Latin

Жимчәчәк - 02

Total number of words is 4333
Total number of unique words is 2111
36.4 of words are in the 2000 most common words
51.5 of words are in the 5000 most common words
59.9 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
“Тынычлык, тынычлык һәм тагын бер тапкыр тынычлык. Балагызның хәле тулаем сездән генә тора. Барыбыз да бергәләп тотынсак бар да яхшы булыр. Бер дә борчылмагыз. Гадәттә өч яшьтән соң бетә ул симптомнар. Ә дәваланырга кирәк. Әле яңа гына туган бала авыруының сәбәпләре, сез ничек кенә инкарь итсәгез дә, әлбәттә әни кешегә килеп тоташа. Без әле сезнең белән ул турыда сөйләшербез. . ” – дигән табипның аяусыз хөкеме һаман колагында яңгырады.
Бар дөнья ят, ямьсез, мәгънәсез булып тоелды аңа. Табипның “Сәбәпләре, сәбәпләре... ” дигән сузләре бер туктаусыз башын кайнатканга, аннан котылырдай башка сәбәп тапмый, кызының янәшәсенә йомарланып менеп ятты да күзләрен йомды. Йоклап булса иде, ичмасам! Кешеләр шаулашып кичке ашка киттеләр. Гөлнурның ашау түгел, ризыкка карыйсы да килмәде.
- Гөлнур, менә ашыңны китердем, тор, аша. Сөтең бетсә, балаңа нәрсә ашатырсың?
Күптән түгел генә ике яшьлек улы белән палаталарына урнашкан Римма иде бу.
Ул тагын сүзсез генә торып утырда да борчу тулы күзләрен аш савытына төбәде. “Нишләргә соң? Кайдан дару табарга? Кайдан акча табарга? Хет үзеңне сат! Фахишәләр дә үз кәсепләрен шушылай чарасызлыктан башлыйлардыр,”-дип уй-лады Гөлнур.
Алдына китереп куйган тарелканы нәрсә салганлыгына әһәмият бирми генә бушатып куйды да, фойега чыкты. Мондагы ике зур тәрәзәне дә ачып куярга рөхсәт булганга, кеше күп була иде гадәттә. Бүген, нишләптер, бер кем дә юк.
Гөлнур тәрәзә янына басып,җилкәләрен артка ташлап, иркен сулап куйды. Тышта тып-тын. Кош та очмый дияр иде, тортуар читенә салып киткән ниндидер ризык валчыкларында ике күгәрчен биешә икән. “Әй күгәрченкәйләр! Берәрсенә минем теләкне җиткерегезсәнә. Мәдинә ялыннан тизрәк кайтсын әле, хәбәр итегез, балакаема дару кирәк бит... Аллам, җүләрләнәм ахрысы... Сәбәбе синдә, ди бит табип. Бәлки чынлап та үзендәдер? Нигә шундый бәхетсез соң ул? Үзе бәхетсез була торып, кызын бәхетле итә аламы соң ул? Дөрес тә сыман иде бит Ильязы белән бергәләп башлаган юллары. Юлын да, юлдашларын да, юл өстенә аен да, хисләрен дә биргән иде бит. Кайда соң алар хәзер? Кайда чәчелеп калган ул нурлар һәм хисләр? Кем кулында соң язмыш? Ходайныкындамы, әллә иблиснекендәме? Нигә аңлау шулай соң килә? Әллә яшәешнең төп мәгънәсе дә киртәләр аша үтеп, ахыр килеп, ниһаять, аңлаудамы? Яктылыкны, изгелекне аңлау? Ак белән караны аерырга өйрәнү? Бар да беръюлы гади дә катлаулы да! Ак белән кара арасында аерма - упкын! Кайсыбыз шул упкыннан аска мәтәлә, кайсыбыз өскә күтәрелә. Аска төшүе дә җиңел түгел... Аның өчен вөҗданыңны сатарга кирәк... . Ә менә шушылай даруың булмаса? Кызы терелә алмаса, аңа намуслы, вөҗданлы булып яшәүдән ни мәгънә? Өскә күтәрелүләре тагын да авыррак. Читтән ярдәмсез күтәрелеп буламы? Сынар өчен ходай аны шулай бер үзен калдыргандыр? ... Менү өчен башта төшәргә кирәк, төшү өчен башта менәргә кирәк! Әзерме Гөлнур андый үзгәрешләргә? Юк, теләми ул төшәргә, теләми! Нишләп ялгыз булсын ди әле ул? Алар бит икәү, аның бит иптәшкә хәзер кызы бар! Менә бит Ходай нәкъ кирәк чагында ялгыз кал-масын дип кызын биргән. Белгән бит Ходай! Кемнең төшәсен, кемнең алга табан китәсен белгән. Һәр кем үзе теләгән юлны сайлый. Тереләчәк аның кызчыгы, терләчәк! ”
Аның уйларын бүлеп палата ягыннан кемнеңдер килгәне ишетелде.
- Безне иртәгә чыгаралар. Казан кирәк ди. Көчләре җитми. Ай, чистый надаел инде...
Лаш-лош сөйрәлеп килгән аяк киеме тавышыннан шулдыр дип уйлаган иде инде Гөлнур. Риммадан башка берәүдә дә юк мондый шуып йөри тоган аяк киемнәре.
- Уф, кулларым талды селкетә-селкетә. Йоклыйсы килми, малай, күзен дә йоммый. Авырлыгы бит аның үзенең... Смесь ашап симереп бетте
- Нигә имезмәдең соң? Сөтең булмады мени?
