Latin

Көзге Яңгырга Кадәр - 15

Süzlärneñ gomumi sanı 3934
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1958
37.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
51.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
59.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Президиумга республика җитәкчелеге чыгып утырды. Беренчеләрдән булып Гатауллин газета актара башлады. Димәк, «Икан»ны аларга да өләшеп чыккан иделәр. Башкалар да алларындагы газеталарга игътибар иттеләр. Әмма җыенның беренче өлеше официаль булганлыктан,— ә түрәләр андыйларны бик яраталар,— барысының да игътибары көн тәртибен игълан итүче рәискә юнәлтелде. Каршылар гадәттәгечә юк иде. Дөрес, соңгы вакытларда һәр җирдә гауга куптарырга тырышучылар барлыкка килә башлаган иделәр, әмма җитәкчелек аларны бик тиз танып алды һәм мондый олуг җыеннарга чакырмый, үз теләкләре белән килсәләр дә кертми башладылар. Саклану чаралары гына түгел, бәлки эшне кирәкле юнәлештә алып бару, эшлекле итеп уздырып җибәрү шушындый юлларга барырга мәҗбүр итә. Моны гына башында акылы булган кешегә аңларлык иде. Аннары анысы да бар бит әле: республика күләмендә җыеннар берсе дә уйланылмыйча, үтсен дә китсен дип кенә уздырылмый, аларда сәяси, иҗтимагый, хәтта икътисади әһәмияте булган мәсьәләләр куела, кирәкле һәм ил белән идарә иткәндә, төрле группаларга бәйләнешле мөнәсәбәт белдергәндә директив күрсәтмә-юнәлеш бирә торган карарлар кабул ителә. Бу уен эш түгел. Тыштан караганда гына җиңел. Әмма ул карарлар ничәмә-ничә тапкыр министрлыкларда тикшерелә, үлчәнелә, аннары гына уртак бәхәс өстәленә чыгарыла. Дөресрәге, гайре табигый булган тәкъдимнәр каралардан алып ташланыла, бары тик реаль һәм тарихи әһәмиятлеләре генә калдырыла.
Республика күләмендә уздырыла торган бу җыен да алдан хәзерләнгән, юнәлешләр билгеләнеп куелган иде. «Икан» газетасының таратылуы шуның бер чагылышымы, әллә көтелмәгән башбаштаклык кынамы? Наил Фатыйхович шул турыда да уйлап алды. «Мөгаен алдан планлаштырылмаган эштер, юкса бу рәвешле кыланмыйча, регистрация вакытында һәр делегатның кулына тоттырырлар иде!»— дигән карарга килде ул.
Шунда күзләре Гатауллинныкы белән очраштылар. Республиканың Премьер-министры урынбасары булып эшләүче Хәниф Максутович инде пенсия яшендә иде. Анысы Наил Фатыйхович та алтмыш дүрттә хәзер, әмма эшләп йөри бит. Аңарга кемнең дә урын бушатырга кушканы, үтенеч ташларга җөрьәт иткәне юк! Гатауллин да ныклы утыра. Зиһене яхшы, менә шунда бар хикмәт! Кешенең зиһене киттеме, акылы да бозыла башлый!
Җыенга соңарып килеп кергән кеше Солтан Җәләевич булды. Наил Фатыйхович утырган рәтнең сул канатыннан беренче урындык аныкы иде. Менә үз өлешенә насыйп «Икан» газетасын алды. Бу вакытта гүяки бөтен зал аңа карап тора, докладчыга игътибарын югалткан иде. Республика җитәкчесе авыр итеп тамак кырып алды. Солтан гүяки аңардан гафу үтенде, исәнләшкән сыман итеп башын кисәк изәп куйды. Кулындагы газетаны берничәгә бөкләде дә, янәшәдәгеләрнең кулына карап алып, аларда да бар икәненә инанды, кайбер кешеләрнең йотлыгып укуларын да күрми калмады, үзенекен түш кесәсенә тыгып куйды да президиумга күз текәде. Республика башлыгы шунда гына тынычланды һәм алдындагы «Икан» газетасын укырга тотынды, анда ниндидер тамгалар салды. Тукталды. Докладчыга карап-карап алды. Аны тыңлый бирде. Бераздан аңа ниндидер кәгазьләр өеме китерделәр, ул аларны укый, кирәкләренә резолюция салып алып куя, күпләрен ачып карый да калдыра, ачып карый узып китә торды.
Доклад глобальләшү шартларында республикадагы мәдәни-икътисади үсеш перспективалары хакында иде. Кызыклы, яхшы эшләнгән кебек тоелды. Әмма республика башлыгы докладчыны берничә тапкыр бүлдереп тә алды, аның аеручы бер искәрмәсе Наил Фатыйховичка кызыклы булып тоелды:
— Менә нәрсә ул, иптәшләр, мәдәният! Мәдәният ул культура гына дигән сүз түгел, ул әле, әйтергә кирәк, тормыш, яшәеш дигән мәгънәләргә дә бик якын тора!— диде ул, ярым көлеп, аннары зал белән бергә көлемсерәп.— Культурада халтура да булмый калмый, язылышлары белән дә бик якын торалар, шулаймы?
