Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 04
Шуның өчен булган өйләнү дә, кияүгә бару да икесенең бергә торыр өчен кылган вәгъдәләре булмаенча, бертөрле мәҗүсилек гадәтләреннән генә иттерелгән бер эш төсле генә карала иде. Һәм дә фамилия тормышының дәвамына да сәбәп булмый иде. Никяхның, талакның бу төрлесен хәзер дә бетерү мөмкин түгел иде. Чөнки алар хәзер бөтенләй урынлашып бетеп, езнең генә арамызда милли гадәтләрдән саналган иде. Бу эшләрнең башлануы унтугызынчы гасырда гына булса да, ул гасырның голямасы, идарәи руханиясе моңарга әһәмият бирмәдекләреннән, бу эш, җәрәхәткә кунган микроб кебек, тиз гомердә бик күбәеп, бөтенләй канымызга кадәр кушылып киткән иде. Шул сәбәптән бала табу, бала тәрбия кылу бик сирәк иде. Чөнки андый балаларны табу да, аналарына, бердән, табу мәшәкате, икенчедән, әрбия кылу мәшәкате булачак булганга, ике мәшәкатьтән дә берьюлы котылыр өчен, тапмас өчен әллә нинди агулар эчәләр иде. Бу агулар күп вакытта үзләренә дә бик каты тәэсир кылып, шундый хатыннар арасында үлеп һәм гарип булып калуның исәбе-хисабы юк иде. Бәгъзе яшьрәкләре, үзенең йөкле булуын белми калганнары яисә эчкән дарулары файдалы булмаганнары тапкаласалар да, балаларның күбесе зәгыйфь туа иде. Һәм дә тагы да тәрбиягә җай булмагач, йә суларга ташлана яисә (үземездә андый йортлар салу хәрам булганга!) руслар тарафыннан ясалган йортларга ыргытылына иде. Шул эшләр сәбәпле көннән-көн үлүчеләрнең саны күп булса да, туучыларның гадәде кимүдә иде. Бу эшләр безнең инкыйразымызның сәбәбе идекен белгән кешеләр аз булмасалар да, алар да берни эшли алмыйлар иде. «Бетәмез» дип фәрьядлар язып халык арасында тараталар иде. Ләкин укымаган халыкка, кыган булса да шул дәрәҗә әхлаксызланган халыкка шундый рисаләләр берлән генә тәэсир итүнең һич имкяны юк иде. Тагы да тәэсирләнсәләр һәм мөхәррирләрнең сүзләренә ышансалар, нишләсеннәр?! Һәммәсе ташласын да китсеннәрмени! Кая китсен? Нишләсен? Ни берлән тамак туйдырсын? Икенче заводка китсенме? Әллә тагы бер-бер шәһәргә дворник булып керсенме? Әллә бер рус авылына хезмәтче, көтүче булсынмы?! Болай итсә ни чыгар соң?! Шул үлүләр, шул авырулар, шул изелүләр бетәрме? Һәйһат!! Һәйһат!
Унтугызынчы гасырда күз яшьләре берлән еглый-еглый әйткән кешеләрне, әм дә халыкка шул хакыйкатьне белдерергә тырыш-кан мөхәррирләрне голямаларымыз: «Тәкъдиргә ышанмыйлар, кяфер», — дип, байларымыз алар артыннан барып, яр якасына килеп йеткән милләтемезне тегеләр сүзе берлән, отып алмаенча, яр астына төртеп төшерделәр. Ярның төбе юк икәнен белгәч, өшүчеләр төшмәскә димләгән кешеләрнең сүзе дөрест икәнен белсәләр дә, ире кайтырга юл таба алмагач, һәм дә яр башындин карап тора торган кешеләр арасында боларны кызганып күз яшьләре берлә еглаучы теге кешеләрне һәм дә боларның мәтәлли-мәтәлли китүләреннән көлеп тора торган чалмалы әфәнделәрне күргәч, түбән таба киткән саен ләгънәт укысалар да, лгәч тәүбә кабул булмый дигәнчә, бер егылгач тору фикере дә уй көенчә генә калганга күрә, менә алмаенча, түбән китүгә дәвам иткәннәр иде. Бу егылучыларның күбесе мәтәлли-мәтәлли башлары әйләнеп беткәнгә, зләренең кая икәнлекләрең күрергә күзләре томаланганга, кая барачакларын, нда ни булачагын уйларга зиһеннәре чуалганга, гүя, туйга барган төсле көләкөлә баралар иде. Бәгъзеләре барган саен юллары караңгыланачакларын, иһаять, бөтенләй күзгә төртсәң күренмәслек бер караңгыга барып чыгачакларын белсәләр дә, алар да кире кайта алмыйлар, үзләре генә кайта алсалар да, башкаларны кайтара алмыйлар иде. Шулай киткәннәр иде. Баралар иде. Очына чыкканча барачаклар иде. Егерменче гасырның ахыры йетә башлады. Бу гасыр берлән безнең дә бик күп нәрсәмез бетте. Гәзитәләремез бетте, мөхәррирләремез бетте, бетмәсә дә, егерменче гасырның башларындагы кеби кабилият, дәрт берлән язганнары калмадылар.
