Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 06

«Оренбургтагы актыккы болгар Хуҗасәеткә бөтен болгар йерендә ялгыз калган актыккы чын болгар Җәгъфәрдән бөтен болгар йортындагы актыккы таш, болгар зиярәтендә актыккы яшь!» дип яздырган иде. Бу ташны Җәгъфәр үз кулы берлән куйды да туры ук вокзалга төште. Поезд китәргә ярты сәгать вакыт булганга, «Сакмар» исемле Оренбург гәзитәсен укый башлады, роискидан бик озын мәктүб бар иде. Җәгъфәр Троиски дигән сүзне күргәч тә, атты да калды. Бу сүз моның бөтен тамырларыннан әллә нинди салкын су койган кеби ясады. Тиз генә укый башлады. Ни бар?! Әллә унтугызынчы гасырның ахырында, егерменче гасырның башында шулкадәр шаулаган

Троискида тагы бер тәрәкъкый хәбәреме?! Тәрәкъкый хәбәре!! [......]
Унтугызынчы, егерменче гасырда Болгар йортының һәммә тарафыннан, һәммә сыйныфыннан кешеләр суырган ханәкъә йемерелгән, ике кешене баскан!! Шуның артындин ук монда бер болгар да булмаганга болгарларның мәсҗедләре, мәдрәсәләренең бәгъзеләре музәга, бәгъзеләре гаҗизханәләр, бәгъзеләре газ заводына әверелгәне язылган иде. Һәм дә егерме икенче гасыр бәйрәме өчен «Болгар альбомы» исемендә бер болгар рәсемнәре берлән мөзәййән бер альбом нәшер кылынуы язылган иде. Җәгъфәрнең башына троискиларның шулкадәр тантаналы хәлләре һәм дә никадәр хезмәтләр итүләре, ләкин табигый булган төнсезлекләре хакында эшләре нигә әве[релү]ләре хакында бик озак уйлады. Шул фикерләр берлән торганда бер рус: «Егерме икенче гасыр календаре кирәкмиме?» — диде. Тышы мәсҗед берлән, болгар сурәтләре берлән зиннәтләнгән иде. Алды, карарга тотынды, әммә йердә болгар сурәте бар иде. Болгар мөхәррирләре, болгар фәйләсуфлары, музыканнары берлән һәр бите зиннәтләнгән иде. Әгәр болай булмаса иде, бу рәсемнәр, бу сурәтләр мине бу кон болай еглатмаенча, һәммә болгарны көлдерер иде. Әгәр болгарлар бу кешеләрнең юлы берлән китсәләр, у киләчәк егерме икенче гасырда безнең бөтен дөньяга бетүемез игълан кылынмас иде. Бөтен дөньяга безнең бер милләт икәнлегемез, безнең бер бәни бәшәргә нинди файдалар китерүемез мөляхәзә кылыныр иде. Бу рәсемнәр, бу рәсем ияләренең гали сүзләре һәммә кеше тарафыннан үлә торган милләтне коткарып калдырган дару кебек мөкаддәс бер нәрсә хисап кылыныр иде. Ничә миллион болгарлар боларның рухларына догалар кылырлар иде. Бөтен болгар галәме бер тантана, шатлык, рәхәттә калыр иде, диде. Һәм шул хәзер дә ни өчен ул рәсемле календарьларны тотуыны уйлады да: «Болай булуымызга кем сәбәп булды?! Ләгънәт аларга! Ләгънәт!!» — диде.
Вокзалдагы халыклар да тиз-тиз йөри башладылар, Җәгъфәр әфәнде дә тиз генә уянып киткән төсле булып, поездга утырды, һәм дә, күзен югары таба күтәреп караса, тагы бер болгар бетүен белгертә торган нәрсә күренер дип, ашын астан күтәрмәде. Юлда әллә нинди эшләр булмаенча гына Казанга кайтып йетте. Теге вакыттагы нумирасына барып керде. Бөтен нумира халкы моның югалуына гаҗәпкә калып, эшне полицияга мәгълүм иткәннәр икән. Һәм дә һәр йердән Җәгъфәрне эзләргә тотынганнар икән. Бу хәбәрне гәзитәдә укып, өембикә дә, ирем югалды микәнни дип, Казанга белешергә килгән икән.
Җәгъфәрне иң әүвәл күрүче Сөембикә булды. Ул күрү берлән муенына сарылды, аңарга ире үлеп терелгән күк булганга, ни кылынасын белми иде.
«Кая киттең? Ни булды?» сөальләрен сорарга теләсә дә, шундый мәсгуд вакытта бер-бер кәефсез җавап алырмын дип, сорамаенча гына Җәгъфәрне:
«Җәгъфәрчегем! Җәгъфәрчегем! Җаным!» — дип сөяргә тотынды. Җәгъфәр үзе дә, Сөембикәне күргәч, баягы эшләрнең һәммәсене оныткан иде. Аңарда да Сөембикәгә мәхәббәт тагы ялкын кебек яна башлаган иде. Аның болгарча сүзләре, кара кашлы, кара күзле, кара туткыллы йөзләре Җәгъфәр әфәндегә башка хиссиятләр уяндырган иде. Аның күргәннәренә, ишеткәннәренә яисә болгар беткән дип уйлаганнарына хәзер үзе дә ышанмый башлаган иде.
