Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 03
Ләкин мулла тасвир кылынган хикәя булса, муллалар, байлар тасвир кылынган хикәя булса, байлар арасында — яздырмаска кирәк, шуларны бетерергә кирәк, ородскуй галавага әйтик! (Безнең халыкта иң зур мәхкәмә — городская дума, ң зур хаким — шәһәр башлыгыдыр. Хәтта Кытай берлән Япония сугышы вакытында Думаның бу сугышны туктатмавы халыкка бик гаҗәп тоелды).
Шулай итик, болай итик кебек сүзләр шапыралар-шапыралар иде дә икенче яңы китап чыкканча туктыйлар иде. Һәр нә исә язучылар һаман язалар иде, итаплар чыга иде, безнең абзыйлар шулай галаваны күрә алмаенча торалар иде. Әхлак җәһәтеннән Казан халкы тагы артка калдылар. Бик күп кешеләр тәһзибе әхлак (әхлак төзәтү) өчен дип, төрле тарикатьләргә керсәләр дә, әхлак көннән-көн бетүдә иде. Моның да сәбәбе «һәр начарлык намаз укыгач бетә, шаннар — оҗмах юлын күрсәтүчеләр», мәсьәләләренә бик каты ышанып, шанга кергән кеше никадәр начарлыклар кылсалар да, кыямәт көнендә котыладыр игътикады урынлаштыгыннан, һәр кеше оҗмах юлын үзем беләм дигән кебек, теләсә ни кылуыннан иде. Һәм дә халыкта һөнәр булмаганга, айлар эшсезлектән начарлыкка салышалар иде. Фәкыйрьләре, шундый кеше арасына төшеп, үзләрен-үзләре белмәенчә, начарлыкта изеләләр иде. Печән базары хатын-кыздан вак-төяк нәрсә эшләтеп кәсеп иткәнгә, кәләпүш, калфак алганга, шул кәсепкә төшкән бер хатынны ирекле-ирексез фахеш юлына тарталар иде. Болар шәһәр хатыннарының йөз дә егерме бишенче бүлеге булганга, шәһәр халкы арасында фахеш ниһаять дәрәҗәгә йеткән иде. Моннан йөз ел элек ирләре эчмәгән бер милләтнең хатыннары да эчә башлаган иде.
Сыра заводлары, гостиницаларның күбесе Казан мөселманнарының акчасы берлән байыйлар иде. Шул елларда сала халкы арасында артык яңы бер эш булмаса да, аларда да инкыйраз галәмәтләре көннән-көн күбәя иде. Йерләре кысылганнан һәм дә зирагать гыйлемен белмәүдән, тамакларын туйдырыр өчен ирләре шәһәрләргә төрлесе төрле кара кәсепкә тарала башлаганнар иде.
Хатын-кызлары, Казанга вә башка шәһәргә китеп, асрау булып тора башласалар да, бара-тора аларның да күбесе фахеш юлына китәләр иде.
Оренбург, Троиски, Орски, Ханкирмән мөселманнарының хәлләре бу гасырда күп алда иде. Оренбург, Троиски, Орскилар казакъ берлән эш иткәнгә, алар берлән эш итүгә артык белү кирәк булмаганга, ханкирмәннәр искедән руслар берлән сәүдә итеп, сәүдә хакында яхшы гына мәгълүматлары булганга, иренмәенчәрәк баралар иде. Ләкин алай булса да, Оренбург, Троиски, Орски халыклары арасында ялкаулык, эшләмәенчә тамак туйдыру уе бик тәрәкъкый иткән иде. Бу шәһәр халыклары беркатлырак булсалар да, болар да да Казан бүләге — фахеш бик тәрәкъкый итүдә иде. Тиҗарәт җәһәте дәхи артка калды.
Чөнки сатуларымызның күбесе үз арамызда үтә торган әйберләр берлән генә булганга, үземез Яурупа модаларына ияргәнгә, фәкыйрьләремез руслардан калган талчук киемнәре кия башлаганга, эшләгән эшләремез бик аз үтә башлады. Файдамыз, никадәр кимесә, расхутымыз шулкадәр артканга, өннән-көн фәкыйрьләнә бара идек. Егерменче гасырның урталарында ирекле-ирексез мөфлислек күбәйгәнгә, мөселман урамнарында мөселман йортлары сатылып бетмәсә дә, һәммәсенең дә өстенә хатыннары исеме язылган иде. Бер йортта Әхмәтҗанова, икенче йортта Мөхәммәтҗанова, ченчесендә — Абдуллина фамилияләре ялтырап яталар иде. Хәтта шул хосуста Яурупадан килгән мөстәшрикъ үзенең Казан мөселманнары хакында язган сәяхәтнамәсендә: «Мондагы мөселманнар хатыннарга башка шәрык халыклары кебек карамыйлар. Һәммә эшләрендә — хатыннар, кәсепләрендә
— хатыннардыр. Һәм да Казанда, мөселман ягы дигән бер йердә ничә мәхәлләдә һәммә йорт мөселман хатыннарыныңдыр. Болар ирләреннән мөстәкыйлән йортлар бина кылдырып, сатулар иттереп торалар” — сүзләре язылган иде. Ләкин зәваллыиаллы мөстәшрикъ сәяхәтнамәсенең һичбер йеренда "Бу мөселманнарның ирләренең эшләре кая, йортлары кая, кәсепләре кая? мәсьәләләрен карамаган да, уйламаган да иде.
