- Read the next literature work for 10th Grade
- И Күңел, Бил Баглама...
🕥 31-minute read
Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 08
Total number of words is 3985
Total number of unique words is 1875
32.2 of words are in the 2000 most common words
43.7 of words are in the 5000 most common words
50.3 of words are in the 8000 most common words
«Менә мин фәлән урынын аңламыйм», — диеп, фәлән йере шулай булырга кирәк?» — дип, әдәби мәсьәләләр ачтылар. Бер шагыйрә хатын: «Сез шулкадәр кабилият (талант) берлән ник шигырь язмадыңыз?» — диде. Җәгъфәр әфәнде шигырьне яратмавын, егерме икенче гасырда шигырь берлән уйнар вакыт түгеллеген белдерде, теге даманың бер дә һушына китмәде. Ашлар бирелә башланды. Җәгъфәр әфәнде иң түр урынга утырды. Мәҗлестә төрле мәсьәлә хакында сүз ачылды. Аш вакыты булганга, табигый буларак, болгарларның ашавы мәйданга чыкты. Җәгъфәр әфәндедән: «Бер төрле кешеләр көненә ун мәртәбә ашаганнар, имеш»,— дип тә сорадылар. Җәгъфәр әфәнде корбан бәйрәме дигән бәйрәмдә һәм мәүлед бәйрәмнәрендә муллалар унбиш йердә дүрт-биш төрле блюдадан ашауларын сөйләде. Бөтен мәҗлес гаҗәпкә калдылар. Бер дама: «Хатыннарда чәйне дә бик күп эчү гадәте булган имеш»,
— диде. Җәгъфәр әфәнде мулла хатыннарында көнендә унар мәртәбә берәр чиләкле самавырдан чәй эчкән хатыннар бик күп булуын сөйләп, хәтта шундый ашап-эчүдән бушамый торган кешеләр тасвир кылынган егерменче гасыр мөхәрриренең әсәрләреннән булган бер романның да исемен әйтте. Бик күбесе романның исемен язып та алдылар. Аш беткәннән соң, бер картрак кына хатын кафедрага чыгып сөйләргә башлады. «Бу аш безнең иптәшләремездән—болгар мөхәррирләренең иң зур кабилияткә малик булганнарыннан, иң актыккы болгар мөхәррире, иң актыккы болгар Җәгъфәр әфәнде исеменә бирелмештер. Җәгъфәр әфәнде болгар мөхәррирләренең берсе булганга, шул арада шулкадәр сөйләнгән болгар әдәбияты, әдипләре хакында мин дә бераз сүз сөйләмәкче булдым. Болгарларның калдырган нәрсәләре бик күп булса да, моның да иң әһәмиятлесе, иң фаидалысы — болгар әдәбиятыдыр.
Болгар әдәбияты болгарлар тарафыннан язылганга күрә, болгарларның асаре кадимәләреннән бере булдыгы шикелле, фикер [әйтергә] теләп, аңлап язылганга күрә файдалы бер әдәбияттыр. Болгар әдәбиятында без ачык болгар тормышын таптыгымыз кебек, бик ачык әхлак дәресе дә алачакмыз. Боларның психологияләре ачыклыкны теләгәнгә, боларның әсәрләрендә һәммә фикер ачык иттереп сөйләнмештер. Әдәбиятта беренче дәрәҗәдә санала торган психологиянең тугрылыгы, тормышка муафыйклыгы, тәмамән болгар әдәбиятында ригая кылынгандыр. Шуның өчен болгар әдәбияты безнең арамызда һәм башка кавемнәр арасында да әһәмиятле мәүкыйг иттихаз итәчәктер. Болгар әдипләре дә, әдәбиятлары кеби, җитди кешеләр генә булгангамы, болар арасыннан да, бәгъзе француз романнары кебек, мәгънәсез, әгазь әрәм иткеч хикәяләр бер дә булмадыгы кеби, болар үзләренең карендәшләре госманлы төрекләре кебек, тормышларын тасвир урынына әллә нинди [......] ят халык тормышын тасвирлар күренмидер. Хәтта болар әдәбиятында тәрҗемә дә бик аздыр. Болгар әдипләре, тәрҗемәләр милли әдәбиятка зарар итәчәген белеп, милли рухны саклар өчен, мөмкин кадәр тәрҗемәдән сакланганнардыр. Болгарларның табигатьләрендәге үзләрен сөю тәрҗемәләргә бик .аз кешене генә укырга бушатмыштыр. Болгар әдипләре аңлаган фикерләрен бик зур мәшәкатьләр берлән тапканга, хаклыкларын, ачарлыкларын үз тәҗрибәләре берлән кәшеф кылганга, боларның әдәбиятларында үз сүзлелек (самостоятельность) һәм дә курыкмый әйтү кебек артыклыклар бардыр.
