Latin

Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 05

Total number of words is 4083
Total number of unique words is 1839
31.0 of words are in the 2000 most common words
43.6 of words are in the 5000 most common words
51.9 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Әй оятсызлар! Оятсызлар!» — дигән кебек була иде. Һәм Җәгъфәр әфәнде үзе дә бу сүзләрнең дөрестлеген белеп, колагыннан аягына кадәр кызарып, бер сүз әйтә алмаенча кала иде. Әстерхан янындагы мөселман авылларының хәрабәләре, йемерелгән мәсҗедләре, зиярәтләрендәге ташлары, тарих җәмгыятенең музәханәсендә китаплары, киемнәре, зиннәт әйберләре, табаксавытлары Җәгъфәр әфәнденең шулкадәр башын тутырган иде, ул һичнәрсә хакында уйлый алмый иде. Ул көнен дә, төнен дә төшендә шулар берлән мәшгуль иде. Бәхетсезлеккә каршы, Җәгъфәр әфәнде урамда болгар көе уйнап йөри торган органчы күрде һәм аңардан болгар көйләрен уйнатты. Ләкин һич сабыр итә алмый үксеп-үксеп егларга тотынды. Ул, кулыннан уенчыгын алган бала кебек, тәти казакиен котлатырга барганда егылып, тәти казакиен сазга былчыраткан бала кебек, еглый иде. Бу музыка Җәгъфәр әфәндегә тагы болгарның бөтен дөньяны дер селкетеп, бөтен мәдәни галәмдә сату итеп йөрүләрен, хәзер үзенең музыкасын уйнарга да кешесе калмауларын, бер-ике елдан, белмим, бер-ике көннән музыкасын тыңларга да, тыңлагач, егларга да кеше калма-ячагын уйлап-уйлап еглый иде. Бу яшьләр унтугызынчыегерменче гасыр яшьләренең яшенең калдыклары, бу яшьләр унтугызынчыегерменче гасыр картларының тәгассыбының нәтиҗәләре, унтугызынчыегерменче гасырның голямасының утырткан агачларының йемеше иде —
зәкъкум йемеше иде. Җәгъфәр әфәнде болгарларның һәр әсәрләре берлән күрешеп, мәсҗедләрен кочаклап, китапларын үбеп-үбеп күрешеп, стерхандагы мәшһүр шагыйрьнең каберенә йөз сөртеп, Казанга таба юнәлде.
Әстерханнан китүе никадәр кәефсез булса да, парахутта аннан да кәефсез булды. Парахутның көпчәге өстендә «Громъ» дигән парахутның исеменең ике ягында да саргайганрак, аз гына таныла торган мөселман хәрефе берлән язылган сүзләр күренә иде. Җәгъфәр никадәр ни язылганын белергә теләсә дә, арахут барганда аз гына укып аңларлык түгел иде. Шуның өчен әүвәлге пристаньда ук бик тиз чыгып, шуны укырга тотынды. Ал ягында «Габд» сүзе, хыр ягында «сыйри» сүзләрен укыды. Бу сүзләр Җәгъфәр әфәндегә яшен суккан кебек тәэсир кылдылар. Бу парахутның бервакытны болгарларның беренче мөхәррирләре «Габделкаюм әл-Насыйри» исеме берлән исемләнгәнен вә мөселманнар тарафыннан тәэсис кылынган, «Йел» исемендәге ширкәтнең бер парахуты икәнлеген белде. Моның саргаеп, буяулары коелып, көчкә генә укылуы, гүя, шуның ачуын китерер өчен ясаган кебек күренә иде. Җәгъфәр әфәнде нишләргә белмәенчә, тагы бик озын-озын уйларга чумып, бик авыр сагышларга төшеп, кая барганын белмәенчә кайта иде. Үз исәбе берлән сарайга керергә кирәк булса да, бу кайгылар берлән дә шулкадәр кәефсез уйлар уйлап, йә бөтенләй гакылдан сабармын дип, кермәскә уйлаган иде. Гакылдан сабуына да ис китмәс иде дә, рус тарихларында «актыккы болгар гакылдин сабып үлде» сүзен калдырасы килмәүдән иде. Шул кайту берлән Җәгъфәр Шәһре Болгарга да кермәде, туп-туры Казанга кайтты. Казанга менгәндә юлы

Печән базарыннан үтәргә туры килде. Элгәреге үткән бер кешегә артыннан адресы берлән «иман» яисә «көфер» йебәреп тора торган, киеменнән алып хәрәкәтенә кадәр булган эшләрен иләкләрендин сөзеп чыгарып тора торган болгарлар урынына ярым-ярты русча сөйләгән еврейлар берлән руслар тавышы гына ишетелә иде. Казан тарихында укып, һәр кибеттә нинди кеше сату иткәнне, нинди товар берлән кәсеп иткәнне белгәнгә, һәр кибетне күргән саен шул кибетнең хуҗалары, моның күз алдында һавасызлыктан кычкырыпбакырып үлгән кебек булалар иде. Шуның өчен болар яныннан үтү, бу хәлләрне сизү Җәгъфәргә бик авыр иде. Аның берлән генә бетмәде, Печән базары мәсҗеде тугрысына йетте. Ни күзе берлән күрсен, мәсҗеднең алдына алтын хәреф берлән «Болгарский музей» дип язган бер вывеска күтәрәләр иде.
