Latin

Көзге Яңгырга Кадәр - 03

Süzlärneñ gomumi sanı 3842
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2047
36.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
51.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
59.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.

Сабир Кәшфиевичнең кешелеклегенә хәйран калырлык иде. Әмма фәндә генә җитди адымнар ясап, кирәгенчә өлгерлек күрсәтә алмыйча, заманына күрә дөньялар шаулатырлык гыйльми мәсьәләләрне мәйданга чыгару бәхетенә ирешмәде ул. Эшләре, нинди генә кызыклы булмасыннар, һаман күләгәдә кала бирәләр. Әллә оялчанлыгы комачаулый, әллә инде артыгы белән икеләнүчән? Әле берничә көннәр генә элек, бүлектә тәмамлаган хезмәтләрне китап нәшриятында бастыруга мөмкинлек ачылгач та, үзенең эшен тәкъдим итәсе урынга, тотты да яшьләргә юл куйды. «Хезмәтегез җитлеккән, мин аны бирү ягында»,— дип Наил Фатыйхович махсус, алдан, җыелышка кадәр чакыртып, үз ягыннан үгетләп караса да, ул: «Бетеп җитмәгән төсле, быелга калдырып торыйк»,— диде. Берничә кат гозерләнеп үтенүнең дә файдасы тимәде. Ни хикмәт, шунда да Сабир Кәшфиевич: «Яшьләрнең үсәсе бар, ә мин үземнең дәрәҗәм белән канәгать»,— дип әйтеп алды. Бу аның сүзләре кешегә ярарга тырышуыннанмы, әллә ялгышуыннан киләме, бер-бер хаталанудан куркуы идеме, белмәссең.
— Солтан Габделҗәләевич хакында хәбәрдарсыздыр инде?
Профессор, һичнәрсәне аңлатып тормастан, хезмәттәшенә шушы сорауны бирде. Кем-кем, әмма Сабир Кәшфиевич бүлектәге һәр шылт иткән тавышны да алдан ишетеп, вакытыннан элек шул мәсьәләдә борчыла башлый, мөдиргә җиткерүне бурычы дип саный иде. Бу очракта гына ул ышанычны акламады. Ярым пеләшләнеп килгән башындагы калдык чәчләрен артка сыпырды. Андагы бала йоннары үрә торгандай булды. Ачык һәм тулы йөзе сулды. Кулы йөрәк турысына таба сузылып, уынгалап алды.
— Бер-бер хәл юктыр бит? Бүген көне буе диярлек эштә дә күренмәде. Уйлаган идем аны...
Сабир Кәшфиевич фантазиягә бирелә торган кешеләрдән түгел. Монда да хыялы тарлыгы үзен сиздерде. Әмма Наил Фатыйхович, сүзне озынга җибәрмичә, хәлне аңлатып та бирде:
— Солтан Габделҗәләевичны мөдир итмәкчеләр...
Бу яңалык Сабир Кәшфиевичны да аяктан егардай иде. Шунда Наил Фатыйхович: «Бу дөнья ничек гаделсез»,— дип уйлап куйды.— Әдәби музейга мөдирлек менә кемгә тиеш иде, Сабир Кәшфиевичка. Урыны да, кешесе дә шушы. Һәр адымын үлчәп, аз гына ялгыштымы, турылап йөри торган, вакытлы уңайсызлыкларга очраганда да, тавыш куптармыйча, ни бар, шуңа күнүче олпат затлар барында, Солтан Кәбиров кебек әле холыкта утырырга өлгермәгән, тормышта авырлыкларны сикереп кенә узучы яшьләрне анда күтәрәләр димени?»
Әмма профессор бу юлы ялгышты, Сабир Кәшфиевичның башына тай типмәгән, шушы яшенә җитеп, ияләнгән урыныннан күчәчәкме соң ул? Юк, моның өчен Солтан кебек утка ташланучы, суга сикерүче дә булу кирәк. Хәтта инде, яшьлектәге юләрлекнең нәрсә икәнлеген аңлап җитешмәгән булуың кирәк. Егет була алу!
— Кайда инде? Кем урынына?
Сабир Кәшфиевич бу очракта институт эчендәге көтелергә мөмкин саналган үзгәрешләрне күздә тота иде.
— Әдәби музейга...
— Үзе әйттеме әллә?— дип, тәмам аптырап калды Сабир Кәшфиевич. Ул әлегә һичнәрсә турында да уйлый алмый иде. Ишеткән яңалыгы аның кәефен җибәрде, акылын хәйран итте. Профессор исә сүзен дәвам итте:
— Әйе, кереп чыкты. Бик атлыгып торган төсле күренә. Сүзендә икеләнүе барлыгын да сиздерде, анысы. Әмма китәргә дигән карарга килеп өлгергән инде.— Наил Фатыйхович моның нәкъ шулай икәнлегенә инде төшенгән иде.— Директор, Ризван Хафизович, яңа гына шалтыратты. Министрлар кабинетында, иптәш Гатауллинның үзе янында булган. Сезнең бүлектән Солтан Кәбиров хакында сораштылар, ди. Мактаудан артык сүз әйтмәгән. Ул да ризалыгын биргәч, без нишли алабыз?