Болар үзләре никадәр җилбәзәк халык булсалар да, боларның мөхәррирләре һәммәсе җитди кешеләр булмышлардыр. Болгарның әдәбияты булса да, әдипләре булса да, әдәбиятлары тәрәкъкый иткән дию мөмкин түгелдер. Боларда китап басу, китап нәшер кылу бик күп булса да, боларның йөздән берсе генә китап исемен күтәрерлек иде. Калганнары файда урынына зарар китереп, болгарларның димагларын гына былчыраталар иде. Боларның әдипләре һәрвакыт бик зур мәшәкатьләр күрмешләрдер. Һәрвакытта халык арасында бер көлке кеше кебек, яисә җүләр кебек, бер дә булмаса, динсез кебек тотылмышлардыр. Боларның әсәрләрен тәкъдир кылучылар да итчеләр, иречеләр, күмәччеләр берлән, боларга һәрвакыт дошманлык күзе берлән караган голямалар иде. Шуның өчен болар тугры бер сүз ишетүдән, үзләренең хезмәтләре өчен рәхмәт ишетүдән, үз эшләрен ташлап, милләт хезмәтен иттекләре өчен олуглаудан-фәләннән һәрвакыт тыныч булмышлардыр.
Боларның тормышлары фәкыйрьлектә үтеп, шул фәкыйрьлек сайәсендә эшли алачак бик күп нәрсәне эшли алмаенча калмышлардыр. Болгар әдәбияты, олгар әдипләре башка халык әдәбияты кебек, һичкем тарафыннан химая кылынмамыштыр. Болгарларда милләт юлына акчалар сарыф кылу булса да, у милләт юлын алар мәктәпләр ачу, үлгәннәргә кәфен бирү, тап-таза егетләргә, япь-яшь кызларга бушлый акча өләшүдән уздырмаганнардыр.
Боларда әдәбиятның иң әһәмиятле нәрсә икәнлеге, әдәбиятсыз милләт җансыз тән кебек икәнлеге, әдәбиятсыз милләтнең тәрәкъкые мөмкин түгел икәнлеге беленсә дә, илтифатка алынмамыштыр. Иштә Җәгъфәр әфәнде шул милләтнең әдипләренең берсе һәм дә иң зур кабилияткә Малигедер. Бик күбемезнең күргән, укыган болгар китапларымыз бу гасырда бөтенләй мөнкарыйз булган болгарларның җаннары, ягъни аларны хәрәкәткә китерә торган кешеләр тарафыннан язылмыш кыйммәтдар әсәрләрдер. Боларның арасында бик гали фәлсәфә берлән тулы китаплар, бик саф көлке берлән зиннәтләнгән хикәяләр, ик әче-әче күз яшьләре тасвир кылынган романнар бик күптер. Шул җәмгыятьтә хазыйр булган иптәшләрем тарафыннан Җәгъфәр әфәндегә безнең мәҗлесләремезгә килеп безне шат иттеге өчен рәхмәт укыганнан соң, әмгыять тарафыннан аңарга тәкъдим итәр өчен хәзерләнгән «әдәбият профессоры» исеме берлән тәбрик кылам», — диде дә дөньяны кузгата торган тавышлар арасында урыныннан төште.
Җәгъфәр әфәнде [......] болгар әдәбиятына болгарларның үзләренең иң кирәкмәс эш, эшсезләр генә эшли торган нәрсә дип карауларын уйлап гаҗәпкә калды. Бу даманың әйткән сүзләре һәммәсе Җәгъфәр әфәндегә шулкадәр тәэсир кылды, ул болгарларның Габделкаюм әл-Насыйри, Шиһаб әл-Мәрҗанидән
үзенә кадәр булганнарының һәммәсен хәтереннән кичерде.
Аларның күргән мәшәкатьләрен, эшләгән эшләрен, ярдәм булса, кыла алачак эшләрен — һәммәсен уйлады. Һәммәсе Җәгъфәр әфәндегә кызганыч күренде, әммәсе өчен күңеленнән еглады. Җәгъфәр әфәнде теге дамага каршы кыскача гына: «Сезнең миңа шулкадәр илтифатыгыз өчен бик рәхмәт. Хосусән, без болгарларның иң мөкатдәс, иң зур болгарлык көзгесе булган әдәбиятымызны саклау Вазыйфасын өстеңезгә алуыңыз өчен бөтен болгар әдипләре тарафыннан сезгә рәхмәтләр укыймын. Үземез саклый алмаган әдәбиятымызны сез саклаңыз, үземез тәкъдир кыла алмаган әдәбиятымызны сез тәкъдир кылыңыз, үземез аяк астына таптадыгымыз әдәбиятымызны сез баш өстенә күтәреңез. Болгар әдипләренең рухларыны мәмнүн итеңез. Үз гомерләрендә күрмәгән һәм күрүне уйлый алмаган дәрәҗәдә, аларны сезнең олуглавыңыз өчен мөтәшәккирлегемне әйтеп бетерә алмыйм. Болгар әдәбияты хакында сезнең асраган фикерләреңез, хосусән, мадам «Дөрест» тарафыннан сөйләгән сүзләр, болгар әдәбияты, болгарлар бар вакытта, нә болгар авызыннан, нә икенче милләт әдипләре авызыннан ишетелмәмеш иде. Аның галилеге, җитдилеге моннан ике йөз ел мөкатдәм дә шул дәрәҗәдә булса да, ул әдәбият гаепле нәрсә кебек, пәрдә астында торган иде. Болгарларның фахеш юлына хезмәт итүчеләре, мәсләкләренә ачык хезмәт итсәләр дә, бөтен болгар милләте булмаса да, бик күбесе итәк астыннан шуны химая кылсалар да, олгар әдәбияты үзенә арка таяначак йер тапмамыш, үзен мәйданга чыгарырлык җәсарәт тә хасыйл итә алмамыш иде. Сез аны чыгарып, шәрык хатыннары кебек пәрдә астында качкан шул гүзәл нәрсәнең һәммә кешегә ләззәтләндерерлек итеп йөзен ачтыңыз, матурлык оят түгеллеген, хаклык гаеп түгеллеген бәян итеп, аларны каплаган үрмәкүч ояларын бетердеңез. Рәхмәт сезгә. Яшәңез!» —диде дә утырды. Бу сүздин соң башка мөхәррирләр дә речьләр сөйләделәр. Болгарларның нәмунә мөхәррирләренең әсәрләреннән кыска-кыска мәкаләләр укыдылар. Зур мөхәррирләренең тәрҗемәи хальләрен сөйләделәр, рәсемнәрен күрсәттеләр. Соңыннан да һәммә йердә сүз шул хакта булды. Җәгъфәр әфәндегә шул җәмгыятьнең «Болгар әдәбият музее» исемендә болгарларда матбагачылык башланганнан бу көнгә кадәр килгән болгар китаплары илә тулы музейга, эстәсә, керергә рөхсәт бирделәр [.....] Җәгъфәр әфәндегә күрсәтеп йөрергә бик күп кеше үзенең хезмәткә хәзер икәнлеген бәян кылсалар да, Җәгъфәр әфәнде ялгыз гына барачак булды, һәм дә китте.
