Latin

Көзге Яңгырга Кадәр - 18

Süzlärneñ gomumi sanı 2896
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1502
42.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
56.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
63.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
— «Иске бистә» префектурасын алып баруы, оештырып җибәрүе әллә ни авыр булмас, сезгә ярдәм итәргә алынган кешеләр шактый,— дип сөйләп китте шунда чандыррак гәүдәле һәм озынрак буйлысы.
Солтан Җәләевич үзен чакыртып алган һәм өстәл артына утыртып сыйлый башлаган кешеләрнең исемнәрен дә, кемлекләрен дә төгәл белми, җитмәсә аны алар белән моңа кадәр һичкемнең дә таныштырганы юк иде. Бары тик бу бинага ишектән кергәндә күрсәтмә тактага игътибар итеп, монда Казан шәһәренең Архитектура һәм төзелеш идарәсе җитәкчелеге урнашканлыгын укып белгән иде. Мәгълүматы шулардан артмады. Хәзер инде, өстәлләре артында сыйланып утырганда, сүздән тукталып, карагыз әле, егетләр, сез кем буласыз соң дип соравы да кыен. Җитмәсә алар аның белән элеккеге танышлары кебек сөйләшәләр, акыл бирәләр, кызыклы фикерләр әйтәләр. Монысы, каршы алганы, чандыры, мөгаен урынбасар кебек хезмәткәрдер, бусы, кабинетта өстәл әзерләткәне, аңлашыла, идарә җитәкчесе инде! Солтан Җәләевичны кайдан шушы кадәр яхшы беләләр соң алар? Исемен генә түгел, хәтта кемлеген, фәнни эшчәлеген аңлап һәм белеп сөйләшәләр, хәтта җәмәгатьчелек каршында авторитеты зурлыкны да ничә тапкыр телгә алдылар.
— Сезнең кебек уңган, булдыклы егетләр сирәк! Безгә нәкъ менә шундый кеше кирәк иде!— дип мактый берсе, икенчесе аңа өсти:
— Сезгә Махмутов кебек булырга кирәк! Кораб кебек килеп керә торган иде, аны һичкем туктата алмый! Ишек төбеңдә хет йөз кеше утырсын, ә ул күренә дә, кабинетыңа да уза, хәтта сәркәтип ханым солдат булып каршына бассын, аны күрми дә...
Сүзнең академик Мирза Махмутов хакында барганлыгын аңлап, Солтан Җәләевич канәгатьлек белән «әйе» дип белдерә. Аларда аның һәр җавабы канәгатьлек тудыра. Мактыйлар. Әмма бу зурлауларының сәбәбен инде төшенергә өлгергән Солтан Җәләевич:
— Минем әле беркемгә дә «Иске бистә» префектурасына хуҗа булып килергә ризалык биргәнем юк,— дип фикерен белдерә.
— Ничек инде?— диләр мондагы егетләр.— Шушындый да зур һәм җаваплы эштән баш тартырга мөмкин?
— Мин әлегә баш тартам дип әйтмим!
Солтан Җәләевичның әллә ялындырасы килә, әллә күңеле тартмый, ул бу хакта аермачык кына әйтми. Шулай да мондагы кунак итүчеләр аңарга:
— Юкка ризалык бирмисез!— диләр, үгетләргә алынгандай аңлаталар:— Зур һәм җаваплы эш, сез булдыра ала торган! Беләсезме, бу урын өчен ничәмә кеше тартыша, иртәгә үк түш киереп килеп утырырга әзерләр!
— Мин фән кешесе шул!— дип аклана башлый шунда Солтан Җәләевич,— аңлыйсызмы, фән кешесе! Шушы фән дип Казанда калдым, бичара хезмәт хакына эшли башладым, рәхәтләнеп туган якларыма кайтып китмәдем, аспирантурада калдым, шушы фән дип күпме мөмкинлектән, хәтта, әйтер идем, «майлы калҗа»дан баш тарттым. Монда, музейда да, вакытлыча гына эшлим дип беләм. Дөньялар утырып җиткәнче!.. Беләсезме, Һарун Бариевич, мәдәният министры урынбасары үзе эшкә чакырганда нәрсә дип әйткән иде, мин пенсиягә чыкканчы гына утырып тор да, үзем аннары директор булып киләм дигән иде. Ә алда әле Габдулла Тукайның йөз дә ун еллык юбилее, аны мин әзерләмәсәм, үткәрттермәсәм, кемгә кирәге булыр икән? Бар да авыз суларын корытып сөйләргә генә яраталар, эшкә килгәндә, бармакка-бармак та сукмыйлар!
