Latin

Жимчәчәк - 09

Total number of words is 4300
Total number of unique words is 2107
37.1 of words are in the 2000 most common words
51.3 of words are in the 5000 most common words
59.4 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
“Нәрсә аңлыйсың соң син сеңлем?”. Алсуга бу сүзләрдән тагын авыр булып китте. Нәрсә аңламый соң ул? Күптән бергә яшәмиләр бит инде алар, Наилә белән аның сөйгәне арасында ул аңламаган тагын нәрсә яши соң, нәрсә һаман бәйли? Әйе, әйе, тоя ул аны, тик әйтеп кенә бирә алмый. Ул тоя аны, өчәүләшеп бер бүлмәдә, бер сүз дә катмый тын гына утырганда да тоя, бер-берсенә карашып алганда да тоя ул ниндидер үзлек, уртаклыкны. Алар белән генә яши торган, аларның хисләрен камил, аныкыннан көчлерәк итә торган рәхимсез берлек ул. Дөньядагы башка бернидән курыкмаган кебек курыкты ул әнә шул бөтенлектән. Шул дөреслек мизгеле аның сөйгәненең һәр чак күзләрендә яшәячәк, ул аны һәркөн күрәчәк, һәркөн, астыртын гына, аны Наиләсенә тартып торган кебек хис иттерәчәк, аңа тулысынча бәхетле булырга ирек бирмәячәк бит!
Кичә дә бит тикмәгә генә аннан, иренә шалтыратып, үзе булып сөйләшүен үтенмәгәндер Наилә. Үзе дә сөйләшә ала бит, югыйсә. Сынап карыйсы, нәрсәләрнедер исбатлап карыйсы килгәндер, ихтимал. Җиңелә бит Алсу, җиңелә. Мондый басымны күтәрә алмаячак ул, биреләчәк. Сиздерми генә аның эзләренә басып килә бит Наилә.
Ә телефоннан сөйләшкәндә чынлап та Наилә дип ышанып сөйләште микәнни Ренаты? Алсуны танымады микәнни? Ул аны таныган булыр иде. “Күрәсем килә” дип, белсен, аңласын өчен дип, аңа атап әйтмәде микән? Юктыр, бу гаделсезлек булыр иде! Әллә ул да, Алсу Наилә булып кыланып сөйләшкән кебек, таныса да, танымаганга салынып, уйнады гына микән? Белдерми генә. Алсу үзе әнә бит кисәтеп тормады, алдады, алай шаярырга ярамаганлыгын белсә дә, соңыннан гафу да үтенмәде. Ренат чынлап та аның тавышын Наиләнеке дип кабул итте микән? Алсуга кинәт кенә тагын салкын булып китте. Әгәр ул Алсуны яратмыйча, бары тик, андагы Наиләсендә булмаган сыйфатларны гына ошатса һәм аларның сөйгәнендә барлыкка килүләрен генә теләсә? Ис киткеч! Дөреслеккә ошаган бит бу! Ничек моңа тиклем ул боларны уйлый алмаган? Алсу алар белән качышлы уйнаган кебек алар да икәүләшеп аның белән уйныйлар түгелме соң? “Нәрсә аңлыйсың син, сеңлем!” - диде бит Наилә. Нинди рәхимсез уен!
Ул шушы уйлары белән көнен үткәрде. Ял көне эшләнер дип әллә ни тиклем эшләре җыелган иде. Берсен дә кузгатып та карамады. Телевизордан яратып караган сериаллары да бүген әллә нишләп эчен пошырды. Бер тәрәзәдән икенчесенә йөреп эш чыкмагач, киенеп урамга чыкты. Таныш урамнардан узып, әллә никадәр кибетләрнең озак итеп витриналарын өнсез генә карап үтте. Инде шулай шәүлә кебек йөрүдән туеп, үзе торган йортка алып бара торган сукмакка гына борылган иде, кинәт үзләренең подъезды төбендә таныш шәүлә күреп туктап калды. Шәүлә дә туктады, тик түзмәде, башын аска иеп, вак кына адымнар белән, кыюсыз гына аңа таба атлый башлады.
Белә Алсу аның нәрсәгә килгәнлеген! Ник аңламый соң ул аны! Аның бит яратасы килә! Аны яратасы килә! Туймады бит әле ул! Шул хакка, ул тиз генә артына борылды да, аллея буйлап кирегә таба йөгерде.
- Алсу!
... Бала-чага кебек куак артына кереп поскан җиреннән Ренат аны бик тиз табып алды.
- Кара, балалыктан чыкмагансың икән бит әле син.
Алсу кызарынып керфекләрен аска төшерде.
- Артыңнан чабып йөреп нәрсә әйтәсем килгәнне дә оныттым инде менә.
Ренат кеткелдәп көлеп куйды. Алсу йөзләрен аңа күтәрде. Менә шулай гына тавыш-тынсыз аның янында басып тору нинди рәхәт. Бары китеп кенә бармасын Ренаты. Нинди матур ул! Шушындый кешене ярата бит ул! Яратамы, күралмыймы? Шушы ук мизгелдә, күңеленең кайсыдыр төшендә, шушы ук кешене күралмау хисе дә яшәргә тиеш икәнен аңламый иде әле ул. Шул ике капма-каршы көч белән аяусыз көрәшкәнгә ул үзенең Ренатка карата хисләрен тагын да камилрәк, күәтлерәк, төгәлрәк кабул иткәнен төшенми иде. Дөньяның кыйммәтләре чагыштыруда таныла. Бу аксиома.
