Latin

Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 13

Total number of words is 3513
Total number of unique words is 1704
31.1 of words are in the 2000 most common words
44.0 of words are in the 5000 most common words
51.3 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Күрешепләр тагын булмаса.
Ул нинди мәхәббәт була ди,
Утларга, суларга салмаса.

Кушымта шул ук:
Онытыйк сабырсыз чакларны
Ялгыз көннәр безне зар иткән.
Зарланмыйк күмергә калдым дип,
Шул сөю бит безне пар иткән.
20.02.2014


Үпкәләмә зинһар

Рәүф Багаутдинов сүз.

Юкка гына миңа үпкәлисең
Йөрәгемне бүлеп кисәккә.
Газаплыйсың һаман салкын карап
Ялгышасың бит син чынлап та.

Ялгышасың, юкка үпкәлисең
Каезланган каен шикелле.
Каен суы кебек түгелергә
Тора күңелем, яшем сөрт инде.

Ничә көннәр инде сөйләшмисең
Елыйсылар килә утырып.
Ташкыннарадай шашкан хисләремнең
Сөю хискәйләрен бетереп.

Газаплама инде салкын калып
Сыенганда хәттә кочакка.
Төбәп кара зинһар күзләремә
Алдый, дисәң әллә чынлапта.
1 март 2014


Язмыш аермасын...

Рәүф Багаутдиноа сүз.

Сине күргән көннән бирле
Бәхеткә ашкындыммы?
Син кердең минем күңелгә -
Мәхәббәәт ташкынымы.?

Кушымта:
Гашыйк мин гомергә
Уемда син генә.
Кочып алыр идем үзеңне.
Кояштай җан өрдең,
Яшәүгә ямь бирдең
Якты хискә күмеп күңелне

Их ашкынды саф күңелем
Кылдай өзелә язды.
Ашкандыр назым түгелеп
Көзеннән эзләп язны,
.
Кушымта:
Безнең йөрәк парлап тибә
Төннәр дә көндәй якты.
Язмыш безне аермасын,
Соңгы сулышка чаклы
23.02.2014.


Әнием

Рәүф Багаутдинов сүз.

Бала чактан хәтеремдә калган
Иркәләп кочуыңны сагынам.
Онытырлык түгәл мәңгегә дә
Өлеш алам кебек назыңнан..

Кушымта:
Күбәләктәй очып, йөредем эзләп,
Юллар ярып киләм болыннан.
\Куллармнан алып җитәкләдең
Яралангач синең каныңнан.

Гомеремнең Әнкәй син гүзәле
Мин һаман да чиксез юксынам.
Шәмнәр кебек эреп өмет сүнде
Синсез миңа дөня юк сыман.

Теләкләрең синең изге иде-
Кояш булдың минем юлымда.
Гомер буе якты нурын сибеп
Янсын кояш, дидең, улыма.
23.02.2014


Сөйгәнеңны ычкындырма.

Рәүф Багаутдинов сүз.

Язмыш нигә алып киттең әле
Өзелеп сөйгән яшьлек ярымнан?
Җиңел түгел чыдау югалтудан,
Йөрәктәге сагыш чаңыннан.

Югалттым шул, сөйгән ярымны мин,
Тоя идем күңел җылысын.
Кадерләрен нигә белмәдем.сың?
Хәзер килә үксеп елыйсым.

Икебездә юктан гаеп җыеп,
Каерганбыз сөю канатын
Ник каердык күңел канатларын?
Бер беребезнең сөю гәдәтен.

Инде хәзер ялгыз аккош сыман
Башкаемны килә бәрәсем.
Ачып куям былбыл сайраганда.
Синдер диеп бүлмәм тәрәзен.

Сине югалтудан йөрәгемә
Сөю уты үрли кабаттан.
Бармы сың ул, минем кебек башка
Гомер буе сине яраткан?
24.02.2014.


Бергә яшәр идек

Рәүф Багаутдинов сүз.

Әгәр мин сиңа гашыйк икән,
Чит -ятларга күзең ташлама.
Гафу итмәм сине гомергә дә
Ярсып сулар кире акса да.

Кушымта:
Сөю бүләк итеп ялгыз итмә
Ташлап китмә мине дус булсаң?
Әммә үкенербез, күпме еллар узып?
Зәңгәр хыялыбыз буш булса.

Өзелеп сөйсәң бәлки ышанырмын
Сыенганда синең кочакка.
Син булмасаң ничек яшәр идем
Яратасың әллә чынлап та.

Куеныңа алсаң иде димен
Югалмабыз күңел хуш булса.
Их, яшисе иде, икәү һәрчак
Барыр юллар бергә кушылса
25.02.2014.

Сөюеңә ышанасым килә

Рәүф Багаутдинов сүз.

Бер көнем юк сине сагынмаган
Гел керәсең килеп төшемә.
Сөюеңә ышанасым килә
Мәхәббәтем сөйгән кешемә.

Кушымта:
Син кабызган сөю мәңге сүнмәс
Сүнмәс алар ачы җылләрдән.
Күңел түремдәге гөлең булып
Нурын сибәр бөтен җирләрдән.