Аның болай үз кеше булып китүе бер дә сәер түгел иде. Алар шактый озак сөйләшеп утырдылар. «Иске бистә» белән нәрсә эшләргә икәнлеген югарыдагылар үзләре дә күз алларына китереп бетермиләр, әмма карар кабул ителгән, аны үтәргә яки берәр кешенең сыртына ул йөкне салырга кирәк. Шуның белән мәсьәлә хәл ителгән булып чыгачак. Шушы «сырт» табылган, ул Солтанныкы булырга тиеш дип уйланылган. Тик аның җигелергә бер дә теләгендә юк.
— Карагыз әле,— диде шунда Солтан Җәләевич, үзенә ышанган төстә балкып китеп,— теге агай, җыелышларын алып барган, аңарга нәрсә булган? Менә кемне префект итеп куярга кирәк!
Кунакны сыйлаучылар шунда үзара карашып алдылар, бу сүзгә каршы бер генә фикер дә белдермәделәр. Инде вакыт та соң иде. Солтан Җәләевич китәргә җыенды, аңарга:
— Сезне безнең «Волга» озатып куяр!— диделәр.— Уйлагыз, киңәшегез, бәлки ризалык та бирергә теләрсез? Без башка кандидатура эзләргә исәп итмичәрәк тора идек. Ризалашсагыз, онытмагыз, дәрәҗәгә менү булыр!
Әмма Солтанга карьера кирәк түгел, кызыксындырмый иде. Аның фәнгә кире кайтырга исәбе, административ эшләр белән гомерен бушка уздырасы килми башлады. Күңеле дә киреләнде, акылы да. Әгәр дә теге түрә, Һарун Бариевич, бүген килеп, Әдәби музейга директор урынын бушат әле дип сораса, ул ике дә уйлап тормастан китеп барачак. Пенсиягә күптән чыкты бит инде Һарун Бариевич, әллә җитмешкә кадәр министр урынбасары булып утырырга исәбендә? Аннары, әйе, Әдәби музейда зур эшләр көтелә, алар алдыннан нигә дип җигелергә килсен ди әле ул!
Бу «Иске бистә» префектурасы белән нишләргә? Кирәкме ул аңа? Юктыр. Теге вакытта чыгыш ясаганда да бары тик эшне ничек оештырганда яхшы булачагын күрсәтеп бирү теләге белән генә сүз башлаган иде, бар күңеле белән янып һәм зур эшләрне үз кулына алырга өметләнеп түгел. Аннары, әгәр дә Казан шәһәрендә Бауман урамын үз эченә алган «Спас» префектурасы бар икән, икенчесе нәрсәгә кирәк булыр? Ни өчен шушы «Иске бистә» проектын эшләгән кешеләр үз хыялларын үз куллары белән тормышка ашырырга теләмиләр? Нигә Хәния туташ читтә торып кала? Теге әфәнде, рәисләре, ул бит әйткән иде, тарихлар сөйләп маташкан иде, бер сүзе дә дөрес булмады микәнни? Аннары татар дөньясы белән элек бәлки бабалары идарә иткәннәрдер, әмма хәзер аның ул сөйләгәнчә булуы мөмкин түгел. Әгәр дә булдыра алсалар, әллә кайчан үзләренә кирәкчә эшне оештырырлар, яшәешне борып куярлар иде!
Уйларының чиксез булачагын аңлаган Солтан Җәләевич префект булудан баш тартырга кирәк дигән карарга килде. Икенче көнне бу хакта теге кунак иткән әфәнделәр каршысына барып белдерде. Әмма, шуннан чыгуга, үзенең ахмак адым ясаганлыгын аңлап, кире борылып керергә теләгән иде дә, инде соң икәнлеген төшенде. Аңа шулкадәр күңелсез булып китте.