Шушы, үзе дә аңлап җиткермәгән эчке төгәллектән, илаһилыктан аның йөзләре алланды, күзләре нурланды. Беренче карашка аңа хәзер Ренаты үзен яратмау ихтималы да мөһим түгел иде сыман тоелды. Ул аны болай да белә, болай да ярата. Син дә мине мин яраткан кебек ярат дип таләп итә аламы соң ул аннан?
Ренат бертуктаусыз әллә ниләр сөйләде. Тик аны Алсу да, ул үзе дә ишетмәделәр.
- ... Мин сине яратам... - диде Ренат кинәт сөйләвеннән туктап.
- ... Мин беләм. – Алсу аның күзләренә карап елмайды.
- ... Тик мин анда барырга тиеш. Дөресерәге, кайтырга.
- ... Мин аңлыйм...
Алсу чынлап та хәзер моңа каршы гына да түгел, риза да иде, ул хәтта, нигә кайтасың соң дип тә сорамады.
- ... Рәхмәт. – диде Ренат ни өчендер.
- Мин кичерәм сине... Дөньдага һәрнәрсәгә ирек кирәк, сиңа да! Минем дә, Наиләнең дә сөюе сиңа киртә була алмый. Ләкин минем өчен дә бу киртә түгел ... Мин сине аңлый алган кебек, Наилә дә аңлый алырмы соң сине? – дип, яшь кызый барын да үзенчә фараз кылды.
- Әнә шуның өчен кайтам да инде мин аның янына. Аңлый алмаганы аны бетерә...
- Әгәр дә аңламыйча яшәү җиңелрәк дип алданырга өлгерсә? - дип, Алсу нурсыз гына көлеп куйды.
Ренат җавап бирергә ашыкмый, көзге салкын җилдән күн плащының якаларын күтәреп, яндагы скәмиягә чүгәләде.
- Син беләсеңме, - дип, авыр сулап, моңсу күзләрен агач кәүсәләренә күчерде ир. -Мин бервакытта да аңлый алмам ахыры тәбигатьнең кануннарын. Менә әйт инде, нишләп ул яфраклар көзен алтын төскә керәләр? Башка бүтән төскә түгел, ә фәкать алтын төскә?
Каршына баскан килеш, Алсу, көзге куакларның чынлап та алтын яфракларына чумган скәмиядә утыручы иргә карап сокланып куйды.
- Бу билгедер. Әй, кешеләр, гомер көзегездә сез дә менә шушы яфраклар кебек алтын булырсыз, чөнки, сездә гомерегез буена җыйган байлык – акылыгыз, галилегегез булыр, диюедер Ходайның, кем белә?
Бу турыда бер вакытта да уйлаганы булмаганга, үзенең җавабына үзе гаҗәпләнеп куйды Алсу.
- Син менә шушындый сүзләр сөйли башласаң, мин курка башлыйм, чынлап. Син бит әле яшь, ә үзең әле генә сөйләгән көзге яфрак кебек...
- Миндә бит син минем акылымны яратасың, чынлап, чынлап, яратасың, мин беләм, ә Наиләдә аның көчсезлеген һәм башкалар. Гөнаһалы җирдән камиллек эзлисең. Хәзерге чынбарлыкта аны бары тик теләргә генә мөмкин. Әмма ләкин син үзеңчә яшәргә хокуклысың. Иң мөһиме, син беркемне дә алдамыйсың. Әнә шулай, беркемне дә алдамаска тырышып, үзең генә алданып калырга мөмкинсең!
Алсу ак тешләрен җемелдәтеп көлеп җибәрде. Скәмия аркасына терәлеп канатларын җәйгән бөркет сыман, ике кулын ике якка җәеп утырган ир, коры карашларын аңа төбәде.
- Кара, ничек барын да логикага тезеп бирдең! Миңа сөйләрлек сүз дә калмады түгелме соң? Тагын аз гына утырсак, син әле минем бөтен эчке дөньямны укып бирерсең!
- Миндә сине шул куркытамы?
- Белмим, бәлки. Синең белән җиңел дә, шул ук вакытта катлаулы да.
- Ә Наилә белән ис киткеч җиңел генәме?
- Аны алай кимсетеп сөйләшмә, аның сиңа дошман була алмаганын, син үзең дә яхшы аңлыйсың.
Ренат карашларын тагын каршында куырылып басып торган кызның йөзләренә күчерде:
- Әгәр дә аның белән дә нәкъ шулай ук авыр да җиңел дә дисәм, син гаҗәпләнерсең. Һәр хатын-кызга һәрчак нидер җитми.
- Миңа синеңчә ни җитми?
- Сиңа ирек җитми.
- Миңа калса, ирек миндә буа буарлык.
- Синдә фикер иркенлеге күп, артык күп, дөньяның бар кыйммәтләрен дә татып карар өчен җан иреге дә кирәк бит. Сиңа гамьсезлек җитеп бетми кебек.
- Рәхмәт!-Алсу кычкырып көлеп куйды. - Син гаҗәпләндерә беләсең!
- Менә күрдеңме, бергә-бер...
Шул сүзләр белән ир урыныннан торып, Алсуның каршысына ук килеп басты.
- Тик әле бу син миңа ошамыйсың дигән сүз түгел.
