Latin

Жимчәчәк - 04

Total number of words is 4275
Total number of unique words is 2148
35.7 of words are in the 2000 most common words
49.8 of words are in the 5000 most common words
57.8 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Андый мөдирләр яңгырдан соң котырып үскән чебен гөмбәләре сыман адым саен бит инде, нәрсә кирәк-кирәкмәгәнгә дә чокчынып тора инде бу дип, мыек астыннан гына көлеп утырасыздыр, беләм. Тик, бит, уйлана башласаң, сорау артыннан сорау туа. Ничә буыннар буе Гүзәл татар кызы дип үсендергән кызлар, бүген килеп шундый ук Гүзәл булып калдылармы? Нинди хисләр белән тулганнар алар бүген? Ну, инде, эмансипация нәтиҗәсе, аннан бер кайда да качып булмый, диярсез. Килешәм. Тик нәтиҗәсе нинди соң? Ирләребез ташлый, балаларыбыз чит тибә, җаннар буш, тәннәр ләззәт тоймый, алай гына да түгел, киштә-киштә кияүгә чыгалмаган кызлар, аналары ташлаган балалар, исерек ирләр – менә шушыны теләдекме соң без? Шушы бәрабәргә төшкән ирек кирәк идеме соң безгә? Әйе, традиция буенча безне бәйрәм саен олылыйлар, күтәреп күкләргә чөяләр, сөю сүзләрен яттан сөйлиләр, тагын әллә ниләр. Тик ул, әле генә мин санап киткән нәрсәләр ихласлыгын күптән җуеп, әнә шул кысыр традиция генә булып калганын аңлыйбызмы соң без? Әкияттәге игелексез ялкау кыз чәчләреннән сөйрәп арт санына тибә-тибә мунчага алып барган убырлы карчык хәленә калдырдык түгелме соң ул эмансипациябезне? Әкияттәге кебек ул да үчен алыр бит. Тик, миңа калса, аның кара елан тулы затлы сандыгы күптән инде безнең арбабызның түренә менеп кунаклаган. Шушындый якты киләчәкне теләдекме соң без?
Язу өстәлемдә әдәби китаплар чәчелеп киткән. Барсында да хатын-кыз язмышы, барсында да гыйбрәтле язмышлар... Күрсәт йөзең, әй сылуым, багыйк серле йөзеңә... Ау-у-у-у-у! Кайда сез, хәзерге заман Сөембикәләре, Нурсолтаннары, Остазбикәләре... ? Кайда сез? Ишетәсезме безне? Ишетмиләр! Хәер, кайдан ишетсеннәр соң, әнә бит эшләре тыгыз... кайсы бала коляскасы этеп маташа, интегә бахыр, чөнки куллары буш түгел-берсендә сыра, икенчесендә сигарет; кайсы әнә безнең мөдиребез шикелле хезмәткәрләрен мыскыллап җикереп маташа; кайсылары әнә базарда, күзен дә йоммый урлый, талый; кайсылары шикле авантюралар кора; кайсылары әнә панельдә тора; кайсылары әнә үтерә. Ашау, эчү, ярату, кичерү кебек үк, үтерү сүзе дә, гадәти һәм якын булган чорда хатын-кыз башкача була аламы? Илаһилык һәм Бозыклык... Бәлки гасырлар буе аңларга, ачырга теләгән хатын-кызның Бөек Серлелеге дә – шушы ике төшенчәнең аның калебендә һәрчак янәшә яшәүендәдер (о, гафу итегез!)?
Әйе, кызлар, бик күп мутацияләр үтеп, шушы чорга иң яраклашкан форма чыгарып, ниһаять эволюциянең иң соңгы этапына җиткәнбез түгелме? Сират күперен үтеп, яңа баштан башлау теләге уянмадымы сездә?

Планерка тамашасы башланып, барлык хезмәткәрләр дә кереп утыруга, канәгать йөз белән сүзсез генә барчасын да күздән кичереп чыкты да, башларын иеп, кинәт кып-кызыл булып шешенеп киткәнен яшерергә теләгәндәй, йөзен учлары белән каплап бераз сүзсез торды мөдир.
- Миңа оят, җәмәгать, - дип сүзне башлады ул, гадәттәгечә. – Күрәсезме, мин кып –кызыл. Чөнки миңа оят. Миңа оят, үземдә шундый аңгыра, надан хезмәткәрләр эшләгәнгә,дип, күзләрен күтәрми генә, ручкасын бармак очларында әйләндергәләп сүзен дәвам итте ул. - Соң, күпме әйтәм, килеп керүгә үк бер кат бар дөньяны тикшереп чыгарга кирәк дип. Кайда кәнфит кагәзе, кайда тәмәке төпчеге аунап ята.
- Гөлфия Кашфулловна, кайда кәнфит кагәзе, кайда тәмәке төпчеге? – дип, гаҗәпләнеп мөдирне кабатлады хуҗалык эшләре буенча урынбасар.
- Урамда, чыгып бер генә күз сирпегез әйләнә-тирәне.
- Урам себерүчеләр әле җыештырып та бетермәгән.
- Кирәк түгел миңа урам себерүчеләр, - дип, мөдир, тагын үзе сөйләгән бу бик мөһим сүзләргә әһәң бирү өчен, тирән сулап креслосына терәлә төшеп, утыручыларны тагын бер күздән кичереп чыкты. – Сез, кайда карыйсыз? Шушы мәгърур бинада эшлвегез белән горурланыра тиеш сез, ә түгел инде кул кушырып урам себерүчеләрне көтеп торырга. Уйламаганда гына “глава” килеп керсә, мин нәрсә дип акланырга тиеш?