Бу юлы җыен делегатлары рәхәтләнеп көлеп алдылар. Республика башлыгының искәрмә-аңлатмалары бик тә урынлы иде, ул монотон-эчпошыргыч укылуы аркасында гына түгел, бәлки артыгы белән ялыктыргыч озынлыгы сәбәпле ардырып бетергән докладка халыкның игътибарын кире кайтарды. Һәрхәлдә күбесе урынсыз булсалар да, алар бик кирәкле һәм докладчының сүзләре белән аваздаш сыман тойгы калдырдылар. Тәнәфес ике сәгатьтән соң гына игълан ителде.
Наил Фатыйховичка Солтанны һичшиксез табарга кирәк иде. Ул аның көләч йөзенең сүнмәгән булуыннан әлегә «Икан»да язылган материалларны укымаганлыгын төшенеп алды. Әйтеп кәефен дә бетерәсе килмәде. Аңардан бары тик сорап кына куйды:
— Солтан Җәләевич, бу кварталда сезнең булачак монографиягезнең план-проспектын тикшерү куелган. Эшегез ни хәлдә? Кайсы стадиядә?
Кәбиров Әдәби музейга мөдир-директор булып китсә дә, әлегә Институттагы бүлек белән араларын өзеп бетермәгән иде. Наил Фатыйхович аннан җавап көтеп тора башлады. Солтан шунда, кулындагы портфеленә тыгылып, нәрсәдер карарга, тартып чыгарырга тотынды. Шактый гына «буаз», ягъни калын папка иде бу.
— Минем монографиямнең караламасы бу, Наил Фатыйхович, әле язылып бетмәгән, билгеле! Теләсәгез, укып карый аласыз!— диде шунда җитәкчесен шаккаттырып Солтан Җәләевич.
— Булачак докторлык диссертациясенекеме?— дип гаҗәпләнде профессор.
— Әйе,— диде Солтан, бер дә исе китмичә генә.— Ә нигә аптырадыгыз?
— Мин әле план-проспекты хакында гына сүз алып бармакчы идем,— дип, Наил Фатыйхович шунда артка таба чигенеп куйды. Аны Солтан Җәләевич эшкә тырышлыгы һәм өлгерлеге белән элекләрдә дә шулай шаккаттыра торган иде. Кандидатлык диссертациясен ул ике елда язып бетерде. Беренче елында баштан-аяк фәнни-тикшеренү эшенә чумып, китапханәләрдән чыкмыйча, иртәннән кичкә кадәр укып уздырды, аның конспектлары гына да бер чемоданга сыймаслык булып җыелган иделәр.
Наил Фатыйхович яхшы хәтерли: аспирантурасының икенче елының яртысы узды дигәндә аңа укучысы Солтан калын гына диссертация китереп бирде. Ул кулдан язылган иде. Профессор аны, җәй озын, укып чыгармын әле дип уйлады. Әмма ачып та карамады, бер генә дә вакыты булмады. Кәбиров август ахырында ук килеп керде һәм:
— Наил Фатыйхович, хезмәтем ничек?— дип сорады.
— Берничек тә түгел!— диде аңа профессор, тәмам хәйран итеп. Солтан Җәләевич аптырап калды. Ул әлбәттә язган хезмәтем бернәрсәгә дә ярамый икән дип аңлады. Наил Фатыйхович аны кызганмады, сүзләренең мәгънәсен аңлатып торырга кирәк санамады. Кәбиров борынын салындырган хәлендә чыгып китте. Ул елны кыш алдыннан гына аспирантына кулъязмасын кайтарып бирде Наил Фатыйхович һәм, бераз кыскартып, русчага тәрҗемә итеп, машинкада да бастыртырга тәкъдим итте. Моңа кадәр күренми йөргән Солтанны бу юлы да кызганып тормады, укучыларың белән никадәр катырак булсаң, шулкадәр яхшырак дип уйлады. Гали Гәрәевич төркеме белән килеп чыккан гауга вакытында Наил Фатыйхович үз терсәген тешләрлек булган иде дә, анысы, — шушы Солтаны бит инде аңа, коткарып, бау ыргытты, шул бит инде аны беренче булып баткаклыктан тартып чыгаруга алынды, менә шушы Җәләевич бит инде, җыелышка дөрес юнәлеш биреп, мактауны, аклауны алга куеп сөйли башлады. Аның чыгышыннан соң ничек итеп утырыштагылар башкача, яман сүзгә таба барсын иделәр инде?
Наил Фатыйхович агарынып алды. Ул шунда Солтанга ачуланып, сез үз акылыгыздамы соң дигәндәй шикле караш ташлап алды. Ничек шушы кадәр ашкынып яшәргә мөмкин — ул моны аңламый иде.
— Монографиягезнең план-проспектын тикшерергә, әүвәле бүлектә фикер алышырга иде, Солтан Җәләевич, аннары инде...
