Latin

Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 06

Total number of words is 3588
Total number of unique words is 1910
28.0 of words are in the 2000 most common words
42.3 of words are in the 5000 most common words
50.6 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Сугыш һәм хезмәт ветераны Дәүләтова
Мөслимә Әхъяретдин кызына

Авыр еллар иде үскән чакта:
Мәхшәр иде, зәһәр чынбарлык.
Ирләр юкта ир эшен дә белдең,
Кайгы төшсә – җаның чыгарлык.
Таянычы булдың авылымның,
Оештыру эшен башкардың.
Авыр чакта йөкне үзең йөкләп,
Сабан сөйрәп, җирне актардың
Хәзер инде терәк – улларың бар,
Синең кебек уңган – илнеке.
Көчле күчең – халкың өчен генә,
Җимешләре булсын синеке.
Гадел, кешелекле балаларың,
Җан китабың – бүләк, зур терәк.
Хуҗалыкны тартып барыр өчен,
Халыкка да алар бик кирәк.
Без яраттык сине, изге булдың,
Бәхет теләп урман шауласын.
Шатлык чәчсен сиңа газиз йортың,
Көз җитсә дә кошлар сайрасын.
Күңелем түрләрендә сине тоям,
Изге уйларымнан төн яна.
Ак бәхетләр теләп җырлар туа,
Озак яшә, апам, дөньяда!

Милләт җанлы
Рәкыйпов Рифгать Хәниф улына

Синең эшең гел халыкка бәйле –
Милләт җанлы булып тугансың.
Кибет ачтың, авыл халкы өчен,
Җегәрлесең һаман, уңгансың.
Илеш ягы Игъмәт– туган авылың –
Яхшылыкка сине өйрәтте.
Барысын да күрдем, тик күрмәдем
Синең кебек изге йөрәкне.
“Без биш бала ятим үсте, –” дисең, –
Өмет гөлкәйләрең шиңмәсен.
Киләчәкнең якты ак көннәре
Үтәр юлларыңны бизәсен.
Лизаңа да рәхмәт бала өчен –
Нәселеңне биргән яңартып.
Илинаң һәм улың Айбулатың
Күңелеңне бизәр нурлатып.
Олы кызың Ильвираң да бүләк
БГДУ да укый – тлантлы.
Бала ямьли тормыш матурлыгын
Син шуңарга олы канатлы.
Үзең кордың матур итеп дөнья –
Шатлык-куанычлар диңгезен.
Бернинди көч какшатмасын иде
Газиз өегезнең нигезен.

Тәм төмнәрең
Чакмагыштагы “Лия” магазины директоры
Гыйниятуллин Илдар Влер улына

Син калада туып, ВУЗ бетсәң дә,
Алданмадың алтын-көмешкә.
Горурланам, районга кайттың,
Шөкер, димен, төшкән өлешкә.
Бүгенгеләр зурлап рәхмәт әйтә,
Кибетеңдә – икмәк исләре.
Син якташның хәстәрлеген күрәм:
Табыннарга сыйлар өстәлде.
Кибетләрең матур, җан азыгы,
Халык өчен бәйрәм – тантана.
Кәштәләрдә иксез-чиксез байлык,
Нәрсә кирәк – күңел шатлана.
Җаның нәрсә тели, тәм-төмнарың
Каршы ала кебек алкышлап.
Син аларны табып кайтаргансың
Күз нурларың белән нәкышлап.
Җиңел түгел синсез яшәү безгә,
Әл дә син бар әле кешегә.
Ашамлыгың чиста, ләззәт өсти,
Һәрчак итә безне көчле дә.
Синең тырышлыгың уңганлыкта,
Назландырып хисләр уята.
Халкың өчен бәхет өләшәсең,
Көчең, дәртең артсын унлата.

Күңелем йолдызы
Аблай авылының күренекле механизаторы
Ширәев Илнур Тәүзих улына

Алтмыш һөнәр синдә, кәм дигәндә –
Гел хезмәттә, эштә кайнадың.
Уку йортларында белем алып,
Хискә тулып, һөнәр сайладың,
Кешелекле, ярдәмчелсең һәрчак,
Тоеп яшим күңел җылысын.
Синең уңышларың – минем уңыш,
Сөенечтән килә җырлыйсым.
Тынгысыз син, бигрәк күп эшлисең
Ярдәмлегең – оҗмах иркәсе.
Исемең дә гади генә түгел –
Тулган айның якты иртәсе.
Характерың сабыр, изге җанлы,
Халык өчен хезмәт эшендә.
Кирәгендә җир җимертеп эшләп,
Макталдың син үзең өчен дә.
Шатлыгымнан күңел бии минем,
Иңнәремә канат үскәндәй.
Изгелегең, бөтен матурлыгың
Минем күңелемә күчкәндәй.
Матур, күркәм эшләр – бар булмышың,
Бик күпләргә үрнәк тормышың.
Изгелеккә тулы синең күңел,
Шуңа уңа синең һәр эшең.