- Имезәсем дә килмәде. Сөт үзе күп иде, күбен. Күкрәкләр ямьсезләнмәсен дигән идем. Әй, бер сөт төшкәч, имезмәсәң дә салыналар икән алар.
- Шулай инде...
Гөлнур күпме генә дәшми торса да Римма кереп китәргә уйламады.
- Болай интегәсен белсәм, тапмаган да булыр идем.
- Башка балаларың бар мени?
- Бар... Тагын бер имгәк. Урамнан кайтып кергәне юк. Унөч яшь инде. Үзем слабинка бирдем инде. Ир ташлагач...
- Ирең белән тормыйсың мени син дә?
Ялгышрак ычкындырды Гөлнур. Ләкин соң, кармак ыргытылган иде инде.
- Нишләп, син дә аерылган мени? Әйтәм килгән-киткән кешең юк.
- Аерылмадык. Куып чыгардым...
- Ну, куып чыгаргач, булган инде. Кемдер эләктереп алган инде хәзер, болай килеп хәлеңне дә белмәгәч.
Әңгәмәнең мондый юнәлеш алырын көтмәгән иде Гөлнур. Кемнәр тартып алды соң авызыннан?
- Алса? Алай бик тиз эләгерлек булгач, шулай тиз генә элә
- геп калуы яхшы инде, җан көеге булып йөргәнче.
- Алай димә. Горурлык белән генә әллә кайда китеп булмый шул. Син, күреп торам, укыган кеше. Дөреслекне югарыдан, акыллы, дөрес фикерләр арасыннан эзлисең. Ә астагысын күрмисең. Аста алымнар күпкә гадирәк. Сихер, мәсәлән, бозым, тагын әллә ниләр бар. Әшәкелек күп бит хәзер.
- Кем сихер салып ятсын ди инде хәзерге заманда?
Римма авыз чите белән генә елмаеп Гөлнурга карап куйды.
- Алай димә... Ышанмасаң-ышанма, тик җүләр булма. Ходай сакланганны саклармын дигән. Ирләргә ышаныч юк. Ир – ләрне хатыннарыннан тартып алырга күп кирәкми – бер тустаган аракы җитә. Кыек салырга ярата да торган булса. Замана имеш. Төкереп торалар заманаңа. Бар кешегә дә яшәргә кирәк. Менә, яныңда ирең йөгереп торса, ятыр идең мени даруга тилмереп?
Менә яхшылап торып йөзенә дә чәпәделәр. Ишетергә теләмәсәң дә ишеттерәләр. Тик каршы эндәшмәде Гөлнур, акланмады, түзде. Дөреслек тә бар иде шул бу усал Римманың сүзләрендә. Дөрес сүз күзне ерта, диләр.
- Ачуланма инде син миңа. Күңелләр катып беткән инде, бу эт тормышыннан, - дип сүзен дәвам итте Римма. - Мин дә шулай синең кебек җүләр инде. Хәзер әнә бу ир кисәге... Хатынының баласы булмаганда бик риза иде мин табып биргәнгә, хәзер үз хатыны бәбәйләгәч, эзе суына башлады. Табасы да түгел иде бу баланы. Чирле-чорлы җитмәсә... Аны уллы, үземне ирле итәрмен дип уйлаган идем. Үзеңне яратмаса, ир кеше балаңны яратмый икән ул. Шунда, өендә хатынын саклап ята инде, беләм. Шул себеркесе аздырып яткыра... Бер чыгып киткән ир тагын чыгып китә бит инде ул. Иртәгә кайтып, эзләп табып иманын укытам әле мин аның.
Бер тустаган хәмер җитә дигән идең бит әле, ник файдасы тими мени?
Римма эндәшмәде.
“Әстәгъфируллаһ, әллә нинди кешеләр бар дөньяда. Ниләр генә эшләмиләр, нинди генә әшәкелекләр уйлап чыгармыйлар. Алладан да курыкмыйлар ичмасам,” –дип уйлады Гөлнур. Тик уйларын гына кычкырып әйтмәде, тыелды. Кеше бәхетен җимереп үзе дә күптән мең бәхетсезлектән арчына алмаганын аңламас бу бахыр хатын. Аннары, үзләре риза булып, шул тормышны сайлаган ирләнең бәләсендә Римме кебек хатыннар гына гаеплеме?
- Миндә бар ул сиңа кирәк препарат. Тик монда түгел, өйдә.
Миңа барыбер кирәге юк бит инде аның. Сатсам, лутшы акчасы булыр. Менә китерткән генә булыр идем дә, өйдә тормый бит теге хайван. Моннан чыккач акчасын табып китерерсең. Түлке озак тотмассың яме. Положениене үзең беләсең.
Гаҗәпләнү тулы күзләрен Гөлнур Риммага борды. Үзе өчен тәкъдим итсәләр, бу хатын кулыннан дару алыр идеме соң дип уйлады ул? Тик бит монда кызы... Ходай тәгалә шушы пычрак куллар аша бирә бит. Мә, ал, кызың хакына шулай горурлыгыңны сындырып түбәнчелеккә төшә аласыңмы ди? ... Үз намусы каланчасыннан хөкем итеп кызчыгының язмышын хәл итәргә хакы юк бит аның! Бирәм ди икән – ала әлбәттә!
- Акчасын чыккан көнне үк китерермен, рәхмәт.
