Latin

Күңелем Сурәте - 7

Total number of words is 3627
Total number of unique words is 1899
31.7 of words are in the 2000 most common words
46.0 of words are in the 5000 most common words
54.9 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Мең ел дәшмәгән Күк йөзе
Бүген килеп эндәшсен!
Әйтсен ул:
— Сиңа, и кызый,
Сөю кагылган икән,
Йөрәгеңдә нурлы, якты
Йолдыз кабынган икән.
Ул йолдызның нуры төшкән
Берәүнең җан түренә.
Тәрәзәгә кара, и кызый,
Аннан шул җан күренә...

Кызыл күлмәгеңне ки
(Төнге фантазия)
Җете кызыл күлмәгеңне
Бер ки әле, ки, иркәм;
Шуны кидисәң, төннәрем
Якты көннән дә күркәм!
Җете кызыл күлмәгеңне
Тез өсләреңә җәй дә
Алларыңа ал башымны,
Ал мине кыштан җәйгә!
Тартып ал ачы сагыштан,
Кышкы салкын төннән ал!
Кызыл күлмәгеңә төреп,
Сөю учагына сал!

***
Тузган чәчле көз килгән ич...
Мәгънә эзлим җанымнан.
Сөю үтеп бара, имеш,
Дәшми-нитми янымнан.
Кошы китә көзләремнең,
Кышы җитә күңелнең.
Асылын, моңын, сагышын
Аңлау кыен бу мәлнең...
Ак кышы җитә күңелнең, —
Сулышын тоеп торам.
Бәс куна керфеккә, җанга, —
Һәр таңда коеп торам.
Салкын тынын тоеп торам
Гомеремә кергән кышның.
Канатына җанны эләм
Күңелемнән очкан кошның.
***
Көзгә кердек кенә, инде
Урамнарда кар исе...
И сагындым! Ничек кенә
Күзләреңә карыйсы!
Ничек кенә якынайтыйм
Ике йөрәк арасын?
Түшкә кунган яфрак кына
Алмый йөрәк ярасын...
Каян эзләргә үзеңне,
Каян күзләргә күзең?
Ялган икән...
Имеш, Кеше
Бөтен нәрсәгә түзем...
Ялган икән.
Бу сагыштан
Терелтер дәва юк ла...
Хет яфрак астына күмел,
Хет айга менеп йокла!
Көздән эзләп йөрим сине,
Урамнарда кар исе.
Күрен инде...
Их, күзеңә
Тик бер генә карыйсы!

Мин — кышта
(Шаяру)
Телгә беткән бәндә, диеп
Уйлыйсыңдыр еш кына.
Мине шулай сөйләндерә
Кар-буранлы кыш кына.
Кирәккә-кирәкмәгәнгә
Мактана бу, дисеңдер.
Кышын гына мактанам мин,
Бераз гына үсендер...
“Сөям” диеп ялыктырсам,
Ак кар яуганда тышта,
Кыш гаепле моңа,
ә мин...
Ел буе яшим кышта!

Буран туе
Урамнарда буран туе,
Күңелдә хис давылы.
Бер дөрлим дә тагын сүнәм, —
Китә алмыйм кабынып...
Янасы килә, көясе!
Бураннарга үч итеп!
Тик үткәнем бар салкынын
Өреп тора, өшетеп...
Буранның гомере кыска,
Килер язлар, бер килер!
Иң беренче бөре җыры
Күңелемә бөркелер...
Иң беренче кояш нуры
Йөрәгемә сеңәр дә
Сөю дигән изге утка
Ирек бирмәс сүнәргә...
... Ә әлегә урамнарда
Кар туе, кар давылы...
Пыскып кына янып ятам,
Китә алмыйм кабынып...

Кил әле
Сагыш яна бүген күзләреңдә,
Чарасызлык кунган йөзеңә.
Кил әле, кил, бер гәпләшик әле,
Җиңел булып китсен үзеңә...
Сабый кебек, алларыма алып,
Ап-ак маңгаеңнан “әп” итим...
Шул минутта җаның көлә башлар
Һәм кабыныр сүнгән өметең!

Сөеп кенә була
Сине бары сөеп кенә була,
Сөйгән кебек язны, сиреньне.
Сайрар коштан отып калган идем
Сиңа сөйләр йөрәк серемне.
Дәшмәм дигән идем беркемгә дә,
Сөймәм дигән идем бу чаклы!..
Ничек түзим? —
Нәкъ син кочкан кебек,
Таң җилләре килеп кочаклый...
Әле кояш нуры үбеп ала,
Син үпкәндәй, битем очыннан.
Синең яшьме — таң чыклары тама
Бакчамдагы сирень учыннан?..
Сагышланып ак каенга сарылам,
Аңа сөйлим йөрәк серемне.
“Аны, — диеп, — сөеп кенә була,
Сөйгән кебек, язны, сиреньне...”

***
Бер чибәркәй кереп килә
Күңелем капкасыннан.
Ә минем ат туарылган,
Арба күчәре сынган.
Атым янында калыйммы?
Сылуга ияримме?
... Тузан эченә ыргытам
Кулдагы ияремне...