Гәзитәләремез бетте. Иң әүвәл, илле сәнә дәвам иткәннән соң,
«Тәрҗеман» гәзитәсе беткән иде. Мөхәррирнең вафатыннан соң вак-төяк кешенең кулына төшкәнгә, аларда гәзитә нәшер кылырлык, бердән, гайрәт юклыгыннан, икенчедән, хәмият юклыгыннан идарә ябылган иде. Гәзитә туктаган иде. Бу эш әрбабе милләткә бик авыр тоелган иде. Чөнки шулкадәр зур хезмәт иткән бер мөхәррирнең, йоклаган бер милләтне уяткан бер затның үзе берлән бергә гәзитәсенең үлүе, мәсләге югалуы без болгарлар тарихында истикълялемезне югалтудан ким түгел иде. Һәм, вакыйган да, моның бетүе бик зур тәэсир кылган иде. Халык тагын йоклый башлаганнар иде. Вә уянуларыннан файда һич булмады. Гәзитәнең иткән хезмәте, мөхәррирнең бөтен галәмнең тәкъдиреннән гаҗиз калырлык гайрәте бетте дә китте.
Казан гәзитәләре матәм тоттылар, һәммә йерләрдә яшъләремездә матәм булды. Ләкин көн үтте, ай үтте, ел үтте, тагын тормыш үз хәленчә бара башлады. «Тәрҗеман» хакында вә аның мөхәррире Исмәгыйль бәк хакында китаплар, рәсемнәр, тәрҗемәи хәлләр болгарлар арасында кулдан-кулга гына йөрсә дә, бара-тора ул да сүнә башлады. Шуннан күп үтмәде, ун-унбиш елдан, азандагы «Кабан» гәзите, аның артыннан Әстерхандагы «Хәзәр» гәзитәсе, өхәррирләре бетүе берлән һәм дә алучылары азлыгы берлән, ябылганнар иде.
Бу мәсьәлә тагын бик тавышлы булды. Яшьләр акча җыярга тотындылар.
Җыйдылар. Яңгыздан «Кабашты нәшер итә башладылар, тагын озак үтмәде
— ардылар. Акчалары бетте. Гәзитә ябылды; берәм-берәм журнал, рисаләи дукуталар бетә башлады; иң соңга «Игенче» гәзитәсе калган иде. Ул да дәвам итә алмады. Егерменче гасырның ахырында бер гәзитә дә калмады дияргә ярый иде. «Болгар» исемендә руслар тарафыннан нәшер ителә торган тарихи журнал берлән «Сату» исемендәге гәзитәгә башка берсе дә калмаган иде. Бу гәзитә дә ахырга таба игъланнар берлән генә киченә башлаган иде. Егерме беренче гасыр керде. Руслар, Яурупа халыклары бик зур бәйрәм иттеләр.
Гәзитәләр, журналларда, махсус китапларда егерменче гасырның хисабы чыкты.
Башка халыкларда һәр йердә алга бару күренә иде, һәммә халык шуның өчен гайд ясыйлар иде. Әмма без нишли идек? Ни өчен гайд ясый идек?
Белмим, әллә башым тыныч калды инде, йоклаган як берлән тик йоклаек диптер. Ни булса да безнең эшләремез һаман артка бара иде. Бу гасырның башында бездә бер дә яңы эш булмады. Халык һаман тарала бара иде. Сала халыклары заводлар, фабрикаларга күчә баралар, шәһәр халкы да вак-төяк талчук кәсебе берлән кара эшкә генә кала баралар иде.
Менә тагы бер бәхетсезлек. Казанда бер мөселман хәрчәүнәсеннән бер авыру чыкты. Бу шундагы бер шәкерт берлән ияреп мәдрәсәгә күчте һәм дә нумирдагы кешеләр аркылы авылларга һәм шунда заводларда эшли торган кешеләр артыннан завод-фабрика мөселманнарына таралды.
Бу әллә нинди бер чир иде. Йогышлы иде, бик тиз үтерә иде. Тагы гаҗәп шулсы, бу мөселманнар арасыннан чыккан иде һәм шулар арасында гына падишаһлык сөрә иде. Бер Казанда гына һәркөнне йөзәр мөселман үлә иде.
Болай гына калмады, Оренбург, Әстерхан, Уфа мөселманнары арасына да күчте. Һәммә йердә дә шул булды, һәммә йердән хәбәр, төрле-төрле куркынычлы сүзләр китерделәр.
Хөкүмәт буны бетерергә бик иҗтиһад кыла башлады. Әллә никадәр докторлар чыгарылды. Больницалар ачылды. Ләкин авыруга һаман чара юк иде. Чөнки авыруның ни икәнлеге һаман кәшеф кылынганы юк иде. Аңарга каршы чарасы да табылганы юк иде. Әллә никадәр йердә, әллә никадәр җәмгыяте тыйббияләр булсалар да, һич файда чыкканы юк иде.
Мөселманнарның үлүе һаман кимеми иде.
