Latin

Жимчәчәк - 05

Total number of words is 4236
Total number of unique words is 2257
36.7 of words are in the 2000 most common words
52.1 of words are in the 5000 most common words
60.2 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Нидәндер, күзләрен бик тирән мәгънәле итеп кысып, хихылдап көлеп куйды зур кыз.
- Синең очучы буласың киләме? - диде кечкенә кыз аның көлүенә игътибар итми.
- Юк, мин брач булам. Кошларны дәвалыйм, җанварларны...
Зур кызның күз алдына челт итеп, иске өй чормасында качып ятучы мескен мәчеләре белән, теге көнне исерек лесник абыйсы китереп ташлаган яралы саесканның ватык кер машинасы эчендә бәргәләнүе исенә төште. Бер мизгелгә генә нәни кызчык та керфекләрен апасына табан авыштырды да, моң тулы дымлы күзләрен тагын якты һавага күтәрде.
- ... Ә минеке килә.
- ... Елак бит син. Елакларны очучыга алмыйлар.
... Нәни кыз күзләрен һаман күктән алмады... Кайчан да булса үзенең шул самллеттан да биеккәрәк күтәреләчәген, һәм шул билгесез югарылыктан Якты һәм Иркен дөньяны манзара кылачагын күңеле белән тоя, тик ул дөньяның нинди икәнен генә күз алдына китерә алмыйлар иде әле.
ЧОҢГЫЛ
Аклык -каралык, яктылык-караңгылык,
биеклек-түбәнлек... - берлекнең кануни
бөтенлеге! Уян, һәм күңелең белән шушы
хакыйкатьне бөтенләе белән кабул ит тә,
ниһаятъ, кальбеңә, яратылган көнеңнән
сусап яшәгән тынычлык алып, яшәешеңә
нәтиҗә кыл, әй, кешем. Әгәр көнең бүген
караңгы икән, иртәгә һичшиксез аның
якты булачагыннан шикләнмә.
Лира И.-В.
Авыл уртасындагы мәчетнең түбәсендәге инде күп гомерләр кадак-чүкеч күрми искерешеп, кубып беткән калайлары, җил кузгалган саен шап та шоп шапылдашып, әллә нинди ямьсез тавышлар белән ыңгыраша-ыңгыраша тузына, котырына торган булдылар. Бу шомлы тавышларга, мәчетне урап үскән карт тупыл, каен агачларына чиксез күп оялар корып, якын-тирәдәге йортларның берсенә дә ни йокы мазасы, ни рәхәтләндереп бәбкәләр үстерү бәхете күрсәтмәгән кара каргаларның да бертуктаусыз каркылдаулары кушылып, әллә нинди, кем күңеленә керсә дә битараф калдырмый торган күңелсез сөрән булып яңгырыйлар иде. Нишлисең, бичарадан ни чара дигәндәй, башкача берни эшләр хәл дә юк, бары тик бу хакыйкатъ белән килешергә генә кала. Үз белдегең белән мәчет түбәсе кагып йөрсәң – башыңны черетерләр! Аннары, мәчет дигәнебезнең исеме генә мәчет, ә җисеме күптән интернат инде аның. Күрше авылдан мәктәпкә йөреп укучы балаларга интернат ул.
Заманында, авылның үрнәкле коммунистлары, партия алдында “изге” эш күрсәтеп, түбәсеннән манарасын кисеп төшергәннән соң, ике катлы, вакытында тирә-юньдә дан тоткан, халкыбызның горурлыгы булган, аның иманын саклаган мәчетебез, бүген килеп ниндидер ямен, гамен, горурлыгын югалткан бер нәрсә кебек, тезелеп киткән олы күз-тәрәзәләрен мөлдерәтеп, сагаеп, нилектән шушы көнгә төшкәннәрен һич аңламыйча аптырап, мескен хәлендә тик утыра бирде. Эче дә, хәзер мең төрле җиһаз белән тулса да, һавасы ниндидер йөрәккә тия торган бушлык, сагыш белән сугарылган иде. Әйтерсең, мәчет бу халәтен берничек кабул итәргә теләмәде дә, кабул да итмәде. Манарасыз мәчеттә торучы балалар, анда яшәгән вакытларда сәер-сәер хәлләргә юлыгып, андагы хәлләр турында төрле чышын-пышын хәбәрләр йөрсә дә, аның көнкүрешенә бернинди дә үзгәреш кермичә, ул һаман интернат булып калды.
Тора-бара бу турыда борчылучылар да, уйланучылар да, элеккеге мәчетне кызганучылар да сирәгәйде. Тик мәчет үзедерме, әллә аның үлмәгән рухыдырмы, көзге җилләрдә иске калайларга һаман тынгылык бирми, аларны төя-төя, яргаланып беткән такта араларына кереп сызгырынып тузына-тузына, язмышыннан ризасызлыгын белдереп улый-улый, авыл өстенә үзенең моң-зарын, каргышын чәчеп торды.
Шулай еллар артыннан еллар узды – авыл өстеннән иман нуры сүнә барды. Ничә йөз еллар элек, чукындырылудан качып динен, иманын, милләтен сатмас өчен иленнән китәргә мәҗбүр булып чит җирләрдә төпләнеп яшәп калган горур, башбирмәс ата-бабаларыбызның изге рухы тагын тынычлыгын югалтып, тагын авыр сынау алдына басты...
