Latin

Жимчәчәк - 03

Total number of words is 4237
Total number of unique words is 2118
36.4 of words are in the 2000 most common words
51.8 of words are in the 5000 most common words
59.1 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Минем тормышымда мине яратырга тиешл, ләкин яратмаган кешеләр күп иде. Һәм минем дә яратырга тиеш булып та яратмаган кешеләрем күп. Ләкин... Мин хәзер аңладым! Минем алар кебек буласым килми, минем әнә шул этләр кебек буласым килә...
Камил күзләрен, каршында йомарланып утырып, курыкмыйча адәм ышанмаслык нәрсәләр хакында турыдан-туры сөйләп утыручы бу кызга төбәп ни елмаерга, ни моңаерга белмәде...
Яңа гына очрашып танышкан булсалар да, бу инвалид ир һәм беренче карашка кыйбласын югалткан бичара кыз арасында бер-берсенә күңел пәрдәләрен ачып җибәрерлек нинди ур - таклык бар иде соң?
Ә уртаклык һичшиксез бар иде! Әйтерсең, алар икесе дә гаҗәеп зур, дөньяви бер уртак полотно өстендә эшләүче рәссамнар, гасырлар буена эшләнеп килеп, әле һаман тәмамланмаган картинага үз өлешләрен, үз төсләрен кертәләр. Тик һәркайсының пумаласы үзгә, буяулары үзгә, гаммасы үзгә. Әйтерсең, алар икесе дә Адәм белән Һава башлап җибәргән мәңгелек бөек бер җырга кушылганнар. Тик биеклеге үзгә, кушымталары үзгә, уйнаган кыллары үзгә. Кешеләр бервакытта да бер –берсенә ошап тумыйлар, Һәркем үзгә, кабатманмас экземпляр диләр. Дөрес түгел, ышанма. Миллиардыбыз да берберебезгә ике тамчы су кебек ошаганбыз. Барыбызның да ка лебенә бер үк орлык салынган, бер үк микьдарда нуры, яктылыгы өстәлгән, шул бер учактан чыккан җылыда җылытылып сөелеп яратылган да гәүдәбезнең иң ышанычлы урынына яшерелгән. Өстебезгә капланган чапаннарыбыз гына төрле. Без бит әле шул маңгайдагы күзләр белән чапаннарның төрлелеген генә аерырга сәләтле, башкасыннан хәбәрдарбулу серенә әле өлгәшмәгәнбез.
Шуңа күрә, Камил белән Гөлҗимеш өчен шатланырга кирәктер, бәлки? Сез ничек уйлыйыз?
СИҢА КИРӘК АКЫЛ БАР
Көн ис киткеч матур иде, ә күңелдә бушлык. Башкача урам-да кала алмый өенә юнәлде Аяз. Анда да аны әллә ни көтеп тормый –тәрәзәләренә ел әйләнәсенә кояш карамаган нурсыз зур бүлмәләр, шул зур бүлмәләргә таралган, ни үсә алмый, ни үлә алмый, интегеп утыручы кайчандыр затлы булып чутланган гөл калдыклары белән тулган бихисап күп, зарлы гөл чүлмәкләре. Һәммәсе нәкъ һәркөндәгечә.
Ул чишенми генә залга узды да кыска гына вакыт эчендә инде яхшы ук керләнергә өлгергән, ак диванга сузылды. Кайдадыр янәшәсендә генә буталанучы тынлыкны тотарга тырышып, күзләрен йомып катып калды. Тоттырмый шул ул, алай тиз генә тоттырмый. Ә башында миллион төрле уйлар кайнашты. Әйтерсең, шул уйларның авырлыгын күтәрә алмый, башы һаман хәлсезләнеп күкрәгенә каерылып төшәргә маташты.
Хәләтендә дә, бүлмәнең һавасында да аны тынычландыра алырлык бернинди яңалык та юк иде бугай. Бары тик, ачык тәрәзәдән дулкын-дулкын булып, йөзгә бәрелүче каен яфрагы исе генә аның өчен яңа иде. Кинәт борынында кытыклана, иркәләнә башлаган ис аңа зур ачыш сыман тоелды. Кара, күпме гомер тоймаган бит яңа каен яфрагы исен. Ул аны үз гомерендә беренче тапкыр тойгандай йотылып иснәде. Тормыш басса баса икән – күзләр, колаклар томаланып, борыннар ис сизми башлаган, ләбаса. Исе түгел, шул тәрәз төбендә ничә еллар үсеп утыручы каенның үзенә дә яңа гына игътибар итте бит әле. Моңа тиклем барлыгын да белми иде. Ә каен, барын бе-леп, күреп, тоеп тора күрәсең. Әнә ничек, шауламый, борчымый, тын гына исе белән генә эндәшә: “Вакыттан да гадел дәва юк! Әнә, давыллар киләләр дә шаулап китәләр-ә мин һаман, ел саен яшел яфрак ярам, торам, һәр кояшлы көн миңа чиксез куаныч алып килә. Кичә ни булганын инде мин оныттым, иртәгә ни буласы билгесез, ә бүген мин бәхетле. Мин бүген бәхет-ле! Иртәгәсе көнем тагын да бәхетлерәк булыр дип өмет итәм. Ә көннәрдән еллар җыела! Әгәр дә мин синең тәрәз төбеңдә үсеп утырам икән, бу бит тикмәгә түгел. Ала белсәң, миндә сиңа кирәк акыл бар... ”

Уйлап кына кара, барын оттырды бит! Шушы шыксыз рәвешкә кергән фатирын, бар гомер җыйган мал-мөлкәтен, гаиләсен дә, хаттә дуслыгын да. Дусларын түгел, дусмын дип ышанган дуслыгын гына. Дус мени инде хәзер ул дуслар!?
