Latin

Жимчәчәк - 08

Total number of words is 4320
Total number of unique words is 2139
35.5 of words are in the 2000 most common words
50.4 of words are in the 5000 most common words
58.9 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
- Кил, әйбит, алайса маңгаеңа куям! Башыңны онытып калдырмагансыңдыр бит?
- Юк
- Кил, алайса кил,кил, кил, Валиева. Кил, әйбит. Курыкма.
- Мин өйгә эшне эшләдем бит, Кәрим абый.
- Алайса ник үрә катып торасың? Чык тактага!
Вәлиева дигәне, мин инде ул.
- Тәк, Вәлиева, ал, ал, ал, акбурны! Яз, яз, яз! Нәрсә карап каттың?
Унбиш, унбиш, унбиш, Вәлиева. Яз, яз, яз. Тангенс, тангенс, Вәлиева, яз, яз, яз! Тәк, утыр, утыр, утыр, Вәлиева, бар, бар, бар, икеле, икеле, икеле. Китер тәбелеңне, китер, китер, китер!. Нәрсә таптың анда стенада, әзер формула мени? Вәлиева апаем, укып йөре. Мәктәпне бетергәч стенаны сөйрәп чыгып китәлмәссең! Китер тәбелеңне, икеле!
- Дневник өйдә калды дидем бит мин, Кәрим абый.
- Кая кил, маңгаеңа куеп кайтарам.
Мин, әлбәттә, маңгаема икеле куйдыртып тагын да көлкегә калачагымнан куркып, иелеп, парта астына яшереп куйган дневнигымны үрелеп алдым да директорга таба атладым. Директор, үзенең алдына китереп салган дневникка зур итеп сырлап икелесен тартты да, шап итеп ябып, тагын күтәрелеп тә карамыйча гына, аны миңа тоттырды.
- Шулайрак йөрсәң, адәм булып чыгарсың син, Вәлиева.
- Шулайрак йөр, яме. Мәләдис.
Директор тагын балалар ягына күзен дә салмый борылып, такта янына аксаклап барды да, акбурны алып нидер язырга кереште. Махсус, берсе дә аңламасын, һичкем берни белми калсын өчен тырышкандай, борын эченнән генә мыңгырдап нәрсәдер чишәргә һәм исбатларга тотынды.
Ә калганнар. . , ни генә кыланып күрсәтмәделәр! Тавыш-тынсыз гына кәгазьләр дә очты, китаплар да очты. Аяк очларына басып рәт буйлап йөгереп тә үттеләр, шул кыланышларыннан тавыш-тынсыз гына сыгылып көлделәр. Такта буенда, чәйнәп каптырганны да йота алмый интеккән сыйныфташның сумкасы да күптән, рәт буйлап кулдан –кулга күчеп, арттагы шкаф киштәсенә кереп ятты. “Мөгезләр” ясалды, койрыклар эленде, форточкалар ачылып, аннан ниләр генә канатланып очмады! Тынычрак утырган малайларның артларына “Кәләш эзлим”, “Буш шешәләр җыям”, дигән игъланнар эленде... Кыскасы, шушы калган егерме минут эчендә алгебра һәм башлангыч анализлау дәресе шулай җентекләп, җиренә җиткереп өйрәнелде...
... Без классташым Муса белән әнә шул чаклары искә төшердек.
- Безнең чор авыл балаларын бит, булачак колхозчылар итеп тәрбияләргә тыштылар. Ул сукыр сәясәт бары гомумкүләм наданлыкка гына китерде. Белемнәре күбрәк булса укырга чыгып китәрләр дә эшләргә кеше калмас дип уйладылар. Җирдә калган кешегә белем кирәкми микәнни?, - дип сүзен дәвам итте сабакташым. Сентябрь башыннан кара көзгә тиклем, дүртенчедән алып унынчы класска тиклем мәктәп балалары карлы-бозлы яңгыр астында колхоз басуында бәрәңге чүпләделәр. Аның артыннан шикәр чөгендере өлгерде. Кышын атна буена балалар чиратлашып фермага мал асларын кырырга, тирес түгәргә, урманга ылыс сындырырга йөрделәр. Язын басулар ачыла башлауга тезгә тиклем пычрак ерып салам яндырдылар. Шулай, эштән бушаган вакытта гына белем алдык . Инглиз телен дә: “ Уат дэйт из ит тудэй?”, “Тудей из, җомга, Рәшидә түтәй,” югарылыгында гына өйрәндек. Ния теге, сезнең югароч, Хәлит, инглиз теленнән чыгарылыш имтиханы вакытында, комиссия алдына килеп утырган да бер туктамый сөйли дә сөйли икән. Укытучының үзеннән башка берәү дә инглиз телен пупаламаганга, моның сөйләвеннән һич ни аңламаган Рәшидәнең күзләре шартлардай булып акайса да, дәшми-нитми генә тегеңә өчлене куеп чыгарган, ди. Соңыннан:”Нәрсә сөйләдең син, Хәлит?”,дип аптыраган Рәшидәгә: “Ун ел буе ни өйрәттең, шуны сөйләдем инде, Рәшидә апа,” – дип әйткән ди теге.
Эш эшләттеләр, дип гаепләү түгел бу, әлбәттә. Теге кем әйтмешли, эшләүебез алар өчен булса, өйрәнүебез үзебез өчен. Әнә шулай, барысын да бер калыпка тигезләп, көчләп үз идеологияләренә буйсындыру - белем алырга хокуклары һәм теләкләре булган балаларның киләчәкләренә шлагбаум салу белән тиң иде ич ул.
