Latin

Жимчәчәк - 11

Total number of words is 4239
Total number of unique words is 2194
35.9 of words are in the 2000 most common words
51.8 of words are in the 5000 most common words
60.8 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Ниләр турында сөйләштеләр соң әле алар? Хәзер инде бик нык тырышса да хәтерли алмастыр. Ул авыртудан сыман йөзләрен чытты. Юк, юк, менә берсен хәтерли икән бит.
... Чирәм өстенә икесе сузылып ятканнар - әтисе кулларын баш астына, ә ул аркылыга ятып башын аның күкрәгенә салган. Ниндидер гадәти нәрсәләр турында сөйләшкәннәрдер, ул барсын да хәтерләп бетерми, тик...
- Әти, күрәсеңме, әнә тегендә минем бәхет йолдызым, - диде ул, күкнең бер почмагына нәни бармакларын төбәп.
- Ыһы, - диде атасы, башта аның сөйләменә әһәмият бирми.
Малай бераз тын гына ятып карашлары белән йолдызлы күкне айкады.
- Әй, юк икән әтием, юк. Анысы түгел, әнә тегесе, - дип малай нәни бармакларын инде икенче якка төбәде.
- Ыһы, - диде атасы, инде бу юлы көлемсер карашларын улының йөзенә күчереп.
Тагын бераз гына тын яттылыр.
- Әй, төгәл генә белмим инде кайсысы икәнен. Ә, тукта!
Малай яткан җиреннән торып утырып бармагын күк йөзенең бер ягыннан икенче ягына күчереп төртеп күрсәтә-күрсәтә санарга кереште:
Әке-бәке,
Кыек сәке
Карга, чыпчык,
Син кал, бу чык.
- Әһә, менә монысы. Менә монысы әти, минем бәхет йолдызым.
Хәтереңдә калдыр яме. Иртәгә таба алмасам мин синнән сорармын.
И, көлде дә соң әтисе. Тончыга-йөткерә рәхәтләнеп, нидән көлгәнлеген аңлатмый гына кычкырып көлде дә көлде...
Менә шулар...
Башкача исенә төшерерлек әһәмиятле нәрсәләр дә булмаган сыман.
Әтисен... Әнисен...
Нигә кешечә түгел соң барсыда?
Нигә шул тиклем косызланып, барысыннан йөз чөереп тормышның бугазына ябышкан соң ул? Берсе икенчесенә комачаулады микән ни соң?
Ул миләш... Ул миләш... Ул миләш...
Аның аягындагы җөе әрнеп сызлап куйган кебек булды. Ул тагын үрелеп аска карады.
Миләш чәчәк ата торган вакыт.
Ул миләш...
Ул миләшне әтисе белән икесе бергә утырткан иделәр. Өй алдындагы баланнарны да, миләшне дә. Ул үзе бит әле көн аралаш зур чиләкләр белән аңа су ташыды. Миләш нишләптер ул елны корыды. Урынын яратмагандыр. Ә икенче елга тагын төбеннән яңарып чыкты.
Миләшнең барлыгын оныткан кебек әтисен дә инде күптән оныткан икән бит. Аның кайчандыр булганлыгын, аны – улын, чын күңеленнән сөюе төсе итеп миләш утыртып калдырганлыгын һәм ниһаятъ улгәнлеген оныткан да бит инде. Ул миләшне үз куллары белән чапкалап атканын да борчусыз-нисез генә тарих төпкеленә озаткан.
Менә бит, килеп чыкты әле. Тик әллә ничек ямьсез, куркыныч булып, барысы бергә төйнәлеп зур булып күкрәк читләрен авырттырып ертып килеп чыкты. Шул вакытта аягының йөзен ярып төшергән балта ярасы кебек...

Тегендә аста, бәрәңге сабагы төтенендә тончыгып тәмәке тартучыларның нәрсә өчен үзеннән өстенрәк тоелганын аңлады ул хәзер. Аларның намусында нигез рәнҗеше, туган җир рәнҗеше, ата рәнҗеше һәм миләш рәнҗеше юктыр.
Ул кешеләрне үзе белмәсә дә, алар аны белеп, үкенечләрен үзләрендә тойганга, аның хәсрәтле карашларын күрергә теләми артлары белән торган сыман тоелды.
Әллә акылдан язамы соң?
Туктатыгыз, зинһар самолетны! Туктатыгыз, мин төшәм!!!
Төшәр дә, каршыларына басып йөзләрен туры тотып барсын да аңлатып бирер. Тыңларга теләмәсәләр язып бирер һич югы радиодан сөйләр! Аңларга тиешләр алар. Аңларлар! Аны кызганып әрнеп еларлар да әле. Еларлар! Ник еламаска? Кызганыч бит ул! Кызганыч!
Калын портфель кыстырып мөһим сәфәргә чыккан, бәрәңге сабагы яндыручы ирләрне күреп самолетның иллюминаторына сырылып үксеп елап баручы, шушы мәгрүр илнең бер эшлеклесе, ... ... ... бичарасы ул!
Шушы җир өчен яшим, хезмәт итәм дип уйлап ялгышкан ул. Җирдә түгел, гомере буе җирдән югары, һаман самолетта икән бит.
Ә җирдә әнә алар, бәхетлеләр, намуслылар, вөҗданлылар, тугрылар, аталалар, уллылар!
Бакчаларында миләшләре, баланнары! Этләрен иятеп бакча буйлап чабучы яланаяк малайлары...
Алар икенчеләр.
