Latin

Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 03

Total number of words is 3549
Total number of unique words is 1958
30.1 of words are in the 2000 most common words
44.7 of words are in the 5000 most common words
53.0 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Күңелне тырнап тора

Бөтен җанның тәнен яулап
Көйрәтте йөрәгемне
Уйлатып, газап чиктереп
Бирде ул кирәгемне.

Уйланулар бигрәк авыр
Кайчакта күнегәсең.
Йоклатмыйча төннәр буе
Кайгыга төренәсең.

Баш миемдә фикерләрем
Шыбырдаша – күп икән.
Тауларга менәм үрмәләп
Мин биектә әш итәм.

Хис уйларның ярсулары
Гашыйклар картаймаса.
Чит җирләрдә җаны өшеп
Иленә кайталмаса.

Сагыш уйлары яндыра
Сөеп сөеләлмәсәң.
Сөйгән ярың ятка калып
Сөептә сөялмәсәң.

Газаплы сагыш уйымда
Әнкәмне сагынганда.
Әткәм әнкәм төшкә кереп
Йокыдан уянганда.

Минем уйлар интектерми
Күңелем тыныч торса.
Күңелемдә янган утка
Берәү су сибеп торса.

Кош гомере безнең гомер
Бер мизгеле –могҗиза.
Шушы изге уйларыбыз
Гел ут эчендә йөзә.







































ТАҢНЫ ТОЯМ ШӘФӘКЪ ЖЫЛЫСЫНДA
(шигыръләр һәм җырлар)
Кыйблаларга карап, тәрәзәдән
Җырлар җырлыйм сезгә өзелеп.
Җитмешенче яфрак өзелеп акты
Елгаларга төшеп тезелеп.

Туган нигезем, илһам тәрәзәсе
Зур көч бирде мине җылытып.
Көйләр яздым шушы изге йортта,
Күңел учакларын куз итеп.


Мең мәшәкать авыл тормышында,
Мин үстердем иҗат яктысын.
Хуҗалыкта маллар, бал кортлары,
Таң аттырдым көтеп аклысын.

Изге хисләр, халкым диеп типкән
Йөрәккәем туктап калмасын.
Югалтудан сакла безне язмыш,
Койган коймаларым аумасын.

Бар бурычым минем туган илгә,
Язган шигырьләрем халкыма.
Җыр-моңнарым йөрәкләре белән
Башка уйны, күңел, талкыма.

Таңны тоям шәфәкъ җылысында,
Авыр түгел тормыш, моң-зары.
Кыйблаларга карыйм, иртәгәгә
Шигырьләрем булды зур җанлы.

Гомер

Бер бәхеттән, бер сагыштан торып
Оча икән гомер тузаны.
Моңнар ага ташып күңелемнән,
Гомеркәйләр юкка узмады.

Гомер уза, аккан суларга тиң,
Күз ачып та йомып өлгерми.
Тәрәз төбендәге гөлләр кебек,
Салкын тисә, корый – терелми.



Җиңелмичә җиңеп булмый һич тә,
Җилдән көчле тормыш җиләне.
Әллә микән мин җигелгән чакта
Дөнья йөге бөгә җилкәне.

Гөрләп акты гомер ташкын кебек
Сынауларга таба көннәре...
Чал чәчләрнең аклыгында сер бар –
Бәгырьләрне өтә төннәре.

Көннәремне урам шәп-шәп атлап
Гомерем басуының таңында.
Каршылыктай тансыктыр син, тормыш,
Ай нурыдай йөри янымда.

Вакыт

Вакыт үтә безнең ничек яшәсәк тә ,
Горурлансын күпләр синең кемлегеңә.
Кул кушырып утырганчы эштә кайна,
Гүзәллекне үз итеп ал күңелеңә.

Вакытыңны юкка барга әрәм итмә,
Үкенерсең төшенмәсәң тормыш серен.
Иң асылы тырыш хезмәт булсын көнең,
Күктә янган кояш кебек булып күрен.

Йөрәгеңдә хезмәт сөю сүрелмәсен,
Сынауларда синең йөзең каралмасын.
Гүзәл булсын кылган эшең, әйткән сүзең
Үткән гомер йөрәк яшен табалмасын.

Тауга карыйм, аның да бит җаны бардыр,
Бәхетледер – җыйган бөтен яшәү дәртен.
Җыр-моңнарым шушы дарья агышында,
Кереп батсам үкенмәмен язмышыма.

Баш миемнән шыбыр-шыбыр шигырь чыга
Шагыйрьләрнең язмышлары, ай-һай,авыр.
Акыллылар иза чиккән җәмгыятьтә,
Гүзәллекне якын итеп юллар салыр.

Болыныма

Төшми күктән көндез кайнар кояш
Җырчы кошлар белән гел бергә.
Кичен сүнми учак утлары.да
Сагынуымнан килдем күрешергә

Аяк эзе – чыклы үләннәрдә
Бер ялгызым килә атлыйсым.
Җәйнең якты истәлеге итеп,
Яшьлек ямен, болын, саклыйсың.

Энҗе бөртекләре җем-җем итә,
Чәчкәләргә суздым кулымны.
Зәңгәр күктән йолдыз сибелгәндәй,
Балачагым бизи юлымны.

