Latin

Жимчәчәк - 07

Total number of words is 4286
Total number of unique words is 2229
35.7 of words are in the 2000 most common words
50.1 of words are in the 5000 most common words
58.8 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Зөһрә карышмады. Чынлап та, укуының да рәте-чираты юк, укыйсы да килмәде. Ә эштән куркуны, аруны беркайчан да белмәде. Әбисе эшкә кыйнап өйрәтсә дә, эшләүдән ләззәт алырга да өйрәнгән иде ул. Эчендәге башка бер нигә сарыф ителмәгән, кайнап торган көчен җенләнә-җенләнә кулындагы себеркесенә күчерергә, башында кайнашкан мең төрле уйлары белән тартыша-тартыша җир җимертеп эшләргә тотына торган булды.
Рәхәтләнеп эшләп йөрүче кызына карап сокланды, куанды Сания . Бердәнбер карап торган юанычы, таянычы иде ул хәзер. Бигерәк тәртипле, акыллы инде дип тотып мактарлык булмаса да, тапканының кадерен белә сымак иде Зөхрә. Эшләгәнен әнисенә кайтарды, тик үзе дә бер вакытта да акчасыз калмады.
Башка кешеләрдә булган кимчелекләр аңа да хас булып, Сания да тимердән корылмаган иде. Зөһрә уйлавынча, йөзенә карап төкерерлеге дә булмаган Шәкүрен үзенчә яраткандыр инде. “Туйдым мин синең балаларыңнан, үзеңнән!” –дип чыгып киткән ирен шул тиклем түбәнчелеккә төшеп, юллап йөрмәс иде. Хәзер инде Зөһрә дә эшкә тотынгач, Сания, барлыкка килгән буш вакытын тулысы белән иренең сөяркәләрен юлларга, үзенең бәхетсезлекләрен бары тик шул “себеркеләрнең” сихер салып ятуларыннан күреп, болай да юк акчасының бер тиенен дә кызганмый, сихерчедән – cукыр күрәзәчесенә йөрергә тотынды. Шулар белән башта сихерен чыгарып, аннары шул хөрмәткә бер шешәне бушатып, ипи каптырып сарык бәрәнен йортка ияләндергән кебек, Шәкүрен шешә башы күрсәтеп алдалап алып кайтып, “мин тегеләй итермен әле күрерсең, мин болай итәм әле белерсең” дип талаша-талаша янашырга, аннары мескенләнеп үксеп-үксеп еларга тотына иде.
Гаиләдәге хәлләр шулай, кулдан ычкынган туп шикелле түмгәктән-түмгәккә сикерде. Ул түмгәк-бәлаләрнең очы-кырые булмады. Гаилә корабының һаман да шушы баткакта чайкалып торуы Зөһрәне туйдырды, әлбәттә. Аның болай да үз үк булып бетмәгән оясыннан биздерде. Аның бу, бүген-иртәгә җимерелергә торучы корабтан тизрәк төшәсе, югаласы килде.
Бик китәсе килсә дә, әнисен бу хәлендә ташлап китә алыр дип уйламаган иде Зөһрә. Бәлки әле бик озак сабырлыгын сынап яшәп тә яткан булыр иде. Тик, язмыш куласасы уйламаганда гына үзе теләгән якка әйләнде дә куйды бит. “Күрәчәгеңне күрмичә гүргә кермисең” диләр бит. Биллаһи, дөрес.
Ул көнне нидер сизенгәндәй, көн буена күңелсезләнеп йөрде Зөһрә. Эшеннән кайткач иренеп мәктәбенә дә төшмәде, иптәшләре чакырган җиргә дә нигәдер аягы тартмады. Алинәне иптәш хатынына кертеп калдырып әнисе дә кайдадыр чыгып сызган иде. Болай да сызланып кына торучы сеңлесен шулай теләсә-кемгә калдырып йөргәнен җене сөйми иде Зөһрәнең. Шуңа, аны тизрәк барып аласы килеп, кызу-кызу киенә генә башлаган иде.
Тимер ишекләрне дөбер-шатыр ачып, югалган Шәкүр кайтып керде. Зөһрә, бу хәлне көтмәгәнгәме, куркып китте. Шәкүр, Сания кочак җәеп каршы алмасын белеп, гайрәтлелек өчен күрәсең, иптәшен дә иярткән иде.
- Анаң кайда? – диде Шәкүр үги кызына күзенең агы белән карап.
- Белмим.
- Белмим. – дип үчекләде Шәкүр авызын кыйшайтып. Нәрсә беләсең соң син? Ашарга бармы?
Бик нык ук исерек булмасалар да, боларның икесенең дә әйбәт үк махмырдан икәнлекләрен Зөһрә бер күз сирпүдән аңлады. Мондый вакытларында күзләренә күренмәвең яхшырак. Шуңа тавыш-тынсыз гына чыгып китмәкче дә иде.
- Кая барасың?
Шәкүр кызны җиңеннән тартып кире борды:
- Ашарга әзерлә бар! Күрмисең мени кем кайткан? Кунак бар еще тем более.
- Чишенеп юына тор. –диде Зөһрә янында торган үги атасының тәненә генә түгел җилегенә тиклем үткән сасысыннан йөзләрен җыерып. - Мин тиз генә Алинәне алып кайтам.
Чит кеше алдында тыныч булырга тырышты. Югыйсә, үги атасына гына бик исе китеп тормас иде. Шәкүр дә моны аңлап, үзенең аның алдында өстенлеген тоеп зәһәрләнгәннән-зәһәрләнә барды.
