Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 07

Җәгъфәр әфәнде боларны тагы бик озак карап торды. Болар арасында Үзбәк ханга Мисыр хәлифәләреннән йебәрелгән кылыч та бар иде. Монда да бик озак торды. Монда да болгарлар хакында, аларның киемнәре хакында, аларның торулары хакында бик күп сүзләр ишетте. Болар арасында йөргәндә звонок тавышы ишетелә башлады. Һәм анда да, монда да хезмәткәрләр залга җыелырга вакыт икәнлеген белдереп йөри башладылар. Җәгъфәр әфәнде дә су кеби ага торган халык берлән бергә чыкты. Аны каршы залга, рәис янындагы үзенә хәзерләнгән урындыкка утырттылар. Залдагы халык бик кызу-кызу урынлаша башладылар. Җәгъфәр әфәнде бер якта бик күп ирләр, хатыннардан мөрәккәб оркестр күрде. Озак үтмәде, тагы звонок булды һәм яңы гасыр керергә биш кенә минут калганлыгы белдертелде. Халык һәммәсе дә «ура» дип кычкырырга хәзерләнеп тамакларын рәтләргә тотындылар. Тамак тавышы аз гына безнең унтугызынчы-егерменче гасырда мулла хотбә укып бетергәндә бөтен мәсҗедне күтәрә торган тамак кыру тавышы булмаенча калды. Һәммә кешенең, менә йетә, менә йетә, дип йөрәкләре леп-леп итә башлады. Менә кинәттән оркестр да гөрләп китте. Бөтен залны музыка тавышы алды. Һәммә кеше бу моңны — болгарларның тормышларының ничек икәнлеген күрсәтә торган шаһитне бик ихлас берлән, һәр тавышыннан әллә нинди уйларга чумып тыңларга тотындылар. Бу көй болгарның сонгый көйләреннән егерме беренче гасырда чыккан «Өмет бетте» дигән көй иде. Бу көй шулкадәр тәэсирле иде, инди җиңел уйлы җилбәзәкләрне дә бик тирән фикерләргә чумдыра иде.
Ниндәй каты йөрәкле кешеләрнең дә күзләреннән яшьләр агыза иде. Җәгъфәр әфәндегә бу алай тәэсир кылмады. Ул хәзер шулкадәр кәефсез, шулкадәр авыр хәлдә иде — һичбер нәрсәгә кайгыра белми иде. Музыка туктады. Бөтен залны
«ура» тавышлары тутырды, һәммә яктан: «Яшәсен яңы гасыр, яшәсен!» —
тавышлары ишетелә башлады. Бердән музыка гөрләде. Оркестр баягыдан да гайрәт берлән русларның «Барабыз» дигән уенын уйный башлады. Бу көй шулкадәр кәефле, шулкадәр моны тыңлавы җиңел иде, нинди кайгылы кешенең дә кайгыларын Каф тавы артларына таратырлык иде. Музыка туктады. «Ура», «Яшәсен» тавышлары тагы дөньяны күтәрде. Электрик утлары бөтен дөньяны алган иде. Урамнан да «ура» тавышлары ишетелә иде.
Озак үтмәде, тагы «яшәсен» тавышлары күтәрелә иде. Җәгъфәр әфәндене рәис яңы гасыр берлән тәбрик кылып: «Яңы гасыр мөбарәк булсын»,— дигән сүзгә

Җәгъфәр әфәнде: «Өмет бетте, сезгә мөбарәк булсын барьщыз», — диде. Һәм күзләреннән яшьләр ага башлады. Кешеләр бер-берсе илән күрешә, тәбрик кылыша башладылар. Бер чирек сәгать үткәннән соң рәис, кафедрага чыгып, ер кыска гына яңы гасырның гомум бәни бәшәр өчен сәгадәт гасыры булуын теләп, ашка чыгарга үтенде, һәм Җәгъфәрне алып зур залның ишеген ачып йебәрде. Тагы музыка гөрелдәде, болгарларның «Агач башы» дигән көе уйнала башлады. «Браво»лар, «Ура»лар, «Яшәсен!»нәр берлән тагы бер зал гөрләгәннән соң, һәммәсе урынлы-урынына утырдылар. Җәгъфәр тагы иң түргә утырды. Аш килә башлады. Ашлар арасында вак-төяк сүзләргә башка, рада килә торган болгар ашлары хакында сөйләнә иде. Кайсы — болгар ашын яхшы, кайсылары бик майлы табалар иде. Хәтта кайсылары шул майлы ашларның болгарларның рухларын үтерүгә сәбәп булуын, ларны дорфаландыруын, ашларны ашап йөрүне үзләренә вазыйфа ясаган муллаларның бигрәк тупас булуларына кадәр барып йетәләр иде. Ни сөйләсәләр, ни кылынсалар да, Җәгъфәр әфәнденең иң авырта торган йеренә тия иде. «Ура, яшәсен, яңы гасыр яшәсен!» — дип бокаллар күтәрелгәннән соң, рәисе җәмгыять аяк үрә торып сүзгә башлады. Бу көнге көн үткән заманда мисалы күрелмәгән көндер, бу вакытка кадәр нинди зур вакыйгалар булса да, инди зур бәлаләрдән дөнья котылып калса да, аларның шатлыклары да бу көнге көннең шатлыгына нисбәт кылырлык түгелдер. Үткән егерме беренче гасырның бәни бәшәр тарихында нинди әһәмиятле мәүкыйглар