Latin

Көзге Яңгырга Кадәр - 12

Süzlärneñ gomumi sanı 3895
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1898
38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
— «Яшь иптәш», сез кайвакыт онытылып китәсез. Галим дигәч тә үзегезне. Алай ярамый. Фикерләрегезне үлчәп сөйләшергә өйрәнегез. Сез — минем кадр. Шунлыктан үзем үк җаваплылык хисен тоям!— Түрә шунда Солтанны бик гадел рәвештә битәрләргә тотынды. Һәр сүзен сыгып кына чыгара барды:— Сезнең өчен мин кызарып утырдым!— диде.— Министр кадәр министр белән сүз алышырга ничек җөрьәт иттегез бу кадәр? Без сезне кеше ясадык. Ә сез? Сәясәт, имеш. Ничек әле? Мәдәнияттә сәясәтне эшләргә кирәкме? Ничек мөмкин? Мондый заманда. Исегездән һич тә чыгармагыз, катлаулы дәвер, бик авыр чор. Милли мәдәни сәясәтегез юк, имеш. Каян чокып чыгардыгыз моны тагын? Кем әйтте? Ярый әле вакытында йомшартып өлгердегез, юкса, белеп торыгыз, урыныгыздан ук колак кага идегез...
Солтан Җәләевич шунда нигәдер киреләнәсе итте. Әллә шушы мизгелдә түрәне үз күрде, әллә килешергә теләмәде, белмәссең. Әмма алай ук ярамый иде.
— Ә минем югалтыр нәрсәм кая? Фәнемә кайтып китәрмен!— диде, үз ахмаклыгын һәм гаделсезлеген таный алмыйча.
— Менә ничек шул сез...— Түрә сүзнең җаен бик оста тоя иде. Шунда ук Солтанны урынына кадаклап куйды.— «Ә» дигәнгә «җә»не дә әйтә белмисез. Һаман үзегезчә, яшьләрчә. Ордым да бәрдем генә булмый шул әле ул. Аңа киңәш бирәләр. Ә моның үз туксаннары котырган. Әйе, «яшь иптәш», сезгә сер итеп кенә әйтәм: Людмила Борисовна урынына беренче кандидатура буларак шикләнми исем-фамилиягезне куйган идек. Министр да шулайрак уйлап тора иде. Карьерагызны бозып кына ташладыгыз шул. Бер селтәнүдә. Көннән-көн үсә торган кадерле вакытыгызда шулай ярыймы инде? Нинди хәл бу? Болайга китсә, белмим, тагын ниләр кыландырырсыз?
Әмма «яшь иптәш»нең акылы Һарун Бариевичныкы белән килешергә теләмәде. Түрәлекнең тәмем белеп эшләгән җитәкче, аның бәяләмәсенә күрә, иске фикерле һәм шушы җәмгыятьтәге үзгәрешләрне бөтенләй дә белмичә һәм аңламыйча эш итүче кешеләрнең берсе иде. Алар икесе ике тараф вәкилләре булганлыктан, үзара килешүләре дә чын йөрәктән түгел, бәлки бары сүздә генә мөмкин. Әмма күреп тора: Һарун Бариевич ахмак кеше түгел. Ул моны бик яхшы аңлый аңлавын. Шунлыктан менә түрә абзый ничек сөйләшә: колакны борып.
— Ярар, барыгыз... Үзегезнең бүген нинди хәлдә калганыгыз хакында уйланыгыз. Мин моны аталарча әйтәм. Белеп торыгыз. Әгәр дә якын күрмәсәм, исем дә китмәс иде.
Юл буе Солтан шул хакта уйланып барды. Аңа оят та, кыен да иде. Хәзер шушы министр каршысына нинди йөз белән керер, гозерләрен ничек җиткерер? Ярый инде, Людмила Борисовнаның урындыгы аңа кирәк түгел дә түгел... Әмма... Ни... Тукта, ничек-ничек? Людмила Борисовна урыны? Димәк, төтеннең уты менә шушы министрлыкта булган икән. Буш сүз сөйләмәгәннәр. Людмила Борисовнаның шашынулары да юктан гына түгел, күрәсең. Мария Михайловнаның җан дусты ул диләр иде түгелме соң үзен? Юкка гына кайнамаган икән бичаракайның йөрәк-бәгыре. Ул анда Солтанга ташланып ята, ә монда язмышын инде хәл дә кылганнар. Равилә Вәлиевна һичбер сиздермичә генә хәзер аның урынын алачак. Бөтен авырлыкларны Солтан Җәләевич җыеп бетерде инде. Ярар, борчылмасын. Әйе, Равилә ханым белеп һәм оста итеп эш йөрткән булган. Тегене моңа өстерә дә, алар талашкан арада, урынны җайлап, менә дә утыра! Һе, бу интригалар да аның катнашыннан тыш кына булмаганнардыр әле? Теге вакытта Равилә Вәлиевна махсус рәвештә Солтаннан юри сораштырып торган икән, сез «Генеральный» урынбасары булмакчымы, фикерегез ничек дип. Тел төбен капшап төшенергә иткән. Майтарачак әле алайса ул ханым эшләрне. Берләшмәне җайлап учына алачак. Саклан, Солтан Җәләевич, бик саклан!