- Иртәгә төшкә чаклы килеп китәрсең. Бик кирәк чакта күрше палата хатыннары алып калгалыйлар бит балаларны. Без монда ерак тормыйбыз. Ике остановка. Автобу булмаса, җәяү дә унбиш минут вакыт җитә. Иртәгә килмәсәң, без якшәмбе Казанга китәбез.
Икенче көнне, дәвалану процедуралары белән кайнашып, Гөлнур Римманың чыгып киткәнен дә күрми калды. Ул диагностика бүлмәсеннән күтәрелгәндә, карават янындагы тартма өстендә адресы сызгаланган кечкенә кәгазь кисәкчеге генә калган иде. Онытмаган икән. Кыйбатла дару булгач бирмәс, кызганыр дип уйлаган иде.
- Кызчыгым минем, алтыным минем, бәбкәм минем. Бар да әйбәт булачак. Бар да әйбәт. Син курыкма, әниең бар бит синең. Әниең синең өчен барсын да эшләячәк. Сиңа кирәк даруны газраил авызыннан да алырга риза әниең, кызчыгым. Син генә терел, яме, алтыным минем. Әнә Мәдинә апаң да кайткан. Иртәгә киләм диде. Ул да безгә ярдәм итәр. Безнең бар да әйбәт булачак. Тик син мин килгәнче еламый гына тор инде яме. Мин тиз генә. Курыкма, мин сине бер вакытта да ташламаячакмын. Мин бит синең әниең. Озак тормыйм мин яме. Йокла әйдә кызым. Кирәк бит безгә дару. Әни тиз генә барып кайтсын инде. яме.
Шулай сөйләнә-сөйләнә кызын тибрәтте Гөлнур. Үзе белән сөйләшкәнне ярата иде кызчыгы. Аңлаган кеше шикелле керфекләрен дә селкетми тыңлап тора да, челт иттереп кинәт кенә күзләрен йомып йоклап та китә. Бу юлы да шулай булды. Йоклап киткән кызын урынына ипләп кенә салып, аяк очлары белән генә бүлмәдән чыгып, ишекне япты да, каршы бүлмәдәге кызын алып калырга риза булган хатынга куллары белән генә ишарәләп аңлатып, китеп тә барды.
Кәефе яхшы иде. Тукталышта кеше әсәре булмагач, димәк, автобус яңа гына киткәндер дип, ул якка борылып та тормый, өйләр аша турыга гына йөгерде.
Чынлап та ерак тормый иде Римма. Ашкынып килеп тә җитте. Хәзер менә шушы тугыз этажлы өй алдына үскән куаклар аша гына үтәр дә, аның подъездына керер. Шакып тиз генә даруын алыр да, китәр. Кызы уянганчы кайтып та җитәр.
Лифт кабинасыннан чыгуга, сулга борылып, юл буе кабатлап килә-килә ятлап бетергән сан өстендәге звонок кнопкасына тиз генә басты да туктап калды. Тукта, ник болай кабалана соң әле? Өлгерә бит болай да.
Челтерәп эчтән йозак ачылды. Өйдә икән. Өйдә булмаслар дип курыкканга ашыккандыр инде, эченә җылылык йөгергәндәй итте. Тимер ишек шалтырап ачылды да, эчке караңгылыктан яшь кенә үсмер малайның ябык кына чырае пәйда булды.
- Миңа Римма кирәк иде.
- Ма, к тебе пришли.
Үсмер, нәкъ әнисенеке кебек камыт якларын лашпырдатып сөйрәп пәйда булган җиреннән юк та булды.
- Ә, синме бу?
Инде шул ук караңгылыктан Римманың йөзе күренде.
- Бик тиз килеп җиттең. Мин әле кайтып кына кердем. Атасы килеп алган иде, аны по пути кибеткә кертеп җибәрдем дә... Көтеп тор. Хәзер алып чыгам.
Ул арада артында лифт ачылган тавыш ишетеп, Гөлнур артына борылды... Анда. . , Римманың бала чүпрәкләре белән тулы пакетын тотып, аның Ильязы басып тора иде!
Көтелмәгән хәлдән Ильязның шалкан кебек кызыл йөзләре агарынып киткән кебек булды.
- Нишләп йөрисең син монда?-диде ул калтыранган тавыш белән.
Гөлнур гаҗәпләнүен, гарьлеген йөгәнләп ниндидер сүз әйтмәкче булды. Тик табалмады. Менә нәрсәгә ашкынган икән ул! Ходаем! Төшенә теге әби дә юкка кермәгән икән бит. Сулышларын буып күтәрелгән күз яшьләре аша ул Ильязының чы-раен күрергә, карашларында нидер үзенә кирәкле таныш билгеләр табарга тырышты...
- Ә, менә безнең папочка да кайтып җиткән.
Римманың теге бик кирәкле дару тоткан куллары һавада эленеп калды. Даруга үрелүче булмады.
- Мә...
Нидер төшенгән Римма да кинәт туктап, сагаеп калды.
- Рәхмәт! Үзеңә булсын...
Гөлнур лифт ишегенә борылып баскан килеш алар ягына башка күз салмады. Үзен-үзе тотып калырга хәле җитмәс кебек тоелды.
... Ул арада дөньясында гаме булмаган җитез лифт шалтыратып тимер колачларын җәеп җибәреп, бу коточкыч гаделсезлектән югалып, кечерәеп калган Гөлнурны кочагына йолкып алды да, гөжләп төшеп тә китте.
- Гөлнур, тукта әле, Гөлнур...
