LatinEach bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 02
Total number of words is 4130
Total number of unique words is 1867
30.3 of words are in the 2000 most common words
43.0 of words are in the 5000 most common words
50.5 of words are in the 8000 most common words
Киткәннәрнең кайсы Дәрбәндтә, кайсы Батумда, кайсысы Севастополь, деста, кайсысы Бакуда фәкыйрьлектә, мохтаҗлыкта кая барырга белмәенчә калганнар. Китәргә дә акча юк! Кайтырга да акча юк! Кая барсыннар бу бичаралар? Нишләсеннәр? Бунларга ни гакыл?! Йерләренә кайтсыннармы?
Йерләре кая? Анда кайтып нишләсеннәр? Ат юк җигәргә, тун юк кияргә! Өй юк керергә, йер юк сөрергә, ни эшләсеннәр?!
Бунлары болай, икенчеләре ничек? Чын мөһаҗирләр ничек?.. Төркиягә чыгып кала алганнардин дә шул хәбәр!
Истанбулга чыккач, иң әүвәл — карантин! Карантин! Ул ниткән карантин?!! Моннан дин өчен күчә торган кешеләргә!!! Без күчүчеләр, безгә карантин кирәкмәс, без дин өчен күчәмез! Безгә йер бирегез! Ат бирегез! Үгез бирегез! (Кайсылар хәтта, йемеш бакчасы бирегез, дип тә язган иде) сүзләре берлән төрек докторларына гозерләр, прашениеләр биргәннәр. Бер айдин соң карантин да беткән. Боларның да акчалары беткән, инде ни эшләсеннәр соң?
Боларга йер кая? Бакча кая? Атлар кая? Үгезләр кая? Теге язуд һәммәсе язылган иде. «Чиновник булырга теләгән кешеләргә, кереп укысалар, укыган өчен жалуния да бирелә», —
дип язылган иде ич! Һәммәсе дөрест түгелмени?!! Һәммәсе ялганмы?!! Тагы әле аның өстенә төрекләр: монда ник күчәсез, дип җөдәтәләр. «Дин өчен, анда русча укыта башладылар! Әллә нинди безгә кирәкмәгән нәрсәләр укыталар»,— дигәч тә, бер дә кызганмаенча шаркылдашып көләләр. Тагы мыскыл итеп, өстенә: «Сез дин өчен түгел, бәлки наданлык өчен монда килгәнсез», — диләр.
Кайсылары: «Карендәшләр, сез безгә файда итәргә диеп чыксаңыз, кәсеп итеңез! Менә сезгә Көтәһия вилаятеннән йер! (Көтәһия — Анатулида бер шәһәр.) Сезгә хәзерләп куйган бакчалар юк! Иң яхшысы — Русиягә яңыдан кайтыңыз, үз кәсебеңез берлән тора башлаңыз, динегезгә бер кеше дә тимәс.
Русча укыту сезгә зарар түгел ул! Укытсалар, бик укыңыз! Укытмасалар да укырга тырышыңыз! Әгәр сез безгә, безне укытмыйлар, диеп килсәңез иде, без сезне кызганыр идек. Сез, безне укыталар, диеп, монда ислам динендә фарыз булган гыйлемнән качып киләсез. Үзеңез мөһаҗир фи сәбилиллаһ дисез. Бу һиҗрәт түгел, бу — наданлык кына», — диеп, вәгазь итәләр иде. Бу вәгазьләр Русиядә вакытта булса иде, бәлки тыңлаган булырлар иде. Хәер, Русиядә дә мондый вәгазьләрне ишеткәннәр иде дә, аларны күңел каралганнан гына әйткән кешеләр сүзенә багышлаганнар иде. Дөресте — буйларны котырткан кешеләрнең күңелләре каралган икән! Татар гакылы — артыннан йөри, диләр, ик дөрест сүз. Болар да хәзер һәммәсе һиҗрәт түгел, үз йерләрендә тору фарыз икәнлеген белделәр — әмма соңрак.
Монда калган карендәш-кабиләсе, баерагы бер аягына кәвеш, бер аягына төрек ботинкасы киеп булса да, кайттылар!
Әмма фәкыйрьләр мәңге горбәттә, мәңге фәкыйрьлектә калдылар, туган йерен, карендәш-кабиләсен бер күрер өчен зар еглап, фәкыйрьлектә үлеп беттеләр.
Монда калганнары да әйберләрен сатып, мал-туарларын таратып китәргә хәзерләндекләреннән, аларга да элгәреге дәүләтне җыю, элгәреге малыны кайтару бик җиңел булмады. Нә исә буйлар үз йерләреннән кузгалмадыкларыннан, еллар да яхшы килү сәбәпле акыртын гына искечә тора башладылар.
Алай булса да, бу фетнә һәр кешенең күңелендә бер җәрәхәт калдырганга, бик озак еллар онытылмады. Тагы акыртын гына искечә тора башладылар. Яңы эш юк иде, гәрчә Казанда матбагалар булып, һәр лисанда китап бастырырга, әдәбият нәшер итәргә рөхсәт булса да, дин китапларына башка «Сәйфелмөлек», «Йосыф китабы», вә башка [нә] кешегә, нә дөньясына, ә ахирәтенә файда бирми торган китаплар басылса да, кирәкле фән китаплары, әдәби хикәяләр, милли театр уеннары һич күзгә-башка күренми иде. Халык та «Әлхәмделиллаһ, тынычлык» дип, яткан ягы берлән ята иде.
Менә тагы яңы хәбәрләр. Яңы укыту чыккан, ди! Ысулы изитме, ди?.. Ысулы язидме, ди? Иске китапларны укытмыйлар, ди... Үзләре китап чыгаралар, ди!!!