Әмма Людмила Борисовна үз урындыгын алай җиңел генә аңа калдырырга уйлыйдырмы икән әле?
1
Сүзеңнең төбендә дөреслек булса да, әгәр таянычың юк икән, сагаеп каласың һәм буыннарыңның йомшарганын тоясың икән аны. Адәм баласына һәрдаим ныклыгы юлдашлык итсә, картаймыйча гына яшәр иде. Әмма дөньяның кануны бүтәнне сорый: хакыйкать өчен көрәш дәрте сүрелсә, аталары күтәрергә тиеш авырлык балаларына кала, аларга тормыш икеләтә кыенлаша. Шушы хакыйкатьне бу очракта кабатлап маташуның кирәге юктыр бәлки, әмма шунысы да бар әле аның...
Ярар, хаклыгын кеше дәлилләп җиткерә алмасын да, хәтта куркып калсын да, ди. Нигә, аның җаны юкмыни, димәкчесезме?
Соңгы вакытларда Солтан үз алдына шулай акланып йөрде. Министрга әйткән сүзләренең ничек тә бер уңайсыз җирдән икенче төрле итеп килеп чыгасын көтте. Ярый, аңа урын да әзерләгән булсыннар, ди, «Генеральный»га урынбасарлыкка күчсә, начарга булмас иде дә...
Һе, акылың кот икән, дөреслек ялчысы, имеш. Телең тыелып калса, йөрәгең шартлар йә? Дөрес сүз гадел була ул! Ә хакыйкать? Анысы башка!
Соңгы вакытларда Людмила Борисовна, ни хикмәт, Солтанның юлына аркылы төшми башлады. Мария Михайловнадан берәр хәбәр алган идеме, әллә үз хәлен аңлап, язмышына буйсынырга теләдеме, моны хезмәттәшләре белмәде. Авызыннан сер чыгарып бүлешүне бу юлы да гадәте итмәгәнлеге сәбәпле, анысын да, монысын да уйларлык иде. Бөтен кешенең күңеленә ерткыч арыслан төсле коткы салучы зат кинәт песигә әверелеп калса, күрер күзгә үк кызганыч була башлый икән ул. Адәм баласы шулай яратылган инде: сөенәсе урында — көенә, көенәсе җирдә — сөенә. Людмила Борисовна тынычлануга, бөтен хезмәттәшләре диярлек аның өчен хәсрәт атып, Солтан Җәләевичка ташлануның җаен эзләделәр. Аларның каннарына Раилә Валиевна һаман да мыштым гына борыч сала тора һәм гайбәт өстәленә:
— Юк, аннан булмый, кем әле ул? Музей эшендә җиде пот тоз ашамаган килеш, кара әле, карьерист, ни кыландырмакчы!— дип коткы сүзе ташлады.
Шуны гына көткән гайбәтчеләрнең телләре кинәнде. Дус иткәннәре хәбәр салу җаен да карадылар:
— Солтан, сөякләреңне юалар!..
Шушы рәвешле белдергән иптәшләренең сүзенә колак салырлык иде. Эшенең тыгызлыгы комачау итте. Солтан әле һаман да фәнни хезмәтенә җан-тәне белән тартыла, югын-барын уйлап маташырга вакыт табарлык түгел. Бары тик министр алдында корылган әңгәмәне генә исенә төшереп, мөгаен шул хакта әйтәләрдер дип уйлап:
— Ашыгулык белән түгел. Минем үз фикерем генәме? Дөресе шул аның,— диде, аптырамыйча җавап кайтарып.
Әйтте дә онытты. Әмма шушы сүзе иптәшләренең танышларына ишетелеп, бөтенләй икенчегә әверелде. Людмила Борисовнаның түгел, бу юлы Раилә Валиевнаның каны кызышты. Солтан Җәләевичны кайнар казанга салу җаен әлегә бу ике як та уйлый һәм тели иделәр. Әмма җайлары гына килмәде. Вакыйгаларны ашыктырырга да мөмкин иде, югыйсә. Тик сәбәбе генә әлегә табылмады.
Боларны аңламый һәм белми йөргән Солтан Җәләевич, утырышларның берсеннән соң, Раилә Валиевна белән әңгәмә корып, министрлыкта булган сөйләшүнең ханымга кагылышлы өлешен теленә алды. Бәгыре каралып көяргә торганда өстенә салкын су сиптеләрмени? Раилә Валиевна аптырабрак китсә дә, кинәт тынычланып калды. Солтанны үбеп кочардай булды һәм:
— Безнең ахмаклар сездән куркалар монда. «Генеральный»га кадәр. Людмила Борисовна әйтә, сез килсәгез, барсын да моннан куачаксыз, ди. Беләсезме? Шулкадәр өркиләр. Әйтмәгез дә инде! Тырнак астыгыздан кер эзлиләр. Мин яклап чыгармын әле,— дип барысын да берьюлы сатты. Солтан үзенең кинәт зураеп киткәнлеген, бар дөньяның кечерәеп, хәтта мескенләнеп калганлыгын тойды.
