Latin

Көзге Яңгырга Кадәр - 16

Süzlärneñ gomumi sanı 3974
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1931
38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Боларны Солтан тиз генә уйлап алды да, күңеле шатлыкка күмелде. Әмма Наил Фатыйхович аның план-проспектын бүлектә тикшерергә куярга ашыкмады. Бер барып килгәнендә Сабир Кәшфиевичтан гайре әлегә һичбер галимнең дә укымаганлыгын белде. Исләевкә кереп, аның белән күрешәсе килмәгән иде. Сабир Кәшфиевич киңәш иткәч, аларның ишекләрен какмаска чарасы калмады. Ә анда Сәлим әфәнденең кечкенә генә бәйрәме икән. Солтан алар янына барып керде. Ни хикмәт, моңа кадәр берни булмагандай һәм араларыннан кара мәче узып китмәгәндәй каршы алдылар алар. Хәтта сый-хөрмәтләре янына да утырттылар. Сүзләре озынга сузылмасын дип ул алардан монографиясенең план-проспекты хакында сорады. Аларга нөсхәләрен биргәннәр икән, шушы көннәргә укырга җыенуларын әйттеләр.
Икенче көнне Солтанның эш кабинеты төбендә «Икан җәмгыяте» рәисе басып тора иде инде. Ул, сәламенә каршы төксе генә җавап алуына карамастан, сөйләшәсе сүзе барлыгы хакында җәелеп, тәмам авызын ерган хәлендә әйтте. Директор аны кабинетына дәште. «Икан җәмгыяте» рәисе, анда кергәч, креслога утырып алуга, мондагы затлылыкка хәйран итүен яшермичә алан-йолан каранды да, калыная барган корсагын угалап, ни сәбәпледер колбаса исе аңкып торган авызын сыпыра-сыпыра сөйли дә башлады:
— Мин әле монда эш белән йөри идем! Сезнең китапларыгызны безнең нәшриятыбыз бастырып чыгарырга уйлаган иде!— диде ул, Солтанны аптырашта калдырып.
— Ничек инде?— диде аңарга директор, хәйран итеп.— Сез бит газетагызда ул хезмәтләремне тозлап-борычлап, әшәкеләп һәм мыскыллап язып чыккан идегез. Хәзер ничек кирәкләре чыкты әле?
— Тарихи хата җибәргәнбез!— диде «Икан җәмгыяте» рәисе, исе дә китмичә, шулай да тар һәм озын, төз борынын шунда гүяки Солтанның тәненә черки кебек батырырга теләгәндәй алга таба сузып. Аның бер туктаусыз иреннәрен ялаштырып куюлары бик тә сәер хәл иде. Кыяфәтендә һәм тынында мондый билгеләр булган кешеләрнең комсыз адәмнәрдән икәнлеген фаразлау Солтанга әллә ни авыр булмады. Әмма рәиснең тарихи хата турында сүз әйтүе хәтерен күбрәк борчыды. Шуңа күрә дә ул:
— Нинди хата?— дип, гаҗәпләнүен белдерми кала алмады. Ул колаклары ишеткән бу сүзләргә ышанырга теләмәгәндәй иде. Өнсез калгандай, һаман шушы «бөек рәис»нең күзләренә карап утыра бирде. «Алары чытык та, кара да икән моның!»— дип уйларга өлгерде.
— Тарихи хатаны төзәтергә булдык? — «Икан җәмгыяте» рәисенә бу юлы шушы сүзләрне әйтү кыен да, уңайсыз да кебек тоелды. Ул, башын иеп, гүяки күзләрен култык астына яшерергә теләде.
Солтан уйга бирелде. Аңа бу хәл аңлашылып җитми иде. Шулай да башка нәрсәләр хакында фикер йөртеп өлгерде: соңгы вакытларда аның хезмәтләрен төрле нәширләр рәхәтләнеп урладылар, исемен дә күрсәтеп тормастан китап та итеп, мәкаләләр рәвешләрендә бүлгәләп тә бастырып, шактый акчалар эшләделәр. Әнә берсе Идел буенда хәтта зур коттедж салган иде. Бер генә кирпече мәгәрем Солтаннан урланган икән, димәк анда аның да өлеше бар! Бу да шушы уй белән йөри инде. Гонорарсыз гына бастырып чыгармакчы. Хәйләсен дә тапкан, тарихи хатасын төзәтмәкче, имеш! Менә бит ул ничек!
— Бушка гына бастырып алу инде исәбегез, әйеме?— диде шунда Солтан, рәиснең тел төбен тәмам аңлап җиткәнлегенә ышанып.
— Гонорар түләргә мөмкинлегебез юк!— дигән сүзләрне ишетәчәген дә белә иде. «Икан җәмгыяте» рәисе аларны бик рәхәтләнеп әйтте. Хәтта:— Әйтеп тормыйча гына бастырып чыгарырга, сатарга мөмкин идек, башкалар кебек,— дип тә тезеп китте, Солтанны тагын да шаккаттырып.
— Белми дә кала идегез!— диде ул бераздан, бернинди җавап ишетмәвенә аптырап та тормыйча.
