Latin

Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 05

Total number of words is 3652
Total number of unique words is 2010
26.8 of words are in the 2000 most common words
42.4 of words are in the 5000 most common words
50.0 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Ничә йөз ел бит инде.
Бүген без һаман көрәштә
Җиңгән батырлар иле.
Борылмадың алга бардың
Син финансист зур кеше.
Синдә безнең өметебез,
Бөтен таяныч көче.
Районның син хуҗасы
Акчаларга алтынга.
Чын хуҗага бу хас сыйфат
Тырышлыгың халкыңа
Халкым диеп агарса да
Чәчләренең карсы.
Сиңа әле шушы эштә
Янып – пешеп барасы.
Барасы да барасы.

Күңелендә – гел матурлык
Чакмагыш муниципаль район хакимиятенең
гомум бүлек мөдире
Шәйхиев Әфгать Нигъматулла улына

Туган җирең Тамьян якларыннан,
Син зур бүләк район халкына.
Тырышлыгың, уңганлыгың белән
Күңел мәрҗәннәрең хакына.
Сине күпләр мактап яраталар,
Хезмәтеңне, туган ягыңны.
Күңелендә гел матурлык кына,
Эр(е)тә, диләр, туңса – җаныңны.
Зимфираң да – сиңа зур киңәшче,
Бик ягымлы, тугры антына.
Укытучы, зур фәһемле диләр,
Белем бирә икән халкына.
Кызың Айгөл сезнең юлдан киткән,
Ул бит – синең типкән йөрәгең.
Илсөяр дә – саулык табибәсе,
Син үстергән бәхет – терәгең.
Балкып яшә мәңге кояш кебек,
Кайгы күрми үтсен көннәрең.
Терәк булсын җан сөйгәнең янда,
Ике кызың – үскән гөлләрең.

Йолдыз шикелле
Хисәметдинова Фәһиә Әдип кызына
Синең эшең бигрәк саф һәм гадел,
Чын хуҗаның изге йортында.
Тырышлыгың күпләр сокланырлык
Кайныйсың син хезмәт утында.
Туып үскән ягың Чишмәкаран
Яхшылыкка сине өйрәтте.
Барысында күрдем, тик күрмәдем
Синең кебек изге йөрәкне.
Изгелегең белән данлыйсыңмы,
Зурлыйсыңмы хезмәт йортыңны?
Кояш белән таулар көче синдә
Карашыңнан кайгым онтылды.
Күңел күгең синең һәрчак аяз
Көлеп аткан таңнар җылысы.
Мәхәббәтле саф гомерләр телим
Сайрар кошларыңның җырлысын
Телимен мин сезгә изгелекләр
Якты кояш гөлләр калдырсын.
Барыр юлларыңда сүнү белмәс
Ак бәхетле шәмдәл яндырсын!

Җыр чакыра
Базы уңганнарын
Башкортстанның атказанган механизаторы
Хөсәенов Динискә, Егоров Анатолийгә,
Собгиянов Әбүзәргә, Нуркаев Әдипкә,
Арсланов Раилгә, Нафиков Рәдифкә.Һ.б.

Көннәремне якты иттең,
Кышын атты гөлләрем.
Мин һич бер картаймамын
Синдә үтсә көннәрем.
Җырлап күңел ачар өчен
Мин гел сиңа омтылам.
Синсез бер көн яши алмыйм
Тынгы белми борчылам.
Кече яшьтән таныш, беләм
Тормыш сездә гел уңай.
Сезнең якта уңган халык
Үстерәсез күп бодай.
Гармуннарга кушылып җырлый
Нур сибеп кояшым да.
Ике йөз ел нигез салган
Авылым Юмашымда.
Күпме җырлар моңлы көйләр
Син Юмашым турында.
Гашыйкларга бәхет бирә,
Яңгыраган җырыңда.
Мин дә яшим сезнең белән,
Гомерем балкышларда.
Күл өстендә дулкынланып
Каңгылдый ак кошларда!
Гомергә сүнми сүрелми
Юмашым йөрәгемдә.
Әйтелми калган серләрем –
Өр яңа көйләремдә.

Базым минем гүзәл җирем
Юмаш авыл советы мәдәният хезмәткәре, Башкорт-
стан республикасының атказанган мәдәният хезмәт-
кәре Вилюр Бадыйковка

Бигрәк ямьле газиз туган җирем,
Синдә генә күңел дәвасы.
Дулкынланган иген басулары
Юмашымның иң саф һавасы.

Кушымта:
Син туган ягымның
Йөрәге икәнсең,
Син Базым минем хыялым.
Синнән дә гүзәл як,
Гүзәл як юк икән,
Аерылмас гомер юлларым.

Кояш булам көндез, төнлә йолдыз,
Кырларыңа күңелем җилкенде.
Уңган халык бездә, бездә генә
Базылылар бигрәк сөйкемле.

Юмашта йомшак кыйбла җилләре,
Базы буйларында син гөлгә.
Җырым – бүләк. Бергә җырлыйк әле,
Базы җыры булып бер илгә!