Классташым, бу турыда бик моңсу гына сөйләде. Аңлашыла инде, ул бит үзе дә шул чаралар корбаны.
- Мәктәпне бетергәннән соң бер укучы да җүнле-рәтле уку йортларына, хәтта авыл хуҗалыгы институтына да керә алмады. Этеп-төртеп керткәннәре, уку йортын чаклы-чоклы бетереп кайтып, тулыр-тулмас колхозның булыр-булмас белгече булып йөрделәр. Үз туган-тумачаларын бу афәттән ничек тә аралап калырга теләп, күпме генә такта буенда чышын-пышын килсәләр дә, аларын да коткара алмадылар. Бәла килгәндә бусы колхозчы баласы, ә монысы укытучы баласы дип тормый шул ул. Барсын тигезли. Ярый ла син тиз генә Казаныңа китеп котылдың. Хәзер инде, әнә, белем дә кирәкми, акыллы җитәкчеләр дә кирәкми, чөнки, колхоз да юк, ятимсерәп калган авылның үз җирләре дә юк. Нигә хәзер авылга исерек, тәртипсез буын килде, дибез? Җир кешесе – җирен, җир – үзен тәрбияләүче кешесен югалтты!
Хәтереңдәме, тугызынчы классны тәмамлагач, клубка җыеп, барчабызның кулларын кысып, яшь колхозчы таныклыгы тапшырып чыкканнар иде. Әле дә ята ул миндә. Аның янында, авыл хуҗалыгы техникасы белемен бишлегә тапшырып, алга табан трактор йөртү хокукы алырга мөмкин дигән тагын бер таныклык та бар. Йөрим дисәң тракторы, колхозы юк, чурт та юк. Әнә, ярый ат бар әле. Бензин дә кирәк түгел, зәпчәс тә... - дип тыйнак кына елмаеп куйды якташым...
Менә шулай, әллә прогресс әллә регресс ясыйбыз инде, җәмәгатъ. Икенең берсе. Хәер, гади авыл халкына бу бик охшаш ике сүздә бер аерма да юк кебек.
Ул арада таллар арасыннан бөркелеп чыккандай, тирә-якта караңгылык куера башлада. Әңгәмәдәшем дә ниндидер авыр кичерешләргә бирелеп карашларын тал ябалдашларына батырып, авыр сулап урыныннан торды да “Ярар, Лира, шулай күренгәләп тор. Кайткала. ” –дип, ихлас күңеленнән елмаеп кулымны кысып, атын янәшәдән атлатып кына чыккан җиренә кире кереп тә югалды.
“Үзең соң ничек яшисең?”-дип сорарга да өлгермәгәнмен бит. Хәер, сөйләгән бит инде. Ничек яшәешен, кичерешләрен, үкенечләрен сөйләгән бит инде. Шуннан да мулрак итеп башкача сөйли аламы соң чын ир-ат?


БАЛА КҮҢЕЛЕ
Бер, ике, өч, дүрт, биш, тагын берәү, тагын бер һәм соңгысы... Эх, алмасы да алмасы! Әй, беткән баш беткән, тагын бер, ике... Төне караңгы бит аның, тагын бераз җыясы иде дә. Тик... Әстәгъфируллаһ, нәрсә бу? Үз колагы яныннан ук чаңлап үтеп, гөрселдәп җиргә төшкән йорт себеркесенең тавышыннан сикереп куйды Илгизәр. Аның себерке икәнен дә ул шундук белде. Эләккәләгәне бар.
Бу көтелмәгән хәлдән, иблис көче иңгәндәй гайрәтләнеп, белештерми үзен-үзе яндагы карлыган куагы артына алып атты малай. Куркуыннан колаклары гөжләде, бөтен гәүдәсен салкын тиргә батырып йөрәге, күкрәк читлеген җимереп чыгардай булып котырынды. Өлфәт абзыйсының тәтесе каты икәнен белә торып керде бит, югыйсә. Бер эләктерсә, кызганып тормаячагын да белеп торды. Хуҗаның эте белән уртак тел тапты табуын. Эт - эт инде. Менә үзе, этеннән дә явыз шул.
- Убырлар!!! Убырлар! Кайда сез, гуҗлар? Эт үтереп алма урлап йөрисезме, убырлар?
Төнге караңгылыкта бу гырылдыклы тавыш кыямәт көнне Исрафил фәрештәнең “Сур” мөгезенә өреп җибәрүеннән дә коточкычрак тоелды.
Менә инде әбисе дә ишеткәндер. Үз бакчаңда алма беткәние мени, Өлфәт бакчасында чәнчелеп йөрмәсәң, диячәк. Әллә ниләрен сөйли-сөйли, үзен гүрләргә кертер өчен генә яралган баласыңдыр дип, елый-елый сукраначак. Әнисе башка кешегә кияүгә киткәнлектән икенче елын инде әбисе белән генә яши иде Илгизәр. Тик әнисен генә чакыртып кайтарырга карчык тагын базнат итмәс. Юкка-барга борчыма, дип китте бит!
Бу уйлар аның башыннан, язның оялчан яшене шикелле, күңеленнән күз иярмәс тизлек белән балкып кына уздылар.
- Убырлар! Чыгыгыз, убырлар.