Горурланам
“Игенче”гәзите редакциясенең баш мөхәррире
урынбасары Вахитов Рәшит Гани улына

Сыйрышбашың талмас канат куйган –
Эшлисең син һәрчак талпынып.
Сиңа атап тагын җырлар яздым,
Сайрап торсын сиңа тартылып.
Туган якның бөдрә таллары да
Башын игән сине алкышлап.
Иҗатыңны үлеп яраталар,
Күңел назларында нәкышлап.
Аткан таңнар уртак бәхет өсти,
Яшьлеккә тиң синең язганың.
Син күпләргә үрнәк, маяк булдың,
Юл күрсәтеп алга барганың.
Горурланам синең белән мин гел:
Зур шәхес син, гомер кич әле.
Күпләр сиңа рәхмәт сүзен юллый,
Син – дөньяның гүзәл кисәге.
Син халыкка һәрчак изге булдың,
“Игенче”нең тырыш солдаты.
Тәкъдимнәрең изге, зур фәһемле,
Син халыкның булдың канаты.
Хезмәт сөйдең, тормыш бәхете өчен
Күңел тынычлыгың сау булсын.
Кыйбла җиле сиңа сулыш өрсен,
Бәхет өстәп биек тау тусын.

Белем бирүче
Чакмагыш биләмәара китапханәләр система-
сы директоры, Башкортстанның атказанган
мәдәният хезмәткәре
Шәехова Рәзинә Әгълә кызына

Тынгы белми китапханә йорты,
Читләп үтми аны кешеләр.
Килә дуслар, мәктәп балалары –
Гөлгә тиңдәш бездән кечеләр.
Тормыш сәхнәсендә син йолдызсың,
Син яшисең безгә нур атып.
Хезмәт көчең алтын нурлар сирпи,
Сине мактый халык һәрвакыт.
Утыз елдан артык гел хезмәттә
Йокысыз төн, җаның тынмаган.
Нинди язмыш сине ымсындырган?
Ут-суларга салып сынаган.
Хезмәтеңдә – безнең сулышыбыз,
Тарихымның анда эзе бар.
Әткәм-әнкәм, Тукай теле минем
Рух көче, йөзе, сүзе бар.
Сабыр да син, гади кешелекле,
Гел изгелек кылдың кешегә.
Кулларыңа һәйкәл салыр идем,
Уңай гына барган эшеңә.
Җимешләре булып гомереңнең
Матур эшең калсын җыелып.
Сиңа язган шушы шигырьләрем
Яңгырасын моңлы җыр булып.

Сезне сагынып
Рәүф Баһаветдинов сүз. Һәм көе
Шайдуллина Финага
Шайдуллина Финага

Сезне сагынып тагын кайттым
Дусларым туганнарым.
Чит–ят җирдә торалмадым,
Кайгылы урамнарым.
Сезгә диеп кайтуларым
Их минем якыннарым.
Сөюемнең кайнарлыгын,
Бирче син миңа тагын.
Их туган як гүзәлкәем,
Синдә бит якыннарым.
Шатлык җыры булсын моңым,
Йөрәгем ялкыннарым.

Тәрәзәдә утлар
Габбасова Галия Рифгатъ кызына

Кунак булып киттем, хискә тулып,
Шәүкәт кияүемнең янында.
Нишләр идем сезне күрми китеп –
Төшләремә керсә тагын да.?!
Туган якның син зур адвокаты,
Хыялларың – изге уйларда.
Туып-үскән нигезләрең матур
Насыйп булсын бергә буйларга.
Юрфак бетеп, син зур шәхес булдың,
Затлы исемнәрдә юлларың.
Хәтерләтә гомерең йолдызларны,
Үрнәк ала синнән улларың.
Кочагына алган Агыйдел дә –
Сине сөя, сине иркәли.
Бу шатлыктан аяз көнне күктән
Болытлар да яшен сипкәли.
Син, сеңелем, безнең кадерлебез,
Назың тора безне чакырып.
Рәхмәт сиңа, каршы аласың гел
Тәрәзләрдә утлар яктыртып.

Олы җанлы
Нафиков Шәүкәт Барый улына

Туган авылың – Чишмә Бәкәй синең,
Кошлар кайтып кора оясын.
Тудырганы өчен шушы җирдә
Сүндермәдең әнкәң дөньясын.
Күргәнемне шигьри юллар итеп
Бүләк итәм якын кешемә.
Рәхмәтлемен, күңелемә ятты,
Син кирәксең бик күп кешегә.
Май аедай чәчкә аткан мәлең,
Сиңа тиңдәш минем сеңелем.
Пар килгәнсез, теләкләрем изге,
Маяк булсын якты күңелем.
Кешелекле, олы җанлы үзең
Ярдәмчелсең дуска, туганга.
Синнән яхшы кеше юктыр кебек,
Шатланабыз без син булганга.
Таң нурлары күңел түрегезгә
Бәхет чаткылары сирпесен.
Һәр көн сезнең типкән йөрәгегез
Яшәү дәрте белән җилкенсен.
Хезмәт сөйгән кеше бәхетле ул,
Шатлык-куанычлар күп булсын.
Игелекле гомер юлың шулай
Уңышларга гына бай булсын.