Кинәт кенә үзенә якынайган ирнең олы, тирән күзләреннән үзенә бәреп кергән әллә нинди көчле кайнар дулкын, Алсуның тәне буйлап йөгереп төште дә, бар тәнен үз көченә буйсындырырга теләп, дерелдәтә башлады. Аны тыеп тотарга көче җитмәгәннән ул күзләрен йомды да, сусыл иреннәре белән Ренатның юка гына җылы иреннәренә терәлде.
Тирә-яктагы миллионлаган сары яфраклар барысы бер булып, олпат бер даһилек белән талгын гына баш кактылар.
- Кемдер кемнедер ирек җитмәвендә гаепли иде түгелме?
Тик бу хәзергә буш сүзләр иде инде.

- Кит аннан, ничек шулай булдыра аласың син?
- Нәрсә булдыра алам?
- Кешечә түгел бит инде бу, Алсу!
- Нәрсә кешечә түгел? Нәрсә эшләгән соң әле мин шул чаклы?
- Кызара да белмисең бит син, ичмасам! Кара, күзгә карап, мин нәрсә эшләгән дип тора бит, паразит! Соң, Наиләнең күзенә ничек күренерсең? Монда күчеп килгәнеңә бер генә ел, алга табан ни булыр? Куркынч кеше бит син, Алсу!
- Наиләнең күзенә күренә алмаслык нәрсә эшләгән соң әле мин? Ире өендә бит, кайткан!
- Әх, синеңчә берни дә түгел инде бу? Парк уртасында нишләп тора идегез?
- Анысы минем эш, аңлыйсыңмы? Минем шәхси эшем. Ә сиңа, кеше эшенә тыгылып, күзәтенеп йөрү яхшы эшме соң?
- Ярар, анысы синең эш ди. Ә миңа хәзер нишләргә? Әйт, синең сансызлыгыңа күз йомып, дәшми калыргамы?
- Ә синең ни эшең бар? Наилә дә Ренат белән үзләре аңлашырлар, без дә.
- Хәзер, шулай елмаешып кына, икейөзләнеп яшибезме?
Хәзер күрәләтә синнән аның интегә-интегә еллар буе корган тормышын җимерттерергәме? Җимерелеп беткәч кенә аңлашкач соң була бит ул, Алсу.
- Ренатның Наиләне яратмавына Наиләдән башка беркем гаепле түгел.
- Әлбәттә, бар дөнья гаепле буган очракта да, син гаепле түгел инде.
- Син кысылма!
- Соң сиңа үз җизнәңнән башка яшь егетләр беткән мени?
Наилә бит синең анаңның бертуган сеңлесе!
- Аны аннан беркем тартып алырга җыенмый.
- Син үзең дә белмисең үзеңнең ни кылганыңны! Оят кирәк бит.
- Минем иң яраткан кешем апамның ире булганга мин гаеплеме? Ул да бит мине ярата!
- Анысы гаҗәп түгел, Ренат ул дөньядагы барлык хатын-кызны беръюлы ярата. Ир кеше бит ул. Син әйдә дип торгач, баш тарта мени инде ул? Син яшь бит әле. Син аның тасма теленә, ә ул синең яшьлегеңә алдангансыз инде.
- Уф, син генә аңлыйсың инде барын да. Син генә һәрвакыт дөрес. Башка бар кеше дә ялгыша, син генә инде акыл иясе.
- Киресенчә, Алсу, мин берни дә аңламыйм, билләхи, саташкан дөнья.
- Кирәк-кирәкмәгәнгә борыныңны тыкмасаң, беркем дә саташкан кебек тоелмас. Телеңне тешлә дә тик утыр.
- Менә болай, телемне тешләми генә торам әле яме, акыл иясе, тик тор, имеш. Ул минем иң якын дустым, аңлыйсыңмы? Аның миңа дус булуы, синең миңа карата булган мөнәсәббәтеңнән мөһимерәк! Шулай булгач, мин сиңа бер ничек тә союзник була алмыйм, шылдымы? Мин аңа әйтәчәкмен барсын да, белеп тор. Менә Наиләгә аңлатырсың яме, кемнең кемдә ни эше бар икәнен, ярыймы!
Шартлап ябылган тимер ишекнең зеңләве бар җиһанны яңгыраткан кебек булды. Шул тавышка уянып киткәндәй, кинәт дертләп куйды Алсу.

Әллә нишләп быел көз бер дә китергә ашыкмый. Тиздән иңнәренә җылы ак шәл ятачагына ният итеп, агачлар күптән инде шәрәеп калганнар. Ә кар һаман юк та юк. Кызык итте ул быел. Иртәгә инде беренче декабрь, ә кышның исе дә килми. Алсу да, кредитка алган яхшы тунын киеп чыгасы килеп, әллә ничә тапкыр ымсынды, тик кыенсынды, көннәре дә салкын түгел, ичмасам.