Тәнәфеснең тәмамлануын белдереп звонок бирделәр. Халык Наил Фатыйховичлар яныннан үтеп китә барды. Кайсы берләре аларга астыртын гына елмаеп карап куйды. Шунда гүяки җир тишегеннән килеп чыккандай язучы Фәүзия Бәйрәмова пәйда булды да, Кәбировның беләгеннән алып:
— Солтан, бирешмә, нык бул!— дип киңәш итте һәм җиңел генә юкка да чыкты, ул да җыелыш әһеле белән бергә залга кереп китте. Җәләевич нәрсә уйлагандыр — анысын Наил Фатыйхович сорап тормады, алар бүген башка очрашмадылар. Алга яңа дәрт белән дәвам иткән җыенда шактый кеше юк иде инде. Солтан да күренмәде.
9
Ахун Садриевичның килгәләп йөрүе күңелле хәл иде. Аның кебек дан иясе кешенең Әдәби музей эшчәнлеген игътибар күзендә тотуы, мөдир-директорына киңәшләр биргәләп торуы, кайчагында дуслары яисә туганнарыннан берәрсе белән чәйгә тукталулары — болар барысы да Солтанның горурлыгына әйләнде. Аларның әңгәмәләре һаман да мәдәният, тарих, әдәбият тирәсендә барды. Ахун Садриевичның бар ачуы килгәне һәм күңелен ватканы — Казан шәһәрендә юньле-башлы татар мәктәбенең булмавы, укучыларның милли тәрбиядә, милли аң-белемдә гарип һәм надан хәлдә мәктәптән чыгулары, шул сәбәпле гомер буйларына сукыр кеше кебек яшәүләре иде. Ул бу хакта ничә тапкыр Солтанга сөйләп карады, ә «яшь иптәш», нәрсә эшли алам инде дигәндәй җилкә сикертеп әйтеп куйгалаудан узмады:
— Дәүләтнең сәясәте шушындый булгач, чебен дулап тәрәзә вата аламы соң? Безнең милләт кемгә кирәк?..
Аның бу сүзләрен беренче тапкыр ишеткәнендә үк Ахун Садриевич яратмады. Моны башка әңгәмәләренең берсендә генә аңлап алырга өлгергән Солтан Җәләевич:
— Илнең милли сәясәте юк, мәдәни үсеш перспективасы хакында уйлаучылар булса, алай кыланмаслар иде,— дип әйтеп тә карады, әмма өлкән яшьтәге әдип аның әйткәннәренә үпкәләп өлгергән, сүзләрен тыңларга да, аларга колак салырга да теләмәде.
Икенче юлы Солтан моны бик уңай вакытта, Ахун Садриевич татарда мәдәни сәясәт юклыгы, министрының да «химик», ул гына да түгел, хәтта «слесарь» икәнлеген әйткәч, ябыштырып кына, салпы ягына салам кыстыргандай тәкрарлап белдерде. Монда да өлкән яшьтәге әдип яратмады:
— Ничек инде, ничек инде!— диде ул, тыны беткән кешедәй сулышларын кысып сөйләп.— Мәдәният белән мәдәниятне, аның тормыштагы ролен һәм урынын белгән кеше идарә итми? Каян килсен бездә мәдәни сәясәт? Мәдәни сәясәт бит ул яшәү сәясәте, тормыш-яшәеш үзе үк мәдәният бит инде!.. Мәдәният белән идарә итәр өчен, тормыш белән идарә иткән шикелле, иң кимендә философ булырга кирәк. Мин хәтта философ белән фәлсәфәчене дә якын куя ялмыйм. Фәлсәфәче дигән сүздә тел бистәсе дигән мәгънә бар, философ дигәнендә хаким, акыл иясе дигәне!
Солтан да югыйсә шушы ук сүзне сөйли кебек иде. Әмма алай ук аңлашылмаган икән! Алга таба Ахун Садриевич аның зур эшләр башлавын, Әдәби музейны татарның милли мәдәни һәм гыйльми үзәгенә әверелдерүен теләде. Бу хакта һаман-һаман әйтә килде. Республика җитәкчелегенә бар мәсьәләне аңлатып язуын сорады.
— Алар, Солтан энем, сезне аңларлар! Аларга эшне башлап китүче, үз җилкәсенә алырлык кешеләр кирәк! Проектын төзегез дә хөкүмәт органнарына, югары инстанцияләргә мөрәҗәгать итегез!— дип, килгән саен, очрашканда-күрешкәндә дә әйтә, аңлата торган булып китте. Аның теләкләре изге, ышандырырлык һәм, иң кирәге, Солтанның үз хыял-ниятләренә дә туры килә иде. Шунлыктан андый проект тиз барлыкка килде. Ахун Садриевич шунда гына аның язмалары белән танышып чыкты, сүзләрен дә ахырына кадәр тыңлап бетерә башлады. Кайта-кайта, күрешкән саен диярлек, шул проектка бәйле берничә төрле киңәшләрен бирде. Хәтта үзенең аны тормышка ашырырга ярдәм итәчәген дә әйтте:
— Әгәр берничә нөсхәдә әзерләтә алсагыз, Солтан энем, бик яхшы булыр иде! Республика җитәкчелегенә, алдынгы карашлы депутатларыбыздан Разил Вәлиевкә, мәсәлән, үзем алып барып бирә алырмын! Үзегез бәлки Гатауллинга кертеп чыгарсыз? Һарун Бариевичка, теге мин әйткән «химик-слесарь» Асаф Заһировичка белдермәсәгез дә ярый! Шартласыннар! Каешланып беткәннәр, ут-су, канализация күселәре!