И Раббем. Тагы нинди эшләр! Ит үзендин кортлый диләр, бик дөрест; үз арамыздин чыккан бит! Ул нинди эш ул! Болай укыту ярамый дип әйтәләр, ди.
Әбҗәдне бөтенләй калдырганнар, ди!.. Иҗек тә укытмыйлар, ди!.. Аккош баласы төсле «тый сөнтә, тый сөнтә» дип сайрап торучы балалар булмаса, әдрәсәләрдә, мәктәпләрдә ни ямь булыр? Белмим инде, белмим? Ахырзаман бигрәк якындыр ахрысы, берсе бетә, икенчесе килеп чыга. Моны кем уйлаган иде?.. Йа шәйхем, мәдәд! Йа шәйхем, мәдәд!.. Голямалар ни карыйлар? Ник халыкка сөйләмиләр? Бу нинди эш бу! Әле бер китапта «ля»ны калдырганнар, и! Урыска тарту шул инде! Урыска! Голямалар арасында тагы тавыш. Тагы низаг! Болай укыту ярыймы, юкмы? Әлбәттә, ярамый!.. Болай укытылса, бөтен кеше язу таныр, бөтен кеше укый белер, төрки телендә кирәкле китаплар булса, укыган кеше һәммәсе, мулладан сорамаенча, үз хаҗәтен белер. Аннан ары муллаларга ни кала?! Ни сөйләсә, аны дөрест сөйләргә кирәк. Әле хәзер муллалар: «Ай ахмак, китапта шулай әйткән!» — дисәләр, бөтен мәҗлес авызын ача алмый иде. Инде бетте. Голямага кадер бетте!.. Һәммә кеше укыгач, һәммә кеше белгәч, ул нигә ярый?! Ахырзаман галәмәте! Ахырзаман!»
— тавышы һәр йердә ишетелә иде. Бу вакыйга әүвәлгеләргә караганда да зур булды. Чөнки бу үз арамыздан чыкканга күрә, бик күп кеше болай укытуны яратмасалар да, яратучылар да бик күп иде. Озак үтмәде, шәһәрләрдә ысулы җәдит мәктәпләре ачыла башлады. Голяма арасында сүз күбәйде. Кара халыкта «Арышның поты ничә тиен? Тире бәһасе кыйммәтме?» урынына:
«Ысулы җәдит нишли әле? Фәлән хәзрәт аларны бик сүккән дип әйтәләр, өрестме?» — сүзләре ишетелә башлады. Халык арасында дүртенче курчак туе әүвәлгеләрдән дә ким булмады. Курчак уйнаучы сакаллы балалар (байлар)
тагы бу эшкә катыштылар. Һәр кеше үзенә бертөрле сүз сөйли иде. Тагы, әхетсезлеккә каршы, гәзитә дә шуны яза башлады. Халык арасында тагы:
«Гәҗитче ни яза? Бик мактыймы инде ысулы җәдитне?» — сүзләре ишетелә башлады. Голяма арасында тагы низаг!.. Тагы кычкырыш!.. Кяфер! Кяфер!!!
Ысулы җәдит хәрам. Гәҗитчегә ышанырга ярамый, ул ни белә? Фәлән ишан әле бер ысулы җәдит кешесен парахутта күргән, ди, йер түгәрәк дип әйтәдер, и, аңарга инде кем ышансын?.. Берсен-берсе рәд кылып китаплар чыга башлады, Һәммәсе дингә татбикъ кылган булып, нә динене белмәенчә, нә ысулы җәдит нидән гыйбарәт икәнлеген белмәенчә рисаләләр яза башладылар. Табигатьтә бер кагыйдә бар: бер яңы эш чыкса, ул мотлакан үсә.
Шул кагыйдәнең дөрестлегеннәнме, ысулы җәдит көннән-көн алга бара иде.
Бу эшләргә караганда бервакытны бөтен халык арасында шулай низам берлә укыту таратылып, безнең болгар милләте дә башка милләт төсле булу өметен уйлатуда иде. Ләкин, безнең бәхетсезлеккә каршы, болар арасында да төрле низаглар чыкты; милли файдадан битәр шәхси файдалар карала башланды.
Төрлечә тарикъларга бүленә башлады. Һәр кеше үзе белгәнчә, дөрестен әйтсәм, үзе белмәгәнчә мәктәп өчен китаплар чыгара башлады. Бу китапларны үз мәктәбендә һәм якыннарының мәктәбендә укыттыра башладылар. Бу китаплар күбесе ысулы Тәгълимгә муафикъ булмаганга, ысулы җәдит исеменә бәднам бирә башладылар. Казанда, Оренбургта, Троискида, Уфада, Чистапулда, Каргалыда, Семипулатта, хәтта Әстерханда да ысулы җәдит мәктәпләре ачылды. Карйәләрдә дә мәктәпләр күренә башлады. Яңы укыту һәммә йердә акыртын гына тарала башлады. Һәр нә кадәр укытулар төрлечә булса да һәм ысулы Тәгълимгә муафикъ булмаса да, әүвәлге Нух заманыннан калган ысулга караганда файдалыгында шөбһә юк иде. Һәммә йерләрдә мөгаллимнәр кирәк була башлады. Халыкта «уку-укыту» сүзләре еш-еш сөйләнә башлады. Мөгаллимнәр өчен дарелмөгаллимин кирәклеге вә иске мәдрәсәләрнең эшкә ярамавы да ачык фикерле кешеләр арасында кат-кат сөйләнә башлады. Халык арасында «хәмият», «инсаният» дигән сүзләр ишетелә башлады. «Тәрҗеман» гәзитәсенең һәр нумирында мәгариф вә тәрәкъкые милләт өчен чаралар эзләү лязем идеке, мәгарифсез милләт —
җансыз кеше кеби улдыгы ачык-ачык иттереп, кайвакыт бик ачы, кайвакыт төче гыйбарәләр берлән мәкаләләр күренә башлады.