Көз җитүен сизеп

Һаваларны ярып очты кошлар
Томшыкларын сузып җилләргә.
Көз җитүен сизеп саубуллашып
Китәләрдер ерак җирләргә:

Сез, кошларым, ашыкмагыз
Ашыкмагыз китәргә.
Хушлашырга иртәрәк бит
Мине ялгыз итәргә.

Көз күңелсез инде, ул хушлашу,
Түзем генә бирсен кешегә.
Көннәремнең кояшы юк синсез
Әллә инде җаным күшегә.

Көз

Урманнарда яфрак ява
Агач боегып куя.
Кышкы салкыннарны уйлап
Балан да яшен коя.

Кояшның да хәле беткән,
Җылысы юк күкләрдә.
Салкын җилләр битне өтә,
Көз билгесе күпләрдә.

Тирә-юндә карлы-яңгыр,
Кояш нуры сүрелә.
Юксындырган офыкларда
Кыр казлары күренә.

Көзләр җитте ашыктырып,
Күктә болыт – нәкъ пәрдә.
Гомерем дә үтеп бара
Ник туктамый бер мәлгә.

Кыйгак-кыйгак кыр казлары
Җырлый кебек күкләрдә.
Моңсу күктән аваз салып
Сау бул, дия күпләргә.



Гомерләр үтә икән

Сабый чагым үтеп китте,
Күз алдымда сурәтең.
Күңелләрем сине эзли,
Килә шатлык күрәсем.

Бала чагым, истән чыкмый,
Күз алдында гөлләре.
Күңелемдә якты йолдыз,
Сафлык сирпи көннәре.

Бала чагым гомер буе
Кояш булып җан өрдең.
Хисләремнән уңалмаслык
Яшәвемә ямь бирдең.

Сау бул инде бала чагым –
Яз көннәрең, җәйләрең..
Китәсең килеп китмәдең
Кайталмассың әйләнеп.

Ян, йөрәгем, и сабый чак!
Көлер чакта мин янам.
Күкрәгеңдә елга булып
Йөрәк каны–мин агам.

Чабып үткән бала чагым
Гармун тавышы икән.
Ник ямансу булган дисәм –
Гомерләр үтә икән.


Күңелдә яз – син булгач

Сагынганда җырлап үтик
Йөрәктә ут янмасын.
Юл чатына бик еш чыгып
Күзләребез талмасын.

Күңел елый озак көтсәң
Уй-хисләрдә ялкыны.
Мәхәббәтем синнән башка
Зәһәр җилләр салкыны.

Килер идең буран булып,
Ява карлар кыш тугач.
Күз яшьләрем кайнап ага
Күңелдә яз – син булгач.

Гашыйк булдым

Гашыйк булдым шаян күзләреңә,
Кояш кебек нурлы йөзеңә.
Сиңа атап, сагынып хатлар язам,
Хисләремне манчып җырыма.

Гашыйк булдым сиңа гына,
Шомырттай күзең кара.
Хисләремне манам җырга,
Башкача юк шул чара.

Язганнарым сиңа калсын, димен
Бүтән килмәвеңне белсәм дә.
Кадерлерәк, яшәгәннән артык
Чиккән кулъяулыгың кесәмдә.

Сирень чәчәгедәй

Сирень чәчәгедәй мәхәббәтем
Хуш исләргә тулы, белмисең..
Синсез яшәү миңа бәхет түгел,
Гөлләремә җылы бирмисең.

Гөлләремнән бәхет сорама син
Салкыннарда чәчәк атса да.
Син ашыкма мине югалтырга
Сулар кире агып ятса да.

Кар таулары күктән актарылды
Елгалардан сулар сирпелде.
Ярларына басып сине эзлим
Моң югалткан кошлар шикелле.

Син киткәннән бирле мәхәббәтем
Гөлләр кебек үрелә яктыга.
Кайтмавыңны белсәм дә мин һаман
Юрыймын мин көнне яхшыга.

Яз килгәч

Май туса табигать яшәреп шатлана
Тургайлар моңнарын тарата.
Яз килгәч мин дә нәкъ гөл сыман яшәрәм
Күңелем яз ямен ярата.

Елгаларда челтер-челтер сулар ага
Җырлап торган кебек һәр ягы.
Гөлләр иле, кочагында аккош булам
Гөрләп тора һәр көн тау яны.

Баш өстендә кояш көлеп нурын сибә
Балкышыннан күзләр чагыла.
Шул чагында төрле моң-авазлар яме
Күңел җылысына салына.

Килгән язларымның бер мизгелен күреп
Гышыйк булам зәңгәр күкләргә.
Җирнең бөтен яме, матурлыгы мине
Дәртләндереп биек күтәрә.

Төнбоек түгелмен нигә?

Яфракларын җәеп үсә–
Күл өстендә төнбоек.
Күгелҗем-ак чәчкәләре
Тик күңелем ник боек?.

Күл өсләре дулкынлана
Төнбоек ярларында.
Төнбоек түгелмен нигә
Җанкаем яннарында?

Төнбоеклы күл өсләре
Карашыма нур сипте.
Бөреләнеп чәчкә атып
Төнемне якты итте.