Бүген эшенә җәяү генә барырга уйлады әле. Яңа тунын киеп, ялан баш кына ишек алдына чыгып, күңелсез генә сагаеп торган агач-статуяларга карап бераз моңаеп торганнан соң, җиңел генә атлап эшенә табан кузгалды. Кышкы кием кигән үзе генәдер дип уйлаган иде, җәяү йөргәч урамда андыйлар бик күп күренде. Ләкин ап-ак якалы ап-ак тун үзеннән башка берәүдә дә күренмәгәнгә, ул үзен ниндидер ак бер нокта, игътибар үзәге итеп хис итте. Шушы әллә нинди үзе өчен горурлык хисенә күмелеп, адымнары җиңеләеп, ерак кына араны ничек үткәнен дә сизми калды Алсу. Менә хәзер шушы олы урамнан борылып, өскә генә менәсе дә, әнә теге уң як чатлыкта ул эшләгән бина. Көн дә җәяү йөресәң дә, ерак ара түгел икән бит дип уйлды ул. Әнә, күпме генә инде, бер урам буйлап турыга балалар йортына тиклем төшәсе дә, шуннан борылып икенче якка таба менеп кенә китәсе.
Балалар йорты дигән сүзне мең тапкыр күңеленнән кабатлаганы булса да, кырыннан узгалаганда бер дә игътибар итеп караганы юк иде. Нинди йорт соң ул? Тышына зур итеп “Алсу таң “ дип язылып куйган. Ә, әнә бит “инвалид балалар реабилитацияләү үзәге” дип язылган. Бәй, зәгыйфь балалар микәнни монда? Алсу, гаҗәпләнеп, бина каршына басып, бераз аптырап торды да, йортның эченнән күзләрен алмый акырын гына атлап өскә юнәлде. Яныннан ничәмә-ничә тапкырлар узганы булса да, бер дә монда кайнашкан балаларга игътибар иткәне булмаган икән бит, кит аннан. Әнә, чынлап та, кайсы инвалид арбасында, кайсы таякка таянган, кайсы ничек икән ич. Балалар монда яшәп, әти-әниләре килеп кенә йөриләрдер инде дип уйлады ул, балалары янында күренгәләгән хатын-кыз, ир-атларны күреп. Алсу тагын тукталып калды. Кинәт, шунда йөргән кешеләр арасында аның танышлары да бар сыман тоелып китте аңа. Тоелган гынадыр. Ул инде, борылып китәргә дип урыныннан да кузгалган иде, чынлап та, йортның теге башыннан ук, арба этеп бирегә таба килүче парны абайлап тагын туктап калды. Танышлар, чынлап таныш бит алар аңа? Кемнәр булыр? Нидер сизенеп, йөрәге күкрәк читлеген авыр йодырыклар белән авырттырып дөмбәсләп алды. Ул күзләрен коляскада утыручы балага төбәде. Ул бала үзенә якынлашкан саен, шул кечкенә сабыйның хәлсез салынып торган кул-аяклары, әллә нинди чалышсыман йөзендәге нурсыз гамъсезлеге аның күз алдында зурайганнан зураеп, Алсуның үзендә дә шундый ук хәлезлек, гамсезлек тойгылары уятып, башларын авырттыра, сулышларын кыса башлады. Күзләрен күтәреп карамаса да, хәзер белә ул, баланың артында кемнәр басып торганын белә! Менә бит ул! Аларның барысын да: Алсуны да, Ренатны да, Наиләне дә җиргә бәйләп торучы сәбәп. Бу аяусыз дөреслекнең киресен беркайчан, беркемгә дә исбатлап булмаячак! Ул бар, һәм ул бер кемгә дә буйсынмый. Буйсындыра гына. Син аны тик кабул итә, яисә кабул итми йөз генә чөерә аласың. Менә бит ул, аның мәхәббәтенең күкләргә күтәрелмәвенең сере. Ренат белән Наиләнең дә сере, тик алар өчен, үзләреннән башка берәүгә дә чишергә базнат ителмәгән, артларыннан күп еллар сөйрәлеп барасы, авыр йөкле сер иде бу. Әйтерсең, менә шушы минутта бу өчәүнең моңа тиклем ургып торган яшәү гамәле шушы бер кечкенә зәгыйфъ ноктада бәрелеште дә, киләчәктән өметен өзеп, туктап калды.
Бу өметсезлек ноктасын урап узар өчен тагын да ниләрдән мәхрүм, гаҗиз, тагын нихәтле хисләр корбан кыласы барын бер Ходай тәгалә үзе генә белә иде.


ГАДЕЛҖАН БАБАЙ
Яраткан һәм хөрмәт иткән
авылдашларымның якты
истәлегенә
Кар ява. Ашыкмый гына, рәхәтен белеп, кышкы җырын көйли-көйли эре кар ява. Ботакларына калын итеп кар юрган ябынган миләш агачлары, әллә җылылыктан, әллә карның шул җырыннан изрәп тынып калганнар.
Әнә, Гаделҗан бабай да, кайдадыр барырга җыенган җиреннән, әйтерсең, шушы тынлыкны бозарга теләмичә, капкасының баганасына сөялеп, авызына капкан тәмәкесен кабызмый гына, ирененең әле бер, әле икенче ягына күчергәләп, аптырап туктап калган.
Шул рәвешле берникадәр басып торганнан соң, көн әллә ни салкын булмаса да, өстенә, мин белә-белгәннән бирле бер дә салганы булмаган, инде күптән искереп, төймә тирәләре, җиң очлары сүсәреп, кесәсенә берни салалмаслык булып тетелеп, тишкәләнеп, анда-санда инде көя чеметкәләгән сарык тиресеннән теккән кыска кара тунын; озак гомерләр юуны күрмәгәнлектән каралып кына түгел, карасы ышкылып ялтырап беткән сырган чалбарын; көн дә мич авызында киптергәнгәдерме, кайбер җирләре янып-көеп, сары-соры төсләргә кергән “сочинкәсенә” кыстырып, әнә шул олы, үкчәләре күн белән ямалган “сочинкәләре” белән яңа яуган карны шыгырдатып таптап түбән очка таба кузгалды.