Иң кызганычы – гаиләсе. Хатыны сүзен бер вакытта да санга сукмады ул. Әйткәннәрен элмәде. Дуслар дип яшәде. Алар булса дөнья бара, имеш. Менә хәзер, бүген кайда соң алар?Җан дуслары? Хәтта, аяк арасында чүп урынына буталанып йөрүче Харисы да шылтыратмый бит, ичмасам, болай ук авыр булмас иде.
Ул селкенми, башларын игән килеш кенә көләргә кереште. Көләргә сәбәп тә юк, көләсе дә килми, үзе көлдерә. Көчсезлектән, ниндидер авырлыктан котылумы, нәрсәдәндер саклану, шушы чарасызлыкны ерып чыгу өчен ниндидер көч алумы, белмим, сәбәбен бер ходай үзе беләдер, тик аның тыелгысыз көләсе килде.
Елавын еламады, ир-ат елап тора мени, ир сүзен атауга күңел катып киткән сыман була, көлүдән, әйе, әйе, көлүдән бөтен битен, өсбашын юешләтеп бетергән куз яшьләрен учлары белән сыпырып төшерде дә, яндагы журнал өстәлендәге шешәгә үрелде. Шешә буш түгел иде. Тик ул, кулга кысылган килеш һавада берникадәр эленеп торды да,шап итеп кире урынына төшеп утырды. Җитте! Аракысы да җитте! Башкасы да! Яңадан башларга кирәк! Нәрсәне соң? Михнәт күрүнеме? Ир уртасында нәрсәне кайдан башларга? Чистый акылсыз бит! Бар иде бит бары да, тормышы җитеш иде. Тормышын корып бетергәч кенә ниндидер бер комсызлык уенында барын оттыра мени инде кеше? Алла сукты! Шушы казинода уйнаудан да зур гөнаһы булмагандыр, Ходай болай ук каты каргамас иде. Дуслары котыртты! Хәер, дусларны гаепләү уңайлы инде ул. Котыртучылары булган кебек, кире өндәүчеләре дә булды бит. Дуслары ягын ул бит үзе сайлап алды, ләбаса. Дуслары авызы белән үз җене котырткандыр! Ярый, дуслар акылсыз, шуларга иярдем дияр иде, үзе соң ник алардан акыллырак булмаган?. .
Әллә тагын кире барып, үтенеп-ялварып, уйнарга рөхсәт итүләрен сорап карарга микән? Бәлки югалтканнарын кире кайтара алыр иде? Бәлки чынлап шулай эшләп караргадыр? Ул канатланып торып көзге алдына килеп тузгыган чәчләрен сыпыргаларга, төзәткәләргә кереште. Әйе, әйе... Тик, ишек катына килеп кулларын ачкычка дип кесәсенә тыгуга, анда, канога барырлык түгел автобуска түләрлек тә акчасы булмавын исенә төшереп тагын туктап калды. Күңеле тагын сүрелде, эчен тагын пошыну басты. Юк, башка нидер эшләргә кирәк иде! Тик, нәрсә?
Уф-ф-ф-ф-! Ул тагын инде бу юлы тиргә баткан битләрен, кулары белән сыпырып куйды да, тагын кире килеп, диванга ауды! Үз-үзен җәлләмәде дә, акламады да, бары тик күрәл - мады Аяз! Шушы гөнаһасын ничек кичерер, ничек онытыр соң ул? Боларның барысын онытыр өчен әллә нинди көдрәтле көч кирәк бит. Кайдан алыр ул көчне?
Башка бар дөньясына да төкерер иде, Гөлүзәсе генә ташламаса. Бер сүзеннән чыкмый кочагында гына яшәтер иде! Улына, кызына ниләр дип аңлатты икән инде хатыны?
Кинәт ул урыныннан сикереп торды да, ашыга-ашыга плащ төймәләрен каптырырга кереште. Балалары! Менә кемнәр аны аңлыячак, кичерәчәк! Алар аны әлбәттә аңларлар, тиешләр!Ул кергәндәге кебек үк бер тарафка бакмый,бернигә орынмый турыга ишеккә таба атлады. Барырга, табырга, сөйләшергә кирәк!

Подъезд ишегеннән килеп керүгә дөмбердәгән музыка тавы-шыннан аның кайдан килгәнлеген дөрес чамалады Аяз. Бәйрәмсез яши алмый бит Гөлфирә. Шушы чытлык хатын белән Гөлүзәсенең дус булуын һич өнәмәде ул. Бәйрәм икән, димәк, алар монда.
Звонокка басуга ишекне хатыны ачып җибәрде:
- Ә, бу син?
- Гөлүзә, әйдә сөйләшик әле.
- Бүген түгел, күрәсең бит, бүген бәйрәм...
- Күрәм, син эчкәнсең бит...
- ...
- Синең болай эчкәнеңне беренче тапкыр күрәм.
- Иртәгә, яме, иртәгә. Син шалтыратырсың миңа. Бүген
Эльвинаның туган көне... бездә кунаклар.