Малай җитез генә карбаз артына шылмакчы иде дә. Кем белсен олы кешенең каргашы шул тиклем тиз төшәдер дип? Сөйрәп йөреп, кешелектән чыгарып бетермәсен дип, үзеннән яшереп куелган урыннан сугып чыгып киткән әбисенең кечкенә, купшы гына, матур гәлүшләре белән, Өлфәт абзыйсының кәбестә-кыярлары өчен әзерләгән су ләгәненә ике аягы белән”чүлт” кенә итте! Бигрәк якыннан торып каргады шул күршесе. Дөньядагы иң газиз, кадерле нәрсәләрен югалткандай ачынып үкерде шул. Менә, төнге тынлыкны ертып, Илгизәрне юри үртәгәндәй, лыгыр-лыгыр килеп гәлүшләргә су тулды. Аның зурлап ләгәнгә төшүен Өлфәт абзыйсы шундук аңлады һәм сыер астын себерә торган тизәкле себеркесен болгап туп-туры шунда таба бара да башлады.
Төнлә салкын суга килеп төшкәч йокылары ачылып киткәндәй булып, инде Илгизәр дә ары табан качышлы уйнап маташуны кирәксез санап, Өлфәт абзыйсыннан түбәнчел гафу үтенү, бу гаять үкенечле вакыйга үсешен шушы җирендә туктату теләге дә килгән иде беравык күңеленә. Тик күпме гомер инде төнге караңгылыкта үзен сагалап йөргән лапас себеркесенең барыбер бер-ике тапкырдан да ким сыртына төшми калмаячагы гына көн кебек ачык шул! Шуны белепме, әллә балалыгы белән уенның шушы кызык җирендә генә туктатасы килмәгәннәнме, малай тиз генә ләгәннән сикереп чыкты да, су тулы авыр гәлүшләрен чапылдатып, кергән җиренә таба ыргылды.
Ул урынга җиткәнче бакча буйлап күп кенә барасы бар иде әле. Өлфәт абзыйсы артыннан бастырып ук килмәсә, бәлки әле ул, көндезләрен искиткеч җыйнаклыгы белән сокландырып торган мул кишер, кыяр, кәбестә түтәлләрен кызганып урабрак та узган булыр иде. Куыш тек куыш! Кәбестә, кишер кайгысы бар мени, ир-атлар чын ирләр шөгыле белән чынлап мавыкканда? Төртелгән, киселгән, чыелган, кадалган, тырналган вак-төяк яраларны исәпкә алмаганда, болай әйбәт йөгерделәр. Әгәр дә кергән җиреннән дә шома гына чыгып шыла алган булса тагын да “классно” була иде.
Койма башына менүен дә җиңел генә менде, артыннан очкан себерке дә шапырдатып аякларын гына тырнап кына төшеп китте. Сикерүен дә болай уңышлы сикергән сыман иде. Тик, матур гәлүшле купшы аяклары гына ни өчендер шап итеп җиргә килеп басмый, сатлык рәвештә һавада асылынып калдылар. Аның урынына, нишләптер, сулышы кысыла башлады, муен тирәсен нидер буды.
- Өлфәт абый, Өлфәт абый, кадакка эләктем, ычкындырып кына җибәр әле, – дигәнен Илгизәр үзе ди сизми калды.
Ни гаҗәп, Өлфәт абзыйсы да аның үтенечен кире какмый, тизәкле себеркесен малайның колакларына ук терәп ике такта арасына кыстырып кына куйды да, каратага басып, ике куллап малайның җилкәсеннән күтәреп урам ягына төшереп тә җибәрде.
- Ай!. .
Дөньяның тынлыгыннан, җирнең йомшаклыгыннан, тәнгә рәхәт салкынлыгыннан, ни рәвешле килеп төшкән булса, шул килеш кузгалмый да озак итеп ятасы килде Илгизәрнең. Тик, Өлфәт абзыйның, шушы газиз тынлыкны бозучы, тоташ бер гырылдыкка әйләнгән мышнавы гына, үч иткәндәй тынмады да, киртә тирәсеннән ерагаймады да.
- Хәзер сикереп тор да, үзең минем янга кер, авызыңны каерып кортчаккан малай. Кер давай, ятма сантыйга сабышып. Бакча басарга егетлегең җиткән икән, егетләрчә җавап та бирә бел!
Илгизәр урыныннан торып, аннан-моннан өстен каккалап урап килеп капкадан кергәндә, Өлфәт абзыйсы гаражының капкаларын киереп ачып, сүлпән генә янган утка артын куеп, машинасының иске тәгәрмәчләре өстендә папирусын көйрәтеп утыра иде.
Машина дигәннән, малайның уйлавынча, бик яхшы белми иде аны Өлфәт абзасы. Запчастьләре инде күптән, эзләп әллә кайларга барасы булганга, яраганы-ярамаганына алыштырылып, “шөрепләр” җитми калган җирләрен баулар белән дә ныгыткалаган бу бичара машинаны белгәнрәк кеше ачып караса “М-да-а-а!”сын гына әйтеп, тизрәк капотын ябып кую чарасын күрә башлый иде. Кунакка кайткалаган арада кияве генә, машина эченә ниндидер дөреслек кертергә тырышыпмы, ара-тирә анда чокынгалап, нидер аңлаудан гаҗиз булып: “Җепләре өзелеп двигателең төшеп калганчы, капитальный ремонка керт инде, кая-кирәк, бу друндулетыңны!” гына дигәләде.