— Алдан әйтмәде шул үзе дә. Астыртын, сиздерми генә йөргән икән. Мондый эш бер көн эчендә генә хәл ителми, югыйсә...— Бу сүзләрендә Сабир Кәшфиевич хаклы иде. Әмма профессор аның белән килешмәде:
— Үзе дә бүген генә белгән. Чакыртканнар да әйткәннәр,— диде.
Сабир Кәшфиевич моның белән һич килешергә теләмәде:
— Юктыр,— диде.— Мин инде үзем андый имеш-мимешне ишетергә өлгергән идем. Ахун Садриевичны беләсез, университет доценты, язучы, бер айлар чамасы элек, урамда очрагач, аның хакында анысын-монысын сораштырып торды. Укучысының нинди галим булып җитешүе белән кызыксынадыр дигән идем дә, юк икән, Солтан Кәбировны мөдирлеккә тәкъдим итәргә теләге барлыгын да әйтте. Әдәби музейны җитәкләрлек лаеклы кандидатура табуны аңа йөкләгән булганнар. Малае министрлыкта эшли, Камил Ахунович. Дөресрәге, бу эш аның улына кушылгандыр инде, ә Ахун Садриевич, әлбәттә, булышлык күрсәтергә алынган. Табигый хәл...
Хәбәрен белдергәндә ашыгып-ашыгып сөйләгән һәм үзенең акыллы булуын уйлап кәефле генә елмаеп-елмаеп алгалаган Сабир Кәшфиевичның сүзләрендә хаклык бар һәм ярылып та ята иде. Әмма Ахун Садриевичның элегрәк Наил Фатыйхович белән бу хакта киңәшмәве бераз сәеррәк. Бәлки докторлык диссертациясе темасын теге вакытта кире боруда профессорның да катнашы барлыгын хәтерендә тоткандыр да, үпкәсе сакланып, шул сәбәп белән Наил Фатыйховичны күреп сөйләшәсе итмәгәндер, башкача булмас!
Кешеләрнең нәрсә уйларга мөмкинлеген төшенергә һәм бәяләргә өйрәнгән, бу хакта том-том китап язарлык нечкә холыкчы Сабир Кәшфиевич, арада урнашкан тынлыкны тиз арада бозып:
— Ул үзе, Ахун Садриевичны әйтәм, сезне дә сорап кергәләгән иде бүген. Мөгаен киңәшеп алуны кирәксенгәндер. Сез һаман да җыелыштан җыелышта, командировкадан командировкада булдыгыз,— диде.
Аның һичбер сәбәпсез Ахун Садриевичны якларга алынуы бераз сәер тоелса да, Наил Фатыйхович шулайдыр дигәндәй баш какты. Әмма әйтеп тә куйды:
— Телефонымны белә, һич югы шалтыратып белдерер иде.
Профессорның хаклы булуы Ахун Садриевичны якларга алынган Сабир Кәшфиевичне кыен хәлдә калдырды. Чынлыкта ул аны акламый, бәлки үзенең дә, Солтан Кәримов кандидатурасын Әдәби музейга мөдирлеккә тәкъдим итү хакында сүзләр баруын белә торып, бу хакта Наил Фатыйховичка вакытында әйтмәвен яшерергә тырыша иде. Әмма сөйләшү һаман бер үзәнгә әйләнеп кайтканлыктан, бу юлы профессордан гафу сорарга мәҗбүр булды:
— Гаеп миндә дә бар инде, хәбәрдар идем, дигәнем, онытылган шул, кичерә күрегез...
Наил Фатыйховичның үз укучыларына карата артыгы белән ярдәмчеллек күрсәтүе, таләпчән булуы аның өчен яхшы мәгълүм иде. Шулай да Сабир Кәшфиевичнең бер нәрсә белән һич тә килешәсе килми: артыгы белән иркәли ул аларны, артыгы белән... Җае килгән саен үстерә, мактап кына тора. Тел-теш, җил-су тидерттерми. Берәрсе тәнкыйтьләргә алынса, үзен битәрләгән төсле кабул итә. Ә алар, укучылары, аның хакында уйлап та карамыйлар. Үзләрен әллә кемгә санап, масаеп йөриләр. Һаман-һаман барча урында да шулай җиңелгә килер, остазлары ташламас дип уйлыйлар һәм каты ялгышалар. Бүлектә күпме андыйлар эшләп киттеләр. Канат чыгарырга өлгермичә очарга тотыналар да егылышып төшәләр.
Профессорның кул астында эшләүче унбиш галим арасында Солтан Кәримов остазыннан аерылмаган укучыларыннан ике кешенең берсе иде. Менә шушы көннәрдә генә Наил Фатыйхович аңа бик уңышлы теманы юллап диярлек үк алды, Гыйльми шурада ул теманың актуальлеген ничә тапкырлар раслап чыкты. Аны бары тик шул Солтан Кәбиров өчен генә эшләде.
Ул тема докторлык диссертациясенә илтүче туры юл иде. Моны профессор үзе дә бүлек хезмәткәрләреннән яшермәде. Алдан ук аларның көнчелеген сүндереп, дошманлыкларын бетерүне кирәксенде. Әйе, Солтан Кәбировның бәхете бар иде. Эшләре җырлап кына тәгәри иде.