Моңарга әллә никадәр кеше җыелган иде. Ишек төбенә әллә никадәр сачәкләр ыргытылган иде. Кич яндырыр өчен әллә никадәр электрик лампалары хәзерләнгән иде. Бу көн икенче октябрь булганга, русларның Казанга керүләре бәйрәм көне мөнәсәбәте илә болгарларның мәсҗедләренең музейга әйләнү бәйрәме шул көнгә тугры китерелгән иде. Шуның өчен хәзер бәйрәмгә әллә никадәр кеше җыелган икән дә, бер тарих мөгаллиме болгарлар хакында бераз тарихча мәгълүмат биргәч, рәсмән ачылачак икән. Җәгъфәр әфәнде моны белгәч тизрәк моннан үтәчәк булды. Ләкин халыкның тыгызлыгы сәбәпле үтү авыр булганга, халык авызыннан «бывшая мечета» дигән укларның Җәгъфәрнең йөрәгенә кадәр керүләренә сәбәп була иде. Мең бәла берлән Җәгъфәр бу күренештән котылды. Кабан буйлап китте. Кабан күле буенда Апанаевлар мәдрәсәсенә «Приют» дип язылган язуны күрде, тагы бер уфлады да хәзерге Екатеринский урамга чыга башлады, чатка йеткән иде, кыңгырау тавышы ишетелә башлады, кая икән дип караса, Апанаевлар мәсҗеде час булган икән дә, хәзер пожар чыккан вакытка тугры килгәнгә, шуның манарасында колоколны кагалар икән!! Җәгъфәр ни эшлисен белмәде, «уф!»
дип сулады да күзен йомып тизрәк китте. Юлы Борнаевлар мәсҗеденә тугры килде. Ни күзе берлән күрсен, манарасын павильон ясаганнар, ак алъяпмалы официантлар, башларын сачәк берлән тутырган барышнялар торалар.

Җәгъфәр нишлисен белмәде. Күз йомды, күз алдында мәсҗед эчендә мулла хотбә укый, имеш, өсте павильон, имеш, кебек була башлады. Тагы Әҗемнәр мәсҗеде янына китсә, анда да шундый бер кәефсезлек булыр дип, атын Мещанский урамнан Печән базарына борырга кушты. Тагы бәла! Тагы кайгы!!
Зәңгәр мәсҗед бөтенләй юк!! Кая ул?!! Ахырда бервакытны манарасы ишелүен гәзитәдә укуы исенә төште. Зур хәреф берлән «Больница» дип язып куйган язу күрде һәм шуның элгәреге мәсҗед икәнлеген белде. Мәдрәсәсенең башында «Акушерский курсъ» дип язылып куелган иде. Моннан да котылды, лхәмделиллаһ. Тагы бер бәла бармыни? Субай мәсҗеденә «Читальня» дип язып куйганнар! Тагы арырак ничә йөз шәкертләргә урын булган Галиев мәдрәсәсенең дә тарихын, үзләрен-үзләре мактап язган шигырьләре янындагы ташка «Убежище для неизлечимых больныхъ» дип язып куйган вывесканы күрде, монысы тагы бик авыр булды. Алай булса да, бу мәдрәсәнең тарихы исенә төшкәч, кылт итеп: «Монысы исмасам әүвәлге вазгыятен югалтмаган икән», — диде.
Извозчик та борыла-борыла арып беткәч: «Инде кая?» — дип сорады.
Җәгъфәр уянган кебек булды да кая булса да бер нумирга төшерүен үтенде.
Болар шул урам берлән барганда бик биек бер башняның башында флаг күрде, әм шуның яныннан бик күп халыкның сачәк күтәреп чыгуын күрде, исәпләп караса, бу йер Госманов мәсҗеде тирәсе икәнен белде. Һәм чынлап карагач, бу башня да аның манарасы, ул сачәк күтәргән кешеләр дә элгәре мәсҗед булып, әзер гөлләр, сачәкләр кибете булган Госманов мәсҗеденнән чыгуын күрде.
Монысына кайгырырга да өлгерә алмаган иде, извозчик атны туктатты, әгъфәр дә уянып, үзен әллә кайчаннан бирле вата торган уйлардан тынычлыйм, дип нумирга керә башлады. Күзе капка башына төште.
«Госманов мәсҗеде мәдрәсәсенең вакыфы» дигән сүз моның элгәреге мәдрәсә икәнлеген белдереп, тагы моны изә башлады. Җәгъфәр әфәнде, ни булса булыр, дип нумирга керде. Һәм дә бик арыдыгыннан, тиз генә йокларга ятты.
Төшләрендә тагы Әстерхан халкы, «Хәзәр» идарәханәсе, Печән базары мәсҗеде, Казан халкы берлән саташып бетте. Берсендә һәммә халык яланбаш, ланаяк көзге кояшта җылынган төсле күренәләр иде. Икенчесендә сачәкләр, олгар музыкалары, болгар гәзитәләре берлән бер болгар бәйрәме ясыйлар имеш кебек күренә иде. Болгарларның мөхәррирләре, әдипләре, белекләре һәммәсе «Болгар мәйданы» дигән йергә җыелганнар, имеш. Һәммәсе халыкка:
«Безнең милләтемезнең бетү ихтималы бар иде, менә шул фидаиләр аркасында, шулкадәр хезмәт сайәсендә менә бүгенге көнгә килеп йеттек. Хәзер нигеземез таза, иске черек нигезне алыштырдык, халкымыздагы чергән фикерләрне, коруне вөста уйларны бетердек; моннан ике йөз ел элек милләтемезнең иң куркынычлы вакытында, милләтемезнең голямасы исемендәге милләтемезне ашап тора торган зате галиләрне тирес иттереп, йер яхшыларга түктек. Йеремез яхшырды. Йеремездән менә сезнең кебек затлар мәйданга чыкты, мәдрәсәләремез, мәктәпләремез ислях кылынды. Элгәреге дәвер, тәсәлсел урынына голуме риязыят, схоластика урынына фәлсәфә дәресләре куелды. Шәкертләргә тәсбих урынына фәлсәфә китаплары таратылды, укытылды, укылды, бу дәрәҗәгә килде, бу көнгә йетте. «Милләт тагы меңнәр яшәсен!! Яшәсен меңнәр!!» тавышы бөтен дөньяны алган кебек була иде. Кул чабулар, болгар музыкалары, тагы «Яшәсен мөхәррирләр!