«Икан җәмгыяте» рәисе нигәдер үзен иманлы, намуслы итеп күрсәтергә җыенган иде. Солтан Җәләевич аның ниятен аңлады. Үтенечен дә кабул итәргә булды. Әмма ачуы кайнарланып килә торды. Шушы рәис әфәндегә «үзеңне «Волга» машинасында йөртәләр хәзер, бер-бер артлы ничә фатир сатып алдың, каян кеше хакын түләргә мөмкинлек калсын әле» дип, озын борынлы күркәм йөзенә бәреп әйтмәкче иде дә, белмәмешкә сабышуны хәерлегә санады. Күңелен тынычландырырга тырышты. Аңа бу вакытта, шушы рәис белән сөйләшеп утыруга караганда, шашынган хисләрен басып тоту, үз йөрәген сабырлыкка өндәү мең мәртәбә газаплырак эш кебек тоелды.
— Безнең бит эшләр күп, чыгымнар зур! Аңлагыз! Мәдрәсә тотабыз, укытучыларына түлисебез бар. Мәчет яңарту эше белән янып йөрибез!..
«Икан җәмгыяте» рәисе үзен бик акыллыга һәм булдыклыга саный, Солтан кебек кешеләрне дә баш аша гына чөя, алдый алам дип үзенә бик ышанган шәхесләрдән икәнлеген яшерми сыман тоелды. Әнә сүзләре, шушыңа дәлил түгелләрме соң?
Кәбиров бу әфәнде белән күптән таныш, ул вакытта ук аңа ышанмый иде, хәзер дә күңел баглый алмый. Бу адәм актыгы, дин исеме белән йөреп, аңарга күпме зыян салганлыгын, халык алдында ничек мыскыл итүләрен хәтерләми идеме? Әүвәле Солтанның хезмәтләрен хурлауны, мыскыллауны оештырды, инде башка төрле фикергә килгәнме? Әллә бу тарихи хата төзәтү хакындагы сүзләре чираттагы ялганы гынамы? Бер мәртәбә сине «кәкре каен»га терәткән кешегә икенче тапкыр ышанырга мөмкинме соң? Әллә акча кешеләрне шулай тилертәме? Кемнең теләген үтәгән, хәзер кайсы «заказчы»ның теләген тормышка ашырмакчы? Бүгенге сүзләре байлык артыннан кууына дәлил итсә, кичәгеләре, хурлап яздырулары шул ук акча белән бәйле түгел дисеңме? Кешенең асылы бүген-иртәгә генә үзгәрәме, әллә юкмы? Кем бу адәм актыгы, нинди тояклыдан, нинди койрыклыдан?
— Аңлагыз! Мин үзем аларны бастырып чыгарту ягында! Халыкка таралырга тиешле алар! Сорап-сорап килүчеләр дә бар!— диде рәис, бер дә ятсынып тормыйча. «Икан» газетасында Солтанга каршы оештырган «погромы»ннан соң монда килеп керүе үк оятсызлык иде, югыйсә, инде алдап утыруы бөтенләй хәйран итәрлек!
«Бу тиз генә акча эшләп алмакчы инде! Аңлашыла!— диде Солтан, үз күңелен тынычландыра-тынычландыра фәлсәфә корып.— Әмма минем үземнән, аның кебек китап бастырып, сатып җибәрә алучы чыкмаячак. Бу яктан булдыксыз син, Җәләевич, эшлекле түгел! Ә бу намусын югалткан адәм аны булдырачак, бердән ун бәя ясаячак! Нишлисең, хәзер заман менә шушындый кешеләр кулында! Базар дәвере диләрме? Юктыр, кыргыйлар дәвере дисәләр, дөресрәктер. Кем булдыра, шул талый. Намуслылар, оят белеп, шул ялгыз намусларын кочкан хәлләрендә мескенлектә торып кала бирәләр. Аларны менә мондый кешеләр, «Икан җәмгыяте» рәисе, башкалары, мыскыллы сүзләр белән таптап, юашлар, булдыксызлар, ахмаклар дип атыйлар инде, үзләренең комсызлыгын, хайванлыгын Аллаһы биргән өлеш, акыллылык билгесе саныйлар. Аңлашыла!»
Солтан шулар хакында уйланып алды. Әгәр дә хәзер аркылы төшсә, алга таба бу адәм актыгы аңа каршы тагын әллә нәрсәләр китереп чыгарырга мөмкин иде. Монысы да бар бит әле аның! Янәшәсендә, артында-алдында кемнәр торганлыгын да белгән юк! Теләсә кемгә җәмгыять оештырырга, газета ачарга, типография булдырырга, фатирлар сатып баерга, түләүле мәдрәсә тотарга рөхсәт бирәләрме соң әле? Әллә хөкүмәт абзагызны шушы кадәр ахмак, үлчәми генә кисә торган кайчы дип белдегезме?
Ә бәлки?..
Җавап бирергә әлегә иртәрәк иде. «Икан җәмгыяте» рәисе исә әллә кайларга кереп китте, авылларда, шәһәрләрдә төзелә торган мәчетләр, аларга акча кирәклек кебек мәсьәләләрне кузгатты. Имеш, барчасын да бары ул һәм аның тырышлыгы аркасында гына төзеп, торгызып киләләр икән.