Бу елларда русча укыганнардан яисә читтә гыйлем алганнардан шактыйшактый эшләр чыкты. Төрле фәнни, әдәби, тарихи китаплар мәйданга атылды.
Бәгъзе яшьләр милләтне инкыйраздан коткару өчен бар куәтләре бердән төрлесе төрле эшкә тотындылар. Авылларга китеп халыкларны укыта башладылар. Шәһәрләрдә фәкыйрьләрне тәрбия кылыр өчен җәмгыятьләр ачтылар. Аларга акча күбәйтер өчен әдәбият ахшамнары, театрлар уйный башладылар. Хәтта бара-тора Казаннан Оренбургка, Оренбургтан Троиски, рски, Самара, Әстерхан вә башка мөселман шәһәрләренә йөри торган театр компаниясе дә вөҗүдкә чыкты. Үз мәгыйшәтемездән бик гыйбрәтле уеннар уйнала башлады. Ләкин моннан да акча җыеп булса да, театрдан мәкъсуды биззат булган әхлак төзәтү мәсьәләсе бер дә алга китмәде. Чөнки олырак мөселманнар барсалар да, бара-тора шәрык мәгыйшәтен күрәсе килгән руслар театрны тутыра башладылар. Русча белгәннәре рус театрларына, белмәгәннәре ат кәмитләренә баралар иде. Бу гасырларның башында ук болгарча гәзитәгә ихтыяҗ бик яхшы аңлангаи иде. Шуның өчен аңлаганнары, аңлыйм дин йөргәннәре — һәммәсе гәзитә турысыннан уйлыйлар иде. Хәтта бервакытны бер мәҗлестә аштан соң гәзитә турысыннан күп сүз сөйләнгәч, берничә абзыйлар галавадан сорамакчы да булганнар иде. Ул да шулай әллә нишләп калды. Рус гәзитәләрендә милли лисанда гәзитәгә ихтыяҗ мөхакәмә кылына башланды. Ниһаятендә, гәзитә сорый да башладылар. Почта берлән килгән акчаны үзе кулын куеп ала торган Габделшәмси хәлфәгә бирмәделәр. Хәтта хәлфәнең күптән балалар укытуы мәгълүм, Казан мәдрәсәләренең берсендә тәхсил кылуы билгеле булса да, бер урында «тәхсиле гыйлем кылмаган кешегә андый эш бирелми» дип, каты жавап кайтарылган иде. Яңы гына Алат юлыннан күчеп килгән, читек-кәвеш берлән сату итүче Шаһвәли дә сорады
(?!!) Аңарга да, белмим ни әчендер бирмәделәр. Хәтта бу хосуста агай-эне тагы галавага менмәкче дә булганнар иде дә, сайланган кешеләрнең берсенең эче бик авырта башлагач, изгеләр тотты бугай дип, Касим шәехкә әтәч йебәреп кенә котылды. Бара-тора чибәррәк кешеләр дә сорый башладылар.
Ахырында фәкыйрь генә, яңы гына университет бетергән бер мөселман рөхсәт алды. Казанда «Кабан» исемендә әдәби, фәнни, мәгыйшәт мәсьәләләрен мөзакәрә кыла торган атналык бер гәзитә мәйданга чыкты.
Халык акрынлан кына гәзитә укырга өйрәнә башладылар. Озак үзмәде, уннан әллә кайдан бер шәкерт чыкты да «агай-энене» бик көлеп яза башлады. Хәтта корсакларына чикле, атасыннан калган доха толыпларына чикле каләмнән үткәрә башлады. «Бу — мөселман гаебен ачу, мөселман гаебен ачу!» — дип, харчевникларда ике дә чәй алып, харчевникчының үзен дә утыртып, бикләтергә кирәклеген бик сөйләсәләр дә, иртәгесен икенче гәзитәдә шул сүзләр үк чыккач, бөтенләй кул селтәделәр. Озак үтмәде «Игенче вә һөнәр» исемендә бик садә бер телдә гавам өчен тагы бер гәзитә чыга башлады. Бу гәзитәне алучы бик аз булса да, бер аңлаган бай малае атасының халыкны талап җыйган акчасы халыкка китсен дип, гәзитәне бушлый да бик күп тараттырды. Казан халкы — бер милләт дияргә ярый иде. Үзләренең гәзитәләре бар, театрлары бар, хатыннарының йортлары бар иде. Шушысы бик яман мәктәпләр, мәдрәсәләр дә бер дә юк иде.
Бу гәзитәләр Кырымда дәвам итә торган «Тәрҗеман» гәзитәсе берлән бер мәсләктә халыкка файдалы мәсьәләләрне мөляхәзә кылып, ватанымыз вә милләтемез тугрысында хәмияте ватания уята торган озын мәкаләләр, фәнни мәгълүматлар берлән (?!) халыкның рухын күтәрәләр иде. Вакыты берлән ул гәзитә битләрендә чыккан тел мәсьәләсе берлән дә бөтен дөньяны тутырганнар иде. Төрле кеше төрле фикердә булып, бәгъзесе «әдәби лисанымыз халис татарча булсын», бәгъзесе «кырымчарак булсын»
мәсьәләренең мөзакәрәләре гәзитәләремдән рус гәзитәләренә вә аннан Яурупа, мерика гәзитәләренә кадәр китә иде. Бу мәсьәләдә кырык мәсләк, сиксән кадәр фикер киткән иде.