— Миннән куркалармы? Бик яхшы. Исем дә китми. Музейда калырга исәбем юклыкны белсәләр, алай кыланмас иделәр.
— Ничек? Китәргәме әллә ниятегез? Нинди ялгыш фикер ул тагын?— Раилә Вәлиевна аны фикердәше итеп тоя башлаганга күрә шулай өзгәләнергә үк тотынды. Солтанга бу уеннан кире кайтырга кирәклеген аңлатырга тырышып карады, үгетләде. Хәтта «Генеральный» урынына да куелырга мөмкинлеген искәртергә тиеш тапты.
— Ә ул дәрәҗә миңа ни өчен кирәк?— диде аптырауга калган Солтан.
— Нигә алай? Булмаганны?
— Үзегезнең кадрлар бардыр әле, үзегезнеке...
— Ярар инде...
— Шулай булмый ни...
Солтанның нәрсә хакында әйткәнлеген Раилә Валиевна аңламады. Шулай да аны инандыра алдым дип уйларга үзенә җирлек табып, юктан гына куанырга да өлгерде. Бүген бәхете ташып чыкканлыктан, Солтан Җәләевич авызыннан ишетелгән сөенечле хәбәрдән ул әле иртәгә генә айныячак иде. Җаны-тәне тәмам тынычланып, куанычын эченә җыеп сакларга тырышты ул. Рәхмәте урынына Солтан Җәләевичка әллә нинди кирәкмәс киңәшләр биреп, алдагы көннәрендә һәрвакыт ярдәм итәчәген белдерде. Аларның болай бик дустанә сөйләшүләрен күреп калган хезмәттәшләре исә дөньялыкның агын-карасын бутарга мәҗбүр иделәр.
Үзенең шәхесе монда һәрдаим игътибар күзе астында икәнлеген сизенеп тә, ул хөрмәтләрне кабул итәргә теләмәгән Солтан Җәләевич тормыш ваклыкларыннан ерактарак калырга тырышты. Әле кубып, әле тынып торган зилзилә гүяки бары шәхсән аны, ялгызын гына эзләп таба да, тагын үз кочакларына ала иде. Людмила Борисовнаның язмышы югарыда күптән хәл ителгәнлеге беленү аркасында коллективта ханымның сүзе дә үтми башлады. Солтан Җәләевичка юктан гына тагын да котырынып ташланмакчы иде, бу юлы аңа ирек бирмәделәр. «Яшь иптәш» яшәүгә хөкем ителде, әмма барыбер тынычланырга теләмәүчеләр табыла торды. Бу юлы Мария Михайловнаның җаны калтырап төшкән иде. Шунлыктан газиз йөрәге ватылып китте.
Министрлыкка килеп урнашканнан бирле ул үзенең тормышын тоташ карьерадан гына торачак дип күз алдына китерде, югыйсә. Кайда гына барса да, нинди генә чыгыш ясаса да, аның сүзләренә колак салдылар, фикерләрен ишетеп калырга, әйткәннәре белән хисаплашырга омтылдылар. Шулай ул үзенең дәрәҗәсе белән куанып яши бирде. Сүзне үлчәп һәм сыгып кына сөйләшә белергә өйрәнде.
Кемне теләсә, шуны батырырга көче җитәргә тиешле Мария Михайловна көтелмәгән җирдән Солтан Җәләевич белән каршылыкка килде. Дөресрәге, электән үк ул аны нигәдер өнәп бетерми иде. Һаман да аңардан сакланды, аннары аңлады: зыян китермәс кебек күренә. Әмма менә бит ничек килеп чыкты әле бу? «Генеральный»га урынбасарлыктан баш тарткан егетебез! Людмила Борисовна дөрес әйтә, министрлыкка үрмәләмәкче икән. Мария Михайловнаның үзе урынына. Аһ, астыртын! Нәрсә кыландыра бит, юньсез. Азау теше чыкмаган, тешләшмәкчеме исәбе?
Нәрсә уйласа, шуны эшләргә яраткан Мария Михайловна бу юлы да алдатып калырга теләмәде. Солтан Җәләевичның җиде кат тирен салдырырга уйлады. Моның өчен аңа бер-бер киңәшмә җыю һәм, мәсьәләне алга чыгарып, тикшерүгә кую да җитә иде. Сәбәп эзләп торасы да юк. Барысы да беләләр: Солтан — башбаштак кешеләрдән, соңгы вакытларда бөтенләй үзенчә генә эш йөртә башлады. Министрга да туп-туры барып керә, теләгәненчә сөйләшә, киңәшләшә, уйлаганын яшермичә әйтеп бирә. «Генеральный»ның өстеннән йөри ул дип сүз ычкындырсаң, барысы да котырган этләр шикелле аңа ябырылып ташланачаклар. Мария Михайловна белән дустанә, үзара тугыры хезмәттәш икәнлекләрен күрсәтергә теләсәләр, шайтанның гайбәт кубызына гына биерләр, анысы.