Югалган айлы, мәсхәрәләнгән мәчетнең рәнҗеше әйләнеп кайтты, әлбәттә, кайтты, озак көттермәде. Юлдан язган, оятын, гыйффәтен югалткан кызларыбыз, яшьли исереккә сабышкан улларыбыз, гаилә учагын тотарга, бала тәрбияләүнең иң изге, иң мөһим бурычы итеп танырга теләмәгән хатын-кызларыбыз, үзен табучы һәм туйдыручы икәнлеген онытып, махмыры белән зиһеннәре буталган ир-атларыбыз, “Аллаһы әкбәр” белән “бисмилла”дан гайре бер дога да белмәгән кадерсез әби-бабайларыбыз – кыйбласын югалткан бичараларның җимерелгән язмышлары булып, безнең нәсел ояларыбызның ишекләрен какты. Кадер-хөрмәт югалды, ата-улны, ана-кызны белмәс көнгә килде. Юлдан язганнар язмыш чоңгылында адашты. Артта бары ташландык хәрәбәләр генә кала барды. Җимерелде дә яңадан корылды, тагын җимерелде, тагын корылды.
Тормыш шулай дәвам итә. Беркемне дә кылган гонаһлары, ялгышлар өчен хөкем итмичә алга бара да бара.

Кичә дә мәчетнең шомлануы юкка булмаган икән. Көту кузгалу белән өйдән-өйгә яшен тизлегендә көтүче Сибгатулланың үлем хәбәре таралды. Искиткеч хәбәр! Сибгатулла үлгән! Ничек, кайчан үлгән? Теге, кем әйтмешли, тауга каршы үгез егарлык көче булса да, беркайда да эшләргә теләмәгән, теләсә-кемгә бер стаканлык эш эшләп “тамагын мирга салып” йөрүче бер бәндәгә әйләнгән иде инде әйләнүен. Берәүләр “ярар, котылган” диештеләр. Берчә, бу сүзләрдә дөреслек тә бар иде. Һич айный алмый үзе дә игелек күрми, шул эчүе аркасында хатыныннан аерылып, артыннан ияртеп кайткан бердәнбер кызына да көн яктысы күрсәтмәде. Шушындый таза ирнең нилектәндер гомерен заяга уздырып, башкача өйләнә алмый, инде менә хәзер кызын да үстереп, укытып, кеше итеп, кияүгә бирү шатлыкларын да күрә алмыйча, эт тормышы белән яшәп, эт үлеме белән үлеп тә китүен җәлләп, күз яшьләрен тамызучылар да булды. Тик, сәбәпләре генә билгеле түгел иде. Хәер, бу турыда борчылучы да булмады. Кемгә кирәк соң ул?
Гадәттә, эчергә ярата торган барлык ирләр кебек үк, айнык чагында ис киткеч яхшы, йомшак күңелле, изгелекле-игелекле, ни кушсаң да йөгереп торучы, сорасаң җәһәннәм тишегенә дә кереп чыгарга да әзер булган бу “Алла мәхлүге” эчсә - иблис алыштырып куйган кебек үзгәрә иде.
Төп кебек кыска буйлы, табак битле, ярым пләш башлы, шешенеп беткән кысык күзле, кызыл йөзле, билләрен каеш белән буып куеп, йомшак кына баскалап, тавыш-тынсыз гына кайтып керә дә - дөньясына булган бар ачуын, нәфрәтен, шул газиз, ятим, ничек кенә җәберләсә дә, сабыйлыгы белән барысын кичереп, гафу итеп, хәтта шушы әтисе биргән тормышка риза да булып яшәргә тырышып ятучы, яратыр башка кешесе булмаганга, әтиләрне ничек булсалар да яратырга кирәк дип уйлаганга, аны чиксез яратучы кызына чыгарып, үзенең бәхетсезлекләренең сәбәбен дә ирексездән аңа кайтарып калдырып – дөнья җимерергә, билендәге каешын чишеп алып селтәнгәләргә, әшәке сүзләр белән сүгенә-сүгенә кыйнарга тотына иде. Туйганчы котырына-котырына да арып йокыга китә.
Ә Галиясе, сабый Галиясе, аның ниһаят йоклап китүенә Ходайга мең рәхмәтләрен укып, идәнгә сузылып яткан атасының баш астына мендәрен тыгып, сасысына чебеннәр җыелмасын өчен битенә чүпрәк, өстенә одеялын каплап, гадәттәгечә, куркуыннан тиз генә тынычлана алмаганга, чираттагы йокысыз төнен уздырыр өчен яраткан урыны – тәрәзә төбенә менеп утыра иде. Монда рәхәт була аңа. Куркыныч та түгел. Урамда тынлык. Бар дөньяга ай нуры таралган. Бу вакытларда берни турында да уйлыйсы килми Галиянең. Бары тик шушы тынлыкка, җанына рәхәтлек бирә торган тынлыкка кереп югаласы гына килә.
Шушы вакытта, иске генә өйнең күгәргән рамалы, тар гына тәрәзәсе төбендә, кечкенә куллары белән кочаклап тоткан тез башларына юеш борыннарын терәп тынып калган нәни кыз баланың ниләр уйлаганын беркем дә белмәде. Бары тик ай гына, әллә хәлен аңлап, әллә аңламыйча гына, аның, юка гына җибәләй чәчләреннән, кояшта ашалган йомры җилкәләреннән, ялан аяк йөгереп чебиләп беткән аякларыннан – егылса да, еласа да беркайчан назлы, иркә куллар тоймаган кечкенә генә гәүдәләреннән иркәләде, өшегән тәнен җылытты.