Ә кулына бияләй кигәнен мин хәтерләмим аның. Һәрвакыт кулларын йомарлап җиң очларына тыгып, менә хәзер, ул-бу була калса, панциренә кереп качарга әзер ташбака шикелле бераз куырылып, алга бөкерәебрәк йөри иде ул. Шәп-шәп атлап барган җиреннән кинәт туктап, ниндидер уйларын барлап “ Ниткәч”дип куя да, тагын кызу-кызу китеп бара. Бусы инде аның бер кемне гаҗәпләндерми торган гадәте иде. Гел шулай, кемнәрнең дә булса яннарына килеп басып, ниндидер бик мөһим сүз әйтәсе килгән кеше кебек “Ниткәч” дип куйганнан соң бик озак сүзсез тора. Үзе сүз сөйләргә бик оста булмаса да, төрле кызык-мызык сөйләгән кешене бик ярата иде Гаделҗан бабай. И, шул кызыклардан рәхәтләнеп, хәле бетеп, йөзләре кызарып чыкканчы, бөтен гәүдәсе белән селкенә-селкенә, гыжылдый-гыжылдый көлә иде.
Тик бу арада әллә нишләп китте әле Гаделҗан бабай. Картайдымы? Олы кешегә сабый акылы керә диләр, шул зәхмәтеме? Кулына төенчек тотып йөрү гадәтенә кереп китте. Бүген дә шул төенчеге иде кулында. Кайда бара? Кемгә бара? Баштарак, авыл кешеләре артык-портыгын чокчынып тормый, сумка тиклем сумка тотып йөргәч берәр хикмәте бардыр инде дип, аның бу гамәленә бик исләре китмәгән иде. Торабара бөтенләй дә күнеп үк киткән сыман да булдылар. Әлбәттә, бу хәлдән мәзәк ясарга теләүчеләр табылып, кыек-мыек сүзләр аткалап, мыскыллаучылар да булгалады. Әле Гаделҗан бабай аларның бу төртмә сүзләреннән үртәлсә, гаръләнсә, бер хәл. Кешеләрне ул кыздырыр гына иде. Аның исе дә китмәде, ишетмәде дә. Сүзләренә колак салган кеше кебек туктап тыңлап торган була да, тагын кех-кех көлеп, еш кына эченнән генә нидер көйләп китеп тә бара.
Агыйделнең аръягында сулар тынгандыр инде
Һәркемнең дә үз хәсрәте була торгандыр инде.
Тышындагысына караганда эчендәгесе мөһимрәк иде шул аның.
Авылда төрле сүзләр, имеш-мимешләр дә йөрде. Бик нык авыруы турында да. Казанга барып “бик, кеше арасында кычкырып әйтелми торган” хастаханәдә дә ятып кайткан имеш диделәр. Үзе ачылып сөйләмәгәч, читләтеп сорап караучыларга бернинди дә төпле җавап булмагач, кеше моны үзенчә аңлады, үзенчә фараз кылды.
Нәрсә иде соң аның ишек тышлата торган дермантиннан теккән сумкасында? Дермантиннан теккән сумка йөртүчеләр дә аз түгел иде түгелен авылда да. Магазины, почтасы, һәммә башка җирләре бар. Гомүмән, сумка тотып йөрү дә гадәти хәл. Ләкин почта, магазиннарга бик сирәк сугылучы Гаделҗан бабайның шул сумкасыннан һич аерылмавы авыл халкына алай да сәеррәк тоела башлады.
Бервакыт, район үзәгенә бара торган җиреннән юлда туңып, бозланып бетә язган Гаделҗан бабайны табып алып, күрше авыл хастаханәсенә илтеп салгач кына ачылды аның сере. Тальян гармун! Шул гомерләр буе иске сумкасында тальян гармун ышкылдырып йөрткән икән бит. Кайда гына йөри соң ул, дисезме? Кайда гына әле! Көн дә таңнан торып, авыл кузгалмас борын, сумкасына тальянын салып, райүзәккә юл тота: җәяү бара, җәяү кайта. Нигә бара? Нигә кайта? Нигә, нәрсәгә икәнен Гаделҗан бабай бер кемгә дә әйтмәде дә, аңлатмады да. Бу хәл аның өчен сабак та булмады. Бары тик икенче кулына таяк кына өстәде.
Уйнады микән ул гармунда? Авыл халкы арасында бу сорауга да төгәл генә җавап бирердәй кеше табылмады. Бергә үскән кордаш-чордашлары инде күптән үлеп беткәнгә, әлеге дә баягы имеш-мимешләр генә йөрде.
Кай яклардандыр, гомерләре буена шахтада эшләп, пенсиягә чыккач кына авылга күчеп кайтып, әллә ни төпләнеп тә өлгерми, карчыгы гүр иясе булган иде. Исән булган булса, авыл халкы аңардан барыбер серне чиштергән булырлар иде, әлбәттә. Кайдадыр, бик еракта, элек үзләре яшәгән якларда кызы бар икән дип сөйләделәр. Кайтканы булмады булуын, әмма ләкин анда-санда хатлары, җибәргән посылка, акчалары килгәли имеш диделәр. Укый алгандырмы Гаделҗан бабай ул хатларны, билгесез. Тик берсеннән дә укып бирүләрен сораганы ишетелмәде. Шунлыктан, аның гармунда уйнау-уйнамавы да дермантин сумкасының төбендәге икенче бер сере булып кала бирде.
