Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 01

Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз

«Ике йөз елдан соң инкыйраз»ны язудан мәкъсудым — милләтемезнең шул китешеннән үземнең разый түгеллегемне күрсәтеп, бу китешнең очы инкыйраз идекен белдерүдер. Бәгъзе кешеләр милләтемезнең шул китешен бик файдалыга санап, шул китештән бик зур өметләр дә көтәләр. Әмма мин һич андый өметләр көтәрлек «төпле» бер эш күргәнем юкка, хәзер дә халкымыз арасында сөйләнә торган сүзләргә, эшләнә торган эшләргә вакытлы килгән «бизгәк» дип кенә карыйм. Һәм дә ул сүзләрне сөйләүчеләр, шләүчеләрнең күбрәк әһәмияте сүздә генә булганга, боларга бертөрле замана модасы төсле генә караганга, бу эшләргә, бу кычкырышларга «курчак туе» дип кенә исем бирәм. Һәм, минемчә, һәммәсе курчак уеныдыр. Курчак уеныннан бер мәгънәле эш килеп чыкмадыгы кеби, табигый, безнең дә бу «төпсез»
эшемездән дә бернәрсә чыкмас дип уйлыйм. Бәлки, минем бу фикерем хатадыр. Бәлки, бөтенләй көлкедер. Ләкин, ни булса да, хакыйкатькә бик якындыр, йә хакыйкатүктер.
Бу китапта минем милләткә карашым ничек икәнлеге тәмам күрендеге кеби, китмешемезне үзгәртсәк, минем бу өметсезлегем урынына «өмет» тууы да мөмкин икәнлеге ачык белдертелгәндер. Китабым бик ачы лисан берлән язылмыштыр. Хосусән, халкымыз гыйндендә иң мөкатдәс саналган «голяма»
сыйныфына бик каты тукынылмыштыр. Монысы хакында бертөрле игътизар фәлән язмакчы булып, бу мөкатдимәмне караларга башласам да, үз гыйндемдә иң зарарлы, иң тәрәкъкыйгә манигъ булулары сабит булган шул сыйныфтан тәнәззел итеп үтенүгә, бердән, вөҗданым разый булмадыгы кеби, икенчедән, аләмем итагать кылмады. Фәкать бу хосуста укучыларыма гына бер сүз әйтәсем бардыр. Минем «голяма» сыйныфына каты-каты һөҗүмнәрем аларга үземнең бер гарзы шәхсиям өчен дошманлыгым-фәләнлегемнән түгелдер.
Бәлки милләтнең тәрәкъкыйгә манигъларын эзләгәндә, кайсы яктан караганда да, шул «голяма» сыйныфының иң алда кылычын тотып «җәһаләт»не саклавын күрдекемнән, мотлакан аларның вөҗүдләре зарарлы идеке фикере кальбемдә бик нык урнаштыгыннан, үзем белгән нәрсәне шундый «тәрәкъкые милләт» кебек мөкатдәс эшләрдә сакларга, бердән, табигъ булдыгым дине ислам манигъ булдыгыннан, икенчедән, начарны—яхшы, каракны—тугры, арарлыны—зарарсыз итеп күрсәтергә вөҗданым риза булмадыгыннан һич ригаясез-нисез, бары кадәре һәммәсен күрсәттем. Бәгъзе кешеләр, бигрәк
«голяма» тарафдарлары, минем бу сүзләремне, минем аларны белмәвемә, ларның һәркөнне кылып тора торган яхшылыкларын күрмәвемә хәмел кылу ихтималлары бардыр. Ләкин бу хатадыр һәм бик зур хатадыр. Үземезнең өй тарихымыз забыт кыла башлаганнан бирле атам-анам тарафы мулла була килмеш улдыгы кебек, үзем дә шундый «голяма» кайный торган «казан»да укыдыгымнан, башка тормышымда да алар берлә катышуым бик күп булганга, лар хакында минем язган сүзләрем бик белеп, бик озын тәҗрибәләрдән соң язылганга, хата булу ихтималы бик ерактыр. Мин һәр эштә «голяма»ның манигы тәрәкъкый икәнен күргәч, милләтне тәрәкъкый иттерәсемез килсә, аны башка милләтләр арасына кертәсемез килсә, аңа манигъ булган «голяма»
сыйныфының сүзенә илтифат кылмаска, үземезнең ыштан алудан башлап кыз бирү, угыл өйләндерү, самавыр төзәттерү эшләремезгә кадәр катышуларын бетерергә тиешлегенә һәм аларның сыйныфларына бер артыклык (привилегия) бирмәенчә,
кешесенә күрә генә эш йөртеп, алар хакындагы хазир гавамымызның фикерен үзгәртү кирәкле уена йеттем.
Минемчә, хәзер тәрәкъкый өчен иң кирәкле эш — үземезне шул голяманың тәхте әсарәтеннән коткарып, һәр хәрәкәтемездә хөр булмактыр.
