Latin

Жимчәчәк - 10

Total number of words is 4219
Total number of unique words is 2235
34.9 of words are in the 2000 most common words
48.9 of words are in the 5000 most common words
56.6 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Мин боларны ачыкларга теләп Гаделҗан бабайга борылдым. Ә ул мине күрмәде дә, белмәде дә. Һаман, тальянының җилкәсенә башын салган килеш, күңелендәгеләрен гармун телләренә күчермәкче. Тик, гармуны гына бераз тыңлашмый – шаярып кына ялгыш авазлар сузгалый. Гаделҗан бабай гармунының бу фигылен сизмидә,ишетми дә - йөзендә илаһи моңлылык! Әйтерсең, аңа тальянының уч төбендә булуы гына мөһим иде. Иң якын дусты сымак кочаклап тоткан да, башын иңнәренә салып, беркемгә дә сөйләмәгән серләрән бәйнә-бәйнә сөйлидер: дөнъясының ничек үзгәрүен, язмышының аңа ничек кырыс булуын, җанының бушап калуын, бушаган җанны йөртүнең чиксез авыр булуын, тагын әллә ниләрен, әллә ниләрен... Аның тальянда оста итеп уйный белмәве дә тальян дустының серләренә рөхсәтсез кагылырга теләмәвеннәндер? Ә дустыты исә, тартучысының тыелгысыз ургып аккан хистойгыларына юл биреп, һичбер бүлдермичә, җай гына, аның кичерешләрен сер итеп, бер кем белән дә уртаклашмыйча үзенә сеңдереп, моңга урап баручы бердәнбер сердәшедер! Әй, Гаделҗан бабай, Гаделҗан бабай! Тормышка ашмаган, ләкин, барыбер гел янәшәңдә яшәгән хыялларыңны үрәсеңме? Шуларны көйләп моңга әверелдерәсең дә бизәк итеп вазаларыңа төшерәсеңме? Бишегеңнән үк алып килеп, дөньяңның шәфкатъсезлеге аркасында тормышка ашмаган, тик гомерең буена янәшәңнән барып та, үзең кебек сабыр гына, сүзсез генә синең белән китәргә теләмәгәннәр бит хыялларың! Шушы дөньяңда каласылары килеп, иске калайдан да чирканмыйча, аңа гүзәл бизәкләр булып үрелергә мәҗбүр булганнар!
Тузган инде гармуның да, Гаделҗан бабай. Тальяның кебек хыялларың да тузганнардыр,таушалганнардыр. Син басмакларына ничек кенә теләп бассаң да чыгарга теләмәгән көй шикелле, хыялларың да бәргәләнеп йөри-йөри тәмам йончыганнардыр, арыганнардыр. Бары тик бер теләк: синең аларны онытуыңны гына телиләрдер.
Гаделҗан бабай кинәт уйнавыннан туктады да, барлыгымны абайлап, минем якка борылды. Күзләреннән саран гына тишеп чыккан ике кечкенә бөртек күз яшеннәнме, әллә үзен шушы халәттә күрүләреннәнме, оялып, тиз генә артына борылды. Кулындагы тальянын карауатның түренә үк куеп, өстенә матур сөлгесен каплап, гадәттәгечә “ниткәч” дип туктап калды.
- Минем тальян түгел бу! – диде ул кинәт. -Улымныкы.
Бик оста гармунчы иде.
- Нигә, хәзер уйнамый мени гармунда?
- Үлде ул. Шахтер иде, таш басты... Ниткәч... Гармунны мин аңа үзем алып биргән идем... Гаиләдә иң олысы булгач... Гармунда өйрәнергә миңа мөмкинчелек булмады. Көтү көттем, итек бастым... Менә гармун миңа әйләнеп кайтты. Дөнья түгәрәк диләр бит.
Ул да туктап калды, мин дә эндәшмәдем. Минем күзләрем һаман вазаларда икәнен тоеп, ул олы бармаклары белән аларга төртеп күрсәтеп:
- Булниста ятканда бер урыс мужигы өйрәтеп калдырды...
Эч нык поша бит анда. Яхшы кеше иде. Ниткәч... Үләсен дә белде. Соңгы тапкыр тәмәкесен суырырга чыккач, башкача чыгып булмас, дигән иде, тәки чыга алмады...
Ул тагын уйларына бирелеп туктап калды. Тагын нидер әйтәсе килде. Әйтмәде. Күңелдәгене сүзләр белән генә әйтеп бетерерлек мени?. .
... Әнә, кар бөртекләре дә, каршыңда биешеп,“йөрмә инде, картлач, уйларыңда адашып” дигәндәй, синең ак йөзләреңә бәрелеп эриләр. Әйтерсең, күз яшләре. Ә шаян җил, итәк очларыңа, аякларыңа уралып уйный-уйный да, кием асларыңа кереп, җылы тәнеңне кытыклый. Ә синең аларда гамең юк. Аңлыйлармы соң алар сине? Бары тик, өй алдыңда үскән миләшләрең генә, кызыл тәлгәшле ботаклар белән синең өеңнең кечкенә тәрәзәләренә суккалап, син киткән якка үртәлүсез генә карап калдылар. Өйдә әле синең үрелеп бетмәгән бизәкләрең көткәнен алар гына беләләр.

ҖИМЧӘЧӘК
- Җәмиләкәем, карале, күлмәгем килешле торамы? Менә бу бөрмәләре әллә ничек бугай шунда. Читегемне дә әтәй кичә генә кайтарып җиткерде.
