Latin

Жимчәчәк - 01

Total number of words is 4263
Total number of unique words is 2216
35.3 of words are in the 2000 most common words
50.3 of words are in the 5000 most common words
57.7 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(хикәяләр)
ЭЧТӘЛЕГЕ:
1. ТАБЫШМАК
2. БЕР ТУСТАГАН ВӨҖДАН
3. ЭТ САГЫШЫ
4. СИҢА КИРӘК АКЫЛ БАР
5. БЕР СОРАУ
6. БИЕКЛЕК
7. ЧОҢГЫЛ
8. ӘКИЯТ
9. КЕШЕ БУЛЫРГА ХАКЫ БАР
10. АВЫЛ БАЛАЛАРЫ
11. БАЛА КҮҢЕЛЕ
12. ДӨРЕСЛЕК
13. ГАДЕЛҖАН БАБАЙ
14. ҖИМЧӘЧӘК
15. ӨСТӘН КАРАП
16. БУШ САВЫТ
17. КЕМ СЕЗ
Садә хисләр җырчысы
Лира Ибраһим-Вәлиди Башкортостан якларыннан. Балтач районы Нөркә авылында туып үскән кыз. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының режиссура бүлеген тәмамлаган. Чаллы каласында төрле эшләрдә эшләгән.
... һәм хикәяләр, пьесалар яза. Талантлы әдибә. Аның хикәяләрендә Башкортостанда гомер итүче үз татарларыбызның сөйләм үзенчәлекләре ачык тоемлана, шигъри аһәңгә ия Лираның хикәяләре. Иң мөһиме – һәр хикәясендә язмыш бар. Төрле характерга ия кеше язмышлары. Яшәешебездәге караңгы якларны сурәтләгәндә дә яшь автор кояш нурларына урын калдыра. Киләчәккә өмет белән яши, чөнки «Һәркемнең кеше булырга хакы бар». Ул шушы төп фикерне хикәядән хикәягә көчәйтә, оригиналь чишелешләр тәкъдим итә.
«Бала күңеле» исемле гаҗәеп ихлас, гаҗәеп самими хикәясенә аерым тукталасым килә.
Әбисе белән генә яшәүче Илгизәр һәм алма бакчалы Өлфәт абзый... Хикәянең сюжеты гади генә. Чит кеше бакчасына алма тәмләргә кергән һәм киртәгә эләгеп калган малайны бакча хуҗасы җиргә бастыра. Алга таба моң турында әңгәмә башланып китә. Гади малай гына түгел икән лә Илгизәр, күкләрдән, табигатьтәге һәр нәрсәдән илаһи моң ишетүче икән лә ул. Тик әлеге көйне курайда гына уйнау мөмкин түгел, серле көй ул, үзгә көй.
Һәр күренешкә соклана белүче, һәр нәрсәне яратучы малайның менә бу сүзләренә генә игътибар итегез әле сез: »Кешеләр печән чапканда урманның шатланганын яратам. Урак вакытында басуларның нурлар чәчкәнен карап торырга яратам. Аннары тагын печән вакыты үткәч, урманның чын кешеләр кебек көенгәнен, ямансулаганын тоеп кызганам».
Хикәянең финалы бик отышлы. Малай күңелендәге матурлык Өлфәт абзыйны үзгәртә дә куя.
Татар әдәбиятына кешеләр күңеленә игелек орлыклары чәчәргә сәләтле прозаик килде.
Хәерле юл, Лира!
Рәшит Бәшәр, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты.
23.04.2007.


ТАБЫШМАК
Кичке тынлыкны ертып, әле әллә кайдан, шәһәргә якынлашып кына килүче ак пароходның гүләве ишетелде. Ярга сузызылып ятып авыр чәч толымнарын су өстенә сибеп салган куе сомгыл агачлар арасыннан параход күренми дә иде әле.
Фәгыйлә күзләрен суга төшерде. Рәхәт иде бит әле шушы тынлыкны эчүе. Елга өстендә ул да, әнә тегендә, ялгыз гына ай калучы тын көймә генә. Шушы елга өстендәге җиләс тынлыкны шул көймәдәге ят балыкчы белән икесенә генә бүлешәләр иде бит әле.
Ни эзләп килде соң ул су буена? Көймәсендә хәрәкәтсез калган бу сәер, һәр Алла бирмеш көнен шушы көймәдә чайкалуга мохтаҗ балыкчы ни эзләп килгән? Теге пароходтагылар ниләрен юллап йөрүчеләр?
Су өстендәгеләрнең һәрберсенең шушы көнгә төшергән үз тарихы, сере бардыр. Минем бер серем дә юк, сәфәр кылып, йөзеп кенә йөрим, диючеләрнең дә үзләре дә аңлап, чамалап бетермәгән хаҗәтләре бардыр.
Кызык.
Серләремне суга сөйләргә төштем, диярләр иде. Кирәкме гага синең серең? Әнә бит, төбенә күзләреңне батырып, текәлеп күпме генә карасаң да, төбен күреп булмый аның. Төбендә аның үз сере. Үз серенең сер икәнлеген үзе дә белми агадыр да агадыр. Алыр ул синең сереңне, тик үзенекен дә, синекен дә, шулай чишелмәгән килеш кенә, олы диңгезгә илтәр дә түгәр.
Ә сез, нигә диңгез шундый гайрәтле, дисез?. .
Кызык.
Күңел дә елга кебек бит. Әллә ниләрне үзенә сыйдыра. Айкала, чайкалып түгелә, ярларына бәргәләнә, үрсәләнеп кайдадыр ашкына. Тик бар бәргәләнүе, шаулавы бары бушка сыман.