Бәхет яше булып
Әле генә юлда гөлләр иде,
Инде кипкән яфрак түшәлгән.
Күзләреңә карап җанны сыныйм:
Бүген ничек, ничек яшәлгән?
Бер тамчы яшь кунган керфегеңә,
Әллә бәхет яше, әллә моң?
Күзләреңә сөю алып киләм,
Хак илчесе булып Алланың.
Ал син аны, ал син күңелеңә,
Йөрәгеңә алып ымсындыр.
Карашыңа хәләл җанны төрәм,
Сөю уты булып янсын бер.
Ә аннары... барыр юлларыңа
Бәхет яше булып тамсын бер.
Әле генә юлда гөлләр иде,
Инде кипкән яфрак түшәлгән.
Күзләреңә карап җанны сыныйм:
Бүген матур, матур яшәлгән!..

Миңа карамагыз
Читтән карап торган кеше
Мине тиле ди бугай.
Нишлим соң, җаным — сандугач,
Күңелем булгач тугай?...
Нишлим соң?
Җырлый да җырлый
Дәртле җаным-сандугач...
Мәхәббәт керә күңелгә,
Тугаемда таң тугач.

Ялгышасың
Күргән саен: “Бу бит мине
Һаман сөя”, — дисеңдер.
Мин үзем дә өзелеп калам, —
Тик бер генә үсендер!
Яшьлегемә, сөюемә,
Хисләремә кайтар да
Тик бер генә мөмкинлек бир
Ал таң булып атарга...
Чәчәк булып уянырга,
Чишмә булып чыңларга,
Күңелем күгендә очкан
Тургай җырын тыңларга...
Әйдә, дисәң,
синең белән
Бер уйламыйча китәм.
Тик үзең дә бик үсенмә, —
Мин инде бүтән, бүтән!..
Син бит хәзер минем өчен
Бөтенләй дә юк сыман.
Мин бит сине сөеп йөргән
Чакларымны юксынам...

Син бүген
Бүген күз алмаларың да:
“Тамам!” дип тулып тора
Керфегеңә тылсым түгел,
Моң-сагыш кунып тора...
Тагын бер тамчы тамар да
Мөлдерәмә күзеңә
Газиз яшьләрең агар күк
Калтыранган тезеңә.
Ник елмаймыйсың, көлмисең? —
Күзләрең һаман җитди.
... Йөрәкләр аңлашыр өчен
Бер тамчы сөю җитми...

Түзәсем килми...
Шомырт күзләреңне дисбе итеп
Тезәсем килә...
Чәчләреңне дәрья-дулкын итеп
Йөзәсем килә...
Күкрәк очыңдагы пар йөземне
Өзәсем килә...
Сине сөюләрем чик-чамасыз, —
Түзәсем... килми!
* * *
Бүген
ялгыш
йөрәк түрендәге
Бик нечкә бер кылга кагылдым.
Мәшәкатьләр белән йөргән чакта
Мин берәүне өзелеп сагындым!
Йөрәгемне учка кысып тотып,
Киң урамга чыгып йөгердем.
Күзләренә чак-чак барып җиттем,
Ярый әле, ярый өлгердем!

Фукс бакчасы
Икәү йөргән сукмак буйларында
Кибеп беткән яфрак мендәре.
Һәрбер үлән, һәрбер куак таныш,
Монда — сөюебез мөнбәре.
Түзәр әмәл юк ла, һәр сиреньне
Кысып-кочып үбәрмен, ахры.
Узган көздән калган яфракларга
Башны куеп үләрмен, ахры.


Зөя кызына
Алмагачта ничә яфрак булса,
Шулкадәрле йөрәк бар миндә,
Зөя буйларына күчеп кайтып,
Агач булып калыйм урманда.
Сез килегез Зөя буйларына,
Зөя буйларында үссәгез.
Кулларыгыз корыр, җаныгыз корыр,
Тик бер яфрагымны өзсәгез!..

Күрсәтмәскә иде..
Сине күрү — тиңсез бәхет миңа,
Сихер кунган зәңгәр күзеңә.
Тик нигә соң әле тынып калдың?
Моң һәм сагыш кунды йөзеңә?
Синдәге бу сагыш миңа күчте,
Безне сарды шомлы тойгы-моң...
Хәсрәт алиһәсе уй-хисләргә
Тар богавын салды кайгының...
Кинәт...
Богау чыңлап өзелеп китте,
Хәтерләтеп чишмә агышын.
...Яңгыратып бер көләрлек булгач,
Күрсәтмәскә иде сагышын...

Суык
Шулкадәр суык!
Түзмичә
Яфрак кычкырыр күк...
Сөясе иде!
Бу көздә
Гомерем кыскарыр күк.

И Язмыш!
И Язмышым!
Зинһар, соңгы тапкыр
Олы сөюеңә үсендер!
. . . . . . . . . . . . . . . . . .
Рәхмәт, Язмыш,
Ачуланма, яме,
Инде шул сөюлек түзем бир!