Җәмилә чаткыланып балкып торган йөзен Фатыйманың күлмәгеннән үзенекенә күчерде.
- Бик килешле Фатыйма күлмәгең. Сез хәллерәк булгач кием салымыгыз да кешечә. Менә минем күлмәгем әллә ни түгел инде. – диде ул авыр сулап. – И-и-и, әле монысына да рәхмәт. Кышны иске сырма белән чыктым, урамга чыгарга да оялып яттым. Сырма сырдырмасагыз, кызлар бәйрәменә миңа яңа күлмәк хәстәрлисез, дигән идем. Алып кайткан үзе тагын әтәй, шушы күлмәклекне. Янында читеге дә булгач сүз әйтмәдем инде. Үткән ел бит әле анысы да юк иде. Авыл капкасын чыккач, чабатаны җиргә күмеп, гәлүш белән генә элдертә идем. Әтәй минем үзе болай, көе килсә, начар кеше түгел инде.
Фатыйма чыркылдап көләргә кереште.
- Әй, Җәмилә, сөйләмә инде, соңгы аулак өйдә, әле егетләр дә керергә өлгермәс борын, матур гына утырган җирдән олы күсәк белән өй почмагын төеп котны гына алды, әтәң. Биемичә дә калдык. Җимереләбез икән дип торам. Минем әтәй әлегесе көнгә кадәр, эче пошкан саен башын кашып шул күсәк эзләрен сыпыргалап тора. Нәрсәшләп болай булды икән бу, дидер инде.
- Әй, Фатыйма, әйдә гел шул күңелсез нәрсәләр турында сөйләшеп утырмыйксана. Бүген бәйрәм, ләбаса. Хәзер кызлар килер, аннары кызлар күрергә дип егетләр җыелыр. Көллебез җыелып бәйрәм итәрбез. Минем Нурлыгаяным килер! И-и-и, дускаем, Нурлыгаян миңа быел карамас та инде.
Юри генә бик ямансу кыяфәт белән башын игән Җәмилә, чатыр-чотыр килеп, болынның нәкъ уртсында утыручы каенның башына үрмәләп менеп баручы Фатыйманың күктән иңгән тавышыннан сискәнеп китте:
- Үткән ел ярәшкән идегез бит инде. Егет сүзе бер була,
Нурлыгаян...
Җәмилә куркынып колакларын каплады.
- Кычкырма, кеше ишетер билләһи, акырма. Ник менднең син анда, төш, егылып муеныңны сындырганчы?
- Монда тауга кеше менгәне әйбәт күренә икән. Карале, кара, - дип
Фатыйма тагын чәрелдәп көлеп җибәрде. – Хөсникамал, белән Бибисара, туңкаеп үрмәлиләр тауга, кыш буе карбазда яткан бәрәңге шикелле өйдә ятып тауга менәрлек тә хәлләре калмаган тегеләрнең.
Җәмилә тагын куырылып колакларын каплады. Әйтерсең шулай ул Фатыйманың тавышын басырга теләде.
- Кычкырма инде, күке. Төш аннан, тавышыңны бөтен авыл ишетә, ләбаса!
- Ишетә, пычагым. Менә мә, иң шәп ботак сиңа,
Нурлыгаяның өчен дип агызырсың елгага. Үземә дә яхшырагын сындырдым. Ботак никадәр яхшырак, теләгең шунча тизрәк кабул була ул, белдеңме. Алдан хәстәрләп куймасаң, хәзер әнә теге Хөсникамаллар килсә, ботак күрермен дип уйлама. Мә, ал да яшер, анау әпертмәннәр астына. Төнлә белән елгага төшәр вакыт җиткәч йөрмәссең ботак эзләп.
Башта җинел генә итеп җиргә куе гына ике ботак төште, аның артыннан, оясыннан егылып төшкән бала кош сыман шапылдап Фатыйма төште.
- Пычранды бит инде күлмәккәең, Фатыйма. Әнә кара инде, акшарлаган мич сыман ышкылып беткәнсең.
- И-и-и, булмагае, күлмәк дип монда, ботаксыз калып була мени? Менә күрерсең, хәзер ботарлап аталар. Егетләр килеп җәзалык җыйганнарын да көтеп тормаячаклар. Аннары кульяулыкларын эләргә дә ботак калмагач, миңа җәза да бирмәделәр егетләр дип авызларын салындыралар. Мин былтыр ант итеп кайттым шул, туганкаем, ботакны, тауга менү белән сындырып яшереп куярмын дип. Акылны яхшы бирделәр миңа былтыр. Шуңа кыш чыкканчы егетләрнең миңа исләре дә китмәде. Исемә төшкән саен, урак җиткәнчегә кадәр күзләремнән яшь кипмәде.
- Фатыйма дим, карале. – дип, Җәмилә ботакларга иелеп тә карамый Фатыйманың җиңеннән тартты.
– Ташлале, агач бетмәсә, илдә ботак бетмәс. Егетләрсез калдыралар бит безне быел, ахирәткәем, ник шуңа бер дә гамь бирмисең?
Җәмилә үртәлеп, һаман каен ботакларын тиереп маташкан Фатыйманы читкә этеп җибәрде.
- Соң, туктап тор инде аз гына. Килеп, әзер ботакка хуҗа булалар, әйткән генә иде диярсең.
Фатыйма кулларын гына селтәде.
- Шул кадәр дә гафил булырсың икән! Сиңа әйтәм, әнә
Габделсаттарларга бер өй кунак кызлары килгән ди. Җимчәчәк бәйрәменә атап. Беткән икән үз авылларында егет. Әле безнекеләр, кыз күрмәгәндәй сарып алырлар.