Горурланып яшәр халкым бар
Башкортстан Республикасының атказанган
укытучысы, ялкынлы лектор һәм агитатор
Риф Порфирович Захаровка, Спиридонова Зоя
Николаевнага, Чакмагыш районының шәрәфле кешесе
Сайдяков Мефодий Антоновичка

Юмаш офыклары гел кояшлы
“Базым” минем торган төягем.
Ай тирбәнә аккан суларыңда
Җан кыйбласын җуймас йөрәгем.
Нәрсә теләсәң дә барсы да бар
Юмаш офыгында түрләрем.
Синең белән шундый җиңел миңа,
Бәхет тауларына үрләдем.
Күргәнемне шигьри юллар иттем,
Ак кагазьне чәчкә итәрлек.
Амбарларда запас иген, ашлык
Дистәләрчә елга җитәрлек.
Кунакчылсыз килгән кешеләргә,
Сый-хөрмәттән табын сыгыла.
Әллә синдә сагышландыңмы дип,
Күп милләтле халык җыела.
Һәр тармакта гел беренче булып
Алгы сафта яшәп ятабыз.
Җиргә күктән йолдыз сибелгәндәй
Күп бүләкләр алып кайтабыз.
Син юмашым яшәр халкым белән
Муллык иле дигән даның бар.
Мин яшимен, чөнки син булганга,
Горурланып яшәр халкым бар.

Жырлыйк әле туган көнеңдә
Базы кооперативыныж уңган бригада җитәк-
челәре: Сайдяков Валерий, Сәлимгәрәев Рифат,
Тангатаров Әүфәт, Бакиров Фәдискә

Сезнең туган көнне очып йөрим
Гел эшлисе килә яхшылык.
Миннән бәхетлерәк кемнәр бардыр
Бөтен дөнья китте яктырып.
Күңелемнән агылып чыга җырлар
Моңын сузып Юмаш ягына.
Хыялларым “таган атынгандай”
Рәхәт булып китә җаныма.
Җырлыйк әле, дуслар, җырлыйк әле,
Җыр-моңнар бит баса сагышны.
Былбылларда сайрап моңга күмелә
Мөгҗизалы итеп язмышны.
Җырлыйк әле дуслар, җырлыйк әле
Дөнья гамәленә күмелеп.
Юксынудан, ялгызлыктан сезне,
Аерып алсын җырлар үрелеп.
Чылтыр чишмә сирпи күңелемнән
Моң сулары эчеп исерик.
Юлларыгыз сезнең уң булсын, дип,
Ташып торган моңнар күчерик.
Җырлыйк әле дуслар, җырларымны
Дәртләндереп сезне, иркәләп.
Сәламемне сезгә җиткерсеннәр
Яз гөлләрен җыеп иртәрәк.
Җырларымда сөю сагышлары,
Гашыйк җаннан туган ышаныч.
Җырларымны сезгә бүләк итәм,
Җырсыз яшәү беләм, кызганыч.
Гашыйкларны парлы итсен җырым
Сайрар кошыгызны ияртеп.
Бу дөньяның чиксез матурлыгын,
Яшәү ямен табып, көйрәтеп.

Күңелемдә авылым
Рәүф Баһаветдинов сүз һүм көе*
Медицина фәннәре докторы, профессор
Бадыйков Рәшит Гәзиз улына

Әй, сагындым авылымны,
Күңелдә балачагым.
Әлдә авылым бар, әле
Зарыгып кайткан чагым.
Моңлы иттең йөрәгемне
Сагышка урый-урый.
Чишмәдәй саф тойгыларым
Бәхеткә юрый-юрый.

Бераз тагын кайталмасам,
Күз алдымда авылым.
Эчтән генә сызып янам,
Түзә алмый сагындым.

Күңелемдә авыл моңы,
Гармуннарда уйныймын.
Бала чагым моңнар өсти,
Су буйларын урыймын

Юмаш офыклары
Башкортстанның атказанган авыл хуҗалы-
гы хезмәткәре Базы колхозының баш инҗенеры
Иванов Вадим Григорьевичка

Юмаш офыкларын ямьләп
Кошлар сайрап назлана.
Синнән башка яши алмам,
Бер мизгелгә, азга да.
Көннәремне якты итеп
Кышын атты гөлләрем.
Мин һич бер дә картаймамын
Сездә үтсә көннәрем.
Йөрим дисәң юлларың бар,
Базы буе дарьясы.
Туган җирем мирас саклый
Куанычлы дөньясы.
Кулын болгый офыкларга
Юмашта камышларым.
Синең куеныңа төренеп
Таралды сагышларым.
Офыклары һич кисмәде
Кош очкан канатларын.
Күрдем җирнең, күкнең,суның
Сагышын таратканын.
Юмашымнан моңнар алам
Йөрәк тоя төшенә.
Офыгыңда таң балкышы
Сез кадерле Кешемә

Дусларымны эзлим
Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы
хезмәткәре Базы колхозының элекеге баш агро-
номы, партком секретаре Сабиров Зиһени
Сәлих улына

Сез дусларым, кая югалдыгыз
Таралышып кая киттегез?
Аерылышмас кебек үскән идек,
Нигә мине ялгыз иттегез?
Өмет итеп яшим: сезнең белән
Очрашуга илтер юлларым.
Эзли-эзли инде арып беттем
Сагышлардан таша җырларым.
Сез дусларны сагынып җырлар туа
Бергә булган чорлар турында.
Ул дәверләр инде кире кайтмас,
Безнең язмыш алла кулында.
Мин сагындым, сезне, дускайларым,
Ишетер икән мине кайсыгыз?
Торган җирләрегез гөл булса да,
Туган яклар көтә кайтыгыз!