Аяз күктән ай елмая,
Төнбоек карашына.
Яннарыңда калыр идем
Чәчкәләр арасында.

Һаман синдә күзләрем

Сөйгән ярым ятка калды,
Тиң дигәнем тиң түгел.
Моң-зарларда гомер уза,
Көннәрем җиңел түгел.

Син дигәнчә түгел дөнья,
Күп булды томаннары.
Салкын өйдә гел ялгызым,
Бурады бураннары.

Сагынмыйча буламы соң?
Бергә яктык учаклар.
Тәүге сөю ялкыннары –
Истән чыкмый ул чаклар.

Ак хыялга үреләм мин
Сөйгәнем яннарына.
Синсез дөнья тулы түгел,
Язмышым алларында.

Синсез язлар, язлар түгел
Мәхәббәт даласында.
Сөйгән ярым ятка калды
Яшьлегем каласында.

Дулкынланып ага сулар,
Җилләр исә назына.
Күңелемдә карлар ята,
Ташкын алмый, язы да.

Үреләмен яз нурына
Кояшым дип, тукталам.
Сөйгән ярны айлы кичтә
Төштә күреп сокланам.

Бәхеттер ул янып сөю,
Сагынуларга түзгәнем.
Еллар үтеп картайсам да,
Һаман синдә күзләрем.

Сине эзлим

Тоярсыңмы су агышын
Аксам ярсып ташкындай
Мәхәббәтем мәңге сүнмәс,
Эчтә сагыш упкындай.

Йөрәгемә рәхмәт әйтәм
Бирдең миңа сөйгәнен.
Күкрәгемдә мәхәббәтем–
Олы язмыш бүләгең.

Яшлегем үткән эзләргә
Күңел гел тарткан икән,
Мин һаман да сине эзлим ,
Күп сулар аккан икән.

Урманым диеп

Урман шавы–моң авазы
Китә җанны җылытып.
Чорнап алган хәсрәтләрне
Куйган кебек егытып.

Һәр урманның үз моңы бар
Чишмәсендә су тонык.
Яннарында яшь муеллар,
Сер бүлешә төнбоек.

Урман шавы, урман моңы,
Кемнең тавышы икән?
Тургай тавышлары микән,
Минем сагышым микән.

Нинди ямьле урманнарым
Җыр-моң бирдең ичмасам.
Ике иөз ел яшәсәм дә
Үлмәм кебек һич кайчан.

Кош моңына шаулый урман
Нинди моңлы кош икән?
Минем очен ник шаулыйсың
Саф сөюең хас микән

Шаулый урман, шаулый урман
Урманыңа мин керәм.
Адашасымны да беләм,
Сине бит якын күрәм !

Кайда соң син?

Хуш ис бөрки гөл бакчасы,
Былбыл сайрый күгендә.
Мәңге бергә булырбыз дип
Күккә карайм бүген дә.

Сайрады былбыл, сайрады
Моңнары узды ары.
Үзәгемне телә генә,
Язмышым ачылары.


Җыр шыттырдың күңелемдә,
Калды гына тавышы.
Кайларга китеп югалдың?
Эзли йөрәк сагышы.

Күкләремдә былбыл моңы,
Гөлләрем чәчкә атты.
Сине эзләп гом(е)рем уза,
Кайда соң син? Таң атты..

Сандугач күңелдә

Күңелдә туган як кырлары,
Сайраган кошларның тавышы.
Хисләрем яшьлеген хәтерли
Үзгәртеп гомернең агышын.

Нур чәчә гөлләрем бакчада,
Сандугач моңнары–күкләрдә.
Күңелең учагы дөрләрлек
Чын сөю бүләкли күпләргә.

Сөюен гашыйк җан аңлата,
Күңелләрдә илһам чишмәсе.
Саф сөю чәчкәдәй хуш истә,
Кирәк әле сулар сибәсе.

Яшәтә кешене җыр-моңнар,
Чын сөю зурайта хисләрне.
Кыенлык билләрне бөксә дә,
Шул хисләр матурлый кичләрне.

Кош моңы күңелне яңарта
Иң көчле сагышы аркылы.
Сөюгә, яшәүгә дан җырлый
Мәңгелек мәхәббәт ялкыны.

Утларында гына мин янам

Тормышымда гел мин ялгыз булдым,
Сорамагыз: нигә парым юк.
Шуңадырмы күңелемдә гел моң,
Парлыларның гына зары юк.

Парлы идем, аны югалттым мин,
Инде хәзер керә төшләргә.
Мәхәббәтнең сафлыгында сер бар –
Канат куя айлы кичләрдә.

Кара төндә килеп тәрәз кага,
Килгән кебек мине сагынып.
Гомер үткән саен искә төшә,
Яшәр идем сиңа табынып

Болын кичеп, керәм урманнарга,
Мин ялгызмын синсез мин һаман.
Бер югалткач инде табалмамын,
Утларыңда гына мин янам.

Йөрәгемне салма күмергә

Гашыик булсам охшыйм аккошларга,
Омтыламын биек очарга.
Мәхәббәтем мине бер кол ясый
Ашкындырып сине кочарга.

Уйларымда сине генә йөртәм,
Саф сөюем сиңа уралган.
Кайсы йолдыз асларында минем
Язмышларым ничек юралган?..
Таң алдыннан моңлы кошлар сайрый,
Аруларны белми канатлар.
Минем йөрәк синең исемеңне
Һәр тибеше саен кабатлар.