Мәктәпләргә мөгаллимнәр хәзерләү лязем улдыгыннан, анда-монда ысул күргән кешеләрдән, күбрәк йердә «ысул» дигән сүзне ишеткән кешеләрдән мөгаллимлеккә өйрәнә башладылар. Бу эшләрдә дә байларның бик зур катышы булды. Бик күбесе моңардан курчак туйлары ясашып, килгән кешеләрдән иң әүвәл үзенең кылган эшләрен: «Әлхәмделиллаһ, мин мактанмыйм, менә Ирсай авылына мөгаллим йебәрдем. Борнай авылына барган идем, муллаларына әйттем: «И хәзрәт! Сез шулай өйрәтәсезмени! Сезнең халык шуны беләмени!
Укыткан балаларыңыз кая? И дин караклары!» — дип әйттем дигән сүзеннән соң, милләт өчен бәгъзесе иң лязем эш — тәҗвидне бик яхшы белү, бәгъзесе остазлар, хәлфәләр: «Башка олуг кешеләргә (байларга) тәгъзим кылуны өйрәтү иң тиеш» идекене тыңлаучыны, теләсә нинди кеше булсын, үзенең рече
(хотбә) берлән тәмам туйдырып чыгаралар иде.
Бәгъзе аңлаган кешеләр, безгә хәзер ничек булса укырга, укытырга кирәк, ни булса да укысын! Ни белсә дә белсен, рус мәктәпләрендә укырга кирәк. Үз мәктәпләремез юк! Алардан качмаска кирәк! Барыбер качып котыла алмыймыз! Милләтемезне инкыйраздан (!) коткарасымыз килсә, мотлакан, рус мәктәпләрендә уку тиеш! Без хәзер гомуми эшләремездә үз файдаларымызны бик тикшермәскә кирәк! Милләтемез бик артка калган! Милләтемезне башка милләтләр арасына кертер өчен һәммәмез бар куәтемез белән тырышырга кирәк! Ихсан байның сүзе берлән милләт алга китмәгән шикелле, Гали мулла сүзеннән дә милләткә һич файда юк! Эшкә тотынырга кирәк, эшкә! Аңлаган булып сөйләп йөримез: милләт димез, тәрәкъкый димез! Мәдәният, мәгариф димез, буйларның берсен дә аңламый әйтәмезме, әллә аңласак та, хәзер безнең заманада шул сүзләрне әйтү мода булганга күрә генә әйтәмезме? Бәгъзе кешеләр мода булганга күрә әйтәләр! Ләкин аңлаганнарыңыздан милләт намына эшкә тотынуыңызны үтенәм. Аз булса да эшлә, эшләгән эш бервакыт файдага ярый, болай сөйләүдә ни файда бар? Ул варенье берлә чәй янында сөйләүдән генә нә милләт тәрәкъкый итә, нә милләтнең бер-бер кирәге бетә!
Әгәр без милләтемезнең хакыйкатән артка калуын аңлаган булсак, [җиң]
сызганып эшкә тотыныйк! Әгәр аңламаган булсак, сезгә әйтәм, дустларым: бу көенчә барсак, милләтемез бетәчәк, бетәчәк... Милләтемезнең рухын саклар өчен нә мәдрәсәләремез бар, нә мәктәпләремез бар! нә милли театрымыз бар!
нә үз телемездә үз мәгыйшәтемездән язылган хикәяләремез бар?!. Бунларның һичберсе булмагач, ничек бу милләтнең истикъбале парлак дия аламыз?!! Яки эшкә тотыну!!! Яки инкыйраз!! Сез, туганнар, аңлаганнар! Иң әүвәл үземезне кеше ясарга тырышыйк, моның соңында һәммәмез дә милләтнең иң кирәкле тарафларын карап, милләткә хезмәткә тотыныйк, бу эшләремез үземезгә исем алыр өчен генә булмасын, милләт файдасы өчен булсын. Вак-төяк җөзьи эшләргә әһәмият биреп, милләтемезне иң кирәкле эшләреннән мәхрүм калдырмыйк! Әйткән идем ләса, укыйк, укытыйк дип. Тагы шул сүземне әйтәм, безгә хәзер үз мәктәпләремез, мәдрәсәләремез биргән мәгълүмат кына йетәрлек түгел. Шуның өчен рус мәктәпләрендә укыйк, рус мәктәпләрендә укытыйк. Бик күп кешеләремез кеби: «Ярар иде дә, булмый инде», — дип, земезне яки балаларымызны наданлыкта, ялган фикерләр, ялган уйлар, ялган хәмиятләр берлән чолгап калдырмыйк! Рус мәктәпләрендә укып күңел карала дигән сүзне сезгә әйтергә оят инде! Әүвәлдә русча гына укыган мирза балаларын мисалга китермәңез! Алар милләт-фәлән дигән сүзне аңлап укыганнар түгел. Белмим, «күңел каралу — ялган уйлар, дөньяга ялган карашлар бетү булса, ул каралу түгел, агару!» — дигән кебек сүзләр сөйләсәләр дә, мондый кешенең сүзенә бик үк игътибар кылмыйлар иде.