Телефон шалтырады. Наил Фатыйховичның хатыны икән, мишәрләрчә усаллык һәм тәвәккәллек белән профессорны битәрләп ташлады. Тизрәк кайтып җитәргә боерды, юкса ашка соңга каласылар иде. Кеше алдында яхшы түгеллеген белдерде.
— Онытмадым, онытмадым... Хәзер... Эшләр бар иде әле. Ярар, ярар, дим, калдырам. Киенәм дә китәм...
Сүзләре шунда өзелүгә, Наил Фатыйхович урыныннан кузгалды. Ишек янындагы кием элгеченнән киң якалы, яхшы тукымадан тегелгән пәлтәсен алды. Кияргә ярдәмен тәкъдим итү өчен үрсәләнгән Сабир Кәшфиевичка мөмкинлек бирмичә, төймәли үк башлады. Куе кара озын чәчле мөхтәрәм ашына затлы профессор папахасы, култыгына кара күн папкасы күтәрелде. Ишектән чыгарга килгәндә генә, Сабир Кәшфиевич үрсәләнеп:
— Ничек хәл иттегез соң, Наил Фатыйхович?— дип сорады. Профессорның нәрсә уйлаганы аның өчен әлбәттә әһәмиятле иде.
Шунда Наил Фатыйхович, гүяки берни булмагандай:
— Үзенә карый инде. Әгәр дә туктатсак, безне гаепләве бар. Кем белә, бәлки иртәгә институтны ябып та куюлары мөмкин...— диде, шуның бу турыда сүзен бетермәкче булды. Әмма боларны ишетүгә, Сабир Кәшфиевич тәмам аптырашта калды. Ишектән чыгып китәргә теләмәвен сиздерде, җавап бирегез дигәндәй кистереп сорады:
— Ничек, әллә шундый имеш-мимешләр дә йөриме?
— Юк, болай гына әйтүем,— диде профессор, Сабир Кәшфиевичны тынычландырырга ашыгып.— Заманасы катлаулы шул, заманасы. Әмма безнең институтның дәрәҗәсе көннән-көнгә арта гына бара дияр идем мин. Болай, сүз арасында гына килеп чыкты инде. Ни әйтергә белмәгәннәнме шунда?.. Борчылмагыз, бер дә андый сүзнең ишетелгәне юк. Әмма... Үзегез дә беләсез, замананы бит, заманы!..
— Тфү-тфү, диегез, Наил Фатыйхович,— диде Сабир Кәшфиевич, инде кабинеттан чыгарга теләге туып, ишеккә таба китеп.
Ул элекләрне дә, күңеленә хуш килгән-килмәгән хәбәрләрдән соң, гадәте буенча шулай төкеренгәли иде. Үзен заманында төпле марксист итеп күрсәтсә дә, хәтта партия бюросының әгъзасы, аннары озак еллар җитәкчесе булганда да мондый хорафи гамәлләре вакыты-вакыты белән калкып чыга торган иделәр. Хәзер дә шул ук гадәтләре белән яшәп калды. Яңа заман килсә дә, Сабир Кәшфиевич кебек гамәлдә һәм сүздә үлчәмле затларны үзгәртергә тиз генә мөмкинме? Заман түгел, дәвер үзе килгәндә дә моңарга көче җитмәячәк. Чөнки дөньялыкның терәге нәкъ менә шушындый затларда. Ә ашкынучылар, тынгысызлар, туктаусыз ашыгучылар исә— яшәешне алга илтүчеләр, тормышның хәрәкәтләндерүче көчләре алар, терәге түгел. Җимерүчеләре, үзгәртүчеләре. Аларның беренчеләре җәмгыять эчендә күбәеп китсә — торгынлык урнаша, икенчеләре артса — буталыш башлана. Аларны баланста тоту кирәк. Ә Солтан Кәримовның бүлектән китүе, җәмгыятьнең шушы күзәнәгендә, әгәр дә төптәнрәк уйлап карасаң, чыннан да торгынлык тудырырга мөмкин иде.

6
Остазыннан чыкканнан соң, Солтан, ике дә уйлап тормыйча, башында нинди уйлар кайнаганын иптәшләренә чиште дә бирде. Фикердәшләре яшьләр булганлыктан, алар, аның яңа урынга күчү хакында ишетүгә, карарын хуплап каршы алдылар. «Дөрес эшлисең, мондый мөмкинлекне файдаланмыйлар димени? Без икеләнеп калмас идек әле»,— дип, аны ниятендә ныгытып өлгерделәр. Ул, өенә кайтканда, бу хакта тагын бер кат уйланып, дусларының сүзен дөрескә чыгарды. Иртәгә иртәнге сәгать сигезгә барып җитәргә һәм ризалыгын бирергә булды. Хатынына да ниятен икеләнүсез белдерде. Ул да каршы килмәде:
— Гомерең буе фән коесын энә белән казып, төбеннән энҗе эзләрсеңме?— диде, институтта ничә еллар эшләп тә әллә ни уңыш казана алмавын, тормышларының авыр баруын искәртте.