иттихаз иттеке мәгълүмдер. Бу гасырның ихтирагаты, бу гасырның кәшфияты унтугызынчыегерменче гасырларны гына түгел, егерме беренче гасырның үзенең халыкларын да хәйрәттә калдырмыштыр. Безне чолгап алган нәрсәләр, үземез күргән нәрсәләр һәммәсе егерме беренче гасырда кәшеф кылынмыш, исә егерме беренче гасырда тәкмил кылынмыштыр, егерменче гасырда тәдавиясе мөмкин түгел дип фараз кылынган авырулар,егерменче гасырда иң куркынычлы дошман саналган микроблар, егерменче гасырда уйлый алмаган фикерләр — һәммәсе егерме беренче гасырда мәйданга чыкмыштыр. Минем мәкъсудым бу гасырның кәшфиятын санау түгел, фәкать яңы гасырга керер өчен бер мөкаддимә генәдер, бу гасырда бөтен бәни бәшәрдә үзгәрүләр булдыгы кеби, без русларда да бик күп тәбәдделат булмыштыр, руслар тагы үзләрен галәмгә таныттылар. Руслар үзләренең саф дәрунлыклары берлән обломовлык лязем берлән' мәлзум төсле түгеллеген исбат иттеләр. Эшләгән эшләре берлән бөтен дөньяны хәйрәткә калдырдылар. Голум, фөнүн, анагатьтә, сәнаигы нәфисәдә руслар бик күп хезмәт иттеләр, һәр фәндә рус галимнәренең исемнәре фәннәрне бизәкли башладылар. Гыйльме мәгыйшәте бәшәрдә дә русларның әһәмиятләре бик зурдыр. Аларның иткән хезмәтләре дә бик бөектер. Бу гасырда һәммә халыкта төрле тәбәдделләр булдыгы кебек, езнең күршеләремез, дөрестән әйтсәк, безнең мөгаллимнәремез болгарлардагы бәхетсез тәбәддел бер халыкта булмады. Бу халык нинди иң мөһим эшләрендә йөргәннән соң, тарихы бәшәрдә бик зур вакыйгаларга сәбәп булганнан соң, янып беткән шәм кебек, эределәр дә беттеләр. Уникенчеунөченче гасырларда болар, русларга караганда бик зур милләт һәм бик тәрәкъкый иткән халык булдыклары кеби, Азиядан килгән татарларга кушылганнан соң, безнең милләте хакимемез дә булганнар иде. Бара-тора бездәге иттифак, алардагы ихтилаф дөньяның китешен үзгәртте. Без акыртынлап аларга мөкавәмәт кыла башладык. Бара-тора аларга галиб тә була башладык. Ахырында уналтынчы гасырда, бөтенләй галиб булып, милләте мәхкүмәмез арасына керделәр, болар шул вакыттан бирле тәмам биш гасыр ярым безнең тәхте итагатемездә тордылар, табигатьләрендәге сабырлыктан, олар бик тиз безнең гадиләнә идарәмезгә ияләшеп китеп, һичбер вакытта истикълялларын кайтару фикеренә килмәделәр. Болар төрки нәселенә мәнсүб бер халык иделәр. Боларның телләре дә төрек телләренең бер төрлесе иде.
Болар тугызынчы яисә сигезенче гасырда ук исламият кабул итеп, мөселман булганнар иде. Шуның өчен безнең берлә ал арның араларында дин башкалыгы күп вакытта үзенең тәэсирен белдерә иде. Алай булса да, ике якның да инсафы аркасындамы, әллә замананың тәэсире сайәсендәме, оларның гомуми тормышларына бу дин башкалыгы тәэсир итмәгәндер.
Фәкать болгарларның хосусый үзләренә караганда, бик күп зарар иткәндер.

Болар безнең берлә диннәре башка булу җәһәтеннән актыккы гасырларына кадәр балаларын безнең мәктәпләремездә укытуга шикләнәләр иде. Шуның өчен һәрвакытта безнең мәктәпләремездә болгарлар бик санаулы гына булмыштыр. Болгарларның үзләренең китешләре бу заманага яраклы түгел иде. Шуның өчен аларга нигезләрен төзәтер өчен, искергән өйләрен сипләр өчен, яңы мәгариф алырга кирәк иде. Аны алуның иң җиңеле безнең аша булса да, алар безгә үзләренең ышанмаулары хакында файда итә алмадылар. Шуның өчен, аларны төзәтер өчен йә үзләренең мәктәпләрен ислях кирәк иде, йә безнең мәктәпләргә керү кирәк иде. Болар берсен дә эшләмәделәр. Шуның өчен черегән өй черегәннән чери башлады. Ниһаять, йемерелде. Бу көнге көндә бөтен Русиядә Җәгъфәр әфәнде, аның хатыны Сөембикә ханымга башка бер болгар да калмагандыр. Боларның үзләренең тормышлары, үзләренең культуралары булганга, үзләре бетсәләр дә, безгә бик күп әсәрләр калдырдылар. Боларның бөтен авылларында, шәһәрләрендә булган исәпсезхисапсыз мәдрәсәләр, мәктәпләр, мәсҗедләре

— боларның иң зур ядкярләредер. Болар үзләре бик кабилиятле, үткен һәм тере халыклар иде.
