Latin

Көзге Яңгырга Кадәр - 08

Süzlärneñ gomumi sanı 3881
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1902
35.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
50.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
58.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
— Аңлагыз, болай килешәме инде? Уйлап карагыз. Акыллы кеше бит сез!— Директор җайлы урынын ташлап чыкты. Кабинеты буйлап атлап китте. Болай да ябылган ишеген яңадан бер кат тартып куйды. Безнең сөйләшү — сер, бүтәннәр ишетмәсен дигән кебек аңлашылган шушы хәрәкәте бу очракта иң кулае иде. Урынына килеп утырганда тагын Гали Гәрәевичка мөрәҗәгать иткәндәй сүзләрен дәвам иттерде: — Егетләрчә түгел бу. Өлкә Комитетында да бу эшегезне хупламаганнар. Алга таба бәхәснең көчәя баруын теләмәс идем. Тиздән бүлекне икегә бүлергә дип тә тора идек бит. Мөдирлеккә гаугалы кешене күтәрүгә каршы чыксалар? Юк, алай ярамас, иптәшләр. Булмый. Бездә сезнең кебек талантлы галимнәр бармак белән генә санарлык. Менә, ел ахырынамы, аннан соңракмы, барыбер бүлекне таркатырга туры киләчәк. Әгәр дә бүген үзара аңлашмый калсагыз, мөдирлеккә читтән кеше чакыртырга туры килмәгәе?
Ризван Хафизович шушы сүзләреннән соң махсус туктап калды. Гали Гәрәевичны алар белән тыңлата алганлыгын гүяки үлчәргә тырышып карап торды. Аның кызарганын, хәтта бүртә баруын тою аңа рәхәтлек бирде. Менә бит ничек борып җибәрә алды ул. Ә анда бер ахмак журналист кисәге Ризван Хафизович кадәр Ризван Хафизовичны җитәкчелек итә белмәүдә, алга карап, фикерләп эш итә алмауда гаепләп маташты. Менә хәзер шушында килсен, тыңлап утырсын иде, хаталануын төшенеп, гафу үтенүдән маңгаен ярып бетерер иде, бичаракаем!
Ризван Хафизович, шунда сүзләренең уңай нәтиҗә биргәнлегенә һич тә шикләнмичә, инде Наил Фатыйховичка күчте. Монда да сүзләрнең куәтлесе кирәк иде. Кыйналганны кыйнаудан да рәхәт гамәл юк дигәндәй тавышны күтәрә төште, әмма беренче сүзләреннән үк тукталып калды. Аннары фикерен җыйды да «камчыларга» тотынды:
— Сез дә инде, Наил Фатыйхович... Тәнкыйтьне дөрес кабул итә белергә, үзегезгә нәтиҗә ясарга кирәк! Әйе, үзегезгә! Җитәкчелек эшендә йомшаклык күрсәтергә ярамый. Без инде махсус рәвештә, сезне киләчәк фәнни ачышларыгыз өчен саклап калырга тырыштык. Әмма иптәшләр дөрес әйтәләр дип беләм! Моны берегездән дә яшермим! Әгәр дә алга таба да дошманлашсагыз, мөдирлектә калдыру-калдырмау мәсьәләсен Гыйльми шура утырышында күтәрергә туры килер...
Директорның тавышы тагын да җитдиләнә һәм усаллана бара иде. Ул театр уйнадымы, әллә ихластан сөйләдеме, анысын алар күз алдына да китермәделәр, уйлап та карамадылар. Әмма аның гадел сүзләр сөйләмәве билгеле иде. Соңгы көннәрдә бу рәвешле каты бәрелүләрдән күңеле ватылган Наил Фатыйховичка тагын да авыррак булып китте. Шулай да ул ирләрчә ныклы калырга тырышты. Сер бирмәде, бары тик:
— Мин үзем дуслык ягында,— дип әйтеп куйды.
Гали Гәрәевичка кулын бирергә әзерлеген төшендергән Наил Фатыйховичтан директор канәгать калды. Ул инде тәмам арыган иде. Тагын бераз сүзсез утырганнан соң, күтәрелеп:
— Ярар, шуның белән бетерик,— дип елмаеп ук җибәрде.— Кулларыгызны тотышыгыз да, дуслыкны яңартып җибәрегез!
Бу әмер иде. Ул нәрсә әйтсә, шул булды. Шушы утырыштан соң мәңге бер-берсен гафу итмәячәк ике профессор, дуслыкка вәгъдәләшеп, кул бирештеләр. Чыгып китәргә мөмкин иде аларга, әмма Ризван Хафизович өстәп куйды:
— Әйдәгез, Гали Гәрәевич, ул шикаятьне бөтенләй дә булмаган дип саныйк. Кире алыгыз. Аның кемгә кирәге бар. Авторитетыгызны бетереп ятмасын, һаман-һаман телгә алырлыгы да калмасын!— диде.
Наил Фатыйхович ул сүзләргә колак тоткандай итте дә, туктап тормады, чыгып китте. Алар анда сүзләрен дәвам итеп сөйләшә калдылар. Ничә көннәргә сузылган тынгысызлыктан соң Наил Фатыйхович беренче тапкыр аяк адымнарын җиңел атлады. Менә шулай бит ул, берәүләрнең сөенече икенчеләрнең көенеченә әверелә. Юк, һәрвакытта түгел, арада көнче кеше булса, шул чакта. Бәлки татарлар арасында гынадыр мондый галәмәтләр?
