Latin

Жимчәчәк - 06

Total number of words is 4169
Total number of unique words is 2251
34.9 of words are in the 2000 most common words
50.3 of words are in the 5000 most common words
57.8 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
- Алай ярамый инде апаем, әниең бит... Сагынмаган да икән дияр.
- Бар, җәфалама баланы! Чыкмыйм ди икән, ник көчлисең син аны? Кергәч күрер әле.
Артыгырак кыланып, тузынып ташлаганын әле генә аңла, Фәйрүзә, тәрәзә яңагына сөялеп, гаепле күзләрен әбисенә төбәде. Белә иде бит инде аның Санияны сөймәгәнен.
Зурәнкәсе, ап-ак оекбашлар кигән камыт аяклары белән агач идәннәрне шыгырдата-шыгырдата атлап өй алдына чыгып китүгә, Галия тиз генә мич артындагы карауатның түренә менеп утырды да, алдына мендәрен каплап куеп, тыелгысыз калтыранган куллары белән йөзләрен каплады.
Ишегалдында сөйләшкән тавышлар ишетелә башлауга, Фәйрүзә дә әбисе артыннан чыгып югалды. Галия бер үзе калды. Йөрәгенең ярсып тибүенә колаклары гөҗли башлады. Куркыныч. Шатланырга кирәк бит, югыйсә, йөгереп чыгып: “Әнекәем, кайттың мени,” - дип, муенына ташланырга кирәк. Әнисе аңардан шуны көтәдер? Ә үзе? Нигә соң турыга аның янына кайтмаган? “Кызым син кайда?” – дип урам буйлап аны эзләп килмәгән? Исем өчен чакыртканга күрә генә кайткач, приткә “Кайттым!” – дип кул куярга кергәнме?
- Эй, кунаклар бар икән, әйдәгез, узыгы-ыз, узыгы-ыз, - дип каударланган булды зурәнкәсе өй алдында.
Кунаклар өйгә уза башлаганда Фәйрүзә апасының:
- Әйдәгез, түрдән узыгыз, түрдән узыгыз, - дип, әллә нинди сәер, нечкә генә тавыш белән кысташканы ишетелде.
“Керделәр! Юк, чыкмаячак ул анда, чыкмаячак. Китми ул бер җиргә дә! Монда, зурәнкәсе янында калачак! Аның белән шушы җылы карауатта кочаклашып йоклаячак. Бер кем дә кирәк түгел аңа үз зурәнкәсеннән башка!” Галия, карауатның түр почмагына шуышып барып, кечкенә мәчедәй йомарланып ятты да, әбисенең чәч исләре килеп торган олы, йомшак мендәрне ябынып, тынып калды. “Монда чыкса, нишләр? Кем дип дәшер ул аңа? Әгәр әни дип дәшә алмаса? Әни дип әйтмәсәң ярар микән? Ачуланмаслармы?”
Зур якта, кунаклар тагын бер кат исәнләшеп, хәл-әхвәл сорашып, урнашып бетеп, җай гына монда килүләренең сәбәпләрен аңлата башладылар.
Мендәргә капланып ятканга Галия аларның сүзләрен ап-ачык ук ишетмәде. Башта, Фәйрүзә апасы “прит” дип йөрткән Дәүләтҗан абый нидер сөйләп маташты. Аның сөйләвенә ара-тирә зурәнкәсенең, Фәйрүзә апасының һәм тагын бер ят тавышның кысылгалаганы ишетелде. “ Менә шулдыр инде, әбәү, тавышлары да әллә ничек. ” Галиягә чынлап та әнисенең тавышы бөтенләй ят, ямьсез дә, көйсез дә, алай гына да түгел, ул тавышны аның ишетәсе дә килмәгән һәм бер вакытта да ишетәсе килмәс тә кебек тоелды. “Нигә болай әти үлгәч кенә кайтты икән соң ул? Моңа тиклем мине күрәсе килмәгәч, нигә хәзер кайткан? Яратмыйм да мин аны! Ул үзе яратмагач, мин нәрсәгә яратыйм ди аны? Кирәк түгел, китмим мин аның белән! Китмим!”
- Галия апаем! Әйдә чыгаек әле, сине анда чакыралар.
Мендәр аша Фәйрүзә апасының әллә кайдан ерактан килгән тавышын ишетеп Галия катып калды.
- Галия, төш әйдә карауаттан.
Галия кыймылдамый да мендәр астында ята бирде. Аның һич кенә дә шушы җылы мендәр астыннан ул дөньяга чыгасы килмәде. Калдырсыннар иде аны шушы тынычлыкта! Ник һаман тарткалыйлар, йолыккалыйлар соң аны? Тагын кемгә ни кирәк инде аңардан?
- Галия, димен! Төш әле димен аннан!
Фәйрүзә апасы үрелеп аның өстендәге мендәрен алып атты да, аякларыннан эләктереп үзенә таба сөйри башлады.
- Кит димен! Тотынма миңа!
Галия куллары белән ястыкка чатырдап ябышып, аяклары белән этенергә, тибенергә кереште:
- Тотынмагыз дидем бит мин сезгә! Кит! Кит! Китегез моннан!
Галия акырып еларга кереште. Мендәр астыннан йолкып алуларыннан гына да түгел, әллә кемнәргә, үзе дә аңлап бетермәгән әллә нәрсәләре өчен үпкәләп, әрнеп елады. Әйтерсең әле генә, эчендәге ничә еллар яшеренеп ятып, гел сызлап, сыкрап, җанын авыртырып торган, аңа иркенләп яшәргә, шатланырга, суларга бирмәгән яман шеше шартлап тишелде дә котырынып тышка ургылды. Сулкылдый-сулкылдый, бәргәләнә-бәргәләнә, туйганчы елады.