Ул алар кебек түгел!
“Үз егет” түгел ул.
Менә нигә курка икән ул биеклектән. Йә, Хода, ниһаятъ, вак һәм түң күңеленә курку салырга сәләтле бердәнбер чара икән бит бу!
Җирен, аяк астындагы газиз җирен югалтудан, җир кешесе булуыннан туктаудан курка түгелме соң ул?
Чөнки, самолет та ничек кенә озак очуына карамастан, барыбер бер җиргә төшәчәк!
Бер төшәчәк!
Ул да җирдән атлап китәчәк...
Калма Җир! Минем синдә каласым килә!

БУШ САВЫТ
Туй – туй инде. Ничек кенә төрләндерсәң дә җисеме бер инде аның. Купшы күлмәкле ап-ак килен, ыспай костюмлы, йөз граммнан бераз батыраебрак киткән кияү егете. Мәшәкатътән туеп балалары хакына гына түзеп утырган әти-әниләр. Мөмкин кадәр очсызгарак расхутланып, мулрак сыйлану нияте белән җыелышкан кунаклар...
Туй залына иң беренче булып, ялтыравыклы күлмәк кигән, муенына бихисап күп очсызлы бижутерийлар ураган, кызның әнисе - Фәния килеп керде. Аңа караган саен башка әллә нинди көлкеле фикерләр килеп, йөзендә бик җитди чырай йөрткән ул хатынга мәзәк рәвеш сылана да куя иде. Һай, урап та күрсәткән иде төймәләрен, тормыш йөген һай-һайлап әйдәләп бара тоган дилбегәсен иң ышанычлы урынга бәйләгән мени! Әле тагын, ул төймәләрне муенына ярсып ураганда уңмаган тормышының үчен алу, шуңа да карамастан кызының ничек бай туйлап кияүгә китүен бар муллыгы, җетелеге белән бар дус-дошманнарга күрсәтү теләге дә учларында кайнаганы сизеләдер кебек иде.
Хатын артыннан мыштым гына ире калкыды. Тәүфик шул тиклем тыйнак һәм үтә-күренмәле, әйтерсең, аның бар яшәү нуры, хатынының ярсып кайнаган зәһәренә чыдый алмый сүнеп таралган иде. Өстенә нинди генә кием кисә дә, йөзе, хәтта чәчләре дә шул кием төсенә кереп, әллә ни күзгә-башка чалынмый торган, ниндидер бер генә төр күзәнәкләрдән җыелган төссез шәүләне хәтерләтә кебек иде.
Ә бит мондый түгел иде Тәүфик. Әнисе берүзе генә үстерде үзләрен. Иреннән биш бала белән ятим калганнан соң колхозга бозау карарга урнашты да, бар гомерен шул эшкә салды. Ул елларны колхозда эшләгән кеше ач түгел иде. Колхоз-миллионер. Йорт тутырып мал асрадылар. Тамаклары тук, өсләре бөтен булды. Гел бишлегә генә булмаса да яхшы гына мәктәпне бетерде. Аннары Армия сафларына барып кушылды.
Менә шушы выкыттан аның, моңа тиклем җил-яңгырсыз барган тормышына салкын җилләр бәреп керә башлады. Ярты ел учебкадан соң Афганга эләкте.
Аннары инде ниләр булганын ул бер вакытта да исенә төшермәде. Армиядән тәмам ябыгып, төссезләнеп, сүзсезләнеп кайтты. Кайтты да әллә нинди бер битараф чырай белән яшәп китте. Озатып калган кызы да көтмәгән иде. Шул мәлдә, өлгереп, хатыны Фәния пәйда булды да, ул ары-бире килгәнче, аны үз өермәсенә суырып та алды.
Менә инде кыз бирәләр. Кызын ярата иде Тәүфик. Кызы да, әтием дип сарылып торды. Тик, әтисе ягына ничек кенә каерылырга теләсә дә, әнисе чанасына утырган иде инде Илүсә. Утырмый кара. Чәчеңнән сөйрәп сала. Шуңа, әнисенең кәефе булса әтисе яхшы, кәефе булмаганда дошман булды.
Хатыны, бик өзелеп ачуы килгән чакта кесәсендә йодрыгын төйнәп, авыз эченнән пышылдап бозау, дип кенә торса да, бозау ук түгел иде әле Тәүфик. Белә ул, хатынының үзен кемгә чутлаганын.
Ә күптән түгел генә, бөтенләй дә, хатынының фигылен генә түгел йөзендәге чыраен да үзгәртеп, дөресрәк рәвешкә кертә алырдай бер вакыйга булып алды. Шул хәлләрдән соң Фәния дә, бик нык тузынасы урында, әллә нишләп, иренә борылып күзләрен тасрайтып, ләм-мим бер сүз әйтми тирән итеп авырсулап кына куя торган булып китте. Мәзәк!
Гомерлеккә үзенә береккән дип уйлаган Тәүфигыннан колак кага язды бит Фәния. Белә ул үз ирен. Йоклаган вулкан шикелле мең елга бер кузгала, ну бер кузгалсамы, көлләреңне туздыра, мәңге җыеп ала алмыйсың.
Кинәт кенә эшеннән чынлап та соңгарак калып кайта башлады Тәүфик. Соңлап кайтуының беренче көнендә бераз “кыек “ салганы да бар иде. Гомүмән, соңгы елларда ул сирәк эчте. Яшьрәк чагында, бер эчә башласа тыела, атналар буе айный алмый, саташып-алышынып йөри башлаганчыга тиклем җитеп, изаланып, бар тазалыгын бетерде.