Изге урын буш тормый, дигәндәй, префект булырлык башка кеше тиз табылды: кайдадыр өске эшелоннарда йөргән берәүне элекке эшеннән алдылар да префект итеп китереп куйдылар. Ә ул көннән дә болайрак эшлекле булып чыкты, затлы чит ил машиналарында гына йөреп, «Иске бистә» өчен берни дә башкарырга өлгермичә, ул арада «Татарстан — Яңа гасыр» партиясен оештыруда, аны «Бердәм Рәсәй» партиясенә «кушуда» катнашып, депутат буларак сайланды да Мәскәүгә китеп тә барды. Ә югыйсә, Солтан Җәләевичка килеп, аның белән киңәшеп, ярдәмнәренә сөенеп кенә йөргән сыман иде, күз-баш алгач, бөтенләй танымас һәм сөйләшмәс хәлгә әйләнде. Кешеләрнең кем булуын беләсең килсә, аларга дәрәҗә бирергә кирәклеге билгеле хәл. Бу очракта да ул акланды. Солтан Җәләевич префект булып бармавына сөенергә тиеш: барыбер шушы кадәр эшләрне «майтарып ташлый алмас» иде.
Тормыш үз чираты белән бара торды. Солтан Җәләевичта кайвакыт теләк-омтылыш хисләре пәйда булса да, аны префект итеп башка чакырмадылар. Дөрес, Хәния туташ та, башкалар да сораштырып, үз теләкләрен белдергәләп чыксалар да, алар барысы да сүз генә булып калдылар.
Хәер, һәр мөмкинлектән файдаланып, карьера өчен җан атып яши белми иде инде Солтан. Тиздән барысы да үз җаена кайтты. Тагын да яңа префект табылды. Ул да нәрсәләрдер эшләргә алынды. Озакламый «Иске бистә» дигән префектура, тарихи-мәдәни тыюлык, татар үзәге дигән сүзләр дә, сөйләүләр дә артта калды, бу проект үз җае белән онытылды, юкка чыкты.

14
Кара авыру, кара чир Ахун Садриевичны ничек алып китсә, менә рак дигән ул бәла Наил Фатыйховичка да агулы угын китереп кадады. Аның җеназасы яңгырлы, салынып-сыгылып торган көз көне булды. Аннан кайтканда Солтан Җәләевичның күңеле таркалган, кешеләрнең ихлас булмавына да хәйран, гомумән дә борчулы иде. Бигрәк тә Наил Фатыйховичның канына тоз салып аптыраткан дошманнарыннан берничәсенең җеназада булып, «соңгы сүз» сөйләргә алынып, анда да, гафу үтенәсе урынга, профессорны мактагандай кыланулары, изге эшләрен онытмаска антлар итүләре сәер тоелды. Хушлашу сүзләрен Солтан Җәләевич та әйтергә мөмкин иде, әмма тегеләрдән соң теләмәде. Әйтер сүзе юклыктан түгел, бар иде алар, күп иде. Әмма артык иделәр. Сөйләгән кешеләр болай да күп булдылар, дошманнарыннан саклый алмауларына уфтандылар, яхшылыкларын вакытында бәяли белмәүләре өчен хурлангандай әйттеләр. Ни өчендер Солтан Җәләевичка ул чыгышлар ихласлы түгел сыманнар иде. Менә хәзер ул да сүз алса, мәрсияләп әйткәннәре аларныкы кебек «бозык» килеп чыгар сыман тоелды аңарга. Сүзегез юкмы дигәндәй ым кагучыларга ул мөмкин түгеллекне белдереп кенә җавап бирде.
Илттеләр, җирләделәр. Мулланың җеназа догасыннан соң таралыштылар. Ә вак, сыкылы яңгыр ява да ява, ява да ява.