Яшәсен болгарлар!!» — тавышы галәми тота иде. Җәгъфәр дә мөхәррирләр арасында, имеш, аның кулын һәммә мөхәррир кысып, хезмәтләрен тәбрик кылдылар, имеш, ул да күргәннәренең төш икәнлеген белеп шатланды, алалар кебек сөенде, имеш. Халыкның: «Яшәсен, Җәгъфәр белгуар!
Яшәсен!» — тавышларына, болгар музыкасы тавышларына уянып китте. Үзен нумирада күргәч, йөрәге шу итеп китте. Ул бәйрәмнәр төш икәнлеген белеп, гәр дә унтугызынчы-егерменче гасырда баягы мөхәррир сөйләгәнчә кылсалар, моның көн булуы да мөмкин икәнлеген уйлап: «Ник булмаган?! Ник булмаган?!» — диде дә, күзләреннән яшьләр агызып, ятагына егылды. Бик озак балалар кебек еглады, күргән мөхәррирләрен, мәйданга җыелган әллә ничә меңнәр болгар мәдрәсәләренең шәкертләрен, икенче ягында кызлар мәктәпләреннән килгән, һәммәсе бертөрле калфаклы болгар кызларын, әйданда сачәкләр берлә бизәнгән, флаглар берлән уратылган болгар һәйкәлләрен, болгар музыкасын — барысын да күңеленнән кичерде. Җәгъфәр әфәнденең бу төше, гүя, болгарларның икенче юл берлән барсалар, голяма сүзенә карамаенча, хәмиятле кешеләр, милләт сөя торган затлар сүзенә карасалар, нинди булачакларын белдерер өчен, голяманың нинди зур җинаять кылганлыкларын күзе берлән күрсәтер өчен юри ясалган кебек иде. Гаҗәбә, ул төшне унтугызынчы-егерменче гасыр голямалары үзләре күрсәләр, яисә голяма сүзе берлән йөримез дип, голямаларның милләтемезне зәһәрләвенә хезмәт итүче байлар күрсәләр, ни әйтерләр иде икән?! Голяманыкын беләм:
«Шәйтани!» — дияр иде. Башкаларныкын белмим. Аларның күңеле дөресттә булганга, аңламаенча гына голяма артыннан барганга, бәлки хаталарын сизеп, әзер тәүбә кылырлар иде. Аларның да, шул, голямалар кайсысының кияве, айсысының угылы булганга, бу хакыйкатьне ачу мөмкин булыр идеме-юкмы, елмим? Җәгъфәр, болай булмый инде дип, бик тиз генә торып, юынып, чәй эчәргә тотынды. Һәм дә чәйдан сон үзенең ни эшлисен уйлаганнан соң, хатыны Сөембикә янына кайтып, бераз тынычлап гомер үткәрергә, аннан соң Петербургта тарих җәмгыятенә барырга хәзерләнергә вакыт икәнлеген күңеленнән кичерде һәм шул уй берлән чәй сорады. Официант та чәй китергәндә, яңы гәзитә дип, шул көнге «Казан» гәзитәсен дә кертте, Җәгъфәр әфәнде никадәр арыган булса да, гәзитә күргәч, укырга тотыначак булды, һәм кулына алуы берлә «Последний болгаринъ» исемендәге бер мәкаләгә күзе төште. Бу сүз буның тәненә әллә ни тәэсир кылды. Зияндашлы кеше кебек, әзитәне кысып тотты да шуны укырга тотынды, мәкалә Оренбургтан язылган иде. Оренбургның бер хастаханәсендә бер мөселман картының бик авыруын һәм дә саташып ятуын, хәзердә үлеп беткән үзенең якыннарын чакыруын, оръән укырга кеше китерергә теләүләрен, кайвакытта болгарча җырлап йебәрүләрен, шуннан соң еглап йебәрүләрен, аның артыннан хатыны, алалары, карендәшләренең исеме берлә кычкыруын һәм дә, Оренбургта бер болгар да юк булганга, актык көннәрендә шул кешегә сөйләшергә кеше булмавын бик кызганыч итеп язылган иде. Җәгъфәр гәзитәне күтәреп бәрде.
Үзе бернәрсә уйламаенча катып торды да, кинәттән җан кергән кебек булып,

«шул көнгә йеттекмени?! Кемнәр сәбәп булды моңарга?!! Ләгънәт аларга!!