Соңлап кайтуының сәбәбе дә юк-бар түгел иде шул - бергә хезмәт иткән дусты кинәт вакытсыз вафат булды. Шуны соңгы юлга озатырга барды. Христиан тәртибе буенча зираттан кайтып, бер кафеда искә алу мәҗлесе оештырып, шунда бераз утырдылар. Аннары, вафат иптәшенең хатыны Маринаны, өенә озата китте.
Алар, ике милләттән булганга, гаиләләре белән сирәк аралаштылар. Шуңа, уртак сөйләшер әллә ниләре булмаса да, гади геннә нәрсәләр турында сөйләшеп, вакытны суздылар. Марина өенә чакырмады, әмма ләкин Тәүфик, үзенең үтә гадилеге аркасындамы, гел кереп йөргән урыны сымак итеп, тартынмый-нитми хатынның фатирына да кереп китте, чишенеп залга да узып утырды. Марина аның шушылай үз итеп йөрүенә бер дә каршы түгел иде. Украина ягыннан килеп бер үзе, туганнарсыз, ире белән генә чикләнеп яшәп ятучы булганга, хәсрәтен кем белән дә булса уртаклаша алу мөмкинчелеге туганга, берчә куанды да әле ул.
Сүз артыннан сүз бәйләнде, плитә өстендәге чәйнек тә әллә ничә кайнап, әллә ничә сүнде, кесә телефоннарының ярылырдай булып шалтыравы да бу икәүне сүзеннән бүлә алмады. Марина сөйләде дә елады, сөйләде дә елады. Тәүфик тыңлады да тыңлады, тыңлады да тыңлады. Беренчедән, иптәшенең хатынын ул чынлап та кызгана иде. Икенчедән, шушы йомры гына, матур гына хатынның, ягымлы тавыш белән урыс, татар, украин сүзләре кыстырып җыен юк-бар сүзне ваклап-ваклап әллә нинди матур төсмерләргә кертеп бизәп бирүен тыңлап утыру үзе бер ләззәт, үзе бер рәхәтлек иде.
Шуңа ул, иртәгесен эшеннән чыгуга, “болай гына”, дигән булып, тагын шалтыратты. Тагын хәл белергә дип кенә керде дә, тагын дөньясын онытты. Ул “тагын”нар ешаеп, гадәткә әйләнде.
Дөресен генә әйткәндә, баштарак, Тәүфик, гашыйк булды дип тә әйтә алмас иде. Иптәшенең хатыны булу факты, аның ул фикерен булган очракта да башы-тамыры белән гамәлдән сызып ата сымак иде. Тик тора бара, өенә кайтса, Маринаның йомшак тавыш белән баладай лепелдәве җитмәгән кебек тоела, аны ике-өч көн ишетми торса күңеленә рәхәтлек бирә торган ниндидер бер мөһим нәрсәсен югалткандай тынгысызлана башлый торган булды.
Шулай, үзе дә сизмәстән, торган саен ир, Маринаның ихтиярсыз корган пәрәвезенә ныграк ябыша барды. Сүгеп куалап кертмәсәң, чиркануыннан чебен дә кунмый башлаганчы ваннага кермәгән Тәүфик, Маринага керәсе көнне, бәйрәмгә җыенган кебек җыена башлады: иртән торып душ керде, яхшылап кырынды, йөз ел кагылмаган одеколоннарын табып чыгарып сөртенде, чистадан –чистага киемнәрен алыштырды. Шушы эшләр белән мәшъгүл булганда зур кәеф белән бертуктаусыз, кинәт күңеленә килә башлаган, исеме дә, җисеме дә таныш булмаган әллә нинди берсеннән –берсе матур көйләр көйләде.
Ирендәге бу үзгәрешләрне Фәния күрмәде түгел күрде, әлбәттә. Баштарак ул моңа, картая башлагач акыл керәме, әллә булганы чыгамы дип, иронияле көлү призмасы аша карады. Хәл куера барган саен, аның да йөз рәвеше үзгәрә барды. Иренең иртәнге кәефле йөзен күрүгә, ниндидер коточкыч хәл буласына ишарәләгәндәй, тәне буйлап, ток суккандагы кебек, кинәт, курку йөгерде. Тәүфиктән, кыланмышына бернинди дә аклану да, аңлатма да йолкып ала алмаганлыгыннан үртәлеп, ире чыгып китү белән кухня өстәленә бөгелеп төшеп еларга керешә торган була башлады.
Эт китсә, эт урынына эт килә, дигәндәй, Тәүфик, Маринаның иренең суынырга да өлгермәгән урынын үзе дә сизмәстән һаман били барды. Нәкъ андагы – сугыштагыча – сине атып үтерсәләр, сине урыныңа штыгын күтәреп башка берәү китә.
Марина да моңа һич каршы түгел иде. Ирен инде барыбер кире кайтарып булмый, ә хатынга яшәргә кирәк. Ярдәм итәр башка кешесе юк. Өйләнгән кеше булса ни, кияүгә чыгарга җыенмый бит әле аңа Марина. Ире аңа ярдәм иткәнгә Фәния дә ачуланып ятырга тиеш түгелдер сыман тоелды аңа.
Ә ярдәмне чын күңелдән ясады Тәүфик. Гомүмән, бу тол хатын янында ул, яңа программа кертелгән иске компьютерны хәтерләтә иде. Үзе шул ук, ә мөмкинчелекләре икенче.