Фатыйма шул арада ботакларын кайдадыр җыеп куеп, каен төбенә җайлап утырып, зур канәгатьлек белән дустына риясыз карашын ташлады.
- Габделсаттарларга килгән кызларны каршы алырга авыл капкасы төбенә мин дә төштем. Төшмәскә әллә. Үзебез дә баргалыйбыз ич. Гарифә исемлесе белән яулыклар алыштык, дус булырга сүз куештык. Менә бит яулыгы башымда. Үзе бүләк иткән яулыкны танып килеп дәшсә, син дә дуслашып калырсың. Аннары киләсе елга без төшәрбез аларга.
Кыз бераз туктап торды да, тавышына ниндидер йомшаклык кертеп:
- Әнә, Габделсаттар Миңлезифасының Фатыйхҗанын никрутка алганнар ди, ишеттеңме? – дип өстәп куйды.
Кызлар тынып калдылар.
- Әйе шул, Фатыймакай, минем бәләкәттәйнең дә
Әхмәтсафасы китеп барды. Җандай егетләр китеп бара шул.
Алар сүз берләшкәндәй икесе дә берьюлы борылып басу юлы буйлап салмак кына юыртып авыл капкасыннан ерагая баручы тарантаслы атка карап тордылар. Эх, шул тарантаслы атлар! Кемнәрне генә ярсыз калдырмадыгыз да, кемнәрне генә билгесез еракларга алып китеп бик озакка кунакка калдырмадыгыз? Шулай келтерәтеп кенә алып киткән кебек келтерәтеп кенә алып та кайта алсагыз иде сез!
- Карале, кара, туганкай, Би. . ,Би. . , Би...
Кинәт Фатыйма утырган җиреннән сикереп кенә торды да, күлмәк итәкләрен йомарлап алып, әйтер сүзен дә әйталмый төртенеп тора башлады.
- Я, ни булган? Яналар мәллә?
Җәмилә дә, йөгереп килеп, дусты төбәлгән тарафка къз ташлады.
- Карале малай, Бибисара белән Хөсникамалны, сыралар гына! – дип,
Фатыйма ике кулы белән шапылдатып ботларына чабып куйды.
- Ни кыралар?
- Котлыби үләнен сыралар гына! Кәҗәгә дә калмый, билләһи менә.
Әйтәм аны нишләп һаман бер урында туңкаешып торалар дип. Үлән җыялар бит алар, тәреләр.
Җәмилә ул-бу юк икән дип иркен сулап куйса да, дустының гасабилануын күреп уйга калды. Үләнне җыярга кирәк инде аны.
- Монда килеп тә үлән җыеп ятасы килми иде дә килүен. Үләнне инде аны башка көнне дә җыеп була.
- Әйтерсең тагы. Көне шушы бит инде аның, бүген.
Майның егермесе узса, аннары соң була. Киттек! Мин монда бер шәплек беләм. Кеше мазар җитешкәнче шуларны җыештырып килик әле, әйдә атла!
- И, бер дә җыясым килми, менә чынлап Фатыйма. - диде
Җәмилә борынын җыерып.
- Үзең кара инде алайсаң. Мин барып җыям, син үзеңә кара. Дару үләннәрен кайчан җитешеп чыгып җыймакчы буласың? Кыш көне бик кирәк бит. Быел соратып та килсәләр үзеңне, ни йөз белән үләнсез төшәрсең? И, бу Нургаләү кызы ялкау булып чыккан, үлән җыярга да кулыннан килмәгән икән дип, күзеңне ачырмаслар. Йорт саен итәк тулы бала-чага. Оялмыйча кемгә сугылып керерсең?
Фатыйманың бу күңелсез тарихын арытабан тыңлап та торасы килмәде Җәмиләнең.
- Әйдә җыйыйк, булмаса. Колак итемне ашап бетердең инде. Читегем белән күлмәгем генә чыланып каралып бетәр инде, диюем генә иде.
- Читегем яңа дисең бит, чык суында йомшарып, таманланып китәр, әйдә. Кич белән егетләр килгәч, бии-бии аякларың талмас. - дип пышылдады Фатыйма, кайнар сулышы белән дустының колакларын куырып.
Әнә шул шыпырт кына әйтелгән тылсымлы сүзләрдән кузгалып, җылы сөткә колмаклы чүпрә салып изгән камырдай, кызларның куанычлары күкрәкләренә сыешалмый күперенеп тышка бәреп чыкты. Алар парлашып бәбәй итәкләрен тотып җилпи-җилпи болын буйлап әйләнергә, яңа читекләре белән тыпырдашырга, чын күңелләреннән чыркылдашып көләргә, сикергәләргә, каенга кунган кошларны үчекләргә, тирәләрендә очкан күбәләкләрне кугаларга, үзләрен ирештергән кояш нурына күзләрен кыскаларга, яулыкларын болгый-болгый зәңгәр күктәге ап-ак болытларга сәламләр юлларга, назлы җилләрдә иркәләнергә тотындылар... Әйтерсең, пычрак көзләр, салкын кышлар буена Кызлар бәйрәме өчен генә нәзер итеп саклаган иң назлы, иң якты, иң җылы, иң йомшак хисләрен алар шушы болынга чәчәеп җибәрделәр дә, үзләре шуның рәхәтендә йөзәргә, хозурланырга керештеләр. Җиткән кызлар булып өлгереп, җылы язларга бөреләрен ачып җибәргән тирә-яктагы агачлар кебек дөньяга үзләренең хуш исләрен тараттылар, нурларын бөркеделәр. Кызлар хушисе, кызлар сулышы, кызлар назы, кызлар карашы, кызлар хисе... Ул хисләр, бүген кич шушы аланга һичшиксез киләчәк егетләрнең хушларын алыр, аларны хәйран калдырыр, гайрәтләндерер, әллә нинди баш җитмәс батырлыкларга рухландырыр, җаннарында мәңгегә калырга лаеклы мәхәббәткә өметләндерер, тагын әллә ниләр вәгъдә итеп үсендерер!