Йөзенә салкын су сипкәндәй Аяз сискәнеп китте.
- Аны бирегә чакыр әле.
- Кемне?
- Эльвинаны.
- Ул әлегә юк, кайчан кайтыр, белмим.
- Туган көне бит, кайда соң ул?
- Ул ресторанда.
- ...
- Монда минем дусларым... пока.
- ...
Ары басып торуның мәгънәсе юк икәнен аңлап, Аяз баскычларга таба борылды да, авыр сулап, акырын гына аска юнәлде. Салкын кабул итүне көткән иде,тик бу тиклем ук битарафлыкны өмет итмәгән иде.
- Кем белән китте соң ул ресторанга?
- Гали алып китте. Әтисенең исенә төшмәгәч...
Аяз кинәт кенә борылды да абына-сөрлегә кире өскә йөгерде.
- Син... унсигез яше дә тулмаган кызыңны Гали белән рес - торанга җәбәрдеңме? Син беләсеңме соң Галинең кем икәнен?
- Син беләсеңдер, синең дусларың бит. Кызың да синеке.
Чукынышып китегез шунда дусларың-ниең белән. Менә, нишлим мин ул балалар белән, әйт, нишләтим мин аларны? Сиңа җайлы, капланып катсаң да, сиңа бер үзеңә берни кирәкми, “башың, күзең, фәләнең дә, үзең”. Ә миңа хәзер нишләргә соң, Аяз? Дәшсәң, терәләсең дә катасың, авызыңнан бер сүз алып булмый... Белмим...
- Көт бераз гына, Гөлүзә. Мине бер үземне генә калдырмагыз инде.
- Нәрсә көт, нәрсәне көтим соң? Нинди үзгәреш булачак, тиздән мин көткәннән генә? Калдырмагыз, имеш. Ә син үзең моңа тиклем уйладыңмы соң безне? Хоть бүген булса да син миңа дөресен әйтә аласыңмы, күзләремә туры карап? Юк, инде Гөлүзә, бер тиен акчам да, бер нәрсәм дә калмады минем дип, мин барын оттырдым, дип. Йөри инде әнә хәзер кызың, кем чакырса, шуның белән ресторанга.
Аның ниндидер усал сүз әйтәсе, нидер эшлисе килеп, Гөлүзәнең йөз каршында куллары белән буталанып алды.
- Хайван син, Гөлүзә,дип, ишек яңагына шаплатып сугып куйды да, акырын гына болганып тагын баскычтан төшеп китте.
- Кайсы ресторанга киттеләр инде?
Соравына җавап булып, ишекнең зеңгелдәп ябылганы гына ишетелде. Ышанмыйча Аяз өскә күтәрелеп карады. Гөлүзә чынлап юк иде инде.
Шулай, басычның тотынгычына салынган килеш чигә чәчәрен йомарлап, канатканчы уртларын чәйнәп бик озак торды ул подъездда.
Сыгып елатырлык башка сәбәпләре булса да, тик менә шушында гына берене тапкыр чынлап елады ир. Бала хәсрәтенең ничек авыр икәнен беренче тапкыр чын күңеле белән тоеп елады. Инде хәзер, сабыена, газизенә, бердәнбер алтын бөртетегенә кул сузалар бит! Юк, үзе әйдә чурт с ним, тик монысын ук кичерә алмас! Үтерәчәк ул аларны, үз куллары белән сытып атачак, бармаклары белән генә орынсыннар җимешенә! Гали, Гали, Гали,. . Кешедер дип уйлаган идем мин сине, Гали!
Шунда, кемнеңдер җиңел генә баскычтан менеп килгәнен ишетеп, сискәнеп китте Аяз. Кызы! Аяк тавышыннан ук танып алды аны әтисе. Ул артка чигенеп стенага сөялде дә тын гына көтә башлады. Менә кызы инде соңгы баскычлардан күтәрелә. Йөзләре ак, керфекләре моңсуланып аска кайрылганнар.
- Исәнме кызым?
Ялт итеп Эльвина өскә карады.
- Әтием...
Ул туктап калды.
- Ресторанга бардың мени кызым?
- Әйе, Гали абый белән... туган көнеңдә генә диде. Сез аның белән хәзер дус түгел, да?
- ...
- Әтием, ... мин башкача алай итмим яме?
- Ничек?. .
- Ну, менә шушылай, синнән сорамыйча.
- Әниең рөхсәт иткән бит.
- Әни бит ул.
Кызы күз яшьләре белән томаланган матур соры күзләрен әтиенә төбәде.
- Әтием, гафу ит инде мине, яме.
Аяз, кулларын сузып, кызын кочагына тартып алды да, күзләреннән аккан күз яшьләрен күрсәтмәс өчен йөзен аның пальто якаларына яшереп бар көченә шытырдатып кысты.
- Барма башкача беркем белән дә, яме, кызым. Кирәксә мин сине үзем алып барырмын, яме, кызым.
Әтисенең кысып кочуыннан сыякләре чытырдап авыртса да, түзде Эльвина, хәер сизмәде дә кебек ул аны. Мескен әтисе, нинди көнгә төшкән! Нинди көчле, кыю иде бит ул, батыр иде. Туган көн, ресторан имеш, тапкан вакыт туган көн бәйрәм итәргә. Бер чуртым бәйрәмнәре дә кирәк түгел, әгәр әтисе мондый бәхетсез булса.