Музейда, телефон берлә әйтелгәнгә, Җәгъфәр әфәндене каршы алып, узейның һәммә бүлмәләрен ачык куйдылар. Бу музей күпдин түгел генә әдипләр җәмгыятенә бирелгәнгә, ислях кылынып йетмәгән иде. Бик зур залның һәммә тарафында китап тулган иде. Бер почмакта бик биек иттереп өеп куйган китаплар янына барды. Өстенә зур кәгазь берлән нинди китап икәнлекләре, нинди фәннән икәнлеге язылган булса да, Җәгъфәр әфәнде анысына карамаенча, бер китапны алып ачты. Күзенә «Нифас — хатыннарның рәхемнәреннән төшә торган кан [......] » — дигән сүзне күргәч тә, нинди китап икәнлеген белде. Тиз генә икенчесен алды. Моны да ачты. Күзенә, кыш көне истинҗаны артка таба кылырга дигән сүз чагылгач, баягыдан да кәефе китеп, з гына ыргытып бәрмәде. Өченчесен алып ачса да, «җимаг вә госел» дигән сүзне күргәч тә, анысын да ташлады. Җәгъфәр әфәнде бу кадәр күп, тау кебек тора торган китапларга карап, тагы караса да, зина ләүвата чыгар дип куркып, арамаска башлады, һәм күңеленә болгарларның күт мәсьәләләреннән үтә алмауларына бик гаҗәпкә калды. Һәм дә вакыйган да әллә болар шундый күттән башканы белми торган сәфил халык микән дип тә уйлады. Исәпләп кенә моннан киткәндә бер йергә бәрелде дә, әллә нәрсәләр дөбердәде, карарга өлгерә алмады, Җәгъфәр әфәнде үзен китаплар астында хис итте. Селкенергә тотынды. Чыгарга тырышты, булмады. Тын алырга һава керерлек тишекләр генә калганга, Җәгъфәр әфәнденең шул тишек тугрысында ята торган бер китапка күзе төште. «Сарфы лисаны гарәби» дип язылган иде. Никадәр маташса да, чыга алмады, тирләде, пеште, ачуы килде, һәммә тишектән моны мыскыллаган кебек «Гарәбчәсарыф», «Сарфы Әхмәтҗани», «Сарфы Әхсани»
кебек сүзләр күренәләр иде. Тагы бераз булса, бәлки Җәгъфәр әфәнде, үлмәсә дә, бераз авырлыкта булган булыр иде. Бәхетенә каршы, хезмәтче килеп йетеп, әгъфәр әфәндене чыгарды. Җәгъфәр әфәнде чыкты да, бераз селкенгәннән соң, китапларыны карарга тотынды. Боларның һәммәсе гарәп лисанының сарыфы иде, һәммәсе дә эшкә ярамаган һәм ярарлык булмаган китаплар иде.
Болар шулкадәр күп иде, әгәр дә боларның гадәден бер француз статистигына әйтсәк, гарәп сарыфына шулкадәр китап язылган, русчага, әлбәттә, артык, арсычага моның яртысы гына булсын, французча, нимесчә, әлбәттә, арсычадан ким түгел. Үз телләре өчен, әлбәттә, гарәпчә кадәр икедән ким булмаска кирәк дип, болгарлар хакында гыйльме лисанның ни дәрәҗә тәрәкъкый итүе хакында бер бик яңлыш кагыйдә чыгару ихтималы бар иде.