Шуннан соң безнең эшләремез рәткә китсә китәр. Әмма ул «голяма»ның кәкре-бөкре фикере берлән һәм голяманың ул кадәр хөббе нәфсе берлән еракка китә алмавымыз һәммә кешегә мәгълүм бер эштер. Испания кебек дөньяның иң бай, мәдәнияткә иң мөстәгыйд кыйтгасының бу көнге дәрәҗәдә калуына, охара кебек шулкадәр мәгъмүр бер мәмләкәтнең иң түбән, иң начар дәрәҗәдә булуына «голяма»ның кәкре-бөкре, черек фикерләрен үзләренә юл күрсәтүче итеп тануларыннан башка бер сәбәп юктыр. Һәр диндә, һәр халыкта «дин голяма»сы исемендәге халыкның манигы тәрәкъкый икәнлеге мөсбәт бер хакыйкать булгач, безнең голямамыз гына ул кагыйдәи көллиядән чыкмаячаклардыр. Шуның өчен без хәзер аларның сүзләренә илтифат кылмаенча хәрәкәт итик, без аларны приговор биреп үлегемезне күмәр, уганымызга исем кушар өчен билгеләгәнмез. Һәм аларга шуннан үтәрлек бер хак бирергә хакымыз да юктыр. Бирсәк тә, үземезгә аннан зарардан башка нәрсә булмаячактыр.
Манигы тәрәкъкыйнең икенчесе — мәдрәсәләремезнең, мәктәпләремезнең юклыгы
һәм дә барларында укыла торган гыйлемнәрнең эшкә яраксыз бер чепухалар булуы, вә мәдрәсә-мәктәп эшләренә әһәмият бирмәвемездер. Моның да сәбәбе баягы голямаларга ышануымыздан, һәм дә аларның шул эшне эшләргә сәляхиятле түгеллеген белә торып, шулкадәр мөкатдәс эшләрне аларга тапшыруымыздандыр. Тәрбия ни? Уку ни? Укыту ни? икәнлеген белмәгән кешеләргә шул эшне тапшыру — һәм көлке, һәм кайгылыдыр. Бу мәсьәләне уйлаганда һәрвакыт минем хәтеремә русларның иң бөек мөхәррирләреннән, иң зур психологларыннан Тургеневның: «Все это было бы смешно, когда не было бы грустно» дигән сүзе исемә төшә дә, бу эш хакында шуннан да мәгънәле сүз әйтергә таба алмаенча, телемдә шул шигырьчекне әвәләндерергә тотынам. Мин бу мәсьәлә хакында еглыйм да, өләм дә. Ләкин һичберсеннән файда чыкмадыгы кебек, миннән соң килә торган әрбабе хәмияткә егларга да, көләргә дә бер эш булсын өченме, мәсьәлә һич үзгәртелгәнлеге юклыгыннан башка, аның хакында уйланганы да бик аздыр.
Өченче манигы тәрәкъкый һәм дә иң сизелә торган манигы тәрәкъкый
— милләтемездәге хезмәткә ярарлык кешеләрнең һәм хезмәт итә торганнарның бик фәкыйрь сыйныфтан чыгып, үзләренең тамакларын туйдырыр өчен, милләткә хезмәт итәр урынында иң сәфил кешеләрнең тәхте әсарәтләрендә изелүләредер. Бусы бик аяныч вакыйга һәм бик кәефсез хәлдер.
Хәзерге күзгә күренгән әрбабе каләмнең һичберсе юк ки мөстәкыйлән хәрәкәт итә алсын. Һәммәсе үз тамагын туйдырыр өчен, үзенең урынын саклар өчен, ундый кешеләрнең башмакчысы булырга ярамаган кешеләрнең кулларында уенчык булып йөриләр. Иң кәефсез ягы — боларны бу әсарәттән кортырлык бер җайның күренмәве һәм дә булганы бер шул әсарәткә төшә баруыдыр.
Милләтнең алдан бара торган кешеләре һәм халыкка караңгы юлда ут күрсәтә торган затлары, үзләренең утларын сукырларның күзләренә, кәефләренә зарар итмәс өчен, йә бөтенләй күрсәтмәенчә халыкны караңгылыкта калдыралар, исә тычкан уты төсле генә якты биреп, халыкны караңгы төндә адаштыралар гынадыр. Бу мәсьәлә затән иң әһәмиятле, иң зур фикер сарыф кылына торган эштер. Ләкин бу эш, безнең болгарларның бәхетсезлегенә каршы, башка милләтләрнең хилафына булгандыр. Башка халыкларда күбрәк әрбабе хәмият, игрәк әрбабе каләм зур байлардан вә зур дәрәҗәле затлардан чыкмыштыр.
Әмма бездә бер артык сүз ычкындырса, шуның җәзасы ничә айлар ач йөрергә мәҗбүр була торган, яисә шул сүз өчен бөтен халыкның күзеннән төшеп, зенең кечкенә бер эшенең дә артыкка китүенә сәбәп була торган сыйныфтан килмештер.
Дүртенче манигы тәрәкъкый — безнең рус мәктәпләрендә укымавымыз, у көнгә кадәр үземезнең мәдрәсәләремезнең юк икәнлеген белмәвемез, һәм дә үземезнең бик надан, күт юу кагыйдәләреннән бик аз үтә алуымызны икърар кылмавымыздыр. Бу эш безнең китешемезгә бу вакытка кадәр бик зур зарар итдеке кеби, киләчәктә дә манигъ булачактыр. Чөнки халкымыз арасында иң аңлаган дигәннәремез дә бу көнгә кадәр хөкүмәт мәктәпләрендә укудан качалар һәм качыралар. Мин бу эшнең бер дә сәбәбен белмәсәм дә, бик кайгырам. Минемчә, бик кайгырырга тиеш мәсьәлә һәм тизрәк шуның манигъларын бетерергә тырышырга кирәкле мәсьәләдер. Безнең Русия идарәсенә табигъ булганымызга өч йөз илле ел булса да, шул озын гомердә руслардан һич файдадан башка нәрсә күрмәсәк тә, бу көнгә кадәр безнең Русия идарәсенә табигъ икәнлекемезне белмәгәннәремезнең саны чиксез булдыгы кебек, руслардан әллә нинди куркып, аларның һәммә эшләренә шикләнеп караучыларның дә исәбе-хисабы юктыр. Бу безнең милләтемезнең китеше өчен һәм ватанымызның файдасы өчен бик зарарлы эштер. Шуның өчен бу эшне бетерергә хөкүмәт тә, әлбәттә, бик нык бил баглап тырышырга тиештер.