Ризван Хафизовичның теләген Гали Гәрәевич тә узарга телмәде. Кабат шикаять язып, тавыш чыгарып йөрмәде. Зилзилә тынып, туфан утырды. Әмма Наил Фатыйхович аның белән элекләрдәгечә дуслык мөнәсәбәтендә калмады, яхшылыклы карашын да торгызырга телмәде. Берсе икенчесенең җитди оппоненты булудан тыш, алар хәзер чын мәгънәсендә дошманнар да иделәр. Моны яхшы белеп эш иттеләр. Мөмкин очрак күренүгә, бер-берсен җиргә салып таптарга яки берсе икенчесенә аяк чалырга әзер иделәр. Ризван Хафизович каршысында кул бирешсәләр дә, бу кул тотышулары дуслык күпере булып китмәде. Якынаерга тиешле аралары көннән-көн ераклаша гына барды. Тыштан сүрелгән учак аларның эчләрен көйдереп яна бирде. Әмма бу ут болай гына янмаячак, кемнәрнедер пешерергә, көйдерергә әзер булып торачак иде.
7
Озакламый Солтан Кәбировның диссертациясе бүлектә тикшерүгә куелды. Беренче тапкырында хупланган һәм яхшы дип бәяләнгән эшен икенчесендә яклауга тәкъдим итәчәкләрендә аның һичбер шиге юк иде. Эчке бер горурлык хисе кичереп, бу көннең тизрәк якынлашуын көтте ул. Әмма вакыйганың ахыры уйланганча барып чыкмады. Узган һәм тынычланган дип өмет ителгән зилзилә әле һаман яңадан-яңа корбаннарын эзләп йөри иде, Гали Гәрәевич эчендәге утның ялкынына Солтан Кәбиров килеп керде, диссертациясе пыран-заран китерелеп ташланды. Аңа карата рийа гүяки моңа кадәр күрелмәгән дәрәҗәсенә менде. Бу олы бер хаксызлык иде.
Әгәр дә тормышта хакыйкать бар икән, ул да булса, кешеләр кулында түгел. Без аны бары тик эзлибез һәм төшенергә генә тырышабыз. Инануыбызны дөреслек дип танытырга телибез. Менә шуннан ялган башлана һәм зур масштабларга үсә, киң даирәләргә тарала. Хакыйкать сыйфатында кабул ителә башлый. Фәнни «ачышлар» да шулай мәйданга чыга. Кешелек гыйлемендә ул үзен бигрәк тә нык сиздерә, әгәр вакытында аңлап өлгерсәң, бәлки башкача булыр иде?
Җәмгыять белемендә исә һәртөрле сафсата заманча күлмәк киеп мәйданга чыгарга мөмкин. Шунлыктан дәүләт белән идарә итүчеләр халыкны инандыру сәясәтен үзләренә корал итеп алалар да тормыш корабын теләгән якларына боргалый башлыйлар. Галимнәр дә алардан ким түгел. Моңа кадәр урнашырга өлгергән принципларга һәм кабул күрелгән фикерләргә төгәллек кертелә яки аларның ялгышлары төзәтелергә тотынса, андый хезмәтләргә бойкот игълан ителә. Әмма Солтан Кәбировның язган диссертациясе шактый зур һәм көтелмәгән ачышлар вәгъдә итте. Моңа кадәр читтән төзек күренгән һәм расланган сыман тоелган теорияләрнең күпчелеге шактый олы хаталардан гыйбарәт икәнлеген дәлилләүдән тыш, беренчел материалларга таянуы белән ул отышлы булды. Санап карасаң, инде соңгы биш-алты елда гына да бу темага шактый монографияләр чыкканлыгы сәбәпле һәм куелган мәсьәләләрнең актуальлеге аркасында хезмәте күпләрне кызыксындырды. Мең кат эшләнелгән өлкәдә бөтенләй дә ачышлар булмаска тиеш иде. Әмма Солтанның диссертациясе сафсатага корылмады һәм бер китаптан икенчесенә сәяхәт итеп йөргән гомум билгеле күзаллауларга да таянылмады. Бу кемнәрнедер өркетсә, кайбер галимнәрнең ачуын китерде, өченчеләрен кыен хәлгә куйды. Әгәр дә Наил Фатыйховичтан үч алырга Гали Гәрәевич һаман да уңайлы очрак эзләмәсә һәм Наил Фатыйхович та Солтанның остазы, фәнни җитәкчесе булмаса, бәлки хезмәтнең дәлилләре һәм нәтиҗәләре белән бүлектә тулысынча килешерләр, хәтта белмәмешкә, мәсьәләне артык куертып, үзләренә хаталы фикерләренә игътибарны җәлеп иттермәскә тырышырлар иде. Әмма тормыштагы вакыйгалар бүтәнчә хәрәкәтне өскә калкытып чыгарды. Алдан ук хәстәрен күреп, Солтан Кәбировны, Гали Гәрәевичның оештыруы һәм җитәкчелеге ярдәмендә, кул-аягын бәйләп дигәндәй, төпкә батырдылар һәм шуннан мәгънәсез бер мәртәбә, олы һәм ямьсез рәхәтлек таптылар.