Аның янына керәсе булса, кибеткә кереп олы сумка ризык җыйды. Марина эштән арып кайта, өлгерә алмый бит. Хатын аның авыр сумкалар белән килеп керүен зур оркестр белән каршы алгандай шаулап, ай-вайлап, Тәүфикны мактауларга күмеп каршы алды. Ир кешегә күп кирәк мени? Тора-бара, нәкъ Маринаның үлгән ире кебе үк, дрессировкага бирелгән эттәй, Тәүфик хатынның карашыннан, авызы ачыла башлауга ни кирәген аңлый торган була башлады. Өйдә үлгән ире дә кузгатмаган эшләр кузгалды. Маринага салкын була күрмәсен өчен йокы бүлмәсендәге тәрәзәләр алышынды. Марина кысташкан булып акчасын тәкъдим итсә дә, ала алмады аны Тәүфик. Бер ярдәмсез хатын-кыз бит инде ул, акча кирәк урыннары күп булыр әле. Кухняда, кабыза алмый интекмәсен дип, электр плитасы белән духовкасы да алышынды. Һаман ертыгы аягына эләгеп интектермәсен өчен коридордагы ленолеум да чыгып очып, урынына яңасы кайтты. Чын солдатларча жиренә җиткереп, үтә фидәкарълек, тогрылык белән башкарды Тәүфик бу эшләрне. Шуңа эт кебек чапты да чапты, ташыды, какты, җайлады, майлады. Тик Марина гына көләч йөзендәге риясыз нурлары белән коендырып торсын да, балаларча шат көлү белән көлә-көлә гел лепелдәп торсын.
Хатын да үз чиратында сүзгә, мактауларга саранланмады. Тәүфикнең бар кылганын зурлап, эшләгән һәр вак-төяген күреп, мактады да мактады. Ир гомер татып карамаган ят ризыклар белән сыйлый-сыйлый, җырлый-җырлый ул тапканны әвеш-тәвеш китерде. Тәүфикны ул Аллаһ урынына күтәрде. Ә Тәүфик рәхәтләнеп күтәрелде.
Гомүмән, андый талант меңгә бер генә биреләдер. Хәзерге заман хатын-кызында гомүмән сирәк ул, татар хатыннарында бигрәк тә. Нинди генә хәлгә юлыкса да, нинди генә мораль-этик чолганышта калса да, сүзенә ышандыра, виртуоз зур осталык белән барчасын бөтереп үз яклаучылары лагерына күчерә, үзен кызгандыра, җәлләтә, үзенә кирәк якка бөгә белү таланты - Маринада бар иде ул. Болар барсы да аның самими карашлары артына яхшылап яшерелгәннәр генә иде.
Үз лагерындагы югалтуларны күреп Фәния акылдан шашты. Бер куып та чыгарып карады. Аннары үзе үк, авылдан әниең килде дип, Тәүфикны эшеннән үк җилтерәтеп өенә алып кайтты.
Әнисе чыннан да килгән иде. Егерме ел буе алып киләсе килми, миллион сәбәпләр табып һаман сузып йөргән Фәния, кайнанасын төн эчендә җыеп алып китте. Бичара әби, ни булганын да аңламый, күршеләре белән хушлаша да алмый китеп барды.
Гаиләне читләтеп оча башлаган акчаларын кызганып, әйдә машина алыйк әле, кредитка, дип кысташа башлады Фәния. Һә, дигәнчә шәһәрдәге бөтен банкны әйләнеп чыкты. Акчаны бирмәделәр. Ник бирмәгәннәрен Фәния аңлап та бетермәде. Нишләргә соң? Тагын нәрсәләр уйлап чыгарып тышауларга бу бозауны? Аптыраганнан ул кызын да әтисен юмалауга күндерде.
Алай-иттеләр, болай иттеләр, тик хәл үзгәрмәде. Әнисе килгәч Тәүфик өенә ешрак кайтты, әлбәттә. Тик, тегендә дә юлны суытмады. Марина кызганыч иде.

Фәниянең сабыр канаты сынды. Тәүфикның чираттагы, оҗмаһыннан әйләнеп кайтуын ул чынлап та, ишек төбендә уклау һәм саплы таба белән коралланып каршы алды. Малайлар белән сугышып үскән кыз ла ул! Менә, белгәненең кирәге чыкты.
Игълансыз, ире ишекне ачып җибәрүгә, җимерелеп һөҗүмгә ташланды Фәния. Иң беренче, алгы планга авыр артиллерия чыкты. Аямый, Тәүфикның башына саплы таба очты. Ул да булмады, муен тирәсен калын уклау сырды. Яхшы кәеф белән көй көйләп, оҗмах болытларыннан төшеп кенә баручы ирне бу көтелмәгән һөҗүм үзе генә дә аяктан егарлык иде. Аңа, уклау белән табаның, тагын бер кат, яхшы җирләренә уңышлы гына сылануы өстәлгәч, ир чынлап, гөрселдәп тупсага ауды.
Фәния, болай тиз генә иренең бирешеп тупсага аварын көтмәгән иде. Шуңа ул куркуыннан башта кычкырып җибәрде. Аннары, кулындагы коралларын кухня ягына атып, ирен тупса аша өйгә сөйрәп кертә башлады. Авыр иде, кәһәр. Ике улактан ашап симереп бетте, сөйрәп кенә ала торган да түгел үзен, дип зарланды Фәния эченнән. Үзе тагын, аңына килеп кыймылдый башлаган ирен, күз яшьләренә буыла-буыла, каяндыр кулына килеп эләккән сумкасы белән уңлы-суңлы бәргәләргә тотынды.