Әмма болардан тыш аңа, иренә тәкъдим ителгән яңа хезмәт урыныннан бигрәк, җиңел машинасы,— кара яки ак «Волга»дыр инде,— ошады. Күпме җайсызлыктан коткарачак ул арба аны. Юк, Солтанын түгел, иң беренче чиратта үзен!..
Бәхет шулай инде ул, көтмәгән яктан килә дә керә. Аның артыннан көн-төн чабып карыйсың, югыйсә, ә ул тырышканыңа карамый, коерыгын да күрсәтми. Азмы гаҗизләнделәр алар тормышларын җайга сала алмыйча. Солтаны әүвәле аспирантурада укыды, алган стипендиясе нәрсәгә генә җитә иде соң? Кара икмәк белән бәрәңгегәме? Ярый әле үзенең, ягъни Фәридәнең әти-әнисе, ничә еллар аһ-зар итми, аларны яннарында сыендырып яшәттеләр, тормыш авырлыкларын күрсәтмәскә тырыштылар. Яшьләр белән бергә торулары, аларның тормышын да тартып барулары җиңелгә килмәгәндер. Бәйрәмгә, дисәң, анда үзләреннән бер дә калдырмыйча йөрттеләр. Кияүләренә дә диссертация язарга мөмкинлекләр ачтылар. Төннәр буе утырганда да, ай-һай, утны күп бетерәсең дигән сүзне әйткәннәре булмады. Татулыкны өстен иттеләр. Берәр танышлары яисә күршеләре, юри дә, чынлап та, ничек торырга мөмкин алай дип сөйләнсә дә, аларның андый котыртуларын колакларына да элмәделәр. Инде аерым яши башлауларына бер елдан артып бара, әмма һаман да әти-әни ярдәменә мохтаҗлар. Бәрәңгесен, тегесен-монысын, үзләреннән өзеп, кияүләренә китерәләр. Берәүләр булса, җитте, инде үзегез безгә ярдәм күрсәтегез дип дәгъвалар иде. Менә хәзер Фәридәләр дә кешечә яши башларлар.
Солтан, гадәтенчә, үзе белән язмаларын да алып кайткан иде. Тагын язу машинкасы артына утырды. Әмма эше бармады. Бераз тукылдатканнан соң туктап калды. Фәридә көлеп куйды:
— Нәрсә, начальник әфәнде, бармыймы әллә?.. Алдыннан тарта алмасаң, артыннан чыгып эт. Тәгәри башлый ул...
Бу сүзләрне вакыты белән Солтан үзе аңа әйткәли торган иде. Моңа берничек дә җавап кайтарып әйтә алмавыннан һәм ишеткәне дә юклыктан, хатыны тантана итте. Ире алып кайткан яңалыкка кушылган хыяллары тәэсиреннән аның кәефе яхшы иде.
— Өскәме? Аскамы?
— Нәрсәне әйтәсең?— Фәридә ни хакында сүз барганын белсә дә, шаярткандай итеп, аңламаганга сабышты.
— Өскә табамы, аскамы тәгәри башлый?
— Һичшиксез бары тик өскә таба гына!..
— Сытып үтерә икән, алайса...
— Нәрсәне?.. Кемне?..
— Өскә тәгәри дисең түгелме?
Фәридәгә генә түгел, Солтанның үзенә дә кызыклы тоелды бу әйткәннәре. Сүз уйнату, шаярту ягыннан Наил Фатыйховичка җиткерә алмаса да, укучысы күп нәрсәне аннан отып кала, үзе дә кайвакыт йомры-йомры баш катыргычлар уйлап чыгара иде.
— Әллә ялгышам микән, ә? Фәнне сагынырмын инде...
Иренең кинәт кенә болай әйтеп куюы Фәридәне аптырашта калдырды. Гыйлем сукмагыннан үзенчә акрынлап кына булса да күтәрелә барган Солтанның көтмәгәндә административ эшкә чакырылуы, җитмәсә, тәкъдимнең шушы башбаштаклар заманына күрә кулайлылыгы икеләнүсез генә хәл кылына алмаячак иде. Тагын да шунысы бар шул әле аның, яңа урында ире эшләп китә алырмы? Өйрәнмәгән-белмәгән вазифа бу. Элек үзе коллектив эчендә хезмәт итсә, хәзер инде бүтәннәр белән идарә итәргә тиеш. Ә Солтанда диктаторлык сыйфатлары юк. Кешеләрне аңларга, теләкләрен, гозерләрен кабул итәргә тырышучан. Беркатлылыгы да бар. Ышанучанлыгы. Әллә чыннан да хәзерге урынында гына калсынмы соң? Башын юк белән катырганчы, эшләсен институтында гына. Кешеләр гомерләрен багышлыйлар бит әле шул фәнгә. Көне-төне казыналар, хәтта кайвакыт уңышлар да казаналар.