- Чишенермен мин сиңа! Яхшы чишенермен!
Шәкүр, иблис карап торган күзләрен ялтыратып Зөхрәгә текәлде. Ишек төбендә торган иптәшенә күп мәгънәле караш ташлап:
- Яп әле ишекне! - дип кенә куйды да, өстенә кигән куртка сымак нәрсәсенең барлы-юклы төймәләрен ычкыныра-ычкындыра, ямьсез итеп сөзеп карап, кызга таба килә башлады.
Иптәше, Шәкүрнең ниятен аңлап, каушаудан һич тыңламый башлаган куллары белән ишекнең, һәммәсе ватык биш йозагын да бикләмәкче булып, тегеләй-болай боргаларга кереште. Аннары, ишекне этеп карарга да онытып:
- Карале, Сашка, а может не надо, а? Все-таки дочь она твоя, - дип иптәшен үгетләп карады.
- Кит әле бар. Нинди доч булсын ул миңа? Үги бала – бала мени ул? - дип, Шәкүр ниятеннә кире кайтырга уйламады.
Зөһрәгә кинәт эссе булып китеп, ул үзе дә сизмәстән ишеккә табан чигенә башлады.
- Кайда барасың, дидем мин сиңа? –дип Шәкүр янә, үрмәкүчнеке шикелле ябышкак куллары белән кызның курткасының җиңенә ябышып үзенә тартып. Үги атасының бу тиклем рәвешсез чалыш чыраен болай якыннан күргәне юк иде әле аның.
- Әти,диде Зөһрә, гомер булмаганны. – Шаярдык, булды. Мин Алинәне алып кайтам. Җибәр мине. – диде ул, булган бөтен сабырлыгын җыеп кычкырмаска тырышып .
- Аз гына көтеп торганнан Алинәгә дә бер ни дә булмас. Ничә еллар буе син минем әз нервыларны ашамадың. Алар өчен түләргә кирәк бит! Ә? Син ничек уйлыйсың? - дип, Шәкүр, кызның каршысына басып, каз маена тыгып алган тәбикмәк кебек майлы йөзенә әллә нинди оятсыз мәгънәләр салып елмаеп. Әле генә, башыннан-аягына тиклем, әллә нинди шакшы су коеп төшергән шикелле чиркануы йөзенә таралып, Зөһрә баскан җирендә катып калды.
- Нишлисең син, җүләр, ычкындың мәллә? Бу башка сыймаслык хәлгә кыз ничек тәэсир итергә белмәде.
Зөһрә, Шәкүрнең бер җилпенүдә курткасын йолкып төшерүен абайламый да калды:
–Аңлашыламы инде хәзер? - дип кабатлый-кабатлый, Шәкүр, бер кулы белән үги кызның гәүдәсеннән кысып тотып, мышный-мышный, котсыз калтыранган икенче кулы белән аның күкрәкләренә чатырдап ябышты. Ярсу катыш авыртудан кыз кычкырып җибәрде. Аннары, булган бар гайрәтен җыеп, аның тимер кебек кулларыннан йолкынып чыкты да, бөтен көченә кизәнеп:”Пошел ты!”-дип яңагына сугып җибәрде. Сугуын нык та сукты, ләкин Шәкүр аңа әзер иде. ЗөҺрәнең дәшми генә карап тормасын чамалый иде. Сугудан читкә каерылып китсә дә, тырнакларын ычкындырырга теләмәде. Шәкүр тагын да үчләнеп, күзләрен акайтып кызга ташланды. Иблис көчләре бар иде исерек үги атада. Башка бер чара да табалмагач, гәүдәсендә суалчан кебек буталанучы Шәкүрне Зөһрә җайсыз җиреннән ныклап тибеп җибәрде. Моны көтмәгән Шәкүр үкереп, авырткан җирен куллары белән учлап, гөрселдәп идәнгә ауды. Тагын берне өстәргә дип киерелгән Зөхрә, кинәт уеннан кире кайтып, чыгу ягына ыргылды.
- Җибәрмә! - дип кычкырды Шәкүр яткан җиреннән тешләрен шыкырдатып.
Шәкүрнең кыланышларыннан нәфсесе кузгалган кунак, мондый иң кызу ноктасына җитеп килүче хәлнең болай кинәт өзелүенә һич кенә дә юл куярга теләмәде.
- Син кайда, матурым? Дядяларны тоже уважать итергә киряк. Иногда аларның да күңелләрен күрергә киряк. – дип, Зөхрәнең беләкләренннән эләктереп алган гына иде, тимер ишекнең чыңгылдапачылганы ишетелде. Шәкүр нәфрәт тулы күзләре белән иптәшенә борылып карады. Дөнья тынып калды. Эшнең кайда таба барганын абайлап, теге кунак кеше Шәкүргә әйләнеп тә карамый, читкә сикереп, нишләргә белми лап итеп артындагы диванга утырды да катып калды.
- Денеңне укытам мин синең яме! - дип ысылдап өлгерде Шәкүр иптәшенә йодрыгын төйнәп.
Ишек төбендә нидер кыштырдады да, эре-эре адымнар белән кемдер бүлмәгә таба килә башлады һәм... ишектә Сания пәйда булды.
Кулындагы сумкасы эче тулы әйберләре белән шапылдап идәнгә төшеп китте Санияның.
- Мин сине эзләп йөрим... Ә син менә кайда икәнсең?