Акыл бирүче
Бикмөхәммәтова Резидә Әхсән кызына

Каракөчек – туып- үскән җирең,
Илһам күлең, бәхет инешең.
Таңдай нурлы ак ышаныч биргән
Туган йортың, газиз нигезең.
Ничә еллар инде гел мәктәптә
Акыл өрдең белем өләшеп.
Авыр йөкләр тарттың гел үрләргә,
Карыйлардыр сиңа көнләшеп.
Син алдыңгы булдың һөнәреңдә,
Тырыш хезмәтеңә бирелгән.
Шул лаеклы мактау бүләгеңә
Йолдызлар да нурга күмелгән.
Ана телен күтәренке иттең,
Тукай телен бердәй көйрәттең.
Бар дөньяның бәхетен өләшкәндәй
Балаларга белем өйрәттең.
Гаиләдә дә үрнәк диләр сине,
Изге җанлы типкән йөрәксең.
Җирдә туып күз ачканнан бирле
Көйдермәдең, һәрчак терәксең.

Тырышлыгы-Ватанга
Чакмагыш районы эчке эшләр бүлеге
начальнигы урынбасары
Кирәев Салават Фрит улына

Саныйм сине бүген бөркет кошка,
Күтәрәсем килә күкләргә.
Сокланырлык йөзек кашысың син,
Бу билгеле, дустым, күпләргә.
Мин беләмен: синдә – сабыр холык,
Тормыш юлың лаек мактауга.
Бал кортыннан уңганлыгың өстен,
Тырышлыгың безгә – Ватанга.
Ничә еллар син гел хәрби эштә,
Күкрәк көчен илгә өләшү.
Яшь буынны кеше итәр өчен,
Җиңел генә түгел, көрәшү.
Гомерең буе кара тиргә батып
МВД да хезмәт иткәнең.
Кыенлыкны, авырлыкны җиңеп,
Янып-пешеп иза чиккәнең.
Чыныгып үстең Үрнәк туфрагында,
Тырышлыгың – карны җилгәрә.
Шушы көчтер бөркет итә сине,
Саф йөрәгең җылы җибәрә.

Йолдыз шикелле
Башкортстан дәүләт мидицина университеты про-
фессоры, академик Венер Сәхәветдиновка

“Уралымда туып үстем” – дисең,
Сагышларда җилнең назы да.
Бүләгем бар, зур фәһемле кешем,
Сине зурлый килгән язым да.
Багышлыймын сиңа җырларымны,
Гыйлемлегең – җимеш, ышанам.
Кигән халатың да ап-ак төстә –
Синең күңелеңә охшаган.
Ничә еллар гел талиплар белән,
Сайламадың эшнең җайлысын.
Күпме авыруларга ярдәм иттең,
Уртак итеп кеше кайгысын.
Йомыш төшеп күпләр килә сиңа,
Каршы алдың тәмле сүз белән.
Саф һәм изге теләкләрең белән,
Ачык ишек, якты йөз белән.
Син булганга без дә бәхетлебез,
Тормышыбыз нурлы, сөйкемле.
Җыр тугандай була күңелемдә,
Син бит – безгә йолдыз шикелле.
Күңел шәмең безгә маяк булды,
Изгелегең – ярдәм эшемә.
Шушы җырым сиңа бүләк булсын –
Күңелемдәге якын кешемә.

Көн кебек
Җаваплылыгы чикләнгән”Башкортстан
электр челтәрләре”җәмгыятенең дәүләт
инспекторы Миһранов Илвир Флүр улына

Кояшлы көн кебек төнем якты,
Шатлыгым кайнапмы түгелә?
Таң атып, алмашка көн килгәндәй
Нур өстәп йөземә кем килә?
Сезнең яктан искән җилләр белән
Минем йортта утлар кабынган.
Йөрәк сызлап тәнем өшегәндә
Чыктымы әллә кояш җаныңнан?
Яктылыгың йөрәгеңдә синең,
Бөтен нәрсә килә кулыңнан.
Янган утны, аккан елгаларны
Борып куясың син юлыннан.
Таянычы булдың районыбызның,
Син кабызган уттан төн яна.
Язгы кояш кебек бүген көнем,
Без яшибез якты дөньяда.
Нурлар керде безнең күңелләргә,
Илһам өсти шәйле сүзләрең.
Рәхмәт, энем, тугры йөрәгеңә,
Көлеп карый синең күзләрең.
Ике балаң – Элиза белән Альберт,
Бәхетле син, тырыш, уңгансың.
Луизаң да сиңа зур ярдәмчел,
Халкың өчен генә тугансы

Дөньябызны Аскар бизәсен
Альбина Һәдиевага

Диңгездәй киң синең кылган эшең,
Торган йортың – җылы куеныңда.
Нәрсә тотсаң, шуңа кулың бара,
Күңелең дә көр, иркен уең да.
Кыйбла ягы синең туган ягың,
“Төсем синдә,– дигән, – онытма.”
Бишегеңдә әнкәң назлый-назлый:
“Җырлап яшә, – дигән, – боекма.”
Төннәрендә айның якты нурын
Юрган итеп япкан өстеңә.
Йокласаң да, сине саклап торып
Елмайгандыр кереп төшеңә.
Якты акыл синдә, сабыр холык,
Гел изгелек итә уең да.
Гайлә йөген тартып бара торган
Төеннәрен чишә кулың да.
Өчегез дә, ярдәмчелсез һәрчак,
Тоеп яшим күңел җылысын.
Аскар җырлый, этисенә карап –
Сөенечтән килә елыйсым.
Ходай, сиңа тазалыклар бирсен
Өмет гөлкәйләрең сүнмәсен.
Минем җырларыма көйләр язып,
Дөньябызны улың бизәсен.