Яшен сукты
Болытларга башны бәрә-бәрә,
Китеп бара идем ашыгып,
Язгы көндә нурлы кояш кебек,
Бер чибәр кыз чыкты каршыга...
— Мәрхәмәтле яңгыр!
Үзкәенә
Сөю-гыйшкым булып тамчы, бар!
Ишетте бит, әнә — күз алдымда
Эленешеп калды тамчылар...
Чибәр китте...
Мине кызганадыр —
Галәм түгә ачы күз яшен.
Бер яшенсез яңгырлы көн иде,
Яшен сукты мине, кыз-яшен!
* * *
Үзеңне миңа кадәр дә
Өзелеп сөйгәннәрдер.
Иркәләп-назлап,
күкләргә —
Кояшка чөйгәннәрдер.
Шушы якты күзләреңнән
Суырып үпкәннәрдер.
Алларына назлап алып,
Чәчеңне сүткәннәрдер.
Мин, бәлки, башкалар кебек,
Шашып сөя дә алмам,
Ак түшәккә — болытларга
Сине чөя дә алмам...
Күзеңне үбеп, чәчеңне
Сүтеп таратмам, беләм...
Мин бары сөям.
“Үл!” — дисәң,
Шунда ук егълып үләм.

Берәүгә
Сер бирмичә үтеп китмәкчесең.
Горурлыкмы? Үпкә-сагышмы?
Әйдә әле, бер гөрләшеп алыйк
Һәм онытыйк үткән сагышны...
Алларыма утыр, башларыңны
Күкрәгемә сал да...
Бар гамең
Шунда — җанда калсын,
иңнәремә
Төшеп калсын барлык арганың...
Алмашка ал ышаныч һәм өмет,
Минем җанда алар бетмәгән.
Үтенепләр, ялварыплар сорыйм:
Сер бирмичә үтеп китмә, ә?!

Арада тәрәзә бар
Тәрәзә кебек бүген көн —
Аяз итеп юылган.
Тышка карап торам,
көнгә
Синең сурәт уелган.
Шатланырга кирәк тә бит...
Ах, күңел-күрәзә бар.
Яныңа очар идем дә,
Арада тәрәзә бар.
***
Йөзеңдә әнкәй йөзенең
Изге чалымнары бар.
Икегезнең дә чәчләрдә
Чулпы чың-моңнары бар.
Әллә, яратканда, җанга
Бер сихер тула микән?
Әллә... яраткан кешеләр
Охшаган була микән?
Кояш килә!
Бер кояш килә урамнан,
Елмаеп-балкып килә...
Мин шаккатып карап торам,
Бар урам халкы көлә...
Күзләремә керә кояш,
Җанымны айкап ала.
Йөрәгемне сөю дигән
Дәрьяда чайкап ала...
Әй янам!
Аның янына
Барырга ярамый ла!
Җаным кычкыра!..
Кешеләр
Бу якка карамыйлар...

Иртә белән
Сөйгәнемнең керфегендә
Яшь тамчысы.
Шул тамчыны кыеп ята
Каш-камчысы...
Үзе көлә, үзе уйный,
Үзе дәшми...
Рәнҗеттемме —
Иркәм күзе
Нигә яшьле?
Яшьме? Чыкмы?
Әллә бары —
Эңгер моңы?
Ә? Ә!
Керфегендә бәргәләнә
Мендәр йоны!

Өшим, дисең...
Якты өмет белән килгән идем,
Тик син инде башка кешедә.
Шулай бит ул: син “аһ” кына дисең,
Чит җан аны шундук ишетә...
Менә мин дә сизеп-тоеп торам
Бәгыреңнең барлык аһларын.
Тик нишлим соң? Туарылып ята
Яшьлегемнән килгән атларым...
Өшим, дисең, җаным туңа, дисең,
Саубуллашып китә башласам.
Җылынырсың, бәлки, җырларымны,
Хатларымны утка ташласаң...

Бәйрәм керер кебек
Бүген бәйрәм керер кебек,
Шуңа күңел очына.
Шул бәйрәм өчен,
кояштан
Нурлар җыям учыма.
Күңелемә шатлык җыям,
Йөрәккә — якты хисләр.
Карашыма җыеп йөрим
Иң ачык, садә төсләр...
Бу көндә дуслар зарларын
Онытып көлсен иде.
...Олы бәйрәм керер кебек,
Син булып керсен иде!

Тимерче гыйшкы
(Баллада)
Өлгергән күктән
Йолдыз коела.
Йолдыз юлында
Сүзләр уела:
“Сөям шул, сөям...”
Салкын яшь булып,
Йөзгә тама көз.
Һәр юеш яфрак —
Ялварулы күз:
“Сөям шул, сөям...”
...Тимерче миче
Очкын чәчәде.
Күккә атылды
Утлы чәчәге:
“Сөям шул, сөям...”
Шунда бер очкын
Кулына үрли.
Куллары!..
Түгел —
Күңеле әрни:
“Сөям шул, сөям...”
Йөрәге әрни,
Җанында яра.
Бүген сөйгәне
Бүтәнгә бара...
“Сөям шул, сөям...”
Авылда — ак туй,
Яланда — бәйге!
Күзендә — сагыш,
Куллары бәйле...
“Сөям шул, сөям...”
Бакчада
(Блоктан)
Тал көнләшерлек буй-сының,
Карашыңнан — ай-кояш;
Синең янда бакча, имеш,
Анда мин, алда — гуашь...
Бәхет көтмим, вәгъдә итмим,
Күңелем сагыш кына.
Сиңа карыйм рәссам булып,
Яратып, ялгыш кына...
***
Алсу-зәңгәр дулкыннары
Кабанның тыныч бүген.
Кабан да матур төннәрен,
Әмма киң Идел түгел!..
Йолдызлар саныйк, дисеңме?
Ник Айны эзли күңел?..
Син — минем якты йолдызым,
Тик тулган аем түгел!..
Таң
Каен ябалдашларыннан
Чык булып тама ал таң...
Йөзләреңә көмеш тама, —
Бу — чулпың, бусы — алкаң...
Менә — түшеңә тәңкәләр,
Менә — беләзекләрең.
Ә бусы — кавышу төсе, —
Саклап тот — йөзекләрең!
Кыр иркәсе — ап-ак рәшә —
Безгә ак җәймә җәйде.
Никах укыды ак каен —
Саф алиһәсе җәйнең...
Чишмә
Тау куенында тибеп чыккан чишмә суы,
Җылынырга өлгермичә учларымда,
Хәлсезләнеп таш астына тәгәрәде,
Энҗе калды керфегемнең очларында...
Тау йөрәге яшәү өрер тамчыларга,
Түбәндәрәк чишмә табар барыр юлын.
Шул чишмәгә юл күрсәткән кулым тояр
Җырлый-җырлый су алучы ярым кулын...