Монда «гарәп», «сарыф» дигән сүзләргә изафәсе мөмкин булган сүзнең берсе дә калмаган иде. Болар үзләре төрлесе төрле гасырда төрле кешеләр тарафыннан язылса да, тәрбиятел-әтфальгә мөхаләфәте берлән беравыздан чыккан кебек иде, боларның исемнәре, кәгазьләре, мөхәррирләре башка булса да, мисаллары әлеге «фәррә», әлеге «баг», иске «акшәгарра» иде. Болар һәммәсе дә «Шәрхе Габдулла»ны бутап-җутап, үз исемен өстенә «мөхәррире Әхмәтҗан» яисә «мөәллифе Мөхәммәтҗан», яисә кад әлләфәһү әлгабде әлфәкыйрь Габдулла бине фәлән» дигән кебек сүзләрне куяр өчен башын күткә, күтен уртага китергәннәр иде. Җәгъфәр әфәнде бу кадәр күп бертөрле китапның язылуын һич аңлый алмады. Гарәп теле шулкадәр могтәбәр булган, үрәсең, диер иде, тарихта күреп, болгарларның иң зур голяма, өдәррисләренең дә гарәпчә бер авыз сүзгә икътидарлары юклыгын бик яхшы белә иде, хасыйле, бу табышмакны ничек тә таба алмый иде. Ахырдан, әсләксез-нисез, «Шәрхе Габдул-ла»сы бар һәр кеше: «Кеше китап яза, мин дә языйм», — дип язганнардыр, диде дә эчкә таба китте. Күзенә борчак чүмәләсе кадәр өелгән китаплар күренде. Карый башлады. Ни күзе берлән күрсен —
тәҗвид!! «Мифтахетдин тәҗвид», «Тәҗвиде Зыяи», «Тәҗвйде әүвәл»,
«Мөфассал тәҗвид», «Балаларга тәҗвид», «Мохтәсар тәҗвид» вә моның төсле йөзләрчә исемнәре илә тәҗвид китаплары өелгән иде. Монда нәсер берлән, игырь берлән язылган сөальле-җаваплы, бәянлылары, тышына авыз сурәте төшергәннәре, «һәр хокукы мөхәрриренә мәхсус» дип язылганнарының исәбехисабы юк иде. Карый башлады, һәммәсе «Карабаш»тан күчергән дә үз исемен язып куйган иде.
Җәгъфәр әфәнде: «Бу ник безнең халык эшләмәенчә шөһрәт тотарга бик ярата икән?» — диде. Һәм дә тәҗвидләргә карап: «Әгәр Коръән ләфызына биргән әһәмиятнең йөздән берен генә мәгънәсенә бирелсә иде, бу көн болай булмас идек, ләфыз харап итте безне, ләфыз», — диде дә тагы эчкә китте.
Күзенә әллә нинди зур табак кәгазьгә эшләгән Истанбул сурәтләре, Мәккә, әдинә сурәтләре, кыямәт агачлары, сидрәтел-мөнтөһа, башмак Шәрифләр, аяклар, яшь ага торган күз сурәте бик биек иттереп өелгән иде. Боларны күргәч, Җәгъфәр әфәнде: «Менә болгарларның сәнаигы нәфисәсе», диде дә, арап та тормады, тагы эчкә китте. Күз алдына килгән өем кәгазьне карый башлады. «Җен бөтие», «пәри догасы», «сөйдергеч», «байлык догасы»
«тылсым», «сарымсак догасы», «догаи кадәри» вә башка әллә нинди догалар тулган иде. Боларның һәммәсенең башына хәзрәте рәсүлдән риваятьләр язылган иде. Һәм шулай дөрест чыгуына әллә нинди вәгъдәләр кылынган иде.
Җәгъфәр әфәнде боларны күргәч тә, менә ул безне алдап эштән калдыручылар, езне ялкаулыкка өйрәтүчеләр, диде дә, кулына эләккәннәрен бик каты күтәреп бәрде. Моның артыннан күзенә аз гына китап күренде, боларны барып караса, гарәп нәхүе булып чыктылар. Боларны күргәч, Җәгъфәр әфәнде ихтыярсыз көлде. Күңеленнән генә булса да гарәпнең нәхүен шуннан артык белгән кеше булмаган икән, булса мотлак язмый калмаслар иде, диде. Бер төштә «мантыйк» дип язып куйган китаплар янына барды, ачты, карады, һич мантыйк диерлек бер китап күрә алмады. Һәммәсендә әллә нинди низаг ләфызлары тулган иде, актара-актара ватылган гарәп теле берлән язылган берике мең ел мокаддәм мәгълүм булган мантыйк кагыйдәләрен кайсысында тапты. Һәммәсе искергән, чергән, эштән чыккан иде. Болар арасында болгарча язылганы булса да, һәммәсе дә бер хәерче капчыгы иде. Боларга карап, әгъфәр әфәнде: «Безнең голямамызның кальбләрен зәһәрләүгә болар кадәр хезмәт иткән нәрсә булмаган, халыкны җәһле мөрәккәб итеп тотарга, башка нәрсәне уйларга башының кабилиятен калдырмауга, болар төсле хезмәт иткән нәрсә булмаган», — диде дә тагы башка китаплар янына китте. Юлда бик күп китаплар булса да, Җәгъфәр әфәнденең күзе болгар гәзитәләре дигән кәгазьгә төште дә, ашыга-ашыга шунда таба китте. Төрле гасырда төрле исемнәрдә чыгарылган болгарларның дәвери әдәбияты монда