- Read the next literature work for 10th Grade
- И Күңел, Бил Баглама...
🕙 29-minute read
Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 10
Total number of words is 3819
Total number of unique words is 2118
28.9 of words are in the 2000 most common words
41.0 of words are in the 5000 most common words
49.2 of words are in the 8000 most common words
Бер урыс хатыны өендә туңып яшәп, мин кыш урталарында куәтле бронхит эләктердем. Оренбург докторларының кулына төштем. Никадәр дәва алсам да, ронхитым үтмәде. Бу вакытта мин «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дигән әсәремне Петербургка цензурага җибәрдем. Әмма цензураның мондый әсәрне басарга ярдәм итмәячәгенә ышандым. [Хыялымда] мәдрәсәдә каникуллар башланыр башланмас хезмәтем өчен алган акчага Петербургка барып, цензор Смирновны үзем күреп, әсәремне басарга мөмкинлек бирүем сорарга, ул да бер кире урысчы булганга, каршы киләчәк тә, мин, куркытып, янымда китергән револьвер белән эш итәчәкмен. Һәм шундый ныклык, цензорга
каршы гамәли бер протест буларак, башка цензорларны куркытачак һәм рус булмаган халыкларда мөселманнарга карата бу анти культура хәрәкәтенә каршы бер гайрәт уяндырачак. Цензор үлсә дә, мине дә үлемгә хөкем итсәләр дә, шулай да милли хөкемебез таза дошманга каршы нигездә хаста килеш үлемгә хөкем ителгән берсен корбан итүе белән отышта калачак иде»...
«Мәдрәсә каникулында мин алтынчы Шакир Рәмиевләргә кымызга һәм балаларын яз көннәрендә укытырга чакырылдым. Кымыз хасталыгымны сыпырып түкте... [Петербургка бармадым], цензор сау-сәламәт калды һәм мин да катил булудан котылдым».
Г. Исхакый «Тәрҗемәи хәлем»дә «Ике йөз елдан сон инкыйраз» китабы басылып чыгып, кулына алгач булган халәтен, фикерләрен болан тасвирлый:
«Әмма рус цензоры әсәрнең өчтән икесен кисте вә калган өлешендә дә фикерләрне [укучы аңламаслык итеп] үзгәртте, кисте. Әсәремнең цензордан бу хәлдә кайтуына шулкадәр ачуым килде, әсәремне бу хәлгә калдырган җанвар цензорны хәтта Петербургка барып үтерү фикеренә килдем һәм бу фикерне гамәлгә ашыру хәстәренә керештем. Бәрәкәт бирсен ки, мохитым моңа киртә булды. Китап шулай ярым-ямалак хәлендә басылды һәм шулай булса да гадәттән тыш игътибар казанды»... «Яртысын кызыл кара белән тәмам сызылган хәлдә дә китапның укучыга тәэсире гадәттән тыш зур булды, китап берничә айда Идел буеның бөтен шәһәрләрендә, авылларында күз яшьләре белән укылды. Рус-Япон сугышында рус гаскәренең җиңелүе бөтен мәмләкәттә зур дулкынлану тудырган кебек, китап Идел-Урал өлкәсендә милли хокукларыбызның азмы-күпме танытуына өметләр уятты»... «Мин бу әсәремне тулы көенче Аурупада, я Мисырда бастыру фикеренә килдем. Үкенечкә каршы, оңа ирешеп булмады. Рус жандармнары өемдә тентү ясаганда бу әсәремнең бозылмаган нөсхәсен алып киттеләр. Һәм шунда әсәр югалды да калды»... «Ике йөз елдан соң инкыйраз» — иҗатымның беренче дәверендә бөтен күңелемне биләп торган милләтне кайгырту теләкләремнең, уйларымның йомгагыдыр».
«Инкыйраз»ның шул тунап, өзеп алынган кисәкләренең кайберләренең Петербургтагы элекке Вакытлы матбугатның Үзәк комитеты ягыш цензура архивыннан (50 ф., 1 тасв., 150 эш) академик Миркасыйм Госманов табып алып кайтты. Ул үзе тапкан материалларны һәм алар хакында тәфсилле аңлатмаларны бастырып чыгарды (Гаяз Исхакый: «Ике йөз елдан соң инкыйраз» һәм патша цензурасы. — Казан утлары. 1996, 10 сан). «Иңен 22, буен 35,5 см. тәшкил иткән зур форматлы җиде кәгазьнең ике ягын да вак-вак хәрефләр белән «шыплап тутырган» текст». Шул кәгазьләрдән галим басылып чыккан повестьта 27 урында күп нокталар белән тәгаенләнгән өзекләрнең 11ен ачыклый алган.
Повестьның басылып чыгуы турында беренче булып «Тәрҗеман» гәзитәсе
«бик гүзәл бер китап» дип хәбәр итә (1904. 14 сент.). Н. И. Ашмарин үзенең
«Несколько слов о современной литературе» исемле мәкаләсендә «Инкьйраз»га зур урын бирсә дә, «соңгы вакытта басылган әсәрләрдән Г. Исхакыйның «Ике йөз елдан сон инкыйраз» исемле китабы игътибарга лаек» дип әйтүдән узмый, мәкаләдә һичнинди тәнкыйть юк. Аның каравы мәкалә авторы бик җентекләп повестьның эчтәлеген сөйли. Димәк, әсәр чыккач ук, аның эчтәлеге белән рус укучысы да таныша алган (Журнал министерства народного образованяя. 1905. 9 сан).