- Керсен, бар җирдә дә тәртип бит, Гөлфия Кашфулловна.
Без дә урам себерергә чыгыйк мени инде хәзер, әле эшләгәненә дә тиен акча алабыз.
- Акча. Акчаны әнә Ефим Мироновичтан сорагыз. Ничә тиен калдыра ул безгә концертыннан соң? – директор сөйләүеннән тукталып калды. Кемнең күпме хезмәт хакы алганлыгы турында, гомүмән, сөйләшергә яратмый иде ул. Аннары, ул калын күзлекләре аша карашларын бик мәгънәле итеп нәкъ каршысында утыручы хезмәткәренә төбәп торды.
- Зилә Булатовна, мин сезне кисәтеп куям, сезнең эшегез касса буенда тыкшынып йөрү түгел, борыныгызны сузып анда күпме билет, ничә сумнан сатылганын сорашып йөрмәгез. Сезнең эш әнә тамашачыларны каршы алу, урнаштыру һәм концерт вакытында ишек төбен саклау. Беркем йөрергә тиеш түгел тамаша вакытында.
- Безнең тамашачы әле әзер түгел моңа. Тәрбияләнмәгән. Аннары, кайсылары балалар белән киләләр. Төрле моментлар була, ничек, чыкмыйсыз, дип каршы төшә алам инде мин? - дип аңлата башлаган иде Зилә Булатовна.
- Тәрбияләгез! Ник тәрбияләмисез? Дилбәр Султыевна, Зилә Булатовна булдыра ала торган эш түгел бу. Үзегез тотыныгыз, пожалысты. Кабатлап әйтәм, сез кассага бер отношение дә иметь итмисез. Мин сезне ул вазыйфадан азат итәм, Зилә Булатовна. Сезнең эш тамашачылар.
- Соң бит һәр хезмәткәрнең закон буенча...
- Зилә Булатовна, закон сезгә мин! Кем сезне эшкә алды һәм хезмәт хакы түли? Минме?
Зилә Булатовнаның дәшми торуы охшады ахрысы, мөдирнең йөзенә тагын нур сирпелде. Олпат директорлар шикелле үз сөйләгәненә ышанып һәм ышандырырлык итеп сөйләшә белүе аны тагын да үсендереп җибәрде.
- Минем карардан башка бер кем, бер эшкә тыгылмый, аңлашылдымы? Пресса белән аралашмыйсыз, минем рөхсәттән башка бер чит-ят кеше дә залга керергә тиеш түгел. Сезнең өчен миңа соңыннан җавап бирергә туры киләчәк. Зилә Булатовна, кичә нинди балалар көтүе керткән идегез? Кем рөхсәт итте? Нинди башбаштаклык бу? Коридор буйлап ыргып-сикереп йөриләр: алар кырган, ваткан әйберләр өчен кем җавап бирә? Колхоз клубы дип уйладыгыз мәллә? Ул бу була калса зарплатагыздан чигерәм, белеп торыгыз. Бу сезгә беренче выговор дип кабул итегез.
- Шул тиклем тәртипле тоттылар үзләрен, сәхнәгә менеп белгән шигыръләрен сөйләделәр, матур экскурсия оештыруда булышлыгыбыз өчен мең рәхмәтләр әйтеп китергә җыенган балаларны әти-әниләрне белән бергә шундый ямьсез итеп куып чыгарттыргансыз.
- Нәрсә сез, әле сәхнәгә дә менделәр мени? Сез беләсезме соң анда ничә сумлык аппаратура торганын? Синең төшеңә дә кермәгән бит ул акчалар. Кем вы себя возомнили?
Җыелыш вакытларында “Ярар, Гөлфия Кашфулловна... ”,
“Эшләрбез Гөлфия Кашфулловна... ” дигән фразалардан башка бер нинди артык сүз кушылмавына игътибар иткән иде инде ул. Монда гел мөдир генә кинәнгәнче чыгыш ясый. Баштарак бу хәл мәзәгерәк булып, зыянсыз кебек тоелса да, үзенең сүз кыстырып утыруларының нәтиҗәләрен озакламый күрә дә башлагач, бик үк кызык булмый башлады.
- Кемгә нәрсә белән шөгылләнергә икәнен мин үзем билгелим. Я принимаю решения, я, и больше никто! Аңлашылдымы?
Кечкенә куллары белән мөдир шап итеп өстәлгә китереп сукты да беразга тынып калды.
- Гомүмән, без халыкка хезмәт итүчеләр... Без үзебез турында, үзебезнең шәхси тормышыбыз турында онытырга тиешбез,дип, роленә яхшы ук кереп, ни турында сөйләгәнен дә онытып, рәхәтләнеп революцион лозунгларга күчте мөдир. - Әгәр дә без, үзебезнең кечкенә хезмәт хакыбыз турында уйлап утырсак, халык безгә гафу итмәячәк...
Хезмәткәрләр, дәшми-нитми, тын гына берберсенә карашып авыз читләрен генә кузгатып, елмаешып утыра башладылар.
- Бер рәткә өчәр кат билет сатыла, Гөлфия Кашфулловна. Миңа кассага керергә ярамагач үзегез хәл итегез.
Сүзен бүлдергәнгә кәефе кырылып мөдирнең йөзенә тагын кызыллык йөгерә башлады. Дәшми генә тик утыра белмәгән Зилә Булатовнаның сиздерми генә кемдер итәгеннән тартып куйды.