Сөембикәнең һәрбер әгъзасы, күз караулары: «Юкны сөйләмә, бетәме соң бу кара күзләр, бу урак төсле кашлар бетәме соң? Бетми, бетми, монда мин бар ич»,— дигән кебек була иде. Сөембикә иренең бүлмәсенә төшкәнгә, бу да шунда ук төшкән иде. Сөембикә шатлыгыннан ни кылынырга белми иде.
Аның һәрбер әгъзасы көлә иде. Ул кайдан тотып башларга белми иде. Ул Җәгъфәрне озак кына карап тора иде дә тагы: «Җаным!» — дип барып кочаклый иде. Җәгъфәр үзе дә шат иде. Ул моңынча Сөембикәдән хат-фәлән алмаганга һәм дә аның тугрысында бер дә уйларга тугры килмәгәнгә, ул үзен бөтен Болгар йортында ялгыз дип белеп йөри иде. Сөембикәнең тугры килүе аны йокысыннан уяткан иде. Ул үзене мәсгуд дип хис кыла башлады, көләргә тотынды, сөйләргә тотынды, Сөембикәне сөяргә һәм аңардан сөелергә тотынды. Сөембикә Җәгъфәрнең иң ярата торган «болгар коймагын» китертеп чәй дә хәзерләде, һәм чәй янына егерменче гасырда болгарларның бер театр уенын алган пластинканы куеп граммофон уйната башлады. Җәгъфәр әфәнде үзен тагы болгар галәмендә, һәм дә тәрәкъкый иткән театрлы болгар галәмендә хис итә башлады. Граммофонга болгар музыкасы кушылды, Җәгъфәр әфәнде тагы ачылды, тагы кәефләнде. Сөембикә дә чыдаша алмады, болгарча җырларга тотынды; болгар операларыннан заманасында мәшһүр «Үги кыз»
операсыннан озын бер монолог җырлады. Аның артыннан «Сөембикә» исемле тарихи бер операдан җырлады. Җәгъфәр әфәндегә болар һәммәсе шулкадәр тәэсир кылды, ул чыдаша алмады, Сөембикәне тотып үпте дә: «Яшәсен болгар!» — дип кычкырды. Бу тавыш Җәгъфәр әфәнденең үзен дә йокыдан уяткан кебек булды. Ул: «Нинди болгар яшәсен? Ничек яшәсен? Баягы мәдрәсәләре, больница, мәсҗедләре, дарелсанагатьләр булган болгарлар яшәсенме? Баягы мин актыккы болгарга актыккы таш куйган болгар яшәсенме?» — дип үзенә-үзе сөйләнергә тотынды. Үзенең бу хәзерге кәефләре бер ялган гына икәнлеге, хәзер шулай иттереп торырга дөньяда болгар юклыгы, Сөембикәдән башка, тагы ике кулыңа унике шәм тотып эзләсәң дә, ер болгар табылмавы исенә төште. Һәм үзенең болай кәефләнеп, бөтенләй мөнкарыйз булмый торган бер милләт кешесе кебек булуына нәрсә сәбәп булуын уйларга тотынды. Ахырдан аны теге фикерләреннән күчереп бу уйның төшүенә Сөембикә сәбәп булуы, үзенең йомшак сүзләре берлән, һәрбер әгъзасында күренеп тора торган хәят галәмәте берлән тормышка өмет бирүләре хәтеренә килде. Һәм дә болгар хатыннарының шундый фикерне борырга, башка халык хатыннарына караганда артык кабилиятле булулары, ул артыклыклары берлән күп вакытта кирәкле эшләрне оныттырып калдырулары исенә төште. Һәм дә әгәр дә аларга егерменче гасырларда тәрбия бирелгән булса, бөтен болгарның китешен икенче якка борган булырлар иде, иде, һәм дә бераз уйлап торганнан соң: «Әйе, булыр иде, болгарлар бөтенләй башка болгар булыр иде», — диде.
Җәгъфәр әфәнде Сөембикә берлән Казанда берәр атна торганнан соң, әм бәгъзе вакытларда тагы милләт тәрәкъкый итәр кебек булып, тагы хакыйкать искә төшеп йемерелгәннән соң, үзләренең утарларына кайтып киттеләр. Җәгъфәр бу китүендә хәбәрсез-нисез бик озак йөргәнгә, етербургка барганда Сөембикә бергә барачак булган иде. Шуның өчен Җәгъфәр Петербургта егерменче гасырдагы болгар киемене киеп бару фикеренә килгәнгә, музейлардин формаларын алып, иске болгар рәсемнәреннән карап, Сөембикә Җәгъфәргә дә, үзенә дә киемнәр тегәргә башлады. Һәм әллә ничә тегеп, әллә ничә сүтеп төзәткәннән соң, казаки дә, амзул да, җилән дә текте, ләкин киемнәре шундый булдылар — әгәр миллият-фәлән дигән нәрсә булмаса, мотлак киярлек түгел иде. Үзләре киң, зләре килешсез, үзләре кыйммәт төшә иде.