- Телисеңме, мин хәзер Илдарны алып чыгам.
- Соң бит инде, кызым.
- Юк, ул йокламый, хәзер мине көтеп ята. Минсез йокламый ул. Без икәү ятабыз да, озак итеп синең турыда сөйләшәбез. Ул шулай тыңлап ята-ята да йоклап китә. Әни белән ятмый ул хәзер. Чөнки әни төннәр буе Гөлфирә апа белән сөйләшеп утыра, вино эчәләр.
Кыз әтисенең куеныннан атылып чыкты да баскычтан өскә йөгерде:
- Мин хәзер, әти, көт! Илдарны да шатландырыйк инде.
Шатлыгыннан очына-очына баскычтан йөгереп менеп баручы кызына яратып та, ачынып тә карап калды әти кеше. Чөнки, кызын кертергә дип бер ачылып ябылган ишекнең, бүген инде башкача ачылмасын күңеле белән тоя иде ул .

... Ул вакытларны инде ул хәзер бик хәтерләми, кайчандыр яратып караган киноның хәтерендә уелып калган өзекләре кебек кенә. Ул гына түгел, аны да хәзер хәтерләүче юк иде инде.
Соңгы арада еш кына, килеп шушы подъезд төбендә озаклап утыргалап китеп йөрүче пләш башлы, сары чырайлы, бөкерәя төшкән ирнең, кайчандыр шушы ук подъездның өченче катында дөньяның артына тибеп яшәгән, матур йөзле, чем-кара бөдрә чәчле Аяз икәнен бер кем белмәде. Аны танымадылар.
Аяз кайчан гына йорты янына килсә дә, скәмиядә бер үк картны очратты. Элек бер дә күргәне юк иде аның бу бабайны. Ул аннан берни сорашмады. Килгән саен, калын күзлекләре аша елмаеп, терәп куйган таягын скәмиянең икенче ягына күчереп, “әйдүк”ләп каршы алды. Күп сөйләргә яратмый иде бабай, күрәсең. Сөйләсә дә үз күргәннәре, тартуы, шушы сүгыштан калган начар гадәтеннән һич арына алмавы, инде туксанынчы яшь белән баргач һава торышының кинәт үзгәрүе да организмга авыр була барганлыгы, бик атлап йөрисе килсә дә, бик әллә кайда китеп булмаганлыгы турында гына анда-санда сүз каткалап утыргалады. Бу ак йөзле, ак чәчле, ак сакалмыеклы бабай кырында утыруы рәхәт иде Аязга. Аның көлемсерәп тын гына утыра белүендә, сабырлык сеңгән тавышында, җай гына көйләп сөйләшүендә ул әллә нинди бабайларга гына хас галилек, мәртәбәлек тоя иде.
- Үзең кайсы яклардан соң, улым? Безнең яклардан түгелсең микән дип кенә соравым. Безнең як кешесенә дә охшап торасың.
Бу бабайның Аязга биргән беренче соравы иде.
- Шушы якныкы инде мин, бабай.
- Ата-анаңнар кем иде соң, балам?
- Укытучылар иде, икесе дә.
- Бик яхшы кешеләр икән ата-аналарың, улым.
Әле исәннәрме соң?
- Бер-бер артлы китеп бардылар. Унбиш ел инде хәзер.
Шуның белән сүз башкача бәйләнмәде. Бабай тагын йөреп килде, тагын утырды, тагын нидер сүз катты, тагын таягына сөялеп җай гына йөреп китте. Аяз кайчандыр үзе яшәгән фатирның, бер - тәрәз төпләренә авыр ботакларын салып ял итә-итә җилдә бөгелеп-сыгылып шаярып утыручы ак каенга, бер - шул фатирның һәрвакыт ачык торган тәрәзәләренә карап күпме утыргандыр тагын?Үткәннәрен исенә төшергән саен, нигә-дер, иң беренче күз алдына өенең, менә хәзергедәй, ачык тәрә-зәләре һәм җәйге ләйсән яңгырда чыланып беткән шушы каен килде. Соңгы тапкыр, инде башка кайтмаска чыгып киткәндә, тәрәзәләргә сарылып, юеш ботакларын моңсу шыбырдатып ул гына бит озатып калды. Таныгандыр ул хәзер дә. Өйне узып күк кә ашкан очларын, әнә ничек киная белән аңа таба игәли. Ник кайттың ди микән, соң кайттың ди микән?
- Әллә берәр танышыңны эзлисеңме, улым?
Күптән инде урынына килеп утырып, көлемсерәп тәмәкесен суырып утырган бабайның бу соравыннан сискәнеп китте Аяз. Сорауга җавап итеп башын гына какты ул. Бабай да башкача сорау бирмәде. Агач шикелле булып катып килүче калтыравык бармаклары арасына кыстырган тәмәкесен тагын бер тәмләп суырып, озак кына Аяз күзе еш тукталган тәрәзәләргә карап торды да, әңгәмәдәшенә борылып карамый, акырын гына сүзгә кереште.
- Менә алтынчы елдыр инде ул фатирда кеше яшәми.