Болар табигатьне сөя торган, сәнаигы нәфисәдән ләззәт ала торган, әхлак кагыйдәләрен бик ригая кыла торган, һәммә кешеләр берлә дустланырга бик ярата торган, кунак сыйлар өчен яратылган кебек бик күп әхлакы хәмидәгә малик бер кавем иде. Боларның табигатьләрендә тиҗарәткә рәгъбәт һәм дә тиҗарәткә осталык булганга, болар бик күп вакыт дөньяның иң төҗҗар халкы булган яһүдиләр берлән рәкыйб була алганнар. Ләкин болар да булган җилбәзәклекме дим, әллә өсттән уйлаумы, болардан акыртын-акыртын гына дәүләтләрен ала башлаган. Болар унтугызынчы гасырның актыккы яртысында фәкыйрьләнә башлап, бу көнге көндә шул фәкыйрьлек аркасында бөтенләй бетмешләрдер. Боларның соң заманнарында араларында әхлак бозыклыгы бик таралмыштыр, болар үзләре бик мөтәдәйин күренсәләр дә, һәм һәрвакыт үзләрен «ислам саклаучылар» дип йөрсәләр дә, болар арасында исламның хакыйкатен аңлаган кеше бик аз булганга, боларның мөселманлыклары истибра корыту, намаз укуда гына калгандыр. Исламның әхлакый, мәгыйшәти мәсьәләләрен голямалары кайсысын тәэвил кылып, кайсысын бөтенләй исламияттән чыгарып, игътибардан төшергәннәрдер. Боларда хатын-кызга тәрбия бирү булмаганга, әүвәл хатыннарны качырып тоткан вакытларда әхлакларын югалтмасалар да, замана үтә-үтә ул пәрдәләр ертылганга, пәрдә астыннан, чылбырдан котылган этләр кебек, болгар хатыннары килеп чыкмышлардыр. Һәм дә әбиләренең файдалана алмаган хөрриятләреннән берьюлы файдаланмакчы булып, әхлаксызлыкка салын-мышлардыр.

Унтугызынчы, егерменче, егерме беренче гасырларда боларның хатыннары фахеш галәмнәрендә бик зур роль уйнамышлардыр [......] һәм, икенче яктан, әгариф тәрәкъкый иткән саен, галим кешегә тору никадәр җиңел булса, надан кешегә шулкадәр авыр буладыр. Бу авырлыкны болгарлар да күтәрмешләрдер.
Бервакытны болар һөнәрсез, гыйлемсез, дәүләтсез булып калып, кара хезмәтләрдә генә гомерләрен үткәрмешләрдер. Шул сәбәптән фәкыйрьлек сайәсендә кими-кими, һәм дә Алла тарафыннан йебәрелгән бәла — авыру аркасында, дөрестен әйтсәк, наданлыклары сайәсендә, үзләренең һәлакәтләренә үзләре сәбәп булмышлардыр. Болар һәммә эшне эшләргә яратсалар да, боларда сәбат булмаганга, күп эшләр сүз берлән генә Калмыштыр. Шуның өчен болгар тарихы сүз берлән тулыдыр. Болар һәр мәсьәләне әллә ничәшәр мөляхәзә кылганнар, әллә ничәшәр мөхакәмә кылганнар. Ләкин һичберсен дә эшләмәгәннәр. Буйларның тагы бер табигатьләре бар. Болар бик һавалы булганнар. Шуның өчен үзләрен бик зур күреп, сөйләгән кешенең сүзенә бер дә илтифат кылмаганнар һәм аларның киңәшләренә дә карамаганнар, һәммә нәрсәне «үзем беләм» дәгъвасендә булганнар. Боларның тарихлары һичбер халыкның тарихына охшамый.
Боларда голүм, мәгариф низагларына тиречеләр катышканнар.
