Latin

Көзге Яңгырга Кадәр - 17

Süzlärneñ gomumi sanı 3938
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1921
37.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
52.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
— Юкка алай дип әйтәсез!— диде доцент ханым, ризалашмыйча.— Сез миңа үзегез дә сүз биргән идегез, лекцияләр дә укырмын, булышырмын дип вәгъдәләштегез! Онытмагыз! Вәгъдә — иман! Нигә безгә аның кандидатурасын күрсәтәсез? Белмим, эшли алырмы икән соң ул, авылда мәктәп директоры була алмаганны, монда, Казанга килеп, югары уку йорты кадәр җаваплы урынны... Аны бит әүвәле кеше итәсе бар! Зур эшләрне теләсә кем башкарып чыга алмый! Әгәр дә директор булып килсә, әйтик, берни дә майтаралмыйча утырса, алып ташларга да мөмкинлек табылмаса, калдыруның да мәгънәсе күренмәсә!
Аның кинәт үпкәләве Солтан Җәләевичның йөзенә кызыллык йөгертте, күңеленә авырга килде. Шулай да тизрәк аңлатырга ашыкты:
— Ул сүзләр гайбәт кенәдер! Бик булдыклы егет күренә бит,— диде.— Ә минем монда әлегә эшләрем бар. Үзегез дә беләсез, киләсе елга Габдулла Тукайның йөз дә ун еллык юбилее. Аны әзерләми, үткәреп җибәрми китеп барсам, минем хакта нәрсә әйтерләр? Әйдәгез болай сөйләшик: бер елдан соң мин сезгә менә шушында сүземне төгәл әйтермен! Аңлавымча, мине югары уку йортына директор итеп чакырырга килгәнсез, әйеме?
— Соң, адәм тәганәсе!— дип ачулана ук башлады доцент ханым.— «Битый час» шул турыда сөйләшеп утырабыз ләбаса! Яңа гына аңлап алган кебек юри ялындырган буласыз!
— Гафу итегез, уйларым таркалган вакыткарак туры килдегез шул!— дигән булды Солтан, үзен юри гаеплегә чыгарып. Хатын-кызны кеше алдында кызартырга ярамаганлыгын бик яхшы белә, әмма моны ярсуыннан ничек туктатырга, анысын башына да китерә алмый.
Доцент ханымнан Солтанга бу сөйләшүдә ачулы сүзләрне шактый ишетергә туры килде. Өметен акламавын да белә иде. Кабатланып аңлатып та карады. Һәм ахырда алар шушы тәкъдимне бер елдан соң яңартырга сүз куештылар. Делегация бу килешүдән соң чыгып китәргә тиеш иде. Әмма доцент ханым:
— Көзгә әзерләнеп торыгыз, без сезгә лекцияләр курсын бирәбез, анысы гына юбилейга комачауламас!— диде.
Солтан аның бу үтенеченнән баш тарта алмады. Хәер, аңа фән дөньясы ошый иде түгелме соң? Үзе яхшы белгән, әйбәт аңлаган өлкәне тәкъдим итәләр. Сөйләр, бик рәхәтләнеп укыр студентларга лекцияләрен, аңардан гына калмас!
Шуның белән сөйләшү тәмамланды. Киләсе елга шушы вакытта сөйләшүне яңартырбыз дип тагын бер кат вәгъдәләшеп, ашыкмыйча гына чыгып киттеләр. Солтан аларны ишек төбенә кадәр илтеп озата калды. Баскычтан төшкәндә доцент ханым:
— Нишләп китсен ул шушы рәхәтлектән? Тыныч кына эшләп ята! Юләрмени ул Солтан Җәләевич? Кара инде бу матурлыкны, бу хозурлыкны! Казанда президент сарае гына шушы кадәр күркәм!— дип, ярым үпкәле, ярым ачулы тавыш белән сөйләп-сөйләп алды. Аның ул сүзләрен тыңларга Кәбировка күңелле дә, җиңел дә иде.
Алар хушлашып китеп баргач, ул кабат кабинетына кайтты. Яңадан үз уйлары яңарып киттеләр: республика җитәкчелегенә Әдәби музейны Гыйльми үзәк сыйфатында үзгәртеп кору кирәклеге турындагы сорап язган хатына һәм проектына җавап килмәде. Елдан артык вакыт эчендә алар бер-бер карарга килергә мөмкиннәр иде инде. Әмма булмады. Димәк, игътибарга алырга теләмәгәннәр!
Аннары Солтан Җәләевич бу уен калдырып торырга булды. Аның бүгенгә башка эшләре дә шактый иде. Хыялланып утыру гына җитмәгән!
Һәм ул эш кәгазьләренә чумды.