Мәдрәсәләрдә тәртип берлән тору, тәртип берлән тәхсил кылу мөдәррисләр арасында да бик мөзакәрә кылына башланды. Бик күбесе болай укуда бер мәгънә юклыгын аңлаганга, тәртипне бик кабул итәргә телиләр иде. Ләкин, ул, мөдәррисләр вакытлы гына керер, фәненә күрә мөдәррисе булыр, үзләрен ишеткәч, ниндәй аңлаган мөдәрриснең дә йөрәге шу итеп китә иде.
Чөнки күз алдына, үзенең хәзер зур чалма киеп, башны бер яккарак салындырып, кулына калын катыргылы китап тотып, «дәрескә» дип, бик зур эш иттереп баруы килә иде дә, ислях кылынса, андый кыяфәтләрнең бер дә кадере калмавын уйлап, ничек булса да аңарга гына шул элгәрегәчә калдырып ислях кылдырырга тели иде. Шуның өчен үзенең киңәшчеләренә: «Мелля Салих, алай мәслихәт булмаз! Сезнеңчә ничек соң? Шәмсетдин агай, мин, әслихәт дисәңез, разый, ләкин шәкертләр ул вакытта әдәпсезрәк булыр», —
диләр иде. (Мондый кешеләр үзләрен бик зур, һәммә кеше кадерләргә, лугларга тиеш заты галиләр дип белгәнгә, шәкертләрнең ул тәкъдирдә буйларны мөдәррис итеп кенә күрүләрен бер дә күтәрә алмыйлар иде). Үзләре сүз арасында «милләт»кә хезмәт итү хакында бик озын сүзләр сөйләсәләр дә, у тугрыда эчләреннән генә: «Милләткә ни булса да булыр, үземнең дәрәҗәмне бөтенләй үк төшереп йебәрәсем килми», — дип уйлыйлар иде.
Мәдрәсәләрдә дә вакыт үтә-үтә аз гына булса да үзгәрүләр күренә башлады.
Гәрчә тәгълим-тәгаллемдә тәртип кабул ителде диер дәрәҗәдә булмаса да, әкертләр өчен урыннар иркенәйтелә башланды. Мәдрәсәне пакь тотуда бидгать булса да, бидгать Хәсәнәдән сайыла башлады. Һаваның барлыгына, улса, бозылуына ышанып ук бетмәсәләр дә, кеше әзрәк булса, сулышка иркен булуына инкяр кылмый башладылар. Бәгъзе мәдрәсәләрдә дәрес тәртипләре дә ислях кылынган иде. Ягъни элгәреге тәртипләр алыштырылган иде. Ләкин элгәреге тәртип ысулы әгълимнең бер кагыйдәсенә тугры килмәсә, яңы программ, яңы тәртип икенчесенә килми иде. Бу мәдрәсәләрне «мәдрәсә»
дисәк тә ифтира була, «мәктәп» дисәк тә ифтира була, белмим инде,
«гаҗизханә» дисәк, ничек булыр. Минемчә, бу исем дөрестрәк булырга кирәк!
Чөнки монда укый торган кешеләргә безнең халкымыз, рәзил, фәкыйрь, әхетсез кешеләр дип карыйлар. Һәр ни булса булды, безнең тарафымыздан милләтне алга йебәрер өчен һичбер эш булмаса да, мәдрәсә шәкертләре арасында яңы фикерләр туа башлады. Русча укуның өйгә кайтканда парахутта очраган марҗа берлән сөйләшер өчен генә кирәк түгел икәнлеге аңлашылды.
Гәзитә уку, яңы китаплар уку, төрекчә тарих, төрек романнары уку күзе ачыграк кешеләр арасында бер гадәт булып китте. Мондый шәкертләр үзләренең кеше икәнлекләрен, һичбер кешедән курыкмый, теләсә ни эшләргә ихтыярлары бар икәнлеген белделәр. Алай булса да коруне вөста гадәте булган
«фатиха», «бәддога» дигән сүз буйларны тимер чылбыр төсле мәдрәсә сасыларын иснәргә бәйләп тота иде. Акрын-акрын русча уку шәкерт арасында җәелде. Җәйләрдә рус авылларына барып, яки бер-бер шәһәргә барып уку гадәт төсле булды. Һәр шәкерт гәзитә аңларлык русча белүне бик зур сәгадәткә саный башлады.
Бу елларда тагы бер бәхетсезлек килеп чыкты. Русиядә гомуми тәхрире нөфүс (перепись) мәсьәләсе халык арасында тагы бик зур низаг куптарды.
Ләкин бу елларда халкымыз арасында шактый аңлаган кешеләр күп булгангамы, бу мәсьәлә әүвәлгесе кеби үк куркынычлы булмады һәм тиз басылды. Мәйданга яңы әдәбият чыга башлады, «Тәрҗеман» гәзитәсе, урыс гәзитәсе, төрек гәзитәләре уку халык арасында бер мода булды. Яңы рухта яңы әсәрләр халыкка тәэсир кыла башлады. Фәнни рисаләләр, гыйбрәтле милли хикәяләр, халыкны уятыр өчен язылган китаплар гомумда мәкъбуль була башлады, тагы яңы өметләр туа башлады. Русиянең һәр йерендә җәмгыяте хәйрияләр ачыла башлады, фәкыйрьләр карау, аларга ярдәм итү — исламият мәйданга чыкканнан бирле мәгълүм мәсьәлә булса да, бездә унтугызынчы гасырның ахырында гына аңланылды. Бөтенләй аңламый калуга караганда бусы да ярый әле. Билфигыль эш булмаса да, шактый гына эшләргә юл ачылган иде. Халкымызның уку ягы бу дәрәҗәдә булса да, ягъни филҗөмлә алга китүдә булса да, тиҗарәт җәһәте бик каты тәнәззел иткән иде. Бик күп фирмалар банкрот булган [.....] Элгәреге сәүдәгәрлек табигате бетмәсә дә, бик кечкенә эш берлән генә кәсеп итә башлаганнар иде. Кызыл мал берлән сату итү, вак-төяк галантерейный әйберләр берлән сәүдә бетмәгән булса да, күбесе лимон, әфлисун, алма, карбыз, иске-москы берлән сату итүдән уза алмыйлар иде. Банкрот булу халык арасында гадәт булганга, безнең болгар сәүдәгәрләренә һәммә йердә ышаныч беткән иде. Шуның өстенә бу калган сәүдәгәрләрдә дә «ник? ни өчен?» икәнлегене белеп эш йөртү гадәт булмадыгыннан, боларның да тиз көннән исемнәре, югалачагы билгеле иде.
