Latin

Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 11

Total number of words is 1291
Total number of unique words is 890
32.4 of words are in the 2000 most common words
43.8 of words are in the 5000 most common words
51.0 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
1903 нче елны Гаяз әфәнде бездә булмады. Шәкертләрнең күңелләре Гаяз әфәндене эзлиләр, хәлфәләр Гаяз әфәндене үзләре китерттермәсәләр дә, алар да юксынып-юксынып куялар, аның матур-матур остроумиеләре белән искә төшереп сагынып-сагынып сөйлиләр иде»,—дип язалар. (Шунда ук, 11 б.)
Бер генә ел яшәсә дә, Оренбургта «Хөсәения» мәдрәсәсендә укыту чоры Г. Исхакыйның иҗаты өчен бик тә нәтиҗәле була. Шунда ул «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрен яза. Татар укытучылар мәктәбендә укыт анда ук иҗат иткән «Очрашу, яки Гөлгыйзар», «Бай угылы» повестьларын М.-Ф.
Кәримовлар типографиясендә бастыра.
«Инкыйраз»ында байтак юллар багышлаган «Хөсәения» мәдрәсәсе проблемалары, андагы шәкертләр язмышы Г. Исхакыйны озак еллар буе борчыган. Ул матбугатта бу мәдрәсә хакында шактый кискен мәкаләләр белән чыга. «Вакыт» гәзитәсендә Хөсәеневләр мәдрәсәсенең тәфсилле программасы басылу уңае белән ул болай дип яза: «Хөсәеневләр» мәдрәсәсе безнең татар мәдрәсәләре арасында тышкы низам-интизам җәһәтеннән беренче мәдрәсәдер.
Анда шәкертләр партада утырган кебек, мөгаллимнәр дә вазыйфалар алып укыталар. Дәрес программасына караганда бик күп фәннәр дә укыла. Ләкин 15
ел дәвамында... башка мәдрәсәләргә караганда әллә никадәр артык расхут тотылса да, моның «парәсе» һаман шул иске мәдрәсәләр «файдасыннан» бик аз артты. Мәдрәсәнең шул хәлдә торуының сәбәбе, безнеңчә, анда мөгаллимнәр юклыгы, анда тәрбиячеләр юклыгыдыр. ...Мәдрәсә эше берлән сату итү эше бөтенләй бер-берсенә тирес нәрсәләр булганга, Әхмәт байның, әхмүт байның мәдрәсәнең эчендә бер тиенлек тә эше булмаенча, фәкать һәйәте мөгаллимин берлән шәкертләрнең зур сыйныфларының вәкилләренең ихтыярында булырга тиеш. Шәкертләргә кеше күзе белән карап, кеше булырга кирәкле фәннәр генә укытылырга тиеш... Кыскасы, мәдрәсәгә яхшы белем бирә торган, замананың әһәмиятен аңлый торган мөгаллимнәр китереп, әдрәсәдәге полицейски идарәсен тәмам итеп, шәкертләр белән мөгаллим арасындагы мөнәсәбәт дустлык, ригаягә генә бина кылынырга тиеш. Шулай булганда мәдрәсә, шөбһәсез, тәрәккый итәчәк, шөбһәсез, шәкертләр тәмам кеше булып чыгачаклар». (Чыңгыз.— Оренбургтагы Хөсәеневләр
мәдрәсәсе.— Таң йолдызы. 1906, 10 авг.)
Г. Исхакыйның тагын бер мәкаләсеннән өзек:
«Хөсәеневләр мәдрәсәсе башка мәдрәсәләр кебек акчасыз-нисез булмаганга, әлбәттә, бу программаны мәйданга чыгарыр өчен акча ягыннан кимчелек булмаячактыр. Шәкертләр элгәреге кебек черегән итләр, сасыган өйрәләр ашап торганда, чынаяк, стакан урынына касәләрдән чәй эчкәндә аның еллык 13—14 меңлек доходы артып та калу ихтималы бар.
Әмма эшнең иң авыры мөгаллимнәрдәдер. Андагы мөгаллимнәрне белгәнгә, ул программаны мәйданга чыгарырлык, шундагы шәкертләрне укытырлык мөгаллимнәребез Хөсәенев мәдрәсәсенең хәзерге һәйате идарәсендә юк дип беләбез. (Япанчы.— Хөсәеневләр мәдрәсәсе.— Таң йолдызы.