- Урнаштырыгыз, матур итеп, тәмле телегезне җәлләмәгез. Культурно гына итеп. Банкеткалар җитәрлек бит бездә.
Бу турыда башкача сүз куертып тормады Зилә Булатовна. Аңа калса, чукынышып китмиләрме шунда... Билетларга мөһер дә, баш хисапчы кулына эләкми, мөдир кабинетында гына сугылып, кассага төшерелә торган булды. Оприходовать ителмәгәч иң кыйбатлы урыннарга иң югары бәя белән сатыла да, отчет кәгазъдәрендә бәясе төшерелеп күрсәтелә. Тикшерүче, кулына сугучы юк. Шәһәрнең мәдәният бүлеге башлыгы белән яхшы килешәләр, гади тел белән әйткәндә бер табактан ашыйлар. Үзенә дә яхшы гына өлеш чыккач, авызы шуның белән каплана иде башлыкның. Аннары, кем-кем, ә җитәкче ир-атлар алдында мөдирнең тулы, матур аяклары искиткеч оста бииләр иде...
- Зилә Булатовна, сез гомүмән, эшкә салкын карыйсыз. Әйдәгез әле сөйләп китегез, менә бүген ни эшләргә өлгердегез?
- Сез бит үзегез кушканны гына башкарырга дидегез. Сез бит әле миңа күрсәтмәләр бирмәдегез. Комачаулыйм, күрәсең, мин сезгә...
- Юкны сөйләмәгез, Зилә Булатовна, сез миңа нәрсә белән комачаулый аласыз? – урынбасарының тел төбен яхшы аңлады мөдир. – Мине монда ниндидер кырын эшләр белән шөгыльләнә дип уйлыйсыз инде. Сезнең үзегезнең эшлисегез килми бит, теләгегез юк сыман тоела миңа. Әнә Дилбәр Султыевнадан үрнәк алыгыз, эшли белә бит кеше.
Зилә Булатовна елмаеп куйды.
- Гөлфия Кашфулловна, сез бер дә борчылмагыз, бар да яхшы булыр, бар да вакытында эшләнер, - дип канатланып сүзгә кушылып китте Дилбәр Султыевна. – Мин распоряжениеләр бирдем. . ,дип, юк эшен бар итеп тетелдәп алып китте ул.
Теле телгә йокмады.
Дилбәр Султыевна бу бинада беренче ел гына эшләми иде инде. Күп директорлар күреп, берсеннән дә алдаттырмый да тоттырмый да торган булып, шомарып бетеп, бу директорның да үзенә аударырлык йомшак ягын тапканга, үз байлыгым үземә җиткән дип шапырынырга яратса да, кергән “малдан” аңа да тама иде, әлбәттә. Беркемгә белдермәгән, ачмаган үз серләре, үз планнары булып, яңа урынбасарга карата булган мөнәсәббәтне мөдир белән уртаклашып, аңа кушылып астыртын гына бик күп эшләр башкарса да, өмет иткән нәтиҗәләре Гөлфия Кашфулловнаныкыннан аерымалы һәм башка буларак, мөдирнең үзенә үк каршы төбәлгән иде.
Гомүмән, бу бинада эшләгән һәр кеше үзенчә астыртын гына ниндидер “мөгез чыгарырга” маташып, ул астыртын эшләргә гаять зур тырышлык һәм осталык салып башкарылганга күрә, моны һич бер кем белми, сизми дип ышану кебек сыйфат хас иде. Балык башыннан чери диләр, кем чанасына утырасың шуның җырын җырлыйсың дию хактыр. Шуңа күрә, моның ише җыелышларда күтәрелеп-бәрелеп дөреслек исбатлап торуга караганда, дәшми-нитми генә утыруны кулайлырак күрәләр иде.
- Җәмәгатъ, без бит шәхесләр, - дип алып китте тагын мөдир. Ярата иде ул бу сүзне. “Мин шәхес, без шәхес... ” аның оялуны белми торган авызында еш әвәләнә торган сүзләр иде ул. - Зилә Булатовна, сез үзегезне шәхес итеп тоясызмы? Менә мин шәхес, ә сез? Минемчә юктыр. Чөнки үзен шәхес итеп тойган кеше бервакытта да җыештыручылар, вахтерлар белән авыз җәеп сөйләшеп тормыйдыр. Нинди уртаклыгыгыз бар соң сезнең алар белән? Аптырыйм мин.
- Шәхесләр вахтер һәм җыештыручылар белән сөйләшергә тиеш түгел мени?
- Үзен рухи яктан бай һәм биек дип санаган кеше кара халык белән уртаклашу түбәнчелегенә төшәргә тиеш түгел дип уйлыйм мин. Кайчан өйрәнәсез үзегезне шәхес итеп тотарга?
Гаҗәпләнүдән авызлары ачык калды Зилә Булатовнаның. Менә сиңа мә, менә ишетмәсәң ишет! Җүләрләр йорты түгелме соң бу? Ярдәм сорап, аптырау тулы йөзләрен бүлмәдә утыручы хезмәттәшләренә күчерде Зилә Булатовна. Карашы тукталган һәрберсе, сиздерми генә, мимик ишарәләр ясап, әле ишетәселәрең алда дигәнне белдерәсе килеп, кашларын, күзләрен сикертте. Бу тамашадан башкача тыелып торыр әмәлен тапмый, Зилә Булатовна буылып көлергә кереште... Шуның белән планерка бетте! Мөдир аны күзгә-күз сөйләшүгә калдырды!