Бер көнем юк сине сагынмаган
Күккә менсәм, җиргә юл салам
Сине эзлим кочып сөяр өчен,
Сүрелмиче синнән моң алам.

Сиңа ашкынмаган мизгелем юк
Юллар салып үтәр гомергә.
Сөюеңә ышанасым килә
Йөрәгемне салма күмергә.
26.02.2014.


Әтием

Флүрә Шәрипова көе
Рәүф Багаутдинов сүз.

Бала чактан калган
Хәтеремдә хаман
Әти, синең оста кулларың.
Синең жырларыңа,
Гармун уйнавыңа
Сокланыплар хич тә туймадым.
Кушымта:
Күбәләктәй очып,
Синең кулны кочып,
Йөгереп уйный идем болында..
Кайтарырга иде, әти, сине кире,
Тик язмышлар Ходай кулында.

Хәзер инде узем
Синен юлдан узам,
Синең эзләреңне эзлим дә.
Синен хакта уйлыйм,
Назларына туймыйм
Хәтирәмнән сине кузлим дә.

Давыллар тидерми,
Кайгыга көйдерми,
Хәрвакытта ышыклап килден.
Булып безгә үрнәк, булып безгә терәк
Без дип жаның урталай булдең.


Гомер үтә димәгез

(Башкорт телендә)
Рәүф Багаутдинов сүз.

Янгыз утхэ гумерегез,
Башыгыззы еймэгез
Бик тиз узган гумерзэргэ
Йзшегеззе коймагыз.

Коштар за бит оса йырак
Кайтауаз тынлык ярып
Юл алалар хауаларга
Хунгы костэрен халып.

Янгызлыкка бирешмэек
Ут-дауыллы яланда.
Юл алдынан дога кылып
Тузэек усал заманга.

Эй был йэшэу канундары
Кунелемдэн хисемэ
Агизел дэ тошорэлер
Боз калканын исенэ.
27.02.2014

Туган көнең белән

1
Якын дустым, синең туган көнгә.
Буләк итәм шигыръ юлларын.
Гел шатлыкта гына узсаң иде
Сикәлтәле тормыш юлларын.

Котлы булсын синең туган көнең
Юлларыңа гөлләр сибелсен,
Март... аеның саф җилләре сиңа.
Бәхет-шатлык кына китерсен.

Тынычлыгың булсын күңелеңдә,
Эшләрең дә барсын, гөрләсен.
Гомер буе синең йөрәгеңдә
Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.

Кояшлы көн телим сиңа ,дустым.
Болытларны куып таратып.
Яшик әле алда гомер барда,
Якын дуслар булып яратып.

Бәхеткәең охшаш булсын иде
Яңа яуган ап-ак карларга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә
Туган көнең белән котларга.

Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.


Сез кайларда татарлар?...

Рәүф Багаутдинов сүз.

Язгы җиллә булып, аваз салып
Халкым тарихына карадым.
Төшләремдә күрәм, таптым диеп
Тетрәндәргән милләт карабын.

Кушымта:
Сез кайларда татар балалары,
"Әнкәй!" дисез кайсы телләрдә.
Җан тартмаса бәлки кан тартадыр
Ник кайтмыйсыз туган илләргә?!

Дулкын куган кораб югалмасын
Чит илләрдә йөрмик адашып.
Җиңел түгел чит-ят җирдә яшәү
Юксынамын сезне җан атып.

Киткән кошлар кайтырлар ул кабат
Тик гомернең кайтмый узганы.
Кошларга да якын туган җире
Корган оялары, үз таңы.
28.02.2014.


Чит җирләдә бәхет эзләмә

Рәүф Багаутдинов сүз.
Ильшат Валеев көе.
Бәхет эзләп киткән идем,
Кайтып булмый калам бит.
Чит илләрдә сораучы юк
Хәлең ничек, балам ? - дип

Туган җирне ташлап китү
Син бәхеткә санама
Туган якка кайталмыйча
Синең яның кыйнала

Карлыгач та җылы яктан
Кайта үз ярларына.
Карлыгач түгелмен нигә
Язмышым алларында?!

Чит иләрдә, чит җирләрдә
Өзелә бәгырьләрем.
Туып үскән җиркәемнең
Белмәдем кадерләрен.

Күңелемдә җан авазы
Туган якларны көтә.
Чит илләрдә бигрәк кыен
Сагындыра кич - иртә.

Тау астыннан чыккан төсле
Язмышым агышлары
Балам диеп ишетелә
Әнкәмнең тавышлары!
28.02.2014.


Кошлар белән кайтам

Рәүф Багаутдинов сүз.
Илшат Валеев көе.

Туган якка аккош юлы
Уеымнан һич чыкмады.
Анда минем Әткәм-Әнкәм
Бала чагым, сукмагы.

Кушымта:
Бик риза мин язмышыма
Кошларым булганнарга.
Кош бураны белән кайтам
Мин туган якларыма

Анда минем туган йортым
Газиз ачык ишегем.
Очраштырып аерган да
Сабый чагым, бишегем.