җыелган иде. Иң әүвәл Җәгъфәр әфәнденең күзе «Тәрҗеман»га төште. Җәгъфәр әфәнде ихтыярсыз зур күчә «Тәрҗеман» гәзитәләрен кочаклады да, күзендин теләр-теләмәс яшь ага башлады. Бу, саташкан кеше кебек, боларның аерым нумирларын алып үпте. Йөзенә сөртте. Күзләреннән аккан яшьләр берлән «Тәрҗеман»ның каләме очыннан чыккан яшьләр бергә кушылды. Иң беренче гәзитә мөхәррире, ң беренче милләтпәрвәр, иң беренче хәмияте миллия уяткан, иң беренче мәңгелек йокыдан уянып, иптәшләрен уяткан, бөтен болгар галәменә мәгариф гыйлем зыясын сачкан Исмәгыйль бәк берлән сөйләшкән кебек булды. Аның берлән болгар мәсьәләләрен мөхакәмә кылган кебек булды. Моның күңеленә Исмәгыйль бәкнең [......] туңган, каткан башлар «Тәрҗеман»ның электрик җылысы берлән эрүләре, үлгән, беткән җаннарның терелүләре, хәрәкәткә килүләре, хасыйле, болгарлар арасында бүген сөйләнгән, бүген макталган һәм макталырга сәләхиятле нәрсәнең һәммәсенең дә мөәссисе, сәбәпчесе
«Тәрҗеман» мөхәррире икәнлеген уйлап, болгарлардан да шулкадәр гали кешеләр чыккан, ник бу беткән соң? — диеп хәйрәткә калды. Бу гәзитәләргә карап бик озак катып торды. Моңарга гәзитәнең теле, язуы, рәвеше — һәммәсе мөкатдәс кебек күренә иде. Боларны карады, укыды, һәр сүзе алтыннан кыйммәтле, һәр сүзе хакыйкать, һәр сүзендә кальбтән чыкканлык беленеп тора иде. Әгәр унтугызынчы гасыр халкы кебек яхшы сүзләрне язып эчүнең авырудан файдасы булуына ышанса иде һәм бөтиләрнең җеннән саклавына ышанса иде, Җәгъфәр әфәнде боларны җиде көн, җиде төн җидешәр тарелкага гына язып эчмәенчә, җитмеш ел буенча җитмеш тарелкага язып эчәр иде. Һәм дә шундагы мәкаләләрне карындык, сәхтияннәргә төреп, берне генә такмаенча, бөтен йерен шуның берлән тутырыр иде, һәм дә шул «Тәрҗеман»
мәкаләләреннән генә истиганә таләп кылыр иде. Моның күршесендә Казанда чыккан «Кабан» дигән гәзитә өелгән иде. Бу гәзитә «Тәрҗеман»ның баласы һәм аның хезмәтчесе иде. Бу гәзитә дә егерменче гасырның башындук чыга башлап, утыз бишенче елга кадәр дәвам иткән һәм дә халык арасында бик яңы мәсьәләләрнең ачылуына сәбәп булган, туңган димагларны эреткән, халыкка гайрәт, хәмият, садакат биргән иде. Моның да янында бик озак торды, әкаләләрен укыды, тәфрика сурәтендә язылган хикәятләрен, романнарын карады, һәммәсеннән болгар исе чыга, һәммәсе дә болгарлыктан хәбәр бирә иде. Моның янында Казаннан да егерменче гасыр башларында ун сәнәгә дәвам итеп, алучылары булмаенча ябылган «Игенче» дигән гәзитәсене карарга тотынды. Бу гәзитә болгарлар арасында игенчелекне ислях кылу фикеренә хезмәт иткән иде. Һәммә болгарлар арасында төрле укулар, һөнәрләр таратырга да бик иҗтиһат кылган иде. Моның соңында Оренбургта нәшер кылган «Сакмар» гәзитәләрен, Әстерхандагы «Хәзәр», «Барабыз» исемендәге гәзитәләрен һәм дә «Болгар»; «Уку», «Дин» исемендәге журналларын,
«Мулла» исемендәге көлке гәзитәләрен—һәммәсен карады, һәммәсенә исе китте, һәммәсенең мөхәррирләренең рәсемнәре һәм дә кайсысының каләме, айсысының кара савыты, зур кешеләр берлән язышкан хатлары да бар иде.
Һәммәсеннән бер дәрт, өмет, ләкин үлә торган ис чыга иде. һәммәсе бер нәрсәдән зарланалар иде — һәммәсе милләтнең китешеннән һәм үзләренең тормышларыннан разый түгелләр иде. Болардан китте. Кечкенә генә өеп куйган китапларны карый башлады. Болар романнар, хикәяләр, театр китаплары иде. Кайсысын укыды, кайсысын карады. Бик күбесе үзендә барлар, кылганнар иде. Боларның эчләрендә матур тасвирлар берлән тулганнары, бик ачы күз яшьләре тасвир кылынганнары — тормышымызга бик каты-каты һөҗүмнәр, тормышымызның начар якларын күрсәтүләр, тормышны исляхка юллар күрсәтүләр, идеаллар берлән тулганнары бар иде. Ләкин болар никадәр яхшы булсалар да, шулкадәр аз таралганлыклары боларңың ничә мәртәбә нәшер кылынуларыннан күренеп тора иде. Боларның күбесе начар кәгазьгә эшләнелгән, начар типографияләрдә, начар хәрефләр берлән басылган иде.