Боларының дөреслеген Солтан тикшерә дә, бәяли дә алмый иде. Әмма ул мәчет һәм дин тирәсенә «җиңел акча» артыннан йөрүчеләр җыелганлыгын яхшы белә. Электән шулай килгән. Совет власте еларында да шушындый ук хәл иде. Хәзер генә башка төрле була алмаячаклар! Аларның ихластан, намус белән, иманга таянып эш иткәне болар тирәсендә йөрми дә, мәчет төзетәм дип тә гаугаланып, халыктан акча каезлап аптыратмый. Мөэмингә кайда намазга басса, шул урыны мәчет, кайсы бусагадан «бисмилла» белән керсә, шул Аллаһы тәгалә йорты. Хикмәт мәчет төзетеп куюда гынамы, күңелендә иман ныклыгы тормаса! Алар буш калса!
Солтан заманында шушылар турыда да фәлсәфә корып язган кешеләрдән иде. Менә аның хезмәтләре нәрсә өчен ошамаган, нәрсә өчен кабул ителмәгән шушы «Икан» газетасы тирәсендәге сорыкортлар тарафыннан! Моны аңларга күптән вакыт җиткән булган да бит!
Әмма Солтан икеләнеп алды: аның болай уйларга һәм шушы нәтиҗәне чыгарырга теләге кузгалмады. Мондый ук түбәнлеккә төшәргә ярыймы инде? Ниятләре изгедер, яхшы җанга, игелекле кешегә әверелгәндер, иманлы, намуслы булгандыр! Ә менә элек чыннан да хаталангандыр, бутаучы кешеләр коткысына бирелгәндер, бары шул гына!
Гомер буена игелек иясе булып, Солтан Җәләевич бүген генә үзгәрә алмаячагын да аңлады. Үзенең шушы яхшылыклы холкы аңа бервакытта да файда китермәде. Бу юлы да башкача булмаячак иде. Кешеләр игелекне шул вакытта кылалар, кайчан кемгә дә булса да ярдәм итәргә телиләр, яисә үзләрен изге итеп күрсәтү теләге белән яшиләр. Әмма яман кешедән өстен икәнлегеңне раслау өчен дә игелек эшләргә мөмкин бит! Әллә башкача булдыра алмаганга, начарлыкка күңелең дә, кулың да бармаганга игелек иясеме син? Ул вакытта шулай яратылгансың, моның өчен Аллаһы тәгаләгә рәхмәт укырга тиешсең, чөнки болар син үзең эзләп тапкан мәртәбәләр түгел, бәлки бүләк сыйфатында алган өлешең генә!
Нишләргә дигән сорауга әлегә Солтанның күңелендә җавап юк иде. Әгәр дә шушында «Икан җәмгыяте»нең рәисен, якалап алып, ишектән болгап чыгарып җибәрсә, дөрес эшләмәс идемени? Аллаһы тәгалә үзе дә хөкемче бит, дөньялыкта нинди гамәл кылсак, ахирәттә шуның өчен җавапка тарта! Башкача ул гадел була аламы? Юк! Сакал сыпырып йөреп тә, игелек урынына яманлык кылалар икән, шулар җәннәткә кертелсәләр, бу хәл гадел булыр идеме?
Солтан үзенең уйларында тәмам буталып бетте. Әмма бу рәвешле фәлсәфәләргә бирелүләре ярады тагын. Теге рәис әфәнде:
— Бәлки бераз акча да бирергәдер сезгә?— дип, йөз чалымнарын үзгәртеп, инде үтенеч белән сорый башлады.— Дөрес, бераз гына, күп түгел! Шулай да, сез аларны, хезмәтләрегезне, башка җирдә бастыра аласыз бит, алардан гонорар алырсыз! Ә безгә болай гына рөхсәт бирегез дә...
Ул үзенең нәрсә сөйләгәнен яхшы белә иде. Аңа тулы килеш кабып йотарга кирәк, кисәкләп торырга бер дә исәбе юк. Мондый кешене акылга утыртканда да начар булмас иде, әмма Солтан үзен андый батырчылыкка бара ала торган кеше итеп күзалламады. Нәрсә диде, «тарихи хатаны төзәтергә» диме? Шул хакта уйлады. Әгәр дә газетасында Солтан Кәбировның язмаларын хурлап бастырып чыгарган, аңа теләсә нинди яла яккан икән, ә аннары үзе үк шушы китапларын басма итеп бастырып чыгарса, аңлыйдыр инде күрәсең, ул чагында чыннан да вәсвәсәче, адәм хуры була түгелме соң бу әфәнде? Шуны да аңламады микәнни? Әллә бөтен дөньялыкны, анда яшәүче кешеләрне ахмакка, тилегә, икегә икене кушкач дүрт булуын да белмәгән юләргә саныймы? Солтанның ул хезмәтләрен бастырып чыгаруы аңа үзен һәм җәмгыятен халык алдында хурлыклы ясарга, юк итәргә җитә түгелме соң? Шуны да аңламый микәнни?