Безгә кайсы яктандыр туган-тумача булганга күрә, бик еш булмаса да, әткәй белән әнкәй баргалыйлар иде аларга. Әнкәй кайчак иртә белән сөт, бәйрәм вакытларында пешкән камыр ризыклары илткәләде. Әткәй исә, он тарттырган вакытларында аның ашлыкларын да тарттырып кайткалый иде.
Минем дә кергәләгәнем булды аларның өенә. Карчыгы әле исән вакытларда пешкән тәбикмәкләреннән дә авыз иткәләгән булды. Ис киткеч пөхтә карчык иде Мәрьям әби. Өй эченә килеп кергәч тә : ул, каршыдагы, тышлыкларына матур чигүле чәчәкләр төшкән, күпереп торган мендәрләрен киереп, өстенә чия төсендәге плүш япмасын каплап, масаеп торучы, баш-башлары агачтан ясаган сиртмә карауат дисеңме; ул, берсеннән-берсе уздырып ялк-йолк килеп торучы чаршаулар,ап-ак итеп крахмалланган тәрәз өлгеләре дисеңме; ул, сирәк кенә йортларда очырый торган пыяла тәрәзәле сервант дисеңме-барсы да килешле, нәкъ менә бары тик аларның өен бизәп тору өчен генә ясалган кебек, ятышлы булып, бөтен тарафка ямь өстәп торалар иде. Бу әйберләр “тегеннән” алып кайтылган иде, әлбәттә. Безнең авыл өйләрендә бик күренә торган мал түгел. Авыл халкы әйтмешли, болай “пан да хан” яшәүчеләр ул заманнарда бармак белән генә санарлык иде. Сирәк-мирәк кенә, туган-тумачалары Үзбәкстан якларында яшәгән бер-ике йортта гына күренгәли иде андый атлас әйберләр.
Мәръям әби үзе, гел эре чәчәкләр төшкән матур кешмир күлмәктән, яхшы батист яулыктан, вак-вак, җай гына атлап йөрүче мөлаем гына карчык иде.
Мәръяме, ялгызын гына калдырып китеп баргач, Гаделҗан бабайның балтасы суга төшкән кебек булды. Һичбер нәрсәгә күңеле үсмәсә дә, каралты-курасын карарга тырышты. Яңасын кормады коруын, әмма ләкин булганын саклады - сынганын какты, авышканына терәү куйды. “Кем чанасына утырсаң-шуның җырын җырлыйсың “ дигәдәй Мәръям әбинең өйләрендә урнаштырган тәртибе, пөхтәлеге йорт тирәсенә дә, Гаделҗан бабайның келәт, киштәләренә дә күчкән иде. Такта бүрәнәләре тигез итеп өелгән, ә кирәк-ярак тимер-томырлары билгеле бер урында келәттә, киштәләргә тезелгән. Эш кораллары һәммәсе тәртиптә - җиңел итеп сапланган, шомартылган, чарланган, майланган булыр.
Җәен бик матур була Гаделҗан бабайларның йортында. Яшелгә буялган капканы ачып, бөтен җирен бәбкә үләне баскан йортка килеп керәсең. Мал-туар түгел, кай җиренә кеше аягы да тимәгән бу хәтфә үләнгә басып күркәмлеген бозудан куркып, туктап каласың. Тавыш-тынсыз гына ачылган капканың тимер келәсе “Бездә тәртип!”дигәндәй “шылт” итеп ябылуга, бу йортта, башка күрше йортлардагыча, капка шыгырдауга чәчрәп чыгып чәңгелдәргә ябышучы этнең дә, берөзлексез бакылдашучы үрдәкләрнең дә, ара-тирә кытаклап чабышучы тавык-әтәчләрнең дә, каршыңа ысылдап ташланучы ата казның да юклыгыннан бер авык сәерсенеп куясың. Гаделҗан бабайның инде күптән бәйдән ычкынып, йортында сирәк-мирәк кенә күренгәли торган эте өчен куелган су чынаягы читенә кунып чыркылдашучы ике чыпчыктан гайре бер җан әсәре дә күрмисең монда.
Менә уң якта Мәръям әбидән калган, кура җиләге бакчасы. Нигә калган дисезме? Чөнки ул дөнья куйганнан соң, ул бакчага Гаделҗан бабайның да, башка берәүнең дә аяк атлап кергәне булмады. Ә җиләкләре! Шундый эре! Җәй уртасыннан алып, кар төшкәнчегә тиклем пешеп, мөлдерәшеп утыручы сортауай җиләкләр. Авыл балаларының күзләре кызыга иде инде кызыгуын. Тик бу ташландык бакчаны басып кына түгел, сарып алган, җиләк куакларыннан бер баш озын булып үскән кычыткан гаскәрләре, киртә өстеннән башларын чайкап, өметләнүче һәрберәүнең ниятеннән кире кайтарып, ә инде алай да бакчага үрелергә җөръәт итүчеләрне бик яхшылап пешекләп җибәрә тордылар.