«Әлгасрелҗәдит» журналында Насретдин Хуҗаның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәре хакында» дигән мәкаләсендә нигездә эчтәлек сөйләнә. Автор мәкаләне «лисаны пәк ачыдыр , ләкин пәк тәэсирледер… дигмагтан башлап та җөмлә әгъзаларә хәтле кальбнең иң нечкә йерләренә кадәр тәэсир итәр»
тәмамлый.
«Инкыйраз» турында беренче тикшерү 1911 елда басылып чыга (Г.Газиз
«Ике йөз елдан соң инкыйраз», Гаяз Исхаков әсәре — Китапта “Олуг кешеләр һәм аларның әсәрләре, Казан). Г. Гобәйдуллин бу әсәрне “иҗтимагый – хыялый роман” дип атый. Ул повестьта әхлакка зур урын бирелүенә игътибар итеп:
«әхлакка зур әһәмият бирүе — бу әсәргә Толстойның тәэсире булуы тугрысында бераз уйга сала” — ди. Әсәрнең авторы турында «Төптән тормышны кузгатачак реформалар тарафдары, хак мөхәррир булачагы күренә”, — дип белдерә.
«Аның һичбер әйткән нәрсәсе юк ки, хисемезгә сукмасын... Аның тасвирлары безне шаккатырып калдыралар. Ни әйтергә дә белдермиләр. Әле үткәнемезне сүктерәләр, әле бөтенләй өметемезне өздерәләр дә бер хиссез калдыралар; йә киләчәккә өметне уяңдыралар да көрәшкә өндиләр.Тормышымызны язуда ул һичнәрсәдән курыкмый, сүзне дә ул үлчәп тормый, укучыларны уятырга тырыша... Ул каты җөмләләрдән курыкмый, чөнки аның жиңел каны безне бишеккә салып тирбәтәсе, йоклатасы килми, әмма йоклаганда кабыргамызга төртәсе килә” .
Шулай да Г. Гобәйдуллин «Инкыйраз»иың кыйммәтен «чын әдәби»
җәһәтендә күрә: «Аның шигыре вәзенле булмаса да, эчтәге «вәзене» бик матурдыр... Шулай итеп, «Инкыйраз» фикер җәһәтеннән бераз искергән булса да, асвир, чын әдәби җәһәтеннән мәңгелек бер әсәрдер, — ди.
Җамал Вәли ди исә, киресенчә, «Инкыйраз» турында: «Ике йөз елдан соң инкыйраз» җитди бер әсәр. Ләкин Гаяз әфәнде монда да шагыйрь. Дөрес, монда сурәткә карагайда фикер галиб», — дип белдерә, «...дәрт һәм һәяҗан белән язылганлыктан, аның һәр сәтырында диярлек кальбне тетрәтә торган бер яткынлы куәт сизелә»,— ди. Автор мәкаләсен түбәндәгечә тәмамлый: «Инкыйраз» миңа гаять мөәссир бер фаҗига тәэсирен бирә. Мин һичбер драма укып яки тамаша итеп, «Инкыйраз»дан алган тәэснрне ала алмыйм. Шулай булмаска мөмкин дә түгел шул, монда бит коры бер Җәгъфәр агайны коры бер таш басып үтерми, әлки милләтне бөтен шан вә гыйззәте илә үзенең иске манарасы басып үтерә».
(Гаяз әфәнде. — Вакыт. 1913. 5 март) .
Чит илләрдә Г Исхакый белән аралашып яшәгән профессор Рәшит Арат
(Рәхмәтуллин Габдерәшит Гыйсмәтулла улы, тюрколог, 1900—1964) бер кулъязмасында болай ди: «Кап-караңгы бер төн уртасында яки караңгы урман эчендә барганда кинәт кенә бер яшем җебе ялгырап китсә, шунда торучы нинди тәэсир астында калган булыр иде! Дөньядан кайгысыз, һәр жире җитешкән бер кеше эштән соң ял итәргә ятып, йоклар-йокламас торган вакытында берәү кереп: «Пожар!» дип кычкырса, нинди халәттә калыр иде? Бик күп сөйләнгән сүзләр һәм күп кенязылган фикерләрдән аңлашылдыгына күрә, «Ике йөз елдан соң инкыйраз» да татар тормышында шундый бер эз калдырды».
Алда әйтеп үткәнебезчә, соңгы вакытта Г. Исхакыйның бу повестена әтрафлы рецензия академик Миркасыйм Госманов тарафыннан язылды. Галим цензура архивында табылган материалларны файдаланып һәм китапны нечкәләп өйрәнеп, моңа кадәр язылып килгән кайбер фаразларны кире кага һәм Г. Исхакый бу повестенда, шул исәптән әлегә табылмаган кисәкләрендә дә, атарның инкыйразы, юкка чыгу сәбәпләре арасында милли-колониаль изү, өчләп чукындыру кебек проблемаларны күрсәтмәгән, дигән нәтиҗә чыгара:
«Җыеп әйткәндә, басылган «Инкыйраз»да колониализмга, рус хакимиятенә турыдан-туры каршы мотивларның булмавы цензор ихтыярына гына бәйле түгел икән. Минемчә, мондый күренешнең сәбәбен, дөресрәге сәбәпләрен, Г.