Сез инде, кара җитәкчесе нык ук бәйләнә, бу урынбасар бик көенәдер дип уйлыйсыздыр. Һич юк! Чөнки, нәкъ шушы, төкерекләрен чәчә-чәчә мөдире үзенә нотык укып утырган вакытта, Зилә Булатовна бөтенләй башка нәрсә турында, дөресерәге, ул инде күптән Гөлфия Кашфулловнаның тырпаеп, башын аңа таба борган саен селкенеп, сәламләп торучы төссез чәчләренә карап, сигезенче мартка, үз чәчләрен нинди төскә кертәчәген, нинди фирма буяуын кулланачагын, нинди прическа һәм кемнән ясатачагын кузаллап, фикерләп утыру белән мәшгүль иде инде.
Планерка вакытында көлеп җибәруе дә, бер дә үзенең мөдирен мыскыллыйсы килгәннән, хәтта аның үзен мыскылларга маташуына үч итеп тә түгел иде. Ул бу турыда уйламады да. Аңа бары тик мөдиренең көн буе, тегеңә-моңа бәйләнеп чәбәләнүе, тозлы-тоссыз сүзләре, һәр планерканы үзенә бер мәзәк тамашага әйләндерү осталыгы, ахыр килеп, тулы бер зур акаюдан гына торган йөзләре, көн дә салмый кия торган җилкәләреннән салынып торган эч пошыргыч көрән блузкасы өстенә, күзен дә йоммый үзен Шәхес дип утыруы, аңа чынлап көлке булып тоелды. Белемле кеше буларак, ихтимал, аны көлдерерлек башка сәбәпләре дә булгандыр, тик бу коллективта андый тирән уйларга урын да юк һәм кирәге дә юк иде. Менә шул гына. Бу инде урынбасарның шушы бина мохитына яраклаша башлауның бер билгесе булгандыр, ихтимал.
Үзенә килгәндә, Зилә Булатовнаның да алардан артыклыгы юк иде кебек. Гөлфия Кашфулловна кебек үк шул ук шәһәрдә яшәп, шул тирә кешеләр белән аралашып, җыеп кына әйткәндә шул ук казанда кайнаган кеше. Бер –берсенә каршы куеп чагыштырып, менә монысы яхшырак, ә әнә тегесе начарырак та дип әйтүе авыр булыр иде сыман. Дөресен әйтергә кирәк, монда җимертеп эшләп йөрер өчен аның бөтен мөмкинчелекләре бар иде: тәҗрибәсе, акылы, тырышлыгы, үҗәтлеге, тагын башка уңай сыйфатлары. Тик аларның бу эшендә һич кирәкмәгәнен аңа бик тиз аңлаттылар.
Бу, ике арада йөзгән айсбергның өске өлеше генә иде әле. Күзгә күренми торган, аста тагын нидер барлыгын, аның гаять тирәндә икәнлеген мөдир дә, хәтта, үзен бик зирәк һәм акыллы дип ышанган Дилбәр Султыевна да әллә кайсы тирән тойгылары белән тойдылар, тик аңламадылар. . Беренчесеннән аермалы буларак, гаиләсе, ә икенчесеннән аермалы буларак балалары булганга, шушы анда булып, үзләрендә булмаган әйберләр шул айсбергның мөдир белән Султыевна басып торган ягын рәхимсез салкын суга авыштырып, ә Зилә Булатовна торган ягын, ничектер өскәрәк күтәртеп торган кебек булуы аланың күңелләрендә ниндидер аңлашылмый торган курку хисе уята иде.
Зилә Булатовнаның карашында, ихлас көлүләрендә, гадилегендә, үзенә җәлеп итеп тора торган җылылыгында, аларны куркуга салырлык тагын ниләр укыла иде соң? Эшнең асылы да, әлеге дә баягы, баш җитмәслек әллә нидә дә түгел, ә бары тик ярата белүдә иде. Юк, юк, каршы җенескә карата булган язгы күкрәү кебек күкрәп кереп газапларга салып, шулай үк күкрәп китеп тә бара торган кыска гына гомерле ярату түгел. Ә ходай тарафыннан бирелеп, хатын-кызда тамырланып үсеп, җанын җылырак, күзләрен нурлырак, тавышларын ягымлырак, кулларын кайнарырак, ә үзен тагын да гүзәлрәк итә торган, үзенә терәк булырдай ирен, шул үзенә мәңгелек пар иткән иреннән тапкан газиз балаларын гына түгел, ә җылы кочагына бар җиһанны сыйдырырлык, үзенә ниндидер мәртәбәлек, илаһилык биргән, яратыр өчен туган Җир кызы яратуы турында иде сүз. Гөлфия Кашфулловнада да, Дилбәр Султыевнада да ул юк иде, яшәми иде ул алар күңелендә. Кайчандыр яралган булып, әллә нинди мең төрле сәбәпләр аркасында үсеп,сарыф ителә алмый, тупасланганнан-тупасланган да, кара бер төер булып күңел төпләренә ятып калган. Тын гына ятса бер хәл, кузгала, сызлый бит ул, яратып –яратылып яшәгәннәрне күралмаска мәҗбүр итә дә, күрә алмыйча талган күзләргә калын күзлекләр кидертә. Һәр көн, күзләренә күренгән саен Зилә Булатовнаның тыныч та, көләч тә, нурлы да йөзе ирексездән аларның әнә шул төерләрен кузгатты, кимсетте, теге айсбергның бу ягын тагын да ныграк батырып, ул торганын һаман да өскә калкытып, Ирек статуясы шикелле һаман биеккә күтәрде.