Тышларында «һәр хокукы мөхәрриренә гаиддер» сүзләре, сирәк-сорак кына мөхәррирләренә башкаларының «нашире — фәлән» дигән сүзләре күренде. Бу сүзләр болгарларда рәтле наширләренең булмавын, булганнарының
«Фәзаилешшөһүр» нәшереннән уза алмауларын күрсәтеп тора иде. Җәгъфәр әфәнде шулкадәр зур халык арасында милләт өчен никадәр маллар кызганмаган кешеләр була торып, иң беренче кирәкле эшкә тотынучысы табылмавына моңганча да гаҗәпкә калса да, бу вакытта бигрәк гаҗәпкә калган иде. Моның артыннан музыка ноталарын карады, шигырьләр кыйеьмең карады. Болгар шагыйрьләренең шигырьләре Җәгъфәр әфәндегә тагы тәэсирле, болгар шигыренең рәвеше «силлабическое» бигрәк табигый, төпле күренә иде. Бик күп шагыйрьләрнең әсәрләрен карады. Бик күбесенең тормышы хакында уйлады, бик күбесенең нинди мәшәкатьләр күрүен күңеленнән кичерде. Мондин да борылды, нишләсен, «ысулы җәдит—ысулы гатикъ низаглары» дигән сүзгә күзе төште. Өелгән китапларны карый башлады. Җыен мәгънәсез мәсьәләләрне әллә нинди мәгънәсез сүзләр берлән сөйләнгән иде. Кайсысында «ля» кирәклеге бик зур бер мәсьәлә иттереп язылган. Кайсысында «әбҗәд»нең диннең әсасе булуын дәгъва кылынган иде.
Монда һич диндә эше булмаган, әхлаксызлыклары берлән бөтен дөньяда шөһрәт тоткан фахеш галәменең каһарманнары һәм әфьюв тәэсиреннән рамазанда да котыла алмаган, вак бәласендин мәсҗедтә аерылып тора алмаган кешеләр дә үзләрен бик диндар итеп күрсәткән булып, үзләренең кылганнарын бер дә күрмәенчә, тавыш берлән укытуда көфер барлыгын, дингә ярамавын кычкырып-бакырып сөйләгәннәр иде. Һәм дә болар арасында болгарларда җүләрханә (сумасшедший дом) булмау сәбәбендин гакыллылар арасында йөреп, үзен гакыллы диеп белеп, шундый эшләргә катышкан кешеләрнең дә мөхакәмәләре бар иде. Җәгъфәр әфәнде боларны карый-карый бик арыган иде.
Бөтенләй карап бетерсә дә, хәзер күзенә бу китаплар һәммәсе төтен берлән капланган кебек күренгәнгә, нумирына кайтып бераз хәл җыйгач, яңадан килеп караячак булып кайтып китте. Күргәнен, ишеткәнен тәртипкә салып бетерә алмаенча, бик арыганга күрә, бераз хәл җыяр өчен ятып алмакчы булды, әм дә ятты. Башы тулып беткәнгә күрә рәтләп йокыга китә алмады. Китсә дә йокысының рәте булмады — әллә нинди болгар музыкалары, болгар әдипләре, олгар галимнәре берлән башы әйләнеп бетте, һәммәсе берлән бергә әллә нинди судан бер парахут берлән китәләр, имеш. Парахутта озын көйгә болгарча: «Калган хәтер, үткән гомер, егласаң, да, кайтмыйдыр», — диеп җырлыйлар, имеш. Көн матур, имеш, кояш ялтыраган, имеш, йер һаман караңгылана, имеш. Капитан болгар, имеш, ул бер мулла төсле чалма-чапан кигән, имеш. Лоцманнар бик зур корсаклы унтугызынчы гасыр байлары төсле кешеләр, имеш. Һаман баралар, имеш, баралар, имеш, боларга юлда бозлар очрый, имеш. Көн караңгылана бара, имеш, менә болар Казанда булдылар, меш, Казан караңгы кояш тотылган, имеш. Күк йөзендә йолдызлар да ялтйолт итеп күренеп китәләр, имеш, менә Сөембикә манарасы тугрысында булдылар, имеш. Манара селкенә, имеш. Манара — кеше, имеш, манара авырый, имеш, баягы капитан янә килде, имеш, ул хәзер кара чалма, сары чапан кигән, имеш, күзләре ялт-йолт итә, имеш. Ул манараны караучы, имеш, л аны аудармаска тырыша, имеш, Манара селкенгән саен күтәрелгән йеренә чапан кыстыра, имеш, менә манарага керде, имеш, менә тагы селкенә, менә ава, менә бетә, имеш. Менә башындагы ае селкенә, имеш, менә актык селкенүе
— ауды, ае да күздән югалды, теге капитан да ут булып югалды, имеш, араңгы, имеш, күзгә төртсәң күренмәс, имеш, менә Җәгъфәр белегевар арык атка атланып, Гаязетдин Үзбәк хан берлән очып килделәр, имеш. Намаз укымакчы булдылар, имеш, бернәрсә дә юк, имеш. Менә бер яктан Олуг Мөхәммәт хан чыкты, имеш, озак үтмәде, өрпәк сарган, кара күлмәк кигән Сөембикә чыкты, имеш. Һәммәсе Сөембикәне күргәч, аңарга килделәр, имеш, л: «Килмәңез, килмәңез, мин беттем», — ди имеш тә, Җәгъфәр белегевар да ташка әйләнде. Олуг Мөхәммәт күздән югалды, имеш, Үзбәк хан да шунда егылып үлде, имеш. Менә Сөембикәгә әллә кайдан: «Үзбәк тә үлде, Олуг Мөхәммәт тә үлде, Җәгъфәр белегевар да үлде, инде син генә калмакчы буласыңмы?» — дигән тавыш та ишетелде, имеш тә, «бетте» диеп Сөембикә дә югалды, имеш». Бу тавышка Җәгъфәр уянып китте, шабыр тиргә баткан иде. Ни күргәнен рәтләп уйларга башы да юк иде. Уянып китүенә, «Сөембикә үлде», — дигән тавыш ишетелгән кебек булды һәм күңеленә «жу» итеп Сөембикә үлүе урынлашты, һич хәбәр-фәлән алмаса да, Җәгъфәр әфәнде
Сөембикә үлде диеп, кистереп куйды. Әйберләрен дә карамады, бик тиз вокзалга чапты. Анда очраган кешеләрнең сорауларына җавап бирмәенчә, окзалдагы кешеләрнең моны төрлечә тәгъзим кылуларын күрмәенчә, шул сәгать поездга утырып китте. Һәм шул көнне Казан аша утарына китте.