Иң кайгылысы шул иде: халкымыз әхлак җәһәтеннән бик бозылган иде. Казан халкы бөтенләй этлеккә салынган иде. Көндезләрен вак-төяк сату иткән булып маташалар да, кичәләрендә гостиницалар, пивной вә фахеш урыннарында кичләр үткәрәләр иде. Исереклек шул дәрәҗә тәрәкъкый иткән иде!!. Әйтеп бетерерлек түгел. Зина, фахеш тә иң кабахәт дәрәҗәдә патшалык сөрүдә иде.
Һәр йердә башы ачык ислам кызлары, мөселман хатыннары күзгә күренә иде, у эшләрнең бу кадәр артуына сәбәп тә халкымыз арасында эчү вә исереклекнең артуы иде. Ирләремез көне-төне кәсеп иткән акчаларын хатыннарына, балаларына алып кайтыр урынында фахешханәләрдә яки мәйханәләрдә вакытларын үткәрдекләреннән, хатыннары теләр-теләмәс, амак туйдырыр өчен булса да, фахеш юлына кереп китәләр иде. Икенче —
асрау тоту шәһәрләр гадәтедер. Бу асрауларның бик сирәге генә бай яки бай угылының кулыннан котылалар иде. Һәм бәгъзе кешеләремез арасында фәкыйрь кешеләрне, акчага кызыктырып, кызларыны харап итү дә бик таралмыш иде, шул сәбәпләр өчен Казан хатын-кызы арасында бөтен гомерен әрәм итеп, ир ләззәте, бала ләззәте татымаенча, үзләренең бөтен исемнәрен югалтып, дөньяның иң кабахәт йерләрендә җеназалары күтәрелүчеләре дә бик күп иде. Әхлак җәһәтеннән башка якта бик күп кимчелекләр бар иде. Мәсәлән, ибәррәк бер кеше Казанның Печән базарыннан бер мәртәбә чыкса, икенче мәртәбә йә чыга ала, йә юк иде. Яхшы дигәннәре мин яхшы дип гоҗеб берлән тулган иде, усал дигәннәре мин барыбер инде усал исемен күтәргән дип, саллыгын арттыра гына бара иде. Боларның һичберсенә сүз әйтеп аңлатуның чарасы юк иде. Чөнки һәммәсе (үзе язу танымаган булса да) үзен бер галим, ер әдип, бер философ дип белә иде. һәммә эшләргә катышырга йетәрлек гыйлемем дә бар, гакылым да бар дип, һәммәсе эченнән генә: «Менә абзаң нинди!» — дип, күкрәкләрен кагалар иде. Боларда тагы бер кызык игътикад бар иде — кеше нинди начарлык кылса да, намаз уку берлән кичерелә, нинди начарлык та русча белүдән артык күрелә иде. Чөнки русча белмәгәннәргә үз араларында «агай-эне» диләр иде, шул исем тегеләрнең бөтен гөнаһларын кичерә иде. Бәлки һәр надан милләттә шундый кимчелек бардыр. Без әле бөтен дөнья хәлен карамаганга, аларның табигатьләренә, килешләренә, ылынышларына карамаенча, үз хәлемезне генә тикшерәмез. Гомумән караганда, бу гасырда милләтемез бик тәнәззел иткән иде. Европа берлән катышу, хосусән, руслар берлән муанәсәт артса да, айлардан да әхлаксызлык, срафчанлык, вөҗдансызлыкка башка әхлак өйрәнә алмаганнар иде. Чөнки буйларның иң сәфилләре, иң начарлары берлән катышалар иде. Дөрест, ибәррәкләре берлән катышучылары да бар иде — мәсәлән, мирзалар.
Аларның күбесе рус мәктәпләрендә укыган һәм русларның гали фикерле кешеләренең әсәрләрен күргәннәр иде. Шулай булса да, белмим, алар үзләренең болгарлыкларын онытканнар иде, әллә үзләрен үк онытканнар иде.