Син очырдың мине һаваларга
Юллар салып үтәр гомергә.
Гомер таңнарыбыз аткан көнне
Йөрәгемне салма күмергә.

Ташлама мине

Китмә, зинһар, мине ташлап
Бәхетсез итәсең бит.
Күңелемне зарыктырып
Гомерне кисәсең бит.

Кушымта:
Ташлама мине, ташлама,
Синсез һич мин торалмам.
Алып китмә сөюемне,
Мин бәхетле булалмам.

Китмә, зинһар, мине ташлап,
Гөлләрнең дә җаны бар.
Кемнәр мине юатырлар,
Көннәрнең дә таңы бар.

Кушымта: (шул ук)
Ялгыз итмә сөюемне,
Мәхәббәтсез яналмам.
Торналар кебек еракка
Очып китсәң – табалмам.
Кушымта:
Караңгы итмә көннәремне,
Тоеп яшик яктысын.
Авыр сүзләр һич әйтмәмен
Табармын тик татлысын.

Мәхәббәтем талмас канатлы

Күкрәк какты йөрәк тибешләрем
Ашыктырып гомер көзенә.
Аңлый алсаң, саф мәхәббәт шавын
Чаллар салма минем күземә.

Күңелемнең сагыш моңнарына
Кушылгандыр кошлар бураны.
Мәхәббәтең соңлап килде диеп
Белмим, җаным, берәр тынармы?

Гашыйкларны йөзгән ай да аңлый
Бик күпләрне ялгыз калдырып.
Тойгыларым кайный күкрәгемдә
Йолдызларны күктә яндырып.

Караңгы төн. Уйларымда гел син,
Ялкын булып дөрлим салкында.
Ә йолдызлар күктән атылалар
Минем йөрәктәге ялкынга.

Гомеремнең чакрымнарын барлап
Салкын өйдә синсез уянам.
Ашкынамын, туа әйтер сүзләр,
Куеныңа кереп уралам.

Һаман әле гел мин сине көтәм
Кыйбла иткән шушы тарафны.
Сагыну-сагышларым сиңа генә,
Мәхәббәтем талмас канатлы.

Ачысын җуяр миләш

Син, баланым, хуш-исләрдә
Аткан чәчкәң тамаша.
Яннарыңда бер кош сайрый
Тавыш моңы башкача.

Балан белән миләш гашыйк,
Телләрен аның беләм.
Бишекләр кебек тирбәлеп
Көнгә ничәмә киләм.

Ачы булсаң да, баланым,
Саргаям синең өчен.
Кемне сагынып җырлар идем,
Яратам шуның өчен.

Келәмсең син салкыннарда,
Таң нурыдай карашың.
Һәр кичләрен айга карап
Эзлим балан агачын.

Күктә йолдызлар кабына
Кызарып пешкәч балан.
Ә мин һаман сөюемне
Белдерәлмим бит һаман.


Әйтер идем сөям диеп,
Уйларга чумып барам.
Әллә минем ачы тормыш
Баланга тиң дип һаман.

Сүзсез калган минутларда
Баланым, бир бер киңәш.
Утта янган йөрәкләрнең
Ачысын җуяр миләш.
Ак каеным

Язлар җиткәч каен суы
Ага тәмле бал кебек.
Буең зифа ап-ак тәнең
Йөзең тулган ай кебек.

Кушымта:
Эх, каеным, матуркаем,
Сагышлы сарыларым.
Сагынуларым бетәр иде,
Бир миңа даруларын.

Ак каеным зифа буйлы,
Нечкә билле, ак тәнле.
Аклык бит ул, сафлык бит ул,
Суларың да бик тәмле.

Кушымта: (шул ук)
Яшьләреңне койма әле,
Башларыңны имәле.
Яшәреп кенә киләсең,
Гомерлеккә кил әле.


Сөям дигән тавышмы?

Кыр казларын көн дә көтәм,
Какканда канатларын.
Ләйсән яңгырга төрелеп,
Сагышын таратканын.

Тетрәп тора минем күңел,
Очып барырдай булам.
Сөйгәнемне куеныма
Тартып алырдай булам.

Умырзая чәчкә җыйдым
Саргаймаган да килеш.
Синең хәлне сораштырып
Дала да йөрим, имеш.

Ярсый минем тойгыларым,
Саф хистә күңелебез.
Кыр казлары очып кайтса,
Моң булып түгелербез.

Кыр казлары камышлы күл
Камышлары сагышлы.
Күл өсләре пышылдаша –
Сөям дигән тавышмы?...


Җанымда чын сөю булмаса

Җанымда чын сөю, ишетәм тавышын,
Сагышын күңелдә саклыймын.
Кил, иркәм, яныма, сыендыр җаныңа,
Син калдырган җырны ятлыймын.

Кушымта:
Тышта яз елмая, әллә син килдеңме?
Килмәвең белсәм дә сагынам.
Килче, кил, мәхәббәт, шатлыкка төренеп,
Гөлләрем нур сибә назыннан.