Кояш төсле...
Чакмагыш район БТИ хезмәткәре
Фәсхетдинова Гөлнара Кәүсәр кызына

Язгы көндәй ачык, якты йөзең,
Ялкын кебек сары чәчле син.
Үзең уңган, бар яктан да тыйнак,
Япь-яшь ханым – кояш төсле син.
Мәрхәмәтле дә син, киң күңелле,
Шәхси матурлыгың тулганмы?!
Бу сыйфатлар уйный эзләреңдә
Сөйләп безнең гашыйк булганны.
Тугансың син гыйнвар айларында
Салкыннардан алып җылысын.
Сөеп әнкәң алган куенына
Һәм җырлаган көйнең моңлысын.
Туган авылың – изге Ташкалмашың,
Йолдызлы төн, айлы кичләре.
Улың Илвир, яннарыңда булып
Гомереңне ялгыз итмәде.
БТИда күпме сансыз эшләр,
План сыздың безгә җан атып.
Һәммәсенә суздың ярдәмеңне,
Яшәү дәрте өстәп, яратып.
Тормыш юлың гел халыкка бәйле,
Хезмәтеңне шатлык бизәсен.
Озын гомер, ак бәхетләр телим,
Беркайчан да кайгы килмәсен.

Ярдәмчелсең
Чакмагыштагы социаль яклау бүлеге инспекторы
Заһретдинова Рәмзия Рифгатъ кызына

Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә сиңа бүләк итәсем.
Дөньдагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын сиңа әйтәсем.
Хезмәт юлың матур, чәчкә кебек,
Бәхетле син, тырыш, уңгансың.
Ходай, сиңа тазалыклар бирсен,
Халкың өчен генә тугансың.
Туган ягың – изге Байбулатың
Көч бирәдер, сиңа яктылык.
Һәммәбезгә ярдәм кулын сузып,
Китерәсең бик зур яхшылык.
Синең хезмәт гел халыкка бәйле,
Мохтаҗларга ярдәм өләшә.
Чал башларны иеп: “Шөкер,” дибез, –
Саф сөюләр сиңа эндәшә.
Син, сеңелем, һәрчак бәхетле бул,
Кыенлыклар бер дә килмәсен.
Якты чыраеңда шатлык нуры
Балкып торсын, мәңге сүнмәсен.

Гел алдынгы булдың
Милиция полковнигы Нафиков Фәрит
Мансур улына

Ерак араларны якынайтып
Җырлар язам атап яңасын.
Син бит – миңа якын туган кебек,
Җәйгор булып килә барасым.
Авыргазы ягы – Байкал авылы
Җырлап аккан елга буенда.
Туган җирең – Мәчет урманнары
Каһарманның җылы куенында.
Рәхмәт әйтә сиңа туган ягың,
Мактау сүзе чиртә күңелне.
Дан тараттың туган якларыңа,
Исемнәрең бүген күренде.
Якты акыл синдә, сабыр холык
МВД да хезмәт итәсең.
Гел алдынгы булдың һәр яклап та,
Коллективны алга илтәсең.
Күпләр мактый Марат абыеңны –
Белем бирә икән калада .
Ә Хәмитне сиңа охшаш диләр,
Зур шәхессең безнең арада.
Киңәшчең бар – газиз әнкәң Гамбәр,
Өч сеңелең – шушы заманда.
Кылган эшең гел халыкка бәйле
Тыныч түгел әле һаман да.
Күңелеңдә – гел матурлык кына,
Шатлык телим сиңа, омтылыш.
Имин булсын йөргән юлларың да,
Бәхет өстәп торсын зур тормыш.

Син кабызган утлар
Чакмагыштагы “Запад” ЭСКБ җәмгыяте началь-
нигы Шәйдуллин Венер Әбүнәгыйм улына.

Уналтынчы июль – туган көнең
Килкабыздан атлап киткәнсең.
Тырышлыгың җил-давылдан көчле,
Коллективны алга илткәнсең.
Сукмакларың үрдән-үргә узсын,
Син күпләргә ярдәм иткәнсең.
Син кабызган утлар якты яна,
Син иң күркәм кеше икәнсең.
Җыр җибәрәм яңа көйгә салып
Син – дустыма, изге кешемә.
Якты язлар уртак булсын безгә,
Уңыш телим кылган эшеңә.
Сез кабызган утлар мәңге сүнмәс,
Сүнмәс алар ачы җилләрдә.
Тәрәз төбендәге гөлең булып
Нурын сибәр безнең өйләрдә.
Озын гомер бирсен Ходай сиңа,
Мәрьямең бар – сиңа яктылык.
Ике балаң, уңган киленең дә
Китерсеннәр бары яхшылык.

Син – күпләргә үрнәк
Йосыпов Әхмәр Бәнбәгънур улына

Күз табибе, зирәк акыл синдә,
Синең кабинетта утырам.
Кулда каләм, алда – дәфтәр бите,
Изге хисләремне тутырам.
Җитмеш яшьлек чал башымны иям,
Акыллысың – миңа куаныч.
Шул куаныч мине саклап йөртә,
Яктылыктан торган ышаныч.
Өметсезлек өткән чакларда да
Шул ышаныч белән ямь таптым.
Күзләр авырып, бәгырем сызлаганда
Дәва биреп мине юаттың.
Шатландым мин сабый бала кебек,
Күңелемә күчте горурлык.
Синең кебек киң күңелле табиб
Бик күпләргә үрнәк булырлык.