Бу гасырда болардан зарардан башка һичбер файда булмады, болар үзләрене башка милләт кешесе кебек күреп, милләттәшләренә татар дип әйтүдән башка бер яңы эш тә чыгара алмадылар. Һәрвакыт, милләт хакында сүз киткәндә, айсысы «безнең татардан», кайсысы «татардан буламы соң», диеп, кул гына селтиләр иде. Гүяки милләтнең бу кадәр артка калуы боларга башка болгарлардан калган ла... Дөрестен әйткәндә, халыкның алга китмәвенә сәбәп
— болар «татар» дигән болгарлар түгел иде, бәлки татар дип үз милләтендин үзләре качкан «татарлар» иде. Чөнки болар, рус мәктәпләрендә укыгач, үз милләтемезнең кайсы төше йетми, алга китәр өчен ниләр кирәк, шуларны уйлап, сырхау милләтемезнең авыруын белсәләр дә, һичбер дару бирмиләр иде. Күбесе болгар милләте тәрәкъкыйны кабил дип тә белми иде, дөрестен генә әйтсәк, бу кешеләр русча уку, фөнүне җәдидә белү, яңы әдәбият күрүгә замана модасы дип кенә карыйлар иде. Кәмаләте нәфес өчен яки милләткә файда итәр өчен түгел иде. Әмма голямага килсәк, бу гасырда алардан да бернәрсә дә чыкмады. Яңы тарикать, яңы ишанлыклар, дөньяга яңы ялган карашлар, гавамны алдарга Иблис үзе белмәгән хәйләләр чыкса да, болардан да милләткә килгән файда түгел, гомум милләткә — ишан хәзрәтнең корсагы берлән мәхдүм әфәнденең [.....] дән артмый иде. Дөрест, файда иткән галимнәр, файда иткән мирзалар да бар иде, ләкин алар йөзгә бер түгел, меңгә бер иде. Бу гасырда голүме исламия тәхсил кылып, русча укыган кешеләр яки төрек-гарәп әдәбияты берлән күзләре ачылган кешеләрнең үзләреннән зур файдалары күренде. Унтугызынчы гасырның ахырында күренгән яңы мәктәпләр, яңы китаплар аларның сәмәрәи гайрәтләредер. Әгәр болгарлар арасында шундый «яңы фикерле» дигән бер сыйныф килеп чыкмаган булса иде, бу вакытка кадәр яткан ягымыз берлән ятар идек. Рәхмәт бу кешеләргә!
Болгар дигән бер халык бар икәнлеген үземезгә белгерттеләр. Үземезнең кайсы йерләремездә кимчелекләремез бар, шуларны күземезгә күрсәтә башладылар. Үз милләтемезне терелтү өчен чаралар эзли башладылар.
Үзләрен-үзләре фида кылдылар, рәхәтләрен югалттылар.
Бөтен милләтемезнең оятсыз кешеләреннән төрле кабахәт сүзләр берлән сүгелүне дә күтәрделәр, вә төрле ялган ифтираларга разый булып, милләт юлында кылган хезмәтләренә рәхмәт, ял сорамаенча, һаман эшләрендә булдылар. Күзләреннән яшьләр чыгарып, халыкка безнең милләтемезнең бу китеше өметле түгел, әкин милләтемез мөнкарыйз булмасын, халкымыз бетмәсен дисәк, илләтемезнең кирәкләрен карау тиеш идекен, көне-төне зурысынакечкенәсенә сөйләделәр... Ләкин ни файда? Гоҗебле болгарлар япь-яшь, сакал чыкмаган, якасының карасы берлән күлмәк ялавы күренмәгән, башында чалмасы юк кәкрәймәгән муенлы, яныннан сасы тир исе чыкмаган бер егетнең сүзен ни эшләп ишетсеннәр дә, аның сүзеннән ниндәй гайрәт алсыннар?..
Шулай итеп, бу гасыр да үтеп китте. Егерменче гасыр башланды. Бу гасыр безгә ни бирә? Бу гасырда безнең болгарлар нишли, дип уйлый башладылар. Фикерле сыйныфына кергән кешеләр бу гасыр безнең өчен тәрәкъкый гасыры булса иде, дип, догалар кылалар иде. Һәм дә үзе дә бу гасырның башында ук тәрәкъкый галәмәтләре күренә башлады. Унтугызынчы гасырда башланган әдәбият нәшере бу гасырда акрын-акрын тәрәкъкый итә башлады. Милли хикәя көннән-көн күбәя башлады. Аннан да, моннан да яңы эшләр, гыйбрәтле хикәяләр күренә башлады. Фикерлеләр арасында театр, илли театр кирәклеге сөйләнә башлады. Байлар арасында да милләткә кирәкле кешеләр хәзерләү тиеш икәнлеге беленә башлады. Рус мәктәпләрендә укыган кешеләргә кыек күз берлән карау азая башлады. Бохариларның ялган фикерләренә, әфьюн берлән черегән башларыннан чыккан сүзләренә Коръән аяте күк карау бетә башлады. Хәтта милләтемезнең бу кадәр артка калуына сәбәп — шулар идеке сөйләнә башланды. Һәр яктан тәрәкъкый хәбәрләре колакларны шыңгырдата башлады. Оренбург, Троиски, Уфа, хәтта Казан күк шәһәрләрдә сала муллаларын сугыштыру өчен яки авылдагы Әхмәтҗан агайның кызын остазбикә итәр өчен салган мәсҗеденә караганда, кечкенә генә булса да мәктәп салуның файдалы икәнлеге беленә башланды. Мәдрәсәләрне ислях кылу яңы бер мәсьәлә булып халык арасында кабарды. Мең-мең шөкерләр булсын, әфьюнлы башлы муллалар ахирәткә юнәлә башладылар
(Аллаһе Тәгалә урыннарын оҗмах кылсын). «Тәрҗеман» гәзитәсе һәр нумирында тагы әһәмиятле бәндләр нәшер кыла башлады. Рус гәзитәләрендә дә мөселманнар тарафыннан язылган мәкаләләр күренә башлады. Һәммәсе Русиядә булган мөселманнар берлән русларның иттихадына хезмәт итә иде.