Ул көнне Солтан бүлек утырышына шактый алдан килеп җитте. Иптәшләренең фикерен ишетәсе килүгә караганда, гомуми атмосфераны тоярга омтылды. Инде кул бирешеп күрешкәндә үк хезмәттәшләрендә ниндидер сәерлекне тойды. Әмма моны бүтәнчә аңлады: диссертация хакында фикер туплап өлгермәгәннәр булырга кирәк! Башлар эшләгәндә хисләре ял итә — бу шуның хәбәре генә!
Шулай да яшьрәкләрдән берәү:
— Бүген көн кызу булырга охшый,— дип, шагыйрьләрчә сөйләнеп, нәрсәгәдер ишарә ясагандай әйтте. Көзнең кышка авышкан чагында нинди ахмак сүздер инде бу дип Солтан Кәбиров шунда ук сагаеп калырга тиеш иде. Әмма акылы бүтән нәрсәләр белән мәшгульлек аркасында колагы тырпаймады. Йөрәгендәге туксан тугыз мең кылның берсе чиртелеп куюы аның өчен әлегә бер нәрсә дә түгел кебек иде шул.
Диссертациясен тикшерү дә билгеләнгән вакыттан ярты сәгатькә соңару белән башланып китте. Җыелышлар бүлмәсенә Наил Фатыйховичның күптән кереп утыруына һәм читтән чакырылган галимнәрнең дә урын алуларына карамастан, исләре дә китмичә, Гали Гәрәевич төркеме һаман күренмәде. Шулай ук Сабир Кәшфиевич һәм Самат Шакировичлар да юк. Яки кворум булмаска тиештер инде? Үзләренчә Наил Фатыйховичка бойкот ясауларыдыр?
Солтан Кәбиров борчылырга ашыкмады. Үзен тыныч тотты. Инде вакытның ничек тиз үткәнлеге аның өчен сизелми иде. Бары тик Наил Фатыйхович кына аптыраулы карашын анда-санда аңа төбәп алды. Утырышның карары тулы вәкәләтле булуы өчен әлегә төп галимнәрнең саны җитми, төп состав читтә иде. Иң кимендә бер кеше, соңгы вакытта һәр фәнни хезмәтне тикшерүдә төп оппонентлык дилбегәсен үз кулына алган Гали Гәрәевичның килүе шарт икәнлеге сүзсез дә аңлашылды.
Бераздан Сабир Кәшфиевич күренде. Каядыр тоткарланган идеме, әллә юри шулай әйттеме?
— Җәмәгать, гафу итегез, китапханәдә идем. Ярый әле исемә төште,— дип акланып алды. Әмма Солтанга да, Наил Фатыйховичка да күтәрелеп карамады. Гадәтендә булмаганча, портфеленнән ниндидер кәгазьләр чыгарып, шуларны үзлегеннән укуга ябышты. Тикшереләчәк диссертациядә гүяки аның бер дә катышы юк иде. Ә югыйсә ул да, шушы темага бәйле мәсьәләләр белән якыннан шөгыльләнеп, фәндә «теш чыгарган» галим. Бу һәммәсенә дә билгеле.
Инде артыгын көтәргә ярамый, башлый торырга кирәк дигән фикергә килеп, Наил Фатыйхович сүз әйтергә авызын гына ачкан иде, ишек киң ачылып, аннан Гали Гәрәевич белән бергә мәртәбәле төркеме күренде. Самат Шакировичның алар белән булуы гына түгел, араларында бүтән бүлек кешеләреннән Зариф Илханов кебек галимнәр дә бар иде. Утырышлар бүлмәсе тулып китте. Һәммәсенә дә урындыклар җитмәү сәбәпле күрше бүлмәләрдән алып чыктылар. Моңа кадәр гадәтләнгәнчә, җыелыш алдыннан дөнья хәлләрен дә искә төшереп ала торган мөхтәрәм халык бу юлы андый вакытлы хәбәрләрне кузгатып аптыратмады. Һаман саен сәгатенә карап алгалаган Наил Фатыйхович, галим-голамәнең дә күктән төшкәндәй тулы составта җыелуына сөенгәнен яшермичә, елмаеп һәм канәгать рәвештә сүзгә кереште:
— Утырышны ачык дип белдерәм, каршылар юкмы?
Ризалык күрсәтеп баш кагуларыннан соң, Солтан Кәбировның диссертациясе темасын атады һәм аны, бүлек утырышында тикшереп, яклауга кую мәсьәләсен шушында хәл итәчәкләрен исләренә төшерде. Әмма Гали Гәрәевич җай гына сүз кыстырырга өлгерде:
— Тикшерү, диик әле... Яклауга кую мәсьәләсенә җитәсе бар...
Күпне күргән Наил Фатыйхович сагаеп калды. Башланган утырышның беренче «нотасы» кинәт үзгәрде. Моны белдерергә теләп Наил Фатыйхович шунда Солтан Кәбировка сынаулы караш ташласа да, укучысы моңа игътибар биреп тормады кебек. Бүтәннәргә ияреп көлгәндәй итте. Бу аңлашыла да иде, чөнки утырыш өзелергә мөмкин җиреннән башланып китте бит. Аларның килеп керүенә ул рәхмәтле инде.