Уйлар диңгезендә җилкән
Кош бураны бүген мин.
Кайтыр юлда гомер уза,
Сихри нурдан икән ул.
1 март 2014

Әнием
Рәүф Багаутдинов сүз.

Карашышыңнан Әнкәй күреп торам,
Балам диеп көн-төн уйлыйсың?
Сагышларда үтә сезне сагынып
Үтә гомерем , үтте җәл дисең

Гомерем буе шулай бала диеп
Үтәр кебек җаным ачына.
Кара төндә күңел яна-көя,
Бала сөйгән гашыйк назына.

Борчыласың Әнкәй безнең өчен,
Озатканда елап озатма.
Синдә калды минем бала чагым
Мин китәмен инде еракка.

Рәхмәтлемен сиңа мин Әнкәем
Күкрәк сөте тәме телемдә.
Янып-көеп бала диюләрең,
Саф сөюең безгә бүгендә.
16.02.2014.


Тиңдәшме?1

Рәүф Багаутдинов сүз.

Сөяргә кирәк ярларны
"Сынау" күлендә йөзеп.
Чиксез күңел түрләрендә
Нәгыш бизәкләр чигеп.

Сөйгән ярың дустың булсын
Ихласлыкка ни җитә?
Бер-береңне аңлау гына
Кешеләрне иш итә

Ышанычлы булсын ярың,
Чык син, дус, юлларыңа
Тиңдәшеңне сынап түгел,
Үтәсе елларыңа.

Кулларыңны кулларына
Алырлык булса гына.
Хәлдән таеп, ятып калсаң
Ярдәмдә калса генә.
.2.03.2014.


Гомерем агышлары

Рәүф Багаутдинов сүз.

Тәүге аваз күл өстендә
Киек каз тавышлары -
Тынгы тапмый күңелем дә
Гомерем агышлары.

Киек казлар кебек еллар
Оча ярсу җаннардан.
Кояш юлын мин кабатлыйм
Ялгыз калмас таңнарда.

Очып киткән казларымның
Тәүге салган тавышы.
Узган гомер шул тавыштыр
Тик төзәлми сагышы.

Саубуллашып очты казлар
Син аны карадыңмы?
Казлар кебек еллар оча,
Елларын санадыңмы?


Сихри көзем

Рәүф Багаутдинов сүз.

Нинди матур үткән көзем минем
Каңгылдаша тышта кошларым.
Тәңкә-тәңкә очып карлар ява.
Бар булмышым Башкортстаным.

Сиңа гашыйк бүген ап-ак карлар.
Агач яфраклары сибелә.
Сагыш тулы минем йөрәгемдә
Каршы алдың мине син генә.

Тышта кояш, ап-ак карда бизәк
Уйдык, уйдык гөлләр кар әле.
Илем, Республикам, якты көнем
Синдә яшәр көнем бар әле.

Юкка гына Урал тауларының
Кыясына бөркет кунмаган.
Ояң җирнең түбәсендә булгач
Килгән көзнең кышын тоймаган


Көзге хисләр

Рәүф Багаутдинов сүз.

Нигә көзем җилне дулатасың?
Юеш карлар күктән өрәсең
Гомерем кыска диеп әллә җирне
Ак юрганга елап төрәсең

Күңелең ярсый, беләм хушлашасың
Җәйләреңдә калды гөлләрең
Син бәхетле идең шул чакларда,
Илһамланып үтте көннәрең.

Көзләрнең дә була үз кайгысы
Көз сарысы җиргә тоташса.
Көзге җил, кар буранын ияртеп
Яшь түгеп, җәй белән хушлашса.

Йөрәккәем курка шул көзләрдән
Күңелемә бозлар тутырды.
Ничә җәйне, көзне кичергәнмен
Мин шуларны санап утырдым.

Ләкин беләм күңелем бозы эрер
Ак юл салып агып китәрләр.
Ә әлегә бул син салкын кышым
Ярсыганда кайнап бетәрләр.


Күңелдә син генә

Рәүф Багаутдинов сүз.

Яшәүдән туймамын
Гомерләр узганга
Рәхмәтле сиңа мин
Без икәү булганга.

Булмасын үкенеч
Яшәмик көенеп.
Гашыйк бул, тынма җан,
Яшик без сөенеп.

Елмай син, сөйгәнем,
Син -бәхет тауларым.
Гөл булып үскәнсең,
Син - аткан таңнарым.

Авыр сүз, ачу юк
Бары тик сөй генә.
Тормыш ул - бер мизгел,
Күңелдә син генә
2 март 2014


Җан моңы

Рәүф Багаутдинов сүз.

Һәр кешенең җан моңы бар
Тартыгызчы аның кылларыннан.
Назлар тоеп атсын чәчәк.
Бәхет эзләп йөргән юлларыннан.

Хисләремдә җан моңы бар
Хыялый мин синең яннарыңда.
-- Иренемә шатлык эзләп
Былбыл булдым сөю аланында.

Син кичәмнең бер гүзәле
Сөю бишегенең аланында.
Сөялмиче кагылуым
Янган йөрәк синең алларыңда.