Ниләр җитми соң күңелгә? Нинди азык җитми? Нидән ризасыз? Елга төбендәге тонык сер кебек, эчтән генә сыза.
Тормыш бит кайнап торган кебек тә үзе. Ялгыш кына йөзеңне тынлыкка боруга, шул аңлашылмаган “нәрсәдәндер ризасызлык” бәреп чыга да тирән бушлыкка ургыла. Ә бушлык ис киткеч тирән. Аның анда төшеп җитәлгәне юк, һәрхәлдә. Тирән караңгылык эчендә капшана-капшана нидер эзли. Эзләнә, эзләнә, эзләнә... Ниләр югалтты икән соң ул анда? Кай ларда, җанына газиз ниләрен калдырды соң, һаман шунда тартылып торырлык?
Кызык.
Шул тирәнлеккә тирәнрәк төшкән саен иркенрәк булган сыман бит.
Бәлки ул анда үз-үзен калдыргандыр? Һәм берөзлексез үз-үзенә тартылып торадыр бербөтен булыр өчен. Кайдадыр анда ул, аның үзәге. Җир кояш тирәли берөзлексез әйләнгән сыман, ул да үз күчәре тирәсендә әйләнәдер? Ычкынса – хәләкәт.
Кызык.
Тын су өстенә төбәлгән балыкчы да шуларны уйламый микән? Бәлки, аны да шушы ялгызлыкның рәхәт тирәнлеге тартадыр.
Кызык.
Тәбигатъ тә бит тынлык, тирәнлек ярата. Болытлар да, үләннәр дә, җир дә, күк тә, агачлар да.
Кызык.
Нәрсәсе тагын кызыкмы? Иң кызыгы шунда, ул бит шушы пароходта килүче “дустын” каршы алырга килде. Килде дә, буш вокзалда беръялгызы буш күңеле белән йөзгә-йөз очрашты. Көткән кешесе күңеленә ризык була алмаганын ул шушында төшенде. Ләкин барыбер көтте - кайсыдыр сүзләр әйтелгән, ниндидер вәгъдәләр бирелгән...
Чарасызлык.
Каршы алырга, елмаерга, чая гына итеп килеп битеннән убеп алырга. Күзләренә карап, аның күңеле төбеннән тагын бер тапкыр үзеңә кирәк шул ризыкны эзләп карарга да, эзләгәнеңне таба алмагач, аны хыялыйлыгыңа манчып, уйдырма нурга күмеп, әкияттәге принц итеп күзалларга. Һәм үзеңнең кысыр хыялыйлыгыңа әрнеп күз яшьләре аша елмаерга.
Кызык.
Яратабыз дә соң үзебезне кызганыч хисләр корбаны итеп тоярга. Ничек газап чиккәнебезне, интеккәнебезне читтән күзаллап ләззәт табабыз, кемнәндер артыграк интегүебез ниндидер дәрәҗә өстәгән кебек хис итәбез. Хәсрәтләр, моңзарлар кешенең күңелен баета, ныгыта, янәсе. Үзебезне интектерер өчен үзебез уйлап чыгарган нигезсез уйдырма өстеннән бүген-иртәгә чәнчелеп төшүдән курка-курка гомер кичерәбез.
Кызык.
Әйтерсең ул бушлык аның күңелендә, тик аннан башка яши. Вакыт-вакыт ул аны үзенә алып урлаштыргалый гына. Анда бары тик ялгызыңа гына юл ачык.
Кызык.
Бәлки, анда парлашып сыярлык кешесен тапмагандыр? Хыялыйлыгына манмыйча да, үзе балкып торучы кешесе очрамагандыр? Бәлки шуны юксынып әрнидер күңеле?
Билгесезлек.
Билгесезлек - галәм. Йолдызлар белән тулы, барысы да таныш та, ят та. Ачкычы да янында гына эленеп торадыр бәлки, тик танымыйдыр. Караңгылык комачаулый.
Әллә шулай җиңелрәкме?
Фәгыйлә, артына борылып, көн буена тапталып, арып, әле генә тынып калган сукмакка күзен төшерде. Бәлки, кире менеп китәргәдер? Калыр, ахры. Шул сукмакның тынлыгын бозмас өчен генәдер, ихтимал. Мең мизгел ялган янында бер мизгел ялган ни ул?
... Ул траптан җиңел генә атлап төшеп, тын сукмактан яр өстенә күтәрелде дә, артына борылып та карамыйча тукталыш ягына юл алды.

Капка төбеннән үк каз маенда пешкән тәбикмәк исләре таралган бу йортта бүген каз йолкалар иде. Яңа гына катып киткән кара җир өстенә әле юка, һич җаен табалмый, килешсез генә яткан, ара-тирә тишекле-тошыклы кар келәмендә хозурланып кояш нуры бии. Эчендә каз йолкучы яшь кызларның ташып торган яктылыгыннан тулышып, ялгыз гына сәлберәеп утырган мунча тәрәзәсе дә балкып, дәрт тулы күзләрен кояш нурына кыскалап маташа. Дөнья матур!
- Мәхәббәт ирекле була аламы? Тар маңгайлылар уйлап чыгарган уйдырма бит ул. Мәхәббәт ничек ирекле була алсын? Мәхәббәт ул буйсыну, үз-үзеңне үзең теләп кичерешләр читлегенә кертү.