Мазут-майга буялып, шатыр-шотыр тимер борып яту
Өлфәт абзыйны, бәлки, һич кызыксындырмагандыр, мавыктырмагандыр. Шуңа күрә машинасы да аның мавыгу коэффициентына тәңгәл килеп кенә эшләде – кирәкмәгән вакытта кинәт туктады, борыласы якны санламый икенче якка каерды, рәхәтләнеп шатырдады, төчкеренде, аклы-күкле төтеннәр чыгарды.
Тик, әле яше алтмыштан гына узып баручы бу “хөр егетнең” машинасыннан бик үк ныклап аерыласы килеп тормый иде шул. Аның бик мөһим, “тырылдыгыннан” тәмам туеп, кул селтәгән вакытларында да үзен гел “смирнога” бастыра торган сәбәбе бар иде! Эх-х-х, үтә бит гомеркәйләр! Үткән саен үткәне ныграк сизелә! Чабуына ябышып булса да барасы иде бит әле, тәндә көч булган кадәресе.
Бусы инде бөтенләй икенче хикәя. Сүз бит әле монда
Илгизәр турында бара.
Менә шул машинасына арты белән утыра иде инде Өлфәт абзый, папирусын көйрәтеп.
- Син, курайда сызгырыштыра имеш, диләр. Дөресме?-дип, сүзне бөтенләй икенче баштан башлады Өлфәт абзый.
- Ыһы, - диде малай теләми генә, ләкин бу сүзгә һичшиксез тирән аптырап. – Нәрсә, кураегыз бар мәллә?
- Курай, имеш. Курай юк миндә. Менә син, ник кураеңда гына сызгырып утырмыйча кеше бакчасы басып йөрисең, диюем? Күрше санала тагын үзе.
Менә шушы “күрше” сүзен генә ишетәсе килми иде Илгизәрнең. Башка сүзләргә бер дә исе китергә тормаган чакта, бары шушы сүз генә нишләптер аны карт кычыткандай эчен чакты, нәрсәсендер әрнетте, эчен пошырды.
- Курайда уйныйсым килми минем.
Малай башын тагын да түбәнрәк ия төште. Әйтерсең ул төн караңгылыгыннан үзенең оятлы йөзен яшерде.
- Ник, уйныйсың килми? Тавышы матур ич.
- Һи, чыпчык тавышы да аннан матуррак.
Аның бу сүзеннән соң, Өлфәт абзый карашлары белән папирус төтенен тишеп, томанланган күзләрен салмак кына малайга күчерде.
- Син музыкадыр-фәләнне яратмыйсың мени? Колагыңа аю баскан мәллә?
- - Юк, басмаган, - диде малай, аптырап.
- Сарман буйкайларын сызгырта беләсеңме соң, хет?
- Ык,дип башын гына селекте малай.
- Кит, алай булгач. Сарман буен да белмәгәч, музыкант булып йөрмә дә. Ә зәңгәр күлмәгемне?
Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә
Назлы җиргә башың иясең,дип, моңсу гына иттереп, сүзләренә салган тирән мәгънәсен әллә кемнән яшерергә тырышкандай, ярымпышылдап кына көйләп куйды Өлфәт абзый.
- Һәй, эт каешлары! Көй аңлый торган хайваннар мени соң сез? Анаң да музыка укытучысы түгелме соң?
- Әни бит мин түгел. Ул икенче кеше.
- Ничек икенче кеше?
- Соң, ул музыка ярата торган кеше. Ә мин музыка яратмый торган кеше.
- Иштең ишәк чумарын. Көй яратмаган кеше була мени?
- Менә шулай, яратмыйм инде.
Өлфәт абзый парирус төпчегенә кат-кат төкереп, капка артындагы кара балчыкка яхшылап утырткан консерв банкасына ыргытты да төн караңгылыгы аша тагын “кунак”малайга борылып карады.
- Сәер бала син.
Бу сүздән авыз читләрен чеметеп кенә елмаеп куйды Илгизәр.
- Әй, миңа әни дә шулай ди гел.
- Нишләп алай?
- Миңа син уйнаган көйләр ошамый. Миңа күктән ишетелгән көйләр ошый дигән идем. Ул мине нык итеп ачуланды. Тагын бер шул тузга язмаган сүзеңне кабатласаң психбольницага илтәм, диде.
Өлфәт абзый утырган җиреннән торып, малайга якынрак килеп тагын чүгәләп утырды.
- Һавадан музыка тавышы килә мени, улым?
Малай, җавап бирергә ашыкмый, бик итәгатъле бала кыяфәтенә кереп, ипләп кенә анда-санда борынын тарткалап, бертуктаусыз тырнакларында казынып утыруын белде.
- Синең аны чынлап ишеткәнең бармы, әллә болай гына, шыттырып кына әйтәсеңме?
- Әйе, Өлфәт абзый, - диде малай ниһаятъ, куе, җылы керфекләре арасында иркәләнеп кенә, тулып утыручы күзләрен аның картлык чуарлаган йөзенә күчереп. – Әбиләрнең бакчасындагы карт шомырт төбендә сәке бар бит әле. Яз көне, шул шомырт чәчкә атканда мин гел шунда йоклыйм. Менә шунда йоклаганда, Өлфәт абзый, төннең иң караңгы вакытында, тын гына күккә карап ятсаң, аннан көй ишетелә башлый, Әйе, әйе, чынлап менә, аллаһи-билләһи, Өлфәт абзый. Алдамыйм. Тик, нык тирән итеп тыңларга кирәк аны, бөтен күңелең белән. Шундый тын, талгын, матур ул көй! Ул сизелер-сизелмәс, ишетелер-ишетелмәс кенә, җиһандагы иң матур көй! Космонавтлар яхшы ишетәдер аны. Ул әллә кайдан, галәмнең төбеннән, ерактан уралып-уралып, матур төсләр белән бизелеп килә. Һәм ул төсләр күз иярмәслек тизлектә бер-берсен алыштырар, үзгәрәләр. Әйтерсең, күктә миллиардлаган салават күперләре рәхәтләнеп биешә. Синең бит аны күргәнең бардыр, шулай бит?