Исхакыйның гомум иҗатыннан, бигрәк тә соңгы чор иҗтимагый-сәяси эшчәнлегеннән эзләргә ярамый. Бәлки аларны әле формалашып бетмәгән яшь әдипнең дөньяга карашыннан табарга кирәк». Цензор Смирнов әсәрдән нинди юлларны, фикерләрне сызган соң? Мәкаләдә бу сорауга һәрьяклап нигезләнгән җавап бар.
Г. Исхакыйның «Инкыйраз»ы аның тормыш һәм иҗат программасы. Әсәр басылганнан соң 50 ел гомеренең 35 елын чит илләрдә яшәргә мәҗбүр булса да, схакый шул куйган программасына, идеалларына тугрылыклы булып кала, омере буе милләтнең киләчәге турында кайгыртып яши. Повесть шулай ук безнең классик язучыларыбызга, галимнәребезгә дә ижатларында кыйбланы күрсәтүче бер маяк ролен үти.
Г. Тукай бодай ди: «Гаяз әфәнденең «Инкмйраз»ы кеби сәтырына алтын белән тегелеп язылган гали әсәрләрнең... һәр шәһәр татарының өстәлендә, һәр авыл мужигының пич башында берәр данә булып торулары лязем во хәтта фарыз». (Г. Тукай. - Мәктәптә милли әдәбият дәресләре. Казан, 1911, 2 бит.)
«Ике йөз елдан соң инкыйраз» повестеның китаптагы варианты 1990 елда
«Казан утлары»ның 2, 3 саннарында басылып чыкты (И. Нуруллин белән И.
Сәйфуллин әзерләгән).
Бу томда укучыларга тәгьдим ителгән текстта цензура архивыннан кайткан өзекләр М. Госманов күрсәткән урыннарда үзгә (курсив) хәрефләр белен бирелә.
Төрле битләрдә очрый торган квадрат җәя эченә алынган күп нокталар текстның цензор тарафыннан кыскартылган (әмма әлеге табылмаган) булуын аңлаталар.
«Вә ин хифтем илля тәгъдилү», «Мөсәннә вә сөлесан вә робгы»—
Коръәннең 4 нче—«Ниса» («Хатыннар») сүрәсе, 3 нче аятенең бер өлеше. Аятнең мәгънәсе: «Сез үзегезгә ошаган хатыннарга ике, өч, дүрт никях кылыгыз. Әгәр аларга тигез карый алмам дип курыксагыз — бергә генә».
Курчак туе — унтугызынчы гасыр башларында кайбер татар байлары курчакны курчакка өйләндереп күңел ачу мәҗлесләре оештырганнар.
«Инкыйраз»ның шушы курчак туе хакындагы өлешен әдәбият кичәләрендә сәхнәдән дә укыганнар.
Матбугатта Казандагы бер әдәбият кичәсе турындагы мәкаләдә: «Сәгыйть әфәнде «Курчак туе»ны укымыш... «Корбан бәйрәме»н («Корбан гаете»н—Л. Г.)
Гаяз укымыш... «Курчак туе»... бик гүзәл чыкмыштыр», диелә. (Әдәбият кичәсе.—
Вакыт. 1907. 1 апр.).
Вак салу -— вак тәмәкене тел астына салу (татар муллаларына Бохарадан кертелгән гадәт)
Сенат — элекке Россияле югары хөкем-суд инстанциясе сыйфатында шикаятьләрне карый торган һәм дәүләт аппаратына «күзәтчелек итә торган хөкүмәт органы.
Анатули —Төркиянең Азия өлеше.
«Сәйфелмөлек» —XV гасыр ахыры һәм XVI гасыр башы шагыйре Мөҗлиси әсәре, татарлар арасында ин популяр әсәрләрнең берсе булган.
«Йосыф китаб»— мәшһүр болгар-татар шагыйре Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәре (XIII йөз).
«Тый-сөн-тә, тый-сөн-тә» дип сайрап торучы балалар... шәкертлер- нең дәрестә гарәп әлифбасындагы «каты» т, «йомшак» с һәм «йомшак» т авазларын кабатлау-ятлауларына ишарә.
Нух заманыннан калган... — дини ривайәт буенча, дөньяны су басканда Нух пәйгамбәр, Алла ярдәмендә, гаиләсе белән көймәдә исән кала, кешеләрнең туфаннан соңгы яңа буыны аңардан башланган. «Нух заманымнан калган» дигән гыйбарә халыкта «бик борынгы, күптәнге, иске» дигән мәгънәдә йөри.
«Тәрҗеман»— Кырымда, Бахчасарайда Исмәгыйль Гаспралы тарафыннан чыгарылган беренче төрки-татарча гәзитә. 1905 елга кадәр гомумтөрки Һәм рус теллерендә, аннан соң гомумтөрки телендә чыга (апр. 1883—1918).
... үз милләтеннән үзләре качкан «татарлар» иде — Рус мәктәпләрендә белем алып чыккан интеллигентларның, мирзаларның милли хәрәкәттән ерак торуларын тәнкыйтьләп, рус мәктәпләрендә алган белемнәре белән үз милләтенә хезмәт итәргә чакырып, Г. Исхакый киләчәктә махсус мәкаләләр язачак. («Хөррият хәрәкәтендә безнең татарлар кай якта?». Таң йолдызы.
1906. 26 июль; «Мирзаларымыз» - Ил. 1914, 18 июнь. Һ. б.). Соңырак мирзалар проблемасына яңадан әйләнеп кайтып, Г. Исхакый «Көз» повестен яза (Берлин, ).