Ул болгарлар арасында рус лисаныны тарату, рус әдәбиятына мәйдан бирү һәм дә болгар әдәбиятына юл ачу берлән була торган эштер. Болгар әдәбияты болгарларның иң аңлаган кешеләренең кальбләреннән чыкканга, аларның күңелләрендә русларга ышану тәмам урынлашканга, алардан һич куркырга ярамыйдыр. Бу әдәбият руслар берлән болгарларны якынлаштыруын да, бик күп кеше тарафыннан укылып, бик күп кешенең фикеренең тиз ачылуына да сәбәп булуында шөбһә юктыр.
Бишенче манигы тәрәкъкый — эшләгән эшләремезнең һәммәсенең төпсез, әсассыз булуыдыр. Безнең һәммә эшемез — бу ел булса, киләсе елга юктыр.
Моның сәбәбе, бәгъзе кешеләр безнең димагымызның шундый косур берлән
яратылуыннан дисәләр дә, минемчә, монда да эшкә өйрәнмәгәнлекемезнең бик күп зарары бардыр. Бу безнең һәр хәрәкәтемездә күрелә торган авырудыр ки, мотлак моның дәвасын табып, бу бәладән котылуга тиештер.
Бер авылда ачылган мәктәп бер сәнә дәвам итә, икенче сәнәсендә бөтенләй ташлана, бер мәктәпкә кергән шәкерт бер ел укый да, икенчесендә чыгып, бер эшкә тотынган була, икенче елны анысын да ташлый, бу эшләр һәммәсе безнең күз алдымызда һәркөнне күренеп тора торган бер эштер. Тагы бездә бер эш бар — һәммә кеше бик зур эшләмәкче була, әгәр ул эштән ул теләгән кадәр үк зур эш чыкмаячагын белсә, хәзер ташлый, тагы бик зур файда күренер төсле булган эшкә тотына, аны да күрә дә, аны да ташлый, әмма акыртын гына эшләп, озын гомердә бер әсаслы нәрсә чыгаруны без яратмыймыз да, теләмимез дә. Безгә, булса, тиз булсын, һәм бик файдалы булсын. Без бер ел русча укып университет правасы алырга тырышамыз, ике ел укысак, бер-бер мәхкәмәдә унбиш сумлык писер булып, милләткә бик зур хезмәт иткән кеше кебек, бик вәкарь берлән генә хәрәкәт итә башлыймыз.
Менә шул эшләрнең һәммәсен мин инкыйраз галәмәтләре дип уйлыйм. Шул сәбәптән мин һәммәмезгә шул эшләрне рәтләргә тиеш дим һәм аңлаган кешеләргә фарыз дәрәҗәсендә үк дим. Әгәр тәрәкъкый итик дисәк, һәммәмез милләтнең иң кирәкле эшләренә тотыныйк һәм шундый кешеләргә ярдәм итешик. Барымыз — аңлаганнарымыз бергә бер юл берлән хәрәкәт итик, әммәмезнең теләгәнемез бер, һәммәмезнең эстәгәнемез бердер. Тырышыйк, вырлыклар күтәрик, бернәрсәмезне дә кызганмыйк, менә шуннан соң милләт милләт төсле булса булыр. Югыйсә чәй янында варенье илә азрак исереп, илләтнең истикъбальләрен сөйләүдән берни чыкмый. Агачтан йемеш алыр өчен аны орлыктан сачеп, һәркөнне никадәр хезмәт сарыф кылып ничә еллар тырышканнан соң гына мәкъсудка ирешәләр. Без дә шулай итик. Бүген чәчеп, ртәгә алма җыярга тубал күтәреп чыкмыйк Һәм, алмасы булмаса, агачны бәреп-сугып бетермик, тагы хезмәт сарыф кылырга тотыныйк; бара-тора, акыты йеткәч, алмасы да булыр, файда да булыр. Бу китапта язылган сүзләр теләсә бик ачы булсын, теләсә бик төче булсын, минем кальбемнән кайнапкайнап чыккан мәгънәләрдер. Ачылары да күз яше беткәннән соң, еглыйеглый арыганнан соң, ни берлән дә күңелне тәгъбир кылырга мөмкин булмагач, көлке берлә тәгъбир кылынган хакыйкатьләрдер. Һәм дә ул көлгән гыйбарәтләрне чыгарырга элгәре бик күп яшьләр сарыф кылынганга, аларны үз гыйндемдә төчеләреннән дә кыйммәтледер. Һәм дә төчеләреннән дә тәэсирле булырга тиештер.