12
Казан шәһәренең борынгы йөзен саклап калу һәм халыкка ял итәргә, матурлыкка сокланырга мөмкин булсын өчен Бауман урамын яңадан үзгәртеп, ял урыны ясадылар. Җитәкчелекнең бу нияте шулкадәр вакытлы һәм кирәкле эш икәнлеге аяк астына тезеп затлы таш җәелгәч кенә аңлашыла башлады. Халык соклануын яшерә алмады. Шул рәвешле «Спас» дигән префектура барлыкка килде. Энтузиастлар тагын да бер шундый үзәк булдырырга зур хыяллары бар икәнлеген белдереп матбугатта чыгышлар ясадылар. Шулай итеп тагын да «Иске бистә» префектурасы дигән исем колакларга керә башлады. Әмма Солтан аны электән ишетергә тиеш булган икән, бу идея белән Казан татарлары күптәннән янып йөргәннәр. «Спас», ягъни Бауман урамы префектур тыюлык зонасына кадәр аларның фикерләре өлгергән булган, әмма тормышка ашмый калган. Алар башлаган эшне башкалар үзләренә кирәкчә хәл иткәннәр, идеяләрен бик оста файдаланып, шулай «Спас — Бауман урамы» префектурасы барлыкка килгән.
Солтан Җәләевичка соңгы вакытларда бу хакта кат-кат сөйләп караучылар булды, әмма ул аларның тел төбен бер дә аңламады. Әдәби музей да «Иске бистә» зонасына урнашкан иде, инициаторлары, кереп, шушы идеяне яңартып җибәрү өчен ярдәм итүен, берәр залын күргәзмә өчен биреп торуын үтенделәр. Ул аларга каршы килмәде. Әдәби музей соңгы елларда гомумән ничектер иркенәеп, уңайлы төс алып китте. Финанс мәсьәләләрен хәл итү дә әллә ни авыр түгел, халык күп килә, хезмәткәрләр бер дә эшсез утырмый иделәр. «Иске бистә» халкына андый гади хезмәтне һич тә авырлыксыз, бушка гына күрсәтә ала иде ул. Һәм шулай эшләде дә.
Күргәзмә халыкта зур кызыксыну тудырды. Ул гына да түгел, көн аралаш диярлек төрле типтагы киңәшмә һәм утырышлар уздырып, шулай «Иске бистә» мәдәни учагы барлыкка килде. Араларында мәсьәләне төгәл аңлап һәм матди якны алда тотып эш итәргә теләүчеләр белән бергә, бу префектураны аерым бер милли-мәдәни үзәк сыйфатында күзаллап, борынгыдан килгән татар тормышы үзенчәлекләрен кайтарырга омтылучылар да шактый күп иде. Кемнедер акча, байлык, карьера ягы кызыксындырса, икенчеләр андый матди теләкләрдән ерак, рухи бәрәкәтне өстенрәк күреп, шуны теләп яшәгәнлекләрен Солтан Җәләевич күреп, аңлап, исләре китеп йөрде. Бу утырышларда ул читтән торып күзәтүче, карап торучы сыйфатындарак катнашкалады. Шунда аның күңеленә бер уй килде: ул ике төркем кешеләрне һичшиксез бер-берсеннән аерырга һәм аларны үзара каршы куймаска кирәк!
Эшкә тартылган мәдәни төркем авангардында Архитекторлар берләшмәсеннән килгән туташ белән бергә Казан әбиләре дә була торганнар иде. Аларның актан киенүләре, мул чуклы һәм каймалы киемнәрдән, яулыклар бәйләп-бөркәнеп йөрүләре, адым саен «бисмилла» һәм «әлхәмде»не укулары, шул ук вакытта бәхәстә һәм сүздә егылып калмаулары Солтанның шулай ук исләрен китәрде. Моңарчы аларны ул күрмәгән, танымаган һәм белмәгән. Бу әбиләргә чын байлык менә шушы Казан шәһәренең үзәгендә татарның милли яшәү рәвешен музейдагыча торгызу, шул рәвешле тормыш белән гомер итү, үзләренә дә музей экспонатлары булып әверелү мең тапкыр әһәмиятлерәк һәм кыйммәтлерәк икәнлеге беренче сүзләреннән үк аңлашылып торды, югыйсә, алар үз хыялларында яралган теләкләрен чынга ашыруны дәгъва кылдылар, таләп иттеләр. Архитекторлар берләшмәсеннән бу эшләрнең җитәкчесе сыйфатында килгән туташның да менә шушындый гаиләдә тәрбияләнеп үскәнлеге беленде, шунлыктан ул бу төркемнең уртасында гына йөреде. Әбиләр аны, бик теләсә дә, читкә чыгармаячаклар иде. Менә нинди милли кызларыбыз да булалар икән дип, Солтан Җәләевичта бу туташка карата хөрмәт хисе көннән-көнгә арта барды.
Байлык өчен җан атып шашынучыларда мондый ук бердәмлек һәм бер сүз белән гамәл кылырга алынырга омтылыш юк иде. Аларның әллә уйлары таркау, әллә теләкләрен тулысынча аңлатып җиткерергә исләренә дә килми, — боларын ук төпченеп торуның кирәге бар идеме,— әмма Солтан Җәләевич мәсьәләнең матди ягын да кайгыртмый ярамаганлыгын ачык тоярга мәҗбүр иде. Аларның җыелышларының берсендә ул да сүз сорады һәм фикерләре белән уртаклашуны кирәккә санады. Аның теләген әүвәле исәпкә дә алмадылар, әмма «хуҗа» булганлыгы өчен генә ташлама ясадылар булырга кирәк, чөнки, аңарга сүз биргәндә:
— Менә читтән мәсьәләгә күз салучылар ничегрәк уйлыйлар икән,— дип әйтеп, утырышның рәисе, гаярь генә Казан агае, аңарга ым какты:— Әйдә, энем, батырып кына сөйлә әле!