— Бәлки тагын берәр китабыгызны бирерсез?— диде шунда «Икан җәмгыяте» рәисе, әмма ул моның белән нинди тәкъдим ясарга теләгәндер, анысын әйтеп бетермәде.
— Анысы да гонорарсыз булырмы?— диде аңа Солтан һәм шунда гына аның йөзенә рәис әфәндегә карата мыскыллы елмаю чыкты.
— Бәлки түләрбез дә... Гомумән дә, үзегез дә беләсез, дини темага язылган һәммә әсәр, хезмәт безнең кулдан, безнең җәмгыять кулыннан үтәргә, бездән раслау алырга тиеш! Моңа ирешеп киләбез инде, аны да белеп торыгыз!— диде ул, шунда кинәт ачуы чыгып.
Әмма бу юлы Солтан да югалып калмады, шунда ук җавабын да бирде:
— Дини цензура кертәсез инде алай булгач, инквизиция генә җитмәгән!— диде. «Хәер, сез аны гамәлгә кертә башладыгыз инде»,— дип тә өстәмәкче иде, әмма тыелып калуны яхшырак күрде. Болайга таба китсә, бөтенләй башка сөйләшү килеп чыгачагын уйлап, тизрәк ризалыгын бирергә дә шуның белән рәистән котылуны кулайрак булыры хакында фикерләп алды.
— Ярар, минем сезгә тигән игелегем булсын! Бастырыгыз, файдасын күрегез!— диде шунда Солтан, инде чыгып китәргә кушкандай кулы белән изәп.— Тарихи хата ясагансыз, шуны төзәтәсез икән, моңарга мин каршы була алмыйм!.. Кайсы мәчет алдына барып бассам да, андагы ташларның-кирпечләрнең берсе минем хакым икәнлеген белеп йөрермен моннан соң!
«Икан җәмгыяте» рәисе чын сөенү белән ияген югарыга таба чөйде, аның мин-минлеге, башбаштаклыгы гына түгел, тагын да рухы яманлыкмы, ниндидер, кайсыдыр ягы авыр хис калдыра, тәмам чиркандыра иде. Солтан аңа, «инде булдымы, бар» дигәндәй тагын кулын изәде, ул да җавабында, кулын сузып һәм кысып, шатлыкта хушлашып чыгып китте. Бу кешенең башкалар башына баса-баса киләчәктә әллә нинди дәрәҗәләргә ирешәчәген дә күз алдына китерде Солтан. Дин тирәсенә ни өчендер шушындый кешеләрнең җыелырга яратуы хакында да уйланды, аннары: «Башмакчының башмагы булса, ул башмак тегеп утырыр идеме?»— диде. Әдәбе юк кеше әдәп өйрәткән кебек түгелме? Ә син үзең, Солтан әфәнде? Үзең соң кем? Игелек әле ул гаделлек түгел, үзеңне таларга, мыскылларга юл куясың икән, димәк син — җебегән! Ә андый кешеләрне туктаусыз шулай итәчәкләр! Менә сиңа бер мисал булды да, әллә кая барып, эзләп тә торасы түгел, дин исеменнән йөрүче ата карак яңа гына сине талап чыгып китте, ләббәйкә тотып, әйдә, балаларымның ризыгын ашый торыгыз дип аңарга рөхсәт иттең! Гомер буе шушындый булырсыңмы? Әле җитмәсә, мин фәлән кадәр яхшылык кылдым, гамәлләрем бары тик игелектә булдылар дип уйлап йөрерсең! Ә ул һәм аның кебекләр: «Без таламадык, ярдәм генә иттек, гамәлләребез халыкны дини агарту өчен иде!»— дип, шуның ише сүзләр сөйләп, мактап-мактанып яшәрләр...
Әмма Солтанга бу хәл бераздан рухи тынычлык һәм өстенлек хисе бирә башлады. Ул хәтта куанып көлеп тә куйды. Әүвәле аның хезмәтләрен хурлап, аннары үзе кабат китап итеп бастырып чыгарырга алынган бу «Икан җәмгыяте» рәисе акылсыз адәм түгелме соң? Әллә чыннан да хатасын аңлаганмы? Ул вакытта нигә гафу үтенмәде?
Инде Солтан сагаеп калды. Мондый кешеләрнең гафу үтенә белмәүләрен инде белә, тормышында күп тапкырлар очратканы бар иде. Алар шактый комсыз булалар, үз дигәннәренә ирешү өчен җинаять юлына басарга да чирканып тормыйлар. Хәзер заманы да шундый бит әле аның! Әле тегендә мәчет картлары сугышканнар, ничә ел хезмәт итеп килгән имамнарын кыйнап атканнар, акча бүлешә алмаганнар, әле монда, үзара туган-тумача булып та, шул ук муллалар мөфтиятне таркатып, артларына тибешә-тибешә кыйнашып яталар... Саный китсәң, артыккарак җыела икән, туктавың хәерле!