Гел чиртсен күңелем, бәхете күкерә,
Җырларым яңгырый кичендә.
Төшемдә чәчәкләр кочаклап серләшә,
Әйтер сүзе башка исемгә.

Кушымта:
Уемда моңлы көй чайкалып тирбәлә,
Болынга чыксам мин – моң баса.
Яндырып йөрәкне, көйләмәс идем дә
Җанымда чын сөю булмаса.

Язын шытып үскән үләндәй

Саф сөюдән матур гаилә туа,
Чын тормышка аша вәгъдәләр.
Ике йөрәк шатлык тибеп яши,
Матур килеш кала бәндәләр.

Сөйгән ярың сине Алла итә,
Саф сөюдән килсә яшьлегең.
Шушы матурлыкка хуҗа булып
Сөйгән ярым һаман яшь бүген.
Аткан таңнар уртак бәхет өсти,
Саф сөюдән туган гаиләгә.
Үз кадерен кеше белеп яши,
Игьтибарын бирә хәйлә дә.

Мин дә сөйдем, матур гаилә туды,
Яшьлек эзем тирә-ягымда.
Кочагыңда янып күмерләндем
Үз вәгъдәмә тугры канымда.

Сөю хисләремнең бетмәс назы
Бетмәс мәңге. Бетмәс эзләре.
Бүген килеп шигырь итеп язам,
Язылмаган соңгы сүзләре.

–Ни сүзем бар?
Сөйлим тартынмыйча
Мин язамын сиңа кинәнеп.
–Мин яшимен синең куеныңда
Биргән бәхетеңә төйнәлеп.

Теләгәнче гел син иркәләдең,
Салкыннарда шуңа туңмадым.
Авырлыкны җиңеп алга бардым,
Үзем иркәләргә соңладым.

Яшәү дәрте көчле, сөю белән
Келт-келт итеп йөри сәгатем.
Көннәремнең кояшы юк синсез,
Һич буйсынмый миңа халәтем.


Сизмәгәнмен. Күптән үр менелгән
Чын сөюдә матур, җиргенәм!
Кулларымда калган чакрымнары,
Кулларымда бәхет дилбегәң.

Сөя белсәң кырыс түгел тормыш
Сиздермичә ярдәм иткәндәй.
Зур ышаныч белән гомер үтә
Язын шытып үскән үләндәй.
Синең үзеңнән дә көчле мин

Торган йортым алтын сарай кебек,
Балта эшен белә кулларым.
Юнып салдым йортның тупсаларын
Абынмасын диеп улларым.

Бер карасаң дөнья матур кебек,
Икенчедән – ачы борычлы.
Ә мин һаман яшь чактагы кебек,
Туар таңым сиңа бурычлы.

Ата – улны, инә кызны белми...
Башка җиргә барыр юлым юк.
Бөтен нәрсә чыгырыннан чыкты,
Аек шагыйрьләргә урын юк.

Бүген яшьләр ярсу ат шикелле
Утта янып, дөрләп югала.
Кузы мәңге бетмәс учак булып
Йөрәкләргә моңлы эз сала.


Мул заманга кердек, сайланабыз,
Ә күңелләр – салкын көн кебек.
Яңа буын әнә ничек безгә,
Моң югалткан ямьсез җыр кебек.

Чорнап алды кайгы бәйләмнәре
Нигез ташын, торган ягымны.
Кимертәмен...Үзем кимерәмме?
Хәлем бетеп чыгар җанымны.

Без яшәгән гыйбрәт тормышны сез
Балачактан күреп беләсез.
Кышың килеп җаның өшер булса,
Әнкәгезне яшьле итәсез.

Бер кеше дә ямьсез булып тумый,
Бер максатсыз яшәп буламы?
Барган юлдан читкә тайпыласыз,
Күз ачмаслык салкын буранмы?

Данко кебек янган йөрәгемне
Факел итеп өзеп алыйммы?
Сезнең белән дистә еллар узган
Юлларымны читкә борыйммы?

Тормыш үрләренә атлаганда
Безнең белән генә көчле сез.
Тыңлагыз сез ата-ана сүзен –
Иң кадерле якын кеше без.

Җил-яңгырдан ышыклыйбыз сезне,
Борчылабыз нәрсә булса да.
Күккә карап тәүфыйк сорыйбыз без
Яшәр өчен сезгә дөньяда.

Үзгәрә бит кеше...һәм замана! –
Үзгәрегез сез дә буй җитеп.
Бәхетлебез диеп бер җырларбыз,
Бар гомерне без дә биш итеп.

Кысрыкланды авыл хәлләре дә.
Һич белмиләр аның гадәтен.
Күпләр бүген танырлык та түгел,
Борып куйды артка сәгатен.

Еллар буе көндез йокы диләр,
Шәһәрчә ял, эшсез ятканы.
Тапканы да – үзенеке түгел,
Ярты эчеп, төнен кайтканы.

«Канатымны үзең үстердең»– дип
Бәйрәм итә ачып ишеген.
«Чыгар мине авыл клубына,
Тешләмәсен»– диеп көчегең.

Шул көчекне җиңеп чыгар өчен,
Бөркет кошы булып үстем мин.
Яшьлек көчем – яшел бишегемнән
Синең үзеңнән дә көчле мин.

Кайгы белән...