Малай, карашын абзыйның күзеннән алырга ашыкмый күпме төбәп торса да, аларда үзенә кирәкле ниндидер җавапка ишарә генә дә таба алмады.
- Көй ишетелә, дисең инде алайсаң, улым? Мужыт, карт шомырт шулай җырлыйдыр?
- Юк, шомырт тын гына тора. Бөтен авыл тын тора. Алар барысы да тыңлый. Чәчәкне дә алар шул галәм җырлаган вакытта аталар, мин шуны аңладым.
Илгизәр, әллә нинди бер эчке куаныч белән яна башлаган күзләрен төнге күккә күчерде.
- Ә җәй көне ишетелми ул. Нишләптер, белмим.
Өлфәт абзый шулай, алдына чүгәләгән килеш кенә, малайның җиңелчә калтыранган нәфис кулларына, самими, садә йөзенә тирән соклану белән карап торды да, урыныннан тормый гына түш кесәсеннән папирусын чыгарды.
- Ник, алай әллә кайдагы көйләрне дә ишеткәч кураеңда гына өйрәнмисең? - диде дә, өркетмәдемме дип куркынып тагын малайга күз сирпеп алды.
- Курайда ул көйне уйнап булмый...
- Шундый катлаулы көй мени? Табигатътә бар да гади диләр бит.
Юк, Өлфәт абыйның бу төпченүе малайны һич батырасы, аңа киресен исбат итәсе килгәннән түгел, үзенә нәрсәдер ачыклыйсы, бу кызык хәлдән ни дә булса аласы, аңлыйсы килүдән булгандыр, ихтимал.
- Курай алдыра алмый шул аны... Курайда уйнала торган көйләр ул көй белән чагыштырганда зәгыйфь, дөрес көйләр түгел кебек...
Өлфәт абзый култык астына кыстырып куйган майлы чүпрәгенә тирләгән сыман булып тоелган маңгаен, колак артларын ышкып куйды да, торып папирусын кабызды.
- Ничек инде зәгыйфь? Аларны бит композиторлар язган.
- Аларның, күрәсең, ул көйне ишеткәннәре булмагандыр.
Ишетми генә көйләр уйлап чыгарганнар да, иң матур көй дип уйлаганнар. Кызык бит әйме. Чын көйне ишетми торып, ничек көй язып була инде?
- Көйне бит уйлап чыгаралар инде ул, улым.
Хәйранлар калырлык әллә нинди тылсымлы, могҗизалы әкият тыңлагандай һәм иң мавыктыргыч җирләрен төшереп калдырудан курыккандай Өлфәт абзый малайга һаман йотлыгып карап торды.
- Ул бар бит инде. Аны уйлап чыгарырга кирәкми. Аны ишетергә генә кирәк.
- Ничек, кайдан ишетәсең соң аны? Бөтен кеше дә синең шикелле способный түгел бит, улым.
Ошый иде Илгизәргә Өлфәт абзыйның “улым” сүзен еш һәм сөеп кабатлап сөйләшүе.
- Һи, Өлфәт абый, - диде малай ниндидер гади генә нәрсә турында сөйләгән кеше кебек. – Ничек ишетмисең инде син аны? Сандугач сайравы? Ә кырдагы тургай тавышы? Ишеткәнең юк мени? Кышын кар бөртекләре җырлый. Кешеләр аның һәр кайсысының бизәге барына ышаналар, чөнки күргәннәре бар. Ә көе булуына ышанмыйлар. Җилнең дә җыры бар, суның да. Аннары, азанның көе дә матур. Әнинең бишек җыры да. Мин шул көйләрне күбрәк яратам, Өлфәт абзый, - диде малай авырсулап.
- Тагын ниләр яратасың?
- Белмим... Барын да яратам. Кешеләр печән чапканда урманның шатланганын яратам. Урак вакытында басуларның нурлар чәчкәнен карап торырга яратам. Аннары тагын, печән вакыты үткәч, урманның чын кешеләр кебек көенгәнен, ямансулаганын тоеп кызганам.
Малай тагын тирән итеп сулыш алды да, бердә юктан гына дымланып киткән керфекләрен аска төшереп, тагын бармакларында капшанырга кереште.
- Ничек күрәсең соң син аларны? Күзләреңә берәр нәрсә күренә башлый мени?
- Белмим... Шулай тоям инде.
Ышана иде аның сүзләренә Өлфәт абзый, һичшиксез ышана иде. Алдамый бит ул, чынлап, чын күңелдән сөйли. Карашлары бит нинди чиста, керсез. Бала күңеле...
- Алай булгач, синең җен-пәриләрне дә күргәнең бардыр әллә? - дип, шаяртмакчы гына булган иде Өлфәт абзый.
- Нәрсә син? Юк. Аларны күргәнем юк. Тик... – дип малай бераз сүзсез торды. -Каршы йорттагы Харис абый нык исергәндә артыннан әллә нинди кара шәүләләр ияртеп кайтканын күргәнем бар. Мин качам алардан. Чөнки, ул утын ярышырга кергәндә бездә дә калалар алар.