Дин мәсьәләләренә эшчеләр катышканнар. Мәдрәсә-мәктәп эшләрен укымаган, яза белмәгән кешеләр йөрткәннәр. Хасыйле, боларда кем нинди эшне белмәде —
ул шул эшнең башчысы булган. Шул сәбәптән боларга алга китәргә мөмкин булмаган. Боларның мөкәммәл музыкалары, яхшы гына тәрәкъкый иткән әдәбиятлары Калмыштыр. «Болар бәни бәшәргә ни файда итте?» — сөаленә мин җавап бирә алмыйм. Әгәр боларның тынычлык сөю сәбәпле, дөньяда әллә нинди фетнәләр чыгуына сәбәп булмауларын файдага санамасак, боларның иткән хезмәтләре юктыр. Фәнгә хезмәтләре юк. Чөнки болар фәнне белмәделәр, һөнәргә, санагатькә тагы юк иде. Гыйльме мәгыйшәте бәшәргә —
тагы юк, шуның өчен боларның исемнәре дөньяда үзләренең музыкалары берлән генә сакланмаса, сакланмаячактыр. Боларның хәлләренә караганда без, услар, тагы шатланамыз. Чөнки безнең дә болар хәлендә булуымыз, бу көнге көннәрне яисә иртәрәк, яисә соңрак күрүемез, дөнья берлән бөтенләй күрешүемез ихтимал иде. Ләкин ул көн хәзер үтте. Үземезнең гайрәтемез, ырышлыгымыз сайәсендә ул авыр эштән котылдык. Моның соңында руслар яшәячәкләр, яшәсен руслар!» Бөтен залдан «яшәсен» сүзләре ишетелде дә рәис туктады. Бөтен зал «яшәсен» тавышы берлә тулды. Бу сүзләрдән соң һәммә кеше Җәгъфәр әфәнденең каршы берәр сүз сөйләвен көтәләр иде. Өметләре бушка китмәде. Вакыйган Җәгъфәр әфәнде торды. Рәисе мәҗлеснең сүзләре берлән бөтен каннары уйнагангамы, әллә болгарларның шул җәмгыятьләрдә сүзләр сөйләвенең актыгы буласы хәтеренә килгәнгәме, әллә тыңлый торган халыкка бу никадәр яхшы сөйләсә дә, начар сөйләсә дә — бер булуын белеп, ларның мәкъсудлары минем сүземнән файда алу булмаенча, актыккы болгарның сүзен дә ишетү генә кебек уйлар хәтеренә килгәнгәме, йөзенә көчләнү әсәре чыккан иде. Ул һәрвакыт үзенең әсәрләрендә болгарны яхшы итеп күрсәттеге кебек, аларның начарлыкларыны да мөмкин кадәр тәэвил кылып, фәлән итеп күрсәтергә тырыша иде. Бусында актыккы сүзләр булганга, агы болгарларны матуррак күрсәтмәкче иде. Ләкин матур күрсәтергә теләгән саен күз алдына болгарларның начарлыклары күренә бара, ямьсез яклары юри кылынган кебек хәтеренә килә бара иде. Шулай булса да, озак басып торырга ярамаганнан, Җәгъфәр әфәнде сүзгә башлады: «Әфәнделәр! Шундый җәмгыятькә мине чакыруыңыз өчен бик мәмнүнмен. Бу сезнең илтифатыңыз сайәсендә, мин үземезнең мөнкарыйз булган милләтемез хакында үземнең фикеремне бәян шәрәфенә наил булдым. Хәзер ишетә торган сүзләреңез бөтен дөньяны дер селкетеп, меңнәрчә еллар торган бер милләтнең актык баласының актык сүзе, меңнәрчә елларда үзгәрүне кабил булмаган бер милләтнең үзгәрмәгән актык бер угылының фикере һәм дә тугры фикередер. Без болгарларның йер йөзендә кайчан, кайвакытта падишаһлык сөрә башлавымыз хакында мин бер сүз дә әйтмәячәкмен. Моны беләсе килгән кешеләргә, лбәттә, меңнәрчә җилдләр тарих китаплары хәзердер. Аларның нинди нәселгә мәнсүб икәнлекләре хакында бер сүз дә димәячәкмен. Анысы да гыйльмелнәсәб китапларында туп-тулы бер мәсьәләдер. Бу мөнкарыйз булган халыкның болгарлар икәнлеген дә сөйләргә дә ихтыяҗ юктыр. Чөнки бу хакыйкать унтугызынчы гасырның ахырларында мөсбәт булып, Русиядәге мөселманнар татарлар берлән катышсалар да, алардан күп гадәтләр алсалар да, татарларның каннары тәэсир итеп, элгәреге болгарларның ләтафәте табигыяләрен югалтсалар да, болгарлар һаман болгар көенчә калмыш, татарлар акыртын гына болгарларга кушылып бетеп китмешләрдер.
Нә исә Русиядә мөселманнарга әүвәл «татар» дию шаигъ булса да, бара-тора «болгарга»
әйләнгәнгә күрә, без дә болгар дип сүз сөйләячәкмез. Болгарларның табигате сабыр, һәрнәрсәне күтәрә торган, үткен, һәрнәрсәне белергә кабил, яхшылыкка мәйаль, бераз фанатик, кунак сүәр, тынычлык өчен җан бирә торган, яисә һәрнәрсәнең һәр ягын уйлап бетермәенчә эш кыла торган, яисә һәр ягын уйлаган булган булып, бер эш тә кылмый торган, фәлсәфә сөйләргә ярата торган, тик торуны ярата торган бер табигатьтер. Боларда җилбәзәклек булганга, боларның тарихларында тиздән генә зур мәсьәләләр чыгу һәм зур тавышлар чыгу бик күп булдыгы кеби, боларның тарихларында уйлап, төпле иттереп эшләнгән эшкә очрау да бик аздыр. Болар һәммә нәрсәне төпсез эшлиләр иде, һәр бинаны нигезсез эшлиләр иде. Болгарларның: «Иртәге өчен ишәк кайгырган», — дигән мәкальләре боларның никадәр киләчәк хакында уйлаганлыкларын белгертәдер. Боларның тарихларында парлак заманнар күренсә дә, болар да бер уйланып эшләүдән хасыйль булган нәрсәләр түгел иде. Фәкать тәсадефән генә тугры килгән иде. Болгарлар татарларга катышмастан борын мондый халык түгелләр иде. Болар җитди, һәр эшне уйлап, алдын да, артын да белеп, ник, ни өчен икәнлеген тикшереп эшли торган халык булсалар да, Азия сахраларында иркенлектә торып, бу көн тамагы туйса, иртәгә туярын уйларга өйрәнмәгән татарлар боларга үзләренең табигатьләрен бүләк итеп калдырмышлардыр. Һәм дә болгарларның тора торган йерләре иркен, һәм мөнбит булганга, күрше халыклары боларга караганда да түбән булганга, дөньяның алга китә торган халыклары берлән мөнәсәбәтләре киселгәнгә, болар «Аллага тапшырдым» дип ятуга салынмышлардыр. Һәм, вакыйган да, боларга тамак туйдыру өчен әллә нинди белүләр, уйлап, план корып эшләнгән эшләр кирәк булмагандыр. Шуның өчен еллар, йөз еллар үтә-үтә боларның бу эшләре икенче табигать хәлен алмыштыр. Боларның бу хәлдә дәвам итүләренә голямасының наданлыгы, һәм дә сатучыларының үзләреннән дә арттагы сарт, кыргыз кебек халыклар берлән генә эш итүләре дә бик зур сәбәп булмыштыр. Болар аларның һәммә начарлыкларын күреп, үзләреннән зур милләт юк казыясен чыгаруларына һәм үзләрен һәр яктан мөкәммәл дип уйлауларына башчы булмыштыр. Тагы бу халыктагы үткенлек, аның нәтиҗәсе булган үзен зур тоту, боларның башка халыкларга кечкенә итеп карауларына сәбәп булмыштыр. Димагларында куәи хыялиянең куәтлеге сайәсендә болар һәммә нәрсәдән әллә нинди булмый торган фаразларга китеп, уйларга чумып, эшләргә вакытлары калмагандыр.