Ул көнне дә гадәттәгечә булды. Әтисе иртән торып, юынгычның борынын шалтыр-шолтыр китереп юына башлауга уянды Галия. Йоклаганда астына ук кереп беткән юрганын сөйрәп чыгарып, башыннан ук ябынып, сыңар күзе белән генә әтисен күзләргә кереште.
Менә әтисе, юынып бетеп, битләрен, суы тамып торган чәчләрен өстендәге күлмәгенең чабуына гына ышкыштырып өстәл янына килде.
- Йокла! Әле иртә, - диде ул Галиягә борылып карамыйча гына.
Белә иде Сибгатулла кызының гадәтен. Тимер чәйнекне күтәреп түшләреннән агыза-агыза, голтлатып бөтен суын эчеп бетерде дә берни булмагандай:
- Үзеңә берәр нәрсә хәстәрлә инде. Ач утырма, - дип ишеккә таба юнәлде. – Югароч көтүендә мин.
Аннары, ишек тупсасына җиткәч туктап, кесәсеннән йомарланып беткән унлык чыгарды да:
- Менә мә, үзеңә берәр нәрсә ал, - дип, өстәл кырыена куеп, ашыга-ашыга чыгып китте.
Галия, гадәттәгечә сикереп торып, әтисенең капкадан чыгып урам буйлап киткәнен дә карап калмады. Кузгаласы да килмичә, яткан килеш кенә бөтен өйне күздән кичерде.
Әнә, түрдә, мич артында әтисенең караваты. Мендәр-ястыкларының тышлыклары керләнеп, кайбер җирләреннән тишкәләнеп, эчләре чыгып беткән. Галия аны туздырып ташлаган каз оясына ошатып, авызының чите белән генә елмаеп куйды.
Арырак, тар гына, кулдан ясалган өстәл өстендә - телевизор. Күрсәткән көнен хәтерләми аның Галия. Шул эшләмәгән килеш кенә китерделәр дә бугай әле аны. Әтисе әллә ничә тапкыр ясатырга да йөрде.
Урталарында торган телевизордан зурлыклары белән әллә ни күпкә аерылмаган тәрәзәләрнең пыялаларында иртәнге кояш нурлары биешә. Өй эченең эч пошыргыч сәләмәлегеннән, моңсу күзләрен мич сөреме сеңеп күгәреп беткән челтәр-чаршаулар артына яшерергә тырышып утыручы тәрәзәләрне кояш нурлары гына бизи алмый шул. Ул нурлар бары сабый Галиянең күзләре аша күңеленә үтеп кереп кәефен күтәрергә, җанының әллә нинди урыннарына йомшак кына кагылып:”Бирешмә Галия, синең бар да әйбәт булачак!” - дип, дәрт-күәт өстәргә генә сәләтлеләр иде.
Телевизорга терәлеп үк Галиянең караваты тора. Ошый иде аңа үзенең йоклаган җире. Ян стенасына Фәйрүзә апасы биргән матур журналлардан кисеп алынган төрле-төрле рәсемнәр эленгән. Иртәләрен, әтисе чыгып киткән чакларда шул рәсемнәрнең әле берсенә, әле икенчесенә карап хыялланып ятарга ярата ул. “Эх, мин болай булсам иде, эх, мин тегеләй яшәсәм иде,”дигән хыял канатлары аны әллә нинди биеклекләргә алып менеп, әллә ниләргә өметләндерә, ымсындыра иде. Галиягә шунысы да җитә. Күп кирәк мени ул хыялларга ышанасы килгән кыз балага?
Шушы эшләрен тәмамлагач, Галия караваты кырыеннан ишеккә таба сузылган аш өстәленнән әтисе калдырган акчаны үрелеп кенә алды да, әйләндереп карарга кереште. Аннары, учларына кысып тоткан килеш аның җылылыгын тоеп, хәзер китбеткә төшеп, бу акчага ниләр алачагы күз алдына китереп бик озак хыялланып ятты...
- Тор балам, тор. Кояш сыртыңны кыздырганчы йоклау килешмәс! Тор!
Зурәнкәсенең тавышыннан Галия сискәнеп китте. Йокымсырап киткән икән. Ай, кибет тә ачылгандыр бит инде.
Тик, әбисе утырган яктан, кинәт борынга килеп бәрелгән кайнар кыстыбый исе аның бөтен планнарын үзгәртте. Югыйсә, торгач та кибеткә йөгерәсе иде бит. Мондый кыстыбыйлы хәлләр аларда сирәк була шул, шуңа зурәнкәсе әйтмешли, бик фарсит итеп булмый. Әбисе торган йортта бала-чага күп булганга, аның пешкән әйберләре Галиягә килеп җитеп өлгерми кала. Андагы җәмәнән явы барлык авызга эләгердәй әйберләрне корытып кына тора.
- Әйдә, ашале, балам! Кичә кич тә менмәдең, ашарыгызга булгандырмы инде, юктырмы? Теге зобаный тагы эчүдәдер инде. Бик җилләнеп кайтып килә иде кичкырын, күреп калдым мин аны. Кайтсын да олаксын! Ник саклап ятасың син аны? Сизмәгәндәрәк чык та кит! Чистый Газраил арбасыннан төшеп калган булды бит! Ашарыңа ипиең дә күренми инде, балакаем. Акча калдырмый инде ул, үз корсагыннан артмый. Кешесе дә бит аның начар кәсеп тапты, аракыга гына эшләтәләр. Баласы тилмергәнен уйлап торучы юк инде ул хәзер. Аракысы аракы булса ярар иде әле, адәм тилерткеч нәрсә. Кайсы иблисе сатадыр?