Ниһаять, бер болгар докторы бу көнгәчә тыйбта мәгълүм булмаган бер йогышлы авыру икәнлеген исбат кылды. Һәм дә безнең мәгыйшәтемез аның микробларына бик файдалы булганга, мөселманнар арасында гына шулкадәр тәрәкъкый итүен белдерде. Һәм озак үтмәде, әллә нинди иске восточный дарулар кебек бер дару кәшеф кылды, авыруны азайта башлады, һәммә йердә моның дәвамы истигъмаль кылына башлады. Ләкин бу бик озак үткәч булганга, болгарлардагы үлемнең исәбе-хисабы юк иде. Авыру яз көне башланып, җәй буе падишаһлык сөргәнгә, болгар халкының яртысын үтереп бетергән иде. Моның калган яртысының утыз фаизы, атасыз-анасыз, арендәш-кабиләсез калган ятим балалар, яртысы эшкә ярамый торган карткоры иде. Болгар халкы шулкадәр беткән иде — һич әйтеп бетерерлек түгел иде. Моннан өч ай элек гөрләп торган авыллар, заводларның баракларын тутырган болгарлар, шәһәрләрнең дворник, извозчик, швейцар вазыйфаларыны ифа кылган мөселманнар беткән иде. Базарлар, ярминкәләрдә вак-төяк, саяк-сандырак, иске-москы берлән сату иткән халыклар берлән җир упкан кебек булганнар да беткәннәр иде. Авылларда ябылган өйләр, атасызанасыз калган балалар, угылсыз гарип карчыклар, ирсез калган хатыннар, атынсыз калган ирләрнең исәбе-хисабы юк иде. Болгар халкы арасында һичбер авыру кермәгән йорт юк иде. Һичбер кайгы кермәгән өй дә юк иде.
Казанда, Оренбургта, Уфада, Әстерханда, Семипулатта, Орски, роискиларда һәм башка болгар булган шәһәрләрдә, авылда урамнар буш калган. Мәсҗедләр мәхәлләсез калганнар, мәдрәсәләр мөдәрриссез, шәкертсез калган иде. Казан, Оренбург вә башка бәгъзе шәһәрләрдә халкы булмаганга бәгъзе мәсҗедләрдә намазлар укылмый башлаган иде.
Шуның өчен ул мәсҗедләрнең бара-тора бер харап булуында һич шөбһә юк иде. Бу авыру, бу бәла халыкның котын алганга, бик күбесенең тормыштан бөтенләй гайрәтен кайтарган иде. Бик күбесенең иң якын кешеләрен —
хатыннарын, ирләрен, балаларын, ата-аналарын, дустларын алып киткәнгә, лар берлән бергә фамилия сәгадәте, тормыш кызыклары да беткән дә киткән иде.
Шуның өчен һәрбер болгар авыр табигатьле, һәрнәрсәгә биөмиданә карый торган, дөньядан бөтенләй өмет өзгән иде. Һәрберсе «үлмәгәнгә торамыз инде», дигән кебек кенә яши башлаганнар иде. Шуның өстенә һәммә йердә купкан мирас мәсьәләсе калган бер уч болгар халкын да кырыкка ярып бетергән иде. Туганнар туганнары берлән, аталар балалары берлән, хатыннар ирләре берлән мирас өчен тартышалар иде.
Боларның мираслары да никадәр кечкенә булса, низагы шулкадәр зур иде. Бер самавыр мәсьәләсенең тавышы күккә чыга, бер тун тавышы да мәхкәмәдән мәхкәмәгә күчеп, әллә никадәр халыкның башын әйләндерә иде.
Бер кәҗә дәгъвасы да никадәр кешеләрнең авызларын-борыннарын кан ясый иде. Тавышның-кычкырышның исәбе-хисабы юк иде. Мәхкәмәләргә бирелгән гаризаларның, хөкемнәрнең иге-чиге юк иде, һәр кешенең мәхкәмәдә эше бар иде. Һәр кешенең берсендә аласы бар иде, һәр кешенең икенчесенә бирәсе бар иде. Хөкүмәт бу эшләрне карарга хосусый хаким, хосусый мәхкәмәләр ачса да, шнең чамасы да юк иде, рәте дә юк иде. Әхлак бозылганга, ялган шаһитның исәбе-хисабы юк иде. Ике як та дәгъваларын ялган шаһитлар берлән, антлар берлән исбат кылалар иде. Һәр кеше үзенең мохалифенең шаһитларының ялган гүаһлыкларын икенче гүаһлар берлән исбат кыла иде. Тегесе бу гүаһларның акчага сатылуларын акча алган вакытта булган кешеләр берлән бәян кылалар иде. Һич очына чыгу мөмкин түгел иде. Хөкүмәт мәэмүрләре, акимнәр никадәр рәтләргә теләсәләр дә, һич файда итә алмаганнар иде. Өч елдан соң да шул мирас низаглары дәгъва көенчә калган иде. Ахырдан хөкүмәт духовное собраниега бу эшләрне карарга кушты. Ул, бер дә вакыт үткәрмәенчә бер циркуляр таратып, духовное собраниеның мирас низагларын карарга мәэзүн икәнлеген белгертте. Һәм бик тиз эшләрне карарга башлап, мирас дәгъвачыларның бәгъзесенә бер атна, бәгъзесенә ике-өч атна, алты атнага кадәр нәфел руза берлән җәза бирде. Үлемнән калган муллаларга, ахуннарга собраниеның әмерен тотарга бик каты боерды. Низаглар тагы күбәйде, «ураза тотты, ураза тотмады, мулла аны тоттырмады, фәләнне тоттырды» низаглары кушылды, собрание һич курыкмаенча муллалар, ахуннарны руза берлән җәза кыла башлады. Бу эшеннән соң мирас мәсьәләләре тагы әһәмият берлән тикшерелә башласа да, ул вакытта собраниеның идарәсендә булган сиксән мең атна руза таралып беткәнгә, нишләргә белмәенчә, ул да аптырап калган иде.