Фәгыйлә каз мамыгы ябышкан куллары белән борынын кашып куйды. Аның борын астында хасил булган мамык-мыекларыннан Рушания рәхәтләнеп көлергә кереште:
- Кемгә буйсыну? Сине бу фәлсәфәң белән айга яшәргә җибәртергә кирәк. Әнә сиңа, күпме кирәк каз канаты, беркет тә оч. – Рушания мунча ләүкәсенә сибелгән канатларның берничәсен алып дусты ягына ташлады.
- Мәхәббәт кануннарына буйсыну. Җирдә һәр нәрсәнең үз кануннары бар. Кануннарга буйсынмаган кеше генә ул ирекле була ала. Син ничек аңламыйсың соң? - дип, Фәгыйлә каз йолкуыннан туктап, җитди карашларын дустына күтәрде.
- Ни сөйлисең син? Берни аңламыйм.
- Ә син уйлап кара, Рушания. Менә син Фәритеңне яратасың. Үлә-бетә һәр капризын үтисең. Синең театрга барасың килә, ә ул сине төнге клубка алып китә. Синең ай-ваеңа исе дә китми . Син аның әйдә диюенә карышмый артыннан чабасың. Чапмасаң ачуланышырга кирәк. Ә синең ачуланышасың килми. Хәзер миңа әйтеп күрсәт, кайда монда синең ирегең?
- Ирекле буласың килгәч, алайса бер кемне дә яратмаска, бер кем белән дә очрашмаска, бер кемгә дә кияүгә дә чыкмаска кирәк була түгелме?
- Һичшиксез.
- Ә ул кешедән башка яшәү мәгънәсез булса?
- Монысы инде син үзең уйлап чыгарган уйдырма. Ничек инде син аннан башка яши алмыйсың? Аннан башка, аның тискәресеннән башка сиңа мең тапкыр җиңелрәк бит. Син түгел, ул йөрсен сиңа тагылып.
Рушания кулындагы яртылаш йолкынган казын шапылдатып ләүкә сәкесенә куйды да, учларын төкрекли-төкрекли итәгеннән мамык сыпырып төшерергә кереште:
- Йөри ди минем арттан. Ир кеше горур булырга тиеш.
Хатын-кыз артыннан елап йөрергә тиеш түгел. Андый булса мин аны яратмас та идем. Ә болай мин аны яратам.
- Менә, күрдеңме? Яратасың. Димәк буйсынасың.
Мәхәббәтнең язылмаган кануннарына буйсынасың. Ә башкача ярамый. Кемдер кемнеңдер, нәрсәдер нәрсәнеңдер корбаны булырга тиеш. Менә бу казларны кара. Әни җәй буе каргалардан саклап, авызыннан өзеп ипиләр ашатып үстерде инде. Яратып үстердек, сөеп. Хәзер, менә муеннарын кыркып атып, пешереп ашарга әзерлибез. – диде Фәгыйлә шәрәеп калган каз түшкәсенә кулларын шапылдатып салып.
Рушания кинәт итәгендәге бер уч мамыкны дустының өстенә таба атты:
- Кит, ни сөйлисең, тәүбәңне әйт, ашыйсы ризык турында шулай сөйлиләрме? Төкерен, тәүбә, тәүбә диген, оятсыз.
- Менә күрәсеңме, шул кануннарга буйсындыру өчен күпме усал кагыйдәләр уйлап чыгарылган: оят, намус, вөҗдан, иман кагыйдәләре. Ә барысы бары бер нәрсә - Күктән төшкән кешене Җирнеке итәр өчен, аны яраттырыр өчен. Кешедә мәхәббәт хисе дә бары тик шуның өчен.
- Ә башкача ничек соң, Фәгыйлә? Башкача ничек яшәргә соң? Башкача яшәү юк бит. Башбаштаклык була бит аннары.
- Әйе. Башбаштаклык кына түгел, нәтиҗәдә Җирдә гомүмән тормыш булмаячак.
- Ә син нәрсә тәкъдим итәсең?
Фәгыйлә тагын кычкырып көлеп җибәрде:
- Мин нәрсә тәкъдим итә алам инде? Ходай тагәлә түгел лә мин.
- Әй, утырма инде баш катырып. -Рушания кире үрелеп алып казын итәгенә куйды да, бармакларын төкерекләп җәһәт кенә итеп каз шырпыкаларын бөртекләргә тотынды. – Берәрсенә гашыйк булсаң утырмас идең инде бу юк-барны сөйләп.
- Минем башны җилләтерлек кеше бар микән ул, белмим? Миңа шул тиле хисләрне татытып карарлык берәр Супермен очраса иде. Татымый да китеп баруым ихтимал.
- Карале малай, тәүбә диген. Авызыңа сугам инде хәзер.
Күпмедер вакыт алар шулай бер-берсенә эндәшешми генә казларын йолка бирделәр.
- Син ул турыда азрак уйла Фәгыйлә. Мәхәббәткә, син аңа, үзең тартылмыйсың. Син кирәксенмәгәч ул да сиңа килергә ашкынмый. Һәр очраган егетне энә күзеннән үткәрәсең. Юк-бар кимчелегеннән дә борыныңны җыерасың. Ә мәхәббәт диңгезенә алдыңны-артыңны карамый йөгереп килеп ташланырга кирәк. Хисләр ташкынына бирелергә.
- Өйрәт әле мине шул ташкынга ташланырга. Хәер, башта ул ташкынны эзләп табарга кирәктер. Ничек бар да катлаулы.
- Ул сиңа гына шулай тоела. Минемчә бөтен ирек тә шун да – бер ни уйламый хисләреңе туарып атуда.
