы алды
Яшлегемнән калган җыр белән.

Табигатькә һәр яз көч өләшә
Карт имәннәр генә боега.
Яшь муелга нарат серен чишә
Картайды дип гомер бер елга.

Карт имәннәр, сезнең моң-зарларга
Миндә дәшәм, соңгы елларда.
Язлар килгәч - шатлык бар дөньяга
Миндә генә моңсу җыр туа.


Күңелемдә авылым

Рәүф Багаутдинов көе һәм сүз.

Әй, сагындым авылымны
Күңелдә балачагым.
Әл дә авылым бар, әле
Зарыгып кайткан чагым.

Ялкын иттең йөрәгемне,
Сагышка урый-урый.
Чишмәдәй саф тойгыларым
Бәхетләр юрый-юрый.

Бераз тагын кайталмасам,
Күз алдында авылым.
Эчтән генә сызып янам
Түзә алмыйм сагындым.

Мең-мең бәхет юрыйсың син,
Син авылым урманым.
Синдә минем бала чагым
Эчәр суым, моңнарым.

Күңелләрдә авыл моңы
Гармуннарда уйныймын.
Бала чагым моңнар өсти
Су буйларын урыймын.


Әниләр бәйрәме


Рәдиф Тимершин сүз


Рәүф Багаутдинов көе

Язлар белән бергә назлар килә
Назлый җирне язның нурлары.
Язгы нурлар җирне назлагандай
Назлый безне әнкәй куллары
Кушымта:
Әнкәй кулларының җылысыннан
Әнкәй кулларының назыннан
Күңелләргә ингән мәхәббәттән
Күпме сөю җыры язылган.

Язлар алып килгән назлар кебек
Әниләрнең шушы бәйрәме
Сине сөеп язган шушы җырым
Булсын сезгә чәчкә бәйләме.
Кушымта шул ук.


Йөгерен үтте сагыш


Рәүф Баһаветдинов сүз. һәм көе

Бала чакларымда миңа
Әнкәй ак күлмәк алган.
Шул күлмәкне их матур дип
Минем иңемә салган.

Их күлмәгем син гел ап-ак
Сине һәр чак юксынам
Бала чагым узды инде
Исаңдәме?- ди сыман.

Бала чагым узды инде
Ак күлмәгемне киеп
Кем уйлаган аерылгач
Ялкыны калыр диеп

Ак күлмәгем саф хисләрем
Кушмаган икән язмыш.
Бала чагым урам буйлап
Йөгереп үтте сагыш.


Айлы төн сагышлары


Рәүф Баһаветдинов сүз.

Их, айлы төн якты була
Булмаса болытлары.
Йолдызлар да җемелдәшә
Шул сөю минутлары.

Кушымта:
Килче кил иркәм, килче яныма
Күңелемнең алсу таңына.

Их, айлы төн тыныч була,
Син булган минутлары.
Сагышларым ташып бара,
Юл ясап болытлары.
Кушымта шул ук.

Их, айлы төн сагыш тулы,
Актара болытларны.
Йолдызлар да моңсуланды
Яп-ялгыз минутлары.
Кушымта шул ук.


Таң кызы

Рәүф Баһаветдинов сүз. һәм көе

Күктә янган йолдызларның
Таң кызы иде берсе.
Айлы төндә сагышымнан
Чишәм тик аңа серне

Кушымта:
Һаман йолдызларга карыйм
Күз алдымда таң кызы.
Гашыйк булдым йлдызыма
Йөрәктә яна кузы.

Көндә йолдызларгр карыйм
Сагышым ярасыннан.
Син таң кызы минем йолдыз
Мәңгегә янар сыман.

Кушымта: шул ук.
Балкып яна якты йолдыз
Йөрәгемә юл салды
Өзелеп сөйгән саф күңелдә
Моңнары булып калды.

Кушымта:
Һаман йолдызларга карыйм
Күз алдымда таң кызы.
Гашыйк булдым йлдызыма
Йөрәктә яна кузы.
Йөрәктә яна кузы


Кыз бәхете көяү кулында

Рәүф Баһаветдинов көе
Рәсимә Илясова сүз

Кыз баланың чын бәхете
Бары кияү кулында.
Әлдә кызым очыраткан
Сине гомер юлында.

Бу дөньяда кызыбызның
Бәхетенә тугансың
Минем берлән бер кызымның
Сөйгән яры булгансың.

Эшеңдә дә мактаулысың
Матур донья көтәсең.
Безне дә үз, якын итеп
Кадер хормәт итәсең.