«Тукай җәмгыяте» оештырып, эш башына Наил Фатыйховичны күндергәч, шактый эшләрне башкарып чыгарлар төсле иде. Хәер, булмады түгел, булды. Музейда «Гыйльми укулар» дип аталган еллык конференцияләрне уздыру тәртипкә кереп китте, аларда сөйләнгән мәкаләләрне аерым җыентык итеп бастырып чыгарып бару эше җайга салына алды. Дөрес, кайбер «эре» язучылар һәм галимнәр бу җәмгыятькә президент сыйфатында үзләрен күрәселәре килде, Солтан Җәләевичка ул хакта турыдан-туры әйтүчеләре дә булды. Әмма бу урынны Наил Фатыйховичка тәгаенләп куйган, аннан башка һичкемне эш башына куярга җыенмый иде. Менә хәзер вакансия бушады. Рәхим итсеннәр, эшләп карасыннар. Алар бит бу җәмгыятьне баеп яту урыны дип күз алларына китерәләр иде. Имеш, төрле юллар һәм чаралар белән акча җыярга мөмкин, байлар мәдәният үсешенә ярдәм итәргә генә торалар! Әйе, йөгерделәр, ди. Кемгә кирәк? Ул шагыйранә сөйләгәндә генә җиңел һәм рәхәт, тормышта, хакыйкатьтә бөтенләй киресен күрәсең. Әнә, хәтта хөкүмәт тә, әүвәле Габдулла Тукайның юбилей чараларын үткәрергә теләмәде. Һарун Бариевич үзе моңа каршы чыгып:
— Йөз дә егерме еллыгы зурлап уздырылыр!— дип белдерелде.— Онытыгыз бу дата турында!
Ә менә юбилей тантанасы көннәрендә түрдә ул үзе күкрәк киереп йөрде түгелме? Нигә шушы кадәр икейөзле икән бу кешеләр? Хәтта Әдәби музейга килеп, Солтан Җәләевичтан чараларның тәртибен сорап алды да, яңа экспозицияне ачу тантанасын башлап йөрүне дә үз кулына алды, директорны мөмкин кадәр читләштерергә тырышты. Халык моны аңламады. Түрә исә үз эшен генә белде, халыкның гайрәтен чигерүен күз алдына да китермәде, нәфрәт казануын төшенмәде. Бу аның ишан хәзрәтләре кебек ашның түренә менеп утырып, шунда да төкеренгәләп какырынуларын хәтерләтә иде.
Юбилейга Солтан Җәләевич Әдәби музейның экспозициясен яңартуга иреште, ул гына да түгел, Хөкүмәт карарын әзерләп, аны кабул иттертү өчен төрле инстанцияләргә чапты. Язучылар берлеге дә, Фәннәр Академиясе һәм аның институтлары да, башкалар да аның мөрәҗәгатьләрен, сүз кузгатырга ярдәм итүләрен ишетергә теләмәделәр. Аңа ничек тә республиканың җитәкчелеген бу мәсьәләдә кузгатырга кирәк иде. Әмма ярдәм итәргә алынучылар да булдылар.
Әгәр дә бүгенге көндә Арча якларында күперләр һәм асфальт юллар салынган икән, Өчиледә, Кушлавычта музейлар ачылган икән — боларның һәммәсендә дә Солтан Җәләевичның өлеше бар, бу эшләрне Хөкүмәт карарына ул керттерде, чараларына акча бүлдереп бирү эшен кузгатты. Дөрес, бер башланып киткәч, карары кабул ителгәч, мактанышып күкрәк сугучылар, үзләрен эш башында күрергә гадәтләнгән кешеләр барлык мәртәбәне үзләренә алганнардыр, анысына бәхәс итеп булмый. Әмма ачуың да килмәслек түгел, шул әүвәле каршы төшкән түрәләр эшнең ахырында геройларга әверелделәр, ә Солтан Җәләевичка бары тик хурлану гына калды, аларның кыланмышларына, халыкны алдауларына, үзен читкә кагуларына мыскыллану...
Аны бүген дә эше көтә иде. Бер дә яратмаган, сөймәгән, әмма җигелеп алып барган эше. Үзенә кадәр тәмам таркалып бетә язган, җимерелә башлаган, халык тарафыннан онтылган диярлек мәдәният учагы иде ул Әдәби музей, инде менә аны Солтан Җәләевич, тырыша торгач, аякка бастырды, гөрләтеп эшләтеп җибәрде сыман. Язучылар, сәнгатькәрләр, башкалар монда хәзер еш була, берәр чара үткәрелмиме дип халык та алдан белешеп тора, үзара хәбәр салышып, көттерми килеп җитәләр. Мондый җирдә эшләве дә күңелгә рәхәт булырга тиеш, югыйсә. Әмма Солтан Кәбировка ул ниндидер мыскыллы йөк сыман гына тоела. Бары тик сыртына салганнары өчен генә алып барырга тиеш. Язмыш юлы буйлап ул шулай атлар да атлар, атлар да атлар. Әле кайвакытта уйланып та алыр, әгәр дә ил президенты булса, бу эш аның өчен нинди йөк булыр иде икән? Мәртәбәсен таба алыр идеме, әллә мыскылланыр гына идеме? Ул моңа җавапны белми, хәер, президент булырга җыенганы да юк. Аның өчен башкалар бар. Солтанның эше бик гади аның, фән белән шөгыльләнү. Әле докторлык диссертациясен язарга, якларга кирәк...