Зурәнкәсе үзе сорый, үзе үк сорауларына җавабын бирә-бирә һаман тыкылдавын белде. Аңа Галиянең ризыгына тыгылып, “ыкы-мыкы” килеп торуы да кирәк түгел. Белеп, күреп тора инде ул барын да. Йөрәге әрнегәнгә, башкача эш кодрәтеннән килмәгәнгә, шулай зарланып булса да эчен бушатуы гына инде.
Чәйләр эчкәннән соң Галия зурәнкәсенә ияреп, кибеткә тиклем менде. Аннан зурәнкәсе аңа кесә тутырып матур кагәзьле кәнфитләр, прәннек-печеньеләр салып, артып калган акчасын кесәсенә тыгып:
- Берәр җиреңә тыгып куй. Атаң белсә, тынгылык бирмәс. Мәктәбеңә берәр нәрсә аласың булса, кирәк булыр, - дип, кире өенә озатып, карап калды.
Әле кайтышлый, сугыш чукмары Илһам каршысына чыгып кәнфит-печенье даулап, бер-икене колак төбенә утырткач кына авыз тутырып акырып елап кайтып китеп - мәш килешеп тә алдылар.
Көн кичкә авышкач, утыз кадаклы чиләкләрен көянтәләренә асып, колонкага суга барып килде. Әтисе чишмә суын ярата, яратуын. Соңгы тапкыр чишмәгә барып, тулы чиләкләре белән елга аша салынган яңа күпердән чыкканда сөрлегеп, суга коелып төшеп, чиләкләре-ниләре белән ага язганнан соң зурәнкәсе анда башкача бармаска кушты: ”Чишмә сулары эчмәсә дә, чукынмас та әле атаң!” – диде. Аякларын шунда авырттырды инде Галия, әле һаман төннәрен йокы бирми сызлап интектерәләр. Чиләкләре дә зур шул, тигез җирдән барганда да җиргә тиям-тиям дип киләләр. Кибет тәм-томнарына алданып, өйдә бер чүмеч тә су юклыгын бөтенләй оныткан. Кичә ташып куйганын әтисе түгеп-чәчеп бетергән. Аның ничек интегеп ташыганын белми бит ул, күргәне дә юк. Әле хәзер кайтса:”Мин көтү көтеп кайттым! Кая суың?” дип акырынырга тотыначак.
Аннары, кешедә ашап кайтса да, салган баштан ашаганын онытып гел капкаларга ризык сорап, аптыратып бетерә дип, табага бәрәңге дә кыздырырга куеп, күрше Мәдинә апасы янына скәмиягә көтү каршыларга чыгып утырган иде. Аның белән җыен юк-бар турында сөйләшеп, көлешеп утырдылар.
Сизенмәде шул Галия ул көннең ничек бетәсен, сизенмәде. Сизенгән, белгән булса да нишләр иде соң ул? Йөгереп барып атасының эчкән шешәсенә ябышыр идеме? Андый хәлләр булгалап, аның өчен Галиягә аз эләкмәде. Мәңге алай эшләмәскә ант иткән иде инде ул.
Әле көтү кайтыр вакыт җиткәч, әтисенә иптәшкә чыккан малайның атта җан-фарман чабып килеп:” Сибгатулла абзый үлгән” дигән сөрәненнән башы гөҗләп китсә дә, бу куркыныч хәбәрне җиткергән малайга буш күзләрен зур итеп ертып карап, сүзләренә бер бөртек тә ышанмый, башка кешегә әйтәсе урынга нишләптер аңа килеп әйткән сыман кабул итте. Ишеткәне зиһененә якынлашкан саен, үзен ниндидер упкынга җай гына, рәхәт итеп төшеп баргандай хис итә башлады. Кайдадыр еракка, бик тирәнгә очканын чамаласа да, үзен туктатып калырга тәкате җитмәде. Әллә нинди ләззәтләр көтеп торган сыман бөтен җаны-тәне белән шунда, тирәнлеккә омтылды. “Әйдә, бернинди кайгы-хәсрәтләр дә юк, рәхәт монда! Җан рәхәте!” дип кемдер аны ышандырырга теләде...
Шуннан ары ниләр булганын Галия хәтерләмәде. Ниндидер, начар төшме, начар киномы күргән кебек – рәсемнәр берберсенә ялганмады, сүзләрнең мәгьнәләре чуалды. Кай урынга төртсәләр дә, шунда төртелеп, бернигә игьтибар итмичә, сораган сүзләрнең, җавап бирү түгел, мәгьнәсен аңламыйча, кайда, кемнең нәрсә эшләгәненә төшенмичә - ни үле, ни тере тик утырды.
Ә күзләрендәге куркыныч бушлыктан күз яшьләре әллә качып, әллә кибеп беткәннәр иде. Галия вакытның агымын сизмәде.

Күзләрен ачып җибәргәндә Фәйрүзә апаларының өендә иде инде. Бар булган хәлләрне исенә төшереп, бүгенге көндә үзенең кем икәнлеген, нинди хәлдә, әтисе үлгәннән соң дөньясы кайсы якка үзгәргәнлеген күңеленнән кичереп, барысын аңларга, бер көйгә салып җайларга тырышып карады. Тик бу куркыныч уйлардан, аның тагын башлары әйләнеп киткән сыман булды, тамагына әллә нинди, теге көннән бирле аны буасы килеп, сулыш алырга бирмәгән төер килеп тыгылып, калтыранып китте. Зурәнкәсенең ара-тирә, бик кирәкле эш белән барган җиреннән, нигә барганлыгын онытып, кызык иттереп:” Тукта, кем булып эшлим соң әле мин монда?” дигән сүзләрен исенә төшереп елмаерга да тырышып карады. Булмады. Уйлары шуннан ары китмәде.