... Шул ук көнне, әле генә өстә тасвирлап киткән хәлләрнең астын-өскә китерердәй вакыйга да булды. Мөдирнең бердәнбер кызы, бик авыр диагноз белән хастаханәгә эләкте!
Бина эченә гомер булмаган тынычлык урнашты. Әйтерсең, ул һәрвакыт шулай тын гына тоган да торган, бернинди тавыш-гаугалар да, хәтта концертлар да булмаган.
Мөдир үзендә иде. Ул көн буе үз кабинетыннан чыкмады. Эш белән килеп кергән очракта да, биргән сорауларга гади генә беркатлы җаваплар биреп озатып, өстәле артында кулын кушырып, бер ноктага төбәлеп тик утыра бирде...
Көн кичкә авышкан иде инде. Ниндидер көчле шартлауны көткәндәге кебек, киеренкелектән сискәндереп, телефон шалтырады.
- Зилә Булатовна, бире керегез әле.
Зилә Булатовна кабинеткаа килеп кергәндә ул, һаман шул рәвештә утыра иде әле. Мөдирне танырлык түгел иде. Әйтерсең, ул, ниндидер мавыктыргыч зур тамашада уйнап туктап, әле яңа битлеген генә салган да, шул ыгы-зыгыдан туеп бүлмәсенә кереп бикләнеп, туктап калган. Әле костюмнары да, паригы да салынмаган, әле үзен-үзе карарга да өлгермәгән, арыган, йончыган...
- Ну, ничек анда обстановка?
- Бар да яхшы. Бар да әзер.
- Сез мине үзегезне күралмый дип уйламагыз. Сез бит шулай уйлыйсыз, әйе бит.
Зилә Булатовна эндәшмәде.
- Юк, сез дөрес уйламыйсыз, сез миңа бик ошыйсыз. Сез миңа килгәч тә ошадыгыз... Сезнең бар да әйбәттер бит, гаиләгездә дим?
- ...
- Болай гына сорыйм инде... Сез дөрес эшлисез, балаларга якынрак булырга кирәк...
Нәрсәдер әйтәсе килә иде аның! Тик нәрсәдер, әлеге дә баягы теге төереме, аңа, бик теләсә дә, эчендәгесен ачып бирергә мөмкинчелек бирми иде. Ул тагын туктап калды.
- Менә мин гомер буе ат кебек чабып йөрдем инде, эш дип... Кызым миңа карата үпкә белән үсте... Ул бит минем берәү генә...
- Мин аңлыйм сезне.
Ул башын гына какты.
- Хәзер ничек кенә ярдәм итергә теләсәм дә, аңа кирәк түгел инде. Аңа башка нәрсә кирәк булган шул...
Әллә, ниһаять аңлады микән ни? Зилә Булатовна ышанырга да әзер иде инде, аның хәтта җитәкчесен кызганудан күзләреннән яшьләре дә чыккан иде... тик, шушы хәлдән соң, ике сәгатъ тә үтми мөдиренең, тузынып килеп, вахтадагы Тамара Сергеевнага акаеп, сүзсез генә ачкычын атып чыгып киткәнен күреп калды да, аңлады... Ялгышканын аңлады. Тамара Сергеевнаның үзенә төбәлгән өнсез карашына җавап итеп, җилкәләрен генә сикертеп куйды да, борчулы йөзен биек тәрәздиварларга борды.
Ә тышта кояш елмая. Елмая... Җил - давлылларга, кара калын болытлар куалап китергән салкын яңгырларга да карамый бары тик җылы итеп елмая да елмая. Күпме көч һәм көдрәт аның бу, бар тереклек мохтаҗ, елмаюында! Кешеләргә дә бу сыйфат тикмәгә генә бирелмәгән бит. Дөньяның асылы да шулай гади генә, без уйлаганнан күпкә гадиерәк түгелме?.

БИЕКЛЕК
(ностальгия белән)
Бала чакта зәңгәр күккә карап,
Бармы синең уйга батканың?...
Әнгам Атнабаев.

- Әнкәй, ә Җир шарын сатып алып буламы?
- Юк, кызчыгым.
Әнисе кызына сөеп һәм сокланып карады.
- Ә нишләп? Бу дөньяда бар нәрсә дә сатыла дисең ич.
- Җир берәү генә.
- Ә ул зурмы?
- Зур.
- Ничек зур? Безнең авыл кадәр ничә авылны кушсаң Җир кадәр була?
- Ай, белмим кызым.
Әнисе тагын елмаеп куйды.
- Барыбер, якынча күпмегә сатып алып булыр иде?
- Нигә алай борчыласың әле ?
Әнисе, борынын мышкылдатып караватында йөзтүбән ятучы кызының чәчләреннән сыйпады.
- Кичә апа китап укыды. Атом бомбасыннан үлгән кыз турында... Нигә торналарны шулай күп ясадылар икән ул әйеме? Ул кыз барыбер терелми ич инде.
Кызчык авыр сулап йөзләрен борды да, мунча артындагы үзләре күптән түгел генә җирләгән үрдәк бәбкәсенең каберлеген исенә төшерде. Таптап китмәсеннәр өчен, тал чыбыгын ваклап, чардуган да корып куйдылар. Кабере өстенә “Яраткан Йомшакка Энҗе һәм Чулпаннан”дип язу да калдырдылар. И елады апасы. Ул да елады, тик күбрәк апасын кызганып елады бугай.