Теге вакытта монографиясенең план-проспектын Наил Фатыйхович бүлек каршында «аяк астына салып таптагач», укучысы Солтанга ничек авыр булган иде? Әле профессорына үпкәләп тә йөрде, аның болай кылануына хәйран да итте. Югыйсә алар, йөзгә-йөз утырып, бу хакта сөйләшә ала иделәр бит. Әмма булмады. Дөрес, очраштылар, анысы. Наил Фатыйхович «Тукай җәмгыяте» президенты буларак аңа еш килде. Аңардан башка да күрешкәләп тордылар. Тик монография хакында авызларына сүз алып сөйләшә алмадылар, гүяки ул вакыйга тарихта бөтенләй дә булмаган кебек иде.
— «Җәмгыять»нең уставы да, банктагы хисап берәмлеге дә, мөһере-башкалары да әзерләнде, расланды, ачылды, бары тик сезнең аңа президент булырга ризалыгыз гына кирәк,— дип, Наил Фатыйховичка махсус барып, аны, гозерләнеп, шушы эшкә алынырга сорады заманында Солтан Җәләевич. Һәр ачылган ишеккә борын төртергә теләгән кешеләр һаман да күп булалар. «Тукай җәмгыяте» тирәсендә дә шушылар этеш-төртеш оештырып алдылар. Хәтта түрә агай Һарун Бариевичның да әүвәле теләкләре зурдан иде, әмма оештыручыларның фикерләрен ишеткәч, бу уеннан кире кайтырга итте. Музей тирәсенә төрле «җәмгыятьләр»нең һәм «фондлар»ның җыелуын яратмаган төс чыгарып, үпкәсен еракка яшереп, ул бу хакта эре генә чыгыш белән дә чыкты. Әмма андый сүзләрне Солтан Җәләевич игътибарга алмаска өйрәнеп җиткән иде инде. Берләшмәдә булгалап алучы гаугалы утырышларда да ул үзен битараф тотарга тырышты. Аның шушындый рәвешне сайлавы җитәкчеләр өчен дә уңай иде.
Музей каршында, музей тарафыннан оештырылган җәмгыять үз эшен башкарды, ул хөкүмәт органнарының мәдәнияткә карата игътибарын арттырды. Ә иң кирәге, Габдулла Тукайның юбилее зурлап, оешкан төстә билгеләп үтелде. Соңыннан Солтан Җәләевич, үзе барып, мәсьәләне хөкүмәт дәрәҗәсенә күтәрергә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә чакырган оешмаларның җитәкчеләрен бер кат йөреп, аларга «булышканнары өчен» зур рәхмәт әйтеп чыкты. Аның мактау һәм тәбрик сүзләрен ишеткәндә ул түрәләрнең авызлары ничек ачылдылар! Кайсылары әле, җитмәсә, әйе, дөрес сөйлисез, безнең ярдәмебез тиде дип әйтергә дә җөрьәт иттеләр. Әмма Солтан Җәләевичның махсус керүен, шушы сүзләре белән юри мыскыллавын аңлаучылар да булмады түгел. Бөтен түрәләр дә бер төрле генә булып бетмиләр икән шул! Аларның арасында да акыллылары җитәрлек!
Һәм менә бүген Солтан Кәбиров үз дөньясына, фәнгә кире кайтырга булды. Профессорның җеназасы түгел, аны бу адымга үзенең вөҗданы этәрде. Ул фән эшен гүяки әлегә сабыр итә торсын дип калдырып киткән иде дә, яңадан кайтып, инде хәзер ияртеп алып китәргә тиешле кешесе сыман тойды үзен. Әмма аны калдырып киткән җиренә кире борылып кайтасы, кабат монда кадәр китереп җиткерәсе, аннары, тагын да күтәреп алып, алга таба атлап китәсе бар бит. Булдыра алырмы соң ул хәзер? Җиңел эш түгел бит! Фән ул килен дә, хатын да түгел, холкы бик кырыс аның!