Бу мәсьәләләр шулай йөреп бертөрле дә хәл кылынмаган иде. Бусы шулай булса да, халыкта тагы зур мәсьәлә бар иде. Шулкадәр атасыз-анасыз, әрбиячесез калган балаларны ашатырга, киендерергә кирәк иде. Бу мәсьәлә бик авыр булып, һәр кешенең авызына кергән иде. Ләкин ничек ярдәм кылырга, ничек аларны тәрбия кылырга мәсьәләләре һич хәл кылынганы юк һәм хәл кылыначак та түгел иде. Чөнки боларны тәрбия кылырга әллә никадәр байлык, әллә никадәр гайрәт, әллә никадәр урын кирәк иде. Бездә берсе дә юк иде. Хөкүмәт тарафыннан вә хосусый тәэсис кылынган җәмгыятьләр карасалар да, болгарлар аларга бирәсе килми иде. Шуның өчен яза белгәне язу берлән, сөйли белгәне сүз берлән, эшли белгәне эш берлән шул мәсьәләгә хезмәт итә башладылар. Яңыдан хәмият уйнады. Яңыдан гәзитәләр, урналлар, яңыдан әдәбият нәшер кылына башланды. Фәкыйрьләр файдасына театрлар, музыка ахшамнары бирелә башлады. Җәмгыятьләр тәэсис кылынды.
Һәммә йердә шул мәсьәлә, һәммә йердә ярдәм тавышлары иде. Озак үтмәде, ренбург, Казан кебек шәһәрләрдә гаҗизханә, ятимханәләр ачылды, һәммә йердән керергә теләүчеләр гаризалар, үтенечләр берлән мөнаҗәт кыла башланды. Озак үтмәде, зур җәмгыятьләр ясап ачтылар. Речьләр сөйләделәр, шадылар-эчтеләр, берсен-берсе макташтылар, ахырдан бу елга дүрт бала алырга хөкем иттеләр!!! Шул мәҗлестүк рәис җәмгыятьнең дворнигының угылы берлән секретарьның ерак кына бер карендәш баласына башка икесен сайлап алдылар. Меңнәр, йөз меңнәр мохтаҗларга урын кирәклеге беленде.
Кычкырышылды, бакырышылды, сүгешелде, макташылды, ахырдан дүрт бала алынды. Йа Рабби, бу ни эш? Ник без болай? Моңарга сәбәп нәрсә? Белмим, елмим!! Шуның өчен ирекле-ирексез меңнәрчә балалар русларга кушылып китәргә вә меңнәрчә ир балалар саилче, жулик булырга, меңнәрчә болгар кызлары кара сачләре, майлы күзләре, кибари кыяфәтләре берлән тамакларын туйдырыр өчен, гыйрызларын, намусларын, гыйффәтләрен сатырга мәҗбүр булдылар. Һәммә йердә шундый кешеләр булды. Гәзитәләрдә мөляхәзәләр языла башланды, туларны коткарырга әллә никадәр җәмгыятьләр ачылды.
Ләкин ни чыкты? Ике-өч, ниһаяте унга кадәр кешеләрне тәрбиядән яисә коткарудан узмый иде. Бу сан, бу ярдәм, мохтаҗлар санына караганда диңгездәге тамчы кебек булганга, һич тәэсире юк иде. Ахырдан моңардан да ардылар. Гәзитәләр башка мәсьәләгә борылдылар. Тегеләй халык авызында да ул сүз бетә башлады. Халык ул эшкә шулкадәр ияләште — ул гаепкә дә саналмый башлады. Андый кызлар, андый егетләр һәрвакыт андый түгелләре берлән катышканга, боларның ачкан җәмгыятьләре булмаса да, бик күп кешене үз мәсләкләренә кертәләр иде. Шуның өчен фахеш гадәт хөкемен алган, йогышлы чирләр дә калган ярты халкымызны каплаган иде.
Егерме беренче гасырның егерме бишенче елларыннан халкымызда тагы артык бер хәмият, артык бер гайрәт мәйданга чыккан иде. Әллә никадәр мәктәпләр, мәдрәсәләр ясалган, халык арасында халык аңларлык дәрәҗәдә китаплар, гәзитәләр нәшер кылына башлаган иде, хәтта моның берлән генә калмаенча, унтугызынчы гасыр, егерменче гасырның олугларына һәйкәл кую да мөляхәзә кылына башлаган иде. Бу тавыш тагы бик зур итеп иганәләр җыюга кадәр йеткән иде.