Әдәби лисан мәсьәләсе бетә башлагач, лисанның рәсме хаты хакында озын мәсьәлә башланган иде. Бәгъзеләре ни тавыш ишетелде, шулай язылсын, ске язу әсас тотылмасын, диләр иде. Икенчеләре, безнең телемездә әдәбиятымызның иске әдәбияттан килүе югалмасын, иске китапларымыз, иске әдәбиятымыз ул вакытта бернигә ярамаячак, шуның өчен аларга карарга кирәк, аларга муафикъ язарга кирәк диләр иде. Язалар иде, сөйлиләр иде, ычкырышалар иде, үз юлларында эшлиләр иде. Әдәбиятымыз хакында озын-озын
мәкаләләр, мөхәррирләремезгә ачы-ачы, ләкин хакъканый тәнкыйтьләр, еатрымызга юл күрсәтә торган сүзләр языла иде, укыла иде. Бөтен халык арасында мөхакәмәгә тотыла иде. Гәзитәләремездә тиҗарәт мәсьәләләре ачыкачык мөхакәмә кылына башлаган иде. Һәммә йердә тиҗарәт мәктәбе тәэсис кылу хосусында сүзләр ачылган иде. Болгарлар арасында көннән-көн яңы фикер арта, көннән-көн халык төрле фикергә китеп, ноктаи интизагдан еракланалар иде. Гәзитә, рисаләләр, авыздан-авызга сөйләгән сүзләр никадәр хәмият, хаккы пәрвәр, мәхәббәте миллиядән чыккан фөрьяде фиганнар булса да, никадәр ачык, никадәр аңлашыныр тарызда язылсалар да, аңлаучыларның да гадәде көннән-көн артса да, базарларда, җәмгыять урыннарында һәммә кешенең авызында «милләт» булса да, эшчеләр бер дә күренмәгәнгә, илфигыль бер эш тә юк иде. Шуның өчен җитдирәк кешеләр бу сүзләр, бу кычкырышлар, бу язулардан бернәрсә чыкмаганга тагы яңы «курчак уены», әкин актыккы курчак уены, саубуллашу манзарәсе дип, эчләреннән көеп торалар иде. Сөйләнгән саен сүз күбәя, уйланган саен уй күбәя, үлем хәленә килгән милләтне караган саен яңы авырулар табыла, авыру хакында мөхакәмәләргә керешелә, кычкырышыла, бакырышыла иде. Нидән бу мәсьәлә чыкканлыгы, ничек хәл кылынганлыгы, авыруга дару кирәклеге тәмамән хәтердән чыга иде дә: мескен, хәлсез, актык сулусындагы болгар бабайның башын авырттырудан башка эше булмый иде. Ул мескен: «Йетәр инде, зинһар йетәр, актык көннәрем, актык сәгатьләремне генә тыныч куеңыз. Сүзеңезне ишеттем, мине бик кызганасыз, имеш, бик рәхмәт, моңынча сезнең шулай мине кызганамыз дип йөрүеңезгә ышанып, менә тереләм, менә тереләм, дип тордым. Тордым диергә ярамый, сез алдап тоттыңыз. Сез булмасаңыз, бәлки мин икенче дуктырга күренер идем, күренмәсәм, авыру икәнемне белмәенчә, кыртын-акыртын гына картая-картая үлеп китәр идем. Никадәр вакыттан бирле чирли, фәлән дару итәргә кирәк, дисез. Үзегез дару итмисез, яисә дару дип, әллә нинди агулар бирәсез, бусында бу файда бар, бусында бусы бар, исез, сез алдыйсыз! Алдыйсыз! Сезнең даруларыңыз берлән бөтен тәнем җәрәхәтләнеп бетте, сезнең файда була дип биргән нәрсәгез һәммәсе зарарга булды. Сез минем тәнемне генә җәрәхәтләндереп бетермәдеңез! Бигрәк яхшы булдыңыз! Рухымны да төзәтмәкче булдыңыз! «Тәһзибе әхлак» дип, минем өстемә әллә нинди кортлар йебәрдеңез! Ул кортлар бөтен тәнемне ашап бетерделәр, караңыз, әнә хәзер йөрәгемә йетәләр. Миңа һаман, түз, әхлакың төзәлә, дисез. Мин үзем бу дәрәҗәгә килгәч, сезнең сүзеңезне тагы тыңлыйммы? Йөрәгемне дә ашап бетерсеннәрме?.. Гаеп итмәңез инде, анысы булмый!.. Бу кортларыңыз бетәргә ярамый, имеш, элгәре боларга бер дә ирек юк иде дә, бик яхшы тора идек. Әхлаклы идекме, түгелме, ләкин сезнең кебек, усы тәнгә файдалы, бусы әхлакка файдалы дип фахеш, зина, ишанлык агуларын эчми идек! Гаеп итмәңез! Бу кортлар бик күп ашадылар. Минем әхлакым да төзәлгәндер инде, мин ул кортларны үтермәкче булам, тәнемә бераз яшь ит таратмасмы! «Алай да үләрмен инде, үлсәм дә, азрак күңелем тынычлап, картлыгымда алданганнарымнан үч алып үләрмен» дип, кортларны куарга тотынса да, бабайның әгъзасын ашап бетергәнгә, һичбер әгъзасы кортларга каршы хәрәкәт кылырлыгы калмаган иде. Шуның өчен, бабай селеккән саен, кортлар ябыша баралар иде. Йөрәгенә кадәр йеткәннәр иде.