Куз шикелле заман, оят миңа,
Күндек бугай шушы заманга.
Ни әйтермен, әгәр бер көн килеп,
Богазымнан алса язганга.

Язмышлардан качып булмый һич тә
Иреннәрне кайгы көл итә.
Һич булмаса, менә шул турыда
Шигырь язам, миңа шул җитә.
Кермәсен дип кайгы ишегемнән
Бикләп тотам ишек келәсен.
Укыйм һәрчак белгән догаларны,
Тик барыбер кайдан керәсең

Бу дөньяның биргән кайгылары
Хәтерләтә кышны, буранны.
Бәгыръләрне өзгән гамьнәреннән,
Белмим, җаным берәр тынармы?

Керәсеңдер мөрҗә тишегеннән,
Калсаң иде шунда капланып!
Җиңәлмәдем биргән газабыңны,
Торсам да мин каршы таптанып.

Нишләтәсең шигырь сафлык сорый,
Шул уйларым хисне актара.
Иреннәрем кара янган кебек,
Нигә соң ул һаман кап-кара?

Зарларым юк иде дөнья сиңа,
Якын күреп утта күндердең.
Иреннәрем кара янгач кына
Газабыңа үпкә белдердем.

Илдә үзгәрешләр дәвам итә
Фәкыйрьләргә «ярдәм,»күрәсең.
Үзгәр, диләр. Юк мин үзгәрмәдем,
Гөнаһларның зурын бирәсең.

Бу тормышның яман кайгыларын
Кемдер бирә, һаман туктамый.
Төн уртасы, ничә карасаң да,
Уяу тора. Ничек йокламый?

23.01.2000

Син киткәнне ишетеп

Иркәләп бала үстердем
Күземнең нурын сибеп.
Яфраклар да түшәк ясап
Тамырын саклый күмеп.

Тырышабыз бала диеп,
Нәселне саклар өчен.
Куенымда кочып сөям,
Һич талмас канат көчем.

Исәнлек-саулык теләдем,
Бар өмет балаларда.
Күкләр иңнәремә баса,
Бар балам калаларда.

Юл читенә чыгып басып,
Төбәп карыйм еракка.
Хәбәр көтәм иртәләрен,
Алам бик еш елап та.

Таң йолдызга караганда
Өргән кебек карларын.
Шул чагында буран булып
Күзне каплый зарларым

Зөһрә йолдызым да янмый,
Калка иде үз итеп.
Нурлар түкми чиләгеннән
Син киткәнне ишетеп.



Сак булмасаң, үзеңә үпкәлә

Үкенәсеңме үткән көннәреңә,
Укымадың япь-яшь чагыңда.
Ата-ананың сүзен санга сукмый
Чыгып киттең кая тагын да.

Сынауларны урап уздың гел син
Таянмыйча сәләт көченә.
Заман йөген картлар тартсын диеп
Көч түкмәдең булган эшеңә.

Укучылар хәзер олы яшьтә,
Уку йорты – иске алачык.
Төзәлмәде белем хаталары,
Алар өчен ишек гел ачык.

Ишегемне җитмеш яшем кага
Ап-ак чәчле гыйльми кешегә.
Гуманитар фәннәр юкка чыга,
Компьютерлар менә көченә.

Манарасыз мәчет мәктәп хәзер
Яңа буын дәрес үткәрә.
Бу дәрестән йөрәк сыкрап китте,
Сак булмасаң, үзеңә үпкәлә.


Сабый чак

Иң беренче тапкыр тәпи басып
Атлап киттем туган йортымнан.
Мин бәхетле идем, еласам да
Йөгрә алдым әнкәм артыннан.

Ул балачак, ул кечкенә эзләр –
Татлы төшле сабый чакларым.
Әнкәемне җитәкләгән көннәр
Хәтеремдә мәңге сакланыр.

Бала чакта бар да матур була,
Аяз күктәй хисләр яп-якты.
Хәтерлим мин кош баласы кебек
Үсеп кенә килгән ул чакны.
,
Ачыласы телләр ачылмаган,
Җырланмаган җырлар күп әле.
Бала чагым, синдә хыялларым,
Җырларымның синсез юк яме.

Кошлар кебек канат кагынып

Күз нурымны алма, зинһар, берүк,
Китмә читкә, бул син гел юлдаш.
Шатлыкларым артыр, гомерем дә,
Минем өчен иркәм син булгач.

Кушымта:
Сәламәт бул иркәм, кайгы күрмә,
Бәхетләрнең телим зурысын.
Адашма син тормыш юлларында,
Назлы кояш бирсен җылысын.
Исеңдәме вәгъдәләшкән идек,
Мәхәббәткә гомер теләдең.
Бар дөньяның гамен аңлар идем
Бер туйганчы кочып сөймәдем.

Кушымта:
Ялгыз башым, күкрәгемдә чәчәк
Ә йөрәгем сайрый сагынып.
Сөюләрем ургый күңелемдә
Кошлар кебек канат кагынып.

Ә син нигә шулай түгелсең?

Саф сөюем талпындыра мине
Һич курыкмыйм биек очарга.
Йөрәгемне күңел бер кол ясый
Ашкындырып сине кочарга.