Һәйкәл[нең] берсе «Тәрҗеман» мөхәррире Исмәгыйль бәккә, икенчесе болгар әдәбиятына бик зур хезмәт иткән бер затка, өченчесе болгар музыкасын ислях кылган болгарга иде. Болардан соң мөәррихләргә, фәнгә хезмәт итүчеләргә, сәнаигы нәфисәгә хезмәт итүчеләргә кую да уйланган иде.
Исмәгыйль бәккә [һәйкәлне] Кырымда куярга кирәк булса да, ул вакытта Кырымда калынучылар да бәгъзесе төреккә күчеп, бәгъзесе теге авыру берлән үлеп беткәнгә, Казанда ачылу уйланган иде. Шуның өчен Казан мәйдан[нарын]да, һәйкәлләргә урыннар да хәзерләнгән иде. Исмәгыйль бәк бер бик караңгы халык берлән тулган өйгә бик якты электрик лампасы яккан итеп куелачак иде. Әдип кулына тоткан бер китапта тезмәләгән каләм берлән дөм сукыр кешеләрнең күзләрен ачкан итеп куелачак иде...
Бүтәннәренә дә, хезмәтләренә күрә, эшләрен белдерерлек төс-кыяфәт уйланган иде.
Ләкин бу калган халык та көннән-көн кими барганга, көннән-көн ярлылана барганга, буйларның бу гайрәтләре, бу хәмиятләре дә вакытлы килгән бер бизгәк авыруы гына булганга, аның бетүенә дә вакыт йетә башлаганга, гәзитәләр дә бу мәсьәләне сирәкләтә башлаганнар, халыклар да ул кадәр сөйләми башлаганнар иде. Бара-тора акыртын гына бетә-бетә, бөтенләй беткән иде. Баягы гайрәтләр, баягы хәмиятләр илленче елга кадәр «милләт, илләт» дип әйткәләп торсалар да, шул елларда дөм сүнгәннәр иде. Яңадан мәдрәсәләр ябылган иде, яңадан мәктәпләр беткән иде, яңадан гәзитәләр, урналлар туктаган иде. Һәммә йердә бер сөкүнәт, һәммә йердә бер моңлык сөрә башлаган иде. Хәтта шул елларда чыккан болгар көйләре соң дәрәҗәдә моң, кайгылы, әллә нинди өметне бетерә торган иде. Иртәгә үләсен сизенгән хастә кебек, як-ягына моң-моң карый башлаган иде. Әдипләр, мөхәррирләр күбесе үлеп, үлмәгәннәре рухан бетеп, милләтемез җансыз дәрәҗәсенә йеткән иде. Фәкать шул елларда гына чыккан Җәгъфәр исемле мөәррих һич арымый иде. Тарихи хикәяләр, тарих китаплары язып мәйданга китерә иде. Ләкин бу да боларның әүвәлге рәхәт гомерләрен исенә төшереп, бу көнгә зәгыйфь, выру, кызганыч, аяныч хәлләрен чагыштырып кайгыртудан башкага, үзенең хәленең өметсезлеген белдерүдән башкага ярамый иде. Җәгъфәр никадәр әдәбиятка хезмәт итсә дә, никадәр үлеп бара торган хәмиятне уятырга тырышса да, иске әдипләрнең рәсемнәрен таратып, тәрҗемәи хәлләрен язып, алыкта милләт фикерен бетермәскә тырышса да, мәктәпләр, мәдрәсәләр беткәнгә, балаларның тууы соң дәрәҗәдә булганга һәм тәрбияләренә һич әһәмият бирерлек гайрәт калмаганга, халыкның кимүенең һич исәбе юк иде.
Әмразы сария шул дәрәҗә таралган иде, нинди пакь кешегә дә аңардан котылу бик авыр иде.
Чөнки варисы булуы да бик күп булдыгы кебек, дустларыннан иптәшләренә, иптәшләреннән иптәшләренә иярүеннән һич сакланырга имкяны юк иде. Хөкүмәт бунларны бетермәк өчен җәмгыятьләр ачып, ольницалар ачса да, һаман файда юк иде. Чөнки туган бер бала авыру туа иде.
Авыру тумаса, атасыннан иярә иде, агасыннан, тутасыннан иярә иде. Шуның өчен хөкүмәтнең хосусый кешеләренең гаҗизханәләре бу авырудан әгъзалары чери торган картлар, карчыклар, яшьләр, балалар берлән тулган иде. Авыл халкы бик аз калганга, аларда шул авыру бик таралганга, алар да акыртын гына шәм кебек тик торганда эреп бетәләр иде. Фахешханә болгар кызларыннан, әбесханәләр болгар егетләреннән бушына бара иде.
Ниһаять, егерме беренче гасырның ахырына йетә башлады. Җәгъфәр һаман язса да, һаман элгәреге әхлакымызны, гадәтләремезне югалтмаска тырышса да, халыкның гадәте генә түгел, үзләре дә бетә иде. Егерме беренче гасырның 97 нче елында булган гомуми тәхрире нөфүстә Җәгъфәр Русиядә
3,800 болгар барлыгын белде. Болар аңарга шулкадәр авыр булды—һич әйтеп бетерерлек түгел. Моннан ике йөз ел элек, унтугызынчы гасырда үзләрен язды[р]мас өчен сугышкан, тәхрире нөфүстә 15 миллион болгар халкы ике йөз елда 3800 гә калган иде. Бу цифрлар арасының күплеге Җәгъфәрне болгар халкының тәмам бетүенә ышандырган иде. Шуның өчен 15 миллион вакытта үзен-үзе саклый алмаган, үз кирәген эшли алмаган, фараз берлән гомерен үткәргән бер халык 3800 аксак, чулак, сукыр, күзсез, гарип берлән алга китүнең имкяны юк иде. Моннан соң Җәгъфәр дә рәтләнеп язмый да башлады.