Базы сулары
Башкортстанның атказанган авыл хуҗа-
лыгы хезмәткәре Базы колхозының элекеге
рәисе Халиуллин Алберт Харис улына, порт-
ком секретаре Янгиров Риф Рифкать улына

Бала чакларымны хәтерлимен
База суларында кайнавым.
Шул чакларда суга кармак салып
Зур дөньяны уйлау кайда ул.
Ул вакытлар инде артта калды
Дөнья безгә булган түгәрәк.
Шул чакларым миңа бер туп булып
Хәтеремдә йөри тәгәрәп.
Аккан сулар игәп ташны түгәрәкли
Дулкыннары аны шомарта.
Суда йөзгән балыкларны хәттә
Куенына алып уйната.
Без дә шулай гомер агышында
Игәлепме чабып узабыз.
Дус һәм туган, чит- ят кешеләр белән
Гомер җебен җайлап сузабыз.
Базы суы ага җырлап һаман
Кайда барсак йөри иәреп.
Базы суын эчеп үз иттек тә
Ачы суга булмый өйрәнеп.

Үрнәгемнең иң гүзәле
Русия һәм Башкортстанның атказанган фән
эшлеклесе, медицина фәннәре докторы, Башкорт
дәүләт университеты профессоры
Гыйльметдинова Лира Тәлгать кызына

Үрнәгемнең иң гүзәле синдер
Исемнәрең мәңге саклансын.
Горурланып атый исемеңне
Туган авылың сине якташым
Характерың тыйнак, бик ягымлы
Халкың өчен ярдәм кыласың.
Юл күрсәтеп, гыйльми белем биреп
Күңелләргә нурлар сузасың.
Бал кортыннан уңганлыгың өстен
Белем биреп күпне үрләттең.
Кылган эшең гел изгелек кенә
Зур шәхесе булып милләтнең.
Шатланамын синең хезмәтеңә
Бик кирәксең илгә, халкыма.
Бу шигырьне сиңа багышладым
Җырларымның изге антын да.
Саф мәхәббәт олы бәхет телим,
Күңел тынычлыгың сау булсын.
Күпме булса синдә көч һәм сәләт
Бәхет өстәп биек тау тусын.

Үрнәгемнең якты йолдызы
Русиянең һәм Башкортстанның атказанган фән
эшлеклесе, медицина фәннәре докторы, профессор,
Башкортстан дәүләт медицина университеты
проректоры Хәсәнов Әнвәр Гыйният улына

Яшәргә сез эшләп өйрәнгәнсез
Яратырга – безне яратып.
Йөрәгеңне уттай гел яндырып
Үр менәсең безгә йөк тартып.
Борчыласың тәлипләрем диеп
Син ВУЗымның– күңел аклыгы.
Сикәлтәле юллар аша үттең,
Хисләреңнең шунда пакълыгы.
Син бу җирне дәваларга килдең,
Чистартырга сырхау һавасын.
Кулларыңда скальпелләр алтын,
Туар чирне кисеп аласың.
Куллары да алтын, диләр, синең,
Җиңел диләр синең адымны.
Булган чирләр әллә кая була,
Эреттердең туңган җанымны.
Сине зурлап тагын шигырь язам
Моң авазын сирпеп тугайга.
Синдә сәләт йолдызларга тиң бит
Үрнәгеңдә очкан тургайга

Мин сокланам сиңа
Җаваплылыгы чикләнгән “Сәвәде” җәмгыяте
рәисе Нурисламов Рәфис Шәйхелислам улына

Үрнәк суы. Татлы,төбе кояш
Дулкынланма суын эчкәнче.
Эчкән суың сине көчле иткән
Мин сокланам гомерем үткәнче.
Синең хезмәт туган авылыңа
Тырышлыгың күккә талпына.
Йодрык хәтле типкән йөрәгең дә
Тынгы белми яшәү хакына.
Синнән тырыш тагын кем бар җирдә?
Тормыш дулкынында тәрәзең.
Туган якның иген басулары
Сөя сине, күңел кәрәзем.
Яз нурлары бәйрәм алып килә,
Түрләренә үтеп йөрәкнең.
Ялкын чәчеп эшли сездә халык,
Иген басуларын көйрәттең.
Сабан туйларында сез беренче,
Җиңел түгел, беләм, “көрәшү”.
Изгелегең – күпләр сокланырлык,
Яшь буынга акыл өләшү.
Ак бәхетләр,тыныч тормыш теләп,
Туган авылың бирсен моң назын.
Терәгең нык, көч бирүче булдың
Рәхмәтлемен. Сиңа җыр яздым.

Авылым уңганнары
Хәйруллин Илшат һәм Илдар,
Сәйфуллин Илгиз, Арсланов Рәнис,
Ширәев Рәнүс белән Илнурлар,
Арсланов Рәфил һ.бга *

Үз-үзеннән сорый белсен кеше:
Иң мөһим көн бүген түгелме?
Яши белсәң иде иң мөһиме
Бүген диеп һәрбер көнеңне.
Бу дөньяда яшәү гаҗәп кызык,
Эштән тартылмасын кул гына.
Кем хезмәтне сөеп бәхет эзли –
Җирдә кызык яши шул гына.
Бәхет кошы син сусаган чакта
Үзе килеп куна учыңа.
Эштә тамган кайнар тир тамчысы –
Татлы чишмә бәхет кошына.
Без торсак та ерак калаларда
Үстерәбез иген далада.
Тоя белсәң – тәм бар чишмәләрдә,
Шифасы бар – сипсәң ярага.
Авылымның егетләре сыман
Табигать тә монда тыйнак бит,
Уракчылар бездә туктап тормый,
Үз җаенда тормыш җыйнак бит.