Иншаэ Аллаһе әр-рахмән

Аллаһе насыйп итсә, Шаһмөхәммәт Ишмукаев никях мәҗлесенә кәрәм кыйлуыңызны үтенәдер, әршәнбе көн өйләдән чыгуга, әмма сәгать икедә никях укылыр 12 нче сентябрь, 1800 сәнә, ип таралган дәгъвәтнамә мүҗәбенчә Шаһмөхәммәт байларга чәһаршәнбә көн никях мәҗлесенә халык җыела башлаган иде. Шаһмөхәммәт байларның өендә дә туй яраклары, мәҗлес кирәкләре хәзерләнгән иде. Менә хәзрәтләр күренде.
Әлмөхәммәт хәзрәт, Әхмәтша хәзрәт, Вәлиулла хәзрәт, Зәки хәзрәт, Җәмал мөәзин, Хәким карый, Мәрдан суфый бер-бер артлы бай өенә таба киләләр иде.

«Туйлар мөбарәк булсын, Шаһмөхәммәт». «Әйе, шулай булсын инде!» дигән догалар берлән хәзрәтләр эчкә керделәр. Аннан да атлы килеп чыга, моннан да килеп чыга иде. Күренгәне бер Шаһмөхәммәт байларга килеп сәлам биреп,
«Туйлар мөбарәк булсын!» сүзләре берлән эчкә юнәләләр иде.
Кунаклар килеп бетә язган иде, бары Фәхри кода, Шаһмәрдан ишан берлән Гали бай гына калганнар иде. Озак үтмәде, камчат бүректән Фәхри кода, саурый читек, саурый кәвеш, яшел чапан, яшел чалмадан Шаһмәрдан ишан да баягы «Туйлар мөбарәк булсын!»ны әйтеп, эчкә кереп киттеләр. Пар тимер-күк атларда озакламаенча Гали бай да килде.
Шаһмөхәммәт байларның йортларыннан арткан ат берлән генә дә урам бөтенләй тулган иде. Капка төбендә карарга килгән кешенең дә исәбе-хисабы юк иде. Кодалар килеп беткәч, Ишмукаев үзе дә өйгә кереп китте.
Өч катлы таш өйнең һәммә йерендә мәҗлес хәзерләнгән иде.
Шаһмөхәммәт бай залны бер кат күздән кичерде, ике табын хәзрәтләр, ике табын кодалар берлән зал шыгрым тулган иде. Гостиный, түбән өй, чарлакны
— һәммәсене карады. Күп кешеләр берлән исәнләште, күп кешедән «Туйлар мөбарәк булсын!» сүзен дә ишетте. Кирәкле кешеләр беткән төсле күренде.
Һәм дөресте дә беткән иде. Шаһмөхәммәт, карап бетергәч: «Хәзрәтләр! Эш тәмам инде», — диде.
Мәхәллә хәзрәте Әхмәтша мулла да тамагын кырып «эһэ-һэ» дип: «Соң инде укыйкмы, Фәхри агай?» — диде. Фәхри: «Әйе, хәзрәт, укыйсыз инде, аһмөхәммәт кызы Айсылуны минем угылым Бикбауга никях укыйсыз»,—
диде. Фәхри бай бу сүзләрне әйткәндә бөтен мәҗлес акыртын гына елмайганнар иде, Шаһмөхәммәт: «Ун мең мәһәр, һәммәсе тәмам»,— диде. Бу сүз соңыннан хәзрәт шаһит-фәлән дигән сүзләрне сорамаенча ук, гүя аңарга кыз да, кияү дә ризалыкларын барып әйткәннәр кебек, Шаһмәрдан ишанга күзенең бер очы берлән карап, башын бөкте. Ишан хәзрәт: «Үзеңез укыңыз, улла Әхмәтша, үзеңез!»— дигәч, Әхмәтша хәзрәт тагын бер «эһэ-эһэ» дип,
«Әлхәмделилла» дип башлады, бикләгән бер сүзен дә калдырмады. Коръән Газыймнан «Вә ин хифтем илля тәгъдилү» аятен калдырса да, «Мөсәннә вә сөлесан вә робгы»ны бик сузып-сузып, үзенә бер дәрт берлән укыды, никях та бетте.
Фәхри кода берлән Шаһмөхәммәт бай да хәзрәтләр табынында кулларына акча тотып алды-артлы әйләнеп чыктылар. Биргән садакалар Шаһмөхәммәт байның, Фәхри коданың йөзләрен кызартырлык түгел иде—
хәзрәтләргә иллешәр (!!) мөәзиннәр, карыйларга да егерме биш сум иде.
Мәҗлес башланды, кашык, тарелка кузгалды, бөтен өйдә чыкыт-чыкыт кашык, тарелка тавышы иде. Озак үтмәде, бу моңлы тавыш та бетте. Акрынакрын ашлар килә башлады. Килгән аш саен Шаһмәрдан ишан яисә хәзрәтләрдән берсе тарафыннан «Бәрәкалла, ашны бик зур хәзерләгән икәнсез, улла Шаһмөхәммәт»,— дигән сүз үзенә бертөрле тавыш берлән әйтелә иде.
Ләкин бу сүз Шаһмөхәммәт байның да, Фәхри коданың да күңеленә электрик төсле тәэсир итеп, ике кода да тиреләренә сыймас дәрәҗәдә кәефләнәләр иде.