Бабайның бу сүзен күп кеше картлыкдин дип, күп кеше авыру кеше шулай сөйләүчән була дип, аның ул сүзенә карамаенча, аны коткарырга дип озын киңәшләр, озын сүзләргә тагы китәләр иде. Ләкин эш һаман юк иде.
Әдәбиятымыз шулай барганда, башка эшләремез тагы үз көенчә килгәндә, езнең болгар бабайның яшь вакытында «тәһзихе әхлак» өчен истигъмаль кыла торган музыкасы ни дәрәҗәдә иде дисезме? Әллә «саутелмәлаһи фисык, әттәләззез биһ көфер» дисезме, сез теләсәңез ни әйтеңез, бабай аны бик ярата иде. Һәм бабайга яшь вакытында да, картая башлагач та, ул бик файда иткән иде. Бабайның үзенеке булганга күрә, аңарга аның бер уены, аның Волга буйлап Ефрат, Дижлә буйларына кадәр озынның-озын көйләрен көйләп, атуга йөрүләрене, Дунай буйларында кубызын челтерәтеп, халыкның исен китәреп, алардан мал җыеп йөрүен исенә төшерә иде дә — мин шул болгармыни?! Шул микәнни?!! Ул вакытта һәммә йердә минем тазалыгым, стем-башымның яхшылыгына, кайтсам, өемнең тынычлыгына исе китмәгән кеше юк иде, хәзер нинди булганмын — өстемә әллә нинди сәләмә кеше киемен киенгәнмен, элгәреге кызыл йөзләр урынында саргайган битләр булган; уйнап тора торган күзләр урынында өметсез-өметсез карый торган тирән-тирән чокырлар булган, озын юллардан кайткач, хәл итәргә ята торган тыныч өйләрем кандала базы, корт оясы булган, аның да һәркөнне бер агачы сына, һәркөнне өстемә җимерелергә якынлаша, һәркөнне шуларга карап яшь вакытларны искә төшерәм. Картайдым, фәкыйрьләндем, авыруга сабыштым дип, үзенең хәзерге хәле берлән иске хәле арасын чагыштырып карарга сәбәп була иде. Бу музыка хакыйкатен әхлак мөгаллиме була торган нәрсә булса да, акыйкый, «әхлакны тәһзиб» өчен шул музыка йетсә дә, музыкага халкымызның назары башкарганга, ягъни аның әхлак төзәтүче икәнлегенә ышанып, шуның берлән файдалану урынына, аны үзен «әхлак бозучы» дип каралганга һәм әхлакка хезмәт итә торган кеше арасында аны мәкруһ күрелгәнгә, аны әхлаксыз кешеләр кулына төшергән иде. Шуның өчен ул әхлаксызлар кулында әхлак бозар өчен бер аләт булган иде. Әүвәлдә бәгъзе руслар яһүдиләргә исерткеч, фахешне үз музыкабыз берлән безнең үземезнеке итәр өчен буяп күрсәтә башлаганнар иде. Һәм вакыйган бик файда иткәннәр иде...
Һәммә йердә музыканы фахеш, исерткечнең гаебен капларга истигъмаль кылу халык арасында тарала башлаган иде. Музыканың бу эшен күргәч, ягъни әхлакка файда итәр урында, әхлаксызлыкка тарта башлагач, музыка мотлак зарарлы хөкеме чыгарылды. Шуның өчен музыка үзе дә фахеш хезмәтчесе булды. Болгар музыкасы шулкадәр былчыракланган, болгар җырлары шулкадәр әхлаксызланган иде, аларны бер минут тыңлау бик авыр була иде.
Шул сәбәптән милли тел, милли әдәбият, милли театр мәсьәләләре арасына милли музыка мәсьәләсе керә алмаган иде. Шул мәсьәләләр берлән мәшгуль кешеләр дә милләтнең тәрәкъкыйсенә милли музыкаларның кирәклеген, илли рухны саклау милли музыка эше икәнлеген хәтергә дә кертми кебек үтеп баралар иде. Болгар халкы никадәр музыка сөя торган милләт булсалар да, аларга кирәгенчә каралмаганга һәм аларны белүне җинаять итеп саналганга, ул дивар артларында гына калган иде. Хатын-кызымызда моңарга мәхәббәт тагы артык булса да, алар да изелеп кенә калганнар иде. Ниһаять, нтугызынчы гасыр ахырларында музыка җинаять түгеллеге сөйләнмәсә дә, кыртын-акыртын гына рәтләнә башлады. Казанда Минкин Гариф исемендә бер кеше болгар музыкаларын нотага сала башлады, ниһаять, никадәр иске вә яңы көйләр рәткә салды. Бу кеше бәлки яхшы түгелдер, бәлки яхшыдыр, бәлки моны голямалар яратмый торганнардыр, мин анысын белмим, ләкин бу кеше милләткә шулкадәр хезмәт итте, моның хезмәте мотлакан кыямәткә кадәр онытылмаячактыр.