Шуннан соң Җәгъфәр дә егерменче гасыр болгарларын «киемнәрен ташлаганнар» дип сүгүдән туктаган иде, Сөембикәгә хатын-кыз киеме тегүе авыр булмады. Ул вакыттагы мода, ул вакытта мәгариф, мәдәниятнең мәркәзе Пекин булганга, Пекин модасы егерменче гасыр болгар хатыннарының күлмәкләренә бер дә башка түгел иде. Шуның өчен аны тегү бик җиңел булды.
Калфак никадәр үзенең үлчәвен кечерәйтсә дә, егерме икенче гасырга кадәр бетмәгән иде, хәтта егерме беренче гасырда болгарлардан русларга кереп, лардан бөтен Яурупага күчеп, Яурупада падишаһлык та сөргән иде. Шуның өчен һәммә йердә мәгълүм иде. Фәкать Җәгъфәр әфәнде Яурупа хатыннары кигәнчә бер кечкенә генә чәчәк иттереп кенә куйдырасы килмәгәнгә, бераз икенче төслерәк булачак иде. Киемнәр өлгерде. Ноябрь дә керде. Җәгъфәр әфәнде дә хәзерләнде. Тарих җәмгыятендә укылачак әсәре русча да тәмам булды. Китәр көн якынлашты, Җәгъфәр әфәнде тәмам җыенып бетсә дә, өембикәнең тәмам хәзер булганы юк иде, аның авыры (корсагы) барга, исәп берлән, ул баладан котылгач китәчәкләр иде. Сөембикәнең исәбе дә егерменче ноябрьдә тулачак иде. Җәгъфәр дә шул көнне көтәчәк, аннан соң Сөембикә бераз сәламәтләнгәч, ноябрьнең егерме сигезләрендә китәчәкләр иде.
Егермесе йетте. Егерме бере йетте, егерме бише йетте, бала һаман юк иде, әгъфәр әфәнденең эче поша башлады. Сөембикә дә, иремнән калырга тугры килә, дип эченнән генә кайгырса да, Җәгъфәргә белдермәскә тырыша иде.
Шуның өчен берәр көн яңлыштым күрәсең, менә шул арада булыр инде, дип аны һаман җуата иде. Ләкин бала һаман юк иде. Җәгъфәр чынлап ук кайгырырга тотынды. Ноябрьнең егерме йедесендә китәргә ике генә көн кала башлады. Шул көндә бала туса, бәлки докторлар иҗтиһады берлән барырга да ярар иде. Аннан да калса, Сөембикәнең бара алуында шөбһәләнә башлады.
Докторлар китереп каратты. Тәмам утызынчы ноябрьдә туачак, диделәр.
Хәзердә Җәгъфәр берлән Сөембикә бергә бара алмаулары беленде. Җәгъфәр
29 нда үзе генә китмәкче булды һәм, Сөембикә баладан котылгач, барырга кушып китте. Сөембикә бик барасы килгәнгә, җәмгыятьтә укыр өчен болгар хатыннарының мәгыйшәтләре, бала тәрбияләре, ирләрене нисбәтләре, иемнәре, гадәтләре хакында бер рисалә дә язган булганга, аның да вакытында укылмый калуына бераз эче поша иде. Җәгъфәр җәмгыятьтә эшнең ничек икәнлеген тәмам аңлатырга һәм өч-дүрт көннән соң сөйләнә торган речьләр, олгарлар хакында була торган докладлар арасына Сөембикәнең речен дә яздырырга кушты. Сөембикә бик моң гына Җәгъфәр берлән күрешеп, хәтта күзләреннән яшьләр дә мөлдерәтеп, Казан вокзалында калды. Җәгъфәр шул көнне үк барып йетте. Юлда бер дә башын чуалтырлык нәрсә булмады. Москва мөселманнары хакында бәлки хәбәр алган булса яки Москвадагы галерияга кереп, унтугызынчы, егерменче гасырлардагы Москва болгаларының аркаларына дүрт-биш пот әйбер күтәреп, сатып йөрүләренең рәсемен күрсә, исә «Иске тавышлар» музейсына кереп, аларның: «Старья бирум! Шарабара!» — дигән тавышларын ишетсә, ябылып яткан хәбесе тагы уяныр иде.
Ләкин шулай буласын белгәнгә, Җәгъфәр әфәнде анда төшмәгән иде.
Петербургка туп-тугры киткән иде. Петербургка төште. Тарих җәмгыятенең рәисе берлән [килгән] кешеләр һәм Петербургның башка халкы берлән, атыннары берлән бөтен вокзал тулган иде. Юлда килгәндә болгар киемендә булмаса да, Петербургка йетәр алдыннан болгар киеменә киенгән иде.
Җәгъфәрне күрү берлән бөтен халык моңарга таба килә башладылар, тарих җәмгыятенең рәисе кулыннан кысып күреште һәм дә Сөембикә килә алмавын бик айады, башкалар да сәламләштеләр, Җәгъфәр әфәндегә төрле яктан чәчәк ата башладылар. Бөтен дөньясын чәчәк берлән тутырдылар, Җәгъфәр әфәнде чәчәккә аз гына күмелмәде, һәммә йердән «Яшәсен Җәгъфәр, яшәсен Сөембикә!» дигән тавышлар ишетелә башлады, һәммә кеше Җәгъфәргә якынрак килмәкче була иде. һәммә кеше Җәгъфәрне күрмәкче була иде, һәммә кеше — Җәгъфәр берлән сөйли торган, хәтта кулларын кыса торганнары
[үзләрен] бәхетле саныйлар иде. Хатыннарга Җәгъфәрнең кара күзләре, кара чәчләре, түгәрәк сакаллары гаҗәеп сәбгаи галәмнән кебек күренә иде. Аның төсе бик матур, бөтен кешене гаҗәпкә калдырырлык, Йосыф гам кебек беленә иде. Шуның өчен һәммә кешенең уенда, телендә Җәгъфәр генә иде. «Яшәсен!»