Өлфәт абзый черт итеп кенә читкә төкереп куйды.
- Сездә калып нишлиләр соң алар?
- Кай чакта таралышып бетәләр. Кайчакта зурая, үсә башлыйлар. Әбинең догасыннан гына куркалар алар. Син бит дога укымыйсың, шуңа алар синнән курыкмыйлар. Кайчак машинаңа утырып чыгып китәләр.
Абзый кеше кинәт “әстәгъфируллаһ” ди-ди, як ягына төкеренгәләп, өсләрен сыпыргалап куйды. Менә сиңа, күп сөйләшеп торсаң кирәкмәгән кара төн уртасында. Тагын ниләр күрә икән бу ристан малай?
- Чынлап та, кураеңда гына уйнасаң яхшырак булыр иде сиңа...
- Син бит үзең үк йөгереп керәсең, тукта сызгыртмале шул
Сыбызгыңны, дип. Әбинең дә башын авырттыра ул.
Өлфәт абый ниндидер мөһим нәрсәсен исенә төшергәндәй:
- Әниеңне яратасыңмы соң син? - дип сорап куйды.
- Ярата-а-ам,дип сузды малай, нигә сорап торасың, болай да билгеле бит инде дигәндәй. – Тик, ул анда, яшь ире белән калды...
Кайда калды, дип сорамады абзый. Малайның күңеле төбендәге тагын әллә ниләрен кузгатырга теләмәде. Бусы да җитәр иде бүгенгә. Ул сүз беткәнен белдереп, тирән сулап, урыныннан торды да, гараж ишеген ике куллап этә-этә ябарга кереште.
- Слушай, малай, минем Җөнтәс кайда соң ул? –дип, әллә сорады, әллә сорамады Өлфәт абзый. Әйтерсең, бу бер дә аның өчен мөһим сорау түгел иде. Эт тә булдымы кайгырыр нәрсә?
- Җөнтәс минем өйдә йоклый.
- Шулайдыр дип уйлаган идем инде мин аны.
Абзый һаман гараж йозагы белән маташкан, этен барлаган рәвешен китерсә дә гаме аларда түгел иде, әлбәттә. Әллә ниләр сөйләп эчен пошырды әле бу малай!
- Син бит алмаларыңны аннан яхшырак саклыйсың. Йокласын.
Өлфәт абзыйның менә хәзер генә әче итеп сүгенәсе килеп китте. Тик, ул шуның өчен ачылган авызына ашыгып тагын папирусын тыгып куйды да, калтыранган куллары белән шырпысын сызып җибәрде.
- Алмаларың чери. Саранланганыңны сизсәләр киләсе елга алма бирмәсләр дип курыкмыйсыңмы?
Абзыкай, кабызып бер тапкыр да суырмаган папирусын төкергәләп, тагын консерв савытына атты да, инде олы капка янына барып басып, тагын уйга калды. Әйтерсең, аның аякларын җиргә нык терәп, күкрәкләрен киереп басып торуын, эчке кичерешләре таләп итте. Чынлап ышангандырмы, юктырмы ул Илгизәрнең бу хикмәтле бәянына,төгәл генә әйтеп бирә алмас иде, мөгаен. Әмма ләкин, озак еллар җирдә яшәп тә, менә хәзер генә, шушы үз бакчасында алма урлап йөрүче малай, аңа, бу иркен дөньяның бөтенләй икенче, үз белдеге белән бер вакытта да борып карый алмаган серле, матур ягының пәрдәсен ачып җибәргәндәй хис итте. Бәхете арткыры малай, дип уйлады ул!
Гомере буе кара эштә, тәртиплеләр, хөрмәтле кешеләр хисабында булды. Хәтта, аксакаллар дәрәҗәсенә җиткән кебек тә тоя башлаган иде үзен. Ә менә монысын ишеткәне дә булмады аның! Рәхмәт яугыры бала, дип кабатлады ул тагын. Дөньяны бит әнә ничек тә аңлап була икән! Ә кемнең фикере дөрес, кемнеке түгелХодай тәгалә үзе генә беләдер. Эх, дөньяның хикмәтләре! Бәлки хактыр да бу малай. Курайда уйныйсы килмәгәнгә генә түгелдер, ә чынлап шул без ишетә белмәгән көйне тыңлап караганга, күңеле ул тимер уенчыкны кабул итмидер? Кыйнап уйнарга өйрәтүдән ни мәгънә? Каш ясыйм дип, асылына төшенмичә, күз чыгаруың бар. Бәлки, киресенчә, әллә шул, ул ишеткән көйне үзебезгә ишетергә тырышып караргадыр? Гомерләр бит ай-һай тиз уза!
- Син дә мине тиле дип уйлыйсыңмы?
Малайның бу соравыннан абзый сискәнеп китте.
- Юк, юк, улым. Алай димим. Тиле түгелсең син.
Сәерлегең бардыр барын. Синең ише кешеләр безнең ишеләргә сәер булып тоелалар инде ул, улым. Син андыйларга үпкәләмә. Ә чынында исә, син - дөрес кешедер. Беләсеңме, - дип, Өлфәт абый малайның алдына килеп тезләнеп, аның тезләренә олы мазут исе аңкып торган кулларын салды. – Кечкенә чакта һәммә кеше дә менә шундый кечтек кенә сәер була. Бу шулай. Гомер итеп, тормыш йөген авырлык белән тарта-тарта кешеләр үзгәреп бетәләр. Кирәклесен күрми, ишетми башлыйлар, аңлыйсыңмы?