- Нишлисең син, апаем? Чыгып әниеңне күр генә дигән идек... - диде Фәйрүзә апасы тагын теше-тырнагы белән карышкан Галиянең җиңнәренә үрелеп.
- Тимә миңа! Кагылма миңа! Кирәкми! Ык, чыкмыйм!
Чәч-башлары тузып, үкереп елаудан йөзләре кызарынып, шешенеп, бар дөньясы юешләнеп тәненә ябышып беткән, караватның тимер башларына куптарып алалмаслык нык итеп кулларын урап, үзенең тез башларына аякларын катырып терәп утырган сеңлесенең бу кызганыч кыяфәтеннән бөтенләй коелып төште Фәйрүзә.
- Ярар, ярар, апаем! Тынычлан. Утыр шунда гына. Тимим бүтән. Елама гына. Тимим, тимим.
Апасының әле үзе яклы икәнен тоеп, Галия бераз тынычланып китте. Елавыннан туктап, яңакларын карават башының салкын тимеренә терәп, күзләрен йомды да, кинәт кенә бушап калган куңеленең сулкылдый-сулкылдый әкерен генә ниндидер тирән тынлыкка төшеп барганын тойды. Тормышының үзенә карата рәхимсезлегеннән бик ерак булган бу чиксез тирәнлектә елап чистарынганнан соң, бөтен тәннәренә, каннарына, күзәнәкләренә тиклем үтеп кереп, җанына ниндидер рәхәтлек, яктылык бирә торган бу мәрхәмәтле тынлыкта мәңгегә калуын, бар булмышы тәлап итте. Әйтерсең, юлына колач-колач ташлаган авырлыкларын җиңеп чыгар өчен Ходай тәгалә үзе көч бирде.
Чыкмады. Нәрсәсенә карышты, ниләреннән курыкты соң ул? Әтисе үлгәнгә генә үзен кызганып кайткан әнисенең күзләреннән үзен кимсетерлек, әнисенә карата моңа тиклем кадерләп саклаган иң изге, иң матур хисләрен мыскылларлык дөреслекне укудан курыктымы? Әллә, хәзер аның алдына чыгып басса, кичерешләрен тыя алмый, моң-зары күз карашлары белән агып чыгар да, йөрәге астында кысылып, куркудан дер калтырап ятучы җанының өстеннән юка гына элпәсен ачып җибәреп, күңел төбендәге шәп-шәрә торып калган хисләрен, тойгыларын күрерләр дә, бер ни аңламый мыскыллап көлерләр, бер кемгә дә ачылмаган, үзенә дә сер генә булып кала биргән серләренә, иң нечкә кылларына каты бәрелеп, мәсхәрә итүләреннән, ахыр килеп шул хисләренең шәрәлеге ихтиярсыз кемнәрнедер кимсетер, рәнҗетер дип курыктымы? Кем белә?
Зурәнкәсе дә, Фәйрүзә апасы да, Дәүләтҗан абыйсы да аның болай тискәреләнүен үзенчә аңлагандыр, тик берсе дә аны ачуланмаганнардыр, рәнҗемәгәннәрдер.

Аларны вокзалга тиклем илтәсе җиңел машина, ялтыравык күлмәкләрен киеп, бәйрәмгә китеп баручы матур кыз кебек елкылдап, ашыкмый гына зурәнкәләренең капка төбенә килеп туктады. Үз гомерендә бер тапкыр да “Жигули”га утырып карамаган Галия, балалыгы белән кызыгып, йөгереп килеп, аның ишегенең тоткасына килеп тотынган гына иде, ниндидер бик мөһим эше исенә төшергәндәй кинәт туктады да, кыенсынудан кызарынган йөзләрен урамның теге башыннан күренер-күренмәс кенә булып утыручы өенә борды. Алдындагы сәрәвәйләр селкенми дә тын гына, әйтерсең: ”Саубуллашмый да китәсең мени,Галиякәй!” дип,үпкә тулы карашларын аңа бакканнар. Туган өе тагын да мескенерәк, бәхетсезрәк кебек, бу юлы инде аның китүен күрергә теләмәгәндәй, йөзләрен агачлар артына яшереп, качып утырадыр сыман тоелды.
Бу ят кичерешләрдән үзен ничек тотарга, мондый вакытта ниләр әйтергә икәнен дә белмәгән Галия, каушавыннан машинаның ишеген ачып,эченә кереп утырды. Белешмичә, әллә китү бәхетеннән, әллә аерылу хәсрәтеннән аккан күз яшьләрен, йомшарып беткән борынын, беррәттән җиң очлары белән сыпырып куйды да, әле генә кереп утырган җиреннән ашыга-ашыга кире чыгып, тагын өе ягына карап катты.
Күз карашлары янә үзенә чиксез якын җирләргә - үзе күпме гомерләр узып йөргән тыкырык башларына, моңа тиклем бер кадере булмаган аның йомшак бәбкә үләннәренә, язгы суларда бата-чума “песи”ләрен җыйган талларына, җәен-көзен йөзләрендә тәгәрәгән тау битләренә, һәр ботагы таныш чикләвеклегенә, сабыйлыгы белән күзләренә диңгез булып күренгән күлләренә барып тоташты. Үз гомерендә беренче тапкыр аларның күңеленә никадәр якын, үз булуларын тойды да, шушы яңа туган матур, бер үк вакытта рәхәт тә, йөрәк әрнеткеч тә хисләрдән дулкынланып күз яшьләренә коенды. Алар да аны кызганалардыр, җибәрәсе килми тын гына елыйлардыр сыман тоелды. “Еламагыз! Мин озак тормыйм, кайтам мин! Менә күрерсез!” дип кычкырасы килде...