тавышлары берлән бөтен вокзалны күтәрәләр иде. Җәгъфәр бу тавыш, бу тыгызлыктан көчкә котылды. Рәис берлән бер хатын аны каретага утыртып алып китә башладылар. Диңгез кебек халык тагы болар артыннан китте.
«Яшәсен!» тавышлары тагы гөрләде. Озак үтмәде, Җәгъфәр әфәнде үзенә хәзерләнгән йортка барып йетте, һәм, китерүчеләрдән аерылып, истирахәткә мәшгуль булды. Бераз йоклаганнан соң моңарга тәгаен кылган хезмәтче поднос берлән бер куча хат, әллә никадәр визитный карточкалар кертте, һәм, ер карточкага күрсәтеп, шул кешенең күптән көтеп торуын аңлатты.
Карточкадагы исемгә караганда, «князь Гиреев генерал майор» иде. Җәгъфәр:
«Боерсын»,— диде. Генерал керде һәм дә исәнләшкәннән соң, үзенең «Болгар музыкасыны химая» җәмгыятенең әгъзасы һәм дә рәисе, җәмгыять тарафыннан Җәгъфәр әфәнде исеменә биреләчәк мәҗлескә аны чакырырга мәэмүр икәнлеген бәян итте. Генералның әйтүенә караганда, барырга вакыт йеткәнгә, элегрәк әйтә алмавы өчен генерал гафу үтенде. Җәгъфәр әфәнде барырга хәзерләнәчәген вәгъдә кылып, үзенең әсәрләреннән бер китапны
[биреп]: «Сезнең шуны укый торуыңызны үтенәм, мин берәр минутка гына сезне ялгыз калдырырга мәҗбүрмен», — дип чыгып, киемнәрене рәтләп керде, әм генерал китапны куя башлагач: «Сезгә ядкяр булсын!» — диде. Генерал бик шатланып кабул итте. Һәм Һәдия икәнлегенең, мөмкин кадәр болгарча язылуын һәм үзенең исеменең язылуын үтенде. Җәгъфәр әфәнде үтенечен кабул итте. Ишектән чыктылар. Урам тулы Җәгъфәр әфәндене күрергә килгән халык «яшәсен» тавышлары берлән каршы алдылар. Чәчәкләр берлә бөтен дөньясын тутырдылар. Җәгъфәр әфәнде баш иде һәм бер-ике сүздә рәхмәт укыды да, каретага утырып, генерал берлән китте. Кара болыт төсле халык тагы кузгалды, тагы «яшәсен» тавышы гөрелдәде, тагы шул халык диңгезе

Җәгъфәр артыннан хәрәкәт итә башлады. Җәгъфәр әфәндене тагы «яшәсен»
тавышлары берлән урамда моның килүенә җыелып куйган халык каршы алды.
Аларның тавышларыннан, чәчәкләреннән көчкә котылып мәҗлес өенә керде, әммәсе бердән каршы алдылар, бик күп кеше берлән күрештеләр. Бик куп кеше берлән баш иеште. Һәммәсенә рәхмәт укыды. Утырыштылар. Музыка тавышы ишетелә башлады. Җәгъфәр әфәнде ирләр, хатыннардан мөрәккәб бер оркестр күрде. Музыка әллә нинди таныш музыка, әллә нинди тәэсирле иде, әгъфәр әфәнде бик тиз музыканың болгар музыкасы икәнлеген, егерменче гасырда мәшһүр бер болгар музыкантының «Уй» исемендә бер романсы уйналдыгын аңлады. Уен бетте. Бөтен салонда кул чабу тавышлары, «браво»
тавышлары дөньяны күтәрде. Бераз вакыт үтте, һәммә кеше болгар музыкасы тугрысында сөйли башлады. Менә оркестрга скрипкә берлән бер хатын чыкты һәм дә «Чегән хатыны» дигән болгар операсыннан бер романсны уйнады.
Осталыгы, музыкасының тәэсирлеге берлән халыклар шулкадәр оедылар, алда бер кеше юк кебек, «ыһ» дигән тавыш ишетелми иде. Музыка туктады.
Баягыдан битәр кул чабарга, баягыдан битәр «браво» тавышлары чыгарга тотынды. Җәгъфәр әфәнде буның берлән шулкадәр тәэсирләнде, һич әйтеп бетерерлек түгел. Тагы музыкалар уйналды. Тагы тәбрикләр, тагы «браво»лар!
Озак үтмәле, аш бирелә башлады. Ашлар болгарларча хәзерләнә иде.