Хәзрәтләр дә белми әйтмиләр лә инде! Укыган кешегә һәммәсе билгеле, одаларның бу кадәр кәефе киләсен белмәсәләр яки бөтенләй әйтмәсләр иде, исә кәеф таба торган икенче сүз табырлар иде. Мәсәлән, бер дә булмаса:
«Мулла Шаһмөхәммәт, үзеңә Аллаһе Тәгалә вә тәбарәкә яшь кызлар алырга язсын, абыстаңа әле сөйләп тора иде, эһэ-һэ, яхшы инде, тынычлык берлә торырга язсын!»— диерләр иде. Мәҗлес бик зур корылган иде. Казан ашларының һәммә төрлесе булдыгы шикелле, кондитер ашы берлән дә дөнья тулган иде. Аш артыннан аш килеп, ахырында ширбәт килде.Һәммә кеше берберсенә карап, елмаешып, кесәләрен актара башладылар. Бөтен мәҗлесләрдә акча тавышы купты, шотыр-шатыр иткән кәгазь тавышы берлән, сирәк-сорак чылтыраган алтын тавышлары бөтен өйне тотты. Озакламады, һәммә тарелка өем-өем акчалар белән хатын-кыз ягына юнәлә башлады, фатихадан соң хәзрәтләр баягыча кодаларның тәненә тәэсир кылырлык, ата күркәдин зур иттереп кабартырлык сүзләр әйтеп чыгып киттеләр.
Кунаклар таралуы бик хозур булды, һәммә кеше үз танышы берлә көлешә-көлешә Айсылу берлән Бикбауга мәхәббәт теләп чыгалар иде.
Хәзрәтләрдән андый сүз ишетелми иде. Алар аның урынына «ихсанлы кеше, хсанлы кеше» дип, кесәләрендәге акчаларны капшый-капшый сөйләшеп чыгалар иде.
Ләкин ишегалдына чыккач та китәргә булмады, чөнки Шаһмөхәммәт кода кучерларга өчәр тәнкә акча, берәр булки, берәр яулык өләшә иде. Дөрест, ны элгәрерәк тә өләшеп бетерергә мөмкин иде, Шаһмөхәммәт бай, һәммә кунак алдында акча кызганмаганын күрсәтер өчен шулай иткән иде. Озак үтмәде, Шаһмөхәммәт бай, эшне бетереп, кунаклар янына килде. Күзләре ут кебек уйный, һәммә кешенең йөзенә караганда: «Менә абзаң ни эшли!» дигән төсле иттереп карый иде. Шаһмөхәммәтнең бу эше дә тәбриксез калмады, шан хәзрәт:
«Һиммәтеңә рәхмәт, мулла Шаһмөхәммәт!» — диде.
Шаһмөхәммәт «эһэ-һэ» дип, хәзрәтнең ни әйткәнен аңламаенча: «Шулай булсын инде, хәзрәт, шулай»,—диде. Акыртынлап кунаклар тарала башлады.
Кунаклар арасыннан: «Байлык ни эшләтә!! Курчак туена никадәр расхут!! Ике яктан кырык мең, кеше үз кызын биргәндә дә алай расхут тота алмый, и, айлык яхшы нәрсә соң!»—дигән сүзләр ишетелә иде. Әман, йа Раббем, кырык мең тәнкә! Курчак туена кырык мең тәнкә?! Кем әйтеп, кем ышаныр бу сүзгә?
Ләкин ышансаң-ышанмасаң да, бу курчак туе иде! Һәм чыккан расхут та кырык мең иде. Сез: «Бу эшләр ни өчен? Ник курчак туена кырык мең? Бу эштән кемгә файда булды? Әллә гомум милләткә бер-бер файда бармы? Ник болай иткәннәр?» — диерсез? Мин тагы: «Бу туй — курчак туе иде, чыккан расхут кырык мең иде»дән башка җавап белмим. «Кырык мең!! Кырык мең!!
Бер файдасыз кырык мең!» — дисезме? Без элгәре үземезгә кәеф килердәй йерләрдән кырык меңнәрне кызганмый идек! (Бу туй үзе зур дәлил.)
Күпме расхут чыкса да чыкты, туй үтте, Шаһмөхәммәт бай берлән Фәхри дә читтә: «Менә акчаны кызганмыйлар, курчак туена кырык мең тотканнар», — дигән зур ядкяр калдырдылар. Ләкин озак үтмәде, бу сүз аларны мактар өчен булмаенча, яманлар өчен әйтелә башлады. Сөекле укучы бәлки бу эшкә гаҗәпкә дә калыр, хакы да бар. Ләкин һәр нә исә бу эш мөхәррирнең үз хыялы түгелдер, вакыйгадыр, һәм гаҗәплегендә дә гаепле мөхәррир түгел, бәлки вакыйганың үзе, һәм дә сезнең бу эшкә егерменче гасыр күзе берлән каравыңыздыр. Безнең эшләремез арасында унтугызынчы гасырда эшләнгән эшнең егерменче гасырда көлке булуы ис китә торган бер эш түгелдер, безнең һәммә эшемез шулай, унсигезенче гасырда эшләгәнемез унтугызынчы гасырда көлкегә калмыш, унтугызынчы гасырдагы эшемез егерменче гасырда, егерменче гасырдагы эшләремез дә егерме беренче гасыр кешеләренә көлке булуында да шөбһәм юктыр.
Һәр нә булса булды, туй бетте. Күп вакыт үтмәде, әлеге Шаһмөхәммәт бай да, Фәхри кода да баягы кырык меңне икенче мәртәбә күрә алмаенча, өресте генә, кирәкләренә тотарга да таба алмаенча вафат булдылар. Сез инде нигә ул кадәр үз хәлләрен белмәенчә, киләчәкләрене уйламаенча кылынганнар диерсез. Эшләгән эшләремезнең ни өчен? ник? икәнлеген белмәенчә кылуыбыз — болгарларның искедән калган табигатедер. Әгәр бу табигать бездә булмаса иде, белмим, без хәзер нинди милләт булыр идек икән?