Әдәби музейның Мәдәни-гыйльми үзәккә әверелү идеясе моңа кадәр күрелмәгән, масштаблы планнарның берсе иде. Моны фәннән килгән кеше генә кирәгенчә башкарып, тормышка ашырып чыга ала. Дөрес, хәтта музейда эшләүчеләрне дә хезмәт тарификациясендә фәнни хезмәткәр дип атап йөртәләр, хәтта хезмәт кенәгәләренә дә шулай дип язып теркиләр. Әмма алар асыллары белән фәннән шактый ерак торалар, хәтта күп вакытта гыйлемнән белемне дә аера алмыйлар, аларны үзара синоним-мәгънәдәш сүзләр дип уйлыйлар. Чын галим ул өйрәнелә торган материалларны җитди фәнни методлар ярдәмендә тикшерә, бәяли, кат-кат тикшерә, шуннан соң гына нәтиҗәләр ясый, ә белемле кеше исә, теге яки бу теманы ала да, аларга бәйле хезмәтләрне укып, өйрәнеп, шулар нәтиҗәсендә аерым фикергә килә һәм шуны «ачыш» дип күзаллап, шул нигездә дөньяга карашын барлыкка китерә. Әмма бер нәрсәне аңламый: аның нәтиҗәләре барысы да үзенә кадәр тикшергән, мәсьәләне ачыкларга теләгән, тапкан дәлилләре ярдәмендә билгеле бер фикергә килгән галимнәрнең ачышларын популярлаштырып кабатлаудан гына гыйбарәт. Бу компилятция, әлбәттә. Әмма белемле кеше аны алай дип белми, бәлки ачыш ясадым дип күзаллый, хәтта дөрес юл табып, шул фактларны үзе барлап, кабат тикшереп, хакыйкатьнең төбенә төшеп, бөтенләй башка нәтиҗәләргә килгән кешене наданлыкта гаепли башлый. Чын галимнәрдән кайсына бу дөньяда үзе исән вакытта җиңелгә килгән, Ньютонгамы, әллә башкасынамы? Хәтта чын галимнәр дә, тикшерү, бәяләү юлын табып, төрле нәтиҗәләргә килергә мөмкиннәр, бер факт аларга төрле ачыла ала. Хикмәт, монда, хаталануда түгел, берсенең хакыйкатькә тирәнрәк үтеп керүендә, икенчесенең әлегә өстәрәк калуында гына, югыйсә! Әйтик, квант теориясен ачкан галимнәр белән молекуляр теория вәкилләре генә түгел, хәтта атомистлар да килешергә теләмәгәннәр бит. Хакыйкатькә төшенә башлау өчен чорның үтүе, яңа, акыллырак һәм аңлырак буынның мәйданга чыгуы кирәк булган. Альберт Энштейнның шартлылык, чагыштырмалык теорияләре ышандыра алганмы? Аңардан үз чорының бөек акыл ияләре көлмәгәннәрмени? Хәер, саный китсәң, артыгы белән күпкә китәләр икән шул. Хәтта безнең татарның тарихчыларыннан Шиһабетдин Мәрҗани белән Каюм Насыйри, урам чатында яки кеше алдында очрашкан чакларында да бер-берсенә төкереп китүдән гарьләнмәгәннәр. Искә ала башласаң, чыннан да күп икән шул. Фәндә дә, фән тирәсендә корсак симертүчеләр тулып ята, билгеле. Ә Коперникны кардинал Николай Кузанский тарафыннан «ачылган» дип саналган Җирнең Кояш тирәли әйләнү теориясенә компиляция төзегән диючеләр никадәр ялгышканнар! Асылда Николай Кузанский фәлсәфи яктан аңлатып, белдереп чыккан, ә Коперник исә саннар, цифрлар белән дәлилләп биргән. Шулай булгач, белемне дә, куәте өчен, дәлилләп бирергә кирәк, шунда гына ул гыйлемгә әверелә. Белем — сөйләнелә, гыйлем — дәлилләнелә! Хәер, мин дә ялгышырга мөмкинмен...
Ахун Садриевич сөйләгәндә Солтан үзенең уйларына батты. Гүяки күз алдына җыелган каралык инде таралып бетеп барадыр сыман иде. Коперник әгәр дә Җирнең, Кояш системасының физик халәтен ачыклаган, дәлилләп биргән булса, Солтан, прогресс һәм фән заманында яшәүче галим, үз хезмәтләрендә аларны инкарь итәргә җыенмады, ә бәлки шул ук Җирнең, анда яшәүче кешенең, ахыр килеп, Галәмнең фәлсәфи-психологик эчтәлеген билгеләү белән генә шөгыльләнде, моның өчен дини тәгълиматларны нигез итеп алды. Бары шул гына. Ә аның фикерләрен динчеләр динне бозу дип кабул иттеләр, галимнәр исә физиканы белмәүдә гаепләделәр. Компилятивлык мәсьәләсе бөтенләй дә көлке килеп чыкты. Хәер, ул шулай булырга тиеш иде дә. Ахун Садриевич дөрес әйтә, алар Солтанның хезмәтләрен үз белем һәм аңлау дәрәҗәләреннән чыгып бәялиләр, хәтта төшенеп укырга теләкләрендә дә юк, ди. Әйе, Солтанның ул хезмәтләре фәлсәфи-психологик тәҗрибәләрдән булдылар, алардан башканы эзләү үзе үк хата түгелмени?