*2006 елның 22 августында “ Игенче”

Син күпләргә үрнәк
Чакмагыш районының Автосервис дирек-
торы Латыпов Рөстәм Рәфгатъ улына

Син энекәш, кешеләргә гадел
Хәстәрләрдән торган язмышта.
Яшәү тылсымнарын бүләк итим
Сезнең тырыш матур тормышка.
Кар яудының иң зур бүләге син
Шәхси матурлыгың сакласын.
Горурлана халык синең белән
Син күпләргә йолдыз якташым.
Хезмәт сөйгән кеше бәхетле ул
Коллективны алга илтәсең.
Яшь буынны үз артыңнан әйдәп
Җиңелмиче җиңеп үтәсең.
Күңел күгең синең һәрчак аяз
Характерың – горур сабырлык.
Ягымлысың тыйнак акыллысың
Бик күпләргә үрнәк алырлык.

Якташыма
Карл Маркс авыл хуьалыгы механизаторы
Социалистик хезмәт герое
Йосыпов Ринатка

Күз алдында инеш дулкыннары,
Син үстергән икмәк исләре.
Рапат суы, нарат урманнары...
Сафлык сирпи айлы кичләре.
Данладың син дустым, туган якны
Рәхмәтләрем соңга калмасын.
Нурга күмелеп аткан таңнарыңда
Күңелем илтсен дуслык тамгасын.
Күкрәп яуган җәйге яңгыр кебек
Сафландыра мине басулар.
Шатлык көен сузып сайрый кошлар,
Сиңа кайта күңел ярсулар.
Язгы ташкын кебек ургып кайттым,
Аруларны белми канатлар.
Минем йөрәк, дустым, исемеңне
Һәр тибеше саен кабатлар.

Күңелендә гел матурлык
Русияненң федераль лицензия төзү үзәгенең
Башкортстан филиалы директоы, Русинең почетлы
төзүчесе, техника фәннәре кандидаты Йосыпова –
Ходҗәева Рәйсә Бәмбәгънур кызына.

Бәхет өчен безгә күп кирәкми
Тугры булсаң изге антыңа.
Күз тәбибе Әхмәр абыең кебек
Бар көчеңне бирсәң халкыңа.
Хезмәтеңдә синең яшен көче
Йөрәк аңлый, барын төшенә.
Архитектур эше, җиңел түгел
Изгелекле барча кешегә.
Тере чәчкә сыман ике кызың
Оста тәрбияче булганга.
Тынгы белмәс, тырышлыклар белән
Тормыш учагында янганга.
Җан күгендә очар мизгелләрдә
Кемнән алдың тормыш серләрен.
Канат юкта, канат куя белдең,
Халкым диеп тауга үрләдең.
Син күпләргә үрнәк, маяк булдың
Яңа тормыш – иҗат Галәмең.
Кылган эшең, үткән гомерләрең
Сафлык чәчә язган каләмең.

Чулпаным
“Чулпан” исемендәге Көсәкәй авыл хуҗа-
лыгы коперативы рәйсе Хаматдинов Рәнис
Рәйс улына Рәүф Баһаветдинов көе һәм сүз.

Йөрәгемдә син Чулпаным
Киң басуларда иген.
Туган якта дан казанды
Эшчән халкыбыз бүген.
Бигерәк якты нурлар сибә
Чулпан йөлдыз атканда.
Кошлар булып мин талпынам
Авылыма кайтканда.
Уяна кошлар тирәктә
Чулпан йолдызын күреп.
Кузгала җырлар йөрәктә
Гел минем искә төшеп.
Йолдыз катыш ләйсән яугач
Муллык арта ел саен.
Нурын сибсә Чулпан йолдыз
Чугын чигә ак каен.
Сине сагынам гел Чулпаным
Төннәремдә төшемдә.
Таң юлдашы – Чулпан йолдыз
Дәрт-көч өсти эшемдә.

Якташымның оныгы
Элекеге атказанган “Правда”колхозы рәисе,
хезмәт ордены герое Кадыров Вәли Кадыйр
улының оныгы,Чакмагыш районының өлкән авто-
инспекторы Кадыров Вадим Дамир улына

Хезмәт юлың ГИБДД га бәйле
Буйлаганда аның төбе юк.
Күз күтәреп караш ташлаганда
Күз җитәрлек аның чиге юк.
Синең нәсел беләм бик сәләтле
Картәтиең Вәли дан тотты.
Бөтен Аблай халкы мактап сөйли
Районымны һәрчак балкытты.
Янәшеңдә йөреп горурландым
Матур иртәгәңне күрергә.
Туган ягым бүләк итеп биргән
Сине зурлап күңелем түренә.
Үз юлыңнан алга омтылдаң син
Исемеңне мирас сакласын.
Синең юлдан атлый бүген күпләр
Дамир улы Вадим якташым
Мин ышанам синең сәләтеңә
Баш әйләнә сүзләр явыннан.
Синең көчләр, бөркет итә сине
Кояш чыккан Аблай ягыннан.