Ләгънәт!!!» диде дә, өстенә киенде дә, һичбер сүз әйтмәенчә, ишекне дә япмаенча, чыкты да китте. Туп-тутры пристаньга төште, һәм шул сәгатьтә Самарага китте. Үз уе берлән актыккы болгарны үлүеннән элек кенә булса да, үңелен тынычландырып, азмы-күпме милләт хәлләрен сөйләп, кирәк булса, олгарча җырлап та, үләр алдыннан авызына су салып, иман әйтеп торачак иде. Парахутка кергәч тә, бер кешегә катышмый, пристаньда алган гәзитәсен укырга тотынды. Семипулаттан язылган бер мәкаләдә андагы элгәреге мәдрәсәләрнең фәкыйрьханәләр, гаҗизханәләргә әверелүен, мәсҗедләрнең тарих җәмгыятьләре тарафыннан идарә кылынуын, вә иң ниһаятендә шул көндә генә больницада үлгән бер болгар кызының ничек үлүен, нинди авыру берлән ятуын, төсләрен, кыяфәтләренең нинди икәнлеген, хәтта гыйльмелнәсеб җәһәтеннән саф болгар кызы булуын, гомерендә Семидә, Мәскәүдә, әтта Петербургта бик мәшһүрә «туташ» булуын, вә шуннан соң безнең болгар кызларының шул туташлыкта бик тәрәкъкый итүләрен, гомум милләтемезнең ки-тешенә шул эшнең ни дәрәҗә зарар итүен мөляхәзә кылынган иде. Җәгъфәр әфәнде моңарга да ни әйтергә белмәенчә, үзе нәрсә уйларга да аптырап, катып калган иде. Вә бик озак, әллә ниләр уйлап, дөрестен әйткәндә, берни дә уйламаенча, парахутның бер башыннан икенче башына ашыгып-ашыгып йөрсә дә, бара торгач арып, аш бүлмәсенә кереп аш сораган иде. Аш өлгергәнчә нишләргә белми йөргәндә Җәгъфәр әфәнде музыка тавышы ишетә башлады. Бу тавышта әллә нинди бер үзлек, әллә нинди йомшаклык, әллә нинди моңлыкка башка, бу музыкада әллә нинди әйтеп аңлатылмый торган бер куәт бар иде. Җәгъфәр үзен белер-белмәс музыка уйнала торган йергә барып кергән иде. Һәм үлгән кеше кебек, уенчы марҗа янына барып каткан да калган иде. Бу уен болгар уены, бу көй болгарларның унтугызынчы гасырдан бирле билгеле, хәзер дә бөтен галәмдә мәшһүр «Тәфкилев» көе иде. Бик озак тыңлап торганнан соң, Җәгъфәр әфәнде дә, рояльнең капкачы шап итеп каплангач, янган кебек булган иде. Һәм үзенең болгар икәнлеген белмәсеннәр, белсәләр, ораша-сораша моның иң эчке җәрәхәтләрен ачарлар дип тиз-тиз киткән иде.

Аш өлгермәгән булгач, кергәч кулына төшкән бер журналны ачып укымакчы булган иде. Моның бәхетсезлегенә каршы шул биттә үк:
«Ишанизмъ и его последствия» исемендәге мәкалә күзенә ташлангач, бөтен журналны йотардай булып укырга тотынган иде. Мәкалә озын иде, төрле яктан каралган иде, ишанлыкның һиндстан мәҗүсләреннән исламнар арасына кайчан керүе, вә бигрәк болгар арасына ничәнче гасырда керүе, исламнарга шуның никадәр зарар итүе, бигрәк болгарларга ничек тәэсир кылуы —
һәммәсе язылган иде. Мөхәррирнең сүзенә караганда, болгарларның инкыйразына асыл сәбәп шул иде, чөнки шулкадәр гайрәтле, эшлекле, ырышчан болгарларны бернигә ярамаслык ялкау сыер төсле, хайванлык дәрәҗәсенә төшерергә ишаннар гына сәбәп булган иде, вә алардагы ут кебек гайрәтләрне сүндерергә дә шул зикерләр башчы булган иде. Шулкадәр тырышчылык вә эшлекчелекне бетерергә дә алар тарафыннан дөнья кую хакында булган сүзләр юлчы булган иде [......]
«Әмма бу болгар ишаннары, болгар голямалары, боларның диннәрендә
«руханият» дигән нәрсә булмаенча да торып, халыкның шулкадәр боларның курайларына биюләрен һич тәүҗиһ кылырга мөмкин түгел, белмим, олардагы голямалар бик хәйләкәр булганмы? Әллә, вакыйган да, боларның ишаннарында гипнотизмә куәсе булганмы? Ни булса да, болгарларга болар кадәр зарар иткән сыйныф булмаган!!» сүзләре берлән мәкаләсен бетергән иде. Җәгъфәр әфәнде тагы нишләргә белмәенчә: «Иа Рабби, ник мине бу көнгә калдырдың? Ник исмасам унтугызынчы гасырның бер голямасын гына булса да шул көннәрне күрергә калдырмадың?» — дип уйлаган иде. Һәм шуның артыннан ук күз алдында яшел чапан кигән, борчак чүмәләсе төсле төрле якка ишелгән чалма кигән, сыерылган балтырлы читектән, өстке төймәләре чишелгән бер кеше: «Шәригать! Шәригать!» — дин, күз алдында күренгән кебек булды, Җәгъфәр әфәнде моның кыяфәтенең кабахәтлегенә, иткән хезмәтләренең начарлыгына чыдый алмаенча: «Үтерәм! Син генә бетердең!»
— дип барса да, теге хәзрәт һаман: «Шәригать! Шәригать!» — дип кенә бара иде. Җәгъфәр әфәнде дә йодрыгын төенләп артыннан бара иде.