Кинәт, янында гына тагын да кемнеңдер борынын мышкылдатып торганын ишетеп, артына әйләнеп карады Галия. Ни күрсен! Яндагы кәртәгә сөялеп, ямаулы ыштанлы, ялан аяклы, ышкый–ышкый борын тирәләре кызарып, кутырлап беткән, әлеге дә баягы сугыш чукмары Илһамның күзләрен яшьләндереп, калын иреннәрен тагын да ныграк бүлтәйтеп, салдырып торуын күреп ихлас күңелдән гаҗәпкә калды. Кемнән-кемнән, тик Илһамнан моны көтмәгән иде ул. Шул мизгелдә үк аңа карата бер бөртек тә үпкә калдырмыйча, кылган дошманлыкларының барын беръюлы кичереп: ”Нәмәшләп елап торасың син, сантыкай? Үләргә китмим ич!” дип чыркылдап көлеп җибәрде...
Олы юлның тузаны бөтерелә-бөтерелә озатучыларны авылы-ние белән үткәннәргә суырып алды. Калдылар... Ул китте.

ӘКИЯТ
“Сигез тулар-тулмас килгән вахта автобусыннан коелган халык этенә-төртенә кереп, киемнәрен генә салып аттылар да, кабинетларыннан чыгып куыша-куыша кантурның озын коридоры буйлап чабышырга керештеләр.
Кантурларда эш гадәттә шулай башлана. Өстәл артларына кереп, көн буе астыннан чыкмас өчен кәгазь өеменә кереп күмелгәнче, башта күмеләсе кәгазьләрен барлыйлар. Теге кабул итү бүлмәсеннән бер колач, бусыннан бер колач. Кайсына кул куелган, кайсына куелмаганбарсы ашыгыч, барсы тиз. Кантур машинасы кузгалды, ритмына тиңләшергә кирәк, өлгәшергә, алай гына да түгел, бер адым алда барырга кирәк. Алда бару гына да түгел, алда барганыңны белеп торырга тиешләр. Син үзең һәр чак үрнәк, сарыф иткән вакытың рациональ, эшләгән эшең хезмәт җитештерүчәнлегенең югары күрсәткечләренә тәңгәл, башыңда, хезмәт чыгымнарына сакчыллык идеялары шашып ташып торырга тиеш. Машина шул күрсәткечләр белән санлаша, башканы белми. Аның бит җаны юк!
Генераль директорда иртәнге киңәшмә бетеп, урынбасарлар үзләренә караган хезмәткәрләр белән киңәшмәләрен башлап җибәрү өчен, коридор буйлап горур гына атлап, каршыларына очраганнар белән чүпләп кенә исәнләшеп, калган вак-төяк кирәк-кирәкмәгәннәр белән исәнләшү түбәнчелегенә төшмәс өчен, аска салынган күз кабакларын кашларына элеп, иренеп кенә үз өстәлләре артына атладылар. ”
Хикәямнең нәкъ шушы җиренә җиткәч кенә өздерде бит фикерне кызым. Әкият сөйлә дә, әкият сөйлә! Бу төнне, җитди генә бер хикәя язып атыйм дип тотынган идем бит, югыйсә. Ходай кушмаган икән! Хәер, әкият дигәннән, әйдә соң, тыңлый бир! “Кызым сиңа әйтәм, килен син тыңла” диләрме әле?
Мин кечкенә кызымның карауатына кырын ятып, аны бер рәхәтләнеп сөйдем дә, үземнең әкиятемне башладым.
Борын-борын заманда, Каф тау, җиде диңгез артында, дип уйламагыз тагын, ә безнең заманда, Казан артында, калын урманда, булган ди бер кырмыска өеме.
Бу өемнең төзелеше бик гади булган.
Иң уртада, яхшылап киптерелгән чикләвек торган, ә чикләвек эчендә баш кырмыска утырган.
Ә аны уратып, һәрвакыт үзгәрүче - кырмыска –трансформерлар торган. Алар бер вакытта да баш кырмысканың сүзеннән чыкмаганнар, аны һәр көтелмәгән бәлә-казадан саклап, каплап, ышыклап торганнар. Бу тугрылыклары өчен аларга баш кырмыска гел үз казаныннан азык ташлый торган булган. Шуңа алар бик тук һәм тормышлары белән канәгать булганнар.
Тагын да түбәнрәк –пластилин кырмыскалар торган. Ул пластилин кырмыскалардан баш кырмыска һәм трансформерлар ни теләсәләр шуны бөгеп ясый алганнар. Алар шундый йомшак һәм нинди дә булса каршылык күрсәтүгә сәләтсез булганнар.
Бу пластилин кырмыскаларның бар булганы - быргыда уйнау икән. Алар көн буена трансформерлар төшергән, баш кырмысканың фәрманнарын туктаусыз быргылаганнар, тавышлары артык көчле, моңы “тәк сибә” һәм уен коралы буларак әһәмиятләре дә шуның чаклы гына булган.