Әнисе һаман елмаеп аның чәчләреннән сыйпады.
- Үскәч барысын да белерсең. Юк белән башыңны катырма.
- И, мин озак үсәм ич ...
Ул, торып, яңа өйнең яңа гына буялган идәнендә кечкенә дымлы эзләрен калдырып, өй алдына чыкты. Кояш төшкелеккә күтәрелгән иде инде. Ерактан, лерт-лерт килеп, мотоцикл тавышы килде. Кай арада, әле яңа гына куян оялары янында маташучы апасы лапас башына менеп тә баскан? Ул да шунда йөгерде. Шундый биек баскычтан менә-менә тирләп чыкты.
- Акба-ба-а-а-ай! Ничек күтең шартлама-а-а-й!
Парлашып бар көчләренә, бар авылны яңгыратып кычкырдылар. Тик салмак кына ләңгелдәгән матай тавышында ишетмидер Акбабалары. Хәер, ишетмәсә дә белә инде ул аларның ни дип кычкырганнарын. Әнә ничек балкый аның түзанлы йөзләре.
Кызлар кабалана-кабалана баскычтан кире төштеләр дә, узыша-узыша урамга йөгерделәр. Хәзер иң рәхәте! Акбабасының Тузигы җылыткан матай лүлкәсендә йортларына тиклем рәхәтләнеп селкенеп керәсе бар бит әле!
- Нәрсә, көнбагышыгызны киптереп ашадыгызмы?
Акбабалары канәгать елмая иде.
- Без аны кич белән лапас түбәсенә җилләргә җәеп калдырган идек. Иртән торуга юк.
Акбабалары күкрәген киереп көлеп җибәрде.
- Кичә дә шулай булды.
Кечкенә кыз Акбабасының тиктомал көлүен аңламады.
- Лапас башына җәйдек дисез инде, вот шельмалар.
Ул тагын рәхәтләнеп көлде.
- Зурнәгез менеп, җыеп төшкәндер. Сез бит аның җыеп куйган кәнфитләрен табып чүплисез.
- Юк, зурнәй анда менәлми.
- Я, мәчегез Катафей Иванычыгыздыр.
- Катафей мичтән чыкмый, Акбабай. Лапас түбәсенә дә менми, яңа өйгә дә күчәсе килми.
Өчесе дә йөзләрен түбән яшереп беравык дәшми тордылар.
- Чыкмый дисез инде алайса, вот шельма, ә?
Акбабалары, кесәсенә тыгылып, зур учлары белән тутырып алып, икесенә дә кыздырган көнбагаш өләшеп чыкты.
- Чыпчыкка җим бетмәс. Анда киптермәгез көнбагышыгызны. Пичтә киптерең.
Вот, җүләрләр! Ничек шуңа башлары җитмәгән диген, ә? Чыпчыклар чүпли бит инде аны! Ничә көн баш катырып йөрделәр: кем чүпли дә, кем чүпли? Ярты чиләк көнбагыш тү-тү, Акбабаларына әйтмәделәр генә. Ачуланмас иде дә ачулануын. Ризыкның кадерен белмәгәннәр дип әрнер генә иде.
Кичкырын үрдәк бәбкәләрен куалап, аяк очындагы суга төшерделәр. Зурайганчы, көненә бер-ике тапкыр гына, шулай суга төшергәлиләр аларны. Елга буендагы, юанлыгыннан кабыгы эченә сыешалмый, икегә ярылып, бер канатын чишмә өстеннән җәеп җибәргән карт талның шул ботагында рәхәтләнеп, Акбабаларының кесәсеннән чыккан җылы көнбагышны чиерттеләр. Дөньядагы иң рәхәт урын бу! Ятып торырга да җайлы булсын өчен ботактан –ботакка сузылган такталарын да үзләре җәйделәр. Кирәкле такталарны алгансыз, дип, бер-ике матурын әткәләре кире алып менеп китте китүен. Ярар инде, болай чабып йөрсәң дә куркыныч түгел. Карт тал бит ул зурнәләре кебек. Ярата ул аларны, егылсаң да авырттырмый. Очып төшә башласаң, ботаклары белән җәһәт кенә эләктереп ала да, йомшак кына, чүлт итеп, чишмәгә төшерә.
- Әкрам Айраты миңа кодагый ди.
Апасы пырхылдап көлеп җибәрде.
- Нишләп?
Нәрсә соң ул кодагый, диясе дә килгән иде, эндәшмәде. Синең белән сөйләшүе дә кызык түгел дип, апасы я тагын сөйләмәс.
- Минем ата куянны сезнең ана куянга илткәч, без синең белән кода-кодача булабыз инде, ди.
- Ы-ы-ы ... Әкрам малае тәртипсез икән алайса.
Апасының матур күкрәк тавышы белән“Бабочка-коробочка, улети на небко. Там твои детки, кушают конфетки. Всем ребятам раздают, а тебе ни одной не дают”дип, әллә кемнәрдән ишетеп кайтып, кат-кат яратып җырлаган такмаган тыңлап, тагын бик озак утырдылар әле. Әллә нинди җыр бу, матур да үзе. Әнкәйләрдән кәнфит кызганып тормыйлар инде, аны үзләре бирә ич алар. Кечкенә кыз авыр сулап куйды. Юк кәнфитне кемнән кызганасаң инде? Бу арада ларукка да кләндил генә китергәләделәр.
- Әйдә киттек.
- Кайда?
- Катафейны чыгарабыз.