Син галимнең зурысы
Философия фәннәре кандидаты
Басыров Айдар Хәйдәр улына

Чакмагышта туып үстең
Бәхет телим ап-агын.
Яшәү көчен авылың бирә,
Бәрәкәтле туфрагың.
Яраталар күпләр сезне
Мактап тәмле сүз белән.
Сезнең белән без бәхетле,
Җаннарыңа нур өрәм.
Юлдаш булдың”Игенчегә”
Авыр йөкләр күтәреп.
Сәламемне җибәрәмен
Йөрәк аша үткәреп.
Йөрәк кага күкрәгемдә
Сагышлы моңнар белән.
Шул сагышны таратырга
Аккоштай күккә менәм.
Көмеш чишмә – моң авазы,
Кояш нуры җылысы.
Халкым диеп гел тырыштың
Син галимнең зурысы.

Бөек җырчым
Башкортстанның атказанган артисты
Айдар Галимовка

Сандугачка тиңдәш җыр-моңнарың –
Без тыңлаган җырчы хисеме.
Еллар үткән саен тарта үзенә
Айдар Галимовның исеме.

Галәмнәрне айкап, йолдызларга –
Күккә менсәм, җиргә юл салам.
Сине эзлим рәхмәт әйтер өчен,
Бөек җырчым, синнән моң алам.

Очып барам синең якка тагын
Күңелемдә – чәчкә пар канат.
Моң дәрьясы җырга сусап тагын,
Концертыңа килдем мин кабат.

Без яраттык сине. Яраттылар
Сәхнәләрдән моңнар көйрәттең.
Туган телне якты юлга илттең,
Яшь буынга җырлар өйрәттең.

Яңавыл сандугачы
Башкортстан дәүләт филармониясе солист-
касы Лилия Биктимеровага

Кече яшьтән җырчы булдың –
Былбыллар читтә торсын!
Яңавылның сандугачы–
Үзең нәкъ моңлы кыл син.

Сәхнәләрне ямьләндереп
Син үзең булып калдың.
Халык көйләрен сыздырып
Әсиргә безне алдың.

Сандугачтай сайрадың син
Татар халык көен дә.
Йөрәк хисләрен җиткереп,
Җырлап туган телеңдә.

Терелтәсең, уңаитасың
Йөрәгемнең ярасын.
Сагышларымны таратып
Күңелләрдә янасың.

Йөрәгеңнән моңнар ишелә
Башкортстанның халык артисткасы
Роза Сәхәветдиновага

Бала чакларыңнан шәрык моңын
Өстәп биргән синең хисеңә.
Кояш җирне иркәләгән кебек,
Йөрәгеңнән моңнар ишелә.

Гомереңнең чакрымнарын барлап
Курыкмадың биек очарга.
Горурланам шәхси хезмәтеңә,
Ашкынамын сине кочарга.

Сөеп туймыйм синең көйләреңне,
Тамырымнан шашып кан ага.
Узган чакта юкә чәчкәсеннән
Җырлар булып хәтта бал ага.

Рәхмәт сиңа, мин гашыйкмын җырга,
Җырларыңнан бер кем туймаган.
Һәм туймамын юкә балдай татлы,
Китәлмамын мәңге дөньядан.

Йолдыз булып янасың
Бабич исемендәге яшьләр премиясенә
лаек булган җырчы Гөлдәр Ишкуатовага

Синең тавышыңны күпләр мактый,
Тиңсез ләззәт диләр тыңлавы.
Кем яратмас синең җырларыңны, –
Чишмә тавышыдай чыңлавы.

Тантаналы, горур синең йөзең,
Чын күңелдән моңнар сипкәнең.
Авыру башым синнән дәва ала,
Туар кебек изге хисләрем.

Йолдыз булдың олы сәхнәләрдә,
Ачып бирдең сәләт көчеңне.
Син бәхетле изге хисләр белән,
Көй язуы җиңел дисеңме?

Бар бурычың синең Туган илгә,
Көйләр язсаң, читтә калма син.
Күз күреме җитмәс ераклыктан
Күрәм сине – изге бала син.

Бөек сәләт синдә
“Өмет”гәзитенең бүлек мөдире
Алсу Төхвәтуллинага

Эш урының – “Өмет” Чаткылары,
Йөрәгеңне шунда күндердең.
Изге эшең – безгә, балаларга,
Максатыңны күккә мендердең.

Борчыласың туган телем диеп,
Син – “Өмет”нең каләм остасы.
Кирәк булса, күпләр сезгә бара,
Биек түгел керсәң тупсасы.

Синең күңелең кәрәз балы кебек,
Бал кортыдай бигрәк уңгансың.
Ат та тартмас йөкләр тарттың үргә,
Халык өчен генә тугансың.

Кайчан барсам, кулларыңда каләм,
Шигырь язам синең турыңда.
Бөек сәләт синең иҗатыңда,
Дулкынында йөзәм, уеңда.

Көйләреңдә күңел аклыгы
Җырчы һәм композитор Урал Рәшитовка

Тау чишмәсе. Татлы, төбе кояш...
Моңын тыңла суын эчкәнче.
Чын сөюдән моңлы көйләр туа,
Бер авазын тыңлап үткәнче.