Казаннан үткәндә Сөембикә башнясын күрде, вакыйган, селкенеп тора төсле иде. Вокзалдан атлар алып, бик ашыгып, бернәрсә дә күрмәенчә өенә кайтып керде, тишенмәде-нитмәде, тугры Сөембикә бүлмәсенә керде, Сөембикә сары киемдә иде. Бүлмә караңгы гына иде, лампа яктысы да, аз гына төшеп, өембикәнең йөзене моң иттереп күрсәтә иде. Җәгъфәрне күрү берлән күзе аңа төште. Теле (беткәнгә) кулы берлән, күзе берлән тизрәк кил, дигән кебек була иде. Җәгъфәр янына барып тезләнде, кулын үпте. Күзендин аккан яшьләр дә Сөембикәнең салкын кулыннан ага башладылар. Сөембикә бик озак Җәгъфәрнең күзенә карап торды да: «Бетте!» — диде дә җан бирде. Җәгъфәр дә, кулын тотып үбеп, еглады-еглады да, хәле беткәч, үз бүлмәсенә чыгып, ераз хәл җыйды. Җәгъфәргә баланың үле тууын һәм Сөембикәнең кушуы буенча «Туктамыш» исеме кушылуын белдерделәр. Җәгъфәр баланы китерергә кушты. Китерделәр. Җәгъфәр әфәнде: «Актык болгарның актык баласы, актык үлек»,— диде дә һушсыз булып егылды. Әллә нинди дару берлән һушына китерделәр. Ләкин Җәгъфәргә һушлы булып вакыт үткәрү һушсыз булып торудан мең өлеш авыр иде.
Иртәгесен Җәгъфәр әфәнде зиярәт казытып, Сөембикәне күмде. Күмгән вакытта Казаннан вә башка йерләрдән бик күп кешеләр җыелган иде. Һәм дә Петербургтан да бик күп җәмгыятьләр тарафыннан тәгъзиягә бик күп кешеләр килгәннәр иде. Җәгъфәр әфәнденең үтенүе буенча, тәмам мөселманча кәфеннәр тегелеп вә зиярәт казылып, мөселманча күтәрелеп барылып күмелде.
Җәгъфәр әфәнде үзенең кая барасын, ни эшлисен белмәенчә, өйдә тора алмаганга, Казанга китте. Бару берлән Сөембикә манарасына барса да, анараның төбендә ишелүен, һәм дә манараның ташларын әрчүләрен күргәч, ишләргә белмәенчә, Шәһри Болгарга юнәлде. Анда барды.
Болгарларның зиярәтләрендә ташларны карап, аларның ничәнче елларда торуларын исәпләп һәм ул вакытта аларның нинди шәһәрләре барлыгын уйлап торып, йөреп арып беткәндин соң, манарага менеп, Болгарның әтрафын карарга тотынды. Манараның ташларында әллә никадәр язулар язылган иде.
Һәммә ташта бер кешенең фәлән ел килүе, фәлән кеше берлән килүләре язылган иде. Җәгъфәр әфәнде манарага карап, һич караучысыз, җансыз нәрсә ничә йөз еллар торуын, болгарларның никадәр эшләр эшләгәннән соңында, инди зур халык булып торгандай соң да бетүенә гаҗәпкә кала иде. Ахырдан, у манараның, шул, нигезе таза салынгандыр, безнең һәммә эшемез төтен өстенә корыла иде, шул сәбәптән беттек, диеп хөкем чыгарды. Җәгъфәр әфәнде, күп уйлый-уйлый, бераз саташа башлаган иде. Аның күзенә һаман баягы капитан, муллалар, баягы лоцманнар, болгар мөхәррирләре, болгарлар, арш музыкасы күренгән кебек була иде. Сөембикә күренгән кебек була иде.
Төн булды. Җәгъфәр әфәнде һаман манарадан төшмәде — һаман уйлый, үзе белгән болгар көйләрен җырлый иде. Еглый иде. Менә бара-тора ай туды, ул элгәре кызарып чыкса да, бара-тора бөтен дөньяны нурлатты. Җәгъфәргә ай яктысында, болгар зиярәтенә болгар гаскәрләре килгән кебек була иде. Менә озак үтмәде: әллә кайдан кап-кара болыт килеп айны каплады, йел чыкты, анара «ыж-ыж» сызгыра башлады. Җәгъфәр әфәнде бераз туңа башлады. Ул үзенең киемнәренә төрелебрәк, бер почмакка утырып, тагы уйларга тотынды.