— Зур эш башлагансыз,— дип сүзгә кереште Солтан Җәләевич,— бик олы һәм мәртәбәле, рәхмәтле гамәлләрдән бу!
Шуннан соң ул җыелыш әһеленә өстән генә күз салды. Бу вакытта аны өстәл янына чыгарып бастырганнар иде. Ул аларның йөзләрен аермачык күреп торды. Әбиләрнең генә: «Моны аңлаганың өчен рәхмәт, энем!»— дигән сүзләр белән катнаш аптыраулы карап торулары аны борчып та алды. Һәм шул сәбәпле ул барча уй-теләкләрен бәйнә-бәйнә сөйләп бирергә булды:
— Әмма мәсьәләнең төрле яклары да бар бит әле!— диде Солтан Җәләевич, сүзләрен мөмкин кадәр йомшак, әмма катгый итеп белдерергә теләп. Казан халкының бушбугазланып сөйләнеп йөрүчеләрне яратмавын белә иде ул. Нинди генә затлы теләкләреңне һәм сүзләреңне дә юкка чыгарырга мөмкиннәр алар. Гүяки дөньяның үзен кулларында һәм бөтен сеңерләрен тотып тарткалап уйнаучылардыр сыман үзләрен тоталар. Казаннарда намус төшенчәсе дә үзләренчә, монда һәр кеше кемлеген һәм дәрәҗәсен белергә тиеш, әгәр дә синең мәртәбәң санга керергә җитми икән, ул вакытта читтә торуың хәерле. Алар андый адәмнәрне күз уңнарыннан да җибәрмәсләр, сикертеп тә аптыратмаслар. Гомумән дә Казан татары сер ул, аны алтын күкәй өстендә утырган тыныч холыклы, бер генә тапкыр да мактанып алырга теләмәгән чуар тавык белән генә чагыштырырга була. Гомерең үтеп китәчәк, әмма ни өчен аның кузгалмавын аңламаячаксың! Алтын күкәен саклыймы ул, әллә башка сәбәпләре дә бармы — белмәссең!
Казан шәһәрендә яшәүче татарларның борынгыдан яшәп-торып калган үз бистәләре бар. Алар анда үзләрен чын мәгънәсендә хуҗалар итеп беләләр. Нинди генә хөкүмәт килмәсен һәм китмәсен, мондагы яшәү рәвеше, кешеләрнең бәхет, дөнья, тормыш кебек төшенчәләре шул килеш саклана, буыннан-буынга күчеп-тапшырылып бара. Хәтта йортларын сүтеп, үзләрен төрле якларга таратып бетерсеннәр, Казан шәһәренең ул татарлары кемлекләрен югалтмыйлар, үзгәрмиләр, башка төрле фәлсәфәләрне кабул итмиләр. Киресенчә, шул яшәү рәвешләрен, бәхет, дөнья, тормыш турындагы үз төшенчәләрен хәтта башкаларга да йоктырып, баладан-балага исәп-имин тапшырып барачаклар. Син коммунизм дип баш катырырсың, демократия урнаштырып маташырсың, базар мөнәсәбәтләренә аптырарсың, ә алар боларның һәммәсенә «кул куярлар», «була бирсен» диярләр, әмма һаман да үз рәвешләрендә һәм фәлсәфәләрендә калырлар.
Һәм менә мондый мөмкинлек туды: шул үз тормыш-яшәеше булган Казан шәһәренең борынгыдан яшәп килгән татарына «Иске бистә»сен, аның белән бергә үткәнен, бүгенгесен, киләчәген берьюлы аякка бастырырга юл бирергә җыеналар! Бу бит шул чуар тавык гомере буе тавыш-тынсыз саклаган утырган алтын күкәйне менә бездә нинди илаһи бөек байлык бар дип дөнья йөзенә күрсәтү белән бер! Акыллы башлар моны яхшы аңлап алганнар булырга кирәк!
Әмма бу уйларының берсе белән дә Солтан Җәләевичның уртаклашырга исәбендә юк иде. Аның әйткәннәре күзәтүләреннән чыгарган нәтиҗә сыйфатында түгел, бәлки алга таба ничек эш итәргә кирәклек турында бәян итүдән гыйбарәт булды:
— «Иске бистә» префектурасын оештыру шәһәр хакимиятенең бер җитди һәм ышанычлы адымы булырга кирәк,— диде ул махсус рәвештә, җыелыштагы халык арасында мерия кешеләрнең дә утыруын исәптә тотып һәм аларны мактаган сыман итеп сөйләп алып.— Казан каласының проблемалары шактый күп. Префектура ачып, аның администрациясенә барча проблемаларны чишүне тапшырып, үзләре читтән генә, кая барып чыгарлар болар диярәк күзәтеп кенә калырга исәпләрендә юк икәнлеге аңлашылырга тиеш!