«Фәзаилешшөһүр» «Айларның хасиятләре»; дини - әхлакый хикәяләрдан торган китап. Авторы —Җамалетдин Бикташи (?—1873). Беренче тапкыр
1854 елда Казан университеты типографиясендә басылып чыга, 1856, 1874, елларда кабаттан басыла. Китап Нәҗип Исмәгыйлев эшкәртүендә Казанда «Иман» мәркәзе нәшриятында 1994 елда кабат дөнья күрде
.
...фәкыйрьләрне тәрбия кылыр өчен җәмгыятьләр ачтылар. Аларга акча күбәйтер өчен әдәбият ахшамнары, театрлар уйный башладылар.—
Казандагы җәмгыяте хәйрия (рәисе Заһид Шамил) файдасына рус театрында махсус татар тамашачысы өчен беренче театр кичәсе 1901 елнын 27
гыйнварында ук үткәрелә. Сәхиндә А. Островскийнмн «Бүреләр һәм сарыклар» комедиясе белән Шмитгофның «Сихерле вальс» водевиле уйнала
(Һ. Мәхмүтов. Татар театрының барлыкка килүе. Китапта: Октябрьга кадәрге татар театры .Казан, 1988, 28 б.).
Казаннан Оренбургка,Оренбургтан Троиски, Орски, Самара. Әстерхан вә башка мөселман шәһәрләренә йөри торган театр компаниясе дә вөҗүдкә чыкты. —язучының 1902 елда ук киләчәккә фараз рәвешендә әйтелгән бу сүзләре
1906- 07 елларда тормышка аша. Татар театрының рәсми рәвештә дөньяга чыгуы Г.Исхакыйның «Өч хатын белән тормыш» (Уфа, 1906. 21 апрель) спектакленнән башланып, «Сәйяр», «Нур», «Ширкәт» профессиональ труппалары шул ук һәм башка бик күп спектакльләрне Петербург, Мәскәү, Идел буе, Урал, Урта Азия һ. б.
төбәкләрдә күрсәтеп йөри.
Ниһаятендә, гәзитә сорый башладылар — 1894- 95 елларда Казан Татар укытучылар мәктәбе инспекторы Ш. Әхмәрев, Матбугат эшләре буенча баш идарәгә ике тапкыр мөрәҗәгать итеп, «Казан» гәзитен чыгарырга рөхсәт сорый. Үтенече кире кагыла. Эчке эшләр министрлыгына, Казан губернаторына, Матбугат эшләре буенча Баш идарәгә, С.-Петербургның цензура Комитетына, туган телләрендә вакытлы матбугат басмалары ачарга сорап, татарлардан дистәләгән үтенеч кәгазьләре юллана. Үтенечләр кире кагыла. 1903 елда Һ. Максуди белән И. Терегулов татар һәм рус телләрендә
«Йолдыз» гәзите ачарга омтылыш ясыйлар. Алар 1904 елда Баш идарә алдында «Казан» гәзите чыгару мәсьәләсен дә кузгаталар. Чиновниклар өстәлендә «Әлгасрел-җәдит» журналын чыгару турындагы үтенеч тә ята.
Казан губернаторы бер рәсми документта менә болай дип белдергән:
«Русиядә татар мәдәниятенең, һәм инде бигрәк тә мөселман мәдәниятенең юклыгын һәм булырга да тиеш түгеллеген урыс хөкүмәте ачыктан-ачык белдерергә тиеш».
(Равил Әмирхан.— Революциягә кадәрге милли матбугатымыз.— Татарстан.
1997, 10 сан).
Алат юлыннан килгән...— Алат юлы — Казан ханлыгы чорында Казан шәһәреннән хәзерге Биекгау районына кергән Алат авылы аша төньякка таба үтә торган юл. Бу урында: «авылдан килгән» дип аңларга мөмкин.
Казанда «Кабан» исемендә... гәзитә — Г. Исхакый хыялланып көткән беренче татар гәзитәсе — «Казан мөхбире» исемендә 1905 елның 29 октябрендә чыга башлый.
Озак үтмәде, шуннан әллә кайдан бер шәкерт чыкты да «агай-энене»
бик көлеп яза башлады.— Г. Исхакыйның бу фаразы Уральскида Г. Тукай чыгарган «Уклар» журналына туры килә (июнь 1906 —ноябрь 1906, барлыгы
6 сан чыккан).
«Игенче вә һөнәр» — хыялый гәзите.
Тел мәсьәләсе берлән дә бөтен дөньянны тутырганнар иде. —язучының бу фаразы 1905 елда ук тормышка аша башлый.
1905 елның 2(15) сентябрендә С-Петербургта тагар телендә беренче гәзитә
«Нур» чыга башлый. Гәзитәнең мөхәррире Гатаулла Баязитов «Нур»ньгң беренче санында ук укучыларына: «Нинди телдә языйк?» дип мөрәҗәгать итә. «Тел»
ярышына чакыра. Нәрсә ул әдәби тел? Милли гәзитәләрне, китапларны ничек язарга:
гарәп, фарсы сүзләрен катыштырган иске татар телендәме, әллә җәдитчә—госманлы төрекләр сөйләгәнчәме яки гавам телендәме?—кебек сораулар куя. «Тел бәхәсе»нә катнашкан кешеләр арасында Г. Исхакыйның җавабы аерылып тора. Берәүләр татарның әдәби теле итеп иске татар телен алырга, икенчеләре Русиядәге бөтен төрки халыклар аңлый торган тел табарга кирәк дисәләр, Г. Исхакый: «Һәр халык үз сөйләм телендә язарга тиеш»,—ди. Ул әдәби тел, гавам теле дип бүлеп карауга каршы чыга.