Чөнки, язуның файдасы юклыгын белгәнгә, тәмам гайрәте кайткан иде. Алай булса да, исмасам, мөнкарыйз булсалар да, тарихтан исемнәре югалмасын дип, болгарларның фәнгә, әдәбиятка, музыкага иткән хезмәтләрен җыя башлады. Һәм болгарларның ачык тарихына бик күп әсәрләрен җыеп, әгыйшәтләре тугрысында, гадәтләре хакында бик күп нәрсәләр язды.
Җәгъфәрнең әсәрләре һәр кеше өчен бик кыйммәт булганга, руслар өчен дә үзләренең ничә гасырлар бергә торган ватандашларының, хәтта бәгъзе җәһәтләреннән үзләренең мөгаллимнәренең мәгыйшәтләрен белү, тарихлары, узыкалары берлән әшнә булу, әлбәттә, матлаб булачак иде. Шуның өчен Җәгъфәрнең һәр әсәре русчага тәрҗемә кылынып, меңнәрчә нөсхәләр тарала, ус галәменең һәр сыйныфы тарафыннан укыла, мөхакәмә кылына, хәтта болгарларны кызганалар иде. Болгар әдипләренең әсәрләре, тәрҗемәи хәлләре, олгар белик (кәлим), хәким (фәйләсуф) ларының фикерләре русчага тәрҗемә кылына иде. Болгар музыкасы русларның иң зур шәһәрләреннән иң вак шәһәрчекләренә кадәр таралган иде. Русларның иң бөек сыйнфы да, иң түбән сыйнфы да болгар музыкасы берлән тәэсирләнәләр иде. Болгар әдәбиятында әллә нинди русларның үзләрендә күрелмәгән бер җитдилек, кальбтән чыкканлык, нинди таш йөрәкләргә дә тәэсир кылырлык бер арт[ык]лык табалар иде. Болгар музыкасында кайгылыктан башка бер рухание хаканият, нсанның бөтен фикерен, уен [ җәлеп] итә торган бер хасият табалар иде.
Шул кадәрле гали музыканың моңанча үзләренең аталары, бабалары тарафыннан илтифатка алынмадыгы мөляхәзә кылына иде. Моңанча үзләренең ата-бабалары [ның] шундый ләззәттән мәхрүмлекләре өчен аларны кызганалар иде. Аларның бәгъзе ноксанлыкларын да хәтта шул музыка берлән тәэсирләнә алмаганнан дип уйлыйлар иде. Театр, музыкальный вечер игъланнарының башына «болгар музыкасы» дигән сүзне бөтен халыкны җәлеп кыла торган бер сихер кебек карыйлар иде. Музыка магазиннары, музыка журналлары, музыка мәктәпләре шул мәсьәлә берлән мәшгуль иде. Рус театрларында болгар драмалары иң беренче урында иде. Болгар әдәбияты, олгар әдипләре һәр рус тарафыннан мөкаддәс затлар сайылына иде. Хәтта никадәр кешеләр үзләренең нәселләре болгарлык булуын дәгъва берлән, олгарилыклары берлән икътимад да итәләр иде. Хаслы русларның түбән сыйнфыйда бер болгар бизгәге бар иде. Бу сүзләр, белмим, хакыйкать иде, елмим, «үлгән сыгыр сөтле була” ның хакыйкатьлеген исбат өчен тагын бер дәляләт кенә иде. Ни булса да, әдәбият һәм халык шуның берлә мәшгуль, әммә кешегә болгар дигән сүз әллә нинди бер хисен уяндыра иде. Бер болгарга, ая күрсәләр дә, аның берлән танышалар иде. Аның берлән дустланышалар, ңардан үзләренең мәгыйшәтләрен сөйләндерәләр иде. Язу таныган һәр рус болгар мөхәррирләренең исемнәрен бер мөкаддәс итеп йөриләр, аларның тәрҗемәи хәлләрендәге вакыйгалары салоннарда сөйләнә, аларның көлкеләре һәммә кешене көлдерә иде. Хаслы руслар шул дәрәҗәгә килгәннәр иде, әгәр шул вакытта яңы болгар милләте уяначак булса, үзләренең ярты тормышларын бирәләр иде.
Шул ук вакытта русларда икенче бер мәсьәлә дә бар иде. Ул да егерме икенче гасырны көтү иде. Рус халкы бу гайдне бик шатлык берлән көтәләр иде. Һәм руслар бу гасырда бик күп эшләр эшләгәнгә, үзләренең эшләрен карау хакыйкатән дә гаид булачак иде. Чөнки мәшәккатъ, хезмәт, гайрәт сарыф кылган бер эше эш булгач, карауның эшләүчегә биргән ләззәтене дөньядагы һичбер ләззәт берлән чагыштыру мөмкин түгелдер. Руслар моны беләләр иде.