Алты яшьтән җырлар җырлагансың
Шатлык яшең түгеп тугайга.
Синдә сәләт йолдызларга тиң бит,
Һавадагы сабан тургайга.

Йөрәк каның белән көйләр яздың,
Туган йортың – яшәү сәнгате.
Яшәвебез үкенечле түгел,
Әйдә, үтсен вакыт – сәгате.

Киләчәктә, бүген җырлар өчен
Җырлар яздың – күңел аклыгы.
Сикәлтәле юллар аша үттең,
Хисләреңнең шунда пакълыгы.

Иҗат хисе сиңа канат куйган.
Моңнарыңда – йөрәк тибешең.
Күңел түрләреңдә – илһам көче,
Көйләр язып, атлап килешең.

Моңга күмдең
Башкортстанның атказанган артисты
Фәдис Ганиевка

Моң иясе – сәхнә дәрьясында.
Дулкынланып моңың сибелә.
Сагыш тулы безнең йөрәкләрдә
Урын алдың җырлап син генә.

Бәхет исенә исереп утырабыз.
Күк-җиһанга моңнар үрләттең.
Без яшәгән җирне ямьгә күмеп,
Моң иясе булдың милләтнең.

Кояш балкый таң сарысын ярып,
Моңлы тавышыңа шаккатып.
Сагышыннан, көткән яңгыр булып,
Яшен яшьни күкне шартлатып.

Биюеңнән бәхет чәчри сыман,
Җыр-моңнарың эретә җанымны.
Без яшәгән җирне моңга күмдең,
Ә йөзкәең нурдай ягымлы.

Тынгы белмәс
Башкортстанның атказанган артисты
Фәрит Бикбулатовка

Зәңгәр төндә, якты иртәләрдә
Җырларыңны тыңлыйм яңасын.
Бер карасаң, коштай талпынасың –
Безнең өчен, беләм, янасың.

Зур шәхессең иҗат даласында,
Колагыма моңнар саласың.
Зур сәхнәдә якты йолдыз булып,
Дәвалыйсың күңел ярасын.

Дәрья моңы сыйган күкрәгеңә,
Ярсып таша кебек хисләр дә.
Йодрык хәтле сагыш йөрәгең дә
Ярсый моңнар – салдым үлчәүгә.

Үлчәп бетерерлек түгел – беләм,
Синең сәләт күккә талпына.
Таулардан да биек хыялларың
Тынгы белми яшәү хакына.

Юанычлар бирә җырларың
Башкортстан дәүләт филармониясе артисты
Артур Туктагуловка

Син сәхнәгә менсәң – кояш чыга,
Бөтен дөнья балкый, яктыра.
Җырлап биюләрең көч-дәрт бирә,
Гүзәллеген, назын арттыра.

Синең җырлар миңа шәфкать өсти,
Язларына илтә көземне.
Моңнар үреп йөрәгемә күчә,
Борчулардан әрчи йөземне.

Юанычлар бирә борчылганда,
Җилләр булып исә моң-назың.
Эчкән суларыма тәмнәр өсти,
Рәхмәтлемен. Сиңа җыр яздым.

Моңлы җырлар, матур көйләр язып
Иркәләдең назлап һәркемне.
Белмим, нишләр икән дөнья әгәр
Көйләр язмый калсаң бер көнне?!

Җәлил булдың эргәмдә
“Игенче” гәзите редакциясенең мөхәррире
Әмирханов Фәнис Фидан улына

Тозлыкушта туып үстең
Атлап киттең басманы.
Юлга чыктың... Туктамадың
Кисеп үттең тасманы.

Син сәркатип “Игенче”дә –
Илнең кадере кеше.
Синдә – безнең өметебез,
Бөтен таяныч көче.

Борылмадың, алга бардың
Йөкләр тартып ялкынга.
Гәзит сине чыныктырды
Ялкында да салкында.

Кылган эшең җиңел түгел.
Күпләр белә –“көрәшү”.
Изгелегең сокланырлык.
Ул бит – акыл өләшү.

Кайгылардан елаганда,
Шатлыклардан көлгәндә,
Галәмемдә оча җаным:
Җәлил булдың эргәмдә.

Иҗат чишмәсе
Башкортстанның атказанган матбугат
һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре
Рәзифә Сахаповага

Иҗат юлың синең – чык чишмәсе,
Кояш нурларыдай тамаша.
Язганнарың – болын чәчкәләре,
Бер күрүдән күзләр камаша.

Мең төрле төс синең иҗатыңда,
Аваздаш ул күңел языма.
Гәзит укый күпләр кызыксынып,–
Язганнарың ялкын, кузлы да.

Үзенә тарта һәрчак күзләремне,
Тирләр түгеп язган эшеңме?!
Мәшһүрлеге, көче, хәйран итә,
Алып калам күңел төсеңне.

Кайнар хисле хикәяләр яздың,
Ул – үзенчә безгә тантана.
Бәйрәмнәргә тиңлим хезмәтеңне,
Җил-давыл да шулчак тын кала.

Урал тавыннан да көчле син
Башкортстанның халык артисты
Рәҗәп Вәдүтовка

Сайрар кошлар читтә торып торсын,
Моңланырга бер дә ашыкмыйм.
Тәүге тапкыр җитмеш тулган чакта
Кызлар кебек сиңа гашыйкмын.