Солтанның язып бетермәгән теге монографиясенең кулъязмасы эшендәге өстәл тартмасында гына иде. Инде икенчеме, өченчеме елын ята, ачылганы да, укылып каралганы да юк. Менә Солтан Җәләевич кайтып җитәр, чиста, саф, җылы һәм рәхәт музей бинасына керер, аны анда хезмәткәрләре ачык йөз белән сәламләп каршы алырлар, кәефен сорарлар, сибәләп яуган, тәмам чылатып бетергән яңгырны битәрләгәндәй булырлар. Ә ул елмаеп кына:
— Зыян юк!— дип җавап бирер. Инде биш ел ул аларга шулай дип җавап бирә, инде дүрт ел алар, җәй булса, эссе кояшны, көз икән, сибәләп яуган яңгырны, кыш икән, карын-буранын ачулангандай итәләр. Юк, алар зарланмыйлар, бары тик Солтан Җәләевичка үзләренең хөрмәтләрен шушы рәвешле белдерәләр генә.
Аның гардеробта урам киемнәрен калдыра торган элгеч урыны бар. Ул шунда плащын салып куяр, эшләпәсен эләр. Аннары, көзге алдына килеп, чәчен тарап, сыпыргалап куяр да:
— Барсы да тәртиптәме?— дип сорар. Аңа:
— Әйе!— дип җавап бирерләр, кемнәр шалтыратуын, кемнәрнең нинди йомыш белән килеп чыгуларын, бәлки әле көтеп торуларын сөйләрләр. Солтан Җәләевич барысына да риза булып кына тыңлар һәм, рәхмәт әйтеп, үзенең кабинетына күтәрелер. Көндәлек оештыру, мөдирлек эшләрен карап чыкканнан соң, бу юлы инде яңасын башламас, бернәрсәне дә үзгәртергә теләмәс, кайбер проблемаларга игътибар да итеп тормас. Аның хәзер шәһәрнең көн дә диярлек килә һәм тикшерә торган инспекцияләре белән дә сүзләре кыска:
— Җитешсез якларны тапсагыз, беркетмә төзегез, карарбыз!— ди дә шуның белән бетерә. Белә, чөнки аларның эше ил байлыгын арттыру һәм саклау өчен даими кайгыртучанлык күрсәтү!
Менә шулай көн артыннан икенчесе үтәр. Әмма Солтан барыбер үз стихиясенә кире кайтыр. Төкерер ул дөньясына, андагы вак һәм көнче адәмнәренә. Дөрес, андыйлар аның юлында еш очрарлар. Аларны атлап үтеп китеп булмас, әйләнеп узарга да мөмкинлек бирмәсләр, тик Солтан шул җаһилларга хакыйкатьне аңлатырга тырышып маташмас, дөрес юлны да күрсәтеп тормас, үз эше белән генә мәшгуль булыр. Ул бәхәсләшмәгәч, инкарь итмәгәч, аның дошманнары баш калкытырлар, үзләрен хаклы дип йөри башларлар, аларга башкалар, әлеге дә баягы үзләре кебекләр ышана торырлар.
Ә хакыйкатьне бер Аллаһы тәгалә үзе генә белә түгелме соң? Солтанның телендә дә, күңелендә дә шушы сүзләр булыр. Ул аларны кайвакытта ишетелерлек итеп әйтер, ә кайчакны белдереп тә тормас. Болай яшәве кай вакытларда авырлык, төшенкелек, мескенлек алып килер, ә кай чакларда, киресенчә, горурлык һәм мәртәбә бирер. Әкренләп ул аңа ияләшер һәм шушы халәтендә бөеклек дәрәҗәсен табар. Әмма хәзергә аның әле бер генә теләге — яңгыр тәмам чылатып бетергәнче эшенә барып җитү!
Ул кайбер урам һәм тыкрыкларны турыдан гына, кистереп чыкты. Юл иңкүлекләренә җыелган яңгыр суы аның ботинкаларына тулды. Аяк асты гүяки тәмам җебегән кебек тоела башлады. Менә куе һәм дәү юкә һәм каен агачларына сыенып утырган мәһабәт, элекке заманнардан калган затлы йорт күренде. Бу музей бинасы иде.