«Әдәби тел»не—үз телемез, димен. Үземез сөйли торган телдә язарга тиеш, димен.
Һәм язамын. Минем мәсләкемдә язылган китаплар һәрвакыт халык арасында күп таралып, күп укылачак вә халыкка күп файда китерәчәктер». (Г. Исхакый.— Тел.—
Нур. 1905, 8 нче сан).
«Тел бәхәсе» 1910—11 елларда «Шура» журналында да дәвам итә һәм бу бәхәсләрдә җитмешләп кеше катнаша.
Гариф Минкин — унтугызынчы гасырның ахырларында татар музыкасын фонографта язу белән шөгыльләнгән шәхес. Аның турында композитор Солтан Габәшинең истәлеге мәгълүм: «Безнең белгәннәрдән 1905 нче елга кадәр музыка мастеры Гариф Минкин татар музыкасы дөньясында эшләп килгән. Музыка уйнау яки җырлау гына түгел, бәлки аны тыңлау да хәрам һәм иң зур гөнаһ дип шаулап йөргән бер заманда бу кеше музыка ящикләре өчен калайдан көйләр кисеп тараткан һәм шул юл белән татар музыкасының машинада гына булса да саклануына хезмәт иткән. Аннан соң Гариф Минкинда өйрәнчек булып хезмәт иткән Гыйләҗетдин Сәйфуллин аның урынын тоткан, бу кеше дә үз эшендә бик зур роль уйнаган.
Без белә башлаган заманда кайсы гына шәһәргә барсак та, татарлар арасында музыка ящигы белән өстенә «мастер Гыйләҗетдин Сәйфуллин» дип язылган тәлинкәләрне очратырга була иде. (Габәши.— Татар сәхнәсендә музыка.—Китапта: Татар театры». Казан. 1926 ел, 102— 103 66.)
«Сакмар суы», «Тәфкилев», «Әллүки» — борынгы татар халык көйләре.
«Казан алган көй»—«Казан көе», «Кала алынган көй» дигән исемнәр белән дә йөргән татар көе.
Махсус әдәбиятта бу көйне «Казан бәете» исемле бәет белән бәйлиләр.
Г. Рәхим, мәсәлән, бәетләр бер вакыйгага махсус көй белән чыгарылып, акыйга онытылгач, җырга әйләнеп китәләр, ди (Халык әдәбиятымызга бер караш. Казан. 1915, 74 6.). К. Насыйри, бу бәет «Кадимнән ишетелә килгән, зыла килгәндер»,—дип яза. («Каюм Насыйрының моңарчы басылмаган әсәрләре». Казан. 1925, 14 б.) «Казаң бәете» көен 1897 елда Уфа губернасы Бәләбәй өязе Курчеево авылында Н. Ф. Катанов та ишеткән. «Казанның руслар тарафыннан алынуы турындагы җырның көен миңа керәшен татарлары—
берсе скрипкәдә, икенчесе гөсләдә уйнады. Ә сүзләрен беркем дә белми иде».
( Исторические песни казанских татар. Казань, 1899, 5 б.) А. Юпочарев:
«Казан көе» хакында: «XIX гасыр урталарына карый торган иске көй; «ПортАртур» дигән өстәмә исеме дә бар; «Порт-Артур» буларак башкарылганда
1904— 1905 еллардагы рус-япон сугышы белән бәйле рәвештә үз текстына җырлана,—ди һәм көйнең сүзләрен бирә:
Казанга туп аталар,
К(е)репостьне ваталар, аршы килгән дошманнарга Тау башыннан аталар.
Кышкар мәдрәсәсе шәкерте Гасыйм Лотфи мәдрәсәдә «күңел ачу»
кичәләрен тасвирлаганда бер сабакташы турында: «Ул, гадәттә, «Казан алынган көй»гә бии:
Балалар, балалар, таш каланы алалар, ергәнегез керегез, чыкканыгыз чыгыгыз, —
дип салмак кына җырлап, ун пар йодрык барабан кага башлагач, Мансурыбыз ике бөеренә таянып, башын кырынайтып мәйдан тирәли йөзеп китә»,—дип яза (Мәдрәсәдә китап киштәсе. Казан, 1992, 164 б.).
Галим Җәмил Зәйнуллин «Казан алынган көй»нең «Фаҗигаи Казан» дип исемләнгән вариантын (сүзләре белән бергә) Татарстанның Чирмешен районының Иске Кади авылында язып алган. Анда шундьш юллар бар:
Моннан дүрт йөз еллар әүвәл нинди заманнар бар иде —
Ятка хезмәт итми идек, үз ханыбыз бар иде.
Дошман дигән бәдбәхетнең җирләре бик тар иде, ашкаларның кенәзенә безнең татар хан иде.
(Хан кызы.— Казан. 1994, 58 б.). Әсәрнең «Ханымнар, калкыгыз!» исемле вариантын фольклорчы галим Риф Мөхәммәтҗанов «Шәһри Казан»
гәзитәсендә бастырып чыгарды.