«Яшәсен Гариф Минкин!! Яшәсен милләт!!» тавышлары бездин балаларымызга, балаларымыздан аларның балаларына кадәр, хасыйле, иң актыккы болгарга кадәр авыздин төшмәячәк, андин соң да шундый гүзәл музыка калдырдыгы өчен Яурупалар арасында да онытылмаячактыр. Моннан соң болгарлар арасында музыка машиналары күренә башлады. Болгарларның залында «Сакмар суы», «Тәфкилев», «Әллүки», «Казан алган көй» вә башка көйләр ишетелә башлады. Ирләремез, кызларымыз — һәммәсе йөз, мең елдан бирле бабайларымыз тарафыннан эшләнгән музыканың, бабайларымызга уйлаткан уйларны, бабайларымызга биргән хисләрне балаларына бирә башлады. Бу да байларга гына махсус булганга, гавам халкы арасында, һәр кыз мунчага төшеп биергә, кубыз уйнарга тырышса да, иркенлек булмаганга, ларның бик аз гынасы — халык арасында «азган», муллалар каршысында
«ахмак» сүзе берлән тәгъбир кылына торганнары гына файдаланалар, искедәге бабайларның хисләрен аңлый алалар, үзләренең кайгыларын тарата алалар иде. Әдәбият берлән музыка милләтнең атасы берлән анасы икәнлеге һәркемгә мәгълүм бер эш, тарих берлән мөсбәт бер хакыйкать булса да, ата никадәр сәламәт булса да, анасыз бала тумавы мәгълүм эш булса да, атасыз-анасыз бала да зинадан туган икәнлеге ышанычлы эш булса да, милләтнең атасы берлән анасы булган музыка берлән әдәбиятны бергә торырга никях укытырга, ерсенә-берсе файда итешергә, берсен-берсе саклашырга вәгъдә кылынышуларын алырга теләмиләр дә иде, алмыйлар да иде. Шуның өчен безнең көткән баламыз яисә тумаячак, туса, зинадан туачак иде дә — безнең йөземезне генә кызартачак иде.
Егерменче гасырның башларында, унтугызынчы гасырда Казанда музыка гизлечә тәрәкъкый итсә дә,
гомум файдалана торган йерләр юк иде.
Болгарча музыка ахшамнары, концертлар һич ишетелми иде. Шуның өчен андый музыка ишетергә теләгән кеше, музыка берлән үзенең кайгыларын таратырга тырышкан кеше, үзене кайгылар, мәшәкатьләрдән аерып алып, үзен генә карарга теләгән кешеләр, музыка тыңлый торган урын юкка, кайсылары фахеш йеренә баралар иде, кайсылары икенче халык музыкасын тыңлыйлар иде, кайсылары кайгыларын йотып, өйдә утырып калалар иде.
Егерменче гасыр башында ук музыка вә әдәбият ахшамнары ачылуы мөляхәзә кылына башлады. Һәм бер музыкант тарафыннан иң әүвәл Казанда, ннан башка шәһәрләрдә музыка ахшамнары тәэсис ителә башланды. Ләкин халык моңарга әүвәлге назарын үзгәртмәгәнгә, голяма бик тирес торганга, бу эш тәрәкъкый итә алмады. Башлаган кешенең акчасы юкка, дәвам итәргә акча кирәк булганга, күп үтмәенчә бетеп һәм гомерләр үтә-үтә, тарих берлән күмелеп, «элгәре бездә дә музыка ахшамнары булган» икән, дип сөйләргә генә калган иде. Шул вакыйгадан соң музыкага артык әһәмият бирүче дә чыкмаган иде һәм музыка үзе дә мәйданга чыгып эшкә тотынмаган иде. Шуның өчен музыка тагы фахеш эченә чумган. Тагы үзенең ләтафәте табигыясене югалткан иде. Гәзитәләрдә ахырга таба музыка хакында язылган мәкаләләр күренә башласа да, алар да музыка кешеләре тарафыннан язылмаенча, музыка хакында мәгълүматлары бар кешеләр генә язган булганга, кальбтән чыкмаганга, халыкка ул дәрәҗә тәэсир кылмый иде.
Халык арасында музыкадан гармунны, скрипкә-фәләнне шыгырдату бетмәсә дә, аларны нәзафәте табигыяләренә кайтаручылар күренми иде.
Шуның өчен музыкамыз көннән-көн тәдәнни итә, көннән-көн миллилеген югалта, көннән-көн халык арасында әһәмияте бетә иде.
Рәссамлык безнең халыкта булганы да юк иде, беткәне дә юк иде.
Динемездә тәрсим мәмнүгъ булгангамы, әллә үземездә рәсемнәрдән мәгънә алырлык хис булмагангамы, рәссамнар юк иде. Рәсемнәремездә вак-төяк мәсҗед сурәтләре, хәрәм шәриф сурәтләре — Мәккә, Мәдинә манзарәләре генә булганга, алар да фотограф берлән алынудан башка, төрекләр яисә гарәпләр тарафыннан эшләнгәннәр иде.