— Нәрсә киңәш итәргә дә белмим инде, Солтан... Барма да, йөрмә дә, үз урыныңда гына кал, дисәм, соңыннан, синең аркада гына баш тарттым, юләр булганмын икән дияргә мөмкинсең. Әгәр дә киресен әйтсәм, яңа урының күңелеңә хуш килмәсә, тагын миңа үпкәләвеңнән куркам. Үзеңә кара инде. Коллективны буйсындыра алырыңа ышансаң, бар, әлбәттә. Әмма сиңа, белеп торам, авырга киләчәк. Кешегә каты бәрелә алмыйсың, нәрсә дисәләр дә, балалар кебек ышаначаксың.
Фәридә бу сүзләрендә хаклы иде. Кемне-кемне, ә ирен үтәли күрә, ниндилеген белә шул ул. Хәтта кайвакыт ни-нәрсә уйлаганын да тоя. Менә хәзер дә күреп тора: Солтаны фәнгә баш-аягы белән чумган, аны гыйлем диңгезе үз чоңгылына урап алып кереп киткән, чыгарлык та хәле калмаган. Аңа тормыш кирәкме? Әгәр дә тормыш-яшәеш кирәксә, бүтәннәр кебек телевизор төбеннән китмичә хоккей яки футбол уенын карар, сәясәт белән кызыксыныр, үзен депутатлыкка тәкъдим итеп, кешеләрнең башын катырыр иде. Ул алай итми шул. Эшләгәненең файдасын да күрми, югыйсә, ә һаман чокына, эзләнә. Нобель премиясенә ашкына диярсең. Бар, көт, бирделәр, ди. Тукайныкы да тәтеми әле ул татар галименә. Алырдай булсалар, бәяли белсәләр, араларыннан ел саен берәр акыллысын күтәрә барыр иделәр. Әнә, язучылар, ел да ике-өч кешеләрен сөендерәләр. Кирпеч калынлыгы, адәм укып бетерә алмаслык романнар язалар да «Тукайлы» ителәләр. Татарда элек тә гыйлемгә бәя бирә алмаганнар, хәзер дә юк. Мәңге шулай булыр инде.
Фәридәнең бу уйлары ирен мөдир, яхшы җитәкче сыйфатында күрергә теләүдән килә иде. Һаман да: «Үзеңә кара инде»,— дип әйтсә дә, күңеле белән аның дәрәҗәле урында утыруын тели иде. Солтанының үзсүзлеге булмаса, фән өлкәсендә эшләргә эчке егәрен дә туплый алмас иде. Монысын да аңлый. Әмма бу очракта, шушы сыйфатына тоткын булып, кирелегенә ияреп, административ хезмәтендә эшен бозып куймагае.
— Нинди фикергә килдең инде?
Фәридәсенең бу соравына ире кистереп үк җавап бирә алмаса да:
—Тәкъдимнәре белән килешергә туры килер, ахрысы,— диде.
Солтанны бу юлы да әйткән сүзендә тора алуы, ягъни үзсүзлелеге харап итте. Түрәнең үгетен көтми, турыдан-туры, яшермичә, тәкъдим белән принципта килешкәнен белдерде шул ул. Хәзер ничек баш тартсын ди. Әйткән икән, димәк, утка керсен, судан чыксын, әмма сүзенә гамәлендә зыян китермәсен. Әгәр дә бүген болай, иртәгә тегеләй әйтеп йөри башласа, кем булачак ул? Нинди авторитеты калачак? Юк, принципиаль икән, принципиаль, туры сүзле, тугрылык иясе булсын. Ир кеше әле ул. Сүзен биргән икән, үтәсен.
Шул рәвешле ахырда Солтан төгәл бер карарга килде. Язган хезмәтен дәвам итәргә теләге сүрелде. Озакка киткән икеләнүләре аны шактый таушалдырган, акылын ардырырга өлгергәннәр иде.

7
Иртәнге сигездә Солтан министрлыкка килеп кергәндә мондагыларның җан әсәре дә сизелмәгән иде, ә кабинетында теге түрә, бүген китерелгән газета-журналлар арасыннан берсен сайлап алып, ниндидер мәкаләнең һәр юлы саен астына каләме белән сыза-боза, тирләп-пешеп эшенә чумган хәлендә булып чыкты. Солтанны күрүгә:
— Әйдә-әйдә, яшь иптәш, түрдән узыгыз,— дип, нечкә озын кулын баш өстеннән югары күтәреп кенә бармаклы белән чакырды да, үз алдына зур канәгатьсезлек белдереп, өстәленә учын аны йодрыклап салды.— Язып та куя бу журналистлар. Исләре дә китми... Килдегезме? Укымагансыздыр әле?
— Нәрсәне?
— Бүгенге «Татарстан»ны. Якадан алып яза бит. Үпкәли әле, җитмәсә. Шушы театрга бюджетта каралганның йөз дә ун проценты кереп бара. Аларга һаман җитми. Үзләренең эшләп таба алмауларын бер дә уйлап карамыйлар. Министрлыкны гаеплиләр. Барсы өчен дә монда утырган без генә гаепле микәнни?
Түрәнең бу сүзләре Солтанга бары тик бер нәрсә хакында гына сөйли иделәр: арбадагы гаепне атка аударганнар!