Менә шундый тансык, елына бер генә татый торга хисләр бүлешү, шатлык алышу, бәхет уртаклашу, вәгъдәләр бирешү бәйрәме иде бу-Җимчәчәк бәйрәме.
- Килерләр дисеңме Фатыйма? И-и-и килсеннәр иде дә,
Нурлыгаяным минем күзләремә генә карап торсын иде. Теге кунак кызларын күрми дә калсын иде. – дип дустын ике кулыннан җитәкләп зырылдатып үзе тирәли әйләндерде Җәмилә.
- И-и-и, сиңа карап тормыймы соң инде, Җәмиләкәем.
Тора да тора инде. Үткән елны да күзен синнән алмады ла. Матур бит син, Җәмилә. Менә миңа гына берсе дә карамый. Суга төшкәләгәндә дә берсе дә каршыма чыкканы, туктале, Фатыймакай, суыңны авыз итим әле, дип юлымны кискәне юк.
Кызлар шулай җитәкләшеп әйләнүләрен дәвам иттеләр.
- Борчылма, Фатыйма, син яшь бит әле, ундүрт тә тулмаган. Миңа да Нурлыгаян уналтым тулганда гына күз салды. Ашыкма, гәүдәләрең бераз тулышып китсен. Егетләр бит алар тулы гәүдәлеләрне яраталар. Аннары, - дип, әйләнүдән туктап, Җәмилә үрелеп Фатыйманың матур аксыл чәчкәле яулыгына үзенең эре кызыл чәчкәле яулыклы башын терәде. -Аннары, әтәң базарга төшкәләгәндә колагына кершән, сөрмә-фәлән алып кайт дип төшергәлә.
Фатыйма күзләрендәге шатлыклы очкыннары белән дустын коендырды.
- Алып кайтыр дисеңме, Җәмиләкәй?
Кинәт сөмсере коелып, кулларын дустының җылы учларыннан алып, бая үзе ботаклардан тиергән яшел яфракны җирдән чүпләп чеметкәләргә кереште Фатыйма.
– Тотып камчы белән пешекләр. Минем әтәй бик усал бит ул. Кысмыр. Акчасын да тиенен-тиенгә чутлап кына тота.
- Һи-и-и, минеке дә нәкъ синеке кебек үк кысмыр иде.
Өченче ел, безнең оч Кәшфуллаларга бер-бер артлы яучылар йөри башлагач, минем әтәйнең дә башына уй төште. Нәрсә алып кайтырга базардан, ди бу миңа берзаман? Баштарак һич ни аңламый, соң алып кайт инде, йөземдер-җимештер, үзең дә беләсең бит инде, әтәй, ни кирәген, дим. Кыз балага ни кирәген кайдан белим мин, ди бу. Мин ни дип әйтим, дәшми, тын булдым инде. Берзаман кайтса, егыла яздым, кертеп куйган бу минем сәкегә җыен ислемайдыр, чурттыр-пурттыр. Билләһи менә. Синеке дә нәкъ шулай итәр әле. Сазаган кыз асрасы килмәсә.
- Тфү-тфү, тәүбә, диген.
- Тфү-тфү, тәүбә инде. Киттек! Улаклы чишмәсеннән турылап менеп Баланлыкулга җиткәнче кәрлә каенлык бар. Әйдә шунда, аны бездән башка берсе дә табалмый. Усман кызлары өлгергәнче йөгердек!
Җәмилә дустын кулларыннан тоткан килеш каен тирәле әйләнеп чыкты да аны тарткалый-тарткалый йөгереп ялан артындагы яшеллек артына кереп юк булды. Тиздән бит гармун тартып егетләр киләчәк! Егетләр менәчәк! Нурлыгаяннар, Шәрипләр, Фазылҗаннар, Мөхәммәтгаталар, Габделкәримнәр, Кәнифҗаннар, Сәхипгәрәйләр тагын әллә кемнәр! Гармун тавышы! Егетләр җырлавы! Җәза салыш, капкалы уены, туп тәгәрәтеш! Аһа-һа-һай! Дөньяның рәхәтләре!
- ... Шыгырдаган капкаларны
Шыгырдатып ачмагыз,
Егет биргән перәннекне
Бисмилласыз капмагыз...

- ... Танып буе гөл-чәчәк
Бездә бәйрәм - Җим чәчәк...

- ... Бездән сезгә ни кирәк?
Зифа буйлы кыз кирәк...

Җаннарны уятып, аның әллә кайсы кылларын авырттырып кузгатып, авыл өйләренең капкалары төбенә җыелышып күзләрен тау өстенәтөбәгән җиңги-абзыйларның, әби-бабайларның күңелләрен нечкәртеп, күзләренә яшьләр төртеп, җыерчыклы чырайларын йомшартып, яшәртеп, күкрәк читлекәренең иң тирән урынына яшеренгән “сагыну капчыклары”ның төеннәрен сүтеп атып Сабантуй тавында ул төнне таңга тиклем гармун уйнады!