Ә Ахун Садриевич, мәсьәләгә тагын да җәелеп кереп китеп, фикерләренә канәгать рәвештә сөйли бирде:
— Тик шулай да, Коперникка кадәр үк Җирнең ничек, ни рәвешле йөреше турында фикерләрен борынгы грек философларыннан Аристотельнең укучысы Рикет Сиракузский, аны әле Никот Сиракузский да диләр, пифагорчы Филолай һәм Экфант, шулай ук Аристарх та белдереп калдырган булганнар. Безнекеләр Кояш тирәли Җирнең әйләнүен беренче булып Алтын Урда шагыйре Сәйф Сараи язганлыгын тәкрарлап хаталаналар. Дәреслекләргә дә кертеп җибәрәләр, шуның белән укучы балаларны саташтыралар. Тагын да монысы бар бит әле аның, инде әйттем дә, кабатлыйм гына: Коперникка кадәр җитмеш-сиксән еллар алда кардинал Николай Кузанский Җирнең йөрешен дәлилләп фәлсәфи хезмәт язган булган. Аның фәлсәфи фикерләрен Коперник фактлар һәм саннар теленә күчергән. Әйе-әйе, аптырамагыз, моның өчен Коперникны да компилятор диючеләр бар, хәйранга калырлык! Сезнең фикерләрне дә бер илле-җитмеш елдан бәлки саннар һәм фактлар теленә күчерерләр, менә күреп торырсыз! Бәлки иртәрәк тә булыр?..
Болар хакында Ахун Садриевич кызып-кызып аңлатканда, аны бүлдерми, уй уйларына бата-бата тыңлаучы Солтан тәмам кызарып утыра торган иде. Хикмәт үзенең ул әйткән менә шушындый, «күп белдекле санда йөрүче адәмиләр» хәлендә калырга мөмкинлегеннән чиркануы белән бәйле иде.
Һәм бүген, эшенә кайткач, кабинетында Солтан теге «Икан» газетасын кесәсеннән чыгарып, креслосына утырган килеш укый башлады һәм аның күз аллары караңгыланып китте. Әүвәле берни дә аңлый алмады. Үзен чын галим дип йөргән иде, ә ул компилятор булып чыккан икән бит!
Аның йөрәге, бәгыре, эче — барысы бергә йолкынып, җаны белән каядыр түбәнгә, караңгылык дәрьясына төшеп китте. Һушы югалды. Әмма бераздан ул ниндидер җылы, рәхәт нурның якынаюын тойды, аңарга кулы белән үрелде, тотынды һәм очып күтәрелде, яңадан дөньялыкка күзен ачты. Әүвәле бар әйләнә-тирәсен ап-ак итеп күрде. Болыт, томан иде сыман. Ниндидер яп-якты, үтә күренмәле кешеләр йөриләр. Нәрсәләрнедер юалар, чистарталар...
Солтан шуннан соң гына тәмам, тулысынча күзләрен ачты һәм үзенең Әдәби музей директоры кабинетында өстәл янында креслосында утырганын абайлап алды. Ишек шакыдылар, күрше бүлмәдән, фәнни хезмәткәр булып эшләүче ханым икән, ул кереп, әле яңа гына Ахун Садриевичның килүен һәм музей карап йөрүен әйтте. Солтан аңарга бик тә аптырап, хәтта аңламыйча, шаккатып карап торды. Ханым да бу хәлгә сәерсенде.
— Нәрсә, Солтан Җәләевич, әллә берәр нәрсә булганмы?— дип сорады, үзенең причёскасына, йөзенә-түшенә кулларын тидереп-тидереп, өзлексез сыпыргаланып алды.
— Юк-юк, борчылмагыз!— диде аңарга директор, күргән әллә төше, әллә өненнән тәмам айнып җитеп.— Арылган гына булган, аңлагыз!
— Ярый да... Югыйсә бик тә куркыттыгыз!— диде ханым, аннары ишекне ябып һәм үз ягына чыгып китеп, анда да ниләрдер әйтеп.
Тиздән Ахун Садриевичның да аяк тавышлары ишетелде. Солтан аны хөрмәт белән, баш өсте каршы алды.
Ахун Садриевичның бик тә күңелле чагы булып чыкты. Керә-керешкә шаяртып сөйли бирде. Әле генә ул да республика җитәкчелеге оештырган җыенда булган икән.
— Таныйлар бит, таныйлар, абзаңны!— диде ул, кош тоткан баладай куанып.— Синең хатны да тапшырдым, республика җитәкчесенең үз кулына! Алды! Җавабын бирергә вәгъдә итте... Ну, бераз көтәрсез инде, директор әфәнде, анысыз гына булмас! Ходай сабырлар ягында бит ул!