Уйларымда сине генә йөртәм,
Мәхәббәтем сиңа уралган.
Кайсы йолдыз асларында минем
Язмышларым ничек юралган?..

Һич талмады күңелем канатлары,
Мин үземдә бер көч сизәмен.
Кешелеккә яз китергән таңдай,
Серле моң эчендә йөзәмен.

И, мәхәббәт, мохтаҗлыгың юктыр,
Мәңгелеккә бирдең сыеңны.
Оясына кайткан кошлар кебек
Җаным сиңа һәрчак сыенды.

Юксындыра бергә булган чаклар,
Ярсындыра янып-көюдән.
Очрашасы, күрешәсе килә,
Сихырлана күңел сөюдән.

Күңелемдә нурлар, дәртле моңнар –
Аерылмыйча яши гел бергә.
Кошлар кебек бер талпынып куям,
Сөйгән ярым, кил син гомергә!

Чигә чәчләремә юллар салдым,
Мәхәббәтем, сиңа күренсен.
Сихырланды җаным синең белән,
Ә син нигә шулай түгелсең?

Мәхәббәт сагыш икән

Читләвеген койган имән
Сагышлы моңнар белән.
Күңелемдә моңлы авазлар –
Сәбәбен күптән беләм.

Читләвеген койган имән,
Яфрагы сары икән.
Тәүге сөюләре җирдә
Мәхәббәт, сагыш икән.

Читләвеген койган имән
Сагыштай сарыларын.
Ерактагы якын кешем
Ник килми – сагынганым.


Бәхетемнең зурысы

Күкрәгемдә тулы сагыш,
Күңелемдә алкышлар.
Синең белән мин бәхетле,
Зәңгәр күлдә аккошлар.

Шау-гөр килә язгы сулар
Кар бозларын күтәреп.
Сәламемне җибәрәмен
Йөрәк аша үткәреп.

Йөрәк кага күкрәгемдә
Сагышлы моңнар белән.
Шул сагышны таратырга
Аккоштай күккә менәм.

Көмеш чишмә – моң авазы,
Кояш нуры җылысы.
Яшәү көче синең белән,
Бәхетемнең зурысы.

Көтәм тилмереп

Сагнуларым чыңлый колагымда,
Ишетелә синең тавышың.
Син бит минем иркәм,
Сине генә көтәм,
Сулкылдатып йөрәк сыгышын.

Әйләнеп кайт миңа, узып китмә,
Йөрәккәем гел бит ярсулы.
Синдә генә күзләр,
Күңелемдә эзләр,
Юллар салган кебек кавышуны.

Юлларыңа карыйм һәр кич-иртән,
Онталмадым кайт син йөгереп.
Йөрәк күзле микән?
Бәхет эзли микән?
Син, язмышым, көтәм тилмереп.

Югалттым яшьлек ярын

Онталмадым беразга да,
Югалттым яшьлек ярын.
Әллә син дә эзләп чыктың
Тәүге мәхәббәт парын?

Мәхәббәтем нигә генә
Моң-сагышта талпына?
Әллә тәүге сөюләрем
Тынгы бирми ашкына?

Калды инде югалтулар
Бәйләнеп язмышыма.
Акланмады өметләрем.
Саф сөю сагышымда.

Үтте инде гомерләрем
Синсез бардым гел чабып.
Күңелемне, сөюемне
Бирәлмәдем бер табып!

Син озатып килгән идең,
Иркәләндем, назланып.
Инде хәзер әрнүләрдә
Үтә гомерем зарланып.

Читләп үтмә...

Мине күрсә читләп үтә,
Яшен мени ялт итеп.
Күреп их бер сөйләшергә
«Сөям» – диеп, ант итеп.

Читләп үткән шул гүзәлне
Гел йөртәм исләремдә.
Кош телләрен аңлау кыен
Зәңгәр күк өсләрендә.

Әй, син, кошым, читләп үтмә,
Шатлыклар көтә алда.
Таң йолдызы булырмын мин,
Һич сүнмәм аткач таңда.

Һаваларга мин очармын,
Болытсыз булыр кичләр.
Шатлыгымнан йолдыз булып
Янармын сөенечтән.

Мине, зинһар, читләп үтмә,
Матур җәйләр көзләр бар...
Чәчләремә кар төшсә дә,
Сиңа әйтер сүзләр бар.



Күңелдә әрни ярам

Чиксез дала киңлегендә
Очып сайрый тургайлар.
Һәрберегез хәтеремдә,
Хуш исләрдә тугайлар.
Шау-гөр килә язгы сулар
Елгалар өстен бизәп.
Кояш та тора елмаеп,
Чакырып нурын изәп.

Йөрәк кенә юксынуда,
Сагышларда ярсуы.
Борчу салган вәхшилекне
Юып китсен кар суы.

Елга ярларыннан чыкты
Су буенда бозлары.
Заманалар чуарланды,
Йөрәгемдә кузлары.

Кара җанлы кешеләргә
Эндәшми өнсез калам.
Уйларымны – сабырлыкны
Җир-анам, синнән алам.

Шигырьләрем гел йөрәктән
Кайнап чыга ут белән.
Ә күзләрем ялкын чәчеп
Мылтык итә ук белән.