Шул уйлардан: «Аш хәзер!» — дигән тавышка уянып киткән иде. Бу уйлардан котылыр өчен, башын селкеп ашарга тотынган иде, һәм дә моннан соң Оренбургка барып йетмәенчә гәзитә-журнал, хасыйле, әдәби бернәрсә укымаска кистереп куйган иде. Һәм дә Җәгъфәр әфәнде кеше берлән катышудан да кача иде. Чөнки катышса, танышса, хәзер кем икәнлеген әйтү, зенең болгар икәнлеген белгертү тиеш булачак иде. Ул әллә никадәр сүзләр ачарга сәбәп булганга, Җәгъфәр әфәнденең ярасына, кызганган булып, тоз сибүләр булганга, аны, табигый, яратмый иде. Шуның өчен парахутта вакытта бер мәртәбә дә тышка чыкмаска булган иде. Һәм үзенең вак-төяк эшләре берлә шөгыльләнеп, шул болгарның бетү мәсьәләсен онытырга ни дәрәҗә тырышса да, авыру кешегә һәрбер сүз, һәрбер эш, хәтта исән кеше, авыру кешенең һәммәсе дә, шул авыруын исенә төшергән кебек, Җәгъфәр әфәндегә дә парахутның үзеннән башлап звоноклары, чынаяклары, чәйләренә кадәр, ояльләре, парахутның исеме, ята торган урыннары — һәммәсе шул болгарның бетүен кычкырып торган кебек булалар иде. Самарга барып йеткәч тә Җәгъфәр әфәнде, тагы бер зур кәефсезлек булмадыгы өчен, дөресте генә болгар хакында язылган шундый кәефсез хәбәрләр, сөйләнгән сүзләрне укудан, ишетүдән тыелдыгы өчен, иркенләп сулап йөргән иде. Самарның һавасы да яхшы, манзарәсе дә матур булганга, Җәгъфәр әфәндегә иң яхшы хиссият ачканга, Җәгъфәр әфәнде бик кәефле иде. Нумирада, Казандагы кебек мәдрәсә-фәлән булмаганга, һәм дә мәсҗедләрне дә төрле-төрле бинага әверүгә очрамаганга, баргач та кәефе бозылмаган иде. Шулай кәефле генә, гәзитәгә карамаенча гына, мөмкин кадәр болгар мәсьәләсен уйламаенча гына чәй эчкәннән соң, шәһәр карарга чыкты. Самарның урамы буйлап барганда «һөнәр мәктәбе» дигән бер язуга күзе төште, һәм дә шундагы бәгъзе ачык тәрәзәләрдән пар, нефть исләре чыкканга, шак-шок тавыш ишетелгәнгә, әгъфәр әфәнде моны чынлап-чынлап карый башлады. Стенадагы караланып беткән, корымнар берлән күмелер-күмелмәс кенә тора торган бер рамкада әллә нинди болгар язуы кебек нәрсә күрде. Бу язу Җәгъфәрне тагы әллә нишләтеп йебәрде. Җәгъфәр күргән уңгайга ук тәрәзәдән чак сикерми калды. Бик тиз капкасын табып, бер кешегә бер сүз әйтмәенчә, сораганга җавап бирмәенчә, шыга-ашыга кереп китте. Һәм эшләүчеләрнең сорауларына да илтифат кылмаенча, дөресте генә, аларның тавышларын ишетмәенчә, үзләрен күрмәенчә, машиналар, станоклар аша сикерә-сикерә барып, шул язуга барып йетте. Болгар язуы икәнен белгәч тә, укыр өчен кулы берлән сөртте дә укырга тотынды. Зур хәреф берлән башына «Дәрес тәртибе» дип язылган иде. Моның астында көннәр һәм һөркөнне нинди дәресләр барлыгы язылган иде. Дәресләр арасында «Кафия», «Шәрхе мулла», «Исагуҗи», «Шәмсия», «Тәһзиб»,
«Сөлләмел-голүм», «Хикмәтелгаен», «Мохтәсар» кебек сүзләр язылган иде.
Бу әүвәл «Дәрес тәртибе» дигәч тә, дәрес программасы дип уйлаган иде. Бу ят сүзләрне күргәч, исе китеп калган иде, чөнки ул «Дәрес тәртибе»ндә ни көнне ни фәннән дәрес булачагын аңлатуларын көткән иде. Монда һичбер фән исеме юк иде, бу белмәгән әллә нинди гарәпчәме, әллә чыгтайчамы сүзләр генә күрә иде. Бу болгар язуы булганга, болгарлардан калган әсәр булганга, хәзердә болгарлардан бундан башка варис булмаганга, бу нәрсәләрне алу аның хакы икәнлеген юридически яктан уйлап тормаса да, болгар әйберләрен күргәч тә, ның кулы ихтыярсыз аңарга сузыла һәм кеше булмаса, алына, кеше булса, кча-фәлән биреп тә алына иде.
Бу язу да, табигый, алынган иде. Ләкин эшләүчеләр әүвәлдә моның вакытсыз керүенә бик гаҗәпсенеп, янына җыелып, сораша башласалар да, оларның бер сүзләрен дә ишетмәенчә һәм күрмәенчә, сораган сүзләренә җавап бирмәенчә, язуны гына алуын күргәч, таңга калганнар иде. Һәм дә боларга бер сүз дә дәшмәгәнгә, бәлки бер зур кешедер, бәлки шулай кирәктер дип, моңарча болар күзенә чалынмаган бер әллә нинди язуны алу да, аларда артык әһәмият тапмаганга, катып калсалар да, моны тыймаганнар иде.