Ник берсе дә килми соң янына? Хәлләрен сорамый? Ул тынычланып калырлык итеп, бүген, иртәгә ничек яшәргә икәнен өйрәтеп, аңлатып китми?
Шулай күзләрен ачып, тын гына яткан арада, күрше бүлмәгә кемнәрдер кереп, пышылдап кына сөйләшә башладылар.
- Ярар, ял итсен! Бер дә борчылмагыз, уяныр. Мин кич тагын сугылырмын әле. Алай-болай була калса чакыртырсыз. Күпме йокласа да йокласын. Аңа хәл җыярга кирәк, сабый бит әле ул, - дип сөйләнде берсе.
Галия монысының авыл фельдшеры Рәсимә апасы икәнен, ә сүзнең үзе турында барганлыгын аңлады, әлбәттә. Аннары, черт иттереп Рәсимә апасының сумкаса ябылды. Мең төрле сумкаларның чертләүләреннән аерып таный алыр иде Галия Рәсимә апасының ул сумкасының ябылуын! Авылда бер кемдә дә юк аныкы кебек зур, матур, ак сумка. Чертләп ябылуына тиклем күңеленә рәхәтлек бирә иде аның. Җае туры килеп алар яныннан узган саен фельдшер апасы аның янына кереп, хәлен сорашып, авырткан аягын карап, әллә ни кадәр витамин, банкага тутырылган тәмле-тәмле әйберләр калдырып китә торган иде. Бу юлы да, бәлки буш итмәгәндер, берәр нәрсә калдыргандыр әле. Сорар әле Фәйрүзә апасыннан.
Галиянең уйларын бүлдереп, теге якта тагын пышылдаша башладылар:
- Ярар алайса, Рәсимә апа. Рәхмәт сезгә! – ди-ди, кайсысыдыр Рәсимә апаны озата чыгып китте. Озатучы кыштыр-кыштыр кире әйләнеп кайткач, пышылдау дәвам итте:
- Кара инде бу мулла актыгы Гәләүне! Тагын төшкән әткәй янына. “Тегеләйме, болаймы,” дип сорашкан була. Оятсыз! Кемгә кирәге бар инде аның хәзер, җир битнең? Җеназа чыгарга исереп килгән бит, әй! Вот мулла, диген, әй!
- Әле, силсәүит прсидәтеле аның өстенә килеп кергән ди бит әле шул көнне. Анысын ишеттеңме? Гәрәй бабай да булган ди шунда. Кичә, Гәрәй Мөршидәсе сөйләп торган. ”Килеп керсәк, малайкаем, теге, авызын корт чаккыры муллабыз, мәет колашасы өстенә менептереп ятып йоклаган, минсиңайтим!” - дип әйтә ди. “Үзе лыгыр исерек,”дип әйтә ди. Прсидәтел телдән калып карап торган-торган да, аптырагач:”Кая кирәк, үзен дә юындырыгыз-киендерегез дә озатыгыз инде,” – дип әйткән дә төкереп чыгып киткән ди.
- Әйтәм җилле, күрше авыл мулласын китерттеләр. Шулай булган мени ул?
- Әле син күрмәдең аның соңыннан төшеп, исерек башыннан ниләр кыланып йөргәнен. Мәет юарга кешеләр алып төштем дип, үзенең ләх исерек өч шешәдәшен ияртеп кергән ди. “Китегез моннан, авылда пока мин мулла,” –дип урын даулый ди, малакаем, мәет өстендә. Әле шешәдәшләренең кем икәнен белсәң.
- Кемнәр, дип. Ишеткәнем бар инде, теге төрмәдән кайтып җыелган нәрсәләр шуның янына ияләшкәннәр икән дип.
- Әйе инде. Яталар ди шунда мулласы белән бергә хәер-садака акчасын эчеп. Менә, кем уйласын мулла шушылай кыланып ята алыр дип. Башка сыерлык хәл түгел бит. Хәзер белделәр дә соң, бөтне район сасып өлгерде. Кит, адәм көлкесе!
- Куып чыгара алганнармы соң инде?
- Чак! Бөтен кеше кереп, кит аннан, кеше көлдереп, ләгънәт җыеп йөрмә, мәет мәсхәрәләп дип әйткәләгәч, кайтуын кайтып китмәсә дә, бер читкә чыгып басты да шым булды, эшнең нидә икәнлеген абайлап алдымы? Ай-һай! Ә теге кешеләре кабер казыган җиргә чаптылар.
- Инде нишләтерләр икән? Муллалыктан алырлар микән?
- Белмим инде. Кем алсын инде аны? Кемгә кирәк соң аның муллалыгы-ние? Кем мулла итеп сайлаган соң аны? Шушы мыскылланучы кешеләр бит инде. Башкача берәү дә искечә җүнләп укый белмәгәч, йөри инде шунда, авылның иң укымышлы кешесе булып, әстәгъфирулла тәүбә, тәүбә. Кеше үзе чакыргач, бара инде. Элеккеге кебек указлы муллалар юк ич хәзер. Каян аласың аны? Җыен әби-чәби бар да! Алары да, ашка җыелган саен “алай тиеш” тә”болай тиеш” диешеп, һәркайсысы үз сүзен хак сүзгә чыгарырга тырышып, талашышып бетәләр.