Бабайларның «үткән эшкә салават» дигән сүзләре берлән күңелемезне җуатыйк та эшемезгә тотыныйк. Унтугызынчы гасырда бер курчак туе кырык мең булдыгы шикелле, җанлы курчаклар туе да кырык мең берлән калмаенча, иксән меңгә бик еш йетә иде. Заманасына күрә гадәте, гадәтенә күрә кешесе, ешесенә күрә гакылы, уе, күрәсең, инде. Югыйсә безнең заманда ул кырык меңнәр (!!), сиксән меңнәр (!!) курчак туена тотарга түгел, үземез өчен иң кирәкле, милләтемезнең җаны диер дәрәҗәдә булган мәдрәсәләр, мәктәпләр салыр өчен дә юктыр.
Еллар үтә бара, халык арасында мода үзгәрде, байларымызның камчат бүрекләре кечерәйде, бикәләремезнең ак калфаклары кыскарды, әмма расхут көннән-көн арта иде, мода кирәкләре дә, белмим, сәгате саен үзгәрә иде. Сез:
«Ул вакытта голямалар ни эшли иде? Халыкка бу эшләрнең ярамавын, болай кылынсак, киләчәктә милләтемезнең бетү ихтималын сөйләп, мондый эшләрдин тыелырга вәгазь кылмыйлар идеме?» — диерсез. Мин әйткән идем ләса, Фәхри берлән Шаһмөхәммәткә вә аның төслеләргә «бәрәкалла һиммәтеңә» диләр иде дип. Ләкин озак үтмәенчә, голяма арасында икенче мәсьәлә чыкты — дин мәсьәләсе. Ул да: «Безнең болгар йортында ястү (ясигъ)

намазы фарызмы, түгелме? Вакыт керәме, юкмы? — мәсьәләсе иде. Бөтен болгар голямасы шуның берлән мәшгуль булдылар, һичбер мәҗлестә шул мәсьәлә чыкмый калмады, һәм дә һәр почмакдин «Ля нөсәллим, лям ля яҗүз, әмнуг» дигән сүзләр ишетелгән кеби, әфьюнлы баштан гакыллы вә ныклы дәлилләр дә агып кына тора иде. Бу мәсьәлә көннән-көн халык арасында җәелә иде. Көннән-көн ике тарафның да сүзләргә сүзләре күбәя иде.
Ниһаять, һәр мәҗлес салада казна җыены хәлен алды, йомшаграк кешеләр һичбер мәҗлестән башларын авырттырмаенча чыга алмыйлар иде.
Бер мулла беркөнне бер тарафта булса, икенче көнне икенче тарафта була иде.
Алай булса да, бер мәсләксез, сәбәпсез түгел иде. Вак салган көнне ястү тиеш түгел ягында, әфьюн салган көнне мотлакан кирәк, хәтта, кирәк түгел, дигән кешеләрне тәкъфир кыла иде, йә билгакес иде. Шаһмөхәммәт берлән Фәхри булмасалар да, алар төслеләр тагы бар иде. Алар голямалар арасында чыккан бу икенче курчак туена бик кәефләре килә иде. Расхут курчак туе төсле үк түгел, кызыгы һаман кызык. Шуның өчен бу байгуралар бик еш мәҗлесләр ясыйлар һәм сазлы күлдә чыккан бакалар тавышына охшашлы муллаларның кычкырышларын, низагларын бик кәефләнеп, коруне вөста падишаһларының җарияләре җырлагандагы кеби, башларын селкә-селкә тыңлап торалар иде.
Ниһаять, бу эш бик зур иде. Бәлки моңарга тотылган расхутлар да курчак туеннан ким булмагандыр. Голямалар арасында низаг купты, дошманлык артты, һәр тараф рисаләләр яздылар һәм ике як та үзләренең — хак, егеләрнеке — хата, дип кенә калмаенча, кяфергә, иманга барып йеттеләр. Сез тагы бу тавышлар, бу низаглар, бу расхутлардан гомумгә ни файда килде дисезме? Тагы шул сөалеңезне китердеңез. Әйттем түгелме соң, без андый эшләремездә гомум милләт файдасын яки башка бер файданы күзәтмибез, ул
— безнең бабайларның иске гадәте, дидем ич. Тагы ни кирәк инде?