Зур осталык белән бер көйдән икенчесенә күчә-күчә кызларның яулык читләреннән тамган яшерен нурлар, җитәкләшеп биегәндә учтан-учка күчүче тылсымлы кайнарлык, очынып әйләнгәндә бармак очларына гына эленеп-эленеп калган тәннәр җылысы, көйне инде башкача ишетмәслек дәрәҗәдә колакларны томалаган ярсулы йөрәк тибеше, зең-зең килеп челтерәгән тәңкәләре белән йөзләргә бәрелеп-бәрелеп киткән толым очларыннан бөркелгән хушбуй, яулык-күлмәкәренә сеңгән болын, чәчәк, урман, яз исе турында, ә егетләрнең шушы берсеннән-берсе гүзәл кызларны яратуы, сөюе, шул яшерен карашларны үз йөзләрендә тою ләззәте, керсез кичерешләре, бәхетле киләчәккә өметләре турында күрекләрен ыңгыраштыра-ыңгыраштыра озак, бик озак сөйләде ул гармун!
Әй хисле, хыялый яшьлек! Әнә шул гармун телләренә күчкән хиселәрнең тулылыгы үзенең тәмамлыгын эзләгән, бөтенлеген тәлап иткәндәй болытларга тиклем күтәрелдеде дә, меңләгән кечкенә чакма ташлардан чәчелгән чаткылардан җыелган, гади күзгә күренми торган кодрәтле бер балкыш, көч булып оешып Сабантуй тавыннан авыл өстенә, җиләкле тау итәгендәге Гөлбәзер урманнарына, Сарсаз, Киңсаз ярларына иркәләнеп узып, ерак офыкка таба таралды...
Яшьлек бит бу, яшьлек! Үтә таныш та, ят та! Ләкин үткән заман, керләнмәгән, серлелеге сатылмаган яшьлек. Әбиемнең яшьлеге! Кешелекнең яшьлеге!
Шушы, әбием миңа җиткерергә тырышкан кичерешләрне чын дөреслеге, ихласлыгы белән сезгә җитекерә алганмындырмы, белмим? Анысын сез хәл итәрсез. Тик әйтәсе килгән сүземнең асылы икенчедә иде.
Әбием туксан алты яшенә кадәр гомер итте. Тоепмы әллә түгелме, тик гомеренең соңгы көннәрендә ул әнә шул Кызлар бәйрәмен бик еш исенә төшерде. Әйтерсең йөрәк түрендә кадерләп саклаган иң истәлекле хәтирәләренең тамырыннан суырып алган зур бер көчне ычкындырасы килмәде. Аның шул кичерешләр белән йокыга китеп, иртән шулар белән уянасы, шулар белән каласы килде.
- Нурлыгаяным үлер алдыннан әйтә торган иде,
Җәмиләкәем, лапас артына чыгып басуга, синең көрәк тотып бакча казып йөрүеңне күреп кенә калдым да, үзем дә сизмәстән, йөрәгем синең якка күчте дә куйды бит. Шуннан мин ничек атлап барып, сезнең якка салынган күперне ничек чыкканымны да хәтерләмим. Сезнең бәрәңге бакчасы янында үскән үләнлеккә кереп чумдым. Шунда син бакча казыйсың, мин үлән арасында сине күзәтәм. ”Чыкма, чыкма, ят шунда, кеше-фәлән күрмәсен тагы“-дисең син, үзең оялып кызарган буласың. Әнә сиңа булган чын ярату хисе әле дә безнең икебезнең арада балкып тора. Бик үземә суырып аласым килә дә аны, тик тәнем картайган, бик нык картайган инде, ди торган иде. Шуларны искә алып ята да:“Җәмиләкәй, безгә бүген берәр изге кеше кергәндер, могаен. Өйнең бүрәнәләре яктырып киткән,”-дигән була. “Юк, күңелең шундый яктыдыр синең, Нурлыгаянкаем. ”-дигән булам мин...
Әбием тамчыларын күз яшьләре итеп эре җыерчык-буразналыр буйлап агызып төшергән хәтер дулкыннарында күзләрен йомып талгын гына бәүелде дә бәүелде.
- Кызым, әле син яшь. Иң бәхетле чагыңда төшкән сүрәтеңне матур итеп өеңнең түренә элеп куй. Бик авыр чакларыңда шунда карый торган бул. Бик җиңел булыр сиңа. Тик бик бәхетле чагың булсын.

Әй, Яшәеш! Кайда барасың син? Кайда шулай ашкынасың? Ниләр вәгъдә итеп нинди һәлакәтләргә илтәсең син Кешелекне? Туктап тор бераз, ял ит. Син дә бик яшь түгел бит инде. Киек каз юлыңның ярларына сузылып ят та уйлан бераз! Ахирәткә үзләре белән бары тик яшьлек сафлыгын, яктылыгын гына алып китәсе килгән бабам белән әбием шикелле, син дә шул дәверләреңне искә ал! Бар бит алар синең! Әнә шул Җимчәчәк бәйрәмнәренең язгы күкрәү булып күкләргә ашкан караңгылыктан хали кодрәтен алдыңа ал! Тик иң бәхетле чакларың гына булсын!

ӨСТӘН КАРАП
Үзгәреп торучан булганга күңел “калеб”
дип аталган. Күңел сахрадагы бер агачка
асылынып һәм җил искән саен әле артка,
әле алга әйләнгәләп торган ялгыз каурыйга
охшаган. ”
(1001 Хәдис).