Тагын тыелалмый көлгән тавышлар килде.
Галия, апаларының, шулай берни булмагандай көлешеп, ләчтек сатып утыруларыннан көнләшеп куйды. Аның да алар янына чыгасы, дөньяларын онытып сөйләшәсе, көлешәсе килде. Фәйрүзә апасы белән каз бәбкәләре саклагандагы кебек көннәр буена, дус кызы белән чәчләренә бихисап күп бигудилар урап, берәм-берәм, үзләренә күз атып йөрүче егетләрне тикшергәннәрен, авыл яшьләре арасында кем-кем белән йөри, кем-кемне ташлаганнары турында тәфсилләп озак итеп сөйләүләрен тыңлап, аларның әллә нинди күзләрнең явын алып ялтырап торган тырнак буйый торган лакларын, иреннәренә сөртә торган янып торган помадаларын алышына-алышына сөртүләрен карап торасы, бармак очларына тамызыр-тамызмас кына тидереп сөрткән духиларының исләрен иснисе – алар кебек чиксез бәхетле буласы килде.
Күрше бүлмәдән: “ Ай, Галияне уяттык, ахыры,” дип ахылдашулар, чынлап та аны уятып җибәргәндәй итте – ул бүгенгесенә әйләнеп кайтты...

Менә бүген әтисенең “җидесен” дә үткәрделәр. Мондый көннәрдә барсына да булышып, күңелдәгеләрен онытырга теләп ниләр генә эшләсә дә, суда батырга теләмәгән сал бүрәнәсе шикеле кичерешләре һаман өскә калкып чыктылар Галиянең. Зурәнкәсе һич җибәрәсе килмәсә дә, мең төрле сәбәпләр табып өйләре тирәсеннән дә үтте.
Бераз туктап карап кына китте. Керергә базмады.
Мескен өй, юл чатында башларын салып сагышланып утыручы дәрвиш кебек, авыр хәсрәтеннән иске палауай түбәләрен, тышланмаган черек бүрәнәләрен яныннан сызылып киткән тыкырык ягына авыштырып, тагын да ятимләнеп, караңгыланып калган. Ә тәрәзәләре, алдына тезелешеп утырган сап-сары сәрәүәй агачлары арасыннан аны күреп калырга тырышып, күзләрен мөлдерәтеп: ”Галиякәй, китмә, зинһар! Син дә китмә! Ташлама атаңның нигезен, ташландык итмә! Синсез дә безгә чиксез авыр булыр! Ташлама!” дип ялварып карыйлар сымак иде.
Иске өй, каршысында басып торган – зәңгәр күлмәкләрен кигән, чәчләрен туздырып салган какча гәүдәле, күкрәгенә әллә күпме сабырлыклар, миһербанлык, гайре кырыс дөньясына сөю, тагын әллә ничаклы изге хисләр тутырган олы җанлы, менә бүген генә, бөтен яхшылыклары, кимчелекләре белән чиксез якын булып тоелган яшь хуҗабикәсенә күпме генә өметләнеп караса да, Галиясе аңа бүген якын килергә теләмәде. Керә алмады шул! Әгәр керсә, куркуына чыдый алмый хәле бетәр дә, мәңге чыгалмый, әтисе кебек үлеп калыр сыман тойды. Әбисе белән Фәйрүзә апасыннан башка аны эзләүче дә булмас. Әле хәзер аларның аны эзләп йөрергә вакытлары да юк.
Ә яшисе килә! Алда ни көткәнен кем белә бит әле? Тик ничек яшәр соң ул? Бу өйсез ничек яшәр? Бу бит аның бердәнбер үз өе! Аның башка өе юк! Бу авылда да башка һичбер җирдә дә! Аның бит бу дөньядагы бердәнбер тукталышы! Тагын кайда тукталыр да, кемнәр колач җәеп каршы алыр соң аны? Өенең эчендә аның әле кирәкле әйберләре, фәкыйрь генә булса да киемнәре, уенчыклары, ерак шәһәрдән кайсыдыр апасы алып кайткан баш кадәрле зур ак бантигы бар. Аның аклыгыннан, пакълегеннән үз гәүдәсе өстенә куярга кыенсынып, берәр киярмен әле дип, ничә еллар саклаган иде.
Ә көн саен юган табак савытлары, көн саен кулына тоткан өй кирәк-яраклары? Бүгеннән бит алар да ятим, кирәксез!
Галиягә, әгәр шушында яшәргә туры килсә - яши дә алмас, әгәр ташларга туры килсә - ташлый да алмас кебек тоелды. Үткәннәреннән башка, әтисеннән башка ничек яшәр? Ул бит башкача яши дә белми! Нишләр? Кемгә кирәк соң ул? Болай да, гомер буе тынгылык күрмәгән зурәнкәсенәме? Нәкъ әтисе кебек үк исерек абзыйсынамы? Аның биш балалы, үз балаларыннан да туеп беткән җиңгәсенәме?
Шушы уйлары белән Галия зияратка ничек килеп җиткәнен дә сизми калды. Килү белән кесәсеннән, теге көнне әтисе калдырып киткән ун тәңкәдән калган акчага, кибеттән алган ясалма чәчәкләрен чардуганның тимер очлыгына урап куйды да, әтисе үлгән көннән алып беренче тапкыр бәреп чыккан күз яшьләренә буылып еларга тотынды.