Бик озак ятмады Тәүфик. Сикерп торып, башта, Фәниянең кулыннан сумкасын йолкып алып ачык ишектән коридорга очырды. Аннары, сүзсез-нисез генә бүлмәсенә кереп ишеген шапылдатып япты да, нидер сөйрәп китереп яхшылап терәтеп, әллә ничек тыныпсыман калды. Гаръләндеме? Гаебен таныдымы? Коридорда җыелган күрше –күлән, буй җиткән кызы, хәтта, ун ел аягына баса алмаган әнисенә тиклем таягына таянып чыгып баскан иде - оялмаслыкмы? Сугыштан кайткан ир бит әле ул! Тик тамашаның куеруын көткән күршеләрне иң гаҗәпләндергәне,Тәүфикнең хатынына кул күтәрергә базмавы булды. Ирлеген югалтмаган үзе тагын.
Тәүфик, бүлмәсенә кергәч тә иң беренче антресольдән, яшь чагында да аракы төяп йөрүдән башка бернигә ярамаган дипломатын алды. Анда, кулына кайсы-ничек килеп эләккән носкиен, хатыны үзенә алыштырырга дип әзерләп куйган өй киемнәрен кыстап тутырды. Аннары, шкаф эченнән юл сумкасын сөйрәп чыгарып, күзенә чалынган бар нәрсәсен шунда ата башлады.
Амбразурасын ачып чыгып, гүр тынлыгында калган бар халык арасыннан, беркемгә ләм-мим бер сүз катмый, ачык авызларыннан юри телләрен салындырып үчекләп баргандай, майка, носкиларын сөйрәтеп баручы сумкаларын горур гына күтәреп, башта фатирының озын коридорыннан, аннары баскыч площадкасыннан узды да, чыгуга табан юнәлде Тәүфик.
Эх, бер могҗиза булып, гомер иткән “Запарае” да тиз генә шатырдап эшләп китсә, ала-алганнан бирле күрсәткән бар җафаларын гафу итәрлек булыр иде. Бер ычкынсамы, бөтенләй башкача яшәргә тиешле бит, Тәүфик!
Юк, икән. Язмаган. Тәүфикка калса, могҗиза ул, килеп борыны белән төртелгәч тә кире качарга мөмкин. Язмаган аңа кешечә яшәргә. Кермәде хәленә “Запарае ”.
Кабынуын кабынды ул, әлбәттә. Тик, һәрвакыттагыча, йөз кат әфсен-төфсенне укыганнан соң гына. У л арада подъезд ишегендә Фәния пайдә булды да, кулларын билләренә куеп, котсыз карашлары белән Тәүфикнең машинасына төбәлеп тора башлады. Аның рәвешенә карасаң, фантастик кинолардагы, җиһанны чит планеталардан килгән ерткычлырдан бердәнбер сакларга сәләтле америка солдатлары, аның яудашлары иде. Менә хәзер ул, яндагы скәмия астыннан гына, бар системалары автоматлаштырылган, югары камиллектәге олы капканны тартып чыгарып Тәүфикнең юлына алып ташлар да ир, хыянәткә гел әйдәп торучы, иң актив, иң гаепле урыны белән шунда эләгеп калыр.
Әнә ул, ничек гайрәтле итеп кулларын болгый, авызларын килбәтсез зур ачып нидер кычкыра. Тик, калтырануыннан колаклары гөҗләгәнгә, хатынының ниләр кычкырганын ишетмәде, Тәүфик.
Үзенә яхшы бәя бирергә өлгерсә дә, хатынын, чынлап та, баһәләп бетермәгән булган икән ир.
Шул вакыт, язмышының каршылыгы булдымы, әллә, этаж саен тәрәзәләргә капланып тамаша кылган күрше-күләннәрен шаккатыру ниятеннәнме, тырылдык “Запарае” белән, соңгы тапкыр, йорт әйләнәсенә почет кругы бирәсе килеп китте Тәүфикнең. Хушыгыз, янәсе! Китсәгез, менә шулай китегез, егетләр! Һәм текә генә иттереп, китәсе юлыннан йорт эченә борылды.
У-у-у, Фәнияме, болай гына бирешәме соң? Утка кереп, ярсыган тайларны авызлыклаучы хатыннар шушы токымнан, җәмәгатъ. Инде Тәүфик, китәсенә тәмам ышанып, кыланмышына романтик төс кергәнгә, артык дулкынланып китүдән бераз чыланып алган күзләрен ышкый-ышкый, инде почет кругының соңгысын ясап маташа иде. Кинәттән, чынлап, атты бит Фәния! Юк, коралдан түгел. Фәниянең әлеге гайрәте алдында сугыш кораллары кирәксез бер пүчтәк иде. Ул, үзен-үзе атты! Ике дә уйламый, күмәк итәкләрен җыеп йомарлап кына тотты да, бар көченә йөгереп килеп үз янына якынлашып килүче “Запарай”ның алгы капотына сикерде!
Мондый хәлне күрмәгән машина “аһ” итте! Башта чыелдады! Аннан шатырдады! Һәм туктады!
“Җибәрмим! Җибәрмим! Җибәрмим!”