Күңелендә һәрчак биеклектән курку яшәде. Үз-үзен ничек кенә көйләп караса да котыла алмады ул аннан. Менә хәзер дә, самолет көчәнеп югрыга ыргылып менә башлауга тагын шул курку тозагы эчендә калды. Ышанычлы Җирдән аерыласы килми, ул сөңгедәй карашларын иллюминатор аша җиргә кадады.
“Калма җир, алып кал мине үзең белән! Ник ычкындырдың? Синдә каласым килә! “
“Күңелдәгене санламаган акыл сатлык бит ул!”
Ә анда аста, кайнар парларын бөркеп торган зур мегаполис, берсеннән берсе биек катлы-катлы йортлары, эреле-ваклы супер-гипер маркетлары, зур-зур завод-фабикалары, төрле мөһим һәм мөһим булмаган башка кысыр хәсрәтләре, мәшәкатъләре, чүп-чарлары белән - вулкан лавасы кебек тулышып килгән дә кинәт кенә кечкенә бер инеш елгасы буенда ухылдап туктап калган. Әйтерсең, гигант зурлыктагы бер ерткыч җанвар чүл буйлап су эзләп ыжгырып чабып йөреп ялгыш кына шушы кечкенә инешкә юлыгып беразга сусавын басып тынып калган.
Ә инеш елгасының икенче ягы, янында ухылдаган бу ерткычның тавышын ишетмәгән, сулышын тоймаган да кебек, үтә гади, ябай үз тормышы белән тик яшәп ята сымак...
Әнә, кардан арчылып шәрәеп калган тар гына бәрәңге бакчалары, бакча башларында шундый ук кечкенә, төссез генә моңсу йөзле агач өйләр. Шул бакчалар, өйләр арасыннан сузылган төрле якка бөкрәеп теткәләнеп беткән юллар-сукмаклар, һәм тагын әллә күпме шушы үксез күренешне тулыландыручы кирәк-яраклар...
Күккә менеп җитми сагынып та өлгердеме, белмим, тик шушы күренеш аның да сусавын кузгаткан кебек булды. Әйтерсең, менә хәзер генә ул шул язгы сусыл җирнең әчкелтем исен борыннарында тойды. Үлеп ярата икән бит ул янган бакча чүбе исен дә. Кәкре-бөкре юллардан чабып йөрүче әнә теге балаларга, кулларына чыбык тотып каз-үрдәк куалап йөрүче әнә теге хатын-кызга, бакча уртасында бәрәңге чүбе янган учак буен уратып басып тәмәке көйрәтеп торучы әнә шул ир-атларга чын күңеленнән кызыгып куйды. Әнә, өчесенең дә тыныч, матур йөзләрендә учак ялкынының шәүләсе сикерешәдер.
Нишләп, яннарында гына ухылдап, замананы куып-куып та ныклап койрыгыннан да эләктерә алмавыннан үрсәләнеп-үкереп зур шәһәр кайнап торса да, алар һаман монда, шушы рәвештә? Нәрсә тота аларны шушы төссез җирдә?
Кешелек берсеннән-берсе камиль компьютерлар төзи, галәмдә яңа цивилизацияләр ача, нефть, газ сата, керемнәр ала, кайчак югалта, гөрләп биржалар эшләп ята, ЦРУлар, ФБРлар шикле авантюраларны ачып ата, хатын-кызлар пробиркада гына ясалган тап-таза өрлек кебек балалар табып ятканда, болар, бәрәңге чүбе төтененә тончыгып тәмәке тарта!?
Кинәт кенә тагын, килгән саен, зинһар үзегез генә яшәп ятыгыз шәһәрегездә дип, ике кибетнең берсенә дә аяк атлап чыгасы килмәгән сеңлесе исенә төшеп китте. Ул да нәкъ шулар кебек бит.
Замана агымы аларга кагылмыймы әллә?
Менә ул, яшәешне үзгәртер, алга җибәрер өчен зур идеяләр белән йөргән кешедәй, ашыга –кабалана, кырыгын кырыкмаса-кырык якка алып атып кайдадыр очып бара. Бүген дә, иртәгә дә, тагын әле бик күп көннәр очачак. Беркем дә аны ирексезләми, үзенә кирәк.
Үзенә чамасыз күп кирәк. Үз кочагына ярты дөньяны сыйдыру нияте белән планетаның бер башыннан икенче башына тизрәк очып җитәр өчен самолеттан самолетка сикерә.
Тик үзе, шул бәрәңге бакчасында тәмәке көйрәтүчеләрдән бер генә тамчыга да бәхетлерәк түгел сыман.
Ни өчен?
Аның кинәт тәннәре чымырдап китте. Шушы тормыш үлчәвенә ул бар гомерен, гаиләсен, җан тынычлыгын, тазалыгын салды.
Тик барыбер канәгатъ түгел.
Әнә шул ирләр, очсызлы тәмәке көйрәтеп бичара кыяфәтендә торсалар да, аннан мең артык бәхетлерәк, әйтерсең күзәтүчеләрне үртәп, үзләренең никадәр бәхетле икәнлекләрен башкаларга сиздермәс өчен генә шул сәләмә киемнәргә төренеп бөкерәеп торганнар сыман тоелды аңа.
Йорт салу әллә аның кулыннан килмиме? Нишләп әле ул шушы күңелсез җирләргә карап моңаеп утыра? Менә әйләнеп кенә кайтсын, Казан янындагы иң матур җирдән җир алып төзеп куяр купшы гына бер йорт!