Барына да – үзен, бердәнбер кызын жәлләмичә, җиде ят кулына бер ялгызын ташлап киткән каты бәгерьле әтисенә әрнеп, дөньясына шушылай бәхетсез булып яралуына рәнҗеп, үзенең куркаклыгыннан, көчсезлегеннән үртәлеп елады. Беркем күрмәде дә аны, ишетмәде дә. Күрсә дә, ишетсә дә, бары тик, дөньялыгында хуҗасыннан бер адымга да калмаган, аннан мәңге аерылмаган, ул үлгәч тә көненә әллә ничә тапкыр зияратка килеп юксынып йөрүче карт эт Сарбай гына иде. Кечкенә хуҗабикәсенең алдына килеп утырып, күзләрен мөлдерәтеп, аңа кушылып ишетелер-ишетелмәс нечкә генә иттереп чинап елашты, хәсрәтен уртаклашты.
Анда-санда зиярат буеннан күрше авылга таба үтеп-сүтеп йөрүче юлчылар гына, бу, этен кочаклап үксеп елап утыручы кызның кем икәнен дә белмичә, белергә дә теләмичә, аның болай кыланып утыруына кайсысы аптырап, кайсысы кызык табып көлеп, үз юллары белән үтә тордылар.


- Балам, Галиям, кил әле монда, утыр әле яныма.
Зурәнкәсе, өстәлдәге самоварга төшкән йөзенең зәгыйфь шәүләсен җентекләп күзәтеп утыручы оныгын иңнәреннән кочып алып итәгенә утыртты да, как, кытыршы куллары белән аркаларыннан шапылдатып сөяргә кереште.
- Сөйдергәнең дә юк инде хәзер, балам. Әллә үсеп киттең, әллә без, дөнья куып, синең барлыгыңны шәйләми башладык. Менә бит ни кадәрле зур булып үскәнсең, итәккә дә сыймыйсың икән ич хәзер, рәхмәт яугыры. Әй, балам...
Әбисе сөйләвеннән туктап калды.
- Зурәнкәй, нигә алай әллә нәмәләр сөйлисең? Нәмә булды?
Галия зурәнкәсенең күзләренә карады. Юеш күзләрен яшерергә маташа түгелме соң?
- Әйт инде, нигә елыйсың?
- Эй, балам! Әле әҗе-көҗе айлары гына, сәфәр айларың алда әле...
Бәла-каза сизенеп шөбһәләнгәндә, бик сирәк кенә әйтә әбисе бу сүзен. Әтисенең үлеменнән дә куркынычрак тагын ни булырга мөмкин соң?
- Силсәүит анаңны чакырткан балам.
Зурәнкәсе башка эндәшмәде. Бик әллә ни чәйләр эчәсе килмәсә дә, йөзенең күңелсезлеген оныгына күрсәтәсе килмәгәнгә, кырыйга борылып, утырган җиреннән генә үрелеп самоварын яңартып җибәрде.
- Кайдан кайта соң ул? Теге дөньядан түгелдер бит?
- Эт белә инде аның кайдан кайтканлыгын. Эчендә җаны булган булса, түзә алмас иде, кайчан да бер кайтып күренгән булыр иде. Әйдә ярый инде, Ходай шулай кушкандыр. Актыгы хәерле булсын!
Көткән иде, гомере буе көткән иде Галия. Тик менә хәзер түгел. Нигә хәзер түгел икәнен үз-үзенә аңлата алмады. Әзер түгел иде ул аңа. Күңелендәге, әтисенең үлеме калдырган хәрәбәләрне җыештырып та өлгермәде бит әле ул, чыдармы соң? Аннары, зурәнкәсенең дә бу хәбәргә бер дә шатланмавы шикле. “... сәфәр айлары, сәфәр айлары... ” дип күңеленнән кабатлады Галия. Ник болай диде соң ул?
Әнисе турында берни белми үсте Галия. Ана, әни сөюе, тагын әллә нәрсәләре турында мәктәптә мең кат сөйләнсә дә, кулына эләккән китапларның күбесендә шушы сорауга багышланып бик күп язылса да – ул сүзләр, ул кичерешләр Галиягә ят иде. Азрак башына уй керә башлагач, әтисеннән:”Минем әни кайда?” дип бер генә тапкыр сорарга батырчылык иткән кызына: ”Нәрсәгә кирәк булды сиңа ул сучка?” дип бакыруы, барына да нокта куйды. Ул башкача сорамады.
Кечкенә чагында, урамда күрше малайлары белән сугышып-нитеп китсәләр, алар акырып елаша башлауга:
“Ни булды, бәбкәм?” - дип йөгереп чыгып җиткән әнкәләре булуыннан эченнән генә көнләп, “бәбкәм” сүзен үз өстендә дә татып карыйсы килеп-килеп китсә дә, тора-бара, шул ук малайларның кайдадыр ашыгучы аналары артыннан:”Әни, мин дә барам! Мин дә барам!”дип, авыз-борыннарын юешләтеп чабышуларын балалык, артыгын кылану итеп кабул итә башлады. Бары тик бер нәрсәне генә - шушы тышкы битарафлыгы белән, күңеленең иң төбендә һичшиксез яшәгән, кайдадыр бик ерактагы үз әнисен яратырга һәм яратылырга дигән өмет-теләкне томаларга, бастырырга теләгәнлеген генә - аңламады.