Инде кечкенә малай Өлфәт абыйсының ни турында сөйләгәнен аңламады.
- Нигә авыр соң ул, тормыш йөге,Өлфәт абзый?
Өлфәт абзый нидер кызулап аңлатмакчы булып, киң сулап кулларын да югары күтәргән иде, тик нигәдер ниятеннән кире кайтты. Аңлатып бетерә алырмы ул аңа? Ул үзе дә бит аны чамалый гына. Кайдан белсен ул тормышның нилектән авыр икәнен? Аннары, аны аңлатып торуның хәзер кирәге дә юктыр. Ник чуалтырга, керләргә бала хазинәсен?
... Карчыгы янына, җылы юрганы астына кереп яткач та тынычлап кына йоклап китә алмады Өлфәт абзый. Күз алдына һаман теге малайның мөлаем серле елмаюы килде. Ул серле елмаю артында тагын да гаҗәбрәк, таң калдырырлык әллә ниләр бардыр сыман тоелды аңа. Әнә шулай, малай уена килгән саен аның эчен ниндидер ризасызлык катыш әллә ниткән көнчелек тырнагандай хис иттте. Нидән ризасызлык, нәрсәдән көнләү? Бу сорауларга үлсә дә җавап таба алмас иде бугай Өлфәт абзый.

Шушы төнге, кызыклы хәлләрдән соң булган сәер сөйләшүдән кала, аларга башкача болай якынлашырга туры килмәде. Илгизәр ул хәлне инде күптән онытса да, Өлфәт абзый өчен ул ниндидер, күк капусы ачылуга тиң, бер гаҗәеп хәл, могҗизага юлыгу кебек матур хатирә булып күңелендә мәгелеккә уелып калган иде. Шулай да була бит ул. Юк, күрешүен күрештеләр алар. Тик тизгә генә.
Икенче көнне иртүк, Өлфәт абзый, ике чиләк тутырып
Илгизәрләргә алма кертте. Калган бар алмасын җыеп авылдагы карт-карчыкларга таратып чыкты. Аңа калса, күп кирәк мени аларның үзләренә?Озак та тормый, күрше авыл Әсмабикә түтине бер утыртып урман әйләндерер өчен генә кабызгалый торган машинасын, ныклап төзәтү форсаты белән, бөтенләй сүтеп атты...
Аннары... Аннарымы? Аннары, Илгизәр төннәрнең берсендә түбәноч ларекның тәрәзәләрен коеп төшергән, дигән хәбәр килеп өлгәште. Кермәгән, бер нәрсәсенә дә кагылмаган. Пыяласын гына бәреп ваткан. Ни өчен? Ни өчен икәнен авылда Өлфәт абыйдан башка бер кем чамаламый калды.
Алар соңгы тапкыр сельсовет янында очраштылар.
- Әни кайтмады... , - диде малай Өлфәт абзыйсына, күптәнге якын танышына, серен ачып калдырырга теләгәндәй.
- Бәлки кайта алмавы хәерлерәктер?
Илгизәр, гадәттәгечә, башын аска иеп, чәйнәлгән тырнакларын чокып, тагын озак кына берни эндәшми басып торды.
- Юк, - диде малай, болытларга менеп тоташучы олы юлга күзләрен төбәп. – Миңа әни кирәк...
“Миңа әни кирәк! Әни кирәк!. . ”, - дип дөньяга аваз салды бала. Ишетерме ана күңеле? Аның сөюен яулап алыр өчен, керсез күңеленә гонаһалар җыеп йөрүче, илаһи биеклектән упкынга очып баручы газиз баласының оранын ишетерме “саңгырау” ана?
Кеше язган көйне яратып уйнау гына җитәрме, үз күңелеңнең көе зәгыйфь булса?
ЭЧТӘЛЕГЕ:

ДӨРЕСЛЕК
Бу дөньяда бердәнбер дөреслек – ул
минем дөреслегем, әгәр дә ки мин
җинаятъче булсам да. Шул дөреслекнең
бердәнбер икәненә ышанмасам, мин ул
җинаятъне кылмаган да булыр идем.
Лира И.-В.
- Нәрсә аңлыйсың соң син, сеңлем?
Гасабиләнеп баш бармагының тырнагын теш арасына кыстырды Наилә.
- Нәрсә аңлыйсың соң син? - дип янә кабатлады ул.
- Ә син нәрсә аңлыйсың соң?
Наилә ялт итеп Алсуга борылды.
- Ник алай дисең?
- Син үзең ник алай дисең соң?
Наилә башкача эндәшмәде. Алсу да карашлары белән ул төбәлгән якка укталды. Тынлык авыр иде. Вакыт сузылган саен ул авырайганнан-авырайган сыман тоелды. Алсу түзмәде:
- Шыбыр-шыбыр яңгыр ява, чылата керләреңне.
Керфекләрең ник чыланган – сагындың кемнәреңне? - дип пышылдап кына көйләп куйды.
Кызлар бер-берсенә карашып елмаешканда икесенең дә күзләренә яшь сөрмәләре тартылган иде инде.
- Олы бүләкләрен күтәреп килеп керер әле менә...
Наилә аңа борылган килеш һаман эндәшмәде. Алсу битараф кыяфәт белән ике кулын да күтәреп, учлары белән чәчләрен йомарлап алып, йомшак кына өскә таба тарткалый башлады. Эчендә тынгы бирми гел тыпырчынып торган ялганын йөгәнләргә теләгәндер шулай.