Кинәт кенә бик матур гына яшәп яткан җирдән кешеләр юкка чыктылар да куйдылар. Кемнәрдер килгәләп, шау-шу оештырып китәләр. Минем карчык, алар югалган соңыннан бер ике ел үткәчтен микән, урамда ишетеп кергән иде. Ул иркәйне алып китеп, дуслары бөтен байлыгын тартып алып, үзен кыйнап үтергәннәр икән, күмгән җирләрен табалмыйлар икән, хатыны авылына кайтып китеп бик каты эчүгә сабышкан икән, дип ишетеп кергән иде. Хактырмы, хак түгелдерме. Кече улларын белмим, күргәнем юк. Олы кызы килгәләп йөри монда, кичләрен двор малайлары белән буталана шунда. Алар арасында норкаманы да күп инде. Ачуланма, инде сиңа ярдәме тимәсме дип кенә сөйләндем.
Карт сүзеннән тукталып торып, тагын тәмләп тәмәкесен суырып куйды:
- Ходайның кодрәтләре шулай иркен шул, улым. Кайсын сынар өчен, кайсын сыйлар өчен җибәрә. Кырык яшькә җиткән ир-атка бераз тукталып уйланып алу фарыз. Бик аз ирләр кырыктан уза. Элгәре сугышта күп үлделәр, хәзер... Күңелеңдәгегә колак сала башларга кирәк, улым. Күңелдәгең һәрвакыт сиңа дөрес юл күрсәтер, чөнки анда Аллаһ нуры бар. Йөзеңне кыйблага юнәлдереп, Аллаһның кодрәте алдында тез чүгеп, кылганнарың өчен кичерүен сорап намазга бас. Ходайның йөзеннән сибелгән нурларны җыяр өчен ачылган кулларыңның уң уч төбендә шул иңгән яктылыкның җылылыгын тойсаң, димәк, син дөрес юлдан баручы, син чын мөселман. Менә шуңа омтылырга кирәк улым, кырыктан узган ир-атка.
Аяз эндәшмәде, бары, әрнүдән чәйнәлгән уртларының сызлавыннан йөзләрен сытты...
Тик тынгысыз каен гына, ниһаять, Аллаһының гүзәл йөзен күрергә теләгәндәй, ботакларын болгый-болгый һаман күккә каерылып та, әйтерсең, очларының болытларга гына да җитә алмаганлыгыннан үртәлеп, үрсәләнеп, бертуктаусыз шаулады да шаулады.

Әйе, аның бу дөньялыкта икәнлеген беркем белми иде. Коткаручысы кемдер, хастаханәдә аңына килеп күзләрен ачкан вакытка бу турыда да күптән онытканнар иде инде, анык кына берәү дә берни әйтә алмады. Ничек барып эләккәндер ул дүрт йөз километр ераклыктагы шәһәр хастаханәсенә, кем китергән, нәрсә белән килгән? Күпме тырышса да, ул бу сорауларга җавап таба алмады. Ярым җимерек, кешелектән чыгарылган хәлдә килеп кергәнгә озак ятты, шуны анык белә. Төгәл өч ай ятканнан соң гына аны чыгарырга булдылар. Табипларга рәхмәт, калган исән җирләрен җыештырып–бөтәштереп, кеше рәвеше кертеп, чыгарып җибәрделәр. Берлекчәгә әз-мәз акчасын да җыеп бирделәр. Изге күңелле кешеләр бетмәгән бит әле дөньяда.
Хәтерләвен, чынлап та башта бик озак ул берни хәтерләмәде. Тора-бара акырынлап хәтере кайтты, әлбәттә. Тик ул бу ту-рыда беркемгә дә сиздермәде. Хәтта дәвалаучы табибына да. Үзе белән бер документы да булмаганга хастаханә кенәгәсенә исемен дә ” Шамиль Татарин” дип кенә язганнар иде, ул да шул килеш калды. Шамиль так Шамиль, Татарин так Татарин. Тагын ни кирәк инде? Калсын шулай!
Әле үз шәһәренә кайткач та, ул шул табиплар таккан исемен үзгәртмәде. Үткәннәренә кайтасы килмәгән кебек, үз исемен дә атыйсы килмәде. Шамиль исеме белән яңадан дөньлыкка эйләнеп кайтты бит, димәк шулай яхшырак. Бу тормышында инде аның Шамиль булып яшисе килде. Хәер, хәзер күптән инде аның исеме белән кызыксынган кеше булмады. Бармы – бар, эшлиме – эшли.
Кулыңда бер кәгазь дә булмагач эшнең дә әллә ниндиен табып булмый, нәрсә тәкъдим итсәләр, шуңа риза буласың. Менә биш ел инде, шул бер бакчачылыкта каравылчы булып тора. Эмәгәч, тәртип бозмагач, урлау-талау булмагач, үзен яраталар, алай. Эшлә генә диләр. Торырына да урыны җайланды, шунда ук, эшләгән җирендә. Хезмәт хакы әллә ни булмаса да, җиткерә. Ризыкка да тилмермәде. Булганы белән бакачылар аңа да өлеш чыгара торган булдылар. Ятим кеше булгач. Тик менә кәгазь-документларын да җайласа. Артыннан йөрсә, бәлки анысы да җайланган булыр иде, үзе бит һаман нидер көтте, нигәдер һаман сузды.