- Минемчә бу җүләрлек.
- Мәхәббәт акылсызлыкны ярата.
- ...
Көн буена бу иске, кара мунчаның бөтен идән, стена, түшәмнәрен йомшак каз мамыгы белән бизи-бизи, хуш исле каен себеркесе исләре сеңгән сәкеләренә җылышып утырып гапләшә-гапләшә, көлешә-көлешә каз йолкып утыручы ике Җир кызының әле күз карашларында балкып, әле елмаюлы бит очларында биеп, әле идәндәге мамык араларында җылынып, әле тәрәзә төбенә сузылып ятып парланган пыялаларны сулышы белән өреп киптерә-киптерә, Кояш нуры да тәмам арып бетте. Мунча тәрәзәсенең өске рамына басып чаткыларын чәчеп рәхәт итеп бер киерелде дә, офыктагы баеп баручы кояшка таба атылды. Моңсу иде йөзе Кояш нурының. Бу галәмдә аның бурычы бер – үз траекториясен яктырту, җылыту. Кояш кызы булуы белән чиксез горурланса, очсыз-кырыйсыз галәмнең барлык серләренә багышланган булса да, аны Җиргә күбрәк тартты. Һәр кичке баешка, Җир фәлсәфәсенең катлаулылыгыннан тәмам туеп, хәйран калып, гаҗәпләнүләрдән арып, кайчак, бәлки, башка монда төшмәскә дә антлар итеп баешка ташланса да, һәрчак кире әйләнеп кайтты. Җир тормышы аны кызыктыра, тыелгысыз үзенә тартып тора иде.
Хәзер, ул офык артына күмелүгә җиргә эңгер таралыр, аннары Караңгылык. Кызлар анда калырлар. Алар сүнгән Нурлар калдырып киткән Караңгылыкта адашмаслар. Чөнки, алар белән Сөю кала. Ни икәнен тоемлап та, асылына төшенеп тә бетә алмый торган, ләкин кешеләрне адаштыра, саташтыра торган ниндидер бер нәрсә иде ул Сөю.

Ә аннары, тормыш прозасы, тагын бер кат, үзенең мәңгелеккә дәгъвасын исбатлап күрсәтте.

... Өй алдында чиләкләр шалтыравыннан сискәнеп китте Исмәгыйль абзый. Караңгы ишек алдының сөзәк баскычларына сөртенә-сөртенә кемдер өйгә керергә ашыкты. Таң алдыннан малларын карап кергәннән соң, утларын сүндереп беравык ятып торгалый шул ул. Ятагыннан күтәрелеп, ян тәрәзәдән өй алдына күз салырга да өлгермәде Исмәгыйль абзый, ишек артыннан түбән оч Текәй Зарифының бөереннән чыккан тавышы ишетелде. Тәгәрәшкән чиләкләр әйтерсең аның килбәтсез чалыш аякларына эләгеп түгел, ә әнә шул көчле тавышыннан куркышып стеналарга сикерешәләр иде. Менә хәзер ишек ачылып китәр дә буа ташкыны булып Зарифның тавышы өйгә ургылыр. Яшь кенә булса да, әллә никадәр күәт, дәрман, гайрәт яши иде аның колач киңлеге күкрәк читлегендә.
Исмәгыйль абзый, каушавыннан куырылып җылы юрганы астына суырылды.
- Исмәгыйль абзый! Торчәле, малай. Тагын спит инде бу яп-ялан аяк. Исмагыйль абзый, дим, караче әле бу, кайда олактың соң син, эзләп таба торган да түгел сине, әй. Теге шифрованный бүлмәңдәме син? – дип сөйләнә-сөйләнә Зариф аякларына уралган ишек астына салган җылы киезләрне типкәләп атып, ничек киң итеп каерып ачкан булса шул ук гайрәт белән ишекне гөрселдәтеп япты да, итекләрен дә салмый түргә юнәлде.
- Әй, әйдә, түрдән уз әле, Зарыйф, ни энем, түрдән уз. Мин бераз башымны гына төрткән идем, өй җылынганчы дип.
Исмәгыйль, кыска кунычлы киез итекләре белән йомшак кына атлап бүлмәсеннән чыкты да, “бисмилла”сын әйтеп, юынгыч астында бит-кулларын чылатырга кереште.
- Кит моннан, ир кеше шул гомер йоклап ята мени, тор, яп
- ялан аяк. Мин инде монда, понимаш, инде хатынны бәбиләттердем. Син ир башың белән йоклап ят имеш.
Зарифның кечкенә генә өстәлгә шапылдап төшкән кулларының гөрселдәүеннәнме, әллә аның авызыннан чыккан өр-яңа яңалыктанмы, Исмәгыйль юынгыч янындагы ишектән зур җитезлек һәм осталык белән ике күзен генә чыгарып, таза гәүдәсе белән кечкенә өй тәрәзәләрен томалап торган Зарифның кызарынып тырпайган зур колакларына беравык карап торды да, тыныч кына эшен дәвам итте.
- Шулаймы, Зариф энем. Кемең бар, кызмы, малаймы?
- Кыз инде, кыз. Әйдә, яраган безгә. Өч тиле-миле малай үстергәнче, лутшы бер акыллы гына кыз үстерәсең, - дип, ниндидер эчке ризасызлык белән, ишекле-түрле йөрергә кереште Зариф.
- Син минем малайларга тел тидермә, ни Зариф энем.