Ә калганнар – эшче кырмыскалар. Өемдәге бар ризык, байлык алар хезмәте белән табылган. Кагыйдә буларак, бу ояда һәр көн, бар тарафны яңгыратып, менә шушы эшче кырмыскаларның уңганлыклары турында гел сөйләп, аларны гел мактап торганнар. Тик ризыкны бүлешкәндә генә биш ел элек күпме ризык эләккән булса, хәзер шуның чиреге дә эләкми торган булган ди.
Көн саен әле аларга, безнең Миссия: ”Эшләргә, эшләргә һәм эшләргә!”, дип гел кабатлап торганнар. Миссия, дигәнем, баш кырмысканың, хезмәт җитештерүчәнлеген үстерәүстерә, башкача үстерер чарасы бетеп, үзенең “прогрессив “ баш кырмыска икәнен тагын бер кат исбатлаучы бер дәлил булырга тиеш булган. Һәм барысы, шул Миссиядә язылган бурыч-теләкләрне тормышка ашыру өчен бер йодрык булып йомарланганнар. Йодрык йомарлануын йомарланган, әлбәттә. Тик, кай тарафка куркыныч итеп болганырын гына беркем әйтә алмаган.
Шуңа күрә, кырмыскалыкта ниндидер җитдилек хөкем сөргән.
Һәр көн иртән трансформер-кырмыскалар чикләвек төшенә кереп баш игәннәр, күрсәтмәләр алганнар.
Менә шулай, анда бар да гади һәм сәгать кебек төгәл көйләнгән булган.
Көннәрдән бер көнне, баш кырмыска янына хезмәткә яшь кенә бер кырмысканы алганнар. Яңа кырмыска бик уңган, өлгер икән. Башта баш кырмыска аның хезмәтеннән бик канәгать калган, үзенең фикердәше, таянычы итәргә уйлаган.
Ләкин, уйламаганда, яшь кырмыска эшендә кечкенә генә бер хата җибәргән - кырмыскалыкта ай саен чыга торган газетада, чираттагы бәйрәм белән барча өемне үз исеменнән котлаган. Бу эш баш кырмысканың бик нык ачуын китергән. “Мин котлыйсы урында, син котладыңмы? Үзеңне минем белән тиңләргә баздыңмы? “ – дип яшь кырмысканы бик озак сүккән һәм синең урының түгел икән бу дип, аны эшеннән дә куган. Ә яшь кырмысканың өендә сабый баласы аның эштән ашарына ризык алып кайтканын һәр көн көтеп торган. Бу көнне өйгә ризык кайтмаган.
Шуңа бик ачуы килгән бала кырмыска, чикләвек тарафына:”Син әшәке, баш кырмыска, син саран, син гадел түгел!”-дип кычкырган. Бу кечкенә ач кырмысканы кызганып башка кырмыскалар да аны якламакчы булганнар. Тик бу хәлне пластилин кырмыскалар ишетеп алыганнар да: “Сез нәрсә, баш кырмыскага яла ягырга булдыгызмы? Ул бит баш кырмыска гына түгел, ул бит әле депутат та! Депутатлар алар гел гади кырмыскалар яклы икәнен белмисезме?”-дигәннәр. “Эшсез каласыгыз килмәсә, барыгыз, таралыгыз, башкача болай йөрмәгез !”-дип әче итеп быргыларын өрергә тотынганнар...
Трансформер кырмыскалар быргы тавышын ишетсәләр дә аңа һич игътибар бирмәгәннәр. Чөнки ул быргычылар шундый еш быргылаганга, алар аңа күнеп беткән булганнар инде. Ә баш кырмыска бөтенләй бу турыда белми дә калган.
Менә шулай кырмыскалар таралышканнар. Кечкенә кырмыска да оясына кереп киткән. Алар ары табан ничек яшәгәннәрдер, билгеле түгел. Ә кырмыска өеме һаман шул урынында торган, үскән, зурайган, тик эчендә берни үзгәрми, ул һаман шул ук җитдилек белән җитди эшләрен башкарган...
Мин әкиятемне тәмамлаганда, кызым кечкенә борынын минем күкрәгемә терәп күптән рәхәтләнеп йоклый иде инде. Маңгайлары, борын аслары тирләп юешләнгән, ирен читләренә самими елмаю эленеп калган. Сабый! Ул инде әкиятләрне бик күп белә, үзе дә әллә ниндиләрен сөйләп бирә алыр иде. Аз мени бу тормышта әкият булырдай хәлләр? Бусы да аны һич таң калдырмагандыр. Әкият, әкият инде ул.
Кызымны йоклатканнан соң, хикәямне дәвам итәргә теләгем калмаган иде инде . Бигрәк күңел кайтаргыч темага тотынганмын икән. Ярый, хәзергә ул шулай, әкият кенә булып калсын әле.


КЕШЕ БУЛЫРГА ХАКЫ БАР
Хөрмәтле укучым! Хәзер син укып китәсе гыйбрәтле тарих, кәгазьгә төшми, хәтерем төбендә сүнә алмаган күмер шикелле көйрәп, ялкынсынып бик күп вакытлар ятты. Бу турыда бер вакытта да язмам, дөресрәге яза алмам төсле тоелган иде. Әллә ничә тапкырлар кулыма каләм алып, бер хәреф тә яза алмый ниятемнән кире кайткалаган чакларым булды. Күңел тартмады. Хикәянең күңелсез булачагы билгеле иде, ә минем матурлык турында күбрәк язасы килде. Әйе, матурлык, гаделлек, яктылык турында язарга кирәк. Ләкин бүгенге тормышыбызда ул сыйфатларга урын азаеп бара түгелме? Хәзер бит безне сихри гүзәллек түгел, киресенчә ямьсез, котычкыч әйберләр ешрак гаҗәпләндерә, таң калдыра. Халкымның котылгысыз бәласен, яман чирен күрә торып та, ул турыда әйтмичә, авыруына төртеп күрсәтмичә битараф калып буламы?