Солтан аңарга түрдәге затлы, чәчәкле-чуклы итеп эшләнгән креслоны тәкъдим итте. Ахун Садриевич бик теләп утырды. Хәтта чәй эчәргә дә каршы түгеллеген белдерде. Аны гына хәстәрләве берни түгел иде. Солтан шунда ук чәйнеген электрга тоташтырды. Ул әлегә барысын да үзе эшли, чәшке юарга да хезмәткәрләренә кушып аптыратмый, элекке гадәтләреннән аерылып җитмәгән рәвеше белән иде.
— Нигә әле кәефегез юк?— диде шунда Ахун Садриевич, Солтанның сөмсере коелганны сизенеп һәм моның белән канәгать булмыйча. Аңа нинди куанычлы хәбәр алып килделәр, ә ул, сөенәсе урынга, авызын-борынын салындырган, янәсе!
Солтан бүгенге җыенда Ахун Садриевичны күрмәгән иде. Наил Фатыйхович аның язылган, әмма тәмамланып җитмәгән монографиясен танышырга булса да алмады, бары тик план-проспектын гына тикшерергә куярга кирәклекне әйтте, ә аннары теге «Икан» газетасы... Ахун Садриевич аны укымаган микәнни?
Шунда Солтан өстәл янына килде һәм аннан яңа гына үз җанын утка салган газетаны алды да Ахун Садриевичка сузды. Ә ул, күзлеген борын өстендә җайлап, бу нәрсә дигәндәй карап кына алды да, аны читкә ташлады һәм:
— Моның ише чүпләргә исегез киттемени әле, Солтан энем?— диде.— Ә мин ул газетаны укыган идем инде... Әмма бернәрсә дә әйтә алмыйм. Дөресен язалармы-юкмы — аларында бөтенләй дә эшем юк! Чөнки монда юашка нәрсә күзгә бәреп тора: кешене пычратулары — факт! Бу махсус эшләнелгән!.. Шулай да, уйлап карагыз әле, боларның берәрсен кимсетмәдегезме? Әллә йөргән кызын, сөяркәсен тартып алдыгызмы? Уйлап карагыз әле! Боларны бит шыр наданнар, дилетантлар язган! Әгәр дә һәр хәреф таныган яки тел белгән, укый-яза алган кешене галим дип исәпләсәгез — бик каты ялгышасыз! Әнә гарәпләр дә язу таныйлар, Коръәнне укыйлар, ә андагы хакыйкатьләрне күз алларына китерә һәм төшенеп җитә алалармы соң? Ничәмә йөк «Тәфсир»ләр язылган, ә бер капитан Кустоның океан төбендәге ачышы аларның һәммәсеннән дә бөегрәк, кыйммәтлерәк, кирәклерәк! «Тәфсир»ләр дәлил итми, сөйлиләр генә, гыйльми ачышлар, хакыйкатьне таныту дәлил итә, Коръәнне ача... Хәер, моны үзегез дә беләсез!.. Мин нәрсә инде!.. Хатын-кыз катнашкан монда, башкача түгел! Бары шул гына!
— Юк!— диде Солтан, нәрсә уйларга һәм әйтергә дә белмичә аптырап.— Әлегә хатын-кыз белән шаярырга исәбемдә дә юк иде, юлларына да аркылы төшмәдем сыман... Белмим инде ни әйтергә дә!
— Ә мин — беләм!— диде Ахун Садриевич, бер дә исе китмичә.— Бик гади һәм татарга хас хәл монда: алар сезнең, Солтан энем, Әдәби музейга директор булып килүегезне күтәрә алмаганнар! Ишеткән идем аны, ишеткән идем! Юкка йөрмәгәннәр икән! Хәер, аларның кем икәнлекләрен сез үзегез дә беләсез, шулай бит, әйтеп торасы түгел!
Шунда чәй кайнап чыкты, Солтанның күңеленә җылы йөгерде. Ахун Садриевич аңа кешеләргә хас көнчелек хакында, аның тормышта никадәр зыян китерүе, адәм балаларын бәхетсез ясавы, аларны харап итүе турында, үз гаиләсенә бәйле тәҗрибәсен, тирәсендә йөргән хәсис затлардан никадәр зыян күрүләрен бәйнә-бәйнә сөйләде дә сөйләде. Дошманнары аның кебек бөек затны да аямаганнары аңлашыла барды. Хәер, Солтан Җәләевич бу хакта үзе дә хәбәрдар иде.
10
Май аеның соңгы көннәренең берсе, ямьле кичке вакыт. Гомер узганы сизеләмени ул? Эһ бу язлар, хәтта тынгысыз шәһәр урамнарын да назга күмәсез. Кечкенә генә бакчаларда да, сай гына куаклыкларда да кошлар туе, бәхет тамашасы, чут-чут сайраулар!
Солтан маршрут автобусына утырып кайтырга чыкты. Тиздән ул отпускыга китәсе, ялга. Авылына кайтыр, печән чабар, бәлки, вакыты булса, су буена төшеп балык чирттерер! Июнь ахырлары, июль башлары гына җитсен!