Моң иясе
Тайнаш мәдәният йорты директоры, җырчы
һәм композитор Хәмидуллин Илдар Вазих улына

Илдарны сез кем дисәгез:
Безне моңга манучы.
Ул җырчы да, гармунчы да
Яңа көйләр язучы.
Сәхнәләрне балкыттырып
Кояш булып янучы.
Моң кәштәләрен тутырып
Күңелләрне яручы.
Менә дигән эшкуар ул
Алышларда җиңүче.
Районда эше белән
Макталган шәп кешесе.
Туган телне нурга манып
Моңнарыңда йөзүче
Җырны гөлле чәчәк итеп
Күңелләргә тезүче.
Минем язган сүзләргә дә
Бик күп бизәк кушучы
Үлгән сүнгән йөрәкләргә
Якты юллар сызучы.
Карашларың белән безгә
Хезмәт сөеп сөелдең.
Олы җанлы чын артист син
Һәрчак күреп сөендем

Моңга салып садә күңелне
Русиянең атказанган, Башкортстанның
халык артсты Илфак Смаковка

Таңнар калды синсез ятимсерәп,
Башларына кайгы төшепме;
Җырчы кошы белән бәхилләшеп,
Югалтудан җаны өшепме.
Хәтеремдә бергә булган чаклар,
Төшләремә кереп, елатма.
Юксындырма, зинһар, юксындырма,
Таңнарымда мине уятма.
Нигә ташлап киттең көтмәгәндә,
Моңга салып садә күңелне?
Кайгылардан Идел ярсып акты,
Юксынудан яшем түгелде.

Сәхнә учагында көйрәдең
Башкортстанның атказанган артисты
Анфак Гариповка

Сез, дусларым, кая югалдыгыз,
Эзлим сезне, кая киттегез?
Бөтерелеп бергә бии идек,
Нигә безне ятим иттегез?
Агым сулар бергә кушылмады,
Аерылды зәңгәр иртәләр.
Гомеркәйләр бигрәк кыска булды,
Юлларымны бүлде киртәләр.
Атказанган артист авылдашым,
Күптән якын, күптән таныш сез.
Авылыма кайтсам, күңел елый,
Гармуным да калды тавышсыз.
Кайгыларым кара болыт булып
Түкте яшен күңел түренә.
Җан сызлана, ышанасы килми
Гомеркәйләр бакый түгелгә.
Күз алдымда нурлы тормыш юлың,
Ярсып тибә иде йөрәгең.
Тырышлыгың, уңганлыгың белән
Сәхнә учагында көйрәдең.
Сине югалтуы бигрәк авыр,
Күңел елый, сызлый тәннәрем.
Үзең белән алып киттең кебек
Гомеремнең бөтен ямьнәрен.

Күңелем назлары да.....
Башкортстанның атказанган авыл хуҗалагы хезмәт-
кәре“Базы” кооперативы рәисе урынбасары
Дәүләтова Людмила Анатолий кызыны

Синең эшең газиз Юмашыңда,
Исәп хисапларың кешегә.
Тырышлыгың җил-давылдан көчле,
Уңыш телим кылган эшеңә.
Бер хатасыз кичтең хезмәт юлын
Туган якта тиңсез дан тоттың.
Утыз биш ел авыр хезмәт салып
“Базы” коллективын ныгыттың.
Мең иләктән иләп зур чиләккә
Үлчәүләргә салдың байлыгын.
Анда һаман синең тырыш эшең
Санап бара нәрсә барлыгын.
Күпләр белә сине, яраталар,
Исәп-хисап эшең өлгеле.
Карашларың барлый иртәгәне
Бу–бәхетнең зуры түгелме?
Мин беләмен: сездә уңган халык,
Шуңа яздым синең турында.
Рәхмәт сезгә, Юмаш шәхесләре,
Күңелем назлары да җырымда.

Синең гүзәллегең турында
“Базы”кооперативының өлкән бухгалтеры
Әхмәтгәрәева Люция Рәмил кызына

Күңелеңнән балкый рух нуры
Уйланасың гел эш турында.
Матур булсын якты дөньялар, дип
Чиртә кебек йөрәк кылың да.
Ничә еллар исәп-хисап эшен,
Хәстәр йөген үргә сөйрәдең.
Төнне яктыртырдай ай шикелле
Изге шуңа типкән йөрәгең
Матурлыгың Юмаш авылында,
Хезмәтләрең җанны иркәли.
Коллективның көчен, нурга күмдең
Кояш кебек, балкый иртәли.
Сихри балкыш күңелләргә иңә,
Базы якларында бар да бар.
Синең куллар очын очка терки
Күңелләрең чиста ап-ак кар.
Яшен булып яшьни отчетларың
Эшең белән исбат итәсең.
Төгәл хисап синең кулларыңда,
Коллективны алга илтәсең.
Чиксез гайрәт синдә, бик зур акыл,
Исәп-хисап эшен күтәрдең.
Чәчәк итеп тездең күп саннарны
Тормыш дигән олы түтәлнең.

Уңган кызлар
“Базы” кооперативының сөтчелек фермасы
савучылары Лидия Митрофанова га һәм
Зәйтүнә Әхмәтшинага.