Башмак—уртада Мөхәммәд пәйгамбәрнең алты башмагы һәм кырыйда аның хасиятләре язылган шәмаил. Кырыенда шулай ук пәйгамбәрнең 500
сәхабәсенең исемләре дә тезелгән. Беренче басмасы 1878 елда Казан университеты типографиясендә чыккан, икенчесе 1901 елда Казанда, борадәр Кәримовлар типографиясендә дөнья күргән.
«Гасаи мөбарәк» («Хөрмәтле таяк»)— Алла тарафыннан Муса пәй-.
гамбәргә бирелгән тылсымлы таяк сурәте ясалган һәм текст язылган шәмаил.
«Комган» — нечкә билле кувшин рәвешендәрәк ясалган, уртасына нинди дә булса сүзләр язылган шәмаил; мәсәлән: «Йа хафиз!» («Сакла!») сүзе.
Гәзитәләремез бетте. Иң әүвәл илле сәнә дәвам иткәннән соң «Тәрҗеман» гәзитәсе беткән иде—«Тәрҗеман» гәзитәсе барлыгы 35 ел дәвамында чыга. Гәзитә 1918 елда совет хөкүмәтенең мәгълүм декреты белән чыгудан туктый.
Исмәгыйль бәк хакында китаплар, рәсемнәр, тәрҗемәи хәлләр болгарлар арасында кулдан-кулга гына йөрсә дә...— Исмәгыйль Мостафа улы Гаспралы (1851—1914)—җәмәгать эшлеклесе, педагог, нашир һәм әдип.
1908—1914 еллар арасында «Гасыр» һәм «Васыйтә» нәшриятлары тарафыннан күренекле татар әдипләре, мәдәният әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләренең (мәсәлән, Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Камал, Һ. Атласый, Һ.
Максуди һ. б.) фоторәсемнәре «ачык хат» (открытка) рәвешендә киң тарала.
И. Гаспралының рәсемнәре исә, гәзит-журналлардагы күпсанлы репродукцияләрдән тыш, ике-өч мәртәбә шулай аерым басыла.
«Кабан», «Хәзәр» гәзитләре—автор хыялы белән чыгачак имеш дигән гәзитләргә бирелгән исем. Кабан Казан шәһәренә ишарә итсә, Хәзәр—Каспий диңгезенең төркичә борынгы исеме иде. (Хәзер әзәрбәйҗан телендә сакланган.)
Яңгыздан—бу сүзне «яңадан» дип тә укырга мөмкин.
Дукуталар—сүз шартлы рәвештә укыла.
«Болгар», «Сату»—хыялый гәзит-журналлар.
Кырымда калынучылар да—моннан соң «аз булып» кебегрәк бер-ике сүз язылмый калганга охшый.
Әдип кулына тоткан бер китапта тезмәләгән—соңгы ике сүз шартлырак рәвештә укыла.
...үзләрен яздырмас өчен сугышкан, тәхрире нөфустә 15 милиун халкы...—узган гасырда Русиядә гомум җан санын алган чакта, кайбер төбәкләрдәге татарларның, моны чукындыру максаты белән башкарылган бер чара дип исәпләп, теземгә алынудан баш тартуларына («без татар түгел, без—
мөселман», яисә «без—болгар» дип раслауларына ишарә).
Һәм болгарларның ачык тарихына бик куп әсәрләрен...—моннан соң
«нәрсәләр язды» дигән ике сүз артык язылган (дөресрәге сызылмыйча калган)—җөмләнең ахырына карагыз.
... болгар белик (кәлим)—сөйләүче, әңгәмәдәш; ике сүздән «автор» яисә
«оратор» дигән мәгънә чыгарырга теләгән төсле.
Хаслы—автографта «часлы» рәвешендә ялгыш язылган.
... шатланалар иде—сүз «иб» (әлиф + йай + ба) рәвешендә ялгышрак язылган.
Печән базары мәчете —сәүдәгәр Гобәйдулла бине Мөхәммәдрәхим бине Юныс бине Ишбулат бине Ишморат әл Казани (Юнысов) акчасына 1845
елда архитектор А. И. Песке тарафыннан төзелгән; «Печән базарының баш мәчете», «Юнысов мәчете» дип тә йөртелгән. Берничә тапкыр реставрацияләнгән (1849, 1900, 1930 еллар). Соңгы тапкыр 1989 елда архитектор Р. В. Билялов тарафыннан реставрацияләнә. Хәзер Нурулла мәчете дип йөртелә (Хәзерге Киров урамы, 74).
Бу көн икенче октябрь булганга—2 нче (яңа стильдә 15) октябрь Иван Грозный гаскәрләренең Казанны алган көне.
Г. Исхакыйның Печән базары мәчете бинасының инде юкка чыккан болгарларның музее итеп үзгәртелүе, бу музейның ачылу көне рус гаскәрләренең Казанны яулап алу көне бәйрәменә туры килүе хакында әйткән сүзләрендә бик тирән мәгънә ята, киләчәккә фаразы, күрәзәлеге шәйләнә.
Апанаевлар мәдрәсәсе — шул исемдәге мәчет каршындагы мәдрәсә.
Апанаевлар мәсҗеде—«Апанаев», «Байлар» яки «Тау тишеге» мәчете дип йөртелгән; Апанаев мәчете Ибраһим Солтанаев (К. Насыйри буенча), куб бине Солтангали бине Надыр бине Биктә бине Бикә бине Нугайчык бине Котычык бине Турайчык (Ш. Мәрҗәни буенча) акчасына 1768 елда төзелгән;
1860, 1872, 1930 елларда реконструкцияләнгән. (Хәзерге К. Насыйри урамы, ).