Быелгы кыш үзе белән Ахун Садриевичны алып китте. Үзендә кара чир барын белгән, әмма әйтми йөргән. Дөрес, Солтан ул хакта озын телләрдән ишеткәләгән дә иде, тик ышанмады. Ахун Садриевич һаман да яхшы, шат күңелле сыйфатта үзен күрсәтте. Тик, барыбер, күзгә күренеп сулды. Теге килүеннән соң алар башка очрашмадылар да. Ахун Садриевич больницага керәсе барлыгын, чыккач, бергә күрешеп, республика җитәкчелегенә язган хатка җавап буенча эш башларга, планнарын тормышка ашырырга тотынырга тиеш иделәр. Әмма болар берсе дә насыйп булмады. Хәтта республика җитәкчелегеннән хуплау хаты да килмәде, бары тик Солтанны, министрга чакыртып, рәхәтләндереп бер «пешекләделәр» һәм шуның белән вәссәлам. Хыяллар челпәрәмә килеп ватылдылар.
Менә автобус Кремль яныннан үтеп бара. Солтан белә, анда әле эш кайный. Республиканың җитәкчелеге илнең бәхете өчен бүген дә кара төннән кара төнгә кадәр эшләячәк!
— Сәлам, Кәбиров!
Солтан утырган урыныннан торып күреште. Автобуска әле яңа гына, шушы Кремль тукталышында тарихчы, элек данлыклы Түнтәр авылында мәктәп директоры булып эшләп алган, сөйләүләренә караганда, кем беләндер телгә килеп, монда, Казанга киткән, аспирантура бетереп, Тарих институтында эшләп йөрүче Шаһидуллин икән.
— Сәлам, әлбәттә!
— Әмма мин синең белән исәнләшергә теләмәгән дә идем әле, иптәш директор!— дип мыскыллы итеп сөйләнә башлады ул.
Аның авызыннан сасы аракы исе килүдән чыгып, исергән һәм шул сәбәпле әллә кемгә әверелгәнен уйларга мөмкин иде. Моны Солтан шунда ук аңлап алды. Шуңа күрә җавап итеп бер сүз дә кайтарып әйтергә теләмәде. Әмма аптырашта калуын йөзеннән яшерә алмады.
— Карама миңа, чын дөресен әйтәм! Синме инде директор булырга лаеклы кеше!— диде Шаһидуллин.— Курыкмыйм мин синнән һәм турысын әйтәм! Син бит, Кәбиров, нуль, беркем түгел! Ни фәндә, ни тормышта! Синең кебекләрне без тарих чүплегенә төртеп төшерергә, шунда олактырырга тиешбез!
Ул теле нәрсә сөйләгәнен белә идеме, юкмы — аңлашылмады. Нәрсә ярамаган аңарга? Бер вакытта да юллары кисешкәне булмады, югыйсә. Хәтта юньле-башлы танышлар да түгел бит алар. Дөрес, Кәбиров аны күреп, гайбәтләрен ишеткәләп алгалады. Әмма мондый да мәгънәсез, ахмак, җитмәсә бинахак сөйләшә торган кеше дип күз алдына да китергәне юк иде.
Солтан шунда Шаһидуллинны, якалап алып, идәнгә тондыра ала иде инде. Әмма алай эшләмәде. «Аллаһы тәгалә алдында бу сүзләре өчен каты җавап табачак инде бу!»— дип уйлап, үзен тынычландырырга тырышты. Хәзер инде ул көнчеләрнең мыскыллауларына хәйран итми башлады кебек. Мондый сүзләргә күнегеп җиткән кеше буларак, моңарга да:
— Әйе, мин сезнең белән килешәм, Шаһидуллин әфәнде!— диде.
Нәкъ шушы сүзләрне көткән шикелле бу исерек «галим» утыргычка сеңде, шәһәрнең маршрут автобусы иске күн итек табаны кебек шыгыр-шыгыр килеп кайта бирде. Сөйләшүгә шаһит булган кешеләр вакыт-вакыт Солтанга карап алгаладылар. Алар таныйлармы-юкмы — барыбер иде Кәбировка. Аны бары тик элеккеге таныш-белешләренең көнчелеге, үзләрен әллә кемгә куеп, башкаларны таптап китәргә теләүләре генә хәйран итә иде. Нигә алар шушылай кыланалар? Әллә чыннан да Солтан зур дәрәҗәләргә лаеклы түгелме, булдыксыз, мескен кешеме? Әллә инде кемнәрдер махсус, юри шушындый сүзләр тараталар, ә бу, менә бу танышлары кебек ахмаклар, шуларны җыеп, авызларында гайбәт сагызы урынына чәйнәп йөриләрме?
Тиздән Шаһидуллин йокымсырап киткән җиреннән аңына килде, башын күтәреп, аптыраган кыяфәттә кинәт-кинәт алан-йолан каранды да:
— Без кайда әле?— дип сорады, аннары:— Аһа, белдек!— диде дә чираттагы тукталышта автобустан төшеп калды. Ул гүяки монда махсус, Солтанның бәгыренә агулы ук кадар өчен утырган иде. Нишләтәсең, үз эшен башкарды, теләгенә иреште. Хәзер тантана итә һәм бии торгандыр инде!