Һавлардан аккош булып
Нигә әле шашып сөелмәскә
Үткән вакыт якынайткан
Син күңелдә аткан бер гөл- чәчкә
2 март 2014


Зәңгәр күзләр

Рәүф Багаутдинов сүз
Илшат Валеев көе.

Көн дә көтәм: ник килмисең
Миндә -мәхәббәт хисе.
Кич авышкан, зәңгәр пәрдә
Синең күзләрең төсле.
Кушымта:
Зәңгәр күзләргә багышлап
Сөю җырлары туа.
Ул йөрәктән китми икән
Мине акылдан җуя..

Хыялыма көн дә кайтам
Хисләремне җуйганчы.
Җырлар идем бер җыр булса,
Сагышларым тынганчы.

Хыялымда зәңгә күзләр
Сихри зәңгәр күк төсе,
Сөю уты күңелемдә
Янып бетәрмен төсле


Төшләремдә генә

Рәүф Багаутдинов сүз.

Бүген төнлә тәмле төш күрдем мин
Туңган хисләремне эретеп,
Ак пәйгамбәр булып керде
Яз китергән назны өертеп.

Ул үзе бит бик чибәр дә түгел
Кулбашыма кунды кош кебек.
Җитәкләде кысып кулларымнан
Зур дөньяга илткән көч кебек.

Күпме яшәп һичбер күрмәгәнмен
Ул әйдәде мине үзенә.
Их шул чакта, кочагында аздым,
Кайнар яшләр килде күземә.

Сусаганда эчеп туймагандай
Иреннәре үпте иренемне.
Ник уяндым икән, шул чакларда?,
Оныталмадым бу зур көнемне.


Син минем йөрәгем

Рәүф Баһаветдинов схз.

Сине сөюләрем күкрәгемдә
Сугарасың мине кан белән.
Яшәү бәхетен тоям синнән генә
Чыккан кояш, якты таң белән..

Кайнар гашыйк җаным хисләремә
Серле аваз салды күкрәктән.
Яраландың әллә син сөйгәнем,
Күкрәгемдә шыткан орлыктан.?

Син җанымның сүнмәс бер өлеше,
Сулыш өрдең күкрәк тутырып.
Оя кордың күңел түрләренә.,
Көне-төне сакта утырып

Төннәремдә кайчан уянсам да,
Таң атуга чиксез куанам.
Хыялымны алсу җилкән иттең,
Кочагыңа кереп югалам.

Син җанымның, шиңмәс бер өлеше,
Минем җаным сиңа омсыныр.
Ә җан Күккә, һавларга оча,
Тояр өчен Яшәү тылсымын.
11.02.2014.


Тормыш

Рәүф Багаутдиноа сүз.

Сайлап алган парың тиңдәш булсын
Тормыш юлын бергә үтәрлек.
Бер-береңне өзелеп яратып гел
Хыял тауларына менәрлек.

Кушымта:
Гомеребез үтсен гел парлашып
Өлешемә төшкән көмешем.
Зур тормышка илткән тын алышым
Синдә минем йөрәк тибешем.

Син җанымның бер өлеше бул
Сулыш өр сен гомер кичкәндә.
Җан җылысын бир өшегәндә,
Авыр чакта тормыш көткәндә.

Сабыр булыйк һәр-чак бер-беребезгә
Гашыйк җаннан алып җылысын
Тормыш арбасын да бергә тартыйк
Җырлый-җырлый көйнең моңлысын.
4.03.2014.


Көзге яфрак кебек

Рәүф Багаутдинов сүз.

Көзге җилдә яфрак үрсәләнә
Салкыннарда килми туңасы.
Шаулап үткән җәйге көннәренең
Сизеп ахры әллә соңгысын.

Гомер үтү көзнең җитүләре
Ыҗлап искән җилләр тавышы.
Сары яфрак күңел боегуы
Йөрәкләрнең сөю сагышы.

Каңгылдаша көзен кыр казлары
Сары яфрак кебек моң тартып.
Хушлашулар авыр еллар белән
Иң шәп чаклар кала озатып.

Сары яфрак үксеп елый кебек
Салкын җилгә сөйләп зарларын.
Көз җитүен сизеп саубуллашып
Йөриләрдер сагынып парларын.
3.03.2014.


Сары яфрак кебек

Рәүф Багаутдинов сүз.

Көзге яфрак үрсәләнә
Килми аның туңасы.
Шаулап үткән көннәренең
Сизеп әллә соңгысын.

Гомер үтеп җитүләре
Искән җилләр тавышы.
Сары яфрак боегуы
Йөрәкләрнең сагышы.

Каңгылдаша кыр казлары
Яфрак кебек моң тартып.
Хушлашулар еллар белән
Иң шәп чагын озатып.

Сары яфрак үксеп елый
Салкын җилгә зарларын.
Көзләр белән саубуллашып
Әзлиләрдер парларын.


Бәхетле иттең

Рәүф Багаутдинов сүз.
Флүрә Шәрипова көе.

Җан җылысы хисләремдә
Син аттырдың гөлемне.
Бәхетле иттең көннәремне,
Ахры таптым үземне.