Иң әүвәл салма, аның артыннан куллама, аның артыннан бәлеш бирелде. Аның артыннан башка ашлар китерелде. Аш арасында сүзләр болгар музыкасыннан болгар ашына күчте. Һәммәсе болгар ашын мактыйлар иде, куллама килгәч, әм дә рәисе җәмгыять Җәгъфәр әфәнде хакына моның кул берлән ашалуын бәян кылды. Куллама дигән сүз дә кул берлән ашаудан икәнлеген белдереп, гәр кашык берлән ашасалар, болгар ашы булмавын сөйләде. Һәм дә болгарларда кул берлән ашый торган ашлар алдыннан кул юылуын сөйләп бетермәс борын, хезмәткәрләр кечкенә-кечкенә комганнар берлән куллар юдыра башладылар. Болар һәммәсе мәҗлестә кылынды.
Рәиснең бу сүзенә һәммәсе каршылык кылмаенча, ул кушканча эшләделәр һәм куллама ашарга тотындылар, ләкин куллама ашау бик авыр булды, бик күбесе бармакларын пешерделәр, киемнәренә майлар тамыздылар, улларын буяп бетерделәр. Нә исә ашап бетерделәр, тагы кул юылды. Икенче ашлар килде. Мәҗлес ахырына йетә башлады. Арадан бер кеше торды да сүзгә башлады (бу кешене Җәгъфәр әфәндегә Петербургтагы музыка академиясе мөгаллиме дип таныштырганнар иде): «Әфәнделәр, безнең мөкатдәс җәмгыятемезнең гаразы болгар музыкасын саклау, вә аның ләтафәте табигыясен җуймау идеке һәркемгә мәгълүм. Без, бу хезмәтне итәр-итмәс, земезнең өлешемезгә шундый мөкатдәс хезмәт төшдеке өчен бик шатмыз.
һәрвакыт Җәнабе Хактан шул хезмәтемездә дәвам итәргә ярдәм итүен телимез! Безнең бу эшемезнең кирәклегендә һичкемнең шөбһәсе булмаса да, әм дә болгар музыкасының галилеге хакында берәүнең дә шиге булмаса да, ин болгар музыкасының бу көннәр әһәмиятле көннәре булганга, хосусан, езнең арамызда, безне үзенең безнең җәмгыятемезгә килүе берлән шат иткән Җәгъфәр әфәнде булганга, безнең болгар музыкасы хакында булган фикеремезне сөйләмәкче булам, һәм дә Җәгъфәр әфәнденең җәнабе галиеннән, гәр безнең аңлавымыз яңлыш булса, дөрестләвен үтенәм. Чөнки бер милләтнең милли музыкасын милли кеше кадәр һичкем аңлый алмыйдыр.
Болгар музыкасы Яурупа музыкаларыннан бөтенләй башка, Яурупа музыкасы кальбнең бер ягыннан чыкса, болгар музыкасы икенче ягыннан чыга, Яурупа музыкасы күңелгә бер яктан рәхәт бирсә, болгар музыкасы икенче яктан рәхәт бирә. «Болар кайсысы гали?» — дигән сүзгә мин җавап бирә алмыйм, минемчә, олар икесе дә гали, икесе бер-берсеннән башка ярты гына, икесе дә берберсен камилли. Яурупада музыканың тәрәкъкый итүе, тәмам музыкамыз мөкәммәл дию, минемчә, болгар музыкасын без аңлый башлаган, һәм дә аңардан файдалана башлаган көннән булырга кирәк. Болгар музыкасы унтугызынчы-егерменче гасырларда артык моң, бик бертөсле, дип яманлана иде. Шуның өчен аңарга ул вакытта әһәмият бирелмәгән иде. Ләкин хәзер шул сүзләр, ягъни бик моң, бик бертөсле, дигән сүзләр макталу өчен әйтеләдер.
Аның моңлыгы үзенә бер ләтафәт бирә, безне үзе берлән әллә нинди ерак-ерак истикъбальләргә, һәм дә үткән хисләргә алып китә. Безне егерме ел мөкаддәм булган кешеләремез берлән, дустларымыз берлән күрештерә, өйләштерә, ниһаять, еглаштыра, куркынычлы киләчәкләр, яхшы киләчәкләр арасындагы пәрдәне күтәрә, безне тагы анда итеп куя, андагы эшләрне, андагы хәлләрне күрсәтә. Аның бертөслелеге безнең табигатемезгә мантыйкыйлык бирә, фикерләремезне, уйларымызны акыртын гына йомшата, үземезгә сиздерер-сиздермәс кенә үзенә кирәк якка алып китә. Аның моңлыгын, ертөслелеген гаеп иткән кешеләр — сандугачның тавышын ишетеп, әтәчтән өйрәнергә кушкан кешеләр иде.
Аларда музыканы аңлау, аның файдасын белү бик аз иде. Шуның өчен аларны гаепләргә дә ярамый. Болгар музыкасының бер артыклыгы, һәм дә, инемчә, иң әһәмиятле артыклыгы — аның бөтен тамырлардан йөрүе һәм дә кирәкле йерләрен чеметтереп-чеметтереп алган төсле булуыдыр. Бу хисне аңлатырга сүз юк. Һәммәгез дә, әлбәттә, үзеңез татыгансыз! Болгар музыкасы бу хасыяте берлән һичбер вакытта үз исемен югалтмаячак, һәм дә йөрәкләреннән чыккан болгарларның да исемнәрен үзе берлән бергә кыямәткә кадәр алып барачактыр!» [......] Бу сүзләргә тагы «браво» тавышлары берлән бөтен дөнья тулды. Мөгаллимне әллә ничә мәртәбә торып рәхмәт укырга мәҗбүр иттеләр. Җәгъфәр әфәндегә бу сүзләрне ишетү әүвәлерәк яхшы булса да, актыккы җөмләләре бик каты тәэсир кылды.