Диссертацияне тикшерү эше башланып китте. Иң әүвәл Наил Фатыйхович теманың актуальлегенә тукталып үтте һәм ни өчен аңа алынуларын аңлатты. Аннан соң Солтан Кәбировның үзенә сүз бирделәр. Ул язган хезмәтенең бүлекләрендә нинди мәсьәләләр күтәрелгәнлеген кыскача гына сөйләп, нәтиҗәләренә генә күчкән иде, тагын Гали Гәрәевич арага керде:
— Болары ук кирәкми. Калдырыгыз. Иптәшләр барсы да укыдылар, яхшылап таныштылар... Фикерләрен туплап килделәр...
Әмма утырышның җае кая таба борылырга тиешлеген яхшы тоеп өлгергән Сабир Кәшфиевич аның белән ризалашмады. Ул үзенең кулындагы теге язмаларыннан инде күптән аерылган, барлык игътибарын төп мәсьәләгә юнәлткән иде. Гадәтендә булмаганча сабырсызланып алды, аннары катгый рәвештә белдерергә дә өлгерде:
— Юк, җәмәгать, тәртибе шундый! Кабул ителгәнчә! Сөйләп бетергәнен көтик! Бүлдермик!
Сабир Кәшфиевичның мондый мәсьәләләрдә пунктуаль кеше икәнлеген яхшы белгән хезмәттәшләре шушы сүзләрен килештерми кала алмадылар. Солтан үзенең чыгышын дәвам итте. Инде бөгелергә өлгергән озын буе турая барды. Әмма аның әүвәлдәге ялкыны сүрелергә өлгергән иде. Утырыш әһеленә җиткерермен дип әзерләгән чыгышын ахырынача бәйнә-бәйнә сөйләргә теләге бетте һәм, сүзен кыска тотып, тиз арада төгәлләргә дә өлгерде.
Шушындый керештән соң диссертацияне тикшерүгә, фәнни җыелышның төп өлешенә күчтеләр. Мондый вакытларда беренче булып фикерен белдерергә күнеккән карт профессор Самат Шакировичка мөрәҗәгать итеп караса да, Наил Фатыйховичны Гали Гәрәевич кыенрак хәлдә калдырды:
— Иптәшләр!.. Тәртип икән, әйдә, шулай булсын: диссертациянең җитәкчесе бу җыелышны алып барырга тиеш түгел дип беләм. Бүтән иптәшне рәис итеп билгеләргә кирәк!
Моңа каршы килүче табылмады. Гали Гәрәевич максатчыл эш итте һәм бик теләп диярлек дилбегәне үз кулына алды һәм, җыелыш атмосферасын беразга җиңеләйтеп алырга теләпме, сүзне Сабир Кәшфиевичка бирде.
— Сез бу темада эшләгән галимнәрнең берсе... Рәхим итегез...
Сабир Кәшфиевич аптырабрак калган иде. Тирләп чыккан ярым пеләш маңгаен сөртергә дип булса кирәк, кесәсеннән кулъяулыгын эзләде. Таба алмады. Кулын селтәде дә буталып алырга өлгерде:
— Минемчә, Самат Шакировичтан узу килешмәс, аның кадәр озак еллар дәвамында шушы дәвернең катламнарын күтәргән галим арабызда юк дип беләм. Сез башласагыз, Самат Шакирович!— дип әйтеп карады, әмма барысының да игътибары үзенә төбәлгәнен тәмам аңлап җиткәч, җыелыш рәисе белән килеште тагын.
Аның ни әйтәсен алдан белгәнгәдер, утырыш әһеле бүлдермичә генә тыңлады. Фикерләре белән килештеләрме-юкны — анысы сизелмәде. Бәхәс куптарылмады. Сүзенең ахырында гына Сабир Кәшфиевич:
— Диссертацияләргә булган таләпләргә хезмәт тулысынча җавап бирә, миндә каршылыклы мөнәсәбәт тудырмады. Ачышлары кызыклы һәм тарихи яктан аеруча әһәмиятле. Шушындый «тапталган» дип саналучы темада да ачышлар барлыгын күрдем. Солтан Кәбировның яшь галим буларак инде җитлегеп килгәнен тойдым. Эшен диссертация сыйфатында яклауга тәкъдим итәргә тулысынча лаеклы дип исәплим! Аны уңышлы, чын мәгънәсендә фәнни, ачышларга нигезләнгән хезмәт язуы белән котлыйм!— дип чыгышын тәмамлады. Әмма шунда ук кулындагы кәгазенең икенче ягын ачып:— Дөрес, кайбер сорауларым да туды. Әмма алар шәхси характерда гына. Авторның үзе белән бу хакта аерым сөйләшермен. Аларның әллә ни әһәмияте дә юктыр бәлки. Анысын калдырыйк,— диде.
Ахырда аның болай өстәп куюын Гали Гәрәевич шунда ук үз файдасына кабул итте һәм:
— Ә нигә бүтән вакытка калдырырга? Безнең өчен дә кызыклы. Сорагыз. Вакыт кысанлыгы сизелми,— дип, Сабир Кәшфиевичка кабат сүз бирде.