Ишетте аларны Гөлнур. Тик кайсысы икәнен генә аера алмады. Чөнки ул алардан ерак... бик ерак киткән иде инде.

ЭТ САГЫШЫ
Подъездан кереп, баскычтан күтәрелүгә Камилнең фатир ишеге ачык, ә ишек төбендә таякка таянып, ябык кына гәүдәле озын буйлы, матур йөзләренә килешле итеп мөлаем елмаеп ир үзе басып тора иде.
- Менә, адаша күрмәсен дип, каршыңа ук чыктым әле, ачуланмасаң.
Берни эндәшми генә кыз эчкә үтте.
- Әйдә уз, чишен.
Гөлҗимеш тирә-юнъне күзләре белән бер кат айкап чык-каннан соң андый-мондый шикләнерлек сәбәп тапмый, акырын гына курткысын ычкындырырга кереште.
- Бир әйдә, элеп куям.
Нишләп һаман каршыда басып тора икән дип аптыраган иде ул – курткасын эләргә дип көтә икән бит. Андый гамәлләргә күнекмәгән кыз:
- Юк, юк, юк, үзем эләм, үзем эләм, - дип, киеменә чатырдап ябышып тарткалашырга да керешкән иде.
- Ихтиярың. Минем, үземә кунакка кергән шушындый матур татар кызына кадер-хөрмәт күрсәтәсем генә килгән иде.
Гөлҗимеш, Камилнең болай тотышыннан сагаебрак, хатта югалып калды. Үзенең әлеге кыланышыннан оялып, гарълегеннән йөзләре комач кебек янарга кереште. Салкыннан йомарланган гәүдәсе, язылып та өлгерми, әллә өйнең җылылыгыннан, әллә оятыннан кызыша ук башлады. Ул үзен-үзе танымады. Тукта, нәрсә булды соң аңа, әле генә? Болай гарълегеннән кызарына беләдер дип уйлаганы да юк иде.
- Әйдә, уз!
Таягына таянып, титаклый-титаклый түргә кереп баручы Камилгә карап, Гөлҗимеш тагын туктап калды.
- Торма инде ишек катында. Утыр диванга. Минем чәй куелган, кайнап кына чыксын инде.
Кереп, тыйнак кына иттереп, диванның кырыена гына эләгеп утырды кыз. Үзен әллә ничек чит-ят планетага килеп эләк-кәндәй хис итте. Сөйләшүләр дә монда башка, яшәү рәвеше дә, әйберләр дә башка монда, Камил үзе дә ниндидер башка сыман тоелды. Әнә шул, үзе сүзләр белән аңлатып бирә алмаган “башкалык”тан ул үзен - кәбестә эзләп, әче торма басуына килеп эләккән кәҗә бәрәне итеп хис итте, югалып, кечерәеп калды. Нишләргә, ничек үзен тотарга, ничек сөйләшергә белмәде. Ошамый түгел, ошый, ләкин мондый тормышны ул кинода гына күргәне бар бит, яшәп караганы юк. Мондый культуралы инвалидларны да күргәне юк иде. Аларның барсы да хәерчедер, базар буенда хәер сорашып кына утыралардыр дип уйлаган иде.
Урап алган матурлыктан, затлылыктан Гөлҗимеш үзен бер мескен, бичара, төссез бер нәрсә, алай гына да түгел, шушы кыйбатлы диванга ябышып калган бер тап итеп хис итә башлады. Кара инде син аның киемнәренә? Чалбарлары, өс киемнәре керләнеп беткән, сәләмә. Оегының тишек башларыннан бармаклары сәлам биреп торалар. Оятыңнан җир тишегенә керерсең! Ничек боларны моңа тиклем күрмәде икән ул? Шушы килешсезлекләрен каплап куярга теләгәндәй, Гөлҗимеш, җыерылып, башларын аска иде... һәм күзләре, үзләрен кайда куярга белми итәгендә буталанган, өшүдән бүртенеп кызарынган кулларына төште. Куллары!Үз кулларының ямьсезлеген, килбәтсезлеген Гөлҗимеш үз гомерендә беренче тапкыркыр күрде. Күрде дә шак катты. Бар икән хәлләр! Мондый җирдә, бу тиклем дә кыяфәтсез куллы кеше күргәннәре юктыр әле. Аллам, мондый рәвешендә аны башка кеше күргәләгәнче чыгып ычкыну ягын карарга кирәк! Кыенсынуыннан, ул инде ник кергәненә үк үкенә башлаган иде.
Аның уйларын бүлдереп, кухня ягыннан Камилнең тавышы килде:
- Әйдә кунак кызы, рәхим ит! Чәй әзер!
Нык дулкынланудан шакыраеп каткан аяклары кузгалырга да теләмәделәр. Гөлҗимеш, тыңлаусыз аякларын көчләп сөйрәп, ишек яңакларына бәрелә-бәрелә кухняга таба атлады. Үз халәтеннән аның бер көләсе, бер елыйсы килде. “ Алла, бар икән әле күрәселәре!”
- Йә, төнге юлаучы. Нишләп төн буе урамда утырасың? - дип, каршысына килеп утырган кызның беренче кат күзләренә төбәлде Камил. Әйтерсең, җавапны ул Гөлҗимешнең авызыннан түгел, күзләреннән көтә иде. Тик кызның өлгер керфекләре “челт” итеп күзләрен каплап куйдылар.
- Әллә инде...
- Исемең ничек синең?
- Гөлҗимеш мин. Җимеш.
- Җимеш? Матур исем.