Аның тагын тәннәре чымырдап китте.
Андый йорты бар иде бит инде аның. Кара ничек сәер бу дөнья! Аның бит, шушы әле күргән йортлардан мең кат гүзәлрәк үз йорты бар иде бит! Бар иде!
Инде тормышы җайланып, гөрләп яшәп ятканда гына тагын үкенечләрен әйләндереп кайтарып, тәүбәсен әйттерер өчен күккә күтәреп шушы җирне күрсәттеләрме соң аңа?
Кичерелмәгән, димәк.
Бар да үзгәрде дип ялгышкан гына, берни үзгәрмәгән, ләбаса. Дөнья һаман шул килеш, кайда тукталган булса шул урынында тора икән бит. Ничек үзгәрсен ди ул? Үзе бит үзгәрә алмаган. Тормышын үзгәртәм дип, яшь хатынга өйләнде. Ун ел яшәгәч гаҗәпкә калып, алыштырмаган да кебек, вакыт узу белән гел бер төрлегә әйләнә икән хатын-кыз дип уйлады. Икесенең берсе дә аңа кирәкле нәрсәнедер бирмәделәр. Ә ул үзе бирдеме? Әти итми дип гомере буе улына үпкәләп, рәнҗеп йөрде. Минем рәнҗеш башына төшсә белер әле дип каргады. Ә үзе? Әти булдымы соң улына? Нишләп, саран гына төрткәләгән акчаларыннан гайре башка берни бирми, башкалардан күпне тәлап иткән?
Ә улы? Ул үзе рәнҗеп яшәгәндер. Юк, үзләрен калдырып башка хатын-кыз янына киткән өчен генә түгел. Башка, тагын да мөһимрәк нәрсәләр өчен. Ничә тапкыр улын эзләп табып гафу үтенәсе килде. Батырчылыгы җитмәде. Баштарак эчендә җаны булса үзе килеп күрсен бер карт әтисен дип һаман гаепне аның бакчасына этәрде.
Аннары.
Табалмады ул аны. Беренче хатынының үлгәнен белде. Ә улын таба алмады. Белгәндер улы үзен эзләгәнен, тик юлына чыгарга яисә тавыш бирергә теләмәде.
Кичермәгән, димәк. Яисә, бөтенләй кисеп алып аткан.
Алар инде онытканнар, хәтерләреннән сызып атканнар да бар үкенечен аңа мирас иткәннәр.
Баштарак гаиләсен җимергәнгә бер дә үкенмәде. Икесенә җитәрлек дәүләт калдырдым, калганын үзләре карарлар дип, юмартлыгыннан канәгатъ тә булып яшәде. Улын җае туры килгәндә күрде. Күрмәсә дә бик исе китмәде. Ул вакытта тормышы түгәрәк иде.
Кичерелмәгән.

Ул озак вакытлар улына дөресен әйтә алмый йөрде. Ни дип әйтсә дә аңламас сыман иде. Үскәч, ир булып чын яратуның ни икәнен тәмләп карагач аңлар һәм берсүзсез кичерер дип уйлады. Ә кечкенә улы һаман тынгы бирми аяк арасында буталанды. Йомшак куллары белән муеннарына сарылды. Кызларныкыдай кечкенә генә бөрмә сусыл иреннәре белән чәп-чеп битләреннән үпте. “ Мин сине яратам, әти”, дип бер туктаусыз кабатлады да кабатлады.
- Син миңа кайчан тетрис аласың?
- Туган көнеңә улым.
- Юк, син миңа аны болай ал. Туган көнгә миңа зурларныкы кебек роликлы коньки кирәк.
- Әниең алыр, аңа акча бирдем бит мин.
- Юк, син ал миңа. Әни миңа башка әйберләр алыр.
Ул кәнәфидә тыныч кына телевизор карап утырган хатынын сискәндереп:
- Нәрсә баланы миңа каршы котыртасың? Сиңа бит ул акча балага әйбер алырга дип бирелгән. Һаман котыртып миннән акча соратасың, - дип җикеренде.
Улы берни аңламаган карашларын әтисенең ярсулы йөзенә төбәп торды да, барып әнисенең итәгенә менеп утырып кечкенә учлары белән ябык җилкәләрен кысып тотып, яңакларын күкрәкләренә салып тынып калды. Әйтерсең, җимерү уты чәчкән амбразураны кечкенә күкрәкләре белән каплап әнисен кимсетүдән саклап алды.
Хәтерендә, һәр көн иртән эшенә китәргә чыгуга машинасы янында аны улы белән Казбек дигән этләре икәүләшеп көтеп торалар иде. Алар инде бар дөньяны айкап чабып килгәннәр. Ул чүгәләп бер кулы белән улының тирләп беткән маңгайларыннан сыйпый, бармаклары белән юеш чәчләрен аралый. Икенчесе белән алдында уйнаклаган Казбекның колак артларын кашый. Аннары машинасына утырып улының яшел, куаныч белән балкып торган күзләреннән алган нурга коенып, кузгалып эшенә китеп бара.
Һәр көн булды микән ул шулай? Ничектер һәркөн булган кебек гел күз алдында тора.
Аерылышасы билгеле булган көннән соң улы аның күзенә күренмәде диярлек. Бәлки күренгәндер дә ул, үзе күрмәгәндер.
Ә бер кичне, машинасын кабыза алмый интеккән чакта янына килде улы. Яңа гына яшенләп, көчле яңгыр бәреп явып киткән иде. Баешка төшкән кояшның матурлыгын шул көнне генә күреп калды бугай ул. Башкача аның кояш баешына сокланганы булмады кебек.