Кушымта:
Синең күзләр йолдыз кебек,
Нурлар сибә һәр көнне.
Яши алмам бер минутта
Күрми калсам бер көнне

Мәхәббәттә мин тынгысыз
Кояшым бул, иркәлә
Мин яшимен синең өчен
Килми калма иртәгә.

Күзләреңдә адаштым мин,
Коткар серен аңларга.!
Мин янамын куз шикелле,
Ялгыз аткан таңнарда.
6март 2014


Җанымда чын сөю

Рәүф Багаутдинов сүз.

Җанымда чын сөю, ишетәм тавышын,
Сагышын күңелдә саклыймын.
Кил, иркәм, яныма, сыендыр җаныңа,
Син калдырган җырны ятлыймын.

Кушымта:
Тышта яз елмая, әллә син килдеңие?
Килмәвең белсәм дә сагынам.
Килче, кил, мәхәббәт, шатлыкка төренеп
Гөлләрем нур сибә назыннан.

Гел чиртсен күңелем, бәхете күкерә,
Җырларым яңгарый кичендә.
Төшемдә чәчкәләр кочаклап серләшә
Әйтер сүз гел синең исемгә.

Уйымда моңлы көй чайкалып тирбәлә,
Болынга чыксам мине - моң баса.
Яндырып йөрәкне, көйләмәс идем дә
Җанымда чын сөю булмаса
6.03.2014


Серле елмаюың

Рәүф Багаутдинов сүз.
Флүрә Шарипова көе.

Язгы кояш әллә карашларың
Күңелемне салдың сагышка.
Эндәш миңа! Кайтавазың итеп
Ярсып типкән йөрәк кагышка.

Кушымта:
Күзләреңне ялкын чорнагандыр
Муелга тиң кара күзләрең.
Керфегеңә әллә гөлләр үскән
Кош моңыдай синең сүзләрең.

Мин сөярмен, җаный яр булсынга
Хыялларым сиңа киң дала.
Йөдрык хәтле кайнар йөрәгемнән
Саф сөюе, моңы, юл сала.

Сакла сөюемне мин сөярмен
Күңелемә салдың сагыш эз.
Сөюемнең кайтавазы йөрәк.
Гашыйк күңелемнең яме сез.
6.03.2014.


Сине яраттым

Рәүф Багаутдинов сүз.

Дулкынланам сине уйлап
Ник мин сине яраттым?
Кар өстендә юллар ерып
Бураннарда адаштым

Кушымта:
Бергә булсак бу дөняда
Бул син миңа чын юлдаш.
Мин булырмын сиңа терәк
Күктәге якты кояш

Йөрәгемдә урын тапсаң
Канатым бул хисләргә.
Күзләреңнең нурын сирпеп
Җәйге зәңгәр кичләрдә

Тәрәзләрдә ай нурлары
Бәхет сибеп елмая.
Әйтерсең дә яңа дөнья
Нурга төрөнеп уяна.

Нигә элек күрә алмадым
Кайларда йөредең икән.
Белмәдем торган йортыңна
Барырмын көндә иртән.


Тик син генә

Рәүф Багаутдинов сүз.

Озатып кил гомеремне
Мәхәббәттә адашып.
Ай да карый нурлар чәчеп
Таң йолдызын яратып

Кушымта:
Ян, йөрәгем, дөрләп ян син
Башкалар кагылмасын.
Мине синнән - сине миннән
Йөрәкләр аермасын.

Тик син генә йөрәгемдә
Бер сер саклап йөреттем.
Иртәдә кич килерсең дип
Өзелеп сине көттем.

Кояшым бул нурлар сирпеп
Җылысын бир җаныма.
Ашкынам мин ташкын булып
Дулкыннанып яныңа.
7.03.2014.


Киек казлар

Рәүф Багаутдинов сүз.

Казлар оча көзләр җиткәч
Һавада моңнар көйләп.
Каңгылдашып йөрәк телеп
Түгелеп зарын сөйләп.

Киек казлар каңгылдаша
Җәйнең азага микән
Кулны сузам зәңгәр күккә
Сагыш газабы микән.

Кайтарып булмый гомерне
Көз җиткәч кошлар китә.
Үткән елларны калдырып
Чәчләрне күмер итә.

Киек казлар һич китмәгез
Калдырмагыз кырларны.
Анда корган ояларны,
Яшли сөйгән ярларны.

Кайтарып булмый гомерне
Күпме көзләр үтелгән.
Үткән елларның көннәре
Йөрәгемдә өтелгән.
7 март 2014


Синең өчен яшим

Рәүф Багаутдинов сүз.

Синең өчен яшим бу дөньяда
Мин ялгызмын: синсез мин һаман.
Инде ничек түзәр гашык җаным
Утларында гына мин янам.

Кушымта:
Чүлләр кичик, айкап дөня йөген
Бергә йөзик олы дөньяда.
Мин ай булам, ә син зөһрә йөлдыз
Диңгез өсләрендә елгада.

Бер сер булып кала алмадыкмы?
Миндә синең күзең карасы.
Изге уем ак саф бәхет эзли
Ничек итеп сине табасы.?


Калырбыз гел яш булып

Рәүф Багаутдинов сүз.