Алай булса да, боларга каршы бер сүз әйтергә һәм боларның сүзләренә тасдыйк кылырга йә тәнкыйть кылырга кирәк иде.
Бераз тавыш беткәч, Җәгъфәр әфәнде торды. Аның торуын күргәч, әммә зал тып-тын булды, һәммәсе дүрт колак берлә тыңларга хәзерләнделәр.
Җәгъфәр әфәнде акыртын гына, күзләреннән чыгар-чыкмас яшьне тотын кына сүзгә башлады: «Әфәнделәр! Сезнең итдегегез хезмәтләр өчен, безнең үземез саклый алмаган музыкамызны сакладыгыгыз өчен һәм дә миңа хосусый шулкадәр илтифат кылдыгыңыз өчен бик рәхмәт! Сезнең бу хезмәтләрегез бик мөкаддәс. Сезнең безнең үземез саклый алмаган музыкамызны саклавыгыз өчен безнең музыкантларымыз, безнең бабаларымызның рухлары сезгә рәхмәт укыйлар, сезгә һәрвакыт ярдәм итәләр, һәм дә сез безнең музыкамызны саклавыгыз илән безнең исемемезне, үзен-үзе саклый алмаган бер милләтнең исемен генә сакламыйсыз, бөтен дөньяга ничә мең еллар үткәч, болгарларның һәммә нәрсәләре беткәч тә, аларның исемнәре дә югалгач та килә торган миллионнар-миллионнар кешеләргә файда итәсез, һәм дә үзегезнең исме Мөкаддәсегезне кыямәткә кадәр калдырасыз. Болгар музыкасы хакында минем фикерем бәлки мөбаләгаледер. Чөнки болгар хәмиятлесе булганга, иңа болгарның һәммә нәрсәсе башка халыкларныкыннан артык күренәдер.
Шуның өчен минем фикерем тәнкыйтьне күтәрерлек булмаганга, музыка хакындагы фикеремне сөйләмим, фәкать шунысын гына әйтәм: минемчә, өгаллим әфәнденең безнең болгар музыкасы хакында сөйләгән сүзе бик дөрестдер. Аңарга үзләрен белмәгән, милләтләрен белмәгән, музыкаларын белмәгән бер халыкның музыкасы хакындагы бәяны өчен бик мөтәшәккирмен.Тагы шуны гына әйтмәкче булам: болгар музыкасында моңлык, бертөрлелек, минемчә, болгарларның табигатьләренең моң икәнлеген, бетә торган халык икәнлекен белдерә торган бер хассасыдыр.
Бертөрлелеге болгарда тормышның бертөрлелегеннән, ягъни бу көнгесе кичәгесенә, кичәгесе өченче көнгесенә уйлыйм. Бу сүзләремнең охшавыннан булырга кирәк дип дөрест, дөрест түгел икәнлеге хакында һичбер низагым юк, мин музыкант булмаганга, музыка хакында минем фикерем унтугызынчы-егерменче гасырда тиречеләр, итчеләр гыйлем мәсьәләсенә катышу кебек булганга, ул мәсьәләне әһеленә тапшырам, сездән шул мөкатдәс хезмәттә дәвам итүегезне үтенәм! Үзе беткән милләтнең исеме югалмасын.
Үземез беттек, әсәремез калсын! Үземез саклый алмаган эшне сезнең шикелле әмин, хыянәтсез милләткә, бөтен бабаларымыз тарафыннан васый булып сезгә калдырам, файдаланыңыз!.. Башкалар да файдалансыннар, чыгаручылар төсле булып музыкамыз бетмәсен!!» — диде дә, сөйләргә сүзе бик күп булса да, үзләренә бик яшь тулгач һәм тавышлары үзгәрә башлагач, утырды.
Моңарга да куллар чаптылар, моңарга да «браво»лар кычкырдылар.