- Китчәле, нигә, авылда синдә генә мени малайлар. Мин бит гупчым әйтәм.
- Ну, нәсел фамилиягызны калдырырга берәр малай мишәйт итмәс иде инде ул, энем.
- Әй, шул тиклем данлыклы фамилия мәллә, төкерәем инде, Исмәгыйль абзый. Кара, чык әле шул караңгы бүлмәңнән, зинһар.
- Күзең чыкмагандыр бит, мин инде күптән торып, юынып беттем ич инде.
- Һәй, шулай мени инде? Теге көнне Гәләү кодаңны да шушы конспирация бүлмәңә салып котын алгансыңдыр әле. Мине кода базына салып йоклаткан, дип чабып чыгып килә иде, йортыңнан.
- Һи, сүз итеп сөйлисең, исерек иде ич ул. Кем базга салсын аны, ул сантыйны. Үз аяклары белән кереп ятты бит, нык каты җайлы урын таптым әле дип.
- Соң аңладым инде мин аны, базда йокламаганын. Алай базадан бик җиңел генә чыга торганга охшамаган иде хәлләре. Я, ярар, Исмәгыйль абзый, кода - кода инде ул, аларга базда да урын харам, әйдә кабыз әле машинаңны, киттек районга. Синең дә карчык балниста дип ишеттем.
- Шулайрак шул әле менә, Зариф энем. Әле кичә кич кенә барып кайттым. Бүген йөрмәм дигән идем инде.
- Малай, балнис марҗалары күзләрен дә йоммый миннән кан бирдертмәкчеләр. Бирмәсәң, хатының белән кызыңны чыгармыйбыз диләр. Ярар, уйлап карармын дип кайтып киткән идем, юк, булмый малай. Бирә алмам ахыры.
Зариф, тирләп чыккан маңгайларын бүрек колаклары белән сыпырып, җылыткыч торбаларга терәп куйган урындыкны аякларына эләктереп кенә тартып китерде дә, арыш капчыгыдай шунда ауды. Бүреген тез башына кидертеп, тагын Исмәгыйльгә борылып та карамый, ниндидер эчке ярсуы белән көрәшеп, йөрәгенең әрнүеннән мөлдерәп тулган зур күзләрен тәрәзәгә төбәп һаман сөйләнә бирде.
- Йөзләрен дә чытмыйлар ичмасам. Күзгә карап шулай дип торалар. Кыз алып кайтты карчыккаең дип мыскыл итеп көлүләре генә җитмәгән тагын аларга кан да бир имеш.
Хатын белән кызны бирмәсәләр, барырмын да әйтермен, мин кешечә алырга килдем, – бирмәдегез. Инде үзегез китереп бирерсез дип кайтып китермен әле менә.
Ул арада Исмәгыйль абзый газ плитәсе тирәсендә кайнашырга керешкән иде инде.
- Һәй, Зариф энем, сиңа кан бирү ни тора ди, синең битеңә генә чиртсәң дә олы табак кан җыеп алырга була. Бир әйдә, савабы булыр үзеңә. Әллә берәрсе синең каныңа тилмереп ятадыр.
- Әйе, ди, менә сосып куйганнар, ди аларга бесплат кан.
Үземнең хатынга кирәк булса дел другой. Монда теләсә нинди чирмештер-урыстырга кан әрәм итеп ятып булмый әле.
- Биргәчтен аның кемгә эләккәнен бер ходай белә. Теге чирмеш тә әйткән ди бит, “безнең киемнәребез генә түрле-түрле, үзебез барыбыз да бер түрле”, дип. Барыбыз да бер кешеләр инде без, Зарыйф энем бер аермасы да юк.
- Я, әйдә тизрәк, кайткач эчәрсең әле чәеңне. Нүжәли ха – тыныңны сагынмадың?
Текәй Зарифы эре, нык адымнары белән инде кухня ягына атлады.
- Ния, чәй дә эчермисең мени соң?
Зарифның көр тавышыннан, тәүәккәл кылыкларыннан яралып, көчле бер тайфун сыман үзенә килеп бәрелгән күәтле дулкыннардан, Исмагыйль тагын кечерәеп калды.
- Әйдә, тиз бул. Болай да әнә, чәй эчә-эчә күзләрең акаеп беткән.
- Әллә синекеннән дә зуррак булганмы? - дип, батыраерга маташты Исмагыйль. – Чәй эчкәнгә күз акаямы, тиле?
- Чәй эчкәннән булмый, әллә мәй эчкәннәнме? Карчыгың юклыктан файдаланып аппарат кормагансыңдыр бит? Ышаныч юк сиңа үзе. – дип, сөйләнә-сөйләнә, Зариф олы гәүдәсен бу юлы инде җитез генә иттереп кухня өстәле артына урынлаштырды. - Булса сал әйдә, үзең генә чөмереп ятма. Закускаңны да чыгар, давай.
Бу көтелмәгән кунакның болай ук әрсез кылануыннан Исмагыйльнең чынлап ачуы килә башлаган иде инде:
- Әйдә, бар әле, бар. Мәй сиңа тагын. Нәрсә, бәбәйләп яткан Фәгыйләң янына эчеп бармакчы буласыңмы? Кичә дә, салган башыңнан кантур төбендә кәмит оештырып ята идең, - диде ул, өстәлен япмасы белән капларга ук керешеп.
- Эчемне пошырып син дә шуны исемә төшереп торма әле.
Тулы иде ул арба. Кайда, нәмәшләп коелып калгандыр ул салам, үзем дә аңлый алмыйм, менә билләһи, Исмәгыйль абзый.