Йөрәк нигә ярсыйсың син
Күкрәгемдә дулкыны
Күңелем һаман сине эзли
Эчтә сагыш упкыны.

Кушымта:
Очам көндә яннарыңа
Канатларым ак болыт.
Картаймабыз бергә булсак
Калырбыз гел яш булып.

Искә төшеп сагындырды
Без икәү йөргән болын
Иң беренче мәхәббәтем
Шатлыкта үткән урын.

Квышырга язсын гына
Салкын җил тидермәмен.
Сөеп үтсен,сөелеп үтсен
Калган бар гомерләрем.

Син изге җан - шаулый торган
Урадың йөрәгемне
Оныта алмыйм матурым дип
Яратам дигәнеңне.


Җырым бүләк

Рәүф Багаутдинов сүз.

Җырым бүләк җырлыйк әле
Күңелемнән хисемә.
Тойгыларым синең өчен
Тынмый моңнаар һич кенә.

Кушымта:
Уемда җырым тирбәлә
Син булмасаң моң баса.
Килмәс идем яннарыңа
Җанда сөю булмаса.

Үзем уйныйм, үзем җырлыйм
Һәркемгә насыйп түгел.
Әйдә кушылып бергә җырлыйк
Шатлыкка тулсын күңел

Синең белән мин бәхетле
Бетмәс безнең сөйләр сүз
Ике йөрәк парлап типсә
Салкын тимәс гөлләр без


Канатым син.

Рәүф Багаутдинов сүз.

Һаваларда очып барам
Канатлыдай мин һаман
Нигә болай сагынам икән,
Бетәр микән бер заман.

Сине сагынып тибә йөрәк
Очам мин синең эздән.
Яшерә алмыйм сөюемне
Яшь тама минем күздән.

Очам, эзлим, һич табалмыйм
Талпына гел канатым.
Һваларда очып барам.
Канат бирде ярату.

Миңа тиеш мәхәббәтә
Канатым син тиң ярым.
Синнән башка торалмыймын
Тик беләм мин син барын.
7.03.2014


Сине эзлим

Рәүф Багаутдинов сүз.

Язгы җилләр тәрәзәне кага
Саф сөюем очкан торналар.
Синсез гомерем торна тавышлары.
Яңгыр булып яшьне коялар.

Кушымта :
Бүген килеп менә эзлим сине
Мәхрүм иттең очар канаттан
Килче тагы, килче, мәхәббәтем
Һәм күкләргә күтәр кабаттан!...

Кичә генә яннарымда идең
Һаваларга очтың биеккә.
Кулларымне күпме сузсамда мин
Өлгермәдем сине сөеп тә

Ниләр өчен миңа шундый газап.
Үпкәләпләр әллә калдыңмы?
Әллә яман күзләр, артык күреп
Йөрәгемнән тартып алдымы?
9.03.2014


Сез кайларда дусларым

Рәүф Багаутдинов сүз.

Бүген төнлә төшләремдә күрдем
Үземнән дә якын дусларны.
Якын дуслар белән язга кердем
Өшемичә үттем кышларны

Кушымта:
Дуслык хисе ул гомерле икән
Мактый -мактый җырлар җырладым.
Җырладым да эзләп дусларымны,
Яшерен генә үксеп еладым..

Очрашырбыз әле, күрешербез әле
Хыялыбыз очар кош булса.
Әммә үкенербез, күпме еллар узып
Күңел күзләребез буш булса

Сез кайларда якын дускайларым
Тынгы белми йөрәк сызланып.
Яз чишмәсе ярсып елый кебек.
Сез дусларны эзләп уянып.
10.03.2014.


Сагышлы миләш

Рәүф Багаутдинов сүз

Көзге салкыннарның килгән мәле
Тукталгандай булды агым су.
Миләшләр дә бүген ярсып елый
Булып китте кинәт ямансу.

Башын игән миләш тәлгәшләре
Салкыннарда кояш батканда.
Гел кояшлы гына тормый көннәр
Күз яшьләрең ташып аксада.

Ниләр сөйли кызыл тәлгәшләрең
Айдан якта төшә иңемә.
Кемнәр өчен үрелеп чәчкә аттың
Куанычым, ачым син генә.
Миләшем, син ачым, син генә
11.03.2014


Саумы дуслар!

Рәүф Багаутдинов сүз.

Хәерле көн! Саумы дуслар!
Күрешеп елмаегыз.
Чәчкә аткан гөлләр кебек
Чакырам уяныгыз.

Кушымта:
Сандугачлар сайрамаса
Тургайлар җырын сузсын.
Көннәребез бергә үтсен
Шатлыклар салып узсын.

Хәерле көн! Саумы дуслар!
Йөрәгем дулкыннары.
Сез дусларым яшьлегемнең
Салкыны, ялкыннары.

Хәерле көн! Саумы дуслар!
Дуслар дип яши күңел.
Күңелләрдән шатлык таша.
Җырламый мөмкин түгел.
11.03.2014.


Калмаш суы

Рәүф Багаутдинов сүзләре.

Калмаш суы талгын ага,
Сандугач талларында.
Бала чагым калды анда
Тора күз алларымда.