Тагы боларның табигатьләрендә әллә нинди сүзгә, ләфызга әһәмият бирү булган. Бу ноксан бөтен шәрык халкының гадәте булса да, безнең болгарларда бигрәк каты падишаһлык сөрмештер. Шуның өчен укый торган фәннәренең мәгънәләренә барып йетмәенчә һәм барырга да тиешлеген уйламаенча, ләфыз низаглары берлән гомер үткәргәннәр. Шул сәбәптән боларда никадәр мәктәп, әдрәсәләр булса да, уку никадәр халык арасында таралса да, боларның белгәннәре фәлән сүзнең фәлән сүздән ник элек әйтелүе, ник ул сүзнең әйтелмәенчә, үзнең әйтелүе кебек юк эшләр генә булмыштыр. Боларда ләфызга әһәмият шулкадәр булган, хәтта Коръән кебек дини китапны укуда, әлсәфи никадәр гали хөкемнәрне шамил җәнабе Аллаһ тарафыннан йебәрелгән хикмәтне өйрәнүдә дә ләфыздан үтә алмаганнар. Коръән уку боларда, аны тәҗвидләп укып, авызны төрлечә борудан гыйбарәт булып калган. Боларның «ләфзый»лыклары һәрвакыт та үзен күрсәткән. Боларның тарихларында һәрнәрсәне эшләргә планнар кору кадәр күп нәрсә юклыгы, оларның ләфзый холыклыгыннан нишандыр. Һәр нә исә боларның алга китмәүләренә сәбәп үзләре төсле генә күренсә дә, иң зурысы—кәлимәте һәм дә күрше халыкларыдыр. Югыйсә болар һәрнәрсәгә кабилиятле, һәр эшне булдыра торган бер халык иде. Дәхи дә боларда башлык булмавы, руслар берлән динән башкалык, руслардан бәгъзе дөньяның китешен аңламаган папасларның, вакыйган, болгарларны христиан итү фикеренә килүләре болгарларның һәммә руска алдакчы күзе берлән каравына сәбәп булмыштыр.
Шул сайәдә болгарлар руслар аша да мәдәниятне ала алмамышлардыр.
Боларның тарихларындагы фанатик, дин хәмлә кылу фикере болгарларга поплар берлән мөкавәмәт өчен чыкмыш исә дә, надан халык һәммә урында истигъмаль кылмышлардыр. Шул сәбәптән болгарларның мәдәнияттән гафил калуларына вә шуның сайәсендә мөнкарыйз булуларына ярты сәбәп русларның поплары булмыштыр. Болгарлар һичбер вакыт руслардан курыкмамышлардыр. Фәкать христианлыкка гына разый булмамышлардыр.
Боларның әхлаксызлыклары, боларда хатын-кызның фахеш юлына китүләре, оларда спиртле эчемлекләр истигъмаленең таралуы, минемчә, тагы боларның үзләренең табигатьләрендә шундый эш булудан түгел — фәкать, боларда кирәгенчә кылу булмаганлыгыннан, күңел ачар өчен әхлакый урыннар булмадыгыннан, боларны тәрбиясезлек, эч пошу, эшсезлек фахеш юлына тартмыштыр. Эч пошуны бетерер өчен исерткечләр дә истигъмаль кылынмыштыр. Бара-тора боларны истигъмаль кылу да икенче табигать булып калмыштыр. «Бәни бәшәргә ни файдалары булды?» — сөаленә мин дә җавап бирә алмыйм. Чөнки бу сөальгә җавап өчен аларның һәммә эшләрен дә берәм-берәм тикшерү кирәктер ки, бу да хәзерге мәҗлестә мөмкин түгелдер.