Әһеле голамә канәгатьлек белән елмайды. Бүтән вакытларда болай итми торган иделәр. Кемнәрнеңдер шәхси характердагы сораулары була калганда, элекләрне сүздән киссәләр, бүген Гали Гәрәевичның теләген барсы да диярлек гадәти хәлгә санадылар. Әмма Сабир Кәшфиевичның шәхси дип белдергән сораулары үзләре үк бәхәсле булып чыгудан тыш, диссертациядә куелган фәнни тикшерү максатларына туры да килми иделәр. Ә Солтан Кәбиров аларга тулы һәм төгәл җавап биреп барды. Бу хәлдән бер-бер хәйлә күрепме, йөзенә канәгатьсезлек билгеләре чыгарган Гали Гәрәевич, бераздан Сабир Кәшфиевичны туктатып, сүзне икенче кешегә бирде. Хезмәтнең җитлеккән булуын һәм фәнни әһәмияте зурлыгын ассызыклап ясалган берничә чыгыштан соң гына Самат Шакирович торып басты һәм диссертациядә күтәрелгән мәсьәләләргә бөтенләй дә катнашы булмаган сәер проблемалар хакында сөйләргә тотынды. Аны бүлдерү әлегә урынсыз иде.
Галимнәр шулай инде алар, үзләре белгәннән артыкны бөтенләй танымыйлар. Әмма бөтен кешеләр дә бер үк төрле булып бетә алмый. Берәүнең бүгенге авторитеты элек кылган хаталарына күз йомдырса да, көннәрнең берендә барыбер халыктагы ялган итагать таягы сына һәм хакыйкать баш калкыта. Кичә әйтергә ярамаган дөреслек инде бүген сөйләнми калмый. Әмма күп мәсьәләләрдә заман үзе дә чикләнгән була. Аны хәзергә бер нәрсә кызыксындырса, тиздән бөтенләй башкалары чишелеш таләп итә башлый. Кешеләр үзләренең акыллары белән генә түгел, кайсы дәвер балалары булулары белән дә бер-берсеннән аерылып торалар. Бер каннан, туфрактан яратылган ата һәм улы да үзара аңлаша алмыйлар күп вакытта. Галимнәр дә кеше, алар арасында да нәкъ шулай түгелме?
Боларны гына Самат Шакирович яхшы белә иде. Әмма карт профессорны башка нәрсә борчыды. Ул аны яшерә, ачыктан-ачык әйтә алмый иде. Җилкәсенә төшкән авырлыктан сыгылгандай итеп, аркасына тәмам бөкресен чыгарды, кулындагы таягын бастырыр каты җир эзләгәндәй идән өстендә тыпырдатып алды. Шуннан соң гына сүзгә кереште.
— Диссертацияне мин зур кызыксыну белән укып чыктым,— диде ул, бу әйткәннәренә балаларча куанып.— Күп кенә эш башкарылган, монысы куанычлы хәл. Үзем өчен дә кызыклы һәм әһәмиятле шактый яңалыкларны ачтым!— Бу сүзләреннән соң туктап калып, урынын җайлаштыргач, бүтәннәрнең шушы уңайдан фикерен беләсе килгәндәй бүлмәне күзе белән айкап чыккач, тамагын да кырып куйды. Аның сүзне озынга сузып, шактый озаклап сөйләү гадәтен белүчеләр игътибарларын читкә юнәлттермәскә тырыштылар. Биргән бәясе Солтан Кәбировның шәхсән үзе өчен зур әһәмияткә ия иде. Әмма гаугалы төркем аптырабрак калды.
Самат Шакирович нигәдер инде сиздереп борчыла башлады, диссертациядә күтәрелгән кайбер мәсьәләләргә карата уңай фикерен белдергәч, ниндидер әһәмиятсез, нигәдер бу фәнни хезмәткә катнашы булмаган нәрсәләр белән килешә алмавын сөйләргә тотынды. Шулардан соң, кистереп әйтергә теләүдәнме, бары тик:
— Иптәш уйлап карасын дигәннән генә инде болары! Әйе... Ни...— дип сөйләнеп тә куйды.
Әмма аның чыгыш Гали Гәрәевич төркемен чыгардан чыгарган иде инде. Алар шаулашып та алдылар. Мөгаен, монда кергәнгә кадәр бүтәнчә килешеп куйган булганнардыр? Әллә соңга калуларының сәбәбе дә шуннанмы? Моңа кадәр ишетелгән уңай бәяләргә исләре китмәгән иде түгелме?
Аларга күтәрелеп караган карт профессор Самат Шакирович уңайсызлык һәм кыенлык кичергәнен сиздерергә теләп як-ягына каранып алды. Шунда Наил Фатыйховичка текәлеп калды, бу вакытта аны Гали Гәрәевич кызыксындырмый иде булса кирәк, ул якка бөтенләй дә күзен салмады. Сүзе бетмәгәнлекне белдереп тагын тамак кыргач:
— Әмма миндә шундый фикер туды бит әле,— дип өстәде дә сөйләп китте:— Хезмәт белгечлек буенча язылмаган. Безнең өлкәгә карамый. Диссертация катнаш темаларны һәм белемнәрне колачлый. Шунлыктан яклауга тәкъдим итмәс идем. Кабат, белгечлек буенча, белгечлеккә туры китереп язарга кирәк дисәм, ялгышмамын. Иптәшләр дә шундыйрак фикердә.