Бу вакыйга бер вакытта да исемнән чыкмады. Әйтерсең, ул минем аны, ниһаять, кагәзьгә төшерүемне зур сабырлык белән тыныч кына көтте. Тора-бара, язып бушанмыйча аннан котыла да алмам дигән фикергә килдем.
Түбәндәге вакыйгаларның берсе дә минем тарафтан уйлап чыгарылмаган, алар үзебезнең тормыш гыйбрәтләре, аның ачы хакыйкате.

... Язның искиткеч гүзәл бер вакытында кече кызым белән хастаханәгә эләктем. Килеп керүгә бугазлап алучы хлорка катыш дару исе. Палата саен шыгырым тулы кеше. Бар тарафта әллә нинди басынкы җанлылык. Һәркем үз авыруы эчендә, кичерешләре, борчулары белән бастырылган, изелгән. Башларны аска иеп, бөкрәйгән җилкәләрдә бала сырхавы изри.
Кызымның авыруы үземне бик борчыганга, уйларым күбрәк шул тирәдә булганга, башкалар белән аралашу мине кызыксындырмады. Ул көннәрдәге бар гамәлләрем күбрәк аның хаҗәтләрен тыңларга, хәлен җиңеләйтү өчен ниндидер чаралар табуга юнәлдерелгән иде.
Бу бүлектә күбрәк хроник авырулар булганга, шуларның күпчелегенә елына икешәр тапкыр дәваланып чыгу таләп ителгәнгә, бер-берсен инде күптән үк яхшы белгән әниләр (монда фәкать әниләр генә) байтак иде.
Хастаханәгә керүебезнең икенче көнендә, кечкенә кызы белән ятучы бер ханым, безнең белән татарча исәнләшкәләп йөри башлады. Кай тарафка гына туктасак та алар тизрәк безнең янга ашыктылар һәм ирексездән тыгызрак аралашып китергә мәҗбүр булдык. Балалар да узара уртак тел таптылар кебек, холл буйлап куыша, чыркылдашып уйнаша да башладылар.
Яңа танышымның исеме Зөһрә иде. Баштарак, әңгәмәдәшем үз борчуын сөйләүдән әүвәл, күбрәк минем турыдарак сорашуны мәгъкүм күрде. Мин сораганнарга бер катлы җаваплар биреп, авыр сулап, сөйләвеннән туктап кала иде. Минем уйлавымча, бу һич үз серен ачасы килмәгәннән түгел, ә бары тик авызында алгы тешләре юклыгыннан кыенсынудан гына иде. Шуңа ул елмаюын да бик сирәк, иреннәрен чытырдатып кысып, авыз читләрен кыймылдатып кына көлү рәвеше ясаштырды.
Утыз ике - утыз өч яшьләр тирәсендә генә булса да, тормыш аны бик туздырган иде инде. Күп кат химия сынаулары кичереп сирәгәйгән, төсен җуйган чәчләр, чәче белән бергә төссезләнгән сары йөз, тешсез авыз, шешенгән күз төпләре, таралып ләсберәйгән гәүдә, сәләмә кием беренче карашка аны әллә ничек котсыз итеп күрсәтәләр иде. Бары тик челтерәвек тавышы гына шушы таушалган сынның кайчандыр бик матур җанга ия булуын кычкырып әйтеп тора иде. Сөйләмендә колакка ятышлы әллә нинди ягымлылык, нечкәлек, хәтта нәзәкатьлелек бар сымак иде. Төпченә-төпченә ул минем турыда күп нәрсәләрне ачыклауга ирешешсә дә, аны каршы сораулар белән борчымадым. Аннары аның ул сорау алуларына һичбер чик куерга тырышмадым. Әгәр дә сөйләгәннәрем аны ничектер тынычландыра, җанына ниндидер азык бирә икән, рәхим итсен. Чын күңелдән әйткәндә, кызганыч иде ул миңа.
Көннәрнең берсендә төшке аштан соң, кызымны йоклатып кулыма китап алып утырган гына идем, ишекне сак кына ачып ул килеп керде.
- Әйдә, мин сиңа кәрт ачам, телисеңме? – ди бу.
- Зөһрә, беләсеңме, мин андый нәрсәне бик яратмыйм.
Дөресрәге ышанмыйм. Гомеремдә бер тапкыр да ни күрәзәчегә барганым, ни кәрт ачтырганым юк. Куркам мин. Тиздән үләсең дигәнне ишетүдән куркам инде. Син нәрсәгә кәрт ачмакчысың соң? - дидем мин аптырап.
- Ничек инде нәрсәгә? Болай. Сиңа бер дә кызык түгел мени? Башкалар бит, җыен чуртына да кәрт ачтырып туйдырып бетерделәр. Качтым әле үзләреннән.
- Соң, әйдә, алай булгач, иренмәсәң.
- Юк, иренмим. Яхшы кешегә кәрт бит җырлап тора.