Бу көннең киләсен, бу сәгадәтнең тизрәк йетүен җаннары, тәннәре берлән көтәләр иде. Һәммә йердә бәйрәмгә хәзерләнү, һәммә кешегә киләчәктәге шатлыктан ләззәтләнү йөзләренә чыккан иде. Рус гәзитәләрендә, урналларында русларның инсанияткә, үз милләтләренә нә хезмәт итүләре хакында озын мәкаләләр бизәкли иде.
Бу мәкаләләр болгарларның инкыйраз мәкаләсе берлән алды-артлы укылгач, русларның хезмәтләрен тагын ачык күрсәтә, русларда бер мөнкарыйз милләт булу ихтималымыз да бар иде бит, [әмма үлеп бетүче] без түгел бит, дип тагы шатланалар иде. Бу тавышлар зурая бара иде. Чөнки бу көн якыная бара иде. Ниһаять, бер елдан була, бер айдан була, бер атнадан була, дип сөйләнә башлады. Ахырда «иртәгә була» көне дә йетте. Һәммә кешедә хәзерләнү, һәммә кешедә бер шатлык, һәммә җәмгыятьтә шул көнгә хәзерләнү, һәммә гәзитәләрдә мәкаләләр хәзерләү, журналларда рәсемнәр хәзерләү иде. Җәмгыятьләр арасында тарих җәмгыяте Петербургка үзенең әллә никадәр әгъзасын җыеп, Болгар хакында булган мәгълүмат нәшер кылыначак, болгарларның музәсе халык[ка] күрсәтеләчәк иде. Болгар әдәбияты, болгар музыкасы, халыкка болгар тормышы хакында мәгълүматлар биреләчәк иде. Һәм дә болгарлардан бер кеше дә булсын өчен актыккы болгар Җәгъфәрне чакырганнар иде. Җәгъфәр җәмгыятькә хәлне сөй[лә] мәгән иде. Бикә берлән килергә вәгъдә итте.
Руслар шул эшләрне эшләгән вакытта безнең Җәгъфәр абзый да һәрвакыт үз эшендә иде. Ул болгар халкының мөнкарыйз булуына тәмам ышанганга, аларның калдырган әсәрләрен җыярга тотынган иде. Шуның өчен ул Идел буйлап, Казаннан алып Әстерханга кадәр киткән иде. Әстерханның хәрабә мәсҗедләрен тарих җәмгыятьләре үз идарәләренә алып, өстләренә кайвакыт салынганлыгын, кемнәр бина кылганлыгын, ничә гасырлар гыйбадәтханә булганлыгын, кайсы елда халкы бетеп ташландыгын —
һәммәсен язганнар иде.
Мәдрәсәләр төрлесе төрле нәрсәгә әверелгән иде. Бәгъзеләре ятимханә, әгъзеләре гаҗизханә, бәгъзеләре ночлежный домнар булганнар иде.
Әстерханның мәшһүр зиярәтләре, зиярәт өстендәге чардуганнары, ихатасы —
һәммәсе тарих җәмгыяте тарафыннан карала иде.
Боларга махсус каравылчылар куйганнар, зур зиярәтләргә кем зиярәте икәнлеген, кайвакыт тууын, кайвакыт үлүен, нинди хезмәттә булуын, нинди яхшылыклар кылуын язып куйганнар иде. Җәгъфәр әфәнде һәммәсен карады, әммәсен күрде, һәммәсе берлән кальбән сөйләште, һәммәсенең күз яшьләренең агуын үз күзеннән яшьләр агыза-агыза тыңлады. Мәсҗедләр:
«Ник болай иттенез! Болай калырга булсак, безне салмау кирәк иде, әйе, сез безне кирәклегемез өчен салмаган идеңез, кайсыңыз — үзеңезнең «мулла»
булмаса, тамак туйдыра алмаслык угылыңызга урын өчен иде, кайсыңыз —
сукыр, чулак, гарип, эшкә ярамаган, кияү чыкмаган кызыңызны остазбикә итәр өчен иде. Безгә кереп гыйбадәт кылган булып йөрдеңез. Кальбән гыйбадәт кирәк дип, яисә гыйбадәтне файдалы дип түгел иде, фәкать шундагы Әхмәтҗан, Мөхәммәтҗан агайларга күренеп, берсенең кызын алырга, кенчесенең акчасын алыр өчен иде. Безне шундый начарлык кыла торган урын ясасаңыз да, чыдадык, ник болай иттеңез? Әллә голямаларыңыз никадәр халык җыеп, вәгазь дип башларын чуалтып, малларын алырга корган тозакларына урын булмадыкмы? Һәммәсенә бер сүз әйтмәдек. Ниһаять, ни берлән кайтардыңыз! Ташладыңыз да киттеңез!» — дигән кебек була иде.
Җәгъфәр әфәнде бу сүзләрне үзенә хитаб кебек уйлап, шул биналарга җавап бирер өчен, болгар тарафыннан куелган дәгъва вәкиле кебек сүз эзләсә дә, ернәрсә таба алмаенча, тегеләренең сүзләренә тасдыйкан баш иеп кала иде.