Без дә сине кадерлибез
Кирәкле якын кешем.
Кайнар коймак, эссе мунча
Барыда кияүем өч


Сагыш

Рәүф Баһаветдинов көе
Рәсимә Ильясовага сүзләре

Әрнү сагышлардан
Минем җаным сызлый
Моңга салып садә күңелне
Син мәңгелек ярам,
Гомерем газаплары
Акыллардан язам түгелме

Йомшак чәчең сыйпап
Мин иркәли идем
Кочагыма килә аласым.
Күңел моңым булып
Керфек очларымнан
Күз яшләрем булып агасың.

Безнең урамнарда
Йөргән сукмакларда
Калдымы әллә синең эзләрең
Тулган айга карап
Сагыш җырлар сузам,
Сине һаман эзли күзләрем
Сине һаман эзли күзләрем


Белсәң иде уйларымны

Рәүф Быһаветдинов сүзләре.

Айлы төндә
Аяз күктә
Йолдызлар кабынганда.
Миңа рәхәт синең белән
Гел без бергә булганда

Кушымта:
Белсәң иде уйларымны
Йакылардан да язганымны
Әллә чынлап та,
Әллә чынлап та,
Сөю килдеме?

Яшәү ямем
Синдә генә
Мин назлап сөяр идем
Азырак тагын
Күрми торсам
Зарыгып бетәр идем

Кушымта шул ук

Бәхет өстенә мин бәхет
Гел өстәп сөяр идем
Нинди матур,
Парлар диеп,
Бик күпләр сөйләр иде..


Әнием сөлгесе

Рәүф Багаутдинов сүз.
Әнием сөлгесе

Истәлек билгесе
Керфегемнән яшләр сөрткәнсең
Иркәләп уятып
Еласам юатып
Битләремнән сөеп үпкәнсең.

Таңнарым гел синсез
Яшәвем күңелсез
Сине сагынып көеп янганда.
Исемең йөрәктә
Киттең син еракка
Керфегемнән яшләр тамганда.

Әнием сөлгесе
Истәлек билгесе
Күрәм мин төшемдә үзеңне
Эзлим һаман сине
Җырым белән бергә
Ишеткәндәй булам сүзеңне


Изге теләкләрем

Рәүф Баһаветдинов сүз.һәм көе
Багауов-Хадееев Илшат Илфат улына
һәм Баһаветдинова Әдилә Рафаэл кызына

Чәчкәләр җыярмын,
Хуш - искә коярмын,
Көч бирим нур өстәп күңелеңә
Син чәчкә, күбәләк,
Яшик без бергәләп
Сибелдең бар дөньям күгенә

Гөлләр чәчәк атсын,
Бәхет шатлык артсын.
Үстер син яшлегең гөлләрен.
Мәхәббәт бер генә,
Син аны бел генә,
Гел шатлыкта үтсен көннәрең.

Шатлык көен сузам,
Юлларыңнан узам,
Җиз коңгырау моңы уятып.
Күңел шәмем бүләк,
Кояш булып балкый
Нурлар чәчеп, сиңа куанып.


Кыңгыраулы күңел

Рәүф Багаутдинов сүз.

Кыңгыраулы минем күңел
Офыкларга юл ала.
Ул югалмый бер җыр булып
Хәтердә мәңге кала

Кушымта:
Ак хыялга үреләм мин
Яшәгәндә яратып.
Газиз ярыңны гел генә
Тик үзеңә каратып.

Кыңгыраулы минем күңел
Ак чәчәккә төренә.
Гөмерлеккә дип кавышкан
Гашыйклардай күренә.

Кыңгыраулы минем күңел
Күккә ашып тарала.
Юк ул тынмый, бер моң булып
Йолдызларга юл ала.


Бала чакларымны эзлим

Килгән язларымны көтап алам,
Күңелләрдә илһам кузгала.
Әл дә килер язым син бар әле,
Бала чагым йөгереп узса да.

Күкрәгемдә йөрәк дулкынлана
Айдан якты тирән хисләрем.
Мин гашыйкмып сабый чакларыма
Әннәм диеп атлап киткәнем.

Сабый чагым,синнән канат алдым
Очам кебек коштай кагынып.
Гөрләвекләр булып борылып агам
Сагышымнан өзелеп сагынып.

Ул балачак, ул кечкен эзләр -
Татлы төшле сабый чакларым.
Мин бәхетле идем еласам да
Хәтеремдә мәңге сакланыр.