Фәкать калдырган музыкалары, әдәбиятлары, тарихы бәшәрдә әһәмияттән хали булмас дип уйлыйм. Әмма фәнгә, сәнагатькә хезмәтләре юклыгында һич шөбһәм юктыр. Фәкать боларның сәнаигы нәфисәгә, художествога иткән хезмәтләрен һәр монсыйф икърар кылыр хөсне занындамын. Боларның болай бу дәрәҗәдә төшеп калуларына һәм дә бетүләренә баш сәбәп бик күп кешеләр ислам булды диләр, ислам — манигы тәрәкъкый диләр. Боларның бу фикерләре, минемчә, бөтенләй хата түгел. Хәзрәте Мөхәммәд (гам)
тарафыннан өйрәтелмеш исламның манигы тәрәкъкый түгеллегендә һичкемнең шөбһәсе юктыр. Фәкать болгарлар бу ислам диненә керделәрме?
Минемчә, юк! Боларда исламиятнең өстке кабыгы берлән япкан бер мәҗүси дине бар иде. Тышын караганда никадәр исламияткә охшаса да, эченә керсәк, әҗүслектән башка нәрсә түгел иде. «Исламият манигъмы, түгелме?» —
сөален биргән кешеләр бу ике исламны аермыйлар иде. Җавап бирүчеләр дә әле берсен, әле берсен күрсәтеп бирәләр иде. Шуның өчен бу мәсьәлә унтугызынчы гасырда ук мәйданга атылса да, бу көнгә кадәр тәмам ачык беленмәмештер. Болгарлардагы дин — манигы тәрәкъкый иде. Болгарлар шуны саклыймыз дип, рус мәктәпләренә кермәделәр, рус теле белүдән качтылар, руслар берлән якынлашудан курыктылар, болар һәммәсе аларның исламият кабыгы берлән капланган, татар-болгар халкының кушылуыннан хасыйл булган бер мәҗүслекне саклау наменә кылынмыштыр. һәр нә исә, акыйкатән, болгарлар яхшы бер халык иде, тагы бер сүзем бар — бу болгарлар бәхетсез халыклар иде. «Бәхет нәрсә соң? Ул бармы, юкмы?» —
мәсьәләләрен хәл кылмаенча гына мин болгарларның бәхетсезлекләрен күрсәтәм. Болгарларда милләтнең алга китүе мәсьәләсен тәмам аңлап, шул юлда эш эшли башлаган кешеләре ник бик тиз үләләр иде? Яисә мондый кешеләр фәкыйрьлек-фәлән берлән ник бик тиз үзләренең мөкатдәс хезмәтләрен ташларга мәҗбүр булалар иде? Шагыйрьләрнең вакытсыз үлүләре, болгарга ярдәм итә торган байларның яшьли үлүләре нидән иде?
Болгарларда тәрәкъкый итәр алдыннан мәгариф таратылыр вакытта әллә кайдан килеп чыккан коруне вөста мәҗүсилеге булган «ишанлык» ник ул кадәр тиз тарала иде? Икенче яктан, эш эшләргә ярарлык кешеләр, милли мәсьәләләрне аңлаган кешеләр, ник һәрвакыт ярлы булып, хезмәте миллияләре урынына көнлекче кебек тамак туйдырырга гомерләрен сарыф итәләр иде?
Минемчә, болар һәммәсе бәхетсезлектән иде. Тагы болар арасында килеп чыккан авыру бәхетсезлектән булмый, нидән? Дөрест, наданлыктан, тыйбка ышанмаудан, пакьлеккә әһәмият бирмәүдән, диергә дә мөмкин, ләкин һаман бәхетсезлекнең дә катышуында шөбһә юк. Нә исә болар беттеләр. Тарихта халыкның бетеп китүе бик күп күрелгән мәсьәлә булса да, финикәләр заманасында нинди мөтәрәкъкый милләтләр булсалар да, бабиллылар, ссуриләр инкыйраздан котыла алмалыклары мәгълүм булсалар да, бу замандагы инкыйразга бер дә охшамый иде. Шуның өчен бу кадәр зур милләтнең, шулкадәр мәгариф, голүм| тәрәкъкый иткән гасырда инкыйразы гаҗәп булачак һәм бөтен галәмне хәйрәткә калдырачактыр, һәм калдырмактадыр. Бүгенге көндә болгарларның никадәр асаре гатикалары, икадәр фәлсәфәләре, фикерләре сезгә калачактыр, сезгә боларны саклау инсаниятеңез вазыйфасыдыр. Тагы бер мәртәбә әйтим, болар начар халыклар, әрәкъкыйны кабил түгел бер милләт түгел иде. Фәкать бәхетсезлек, урынның иркенлеге, тормышның җиңеллеге, күршеләренең наданлыгы, мөтәрәкъкый милләтләрдән ераклыгы сәбәп булмыштыр».
Бу сүзләрне Җәгъфәр әфәнде бик кызып, бик ачык иттереп, гүя, икенче милләт хакында сөйләгән кебек сөйләсә дә, бу йергә йеткәч, кылт итеп хәтеренә үз милләте — болгар хакында сөйләве исенә төште дә, яшен суккан кебек булып, ни әйтерен дә белмәенчә: «Әйе, беттеләр! Өмет бетте!» — диде дә бераз ни әйтергә белмәенчә торды. Бераздан тагы икенче төрле тавыш берлән сөйләргә башлады. «Мин болгар милләтенең актыккы баласы, актык болгар Җәгъфәрнең сездән хосусый бер үтенечем бар. Без беттек. Безнең никадәр әйберләремез, әсәрләремез калды. Аларны сез кадерләп, хөрмәт итеп саклаңыз. Һәм саклаячаксыз, минем монысында һич шөбһәм юк. Фәкать минем үземнең — актыккы болгарның китапларым, асаре гакитаплары, үз әсәрләреннән — шигырьләре, иске музыка аләтләре, хәзерге музыка аләтләре, ә минем өемдәге әйберләрнең һәммәсен, Сөембикә берлән безнең икемез дә үлгәч, үзеңезнең химаяңездә булган җәмгыятькә алып сак-лавыңызны үтенәм.