Мәдрәсәләр, мәдрәсәләрнең ташлары Җәгъфәр әфәндегә үзләренең хәлләреннән зарланган кебек күренәләр иде. Алар, гүя, аңарга: «Безне мәдрәсә дип исем бирдеңез! Безгә, мәдрәсә дип, гөнаһсыз, гыйлемгә дәртле балалар тутырдыңыз! Безнең илә каплап, шул балаларга сез нинди золымнар кылмадыңыз! Укырга килгән баланы, дөньяга торыр өчен туган баланы, кыткан булып, дөньясыннан, ахирәтеннән биздердеңез! Аларны эшкә ярамаслык иттереп, тамак туйдырыр өчен сәфил, кабахәт, надан кешеләреңезгә кол иттерү дәрәҗәсенә төшердеңез! Укыйм, белим, дөньяда торыйм, башкалар торганны карыйм, бергә торамыз дип ыжгырып тора торган балаларны дөньяга, ахирәткә дошман итүеңез берлән генә калдырмадыңыз, лардан башка кешеләрне дә шулай зәһәрләргә агу иттегез. Диварларымыз буенда көнегез-төнеңезне кирәкле нәрсәләр уку, өйрәнү урынына тәсәлсел, әвер, иҗтимаг нәкыйзәен тавышлары берлән үткәрдегез! Кая тәсәлсел?! Кая дәвер?! Һәммәсе бетте, һәммәсе бетте. Сезне дә бетерделәр! Безне дә бетерделәр! Безне мәдрәсә дип ачып, балалар җыен, бездән әхлаксызлар мәркәзе ясадыңыз! Халык күзенә кызыл яулыкларга төргән зур катыргылы китабыңыз берлән күзләрен сихерләп, «дәрес әйтәмез» дип, милләтемезнең булачак кешеләрен харап иттеңез! Шундый зур начарлык иттеңез. Безнең нинди дошманымыз да безгә ул кадәр зарар итә алмас иде.
Без шул фаҗигаларны күрдек, тукта, рәтләнмәсме, тукта, рәтләнмәсме, ип түздек. Сезнең шул начарлыкларыңызны исемемез берлән яптык. Сез һаман тәүбәгә килмәдеңез! Шуның өчен җәзасын күрдегез. Беттеңез! Беттеңез!
Исмасам, башымыз тыныч калды, актык гомеремездә мәдрәсә дип алдап торудан котылдык» дигән кебек булалар иде. Җәгъфәр әфәндегә, вакыйган, оларның бу сүзләре дөрест кебек белене иде. Ул хәтта: «Ник бездә бу мәдрәсәләр булды икән! Әгәр булмаган булса иде, милләтемез укыр йеремез юк дип кирәгенчә ясаган булырлар иде. Ясый алмасалар, икенче халыкларның ясаган йерләрендә укырлар иде. Һәммәсе бәхетсезлеккә каршы, һәммәсе бәхетсезлек!» — дип уйлый иде. Зиярәтләр, зиярәтләрдәге олуг кешеләр моннан ике йөз ел мөкатдәм болгарларның бөтен тарафыннан зиярәт өчен килгән каберләр Җәгъфәр әфәндегә: «Ни хәл? Син генә нишләп йөрисең инде?» дигән кебек булган иде. Җәгъфәр әфәнденең: «Тәкъсир, сезне зиярәткә килдем», — җавабына каршы, көлеп: «Кем кушты? Кем чакырды? Сез олуглау дисезме аны? Ул мине мыскыл итү генә! Сез мине олуглыймыз дип минем каберем янына тезләнеп утыруыңыздан миңа ни файда? Сез мин әйткән сүзләрне ишеткән, тыңлаган булсаңыз иде, миңа гомеремә бер кешегез килмәсә дә һич кайгырмас идем. Һәркөнне килеп әллә нинди кылган кабахәтлекләреңезне миннән гафу кылдырмакчы булдыңыз! Үзегез кылырга уйлаган кабахәтлекләреңезгә минем каберем янында утырган өч-дүрт гарипкә биргән садакаларыңыз берлән минем ризалыгымны, хәтта фатихамны сатып алмакчы булдыңыз! Сезгә миннән фатиха алырга кирәк дип кем әйтте? Ай-яй!!
Ай. Бер төрлеләрегез сәләфләрчә буламыз дигән булып, аларның ишәкләре тычкан урынга сез дә тычтырмакчы булдыңыз! Безнең әйткән сүзнең, әйгамбәремезнең әйткән сүзенең мәгънәсе берлән йөрмәдеңез, сүзе берлән йөрдеңез! Шуның өчен сезнең тарихыңызда сүздән бүтән нәрсә булмады, өмләңез дин кайгырттыңыз! Җөмләңез милләт кайгырттыңыз! Милләткә нишләдегез?! Бусы болай кирәк, тегесе тегеләй кирәк дип сөйләдегез дә, амакларыңызны туйдыргач, корсакларыңызны тутыргач — таралдыңызмы?!.

- Parts
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 01
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 02
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 03
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 04
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 05
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 06
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 07
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 08
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 09
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 10
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 11