Китап кибетләремездә: «Башмак шәриф», «Гасаи мөбарәк», «Комган»
һәм дә «Йаһу йаминһу» дип аһлар берлән яна торган, күзләреннән дәрья кебек яшьләр ага торган, сулаган саен авызыннан ут чыга торган, «Мөэмин күңеле»
исемендә вә шуның кебекләр мәйданга чыкса да, болар рәсемнәр бирә торган файданы, хис арттыруны бирү урынына, үзләрен тупаслата, дөнья хакында, ормыш хакында ялган уйлар берлән гавамның башын гына тутыра иде.
Егерменче гасыр башларында рус рәссамнары болгар мәгыйшәтеннән рәсемнәр ясый башладылар һәм Русиядә вә хәтта Яурупада рәсемнәренең мәгънәлеге, үзенә бертөслелеге, оргиналлыгы (оригинальный) берлән бик могътәбәр булдылар. Хосусән, «Өрпәк сарган болгар карчыгының кунак сыйлавы», «Бер болгар картының сату сәфәренә китәр алдыннан юл киемнәре берлән балалары, хатыны хазир булган бер мәҗлестә дога кылуы», «Бер болгар шәкертенең мәдрәсә почмагында елтырый торган ут яктысында күлмәк өстеннән генә юрганын салып, «Казый» моталәга кылуы», «Бер мулла кызының чаршау артыннан гына үзенең иптәшләре берлән аталарыннан качып язу өйрәнүе» рәсемнәре табигыйлар иде, дөрестләр иде. Бу рәсемнәр әүвәлләре һәммәмезгә дә үземезнең тормышымызны күрсәтә башладыклары кебек, рамызда шундый эшкә кабилиятлеләремезнең дәртен уяндырырга да сәбәп булган иде. Шуның өчен егерменче гасыр урталарында болгарлардан рәссамнар чыга башлаган иде. Һәм дә мәйданга болгар рәсемнәре атыла башлаган иде. Бу рәсемнәр арасында болгар кызларының киндер агартуы, олгар егетләренең тау башында яз көнендә су ташуында музыкада уйнаулары, ат ашата торган малайларның бәрәңге пешерүләре халык арасында могътәбәр булган һәм дә рәсемнәрен дә игътибарга керткән иде. Моңарга башка әхлак галәменнән, әхлаксызлык манзарәләреннән бик күп рәсемнәр ясалган иде. Кара халык, замана фикеренә авышкан халык, болардан зарар булуны һич уйламаенча, өйләренә тага, балаларына мәгънәләрен сөйләп күрсәтә башласалар да, голяма таифәсе тагы бик каты аякланып, рәсемнең хәрамлыгы хакында, диварларга элү ярамавы хакында, рәсемнең күңел каралтуы, фәрештә качыруы хакында күп сүзләр сөйләнеп кенә калмаенча, әсҗедләрдә вәгазьләр сөйләнеп, шул хосуста китаплар, рисаләләр дә язылды.
Голямалар арасында ярый диючеләр дә булганга, тагы бер низаг купты. Дин мәсьәләсе мөзакәрә кылыр өчен мәҗлесләр ясала башланды. Яңы курчак туена мәйдан тагы ачылды. Язылды, укылды, сөйләнде, кычкырышылды — тагы берни чыкмады, мәсьәлә шул көенчә калды. Ләкин бу тавыш рәссамнарга шактый гына зарар булды. Рәсемнәре аз үтә башлады, үзләренә халыкның назары башкарды. Рәссамлыкка хәзерләнә торган яшьләрнең күбесен атасыанасы, карендәш-кабиләсе туктата башладылар. Туктамаганнарына тагы
«бозылган» дип карый башладылар. Озак үтмәде, рәссамнарымыз кайсылары үлделәр, кайсылары тамак туйдырыр өчен рәссамлыкны икенче дәрәҗәгә калдырдылар. Ни булса да булды, бер вакытны мәдрәсәләр, мәктәпләр беткән кебек, музыкамыз әхлаксызлыкка чумган кебек, рәссамнарымыз да беттеләр.
Сез шул вакытта фәннәр ни дәрәҗә иде, аларга игътибар бар идеме, фәнни китап бар идеме, диерсез. Бар иде. Унтугызынчы гасырның башында фәнни әдәбият мәйданга чыккан иде. Чыгуы илә бик олуглап каршы алынмаса да, кыртын гына тәрәкъкый иткән иде. һәр фәннән мохтәсар, мөкәммәл китаплар бар иде, һәр фәннең әһеле бар иде, һәр фәнгә чыгарылган рәддияләр, һәр фәннең кирәклеге хакында язылган рисалә бар иде.
Һәр фән азмы-күпме укыла иде, фәнни мәсьәләләр хакында мөхакәмәләр кылына иде. Ләкин бу фәннәр, мәктәпләрдә, мәдрәсәләрдә тәхсил кылынмаенча, романнар кебек, һәр кешенең үзе тарафыннан гына укылганга, өбенә төшеп йетелми иде, һәм дә фән белүчеләре дә фәннең кагыйдәләрен генә беләләр иде, аны эшкә татбикъ кыла алмыйлар иде. Шуның өчен фәннең тәрәкъкый итүе күз ачылуга гына сәбәп була иде. Милләткә матди файда итә алмый иде. Булмавына караганда монысына да шатланырга ярый әле. Ләкин шулай булса да, бу фәннең дә алга китүенә, аның милли булуына бик күп кешеләр, бик күп гайрәтләр, бик күп хезмәтләр сарыф кылсалар да, моннан да дингә зарар күргән голямаларымыз монда да бик зур низаглар чыгарганнар иде. Болар әүвәлдә һәйәт мәсьәләсеннән генә чыкса да, бара-тора гыйльмеләрыз, тарих, җәгърафия, хикмәте табигыя фәннәренә дә барып йеттеләр.