Ярсу хисләр ташый моңнар булып
Бала чакны эзлим сызланып.
Яз чишмәсе ярсып елый кебек
Бала чакны эзләп, уянып.


Син генә

Рәүф Багаутдинов сүз.

Саф сөюем чын күңелдән
Бергә яктык учаклар.
Бер иркәләп алулары
Истән чыкмый ул чаклар.

Өстен күрәм мәхәббәтнең
Ак чагын кара чагын.
Януымның көюемнең
Булса да авыр чагын.

Сөйгәнемне оныталмадым
Кояшым дип тукталам
Тәүге сою ялкыннарын
Төштә күреп сокланам.

Синсез язлар, язлар түгел
Сагышлардан мин янам.
Йөрәгемдә саф сөюем
Сиңа гына юл салам.

Әрнеп үксеп елаган бар
Хәтерлим елын, аен.
Сөйгән ярың тиңдәш булсын
Булмасын аерым җаның.


Синсез үткән гомер

Бик еракта, Идел буйларында
Ашкынып гел сине эзләдем..
Син кабызган кайнар хисләремне
Кояш нурларына тиңләдем.

Синнән башка гомерем ямьсез минем.
Сагынмыйча бер көн тормадым.
Синсез ялгыз дөнья көтә торгач
Гомер үткәнен дә тоймадым.

Синсез ялгыз, тышта карлы яңгыр
Барыр юлларыма чәчәләр.
Үксеп искән җилдә кар сибелә
Башын игән көзге чәчкәләр.

Күп эзләдем мәхәббәтне елап
Үтте гомерем, синсез вакытлар.
Син сизмәдең кайнар күз нурларын
Ә өстенә яптың салкын кар.
25.03.2011


Синсез дөнья күңелсез

Тыныч кына яшәп булмады шул
Шундый матур иде иртәләр.
Сине эзләп көндә чыгып китәм
Гашыйк җаным ялгыз үтәләр.

Кушымта:
Күктә сүнгән йолдыз кебек
Мин ялгызмын гел синсез.
Чыдап булмый сагышларга
Синсез дөнья күңелсез.

Тик бер генә икән җан яраткан
Мәңгелеккә үзенә караткан.
Күктә янган якты йолдыз булып
Көнем кайтмас микән кабаттан.

Кушымта шул ук.
Бу дөньяда хәзер мин ятиммен,
Сагышларда үтә көннәрем.
Шәмнәр кебек эреп өмет сүнде
Нинди йокы булсын төннәрен?
Кушымта.
5.05.2011.

Син генә

Рәүф Багаутдинов сүз.

Саф сөюем чын күңелдән
Янып көйдергән чагы.
Бер иркәләп алыр өчен
Гомергә камчылавы.

Өстен күрәм мәхәббәтнең
Ак чагын кара чагын.
Януымның көюемнең
Булса да авыр чагын.

Өстен күрдем мәхәббәтне
Булыр диеп азагы.
Саф сөюем күмер итте
Тынгы бирми газабы.

Мәхәббәтне югалтудан
Кыйналудан мин янам.
Йөрәгемдә саф сөюем
Сиңа гына юл салам.

Әрнеп үксеп елаган бар
Хәтерлим елын, аен.
Сөйгән ярың тиңдәш булсын
Булмасын аерым җаның.


Тормыш арбасында

Ничек яшәсәк тә гомер уза
Гашыйк җанны салмыйк ялкынга.
Тормыш арбасын да бергә тартыйк
Бергә барыйк таулпар атында.

Тормыш арбаларын бергә тартыйк
Гел уйлармын синең хакыңда.
Мин булырмын синең чын юлдашың
Иң яраткан йөкче атың да..

Сиңа булыр җыйган чәчкәләрем,
Сиңа булыр минем җырларым.
Тормыш арбасында гел без бергә
Үтәр минем йөгерек елларым.

Язмышым да, көткән бәхетем дә
Өлешемә төшкән көмешем.
Һәр байлыгым синдә, тын алышым
Синдә минем йөрәк тибешем.

Гомер арбасында гел без икәү
Бирдең миңа күңелең сафлыгын.
Таң нурыдай миңа карашларың
Гөмеремнең чиксез шатлыгын.
3.04.2011.


Тагын килсәң иде...

Исемеңне әйтеп җырлар җырлыйм
Күңелем сөйләр сиңа серләрен.
Сине күрсәм дөнья балкып китә
Чәчкә ата бакча гөлләрем.