Екатеринский — хәзерге Тукай урамының Татарстан урамыннан Пләтәнгә кадәр булган өлеше.
Борнаевлар мәсҗеде — сәүдәгәр Садыйк бине Корбангали бине Мортаза бине Исмәгыйль бине Йосыф бине Исәкәй бине Исәнкүл бине Борнагали әл-Бәрәскәви (Борнаев) акчасына 1872 елда төзелә. Соңгы тапкыр Р. В.
Билялов тарафыннан 1979 елда реконструкцияләнә (хәзерге Әхтәмов урамы, ).
Әҗемнәр мәсҗеде — 1887 елда сәүдәгәр Азимовлар салдырган мәчет.
1980 елда Р. В. Билялов тарафыннан реконструкцияләнгән (хәзерге Вахитов урамы, 1).
Мещанский урам — хәзерге Нариман урамы.
Зәңгәр мәсҗед—сәүдәгәр Әхмәт бине Исхак бине Гәид әл-Казанн (Ибн әз-Заман Тымытык) акчасына 1812 елда төзелә (хәзерге Нариман урамы, /19).
Субай мәсҗеде — бу мәчет турында әлегә мәгълүматлар табылмады.
Галиев мәдрәсәсе—«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе; Беренче бинасы Галимҗан Барудиның (Г. Галиевнең) атасы Мөхәммәтҗан тарафыннан 1882 елда салына. Төзүчесе исеменә нисбәт ителеп, мәдрәсә «Мөхәммәдия» исемен ала.
Нигезләүчесе, дамеллясы һәм мөдәррисе Галимҗан Мөхәммәдҗан улы Галиев
(Галимҗан Баруди, 1857—1921). Бу данлыклы мәдрәсә 1918 елга кадәр эшли
(Хәзерге Тукай урамы, 35).
Госманов мәсҗеде—кызыл мәчет дип тә йөртелгән. Сәүдәгәр Хаҗи Мөхәммәд Садыйк бине Сафа Галикәев һәм халык акчасына 1906 елда төзелгән; 1991 елда реставрацияләнгән (Хәзерге Гафури урамы, 67).
«Госмания» мәдрәсәсе — җитәкчесе Гариф хәзрәт. Бу уку йорты хәзерге Үзәк колхоз базары янындагы бинада урнашкан булган. Яңалыкка омтылган күп кенә шәкертләр укытучы Шәрифулла Әхмәревтән рус телен өйрәнгәннәр.
«Хәзәр идарә ханәсе» — хыялый оешма.
«Кафия»—китап исеме. Мәдрәсәләрдә дәреслек булып йөргән.
«Шәрхе мелла»—мәдрәсәләрдә гарәп грамматикасын тәмамлаганнан соң укыла торган дәреслек.
«Тәһзиб»—тулы исеме: «Тәһзиб өл мантыйк вә-л-кәлам—мантыйк һәм дини догматиканы өйрәтү); авторы Сәгьдетдин Тәфтәзәни (XIV гасыр).
«Сөлләмел гөлүм»—гадәттә «Сөлләм» дип кенә йөртелә (сөлләм—
баскыч дигән сүз); мантыйкның «Исагуҗи»дан соң икенче бүлеге; мәдрәсәләрдә дәреслек булып йөргән.
«Хикмәтелгайн» — китап исеме. Мәдрәсәләрдә дәреслек булып йөргән.
«Мохтәсар»—(мохтәсар — кыскача дигән сүз); мондый сүз белән башланып киткән китап исемнәре бик күп.
Хөсәеневләр—Оренбург сәүдәгәрләре бертуган Әхмәт Гали улы (1837—
1906), Мәхмүт Гали улы (1839—1912), Гани Гали улы (1840—1902)
Хөсәеневләр. Алар узган гасырның җитмешенче-сиксәненче елларыннан башлап Октябрь революциясенә кадәр Казан, Оренбург, Уфа, Самара губерналарында һәм башка шәһәрләрдә алтмышлап мәктәп һәм мәдрәсә салдырганнар һәм аларны матди яктан тәэмин итеп торганнар. Моннан тыш алар тарафыннан уку-укыту әсбаплары белән тәэмин ителгән уку йортлары да бик күп. (Мәдинә Рәхимкулова, Лирон Хәмидуллин.— «Хөсәения» мәдрәсәсе.
Китапта: Мәдрәсәләрдә китап киштәсе. Казан, 1992 ел).
Архивта Әхмәт бай Хөсәенев васыятьнамәсе саклана. Анда 26 мәчет каршындагы мәктәп-мәдрәсәләргә (документта «школа» диелгән) пособие биреп барырга диелә. Алар арасында Апанай мәктәбе, «Мөхәммәдия»
мәдрәсәсе каршындагы мәктәп, «Мәрҗани» мәхәлләсе мәктәбе, Яңа бистәнең
4, 5, 6 нче мәхәлләләре мәктәбе, Суконныйдагы җәмгыяте хәйрия мәктәбе, улай ук Казанбаш, Курса, Сулабаш, Оры, Борондык, Ишем, Күгәрчен,
Туктар, Симет, Чокай, Казаклар, Укмасый, Шәле, Күн һ. б. мәхәлләләр мәктәпләре бар. (ТМА, 420 ф., 1 тасв., 172 эш, 7 к.)