Хатынының шушы үзәкөзгеч тавышыннан, ачуының ярсып кайнауыннан күзләре томаланып башта, тәрәзәсен нәрсә килеп капланганын аңламый торды Тәүфик. Кырый тәрәзә турысыннан хатынының таныш носкилы аяклары болганып тора башлагач кына аңлады, капот өстендә Фәниянең ятканын.
Бу халдән куркып киткән Тәүфик, нишләптер, бар көченә тагын газга китереп басты да, инде капот өстендә матур чәчкәле халатларын байрак урынына җилфердәтеп ятучы Фәниясен дә, чарасыз, яңа почет кругына алып кереп китте.
“ Аякларым кәкре түгел, алар бары төзлекләренә чыдый алмаганга гына кәкерәешеп торалар ” ди иде безнең күрше авыл егете. Шуның шикелле, престройка вакытындагы көлүдән ваз кичкән халык, кинәт башларына төшкән бу көлкедән кырылып, кәкрәешеп төштеләр.
Шулай әле алар йорт тирәли күп әйләнделәр. Ир дә туктамады, хатын да капотттан төшәргә уйламады...
Кичкырын, тәмам көлкегә калып, кечрәеп, төссезләнеп калган Тәүфик, соңгы вакытларда яхшы кәеф белән, матур көйләр көйләп, йөгереп кенә төшәргә гадәтләнә башлаган баскычлардан, аякларын чак-чак сөйрәп, гомер иткән һәм алга табан да гомер итәчәк фатирына табан юнәлде.
Фәния күптән җилтерәтеп алып менеп киткән дипломатыннан әнә, үч иткәндәй, Марина бүләк иткән дезодорант боллоны төшеп калган. Әле сөртенгәне дә юк иде.
Шул урында туктап Тәүфик бик озак баллоннны кулында әйләндереп карап торды да, тәрәз тупсасына куеп өскә укталды. Тик, нигәдер тукталып, баллонга борылып берникадәр вакыт тагын карап торды да, кире борылып килеп аны, ачык тәрәзәдән урамга ташлады. Үткәннәренә, сөекле Маринасына, аның белән булырдай матур тормышына соңгы сәламе иде бугай бу аның...

Шуннан соң, озак та тормый, үгет-нәсихәт белән, бер дә кияүгә чыгасы килеп тормаган кызын кияүгә бирде Фәния. Түфикне, этлек уйларга вакыты калмасын дип, муеныннан мәшәкатъкә, бурычка күмде. Кайчандыр җилгә очкан акчаларын кызганган чаклары да булгалады Тәүфикнең. Нишлисең, эш узган. Аңа хәзер барыбер иде. Тик, сорамасыннар, тинтерәтмәсеннәр, йолккаламасыннар. Шуңа ул, үз кабыгы эченә көннән-көн тирәнрәк яшеренде. Төссезләнде, үтә-күренмәләнде.
Менә туйда да, буш урынны бизәп куйган, үзе дә буш бер нәрсә кебек кенә утырды. Тәүфик дигән Савыты бар, ә эчендәге Үзе юк иде. Кайда Ул? Беркем белми. Бәлки теге вакытта да баскыч буйлап өскә, Савыты гына менеп киткәндер, ә Үзе машинасында утырып калгандыр. Һаман шундадыр. Бер тарафта да юк бит ул хәзер. Тәүфик дигән исеме генә йөри, көек булып.
Ә Фәния, бәйрәм итте! Муенына урап, кендегенә кадәр салынып тоган төймәләрен оден-медалләр урынына шалбырдатып үзенең Җиңү көнен бәйрәм итте!
Тик, Илүсә генә, гаҗәпләнү тулы моңсу карашларын бер бәхетле әнисенә, бер бәхетсез әтисенә, бер янында хәмердән кәефләнеп утырган кияү тиешле кешесенә ташлап, аптырап, күшегеп утыра бирде. Аның йөзенә дә атасының чырай чалымнары керә башлаган иде инде.


КЕМ СЕЗ?
Алар көз көне таныштылар. Кышка кереп баручы ямьсез кара көз иде. Тирә-якта шәрәеп калган шыксыз агачлар, җирдә – инде күптән коелып, караеп беткән яфраклар.
Алар, ял йортындагы сукмакларның берсендә очраштылар.
Икесенә дә, соңгы адымны ясаудан тотып алып калырдай бер тамчы гына җылылык кирәк иде. Бары бер караш – соңгы, ялгыз көчеңне йодрыкларыңа учлап элмәккә үрелгәндә, салкын башыңны җылы кулларына алып үлгән өметеңә җан өрүче, упкын читеннән йолып алып яралы күңелеңә шифа салучы.
Кара-каршы килделәр дә азга гына тукталдылар. Ир каршына килгән яшъ хатынга юл бирмәкче булды. Ә хатын каршысына килгән олы кешене хөрмәт белән уздырып җибәрәсе килде – кайда ашыгырга?
Тирә-якта дымлы, авыр, көзге урман исе. Йокыга талып баручы үләннәр, әйтерсең, шул тиклем арып талчыкканнар, хәтта, өсләренә яткан көзге пычракны да юып төшерерлек хәлләре калмыйча, бер-берсенә өшеп сыенганнар.
Тәбигатнең шушы халәте кешеләрнең дә күңелләренә әрсезләнеп кереп тулып, бу ял йортында булган барлык дәваланучыларны үзенең сыргак балчыклы сукмакларына куалап чыгарып, белмим, әллә кайлардан күңелләренә яктылык эзләргә мәҗбүр итә иде.