2
Соңгы елларда һәртөрле җәмгыятьләр һәм шәхси фондлар барлыкка килә башладылар. Аларның эшчәнлеге дәүләт күләмендә игътибарга лаек саналмыйча, киресенчә, мәдәниятне дөрес юлдан үстерүдә комачаулык итүче күренеш рәвешендә бәяләнә иде.
Тоталитар җәмгыять таралган һәм аның урынына демократия урнаштырылган исәпләнелсә дә, чынлыкта барысы да элеккечә яшәп калды. Яңа идарә составы килми торып, тамырдан үзгәрешнең булмаячагын югарылар танырга теләмәделәр, түбәндәгеләр исә алар белән килешергә мәҗбүр ителделәр. Матбугатта бу хакта сүз кузгатулар файда бирмәде. Тоталитар дәвердә үк комы коелырга өлгергән кайбер югары дәрәҗә чиннарның тәне каты иде. Теш үтмәслек. Комнары бар нәрсәне сеңдереп бара.
Дәүләт башлыгының соңгы вакытлардагы чыгышларыннан шул аңлашылды: илдә түрәләр хакимлеге элеккечә үзгәрешсез хәлдә сакланачак, кемнәр моның белән риза түгелләр, алар кискен ялгышалар, чөнки алга таба бару өчен демократик фикер ияләре түгел, кушканны үтәүче чиновниклар, тырыш һәм булдыклы башкаручылар кирәк.
Аның болай әйткәннәре югарыда утырганнарны гына канәгатьләндереп калмады, түбәндәгеләрне дә шатландыра алды. Бары тик урта катлам саналган зыялылар гына аптырашудан узмадылар. Нинди генә хакимият урнаштырылмасын, Русия шартларында бәхет тапмаячакларын аңлый иделәрме — фикер уртаклашу кебек кешелеккә хас сыйфатларын да онытырга тырыштылар.
Киләчәктә бүтәнчә булмасмы дигән өметләрен баглап яшәгән көннәре иде хәзер җәмгыятьнең. Моңа гына хокукы барлыгын һәркем тойды.
Солтан Җәләевичны иртәнге сәгатьтән утырышка чакыртып алдылар. Ул шушы сөйләшүгә зур ышаныч белән килеп керде. Үзәктә җыелышлар аерым залда була торганнар иде. Бу юлы исә "Генеральный»ның беренче урынбасары исәпләнелгән, чәчләрен төссезләндереп һәм кабартып йөртергә яратучы, сүзләрен үлчәп кенә, тыштан тупас дәрәҗәдә шомартып кына сөйләшүче Ворова Хельда Наумовна кабинетында билгеләнелгән булып чыкты. Солтан шунда килеп керде. Өстәл башында урын буш, әмма ике яклап мәртәбә иясе чиновниклар тезелешеп утырганнар, күтәрелеп карарга һәм сәлам бирергә уйлап та карамадылар. Алар ниндидер сораулыкны укып, тикшереп утыралар иде булса кирәк, Солтан Җәләевич килеп кергәндә, егетнең балкыган йөзен күреп, шул язулы кәгазьләрен яшереп кую ягын карадылар.
«Генеральный»ны көтә башладылар. Инде вакыт иде. Солтан да тыныч кына утыра бирде. Аннары, вакытның баруын белдерергә теләп сәгатенә карады. Ун тулып узган иде инде. Беркетмә алып барырга тиешле сәркәтип ханым кереп, үзенең кирәк булу-булмавы хакында белеште. Аңа ачык кына җавап бирүче булмады. Беркетмәне дә кирәксез тапкач, җыелышның ни мәгънәсе бар? Ул калырга ниятләнде.
— Хәзер ачыкларбыз!— диде Хельда Наумовна һәм чыгып китте. Әмма шунда ук әйләнеп тә керде. Берни җавап бирмичә урынына утырды. Гүяки көзге алдына баскандай төзәтенеп куйды.
— Нинди мәсьәлә иде соң?— дип сорады Солтан Җәләевич, тагын сәгатенә карап куеп, шуның белән эшләре тыгызлыгын белдерергә теләп.
— Ашыкмасагыз да була,— дип, Мария Михайловна җыерчыклы йөзен җәеп, канәгать елмаеп алды. Аның министрлыкта эшләп тә, бүгенге утырышка чакырылуы бераз сәер иде.
Шунда «Генеральный» килеп керде дә түрдәге урынына утырды. Башларга әмер биреп Хельда Наумовнага ым какты.
— Бүген нинди мәсьәлә әле?— дип, сәркәтип ханым беркетмәсен башларга җыенса да, аңа да ачык кына җавап бирергә уйлап караучы юк иде. Ул, үз кемлеген белеп, шунда ук шым калды.
— Солтан Җәләевич!..— Бу сүзләрен Хельда Наумовна ни өчен әйткәнен оныткандай тукталып калды. Аңа кемдер ярдәмгә килергә тиеш иде. Мария Михайловнага һәммәсе бердәй карап алдылар. Хельда Наумовна тагын «яшь иптәш»нең исемен кабатлады һәм:
— Эшегез белән беребез дә канәгать түгелбез!— диде.
Ул аргументлар китерергә, сүзләрен дәлилләп бирергә тиеш иде. Бу әйтелгән сүзләргә Солтан Җәләевич тәмам аптырап калды. Аның җавапсыз булуы әлегә хәерлерәк иде.