Хатыны белән яңа гына кычкырышып чыккан бик ачулы чагы иде. Әнә шул ачулы чаклар үкенечле дә инде. Әйтәсе килмәгән нәрсәләр әйтелә дә, рәнҗетәсе килмәгәннәр рәнҗетелә.
- Әти, әйдә сатма өйне, ә әти.
Ул ачу тулы күзләрен улына күтәрде.
- Нәрсә, тагын анаң котыртып чыгардымы?
- Юк. Мин калам ич монда. Мин, әти. Син кунакка килерсең.
- Ике бүлмәле фатирыгызга кунакка килермен мин улым, яме, бик киләсем килсә.
- Ә Казбек?
- Казбек монда, яңа хуҗаларга калыр. Калмаса, әнә эт җыючылар. Йоклатырга алып китәрләр.
- Ә мин?
- Нәрсә син?. .
Бик ачулы иде шул. Улы, аның ачулы карашларыннан яшерергә теләгәндәй, яшел күзләрен сизелер-сизелмәс торган сары кашлары астына көчләп тыгарга тырышты. Тик күзләре артык зур иде. Малай тавыш-тынсыз артка чигенде дә, бакчаның ачык капкасыннан эчкә кереп югалды. Казбегы да, оясы янында койрыкларын салындырып, ата белән улның бу сәер әңгәмәсен күтәрелеп карамый тын гына басып тыңлап торды да, малай кереп киткән якка борылып тирән итеп бер генә тапкыр үксеп куйды. Аннары иелеп, әле генә эндәшмичә яныннан узып киткән малайның ялан аягы калдырган эзенә җыелган яңгыр суын йотлыгып яларга кереште.
Кузгалып киткәч тә эте һәрвакыттагыча, койрыкларын болгап һау-һаулап озатып калмады. Суын эчеп бетергән эз чокырына иякләрен салып бакчаның ачык капкасына төбәлгән килеш тын гына ятып калды.
Эт тә кичермәде.
Тормышының күп вакытын эшенә багышлаган, монда тик ашарга һәм йокларга гына сугылгалаган ата, асылда исә бу йортның шушы сары башлы малае белән этнеке булып беткәнен аңламаган. Хакыйкәттә үз хакларын гына хак итәргә хаклы санап өйрәнгән ата, аны шушында тирән бәхетле иткән, шушы нигезнең чын хуҗасы, саклаучысы итеп тойган үз улын бабасының нигезеннән куып чыгарып, мәхрүмлеккә, билгесезлеккә, ятимлеккә, нәселсезлеккә дучар иткән булып чыга икән бит.
Аннары... Аннары тагын да тирәнрәк яралар...
Бердәнбер сатып алучылар өйнең беренче катындагы залы караңгырак булганга алудан баш тартырлар дип уйлап тәрәз каршындагы җәйрәп үсеп утырган миләш агачын балта белән чакалап атарга уйлады. Башкача бер кемнең башына кереп тә карамаган кысыр көенеч, аның акылын томалады.
Гадәти булмаган ниндидер давыллы көн иде ул. Әллә аның балта күтәреп явызлык кылырга йөргәнен тойганга, каршы күтәрелде ул давыл.
Ул миләш... Ул миләш... Ул миләш...
Улы үзен яраткан кебек ул да ярата иде бит әтисен. Артыннан калдырмый гел ияртеп йөртертә иде. Җәен, кичкырын эшләрен тәмамлагач капка төбендәге чирәмгә утырып сөйләшеп утырырга яраталар иде. Юк, әтисе күбрәк аны, аның бераз иркәләнүдән ирсеп бертуктаусыз лепелдәүен сабыр гына тыңлый иде. Ашыга-ашыга сөйләп бетергәнен көтә дә, аның башын күкрәгенә кысып рәхәтләнеп көлә.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Жимчәчәк - 11
  • Parts
  • Жимчәчәк - 01
    Total number of words is 4263
    Total number of unique words is 2216
    35.3 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    57.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 02
    Total number of words is 4333
    Total number of unique words is 2111
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.5 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 03
    Total number of words is 4237
    Total number of unique words is 2118
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.8 of words are in the 5000 most common words
    59.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 04
    Total number of words is 4275
    Total number of unique words is 2148
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    49.8 of words are in the 5000 most common words
    57.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 05
    Total number of words is 4236
    Total number of unique words is 2257
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 06
    Total number of words is 4169
    Total number of unique words is 2251
    34.9 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    57.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 07
    Total number of words is 4286
    Total number of unique words is 2229
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    50.1 of words are in the 5000 most common words
    58.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 08
    Total number of words is 4320
    Total number of unique words is 2139
    35.5 of words are in the 2000 most common words
    50.4 of words are in the 5000 most common words
    58.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 09
    Total number of words is 4300
    Total number of unique words is 2107
    37.1 of words are in the 2000 most common words
    51.3 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 10
    Total number of words is 4219
    Total number of unique words is 2235
    34.9 of words are in the 2000 most common words
    48.9 of words are in the 5000 most common words
    56.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 11
    Total number of words is 4239
    Total number of unique words is 2194
    35.9 of words are in the 2000 most common words
    51.8 of words are in the 5000 most common words
    60.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 12
    Total number of words is 1421
    Total number of unique words is 809
    46.4 of words are in the 2000 most common words
    61.3 of words are in the 5000 most common words
    68.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.