Җәгъфәр әфәнде, чыгып китеп бик тиз нумирына кайтып, моны укырга һәм аңларга тотынды. Һичбер төшенө алмады. Әллә нинди лөгать китаплары актарды, «исагуҗи» сүзен таба алмады. «Шәрхе мулла», «мулла» ни дигән сүз,
«шәрех» ни дигән сүз икәнен белсә дә, бу ике сүздән мөрәккәб бернәрсә нинди фәнгә исем булуын белми иде. «Кафия»нең гарәпчә ни дигән сүз икәнлеген белсә дә, тагы болгарлар тарафыннан нинди гыйлем, нинди фәнгә исем икәнлеген ишеткәне дә юк иде. Китаплардан ни эзләсә дә, тапмый иде.
«Шәмсия»се тагы ни дигән сүз?.. Ахырдан уйлый-уйлый, төрекләр зонтикка шәмсия дигәнгә, зонтик ясау хакында бер фән, яисә шул хакта язылган бер китапка исем булуына уй китте. Ләкин ни дип ул анда дәрес арасына кергән?..
Шул фән укылганмы?.. Һич җавап бирер хәл юк иде. Бәлки шулай булса булыр шул. Самар мөселманнарының тормышлары хакында, нинди һөнәрләр берлән эш итү, нинди кәсепләр берлән мәшгуль булуы хакында язылган китапны укыса да, анда «Мондагы болгарлар ат берлән йөк ташыйлар иде. Кайвакытта бу йөкләрне хуҗа кушкан йергә итү авыр булганга, үз йортларында гына туктыйлар иде» дип язылган иде. «Сөлләм», «Тәһзиб» дигән сүзләрне тагы аңлый алмады. Гарәпчә «сөлләм» — баскыч икәнлеген белгәнгә, Җәгъфәр әфәнде монда язылган нәрсәләрнең һәммәсе пожар әйберләре булырга кирәк дип, аз гына бер хөкем чыгармады. «Тәһзиб» дигән сүзе тагы нәрсә?..
Монысын озак уйламады. Болгарларда унтугызынчы-егерменче гасырларда
«тәһзибе әхлакка хезмәт итәмез дип, авызы ачыгракларның кесәләр тәһзиб кылган бертөрле халык булуы хакында тарихта һәм дә шул хосуста бер романда укыганга, аны бик тиз аңлады. Бусы тагы фикерне икенче якка борды.
«Әллә болар никадәр бергә тора торган кешеләрнең үзләренең кешеләрен язып куйган кәгазьләре микән?» — дип уйларга тотынды. Алай дисә, көн исемнәре нәрсәгә?.. Аптырады, бетте, ахырдан күңеленә унтугызынчы-егерменче гасырда җеннән сакланыр өчен бөтиләр тагу гадәт булуы һәм дә өйләрдә шундый бәлаләрдән саклый торган догалар, тылсымнар асу могтәбәр булуы исенә төште дә, бу да вакыты берлән шул җеннәрдән саклар өчен язылган
«мәксәлмина», «чуприма», «тупрата», «ямлиха» кебек мәгънәсез сүзләрнең берсе булырга кирәк дип хөкем кылды. Ләкин «дәрес тәртибе» дигән сүз бу моталәганың бик дөрест түгеллеген уйлата иде. Ахырдан, арып беткәч, үзенең башка эшләре дә исенә төшеп, китәргә дә вакыт икәнлеген уйлап, китәргә хәзерләнде һәм китте. Юлы тагы «һөнәр мәктәбе»ннән үтәргә тугры килде.
Күзе югары төште. Язылган язуына караганда бу йортның әүвәл асты —

мәдрәсә, өсте — мәсҗед икәнлеге һәм дә егерме биш елдан бирле, халкы беткәнгә, һөнәр мәктәбенә әверелгәнлеге күренеп тора иде. Җәгъфәр ни әйтергә дә, ни уйларга да белмәде. Ут чыккан кебек авызыннан «ничә еллар никадәр кешеләрне эшкә яраксыз итеп чыгарганнан соң, инде тәүбә кылган икән?!!» диде һәм шул вакытта ул кылт итеп элгәреге болгарларда фәннәр укылмавы, төрле фәннән, төрле гыйлемнән төрле китапларның (дибаҗә)
башлары гына укылуы исенә төште дә, теге язуның да шул китапларның исеме икәнлеген белде, һәм дә кырмыска оясына төшкән елан кебек, кая барса да үзенә тынычлык юклыгын уйлап, тизрәк вокзалга барып, Оренбургка китте.
Тагы Җәгъфәр әфәнде бер тынды. Ләкин Сакмар суыннан үтү Җәгъфәр әфәндегә бик авыр булды. Чөнки бу Сакмар буннан ничә йөз еллар болгарларның яртысын суы берлән туйдырганлыгы кебек, буйларының матурлыгы берлән болгар табигатенә әллә никадәр ләтафәт биргән иде.
Һәм дә бу су чын болгар кальбеннән чыккан, әллә кай йерләрдән чеметтереп-чеметтереп ала торган моңлы озын «Сакмар көен» исенә төшергән иде. Бу уйлар уйлаганда поезд да никадәр ашыкса да, Җәгъфәр әфәнденең уе аннан ашыга иде. Күзләреннән тәгәрәгән энҗе бөртеге кебек яшьләре ашыгаашыга Сакмар суы кебек тиз-тиз йөзеннән агалар иде. Һәм тагы ябылган
«болгар» мәсьәләсенең ябуын, үзләренең тозлары берлән эреткән кебек, төрле яктан ача гына баралар иде. Ул ачылган саен аянычлана иде, аянычланган саен аның күз яшьләре күбәя иде.