Ә менә быел вакыты җиткәндер, күрәсең, шәһәргә дә чыккалый башлады. Ул элеккеге дошманнарыннан үч алу юллары да кормады, кесәсендә йодырык та йөртмәде, аларны эзләп тә йөрмәде, һич юк. Кичерде микән ул аларны, анык кына әйтә алмады. Хастаханәдән исән-сау чыгып, кайтып, балаларын күрәлсә, бөтенләй башкача яшәр идем дип ант иткән иде бит ул. Шуңа, аның үткәннәрен исенә алмавы ихтиярсызлыктан, көчсезлектән дә түгел, ә әнә шул сүзендә торырга тырышудан булгандыр.
Теге вакыт бабай барын дөрес әйтеп бирсә дә, Аяз ул йортка йөрүен туктатмады. Өмете - кызын күрү иде. Бабай, кичләрен күренгәли дисә дә, кичләргә тиклем торырга чыдамы җитми - караңгы төшә башлауга кире китте дә барды, китте дә барды Аяз. Китте генә түгел, дөресерәге качты булыр. Әллә кызыннан, әллә үзеннән курыкты?
Ә соңгысында, ничектер барсы да үзеннән үзе килеп чыкты.
Ул килеп җиткәндә йорт эчендә гөрләп туй бара иде - кыз озату. Урам тулы чыр-чу бала чага, әби-чәби, кунаклар, яшьләр. Әнә, кияү егете дә кәләшен кулыннан төшереп, тирә ягына учлап акча-тәңкәләр сибергә кереште, тормышлары бай булсын, имеш. Ә кәләш, матур ак кечкенә сумкасыннан күпләп-күпләп ялтыр-йолтыр кәнфитләр сипте. Тормышлары татлы булсын, имеш. Барысы ташланып шуларны чүпләделәр.
Аязның килүен күреп калган таныш бабай, әллә кайдан кулларын болгап, аны үз янына әйдәде. Карт ерак түгел, миләш куаклары арасындагы скәмиягә урынлашкан иде бүген.
Менә шушында күрде дә инде ул кызын. “Наркоманнар белән чуала” дигәч, кызын әллә нинди мескен хәлендә күрүдән курыккан иде, чынлап. Беренче булып кешеләр арасыннан ул аның йөзен күреп калды. Әле үзгәрергә дә өлгермәгән, нәкь теге вакыттагыча ап-ак, чиста. Нәкь әнисенеке кебек итеп күпертеп куйган матур бөдрә, кара чәчләре чигелгән бизәк кебек чигәләренә сибелеп төшкәннәр. Йөзеннән елмаю китмәсә дә, тамашада һич катнашырга теләми бер кырыйда тора да тора. Кинәт кыз, кемнедер эзләгәндәй, як-ягына карана башлады. Әллә аның карап торганын тойды инде? Юк, икән. Янына таза, төз генә бер малай килеп, алар икәүләшеп көлешә-көлешә егетнең кулындагы кәнфитләрен бүлешергә керештеләр. Тукта, Илдары түгелме соң бу? Шул шул! Кара ничек үскән, егет була язган!
Аяз, ике кулы белән дә скәмиянең кырыйларына тотынды да, авыр сулап башларын аска иде...

Караңгы иде инде. Бу вакытта тротуар кырыена утырып уйга баткан иргә күпләр сәерсенеп карап үттеләр. Дөньясын онытып нишләп утыра иде соң ул? Балалары өчен көенепме? Үткәннәре өчен үкенепме? Әллә язмышына рәнҗепме? Юк, юк! Боларның берсе дә түгел! Тагын мең тапкыр юк!
Ул сөенеп утырды! Әйе, әйе, чынлап, сөенеп утырды? Син ышанмыйсың, ул акылыннан шашкандыр, дисеңме? Анысы да Ходай кодрәтендә, тик аның алай түгеллегенә мин шаһит! Син миңа ышанасыңмы? Ул тәяммүм кылгандагы сымак куллары белән шап-шап җиргә суккалап, бүгенгесенә, иртәгәсенә теләкләр теләде, сабырлыклар сорады. Кем белә, бәлки бу аның үз гомерендә беренче догасы булгандыр!? Юк, кызы наркоман түгел аның. Ул аның үзенә охшаган. Бирешә торган калебтән түгел ул! Алар ары табан бергәләп китәчәкләр! Улы, кызы, өчесе бергәләшеп! Чөнки белә аны Аяз, кайсы тарафка юл аласын белә! Хәзер ул адашмас!
Үзен күкләргә ашкан ак каен итеп хис итте Аяз. Ул да бүген нәкъ шул каен кебек ак иде, биек иде, һәм бәхетле иде, кичәге көнне кичәгесендә калдырып, бүген чиксез бәхетле иде. “Ала белсәгез, миндә сезгә кирәк акыл бар... ” - дип пышылдады ул янәшәсендәге миләш куакларына.
БЕР СОРАУ
Февраль башы. Берничә көн иренеп кенә себеренгән буран ниһаят туктап, зарыктырган кояш, өсләре аз гына туңып киткән җепшек кар бөртекләрен кечкенә вак кояшчыкларга әверелдереп, соңгы көннәрдә җиткерә алмаган җылылыгын, нурын, яктылыгын икеләтә арттырырга тырышып бар көченә елмая иде.
Итәнге сәгать биш тулыр-тулмас, урам себерүчеләрнең кырт та кырт тротуарга каткан бозны кырулары белән башланып киткән, шәһәр эчендәге артык кардан арыну гамәле үзенең иң кызу ноктасына җитеп; сары-кызыл киемнәрдәге, көрәк, кыргычлар белән коралланып, трамвай, автобус юлларына сибелгән эшчеләре, аның өстенә, себерүче, сиптерүче, кыручы, тутыртучы һәм ниһаять төяп китүче машиналар, барысы да шул чис-та-ры-ну теләге белән кайнашып, үз тормышы белән яшәгән кечкенә шәһәрчеккә индидер бер мөһимлек төсмере кертәләр иде.