Сания мондагы хәлләрне аңлап бетермәде ахыры. Ул тирән гаҗәпләнүдән акаеп калган күзләрен әле иренә, әле йолыккалаган киемнәренә бөрешеп дерелдәп торучы кызына, әле тып-тыныч кына диванда утыручы бу ят кешегә күчерде.
- Нәрсә булды монда? Син нәрсәшләп үги атаң алдында бу сәләмәләреңдә шакраеп торасың?
Сания әллә исерек иде, әллә акылдан язган иде. Хатынының мәгънәсезлегеннәнме, әллә вакытсыз кайтып “эшен” бүлдерүеннәнме, Шәкүр:
- Анаңны... -дип теш арасыннан гына сүгенеп куйды да, үгезнеке кебек кызарынган күзләрен Саниягә текәде.
- Нәрсә булды балам, Зөһрә?
Сания бер хәрәкәтсез торган кызы янына килеп тагын өнсез калды.
- Нишләткәннәр аны, Шәкүр? Кемнәр кергән монда? Кызым! Зөһрә! Шәкүр, кыйнаганнар бит моны! Нишләп утырасың? Үтерә язганнар бит баланы!
Шәкүр кузгалмады. Әнисенең кыланышларын күтәрә алмый Зөхрә йөзләрен читкә борды.
Кызының тотышыннан, ниндидер бик мөһим нәрсәне башына суккач кына аңлагандай, Сания сискәнеп китте.
- Аһ!. . Шәкүркәем, синме бу?. Синең эшеңме бу?
Эшнең асылына төшенгән Сания, баласын ерткычлардан саклап алып калырга теләгән арысландай, аягыннан сыңар итеген салып алып, ары таба ни көтергә, ни кылырга белми аптырап ләшперәеп торган Шәкүргә ташланды.
- Син оятсыз, шуның өчен кайттыңмы? Җир бит! Сиңа үз сөйрәлчекләрең беткән идеме? Оятсыз! Оятсыз! Оятсыз! –дип такмаклый-такмаклый, кызы өчен генә түгел үзенә күрсәткәннәре өчен дә, итеге белән уңлы-суңлы Шәкүрне тукмарга, үкчәсе белән башын төяргә кереште. Күзләрен бәгрәйтеп утырмасын әле дип, теге ят иргә дә бер-икене тамызырга дип селтәнеп борылса - ансыннан җилләр искән. Итеге шапылдап буш диванга төште.
- Милиция! Милиция чакыртырга кирәк!
Чыгып качу җаен тапмый аптыраган Шәкүргә шул гына кирәк иде. Санияның, күп сәбәпләр аркасында милицияне һич сөймәгәнен, мәңге чакыртмаячагын белсә дә, абына-сөртенә ишеккә таба йөгергән булды Шәкүр. Милиция дигәч куркалар бит инде. Курыкты, янәсе.
Шәкүр дә иптәше артыннан ишек артында югалу белән, кызын да шул ук итек белән яхшылап иманынукытмакчы булып, каты җилләнеп-кизәнеп килә башлаган иде Сания. Зөһрәсенең үзенә батырган коры, усал карашларын күреп туктап калды. Шулай бераз хәрәкәтсез торганнан соң, кулындагы итеген ишеккә таба болгап атты да, хәлсезләнеп яндагы диванга ауды.
- Син дә утырма әле ичмасам, күзләреңне тасрайтып. – диде Сания сөйләүдән әкрен генә чыйнауга күчә барып, йөзен сытып. - Үзең ябышкансыңдыр әле. Тик торган баганага бер кем дә килеп ябышмый. Сөйрәлчек!
Зөһрә түзде, эндәшмәде. Оеган кулларын уа-уа идәндә яткан курткасын алып караштыргалады, сибелгән сәдәфләрен җыештырды да, бүлмәдән акрын гыначыгып китте.
- Башка кеше тапмадың мени соң, балакаем. Адәм ояткайларына калдык бит...
Бик күп сүзләр сөйли-сөйли бик озак елады әнисе. Кызы аны тыңламады. Колагына кергәннәренә игътибар итмәскә тырышты. “Китәргә, китәргә! Бүген үк! Иртәгәгә калса китә алмаячак! Бүген! Хәзер!” Күңеленнән шул сүзләрне кабатлый-кабатлый Зөһрә әйберләрен җыйды. Сыйган кадәресен үзенең зур булмаган сумкасына дыңгычлап тутырып, сыймаганнарын типкәләп кенә очырды да, үги әтисе әйбәт үк йолккалаган курткасын өстенә киеп, әнисе утырган якка чыкты.
Елаудан кызарынган күзләрен Сания кызына күтәрде:
- Кайда җыендың инде, имгәк!
Зөһрә тагын эндәшмәде. Үз хәсрәтен үзенчә аңлап, яңа гына фаҗига кичергән кызына ярты гына җылы сүз дә табалмаган анасына ни әйтсен соң ул?
- Мин киттем, сау бул!
- Тукта, кая?
Берни аңламаган ана, өметсез кулларын кызына таба сузды.
- Киттем мин! Эзләмә мине!
- Кая киттең?
Зөһрә башкача туктап тора алмады. Әнисенең:”Тукта, балам, китмә! Кичер мине, балакаем!”дигән үтенүле сүзләре дә аны туктатып кала алмады. Үзен бер тамчы да бәхетлерәк итә алмаган бу тукталышыннан да ул ашыга-кабалана китәргә ашыкты.