1906, 20 сент.)
Г. Исхакый салган оеткы «Хөсәения» шәкертләренә тәэсир итми калмый, әлбәттә. Казандагы исляхчылар хәрәкәте тәэсире дә, соңлабрак булса да, ренбургка барып җитә. 1908 елда «Хөсәения» мәдрәсәсе шәкертләре баш күтәрәләр, байтак шәкерт авылларына, туган җирләренә кайтып китә.
Бу вакыйга турыңда Г. Тукай үзенең «Чыбыксыз телеграм хәбәрләре»ндә болай яза: «Мәдрәсәи «Хөсәения»гә яхшы мөгаллимнәр китерелә дип реклама таратылып, акчалар җыелган булса да, көз көне саный башлагач, ебешләрнең саны чыкмады. Бәгъзе фәннәрне укытырга мөгаллимнәр булмадыкыннан 33 шәкерт, биргән акчаларыны кайтарып алып, мәдрәсәне ташлап качтылар. Мәдрәсә авыруы быел Оренбургка күчкән икән». (Яшен.
1908, 20 сент.) Монда телгә алынган 33 шәкерт Татарстанның хәзерге Әгерҗе районына кергән Иж-Бубый мәдрәсәсенә китә.
Кәрван-сарай мәсҗеде һәм Кәрван-сарай манарасы — Оренбург шәһәрендә 1838 елда зур Кәрван-сарай салына башлый һәм 1844 елда тезелеп бетә. Корылма татар-мишәр һәм башкортларның көче белән салына. Ул атлы юлаучылар кереп куна торган йорт хисапланып, мәчет, зур бакча, күп санлы ярдәмче каралты-бүлмәләрдән гыйбарәт бинаны тәшкил итә. Зәвекъ белән эшләнгән пулатларга XIV йөзнең беренче яртысындагы архитектура чалымнары хас. Мәчет манарасы бик мәһабәт. Күп кырлы цилиндр формасында күтәрелгән шәмдәй төз кәүсәне мөәззин мәйданчыгының нәфис путасы «кысып тора». Мәйданчык челтәре тарая баручы цилиндрның гаҗәеп геометрик төгәллегенә яңа камиллият өстәү хисе калдыра. Традицион күккә ашу символын төзек конус гәүдәләндерә. Кыйммәтле архитектура истәлеге булган Кәрван-сарайдан Оренбург шәһәре панорамасына үзенчәлекле шәрекъ төсмере иңә. (Равил Әмирхан.— Кәрван-сарай.— Татарстан. 1995, 1—2 сан.)
Ш. Мәрҗани Кәрван-сарай мәчете турында болай ди: «Бинасы гүзәл, өгәл, янында Бохара, Сәмәрканд мәдрәсәләре үрнәгендә ике катлы бүлмәләрдән торган «Кәрван-сарай» исемле бер бинасы бар. Мәчет эченең әйләнәсендә алтын белән җомга сурәсе язылган». (Мостәфадел-әкбәр фи әхвали Казан вә Болгар—Казан. 1989. 393 б.)
Сакмар—хыялый гәзитә.
Троискида тагын бер тәрәккый хәбәреме?! Тәрәккый хәбәре!!—Хәзерге Чиләбе өлкәсенә кергән Троиски шәһәрендә узган гасырның яртысында зурзур татар мәдрәсәләре, күпсанлы руханилары булган, XIX йөз ахыры, XX гасыр башында татар мәдәни үзәкләренең берсе.
Ханәкъә—дәрвишләр, суфыйлар яшәр өчен, гадәттә хәйрия юлы белән тәрбияләнә торган, махсус йорт. Монда галим-голяма җыела торган бина мәгънәсен дә белдерә.
Гаҗизханә—картлар, мәҗрухлар (инвалидлар) яшәр өчен хәйрия исәбенә тәрбияләнә торган йорт.
«Үги кыз» операсы — хыялый опера.
«Сөембикә» исемле тарихи бер опера...— Г. Исхакыйның 20 нче йөз башына нисбәт ителгән бу хыял—фаразы соңгы елларда тормышка ашты, елда «Сөембикә» операсы язылды. Либретто авторы Назыйм Ханзафаров, музыкасын Бату Мулюков иҗат иткән.
Князь Гиреев—Г. Исхакый биредә татар фамилияле (Гәрәев) князьне атап, татарларның кимүенә, соңыннан бетүенә «өлеш керткән» чукынган, услашкан мирзаларга ишарәли.