Бу дөньяны үзгәртергә теләп–
Тырыша халык Юмаш якларында.
Һәм үзгәрә тормыш сезнең белән
Куанычы –Базы туфрагында.
Рәхмәт сезгә, Юмаш гүзәлләре
Шифалы сөт савып эчерәсез.
Безнең йөрәкләргә ничә еллар
Мәккә суы көчен күчерәсез.
Сауган сөтең көяш нурын җыйган,
Ап-ак гөлдәй чиләк эчләрендә.
Ак төсләрдә – күңелең гүзәллеге,
Ак җәүһәргә гашык хисләремдә.
Ай елмайган сөт фермасын күреп,
Болын ачкан яшел кочакларын.
Таң йокысын бүлеп уңган кызлар
Уятканнар офык учакларын.
Исбат итте көчең, тугрылыгың,
Горурлана синең кемлегеңә.
Хезмәт сөйдең, ярсу дәрья сыман,
Гүзәллекне алып күңелеңә.

Юлдаш ул хезмәтенә
“Базы” авыл хуҗалыгы кооперативының өлкән
экономисты Тимофеев Генадий Степановичка

Күккә карыйм... Якты кояш булып
Күзләремә үзе күренә.
Синең изге эшең оялаган
Юмашымның якты түренә.
ВУЗ бетереп, кайтып авылыңа
Гыйльми сәләтеңне үрләттең.
Колхозыңда йөк аты да булдың
Эш иясе булдың милләтнең.
Өч дистәләп гомерең багышладың
Экономик – хисап эшенә.
Тормыш юлларында ялгышмадың
Киләчәгең халкың өчен дә.
Юлдаш булдың тугры хезмәтеңә
Гел атладың гомер үренә.
Коллективка канат, терәк булдың
Бәхет кунсын күңел түреңә.
Озын гомер бирсен Ходай сиңа
Кайгы-борчу ишек какмасын.
Бернинди көч какшатмасын сине
Күз алмасы кебек сакласын.

Белем бирүче
Юмаш авылының мәктәп директоры,
халыклар дуслыгы ордены кавалеры
Антонов Анатолий Васильевичка
Рәүф Баһаветдинов көе

Кайнап тора илһам көче,
Белем бирү сәнгате.
Изге гамәл балаларга –
Һәр минуты, сәгате.
Шаулап тора иҗат дәрте,
Нур сибә күңелемә.
Ныклы терәк, зур таяныч
Үтәсе гомеремә.
Без, Юмашта укучылар,
Мәктәбеннән узабыз.
Гыйлем алып, акыл туплап
Матур дөнья корабыз.
Изге күңел – гөлләр иле,
Ай нурында балкыды.
Мәңге шиңмәс һәм сүрелмәс
Күңелемдә ялкыны.

Киң күңелле шәхесләр
Бакиров Ирек Гоиәр улына, медицина университеты
профессорлары Гыйният улы Хәсәновка һәм Гыйлмет-
динова Лира Тәлгатъ кызына,“Айгөл”җәмгыяте директо-
ры Флидә Миргасим кызына, В.В. Соколовка

Авылымда мәчет манарасы
Калкып чыкты соңгы араларда.
Йөрәкләрдән хисләр тора ташып
Илһам бирә салган манара да.
Искә алам синең хезмәтеңне
Мулла сузып дога укыганда.
Күңелләрдә иркен хисләр ага
Моң азаны мине тукландыра.
Монда уңган халык, борынгыдан
Үрнәк диеп аны йөртә халык
Хәләл көчен, тозлы тирен түгеп
Үз җаена тормыш көтә халык
Салган мәчет. Аның матурлыгы
Күзләремнән тора түгелергә.
Вакыт үтәр, изге эшең калыр
Рәхмәт хисе кайный күңелемдә.
Үрнәгемдә челтер елга ага
Күрә белсәң ямь бар далаларда.
Дога кылсам кереп мәчетеңә
Шифа алам, дәва яраларга

Базы” буе кочагында
Базы авыл хуҗалыгы кооперативының
баш агрономы Данилов Борис Мефодиевичка
Рәүф Баһаветдинов көе

Базы буе кочагында
Авылым Юмашым да.
Аннан башка яши алмыйм,
Нур сипмәс кояшым да.
Базы буе кочагында
Ал-ял белми иртәли,
Сине зурлап кошлар сайрый,
Тургае да иркәли.
Базы буе кочагында
Тирәге дә зур терәк.
Бүген сине сагнып җырлыйм,
Моңнарың да зур бүләк.

Юмашның тормыш корабы
Юмаш авыл Советы, авыл биләмәсе хакимияте
башлыгы Тихонов Генадий Кузьмичка

Тырышлыгың туган халкың өчен,
Ярсып аккан судай Иделдән.
Дөреслеген әгәр үлчим дисәң
Күпме анда иген игелгән.
Тормыш арбаларын үргә тарттың,
Һич булмады сиңа киртәләр.
Дулкын куган Юмаш корабы да
Үтә йөзеп якты иртәләр.
Хезмәт дарьясына кереп чумып,
Зур планнар сыздың җан атып.
Син күпләргә суздың ярдәмеңне,
Яшәү дәртен биреп, яратып.
Егерме ел инде син тәртәдә
Көч түгәсең хезмәт– һөнәргә.
Ярдәмчесе булдың кешеләргә
Халкым диеп чаптың, үрләргә.
Тыныч кына яшәмәдең һичбер,
Чын кешеләр булып буй җитеп.
Бәхетлебез, әгәр сиңа охшап
Бер гомерне булса биш итеп.