Г. Исхакыйның «Тәрҗемәи хәлем»дә түбәндәге юлларны укыйбыз:
«Хөсәения» мәдрәсәсенең коручысы һәм дә акчасына йөз илле шәкерт тәрбияләгән һәм укыткан Әхмәт бай Хөсәеневнең васыятьнамәсен раслау комиссиясенә әгъза булдым (әгъзалар—мәдрәсә мөдире Гайсә мирза Еникеев, ин мөгаллиме Габдерәшит карый һәм мин идем). Ул елда ярым миллион рублялык бу васыятьнамәне Оренбург җитәкчеләре алдында расладык. Бу эшләрдән шәхси мәнфәгатем (әгәр дә бу шәхси булса) үзем туган Яүширмә авылының мәктәп мөгаллименә елда йөз егерме лира хезмәт хакы һәм укучыларына бушлай дәрес китаплары бирүне васыятьнамәгә керттердем».
«Оренбургта яңы мәдрәсә» дип ачып.. .—Хөсәеневләр 1889 елда Оренбургта «Хөсәения» мәдрәсәсен салдыралар. Г. Исхакый 1902 елда Казанда Татар укытучылар мәктәбен тәмамлаганнан соң «Хөсәения»
мәдрәсәсенә укытырга чакырыла. «Тәрҗемәи хәлем»дә Г. Исхакый үзе болай ди: «Ул вакытта мин Оренбургтагы Хөсәения мәдрәсәсенә фән мөгаллиме буларак килгән идем. Мәдрәсәдә бер-ике атнадан соң дәресләр башланды һәм мөгаллимнәр дәресләрне үзләренә бүлеп алып, калганнарын миңа бирделәр.
Бөтен сыйныфларда хисал, һәндәсә, гомуми тарих, табигать, әдәбият дәресләре—һәммәсе миңа эләкте. Башка мөгаллимнәрнең дәресләре көн дә өч, ик күп булса, дүрт сәгать булса, һәм атнаның бер көне буш булса, миңа атнаның бөтен көннәренә алтышар сәгать дәрес туры килә һәм бөтен көннәрем иртәдән ахшамга кадәр мәдрәсәдә мәшгуль иде (өйләгә кадәр дүрт, өйләдән соң ике дәресем бар иде). Моннан башка атнаның ике көнендә нәүбәтче буларак, кичләрен дә мәдрәсәдә калмакта идем. Бу програм гына аз кеби, үвәлге мәдрәсәнең бер почмагына өелгән китапханәне тәртипкә салып кулыма алдым һәм югары сыйныф укучылары белән әдәбият институты ысулында эшли башладым».
Заманы өчен алдынгы дип саналган «Хөсәения» мәдрәсәсендәге укыту тәртибе, дәреслекләр, мөгаллимнәрнең белем дәрәҗәсе Г. Исхакыйны канәгатьләндерми. Әдип килгәндә мәдрәсә шәкерте булган Сәгыйть Рәмиев түбәндәгеләрне яза: «Шушы кадәр монтазам бер мәдрәсәмезне яратмыйча гаҗәпкә калган Гаяз әфәндегә без дә гаҗәпкә калдык... Теше-тырнагы белән тотынып, Гаяз әфәнде мәдрәсәмезне исляхка кереште: иң әүвәл мәдрәсәмезнең көтепханәсеннән тотынды. Шкаф-шкаф тулып яткан «китап»ларны идәнгә актарып ташладык та, араларыннан китап эзли башлады. «Хөснелмәшариб»,
«Атали галәл изһар», «Тәҗвиде Карабаш», «Әбнаи бәни бәшәр»
китапларыннан башка бер китап та таба алмагач: «Ни укыйсыз сез?»—диде.
«Ә?» дидек тә, башка сүз әйтә алмадык. «Әй, мескеннәр, кашки татар булып тумаган булсагызчы!»—диде дә, ул да башка сүз әйтә алмады. Тик шул китапларны рәте-рәте белән нумирладык та, яңадан шкафка салып бикләп, чкычын Гаяз әфәнде хәзрәткәме, әллә кемгә бирде дә куйды... Шуннан соң Гаяз әфәнде шәкертләрне укытырга башлап, әллә никадәр яңа фәннәр, әллә никадәр яңа китаплар укытты. Атнакич саен әдәбият ахшамнары ясап, әдрәсәгә әллә никадәр рух кергезде. Шәкертләрдә кешелек хисен уяндырды, арысының да мәхәббәтен үзенә җәлеп итте. (Сәгыйть Рәмиев, Габдрахман Хөсәенев.—Мөхәммөдгаяз әфәнде (кереш мәкалә). Китапта: Зиндан. Казан.
1907, 10 бит.)
«Тәрҗемәи хәлем»ә мөрәҗәгать итик: «1904—1905 нче уку елына мине
«Хөсәения» мәдрәсәсенә чакырмадылар. Минем мәдрәсәдәге укучыларны тәрбия ысулым сакланучан башка мөгаллимнәрне куркытты». С. Рәмиев, Г.
Хөсәенев: «Шәкертләрнең Гаяз әфәндене бик яратканыннан куркып, хәлфәләр Гаяз әфәндене алдагы елга мәдрәсәгә китертмәскә уйлый башладылар һәм төрле-төрле хәйләләр белән Гаяз әфәндене киләсе елга килмәскә ясадылар...

You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 11
- Parts
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 01
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 02
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 03
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 04
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 05
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 06
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 07
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 08
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 09
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 10
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 11