— Менә шушындый яман хаталардан сак булырга киңәш итәм, яшь иптәш. Буш сүз сөйләүдән дә яманы юк. Бу журналистларга шул гына кирәк тә: сенсация артыннан куалар. Тираж өчен болар барысы да. Кеше саташтырып, бәндә аптыратып, үзләренә очсызлы авторитет яулаулары. Шуларның сүзенә кайбер ахмаклар колак та салалар бит әле.
Бу түрәнең курыкканы үзеннән югарыдагы берәр чиновниктыр инде? Солтанның шулай уйларга гына хакы бар иде. Әмма ул аны әйтеп үк ташлады:
— Өстәгеләрме?
«Яшь иптәш»нең тел төбен түрә шунда ук төшенеп алды. Әмма сүз куертып тормады. Аның беркатлылыгыннан әкәмәт тә кәефе күтәрелеп, каһкаһалап көлде. Тавышы хәтта тәрәзә пыялаларын зеңгелдәтеп куйды. Кайчандыр үзешчән сәнгатьтә җырлап йөрүләреннән калган тамак төбен кыргалау гадәтен яшермичә, ниндидер көйне сузарга әзерләнгәндәй итте. Солтан сагая калды. Бу түрә хәзер өстәле астыннан тальян ише уен коралын тартып чыгарыр да «Кара урман»ны сузар төсле иде. Әмма, ни хикмәт, бүлмәдә милли җыр яңгырамады. Аның урынына самими авыл абзасының сүгенү сүзе буларак кына телендә файдаланыла торган «менә әкәмәт» кәлимәсе ишетелде.
— Сездә эш бик иртә башлана икән, сигездә үк...— Солтан үзенең күзәтүчәнлеген түгел, бәлки түрәгә карата хөрмәтен сиздерергә теләде. Әмма бу тырышлыгы җитәрлек дәрәҗәдә үз бәясен таба алмады. Һарун Бариевичның, киресенчә, ачуын гына кузгатты булса кирәк. Ул, тавышын төптән үк чыгарып:
— Юк, иртәнге җидедән кичке уннарга кадәр дә сузыла. Кайбер көннәрдә таң атканчы, биштән үк килеп утыргалыйм. Эш күп, вакыт җиткерү кыен хәзер. Колхоз рәисе дә бу кадәр иртәләми торгандыр,— диде, газета актаруын һаман да дәвам итеп. Солтан исә тик утырырга мәҗбүр иде.
Шул рәвешле бер сәгатькә якын вакыт узды. Шунда гына түрә эшеннән аерылды, башын күтәрде һәм:
— Ярар, шалтыратып карыйк,— дип, башкаларыннан үзенә якынрак куелган ак төстәге телефон аппаратының әйләнчеген җай гына боргачларга тотынды. Теге башта озак көттермәделәр. Һарун Бариевич телгә килде:
— Хәерле иртәләр үзегезгә, Хәниф Максутович... Яхшы, әйе, яхшы... Күрдем... Таныштым... Бигрәк артыгын кыланалар да инде... Тикшерербез! Һичшиксез тикшерербез... Фактлары расланмас төсле... Әйе шул, юл куймаска кирәк... Яшерербез, белмәмешкә салышырбыз... Таләп итсәләрме?.. Сейфны ачтырып тормаска инде.
Нәрсә хакында сүз барганлыгын фараз кылганда да төшенерлек түгел иде.
— Менә, яшь иптәш үзе дә монда... Килербез. Унга икән, унга. Бик яхшы... Ярый, ярый... Хәзергә...— Болары инде Солтанга да, үзенә кагылганлыктан, шәрехсез дә бик яхшы аңлашылды.
Унга икән, унга инде. Әле бер сәгать тә илле минуттан артыграк көтәсе бар, вакыт әрәме. Фәндә минуты да кадерле иде.
Солтанның җиңел генә аңларга өлгергәннәрен түрә кабатланып сөйләп бирде. Моннан соң: «Эшләре тыгыз икән боларның»,— дип уйларга гына калды.
Һарун Бариевич, кирәктер инде, шунда Солтаннан төрле нәрсәләр хакында сораштырып, сәяси, иҗтимагый, мәдәни карашларын төгәл ачыклау эшенә алынды. Аның ничек оста итеп бер үк сорауны төрле рәвештә куйганлыгын Кәбиров бары үз җавапларының кабатлануыннан да чамалый алды.
Бу вакытта министрлыкта кызу эш башланган, коридор һәм бүлмәләр хатын-кызларның чәч, йөз, ирен, кашларын төзәткәннәре арасында үзара сөйләшүләреннән шау-гөр килеп тора иде. Ул да түгел, түрәгә ара-тирә сәлам биреп чыгучылар, үзләренең килгәнлекләрен белдерергә теләүчеләр дә табылды. Чиновниклар арасында ялагайлык һәм ялганчылык йөз еллар буена үстерелеп киленгән гадәт икәнлеген Гогольне яки Салтыков-Щедринны укымыйча, берничә минут шушы кабинетта утырып та аңлап калырга мөмкин иде...
Инде кара «Волга»да урын алдылар. Солтанның андый машинага гомерендә беренче тапкыр утыруы иде. Казанның борынгы урамнары тараеп, йортлары кечерәеп калгандай тоелды. Моннан түбән һаман да шушындый машиналарда гына йөрер инде ул.