Кушымта:
Ярларында кошлар моңы,
Салкын чишмә, эчәм су.
Тынып кал син, аккан суым,
Аерылышу ямансу.

Аккан сулар чыңлап куя,
Башын ия камышлар.
Чүт-чүт итеп сайрый кошлар,
Җырлап туймас сагыш бар.

Күзләремнән яшь коела
Баш ия миңа каен.
Калмаш суы көй чыгара
Челтерәп аккан саен.
12.03.2014.


Үткән тыңнарым

Рәүф Багаутдинов сүз.
Флүрә Шәрипова көе

Үткән таңнар бәхет таңы иде
Бүгенгесе синсез ник аткан?
Шул таңнарны эзләп гомерем үтә
Ул таңнарны эзләп кем тапкан.

Йөрәк! Йөрәк! Нигә ярсыйсың син
Ярсуларың сиңа кирәкме?
Әйтү ансат, Ничек ышандырыйм
Сөю саташтырган йөрәкне.

Күзләреңнең нуры таныш иде
Шул күзләрне сагынып эзләдем.
Миңа булган сөю утларының
Күптән сүнгәнлеген белмәдем.

Еллар өзде өмет яфракларын
Юллар булган урау, бормалы.
Гомер буе сине эзләгәнмен
Кыйгыларга гына урады.
13 март 2014.


Гармунчы

Рәүф Багаутдинов сүз.

Төнге тынлык.Йоклап киткән дөнья,
Җәй гамнәре биреп җаннарга.
Тик үкседе гармун гына елап,
Бәгырьемне телеп таңнарда.

Гармун моңы җылләр булып исте,
Болыт ялларына уралып.
Син тылсымлы сагыш! - Ыңгырашма,
Күңелемә кереп сарылып.

Гармун уйный, бәргәләнә йөрәк,
Гармуннар бит булмый күрексез.
Шул бәхетне кочып моңнар алам,
Саклар белән соклар кебек без.

Тонык тавыш тынгы бирми һаман,
Җанга шәрех моңдыр - сагыштыр.
Кем кирәк соң сиңа, их, гармунчым?
Ул сихерле, серле язмыштыр.
15 март 2014.


Муел чәчәгедәй

Рәүф Багаутдинв сүз.

Түземсезлек белән язлар көттем
Муеллар да бүген актан-ак
Гашыйклар да яз көненә ошый
Саф сөюдән чәчкә аткан чак

Синең йөзләр һаман күз алдында
Муел чәчәгедәй сөйкемле.
Минем күңелемдә ниләр барын
Тик муеллар белә шикелле.

Шикләндергеч сүзең була калса
Ашыкма син аны әйтергә.
Далаларда бүген гел чәчкәдә
Муелларны ал син хәтергә.

Сагышларга мине сала күрмә
Сагыш юлы безгә тиң түгел.
Гашыйк җаным синең назга сусап
Аерылмыйча яши гел күңел.
13 март 2014


Бергә булыйк әле

Рәүф Багаутдинов сүз

Синең өчен яшим бу дөньяда
Мин ялгызмын: синсез мин һаман.
Инде ничек түзәр гашык җаным
Утларында гына мин янам.

Кушымта:
Чүлләр кичик, айкап дөня йөген
Бергә йөзик олы дөньяда.
Мин ай булам, ә син зөһрә йөлдыз
Диңгез өсләрендә елгада.

Бер сер булып кала алмадыкмы?
Миндә синең күзең карасы.
Изге уем ак саф бәхет эзли
Ничек итеп сине табасы.?


Түзче җаным

Рәүф Багаутдинов сүз.

Түзче җаным, елларымның
Су булып агуына ..
Шул суларда йөзеп барам
Син биргән язмышыма

Кушымта:
Алып китмә яшьлегемне
Агышларыңа салып
Тик җырларым кире кайтыр.
Үткән гомремне табып.

Бәлки елгам сез әйтерсез
Яшь чакларым кай якта
Күрәлмичә түзеп кара
Йөзеп барам шул якка.

Их бер барып урар идем
Яшьлегем яннарына
Ник акчарлак түгелмен мин
Язмышым алларында?!

Яшь чакларым суга кушылып
Моңнар булып сирпелде.
Нигә киттең, мине ташлап
Кыр казлары шикелле.
17.03.2014.


Сорама сөюемне

Рәүф Багаутдинов сүз.

Сорама син минем сөюемне
Сөюләрем сагыш күңелдә.
Кояш белән таулар көче анда
Гашыйк җаным йөрәк түрендә.

Кушымта:
Ак пәйгамбәр булып кердең төшкә
Сөюемне әллә сиздеңме?
Җилләр булып битләреңнән үптем
Кояш булып яндым күрдеңме?

Сорама син минем сөюемне
Төннәремдә йокысыз калганын
Янса йөрәк бастым яшем белән,
Кем сынаган сагыш басканын.

Сорама син минем сөюемне
Сөюемне суга салмадым.
Ул өшесә өреп җылыттым мин
Мамык юрганнарда сакладым
Йөрәк түрләрендә сакладым
18.03.2014.