- Ниләр ишетәсең килә инде тагын? Беткәнче шул бер үк сүз бит инде. Юксынам диде. . ,диде ул тынычлыгын сакларга тырышып.
- Тагын?
Бу карашлардан салкын була барды Алсуга. Сизенә бит, каһәр. Кычкырып әйтми генә. Безнең аңыбызга караганда җаныбыз зирәгрәк шул. Әгәр дә хакыйкать тышка бәреп чыкса, йөз тапкыр авыррак булачак. Кирәкмәгән күпме артык аклану сүзе сөйләнәчәк. Кемгә хаҗәт ул? Алсу моның өчен Наиләгә мең рәхмәтләрен укыды. Болай бит чынлап та җиңелерәк.
- Бик күрәсем килә, диде.
Шул сүзләрдән соң ул урыныннан кузгалып ишеккә юнәлде.
- Мин үземә чыгам инде, ачуланма...
Наилә карашлары белән аны ишеккә тиклем озатып калды.
Үз бүлмәсенә чыгып, ишеген ябуга, ишек яңакларына сөялеп, каршысындагы көзгегә төбәлде Алсу. Кара, ничек картаеп киткән икән ул бу арада. Ике каш арасындагы җыерчыклары тирәнәйгән, йөзләре саргайган. “Алдакчы син, шул кирәк сиңа! Урлакчы бит син! Саргаю гына түгел, кәкрәй шунда!”дип усалланды ул үзенең көзгедәге шәүләсенә.
Аннары, берникадәр үз йөз сүрәтенә төбәлеп торганнан соң, күзләре, үзләреннәнүзләре, әйләнә-тирәдән ниндидер башка чынбарлык эзләгәндәй, бүлмәгә сыеша алмый, тәрәз аша сикерешеп, җан атып, зәңгәр күккә томырылдылар. Нинди иркенлек анда! Нинди чисталык! Җан газабы да юк анда, беркем алдында акланырга да, бер кемнән алырга да, бирергә дә кирәк түгел! Бер мизгелгә генә ул болытлардан, аларның очсыз-кырыйсыз ирегеннән көнләшеп куйды.
Юк, юк, анда болытлар арасында ул юк бит, аның яраткан кешесе юк, ул бит аның белән генә ирекле булачак. Аннан башка аңа ирек нәрсәгә? Ә ул, Алсуны үлеп яратса да, болытларга күтәрелмәячәк. Бу аның тәкъдире. Бу мәхәббәт аны ычкындырмаячак, күкләргә күтәрмәячәк – ул аны сизеп тора.
“Нәрсә аңлыйсың сон син, сеңлем!”диде Наилә. Әйе, башканы бәлки аңламаса да, үзенә хәзер нинди көч хуҗа булганын яхшы аңлады Алсу. Тик ул бит моны үзе тели, үзе бит тартып китерә, ничек кенә әле. Күзләрен йомып, колагында Ренатның исерткеч, рәхәт итеп пышылдаган сүзләре яңгырады: “Алсу... аһ... Алсу... Алсу. . ” Әлбәттә мәхәббәт бит инде бу. Нишләп әле ул аны Наиләгә бирергә тиеш? Алар арасында яшәргә теләми, Алсу күңеленә күчкән бит мәхәббәт. Алсу гаеплеме соң аңа? Ул сорап алдымы аны? Яратканы өчен ул нишләп әле Наилә алдында гарьләнергә, кызарырга, ахыр килеп, качып йөрергә тиеш? Нинди гаебе бар соң аның? Алар аны саклый алмаганга Алсу гаеплеме? Кереп, фатирыннан урлап алып чыгып китмәде бит ул аны. Ул үзе килде, көтмәгәндә, уйламаганда. Наилә дә таныштырмады аларны. Үзләре танышты. Наиләнең ире булганлыгын соңыннан гына белде бит әле ул.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Жимчәчәк - 09
  • Parts
  • Жимчәчәк - 01
    Total number of words is 4263
    Total number of unique words is 2216
    35.3 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    57.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 02
    Total number of words is 4333
    Total number of unique words is 2111
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.5 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 03
    Total number of words is 4237
    Total number of unique words is 2118
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.8 of words are in the 5000 most common words
    59.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 04
    Total number of words is 4275
    Total number of unique words is 2148
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    49.8 of words are in the 5000 most common words
    57.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 05
    Total number of words is 4236
    Total number of unique words is 2257
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 06
    Total number of words is 4169
    Total number of unique words is 2251
    34.9 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    57.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 07
    Total number of words is 4286
    Total number of unique words is 2229
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    50.1 of words are in the 5000 most common words
    58.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 08
    Total number of words is 4320
    Total number of unique words is 2139
    35.5 of words are in the 2000 most common words
    50.4 of words are in the 5000 most common words
    58.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 09
    Total number of words is 4300
    Total number of unique words is 2107
    37.1 of words are in the 2000 most common words
    51.3 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 10
    Total number of words is 4219
    Total number of unique words is 2235
    34.9 of words are in the 2000 most common words
    48.9 of words are in the 5000 most common words
    56.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 11
    Total number of words is 4239
    Total number of unique words is 2194
    35.9 of words are in the 2000 most common words
    51.8 of words are in the 5000 most common words
    60.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 12
    Total number of words is 1421
    Total number of unique words is 809
    46.4 of words are in the 2000 most common words
    61.3 of words are in the 5000 most common words
    68.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.