Һәммәсендә дә дингә мөхаләфәт, шәригатькә сыймаулар китереп чыгаралар иде. Үз дәлилләрен куәтләр өчен Коръәннән, хәдистән тирес-морыс мәгънәләр чыгарып, әллә ниләр кылындырып бетерәләр иде. Бу да үзенчә бер курчак туе иде, бу низаглар гәзитәләремезгә, журналларымызга, хәтта календарьларымызга да кергән иде. Монда да актыккы хөкем «тәкфир» иде.
Фән әрбабы никадәр фәнне яратсалар да, никадәр фәнгә хезмәт итсәләр дә, езмәтләре әсаслы булмаганга, фәнне дошманнан саклар өчен бер кальга
(крепость), фән мәктәбе бина кылынмаганга, бу фәнемез дә бервакытны музыкамыз, рәссамнарымыз кебек һәлак булачагында шөбһә юк иде. Ел үткән саен фәнни китаплар арта барса да, укучылары азая иде. Һәм дә әүвәлдәге кебек фән фидаилары бер дә күренми иде. Шуның өчен бу да озакламаенча бетәчәк иде. Голүме исламия хакында сөйләргә дә юк. Чөнки бездә аның тәрәкъкый иткәне дә юк иде, тәдәнни иткәне дә юк иде. Нинди зур мөдәррисләремез, нинди шөһрәт тапкан галимнәремез булса да, һәммәсе исламның ни икәнен, исламның рухын аңламаганнар, вә диннең фәлсәфәсеннән хәбәр ала алмаганнар иде. Безнең галимнәремезнең гыйльме һәрвакыт бер хөкемне төрлечә мөляхәза кылып, бер тарикъча аңлау булмаенча, диннең гадәтләрен белүгә генә мөнхәсыйр иде. Шуның өчен бездә истинҗа мәсьәләсен, хәез, нифас мәсьәләсен белгән кешеләр пәйгамбәремез галәйһиссәламның кая туганлыгын белмәсәләр дә, һич шәргый бер мәсьәләнең фәлсәфәсен белмәсәләр дә, голяма итлак кылына иде. Шуның өчен болар нинди генә файдалы яңы мәсьәлә чыкса да,
үзләренең «Китабел истинҗа»ларына карарга тотыналар иде, анда булмагач, хәрамлыгы берлән хөкем кылалар иде.
Мәдрәсәләргә карасак, аларда да өмет юк иде. Иске мәдрәсәләр замана үтә-үтә искереп, хәрабә хәленә килгәннәр иде. Банилары әллә кайчан үлеп беткәнгә, мәдрәсәнең кирәгенә вакыфлар калдырмаганга, мәдрәсәләр, элгәре торырлык булса да, бара-тора, әүвәле тәрәзәләре гамәлдән чыгып, аннан соң ашханәләре яраксызланып, гомер үтә-үтә түшәмнәре, диварлары да бозылып, орырлыктан чыккан иде. Шуның өчен теләр-теләмәс бәгъзе мәдрәсәләр ябылган, бәгъзеләре ябылмаса да, мәдрәсәләрнең бер башында гына тора башлаганнар иде. Аңарга башка да, ул мәдрәсәләрнең дәресе ислях кылынмаганга күрә, ысулы тәгълим бик начар булганга, һәм аннан тәхсил күргән кешеләр бер нәрсәгә дә ярамаганга, ул мәдрәсәләргә керүчеләр көннәнкөн азаюда иде. Бәгъзе мәдрәсәләрдә егерменче гасыр башларында исляхфәлән дигән сүзне ишеткәләгән булсалар да, бу сүзләрне әйтүчеләр үзләре дә ислях ни дигән сүз, мәдрәсә ни дигән сүз икәнене белмәгән кешеләр булганга, әкать фонограф төсле, кешедән ишеткәнне генә сөйләгәнгә, яисә шулай сөйләү модада булганга, «Менә, әйе, ислях кирәк, ахрысы, без ысулы җәдиткә инкяр кылмыймыз, голямаларны гына сүкмәскә кирәк», — дип сөйләнсәләр дә, берни дә чыкмаенча калган иде. Яңы байлар, җәмгыятьләр бу мәдрәсәләрне төзәтергә, ислях кылырга акча да таба алмыйлар һәм черегән фикерле голямаларга да сүз дә аңгарта алмыйлар иде. Алар һаман шул коруне вөста гадәтенчә китап күтәреп, «дәрескә кердем» дип йөрүне бик зурга саныйлар иде. Яңы кешеләр кыямәттән бигрәк гыйлем кирәклеген дә сөйләп, бер-берсен аңлаша алмаганга, икесе дә берсенә-берсе кул селтәгәннәр иде, шуның өчен голямалар аларны кяфер дип, тегеләр голямаларны дин кортлары, дин бетерүчеләр, дип йөриләр иде. Мәктәпләр әүвәлрәк, ысулы җәдит яңы чыкканда, шактый гына ачылган булса да, алар да әсассыз булганга, бани үлү берлән яисә мөгаллиме китү берлән, яисә хәзрәтнең сарыкларының бәрәннәре бу ел күбәю сәбәпле, абызтай бәрәннәрне шунда яптыра башлавы берлән беткән иде. Кызлар абызтайларда укып йөрсәләр дә, мәктәп исеме бирергә ярарлык кызлар мәктәпләре булганы да юк иде, беткәне дә юк иде. Шул сәбәптән бөтен Русиясендә бер-ике мәдрәсәгә башка һәм дә җәмгыятьләр идарәсендә укыла торган дүрт-биш мәктәпкә башка, укыр йерләр юк иде.