Тормыш рәвеше, мәхрүмлекләре Галиянең холкында да үз эзен калдырмый калмады. Шунлыктан, артык назлылык белән аерылып тормады. Үзен кыерсыттырмады, кирәк чагында сүзгә дә кесәгә кермәде. Үзен-үзе сакларга аны тормыш өйрәтте. Укуда артык өлгер укучы булып саналмаса да, арттан сөйрәлүче дә түгел иде. Өй эшләрен әзерләү бик туры килмәгәнгә, ә соңрак инде шулай тиеш сыман тоела башлаганга, начар билгеләр күбесенчә шуның өчен эләккәләде. Болай, дәрестә тыңлап утырганнар белән ерып чыгарлык була иде.
Килеш-килбәте, кигән киеменең үзе юган, үзе теккән, чәчләрен үзе тарап җыйган булуы белән башка балалардан әллә кайдан аерылып торды. Чатнап торган усаллыгы өчен аны күпләр сөймәделәр. Кайсылары, бар усаллыгын әлеге дә баягы ятимлегенә сылтап, кызганып карадылар.
Бу аерып караулар күп вакыт Галияне туйдыра иде, әлбәттә. Аңа кайчак шул кешеләр арасында күзгә күренмәслек булып эрисе, югаласы, онытылып торасы килде. Классташ кызлары кигән, аныкыннан матурырак та, яңарак та, пөхтәрәк тә киемнәрне киясе, көзгелеккә, аларныкы кебек матур түфлиләрен елкылдатып, аккоштай алъяпкычлар киеп балкып йөрисе – алар кебек үк буласы килде. Килде. Ләкин, күрмәмешкә, сизмәмешкә салынды.
Тормыш аңа шулай көчли-көчли битарафлык битлеге кидертергә тырышты. Аңа кызганмыйча, иксез-чиксез күп итеп бары тик бер генә нәрсә - бетмәс-төкәнмәс уйлар гына бирелгән иде. Бик теләсә дә, баш тарта алмады алардан Галия. Киресенчә, алар аның иң якын дусларына әверелә бардылар.
“Кайткан, кайткан! Силсәүиткә кайткан ди. Галиянең әнисе силсәүиттә утыра ди. Хәзер монда төшәләр ди, прид белән!” Фәйрүзә, йортта очраган һәр кешегә бертуктаусыз шушы сүзләрне такрарлап, аяк асларына эләгеп тапталып, җимерелеп, коелып калган бер нәрсәгә дә игътибар итми, өйгә кереп тизрәк Галияне күрергә ашыкты.
- Галия, зурәнкәй, кайткан теге! Сания кайткан!
- Чү, чү! Тынычлан. Кайткан икән - керми кире борылып китмәс әле.
Галия, апасының болай котырынып килеп керүеннән бигрәк, ишеткән хәбәреннән куркып янында энәләрен челтер-челтер китереп оек бәйләп кыешкан зурәнкәсенә тагын да сыеныбрак утырды. Беравык өчесе дә тын гына тордылар.
- Зурәнкәй, ул Сания, әйбәт әниме? Әйбәт булмаса, мине биреп җибәрмә яме. Без синең белән икәү безнең өйдә торырбыз, яме. Мин хәзер курыкмыйм ич өйгә кайтырга.
- Ярар балам, ярар. Әни кеше булгач начар булмый инде ул, бәбкәм.
Зурәнкәсе, оныгының тирләп чыккан маңгайларыннан үбә-үбә күкрәгенә кысып, нык итеп сөйде дә, яшьле күзләрен яулык очы белән сөртеп алып, карашларын урамга ташлады. “Кайтмас дигән идем. Кайткан икән, чукынган тәре!” дип сукранды ул эченнән генә.
Ул арада Фәйрүзә яңа гына утырган урыныннан кубып, янә тәрәзәгә ташланды:
- Әнә, килеп тә яталар инде. Уф, алла... Галия, апачым, әйдә, чыгасыңмы әниеңнең каршысына? Әниең кайтып килә бит!
- Юк, мин куркам Фәйрүзә апа, юк, юк,чыкмыйм!
Бу хәлдән югалып калган Галия ни шатланырга, ни еларга белмәде.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Жимчәчәк - 06
  • Parts
  • Жимчәчәк - 01
    Total number of words is 4263
    Total number of unique words is 2216
    35.3 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    57.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 02
    Total number of words is 4333
    Total number of unique words is 2111
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.5 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 03
    Total number of words is 4237
    Total number of unique words is 2118
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.8 of words are in the 5000 most common words
    59.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 04
    Total number of words is 4275
    Total number of unique words is 2148
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    49.8 of words are in the 5000 most common words
    57.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 05
    Total number of words is 4236
    Total number of unique words is 2257
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 06
    Total number of words is 4169
    Total number of unique words is 2251
    34.9 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    57.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 07
    Total number of words is 4286
    Total number of unique words is 2229
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    50.1 of words are in the 5000 most common words
    58.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 08
    Total number of words is 4320
    Total number of unique words is 2139
    35.5 of words are in the 2000 most common words
    50.4 of words are in the 5000 most common words
    58.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 09
    Total number of words is 4300
    Total number of unique words is 2107
    37.1 of words are in the 2000 most common words
    51.3 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 10
    Total number of words is 4219
    Total number of unique words is 2235
    34.9 of words are in the 2000 most common words
    48.9 of words are in the 5000 most common words
    56.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 11
    Total number of words is 4239
    Total number of unique words is 2194
    35.9 of words are in the 2000 most common words
    51.8 of words are in the 5000 most common words
    60.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 12
    Total number of words is 1421
    Total number of unique words is 809
    46.4 of words are in the 2000 most common words
    61.3 of words are in the 5000 most common words
    68.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.