Әнә, ул эшләгән бина янында да кыргычлы трактор, ханбикәнең аяк очында буталанучы йомышчы малай кебек, тырылдап тегендә-монда йөгергәли. Яңа төзелгән бина, чыннан да, әйтерсең алтын йөгертелгән кыйбатлы яулыккака төренеп, шундый ук затлы кара күзлекләр киеп, кояшка йөзен күтәргән ханбикә иде - гел тәрәзәдән генә торган кебек, төсле пыяладан җыеп корылган диварлар, алтын төсенә буяган ишек төбендә тезелеп киткән колонналар... Аз гына зәвык җитеп бетми әлбәттә, ярар, нишлисең. Шул җитешсезлекләр, бу шәһәрнең үзәктән бик ерак икәнлегенең бер билгесе ич инде ул.
Зур пыяла ишекләрдән килеп керүгә, Зилә Булатовна вахтада утыручы апаның агарынып киткән йөзен күрде.
- Тамара Сергеевна, нәрсә булды тагын?
- Ни булсын инде, идән юучыларның чиләкләргә тиклем типкәләп, җенләнеп менеп китте кабинетына, күрсәгез мондагы хәләрне.
Биек баскычның өстендә сәркатип кызның йончыган тавышы ишетелде:
- Җыелыш. Ун минуттан барыгыз да директор кабинетына.
Матур бинаның мрамор баскычларыннан тавыш-тынсыз гына баскалап, Зилә Булатовна өскә күтәрелде.
- Кайда булдыгыз сез ял көннәрендә?
Кабинеты ягыннан җенләнеп килеп ятучы мөдиренең йөз рәвешен күреп, Зилә Булатовна кинәт дертләп куйды.
- Өйдә.
- Күрәсезме, мин нәрсә белән шөгыльләнәм хәзер? - дип сорады мөдир.
- Ә нәрсә белән шөгыльләнәсез?
Башка бер хезмәткәреннән дә ишетмәгән бу гамсез, сорауга сорау белән җавап бирү башбаштаклыгыннан мөдирнең болай да зур күзләре тагын да зураеп киткән кебек булды. Күзләре зурайган саен, иреннәре дә кысыларак төште.
- Мин сезнең вазыйфаларыгызны башкару белән шөгыльләнәм, бик беләсегез килсә.
- Соң, Гөлфия Кашфулловна...
- Туктатыгыз, әйтер сүзегез булмаса Гөлфия Кашфулловна дип кабатлап торуыгызны, - дип тыңлап та тормый бүлдереп алып китте мөдир. – Ял көннәрендә арт саныгызны салып ял итеп ятырга теләгәч, монда эшкә чыгарга да кирәк түгел иде...
Башкача нидер әйтүнең мәгънәсе булмагангамы, әллә чарасызлыктанмы, белмим, тик Зилә Булатовна кинәт ихластан елмаеп җибәрде. Ниндидер, тирә-яктагы кысыр хәсрәтләрдән, борчулардан, ваклыклардан биек, самими дә, илаһи да елмаю иде бу. “Тышта буран туктаган, монда нинди бетмәгән буран инде, Ходаем, туктап торыгыз инде, зинһар, тәбигатьнең законнары бер булырга тиеш бит инде? ” диюе булгандыр, ихтимал. Инде мөдир, сагаеп, туктап калды. Урынбасарының тагын бер күзләренә карап, усаллыгыннан җеп кебек кысылып калган иреннәренең кырыйларын тагын бер колакларына табан тартып куйды да тиз-тиз генә баскычлардан түбән йөгерде.
Күрегезче генә сез моны? Нинди башбаштаклык, гамәлгә сыймаслык әдәпсезлек, башка берәүнең дә башына килмәгән буйсынырга теләмәү, ризасызлык, базнат итү, тәр-тип-сез-лек, ниһаять? Кайдан килеп чыккан Алла бәндәсе бу? Ничек ул моны моңа тиклем күрмәгән? Сизмәгән? Вакытында урынына утыртырга кирәк бу хатынны! Миңа мондый хезмәткәрләр кирәк түгел!
Әйе, әйе, йөгерә-йөгерә баскычтан төшкәндә, яшен тизлегендә башы җитмәслек изге уйлар түгел, нәкь шуларны гына уйлады мөдир. Башка чүп-чар уйлап торырга вакыты юк ла аның. Ул, гомүмән, шуның ише, эшенә кагылышлы мөһим уйлар гына уйлый. Башы-аягы белән эш кешесе бит ул - үз заманасының үз кешесе. Ә замана аның кебек эшлеклеләрне генә ярата. Кирәкле вакытта кирәкле урында булырга теләгән кешеләрнең уйлар уйлап торырга вакыты булмаска тиеш, иманы камил!
Шул уйларыннан Гөлфия Кашфулловнаның сулышлары киңәеп киткән кебек булды, адымнары ныгыды һәм ул тагын да көчлерәк ярсу һәм гайрәт белән, бетмәс-төкәнмәс тырышлыгын салып, акыра-бакыра, тибенә-төртенә “үз планетасын” тәртипкә кертергә кереште.