Гел үзеңчә
Юмаш авылы мәдәният хезмәткәре
Яковлев Василийгә

Яшисең син гел үзеңчә,
Юмашым дип калачаксың!
Үлгәндә дә ятып түгел,
Таңнар булып атачаксың.
Хезмәт иттем халкым диеп,
Сабак алып тормышыңнан.
Тургай коштай канат кагып,
Бәргәләнеп язмышыңнан.
Авырлыклар арткан саен
Зарларыңнан ишелмәдең.
Хезмәт салсаң, имин дөнья,
Шуны аңла, кешем дидең.
Күңелеңдә тамчы шатлык
Эреләнеп тулган сыман.
Гөлләреңне уйнатучы
Җилләр сиңа туган сыман.
Күктән ай да нуры белән
Йоклаганны уятадыр.
Шат моңнарга тулып хисләр,
Дөньябызны яңартадыр.

Базы буе кызлары
Рәүф Баһаветдинов көе

Безнең авыл уртасыннан
Ага Юмаш сулары.
Берсеннән-берсе гүзәлерәк
Базы буе кызлары.
:Мондый чибәрләрне күпләр
Төштә дә күрмәгәндер.
Үзе алсу, үзе нәфис,
Кем янып көймәгәндер?
Базы буенда бәйләнеп
Пешә чия бал кебек.
Базы буе кызлары бит
Яңа туган ай кебек.
Базы якларына карыйм,
Гөлләрем, диям сине.
Эштә уңган, буең зифа,
Өзелеп сөям сине.

Иргә ярау – илгә ярау
Яңа Биккенә сөтчелек фермасы лоба-
ранткасы Вахитова Регина Роберт кызына
Килен булып төштең безгә,
Әйтерсең, туган йортың.
Кулларыңда тере чәчәк,
Йөзләрең нурлы булсын.
Килгән саен каршылыйсың
Сузып нәфис кулларың .
Тел йотарлык тәмле була
Пешергән аш-суларың.
Ихатагыз бигрәк ямьле,
Күркәм торган йортыгыз.
Матур уллар үстерәсез,
Тырыш бер бал корты сез.
Иргә ярау – илгә ярау...
Халык юкка әйтмәгән.
Нык ярата ирең сине,
Иркә-назы бетмәгән.
Ир булганда яшәү җиңел,
Дөнья була түгәрәк.
Радмирың бик акыллы,
Ә син үзең күбәләк.

Хезмәтендә яшен көче
Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы
хезмәткәре Йосыпов Алмаз Мәмдүх улына
Күңеле аның иркен сәхрәләрдәй,
Биктә түгел, ачык ишеге.
Әткәм кебек якты йөзе белән
Каршы ала килгән кешене.
Исәнләшеп көлеп кулын сузып
Бик күпләргә акыл өйрәтә.
Кирәк булса, утка-суга кереп,
Коллективны эштә көйрәтә.
Хезмәтендә аның яшен көче
Кылган эшләрендә – җир яме.
Горурлана халык – яраталар,
МТСның ул бит йөрәге.
Җан күгендә очар мизгелләрдә
Изге кеше кирәк кемгә дә.
Канат юкта, канат куя белә,
Бирешмәслек итеп җилгә дә.
Сәламәт һәм озын гомерле бул,
Сөйгән ярың булсын янәшә.
Кызыгызның игелеген күреп
Гел сөенеп кенә син яшә!


Эшең матур
Хезмәт ветераны Усманов Марс
Әхнәф улына

Сине беләм мин күптәннән бирле –
Якын дустым, тугры юлдашым.
Ул үстердең районыбыз өчен,
Кызу канлы серле уйдашым.
Син булганга Чакмагышым матур,
Юлларыбыз инде уңсыннар.
Йөрәкләрдә утлар кабынса да,
Кылган эшләр изге булсыннар.
Гомер юлың сине матурлады,
Ертып үттең төннең һавасын.
Син эшләгән кирпич заводының
Тәрәзләре көлеп карасын.
Син тырыштың шулай гомер буе,
Кемнең эшләгәнен белсеннәр!
Бүләк итеп завод эшчеләре
Кояш нурын сиңа бирсеннәр.
Улың белән дәваханә салдың,
Алтын сарай диеп күрсеннәр.
Синең эшең матур альбом кебек –
Яшь буыннар шуны белсеннәр.