- Кантур төбенә килеп туктаганчы борылып карый алмадыңмы, ичмасам.
Зариф тагын бүрек колакларына маңгай тирен ышкып бүреген өстәл кырыена шапылдатып ташлады да, туктап калды: - Баш каткан инде монда, кемгә кан кирәк, кемгә салам.
Зарифның бу мескен кыяфәтен хупламый, Исмәгыйль кыыршы кулларын Зарифның җилкәсенә салды:
- Ярар, Зариф энем, исең китмәсен иске чикмәнгә. Ну, малай җавабына да кесәгә кереп тормадың, әйбит. “Ник саламыңны арбаңның бер ягына гына салдың?” дип сорагач, ничек дидең әле? “Әй, авызын корт чаккыры, тагын башаклары бер якка гына эләккән“ дидеңме әле? Ну, малай шәп әйттең.
Инде Исмагыйль, урындыкка кирелеп утырып, аякларын кушып алга табан сузып җибәреп, итәкләренә салган ике учын бер-берсенә ышкый-ышкый хихылдап көлергә кереште.
Текәй Зарифы, өстәлгә вакытлы-вакытсыз китереп капланган япкычка күзләренең агы белән генә бераз карап торып, авыр сулап урыныннан кузгалды да:
- Нәрсәсе кызык инде аның? Саламда башак булмаганын эт тә белә инде. Нәрсә, эшең беттеме? Салып бирергә исәбеңдә булмаса, киен әйдә. Бигерәк күп сөйләшә дә башладың, киттек. Гаражың ачык булса мин чыга торам, - дип, Исмагыйль абзыйның җавабын да көтми, чыгуга табан юнәлде.
Тагын ишек төбендәге киезләр читкә очты, тагын ишек киерелеп ачылып, ризасыз гына чыелдап тупсага җитеп, ябылып бетми туктап калды, тагын бер-бер артлы чиләкләр сикереште дә, дөнья тынып калды. Исмагыйль абзый өстенә киенә-киенә, тәрәзәгә күзен салганда, Зарифның андатрадан тегелеп, инде тузуның теге ягына чыккан бүрегенең колаклары, аның гаражының капкасы төбендә канатларын җилпиләр иде инде.

Көн кичкә авышкан булса да, сөйгән иренең һичшиксез килеп аласын белә иде Фәгыйлә. Шуңа бәбиләр табу йортының тәрәзәсеннән күзен алмый көтте. Килмиме соң аның Зарифы? Әгәр шулай туры килсә, ут эченнән алып чыга, мәгәр.
Ирен уйлаудан бар җанына тулган бәхеттән, рәхәт ләззәттән Фәгыйлә елмаеп җибәрде. Килә, килә! Яраткан Фәгыйләсе ике булып кайтачак бит, килми ничек чыдар. Кайдадыр якында гына икәнен ул күңеле белән тоя бит инде.
Менә шулай, үз вакыты белән, көтмәгәндә, уйламаганда, алсу офыклар артыннан алтын атка атланып түгел, ә гап-гади, ул уйлаганнан да гадиерәк булып каршына килде Зарифы. Тик бу, Ул иде. Аның йөзләрендә чынлап та аңа кирәкле үткен карашлар, карашларында нәкъ аңа кирәкле иркенлек, кискен лек, тәнендә ул яраткан исләр, төсләр, хәрәкәтләрендә гайрәтлелек, сүзләрендә шаянлык, гамәлләрендә чиктән тыш гадилек иде. Бар да аңа кирәкчә - ул тараткан дулкынларга тәңгәл, ятышлы. Чын күңеленнән яратып “ирләр нәселенең соңгы вәкиле “, дип атады ул аны. Бу шул тиклем гади һәм реаль иде. Әйтерсең ул аны кайчандыр белгән дә, беразга гына онытып торган. Менә хәзер кире килде дә, аның буш күңелен янәдән айкап алды.

... Фәгыйләнең карашлары ерактан күгәреп торган көзге елга өстенә төште. Елга өсте һәрвакыттагыча, беренче карашка өнсез, тын тоелды. Тик, бу юлы, үзе кебек елга агымы да, кайда барып, ниһаятъ, кайда коячагын белгәнгәдерме, ниндидер тирән мәгънәгә ия сыман тоелды. Әйтерсең, аның еламсыр дулкыннары да, ерак диңгезнең гайрәтле ярсу дулкыннарын өзелеп сагынгандай сабырсызланып бер-берен этә-төртә, эчке бер яшерен наз, ярсу, яктылыкка өмет белән киләчәкләренә-күрәчәкләренә ургылып агалар иде...
БЕР ТУСТАГАН ВӨҖДАН
Ишектәге звонок тавышыннан Гөлнур сискәнеп китте. Кем булыр? Балалар шифаханәсеннән шәфкать туташы көтелмәгәндә шулай килеп кергәли. Тагын ни дип ваксынырга килде икән инде?
Тирә-ягына тиз генә күзен ташлап, юлда очраган чүпрәк-чапракларны уңга-сулга аткалап ишек катына узды да, гомер бул - маганны, кем икәнен дә сорап тормый, ишекне шар иттереп ачып та җибәрде Гөлнур.
- Сәлам!
- ...
Көткән иде Гөлнур! Бер кайтыр дип көткән иде. Кайтыр да гафу үтенер,тезләнеп кичерүен сорар, акланыр дигән иде. Алай гына да түгел, әле үзенең ниләр дип әйтәчәген, аны елатканчы сүгәчәген, гафу итмәгән булып тилмертеп йөртәчәген, тагын әллә ниләр дип, ничәмә-ничә төннәр хыялланып чыккан иде. Үзен аның кайтып гафу үтенүенә лаек сыман тойган иде.