Нервларның киеренкелеге шундый көчле - һәр күзәнәкнең хәрәкәте исәптә, һәр үткән мизгел чутта! Ком чүлендә сусаудан интеккән юлчыга, чишмә бәреп чыгуга тиң иде бу очрашу!
- Сез кайсы шәһәрдән?
- Н... нан. Ә сез?
- Мин дә шуннан!
Үз гомерендә күпме хатын-кыз күрде ир – матурларын, гүзәлләрен, нечкәләрен, хайраннарын, байларын, хислеләрен, үзе өчен җан атучыларын, җәмгыятътә тоткан урынына кызыгучыларын, горурларын. Күп булдылар. Аларны һич яратмады түгел, яратты! Һәркайсын үзенчә, тиешлечә, өлешлечә яратты.
Ә бусы... Барысыннан да аермалы буларак, бусы...
Бусы, соңгысы иде. . !
Гап-гади! Гади йөзле, гади киемле. Андыйлар урам тулы. Таза, матур чагы булса, ул мөгаен, төртелеп узса да, каланчасы биеклегеннән, аны күрмәгән булыр иде.
Ә бүген, биеклегеннән яман авыру сөйрәп алгач... бүген, аяклары салкын туфракны тойгач, күңеле соңгы тамчы сөю тәлап итте. Никадәр битараф йөзләр арасыннан тапты ул шушы соңгы тамчыны!
Җан җылысы...
Шулай итеп, соңгы көрчектә икәү кавышты. Гомерләре буе җыйган, нәрсәләре беләндер бүлешергә, уртаклашырга тиешләр кебек иде бу икәү.
- Кайткач шалтырат миңа, - диде ир, аңа телефон номерын сузып.
- Карармын...
Мөнирә, алай да, үзенә сузган кәгазъ кисәген алып кесәсенә тыкты.
- Сезнең хатыныгызмы ул, - дип сорады хатын, ун-егерме адым читтәрәк үзләренә текәлеп торган ханымга ымлап.
- Әйе, - диде ир, тик үзе, ул ымлап күрсәткән якка борылып карамады.
- Ә, ул шушыңа ... каршы түгелме? – дип сорады хатын, шикле елмаеп.
Ир бер мизгелгә генә төртелеп калды.
- Сез... аның өчен борчылмагыз. Аңа барыбер. Тик сез шылтыратыгыз яме, - диде дә, бераз калтыранган куллары белән хатынның беләзеген кысты.
Мөнирә, бу сәер хәлдән бераз югалып торды да, ни дип тә сүзен дәвам итәргә белмәгәннән, җилкәләрен җыерып китү ягына борылды.

Күпмедер вакыттан соң шалтыратты ул аңа.
- Сезнең исемегезне дә белмим...
- Рамазан. Ә сез?
- Минем... Сезнең сәкатибегез дә бар, кем соң сез?
- Бу вакытлыча гына, - телефон бераз тынып торды. - Исемегезне әйтегез инде.
- Мөнирә.
- Мөнирә, сез хәзер кайда?
- Урамда. Туфан урамында.
- Хәзер шундагы фонтан янына килегез дә, бер кайда да китмәгез. Мин хәзер, тиз килеп җитермен.
Хатын трубканы куйды да, салкыннан өшегән кулларын кесәләренә йомарлап тыгып, теләр-теләмәс адымнар белән фонтан ягына юнәлде.
Көн әллә нинди еламсыр. Яңгыр яуган да яумаган да кебек, тик битләргә, киемнәргә сылана, өшетә.
Күп тә үтмәде, әллә кайдан гына, йылкылдап торган кыйбатлы чит ил машинасы пайдә булды да, хатынның нәкъ каршысына килеп туктады.
Ишек ачылуга, руль артында, яңа гына тегүдән төшкән килешле матур киемнән, ә үзе кыя биеклегеннән яңа җиргә төшкән бөркетне хәтерләтеп Рамазан утыра иде.
Хатын, каушап як-ягына каранып алды.
- Утырыгыз, - дип, ир арт креслоларга ымлап күрсәтте дә, үрелеп арткы ишекләрне этеп ачып җибәрде.
Хатын машинага кереп утыруга Рамазан эндәшми-нитми генә машинасын кабызды да, көзге аша гына Мөнирәгә караш ташлап кайда табадыр юл тотты.
- Сез мине кайда алып барасыз? –диде хатын.
Ир озак кына эндәшми торды да, арт тәрәзәгә бармаклары белән төртеп күрсәтеп:
- Әнә тегендә, арткы тәрәзә буенда шләпә ята, шуны алып башыгызга киегез. Мин базар янында туктап алам.
“Хатынына барыбер дигән иде, әһә, бер дә барыбертүгел икән әле. ” Хатын ирония белән елмайган йөзләрен иргә күрсәтмәс өчен артка борылып шләпәне барлаган булды. Аннары, ул машинадан төшеп ишекне ябуга, шләпәне алып кулларында әйләндергәләп торды да, батырып башына киеп куйды.
Рамазан озак көттермәде. Мөнирә көзгегә карап шләпә астыннан чыгып торган чәчләрен дә җайлап куярга өлгермәде, машинаның ишеге тагын ачылып китте дә, аннан, гөлчәчәкләрдән генә торган ис киткеч зур бәйләм күтәреп Рамазан килеп керде.
Бәйләмдәге чәчәкләрнең санын чутлап бетерә торган да түгел сыман тоелды Мөнирәгә. Ул үзенә таба сузылган бәйләмнең кемгә аталганына төшенмичә, аның гүзәллегеннән телсез калды.