Туган көнеңә

Җаваплылыгы чикләнгән «Сихәт» җәмгыяте
җитәкчесе, Философия фәннәре кандидаты
Усманов Ирек Марс улына
Рәүф Баһаветдинов сүзләре
Илдар Хамидуллин көе

Туган көнең, синең туган көнең
Гүзәлләрнең бигрәк гүзәле.
Хыял бөреләрең чәчкә аткан,
Гомереңнең якты бер мәле.
Туган көнең синең иң бәхетле
Сандугачлы, моңлы чишмәле.
Киләчәктә синең белән бергә
Кайткан кошлар бүтән китмәде.
Туган көнең гүзәл көнең синең
Әнкәеңнең шатлык еллары.
Калган гомерендә җырлар өчен
Сиңа атап җырын җырлады.
Туган көнең – иң бәхетле көнең
Йлдызлы төн, айлы кичләре.
Озын гомер, ак бәхетләр сиңа
Сагынып каиттым ялгыз итмәдең

Мин сокланам сиңа
Усманов Ирек Марс улына
Рәүф Баһаветдинов көе

Күкләргә үрелдең,
Чәчкәгә күмелдең,
Ярсып типкән изге йөрәксең.
Изге син кемгә дә,
Туган җир, илгә дә,
Халкың өчен ныклы терәксең.
Ашкынып килермен,
Чәчкәләр бирермен,
Бүләк сезгә – рәхим итегез.
Караңгы төндә дә,
Давыллы көндә дә
Кешеләргә бәхет илтегез.
Йолдызлар яп-якты,
Нур өстәп ут якты
Син дустымның күңел сафлыгы.
Кечебез, олыбыз
Бәхеттә юлыбыз,
Хисләреңнең шунда пакьлыгы.

Белем бирүче
Башкортстанның атказанган укытучысы
Усманова Рима Гыймран кызына

Тәмле телең белән дәрес биреп,
Син күпләрне күккә үрләттең.
Хыял тауларына менгән чакта
Син кояшы булдың милләтнең.
Аңладылар сине.Яраттылар.
Яхшылыкка канат саласың.
Тугры булдың әткәң һөнәренә,
Син һаман да изге баласың.
Математик, физик, лирик та син,
Утыз биш ел белем бирүче.
Кар(а)урманда без адашкан чакта
Юл күрсәтеп, акыл өрүче.
Күкрәк көчең, дәртең кызганмадың,
Гел уйладың бала турында.
Утыз биш ел хезмәт дилбегәсе
Әле булса синең кулыңда.
Маңгаеңда тирән буразналар
Чәчләреңдә – изге ак сызык.
Балаларны якты юлга илттең
Данко кебек безгә кул сузып.
Хезмәт дарьясына кереп чумдың,
Изге эшләр сине сайласын.
Сине зурлап горурлана халык,
Тирәгеңдә кошлар сайрасын.

Сабакташым
Кинзин Рифгатъ Барый улына

Һаваларда очып җилләр кистең,
Юллар ясап, айга нур атып.
Кайткан кошлар сиңа аваз сала,
Карлугачлар килә озатып.
Бала чакларыбыз үтте инде,
Исеңдәме печән чапканнар.
Алып кайткач аны, янып-пешеп
Бер самовар чәйләр екканнар?!
Без яшәгән урын элек бакча иде,
Аның нигезе дә калмаган.
Кызыл дөнья корып, яфрак булып,
Ямь югалтты безне алдаган.
Биш яшеңдә син языша идең,
Белмәделәр синең үскәнне.
Ә аннары язган китабыңны,
Кемнәр сине очучы иткәнне...
Без үскәндә авыр заман иде.
Искә төшсә – әрни йөрәгем.
Күз алдында һаман синең йөзең –
Сабакташым минем, терәгем.
Имин булсын килер көннәрең дә,
Тазалыгың барсын гел артып.
Тормыш иптәшең һәм балаларың
Яшәсеннәр сине яратып.

Ир-егетләр киткәч
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 06
  • Parts
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 01
    Total number of words is 3573
    Total number of unique words is 1755
    29.5 of words are in the 2000 most common words
    44.3 of words are in the 5000 most common words
    52.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 02
    Total number of words is 3608
    Total number of unique words is 1907
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    44.0 of words are in the 5000 most common words
    51.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 03
    Total number of words is 3549
    Total number of unique words is 1958
    30.1 of words are in the 2000 most common words
    44.7 of words are in the 5000 most common words
    53.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 04
    Total number of words is 3595
    Total number of unique words is 2046
    25.2 of words are in the 2000 most common words
    37.5 of words are in the 5000 most common words
    44.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 05
    Total number of words is 3652
    Total number of unique words is 2010
    26.8 of words are in the 2000 most common words
    42.4 of words are in the 5000 most common words
    50.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 06
    Total number of words is 3588
    Total number of unique words is 1910
    28.0 of words are in the 2000 most common words
    42.3 of words are in the 5000 most common words
    50.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 07
    Total number of words is 3561
    Total number of unique words is 1991
    27.1 of words are in the 2000 most common words
    42.5 of words are in the 5000 most common words
    51.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 08
    Total number of words is 3518
    Total number of unique words is 1974
    29.1 of words are in the 2000 most common words
    43.6 of words are in the 5000 most common words
    51.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 09
    Total number of words is 3590
    Total number of unique words is 2011
    31.5 of words are in the 2000 most common words
    45.7 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 10
    Total number of words is 3575
    Total number of unique words is 1484
    33.1 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 11
    Total number of words is 3563
    Total number of unique words is 1722
    30.5 of words are in the 2000 most common words
    45.6 of words are in the 5000 most common words
    53.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 12
    Total number of words is 3479
    Total number of unique words is 1650
    30.0 of words are in the 2000 most common words
    43.1 of words are in the 5000 most common words
    50.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 13
    Total number of words is 3513
    Total number of unique words is 1704
    31.1 of words are in the 2000 most common words
    44.0 of words are in the 5000 most common words
    51.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 14
    Total number of words is 1408
    Total number of unique words is 765
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    51.8 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.