Менә аның өзелеп яраткан Ильязы инде каршында басып тора. Ни дип кайткан соң ул? Кинәт, нәкъ күкрәк уртасын нидер өшетеп төшеп киткәндәй булды да, Гөлнур бөтен тәне белән калтыранып куйды.
- Нәрсә кирәк? – дип сорады ул коп-коры тавыш белән.
- Бәрәч, миңа монда кайтырга да ярамый мени хәзер?
Гөлнур аның бу битараф тавышыннан, өметсез карашыннан, шул, авызының читен генә кыйшайтып елмаеп торуыннан әллә нишләп китте. Ильязына таба бер генә адым ясап, бөтен булган җегәрен җыеп, бар көченә яхшылап яңагыннан сугып җибәрде дә, ишекне дөбердәтеп ябып, бикләп тә куйды. Ирнең колакларына “Күземә күренмә!” - дигән ямьсез пышылдау гына ишетелеп калды.
Тупсаның теге ягында уттай янган яңакларын угалап, аптырап калган ир-ат белән, бу якта калтыранган куллары белән ишек тоткасына ябышып, котсыз буран уртасында калган ялгыз агач кебек, әле генә язмышына ябырылып кергән ятимлегеннән сыгылып елаучы хатын арасында бер адымлык упкын иде! Үзләреннән ике генә адым читтә, аяк-куллары кысып бәйләнгән ак биләүдә бу икәүнең котылгысыз хакыйкате ятса да, инде аның да бу тормышта хаклары барлыгы турында уйларга берсенең дә башына кермәде сыман.
Гөлнур тагын баласының карауаты янына килде, нарасыеның мамык кебек йомшак, нәфис чәчләреннән сыйпады, борыны очларындагы ак төкләренә кагылып алды. Менә ул, челт иткәнгә дә ачылып китәргә әзер, эленеп кенә торган керфекләрен сирпеп җибәрер дә, карашларын әнисенең күзләренә батырып гадәттәгечә тынып калыр. Аның әллә ниләр таләп иткән карашыннан Гөлнур тагын күзләрен яшерер. Ни дип әйтсен ул аңа? Ни дип вәгъдә бирсен? “Бу балага мин кирәк! Ә ул миңа кирәкме?” – дип уйлады ул куркынып. Чынлап та, бүген, бар дөнья үзеннән йөз чөергән вакытта ул кем ягында? Үзенә каршы төшүчеләрнең барсына үч итеп,интегә-интегә тапты инде менә! Ә аннары нәрсә? Кемгә нәрсә исбат итте соң ул? Әти-әнисенә, Ильязга нәрсә исбат итте? Үзен-үзе тозакка гына кертте түгелме соң? Моның белән бит бер проблема да чишелмәде, киресенчә, алар зурайганнан зураеп, куркыныч төскә кереп - күкерт мичкәсе сыман ике арада утырып кала бирделәр.
Ул тагын тегендә-монда аунап яткан чүпрәкләрен җыештыргалады, баласының урын җирен кирәк-кирәкмәс җиреннән төрткәләде дә, нәни агач караватының кырыена тотынып, туктап калды. Тыелгысыз булып, бар нәрсәгә төкереп, Ильязының артыннан ташланасы, туктатасы, аңлатасы, кире борасы, килешәсе һәм, ниһаять, дуслашасы килде аның. Тик караватка ябышып каткан кулларын суырып алалмады.
Хәзер, менә шушы, үзе кеше ярдәменнән башка яши дә алмаган, кечкенә җанлы төенчекнең, бар тормышын аяусыз икегә бүлеп, теләсә дә төзәтә алмаслык үзгәрешләр кертеп, аның гадәти яшәү гамәлен бер сызык белән генә сызып атканга – шушы хакыйкатъ алдында үзенең көчсез икәнлеген аңлап, Гөлнур киләчәккә планнар төзеп карады. Ләкин, кинәт башына төшкән әнилек вазыйфалары белән дөнья агышына сыеша алмады, арыды, йончыды. Ниндидер катгый адымнар ясарга көдрәтеннән килмәде. Алай да, бөтенләе белән бала мәшәкатьләренә чумып, шулай дөрес булачагына, сабыена кирәклегенә күңеле белән инанып, бәби тапкан чыгында үз гөмере өчен үлем белән ике арада бәрәгәләнеп, әллә нинди көчле уколлар, дарулар тәэсире белән, җаныннан качып бетә язган баласына карата булган җылылыкны, сөюне кире кайтарырга теләде. Хастаханәдә, бәбиен кулларына китереп тоттырган көнне, шул, үзеннән өзелеп төшкән газиз җимешенә карата кызганудан гайре бер хистә кичерә алмаганлыгыннан, бөтенләй чит, битараф булганылыгыннан, ваемсыз кала алганлыгыннан оялды, үртәлде, үзен сүкте. Ул шул югалтуларны табарга, дөньялыкка зур авырлык белән, теләмичә генә кайткан хәлсез гәүдәсенең кай җирендәдер куркып кына посып яткан җанын әз-мәз үз урынына кайтарып, әле кайдадыр тирәндә, мескен генә бер үсенте шикелле баш күтәрергә тырышкан аналык хисләрен тоеп, шатланып, йомшак кына, назлап кына үстерергә тырышты.