Озак үтмәде, Җәгъфәр әфәнденең күз алдында Оренбург килеп чыкты.
Җәгъфәр әфәнде [......] Җәгъфәр әфәнде ат алып теге бабай ята торган больницага итергә кушты. Барып йеткәч тә, бик тиз ашыгып керә башласа да, оны туктаттылар. «Ни кирәк?» — дигән сүзенә каршы бу шул кешенең исемен әйтсә дә, «Кичә үлде һәм күмелде», — диделәр. Җәгъфәр әфәнде, ашына суккан кебек, борылды һәм чыга башлады. Бәхетсезлегенә каршы, үзләре вывескага төште. «Хөсәенев бөрадәрләренең мәдрәсә вакыфы» дигән сүзләр өстендә «больница» дигән сүз күренеп тора иде. «Хөсәеневләр, өсәеневләр», дип Җәгъфәр әфәнде катты да калды. Ул болар тугрысында бик күп нәрсә укыган иде. Болар халыкның иң уяныр вакытында зур дәүләт иясе булып, халык өчен әллә никадәр акчалар тотып, әллә никадәр мәдрәсәләр, әктәпләр ачуын да белә иде.
Оренбургта «яңы мәдрәсә» дип ачып, иске мәдрәсәләрдә дә укытудан чыккан фәннәр укыттыруларын, һәм дә никадәр расхут тотып, әллә никадәр кешеләр китереп укыттырып, тәртипсезлек, уйлаусыз эшләнүе хакында, илләткә әллә никадәр зарар итүләре тугрысында да укыган иде. Эшләгән эшләре әсаслы булмаганга, үзләре үлгәч тә, һәммәсе беткән дә киткәнлеген дә белә, мәдрәсәләре бетмәсә дә, әүвәлдә никадәр кешеләрнең кесәсен тутыру берлән, ашар-эчәр өчен алданып килгән балаларның да сәламәтлеген бетерергә, һәм дә башларына гыйлем урынына үрмәкүч оялары тутыруга сәбәп булып, милләтнең китешенә бу кешеләрнең аркылы салган киртә булулары хакында да бик күп нәрсә укыган иде. һәм дә болар хакында язган мөхәррирнең: «Хөсәеневләр милләтне сөйделәр, хезмәт итәчәк булдылар, кчалар сарыф кылдылар. Ләкин ни файда иттеләр? Аю үзенең дустын чебеннән саклаганда ни файда итте — болар да шуны иттеләр», — дигән сүзе исенә төште. Һәм дә, вакыйган, бу сүзнең дөрест икәнлеген белде. Ләкин белеп тә ни булды? Тагы хәсрәт яңарды!! Ул ихтыярсыз: «Бәхетсез милләт! Бәхетсез милләт!! Ник синең бер дә бәхетең булмады?! Ник сиңа һәммә эш тирес килеп торды? Кирәкле кешеләр вакытсыз үлделәр. Кирәксез кешеләр, синең китешеңә зарар итә торган кешеләр, әллә никадәр яшәделәр. Кирәкле кешеләр, иңа хезмәт итә торган кешеләр синең дошманың күрелделәр, мөмкин кадәр аларны күздән төшерергә, аларга юл бирмәскә тырышылды. Синең дәвамың өчен кирәкле эшләр һичбер илтифатка алынмады, синең йөгеңне авырайта торган йөкләр тагылды, һәммә сиңа зарарлы кешеләр сиңа файдалы иттереп күрелде, байлары шуларга ярдәм кылдылар, фәкыйрьләр итагать кылдылар, әммә эштә һәрнәрсәдә һәрвакыт кирәкмәс якка куәт алды. Ник алай булды?!
Кем гаепле моның өчен? Кем?! — дип уйлаган иде. Һәм бик озак бу бинага карап торганнан соң: «Бу бина, бу мәдрәсә, бу вакыфлар яһүдиләр, әрмәннәрдә булса иде, моннан нинди файда иткән булырлар иде? Моннан нинди кешеләр чыгарырлар иде, милләтләренә ни хезмәтләр итәрләр иде?» — дип, аларның кылачак эшләрен бик озак уйлагач, нумирага китте, һәм анда барып ашапэчкәч тә ,юлда тузанланып. Мунчага барырга уйладым [......] Ул шул кешеләрнең төпсез эштән мәгънә чыкмый дип аларга сөйләгәндә: “ Аллага тапшырган!” — дигән сүзләрненең хәзер мәгънәсен уйлый иде.