Бу вакыйга Солтан өчен, һәммә караңгы якларына карамастан, зур сөенеч, хәтта җиңү иде. Ничә көннәр ул шушы куанычы белән йөрде. Нәкъ шул көннәрдә аның монографиясенең план-проспекты бүлек утырышына тикшерүгә куелды. Анысы да бик җылы һәм мактау сүзләре белән башланып китте. Наил Фатыйхович утырышны алып бару дилбегәсен Сабир Кәшфиевичка бирде, үзе тыңлап кына утырды. Һәммә чыгыш ясаучылар да план-проспектның шактый уйланылган, фәнни перспективасы ачык аңлашып торган рәвештә төзелгән дигән сүзләрне еш-еш басым ясап әйттеләр. Солтан шунда:
— Егетләр, аннары чигенү юк! План-проспект расланса, монография дә нәкъ шул җептә, шул эчтәлектә язылачак!— дип тә кисәтеп, артык мактамаска әйтеп карады, әмма бүлекнең галимнәре үз сүзләреннән кайтмады. Ни хикмәт, дау кубарып мактап чыгучыларның берсе Галим Исләев иде.
Профессор Наил Фатыйхович утырышның ахырында гына сүз алды да:
— Бу план-проспект бернигә дә ярамый!— диде, гүяки кылыч белән чабып, Солтанның башын кисеп ташлагандай. Утырыш әһеле аһ итте. Аларның мөдирне мондый усал, авыр кыяфәтендә беренче тапкыр күрүләре иде. Ә ул, бернәрсәгә дә карамыйча, бу хакта укучысы Солтан Җәләевичка алдан белдереп, кисәтеп кенә дә куймыйча, тотты да үз сүзен хәтта дәлилләп тә тормыйча сөйли бирде: — Беренче бүлеге дә, икенчесе дә миңа ошамады. Тагын ул, Кәбиров, кандидатлык диссертациясендәгечә, бөтенләй башка юлга кереп киткән. Безне ул проблемалар кызыксындырмый. Уйланмаган. Фикерләнмәгән! Ә җитмәсә инде автор бу хезмәтен язып бетереп тә килә икән! Миңа күрсәтте, дүрт бармак калынлыгындагы кулъязмасын күргәч, авып китәрдәй булдым!..
Наил Фатыйхович тагын да ниләрдер сөйләде, аның саен Солтанның кәефе кырыла барды. Укытучысы, остазы аңарга шушылай, хәтта монографиясенең бер генә бүлеген дә укып тормастан, ниндидер билгесез сәбәпләр аркасындамы, гаҗәп, тотар да бәйләнер дип башына да китермәгән иде ул. Хәтта Сабир Кәшфиевич та профессорның мондый чыгышыннан аптырап китте һәм сүз кыстырырга мәҗбүр булды:
— Наил Фатыйхович, план-проспектта болар турында бар, язылган! Ә сез юк дип әйтәсез! Бәлки укып китәргәдер, кычкырып?
Әмма профессор аның саен тузына торды. Утырыш аның Солтанны ачулануына әйләнеп калды. Ул тәмам арып, чыгышыннан тукталып калды. Бүлек утырышы бернинди карар кабул итмәде. Солтан Кәбиров тыныч кына портфелен җыйды да, саубуллашып чыгып китте. Аның артыннан килүче, туктатып җылы бер сүз әйтүче дә табылмады. Тарихи хаталарын берәүләр төзәтәбез дип килгән вакытта, икенчеләре, иң ышанган, якын иткән кешеләре аны шулай сытып узучылардан булдылар түгелме?
Шушы бүлек утырышыннан соң Солтан тәмам күңеле таркалган хәлендә йөрде. Язып бетерергә җыенган монографиясен калдырды. Ул аңа инде нокта куя алмаячагын аңлаган иде. Бәлки кайчан да булса әйләнеп кайтыр, әмма хәзер — юк! Остазы гүяки укучысының каләмен сындырып, язмаларын сызгалап-бозгалап, ертып утка ыргытты.
Солтан бүлек утырыш вакыйгасыннан калган шушындый боек һәм кәефсез хәлендә ничәмә көннәр йөрде. Шунда аңа элекке танышларыннан булган Арыслан Гайни исеме белән дан тоткан язучы һәм журналист шалтыратты. Элекләрне ул «Яшь ленинчы» газетасында эшли иде. Алар шул редакциядә таныштылар. Аннары Арыслан әфәнде берничә тапкыр Солтанга Институтта эшләгән чорында кергәләп тә чыкты. Аларның серләре тиз килеште. Арыслан Гайни заманына күрә иң укымышлы һәм зыялы кешеләрнең берсе иде, дөньяга, тарих һәм мәдәнияткә үз карышы булып, ул аларны яшермичә сөйли, хәтта бу өлкәләрдә генә түгел, төгәл фәннәрдән дә шактый гына хәбәрдар булып чыкты. Дуслашып, якынлашып кына киткәннәр иде дә, көтмәгәндә Арыслан әфәнде «Яшь ленинчы» газетасыннан китеп барды, югалып торды. Аны роман яза икән дип сөйләделәр. Моңа кадәр басылып чыккан китаплары Солтанга таныш иде, ул яңа агым белән иҗат итеп, әсәрләренә мистик һәм мифологик эчтәлек бирә, әмма татар укучысына аның фикерләре авыр барып җитәрләр сыман тойгы калдыра икәнлеге турында тәнкыйтьчеләр язгалап та чыккаладылар. Боларга игътибар итсәң, шулай ук авырга киләчәген күзалларга мөмкин иде.