Аның бу сүзләре Солтан Кәбировка аңлашылып җитмәсәләр дә, Наил Фатыйховичның йөзе кинәт үзгәрде. Аспирантының диссертациясенә элгәре яхшы бәя биреп тә, ахырда мондый хөкем чыгаруның нинди нәтиҗәгә китергәнлеген аңлый һәм белә иде ул. Утырышта кем нәрсә сөйләмәс, әмма карар бар бит әле. Самат Шакирович кинәт менә бит нинди тәкъдим кертте. Бу сүзләрнең асылы бик хикмәтле, диссертацияне юк итү була түгелме соң?
Самат Шакирович гаепле кеше сыман урынына утырды. Ясаган тәкъдиме үзенә дә ошамый идеме, әллә кан басымы үзгәрдеме — башын тәмам аска салындырды. Гүяки ул иелгән башны кылыч кисми дип әйтергә тели иде. Ә менә Гали Гәрәевич төркеменә аның тәкъдименнән соң җиңелгә туры килде. Алар ни сөйләнсәләр дә, башы-ахыры белән Самат Шакировичны кабатлый бардылар. Солтан Кәбировның балкыган йөзе сүнә, кәефе китә барды, күңеле изелде. Хәтер калуның нәрсә икәнлеген ул тагын да ныграк тойды. Хезмәтенең белгечлеккә туры килмәү факты белән һич тә килешергә теләмәде. Юк, абзыйлар, сез ялгышасыз дип сүзгә керешергә дә исәбендә юк иде. Әгәр дә сөйли башласа, аларның сафсатасын шунда ук юкка чыгара ала, хаталануларын дәлилли ала иде. Һаман да шул кабул ителгән тәртип нигезендә ул итагать сакларга мәҗбүр булды.
— Һәрвакыт безнекеләр генә сөйләмәсен әле, Зариф иптәшкә дә сүз бирик!
Гали Гәрәевичның җыелыш дилбегәсен, баштан-аяк үз кулында тотып, вакыт-вакыт тарткалап куюы, алдан уйлаган юнәлешкә борып җибәрә алуы Солтанның күңеленә ышаныч өсти алмый иде. Юллары кисешмәсә дә, Наил Фатыйхович өчен аспирантыннан үч алырга җыенганлыгы аңарга бик җиңел аңлашылды. Филләр бәрелешкәндә чебеннәр сытыла дип кисәткән дусларының киңәшен онытып, сыерлар су эчкәндә бозаулар боз ялганын күз алдына китерде. Ул әле акылга утырырга өлгермәгән, беркатлы сабый кебек хис итте үзен, әле җитлеккән ир-егет сыман куәтләнә баруын тойды.
Зариф Илханов, бу утырышка ныклы әзерлек белән килгәнлеген сиздерергә теләп, урындыгы янында торган портфеленнән калын папка чыгарды һәм аннан язмаларын алды. Әгәр дә боларны укый китсә, шактый гомерләр кирәк булачак иде аңарга. Ярый әле үзе дә моны тоеп, телдән генә сөйләргә теләге барлыгын белдерде.
Сүзендә конкретлык җитешмәгән кешене аңлавы кыенга килә. Зариф Илханов исә гомумиләштерүнең асылы нәрсәдә икәнлеген төшенмәве сәбәпле буталып, фикерен дә ачык кына әйтә алмыйча, бер тирәдәрәк болганучы галимнәрдән иде. Аның кемлеген белүчеләр докладларын тыңлаганда да, үзләрен тыныч тотарга тырышалар һәм, болай гына, итагать өчен килешеп, әйткәннәренә раслау сыман итеп баш кагудан узмыйлар. Әмма бу юлы Зариф Илхановның һәр җөмләсен диярлек хуплап утыручылар күбрәк күренде. Мондый хәлгә сөенүдән ул азып ук китте диярлек. Сүзен бетергән урынында туктап калмыйча, шуларны яңа баштан, киңрәк планда аңлатырга кереште. Әллә белдекле башына тутырган фәнни критерийларында хаталар бар, әллә инде закончалыкларны тоеп бетерми — болар һәммәсе бергә гаҗәп хәл иде. Шулай да аның сүзләрен Гали Гәрәевич төркеме хуплый бирде. Зариф Илханов адашканнан-адашты. Материалны белмәве генә түгел, хезмәт белән җитәрлек, төптән һәм ныклап та танышып чыкмаганлыгы көн кебек ачык иде. Сүзе алдыннан бик тә кәпрәеп кәгазьләр чыгаруының асылы аңлашылды: имеш, ул күп вакытын диссертацияне җентекләп өйрәнүгә сарыф иткән дә, шактый урыннарын конспектлап та чыккан. Шулай да аның бер фразасы һәммәсен кузгатып куйды:
— Хезмәт бай материал нигезендә кызыклы итеп язылган, үзенә тартып ала. Бу яктан ул уңышлы эшләнелгән!
Әгәр сүзен шуның белән бетерсә дә булыр иде. Әйткәне дә аңлашылды. Урнашырга өлгермәгән тынлык өстендә Гали Гәрәевич сүз чыбыркысын шунда ук шартлатырга ашыкты:
— Безгә аңлашылып җитмәде? Диссертацияне яклауга әзер дип саныйсызмы әллә?