- Әллә, шулай кушканнар инде...
Тагын ни дип өстәргә белми, кыз чарасызлыктан җилкәләрен җыерды.
Кызның ул темага кагыласа бик килмәгәнен аңлап, Камил сүзне икенчегә борды:
- Син бу шәһәрнекеме соң?
- Әйе дә, юк та...
Камил, тарелкасында калагы белән чокынудан туктап, тагын кызга күтәрелеп карады да, күзләреннән күзләрен алмый гына:
- Айдан төшкән Зөһрә кыз алайса? – дип җылы итеп елмаеп куйды.
Бу карашлардан бөтенләй югалды Гөлҗимеш. Каушаудан, инде ничәнче минут болгатып утырган чәй чынаягына төшеп югалырдай булып эреде, назга сусаган җаны, күңеленең чатырдап каршы торуына исе дә итми исереп, саташа башлады. Халәтен тоеп алып, “Тукта, нишлим соң мин?”-дип үз кыланышларына ачуы килеп, ул нык итеп үзенең ботларын чеметеп куйды.
- Юк инде, айдан ук түгел...
“Нәрсә сөйли ул? Айдан ук түгел имеш... Марстан төшкән! Вот җүләр! Булды, Гөлҗимеш! Тиле-миле уйнамыйча җылын да ычкын тизрәк кеше оятына калганчы!”
- Ярар, борчылма! Дөнья булгач шулай урамда төн кунган чаклар да була инде ул.
Инде кыз аптырау тулы күзләрен Камилгә күтәрде. Сүз белән сөйләмәсәң дә барын да аңлап тора икән бит. Менә нәрсәгә карап торган икән ул аның кузләренә? Күпме качарга теләсә дә, каршына чыгып, тотып алып, тозакка керткәндәй хис итте ул үзен.
- Әйе...
Бу уңайсызлыклардан үзен дә, Камилне дә коткарырга теләп, Гөлҗимеш авызындагы йомыркаларына төелә-төелә, тизрәк чәйнәп йотарга, ашыга–ашыга чәен эчәргә тотынды.
- Син алай кабаланма. –диде Камил алдындагы буш чынаягын этеп куеп. – Мин тартып керәм. Ашыкмый гына аша, әле көн озын. Чәй кирәк булса, әнә плитә өстендә.
Чыгып киткәненә мең рәхмәтләр укып, кыз алдындагысын тынычлап ашап-эчеп бетереп, өстәлдәге тәмле конфетның бер-икесен кесәсенә салып, урыныннан кузгалды.
Ул чыкканда Камил диванга кереп утырган иде инде.
- Син эшлисеңме, укыйсыңмы?
- Эшлим. Кичке мәктәптә укыйм.
Болай тыныч кына кешечә сөйләшә башлаганына кыз сөенеп куйды.
- Кайда эшлисең?
- Урам себерәм.
Камил тагын борылып озак итеп карап торды. “Ышанмый ахыры бу. ”-дип уйлады Гөлҗимеш.
- Бүген эшеңә бармадың мени инде?
- Әле өлгерәм.
- Ашыгыч түгел алайса?
- Ыһы...
Аның башкача берни дә аңлатып торасы килмәде.
- Ярар, мин киттем... Рәхмәт сиңа... ай, сезгә.
Камил тагын, бар йөзен тутырып елмайды.
- Башкача алай төнлә йөрмә. Дөньясы да тәртипсез бит аның.
- Ярар. Тырышырбыз.
- Аннары, - Камил әйтергәме-әйтмәскәме дигәндәй туктап калды. - Әгәр дә инде, бер дә кунар җирең булмаса, кер. Мин монда үзем генә яшим. Оялып торма. Барыбер туң урамда кунган кебек булмас.
Каршысында таягына терәлеп басып торган Камилнең күзләреннән генә түгел, бөтен тәненнән бөркелеп торган кешелеклеген тоеп Гөлҗимеш тә ирексездән елмаеп җибәрде.
- Ярар, рәхмәт.
_____________________________________________________
- Сиңа ничә яшь әле?
- Унсигез. Ә нигә?
- Унсигез? Сиңа унсигез яшь мени инде?
- Әйе. Озакламый унтугыз тула.
- Унсигез яшьтә инде гашыйк булырга да була...
- Булыр әле.
Гөлҗимеш кинәт кенә йөзенә тарала башлаган кызыллыктан башларын читкә борды. Әллә нинди темаларга алып кереп китте бит, әй!
Камил тагын озак кына дәшми торды. Күзләрен, кышкы ялкау, йокымсыр кояшны җылы күкрәгенә алыр өчен киң итеп алсу колачларын җәйгән офыкка төбәп, әнә шул ерак офык артында торып калган хатирәләрен барлый иде инде ахры.
- Минем бер классташ кызым бар иде, Әлфия исемле, - дип башлап алып китте Камил. - Без аның белән бер елны, бер авылда туганбыз. Бер мәктәптә, бер класста укыдык. Парталары быз да ун ел буе гел аллы-артлы булды. Үзебез шулай теләгәнгә түгел, үзе шулай килеп чыкканга. Без аның белән шун - дый охшаш, бер тәңкәнең ике ягы сымак идекүзләребез, чәчләребезбер төсе, уйларыбыз, зәвыгыбыз, дөньяга карашыбыз. Икебез дә класста лидерлар иде. Икебез дә инде форалашып килүче көчле шәхес буларак никадәр бер-беребезне күрә алмасак, шул тиклем бер-беребезгә тартылып та тора идек. Бер генә көн күрешми торсак та сагыныша, юксыныша идек. Тартылу һәм читкә тайпылу, күрәлмау... Әллә нинди көчле дә, сәер дә, аңлаешсыз да хис иде ул.