Һәм менә Солтанның күңелсез көннәренең берсендә Арыслан Гайни, шалтыратып, телевидениедә эшли башлаганын әйтте һәм килеп чыгарга исәбе барын да җиткерде. Сүзендә торды. Шул көннән алар тагын дуслыкларын яңартып җибәрделәр. Бар сөйләшкәннәре әдәбият, тарих, сәнгать турында иде, сәясәткә һәм юк-бар темаларга кагылмаска тырыштылар. Икесенең дә дусларына, танышларына, хәтта дөньялыкка үпкәләгән чорлары иде бу. Нәкъ шушы нотада аларның күңел кыллары уртак яңгыраш тапты. Аларның очрашулары икенче көнне дә, өченчесендә дә, дүртенчесендә дә кабатланды. Дуслыклары шулай ныгып алды.
Ә бер очрашканнарында Солтан ничектер аңарга үзенең «Икан» газетасы «уты»на эләгүе, аннары «Икан җәмгыяте» рәисе белән булган сөйләшү хакында, тегенең тарихи хатасын төзәтергә җыенуы турында бәйнә-бәйнә диярлек сөйләп бирде. Арыслан Гайни җәелеп көлде дә:
— Юләр син,— диде.— Ул адәм актыгын буарга кирәк иде! Нигә аңа юл биреп тордың? Беләсеңме, ул бит хәзер синең хезмәтеңне үзләштереп, шуның белән баеп, синнән көлеп яшәп ята!
— Юк-юк,— дип киреләнде аңарга Солтан,— бер дә алай түгел! Ничек инде хезмәтемне үзләштерсен? Китабымны минем исем астында бастырып чыгарды бит ул!
— Ә гонорарын, китап сатып алган табышын кайда куйды? Беләсеңме ул аны ничә сумга сата? Менә шулай шул! Казанда бүгенге көндә иң зур тираж белән басылып чыккан китап та ул, иң кыйммәт бәягә сатыла торганы да! Ә авторы — син! Халык уйлый инде, Солтан, ди, менә ничек баеп ята! Әгәр дә моннан соң милләт нәфрәтен казансаң, бер дә аптырама, алар бит сине баетканнарын уйлап хәсрәтләнәләр, әмма теге кешенең хезмәтеңне ашап ятканлыгын күз алларына да китермиләр. Әгәр дә гадел икән, ул кимендә һәр китабыңның ярты бәясен үзеңә бирә барырга тиеш иде,— дип аңлатып бирде.— Алдаган ул, шәп утырткан үзеңне, энекәш! Әүвәле махсус рәвештә хурлап-хурлатып мәкаләләр яздырган, мыскыллаган, ягъни Солтан Кәбиров дигән галимне юк иткән, аннары тоткан да аның хакын үзләштергән! Аңлыйсыңмы? Бу тактика дип атала! Стратегия түгел, тактика! Менә ничек кешеләрне «имәргә» була, аңладыңмы? Белеп торам, ул сорап килгәч, биш куллап ризалык биргәнсеңдер әле, үз исемемне сафландырам, чистартам дип уйлагансыңдыр!
— Әйе!— диде, шунда гына беркатлылыгын аңлап алган Солтан.— Каян белдегез?
— Һе, энекәш!— диде аңа Арыслан Гайни, журналист буларак та күпне күргән кеше икәнлеген ассызыклагандай әйтеп:— Безнең яшь аермасы тугыз елмы әле, әллә күбрәкме?.. Шулай шул менә! Энекәш дип әйтергә тулы хокукым бар икәнен аңладыңмы!
Арыслан Гайни бер темадан икенчесенә бик җиңел генә күчеп китә торган кеше иде. Бер вакытта да бу Җир йөзендәге тормышка аның сокланып караганы булмады, шулай ук аңардан чирканып чыраен да сытмады. Әмма кешеләрне бер күрүдә диярлек тануы, кемлекләрен йөзләренә бәреп әйтерлек үзендә көч тоюы шәхесенә карата хөрмәтне артырырга да, киметергә дә мөмкин иделәр. Аңарда аз гына ялагайлык, килешә белү, юл бирү кебек сыйфатлар каядыр еракка, күңеленең тирән чоңгылына яшерелгәннәр. Шулай да зыялылыгы йөзенә бәреп тора. Җөмләләрен фикер белән тутырып һәм тәмамлап сөйләүчән. Холкында һәм зиһенендә олпатлык бар. Солтан аның бу сыйфатларын танып алуга ук, кем белән якын дуслар булу кирәклеген аңлап алды. Ә бәлки шушы кыен вакытында ул аңа «чоңгылдан күтәрелергә бау ыргыткандыр», билгесез,— әмма Арыслан аңа якын һәм кадерле кешесе кебек тоела башлады.