Менә моңлы йел тавышына калгый башлады. Күзен бер ача, бер яба иде. Шул арада болгар мөхәррирләре күренгән кебек була иде. Сөембикә дә күренгән кебек була иде. Менә тагы йел ыжгырырга тотынды. Менә манара селкенә.
Менә купты, менә тагы Җәгъфәр әфәнде калгый башлады. Менә Сөембикә:
«Әйдә, беттеме?» — диде. Менә тагы ыжылдау. Менә Җәгъфәр күзен ачты, ни күзе берлә күрсен — манара авып бара иде. Җәгъфәр: «Бетте!» — дияргә өлгерә алмады, ташлар басып, җаны чыкты. Актык болгар да үлде.
Тарих җәмгыяте Җәгъфәрне казып алып күмделәр. Китапларын, йберләрен музейларына алдылар. Болгарлар хакындагы сүзләр йөз елларга кадәр онытылмады. Аларның әдәбиятлары, музыкалары да ничә йөз елларга кадәр китте. Үзләре, унтугызынчы гасырда унбиш йердән аштан кайтып хәл җыярга яткан мулла кебек, каберләрендә тыныч-тыныч йокладылар.
Мөхәммәт Гаяз. 27 нче ноябрь, 1902 санә, ренбург. Ильин фатиры.
Хатимә Укучы. Сез мине хәзер бу киләчәктән хәбәр бирә, тәкъдиргә ышанмый дип, яисә бу фалчы, багучы икән, кешеләрне алдарга тели, югыйсә ничек алдан хәбәр бирү мөмкин, дип гаепләрсез, ничек уйласаңыз да уйлаңыз. Фәкать китабымны укыңыз да тасвир кылган тормышның китешләрен мөляхазә кылыңыз.
Дөрест, мине сүгәрсез, бәлки кяфер диярсез, аннан зур сүз тапсаңыз, нысын да, бәлки, әйтерсез, китабын да күтәреп бәрерсез,аларның һәммәсенә дә мин бик разый, фәкать уйлаңыз да укыңыз гына! Бу китапны язудан мәкъсудым сезгә яхшы күренеп, сездән үземнең тормышым өчен бер файда итү түгел, бәлки хакыйкатьне күрсәтеп, сезне шул мәсьәлә хакында бераз уйлату, һәм җитди тарызда хезмәте миллиягә тотынырга тиешлеген белдертеп, ераз «милләт хезмәте» дип йөри торган нәрсәләремездән мәгънә чыкмавын күз алдында китереп аңлату өчендер. Дөрест, мондагы сүзләр бик каты сөйләнелгәндер. Мондагы мәгьнә дә бик авырдыр. Боларны ишетү дә бик кәефсездер. Ләкин бу — хакыйкатьтер, һәм дә пәк ачы хакыйкатьтер. Әгәр милләтемез шул юл берлә китсә, ике йөз елдан соң булмаса да, бер вакытны инкыйраздан котылу ихтималы юктыр. Бездә милләт булып торырлык нәрсәләрнең уиикедән берсе дә юкдыр.
Хәзер дә һәммә эшкә назары инсаф берлән үзеңезгә бик ышанмаенча гына эшләгән эшләрнең ни файда итдекләрен вә эшли торган эшләремезнең ни файда китерәчәген уйлаңыз әле. Әгәр әллә нинди хыялларга мөбтәля, үзенәүзе бик ышанган кеше булмасаңыз, дөньяның китешеннән хәбәрсез, гыйльме мәгыйшәт, «социологические науки» хәлләреннән белемсез кеше булмасаңыз, инем сүземдә хакыйкатьтән башка нәрсә тапмассыз. Бу— хакыйкатътер, улачак хакыйкатьтер. Ләкин мәшрут хакыйкатьтер. Әгәр дә тормышымызны, итешемезне, кылынышымызны хәзер үзгәртсәк, бөтен киләчәкләремез икенчегә әверелүе ихтималы да бик якындыр. Бертөрлеләреңез, язуын язсын иде, ник бу кадәр ачы лисан исгигьмаль кылган, яхшылап аңлату гына кирәк иде, диерсез. Бу да бер мәсләк, әмма минем мәсләгемә бөтенләй башка мәсләк.
Минемчә, үлек кеби йоклаган кешене уятыр өчен, аны бишектә тирбәтүдән бернәрсә чыкмый, аны тиз уятасың килсә, аның бик каты кабыргасына төртергә кирәк. Хәтта ике кабыргасы бер-берсенә ябышсын. Ул, тиздән уянып китеп, йокы ачуы илә уятучыны шулкадәр тәмле йокыдан уятуы өчен, сугып екса да егар. Ләкин икенче вакытта алай вакытсыз ятып йокламас. Менә минем мәсләгем шул һәм шуның берлән барам.Тагы минем болай каты язудан зарар булса да, үземә булачак, уянган милләт мине бик каты сугып егачак.
Ексын! Мин анысыннан курыкмыйм, минем тагы аякка басарга куәтем калыр.

You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 09
- Parts
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 01
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 02
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 03
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 04
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 05
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 06
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 07
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 08
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 09
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 10
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 11