Кояш һәм йөрәк
Кояш та бүген хәйләкәр,
Җәелеп китеп көлми.
Кызганыч, ул чын сөюнең
Нәрсә икәнен белми...
Сагышның ни икәнлеген
Белми лә ут көлтәсе!
Белми ул — сөю кешене
Кая кадәр илтәсен!..
Офыккача, җәйгәчәме?
Көзгә кадәр җитәрме?
Яфрак бураннары белән
Мәңгелеккә китәрме?
Каян белсен лә ул — Кояш —
Галәмдә ялгыз учак...
Алма кадәрле йөрәктә
Мең кояш яна кайчак!
***
Бәгырь-җаным инде терелмәс күк,
Җылы тыным белән өрсәм дә.
Кайтмассың шул, Казан-суга төшеп,
Маңгаемны ярга бәрсәм дә.
Сөюемне суга салсам әгәр,
Кайнап чыгар иде Казан-су.
Кайный-кайный әнә ташу килә...
Минем җанга охшый язын су.
***
Җырларымның иң моңлысы —
Синең хактагы җырлар.
Әнә — тагын күңелемдә
Өлгереп җиткән җыр бар...
Барлык бикләрен ватам да
Җанны куям иркенә.
...Әллә чулпы, әллә богау таушы, —
Җан түреннән җыр килә.

Хат
Кулымда хат.
Сөю хисе белән,
Ихлас күңел белән язылган.
Салкын сагыш тулы еллардан соң
Хәбәр килде сөю языннан.
“Оныт, оныт, мине оныт...” дигән
Салкын сүзләр укып суынган
Йөрәгемә җан өрделәрмени —
Чыгып чабар төсле куеннан!
Менә ул хат...
Ә нигә соң әле
Җаным һаман салкын, өшегән?
Мин теләгән сөю хисе дә ул,
Хаты менә башка кешедән...
***
“Карама күзенә!” — диеп,
Үз-үземне тыям да...
Онтылып, ышанып яшим
Күңелдәге тоемга.
Түзмим, түзмим...
Тагын карыйм —
Онытыла ант, үгет.
Җаным балкып-балкып ала,
Җәйге аҗаган кебек...
Кабат ант итәм, битәрлим,
Чыдасын гына йөрәк!
Күрмәгән булам, җанымда
Сагыш тагын да күбрәк!
Тагын караячакмын ла...
Шуны белгәнгә — дәшмим.
... Алма кадәр йөрәгемдә
Бер җәйлек яшен яшьни!

Сөюемне күмдем ак карга
Төн уртасын сайлап,
сөюемне
Алып чыгып күмдем ак карга.
Белә идем көчем җиталмасын
Аны язга кадәр сакларга...
Һәм оныттым кайда күмгәнемне,
Табалмаслык итеп оныттым.
Моңсу күңелемә меңенче кат:
“Оныт, оныт, оныт!”— дим...
Беләм дә соң —
берчак карны эретеп,
Умырзая булып шытар ул.
Ташкын булып, гөрләвекләр булып,
Бар салкынны үзенә йотар ул...
Тургай булып күккә күтәрелер,
Кырда каен булып агарыр.
Күпереп яткан хәтфә уҗымнарны
Ләйсән яңгыр булып сугарыр.
Шул яңгырның бәллүр тамчылары
Иркәм керфекләрен чылатыр.
Төшләренә алып керер мине,
Түшәгенә каплап елатыр...
Барсын беләм, ләкин ни хәл итим,—
Араларда әле бер яз бар.
Гел шатлыкка гына кебек иде,
Сагышка да икән бу язлар...
Үҗәтлегем белән,
үз-үземне
Зар-сагыштан телим якларга.
Нәрсә булыр?— Төн уртасын сайлап,
Сөюемне күмдем ак карга!