Хөкүмәт мәктәпләрендә тәхсил итүчеләр бик аз иде. Күбесе иске тәгассыбларындин котыла алмаган иде, бәгъзеләр [балаларын] укытырга теләсәләр дә, акча юк иде. Шуның өчен русча уку интеллигентныйларга гына махсус иде. Алар да берәмләп яисә унлап кына саналганга, укучылар шул саннарыннан күп узмыйлар иде. Егерменче гасырның яртылары йетте.
Болгарлар һаман акрын гына, кая барганнарын белмәенчә генә, ни эшләгәннәрен дә уйламаенча гына инкыйраз юлы берлән баралар иде.
Мәктәпнең иң күбесе булган авыл халкы, бәгъзесе йер йетмәүдән, бәгъзесе йер йетсә дә, шәһәрләрдә торырга кызыгудан, төрлесе-төрле якка бәхет эзләргә таралганнар иде һәм көннән-көн таралуда иделәр. Бунлар, билгеле, әүвәлдә кара эштән башлап миллионщик булачаклар иде, шуның өчен һәммәсенең дә башта ук миллионнар берлән эш башларга әлегә акча булмаганга, заводларда аена сигез тәнкәгә эшләп, шул миллионнарны җыярга башлыйлар иде.
Мондый йерләрдә; бердән, һавасы булмаганга, икенчедән, сигез сумга җәмәгатьне тәрбия кылу икмәк берлән судан артмаганга, боларның миллионщик булуы һаман артка кала барса да, сәламәтлекләре көннән-көн кимеп, ахырыннан вакытлы-вакытсыз бер эшкә ярамый торган картлар яисә үзләрен дә тәрбия кыла алмый торган гарипләр булып калалар иде. Бундый йерләрдә шундый киләчәктәге миллионщиклар бик күп булганга һәм фатирлар-фәләннәр дә бергә булганга, андый җәмгыятьле йерләрдә таралуы табигый булган фахеш болар арасында бик тәрәкъкый итүдә иде. Бу фахешнең таралуы һәммә рәзаләтнең башы булып, әхлакның бөтенләй югалуына сәбәп булдыгы кебек, мондый баракларда фаҗигалар да бик күп булуына башчы була иде. Алар берлән генә дә калмаенча, фахеш бәласе булган йогышлы чирләр дә — сифилис (җәзам) таралып, ул кешеләрдән балаларына, арындашләренә, ашташларына җәелеп, һәм дә, авылларга кунакка кайтканда авыл халыклары арасында да «бүләк»ләр калдырып, бөтен милләтне сифилискә вә башка йогышлы чирләргә ияртеп бетерәләр иде. Вакытында докторларга мөрәҗәгать кылынса, аларның киңәшләре берлән дарулансалар, әлки бу авырулар да ул дәрәҗә бөтен халыкка җәелмәс иде. Бердән, окторларымыз юклыктан, икенче, даруларымыз юклыктан, өченче, акча юклыктан, дүртенчедән, тыйбка ышанмавымыздан, һич аларга каршы чарасы каралмаенча, «Алла сакласа, берни булмас әле» сүзләре берлән генә торалар иде. Һәм көннән-көн инкыйраз орлыгын чәчә баралар иде.
Моңарга башка да, әүвәлләре киң һавада, тамак туйдырып, күп ит ашарга өйрәнгән бер халык булып, бердән һавасыз бүлмәләрдә ит урынына каткан икмәкләргә керешкәнгә, табигатьләре күтәрә алмаенча чахотка, катар, белмим, агы ни кеби авырулар берлән мөбтәляләнеп көннән-көн үлүнең гадәде күбәюдә иде.
Бер яктан җәмәгать тәрбия кылырга йетәрлек эш эшләү бик авыр булганга, икенче яктан, кирәк вакытта хайванлык өчен хатыннар табу бик йеңел булганга, өйләнү, кияүгә бару бик сирәкләнгән иде. Гомере буенча өйләнмәенчә сакалы агарган картлар, һәм дә, кияүгә китмәенчә, керче, ашчы, егүче яисә бөтенләй сатучы булып гомер үткәргән карчыклар, һәм дә шуларның юлы берлән бара торган хатыннар, шулар юлы берлән барырга сабак алып килә торган кызлар, егетләрнең исәбехисабы юк иде. Бу эшнең бик күбәюенә никях-талак мәсьәләләренә кирәге кадәр әһәмият бирелмәдеге, ларга бер уенчык кына иттереп каралдыгы да бик зур сәбәп булган иде.

- Parts
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 01
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 02
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 03
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 04
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 05
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 06
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 07
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 08
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 09
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 10
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 11