Килмәүләре мине тилертә

Кабатлатыр өчен назларыңны
Төшләремә килеп керәсең.
Кургаш булып эрим куеныңда
Яннарыңнан килми китәсем.



Күңелемдә бәсләнмәгән әле,
Иманымдай таза намусым.
Сулар һавам, типкән йөрәгем дә,
Калган гомер сиңа – сагышым.

Колың да мин, фәрештәң дә булам,
Мәхәббәтем ташып тилертә.
Хыялыйлар булам, зинһар, коткар,
Килмәүләрең мине илертә.

Күрәсеңме, нинди саф хисләрем,
Җырлар булып туа ургылып.
Яшь гомерем синсез үтте, ялгыз,
Саф сөюем калды буылып.

Текә ярда ялгыз каеннар да
Мине күргән кебек, баш ия.
Сагышымны сизеп, кулын болгый,
«Сөям сине, көтәм, кил!»– дия.

БГМУның йөрәге син
Аның ректоры профессор Тимербулатов Вил Мамил улына

Син йөрәгем минем күкрәгемдә
Атлаганда яңа заманга.
Бәйле булгач йөрәк ВУЗым белән
Сердәш итәм сине һаман да.

Сикәлтәле юллар...Бураннарда...
Син, йөрәгем, бирдең өметен.
Күпләр менәлмәгән үрләргә дә
Син менәрсең, бәлки, бөркетем.

Тынгысыз син, бигрәк күп эшлисең,
Килә сиңа рәхмәт әйтәсем.
Безнең өчен тау кадәрле йөкләр
Армый талмый хезмәт итәсең.

Безне көчле итеп йөртәсең син,
Һәр минутың миңа кадерле.
Бу дөньяның яме, матурлыгы
Синең кулда, өзмә бәгырьне.

Синең белән күпме юллар уздым,
Сугардың син мине кан белән.
Күз җитмәслек биеклеккә илттең
Чыккан кояш, якты таң белән.

Йодрык кадәр генә булсаң да син
Сулыш өрдең күкрәк тутырып.
Оя кордың күңел түрләремдә
Көне-төне сакта утырып.

Йөрәгемнең төрле чагы булды
Кызыл миләш кебек пешенде.
Кайвакытта тай шикелле дулап,
Бала кебек елап үксенде.

Коллективны колачыңа алдың
Синең белән иңлим Күкләрне.
Яшәү бәхетен тоям син йөрәктән
Еллар, чорлар шаулап үткәнне.

Кайнар каның белән хисләремә
Серле аваз салдың күкрәктән.
Яраландың әллә син йөрәгем
Күкрәгемдә шыткан орлыктан.

Син җанымның шиңмәс бер өлеше
Синең каның миңа ымсыныр.
Ә җан Күккә, һаваларга оча
Тояр өчен Яшәү тылсымын

Һәрбер сулыш – яшәү. Йөрәк тибә,
Җылытасың бик еш күңелне.
Терәгең нык, сиңа гел таянам,
Яшәү дәрте синдә түгелме?

Төннәремдә кайчан уянсам да,
Таң атуга чиксез куандым.
Хыялымны алсу җилкән итеп,
Туган көнгә яңа юл салдың.

You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 04
  • Parts
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 01
    Total number of words is 3573
    Total number of unique words is 1755
    29.5 of words are in the 2000 most common words
    44.3 of words are in the 5000 most common words
    52.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 02
    Total number of words is 3608
    Total number of unique words is 1907
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    44.0 of words are in the 5000 most common words
    51.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 03
    Total number of words is 3549
    Total number of unique words is 1958
    30.1 of words are in the 2000 most common words
    44.7 of words are in the 5000 most common words
    53.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 04
    Total number of words is 3595
    Total number of unique words is 2046
    25.2 of words are in the 2000 most common words
    37.5 of words are in the 5000 most common words
    44.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 05
    Total number of words is 3652
    Total number of unique words is 2010
    26.8 of words are in the 2000 most common words
    42.4 of words are in the 5000 most common words
    50.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 06
    Total number of words is 3588
    Total number of unique words is 1910
    28.0 of words are in the 2000 most common words
    42.3 of words are in the 5000 most common words
    50.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 07
    Total number of words is 3561
    Total number of unique words is 1991
    27.1 of words are in the 2000 most common words
    42.5 of words are in the 5000 most common words
    51.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 08
    Total number of words is 3518
    Total number of unique words is 1974
    29.1 of words are in the 2000 most common words
    43.6 of words are in the 5000 most common words
    51.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 09
    Total number of words is 3590
    Total number of unique words is 2011
    31.5 of words are in the 2000 most common words
    45.7 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 10
    Total number of words is 3575
    Total number of unique words is 1484
    33.1 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 11
    Total number of words is 3563
    Total number of unique words is 1722
    30.5 of words are in the 2000 most common words
    45.6 of words are in the 5000 most common words
    53.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 12
    Total number of words is 3479
    Total number of unique words is 1650
    30.0 of words are in the 2000 most common words
    43.1 of words are in the 5000 most common words
    50.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 13
    Total number of words is 3513
    Total number of unique words is 1704
    31.1 of words are in the 2000 most common words
    44.0 of words are in the 5000 most common words
    51.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 14
    Total number of words is 1408
    Total number of unique words is 765
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    51.8 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.