Иркәмә
Җәен килсәң тормышыма,—
Нурлы кояш булып кил!
Салават күперендәге
Һәрбер төскә тулып кил!
Көзен килсәң тормышыма,
Усаклардай янып кил.
Сагышка түземлегеңне
Сынап һәм инанып кил!
Кышын килсәң тормышыма,
Аклык, сафлык булып кил.
Буранда кар бөртеге бул,
Керфегемә кунып кил!
Язын инеш-елгаларда
Ярларга ташып кил дә,
Җәйләрдә салкын кыш,
язын
Көз булып ашыгып килмә!
***
Сагындым микән әллә?— дим,
Сиңа тартыла йөрәк.
Язга да буран кирәк шул,
Кышка да кояш кирәк.
Мартның җылы, аяз киче.
Ишегең кертми тора.
Язмыш карты, әнә, тагын
Юлыма хәйлә кора.
Соңгарак калдыммы әллә?
Иртәрәк килдем мәллә?
Ник ишегең бикле була
Сагынып килгән мәлдә?
Ялварыплар сорап карыйм,—
Ник сине бирми урам?
...Кышның аяз, җылы киче.
Күңелдә — карлы буран!

Табыл!
Мин сине югалттым, ахры,
Табармынмы кабаттан?
Каләм-каурый суырып алам
Сынган өмет-канаттан.
Һәм җыр язам төннәр буе,
Көннәр буе җыр язам.
Табылырсың кебек, җаный,
Моңлы итеп җырласам...

Беләсеңме?
Чәчләреңә җәй килешә,—
Син шуны беләсеңме?
Беләсең, беләсең булыр,—
Шуңа да көләсеңдер...
Июльнең ак каеныдай,
Тормышым бүген якты.
Синең янда җылы, рәхәт,
Күңлемә Кояш бакты.
Син биргән җылылык белән
Гомерләр кичәрмен күк.
Синең сөю канатыңда
Күкләргә күчәрмен күк...
Җәй килешә чәчләреңә,—
Син шуны беләсеңме?
Сизеп яшим,
картлык килсә,
Җәйләрдә үләсемне...

Илаһи халәт
Чәчләреңнән бер назлыйсы килә,
Алсу битләреңнән үбәсе!
Үптер инде, үптер!—
Күккә тисен
Дәртле күңелемнең түбәсе!
Кулларыңны алам кулларыма,
Чәчләремне үрәм чәчеңә.
Тәнебезнең һәрбер күзәнәге
Йолдыз булып күккә чәчелә...
***
Дөнья мәшәкатьләренә
Иңнәрең салынып төшкән.
Җир-Ананың ярты гаме,
Гүя, бер сиңа күчкән.
Яле, көл әле бер генә,
Күзләреңә нур кунсын.
Кояш астында йөр күбрәк,—
Кайгың кояшта уңсын!

Казанда бер йөрәк
Казанда бер йөрәк йөри,
Нишләргә белми йөри.
Әле боз булып туңа ул,
Әле яз булып эри...
Әле сөюеннән ташып,
Моңыннан ярылыр төсле.
Иң йомшак, иң нәзек җан ул,
Шул ук вакытта — көчле!
Таныш та, таныш түгел дә,
Йә беркатлы, йә зирәк.
...Казанда бер йөрәк йөри,
Баксаң — ул минем йөрәк!

***
Язгы кояш булып балкыйсың да,
Күңелемне кагындырасың.
Бер мизгелгә генә читкә карыйм,
Шул мизгелдә сагындырасың...
Башлыйсың да моңлы җырларыңны,
Йөрәгемне, аһ, яндырасың...
Чытырдатып йомам күзләремне,—
Барыбер күз алдымда торасың...

Беренче кар
Син мине аңламыйсыңмы,
Мин сине аңламыйммы?
“Мин аны яратам” диеп
Үземне алдалыйммы?
Инде иң соңгы мәртәбә
Яратып карыйм дисәм...
Туң җиргә мәтәлеп төшәм,
Йөрәк барыбер исән!
Җаным һаман да өметтә,
Хыял барыбер кала!
Җылы куенга омтыла
Җаны булган бар бала...
Мин дә шул сабый шикелле,
Язга омтылып яшим.
Җылы җәйләрдә җылынам,
Салкын көзләрдә өшим.
...Көзге яңгыр урамнардан
Озак китмәгән икән.
Күңелемне аңлар өчен
Ак кар җитмәгән икән...
* * *
Керфекләрең сирпелде,
Йөзеңнән нур бөркелде...
Күңелеңне ачмадың,
Җаным шуңа үртәлде...
Күзләреңдә — сөю бар,
Ах, бу шашкын сөюләр!..
Карашыңда серле ым:
“Яле мине сөй, юләр...”

* * *
Ашыгып эшкә китеп барган чакта
Кинәт кенә исеңә төшәрмен.
Күтәрелеп йөзенә карарсың син
Минем кебек берәр исәрнең.
Күзләрендә тирән сагыш күреп,
Минем хакта уйлап куярсың...
Күңелеңнең ерак почмагында
Минем сөюемне тоярсың...
***
Бозга каткан күңелемне
Сулышың белән эрет.
Иркәлә-назла,
йөрәгең
Җылысы белән төреп...
Аннары урынына куй, —
Бик үсенмәсен назга.
Сөюнең татлы мизгеле
Калсын киләчәк язга!