Рус мәктәпләрендә көннән-көн укучылар күбәя башлады. Казан, Оренбург халкы арасында да рус мәктәпләренә кереп тәхсил итү (хәзрәт фатиха бирсә)
бик зарарлы түгеллеге сөйләнә башланды. Алай булса да тиҗарәт вә һөнәр мәктәпләрендә ислам баласының аяк басканы юк иде. Хатын-кызны укыту, атыннардан мөгаллимәләр йетештерү унтугызынчы гасырда ук башланган булса да, бу гасырда чынлап сөйләнә башланды. Билгеле, бу мәсьәлә дә әүвәл муллалар тарафыннан бик каты уклар берлән атылды. Ләкин озакламады, клары файда итмәгәнне, порохлары начар икәнлеген аңладылар. Гавам халкы да буйларның кычкырган сүзләре буш, юк сүз, аткан уклары, туплары халыкны куркытыр өчен генә икәнлеген һәм шарт иткәннән башка әсәре калмавын белделәр. Кызлар өчен мәктәпләр ясый башладылар. Яшьтән тол калып, ничә еллар [.....] эштә гомерен кичергәннән соң эш таба алмаенча, сабак кызлары укытырга тотынган карчыкларга кадер бетә башлады. Кызларны мөгаллимнәрдән укыттыруны да бик чит күрми башладылар.
Рус мәктәпләрендә аз-аз гына булса да, бу көнгә кадәр укучыларыннан һич файда булмаса да, ислам кызлары күренә башлады. Бер милләтне тәрәкъкый иттерер өчен иң әүвәл «ана» йетештерү кирәклеге фикерлеләр тарафыннан язылган рисаләләр дә күренә башлады. Һәм сирәк-сорак кына булса да «аналыкка»
хәзерләнгән кызлар ишетелә башлады. «Кызлар, язу белсәләр, егетләргә хат язалар» мәсьәләсе яңыдан башыннан аягына кадәр мөхакәмә кылына башлады. Һәммә йердә дә укыган кеше берлән укымаган кешенең бер түгеллеге беленә башлады, хатын-кызларның кеше идекләре, аларның да дөньяда булган һәрбер нәрсәдән файдаланырга хаклары булдыклары, аларның кәнизәк түгеллекләре, һәм ирләрнең куәи шәһванияләрен ифадә кылыр өчен генә яратылмадыклары, нинди рәзаләтне җигәргә дә ярый торган бер бәддога төшкән, сачләре озын, гакыллары кыска бер хайваннар гына түгеллекләре һәммә йердә сөйләнә башлады. Алай булса да, аларның шул хәлләреннән файдаланып, үзләрен коруне вөста падишаһлары төсле һәрвакыт кадерләнеп кенә торасы килгән кешеләр бу эшкә бер дә разый булмадылар. Хосусән, олямалар: «Әйе, шәргы шәриф хатын-кызны укыту заләл диеп әйтә инде, әсәлән», — дигән сүзләре берлән бик каты могарәзәләр кылсалар да, аларның халык арасында рәтләп игътибарлары юккамы, әллә замана шуны үзе теләгәнгәме, хатын-кызда уку көннән-көн арта иде. Һәр милләтнең яртысы хатыннар, һәр милләтнең рухын саклаучылар — хатыннар, һәр милләтнең теленең хосусый тәләффызларын, шивәсен саклаучылар — хатыннар, иләчәктәге ата булачак ирләрне, ана булачак кызларны тәрбия кылучылар —
хатыннар идеке һәркемгә мәгълүм бер мәсьәлә булгач, минемчә, аларны тәрбия кылырга кирәкме, йә юкмы? мәсьәләсе һәркемгә җавап бирерлек бер нәрсәдер. Һәм шулкадәр тамаклар авырттырып кычкырышырлык, укыса, гетләргә хат язар, фәлән итәр, икенчеләре укымаса, егетләргә хатын барыбер язар да, үзе язу белмәгәч, кешедән яздырыр да, гыйффәте дә югалыр, сере дә чыгар кебек низагларга һич урын калмыйдыр. Яхшы ананың баласы яхшы, ыйты ананың баласы әшәке булуында һичкемнең шөбһәсе юктыр.
Һәммәмезнең белгән кешеләремездән генә гыйбрәт алырга кирәк, әдәпле Миһринең кызы һәрвакыт әдәпле булдыгы кеби, оятсыз Мәрфуганың Әсмасы да һәрвакыт ирдәүкә кыз булдыгы һәммәмезнең мәгълүмедер. Әгәр тәрбияле ана булса, баланың киләчәктә кем булачагын уйлый ала торган хатын булса, л, билгеле, баласына ашату-эчертү, иренә ачуланса — сандык өстенә күтәреп бәрү берлән генә канәгать кылмаенча, аның холкының яхшы булуы, әламәтлегенең саклануы, мәгълүматының артуы, күзенең ачылуы өчен дә тырышачактыр. Билгеле, бу аналар милләт вә дин ноктаи нәзарыннан һәм җәмгыяте бәшәрия ноктаи нәзарыннан (күз карашыннан) бик мөкатдәс затлар булачаклардыр. Һәм дә милләт, дин, җәмгыяте бәшәриягә зур хезмәт итәчәкләрдер. Әмма укымаган, тәрбия алмаган, ирләрне дә, шул, яз көнендә сыерлар үгезләрне ни өчен телиләр, шуның өчен генә кирәк дип белгән хатыннардан, һәм балаларына да «бук чүлмәге» дип караган кызлардан балалары өчен, ирләре өчен, җәмгыяте бәшәрия өчен ни файда көтәргә кирәк?