«Уй» романсы — хыялый романс.
«Чегән хатыны», «Язмыш»,- «Талныш» опералары — хыялый әсәрләр.
«Теләнче кыз» дигән бер драма—Г. Исхакыйның шул исемдә өч кисәктән торган 1907, 1909, 1914 елларда нәшер ителгән романы бар. Китаплар булып чыкканга кадәр үк романның бер өлеше 1906 елда «Таң йолдызы»
гәзитәсендә басыла. Әдип, күрәсең, бу әсәрне язу турында, һәм драма жанрында язу турында, гасыр башында ук хыялланган.
...падишаһка прашение бирергә килеп бер швейцарга акчалар биреп киткән...—кайбер кешеләрнең милләт һәм дин мәнфәгате өчен дип; башкалага вәкил буларак барып, белем җитмәү һәм жүнләп тел белмәү аркасында зур түрәләр янына үтеп керә алмыйча, вак-төяк чиновникларга ришвәт өләшеп йөрүләренә ишарә.
Үзбәк хан (Мөхәммәд ?—1342)— 1313—1342 елларда Алтын Урда ханы.
«Өмет бетте»—хыялый көй.
Обломовлык—үтә ихтыярсызлык, эшсезлек һәм ялкаулык хәле (И. А.
Гончаровның «Обломов» исемле романының герое исеменнән алынган).
Мөхәммәд (570—632)—пәйгамбәр, ислам диненә нигез салучы.
Габделкаюм-әл-Насыйри (Габделкаюм Габделнасыйр улы, 1825—
1902)—мәгърифәтче, галим, әдип һәм педагог.

Шиһаб-әл-Мәрҗани (Шиһабетдин, 1818—1889)—философ, дин галиме, тарихчы һәм шәркыйәтче.
«Сарфы лисаны гарәби», «Сарфы Әхмәтҗани», «Сарфы Әхсани» —
унтугызынчы йөзнең ахырында, егерменче йөзнең башында гарәп имлясы
(орфография), нәхүе (синтаксис), сарфы (морфология) буенча бик күп китаплар басыла. Г. Исхакый аларның күбесе эшкә яраксыз булып, китапка авторның «исемен ябыштыру өчен генә иҗат ителгән» булуына ишарәли.
«Шәрхе Габдулла»—358 биттәге искәрмәне карагыз.
«Мифтахетдин тәҗвид», «Тәҗвиде Зыяи», «Тәҗвиде әувәл», «Мөфассал тәҗвид», «Балаларга тәҗвид», «Мохтәсар тәҗвид» — Коръәнне дөрес итеп укырга өйрәтүче китаплар.
«Карабаш (тәҗвиде)»—Коръәнне дөрес итеп укырга өйрәтә торган дәреслек. 1824 елда Казанда басылып чыккан.
«Кабан», «Игенче», «Сакмар», «Хәзәр», «Барабыз», «Мулла» гәзитәләре, «Болгар», «Уку», «Дин» журналлары — хыялый басмалар..
Олуг Мөхәммәд (1405 —1445) —Алтын Урда ханы, Казан ханлыгына нигез салучы.
Сөембикә башнясы Казан Кремлендәге Казанның архитектура эмблемасы булып саналган Сөембикә манарасы, хан мәчете дип тә йөртәләр.
Уналтынчы гасырның беренче яртысында корылган.
«Туктамыш» исеме кушылуын белдерделәр.— Балага исем Алтын Урданың 1380—1398 елларда идарә иткән ханы—Туктамыш (1350—1406) хөрмәтенә бирелгәнлегенә ишарә.
Шәһри Болгар —Болгар шәһәре.
Манарага менеп—Болгар мәчете манаралары 14 гасырда Алтын Урдада Үзбәк хан вакытында салынган. 1840 нчы елда олы манара авып төшә, кече манара әле дә исән.
Конфуций игътикады— Конфуций—борынгы Кытай философы
(б. э. к. 551—479). Аның фәлсәфәсе нигезендә ихтирам итү, түбәнчелек ята. Ул гаиләдә балаларның ата-анага буйсынуы кебек үк җәмгыятьтә дә гражданнарның башлыкларга, түбән сыйныфның югары сыйныфка буйсынуын таләп итә.