Бу хакта уйлап алуына, тәненә рәхәт җылылык йөгерде. Әгәр дә түрә шунда Солтанның нәрсәләр хакында хыялланып барганлыгын белсә: «Акылың кот икән, яшь иптәш»,— дип егылып көләр иде. Әмма Һарун Бариевичны бүтән мәсьәлә борчый икән:
— Сез,— диде ул,— анда киредән сукалап утырмагыз тагын. Хәниф Максутович төгәллек ярата. Алдан ук килеп өлгерүебез дә яхшы.
Солтан тыңлап һәм башын раслау рәвешендә болгап кына барды. Хәзер сүзгә катнашып китсә, берәр фикерен белдерсә, хаталаныр да, шушы урыннан кире борылып китәрләр дип курыкты.
Моңа кадәр төшендә дә тәтемәгән хөрмәт һәм олылаулар аны һәр җирдә озата барды. Мәңге үтеп керә алмаслык милиция сагы да хөкүмәт йортында аңа яшел юл бирде. Түрә нидер әйтүгә, хәтта документын да сорап тормадылар шул. Югары катларның берсенә лифт җиңел һәм тавышсыз гына күтәреп тә куйды үзләрен. Пыяла ишекләр дә җайларына гына ачылдылар.
Затлы келәмнәр түшәлгән бүлмәгә уздылар. Бихисап күп урындыклар һәммәсе дә буш иде. Аларның берсе Солтанга тәкъдим ителгәч, ул барып та утырды, эреп тә китте. Кара әле, ничек уңайлы икән боларда...
Ул бүлмә Гатауллинның кабинеты каршындагы көтү урыны гына икән әле. Ә сәркәтип ханым, Һарун Бариевичка йомшак елмаеп:
— Сәгать төгәл унда ул сезне көтә, шулай да мин хәбәр биреп чыгыйм әле,— диде. Кызыл папкасын тотып, киң һәм биек ишек артына кереп югалды. Озакламый ул үз урынында ниләрдер язып маташа иде инде.
Һарун Бариевич исә Хәниф Максутович Гатауллиннан тирләп чыктымы, әллә инде гадәте шулмы, күзлеген салып, аны озаклап сөртте. Чәчен тарады, төзәтенде. Солтан исә һаман да тыныч кына утыра бирде. Ул арада сәркәтип ханым кемнәр беләндер телефоннан сөйләшеп алды да, Һарун Бариевичка мөрәҗәгать итеп:
— Министр урынбасары итеп шушы яшь иптәшне тәкъдим итәсездер, шулаймы, танышып калыйк,— диде.
Солтан аптырап китте. Моңа кадәр сүз аны Әдәби музей мөдире итү хакында гына бара иде. Бусы тагын каян килеп чыкты?
Әмма Солтан ул соравына акылы җавап эзлисе итмәде. Тагын да югарырак үрмәләү белән нигә дип әле килешмәс иде? Бик рәхәтләнеп, мең куллап, һич икеләнмичә.
Солтан, бу юлы Солтан Җәләевич икәнлеген исенә төшереп, гүяки итагать югалтудан мул елмайды һәм ниндидер юләр бер каһкаһа белән кычкырып көлеп җибәрде. Бусы ук артык иде. Мизгел эчендә дивана хәлендә калды түгелме? Үзенә дә оят булып китте. Түрә исә:
— Юк, Роза Илевна, бу яшь иптәш министр урынбасары дәрәҗәсенә әле күтәрелер. Иртәрәк. Менә, үзен музейга мөдир итәчәкбез, эшли алса,— диде.— Урынбасарлыкка атап чакырылган иптәш бераз авырып киткән, савыгуына, ике яки өч көннән китереп җиткерербез...
Сәркәтип ханым яшьлеге беләнме, башкачамы, моңа кадәр Солтан алдыннан буй күрсәтеп узуны кирәк тапкан булса, Һарун Бариевичтан бу сүзләрне ишеткәч, бик тиз күңеле сүрелде. Гади бер музейга мескен мөдир итеп куелачак кешене дә Гатауллин кадәр Гатауллинның каршысына китерсеннәр инде дигән төс чыгарды. Һа, нинди мәгънәсезлек!.. Монда аңлашылмаучылык бар, ахрысы.
Ул да түгел, бүлмәгә язучылар берлегеннән һәм актерлар берләшмәсеннән ике кеше килеп керделәр. Түрә белән зурлап күрештеләр. Бүгенге газетада басылган баягы мәкалә уңаеннан сүз куертып, борчылу кирәкмәсенә басым ясап алдылар. Аларны Солтан электән күреп, кемлекләрен яхшы белсә дә, әңгәмәгә катнашып китә алмады. Юк, сәбәп аның ул мәкаләдән хәбәрсезлегенә һич тә бәйләнмәгән, бәлки аларның бераз читтәрәк торуларыннан иде.
Шул арада түрә аның хакында да сүз әйтеп алды булса кирәк, бердәм борылып, Солтанга якынайдылар һәм куллар бирешеп күрештеләр. Татар сәхнәсенең йолдызы, спектакльдән төшкән әвен ишан кыяфәтендәге актер шунда җайлап кына әйтеп куйды:
— Кандидатура яхшы күренә. Җилкәләре— калын, җигелеп тартачак...