— Ничек болай эшләргә мөмкин?— Бу сүзләре белән дә Хельда Наумовна нәрсәгә зарланырга теләгәнлеген төшендерә алмады. Сөйләшү болай барып чыкмаячагын аңлагач, Мария Михайловна сүз дилбегәсен үз кулына алырга булды һәм:
— Сез, белгеч булмыйча торып, оешманы таркатып бетерә яздыгыз!— диде, Казан шәһәрендә гүяки бердәнбер калган һәм гөрләп эшләп торган Әдәби музейның эшчәнлеген гүяки күрергә һәм кабул итәргә теләмәгәндәй борчылып.
Аның болай итеп, аргументларсыз коры гына әйтүе урынсыз иде. Солтан аңлый алмады һәм сораусыз да калмады:
— Ничек инде?
— Менә шулай!
Мария Михайловна алга таба нәрсә әйтергә дә белмәде. Аңа хәзер саллы-саллы дәлилләр китерергә кирәк иде. Сүз белән генә түгел, документлар ярдәмендә, әмма бүген, менә шушында аның кул астында аларның берсе дә юк. Хәер, бар да кебек, әйтик, моңа кадәр кайдалыгы һәм ниндилеге дә билгеле булмаган оешманы ныклы юлга бастырып, анда киң колачлы эш алып бара башладыгыз дип мактасынмы? Юк, бу бәяләмә максатка ярышлы түгел, ниятенә туры килә алмый. Аннары ул монда министрлыктан шушы Солтан Җәләевичны акылга утырту өчен махсус килмәдемени? Бу утырышны нәрсәгә дип җыйдырды соң?
— Ничек инде?— дип аптыраулы соравын кабатлады Солтан Җәләевич.— Әйтеп бирсәгез иде: кайда минем хатам?
— Алай ук дип инде...
Мария Михайловна үзе дә аптырашта калды. Югыйсә кич буе киңәштеләр, хаталарын эзләделәр, таптылар. Менә хәзер, инде утырыш башлангач, әйтер сүзләре дә юк. Ничек болай була инде бу? Ныклы әзерлекле булырга тиешле башкалар нәрсә карап торалар, нигә алар сүз әйтмиләр?
— Сез оешманың эшен ватып-җимереп ташладыгыз!
Моны Сара Вәлиева исемле ханым әйтте. Солтан аны электән күреп белә иде. Озак еллар Берләшмәдә шул ханым «Генеральный» булып эшләгән, хәзер ялга киткән, бүгенге көндә Солтан Җәләевич мөдирлек иткән Әдәби музейның барлыкка килүендә заманында ул да зур өлеш керткән һәм менә аның да монда булуы бераз гаҗәпләндерде.
— Кирәк бит шулай кыланырга!— диде ул, башкалар кебек үк сүз эзләп, төгәл итеп ничек кенә дә берәгәйле әйтергә белмичә.
Тагын тынлык урнашты. «Генеральный» үз кәгазьләре белән мәшгуль иде, Хельда Наумовна ым каккан саен, җыелыштагылар һәммәсе дә берәр сүз әйтеп чыктылар диярлек. Әмма сөйләшүләре һаман да төгәл, туры бер юнәлеш һәм эшлекле төс алып китә алмады.
— Аңлашылды,— диде шунда «Генеральный» да.— Әйдәгез инде хәзер конкрет тәкъдимнәргә, сүзләргә күчик!
Солтан Җәләевич шушы вакытта да шаяртырга җай табып, җыелыш әһеленә гади һәм таныч кына:
— Үзгәрешләр заманы,— дип әйтеп куйды.
Ил буйлап һаман да «үзгәртеп кору» сәясәте таратылганлыктан, Солтанда хаклык бар иде. Җыелыштагылар һәммәсе бер тавыштан: «Без үзгәрешләргә каршы!»— дип әйтерләрдер сыман тоелды. Хәзер барысы да Солтанга карап утыра бирделәр.
— Ә нигә үзгәртмәскә?— диде ул.— Әдәби музейны дөрес нигезләргә кормаганнар иде. Аның эшчәнлеген киңәйтмичә, күп кырлы итмичә булмый, ул һәммә яктан тормышта кирәкле ролендә калырга тиешле. Әйе, кызу темплар белән эшлибез, һәрьяктан үсеш кичерәбез. Берләшмәгә бары тик табыш кына китерәбез. Шушымы ошамый?
Аның сүзләрендә хаклык зур иде. Әмма ул һаман да ни өчен тора салып бәйләнүләрен, туктаусыз аяк чалып аптыратуларын аңламады. Ә моны һәммәсе дә белә, шунлыктан фикерләрен ачык кына итеп әйтеп бирә алмыйлар.