Сазлыкка бер кереп батсаң, аннан тиз генә котылырмын дип уйлама икән. Котылдым бу тормыштан дисә, бәргәләнеп суккаланып йөри торгач, икенче яктан урап тагын шул ук сазлыкка кереп батканын сизми дә калды Зөһрә. Караңгылык белән алыш-бирешләре бетмәгән икән әле. Нинди хәлдә торып калганын белгәч, эш урынынна тулай торактан урын табып бирделәр бирүен. Бүлмәдә бер үзе генә торды. Бүлмәдәш кызы үзе шунда пропискада булса да, кияүгә чыгып ире янында, кайнанасының фатирында тора иде. Бер үзе генә торгач, изге урын буш тормый диләр, кереп чыгучылар да табыла башлады. Аннары китте дус-ишләр, туган көннәр һәм башка бәйрәмнәрне гөрләтеп уздырулар. Зөһрә үзе дә хәйран гына “кырын салгалый” башлады. Иш ишен таба дигәндәй, шул кәеф-сафа өстәлен бүлешүчеләр арасыннан “үзе кебек бер ятим” не дә тапты. Харис исемле иде ул. Сөйләве буенча, акча эшли белмисең дип хатыны өеннән куып чыгарган иде аны. Башта Зөһрә аны бары кызганып, чираттагы “гөжләүдән” соң үзендә кундырып калдыргалый башлады. Аннары бу кысан бүлмәдә, салган баштан бер-береңә елышып китәргә дә озак кирәк түгел. Хәйран гына салгаласа да Харисның кулы алтын, эшләмәгән эше юк, холкы да сабыр, эчсә Шәкүр шикелле күтәрелеп бәрелә торган түгел иде. Тик эшләгәнен генә салдымга түгәргә ярата, бөтен кимчелеге шул гына сыман тоелды башта Зөхрәгә.
Акыл бирергә дип кенә куып чыгарган иренең ниндидер яп-яшь кыз белән торып ятуын ишеткән Харисның хатыны көнләшүеннән, иренең торган җирен юллап табып, аның кайтканын-киткәнен сагалап йөреп, урамда очратып кайтырга үгетләп тә эш чыкмагач, Зөһрәнең бүлмәсенә абыйлары белән тавышланып кереп,“бозавын” җитәкләп алып та китте.
Менә шул хәлләрдән соң башланды инде Зөһрәнең ялгыз хатын маҗаралары. Харисны хатыны йолкып алып кайтып киткәч, ул бераз юксынса да, әллә ни бетеренмәде. Эт китсә, урыны кала, дигәндәй, аның урынын алырга теләүчеләр дә юк түгел иде. Беткән мени йорт-җирсез исерек йолкыш. Ләкин, үзе дә гомер буе ата-ана бәхете күрми үсеп, бәгырьләре каткан Зөһрәне дә уйга калдырырлык мөһим сәбәп килеп чыга.
Үзендә ниндидер үзгәрешләр барына вакыт-вакыт игътибар иткән булса да, тормыш ыгы-зыгыларына аркаланып врачка күренмәүнең ниһаять нәтиҗәсе булды. Карынындагы баласы дөбердәп тибешә башлагач кына белде ул үзенең йөкле икәнен. Бу яңа хәләте Зөһрә күңелендәге изгелек, игелек кылларын кузгатып, аны ниндидер дөрес адымнар ясарга мәҗбүр иткән кебек тә булган иде. Харисына барысын сөйләп, аны кире бергә кушылырга, балаларын үзләре кадерләп-сөеп үстерергә дип үгетләп карады. Харис аңа каршы да килмәде, үзенчә шатланган да итте итүен. Ничек шатланмасын инде – үзенең ирлеген тагын бер тапкыр исбат иттеләр бит аңа. Тик котсыз эчүе аркасында тормышның төпкеленә төшеп җиткән Хариска кайда торса да, кем кочагында булса да барыбер була башлаган иде инде. Ул монда да, тегендә дә кадерле кунак кына булып яшәргә теләде.
Үз вакыты җитеп, Зөһрә дөньяга кыз китерде. Аңа Зәбирә дип исем кушты. Шуннан башланды бәби тәпие юуулар. Бу вакытларда Харистан да юмартрак кеше юк иде. Үзе инде күптән аркылыны буйга да алып салмавына карамый, балага бирелгән акчаларны үзенә, хәләл көчен салган хезмәтенә лаеклы бүләк итеп кабул итеп, соңгы тиененә кадәр түкми-чәчми эчеп бетерде дә, көн саен, үзенең кәефен бозып, Зөһрәнең балага сөткә дип акча сорап “мыскыллауларына” түзә алмый, “теге “ хатынына кайтып та китте. Аннары тагын килде, тагын китте. Кайда җылы, шунда көн итте.
Бәхетсезлегенә каршы үч иткәндәй баласы да гел авыртып тора башлый. Акчасыз, юнле-рәтле ризык күрми, авыру баласы белән каршысына җимерелеп төшкән киртәләрне ялгыз күтәрергә хәленнән килмәде Зөхрәнең. Шулай итеп, тормыш тагын үз көрчегенә таба тәгәри башлады.
Ләкин, иң авыр, аның тормышына җитди үзгәрешләр кертерлек сынау алда сагалап торган икән әле.