Әле дә күз алдымда... Унсигез иде миңа. Әйе, әйе... Аңа да унсигез, миңа да, –дип, алсу офык, уйларын чайпалдырып Камилне ерак истәлекләренә сәфәр кылдырды. - Әлеге дә баягы яз иде. Дөнья матур...
Ул әллә кайдан җилфердәп мәктәп ягыннан кайтып килә. Минем турыга җиткәч туктады да, минем кулларымны үзенең учларына алып, “ Сау булып тор Камил, мин иртәгә китәм,” диде. Аннары сөрмәле күзләре белән минем җанны кереп айкап, әллә нинди нечкә җирен өттерерлек итеп елмайды да, килгәндәге кебек тиз-тиз атлап китеп тә барды... Мине яшен сукты мени! Әллә ул көтелмәгән хәлдән кичерешләремдә адаштым, белмим, аның йөрү тизлегенә минем уйларым иярә алмый, мин берни дип тә әйтергә өлгерми аптырап калдым. Язгы күкрәү булып әле генә башыма ишелгән шушы“хәсрәтемнән”куркып качырга теләп мин дә борылдым да мәктәпкә таба йөгерә башладым. Берникадәр йөгергәч, йөрәктән әллә кайсы иң кадерле җепселен өзеп алган кебек булып, кинәт артыма әйләнеп карасам, ул да миңа карап тора. Юк, юк, без икебез дә бер миз-гелдә борылдык, ул да мин дә. Шулчак, аның каршына ташла-нып:”Китмә, китмә, ник китәсең? Мин синнән башка нишләрмен?” дип кычкырасым, елыйсым килде. Җиргә богауланган аякларымны йолкып алалмадым... Шулай, күзләремнән ташып чыккан күз яшьләремә манчылган иреннәремне чәйнәп тик тордым.
Ә ул китте... Иң кызганычы шул, мин шул мизгелдә генә аңладым... яратканымны. Белмим, ярату булды микән ул? Ниндидер рәхимсез сусау да, аның барлыгына мохтаҗлык та иде бугай ул... . Мәрхәмәтсез мәхәббәт!
Белмим, синең андый хисне тойганың бар микән–җаннар туганлыгын? Әйтерсең, безнең җаннар кайчандыр бер бөтен булып, кемнәрнеңдер каргышы, рәнҗеше аны икегә аерып алып ташлаган да, кайсыбызныңдыр кылган игелеге бәрәбәренә, калганын Ходайның кодрәтенә тапшырып, икебезне янәш калдырган. Тик ... сукыр күңелле итеп яратылганбыз. “Күңел күзең күрмәсә - маңгай күзе ботак тишеге”.
Унсигез ел бергә атлап килеп, күзләребезне ачып бер мизгелгә генә кавыштык та тагын ... аерым киттек. Ә йөрәктә, йөрәк тулы ... сагыну, юксыну калды.
Мин бик күп кызлар сөйдем. Ул да сөйгәндер. Күп егетләр гашыйк иде аңа. Кеше гомер буе үзенең икенче яртысын эзли диләрме? Менә шул инде ул! Мин хәзер генә аңладым, берукаусыз кызлар алыштырып, мин аны эзләгәнмен икән бит. Барын да аның шәүләсенә, образына үлчәгәнмен...
Ә без ике җүләр, ике cукыр, кулга кул тотышып, аркаларыбызны аркага терәп басып, караңгылыктан: “Хасыйл бул, газиз яр!” дип ятларны көткәнбез... Көтә-көтә алданып, ятларны кочканбыз.
Без аның белән төгәл тагын унсигез ел күрешмәдек. Төгәл унсигез ел. Ул зур кеше булган, журналистика бетергән, гаиләсе, балалары бар. Ә мин, авариягә очырап дәваланып чыгып, менә шушылай таякка таянып кайткан идем. Әти Аның белән кабат очрашканда мине тагын шул ук хисләр тетрәндерде. Әйтерсең, без кичә кич кенә аерылышканбыз.
Шулай урман юлыннан кайтып киләм. Ул да каршыга килә. Мин аны шундук таныдым. Ул бер дә үзгәрмәгән. Туктап, исәнлек-саулык сорашып, юк бар сөйләшеп тордык ... Ә ул шундый якын, шундый якын, күз карашларының төбендә үземнең җанымның сулкылдап тибүен тоям... Сүзләр бетте, ә күзләрне аерып алып булмый... алар инде күптән табышканнар да, килешкәннәр дә... Күңел белән күңел әллә ниләр сөйләшә, серләшә... Саубуллашып китеп бардык. Берике адым атлауга, нәкь теге вакыттагыча, туктап борылдык... Якын килеп кулларын кулыма алдым... Учларында йөрәк тибеше. Мин аларны иреннәремә терәдем дә “Әлфия, син мине гафу ит... ”дидем. Ә ул бары елмая. Күзләреннән күреп торам аңлаганын. Тик, барыбер елмая! “Кичер мине, Әлфия. Кичер мине. Менә, утыз алты елдан соң, ниһаятъ өлгердем мин. . ничек кызганыч”. Ул еламады. Мин беләм, күз яшьләре аша елмайды гына. Без, матур кинодагы шикелле берберебезнең кочагына ташланмадык. Аның хаҗәте юк иде. Без ул җир гамәлләреннән бик югары идек ул вакытта! Без бер-беребезгә гаять кыйбатрак, мөһим - рәк, мәртәбәлерәк, җаннарыбызда мәңгегә саклар өчен нәрсәләрдер бирдек тә нәрсәләрдер алдык. Бер-беребезне кичереп, бәхилләштек тә, аерылышып, мәңгелеккә таба атлап киттек...