Зариф Илханов, гомерендә бер тапкыр да фикерен кистереп әйтә алмаган астыртын кеше, ничек инде менә бүген үз сүзен белдерә алсын? Андый йөкне кузгатырга аның камыты тотамы?
Нәкъ шулай булып та чыкты. Озын һәм озак сөйләвенең ахырында актан йә карадан кистереп әйтә алмады. Һәркем үзен буталып калгандай хис итте. Бары тик Гали Гәрәевич кенә, ярым пеләш башына сылаган озын колак арты чәчләрен таслый-таслый, әлегә позициясен нык саклаучы генерал кыяфәтендә кала бирде. Башкаларның аптырауларын исендә тоткан хәлдә ул тиз ара сүзгә кереште һәм Солтан Кәбировның диссертациясен «кирпечкә-кирпеч сүтеп ташлау урынына», дәлилләр дә эзләп тормастан, гомуми рәвештә юкка чыгарып атты. Аның бер сүзе:
— Бу тикшерелгән хезмәт белгечлек буенча язылмаган!— дигәне бар нәрсәне хәл кылды.
Мәсьәләне тавышка куеп тормадылар. Утырышка җыелган галимнәргә рәхмәт ишеттерү өчен сүзне шунда Солтанга бирделәр. Югалтыр әйбере калмаган кеше төсле ул тыныч һәм ипләп кенә аягына басты да йомшак кына, сүздә дә ашыкмыйча башлап китте:
— Язган хезмәтем барыгыз өчен дә кызыклы булган, бусы куанычлы хәл, шатлыклы күренеш. Мин инде шушылай һәрьяктан игътибар биреп укырсыз дип күз алдына да китермәгән идем...
Бу мизгелдә Наил Фатыйховичның аптыраулы күз карашы белән очрашмаса, Солтан Кәбиров шушылар белән сүзен дә бетерер иде. Әмма остазы канәгатьсезлек сиздерүе аңа әйткәннән болайрак тәэсир итте ки, ул кинәт кенә тавышын үзгәртте һәм:
— Мин сезнең фикерләрегез белән һич тә килешә алмыйм,— дип кискен генә әйтеп куйды, аннан ялкынлы чыгышка күчте.
— Дөрес, диссертациям бер генә белгечлек юнәлешендә язылмады. Ул үз эченә күп төрле мәсьәләләрне колачлый һәм яктыртып бирә. Әмма тема алган вакытта ук сез аның шулай буласын яхшы белдегез. Язлыкта тикшергәндә дә андый сүзләрне әйтмәдегез. Инде килеп, соңгы вариантын мәйданга куйганда, ни хикмәт, моңа кадәр булган сүзләрегезне бөтенләй онытып, хезмәтемә бүтәнчә бәя бирдегез! Бәя, дип, бәя дә түгел, бәлки бетереп ташлау юлына бастыгыз! Фәндә, мин күз алдына китергәнчә, фикер көрәше бар һәм булырга тиеш. Әмма бүгенге менә шушы рәвешле, теманы юкка чыгару, берничә белгечлеккә караганлыгы өчен генә яклауга лаек түгел дип табу — ахмаклык! Әгәр дә алга таба да гыйльми чикләрне тарайтып эш йөртсәк, һичнинди уңышка ирешмәячәкбез, ялгышларыбыз гына артачак. Күңел тарлыгын фәнгә күчерүдән без нәрсә отачакбыз соң? Югалтуларыбыз гына күбәячәк!..
Солтан озак сөйләмәде. Галимнәр тарафыннан белдерелгән аерым фикерләргә басым ясады. Чыгышларда әйтелгән кайбер бәхәсле булырга мөмкин саналган мәсьәләләргә ачыклык кертте. Үз ачышларын төшендереп бирде. Боларның ахырында ул: «Сез ялгыштыгыз, җәмәгать»,— дип әйтсә дә гаепләнерлек түгел иде.
Аның чыгышыннан бары тик Наил Фатыйхович, Самат Шакирович, Сабир Кәшфиевич кына канәгать калдылар. Бүтәннәр Солтан Кәбировны итагатьсезлектә гаепләргә үзләрен хаклы дип санауларын белдерергә мөмкин иделәр. Әле галим булып җитмәгән, ә ничек сөйләшә дияргә теләүчеләр дә булгандыр? Моның мин-минлеге ай-һай гына икән дип соңыннан авыз суларын корытучылар да табылмый калмагандыр?