- Бер заман, төнлә төш күреп ятам, - дип сөйләп алып китте Зөһрә. – Төшемдә, әбием мине бик нык тирги, ачулана икән имеш. Син бит озакламый үләсең, нишләп йоклап ятасың, хәзер үк тор да, такси тотып шундый-шундый адрес буенча бар, анда сиңа ярдәм итәрләр, ди бу. Шыбыр тиргә батып уянып киттем. Карыйм, сәгать төнге өч. Мине алыштырып куйганнар диярсең. Үземне үзем белештермим. Йоклаган баламны калдырып бүлмәмне бикләдем дә урамга йөгердем. Анда чабам монда чабам, урам буп-буш. Әллә кайдан гына бер такси килеп чыкты да минем каршыма килеп тә туктады. Мин тиз генә кереп утырдым да, төшемдә әбием әйткән адресны атадым. Бер мизгелдә барып та җиттек. Туктауга, машинадан төшеп подъездга йөгереп кердем дә, беренче каттагы миңа инде таныш номерлы фатирның кыңгыравына бастым. Мине көтеп торган кебек, озак көттерми ишекне дә ачтылар. Бер матур гына әби булып чыкты бу. “Төштеңме? Ярый әле вакытында өлгердең, иртәгә инде соң буласы иде”-ди әле ул. Мин әле һаман бу хәлнең өндәме, төштәме икәнен аера алмый интегәм. “Әби, кемсез соң сез?”-димен. –Ни кирәк сезгә миннән?”-димен. “Синең икенче балаң карыныңда үлгәндә дә шунда ябышып каткан, бүген төшермәсәк, иртәгә каның агуланып үләчәксең. ” – ди бу миңа. Болай да авырткан башыма калун балта белән китереп соскандай булып зеңгелдәп китте. Кайда мин? Кем бу, нәрсә сөйли ул, һични аңламыйм. Тик барыбер, шул көчкә буйсынам, алар теләгәнне эшлим, уйлап та тормыйм. Тәңре эше, күрәсең. Ул миңа әллә ниләр сөйли-сөйли нәрсәдер эчертте. Сөйләвен дә мин белгән, аңлаган нәрсәләр сөйләгән кебек тоелса да, хәтеремдә берни калмады. Мин аларны башкача беркайчан да исемә төшерә алмадым. Эчерткән суы да чип-чиста, кран суы кебек кенә, хәтта хлорка исе дә килгән кебек тоелган иде. Шуннан, “Бар, тиз генә кайт өеңә, - ди бу. – Менә сиңа йөз грамм чиста спирт, кайткач та шуны эчеп куй да төренеп менеп ят, - ди бу. Мин нәкь шулай эшләдем дә. Алышынган кеше кебек шашынып, ниндидер әби сихере белән, урамда чабып йөрим, күз алдыңа китерәсеңме? Өйгә кайтып керсәм, балам мин чыгып киткәндә ничек ятып калган булса, нәкъ шулай ук йоклап ята. Селкенмәгән дә. Беткән-баш беткән дип, теге йөз граммны җиффәрдем дә, төренеп менеп яттым. Бер заман эчемне бөтереп алмасынмы? Чыдарлык түгел авыртуына. Үлемем шушы икән дидем. Үлә башласаң берни турында да уйламыйсың икән ул. Бер кем кирәк тә түгел, берни кызганыч та түгел. Бары тик үзең генә кызганыч, үз җаның кадере турында гына кайгыртасың икән ул вакытта. Врач чакыртырга ни телефон юк, күршеләрне дәшәргә ни урыннан торып булмый. Эчемне өзгәләүгә, кисүгә чыдый алмый хушымны җуйганмын. Күпме аунаганмындыр шулай, бер заман күзләремне ачып җибәрсәм, шунда ук ятам, бөтен урын-җирем канга баткан. Әйткәннәре дөрес булды микәнни соң дип каерылып карасам, чынап та аяк очымда уч төбе кадәр генә канга укмашкан бер төенчек ята. Аңласаң иде минем ул вакыттагы кичерешләремне. Мин аны яхшылап сөйләп тә бирә белмим. Шул вакыт, дөньяга күзләрем яңа ачылып, яңа туган кеше кебек, әллә ничек айнып киткәндәй булдым. Сикереп тордым да, бу төенчекне, чиста, ак сөлгегә ипләп кенә төреп куеп урын җиремне җыйдым. Ә балам һаман йоклый. Нишләтергә, кайда куярга бу төенчекне, димен. Аңлыйсыңмы, күз алдыңа гына китерәсеңме? Тышта кыш, җирләргә дә мөмкинлек юк. Төнлә җир казып ятырга хәлемнән дә килмәячәк иде. Хариска бу турыда әйтеп тору түгел, күрәсем генә дә килмәде. Аптырагач, мин моны кат-кат полиэтилен пакетка чорнадым да, суыткычның туңдыргычына тыгып куйдым.
Тәненең дерелдәвен тыя алмый, гәүдәсен ике кулы белән җилкәләреннән кысып, Зөһрә сүзеннән туктап калды. Мин, таң калудан ачылган авызымны җыеп, сүз әйтү түгел, өнемне дә чыгаралмый утырдым. Әңгәмәдәшем, бар сыны белән калтыранып авыр сулады да, башлаган сүзен дәвам итте:
- Торды бу шунда берничә көн,туңдыргычта. Суыткычка әйбер куярга чиркангыч була башлады. Тик барыбер алып чыгып чүп базына ташларга кулым бармады. Аннары мин аны суыткычтан алып пакеты белән тәрәзәдән урамга асып куйдым. Тышта бит кыш, туңган килеш торды ул шунда Гонаһ шомлыгына, тора-бара мин бу турыда онытканмын да икән. Берзаман, төнлә төшемә тагын әбием керә. “Зиратка илт балаңны. ” – ди бу. Тагын тиргә батып шашынып сикереп тордым. Эңгер төшкәнен генә көттем дә, шәһәр зиратына бара торган автобуска утырып, төенчегемне шунда алып киттем. Яңа гына кемдер күмелгән каберлегенең бер як кырыен тиз-тиз генә казып, төенчегемне шунда яшердем. Кем каберлеге булса да миңа барыбер иде. Тик төенчегем генә җиргә иңсен. Соңрак, кирәксә эзләп табарга җиңел булсын өчен үземчә билгеләп нидер кадап та куйдым әле.