Аның бу сүзләре инде мондагылар колагына әйтелгән сүзләрнең бер җыелмасы гына иде, тагын да кабатлап маташуның кирәге сизелмәде. Әмма Солтан Җәләевич боларны әйтмичә дә булдыра алмады. Мәсьәләне үзенең ничек аңлавын җыелыш әһеленә белдерергә теләве генә иде болар әлегә. Кичләр буе үз гаиләләрендә һәм якыннары-күршеләре белән гәпләшеп, күп кенә мәсьәләләрне кат-кат үлчәп, нәрсә хакында гына җыелышта әйтелергә тиешлеген алдан ук уйлап, үзара фикер беркетеп җыелган халык өчен аның сүзләре комга сипкән су кебек югала бардылар.
— Монда шундый кызыклы эш күзәтелә,— диде Солтан Җәләевич, инде барысының да колакларын үрә торгызып һәм бу чыгышны да йокыга эрегән хәлдә колак аша уздырып җибәрергә өметләгән кайберәүләрнең күзләрен ачылуга мәҗбүр итеп,— дөресрәге, алар икәү, ике юнәлеш, дигәнем. Аның берсе икътисади мөнәсәбәтләр белән бәйле, икенчесе мәдәниятне, гомумән дә халкыбызның йөзек кашы булган Казан шәһәре татарларының гореф-гадәтләрен кайтаруга барып тоташа...
— «Әлхәмделлаһ», аларны югалтканыбыз юк әлегә!— диде шунда алда гына утырган әби, әллә Солтанның чыгышын яратмыйча, әллә черем итүеннән уянып китеп. Әмма беркем дә аңарга игътибар йөзен күрсәтмәде. Чыгышын зур кызыксыну белән тыңларга әле җыенып кына киләләр иде булырга кирәк, җыелыш әһеле аның авызыннан яңа сүз көтте, югыйсә алар каршысына чыгуының кирәге дә юк сыман иде.
— Әгәр дә сез, менә шушы ике юнәлешне дә бергә, бер «арбага җигәр»гә теләгәнсегез икән, ул вакытта аларны әүвәле бер-берсеннән аерыгыз,— диде Солтан Җәләевич, ә әйтелгән сүзләренең буталчык кебек килеп чыгуы эчен пошырды.— Мин нәрсә белдерергә телим...— дип сүзен дәвам иттерүдән дә кулайрак юл юк икәнлеген төшенеп, башлаган эзе буйлап сөйләвен туктатмый алып китәргә тырышты.— Монда берәүләр байлык ягын каералар, аларга «Иске бистә» префектурасы кибетләр ачарга, сәнәгать оештырып җибәрергә мөмкинлекләр бирә, төрле мастерскойлар, җирле халыкның милли бизәнү әйберләре, башка төр сувенирлар җитештерү, сату өчен шартлар булдырылачак. Алар, билгеле, эшләрен башлап җибәргәндә дәүләт ярдәменә мохтаҗлык күрерләр. Ансыз гына мөмкин түгел. Аякка басканда кемнеңдер ярдәм кулыннан гайре генә эш алга китми ул. Хәер, бу мәсьәләне артык сузып аңлатып торуның кирәге юктыр дип беләм. Ә менә «Иске бистә» территориясендә булган завод-фабрикалар белән нәрсә эшләрләр, боларын әйтә алмыйм...
— Аларны шәһәр читенә чыгару планы каралган,— диде шунда җыелышны алып баручы рәис агай,— әлегә хәл ителмәгән. Әйдәгез, хәзергә аларны бутамыйча гына фикер итик!
Кайчандыр аталарымы, әллә бабаларымы кенәзләр, хәтта дума депутатлары да булырга тиешле кебек тоелды Солтан Җәләевичка аның йөзеннән сиземләнгән акыл һәм аң чалымнары.
— Ә менә мәдәни дөнья — анысы катлаулырак!
Шушы сүзләре белән Солтан Җәләевичка чыгышында туктап калырга да мөмкин иде. Әмма аны, бер башлагач, уңышлы гына тәмамлавың да хәерле! Халык аның әйткәннәреннән беренче өлешен яратты бугай, бүлдерми генә тыңлады, хәтта «дөрес сукалыйсыз, әфәндем» дигән сыман баш болгап, сүз дәртенә куәт өстәп куючылар да булды. Әмма чыгышының икенче өлеше катлаулы, артыгы белән бәхәследер сыман иде. Шулай да ул дәвам итте:
— Икътисади мәсьәләләр алар җиңел һәм күзгә күренеп, аңлашылып торалар. Алар, килешәм, тормыш-яшәешнең нигезен хасил итәләр. Әмма бары тик нигезен генә, аның үзен түгел. Моны сез үзегез дә яхшы беләсез, башкалар да. Әнә коммунистлар нишләделәр, хәтерегездәдер,— шунда ул нигәдер инде «үлгән сыер»га тибеп куйгандай, «иске хуҗалар»га бәйләнеп аласы итте. Боларны сүз җае өчен, күңеле кушканга гына интуитив рәвештә әйтте. Шулай да уңышлы мисал булды сыман:— Тормыш-яшәеш мәсьәләләре белән актив шөгыльләнәсе урынга, бары тик икътисад һәм сәнәгать проблемаларын гына кайгырттылар, әгәр дә илнең нигезен ныклы тотсак, бинасы җимерелмәс дип уйладылар. Әмма диварлары черек икән, нигезе яхшы булганнан гына йорт җимерелми кала алмый. Мәдәният ул, минемчә генә түгел, чынында да шулай — безнең тормыш-яшәешебез! Моны бер генә тапкыр да уйдан чыгарырга ярамый. Әмма...