- Сезгә бу, алыгыз!
- Миңа?
Хатын, чәчәкләргә үрелергә базмаган кулларын кайда куярга белмәде: бер итәгенә, берчә күкрәгенә, берчә үзен җүләргә ошатып калдырган шләпәгә куеп карады. Аннары, ирнең тәүәккәл карашларына буйсынып гөлчәчәкләрнең сабакларына кагылды.
- Сезгә!
- Ә-ә-ә, нишләп? Ни хөрмәткә?
- Болай! Сезнең дөньяда барлыгыгыз өчен. Шуннан да мөһим нәрсә бар?
Ирнең инде һич чәчәкләр турында сөйләмәгәнен аңлады Мөнирә.
- Әйе, әйе, сез дөрес... Нәрсә бар!?
Аннары Рамазан аны шәһәр кырыена алып чыкты. Машинадан төшеп наратлык буеннан атладылар. Ниләрдер турында сөйләштеләр. Болар барсы да мөһим түгел иде. Рамазанга да боларның берсе дә мөһим түгел иде. Мөнирә моны тойды. Ирнең күңелен биләгән көенече бу вак мәссәләләрдән, сүзләрдән күпкә авыррак, зуррак иде. Әмма ләкин шушы кирәкмәгән вак сүзләр, мәшәкатъләр генә аны шул зур көенеченнән аерып торалар иде.
- Мин синең иреңнән көнләшәм, - диде ир, кинәт, Мөнирәнең ак битләреннән учлары белән йөртеп.
Әллә, Мөнирәнең иренең шушы хатынны үбә алуыннан, әллә ире булуыннан, әллә аның сәләмәт булуыннан көнләштеме, билгесез. Хатын эндәшмәде.
- Сиңа берәр нәрсә кирәкме? – диде Рамазан тагын.
- Нәрсә?
- Акчамы анда... балаңны садикка урнаштырыргамы анда... белмим. . , тагы ниләр кирәк бу дөньяда. ?
- Рәхмәт, мин үземә җитәрлек акча эшлим.
Инде ир уйчан күзләрен Мөнирәнең күзләренә батырып авыз читләре белән генә елмаеп куйды. Аннары йомшак кына хатынның култыгынан алып машинага таба алып китте.
- Мине Франциягә чакыралар. Минем оешма халыкара конкурста җиңгән өчен приз бирәселәр. Барасыңмы минем белән?
- Минме?
- Син.
- Мине анда бу килеш кертмәсләр.
- Кертәрлек итәрбез, борчылма.
Хатын оялыпмы, кимсенепме, башларын түбән иде, тик эндәшмәде. Рамазан да, көзге аша хатынның тирән уйларга чумып баруын чамалап, тәкъдимен кире кабатламады. Бара алмый, димәк. Франция имеш, адәм көлкесе. Үзе дә нәкъ шулай уйлый бит ул. Әллә, ул бара алса, күңеле үсеп китеп, халәте үзгәреп китмәсме дип кенә уйлаган иде. Кешенең язмышын өмет тә үзгәртә бит кайчак.
Ир, озакка сузыла башлаган тынлыкны күтәрергә теләми, машинасының радиоприемнигын боргаларга тотынды.
Карлыгандай кара күзләреңнән
Ала алмыйм моңлы күземне.
Үтте инде, яшьлек, үтте инде,
Әйталмыйча соңгы сүземне.
Нинди гаҗәеп бу дөнья! Бу икәүнең хәлен аңлагандай, кирәк вакытын белеп җыр суза. Аннары, шул моңсулыкка чик куйгандай такмак әйтергә керешә:
Ай-һай, Гайнулла,
Күп эчсәң шулай була.

- Мине кайтарып куегыз инде, Рамазан. Вакыт.
Ир тагын көзге аша гына хатынга бераз елмайган сымак итеп текәлеп карап торды да, приемнигын сүндереп, машинасын кабызды.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Жимчәчәк - 12
  • Parts
  • Жимчәчәк - 01
    Total number of words is 4263
    Total number of unique words is 2216
    35.3 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    57.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 02
    Total number of words is 4333
    Total number of unique words is 2111
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.5 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 03
    Total number of words is 4237
    Total number of unique words is 2118
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.8 of words are in the 5000 most common words
    59.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 04
    Total number of words is 4275
    Total number of unique words is 2148
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    49.8 of words are in the 5000 most common words
    57.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 05
    Total number of words is 4236
    Total number of unique words is 2257
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 06
    Total number of words is 4169
    Total number of unique words is 2251
    34.9 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    57.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 07
    Total number of words is 4286
    Total number of unique words is 2229
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    50.1 of words are in the 5000 most common words
    58.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 08
    Total number of words is 4320
    Total number of unique words is 2139
    35.5 of words are in the 2000 most common words
    50.4 of words are in the 5000 most common words
    58.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 09
    Total number of words is 4300
    Total number of unique words is 2107
    37.1 of words are in the 2000 most common words
    51.3 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 10
    Total number of words is 4219
    Total number of unique words is 2235
    34.9 of words are in the 2000 most common words
    48.9 of words are in the 5000 most common words
    56.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 11
    Total number of words is 4239
    Total number of unique words is 2194
    35.9 of words are in the 2000 most common words
    51.8 of words are in the 5000 most common words
    60.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 12
    Total number of words is 1421
    Total number of unique words is 809
    46.4 of words are in the 2000 most common words
    61.3 of words are in the 5000 most common words
    68.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.