Бакчаның түр почмагына терәлеп үк Гаделҗан бабайның келәте тора. Элегрәк, ул иртүк шул келәткә кереп, кыштыр-кыштыр, анысын-монысын юнәтеп, көннәр буе югалгалап торгалый иде. Авылыбызның иң матур көянтәләре, тирә-як агач башларындагы берсеннән-берсе күркәм кош ояларыбыз, бер заман шушы келәттән чыгып дөнья күрделәр. Келәтенең дә әченә инде күптән җилләр оялаган, ә заманында сап-сары палауай тактадан ясалып, кәперәеп торган келәт ишеге, хәзер инде искереп, яңагы авышканга, бикләнүдән тәмам гаҗиз булып, бер якка салулап, төртү түгел типсәң генә үкереп ачыла торган бер көйсез ишеккә әверелгән.
Келәт буеннан өй верандасына тиклем сузылган, безнең авылныкылар “алтын шарлар” дип атаган чәчәкләр түтәле, әле дә, нәкъ Мәръям әби исән чагындагы кебек, күкрәп утыра. Чәчәкләре күбәеп, авырайгач, җиргә аумасын өчен тимер чыбык тарттырылып күтәртелгән, түтәле уталган, дымлы. Карчыгының яраткан чәчәкләре иде шул.
Аларга караган саен, Гаделҗан бабайның күз алдына карчыгының мөлаем йөзе килде. Кайдадыр, шушы куе чәчәк тәлгәшләре арасыннан аның күзләре күзәтәдер кебек: әгәр дә ул иртән килеп, чәчәкләр белән сөйләшеп, өсләренә су сибеп сафландырып китсә - елмаялар, әгәр дә инде, дөнья мәшәкатъләре белән онытылып узып китсә - шелтәле карыйлар сыман тоелды. Чәчәк түтәле, Мәрьяменең йөз нурын, кулларының җылысын, аның турындагы иң матур истәлекләрен саклаган изге урыннарның берсе булды. Хыянәт итә алмады Гаделҗан бабай истәлекләренә. Шуңа чәчәк түтәленең бетүенә дә юл куймады. Язын, кояш аз гына җылыта башлауга, ул түтәл өстендәге карларны тараткалады, җире ачылуга иң беренче булып аны тырмалады, йомшартты, искергән сабакларын кисте һәм шытып чыгуларын көтте. Ә шул чәчәкләр шытып чыга башлауга, элгәрге, карчыгы белән чөкердәшеп яшәгән вакытларының бер кыйпылчыгы әйләнеп кайткан сыман хис итте – йөзләре нурланды, күзләре яшләнде. Чәчәк түтәле дә хәлне аңлагандай саранланмады – күкрәп үсте, мул итеп чәчәк атты. Ә Гаделҗан бабай исә, юктан да хаҗәтен табып, эченнән генә яраткан көен көйли-көйли, һаман чәчәк түтәле тирәсендә бөтерелә торган булып китте.
Яр буйларында тыңладым, суларның агышларын
Кемнәр генә басар икән йөрәгем сагышларын.
Чәчәк түтәле Гаделҗан бабайның өй верандасына тиклем сузылган. Верандадан чыга торган ишек һәрвакыт ачык булып, ишектән капкага тиклем сузылган сукмак, соңгы вакытларда, бу тын йортның ниндидер хәрәкәт башкарыла торган бердәнбер урыны иде.
Өе дә тузган иде инде Гаделҗан бабайның. Зур булмаган өйгә, таралып китүдән курыккандай, бөтен иске-поскысы белән берегеп утыручы кечкенә такта веранданың тар гына, вак-вак тәрәзәләре, эчке яктан пәрдәләр белән капланганга күрә, сукыр карчыкларның элпәле күзләре кебек чекрәешеп калганнар.
Карчыгы да үлеп киткәч, Пермь якларыннан кайтартып, күтәртергә дип әзерләп куйган буралыклары да шул килеш ятып калдылар. Баштарак, буралык тирәсенә килгәләп, бер-ике тәмәкесен суыргалап, озак итеп уйланып басып торып киткәли иде. Хәзер анда да бик төшми башлады. Буралыгын сатуын сорап килүчеләргә дә аны-моны өзеп кенә әйтмәде. Сатып була мени хыялны? Аның бит авылга кайтуы да шул, җиргә кайтып яңа йорт салу, төпләнү булгандыр. Нәсел җебем шушында бәйләнер, балаларым, балаларымның балалары “бабай йорты”дип, шушы йортка кайтырлар дип өмет иткәндер...
Шулай, кышкы кичләрнең берсендә, Коръән ашына чакыру нияте белән, Гаделҗан бабайларга керергә туры килде. Дәшеп-дәшеп тә чыкмагач, авырып китте микән әллә дип, курка-курка булса да өйләренә үк керергә булдым. Нәрсә куркып торырга әле? Кеше үтергән җир түлел лә! Караңгы веранда буйлап капшана-капшана, абына-сөртенә, чамалап ишеккә тиклем килдем дә курку катыш кулга җай гына килеп эләккән ишек тоткасыннан тартып җибәрдем. Тын гына ачылган ишектән тышка җылылык бөркелде. Өе җылы күрәсең. Каушаудан чыккан хәлсез генә тавыш белән сораган исәнлеккә җавап булмагач, әллә тагын чыгып киткәнме дип, мич артына үрелеп карасам - өендә икән. Мич артындагы тар гына караватына кечерәеп, тәмам бөкерәеп бетеп, бөгәрләнгән сыман ук утырган да тирән уйга баткан. Әле ул гына да түгел, авыр эштән тупасланып беткән көрәк кебек олы кулларының уч арасына теге тальян гармунын кыстырган.