Шулай тагын күпмедер вакыт узды. Бу вакыйга акырын гына артка күчте. Чынлап та бик онытасым килә иде минем ул турыда. Шуңа ул турыда гел уйламаска тырыштым. Шул хәлләрдән соң эчүемне тәмам ташладым. Теге вакытта эчкән йөз граммым соңгысы иде, билләһи. Тырыша –тырмаша тормышымның очын-очка ялгый башладым. Харис белән дә, башка адусларым белән дә арамны өзеп, барысын да сөреп чыгардым. Минем турыда, чынлап та, алышынган ул, дип тә сөйләп йөри башладылар. Ни дисәләр дә миңа хәзер барыбер. Адәмнең хуры хурлый, диләрме әле.
Шулай яз җитте. Төшкә әбием тагын керде. Шундый матур итеп, елмаеп керде әби, ул юлы. “Кызым, - ди. – минем янда кечкенә генә урын бар, шул җитәрлек, китереп күм балаңны шунда. ” –ди бу.
Мин тагын алышындым. Беләсеңме, андый вакытта курку кача икән ул. Мин кемнеңдер ихтыярына буйсынган кеше кебек, бернинди каршылык күрсәтми, уйламый,борчылмый, таш бәгырь белән шул әмерне үтәдем. Бардым тагын зиратына да, теге урынны җиңел генә табып, төенчегемне кире чокып алып, әбием янына илтеп җирләп тә куйдым. Күрүче дә, белүче дә булмады. Тик... хәер - догасыз эшләнде инде барысы да. Тик, мин шунысына да риза, шунысына да шөкер итәм. Болай барыбер дә күңелгә тынычрак... . Төшкә кереп интектерә интектерүен. Нишлисең, анысына гына түзәргә инде.
Зөһрә үз кичерешләренең тирәнлеген бизәкләп тормыйча, коры гына итеп миңа шушыларны сөйләде. Бу каты бәгырьле нәрсәгәме соң нечкә кичерешләр дип, барыбер ышанмас, дигәндер. Мин бик бетерендем, гарьләндем, үкендем, дип башын ташка ора-ора акланса да, ул вакытта мин чынлап та, аның ярты сүзенә дә ышанмаган булыр идем.
- Менә шул хәлләрдән соң, мин кәрт тә ача башладым, күрә дә башладым. Югалган кешеләрне, малларны табышам, сихерләр чыгарам. – дип сүзен бетерде ул, минем күзләремә әллә нинди яшерен курку белән карап. Куркуга калып ни көтте соң ул миннән? Тик мин ул көнне эндәшмәдем. Ишеткәннәремне эчемә сыйдыра алмый үзем изалангангамы, мин аңа юатырлык та, борчырлык та берни дә әйтә алмадым.
Нәрсә бу? Язмышмы? Каргышмы? Тәкъдирме? Тәдбирме? Мин әле хәзер дә ул тарихны ниндидер курку, тирән нәфрәт, чиркану белән искә алам. Тик, әлеге көнгә кадәр, күңелемнән ул хатынны кимсетерлек, аны кешелектән сызып атып, кылган җинаятләре өчен юкка чыгарырлык хөкем итәргә көчем дә җитмәде, вөҗданым да кушмады. Дөньяда без хөкем итүче түгел, ә хөкем ителүчеләр. Һәркемнең үз өлеше. Яшәешнең кануннары катгый. Әгәр дә шушы тиклем караңгылыкны, яшәүдән өмет өзәрлек сазлыкны берүзе ерып чыга алган икән, Зөһрәнең дә бу хакыйкатьтә үзен кеше итеп санарга хакы бар.


АВЫЛ БАЛАЛАРЫ
Туган якларга сирәгрәк кайтыла хәзер. Тормыш, балалар мәшәкате бер кая борын сузып чыгалмаслык итеп бәйли дә куя.
Менә, әллә ничек кенә әмәле табылып, кайтылды әле.
Тау башыннан авылга таба төшә башлауга ук, каршыга искән җил, үзе белән авыл өстеннән әллә никадәр хис, чиксез куаныч алып менә. Әйтеп, сөйләп бетереп буламы ул кичерешләрне! Юл буендагы каеннар, әйтерсең иелеп-бөгелеп син төшәсе юлларны себерә. Авыл өстендәге болытлар да нәкъ синең кайтканыңны күрер өчен генә җыелышкан кебек бер урында туктап калганнар. Аяк астындагы туган туфрак та, китереп баскан саен, кинәт синең нәни эзләреңне хәтерләүдән сулышлары кысылып киткәндәй, йомшак кына ыңгырашып куя.
Һәрчак канатланып кайтам мин авылга. Анда булган саен ничектер баеп, ниндидер сихәтле, бәрәкәтле гамь белән тулып килгән кебек булам. Туганнарым, дус-ишләрем, классташларым белән очрашып, аралашып авыл хәлләрен белешеп, үткәннәрне искә төшереп туйганчы көлеп, рәхәтләнеп ял итеп киләм.