Ә сусау басылмады, калды. Менә сиңа унсигез яшь.
Камил, озак сөялеп торудан арып, калтыранган куллары беән таягын кысып тоткан килеш, урамнан күзен алмый тагын бераз торды әле.
Гөлҗимеш эндәшмәде. Күзләрен керфекләре астына яше-реп тез башларын кочаклап утыра бирде. Тыңлады микән ул Камилне, билгесез?
- Аның шулай хыял гына булып күңелдә яшәп калуы бәлки хәерлерәктер дә. Ерактагы кояш җылы була, диләр. Соңгы җи-де елда шуның җылылыгы белән яшәдем бит әле.
Ир ниһаять туктап калды.
- Мин хәтерләмим инде, кайсы елны икәнен, - дип башлады сүзен кыз. Кышкы каникулда иптәш кызым белән авылга әбиләренә киттек. Бер кемгә дә әйтеп тормый, тоттык та качтык. Юксынсыннар әле, эзләсеннәр әле, дидек тә. Минем дә, аның да моңа үз сәбәпләре бар иде.
Кыш буранлы иде ул елны. Олы юлдан авылларына ике чакрым җәяү керәсе. Без автобустан юл чатлыгында төшеп калганда яктырып та бетмәгән иде әле. Каршыга буран, чак көрт ерып барабыз, кайдадыр якында гына бүреләр улый. Үзебез куркабыз. Ник чыкканыбызга үкенеп, бер-беребезне гаепләп талашып беттек.
Әллә ничек, шәһәрдән ерак булмагач, бар кыймылдардай кешесе шунда күченеп беткәнгәме ниндидер шыксыз, ямьсез иде ул авыл. Тирә-якта ташландык өйләр, бакчалар... Һәм шул хәрәбәләрдә хакимлек итүче ташландык этләр.
Этләр шундый күп иде анда. Өерләре белән авылның бер башыннан икенчесенә ризык эзләп чабып - сарайларга керәләр, чоланнардан итләрне урлыйлар, очраган һәр җанварга, хәтта кешеләргә ташланалар, кош-кортларны талыйлар иде.
Төннәрнең берсендә кинәт ату тавышы яңгырады. Этләргә аттылар. Шул моменты шундый ачык булып хәтердә калган.
Дөнья кинәт тынып калгандай булды. Хәтта буран улаудан туктады.
Төн уртасы булгангамы, бар нәрсә дә без яшәгән өйгә апа-ачык ишетелде: куркынган этләр чинавы, кемнәрнеңдер көрсенеп сөйләнгәне, ерагайган аяк тавышлары.
Без, ниһаятъ, бу әшәкеләнгән этләрләрдән котылу чарасы табылудан бераз тынычланып, җылы юрганнарыбыз астына чумган идек инде.
Кинәт, кайдадыр якында гына бер эт чинаганы ишетелде.
Аның үзәк өзгеч чинавыннан башларыбызны калын юрганнарыбыз белән томалап күпме ятсак та, котыла алмадык. Юк, чинамады ул, елады. Әйе,әйе, елады. Сабый баладай, бөтен бәгырьләргә үтеп, сулкылдап елады. Ул гына булмады, бераздан, бик каты авыртудан күрәсең, хәлсез генә, нидер үтенгән, ялварган сыман итеп икенчесе кушылды.
Мин тетрәнеп киттем. Нишләп әле, этләр улавын мең кат ишеткәнем булса да, менә хәзер, шушы берсе - үлеп баручы, икенчесеяралы дусты янында аны кызганып, үрсәләнеп елау-чы гади авыл этләренең төнге сөрәне күңелемнең әллә нинди почмакларына кереп, кылларын чирткәләп, төн йокымны ка-чырды?
Мин өстемдәге юрганымны тибеп кенә ачып җибәрдем дә, салкын агач идәннән ялан тәпи аяк очларыма гына басып, тәрәзәгә табан юнәлдем. Өй эче кап-караңгы. Ничек кенә тавышланмаска тырышсам да, кечкенә өйнең өсте-өстенә төртелеп торган җиһазларына бәрелә-сугыла чукрак әбине дә уяттым.
- Һә!? Кем бар анда? – дип кычкырда ул, ямьсез йокылы кар-кылдык тавышы белән.
Иптәш кызымның шушындый фаҗигале төндә гамъсез итеп йоклап яткан әбисенә бик ачуы килде бугай:
- И... . . т... , диген әле шуңа.
Үзе нигәдер пырхылдап көлеп җибәрде.
Мин, бозланып беткән тәрәзәләрне кулларым белән дә, өреп тә эретә-эретә, кечкенә тишек ясап, урамдагы буран эченнән нидер күрергә өметләнеп, каршыдагы бакча ягын күзләргә керештем. .
- Ят инде, ник кирәкләр инде алар, барыбер ярдәм итә алмыйсың. Иртәгәгә үләләр инде алар, бу буранда, - диде дустым да авыр сулап.
- Әллә чыгыйм микән?