Кем уйнады, нинди сихри моң бу?
Гармун тавышларын гөрләтте.
Нинди талант, йолдызларга карыйм,
Гүзәллекне күккә үрләтте.

Яшен кебек җитез бармакларың
Күңел бозларымны кузгатты.
Яшәү дәрте, моң авазы биреп,
Шатлыгымнан мине җырлатты.

Айлы манаралар илһам сузды,
Күз алдыннан томан таралды.
Сары сагышымны җилләр алды,
Кипкән чишмәләрем су алды.

Йөрәгеңнең изге тойгылары
Утка салды кайгы оясын.
Ике балаң синең арттан бара,
Гаиләдә дә бәхет тоясың.

Бирешмәдең тормыш җилләренә,
Халкым диеп җырлап үстең син.
Җил давылдай җитез синең куллар,
Урал тавыннан да көчле син.

Җилфердәгән чәчкә
Җырчы һәм композитор Вәдүтова Энҗе
Рәҗәп кызына

Яшьлегеңнең чәчкә аткан чагы –
Иҗатыңның ярсып ташуы.
Күңелләргә күчә синең моңнар,
Аккан чишмәләрнең шау-шуы.

Белем алып зур юлларга чыктың,
Җыр авазың ниләр әйтсә дә,
Җитәкләде әткәң зур дөньяга,
Мең-мең рәхмәт сөйгән әнкәңә.

Синең иҗат – җилфердәгән чәчкә,
Салкыннарда берүк көймәсен.
Әгәр язсаң минем җырга көйләр,
Җыр гомере кыска димә син.

Күрекләрен тартып өздерәсең,
Гармун моңын тыңлап шатланам.
Син бит – минем якын дусның кызы,
Хезмәт җимешеңә хушланам.

Гомереңне илгә багышладың
Исаев Равил Яхъя улына
Кар бураны аша юллар салып,
Күңелләрдә язлар уяттың.
Хәтерләтә гомерең йолдызларны,
Нурын бирдең безгә кояшның.

Язган шигырьләрең янып тора,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Бар көчеңне илгә багышладың,
Озак яшә безнең арада.

Нигә инде көч житмәслек үргә,
Карлы кыяларга менәсең.
Ә йөрәгең синең бер генә бит,
Безнең өчен артык көясең.

Моңнар булып шытыйм күңелеңдә,
Кошлар булып жырым талпына.
Кешелеккә яз китергән таңдай
Изге теләкләрем, антым да.

Яраталар синең эшеңне
Башкортстан икъдисат һәм хокук техникумының
Кушнарен филиалы директоры
Тангатаров Айвар Әхнәф улына
Багышлыймын сезгә шигыремне,
Хисләремне, каләм көчемне.
Сезне күрдем ике тапкыр гына,
Мактау сүзләренә күчимме?

Минем бурычым шул, языйм әле,
Сорап белдем җиккән атыңны.
Маргыш суын эчеп үскәнсең син,
Яраталар синең затыңны.

БГУда гыйльми белем алдың ,
Затлы исемнәрдә юлларың.
Илдә олы белгеч булганга бит
Үрнәк ала синнән улларым.

Үз юлыңнан алга омтылдың син,
Киләчәгең мирас сакласын.
Горурланып атый исемеңне
Туган авылың Коты, якташым.

Синең һөнәр киләчәккә дәшә,
Белем бирә безнең балага.
Йөрәгеңнең көчен кызганмыйсың,
Зур шәхессең безнең арада.

Сине бүген мактап сөйләгәннән
Гел ихласлык тора коелып.
Шатлыкларым, әйдә, уртак булсын,
Бәхетләрең уңсын тоелып.

Сокланам
Башкортстанның атказанган укытучысы,
Русиянең мәгариф отличнигы
Гыймаев Фидрат Афзал улына

Атказанган спорт мастеры син,
Күпләр сөя сине өзелеп.
Алышларда җиңгәч, кулъяулыгың
Таң нурыдай балкый сузылып.

Мәрхәмәтлек, изгелегең белән
Иҗат дәръясына атладың.
Җырлап үттең спорт мәйданнарын
Белем биреп һәрчак ап-агын.

Синең хезмәт газиз Чакмагышта –
Тозлы тирең тамган туфракка.
Галимлегең Уфа каласында,
Туган авылың түгел еракта.

Кем онытсын тырыш хезмәтеңне!
Утта янып суга төштең син.
Тормыш шурпасының төрлеләрен
Чүмечеңә салып эчтең син.

Заман авыр диеп тормадың син:
Хезмәт сөеп, үзең сөелдең.
Сокланырлык гүзәл яшәешең –
Шуны күреп һәрчак сөендем.

Укытучыма
Аблай урта мәктәбе укытучысы, хезмәт вете-
раны Якупова Фаизә Габделкәрим кызына

Бу апамның ата-анасы –
Белсәң иде – кем икән?
Гел мәктәптә үткән гомере
Кайлардан килгән икән?

Авылымда сиңа тиң юк,
Син үзең булып калдың.
Әткәм-әнкәм теле белән
Әсиргә безне алдың.

Талпынып гел дәрес бирдең –
Балаларны сөепме?
Белем биреп, рухың салып
Соклансыннар диепме?

Матурлык билгесе булып
Эшләрең сөйләп тора.
Юк, матурлык кына түгел,
Горурлык балкып тора.