Гомүмән, безнең башкорт якларында бик кызык, җор телле татарлар яши. Ул татар, башкорт, урыс, мишәр сөйләмнәрен кушып болгатканнан соң килеп чыккан гаҗәеп бер гибрид. Безнең авылдашларның узара сөйләшкәнен тыңлап торган чит-ят кеше, һичшиксез, кара болар гел оршышып аралашалар икән дип уйлый. Чынында исә, бу гап-гади шаярышу гына була. Аны без үзебез генә аңлыйбыз. Ул сөйләм, бигрәк тә чит җирләрдә озаграк торып кайтсаң үтә тансык тоела. Кинәнеп, кирәк-кирәкмәгән җирләрдә дә төрле төртмә сүзләр кыстырып сөйләшеп, җаныңа бетмәс-төкәнмәс адреналин аласың.
Бу юлы да классташымны очратып, безнең бакча артындагы, өелеп куйган усак бүрәнәләре өстендә озак кына сөйләшеп утырдык. Үзе танып дәшмәсә, танымый да идем әле аны. Мунчадан чыгып, чәчләремне туздырып аткан килеш, кичке эңгер хозурлыгында йөзәргә, татлы һавадан ләззәт эчәргә, арт таллыктагы сандугачның сихри тавышыннан исерергә, дип ялгызым гына төшеп утырган идем.
Кече елга буе, гадәттәгечә, миңа меңләгән чиркиләрен безелдәтеп кенә сәлам бирде дә, берни булмагандай, ботакларын-ботакка, иякләрен ияккә куеп гәп саткан карт талларының әңгәмәсенә игътибарын күчерде. Кычытканнар белән кочаклашкан кылганнар да җылынып йокыга изрәгәннәр. Көндезге шаян, хисле җилнең шаяруыннан арынган үләннәр, ниһаятъ, тузаннан тазарынып битләрен юганнар да, керфекләрендә эленеп калган су тамчыларын җемелдәтеп миңа елмаялар. Сандугач сызланып, кыска гомерле мәхәббәте турында зарланды. Саз бакалары аның зарлануын өнәми, сөюнең үзләренең иксез-чиксез сазлыклары кебек киң һәм иркен булырга тиешлеген исбат иттеләр. Әнә, бөдрә чәчләрен ыспай гына бер якка... Бәй, кем бу? Минем шушы татлы, шигъри уйларымны ерткычларча бүлдереп, таллык артыннан бер атлы күренде. Хисләнеп утырудан кысылган күзләремне түгәрәкләндереп карауның да файдасы булмады. Һич ни аңламыйм. Кайдан чыккан ковбой бу? Чабышкыдай матур атка атланган, төптөз гәүдәле, горур күтәрелгән башына батырып киң кырлы эшләпә кигән, әллә нинди чуклы-чуклы кожан курткалы, сазлыкта кия торган зур резин итекләрен тез башларына тиклем сызганып куйган, ап-ак, матур йөзле, кем бу? Башымнан зырылдап әллә нинди уйлар, әллә никадәр әдәби персонажлар үтте. Дульсинеясын эзләп йөрүче Дон Кихотмы бу, мин әйтәм, безнең таллыкта адашкан? Әллә, гомере буе тилмереп, мине эзләп йөрүче принцмы бу, дим?
- Һәй, исәнме, Лира, кайттың мени? Карале малай, сине күрер көннәр дә бар икән, авызыңа төкерим, - дип, ковбоем елмаеп миңа табан килә башлады.
Әй, чукынчык, нәмәдәй атлы казак дип торам! Үзебезнең классташ, күрше авыл малае Муса бит бу! Күрешмәгәнгә егерме еллап вакыт узган шул, танымассың да. Шулай, аның белән сөйләшеп киттек. Муса да атыннан төшеп бүрәнә өстенә кунаклады. Көтүеннән үгезе качкан, шуны инде икенче көн эзләп йөрүе икән. Ул да бераз ял итеп, үткәннәрне искә төшереп утырдык. Киткәннәрне, кайтканнарны, үлгәннәрне, хасталарны барладык. Шушындый очрашуларда, берәр саллырак кызык хәлне искә төшереп узмый, һич булмый бит ул. Андый кызык бу юлы да табылды. Безнең ике авыл балаларын берләштерүче мәктәп булганга, сүз гел шул тирәдә генә әйләнгәләде.
- Хәтереңдәме, бер, ничәнче еллар булгандыр инде ул. Без, шул тугызларда укый идек микән, Кәрим абый бар мәктәпне линейкага җыеп, төнлә белән ниндидер бик каты шартлаудан уянып киттем, дип сөйләп эчне катырган иде, хәтереңдәме?
Хәтерләмиме соң? Бүгенгедәй күз алдымда.
... Без барыбыз да аптырашып, тынып калдык.