- Әйе, чык! Йолыккалап атарлар, кызганып чыкканыңны белмәсләр. Син бит кеше. Бүген аларга бөтен кеше –дошман. Кичермәсләр!
Дустым һичшиксез хак иде. Әйе, ул төндә мин аларның бердәнбер дошманы идем. Ачлык та түгел, кышкы зәмхәрир салкын да түгел, котырынган буран да түгел, мин - Кеше.
Әле дә күз алдымда, урамда җир белән күк тоташкандай бар дөнья ап-ак иде. Ташландык, инде күптән киртәләре җимерелеп, кырга әйләнгән бәрәңге бакчасындагы, бер-бер артлы котырынып куышкан буран өермәләре арасыннан ул салкыннан күшегеп беткән ике эт шәүләсен мин авырлык белән генә абайлап адым.
Мескенкәйләр! Яралысы сузылып яткан, кыймылдамый. Ә икенчесе, колакларын торгызып, авыл ягыннан үрә катып нидер көтә. Нәрсә көтә? Кешеләр кайтырлар, дип яңа һөҗүм көтәме? Әллә, араларында мәрхәмәтлеләре дә бардыр дип өметләнеп ярдәм көтәме? Әллә, үлеп баручы дустыннан яшергән күз яшьләренә буыла-буыла рәнҗиме, каргыймы? Кем белә?
Аннары дусты янына килеп, иснәнә-иснәнә тирәли әйләнгәләде дә, кинәт нәрсәдәндер бик курыккандай, ыргый –ыргый арлы-бирле чабырга кереште. Туктап, тагын иснәнде, яралы этнең битләрен ялады, өстен күмгән кар көлтәләрен тырнап төшерде дә, башларын югары күтәреп, кайдадыр биектә, куе буранга кереп адашкан айга карап нидер сөйләде, ялварды? Тик дусты гына кыймылдамады. Ул тагын чапты, тагын улады, тагын дустының өстеннән карларын сыпырды. Бирәсе килмәде аның аны карга да, буранга да, кешеләргә дә калдырасы килмәде, күрәсең.
Әллә ниләр бар иде аның тавышында: әрнү дә, ялвару да, рәнҗеш тә, җылылык та. Аңласак иде без эт телен!
Бәлки бер дә рәнҗемәгәндер дә, дустының һәм үзенең тәкъдиренә буйсынып, шулай хушлашкандыр? Аны яклый, саклый алмавына кичерүен сорагандыр. Булган бөтен изге хисләрен әйтеп, үзләре генә аңлаган телдә аны юаткандыр? Этләрчә горур һәм матур итеп дусты белән хушлашкандыр? Һичшиксез шулай булгандыр!
Бу тамашадан телсез калган буран да кинәт исенә килде дә, битараф булмаганлыгын исбатлап, үрсәләнеп, ярсып, кыр буйлап чабып китте. Әйтерсең ул да алар яклы иде: алар белән бергә үкседе, елады, әрнүенә чыдый алмый бу икәүнең бер алдына, бер артына төште, бөтерелә-бөтерелә шашынып үлгән этнең йоннарыннан сыпырды, битләреннән үпте. Аннары, җенләнеп барып, йоклап яткан кешеләрнең тәрәзәләрен какты, ишекләрен төйде, капкаларын каерды, тилереп йортларында тузынды...
Ә иртәгесен бар да тынды. Буран да, этләр дә. Бозланган тәрәзәне пычак белән кыра-кыра күпме интексәм дә, мин аларны башка күрмәдем...
Тәрәзәләребезгә куйган тимер рәшәткәләр, ишекләребезгә куйган тимер ишекләр белән йөрәгебезгә дә тимер читлекләр кидерттек бугай. Шул тимер читлек эчендәге җаннарыбыздан күз яшләрен сытып чагарып олы хисләр турында сөйләшәбез, кемнәргәдер хөкем чыгарабыз... Хакыбыз бармы?
Ә үзебез? Этләр кебек тә булдыра алмыйбыз...
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Жимчәчәк - 03
  • Parts
  • Жимчәчәк - 01
    Total number of words is 4263
    Total number of unique words is 2216
    35.3 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    57.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 02
    Total number of words is 4333
    Total number of unique words is 2111
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.5 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 03
    Total number of words is 4237
    Total number of unique words is 2118
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.8 of words are in the 5000 most common words
    59.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 04
    Total number of words is 4275
    Total number of unique words is 2148
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    49.8 of words are in the 5000 most common words
    57.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 05
    Total number of words is 4236
    Total number of unique words is 2257
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 06
    Total number of words is 4169
    Total number of unique words is 2251
    34.9 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    57.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 07
    Total number of words is 4286
    Total number of unique words is 2229
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    50.1 of words are in the 5000 most common words
    58.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 08
    Total number of words is 4320
    Total number of unique words is 2139
    35.5 of words are in the 2000 most common words
    50.4 of words are in the 5000 most common words
    58.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 09
    Total number of words is 4300
    Total number of unique words is 2107
    37.1 of words are in the 2000 most common words
    51.3 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 10
    Total number of words is 4219
    Total number of unique words is 2235
    34.9 of words are in the 2000 most common words
    48.9 of words are in the 5000 most common words
    56.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 11
    Total number of words is 4239
    Total number of unique words is 2194
    35.9 of words are in the 2000 most common words
    51.8 of words are in the 5000 most common words
    60.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 12
    Total number of words is 1421
    Total number of unique words is 809
    46.4 of words are in the 2000 most common words
    61.3 of words are in the 5000 most common words
    68.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.