Наил Фатыйховичның ямьсез чыгышы һәм монографиясен укып та тормастан юк итеп ташлавы хакында да алар озак кына сөйләшеп утырдылар. Шунда Арыслан Гали аңа:
— Ташла ул фән дөньясын!— дигән киңәш бирде.— Син аннан киттең бит инде, тамырың анда калып, монда агач кәүсәсе булып утыра алмыйсың! Юкса бүкәнгә әвереләчәксең! Белеп тор!.. Наил Фатыйховичны беләм мин, ул акыллы кеше, сиңа шундый киңәш биргән!
Аның бу сүзләре Солтанның күңеленә җиңеллек китерде, баш очында җыелып йөргән болытлар гүяки менә шул мизгелдә таралдылар да, алар урынына анда якты кояш калды. Кәефе бермә-бер күтәрелеп, озакламый хәтере дә яңарды. Шушы сөйләшү булганнан соң ике-өч көн үтмәгән, Солтан монографиясе хакында да, план-проспекты турында тәмам оныткан диярлек иде инде.
Менә шулай аның яңа көннәре башланып китте. Моңа кадәр киңәшер дусты булмау, фикер уртаклашыр, сөйләшеп утырыр кешесе юклык аны изгән икән. Хәзер һәр көнне диярлек Арыслан әфәнде кичке вакыт якынлашканда аның кабинетына килеп керә, хәл-әхвәл белешә, берәр китап яки вакыйга хакында сөйләшеп алудан темалары үзгәрә тора.
Әмма бу гөрләшеп утырулары аркасында кайбер көннәрдә Солтан эшеннән соңарып кайта башлады. Хатыны борчылып шалтырата, эзли торган булып китте.
Менә бүген дә ул соңарып кайтып бара иде. Күңеле шат, кешеләрнең көнчелекләре аркасында булган изелүләре онытылып бетеп килгән чак һәм юлына бер иблисне, менә шул Шаһидуллин дип кенә хәтерендә калган тарихчы-галимне очратмасынмы?

11
Солтан аларны көтмәгән иде, очрашу хакында алдан сөйләшеп тә тормадылар. Иртәнге унда ук Әдәби музей каршына килеп туктаган ак «Волга» машинасыннан өч кеше чыктылар, бераз сөйләшеп алганнан соң, иркен һәм мәһабәт ишекләргә таба килә башладылар. Бу вакытта Солтан Җәләевич тәрәзә янына ни өчендер барып баскан һәм тынгысыз шәһәр урамнарын тамаша кыла иде. Башындагы уе югалып, шушы ханымнарга карап торды да арадан берсен танырга да өлгерде: университет доцентларыннан иде ул! Очраклы рәвештә генә туры килешеп, хәлләр белешеп сөйләшкәләп алганнары да бар. Булдыклы кеше! Бу ханымның батырлыгына да сокланмый мөмкин түгелдер инде, университет каршында дигән булып кына яңа бер югары уку йортын оештырып маташа диләр аның турында. Әле музейга директор булып күчкәнче Солтанга кайбер лекцияләрне укытырга тәкъдим ясаган иде, әмма сөйләшүләре шушының белән бетте. Берничә тапкыр музейга килеп киткәнен әйттеләр, әмма аларга очрашырга туры килмәде. Бу юлы башка эш белән йөридер әле? Әдәби музейны күрсәтәм дип кунакларын алып килгәндер!
Алар урамнан югалдылар. Солтан үзенең уйларының җеп очын эзли башлады. Инде таптым, яңартып җибәрәм дигәнендә ишеген шакыдылар, ул андагы кешегә керергә боерды. Көттермәделәр. Теге өч кеше туры аңа килгәннәр икән, исәнләштеләр. Уздылар. Доцент ханым:
— Моның! Моның монда «хоромнар» бит, патша сарае бит бу!— диде, музей бинасын да, директорының кабинетын да мактап, соклануларын яшермичә аһ итеп сөйли биреп.
— Утырыгыз!— дип аларга Солтан Җәләевич затлы креслолар һәм диваннан урын күрсәтте. Аннары аңлатып бирергә мәҗбүр булды:
— Мин беренче көнне монда эшкә килгәнемдә нинди хәрабәгә эләктем дип хәйран калган идем. Тырыша торгач, яңадан төзекләндереп, тышкы яктан гына булса да ремонт ясаттырып, эчтәге кайбер бүлмәләрне, подвалны, башкасын яңартып, менә шушы хәлгә китердек инде. Дөрес, кабинетка да бераз көч сарыф иттек. Әмма хәзергә искечә калып торсын әле, дидем. Тиздән музейга реконструкция һәм реэкспозиция ясарга исәпләр дә юк түгел, үзегез дә беләсез, бөек халык шагыйребез Габдулла Тукайның юбилее якынлашып килә... Музейга бу эштән читтә калу килешмәс!