Җиңел ачыла диюем. Теге хатыннарны әйтәм әле, күбесе алдашалар. Кәрт миңа күрсәтеп тора бит. Шулаймы, дип сорыйм, юк, алай түгел, тегеләй диләр. Үзләре миннән кәрт ачтыралар, үзләре җыен юкбарны яшереп мәш киләләр, шуңа кәрт тә авыр ачыла, җәфаланып бетәм. Каршы караватта яткан хатынга әйтеп торам, балаң үзеңнеке түгел иреңнеке, анасы үлгән дим, юк, үземнеке дип тик тора. Үзе тагын иренә кәрт ачтыра. Шак катам тәки шуларга.
Ул шулай тәтелди-тәтелди, караватның почмагына гына утырып кәртләрен тутык тиеп чуарланып беткән ястык өстенә чәчеп җибәрде. “Кара ничек җайлы ачыла “ - ди-ди, бик күп нәрсәләр турында бәян итте ул миңа. Бер нәрсәне дә дөрес әйтмәде, кәрт ачучыларга ышанмагыз дип әйтә алмыйм, дөреслеккә якын булган мәгълүматләрне кәрт арты кәрт атып кына торды. Ян урындыкта елмаеп, тын гына, хисләргә бирелми генә утырдым. Минем өчен бу хәлләр ачыш түгел иде, әлбәттә.
Кичкырын Зөһрә тагын килде. Кызым әле йоклап кына киткән иде. Миндә үзенә карата кызыксыну уятырлык бердәнбер коралы булгангадырмы, тагын кемгә дә булса кәрт ачарга тәкъдим итте. Ләкин мин баш тарттым. Ул барыбер борылып чыгып китәргә теләмәде. Кыланышларымда да сүзнең шушында бетүенә ишарә булмагач, бердәнбер урындыка иркенләп утырып, терсәкләрен тумбочкага терәп сүзсез генә бирде. Мин, “сүз юктан сүз булсын, әтәчегез күкәй саламы” дигәндәй, аның кәрт ачарга ничек өйрәнүе турында сорап куйдым. Зөһрә шушы сорауны гына көтеп утыргандай, көтмәгәндә мине гаҗәеп гыйбрәтле тарих чоңгылына күмде дә куйды. Мин аны гаҗәпләнеп түгел, тетрәнеп тыңладым. Үзе белән күп еллар йөрткән бу авыр хакыйкатен кемгәдер сөйләп беразга гына булса да бушанасы килгәндер, кем белә? Тормышының караңгы коесы төбеннән үк күтәрелергә теләпме, бик тирәннән башлады ул сүзен:
- Мин унике яшемә тиклем әбием белән генә яшәдем. Әбием үлгәч, шушы шәһәрдә башка гаиләсе белән яшәп яткан әнием үзенә алырга мәҗбүр булды. Яңа гаиләгә артык кашык булып килеп кушылуым үзен сиздерми калмады, әлбәттә. Артыклыгымны һәркем үзенчә сиздерерде. Әни, мин күзенә чалынуга, уфaтанып йөзен читкә борды. Үги әти, көндезләрен күрмәмешкә салынып шома гына йөрсә дә, төннәрен әнием Санияны талап, керфеген дә кактырмады. Рөстәм абый исә, минем килү-килмәвемнән тормышларында ни алга, ни артка артык үзгәреш күрмәсә дә, җае чыккан саен “Ник килдең син монда? Кайчан кайтып китәсең?”-ише каты-коты сорауларын яудырып торды. Бу гаиләдә пайда булуыма бернинди дә әһәмият бирмәгән кеше - кечкенә Алинә иде. Авыру иде ул. Үз хәле – хәл булып, бик еш хастаханә белән ике арада йөргәнгә, тирәсендә кайнашучы туганнарының яшәешендә гаме юк иде. Ябык йөзендәге олы күзләрен һаман-һаман керфекләре арасына яшереп утыручы бу кечкенә кызны чынлап кызгана идем мин.
Мондагы тормыш минем көнкүрешемә әллә ни яктылык кертмәде. Көндезләрен таралышып-югалышып торып, кичләрен җыелышып ызгышу-талашулары, мәңге исерек ата, елашучы балалар. Минем өчен бу – иске чикмәнне әйләндереп кигән кебек кенә иде.
Көзгелеккә ару гына киемнәр юнәтеп яндагы мәктәпкә дә урынлаштырдылар. Гомерем буе хыялланган яңа мәктәп формасын беренче тапкыр киеп, беренче сентябрь көнне мәктәпкә киттем. Тик, ни гаҗәп, үрле-кырлы сикертерлек яңа әйберләр мине артык шатландырмадылар. Яңа мәктәп, инде үземәүз тиңе итеп караган, миннән бер ниләре белән дә аерылмаган сыйныфташларым да юаныч булмадылар, һичнигә өметләндермәделәр.
Мине бары бер генә теләк – элеккеге әбиемнең өенә кайту теләге генә яндырды. Атналар буе мин әлеге теләгемне күңелемдә бәүелдереп йөрттем дә, әрнүемә чыдар әмәл калмагач, ванна бүлмәсенә бикләнеп үксүемә буыла-буыла, өнсез генә елап бушаттым.
Яши-яши, беркем утыртып аңлатмаса да, әнинең анда-cанда әйткәләгән сүзләреннән, абыйның пупалавыннан җыештыргалый торгач, кайбер нәрсәләргә ачыклык кертә, элегрәк кызыксындырган сорауларыма җаваплар да таба башладым.