Һәм дә хәзер кешеләргә ул сүзнең дөрестме-түгелме икәнлеген күрсәтәсе килә иде. Шул уй берлән мунчадан чыкты. Өйгә кайткач, Оренбург тарихын укый башлады. Халыкларның табигать тугрысында: болар Казан болгарларына караганда беркатлылык берлән мәшһүр иде. Һәм дә боларда хәмияте миллия дә Казан болгарларына караганда артыграк иде. Боларда гоҗеб тә Казан болгарларын кадәр үк түгел иде. Боларда голямага назар башка булган булса иде — аларга әллә нинди Алла тарафыннан йебәрлелгән кешеләр кебек күреп, әллә нинди голямаларның авызлары тарафыннан чыгарылган
“фатиха”га ышану шул дәрәҗә куәтле булмаса иде, һәм дә эшләргә тиеш эшләрнең кирәклеген белгәннең соңында: «Әйе, кирәк иде», — дип, вырсынып калдыру булмаса иде, һәм шул авырлыкка сәбәп була торган бөтен болгар тарихында күренә торган бик майлы пылаулар, симез итләр ашау, һәр мәсьәләдән дә ашау мәсьәләсен артык күрү булмаса иде, болар, шөбһәсез, әрәкъкый итәчәкләр иде, дип язылган иде. Икенче йердә монда бик хәмиятле кешеләр булуын, һәм күп хезмәтләр итүләрен дә укыган, вә аларга халыкның ничек карауларын да белгән иде. Тарихның сүзенә караганда, Оренбургның шулай бетүенең сәбәбеннән берсе — монда кием мәсьәләсенең бик падишаһлык сөрүе, яхшы кеше берлән начар кеше казакиеның чабуы берлән аерылуы, һәм дә хатын-кызга һичбер гыйлем, һөнәр, тәрбия, хөррият бирелмәве иде. Оренбург тарихының рәсемнәре арасында Кәрван сарай мәсҗеде һәм Кәрван сарай манарасы бар иде. Моның кайчан бина кылынуы, ик салынуы хакында укыгач та, бу мәсҗедне күрәсе килде һәм ат алып Кәрван сарай тарафына китте. Манара — һаман манара иде. Манараны, яңы гасыр якын булганга, болгарларның тәмам мөнкарыйз булуларын игълан кылына торган көн тиз булганга, болгар тарихына хезмәт итә торган нәрсәләрне, болгар әсәрләрен һәммәсен төзәтәләр, карыйлар иде... Шуның өчен бу манараны да русларның зур бәйрәмләренә буйыйлар иде, флаклар асарга урыннар хәзерлиләр иде. Мәсҗедкә «Болгар көтепханәсе» дип язылган иде. Керде, китаплар карады, бик күп китап күрде, бик күбесен карады. Ләкин һичберсеннән разый түгел иде. Боларның һичберсе болгар тарафыннан язылмаган иде, һәммәсе дә бер авыздан чыккан кебек дин китаплары гына иде.
Җәгъфәр әфәнде: «Ник болар шул ахирәткә ышануларының йөздән бере кадәр генә дөньяга да ышанмаганнар! Ник болар ахирәткә шулкадәр тырышканның меңнән бере кадәр генә дә дөньяга да тырышмаганнар?! Болай булырлар идемени?! — диде дә, тагы күзләреннән яшь агарга тотынды. Чыкканда гына
«Әдәби, фәнни китаплар» дигән сүзгә күзе төште, һәм бер якта өелгән, ренбург болгарлары тарафыннан язылган әдәби, фәнни китаплар күрде.
Боларны карады, күзене сөртенде, тагы еглады, бик озак боларның баягы хәезнифас хөкемен өйрәткән китапларга караганда азлыгын күреп, тагы бу болгарларның дөньяга әһәмият бирмәүләре хакында уйлаган сүзе башына килде. Тагы: «Әйе, дөньяны карамадылар, кайгырмадылар, ахирәт артыннан гына йөрделәр, шуның өчен ахирәткә киттеләр, беттеләр!!» — диде дә, бик тиз генә чыкты да, тагы башка мәдрәсәләр, башка мәсҗедләрне караса, моннан да авыр булачагын белгәнгә, нумирасына кайтып китмәкче булды. Үзенең ни өчен килгәнлеге исенә төшеп, теге бабай мескенне күрә алмый калуын уйлап, ңарга исмаса бер эш эшлим дип, таш яздырып куймакчы булды. Һәм дә
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 06
  • Parts
  • Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 01
    Total number of words is 4127
    Total number of unique words is 1932
    32.8 of words are in the 2000 most common words
    44.1 of words are in the 5000 most common words
    49.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 02
    Total number of words is 4130
    Total number of unique words is 1867
    30.3 of words are in the 2000 most common words
    43.0 of words are in the 5000 most common words
    50.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 03
    Total number of words is 4045
    Total number of unique words is 1974
    28.0 of words are in the 2000 most common words
    38.8 of words are in the 5000 most common words
    45.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 04
    Total number of words is 3935
    Total number of unique words is 1884
    29.4 of words are in the 2000 most common words
    42.0 of words are in the 5000 most common words
    49.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 05
    Total number of words is 4083
    Total number of unique words is 1839
    31.0 of words are in the 2000 most common words
    43.6 of words are in the 5000 most common words
    51.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 06
    Total number of words is 4032
    Total number of unique words is 1801
    33.4 of words are in the 2000 most common words
    45.4 of words are in the 5000 most common words
    51.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 07
    Total number of words is 3956
    Total number of unique words is 1824
    30.9 of words are in the 2000 most common words
    42.1 of words are in the 5000 most common words
    48.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 08
    Total number of words is 3985
    Total number of unique words is 1875
    32.2 of words are in the 2000 most common words
    43.7 of words are in the 5000 most common words
    50.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 09
    Total number of words is 3495
    Total number of unique words is 2117
    25.2 of words are in the 2000 most common words
    36.6 of words are in the 5000 most common words
    42.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 10
    Total number of words is 3819
    Total number of unique words is 2118
    28.9 of words are in the 2000 most common words
    41.0 of words are in the 5000 most common words
    49.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 11
    Total number of words is 1291
    Total number of unique words is 890
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    43.8 of words are in the 5000 most common words
    51.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.