Нишләп болай килеп чыкты соң әле? Бар да әйбәт, җай гына үз көенә барган сымак иде бит әле. Ильяз да, соңгы вакытларда, аз-маз гына салгалап кайткалый башласа да, гел янында, бер алдына, бер артына төшеп бөтерелеп кенә тора иде. Иренең табигатендә үзгәрешләр күбәйсә дә, Гөлнур аларны тиештер дип кабул итте. Яши-яши шулай була торгандыр инде, кеше холкы гел уңай яклардан гына тормый бит дип уйлады. Вакыт-вакыт Ильязны алыштырып куйган кебек “әллә нинди” булса да, “ник алай” да “ник болай” дип вакыйгаларны катлауландырып, “төбенә тоз куеп” тормады.
Җыеп кына әйткәндә - ышана иде ул аңа! Чынлап ышана иде.
Менә балалар табу йортына килеп тә карамавы Гөлнур өчен иң авыры, иң гаҗәпләндергәне булды. Авырга узуына да каршы килмәгән иде бит, югыйсә. Нәрсә булды аңа? Нигә шулай кинәт үзгәрде соң ул? Нинди сәбәпләр үзгәртте?
... Шул уйлары белән ярты төн әвәләнеп ятты Гөлнур. Йоклап киткән дә сыман булып, әллә ниләр белән төшләнергә саташырга кереште. Имеш, бакчаларында ниндидер алачыкта ята икән. Алачык эче караңгы, ә ачык ишектән тышта янган лампочканың уты төшә икән. Кинәт, шул яктылыкта ниндидидер ямьсез әби шәүләсе пәйда була да, шул тузгыган чәчле кара киемле карчык юан, иләмсез зур таягы белән кизәнеп Гөлнурның башына сугарга килә имеш. Инде китереп суктым дигәндә генә, шыбыр тиргә батып уянып китте Гөлнур. “Ходаем, ярый төш кенә икән әле” дип тынычланып, башка алай бастырылмас өчен белгән догаларын укыштырып, борылып ятып, күзләрен генә йомган иде, бала караватында ниндидер ят суллкылдау ишетеп, куркынып, тагын сикереп торды. Йоклый да сыман үзе, еламый да. Тик нигә сулкылдый соң ул шулай?
Гөлнур ян стенада эленеп торган браны кабызып җибәрде дә, барып, баласы өстенә күз ташлады. Ходаем! Үлә ич бу! Гөлнур җан ачысы белән кычкырып җибәрде:”Үлмә дим, үлмә, зинһар!” Ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк! Тик, баласына кичектергесез ярдәм кирәген сизенеп, кире баласы яткан караватка ташланды да, юешләнеп беткән чүпрәкләре белән урыныннан йолкып алып, “Мәдинә апа кер әле, бала үлә” дип ике фатир арасындагы стенаны төяргә кереште. Нишләргә соң, нишләргә? Үлә бит! Аннары, нигә шулай эшләгәнен үзе дә аңлап бетерми, кухняга йөгереп чыгып, краннан аккан кайнар су белән баласының битләрен, бизгәктә татрышкан тәннә-рен сыпырырга кереште. Кайнап торган суның кайнарлыгын сизмәде Гөлнур!
Кинәт бала тирән сулыш алып җибәрде дә, күгәренгән йөзләренә кызыллык йөгерерлек итеп көчәнеп еларга тотынды.
Ул арада звонокка бастылар. Төнеге тынлыкта күршесенең тавышы ишетелде:
- Гөлнур! Ач тизрәк, мин бу!
Ул ярым шәрә бер уч баласын күкрәкләренә кысып ишеккә ташланды.
“Үлмә, зинһар, син бит миңа кирәк!”
Аның күзенә ак-кара күренмәде. Барына да түзәргә риза: челлә бөркүенә дә, хастаханә сасысына да, кеше күплегенә дә. Тик кызчыгы гына тизрәк терелсен дә, моннан исән-сау чыгып китәргә язсын.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Жимчәчәк - 02
  • Parts
  • Жимчәчәк - 01
    Total number of words is 4263
    Total number of unique words is 2216
    35.3 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    57.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 02
    Total number of words is 4333
    Total number of unique words is 2111
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.5 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 03
    Total number of words is 4237
    Total number of unique words is 2118
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.8 of words are in the 5000 most common words
    59.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 04
    Total number of words is 4275
    Total number of unique words is 2148
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    49.8 of words are in the 5000 most common words
    57.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 05
    Total number of words is 4236
    Total number of unique words is 2257
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 06
    Total number of words is 4169
    Total number of unique words is 2251
    34.9 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    57.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 07
    Total number of words is 4286
    Total number of unique words is 2229
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    50.1 of words are in the 5000 most common words
    58.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 08
    Total number of words is 4320
    Total number of unique words is 2139
    35.5 of words are in the 2000 most common words
    50.4 of words are in the 5000 most common words
    58.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 09
    Total number of words is 4300
    Total number of unique words is 2107
    37.1 of words are in the 2000 most common words
    51.3 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 10
    Total number of words is 4219
    Total number of unique words is 2235
    34.9 of words are in the 2000 most common words
    48.9 of words are in the 5000 most common words
    56.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 11
    Total number of words is 4239
    Total number of unique words is 2194
    35.9 of words are in the 2000 most common words
    51.8 of words are in the 5000 most common words
    60.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Жимчәчәк - 12
    Total number of words is 1421
    Total number of unique words is 809
    46.4 of words are in the 2000 most common words
    61.3 of words are in the 5000 most common words
    68.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.