Сачәкләр ыргыттылар, ләкин болар һәммәсе дә Җәгъфәр әфәндегә мыскыл итү кебек күренә иде. Аштан соң тагы музыка башланды. Тагы болгар көйләре уйналды. Народный көйләрдән «Сакмар» көе һәм сонгый көйләрдән «Язмыш»
дигән бер операдан романслар уйналды, һәм дә бер кеше берлән бер барышня моңарга болгарча җырладылар. Җырлары да бик яхшы чыкты, ләкин әйтүләрендә руслык беленеп тора иде. Бу җырлар Җәгъфәр әфәндегә тагы бик каты тәэсир кылды. Озак үтмәде, болгарларның «Талныш» исемле операларыннан бер пәрдәсен синематографның мөкәммәле берлән күрсәттеләр, (ул вакытта алар бик мөкәммәл булганнар иде, бар эшләрне, әрәкәтләрне, кылыньппларны, тавышларны — һәммәсен күрсәтә беләләр иде). Талныш ролендә егерменче гасырда үзенең тавышлары берлән дан тоткан Лалә исемле кыз иде (бу кыз руслар арасында Лилия исеме берлән мәшһүр иде). Лаләнең тавышларының яхшылыгыннан һәм Талнышның көрәшүләренең тәэсирлегеннән һич егламаенча торырлык түгел иде... Икенче яктан, рус кызларының, рус кенәзләренең үзенең хан[лык]ны шулкадәр тәгъзим берлән торулары, ирекле-ирексез Җәгъфәр әфәндегә татар ханнарының солтанатларын, бөтен дөньяны дер селкетеп, Яурупаи Шәркыйдә үзләре генә торуларын, ул мәмләкәте, ул зурлык... Җәгъфәр әфәнде бара-тора бетә-бетә бу көнгә калуны уйлап, изелеп киткән иде. Аның артыннан болгар драмасыннан—«Теләнче кыз» дигән бер драмадан бер пәрдә күстәрделәр. Моның күренешләре, өй җиһазлары, уенчыларның киемнәре һәммәсе болгарча булганга, Җәгъфәр әфәндегә боларны карау, үзенең милли драмасын актык мәртәбә күрү әллә нинди хисләр уяндырды, үлә торган кешеләрнең җан чыгар алдыннан балаларына, сөекле хатынына, зур музыкантларның музыка коралларына күзләрен тутырып-тутырып караганы кебек карый иде. Боларга әллә нәрсә әйтергә теләгән кебек тә була иде; әллә нәрсә сорарга да теләгән кебек була иде, үзенең ни эшләгәнен белми иде. Бу мәҗлестән соң, бу кайгыларны яңартудан соң сәгать сигезләр булганга, сәгать унда тарих җәмгыяте тарафыннан яңы гасырны каршы алырга чакырылган булганга, Җәгъфәр әфәнде тагы бер мәртәбә җәмгыятькә рәхмәт укып, бик күбесе берлән күрешеп, җәмгыять тарафыннан бирелгән болгар музыкасын уйный торган машинаны алып, һәм дә җәмгыять тарафыннан тәклиф кылынган фәхри әгъзалык исемен кабул итеп, өенә кайтып китте. Күргән, елгән, ишеткәннәрен бераз рәткә салганнан соң, самавыр китерергә кушты.
Җәгъфәр әфәнде чәй яратмаса да, болгарларның чәй яратуларын белгәнгә, һәм дә болгар романнарында шундый чәй эчеп кенә гомерен үткәрә торган кешеләр тасвирына да тугры килгәнгә, самавырдан булар чыгарып чәй эчү аның һушына бик китә иде. Өйдә вакытта алар Сөембикә берлән дә шулай утырышып, озын иттереп, болгарча, һәммә нәрсәне онытып, чәй эчәләр иде.
Бу юлы да Җәгъфәр әфәнде шулай бер болгарланып алмакчы булган иде. Һич ашыйсы килмәсә дә, кондитердан болгар как-төше китергән иде (бу как-төш егерме беренче гасырларда руслар арасында бик таралган иде).
Үзенең өстендә болгар киеме булганга, моның бүлмәсе хәзер егерменче, нтугызынчы гасыр болгарының Петербургка «дин» өчен дип, динсезлек өчен падишаһка прашение бирергә килеп, бер швейцарга акчалар биреп киткән депутат бүлмәсе төсле булган иде. Җәгъфәр әфәнде үзе дә моны сизә иде, өмкин кадәр шул рәвешчә ясарга тырыша иде. Килгән русларга болгар тормышын күрсеннәр өчен, һәм дә табигате дә шуны теләгән өчен шулай җыештырткан иде. Сөембикә булса, бу өй бөтенләй болгар тормышының нәмунәсе булачак иде. Һәм шулай уйланылган иде. Ләкин аның булмавы аркасында, шулай бер төрле генә җыелган иде. Чәй эчте, болгарлар төсле озын эчте, мөмкин кадәр болгарлар төсле үткән эшләрне, хәзерге хәлләрне чагыштырмаска тырышты, мөмкин кадәр һәммә эшне Аллага тапшырам дип бетерергә теләде. Ләкин алай булса да, күңелендә янган утны һич сүндерә алмады. Һәммә күргәннәрен, хәтта күрәчәкләрен күз алдыннан йебәрә алмады.