Син һаман да матур, гөл-чәчәктәй
Болыннарга иркәм чык тагын.
Тургай кошлар күреп сокланырлар
Керфегеңнең нәфис чукларын.

Күз нурларың өтте йөрәгемне
Баш өстендә кояш балкуы..
Сүрелер дип өмет итмә икән
Җан эреткеч сөю ялкыны.

Йөрәкләрдә хисләр кайнаганда
Әгәр сөйсәң килче, иркәлә..
Мәхәббәтем күкрәк сулышында
Тагын килсәң иде иртәгә.
5.04.2011


Хәзер белдек

Роберт Миңнуллинга ияреп

Балалар ямьсез булалмый
Туганда матур була.
Әгәр дусы начар булса
Үзедә начарлана.

Балалар начар булалмый
Анадан яратылган.
Салкын җилдән сакланылган
Өс башы каратылган.

Бала әйбәт тә булалмый
Төннәрен чыгып китсә
Йокылардан да яздырып
Якты көнне төн итсә.

Үсеп җиткәч баларның
Чага торганнары бар.
Кайгылардан интектереп
Утта яндырганы бар.

Төрлесе бар, тик берсе дә
Ят түгел, бик тә якын.
Җилкендереп йөрәкләрен
Әнисен эзли тагын.


Мин бәхетле идем...

Син утырткан гөлләр гел чәчкәдә
Һәр чәчәге миңа кадерле
Гомереңнең якты төсе булып
Наз уятып өзде бәгырьне.

Кушымта:
–Андый көчне кайдан алдың, чәчкәм?
Еллар аша мине уятып.
Гөлләрең дә иркәм синең кебек
Һич туймадым сине яратып
-.
Мин картаймас идем мәңгегә дә
Яннарымда булсаң үзең дә.
Гөлләр кебек үреләм яннарыңа
Кояш нурлы якты йөзеңә.

Кушымта шул ук.:
Яннарыңда мин бәхетле идем
Бер таяныч идең үземә.
Синнән башка ямь табалмыйм бәгърем
Керфек какмый үтә төнем дә
10.04.2011.


Моңсу иттең

Хушлаштың да китеп бардың,
Аерылулар авыр бит...
Бер күрүдә якын иттең
Тукта, дустым, сабыр ит!

You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 11
  • Parts
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 01
    Total number of words is 3573
    Total number of unique words is 1755
    29.5 of words are in the 2000 most common words
    44.3 of words are in the 5000 most common words
    52.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 02
    Total number of words is 3608
    Total number of unique words is 1907
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    44.0 of words are in the 5000 most common words
    51.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 03
    Total number of words is 3549
    Total number of unique words is 1958
    30.1 of words are in the 2000 most common words
    44.7 of words are in the 5000 most common words
    53.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 04
    Total number of words is 3595
    Total number of unique words is 2046
    25.2 of words are in the 2000 most common words
    37.5 of words are in the 5000 most common words
    44.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 05
    Total number of words is 3652
    Total number of unique words is 2010
    26.8 of words are in the 2000 most common words
    42.4 of words are in the 5000 most common words
    50.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 06
    Total number of words is 3588
    Total number of unique words is 1910
    28.0 of words are in the 2000 most common words
    42.3 of words are in the 5000 most common words
    50.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 07
    Total number of words is 3561
    Total number of unique words is 1991
    27.1 of words are in the 2000 most common words
    42.5 of words are in the 5000 most common words
    51.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 08
    Total number of words is 3518
    Total number of unique words is 1974
    29.1 of words are in the 2000 most common words
    43.6 of words are in the 5000 most common words
    51.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 09
    Total number of words is 3590
    Total number of unique words is 2011
    31.5 of words are in the 2000 most common words
    45.7 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 10
    Total number of words is 3575
    Total number of unique words is 1484
    33.1 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 11
    Total number of words is 3563
    Total number of unique words is 1722
    30.5 of words are in the 2000 most common words
    45.6 of words are in the 5000 most common words
    53.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 12
    Total number of words is 3479
    Total number of unique words is 1650
    30.0 of words are in the 2000 most common words
    43.1 of words are in the 5000 most common words
    50.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 13
    Total number of words is 3513
    Total number of unique words is 1704
    31.1 of words are in the 2000 most common words
    44.0 of words are in the 5000 most common words
    51.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 14
    Total number of words is 1408
    Total number of unique words is 765
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    51.8 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.