Тирә-якка күз ташлыйм. Өй эче әллә ни үзгәрмәгән. Бар да үз урынында: чаршаулар да, пәрдәләр дә, һәммә башка матур чүпрәкләр дә. Тик карчыгыннан калган чеметем генә җылылыкны мөмкин кадәр озаккарак сакларга дип өметләнепме, идәненә катлап-катлап җәйгән паласлар, инде күптән җыелмаган, ничәмә еллар карчыгы белән икәүләшеп бүлешкән урын-җирләр өстенә күп итеп ташлаган юрган-мендәрләр, күп гомерләр чистартылмаган сервант пыялалары, өстендә калагын тырпайтып, бердәнбер чәй стаканы торган, ашъяулыгы керләнеп, уңып беткән өстәлбу өйнең инде бик күптәннән хуҗабикәсез яшәгәнен кычкырып әйтеп торалар иде. Әйтерсен Мәрям әби үзе белән ак кәфенлеген генә түгел, тагын әллә ниләрен: Гаделҗан бабайны шушы көнгә төшерерлек өметсез, мескен итәрлек тагын бик күп иң мөһим нәрсәләрен алып киткән иде.
Минем уйларымны бүлдереп тальян шыңгырдап куйды. Әнә ул, бичара Гаделҗан бабай, башларын кыек салып, зур учларына җыеп тоткан тальянының сихри тавышлы басмакларына чалыш-полыш баскалап ниндидер көй чыгармакчы. Гармуны сузган зәгыйфъ тавышлардан, шуларның зәгыйфълеген ишетеп тә ишетмәмешкә салынып, әллә нинди гүзәл көй уйнаган кебек йөзләренә кинәт таралган матур бер мөлаемлыгы, балкып китүе миңа бик кызганыч булып тоелды. Уйнамакчы түгелме соң бу? Матур итеп уйнап бирер өчен, бик оста гармунчылар кебек бармакларын гына шомартадыр?
Агыйдел каты акса да, комнары кала икән
Кайгы хәсрәтләр үтсә дә, моңнары кала икән.

Күңелем белән тагын нидер әзләнеп, карашларым карават буендагы кечкенә өстәлгә төштеләр. Алла, бусы ни тагын? Өстәл өсте буш, иске консерв калайлары белән тулы иде. Кайсысы яртылаш киселгән, кайсысы вак кына җепләргә телгәләнгән? Кем монда иске калайлар белән җенләнеп чыккан? Тагын ни кыландырулары икән инде дип яндагы тәрәз төбенә дә борылып карасам – анда икән могҗизага! Тегесе баласы гына, монда икән анасы! Шушы калайлардан киселгән чыбыклардан үрелгән түгелме соң бу савытлар? Әйе, әйе! Ә бизәкләре ничек? Соклануымнан “Аллам!” дип кычкып җибәрүдән чак тыелып калдым. Нинди матур савытлар! Ис киткеч хәл бит бу! Эчендәге сасы балыгыннан бушанып, күпме вакыт чүплекне “ бизәп” яткан эткә дә кирәкмәгән калай савытның төбеннән әллә нинди матур бизәкләр ургылып чыгалар да, бөгелә-сыгыла, уралыша-уралыша, бер-берсенә сарыла-сарыла, чолгана-чолгана, буталыша-буталыша, әллә нинди кабатланмас эзләр калдырып өскә үрмәлиләр. Минем мондый матур калай бизәкләрне күргәнем дә юк иде әле. Гаделҗан бабай үзе ясаганмы соң боларны? Үзедер, әлбәттә! Югыйсә, кем бу чүп-чарларны аның өстәлендә туздырып калдырган да, кайсысы килеп бу калайларны турап утырган?
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Жимчәчәк - 10
  • Parts
  • Жимчәчәк - 01
    Total number of words is 4263
    Total number of unique words is 2216
    35.3 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    57.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 02
    Total number of words is 4333
    Total number of unique words is 2111
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.5 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 03
    Total number of words is 4237
    Total number of unique words is 2118
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.8 of words are in the 5000 most common words
    59.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 04
    Total number of words is 4275
    Total number of unique words is 2148
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    49.8 of words are in the 5000 most common words
    57.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 05
    Total number of words is 4236
    Total number of unique words is 2257
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 06
    Total number of words is 4169
    Total number of unique words is 2251
    34.9 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    57.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 07
    Total number of words is 4286
    Total number of unique words is 2229
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    50.1 of words are in the 5000 most common words
    58.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 08
    Total number of words is 4320
    Total number of unique words is 2139
    35.5 of words are in the 2000 most common words
    50.4 of words are in the 5000 most common words
    58.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 09
    Total number of words is 4300
    Total number of unique words is 2107
    37.1 of words are in the 2000 most common words
    51.3 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 10
    Total number of words is 4219
    Total number of unique words is 2235
    34.9 of words are in the 2000 most common words
    48.9 of words are in the 5000 most common words
    56.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 11
    Total number of words is 4239
    Total number of unique words is 2194
    35.9 of words are in the 2000 most common words
    51.8 of words are in the 5000 most common words
    60.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 12
    Total number of words is 1421
    Total number of unique words is 809
    46.4 of words are in the 2000 most common words
    61.3 of words are in the 5000 most common words
    68.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.