Яз. Май. Кояш
...Иң каткан, тутыккан җанның
Мөкиббән куаныр чагы.
...Күңелдәге мәхәббәтнең
Бөредәй уяныр чагы.
...Бөртек кадәр шатлыкка да
Җанның юаныр чагы.
...Сөешеп торган ярлардан
Дөньяның оялыр чагы.

Фәлсәфә
Кемдер галимнән сораган:
— Нәрсә ул — Галәм? — дигән.
Галим:
— Галәм ул — кояштан
Тукылган келәм, — дигән.
Икенче берәү сораган:
— Йөрәк — нәрсә ул? — дигән.
Галим әйткән:
— Тормыш кебек
Кирәк нәрсә ул, — дигән.
Өченчесе килеп дәшкән:
— Мәхәббәт — ул ниндирәк?
“Аһ” иткән дә...
Әйткән галим:
— Бар Галәм сыйган йөрәк!
***
Мин сине ялкыттым, беләм,
Арыттым, талчыктырдым.
Күңел ярын оя иткән
Аккошка балчык ордым.
Куркыттым, өркеттем, ахры,
Канатын каердыммы!
Аны якты хыялыннан
Мәңгегә аердыммы?
Күңелне каккан дулкыннар
Шул аккошның оясын
Туздырып ташладылармы,
Җимереп яр-кыясын?
...Җанымдагы давылларда
Аккошлар яралана.
И Гомер!
Барыбер мине
Давылдан аралама!
***
Юлларыңа буран булып ятам,
Иренеңә кунам кар булып.
Җылы өйгә керсәң,
ишегеңнән
Суык булып керәм ургылып...
Моңсу төндә тышка төбәләсең,
Пәрдә булып кочам иңеңне.
Көзге каршысына килеп бассаң, —
Бел: ул оятсыз көзге мин инде!
Яулыгыңны кысып-кысып бәйлә, —
Җилләр булып алып китәрмен.
Олы юлга чыксаң, алларыңнан
Сулы чиләк тотып үтәрмен.
Тормышыңның һәр мизгелен шулай
Яктыртырмын җылы нур булып.
Син белмисең мине.
Язмышыңа
Сиздермичә керәм ургылып...

Яшен
Чәчләрең җилгә игезәк,
Карашың — күккә.
Янармын-көярмен кебек,
Түзалмам күпкә.
Күзләрең — яңгыр тамчысы,
Йөрәгең — яшен.
Керәм,
сайлап,
шул яшеннең
Иң хәтәр төшен.
***
Йөрәктәге сөюемне
Кисәкләп телеп йөрим.
Каршыма очраган саен,
Талларга элеп йөрим...
Йөрәгемдәге сөюне
Утка ягып карыйм да...
Сөю кала, үзем янам,
Янам елга ярында...
Кайларга куйыйм сөюне? —
Йөрәктән ташып чыга.
Упкын ясыйм.
Мәхәббәтем
Өстеннән очып чыга.
...Котылалмасам газаптан,
Йөрәкне меңгә телеп.
Төрермен сине сөюгә,
Сиздерми генә килеп...
***
Урамнарга кояш керде,
Ник моңсу һаман йөзләр?
Юыла, югала бара
Кар өстендәге эзләр.
Ак кар белән эреп ага
Күңелдән изге хисләр.
Хыялга чумган иртәләр,
Мәхәббәт тулы кичләр...
Ак кар белән эреп ага
Ал чәчәк аткан сөю.
Барыбер кала!
Йөрәккә
Моң булып каткан сөю!

Язгы челлә
Сулыш алулары читен, — Мин кайнар вакыт сулыйм.
Кая куйыйм сагышымны?
Әллә, дим, күлгә салыйм?
Җилгә йөз куеп, бөреләр
Сөйләшер көннәр дә бит...
Ут-ялкын йотам, күңелдә
Коргаксып кипкән өмет...
...Ул дип ялгышам, ишеккә
Кагылып китсә җилләр.
Тышта — сыерчык бураны,
Күңелдә — язгы челлә!
***
Әллә мин әүлия микән? —
Моңлансам — ак кар ява.
Еласам — күк болытлана,
Яшенә буыла һава...
Әллә син сихерче микән? —
Моңланып йөргән чакта
Кояштай килеп чыгасың, —
Таң ата минем якта...