Габбасый хәлифә (Габбас Әбү-әл Фазыл әл-Һашими, 566—652)—Мөхәммәд пәйгамбәрнең агасы.
Чыңгыз—(Чыңгызхан Темуҗин, 1155 еллар—1227)—Бөек Монгол империясенә нигез салучы олуг хан. 1206—1227 елларда идарә итә.
Каракорым—Кубилай ханга кадәрге Монгол империясе идарәчеләренең башкаласы.
Ике-өч милиун финнәрнең ике йөз гәзитә-журналацры бар—язучының финнәр һәм Финляндия мисалына мөрәҗәгать итүе очраклы түгел. 1917 елга кадәр Финляндиядә, Русия империясенең составында яшәгән финнәр, үзләре аз санлы булсалар да, мәгърифәткә ирешкән, дип кинаяли автор.
Кышкар мәдрәсәсе—Татарстанның хәзерге Арча районы Кышкар авылы мәдрәсәсе XVIII гасыр урталарыннан алып 1918 елга кадәр яшәп килә. Телләр, ини гыйлемнәр укыту белән бергә, мәдрәсәдә формаль логика—мантыйк укытуга зур игътибар бирелә. Мәдрәсә бәхәсләшү, моназарәләр уздыру белән данлыклы була.
Кышкар мәдрәсәсендә Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф, бабасы —
Зиннәтулла Әмиров, Уральскидан Камил Мотыгый белән күренекле артистка Галия Кайбицкаяның әтиләре Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин, татар әдәбияты тарихында билгеле урын алган Таип Яхин, драматург Фатыйх Халидиләр укыганнар.
Сатыш мәдрәсәсе—Татарстанның хәзерге Саба районында, зур һәм абруйлы мәдрәсәләрнең берсе саналган.
Саба мәдрәсәсе—Татарстанның хәзерге Саба районында, 1620 елда оештырылган. Мәмәт һәм Бакшанды морза Байкеевларга нисбәтле.
Әфләтун (Платои) — безнең эрага кадор 427 —342 еллар тирәсендә яшәгән борынгы грек әдибе һәм философы.
Аресту (Аристотель) — безнең эрага кадәр 384— 322 еллар тирәсендә яшәгән борынгы грек галиме һәм философы.
«Казый» («Тәфсире Казый») — Габдулла бине Гомәр Байдавытның Коръән тәфсире. Татарлар арасында бик популяр әсәр булган.
«Мөбин», «Тораб» — китап исемнәре.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 1 том. - Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 1998. Б. 154-270.
Текстны әзерләүче: Лена Гайнанова

You have read 1 text from Tatar literature.
  • Parts
  • Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 01
    Total number of words is 4127
    Total number of unique words is 1932
    32.8 of words are in the 2000 most common words
    44.1 of words are in the 5000 most common words
    49.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 02
    Total number of words is 4130
    Total number of unique words is 1867
    30.3 of words are in the 2000 most common words
    43.0 of words are in the 5000 most common words
    50.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 03
    Total number of words is 4045
    Total number of unique words is 1974
    28.0 of words are in the 2000 most common words
    38.8 of words are in the 5000 most common words
    45.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 04
    Total number of words is 3935
    Total number of unique words is 1884
    29.4 of words are in the 2000 most common words
    42.0 of words are in the 5000 most common words
    49.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 05
    Total number of words is 4083
    Total number of unique words is 1839
    31.0 of words are in the 2000 most common words
    43.6 of words are in the 5000 most common words
    51.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 06
    Total number of words is 4032
    Total number of unique words is 1801
    33.4 of words are in the 2000 most common words
    45.4 of words are in the 5000 most common words
    51.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 07
    Total number of words is 3956
    Total number of unique words is 1824
    30.9 of words are in the 2000 most common words
    42.1 of words are in the 5000 most common words
    48.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 08
    Total number of words is 3985
    Total number of unique words is 1875
    32.2 of words are in the 2000 most common words
    43.7 of words are in the 5000 most common words
    50.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 09
    Total number of words is 3495
    Total number of unique words is 2117
    25.2 of words are in the 2000 most common words
    36.6 of words are in the 5000 most common words
    42.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 10
    Total number of words is 3819
    Total number of unique words is 2118
    28.9 of words are in the 2000 most common words
    41.0 of words are in the 5000 most common words
    49.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 11
    Total number of words is 1291
    Total number of unique words is 890
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    43.8 of words are in the 5000 most common words
    51.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.