Сезнеңчә ни файда булыр? Шөбһә юк, болар гөнаһсыз балаларны бозудан бүтәнгә ярамыйлар. Шул балалар безнең милләтнең әгъзалары булганга, алар милләткә зарар итәләр һәм динемезнең дә әфрады булганга, кирле-мырлы аңлап, дингә зарар итәләр. Болар җәмгыяте бәшәриянең бөртекләре булганга, ңарга да зарар итәләр. Шул эшләргә сәбәп булган аналар, аларның шулай калуларына сәбәп булган голямаларны сез милләткә файда итүчеләр дип әйтер идеңезме? Әллә юкмы?.. Сезне мин белмим, әмма мин үзем, зарар итүчеләр, арар итүчеләр, дим. Кыямәт көнне шуның өчен бик зур газапка мөстәхикъ булачакларында, һәркөнне мең мәртәбә әйткән тәһлилләре дә, иртә-кич укыган вирдләре дә боларны бу мәсьүлияттән коткармавында һич шөбһәм юктыр. Һәр нә исә, башланган эш — беткән эш, дигән кебек, хатын-кызның бервакыт кеше булуларында зур өметләр бар иде, ләкин бу өметләр дә корыга чыкты. Без теләгәнчә ана йетештерә торган кызлар мәктәбендә укыла торган фәннәрнең берсе — итәк санау, икенчесе — фәлән абзыйның килененең хәлен тикшерү, ченчесе — укый торган китапның чыгарга ничә бит калганын санап беткәннән соң, баштан бет карау иде. Шуның өчен бу кызлар шул фәннәрдән бик яхшы белсәләр дә, безгә кирәкле тәрбия фәненнән бихәбәр иделәр. Нә исә егерменче гасырның егерменче гасыр идеке бездә дә билгеле иде. Яурупа халкы чыбыксыз телеграфлар, телефоннар эшләтүне кәшеф кылдылар. Әмма без аннан да зур нәрсә кәшеф иттек. Ул нәрсә дисеңме? Ул — ишанлык!!
Шундый нәрсә ул, әгәр ул бер кешедә булса, дөньяның һәммә тәрәкъкыяте бер якта торсын! Ул сиңа дәүләт бирә! Ул сиңа дәрәҗә бирә! Ул сиңа, кирәксә, атиха, алырга теләүчеләргә гүзәл-гүзәл хатыннар бирә! Хасыйле җаның ни тели шуны бирә! Яурупа голямасы безнең шәрык халкын хәйләкәр, үткен таифә дигән сүзләренә мин моңарча ышанмый идем. Моннан соң ышандым, шанмый хәл дә юк. Телеграф берлән халык берлән сөйләшеп кенә була.
Буның берлән бөтен халыкны үзеңә кол итеп була. Моннан зур тагы ни эш бар?!!
Бу яктан эшләр шулай барса да, әдәбият аз гына булса да тәрәкъкый итә башлады. Болгарлар арасында «мөхәррир» исемен күтәрерлек кешеләр күренә башлады. Бик оста язылган бик матур гына гыйбрәтле хикәяләр, яисә бик оста язылмаса да, бик яхшы нечкә кальбләрдән чыккан романнар күренә башлады.
Китап нәшер кылу, китап берлә сату итү — милләт өчен, бөтен җәмгыяте бәшәрия өчен бик файдалы эш икәнлеге сизелә башлады. Әүвәлдә ит сатып, ер вакытны ит кибетен китап кибетенә алыштырган кешеләргә башка, итапчылар мәйданга атылды. «Фәзаилешшөһүр», каранчә бөтие, кысыргак догасы, фалнамә, татлы тамыр, гатырша мае, дарчин каерысы, тәсбих, шомырт оны, күкерт вә шуның шикеллеләр берлән сату итү китап сәүдәсе түгеллеге беленде. Халык арасында, аз булса да, яңы әдәбият мәйдан ала башлады.

You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 03
- Parts
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 01Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 4127Total number of unique words is 193232.8 of words are in the 2000 most common words44.1 of words are in the 5000 most common words49.9 of words are in the 8000 most common words
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 02Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 4130Total number of unique words is 186730.3 of words are in the 2000 most common words43.0 of words are in the 5000 most common words50.5 of words are in the 8000 most common words
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 03Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 4045Total number of unique words is 197428.0 of words are in the 2000 most common words38.8 of words are in the 5000 most common words45.8 of words are in the 8000 most common words
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 04Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3935Total number of unique words is 188429.4 of words are in the 2000 most common words42.0 of words are in the 5000 most common words49.5 of words are in the 8000 most common words
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 05Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 4083Total number of unique words is 183931.0 of words are in the 2000 most common words43.6 of words are in the 5000 most common words51.9 of words are in the 8000 most common words
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 06Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 4032Total number of unique words is 180133.4 of words are in the 2000 most common words45.4 of words are in the 5000 most common words51.4 of words are in the 8000 most common words
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 07Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3956Total number of unique words is 182430.9 of words are in the 2000 most common words42.1 of words are in the 5000 most common words48.4 of words are in the 8000 most common words
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 08Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3985Total number of unique words is 187532.2 of words are in the 2000 most common words43.7 of words are in the 5000 most common words50.3 of words are in the 8000 most common words
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 09Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3495Total number of unique words is 211725.2 of words are in the 2000 most common words36.6 of words are in the 5000 most common words42.0 of words are in the 8000 most common words
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 10Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3819Total number of unique words is 211828.9 of words are in the 2000 most common words41.0 of words are in the 5000 most common words49.2 of words are in the 8000 most common words
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 11Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 1291Total number of unique words is 89032.4 of words are in the 2000 most common words43.8 of words are in the 5000 most common words51.0 of words are in the 8000 most common words