Вакыт йетә башлагач, киенергә хәзерләнә башлады, киенеп беткәч, өембикәнең килә алмавы, бәлки аның хәзер авырып ятуы, үлү ихтималы да барлыгы хәтеренә төште һәм эчен пошыра башлады. Альбомны алып бер мәртәбә бик озак Сөембикәгә карап торды. Сөембикә моң, кайгылы, авыру төсле күренә иде. Икенче караганда: «Миңа карама инде, бар инде, үземезнең бетүемез шатлыгын күтәреш инде!» — дигән төсле була иде. Караган саен Сөембикә төрлечә сөйләгән төсле була иде, караган саен кәефсезлек арта бара иде, актык караганда Сөембикә: «Йетәр инде»,— дигән кебек булды. Җәгъфәр дә: «Йетәр», — диде дә тиз генә чыгып китте. Озак үтмәде, Җәгъфәр әфәнде зур зал эчендә әллә никадәр кешеләр арасында үзен күрде. Бик күп кешеләр күрештеләр. Бик күп галимнәр килүе өчен рәхмәтләр укыдылар. Бик күп хатыннар моның әсәрләре хакында фикерләрен бәян кылдылар. Бик күп кеше моның берлән сөйләшүне бик зур сәгадәткә сайап сөйләгән сүзләрен дә үзләренең хатирә дәфтәрләренә «ике мең бер йөзенче елның актык сәгатьләрендә егерме икенче гасырны көткән вакытта язмыш мине бер зур мәҗлескә тугры [китереп] шул мәҗлестә булган болгарларның иң мәшһүр мөхәррирләреннән Җәгъфәр әфәнде берлән күрешү, хәтта бер-ике сүз сөйләшү сәгадәтенә дә наил итте» дип тә язганнар иде. Бу кешеләргә бу эшләр, бу сүзләр никадәр шатлык булса да, Җәгъфәр әфәндегә шулкадәр хәсрәт иде, улкадәр авыр иде, авыр булган саен авырлыгын белдермәс өчен тырышу авырлыгыннан да авыр иде. Залның бер ягында зур бүлмәдә болгарларның рәсемнәре ачык куелган иде. Җәгъфәр әфәнде боларны күрүдән качса да, әгъфәр әфәнде берлән сөйләшә торган бер тарих галиме, болгарларның хатыннардагы өрпәгенең кайвакыт башланып, кайвакыт бетүен белмәгәнгә, әгъфәр әфәндене алып кереп, өрпәкле бер болгар карчыгының дога кылуын тасвир кылынган бер рәсемне күрсәтте һәм сораячак сүзен сорады. Җәгъфәр әфәнде җавап биргәннән сон чыгачак булса да, күзе әле бер рәсемгә, әле бер рәсемгә төшеп, Җәгъфәр әфәндене ихтыярсыз калдырган иде. Рәсемнәр берлә бөтен зал тулган иде. Һәм дә һәммәсе дә болгар тормышыннан булганга, олгар мөхиббаненә бик күп мәгънә алырлык иде. Унтугызынчы гасырдан башлап беткәнгә кадәр килгән болгарларның зур кешеләре, мөхәррирләре, дипләре, галимнәре, музыкантлары, шагыйрьләре, народниклары —
драматурглары, һәммәсе үзләренең хәкимнәре, иң мәгълүм вазгыятьләрендә төшерелгәннәр иде. Аңарга башка йөзек салыш уйный торган кызлар-егетләр җыены, унтугызынчы-егерменче гасырда «Сабак абызтайның кулына чыбык тотып сабак бирүе», «Болгар кызларының ярыктан берсе өстенә берсе менеп егетләрне караулары», «Болгар балаларының әйлән-бәйлән уйнавы» [......] вә боларга да башка да әллә никадәр рәсемнәр бар иде. Җәгъфәр әфәнде бик озак карап йөрде. Бу рәсемнәр арасында Җәгъфәр әфәнденең бер дә күрмәгән рәсемнәре дә бик күп иде. Болар арасында егерменче гасыр рәссамнарыннан чыккан «Болгар уе» дигән ага торган су буенда яшел үләндә яңагына таянып уйлый торган егетне тасвир кылынган рәсем моның һушына бик китте. Җәгъфәр әфәнде моңарга карап, рәсемдә тасвир кылынган егеттән дә битәррәк уйга чумды. Бу егетнең ни уйлавы ихтималы барлыкларын, әммәсен хәтереннән кичерде. Иң актыктан гына егерменче гасырда бер болгар мөхәррирен, динсез диеп кыйнап, бөтен дөньясы канга буялып бетүен, үзен акайткан бер кешенең тегене типкәләвен, икенчесенең кесәләреннән язган нәрсәләрен алып ерткалавын, бер иске генә чапан кигән мулланың тегене кыйнарга төртеп күрсәтеп торуы, һәм дә ерактанрак кайсы себерке, кайсы агач күтәреп әдипне кыйнарга килүләрен тасвир кылынган рәсемне иң соң күрде.
Бу рәсемгә карап, Җәгъфәр әфәнде ни әйтергә дә белмәде, йөзе ут кебек кызарды. Бу рәсемдәге кабахәтлек өчен руслардан оялды. Хәтта рәссамны да гаепләмәкче булды. Ләкин бу эш вакыйг булганга, гаеп рәсем түгеллеге хәтеренә төшеп, моны ничек тә тәэвил кылырга белмәде. Үзе ни эшлисен белмәсә дә, күңелдән: «Начар халыкмыни соң, ник бу эшне эшләгәннәр?» —
дия иде. Руслардан берсе-берсе буңарга да бер-бер сүз ачмасын дип, тиз генә икенче якка чыкты. Зал тулы халыклар рәсемнәрне карыйлар иде. Рәсемнәр хакында мөхакәмәләр кылалар иде. Әллә никадәресе шул рәсемнәрнең копияларын алу тиешлекләрен сөйлиләр иде.
Икенчеләре болгар мөхәррирләренең рәсемнәре хакында, аларның төсләре хакында, тәрҗемәи хальләре хакында сөйлиләр иде. Җәгъфәр әфәнде икенче залга чыкты. Анда болгарларның әйберләре куелган иде. Монда тарих белгән заманнан бирле булган болгарларның әйберләре бар иде. Акчалары, киемнәре, зиннәтләре, өй җиһазлары, хатын-кыз зиннәтләре, табак-савытлары — һәммәсе бар иде.