Солтан Җәләевич чамасыз күп сөйләп куярга мөмкин иде. Әмма доцент ханым, аны туктатуны мәслихәт күреп, үзе белән килгән юлдашларына:
— Әйттем бит мин сезгә нинди эшләргә курыкмыйча алынуы хакында,— диде, гүяки тел шартлатып.— Безгә нәкъ менә шушындый кеше кирәк! Әллә кайдан эзләп тә йөрисе юк! Аны бөтенебез дә беләбез, телевизордан еш күренеп тора. Бер дигән кандидатура!.. Әй, онытып торам, сезләрне дә таныштырыйм әле! Аны беләсез инде, Кәбиров ул... Мөгаен ул да сезне, мәгариф министры урынбасарын белә торгандыр?..
— Әйе, без танышлар!— диде Солтан Җәләевич.
— Шулаймыни? Бер дә исемдә юк!— диде министр урынбасары ханым.— Бәлки ялгышамдыр да...
— Без очраклы гына таныштык бугай? Сез бит Әлмәт ягыннан, шулаймы?— дип, Солтан Җәләевич кайда һәм ничек танышулары хакында сөйләп алмакчы иде, шунда ук мәсьәләне кирәксезгә санап, сүзен икенчегә борды:— Сезнең кебек кешеләр эш белән йөриләр инде алар, шулай бит? Музей кызыксындыра торгандыр! Соңгы вакытларда республикага кем килсә дә, хәтта илчелек вәкилләрен дә кунакка безгә китерәләр.
— Әйтәм бит!— диде университеттан доцент ханым.— Солтанның әллә кемлеге тышына бәреп тора, йөзенә чыккан. Безгә нәкъ шундый кеше кирәк иде дә, белеп алып килгәнменме?.. Бу минем иң якын кешеләремнән,— дип, бергә килгән өченче ханым белән дә таныштырып алып,— беләсез инде, данлыклы журналистка, алдынгы карашлы...
— Үзе нәрсә әйтер, тыңлап карыйк!— диде министр ханым, сүз җаен үз кулына алырга теләгәнен сиздереп, креслода җайлап утырган җиреннән тыңларга әзерләнеп. Әмма нәрсә хакында сөйләшергә килгәнлекләрен әйтмәде. Солтан да йомышларын белергә ашыкмады. Кирәк әйберләрен үзләре сорарлар әле дигән сыман, аларга игътибарын салган килеш карап тора бирде.
— Нигә бер сүз дә эндәшмисез?— дип сорады доцент ханым, Солтан Җәләевичка төбәлгән хәлендә, гүяки җавап көтүен белдереп.
Кәбиров шунда гына бу ханымнарның ни өчен килү сәбәпләрен сөйләп бирдек дип уйлауларын, әмма әлегә ярты хәбәрне белдермәүләрен төшенмәүләрен аңлап алды. Алар бәлки үзара бик озак гәпләшкәннәрдер, бәлки инде үзләре өчен хәл итеп тә куйганнардыр, әмма Солтанга әйтергә онытканнарын һаман искәрмиләр. Була торган хәл. Тормыш ыгы-зыгысы шулай саташтыра инде ул.
Солтан аларның ни сәбәпле монда йөрүләрен белми һәм әлегә күз алдына да китерми иде. Доцент ханым, аның елмаеп тик кенә утыруын күреп, тәмам хәтере калгандай үпкәләгән төсле итеп министр урынбасарына карап алды да әйтеп куйды:
— Ничек уйлыйсыз, безнең яңа ачылган югары уку йортына директор булып киләсезме? Әүвәле директор, аннары ректор булырсыз!
Аларның нәрсә артыннан йөргәннәрен Солтан шунда гына аңлады. Мондый җитди тәкъдим алу вакытында кешеләр ялындырырга яраталар бит инде алар. Шуңа күрә, хәтта бераз шаярткандай итеп:
— Ә нигә миңа туктарга булдыгыз, ни өчен Шаһидуллинга түгел?— дип Солтан тыныч кына сорап куйды.— Миңа калса, аның кандидатурасы ярашлы кебек! Кыяфәте дә бар, мин-минлеге дә!
Солтан һаман Шаһидуллинның автобуста теге көнне әйткәннәрен оныта алмый иде. Әмма аның кандидатурасын директорлыкка тәкъдим иткәндә ул әлеге дә баягы «ташка аш белән кайтару» принцибын тотты.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Көзге Яңгырга Кадәр - 17
  • Büleklär
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 3846
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1991
    37.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 4002
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2164
    36.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 3842
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2047
    36.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 3854
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1951
    36.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 3856
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1933
    38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 3822
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1987
    34.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 3957
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1994
    35.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 3881
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1902
    35.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 3783
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1913
    36.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 3988
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1990
    37.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 3983
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1941
    36.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 12
    Süzlärneñ gomumi sanı 3895
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1898
    38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 13
    Süzlärneñ gomumi sanı 4059
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1865
    38.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 14
    Süzlärneñ gomumi sanı 3812
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1854
    38.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 15
    Süzlärneñ gomumi sanı 3934
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1958
    37.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 16
    Süzlärneñ gomumi sanı 3974
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1931
    38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 17
    Süzlärneñ gomumi sanı 3938
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1921
    37.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 18
    Süzlärneñ gomumi sanı 2896
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1502
    42.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.