Солтанның уйларга бирелеп тукталып калуы кирәкми иде. Ничек итеп сүзен мөмкин кадәр кыска һәм үтемле итеп әйтсен икән — менә шул борчыды аны. Шушы вакытта уендагын әйтеп бетерергә иде дә фикеренең очы табылмады. Ә белдерәсе уйларын төгәлләп куяр өчен әүвәле аңлатып бирергә тиешлеген тоя иде.
— Әмма...— диде ул тагын бераздан, рәиснең «әйдә, энем, әйтә бир» дигән баш кагуына игътибар итеп һәм дәвам иттереп алып китәргә кирәклеген сизенеп: — Әмма мәдәният белән идарә итүнең әлегәчә бер генә фәлсәфәче, сәясәтче тарафыннан да ачык кына билгеләнгән формуласы юк! Минемчә монда иң әүвәл мәдәни сәясәтне булдырырга кирәк. Ул «Иске бистә»дә милли төсмердә, милли эчтәлектә, милли характерда алып барылырга тиеш! Шушы вакытта бу префектура шәһәребезнең төп үзәгенә әвереләчәк! Милли түбәтәй, милли калфак эзләп ничек татар базарына йөгерсәк, милли пәрәмәч белән кунакларыбызны сыйлар өчен ничек «Чәй йорты»на алып барсак, милли ашларны ничек «Татар ашлары» ресторанында авыз итә алсак, димәк, боларның барчасы да, татар хисе, татар йоласы, татар исе, татар тойгысы, татар гадәте, татар елмаюы — шушылар кебек һәммә-һәммә тормыш-яшәешебез белән бәйле үзенчәлекләр, төсләр, хәтта кыяфәтләр дә шушы «Иске татар» префектурасында табылырга гына түгел, ташып-аңкып торырга тиеш дип беләм. Түгел җыр-бию, концерт һәм башкасы гына. Хәтта без монда татарның бөек улларына, җырчыларына, композиторларына, артистларына, язучыларына һәм башкаларына шушы «Иске татар» бистәсендә коттеджлар, фатирлар бирергә, аларның анда, әйтергә ярыйдыр, рухларын-исләрен сеңдерергә, тыннарын, дигәндәй, тиешбез. Ә аннары аларда, заманалар узу белән, үзегез дә аңлыйсыз, аларга багышланган музей-фатирлар ачарбыз...
Шунда Солтан Җәләевич тукталып калырга мәҗбүр булды. Ул үзенең «сез»дән «без»гә күчүен аңламыйчарак калды. Инде хәзер, сизенеп алгач, йөзенә кызыллык йөгерде. Аңарга кыен булып китте. Әмма җыелыш әһеле ничектер бер рәхәтлеккә, зур тойгыларга бирелеп, шушы «Иске бистә» префектурасы хакында булган бәхәсләренең, тынгысыз кичләренең ахыры да, киләчәге дә өметле икәнлеген аңларга өлгерде. Солтан Җәләевичныкы кебек үк аларның да күз алларына Казан шәһәренең борынгы тарихи татар үзәге кинодагыдай килеп басты. Халык гүяки менә шушы сәгатьтә урамга чыкса, нәкъ менә милли киемдәге, милли характердагы, милли тойгылар, уйлар, хисләр белән яшәүче тормышка килеп керәчәк иде. Шушынымы алар теләмәделәр? Шушынымы аларга Солтан Җәләевич сөйләп һәм аңлатып бирмәде?