Әгәр сез минем шул үтенечемне кабул итсәңез, мине бик шат иткән буласыз, әм дә актыккы болгарның актыккы гомерләрендә актыккы үтенечне кабул иткән буласыз. Һәм дә хәзер дә алып килгән әсәремне кабул итүеңезне үтенәм»
(шул вакытта Җәгъфәр әфәнде кесәсеннән чыгарып рәискә бирде) ,— диде дә утырды. Халык кул чабудан туктагач, рәис чыгып: «Мин үземнең иптәшләрем
— тарих җәмгыятенең әгъзалары авызыннан Җәгъфәр әфәндегә рәхмәт укыйм. Һәм дә ул калдырачак әйберләрне мәгальмәмнүният кабул итәчәклегемезгә һәм дә саклавымызга вәгъдә бирәм, Җәгъфәр әфәнде һәрвакыт безнең җәмгыятемезгә бик зур хезмәтләре өчен җәмгыять моннан ун сәнә мөкаддәм аның хезмәтләрен тәкъдир кылып аны фәхри әгъза ясаган иде, у көн миңа мәгариф нәзарәте җәнабеннән, безнең җәмгыятемезнең соравы берлән бирелгән тарих профессоры дәрәҗәсе берлән тәбрик кылдым, урра», —
дип сүзене бетергән иде. Халык та: «Ура, тарих профессоры!»—дип тагы бөтен залны гөрләткәннәр иде. Җәгъфәр әфәнде моңарга каршы бик мәмнүн икәнлеген сөйләгәннән соң һәм шулкадәр илтифатларына рәхмәт укыганнан соң, профессор исемен болгарча бер исем иттереп бирү мөмкин түгелмелеген сорап, әгәр мөмкин булса, профессор дигән сүз урынына белегевар (белеге вар) яисә белеге барга күчерүне үтенде. Рәисе мәҗлес актыккы болгарның актыккы үтенечен кабул иткәнлеген һәм дә белегевар исеме профессор дәрәҗәсе берлән бирелдекен белгертте. Халык тагы: «Яшәсен Җәгъфәр белегевар!» — дип кычкырырга тотынды. Икенче якта болгар музыкасы гөрелдәргә тотынды. Халык та торып, берсе анда, берсе монда йөри башлады.
Җәгъфәр әфәнде дә, рәсми мәҗлес беткәнне белгәч, өенә китте. Бик арып беткәнгә, йокларга дип ятса да, башыннан кичкән фикерләре берлән бик озак йоклый алмады. Күз алдына болгар мөхәррирләре, болгар муллалары, айлары, болгар ханнары, болгар хәерчеләре киләләр иде. Һәммәсе, әгъфәрдән әллә ни сораган кебек, тик торалар иде. Күңеленә тагы Сөембикә килеп төште. Ул тагы күз алдында торган кебек була башлады. Ул авыру төсле күренә иде еглый, кайгыра төсле беленә иде. Болар артыннан тагы икенче фикерләр килә иде. Аның артыннан башкалары. Ләкин тыныч йокы һаман юк иде. Урамнан ишетелгән «ура» тавышына Җәгъфәр әфәнде шул арлы-бирле йокысыннан да уянып китте. Ул әллә нинди арыган, кәефсез иде. Башы тубал кебек, бернәрсә дә уйлый алмый иде. Уянганыны белгәч, хезмәтче дә килеп керде. Юынырга су хәзерләгәннән соң, чәй китерергәме яисә башка әйберме, иеп сорап чыгып китте. Җәгъфәр әфәнде чәй китерергә кушты. Үзе юынып киенгәнчә чәй дә килде. Авырсынып кына, кай төшеннән тотып уйларга белмәенчә, Җәгъфәр әфәнде чәй эчәргә тотынды. Менә озак үтмәде, хезмәтче поднос берлән визитный карточка кертте. Җәгъфәр әфәнде: «Боерсыннар!» —
диде. Һәм дә хезмәтче артыннан яшь кенә бер кеше кереп күрешеп, Җәгъфәр әфәнде күрсәткән урынга утырды. Җәгъфәр әфәнденең: «Ни хезмәткә кушасыз?» — дигән сөаленә әдипләр җәмгыяте тарафыннан сәгать бердә биреләчәк ашка чакыруга килүен Сөйләде. Җәгъфәр әфәндедән вәгъдә алгач, еге әфәнде чыгып китте. Чәйдән соң ни эшләргә дип белми торганда, әгъфәр әфәндегә поднос берлән өч хатын-кыз карточкасы керттеләр.