– Торып урамга колак салам, әйбит, - дип сүзен дәвам итте директор - Мәктәп ягыннан аталар! Тиз генә торып киендем, капка төбенә чыгып ташландым карга. Шуышып барам, әйбит, барам. Туктап тагын тыңлап торам. Туктамасмы, ату дип өмет итәм. Юк, әйбит, туктамыйлар, аталар. Чынлап сугыш башланган икән бу, димен. Алай да барам алга. Мәктәпне әйбит, күрәләтә дошман кулында калдырып булмый бит, ыслушай. Шуышам, шуышам, әйбит. Җиттем мәктәп почмагына. Туктап тыңлап торам. Әһә, мин әйтәм, башлангыч хәрби хезмәт кабинетында аталар. Җиткәннәр икән дошманнар, мин әйтәм, урынына. Шуышып килеп җиттем мәктәп ишеге төбенә, әйбит. Мәктәп ишеге шар ачык, ә тышта кырык градус салкын, әйбит. Җөръәт итеп башны тыктым ишек тишегенә, коридорда адәм заты күренми. Ату туктамый, мин якынайган саен көчәйгәннән көчәя, әйбит. Әһә, минәйтәм, сизеп алдылар дошманнар, мин килгәнне!. Бераз куркып калдым, ну бирешмим. Беткән баш беткән, минәйтәм. Аяк очларына басып, стена буйлатып кына җиттем бит бу кабинетка. Тагын туктап тын алдым, әйбит. Күңелемнән бар күргән-белгәннәр белән бәхилләшеп, әфсен-төфсенне әйтеп ишек тоткасына үрелдем... Ишекне ачсам, – дип директор, сөйләвеннән туктап, йөзендәге бер мускулын да селкетми, көлемсәр күзләре белән генә кашында торучыларның барсын да айкап чыкты. Ни көтәргә белми, беравык, линейкадагылар да өнсез тордылар. - Ишекне ачсам, бөке борын Махиянов белән маңка танау Хөснияров парталар өстендә әбәкле уйныйлар!”
Директор тынып калды. Кинәт, кайдадыр якында гына күк күкрәгәндәй булды. Һәм, ниһаятъ, барсы бер селтәүдә кырып салгандай, беравыздан кычкырып көләргә керештеләр. Директор сүзенең тәэсиреннән канәгатъ иде.
- Махиянов, энем, чык монда, әйбит. Хөснияров, әйбит, син кайда, энем? Кил, кил, әйбит, монда.
Шуннан, бу ике көзге әтәчкә яхшылап, бөтен линейка алдында тәрбия сәгәте бирелде. Малайлар шунда ук, мәңге алай иртә мәктәпкә килеп утырмаска, тәртипле булырга, мәктәп эчендә әбәкле уйнамаска дип антлар иттерелде һәм шуның белән линейка таратылды. Кыңгырауны кулында кысып, шуны гына көтеп торган җыештыручы апа, ашыга-кабалана аны уңлы-суңлы каккаларга кереште. Дәресләр башланды.
Хәерчегә җил каршы, дигәндәй, кәефе юк чакта, беренче дәресе дә аның безгә туры килде бит!
Менә, гадәттәгечә ишек ачылып китте, һәм иң алдан керүче кара калын портфельнең почмагы да күренер-күренмәс директорның карлыккан тавышы ишетелде:
- Зиннатуллина, бас. Утыр, әйбит!
- Низамутдинов, бас! Утыр!
- Хәлимуллин, бас! Утыр!
- Вәлиева, бас! Утыр!
Һәм шулай күңеле булганчы.
Ул, фамилияләрен атаган балалар ягына борылып та карамый, өстәл артына узып портфелен бер кырыйга җайлап куйды да сыйныф җурналын ачып җибәрде.
- Тәк, Зиннатуллина, китер тәбелеңне! Низамутдинов, Хәлимуллин һәм башкалар, кемнәр бүген өй эшләрен эшләмәгән, китерегез тәбелләрегезне! Кемнәр әзер, дәфтәрләрегезне ачып куегыз.
Сыйныф бүлмәсендәге авыр тынлыкны һичбер нәрсә боза алмады. Балаларның берәмләп дневникларын тотып өстәл янына килеп, үз чиратларын көтеп, дневник битләрендә капшанулары да, утырып калганнарның кыштырдап дәфтәр битләрен караштыргалаулары да. Бу куркыныч тынлыкта, хәтта, чебен дә очарга шүрләп, тәрәз ярыгына кереп кысылган килеш, сыңар канатын да чыгармады.
- Тәк, Вәлиева, кайда тәбелең? – дип, һаман күзләрен дә күтәрми, җурналдагы икелеләрен барлады директор.
- Дневникны мин онытып калдырганмын.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Жимчәчәк - 08
  • Parts
  • Жимчәчәк - 01
    Total number of words is 4263
    Total number of unique words is 2216
    35.3 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    57.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 02
    Total number of words is 4333
    Total number of unique words is 2111
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.5 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 03
    Total number of words is 4237
    Total number of unique words is 2118
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.8 of words are in the 5000 most common words
    59.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 04
    Total number of words is 4275
    Total number of unique words is 2148
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    49.8 of words are in the 5000 most common words
    57.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 05
    Total number of words is 4236
    Total number of unique words is 2257
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 06
    Total number of words is 4169
    Total number of unique words is 2251
    34.9 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    57.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 07
    Total number of words is 4286
    Total number of unique words is 2229
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    50.1 of words are in the 5000 most common words
    58.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 08
    Total number of words is 4320
    Total number of unique words is 2139
    35.5 of words are in the 2000 most common words
    50.4 of words are in the 5000 most common words
    58.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 09
    Total number of words is 4300
    Total number of unique words is 2107
    37.1 of words are in the 2000 most common words
    51.3 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 10
    Total number of words is 4219
    Total number of unique words is 2235
    34.9 of words are in the 2000 most common words
    48.9 of words are in the 5000 most common words
    56.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 11
    Total number of words is 4239
    Total number of unique words is 2194
    35.9 of words are in the 2000 most common words
    51.8 of words are in the 5000 most common words
    60.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 12
    Total number of words is 1421
    Total number of unique words is 809
    46.4 of words are in the 2000 most common words
    61.3 of words are in the 5000 most common words
    68.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.