Бу вакытларда халык арасында мәсҗед бина кылына башлаган, әдрәсәләр ачылып дәрес әйтелә, сабак укыла башлаган иде. Ләкин мәдрәсәләремез, мәктәпләремездә ни өчен, ник? Укылдыгы игътибарга алынмадыгы өчен, шәкертләремезнең гомеренең күбесе үзләренә кирәкмәс нәрсәләр уку берлән әрәм була иде. Милләтнең рәфаһ хәле өчен иң лязем булган әхлак, хөсне мөгамәләгә һич әһәмият бирелмәдеге өчен, шәкертләремез бер милләтнең башчысы булу түгел, хакыйкатән бер эшкә ярамый торган кеше булып чыгалар иде. Бу кешеләр үзләренең тәрбияләре йетмәгәнне белмәү берлән генә калмаенча, мәдрәсәләр, мәктәпләрдә дә тәрбия кылган булып, илләтнең балаларын кешелекдин мәхрүм кылалар иде. Һәрвакыт дөрест әйтүдән яхшы эш юк. Бу муллалар хакында да дөрест әйтергә кирәк. Йөздән туксан бише мин әйткәнчә кешеләр булса да, берникадәр инсаннар, аманасына ярарлык тугры фикерле кешеләр дә булганнар. Ләкин бунлар бик аз улдыкларындинмы, яисә үз фикерләрен сөйләргә батырчылыклары булмавыннанмы, халык арасында кирәге кадәр үз фикерләрен тарата алмаганнар. Кәсеп бу вакытта заманасына күрә ярый иде. Бу тугрыда голямалар никадәр «Аллаһе рәззак, садака бирергә кирәк, кәсеп берлән табармын димә, кяфер булырсың» кебек кәсептән ихлас кайтара торган сүзләрне «китап әйтә» дип, яңлыш халыкка сөйләсәләр дә, бабайларымыздин калган сату итү, алыш-биреш итүне бетерә алмаганнар иде. Шуның өчен болгар сатучылары Азиянең һәммә тарафларына китеп-китеп зур сатулар итәләр иде.
Ләкин буйларның сатуларының файдалы булуы ни өчен, ник? икәнлеген белеп эш йөртүдән түгел иде. Бәлки Азия халкы берлән катышып сату итәргә кеше булмаудан һәм ватандашларымыз русларның әсарәте тәхтендә изелеп ятулары сәбәбендин, андый эшләрне эшләү бик аз гынасының көчендин килүеннән иде.
Һөнәр дә заманына күрә ярарлык дәрәҗәдә иде. Хәтта болгарлар тарафыннан никадәр заводлар, фабрикалар да ачылмыш иде. Һәм бу фабрикалар, заводлар рус фабрикаларыннан ким эшләмиләр иде. Иген игү, шлык сачу, мал асрау заманына күрә ярый иде. Ягъни бу эшләрне эшләүдә алга киткән булмасалар да, русларга караганда артка да калмаганнар иде.
Замана үтә бара, халык арасында тәбәдделләр күренә башлады. Русларның яңы низам берлән ачылган мәктәпләре балаларны икенче төрле фикер берлән тәрбия кыла башладыла. Һәм озак үтмәде, русларда һәр сыйныфның үзенә күрә мәктәпләр тәэсис ителде. Рус милләтенә икенче рух бирелде, рус дигән гонван мөкатдәс сайыла башлады. Озакламады, һәр эштә яңы фикерле, яңы мәгълүматлы руслар мәйданга чыкты. Болар кирәк тиҗарәттә, кирәк башка кәсепләрдә үзләренә кирәк бик зур зарар иттеләр.
Чөнки болар үзләренең эшләренең ник, ни өчен? икәнен белеп эшлиләр иде. Әмма безнең мәдрәсәләремез һаман шул иде. Фикеремез һаман шул иде.
Дөньяга назарымыз һаман шул иде!!!
Русларның бу эшләрен күреп, алар артындин бара башламадык. Бәлки бабаларымыз гадәтен югалтмыйк дип, кирәкмәс гадәтләремезгә чормалып яттык. Голямаларымыз бәгъзеләремезнең, руслардан гыйбрәт алып, үзләренә кирәкле фән тәхсил кылуларын күреп, яки хөкүмәт мәктәпләрендә укуларын белеп, «замана бозылды, бу эшләр һәммәсе ахыр заман галәмәте», диеп кычкыра башладылар. Һәм бу сүзләрнең һәммәсен дә дин исеменнән әйтдекләреннән, халкымызның бик күбесе бу эшләргә, ягъни хөкүмәт мәктәпләрендә тәхсил кылуларына, дингә мохалиф эш дип каралуына сәбәп булдылар. Озак үтмәде, болгарлар өчен русча тәхсил кылырга мәктәпләр ачылды. Халыкта тагы яңы фикерләр йөри башлады. Шәһәр халкы, авыл халкы голямасы, наданы моңарга каршы килделәр, һәммә мәҗлестә тавыш, әммә мәҗлестә шуның хакында низаг иде. Халык арасында тагы дин мәсьәләсе чыкты. Голяма арасында дин ноктаи Назарыннан русча уку хәраммы, мәкруһмы, әллә мөбахмы мәсьәләсе өченче курчак туе булды. Бу мәктәпләрдә ни укылганын белмәенчә, бәгъзесенең авызыннан хәрам, әгъзесенең авызыннан көфер дигән сүзләр чаткы кеби оча иде (голямалар арасында мөбах, хәтта фарыз дигәннәре дә бар иде). Шул хосуста халык арасында ялган хәбәрләр тарала башлады. Кечкенә бер сүз, мәсафә еракланган саен үсә-үсә коточкыч була иде. Мәктәпләрдә дин укыталар, һәммә кешегә русча уку лязем булачак имеш, мәдрәсәләр ябылачак, мәсҗедләр ябылачак, алаларны, көчләп алып, русча укытачаклар!!! Фәлән шәһәрдә бер кешенең угылы русча укыган икән! [.....] Фәлән муллага килгән рус та, сезнең дин ни, езнең дин ни, барыбер бит, дигән ди, әман, йа Рабби, бу ни куркыныч хәбәрләр?! Менә әле күрше хатыны да кунакка барган йереннән балаларны тияп киткәнне ишетеп кайткан. Галәви ишан да, ахыры яхшы булмас, ди.