Ә Зилә Булатовна мөдиренең лап-лоп басып, баскыч буйлап кабаланып чапканын әллә нинди бер кызыксыну белән карап торды да борылып кабинетына юнәлде.
Җитәкчесенең шуның ише, кайчак башка сыймаслык гамәлләренә һаман ияләшеп бетә алмый иде әле ул. Бүген дә аның кыяфәтенә карап тетрәнеп уйга калды. Аңа үзенчә бәя бирергә, кыланышларын акларлык сәбәпләр табырга, ахыр килеп аңларга иде исәбе. Гайбәт өчен түгел - гыйбарәт өчен. Җитмәсә горур да, тәкәббер дә бит үзе. Хатын кызның чәче озын - акылы кыска диләр. Ул озын чәчле заманнардан аермалы буларак, чәчләр генә түгел итәкләр дә бот төбеннән кыска ич инде. Хәзер бөтенләй башка зирәклектәге мәкаль кирәк, җәмәгать!
Кыска итәк дигәннән, Зилә Булатовнаның уйларына бер дә юктан килеп кергән нәрсә түгел, чынлап та кыска итәк киергә ярата иде аның мөдире. Яше илледән узып барса да, гәүдәсенең ят ир-ат күзе төшерерлек бердәнбер урыны булуын белгәнгә, кыска итәкләрне киң ботларына ябыштырып, үкчә тирәләре җиде җирдән ямалган булса да кыйбатлы капронкаларны тарттырып киеп куеп, биек үкчәле түфлиләрне элеп алып, тырт та пырт килеп, бина буйлап, хезмәткәрләрен өркетеп, “мөдир” булып уйнап йөрергә ярата иде ул. Мөдир генә түгел, ә шәһәрдәге иң матур, иң чибәр, иң зәвыклы һәм иң мәхәббәтле мөдир итеп хис иткәне шиксез иде.
Ә горурлыгы? Кайдан килгән, нәрсәсе белән горурлана соң ул? Горурлыкмы, әллә буш эрелек кенәме? Җитәкче буларак, үзен тәрбияләгән җәмгыятьнең, югары даирәсендә утыручылары “чанасының” бер ботагына эләккән булуы аңа горурлык бирәме, гәрчә анда ук күтәрелеп менеп утырырга тәртәсе кыска икәнен белеп торса да? Кем белә? Хезмәт итү баскычыннан югары күтәрелгән һәр хатын –кыз рухи яктан шулай танымаслык булып үзгәрәме? Үзе белән бер түбә астында эшләгән хезмәткәрләренең башыннан йөрерлек дәрәҗәгә җиткергән сызыкны кайчан үтә соң алар? Ни сәбәпле? Белемсез ди тә йтеп булмас иде Гөлфия Кашфулловнаны. Мәдәният өлкәсендә акча эшләү юлларын яхшы ук үзләштергән югары белемле мәдәният эшлеклесе бит үзе, югыйсә!
Монда эшкә күчкәнче үк шәһәрнең мәдәният бүлегендә оештыручы булып эшләгәндә “озын куллы” булуы, балаларга тиешле бүләкләргә дә нәфсенүдән чирканмавы, хәтта сабантуй батырына бүләккә дип, сөлге чигүчеләр арасында оештырылган шәһәркүләм конкурста җиңүчегә приз итеп биреләсе видеомагнитафон тартмасына кечкенә кәстрүл салып бирергә дә намусы җиткәнлеген, әле алай гына да түгел, җиңүче килеп, дәгъвасын белдергәч, нәрсә, әллә шул сөлгең өчен машина бирерләр дип өмет иткән идең мәллә дип әйтергә дә җөрьәт итә алулары ишетелеп, күпләрне хайран калдырган иде. Кеше турында кеше ни сөйләмәс инде анысы.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Жимчәчәк - 04
  • Parts
  • Жимчәчәк - 01
    Total number of words is 4263
    Total number of unique words is 2216
    35.3 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    57.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 02
    Total number of words is 4333
    Total number of unique words is 2111
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.5 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 03
    Total number of words is 4237
    Total number of unique words is 2118
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.8 of words are in the 5000 most common words
    59.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 04
    Total number of words is 4275
    Total number of unique words is 2148
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    49.8 of words are in the 5000 most common words
    57.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 05
    Total number of words is 4236
    Total number of unique words is 2257
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 06
    Total number of words is 4169
    Total number of unique words is 2251
    34.9 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    57.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 07
    Total number of words is 4286
    Total number of unique words is 2229
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    50.1 of words are in the 5000 most common words
    58.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 08
    Total number of words is 4320
    Total number of unique words is 2139
    35.5 of words are in the 2000 most common words
    50.4 of words are in the 5000 most common words
    58.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 09
    Total number of words is 4300
    Total number of unique words is 2107
    37.1 of words are in the 2000 most common words
    51.3 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 10
    Total number of words is 4219
    Total number of unique words is 2235
    34.9 of words are in the 2000 most common words
    48.9 of words are in the 5000 most common words
    56.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 11
    Total number of words is 4239
    Total number of unique words is 2194
    35.9 of words are in the 2000 most common words
    51.8 of words are in the 5000 most common words
    60.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 12
    Total number of words is 1421
    Total number of unique words is 809
    46.4 of words are in the 2000 most common words
    61.3 of words are in the 5000 most common words
    68.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.