Мин бәхетле

Рәүф Багаутдинов сүз.

Дулкынланам сине уйлап
Өзелеп сине яраттым?
Бураннарда карлар ерып
Бергә үтәр юл ачтым

Кушымта:
Бергә булыйк бу дөняда
Бул син миңа чын юлдаш.
Мин булырмын сиңа терәк
Күктәге якты кояш

Йөрәгемдә урын сиңә
Күңелемдә сандугач
Синнән башка яши алмыйм
Мәхәббәтем син булгач.

Тәрәзләрдә ай нурлары
Нурын сибеп елмая.
Әлдә син бар яннарымда
Мин бәхетле дөньяда
18.03.2014.

Саф сөюем...

Рәүф Багаутдинов сүз.

Кош бураны сөюләрем
Минем йөрәк талпына.
Ләйсән яңгыр булып куныйм
Гашыйк җаның каршына

Кушымта:
Хискә тулып дулкынланып
Очып сиңа барышым,
Хисләремне бәйли йөрәк
Күкрәгемдә сагышым.

Кушымта: шул ук.
Рәхмәтлемен язмышыма
Бәхетемә эндәшәм.
Ак-кош кебек мин яшимен
Куеныңда сөйләшәм

Мин үземне синең белән
Канатлыдай хис итәм.
Иркәлим мин җилләр булып
Саф сөюне үз итәм.
17.03.2014.


Сөюләрем

Рәүф Багаутдинов сүз.

Мин бит синнән хәбәр көтәм
Назлы хисләр уятып.
Очам көндә яннарыңа
Керфегемне чылатып.

Кушымта:
Далаларга син керәсең
Хуш-искә күмеләсең,
Сине эзлим, гөлгә карыйм,
Килә бер сөеләсем

Сине күреп калырга дип
Айда иелгән төсле.
Саф сөюем, мәхәббәтем
Җил давылдан да көчле

Пар аккошлар булыйкчы без
Куеныңда сөйләшәм
Җаннарыбыз йөрәкләр дә
Бер берсенә эндәшә.

Йөрәгемдә урын алдың
Син гөлемдә гел күңел.
Яннарыңда калдыр мине
Күз нурларыма күмел
.15.03.2014


Бергә булыйк

Рәүф Багаутдинов сүз.
Филюс Беркет көе.

Егет:: Язгы кояш җирне назлагандай,
Назлый мине синең күзләрең.
Керфегеңә әллә гөлләр үскән,
Кош моңыдай синең сүзләрең.

Кыз:Мәхәббәттә мин дә тынгысыз ян
Иң саф җанлы матур булсалар
Миндә сине өзелеп гел сөярмен
Күз нурларың сүнми торсалар:

Егет белән кыз:
Гомерләрне җырлап икәү үтик
Хәтерләрдән торган язмыш та.
Бердәм булып, бергә яшик әле
Шушы матур безнең тормышта.
12.02.2014


Син бәхетле иттең

Рәүф Багаутдинов сүз.

Егет: Сихри гүзәлектә синең күзләр
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 14
  • Parts
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 01
    Total number of words is 3573
    Total number of unique words is 1755
    29.5 of words are in the 2000 most common words
    44.3 of words are in the 5000 most common words
    52.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 02
    Total number of words is 3608
    Total number of unique words is 1907
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    44.0 of words are in the 5000 most common words
    51.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 03
    Total number of words is 3549
    Total number of unique words is 1958
    30.1 of words are in the 2000 most common words
    44.7 of words are in the 5000 most common words
    53.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 04
    Total number of words is 3595
    Total number of unique words is 2046
    25.2 of words are in the 2000 most common words
    37.5 of words are in the 5000 most common words
    44.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 05
    Total number of words is 3652
    Total number of unique words is 2010
    26.8 of words are in the 2000 most common words
    42.4 of words are in the 5000 most common words
    50.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 06
    Total number of words is 3588
    Total number of unique words is 1910
    28.0 of words are in the 2000 most common words
    42.3 of words are in the 5000 most common words
    50.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 07
    Total number of words is 3561
    Total number of unique words is 1991
    27.1 of words are in the 2000 most common words
    42.5 of words are in the 5000 most common words
    51.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 08
    Total number of words is 3518
    Total number of unique words is 1974
    29.1 of words are in the 2000 most common words
    43.6 of words are in the 5000 most common words
    51.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 09
    Total number of words is 3590
    Total number of unique words is 2011
    31.5 of words are in the 2000 most common words
    45.7 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 10
    Total number of words is 3575
    Total number of unique words is 1484
    33.1 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 11
    Total number of words is 3563
    Total number of unique words is 1722
    30.5 of words are in the 2000 most common words
    45.6 of words are in the 5000 most common words
    53.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 12
    Total number of words is 3479
    Total number of unique words is 1650
    30.0 of words are in the 2000 most common words
    43.1 of words are in the 5000 most common words
    50.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 13
    Total number of words is 3513
    Total number of unique words is 1704
    31.1 of words are in the 2000 most common words
    44.0 of words are in the 5000 most common words
    51.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 14
    Total number of words is 1408
    Total number of unique words is 765
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    51.8 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.