- Юк, мин бармыйм, куркам.
- Әйдә дим, карале. Алайса, йөрмисең башкача минем белән.
Борыннарын җыерып кына кечкенә кыз тал өстеннән аска шуышты.
- Акбабай бит көнбагышны пичтә киптерергә кушты, - диде апасы, бушап калган учларын итәгенә сыпыргалап. – Иске өйнең пиче әйбәт бит инде.
- Песи ич анда.
- Ут яккач чыга ул.
Карт песи акыллы иде. Ишек төбендә кызлар күренүгә элеккеге кебек койрыгын чәнчеп аяк асларына ташланмады. Ялт кына итеп мич авызына сикерде дә, чүп-чар арасына кереп тә шылды. Белә ул аларның нигә кергәннәрен.
- Катафейваныч, песекәй, чык инде аннан, матурым. Әйдә, без сиңа тәмле сөт бирәбез.
- Пес,пес, пес.
Кечкенә кызның күзләренә яшьләр эленде. Кара ничек, зур, матур күзләрен мөлдерәтеп карап тора? Ник килми ул алар янына, элеккеге кебек сырпаланып иркәләнми? Минем белән бу өйдә торыгыз үзегез, кызганмыйсыз мени, ди микән? Кызгана ул кызгана иске өен, монда җылырак та, рәхәтрәк тә икәнен белә ич ул.
- Пес, пес, кил монда.
Апасы идәндә торган көнбагышлы чиләген аяклары белән этеп куйды да, иске кисәү таягын алып мичкә тыкты.
- Чык, Катафей, алайса хәзер монда ут ягабыз.
Кечкнә кыз куркынып куллары белән башларын кысты.
- Апа, якма, янып үлә.
- Яна ди, сантый мени ул? Хәзер чабып чыга.
Мич алдындагы кәгазъләр чатырдап яна башлады.
- Кәш, чык аннан, Катафей дим, - дип өзгәләнеп кычкырды апасы.
Тик песи генә, мич авызына чыгарга ашыкмады. Кечкенә кыз, куркуыннан, йөгереп барып иске киң палауай ишекнең артына кереп басты.
Ул вакытта зур кыз бөтен мич алдын ялмап килүче ялкын белән көрәшә иде инде.
- Зурнә-ә-ә-й! Зурнәй! Катафей, песекә-ә-й, чык дим, нәләт!
Апасы кисәү таягын болгап атып, урамга чыгып качканда, палауай ишек артындагы сеңлесенең күлмәк итәгенең дерелдәвен генә күреп калды.
- Кач, әткәй үтерә!. .
... Кич буе эзләделәр. Зурнәләре:“ Дөнья күргән песи бит ул, янмас. Ялкыны да мич авызыннан ары китмәгән иде ”, - диде бит.
Тик эчне пошырып килгән кичке караңгылык, аларның горур мәчеләрен, үзенең тирән билгесезлегенә алып, гаип иткән иде инде. Аннары, уртак кайгыларыннан икесе кочаклашып, мине дә сыендырыгыз, миңа да салкын бит, дигәндәй, яңа өйнең нарат сагызы исе аңкып торган гайрәтле бүрәнәләренә сыенырга тырышып утырган ташландык өйнең караңгы тәрәзәләренә карап, бичара өйне дә, утта янса да, гомере буе күсе-тычканнардан саклаган өен ташларга теләмәгән тугры песине дә кызганып, төн буе елап яттылар. Яшеренгән җиреннән песиләре дә аларны күрәдер дә, үзенең дә якты, яшел күзләреннән мөлдерәмә яшьләр агызып елыйдыр кебек тоелды аларга. Ачык тәрәзәдән туктаусыз яңгырап торган, аяк очтагы күлнең меңләгән бакаларының, кызлар үзләре дә чутлап ятарга яраткан галәм йолдызлары белән, бер-берсен уздыра-уздыра чөрелдәшеп, яшәеш турында фәлсәфә коруларын тыңлап яту да кызык түгел иде аларга бүген...
Иртән иртүк, Акбабалары аларны, зурнәсен һәм тагын бер әбине матаена утыртып, ерак урманга җиләккә илтеп куйды. Чәчәкле болында йөгерә-йөгерә туйганчы җиләк җыеп ашадылар. Зурнәләре килгәндә үк, күңелегез булганчы үзегез өзеп ашарсыз, дип алып килде бит инде. Назланып кына, җибәләй чәчләренә кереп, иркәләнә-иркәләнә искән җил кайдадыр якында гына булган кортчылыктан борыннарына бал исе куды. Мондый чиксез рәхәтлек, тагын кайда бар? Әйтерсең алар үзләре җиләктән-җиләккә кунучы бал кортлары.
- Акбабай көчек бирермен диде безгә, ишеттеңме?
Апасының коңгырт күзләрендә чаткылар биешеп алды.
- Кайчан? Алдама!
Җиләк өзәм дип үрелгән җиреннән туктап, хушсыз калды сеңлесе.
- Амбарда бер эт балалаган. Аласы матур, сезгә биремен диде. Алабай кушырбыз яме.
- Ямьсез ич Алабай. Тырнаклары ак булса, Актырнак кушарга була.
Дус карчыгы белән бар дөньясын онытып, күптән инде тау түбән аякларын салындырып, әллә нинди булмаган хәлләр турында гәпләшеп, әледән-әле шыек-шыек көлгәләп утыручы зурнәләре аларны исенә төшерде:
- Балалар, әйдәң, кортчы бабаңны җиләк белән сыйлап, яңа балыннан авыз итеп чыгыйк бер. Яңгыр җилләре дә искәли, рәхмәт яугыры .