һәммә өйдә күз яше, һәммә өйдә хәсрәт... Шәһәрләрдә халык сату итү, кәсеп итүне ташлады. Сала халкы, шәһәрләр ни эшләр икән дип, һәркөн хәбәр көтәләр, һәркөн хәбәр алалар. Әман, йа Раббем. Тагын кара хәбәрләр!!! Бер солдат хезмәттән кайткан, бояры бер книгә күрсәткән, ди, анда, бервакыт һәммә халык бер диндә булыр, дип язылган, ди. Ахырзаман! Ахырзаман!!!

Шәһәрләрдә мәсҗедләргә җыела башладылар. Салаларда җыен
ясадылар. «Прашение бирик! Прашение! Падишаһның үзенә бирик. Ас, кис, ез үз динемезңе ташламыймыз. Приговор, депутат, Петербург!» һәммә кешенең авызында кайный иде. Озакламадылар, Русиядә булган һәр мәхкәмәгә
(волостной судтан Сенатка кадәр) прашение яудыра башладылар. Һәммә йердә бер тавыш, һәммә йердә бер сүз иде. «Ас, кис, үз динемезне ташламыймыз!»
— һәр прашениедә язылган иде. Хөкүмәт бу эшкә гаҗәпкә калды. Халык арасыннан бу фетнәне бетерергә кеше йебәреп, хөкүмәтнең һичбер андый фикере юклыгыны бәян кылдырды. Халыкта икенче тавыш чыкты. «Русча укылмасын! Динемезне ташламыймыз! Ас, кис!» Яңыдан прашение! Яңыдан депутат! Хөкүмәт тагы: «Русча укыган кеше укый, укымаганга көчләү юк! Ул да сезгә файда өчен, эшеңез, көнеңез рус берлән булгач, русча белү кирәк ич»,— дип, халыкны йомшартты. Озак үтмәде, тагы хәбәрләр. Әман, Раббем.
Тагы нинди куркынычлы хәбәрләр!
Фәлән авыл да чиркәү салырга пригавор сораган! Фәлән авылда учитель алынган, фәлән авылга училище салынган! Тагы күз яшьләре! Тагы аһлар!..
Тагы хәсрәтләр! Хәтта мич башындагы картлар-карчыклар да бу хәбәрне ишетте. Алар да кайгырды. Һиҗрәт! Һиҗрәт! Моннан китү! «Моңа ничек торырга кирәк?!! Ас, кис, динемезне ташламыймыз!» Аннан да пригавор, ондин да пригавор, яңыдан прашение! Яңыдан фетнә!! Һәммә халык, ишләрен белмәенчә, әйберләр сата, юлга хәзерләнә башлады. Аннан берсе китәргә план язып чыгара, моннан берсе Мәдинәдәге булмаган Габдулла шәех исеменнән хәзер күчү фарыз икәнлеген язып тарата. Тегеннән берсе Истанбулда тормышның җиңеллеген, солтан тарафыннан фәлән нәрсә бирелә, әлән нәрсә бирелә, диеп үзеннән үрдәк очыра иде. Анда бер мәҗнүн төш күргән! Икенче йердә бер карчык үлгән вакытында угылына кулы берлән кыйбла тарафына изәгән!!! Һәммәсе — китәргә дәлил иде. Голямаларның бәгъзесе, рус мәктәпләрендә тәхсил кылган кешеләргә һич курку юклыгын, ичбер вакыт дингә тиелмәяенчәген сөйләп, халыкка нәсихәт бирсәләр дә, кенче кешеләр тарафыннан бу сүзләр күңел каралудан гына сөйләнгәнлекне риваять кылынадыр иде. Ниһаять, халыкның бик күбесе юлга хәзерләнде.
Малларын-туарларын саттылар, җиһазларын, әсбабларын тараттылар, өемөем кеше сәфәргә китә башлады — һиҗрәт кыла башлады. Авылларда күз яшьләре берлән, кыямәт купкан кеби, кайсы туганын, кайсы баласын, кайсы кеше атасын озата иде. Һәркөнне китүче, һәркөнне күз яше, һәркөнне аерылулар, һәркөнне моңлы-моңлы җыр тавышлары, мәсҗедләрдә тәкбир тавышлары кыямәт көне кебек күренә иде. «Кая баралар?.. Кая китәләр?.. Ник китәләр?.. Бу мәшәкатьләрне ник күрәләр?» — диерсез. Боларга бу мәшәкатьләрне күтәрү хәтта кальбкә бер рәхәтлек тә бирә иде. Һәммәсе, дин өчен дөнья ташлау, диеп, бик шатланып әйтәләр иде. Хөкүмәт боларның бу эшләренә каршы килмәде, булдыра алган кадәр кешеләр йебәреп вәгазь әйттерде. Ләкин фетнә көннән-көн зурайды. Көннән-көн халык арасында төрле хәбәрләр таралды, күчүчеләрнең саны көннән-көн артты. Русиянең һәммә тарафында бер хәбәр, һәммә йерендә бер фетнә иде. Күчүчеләр күчтеләр, монда калганнар да әйберләрен сатып китәргә хәзерләнә башладылар, һәммә кеше киткәннәрнең хәленнән интегеп хәбәр көтәләр иде.
Менә хатлар! Менә хәбәрләр! Изге йердән изге хәбәрдер?.. Изге хәбәр! Изге!