Солтан Җәләевич аларга нәрсә ди бит әле:
— Безнең Әдәби музей һәрвакыт Берләшмәнең әмерләренә танып эш итә. Кыйммәтле киңәшләрегезгә мохтаҗбыз. Рәхмәт, ярдәм итеп киләсез!— ди. Бу аның көлүеме, мыскыллавымы? Әлбәттә шулай, башкача була алмый. Аңа элек тә, хәзер дә үз белгәненчә һәм тынычлап эшләргә ирек бирмиләр, һәм өмет тә итмәсен! Солтан Җәләевич кебекләргә мактап сүз әйтергә дә ярамый, юкса очынып, үсенеп китәләр. Югарыга үрмәләвен дә көтеп кенә торыгыз!
Солтан Җәләевич һаман да рәхмәтләрен укуын дәвам иттерде. «Генеральный»ның да, урынбасарларының да исемнәрен аерым-аерым атап барды. Бу аның чыннан да аларны мыскыллавы түгел идемени?
Ул үзе дә мондагылар кебек үк бу сөйләшүгә әзер иде. Гомумән дә мондый утырышларны Солтан Җәләевич еш күрде, алардан мыскыллы сүздән башканы көтмәде. Нигә бәйләнүләрен, аяк чалуларын аңлый алмыйча зарыкты. Акылы җиткән һәртөрле хәйләләрне дә файдаланырга тырышып карады. Барып чыкмады. Әмма менә бу юлы да ул өстен чыкты. Аның рәхмәтләре, Берләшмәнең эшчәнлеген, бигрәк тә дирекциянең булдыклылыгын күкләргә чөюе утырышка куелган мәсьәләнең әһәмиятен бетерде. Бары тик Мария Михайловна гына сөйләшүнең бөтенләй башка якка китә баруы белән килешергә теләмәде.
3
Солтан Җәләевич җыелыштан тагын тантана белән чыкты. «Генеральный» исә инде әллә кайчан:
— Эшләрем күп!— дип үз кабинетына чумган, ә утырыштагылар, инде алдан сөйләшенеп куюлары сәбәпле, аргументларын исләренә төшерә башлаган, шуларны уртага салырга газапланып аптыраган хәлдә иделәр. Әмма аларның күтәргән ул сорауларына да Солтан Җәләевич җиңел генә җавап биреп, үзенең максатларын һичкемнән яшермичә сөйләп алды. Сара Вәлива исә:
— Әдәби музейның барлыкка килүе дә шушылар белән бәйле иде,— дип әйтеп куярга өлгерде. Аның бу сүзләре Мария Михайловнаның котын алды, чөнки Солтан Җәләевичның эш стилен Сара Вәлиева әйткәннәр көтмәгәндә аклаган кебек булып килеп чыктылар. Сөйләшүләре шушының аркасында көтмәгәндә өзелде. Утырыш тәмамланырга мәҗбүр булды.
— Әйе, Мария Михайловга пешергән боткасын үзенә генә ашап бетерергә туры килде!— дип уйлап куйды Солтан Җәләевич, Берләшмә идарәсе урнашкан бинаның текә баскычларыннан төшә биреп. Аяк астындагы бозлары чабылган, ком сибелгән, таеп китмәслек. Ә менә нигә Мария Михайловна Солтанга юктан бәйләнергә тотынды, ни өчен шулай — болары бөтенләй сәер иде. Министрлыктагы җылы урынын ташлап йөгереп килгән бит. Бәлки кушылганны эшләп йөридер? Кем шушы кадәр болгата бу дөньяны? Кемгә Солтан Җәләевич ошамый? Нигә аның һәр адымыннан бары тик начарлык, хата гына эзлиләр? Тапсалар да гауга чыгаралар, тапмасалар да ярамый? Ни өчен?
Берләшмәдәге утырышлардан соң элекләрне Солтан Җәләевич гадәте буенча бу тирәдәге оешмаларга да кереп чыга торган иде. Нигәдер алардан да хәзер күңеле кайта башлады, туры үз эш урынына китәргә булды. Әмма шунда үзен бушанып калгандай тойды. Аны дөньяның кая һәм ничек баруы кызыксындырмый хәзер. Ачуы да килмәде, һичкемне кызганмады да. Утырыштагылар чыкмыйлармы диярәк, шулай да артына борылып карады. Һичкем күренми иде. Ул үз юлы белән атлады. Башка бер генә тапкыр да Мария Михайловнаның көрәш уты ачарга тырышып карамаячагын әлегә белми иде. Киресенчә, аңардан этлек көтеп, үзен алга таба ничек яклый алачагы хакында уйлап планнар кора башларга карар итте. Эшең дөрес булса, мыскыллый алмаслар, анысы. Әмма хикмәт анда гына түгел, күңелләренә Солтанның үзе, шәхесе ошамавы мәгълүм, юк итү чараларын күрмәгәйләре. Алай дисәң, сөйләшү ачыктан-ачык булды шул. Күңелендәге уйларын Солтан яшермичә әйтте, җитмәсә инде музей эшендә үзенең зур белгеч булуына аның һичбер шиге юк иде. Моңа кадәр ул башкаларның ялгышларын гына төзәтте, ә алга таба үзенең дә хаталанмавы кирәк. Гыйлеме дә, эш тәҗрибәсе дә инде җитәрлек!