Пәйгамбәр
Җилләр булып иңнәреңә сарылам,
Аямыйча таптап үтәсең.
Мин — гап-гади гашыйк,
ә син миннән
Мәҗнүн тылсымнары көтәсең...
Хозыр-Ильяс, Сөләйман да түгел, —
Сихер-тылсым миндә чамалы.
Йөрәгемнең сөю кунган җире
Мең мәртәбә беткән ямалып...
Мин бер дәрвиш Сөю дигән илдә,
Җир — түшәгем, түбәм — күгем бар.
Мин бер дәрвиш, әмма дәртем белән
Күп мәҗнүннәр өчен — Пәйгамбәр!
***
Очам гына, кабаланам!
Нигә шулай ашыгамдыр?
Күкрәгемдә йөрәк түгел,
Яна яшен ташы...
Яңгыр!..
Җылы подъезд.
Хәзер китәм.
Яңгыр гына бераз тынсын...
Дөнья беткән кебек чабам,
Кая болай ашыгам соң?..
Яңгыр тынды.
Яңгыр белән
Яшен ташы пыскып сүнде...
...Яшьлегемдә торып калган
Бер йолдызны, аһ, юксындым...
***
Чәчләреңнән болын исе килә,
Күзләреңдә — бөре карашы.
Бүген синең яфрак ярган көнең,
Күңлең Кояш, Апрель — бар яшең.
Агачларга нурлар элеп йөргән
Җилләр үтә сиңа кагылып.
Изүләрдән бөреп-бөреп тоткан
Ачы сагыш кала егылып...
Гөрләвекләр аягыңа сарыла,
Дәрьяларга китәр алдыннан.
Карашыңны июнь диеп белеп,
Күпме былбыл, тургай алданган...
Буран әле яңа басылды бит,
Кош җырына түзәр әмәл юк.
Әйдә әле, кошлар өшемәскә,
Җаннан берәр нәрсә әмәллик!..
Җил-җил атлап узганыңны тоеп,
Керфекләрен ача сиреньнәр.
Нидән икән? Ел әйләнәсенә
Сирень тәмен саклый иреннәр?
Таныш каен тагын яшькә тулган,
Менә-менә елап җибәрер...
Беләм, күрсә, яшен сөртә-сөртә,
Синең арттан торып йөгерер...
Бер танышым әйтә: “Дәртлән әйдә,
Кышкы моңсулыктан терел дә...”
Апрельне утыз көнлек ди ул,
Мин ел буе яшим апрельдә!
***
Сине кемдер һаман сагынып яши,
Син кемнедер сагынып яшисең.
Һәр җан шулай оныта алмый йөри
Өлешенә тигән кешесен.
Минем өлеш гел син булыр кебек,
Әллә минме — синең өлешең?
...Иңнәремдә авыр күк күтәреп,
Синең яннан кайтып килешем...

Шәраб савытына тырнап язылган шигырь
Мәңгелек сәрхуш итсәң дә,
Кичерәм мин, кичерәм.
Син янымда булган чакта
Шәрабсыз да исерәм.

Кое бурасына уеп язылган
шигырь
Сөйгәнеңне белсәм, йөз... мең еллык
Зинданга да чыдар идем мин.
Сәмруг кошка бәгырь итен биреп,
Бу дөньяга чыгар идем мин...

Моң һәм Йөрәк
(Баллада)
Күңелемдә бер Моң бәргәләнә,
Тоткын сандугач кебек.
Сайрый-сайрый да эндәшә:
— Зинданымны ач, егет!
Нәфесем җибәрми аны, —
Шәүләсе белән япкан.
Күңелнең һәр сукмагына
Куелган мәкер, капкан...
Өзгәләнгән Моңга карап,
Йөрәгем әрнеп торды.
Аннары, үз-үзен алып,
Читлек бигенә орды.
Ачылып китте ишекләр,
И очып китте кошым!
Төшеп калган каурыена
Бер бишек булды учым.
Моң-сандугач очты-очты...
Саф Сөю булып очты.
...Пешкән алма кебек Йөрәк
Бәгъремнән өзелеп төште...

Салкын сагыш
Казанымда бүген кош базары, —
Иртә килгән язлар бу якка.
Чагандагы бөреләрне, гүя,
Синең елмаюың уяткан...
Мине уйлап елмаясың микән?
Башка берәү моңа сәбәпме?
Һаман ашыга ул, и ашыга, —
Салып атам каһәр сәгатьне!
Әле генә килгән идем ләса,
Инде күктә төнге ай яна.
Тәрәзәңдә, әнә, утлар сүнде,
Миндә сагыш яңа уяна...
Төне буе йөреп чыгачак ул
Синең салкын тәрәз төбендә.
Ай шелтәли: “Бар кайт инде, — ди ул, —
Җиде катлап, энем, сүген дә!..”
Кая кайттым? Минем өем хәзер
Чал Казанның шушы урамы...
Монда язлар һәрчак иртә килә,
Шуңа да мин туңмый торамын...
Кая кайтыйм? Җаным, чегән кебек,
Бер урында гына торалмый.
Бәхетеннән читкә китә алмый,
Янына да якын баралмый...
***
Н.-гә
Сентябрьдә килгән язлар кебек,
Бәхет килер әле, бер килер.
Мәхәббәткә сусап йөргән җаның
Якты, матур хискә бөркелер...
Бу хис күңелеңне бераз гына
Ымсындырып йөрер-йөрер дә
Сөю дигән якты бер дөньяның
Иң түренә дәшәр керергә...

Шаяру
Күңелеңне шар ачып куй, —
Мин киләм бүген сиңа!
Йөрәк чирләре буенча
Мин — мәшһүр Ибн Сина.
Сагышың, зарларың бармы?
Сөйләп бир яшермичә.
Иманың ныкмы?
Күңелең —
сафмы?
Тә-ә-к... Яшең ничә?
Яшермә — күпме авырдың
Мәхәббәт чире белән?
Бер? Ике?
Булмас, иркә җан,
Ун гына бардыр, беләм!
Чиреңнән дәва бар-барын...
(Бер тапкыр гына сына!)
Яратып-сөеп каршы ал, —
Мин киләм бүген сиңа!
***
— Шатлыкта да, кайгыда да
Ашкынып сиңа барам.
Син — йөрәк ярама дәва,
Син шул ук йөрәк ярам!