— Игътибар белән тыңлап утыруыгызга рәхмәт! Вакытыгызны алдым бугай?— диде аларга шунда Солтан Җәләевич, гафу үтенгәндәй, һәм чыгып китү ягына таба атлады. Халык бер мәлгә тын торганнан соң гына кул чапты. Бу вакытта Солтан Җәләевич залның ишеген ябарга өлгергән иде инде. Ул ашыгып кына икенче катка, үзенең кабинетына таба күтәрелде, кергәч, тәрәзәдән карады. Анда май ае, әмма түбәтәй, калфак ише милли киемнәр түгел, ярым шәрә аврупача киемле адәми затлар үз эшләре һәм уй-теләкләре белән ашыгып-ашыгып атлауда, машиналарда, трамвайларда чабуда, ашкынуда иделәр. Хәер, ул киемнәрне бер аврупалыларга гына нисбәт итеп калдырырга ярамый, хәзер инде хәтта Африканың чүлләрендә дә халык шулай киенәдер, тәгаен. Ә милли кием, милли йола һәм гадәтләр, гомумән дә һәммә төрле миллилек бары тик музейларга кереп, шуларда гына торып кала бара, кешелек уртак бер сыйфатларга ия булыр өчен ашкына, ашыга. Тиздән, мөгаен йөз елдан хәтта милли хисләр дә тутыгырлар, бетәрләр, милли характер дигән төшенчә дә юкка чыгар. Ә менә тел нишләр, тел? Ул да бетәр микәнни? Глобальләшү хакында сәясәтчеләр генә түгел, галимнәр дә сөйли башладылар бит хәзер. Кайбер беркатлылар шул глобальләшү шартларында миллилекне саклап калу турында бәхәсле гәп оралар, юклы-барлы сүз куерталар, миллилекне саклап калу максатында булырга кирәк, төрле-төрле хыялый программалар тәкъдим итәләр. Барысы да сафсата икәнлеген аңларга да теләмиләр. Глобальләшү дигәннәре шул ук интернационализмның бөкре аркасы гына бит инде, югыйсә!
Солтан шушы уйларына бирелеп алды. Аңарга «Иске бистә» проекты тормышка ашмас хыял, бөек фантазия җимеше булып тоела башлады. Ул үзенең өметләреннән үк көлеп куйды. Ясаган чыгышы белән халыкны исәрткән, фикерендә саташтырган кеше булды түгелме соң ул? Аның бу рәвешле вәсвәсә итәргә хакы бар идеме?
Шунда ишек шакыдылар.
— Керегез!— диде Солтан Җәләевич, тәрәзә яныннан китеп, эш өстәле янына килде. Ул арада ишек ачылды.
— Рөхсәтме?— диде теге, Архитекторлар берлегеннән булган туташ.
Җыелышның рәисе ролен башкарган олпат агай аның белән бергә үтеп керделәр һәм күрсәтелгән креслога, диван башына утырдылар. Аларның сөйләшер сүзләре бар икәнлеге аңлашылды. Солтан Җәләевич «әйе» дигәндәй шунда баш какты. Аның тыңларга җыенганын аңлап, агай ашыкмыйча гына сүз башлады:
— Сезнең, Солтан әфәнде, чыгышыгыз безгә ошады. Фикерләрегез аңлашылды,— диде ул, пеләшләнә башлаган кап-кара чәчле башын олы учы белән артка таба сыпырып. Аның сакал-мыегы юк иде.— Мин, үзенә күрә, шушы Иске татар бистәсенең «башлыгы» кебегрәк кеше идем, энем. Аңлыйсыздыр, безнекеләр төрле уйлар белән башларын катырырга яратмыйлар. Арабыздан күрсәткән кешене префект итеп куймаячакларын да беләбез. Хикмәте анда да түгел. Дөнья белән һаман да халык үз җитәкчеләренә таянып идарә итте. Ул чиновниклар идарә итүнең, оештыруның төсен генә чыгарып йөриләр. Әмма алар да кирәк. Дәүләт структураларыннан башка да булмый шул. Яшәешнең тәртипләре шундыйрак. Депутатларны да сайлагандай итәбез, законнар да ясаштырып яталар инде алар. Әмма, үзегез дә аңлыйсыз булыр, аларның ул законнары бары тик халыкка үз мөнәсәбәтләрен генә белдерәләр, халыкка карата гына кулланырга ярый торган. Татарда инде күптән, монда «явызлар» килгәннән бирле үзидарә яшәп килә. Анысын гына белә торгансыңдыр инде?— диде.
Солтан Җәләевич шунда бу агайның ни өчен болай ачылып сөйләшүен аңламавын белдерергә теләп җилкә сикертте. Җавапка агай елмаеп куйды, гүяки ул «беләм мин синең ише хәйләкәр татарны» дигәндәй иде.
— Бусы — Хәния туташ була, Архитекторлар берлегеннән! Бәлки үзара танышлардыр да әле сез? Күргәзмәне дә, бу эшләрне дә башлап ул йөрде. Миңа инде өстәл артында сүз биреп утыру гына тәтеде!
Агай юри шаяртып алды. Шуның белән сүз җиңел генә башка юнәлешкә кереп китте. Хәния туташны Солтан Җәләевич чыннан да белә, күргәзмә ачу мәсьәләсен һәм оештыру эшләрен дә аның белән бергә хәл иткәнлекләре сәбәпле, аңарга хөрмәте зур иде. Туташның чибәрлеге, Казан әбиләре тарафыннан учларында гына йөртелүе, һәммә кеше алдында зурланылуы — болар кемгә шушы кадәр тәтегән әле? Билгеле, Хәния туташ берәүнең «алтын баласы» иде. Аны урамда яки юлда очратканда да хәтердә калдырырлык, әмма башлап сүз катарлык түгел — ул барыбер илтифатына алмас һәм игътибарын күрсәтмәс, эндәшкәнегезгә җавап бирмәс. Аны кимсетергә уйлый да күрмәгез, янәшәсендә үк булмаса да, якында гына фәрештәсе саклап йөрер, берәр әбинең яисә батыр егетнең йөрәгенә кереп, кызны яклап һәм саклап сөйләтер, хәтта кыю адым ясатыр. Мондый хәлгә Солтанның калганы юкмыни? Аның да үз-үзен белештерми берәр усал адәм затыннан андый кызларны саклап калганы яки, киресенчә, үзе шундый адәм заты сыйфатына кереп, башкалардан тыелдыручы таләпләрне ишеткәне булгаламадымы?.. Инде бу мәсьәләләрдә аның «авызы пешкән», хисләре утырган, күңеле тыныч иде.