— Хәниф Максутович нәрсә дияр бит әле...— Түрәнең бу рәвешле борчыллырга хакы бар иде. Ни дисәк дә, аның җаваплылыгында ул.
Бу сүзләрне ишетү уңайсызрак булса да Солтан түзде. Нәрсә, үзе атлыгып торамы әллә ул?
— Сезне чакыралар, Һарун Бариевич.— Сәркәтип ханым ягымлы тавышы белән түрәне сөендерде.
— Калып торыгыз, Солтан Габделҗәләевич, элгәре үзем сөйләшим, аннан соң дәштерербез.
Кирелеге холкына чыга башлаган Солтанга бу сүзләре үртәү кебек ишетелде. Кем дип беләләр икән болар үзләрен? Шушы уенда әле кимсенде, әле җанын битәрләде. Әмма кайнарланган каны бушап калган күңел читлеген тутыра алмады. Урындыкка сеңгән хәлендә генә утыра алмыйча, аякка басты. Моңа кадәр күрмәгән һәм белмәгән кеше каршысында аның каушап кала торган гадәте бар иде. Шунлыктан, йөзен югалтмас өчен ничек тә үзен җыеп алырга теләде. Аның саен дулкынлануы көчәйде. Акылы сыеклангандай булды. Юктан гына хәтере калудан бу шулай иде. Күңел бушлыгы һични белән дә тула алмас дарәҗәгә җитте. Аның үзен әллә кемгә куярга хаккы юк иде, әмма соңгы тәүлектә үткәргән уй-кичерешләре күңелен бераз бутамый калдырмадылар.
Солтанны, аркасыннан кагып диярлек, Гатауллин алдында югалып калмаска, горурлыкны җуймаска өндәп һәм уңышлар юллап, язучылар берлегенең җаваплы хезмәткәре һәм актерлар берләшмәсенең җитәкчесе бик дустанә рәвештә озатып калдылар. Зур бүлмәнең аргы башында, киңәшмәләр өстәленә терәтеп үк куелган тагын да биегрәк өстәл артында гәүдәгә әллә ни таза күренмәгән Гатауллин дигәннәре утыра иде. Какча йөзе, уңга яткырып таралган сары чәчләре, зур пыяла күзлеге аны элеккеге вакытларда татарның канын имгән бер кешене, Компартия Үзәк Комитетының идеология секретаре Сусловны хәтерләтә иделәр. Әмма Солтан ялгышты. Гатауллин бер дә алай кырыс адәмнәрдән түгел икән. Киресенчә, күр, нинди ягымлы зат. Өстәле артыннан күтәрелеп, каршы алып кулын бирде. Утырырга тәкъдим итте. Танышып өлгергәч, Һарун Бариевичка үзләрен калдырып торырга киңәш ясады. Ул чыгып китүгә, Солтанның каршысына ук күченеп утырды.
Өстәле артында, тәхете өстендә чагында зур һәм куәтле кебек тоелган Хәниф Максутовичның гәүдәсе инде тәбәнәкләнеп, кечерәеп калды. Солтанның моңа кадәр дә ишеткәне бар иде, түрәләр, үзләрен бүтәннәрдән өстен күрергә гадәтләнү өчен юри шулай тәхетләрен биеккәрәк күтәртереп эшләттерәләр. Хан заманнарыннан ук килә бу, имеш.
— Мин әйтәм, очрашканда яшь иптәшнең танып бетермәве дә бар. Китерегез, танышырга кирәк, дим.— Хәниф Максутович дигәннәре Солтанга үзен танытып калдырырга теләгәндәй йөз-битенең уң һәм сулын кызлар төсле күрсәтеп куйды.— Моңа кадәр җаваплы урыннарда эшләгәнегез булмагач, без күрешмәгән, таныш түгелләр инде. Комсомолны үтеп тә, бер дә яхшырак комитетта, һич югы берәр бюрода түгел идегезмени соң?
— Юк, нигәдер кирәк тапмадым. Чакырып йөдәтсәләр дә, фәнни эшне өстенрәк күргәнмендер инде.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Көзге Яңгырга Кадәр - 04
  • Büleklär
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 3846
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1991
    37.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 4002
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2164
    36.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 3842
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2047
    36.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 3854
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1951
    36.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 3856
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1933
    38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 3822
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1987
    34.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 3957
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1994
    35.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 3881
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1902
    35.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 3783
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1913
    36.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 3988
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1990
    37.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 3983
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1941
    36.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 12
    Süzlärneñ gomumi sanı 3895
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1898
    38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 13
    Süzlärneñ gomumi sanı 4059
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1865
    38.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 14
    Süzlärneñ gomumi sanı 3812
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1854
    38.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 15
    Süzlärneñ gomumi sanı 3934
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1958
    37.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 16
    Süzlärneñ gomumi sanı 3974
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1931
    38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 17
    Süzlärneñ gomumi sanı 3938
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1921
    37.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 18
    Süzlärneñ gomumi sanı 2896
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1502
    42.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.