***
— Син бәхетлеме? — дисең син,
Күземә туры карап.
“Әйе” дидерәсең килсә,
Ярат, бер генә ярат!

* * *
Туган йортка кайткан кебек кердем, —
Тәме башка монда һинд-чәйнең.
Әнкәй генә җитми... Ә шулай да
Җылы карашы бар әнкәйнең...
* * *
Син мине аңламыйсыңмы,
Мин сине аңламыйммы?
Син — хыялый ымсынумы?
Йә язмыш ялганымы?
***
Бүген менә тагын төшкә кердең, —
Гөл-чәчкәле ялан уртасы...
Кочагыңда гөлләр... Үзең дә гөл...
Төш пәрдәсен ничек ертасы?!
Әйтәм, имеш: “Җыйган гөлләреңне
Син миңа да бераз биргәлә...”
Ә үзем юк. Бары күк катында
Тургай булып җаным тирбәлә.
Син эзлисең мине. Табалмыйсың.
Йөгреп сукмакларга чыгасың...
Син ничек тә табарсың күк мине,
Тик йөрәгең генә чыдасын!
...Табалмадың.
Керфегеңдә — чыклар...
Язмышыңны, җаный, тиргәмә.
Күккә кара, әнә, күк катында
Тургай булып җаным тирбәлә...
***
Үткән гомереңдә җил булгансың,
Хәзер инде төгәл беләм мин.
Шуңа күрә синнән хис сорамыйм,
Шуңа күрә сөю теләнмим...
Җилләр кебек,
ымсындырасың да,
Тагын югаласың күземнән.
Кеше булсам, бер җибәрмәс идем
Кысып кочып ике тезеңнән...
Бер җибәрмәс идем,
йөрсәң дә син,
Җиләс җилдәй, яннан узгалап.
Юк, синең җан — өермәле давыл,
Ә минем җан — ялгыз тузганак...

Төштә күрдем
Менә тагын төштә күрдем әле, —
Сәер көлеп калдың артымнан.
Әллә шуңа инде
җан кылларым
Өзелерлек булып тартылган...
Көлебрәк яшәдең син миннән,
Уйнабрак сөйдең шикелле.
Бөтенләй үк ихлас булмасаң да,
Төшеңдә син барыбер сөйкемле!
Мин гел шулай: якты бәхет телим
Төшкә кергән якын кешемә.
Син дә
берәр
өмет биреп калдыр
Кабат килеп керсәң төшемә...
***
Күңелемдә ике алла яши:
Бере күктә, бере —син.
Ә шулай да, синең исем белән
Атыйм каен бөресен...
Синең катнашың бар кебек
Язларның килүендә
Сандугач, тургай җырында,
Чишмәләр көлүендә.
Син минем хакыйкать, иман,
Калганы барсы ялган!
Юк, Алла бер генә була...
...Син генә минем Аллам!
***
Минем сөю язгы чишмә кебек, —
Эчтән ярсу, тыштан тын ага.
Ә бит матур һәм бәхетле язмыш
Шулай гына туа дөньяга.
Минем сөю язгы таллар кебек, —
Һәрбер хисем — бөре шикелле.
Керфекләрен әле ачмаган ул,
Үзе шундый якты, сөйкемле!
Минем сөю тургай җыры кебек, —
Моңы бар да, үзе күренми.
Нинди генә салкын җилләрдә дә,
Хәтәр яңгырда да сүрелми...
Алда ни булыр?
Бүген ышкып-ышкып юдым
Күңелем тәрәзәсен.
Күрми калырмын дип куркам
Гомерем күрәзәсен.
Юратыр идем аңардан
Алдагы тормыш юлын.
...Чал Дөнья кабул итәрме
Сәфәргә чыккан улын?
Юлларның авыры булса,
Барыбер түзәр идем.
Кулларымны богау япса,
“Эһ” дими өзәр идем.
Язмышның хәтәре булсын,
Сөюнең иң ачысы,—
Алдан гына әйтә алсын
Гомеремнең фалчысы!
You have read 1 text from Tatar literature.
  • Parts
  • Күңелем Сурәте - 1
    Total number of words is 3838
    Total number of unique words is 2036
    34.0 of words are in the 2000 most common words
    49.6 of words are in the 5000 most common words
    57.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Күңелем Сурәте - 2
    Total number of words is 3734
    Total number of unique words is 1917
    34.9 of words are in the 2000 most common words
    49.2 of words are in the 5000 most common words
    58.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Күңелем Сурәте - 3
    Total number of words is 3657
    Total number of unique words is 1983
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    49.6 of words are in the 5000 most common words
    57.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Күңелем Сурәте - 4
    Total number of words is 3695
    Total number of unique words is 1844
    35.4 of words are in the 2000 most common words
    50.0 of words are in the 5000 most common words
    58.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Күңелем Сурәте - 5
    Total number of words is 3745
    Total number of unique words is 1826
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    50.1 of words are in the 5000 most common words
    59.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Күңелем Сурәте - 6
    Total number of words is 3642
    Total number of unique words is 1790
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    45.1 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Күңелем Сурәте - 7
    Total number of words is 3627
    Total number of unique words is 1899
    31.7 of words are in the 2000 most common words
    46.0 of words are in the 5000 most common words
    54.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.