Әмма Солтанның чыгышы утырышның карарына тәэсир итмәде. Диссертациясе яклауга тәкъдим итәрлек дип табылмады. Белгечлеккә туры килмәгән параграфлары алынып ташланып, хезмәт яңа баштан язылырга тиеш булып чыкты. Мондый каршылыклы карарны аңлау һич тә мөмкин түгел сыман иде. Үзенең җиңелүен авыр кичергән Солтан, башын кая куярга белмәгән хәлдә, барлык кәгазьләрен ташлап коридорга чыкты. Киңәшмә әһеле таралып беткән диярлек иде, әмма балкып килүче Гали Гәрәевич күренде. Төркемдәшләре, һаман аның яныннан таралырга теләмичә, үзләрен мактап әйткән берәр сүзен көттеләр. Әмма ул, аларга түгел, Солтанга таба килде, аның кулын:
— Диссертациягез минем күңелдә бик җылы тәэсир калдырды! Моңа кадәр булган гыйльми хаталарны, ялгышларны да төзәткәнсез, дөресләгәнсез, ачышларыгыз да саллы! Бик тә уңышлы язылган! Темагыз уңаеннан, темагызга бәйле бастырып чыгарган бер мәкаләгез хакында хәтта зур галимнәрнең дә хуплау фикерен ишеткән идем. Өлкә Комитетында да мактап телгә алдылар. Сезне котлыйсым килә! Ихластан!— диде, әле генә җыелышта әйткәннәренең бөтенләй капма-каршысын сөйләп һәм белдереп.
Солтанның бу хәлдән авызы ачылып калды. Ни хикмәт, Гали Гәрәевичның ул сүзләрен иярченнәре дә шунда хупладылар, Кәбировның кулларын кысып, җилкәләренә сөеп кактылар, бер дә аптырамаска киңәш иттеләр. Боларны аңлавы бер дә кыен түгел иде. Әмма... Ничек болай?..
Наил Фатыйхович бу вакыйганы бик авыр кичерде. Җитмәсә, үзе аркасында укучысын харап иткәнлекләрен белгәне өстенә, шуларны раслап, Солтан үзе дә Гали Гәрәевичның коридорда нинди сүзләр белән кул кысканлыгын әйткәч, бөтенләй аптырашта калды. Болай ук кешелексезлек кылырга ярамый бит инде дип уфтанып алды һәм ачуы белән:
— Ә нигә утырышта шулай әйтмәде соң ул?— диде.
Нигә икәнлеге болай да аңлашылып, Солтан коелып төште. Бер хакыйкатьне ачык төшенде: өлкәннәр яшьләрдән ризасызлыкларын һәрдаим диярлек белдерергә яраталар, әмма моны махсус эшлиләр, чөнки белеп торалар: яшьләр —өлкәннәр кулында бер уенчык кына, ничек телиләр, шулай уйныйлар! Солтан сытылып калды.
Ә шушы вакыйгалардан соң Гали Гәрәевичның авторитеты көннән-көн күтәрелә барды. Ул төрле эшләргә үз теләге белән башлап алынды һәм «Үзгәреш», «Яңарыш чоры»ның әйдәп баручыларының берсенә әверелде. Аның янында Наил Фатыйхович төссезләнеп һәм хәтта югалып ук калды. Алар арасында бәхәс беткәнгә һәм чишелгәнгә саналса да, тәмам юкка чыкмаган иде, билгеле. Ничек тә булса кабат тергезелергә мөмкин иде. Пыскыган күмер төсле, хәзер дөрләп китәргә генә торды.
Моңа кадәр зур һәм бердәм коллектив рәвешендә эшләп килгән бүлек тә икегә аерылып, аның берсенә Гали Гәрәевич мөдир итеп билгеләнде, икенчесендә Наил Фатыйхович калдырылды.
Солтан Кәбиров исә киреләнмәде, тотты да, диссертациясен яңадан язып, ике елдан соң яклауга куйды. Әмма бу юлы да тагын формаль каршылыклар килеп чыктылар, әмма болары тиз һәм җиңел чишелде. Фәнни хезмәтенең ике белгечлек юнәлешендә язылуы Югары Аттестация Комиссиясе тарафыннан хуплап каршы алынды. Яңадан язып торулары, үзгәртеп, бер белгечлеккә кенә кайтарып калдырырга тырышулары барыбер кирәксез бер эш булып чыкты. Ике ел элек әһәмиятле күрелгән мәсьәләләр һәм ачышлар бүген искерергә мөмкин иде. Шулай да Солтанның диссертациясе «йомшармады». Яклавы исә көтелгәннән дә җиңел узды.
Диссертациянең моңа кадәр шактый бәхәсләр кузгатуы искә алынып, гыйльми утырышка төрле төбәкләрдән мәртәбәле галимнәр чакырылды. Мәскәү каршында исемнәре билгеле булганнарына зур игътибар бирелде. Болары өчен Солтан институт дирекциясенә рәхмәтле иде.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Көзге Яңгырга Кадәр - 09
  • Büleklär
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 3846
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1991
    37.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 4002
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2164
    36.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 3842
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2047
    36.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 3854
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1951
    36.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 3856
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1933
    38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 3822
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1987
    34.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 3957
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1994
    35.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 3881
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1902
    35.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 3783
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1913
    36.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 3988
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1990
    37.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 3983
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1941
    36.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 12
    Süzlärneñ gomumi sanı 3895
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1898
    38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 13
    Süzlärneñ gomumi sanı 4059
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1865
    38.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 14
    Süzlärneñ gomumi sanı 3812
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1854
    38.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 15
    Süzlärneñ gomumi sanı 3934
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1958
    37.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 16
    Süzlärneñ gomumi sanı 3974
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1931
    38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 17
    Süzlärneñ gomumi sanı 3938
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1921
    37.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Көзге Яңгырга Кадәр - 18
    Süzlärneñ gomumi sanı 2896
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1502
    42.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.