Менә шунда гына Солтан үз тирәсендәге вак җаннарның никадәр оятсыз, зәһәр чебен-черки, чиркандыргыч таракан һәм кандала кебек мыжгып чабышуларын, кулларыннан килсә, чәйнәп ташларга әзер булуларын, шундый һәркемнең мин-минлек белән кочаклашып һәм исерешеп яшәвен аңлап алды. Аңарга Ахун Садриевич дөрес әйткән теге вакытта, таныш-белешләре, хәтта дуслары да аның Әдәби музейга директор итеп куелуыннан бик каты көнләшкәннәр, дошманнары чыдый алмас дәрәҗәгә килгәннәр. Дөрес, шушындыйрак хәлләргә тармагаем дип шикләнгән, хәтта көткән иде ул моны үзе дә, әмма болай ук булачакларын башына да китерә алмаган иде. Ә кешеләр аны телләренең сандалына салып бик яхшылап чүкеделәр, кулларыннан килсә, хәтта чәйнәп ташларлар иде. Хәзер ул аларны санга алсынмы, хөрмәт итсенме?
Юк, ярамый! Ташка таш белән ыргыту килешмәс, ташка аш белән, яманга яхшылык белән, усалга изгелек белән җавап кайтаруың дөрес булыр. Әлбәттә алар аны бүген дә, иртәгә дә аңламаслар. Әмма барыбер дә бөек намус көне килә ул, әлегә кемгә дә килми калмаган! Анда йөрәкләре ничек гайрәтләнер, көнчелекләре ничек Шайтанга әверелеп биетер — алар үзләре күрерләр! Әйе, әүвәле танымаганга сабышырлар, очраганда урап узарлар. Аннары күзеңә күренергә тагын да ныграк оялырлар, телләреннән сүз, башларыннан акыл китәр! Ул көн килер, килми калмас!
Эһ, алай гына булса иде дә ул! Тик менә Наил Фатыйховичның, җитәкчесенең, Солтан Кәбировка, шушы бәлаләргә тарган укучысына көтмәгәндә зәһәр сүзләр белән ташлануы белән нәрсә эшләргә? Болай булыр дип башка да кертергә мөмкин түгел иде бит!
Солтан аны ул көнне бөтенләй аңламады. Хәтта бүлектәге галимнәр, Кәбировны бүген чәйнәп ташларга җыенучылар да, профессорның кинәт шулай шашынуын аңлый алмадылар.
Алдан сөйләшенгәнчә, Солтан Җәләевич бүлеккә үзенең монографиясенең план-проспектын китерде. Инде язылып бетеп килә торган хезмәтенә аны төзүе әллә ни авыр булмады. Наил Фатыйхович ул көнне кабинетында юк иде. Солтан аны көтте-көтте дә, инде вакыты чыккач, план-проспектын берничә нөсхәдә Сабир Кәшфиевичта калдырып чыкты. Алар эш турында, тормыш-гаилә хакында сөйләшеп утырудан узмадылар. Сабир Кәшфиевич фәнни эшкә дә вакыт каламы-юкмы икәнлеге белән кызыксынды. Солтан аңарга башкача яши алмаганлыгын сөйләде. Хәтта чәй дә эчеп алдылар әле. Ә Наил Фатыйхович килмәде дә килмәде. Солтан китеп барырга мәҗбүр булды.
Бер айдан соң гына билгеле булды, план-проспектын тикшерүне марттагы утырышка гына куйганнар булып чыкты. Әлегә вакыт шактый күп иде. Ике айга якын. Солтан бары тик Сабир Кәшфиевичтан гына хезмәтенә карата мөнәсәбәтен белешергә булды. Ул аңа:
— Алтылы да куеп була, әгәр дә андый билге булса!— диде.— Бик зур килеп чыккан, шактый тирән төшәргә уйлыйсыз, бездән хәер-фатиха!
Солтан мондый бәяләмәгә бик шат иде. Сабир Кәшфиевич әгәр дә алай дип әйткән икән, ул инде фикерен үзгәртергә кыймас! Ә бәлки чыннан монографиясенең план-проспекты аңарга охшагандыр? Наил Фатыйхович белән дә киңәшми калмаганнар инде, анысы. Димәк, фараз кылырга мөмкин, бу әйтелгән сүзләре аларның икесенә дә карый!
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Көзге Яңгырга Кадәр - 16
  • Büleklär
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 3846
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1991
    37.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 4002
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2164
    36.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 3842
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2047
    36.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 3854
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1951
    36.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 3856
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1933
    38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 3822
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1987
    34.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 3957
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1994
    35.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 3881
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1902
    35.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 3783
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1913
    36.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 3988
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1990
    37.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 3983
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1941
    36.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 12
    Süzlärneñ gomumi sanı 3895
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1898
    38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 13
    Süzlärneñ gomumi sanı 4059
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1865
    38.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 14
    Süzlärneñ gomumi sanı 3812
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1854
    38.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 15
    Süzlärneñ gomumi sanı 3934
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1958
    37.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 16
    Süzlärneñ gomumi sanı 3974
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1931
    38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 17
    Süzlärneñ gomumi sanı 3938
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1921
    37.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 18
    Süzlärneñ gomumi sanı 2896
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1502
    42.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.