Яшәеш һәрдаим көрәштән тора. Берәүләр аның барлыгын белми дә калырга мөмкиннәр. Аларга барысы да җиңел генә бирелә. Шуңа күрә дә тормышның кадерен белмиләр. Ата-бабадан калган байлык белән яшәп була. Әмма хикмәте — шул байлыкларны арттыруда, файдалы итүдә.
Ә Солтанга кем нинди байлык калдырган әле? Социалистик җәмгыятьнең җимеше буларак, аның байлыкка исе киттеме? Юктыр, мөгаен. Хәер, кемнең инде байлыкка күңеле тартмасын? Тик Солтанга бер генә нәрсә дә тормышта җиңел бирелмәде. Читтән карап торучыга бәлки аның нинди авырлыклар аша үткәнлеге билгесездер дә, шулай да гомерендә берәр тапкыр яхшы курортларда, кайнар комлы диңгез буйларында ял итеп караган кешеме ул? И авыл гыйбаты. Ул бит авылдан чыккан, язмыш кушуы буенча гына шәһәрдә калган кеше. Өйләнде, яратып, сокланып, сайлаган бәгырь кисәгеннән башка яши алмаячагын аңлагач ук, университетның соңгы курсында, студент вакытында, кесәсендә барлы-юклы биш йөз сум акчасы булган хәлдә мәхәббәте Фәридәгә өйләнде. Туйны да кызның әти-әниләре ясадылар. Ә Солтан түр башында гына утырды. Туганнары да шунда иде. Әмма бу туйның асылда сөеклесе Фәридә хөрмәтенә ясалган булуын белеп утырды.
Әүвәле алар кызның әти-әниләрендә яшәделәр. Аннары Солтан төзелешкә китте, анда эшләп фатир алды. Шулай итеп ун ел гомере артта калды. Шул вакыт эчендә ул аспирантураны бетерде, кандидатлык диссертациясе язды, яклады, фәндә эшләде. Кылган эшләренә бакса, юк икән әлегә, кеше көлкесе, чыпчык тезеннән генә сыман. Ә шулай да?..
Солтан Җәләевичның кемнәрдер тарафыннан туктаусыз тудырылып торган юк-бар гайбәтләргә җиңел генә бирешәсе килми иде. Нинди эшкә тотынса да көлкегә калмаска тырышучы егет, дөресрәге — яшь ир, үз дигәненә ирешмичә туктала торганнардан була алмый. Теше-тырнагы белән ябышачак, барыбер үзенекен итәчәк. Ул бу хакта утырыштагыларга да сиздерергә тырышты. Әмма барыбер аяк чалмый калмаячакларын аңлый ул. Тик алар белән берни дә эшли алмаячагын да төшенә.
Һәм шунда аның башына уй килде: министрның үзен күреп сөйләшергә! Мария Михайловна әгәр дә үз алдына башбаштакланып кына йөри икән — бер хәл. Мәгәрем ки югарыдан кушылганны башкарырга алынган булса — монысы башка! Асаф Заһирович аны өстермәгәнме? Хәзер барырга да туп-туры үзенә керергә, койрык болгамый һәм сүзне болгаттырмый бәреп сорарга!
Бу уе нигә башына моңа кадәр кермәгәнлегенә аптырап, Солтан Җәләевич барган юлында тукталырга мәҗбүр булды. Борылып, Казан Кремленә таба илтүче урамнарның берсенә таба күтәрелә башлады. Аннары, кискен генә сулга китеп, маныстан янындагы тыкрык юлына төбәп, турырак булуы сәбәпле, андагы аралыкны күз уңында тотып атлый бирде.
Тиздән министрлыкка барып керде. Анда үле тынлык иде. Ә министр үзендә булып чыкты, аңа керергә чират торган кешеләр дә юк. Сәркәтип хатым да, аны ашыктырып:
— Солтан Җәләевич, хәзер үк керсәгез генә, ярты сәгатьтән коллегия була, ашыгыз!— диде.
Рәхмәтле булып, ул шулай министр каршысына басты.
— Утырыгыз!— дигән сүзен ишетүгә, ничектер күңелендәге катылыгы таралып китеп, Берләшмәдәге булып узган сөйләшүгә рәнҗешен белдерүдән башлап, болай алга таба тыныч кына эшләп булмасын Асаф Заһировичка бәйнә-бәйнә сөйләп ташлады. Ул шушылай йомшак тавыш белән, аһ-зар ормыйча гына барысын да әйтеп бирермен дип башына да китермәгән иде. Министр да тыныч кына, бүлдермичә тыңлап утырды һәм:
— Ничек инде?— дигән аптыраулы соравын бирде.
— Менә шулай!— диде Солтан. Шунда гына йөзенә салынып төшкән куе коңгырт чәчләрен гадәтенчә артка кайтарып ташлап.— Мине гафу итегез, аптыраганнан гына сезгә кергән идем. Бер дә борчыйсы түгел идем.
— Нигә алай эшләгән икән ул?— Министр телефоннан ниндидер номер җыеп шалтыратты, Мария Михайловнаны сорады. Аның Берләшмәдә утырыш уздыруы хакында әйттеләр булырга кирәк.— Кайтып җитәргә тиеш иде бит инде!— диде. Ә бераздан, мөгаен аның килеп керүен җиткергәннәрдер:— Керсен әле бире!— дип әмер итте.