— Бу «Иске бистә» префектурасы сезнең идея инде, әйеме, Хәния туташ?— дип сорарга тиеш икәнлеген Солтан Җәләевич белә иде, шулай итте дә.— Дөрес булса, әүвәле, архитектура институтын бетергәнегездә, «Иске бистә» проекты диплом эшегезнең темасы булган, аннары инде аны тормышка ашырырга уйлагансыз!
— Әйе,— диде Хәния туташ, аннары аптырап агайга карап алды,— шулай дисәк тә ярый торгандыр! Әмма...— Ул әйтергәме-юкмы дигәндәй тагын агайга карап куйды, ә тегесе «ярый» дигәндәй баш какты.— Аның тарихы бик ерактан ук килә!
— Әби патша заманнарыннан, әйеме?
Солтан Җәләевич әлегә шаярта иде. Әмма туташның тыныч кына:
— Әйе! Сез үзегез дә яхшы беләсез икән!— дигән сүзләре мәсьәләнең чыннан җитди, хәтта уйлаганнан да әһәмиятлерәк икәнлеге Солтан Җәләевичны елмаерга гына түгел, ә бәлки көләргә дә җыенган җиреннән урынына утыртты. Ул шаяртырга гына уйлаган иде, югыйсә.
— Мондый теләкнең тарихы шулай зур булуы сәер түгел,— диде агай, Солтан Җәләевичның тагын да җитдиләнүеннән канәгатьлек табып, ак костюмына сыешырга теләмәгән җилкәләрен артка таба киереп, муен очыннан ике күлмәк төймәсе чишелеп киткәнен тоеп, күренеп торган кара күкрәк бөдрәләрен кабат якасы белән каплап куеп. Һәм ул ниндидер тарих сөйләргә җыена иде булырга кирәк? Үзенә төбәлеп торуларына игътибарсыз хәлдә сүзләрен дәвам итте. Бу вакытта күкрәк төймәләре кабат ачылдылар, бу юлы аларга карап тормады, онытылып алды да сөйләвен дәвам итте: — «Явызлар» килгәннән соң, татар җире белән Фатыйма солтан дәвере тәмамынача Касыйм каласыннан торып идарә иттеләр. Һәрхәлдә, энем, сез укымышлы кеше, беләсез булыр, ваклап тормыйк. Әмма шунысын онытмагыз, Казан белән идарә итү эше Касыйм кулыннан килмәде. Йортны йорт санау, халыкны издермәү, кыйнатмау, астыртмау һәм кистертмәү өчен безнең бабайлар аз көч түкмәгәннәр. Идарә менә шушыннан торып, Казанның шушы «Иске татар бистәсе» дип аталган үзәгеннән торып алып барылган. Хатлар да күп язылгандыр, әмер-фәрманнар да күп йөргәндер, «явызлар»га бүләктер, башкасыдыр — алары да күп аккандыр, аларсыз гына булмагандыр, шәт! Әмма сез дә белергә тиешле, Солтан әфәнде! Рус дәүләте белән Пётр пашага кадәр бары тик чиркәүләре генә идарә иткән, патшалары берни дә кыра алмаганнар. Менә шуңа күрә дә, чиркәүләренең явызлыгын белә торып, ул патшалар аларга да каршы торырлык итеп безнең бабайларны таныганнар. Аңлыйсыздыр. Пётр патша безнең бабайларга нык таянган, ул аларга әйткән, бар нәрсәне дә бирермен, әмма мине алдамагыз һәм сатмагыз гына дигән. Нәкъ ул әйткәнчә булган.
Бу сүзләргә Солтан Җәләевич ышанырга да, ышанмаска да белмәде, аларны ялганга да чыгара алмый иде. Мондый тарихны аңарга беркем дә өйрәтмәде, аны әлегәчә беркем дә язмаган. Бу агай саташадыр яисә юри буташтыра торгандыр кебек тоелды аңарга. Шунда ук сүзе дә табылып, ул тиз генә сорап та куярга өлгерде:
— Ни өчен соң ул вакытта алар татарга ирек бирүне сорамаганнар? Дәүләтләрен кире кайтаруны?
Агай шунда тыела алмагандай көлеп алды, аның күкрәгенең тагын бер төймәсе ачылды. Бу юлы ул аларны яхшылап эләктерде, аннары:
— Ул дәүләтнең кайчан безнең кулдан киткәне бар иде әле?— дип сорап куйды.
— Менә бит, рус кул астында яшибез!— диде Солтан Җәләевич, соңгы елларда суверенитет өчен халыкның мәйданнарга чыгуын исенә алып.