Инде билгеле булуынча, мин әнинең икенче баласы идем. Беренче улы Рөстәмнең әти булырга тиешле кешесе Санияне өйләнешмәс борын, йөкле килеш ташлап киткән. Аннары, минем әтием Шәфкатьне очраткан. Өйләнешеп тора башлаганнар. Тик, бу гаиләгә дә озак яшәргә ходай кушмаган булган. Әтием үлеп киткән. Өч яшем тулар-тулмас әни мине әбигә кайтарып куйган. Аннары вакыт барысын тигезләгән. Тора-бара Шәкүрен очраткан, Алинәне тапкан. Алинәнең сау булып тумавы, аның бөтен тормышын челпәрәмә китергән...
Хөрмәтле укучым, ары табан Зөһрәнең сөйләгәннәре бик буталчык һәм катлаулы, бигрәк тә җирле сөйләмдә ачысы-төчесе белән җиткерелгәнгә, мин аны мөмкин булган кадәр әдәби телгә күчереп, бераз кыскартыбрак, үз исемемнән сөйләргә мәҗбүр булдым.
... Вакыт-вакыт, тормышының авырлыгыннан йончып беткән ана белән аның бичара кызы, икәүләшеп сөйләшеп аңлашырга тырышып карасалар да булдыра алмадылар. Сания, ана буларак баласы алдында үз гаебен таный иде, әлбәттә. Әмма ләкин вакыт узган иде. Көтеп арган баласының инде күңеле суынып өлгергән. Күзләрен кызының карашларына батырып мөлдерәтеп карап, дөньясын бар кара төсләргә бизәп сөйләргә тырышса да - кызы аңламады да, кызганмады да. Кирәк түгел иде Зөхрәгә ул истәлекләр. Шул күп сүзләр төркеменнән ул үзенә кирәкле сүзләрне, мәгънәләрне генә эзләде.
Шулай, дөньяның ике бәхетсез хатын-кызы, кара-каршы утырып, әллә нинди тирән мәгънәләр салып сөйләргә азапланып, көнбагыш ашагандагы кебек бик күп сүзләрне җилгә төкереп очырсалар да - бер-берсен ишетмәделәр, бер-берсен аңламадылар. Мәгънәләр бәйләнмәде, табышмады, фикерләр, икесе-ике якка атылган йолдыз шикелле, очрашмады. Һәр кем Үз бәхетсезлегендә кайнашты, Үз кайгысын сөйләде, Үз сәбәпләрен эзләде.
Шулай ел артыннан ел үтте. Инде килеп анасы янында булып та, ана назы күрми тормыш дәвам итте. Бер карасаң, аның бер аптырарлык җире дә юк иде. Зөһрә, миллионлаган балалар кебек үк үсте, булдыра алган кадәрле белемен алды, шул ук юлларны таптады, шул ук ашларны ашады. Ләкин, әтисе-әнисе сөюеннән очардай булып канатланып йөрүче күпләрдән “артыклыгы” белән аерылып тора иде. Үз әнисенә, үз туганнарына артык булды. Аларның үз язмышына битараф булулары җанын яралады. Шул, тирән ярасын кыбырсытып торучы, боз кыйпылчыгына әверелгән артыклык хисе, аны һич ташларга теләмәде. Ул анда, аның белән яшәде, аның белән үсте, ныгыды. Аны кимсетте, бәһәсен төшерде, икеләндерде, нәфрәтләндерде. Һич теләмәсә дә “Кем соң син? Бер бичара бит син!”-дигән фикер белән килештерде. Бу түбәнчелек камавыннан чагу юлларын ул белмәде. Әбисен, элеккеге тормышын сагыну катыш бар кичерешләре күңелен тупасландырдылар, үзен - усал, аз сүзле, томса бер кыз балага әверелдерделәр.
Иркә, кыланчык кызларны сөймәде дә, үзенә якын да китермәде Зөһрә. Бернинди уртаклыгы юклыктан, алар белән сөйләшер сүз таба алмаганга аралашмады да. Дус диярдәй кешеләре гел малайлар арасыннан булды. Мәктәп төбенә үк басып сүгенә-сүгенә сөйләшергә, төкеренә-төкеренә тәмәке тартырга, эч пошканнан баллоны белән сыра чөмерергә, “түбәсе ычкынганчы” ял итәргә ул шулар белән өйрәнде. Күңеленең бүгенге хәләтенә бердәнбер туры килерлек нәрсәләр иде болар. Ул аларны теләп алмады. Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Мохитны ул сайламады. Мохит аны үзе суырып алды да, ычкындырырга теләмәде. Зөһрә аннан ычкынырга да маташмады. Әмма ләкин, бөтенләй үк түбәнчелеккә дә төшеп бетмәде. Кайдадыр эчендә, әллә нинди “элмәге” бар сыман тоя иде ул. Әнә шул элмәк эләктереп тотып, аңа шушы “сазлыкта” батып калырга, кешелек йөзен югалтырга, югалырга юл куймады.
Рөстәм абыйсы белән хәл башкачарак иде. Алданрак кулга алырлык кеше табылмаганга, урам аны да чатырдатып үз кулына алып, башта яшертен генә тәмәкесен тарттырды, сырасын эчертте, аннары аракысын татытты. Алары гына аз тоела, арт саннарына мәзәк җитми башлагач – үләнен тарттырды. Ахыр килеп “энәгә” утыртты. Аларның берсе дә боларны, тәртипсез, юлдан язган бала буласы килгәнлектән түгел, ә үзләре дә аңламыйча, вакытында ана назы, җылылык белән тулмаган җаннарын ни белән булса да тутырасы килгән ихтыяҗларына буйсынып кына эшлиләр иде. Бары шул гына. Тик, мираж кайчан да булса бер юкка чыга. Ялгышып адашканнарның күңел керләрен, аналарның соңлаган күз яшьләре генә юа алса иде икән.