Шунда гына Солтан Җәләевич үзенә күрсәтелгән урынга утырды. Тынычланырга өлгереп, бушап калган күңеленә дөньялыкны гафу итү хисе тулды һәм:
— Ә бәлки безнең сөйләшү... Минем сөйләгәннәр шушының белән генә бетәр, аның да гаебе юк инде...— диярәк сөйләнеп алды.
Шунда ул үзенең монда кереп ялгышуын төшенде һәм күңеле сыкранып куйды. Нигә кирәк булды әле министрга барып, Берләшмәдә ничек мыскыллаулары хакында сөйләп түбәнсенергә? Эһ Солтан, син тормыш һәм замана ваклыкларыннан өстен булырга тиеш идең бит!
Министрга сәркәтип ханым кереп, коллегия башланырга вакыт җитүен, министрлыкның җыелуын белдерде. Солтан Җәләевич китәргә уйлап аягына күтәрелде, чыга башлады.
— Ярый, уңышлар сезгә!— дип саубуллаша башлады да, кабат өстәп куясы итте:— Минем үтенечем зур: зинһар өчен бу сөйләгәннәрем үзара гына калсыннар! Мария Михайловнаның һичбер гаебе юк! Бары тик, «профилактика" өчен инде, «мунча кертеп» алырга иткәннәрдер?.. Аңлап кына бетермәгәнмендер?— диде.
Ә министр аның үтенечен кабул итте:
— Ярар!— диде.
Асаф Заһировичның өстәле нәкъ тәрәзә янында иде. Яктылык Министрның сырты ягына төшкәнлектән, йөзендә чалым-сызыкларның үзгәрешен генә түгел, күз нурын да тоярлык түгел.
Солтан Җәләевичның бу хәлдән тәне куырылып алды, әмма ишеккә таба атлавында булды. Министрлыкта эшләүчеләр кабинетка тула калдылар.

4
Наил Фатыйховичның «Тукай җәмгыяте»нә президент итеп сайланган көннәреннән соң атна ярымлап вакыт үтте. Үз эшләре белән генә шөгыльләнде, ә бүген Әдәби музейга өченче тапкыр шалтыратуында гына Солтанны таба алды:
— Сездәге утырышлар әллә көне буена баралар инде?— диде ул, ярым шаяртып. Шунда ук, соравына җавап та көтеп тормастан: — Сөйләшәсе бар иде!— дип өстәде.
— Ни булды?— Солтанның күңеленә борчу төште.— Хәзер үк юлга чыгам!
— Юк-юк!— диде Наил Фатыйхович.— Үзем сезгә барырмын дип торам. Теге дүрт машинагызның берсен җибәрсәгез дә була. Тизрәк килеп җитәрмен! Әйдә шулай итик!
Укытучысының болай шаяртып мыскыллаулары инде гадәтенә кереп беткән иде. Солтан Җәләевич исә бу юлы инде зарланмады, бары тик:
— Булмады шул!— дип кенә әйтеп куйды.— Сезне дә, үземне дә җиңел машинада гына йөртеп!
Алар эш ахырына табарак очрашырга булдылар. Наил Фатыйховичның юктан гына йөрмәячәген Солтан аңлый иде. Ни өчен монда килә, үзенә чакырмады — менә монысы аның өчен гаҗәбрәк тоелды. Димәк, аларның очрашуларын хәтта Институтта да белергә тиеш түгелләр. Телефоннан да тиз-тиз генә сөйләште, аңлатып тормады. Сәбәпсез түгел болар берсе дә.
Солтан Җәләевич сөйләшүгә үзен рухи яктан әзерләп куйды. Юк-бар сораулар белән Наил Фатыйховичны аптыратмаска тиешлеген яхшы тойды. Әүвәле вакыт акрын үтәдер сыман иде, аннары ул онытылып эшенә чумды. Шул арада кич җиткән, Наил Фатыйхович та килеп җиткән. Аларның җылы итеп күрешүләре, шаян сүз сөйләшергә тырышулары профессорның бер-бер хәвефле хәбәр белән йөргәнлеген сиздерерлек түгел иде.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Көзге Яңгырга Кадәр - 13
  • Büleklär
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 3846
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1991
    37.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 4002
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2164
    36.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 3842
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2047
    36.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 3854
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1951
    36.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 3856
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1933
    38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 3822
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1987
    34.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 3957
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1994
    35.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 3881
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1902
    35.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 3783
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1913
    36.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 3988
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1990
    37.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 3983
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1941
    36.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 12
    Süzlärneñ gomumi sanı 3895
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1898
    38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 13
    Süzlärneñ gomumi sanı 4059
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1865
    38.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 14
    Süzlärneñ gomumi sanı 3812
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1854
    38.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 15
    Süzlärneñ gomumi sanı 3934
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1958
    37.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 16
    Süzlärneñ gomumi sanı 3974
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1931
    38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 17
    Süzlärneñ gomumi sanı 3938
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1921
    37.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 18
    Süzlärneñ gomumi sanı 2896
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1502
    42.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.