Авыр заман җилләреннән,
Апам, син ышыкладың.
Синдә – яшьлек, балачагым,
Кояшлы офыкларым.

Кешеләрнең гомерләре
Бала дип үтә икән.
Күңелегез ил өстендә
Чык суыдай чиста икән.

Изге булдың
Чакмагыш дәүләт автоинспекциясенең
элеккеге башлыгы
Мөлеков Фәнил Габдулла улына
Исәнмесез, Фәнил, зурнәм улы,
Кысып алыр идем кочакка.
Көзләр җитте, җилләр үксеп елый,
Сагышларым кайный учакта.

Бергә чакларымны, сагына күңел,
Сак-Сок язмышлары арада.
Якын дигәннәрем ераклаша,
Балалар да күптән калада.

Килеп чык син туган авылыңа,
Чәчкәләргә күм(е)леп күренеп.
Синең өчен яңа йолдыз балкыр,
Нурын сибәр сиңа үрелеп.

Карт имән дә җилгә моңын суза,
Якын итеп ялгыз тирәген.
Имән булып, ахры, җаным җырлый,
Сагыш дулкынында йөрәгем.

Сәлам бирә сине зурлап күпләр,
Машиналар юлдан каерылып.
Изге булдың туган халкың өчен,
Чишмәләр дә акмый аерылып.

Син калдырган мирас
Башкортстанның атказанган мәдәният
хезмәткәре Басыйров Хәйдәр
Фәйзерахман улына

Яшь чакларың бик еш искә төшә
Узганнарга баксаң беразга.
Чакмагышка барсам, син эшләгән
Зур биналар килә күз алга.

Гомеркәйләр йөгереп үтә икән
Күкрәү салыр җанга чаңы бар.
“Игенче”нең булдың “йөк аты”да,
Сокланырлык гүзәл чагы бар.

Күңел сыйфатларың – безгә маяк,
Ватан, халкым диеп борчылдың.
Заман җилләренә каршы тордың,
Тургай коштай күккә омтылдың.

Күпме уңай яклар, фикер халыкка хис,
Рух көче бар синдә иң элек.
“Игенче”нең булдың син солдаты,
Син калдырдың мирас – иминлек.

Сихри моңнар
Русиянең иң яхшы җырчысы Сафина
Алсу Рәлиф кызына

Алсу, синең җырларыңны сөям,
Хыялларым сиңа кагыла.
Сихри моңнар ләззәтенә күмде,
Күңел кылларына сарыла.

“Туй җырлары” матур,“Кышкы төш”тә,–
Мин аларга гашыйк чынлап та.
Диңгез зәңгәрлеге күзләреңдә –
Иң беренче җырың колакта.

Халкыбызның иң гүзәл кызы син,
Ышанмасаң, күз сал көзгеңә.
Офыкларың иркен һәм кояшлы,
Кошлар сайрый кебек көзен дә.

Сихри моңың, җанны сискәндереп,
Һаваларга менеп тирбәлде.
Офыкларда таңнар балкып атты,
Караңгы төн янып көйрәлде.

Көннәремне иң бәхетле иттең,
Кышларында атты гөлләрем.
Гел яшәргә килгән кебек булам,
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 07
  • Parts
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 01
    Total number of words is 3573
    Total number of unique words is 1755
    29.5 of words are in the 2000 most common words
    44.3 of words are in the 5000 most common words
    52.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 02
    Total number of words is 3608
    Total number of unique words is 1907
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    44.0 of words are in the 5000 most common words
    51.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 03
    Total number of words is 3549
    Total number of unique words is 1958
    30.1 of words are in the 2000 most common words
    44.7 of words are in the 5000 most common words
    53.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 04
    Total number of words is 3595
    Total number of unique words is 2046
    25.2 of words are in the 2000 most common words
    37.5 of words are in the 5000 most common words
    44.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 05
    Total number of words is 3652
    Total number of unique words is 2010
    26.8 of words are in the 2000 most common words
    42.4 of words are in the 5000 most common words
    50.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 06
    Total number of words is 3588
    Total number of unique words is 1910
    28.0 of words are in the 2000 most common words
    42.3 of words are in the 5000 most common words
    50.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 07
    Total number of words is 3561
    Total number of unique words is 1991
    27.1 of words are in the 2000 most common words
    42.5 of words are in the 5000 most common words
    51.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 08
    Total number of words is 3518
    Total number of unique words is 1974
    29.1 of words are in the 2000 most common words
    43.6 of words are in the 5000 most common words
    51.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 09
    Total number of words is 3590
    Total number of unique words is 2011
    31.5 of words are in the 2000 most common words
    45.7 of words are in the 5000 most common words
    53.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 10
    Total number of words is 3575
    Total number of unique words is 1484
    33.1 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 11
    Total number of words is 3563
    Total number of unique words is 1722
    30.5 of words are in the 2000 most common words
    45.6 of words are in the 5000 most common words
    53.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 12
    Total number of words is 3479
    Total number of unique words is 1650
    30.0 of words are in the 2000 most common words
    43.1 of words are in the 5000 most common words
    50.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 13
    Total number of words is 3513
    Total number of unique words is 1704
    31.1 of words are in the 2000 most common words
    44.0 of words are in the 5000 most common words
    51.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Рауф Багаутдинов - 14
    Total number of words is 1408
    Total number of unique words is 765
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    51.8 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.