Ул юлдан китүчеләрне үз иптәшләре арасында күп күргәне булганга, юк белән бәйләнешмә, дип Зөһрә үгет-нәсихәт тә биреп караган иде. Тыңламады. “Күрмәгәненең күрәсе килә, күргәч үләсе килә” дигән сүз хактыр. Рөстәм дә үзе сайлаган юлдан китте. Тәне кебек үк нечкә генә җаны тормыш басымын күтәрә алмады – сынды. Әллә ничә тапкыр дәваланып та карады. Тик, яман сырхау баш бирергә теләмәде. Өйдәге сатылырдай әйберләр сатылып бетеп, акча сорардай кешесе калмаганга, хаҗәтенә чыдый алмый - дәваланып чыгып бик озак наркотик кулланмый да торды. Соңрак аракыга күчте. Аракыны инде ул хәзер урамда качып түгел – анасыннан буыртып эчте. Яшьләрнең бөтенесе дә хәзер эчә инде, ”яманы” булмаганда монысы гына ярар дип кул селтәгән Сания, “бичара” баласына йөгертеп ташып торды. Өстәл төеп акырып үстергән балаларың, бер заман, каршыңа утырып шул ук өстәлне төеп үзеңә акыра башласалар, йөгерәсең икән ул... Ул вакытта инде, үткәннәрдән ” кем гаепле?, кем соңлаган?” нарны ачыклап торырга вакыт булмый. Иң мөһиме, тамаклары тук булсын дип, ашар өчен генә ашатып үстергән, физик таләпләрен, ихтыяҗларын гына канәгатъләндерергә өйрәнгән балаларның, үсә-үсә узып азынган нәфесләрен үзләре тыя алырлык ихтыяр көчләре дә, шул хастаханә ишегенә җитәрлек кенә була шул. Аннары, тәмле каймакның кайда икәнен белгән ялкау мәче шикелле, куркыныч булса да, кача-поса һаман шул караңгы келәткә кире кайталар. Каймак агулы, иртәгә үләсең бит, дисәләр дә - бүгенгесе тәмле бит аның, иртәгәсен тагын күз күрер, диләр. Нәфес, Ходай тарафыннан бирелгән бер сынау кебек – кешенең җайсыз, көчсез чагын саклап торып, җилкәсенә менеп кенә атлана да – боргалый инде башны үзе теләгән якка. Кеше хәлсезләнгән саен ул көчәя, ныгый, батырыя. Җиңеп кара син аны!
Санияның үз тәкъдире дә җиңелләрдән түгел иде. Тумыштан авыру Алинә, җитмәсә Рөстәменең баләсе, еллар буе эш табалмау сәбәбе белән җилкәсендә ятучы ир. “Унга бар, уңганчы бар” – дип ирдән-иргә дә йөреп карады. Әллә үзе сайлый белмәде, әллә үзенә гел шушындый хөрәсәннәр генә тартылды. Ирләреннән уңмады. Яратып та чыкты, яратмаганына да барып карады, наз белән алырга тырышып та, усалланып та карады. Торганы җилкәсендә ята бирде, тормаганы качты. Шунлыктан, күрәчәгем шулдыр дип, эчүенә, азып-тузып йөрүенә дә кул селтәп, “ир бирмәк-җан бирмәк”дигән әйтемгә җаны-тәне белән ышанып, Шәкүрен ничек тә тотарга тырышты. Иртәдән кичкә кадәр икешәр эштә эшләде – урам себерде, идән юды. Алай да җиткерә алмагач, тугызынчы сыйныфны гына бетергән Зөһрәне дә, барыбер укуының рәте юк дип, кичке мәктәпкә күчерттереп, үзе янына урам себерүче итеп эшкә урнаштырды.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Жимчәчәк - 07
  • Parts
  • Жимчәчәк - 01
    Total number of words is 4263
    Total number of unique words is 2216
    35.3 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    57.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 02
    Total number of words is 4333
    Total number of unique words is 2111
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.5 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 03
    Total number of words is 4237
    Total number of unique words is 2118
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.8 of words are in the 5000 most common words
    59.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 04
    Total number of words is 4275
    Total number of unique words is 2148
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    49.8 of words are in the 5000 most common words
    57.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 05
    Total number of words is 4236
    Total number of unique words is 2257
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 06
    Total number of words is 4169
    Total number of unique words is 2251
    34.9 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    57.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 07
    Total number of words is 4286
    Total number of unique words is 2229
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    50.1 of words are in the 5000 most common words
    58.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 08
    Total number of words is 4320
    Total number of unique words is 2139
    35.5 of words are in the 2000 most common words
    50.4 of words are in the 5000 most common words
    58.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 09
    Total number of words is 4300
    Total number of unique words is 2107
    37.1 of words are in the 2000 most common words
    51.3 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 10
    Total number of words is 4219
    Total number of unique words is 2235
    34.9 of words are in the 2000 most common words
    48.9 of words are in the 5000 most common words
    56.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 11
    Total number of words is 4239
    Total number of unique words is 2194
    35.9 of words are in the 2000 most common words
    51.8 of words are in the 5000 most common words
    60.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 12
    Total number of words is 1421
    Total number of unique words is 809
    46.4 of words are in the 2000 most common words
    61.3 of words are in the 5000 most common words
    68.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.