— Пәри башка, җен башка!— диде агай, бу юлы тыныч кына, әмма һични аңлатып утырырга теләге юклыгын да кырыс тавышы белән сиздереп алды.— Сәясәтнең үз эше, тормышның үз барышы... Озынгарак китте. Энем, кем дә кемнеңдер кул астында яшәми, алай булмый ул! Калдырыйк! Кыскасы, безнең сүз шул иде, бер очрашып сөйләшергә кирәктер безгә!
— Ничек уйлыйсыз,— диде шунда Хәния туташ, сүзгә үзенә дә чират җиткәнлеген тоеп,— әгәр дә «Иске бистә» префектурасына сезне җитәкче итеп тәкъдим итсәк, ризалашырсызмы? Уйлагыз! Сезгә кадәр монда эшләгән директор бу фикергә каршы түгел иде, мәрхүм.
— Ярар!— диде Солтан Җәләевич, бу аның префект булырга ризалык бирүе идеме, әллә әлегә уйлап карарга гынамы исәбе — монысын ук сорап тормадылар, кунаклар хушлашып чыгып киттеләр.

13
Солтан Җәләевич июнь ахырында җәйге ялына китеп барды. Ул аны гадәттә тулысынча файдалана иде. Бу юлы да шулай булды. Бакчасында эшләп, авылга, абыйсына кунакка кайтып, аңарга печән чабышып, эш эшләшеп, тәмам хезмәт кешесе булып бетеп, Казанга августта гына кайтты. Эшенә чыгуының өченчеме, дүртенчеме көнендә аңа мериядән шалтыраттылар, кичке сәгать җиделәргә Архитектура һәм төзелеш идарәсенә килергә әйттеләр.
Анда аны озын буйлы, чандыр гәүдәле, елмаюлы күз карашлы ир уртасы кеше вахта янында көтеп алды һәм үзе белән алып та кереп китте. Солтан Җәләевич әлегә кем янына, ни өчен, ничек болай җиңел генә килеп эләгүен белми һәм аңламый калды. Хәер, аңа боларны белдереп торырга да теләүче юк иде. Ул мөлаем кеше аны икенче шундый ук берәү белән таныштырды. Кул бирештеләр. Бусы шулай ук ир уртасы иде. Тотты да хәл-әхвәл сораштыра башлады:
— Ничек килеп җиттегез? Сезне хәтта машина да йөртми икән! Бу хәлне кичекмәстән төзәтергә кирәк!— дип әйтеп һәм Солтан Җәләевичны өметләндереп тә куйды.
Артта тагын бер ишек бар иде. Ул арада анысы ачылды. Бер чибәр генә туташ, ак алъяпкычлы һәм ак косынка-яулыкчалы:
— Барысы әзер!— диде, төз басып кына барып, Солтан кергән ишектән чыгып китте. Әфәнделәр икесе дә:
— Рәхмәт сезгә!— дип әйтеп калдылар. Солтан Җәләевич та алар белән бергә диярлек, тыелгысыз рәвештә, аны рәхмәт сүзе белән озатты. Бу хәлдән көлешәсе иттеләр. Беренче килеп кергән җирендә шушы кадәр үз итеп күтәреп диярлек алулары Солтан Җәләевичка рәхәтлек, мин-кемлек, мәртәбә хисе бирде. Менә бит, аны беләләр, таныйлар икән әле!
Туташ ачык калдырган ишек артында киң һәм олы бүлмә, анда яхшы җиһазландырылган өч кешелек өстәл, тау булып өелгән сый-нигъмәт иде. Беренче рюмканы очрашу һәм танышу хөрмәтенә күтәрделәр. Тагын хәл-әхвәл сорашу, җәйнең матурлыгы, көннәрнең кояшлы һәм бәрәкәт белән килүе хакында сүзләр китте. Солтанга бу сөйләшү шундый да үз, шундый да рәхәт, шундый да күңелле тоелды. Ул үзен бик тә бәхетле итеп тоя башлады. Бу хисне затлы коньяк көчәйтеп җибәрүен ул әлегә аңлап-төшенеп бетми иде.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Көзге Яңгырга Кадәр - 18
  • Büleklär
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 3846
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1991
    37.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 4002
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2164
    36.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 3842
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2047
    36.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 3854
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1951
    36.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 3856
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1933
    38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 3822
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1987
    34.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 3957
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1994
    35.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 3881
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1902
    35.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 3783
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1913
    36.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 3988
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1990
    37.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 3983
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1941
    36.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 12
    Süzlärneñ gomumi sanı 3895
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1898
    38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 13
    Süzlärneñ gomumi sanı 4059
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1865
    38.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 14
    Süzlärneñ gomumi sanı 3812
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1854
    38.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 15
    Süzlärneñ gomumi sanı 3934
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1958
    37.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 16
    Süzlärneñ gomumi sanı 3974
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1931
    38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 17
    Süzlärneñ gomumi sanı 3938
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1921
    37.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 18
    Süzlärneñ gomumi sanı 2896
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1502
    42.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.