Солтан Җәләевич сәлам биреп килеп керде. Хезмәткәрләр аны шатланып каршы алдылар, кәефен сорадылар, яңгырга зарландылар. Ул да аларның кәефен белеште, плащын һәм эшләпәсен салып, гардеробта калдырды да, чәчен төзәткәннән соң, үзенең кабинетына күтәрелде. Аяк киемнәрен алыштырды. Аңа кайнар чәй керттеләр. Ул, аны эчеп, җылынып алды. Эш өстәле янына килде, монографиясе яткан тартманы ачты. Аны өстәлгә алып куйды. Чиште. Урынына утырды һәм беренче җөмләсен укыды. Аңа шундый да рәхәт булып китте ки, ул гүяки моңа кадәр бәхетсез яшәгән дә менә хәзер генә үзенең нәрсәдән мәхрүм йөргәнлеген төшенеп-белеп, күреп, аңлап алган кебек хис итте.
Ә урамда яңгыр коя бирде, кич иңеп килә торды. 1996 нчы елның сентябрь ахыры иде.
Солтан Җәләевичның кулындагы каләм бер-бер сүзләрне, җөмләләрне, хәтта сәхифәләрне сызып ата, алар урынына башкаларын тезә, йөгерә-йөгерә эшли иде. Ул хәзергә хәтеренә таянып кына бара. Аның кул астында чыганаклары, тикшерелә торган материаллары, шуларның нәтиҗәләре теркәлгән язмалары юк. Алар әле аңа кирәк булырлар. Ул хәзергә башка эш белән мәшгуль — вакытлыча куеп калдырган фән эшен яңадан күңеленә кайтару, йөрәгендә гыйлем учагын тергезеп җибәрү белән генә!..
Көтмәгәндә ишеккә шакыдылар. Солтан Җәләевич башын күтәреп карарга өлгергәндә аннан түрә Һарун Бариевич килеп керде. Өсте-башы тәмам юешләнеп беткән, гүяки суга төшкән тавык сыман чарасыз кебек иде ул. Ә үзе нидер сөйләнә дә сөйләнә:
— Монда сез җылыда, корыда гына утырасыз... Директор булып килергә, директор булып... Исәп... Исәп!
Аның тавышы өтек-өтек чыга, әле югала, әле калыная иде, чөнки түрә ашыга-ашыга өске киемнәрен салырга азаплана, әмма җиңнәреннән кулларын чыгара алмыйча гаҗизләнә, кабинет түрендә болгана иде. Солтан Җәләевичка бу вакытта ул чыннан да бик көлке кебек тоелды. Шулай да сабырлыгы җитте, үзен кулда тотып кала белде. Хәтта елмаймады да. Һарун Бариевичның Әдәби музейга директорлык дәгъвасы белән килүен яхшы төшенде. Эш өстәле артыннан торып, бу юлы аңарга утырырга урынны шуннан тәкъдим итте.

1997–2008,
15 нче январь, Казан.

[1] БКД — «бригада комсомольской дружины», ягъни комсомол дружинасы бригадасы. Җинаятьчелеккә каршы көрәш максатларында комсомоллар тарафыннан оештырылган тәртип саклау оешмасы.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
  • Büleklär
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 3846
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1991
    37.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 4002
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2164
    36.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 3842
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2047
    36.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 3854
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1951
    36.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 3856
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1933
    38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 3822
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1987
    34.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 3957
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1994
    35.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 3881
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1902
    35.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 3783
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1913
    36.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 3988
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1990
    37.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 3983
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1941
    36.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 12
    Süzlärneñ gomumi sanı 3895
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1898
    38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 13
    Süzlärneñ gomumi sanı 4059
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1865
    38.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 14
    Süzlärneñ gomumi sanı 3812
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1854
    38.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 15
    Süzlärneñ gomumi sanı 3934
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1958
    37.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 16
    Süzlärneñ gomumi sanı 3974
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1931
    38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 17
    Süzlärneñ gomumi sanı 3938
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1921
    37.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 18
    Süzlärneñ gomumi sanı 2896
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1502
    42.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.