Җәгъфәр әфәнде: «Керсеннәр», — диде. Керделәр. Җәгъфәр әфәндегә кичә үзләренең моның яхшы сөйләвенә гаҗәпкә калуларын берсен-берсе бүлә-бүлә сөйлиләр иде. Һәм Җәгъфәр әфәндегә: «Болгарларда өч хатын алу бик күп булган, хатыннар ничек тордылар икән?» — дип тәгадедде зәүҗат мәсьәләсен ачтылар. Берсе хәтта Җәгъфәр әфәндедән дә: «Сезнең хатыныңыз ничә?» —
диеп сорады. Болар берлән шундый мәсьәләләрне сөйләгәндә тагы карточкалар керттеләр. Карточкаларда әдипләр икәнлеге мәгълүм иде.
Җәгъфәр әфәнде: «Боерсыннар», — диде. Бу сүздән соң хатыннар да, китәргә вакыт, диеп, рөхсәт алып чыга башладылар. Әдипләр Җәгъфәр әфәнде берлән болгарларның психологияләре хакында сүзгә керештеләр. Берсенең сүзенә караганда, боларның психологияләре гаҗәп дәрәҗә мантыйкый имеш, кенчесенекенә караганда, димаглары мөкәммәл булса да, хисси димаг булмаган, имеш. Бу мәсьәләне Җәгъфәр әфәндегә сөйләделәр. Ул да болгарларның димаглары гали булуыны һәм дә бик зур мәсьәләләрне аңларлык булуыны, бераз гына укыган болгар малаеның мәгыйшәтнең һәммә мәсьәләләре хакында мөхакәмәгә кадир булуыны, шуның соңында бер зур болгар агаеның бер кечкенә генә нимес малае кадәр эшкә ярамавыны сөйләде.
Икесе дә Җәгъфәрнең сүзен тасдыйк кылдылар. Икенче мәсьәләгә күчәр вакытта гына тагы әллә нинди хатыннар карточкасы кертеп бирделәр. Болар императорский театрның артисткалары иде. Алар да керделәр. Җәгъфәр әфәндегә болгар драматургларының кабилиятлекләре хакында, аларның уеннарын уйнау актерларга да бер ләззәт бирә, диеп, мәшһүр уеннардан ничәсен санап вә ничәсен бик мактадылар. Җәгъфәр әфәнде һәр кайсысының мөхәррирләренең нинди кеше икәнлеген, язган галәмен бик белүләрен сөйләде. Шуның артыннан болгарларда хатыннарның качу мәсьәләсенә барып йеттеләр. Һәм дә болгарларны, хатыннарының хокукы табигыяләрен бирмәгәннәр, диеп гаепләргә тотындылар. Җәгъфәр әфәнде: «Качу мәсьәләсе бездә булса да, рәсми генә иде, әмма асылда кача торган хатын-кыз һичбер вакытта йөзгә биштән артмамыштыр. Авылда хатыннар ирләр берлән бергә эшлиләр иде, бергә ашыйлар иде, сөйләшәләр иде, уйнашалар иде. Хәтта егетләр берлән кызларның бергә җыелып-җыелып уйный торган уеннары да бик күп иде. Качу бертөрле мулла хатыннарында һәм дә мулла хатыннарына ияреп, үзләрен олуг күрсәтер өчен тырышкан бай хатыннарында, һәм дә мулла хатыннары булырга хәзерләнә торган бай кызларында гына иде. Ул да баратора бетте, безнең болгарларның хатыннарына иткән җинаятьләре аларны качыру түгел, бәлки аларга кирәгенчә тәрбия кылмау, аларны гыйлемнән мәхрүм калдырудыр», — диде. Бу сүзләрдән соң тагы хезмәтче карточкалар кертте. Җәгъфәрнең «боерсыннар» сүзенә егерменче гасыр болгар хатыннары киемен киенгән ике хатын керделәр. Әдәбе рәсмияне ифа кылгач та, олгарларның киемнәре матурлыгын сөйләргә тотындылар.
Болар художницалар иде. Болгарларның художестволарына сүзне бордылар. Берсе Җәгъфәр әфәндегә үзенең рәсемен дә күрсәтергә китергән иде. Рәсем кияүгә яңы бирелгән кызның кияүне көтүе иде. Рәсем яхшы эшләнгән иде. Ләкин иске фикер берлән кызның йөзен качырган иттереп эшләнгән иде. Җәгъфәр әфәнде монысын әйтте, өйдә болгар хатыннарының һичбер качмауларын [......] һәм хөр икәнлекләрен сөйләде.
Болардан соң тагы әллә нинди музыкантлар килделәр. Алары болгар музыкасы тугрысында сүз ачтылар, аның артыннан тарих галимнәре, гыйльме әнсаб галимнәре, алардан соң башкалары берсе артындин берсе кереп-чыгып Җәгъфәр әфәндедән төрле сөальләр сорап, Җәгъфәр әфәндене сәгать бергә кадәр бушатмадылар. Җәгъфәр әфәнде, вакыты йеткәч киенеп, әдипләр җәмгыятенә китте. Халык тәмам тулган иде. Рәисе мәҗлес Җәгъфәрнең кулын кысып: «Безне йөзеңезне күрү сәгадәтенә наил иттекеңез өчен бик мәмнүнмез»,—диде. Бик күп әдипләр күрештеләр. Җәгъфәр әфәнденең әсәрләре хакында мөхакәмәгә керештеләр. Мөнәкъкыйдләрен гаепләделәр.