Кызлар шатлыкларыннан, бер-берсен кытыклый-кытыклый чыркылдашып, яннарында гына чәрелдәгән чикерткәнең җырын бүлдереп, үләндә тәгәрәри-тәгәри көлешергә керештеләр. Нинди әйбәт көн бу? Ничек рәхәт бүген аларга!
- Апа, кояшка карале, аның бал ашыйсы килә микән?
- Күзеңне бозасың, кояшка яулык аша карарга кирәк.
Кечкенә кыз, апасыннан кабатлап, зур ак яулыгын җәеп, битенә каплады да, тынып калды.
- Киләдер.
- Ә син кайдан беләсең?
- Соң су эчкәнне, бал гына ялый беләдер. Бал судан тәмлерәк бит.
- Ничек су эчә?
- Соң, яңгырдан соң күлләвекләр кояш чыккач кибә бит инде.
Зурнәй бәрәңге яфракларын да кояш ашый ди бит.
Кечкенә кыз, ярты күзен генә чыгарып, апасына карап куйды. Әллә ниләр белә аның апасы!
- Катафейга да бал бирсәң чыкмас иде микән?
- Яратмый инде ул безне хәзер... Чормада гына ятадыр да бит.
Битләренә япкан яулык кырыйларын күтәргәләп, салкынча җил исеп куйды.
- Әйдә, зүрнәйләр кереп киткәннәр бит инде.
Дәррәү сикереп торып, озын күлмәк итәкләренә буталана-буталана, абына-сөртенә, кортчылыкка чаптылар...
Алар җәяүләп кайтырга чыкканда, яңгыр туктап, кояш, күз яшьләренә коенгандай, эре яңгыр тамчыларына күмелеп утыручы сагышлы яшь каеннарның әле берсенә, әле икенчесенә күчә-күчә колакларына нидер пышылдап балкытып, нурга күмеп китү белән мәшгүлъ иде.
- Апаем, кара, самолет! Кукурузник!
- Аһ-һ-һ...
Бу көтелмәгән яңалыктан, шушы аваз, аның бөтен сулыш юлын каплап алып, башкасына чыгарга мөмкинчелек бирмәде.
Апасы яңа яңгыр чылатып киткән юеш үләнне ялан аяклары белән чәпелдәтеп:
- Әһәһә-ә-ә-ә-ә-ә-ә-ә-ә-ә-й! - дип, ак яулыгын болгый-болгый, алан өстеннән очып килгән самолетка каршы йөгерде.
- Утырт әле-е-е-е-е-е-е-!
- Мине дә-ә-ә-ә, мине дә-ә-ә-ә. Һа-а-а-а-ай!
Алар йөгерешкән аланга тиклем кызларны күреп үртәгәндәй түбән генә очып килгән кукурузник, урманга җитәрәк биеклеген арттырды да, яңа гына күкрәп үткән яшенле яңгырдан соң таралган татлы һавадан ләззәтләнеп утыручы агачларның тынлыгын бозып, үкерә-үкерә ары табан очып китте.
- Кара ничек астан гына оча әйеме?
- Ыһы...
Самолет очып киткәч тә, кечкенә кыз, башларын җилкәсенә каерып салган килеш, тагын озак иттереп, көтүеннән аерылып калган нәни йомшак бәрән шикелле, ялгыз гына күпереп торган ак болытка карап торды әле.
- Утырсаң йомшактыр инде анда... Бер урап кайтырга иде шул болытта.
- Ул пар бит, - дип үзенең олырак икәнен сиздерде апасы.
- Әллә кайда алып китәр әле, Уфага тиклем. Аннан ничек кайтасың?
Кечкенә кыз апасын ишетмәде.
- Безнең авылның кайда икәнен белә ич инде ул болыт. Турысына җиткәч кенә төшеп каласың.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Жимчәчәк - 05
  • Parts
  • Жимчәчәк - 01
    Total number of words is 4263
    Total number of unique words is 2216
    35.3 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    57.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 02
    Total number of words is 4333
    Total number of unique words is 2111
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.5 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 03
    Total number of words is 4237
    Total number of unique words is 2118
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.8 of words are in the 5000 most common words
    59.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 04
    Total number of words is 4275
    Total number of unique words is 2148
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    49.8 of words are in the 5000 most common words
    57.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 05
    Total number of words is 4236
    Total number of unique words is 2257
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 06
    Total number of words is 4169
    Total number of unique words is 2251
    34.9 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    57.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 07
    Total number of words is 4286
    Total number of unique words is 2229
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    50.1 of words are in the 5000 most common words
    58.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 08
    Total number of words is 4320
    Total number of unique words is 2139
    35.5 of words are in the 2000 most common words
    50.4 of words are in the 5000 most common words
    58.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 09
    Total number of words is 4300
    Total number of unique words is 2107
    37.1 of words are in the 2000 most common words
    51.3 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 10
    Total number of words is 4219
    Total number of unique words is 2235
    34.9 of words are in the 2000 most common words
    48.9 of words are in the 5000 most common words
    56.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 11
    Total number of words is 4239
    Total number of unique words is 2194
    35.9 of words are in the 2000 most common words
    51.8 of words are in the 5000 most common words
    60.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 12
    Total number of words is 1421
    Total number of unique words is 809
    46.4 of words are in the 2000 most common words
    61.3 of words are in the 5000 most common words
    68.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.